Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гафур Коләхметов большевиклар белән эшләде

 

Гафур Коләхметов үзенең иҗат эшчәнлеген большевистик прокламацияләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм • эшчеләр арасында марксистик әдәбиятны пропагандалаудан башлый. Аның киң кырлы иҗаты әдәбият галимнәренең махсус хезмәтләрендә яктыртылды. Әмма тирән конспирация таләп иткән революцион эшчәнлеге, бигрәк тә аның большевиклар белән бәйләнеше, тулысынча өйрәнелгән дип әйтергә бик иртә. һәм бу табигый да. һәр минут, һәр секунд полиция күзәтүе астында булган революционерлар кечкенә генә саксызлык та бөтен оешманы һәлакәткә китерәчәген яхшы аңлаганнар. Шуның өчен дә оешма членнарының тулы исемлеге төзелмәгән. Отчетларда һәм башка төр документларда теге яки бу эшне кем үтәгәне күрсәтелмәгән. Идән асты көрәшенең үз кануннары, үз кагыйдәләре булган... Әмма бер генә кешенең дә эше эзсез югалмый. Давыллы революция елларында изелгән халыкларга азатлык яулап алу өчен кулына корал һәм каләм тотып көрәшкән ялкынлы публицист Гафур Коләхметовның эшчәнлеге халык күңелендә дә, жандармерия кәгазьләрендә дә эз калдырган. Бу материалларның бер өлеше төрле Г вакытларда төрле уңай белән дөнья да күрде. Шулар арасында иң әүвәлгесе һәм, безгә калса, иң өһәмиятлесе — аның ленинчыл «Искра» газетасын укып төшкән фоторәсеме. Бу документ була- ♦ чак пролетар язучысының революцион көрәшкә марксизм-ленинизм идеяләре белән коралланып килүен, аның дөньяга карашы марксизм-ленинизм тәгълиматы тәэсирендә формалашуын шик астына алырга бернинди урын калдырмый. Алафузов заводы эшчесе М. Гайсин һәм язучының сеңлесе Суфия Коләх- метоваларның (ул да бу фотода бар) истәлекләренә караганда, Гафур Коләх- метов ленинчыл «Искра» газетасын якыннары белән генә укып калмыйча, эшчеләр арасында да пропагандалаган. 1902 елда, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлап, Г. Коләхметов Пороховой бистәгә — Алафузов заводы эшчеләре арасына укытырга күчә, һәм аның яшерен революцион эш алып баручы Хөсәен Ямашев белән элемтәсе тагын да ныгый төшә. Үз вакытында ф Б. Гыйззәт X. Ямашев һәм Г. Коләхме- _ товлар кул куйган телеграмма турын- — да язган иде. Бу телеграмманы ул Ч 1904 елда Бакуда әзербәйҗан телендә басылган бер китаптан таба. Моннан тыш, Коләхметовның галимнәр игътибарыннан 19 Бу фото X. Ямашеәның тормыш иптәше Хәдичә Ямашевадан калган әйберләр арасыннан килеп чыга. Аның артына Г. Коләх- £ метов үз кулы белән «Хусаину Ямашеву. Г. Кулахметьев. 19/111—1904 года» дип ц язган. Болар, әлбәттә, шәхси бәйләнеш шаһитлары, һәм менә РСДРПның Казан комите- ты кушуы буенча татар яшьләре һәм эшчеләре арасында социалдемократик түгәрәкләр оештыручы X. Ямашев белән булган бу бәйләнешнең нәтиҗәләре: укытучылар мәктәбе студентлары һәм Крестовников заводы эшчеләре өчен оештырылган социал-демократик түгәрәк утырышлары 1904—1905 елларда Гафурның апасы — Шәмсекамәр Коләхмс- това квартирасында, ә Алафузов заводы эшчеләрөннән