Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ. ЛИРИК ГЕРОЙ. «ҖАН ДИАЛЕКТИКАСЫ»

йөз башындагы татар поэзиясен күзәткәндә, барыннан да элек, лириканың, лирик жанрның киң колач алуын күрербез. Лирик поэзия гадәттә милли һәм иҗтимагый күтәрелеш чорларында көчәя, диләр. Чыннан да, беренче рус революциясеннән башлап, татар әдәбиятында лириканың үсеше һәм яңаруы шәхес һәм шагыйрьнең эчке дөньясы активлашуны, аларның уй-кичерешләре киңәюен, баюын, чынбарлыкка мөнәсәбәтнең кискенләшүен күрсәтте. Лирик поэзиянең үсеше өчен иң кирәкле беренче шарт — шәхеснең үз-үзен ачуы һәм үзенең җәмгыятьтәге ролен аңлавы татар лирикасының да яңа баскычка күтәрелүенә төп этәргеч булды. XX йөз башындагы татар әдәбияты үзенә гаять катлаулы һәм каршылыклы иҗти- магый-политик шартларда юл ярды. Шуңа күрә аның эчтәлегендә искелектән яңага күчү өчен барган көрәш драматизмы һәм хәтта трагизмы киеренке төс алды Ә бу көрәштә туган идеаллар, татар җәмгыятендәге кадимчелеккә, томаналыкка һәм караңгылыкка каршы баш күтәргән милли мәгърифәтчелек кысаларында гына калмыйча, самодержавие строен җимерү, демократик җәмгыять төзү һәм, ниһаять, социализмга юл ачу кебек максатларны да алга сөрде. Шуңа күрә татар җәмгыятендәге алдынгы шәхес әлеге идеалларны, максатларны алга куйган тарихи процесста үзенә юл эзләү һәм идеал табу газабын кичерми кала алмый иде. Югары идеаллар өчен көрәшкә чыккан алдынгы шәхес, үз милли кысаларында гына йомылып калмыйча, гомум Россия күләмендәге тарихи шартларга килеп керде, һәм бу табигый, зарури бер күренеш иде. Татар җәмгыятендәге алдынгы шәхеснең тормышны аңлау офыгы һич булмаганча киңәеп китте. Татар җәмгыяте һәм культурасы үсешен зур тарихи перспектива яктылыгында аңларга теләгән әдәби геройның идеалы да әнә шул шәхес белән бәйләнгән иде. Тик шундый геройны күз алдында тотып кына әдәбиятның тормыш, тарих һәм халык белән бәйләнеше турында сөйләргә мөмкин Халык һәм шәхес проблемасы XX гасыр башында күпләгән татар яэучыларының игътибарын биләде. «Татар әдәбиятында «шәхес тойгысы» рус әдәбиятындагыча кискен төстә гәүдәләнмәде.— дип яза Йолдыз Нигъмәтуллина. — һәм аның эчтәлеге дә берникадәр башкарак иде: бу тойгы күбрәк шәхес һәм милләт, шәхес Һәм халык бердәмлеге тойгысы рәвешендә күренде» '. һичшиксез, бу чорда инде «шәхес тойгы- сы»ның мөстәкыйльлеген милләткә һәм халыкка мөнәсәбәттән башка күз алдына ки1 Ю Г. Нигматуллина Национальное своеобразие эстетического идеала Рус телендә Кааая университеты нәшрияты, 1910 ел. $5 бит. терү кыен булыр иде. Боларның кайсына аеруча игътибар итүгә карап, язучыларның гомумән иҗат позицияләре ничек булуын да билгеләргә мамкин. Әгәр дә шәхес, үз иреген, үз абруен гына идеал итеп, үзенең халык белән бәйләнешен аңламый икән, бу инде аның гадәттә индивидуализм позициясендә торуын яки халык азатлыгы идеясен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәвен күрсәтә. Әгәр дә шәхес үз язмышының халык язмышы белән бәйләнешен аңласа, бу инде аның идея позициясендә дә халык- чанлыкның көчле булуы турында сөйли. Татар поэзиясендәге лирик геройның яңаруы турында фикер йөрткәндә, ике гасыр арасындагы рус әдәбиятында кеше өчен көрәшнең аеруча кызып китүе кебек фактны истә тотмыйча булмый. Бигрәк тә М. Горыкийның декадент язучылар иҗатында кешенә түбәнсетеп, тарих һәм язмыш каршында көчсез итеп күрсәтүгә каршы көрәше һәм шул көрәш рухы белән тулы әсәрләре татар язучыларының да игътибарын җәлеп итте. Мәгълүм ки. Беренче рус революциясеннән соң башланган реакция чорында һәртөрле декадентлар кешене мәсхәрә итүнең иң тупас үрнәкләрен бирделәр. Әмма алар М. Горькийның