Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЙММӘТЛЕ ДОКУМЕНТЛАР

Халкыбызның революцион көрәш юлын яктырткан яңа материаллар көн саен диярлек табылып тора. Алар арасында татар пролетар әдәбиятына нигез салган ялкынлы публицист Гафур Коләхметов эшчәнлегенә караганнары да шактый. 1971 елның маенда. Г. Коләхметовның 90 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, «Татарстан коммунисты» һәм «Казан утлары» журналларында язучы иҗатына багышланган күп кенә яңа документлар басылган иде. Хәзер менә аларга И. Абдуллин тапкан материаллар өстәлә. Дөрес, И. Абдуллин мәкаләсендә китерелгән документларның барысы да өр-яңа дип булмый, кайберләре матбугат битләрендә элегрәк тә телгә алынган булган. Әмма ул тәкъдим иткән материалларның күпчелек өлеше моңарчы билгесез иде. Алар татар халкының революцион көрәш сәхифәләренә караган кайбер вакыйгаларны аңларга, аеруча Г Коләхметов һәм башка татар большевикларының киң революцион хәрәкәт белән бәйләнешләрен ачарга мөмкинлек бирәләр, аның тирән интернационалистик төс алганын күрсәтәләр. Бу соңгысы исә — аеруча әһәмиятле яңалык. Без кулларында шундый материаллары булган иптәшләрдән аларны вакытында матбугатка чыгара баруларын көтеп калабыз.