торган социалдемократик түгәрәк җыелышлары Гафур квартирасында уза ’. Бу түгәрәк утырышларында аның «Цензлы дума һәм аңа сайлауларга катР Тлһмров Г Коләхметов биографиясеиа карата каЯбср материаллар «Совет »а |М6 ел. 5 сан. 8Л-Ы битләр КОЛӘХМЕТОВ БОЛЬШЕВИКЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘДЕ /'. Колмсметовның шул рзсем артында, исилек язуы. нашуның әһәмияте» һәм «Нәрсә ул өстәмә кыйммәт» исемле рефератлар укуь. да билгеле Соңгы рефератта сүз марксистик политэкономиянең иң әһәмиятле төшенчәләреннән берсе турында бара... Г. Коләхметовның үз тормышын большевиклар партиясе эшенә, эшчеләр арасында марксизмленинизм идеяләрен таратуга багышлавын раслый торган мондый фактлар күп кенә башка истәлекләрдә дә очрый. Мәсәлән. Алафузов заводы эшчесе, революция ветераны К. Хәйруллин Гафур Коләхметов кушуы буенча большевистик прокламацияләр, «Марсельезамның татарча текстын таратуы турында сөйли Бу фактларның күбесе М. Гайнуллин, Б. Гыйззәт, Р. Нәфиков хезмәтләрендә китерелә, ә кайберләре әле үзенең тикшерүчеләрен көтә. Беренче рус революциясе елларында татар большевистик матбугаты һәм татар революционерлары турында Казан, Саратов, Әстерхан, Мәскәү архивларында материал туплаганда без дә күп кенә яңа документларга тап булдык. 1905 елның октябрь көннәрендә Казан эшчеләре һәм студентлары, полицияне коралсызландырып, халык милициясе оештыралар һәм шәһәрдә революцион тәртип урнаштыралар. В. И. Ленин тарафыннан үз вакытында югары бәя алган (Ленин. Әсәрләр. 9 том, Казан, 1957, 450 бит) һәм башында РСДРПның Казан комитеты секретаре Н. И. Дамперов торган бу милиция сафларында Гафур Коләхметов та була. Ул РСДРПның Казан комитеты җитәкчеләре И. А. Саммер, С. А. Дридзо- Лозовский, Н. И. Дамперов, Л. Бернгейм (С. Бакинский) белән бергә карагруһчыларга һәм патша гаскәрләренә каршы сугышта катнаша. Әмма бу турыда документлар тулысынча дөнья күргәне юк иде. Менә шуларның берсе: «Яшерен Галиҗәнап Казан губернаторына Казан полицеймейстерыннан Рапорт. Үткән елның 21 октябрендә шәһәр Управасы бинасыннан патриотик партиягә ут ачканы өчен кулга алынган 135 кешенең исемлеген Казан Округ Суды Прокуроры аша алдыруны кирәк тапмассызмы, дип. Сез Галиҗәнапләрдән түбәнчелек белән үтенүне үземә мәртәбә саныйм. Полиция бу исемлек буенча ул кешеләрнең эшләрен күзәтә алыр иде. Полицеймейстер Васильев. № 4084. 1906 ел, 11 ноябрь» 3. 12 ноябрьдә рапорт губернатор канцеляриясенә килеп керә, һәм шул ук көнне Казан губернаторы М. Стрижевский әлеге исемлекне соратып ала. Прокурор җибәргән исемлектә, кулга алынган большевиклар белән беррәттән, Г. Коләхметовның да исеме күрсәтелә. Дөрес, бу документта аның фамилиясе «Юнусов-Кулахметов» дип бутап язылган. Ләкин Казан губерна жандарм идарәсе өчен Казан үзәк төрмә начальнигы төзегән икенче бер исемлектә: «Учитель Габдул-Гафур Юнусов Кулахметьев» *, дип төгәл күрсәтелә. Ул көннәрдә шәһәр коммунасы председателе булып эшләгән карт большевик, РСДРПның Казан комитеты члены Н. Н. Накоряков Гафур Коләхметовны илле елдан соң да хөрмәт белән искә төшерә һәм аны «Хөсәен Ямашевның иң якын дусты һәм ярдәмчесе» дип атый . Ә бу булачак язучының большевиклар арасында авторитет казанган булуы, үзенең революцион эшчәнлеге белән алар хәтерендә җуелмас эз калдыруы турында сөйли. ’ «Кызыл Татарстан». 1927 ел. 19 январь; Г. Коләхметов мәҗмугасы Мәскәү. 1925 ел, 21 бит. ’ Социалистик Татарстан». 1971 ел. 27 январь • ТАССРның Үзәк дәүләт архивы. 200 фонд, 1 тасвирлама. 3012 эш берәмлеге. 233 кәгазь • ТАССРның Үзәк дәүләт архивы. 199 фонд. I тасвирлама. 666 эш берәмлеге. 51 кәгазь ' • ТАССРның дәүләт музее, истәлекләр фонды. 1907 ел. Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә Оренбургта чыккан «Урал» газетасын Казан большевиклары эшче-крестьяннар арасында тараталар. РСДРПның Казан 5 6 комитеты члены С. Бакинский (игътибар итегез: Г. Коләхметов белән шәһәр дума- “ сында иңгә-иң торып сугышкан большевик!) үз истәлекләрендә Казан большевикла- 2 рының газета өчен даими рәвештә акча җибәреп ’орулары турында сөйли '. Карт 3 большевикның бу сүзләре РСДРПның Казан комитетына буйсынган Алафузов рай- _ онының рәсми отчеты белән дә раслана. Анда: «Алафузов эшчеләре арасында rt социал-демократик «Урал» газетасы таратылды»3 ,— диелгән. Газетаны комитет кушуы буенча кем тараткан соң? Карт большевик, Алафузов заводы эшчесе Миңнулла Вахитов Г. Ибраһимов белән бер әңгәмә вакытында: «Гафур < Коләхметов иптәш «Урал» гәзитенең сотруднигы иде. Безнең эшче бистәсендә учи« 2 тель чагында эшчеләр арасыннан «Уралвга подписка җыючы ул булды. Аның аркы- ёо лы «Урал» безнең эшчеләр арасына керде».— дип, бу мәсьәләгә тиешле ачыклык g кертә3 . Ул гына да түгел, «Урал» газетасының рәсми нашире Тимерша Соловьев истәлекләреннән күренгәнче (бу истәлекләр аның улы. хәзер пенсионер-укытучы § Исмәгыйл ага Соловьевта саклана), Гафур Коләхметов татар телендә беренче боль- ш шевистик газета чыгару турында алдан сөйләшүләрдә катнаша. «1906 ел җәй башында мин Хөсәен Ямашевтан Уфага чакырып язган хат ~ алдым,— ди Т. Соловьев үзенең истәлегендә — .. Бераз соңарып булса да т Уфага килгәч, аннан ерак түгел авылда кымызда булган Хөсәен Ямашев ~ янына бардым. Авылда X. Ямашев, аның хатыны Хәдичә Ямашева. Гафур * Коләхметов һәм кавказлы Садыйк4 исемле бер шагыйрь бар иде... ♦ Садыйк үзебезгә аерым («Вакыт». «Казан мөхбире»ннән башка) газета х чыгарырга кирәк, ди... Хөсәен: «Башлап җибәрер өчен 500 [сум] табарга — өмет бар. Соңга таба ничек булыр»,— диде . Киңәшә торгач, түбәндәге карарга килдек: газетаны саф татарча масса телендә чыгарырга. Цен- >, зурный условие буенча, бигрәк тә газетаны бастыру, тарату буенча иң 4 яхшы урын Оренбург булганга күрә, газетаны Оренбургта чыгарырга. < Гәзит саф эшчеләр гәзите булырга тиеш». Әлбәттә, эшчеләр өчен газета чыгару уе белән большевиклар күптән янып п йөриләр. Газета чыгару мәсьәләсен Урал өлкә комитеты хәл итә. «Урал» аның булышлыгы белән чыга6 . Оста конспиратор X. Ямашевның Т. Соловьевка бу турыда җәелеп сөйләмәве гаҗәп түгел. Ләкин ничек кенә булмасын, татар телендә беренче * большевистик газета чыгарырга типография хуҗасын күндерү, патша чиновниклары X алдында абруйлы нашир табу, подписка оештыру кебек практик мәсьәләләрне хәл итүдә Гафур Коләхметовның катнашуы аның биографиясенең кызыклы битен ача. Кеше гомерен көнләл-сәгатьләп күздән кичергәндә, шуңа игътибар итәсең: уз агымы белән, тыныч кына, көндәлек эшләр белән күмелеп аккан тормыш кисәк кенә бөтерелеп-бөтерелеп китә. Мондый чакларда вакыйгалар берсе өстенә икенчесе өелүчән була. Гафур Коләхметовның тормыш күгенә шундый кара, куркынычлы болытларны 1908 елның февраль-март айлары китерә. Ул ике ел буена бөтен власть материаль байлыклар тудыручы эшчеләр сыйныфы кулында булырга һәм социализм • «Совет әдәбияты» журналы 1942 ел. 3 сан. 67 бит. • Листовки казанских большевиков 1903-1907 годов. Рус телендә. Каэап. 1941 ел. 264 бит. • «Атака» журналы 1931 ел, 1 сан. 13 бит. 6 bv исемне ПЧ1.1КЛПУ имен әзербәЯжан шагыйрьләренең тормыш юллары беләк танышыа чыгарга әэербәПжаи әдәбиятчылары белән соПлошергә туры килде Ләкин бу елларда Уфада UKU аның айләнә тирәсендә яшәгән Садыйк исемле бер генә әзербәйжан шагыйре дә табылмады Күнечгә ихтыярсыз. Хоеәсн Ямашев һәм Гафур Колохметовнык якын корәштәше Зариф Садыйков исеме кил». Патша хвкүмәтенэ каршы пропаганда алып барган ачен хакем ә тар тылгач Ялтадан качкан 3. Садыйковнын Уфага. РСДРПның Уфа комитеты члены X Ямашев У привлеченного при Астраханскою Губернскою Жандармскоиъ Управлен1и кь дознан 1ю въ порядк! 1035 ст.Уст.Угол.Суд. крсстьянхна Симбирской гу бери! и Федора Антонова Си д ■ елда татарлар* исемле хезмәтенә таянып. 3. Садыйков 1905 елнып дскабренда Кл.тнда к> u.i алынулар башлангач. Астраханьга качкан, диләр Гайшә Шарипова архивында Кырым күренешен сурәтләгән зур бер фоторәсем мона ла ачыклык кертә Рәсем астына 3 садыйков уз кулы белән русча: «Ш. Коләхметовага Ялтадан. Салыйковтан истәлеккә. 1905 |ел|, август. днп язган. 10 Казагыстан ССРиыц Үзәк дәүләт тарих архивы Ы фонд, I тасвирлама. 5663 >ш берәмлеге 118 к тгазь. • Ул кул куйган һәм РСДРПның Әстерхан комитеты мвһере басылган таныклык Саратов i.n veiotiaea циб.’р^н <ЙМК литы. ИСКӘНДӘР АЬДУЛЛИН Түбәндәге документ исә бу бәйләнешнең ныклыгын тагын бер кат раслый. Әстерхан елке дәүләт архивындагы губерна жандарм идарәсе материаллары арасында пөхтәләп төпләнгән калын дәфтәр саклана. Аның титул битенә «Осман Мусин давал показания» дип язылган. Баштанаяк донослардан торган бу кара коленкор тышлы дәфтәрнең эче дә кара. Дәфтәр хуҗасы — Пермь губерна жандарм идарәсенең түләүле агенты, Әстерханга Осман Мусин исеме белән җибәрелгән атаклы провокатор «Шаһ» — Шаһиәхмәт Вәлиев. 1909 елның башында Уфада Зариф Садыйков- ны (И. Моратовны) жандармнарга тоттырган һәм Әстерханга аның көрәштәшләрен, бәйләнешләрен ачыкларга җибәрелгән бу провокатор 1911 елның 8 февралендә үз дәфтәренә түбәндәге сүзләрне язып куя: «Бер татар сүзләренә караганда, Ибраһим Моратов Севастополь төрмәсеннән качкан вакытта үтерелгән. Ләкин бу төгәл мәгълүмат түгел. Бу турыда тәфсиллерәк итеп Казанда, Пороховой урамында яшәүче Гафар Кулахметьев белә» *. Ибраһим Моратов (Зариф Садыйковның) язмышы турында провокатор ялгышкан. Әмма 1905 елны Казанда Зариф Садыйковлар белән бергә эшләгән һәм 1908 елдан охранканың түләүле агентына әйләнгән сатлык җан Гафур Коләхметов- ның элеккеге революцион эшчәнлеген дә, хәзерге көндәге бәйләнешләрен дә яхшы белгән. Бу уңайдан Гафур Коләхметов һәм Зариф Садыйковның соңгы көннәренә кадәр дусларча, үзара ярдәмләшеп яшәүләрен әйтеп китәргә кирәк. Үләренә бер ай кала, 1912 елның 27 мартында, Кырымнан туганына язган хатында 3. Садыйков: «Гафурга барып, ни сәбәпле хат язмаганын белешеп язсана»11 12 ,— дип сорый. 1908 елда Гафур һәм Ибраһим Моратовның кем икәнлеген ачыклый алмаган Казан жандармнары (Самара губерна жандарм идарәсе начальнигына 1908 елның 3 апрелендә язган җавабында Казан губерна жандарм идарәсе начальнигы полковник Калинин бары тик Шәмсекамәр һәм Суфия Коләхметовалар турында гына мәгълүмат бирә)13 провокатор Осман Мусин доносыннан соң Гафур Коләхметовның эш- чәнлегенә җентекләбрәк карый башлый. «Сентябрь, 27. Җәйге тәнәфестән соң татар яшьләренең түгәрәге үзенең эшен дәвам итте. Хәзер аның башында... Казан университеты студенты Хөсәен Ямашев тора... һәм түгәрәккә ул социал-демократик төс бирергә тырышачак»,— диелә икенче бер провокаторның доносында. Бу түгәрәк әгъзалары арасында укытучы Коләхметов фамилиясе дә күрсәтелә (Казан губерна жандарм идарәсе начальнигының 1911 елның 6 Октябренда Идел буе охранкасына рапорты)14 . Провокатор 1911 елның 7 ноябренда ясаган доносында, түгәрәк җитәкчесе Ямашевның марксистик тенденция бирергә тырышуы аркасында, түгәрәктән милләтчеләрнең китүен һәм анда барлыгы 6 кеше генә, шул исәптән укытучы Коләхметовның, калуын хәбәр итә15. Жандармнар игътибарыннан Г. Коләхметов катнашкан бер генә түгәрәк утырышы да, ул әйткән бер генә сүз дә читтә калмый. «Житель», «Борис» исемнәре белән яшеренгән провокаторлар 1913 елның 31 мартында Г. Коләхметовның татарлар арасында профессиональ белем алу мөһимлеге турында сөйләве16 17, аның большевик Галимҗан Сәйфетдиновның милләтчелеккә каршы чыгышын яклавы ’, Киев студентлары съездына Казаннан делегат булып Г. Коләхметов бару мөмкинлеге18 турында жандармнарга түкмичәчми хәбәр итеп торалар. Гафур Коләхметовның иҗтимагый эшчәнлеге турында төрле сүзләр йөри башлагач, Г. Ибраһимов үз вакытында: «Г. Коләхметов большевиклар белән эшләде»,— дип чыккан иде. Фактлар карт революционерның никадәр хаклы булуын раслыйлар. Алда яңа эзләнүләр, яңа тикшеренүләр булыр, Г. Коләхметов биографиясенең яңа сәхифәләре ачылыр... Тик шунысы ачык—Г. Коләхметов үзенең тормышын һәм революцион публицистик эшчәнлеген большевиклар белән бәйләгән һәм гомеренең, соңгы көннәренә кадәр бу эшкә турылыклы булып калган.