һәм фикердәшләренең кешене югары күтәреп, кыю итеп яклаган тавышын баса алмадылар. Әйткәнебезчә, ул тавыш татар әдәбиятында да яңгыраш алды. Бу фикерне раслау өчен, Шәһит Әхмәдиевнең «Кеше» (1913) дигән нәсереннән бер өзек китерү дә җитәр кебек: «Кеше... Аны биклилер, бөтен кул-аягын чылбырлыйлар. Кылычлар, туплар, уклар аны урап алалар. Ул һәммәсен өзә, сындыра, вата, җимерә, барысын да изеп ташлый, тагын үзе генә кала. Алга китә ул. Аның теләге бар. Аңа һичбер нәрсә каршылык кыла алмый (...). Ул алга атлый, югары менә, күтәрелә, яңа нәрсәләр таба... Ул — кеше, аңа голүвият (югары идеяләр) кирәк. Ул бер кешедән курыкмый, үзенең чиксез куәтенә ышана: көч ул1...» Бу әсәрдә дөнья язмышын үз кулында тоткан һәм гайрәте белән барлык явыз көчләрне җиңә, үзенә буйсындыра торган кешенең шигъри, романтик образы сурәтләнә. Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә киң колач алган лирик поэзия, мәгърифәтчелек настроениеләре белән тагын да тирәнрәк сугарылып, азатлык идеяләрен ачыктан-ачык җырлау юлына басты. Әмма шулай да әле Беренче рус революциясе вакытында ук инде безнең поэзиянең лирик герое үз индивидуаль йөзен күрсәтеп өлгерде дип булмый. Поэзия стилендә дидактик, риторик һәм публицистик пафос өстенлек итте, ерак гасырлардан килә торган традицион элементлар, әдәби чаралар бик тотрыклы булды. Менә шул традицион элементлар теге я бу шагыйрь поэзиясендәге индивидуаль лирик башлангычны шактый тоткарлап торды. Әмма революциянең татар әдәбиятында азатлык идеяләрен сүнмәслек итеп дөрләтеп җибәрүе, әдәбиятны иҗтимагый изүгә каршы актив көрәш мәйданына чыгаруы безнең лириканың һәм лирик геройның да тирәннән үзгәрешенә, яңаруына җирлек бирде. Ниһаять, татар поэзиясе дә тарих ташкыннарына килеп керде, чын мәгънәсендә кеше һәм аның җаны, рухы өчен барган көрәшкә кушылып китте. Лирик герой тарих сәхнәсенә күтәрелде,- чорның зур сынаулары аша узарга тиеш булды. Бу сынаулар аның рухында тирән эз калдырды. Бигрәк тә Беренче рус революциясеннән соң татар поэзиясендәге лирик герой катлаулы һәм каршылыклы төс алды. Аның явыз чынбарлыкка нәфрәт һәм ләгънәт белән тулы хисләре реалистик һәм романтик рухта гәүдәләнеп, ул хисләр бер-бер- сеннән ераклашып та, бер-берсе белән бик якынлашып та һәм хәтта кушылып та мәйданга чыкты. Монда инде «караңгылык патшалыгында» калган кеше һәм халык язмышына поэтик шәхеснең мөнәсәбәте төп критерий булып торды. Лирик герой, гади кеше язмышына актив теләктәшлек итеп, шәхесне изә торган чынбарлыкка үзенең мөнәсәбәтен белдергәндә, аның реалистик, кырыс кыяфәте ачыграк күренде. Г. Тукай һәм М. Гафури кебек шагыйрьләрнең лирик героенда бу бик тулы гәүдәләнде. Инде лирик герой шәхеснең үз абруен һәм тарихи процесска субъектив мөнәсәбәтен алгарак этәрсә, ул күбесенчә романтик кыяфәт ала иде. Без моның конкрет мисалларын С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд поэзиясеннән табарбыз. Болардан башка тагын да реалистик һәм романтик тенденцияләрнең бер үк лирик геройда чагылышын, мәсәлән, Ш. Бабич һәм С. Сүнчәлөй иҗатларында очратырбыз. Бу очракта бигрәк тә Тукай һәм С. Рәмиев традицияләренең йогынтысы көчле булганлыгы сизелә. XX йөз башы татар поэзиясенең үзәген, һичшиксез, Г. Тукай лирик герое били. «Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар!» — диде шагыйрь («Гөнаһ», 1911). Ирек сөйгән кешенең кадерен һәм дәрәҗәсен югары күтәргән мондый сүзләрдән М. Горькййның «Кеше ул горур яңгырый!» дигән атаклы девизына аваздашлык ишетелә. Шундый хөр кешенең лирик образын Г. Тукай революционер Хөсәен Яма- шев йөзендә күрде: ♦ Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби, « Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма. = Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби. * Әйе, бу—үзенең туган иле һәм халкы белән нык бәйләнештә яшәгән, аларның J бәхете өчен көрәшкә күтәрелгән олы кешенең, заман героеның лирик образы иде. 4 Ул — романтик рухта сурәтләнгән идеал герой. Әмма мондагы романтик ореол нур- X лары герой белән чынбарлык һәм халык арасындагы багланышны капламый, төссез- лөндерми, ә, киресенчә, аның чынбарлык һәм халык белән багланышыннан туган матурлыгына, шундый матурлыкка ия булган рухи көченә һәм кешелегенә мәхәббәтне § чагылдыра. Шәхес азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш идеалының һәр нәрсәдән югары, илаһи икәнлеген өзлексез җырлап, шагыйрь бу идеалны хәтта алла белән тиңләште- ~ рүдән дә тартынмады: Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге тән. Киттең эзләп син аны яктыртмага идеал утын... Ялтырау күрдеңме артта! Ут түгел ул, алтын ул; Юк мөкатдәс нур да анда, юк җылылык — салкын ул. Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табла табылса: алла ул. (-Даһига».) Әйткәнебезчә, татар әдәбиятында поэтик шәхеснең уянуы, лирик геройның фор- < малашуы зур авырлык һәм каршылыклар аша барды. Демократик революциянең азатлык идеяләре белән рухланган шәхес реакция елларының мәрхәмәтсез изүеннән, тупаслыгыннан газапланып, хәтта элекке якты идеалларына ышанычын югалтып һәм киләчәкнең нидән гыйбарәт икәнлеген белмичә, абына-сөртенә барырга мәҗбүр иде. Г. Тукайның 1910 елда язылган «Яшьләр» шигырендәге: Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас. Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. Кичә якты вә милли бер күңелдән Бүген тычкан утыдай нур табылмас... Ышанабыз халык кечсезлегенә. Бабайлар шөһрәтен сагныр-сагынмас. ___кебек юлларда «көмеш, алтын Сәнамнарга табынган» яшьләрне хөкем итү генә түгел, ә бөтен бер буынның драматик портреты да тасвирланган иде. Безнең яңа поэзиядә иҗтимагый тормыш һәм тарих чоңгылларыннан, сикәлтәләреннән үткән, идеологии кризисларны һәм кискен үзгәрешләрне кичергән шәхеснең киеренке рухи дөньясы чагылып калды. Бер шагыйрьдә азрак, ә икенчесендә күбрәк булып һәм төрле дәрәҗәдәге әдәби осталык белән шәхес психологиясенең торлә төсмерләре, сыйфатлары, тембрлары сурәтләнде. Әдипләрнең, шагыйрьләрнең дөньяны сәнгатьче танып-белү колачлары, диапазоннары терле икәнлеге мәгълүм. Аларның бер өлеше кешенең эчке һәм тышкы денья- сын киң итеп, төрле яклап сурәтләсә, икенчеләре исә аның аерым якларын, нокталарын, билгеле тема һәм мотивларны күрсәтү осталыгы белән танылалар. Шуның шикелле үк, XX йөз башы татар поэзиясендә дә талант колачлары, дөньяны шигъри күзаллау мөмкинлекләре, сәләтләре төрлечә булган шагыйрьләр байтак күренде. Шулар арасыннан, әйтик, Г. Тукай, Дәрдмәнд һәм С. Рәмиев кебек, уэ чорында ук инде татар поэзиясенең бик үзенчәлекле талантлары булып саналган шагыйрьләр иҗатын чагыштырып карарга мөмкин. Г. Тукай белән чагыштырганда, Дәрдмәнд һәм С. Рәмиевнең лирик геройлары идея-психологик яктан артык катлаулы түгел. Алар үзләренең характерлы берничә индивидуаль сызыклары белән генә күренәләр. Мәсәлән, Дәрдмәнднең тарихи процесска мөнәсәбәтендәге фатализм, язмыш фәлсәфәсе аның лирикасындагы төп трагин тонны, шагыйрьнең кешегә карашындагы төп лейтмотивны да билгели. Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан, Түгел бал корты мин чагып елаткан. — дигән юлларда, әлбәттә, тормыш һәм тарих стихиясе алдында кешенең бик кызганыч бер хәлдә икәнлеген күрсәтү ярылып ята. Бу инде — мескен, мелодраматик герой. С. Рәмиев исә: «Мин!» димен, «мин» дидисәм, Миңа бер зур көч керә: Аллалар, шаһлар, кануннар Булалар бер чуп кенә, — дип, кешенең абсолют, чикләнмәгән иреген, ихтыярын даулады һәм, шул позициядән торып, явыз чынбарлыкка каршы шәхес бунтын, аның ләгънәт һәм нәфрәтен белдерүгә басым ясады. «С. Рәмиевнең лирик герое — шашкан, ярсулы, барлык кануннарны ватып-кырып үтәргә омтылучы демоник шәхес» 2 . Ул герой явыз чынбарлык белән котылгысыз конфликтка кергән трагик, әмма шул ук вакытта үзенең шәхси горурлыгы, азатлыгы өчен көрәшкә чыккан актив романтик геройларның берсе иде. Г. Тукай поэзиясендәге лирик геройга килсәк, без аның идея-психологик дөньясы шактый киң һәм катлаулы, тарихка, чынбарлыкка һәм халыкка мөнәсәбәте объектив булуын күрербез. Бу лирик герой кешенең һәм шәхеснең җәмгыять, тарих һәм халык каршындгы җаваплылыгын драматик тирәнлеге, зурлыгы белән хис итәргә, аңларга омтылды. Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын. Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уеи, |«С әрләухәсе з».) — кебек юлларда гына да Г. Тукай героеның кыйбласы шактый ачык билгеләнгән дияргә мөмкин. Әсәрнең мәгънәсе шигъри шәхес халык кичергән тарихи авырлыктан, газаптан һич тә читтә торырга тиеш түгел диюдән гыйбарәт. Шушы яктан ул Дәрдмәнд һәм С. Рәмиев поэзиясендәге субъективизмны кире какты. Г. Тукай лирик героенда халык азатлык хәрәкәтләре белән нык бәйләнгән алдынгы яшь буынның интеллектуаль һәм мораль йөзе, гражданлык характеры ничек формалашуы бик ачык гәүдәләнде. Аның герое—үзенең якты теләк-максатларына ирешү өчен көрәш юлында корбан булган яшь кешенең трагик образы ул. Шушы ягы белән ул реалистик та, романтик та. Тулаем алганда, бу сыйфатлар Г. Тукай героеның тирән психологик каршылыклар аша заман чынбарлыгы белән аеруча катлаулы һәм каршылыклы мөнәсәбәткә керүе турында сөйли. Романтизмга һәм реализмга кадәрге лирикада шагыйрь аерым шәхес булып түгел, • иң әүвәл акыл, әхлак кагыйдәләренә һәм жанр канун-нормаларына буйсындырылган * И. Нуруллин. XX йөэ башы татар әдәбияты. Казан университеты нәшрияты. 1966 ел. 64 бит,. фикер системасын яклаучы буларак курене. Лирик субъектның, шәхеснең роле көчәю лирикадагы индивидуальлекне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрә. Лирикага шәхеснең уз тормыш тәҗрибәсе, үз уй-кичерешләренең стихиясе ыргылып керә. Поэзиядә бу стихия никадәр көчәйсә, лирик геройның роле дә шул чаклы тулырак ачыла. Романтик һәм реалистик лирикада кеше образы алдан хәзерләп куелган нормалардан чыгып ясалмый, ә кешенең үз образына тапкыр формада иҗат ителә. Кеше лирикадагы үз образының чыганагы һәм нормасы булып китә. ♦ Лирикада аерым тойгы, кичереш кенә түгел, ә кеше индивидуальлегенең бөтенле- Л ген чагылдырган эчке дөнья гәүдәләнә. Бу инде психологик бөтенлек — характер ди- - гән сүз. А. Пушкин яки Г. Тукай лирикасы һәм лирик герое турында сөйлибез икән, г без иң элек бу шагыйрьләр индивидуальлегенең бөтенлеген, ягъни характерын күз ал- £. дына бастырырга тиешбез. Әмма ул бөтенлекне шагыйрьнең үз тормыш тәҗрибәсе белән заман чынбарлыгы арасындагы мөнәсәбәттән башка аңлау мөмкин түгел. Ша- 5 гыйрьнең үз шәхесен үз заманы белән никадәр тыгыз, нык һәм тулы итеп бәйли алуы =5 реалистик лирикада кеше индивидуальлегенең бөтенлеген, лирик характерның места- 5 кыйльлеген, оригинальлеген һәм типиклыгын билгели торган төп критерий булып тора. s£ Г, Тукай лирикасында да шагыйрьнең үз эчке дөньясына һәм шәхси тормышына - караган, ягъни субъектив мотив һәм темаларны күпләп табарга мөмкин. Хәтта алар £ безнең башка шагыйрьләр иҗатындагыга караганда да күбрәктер әле. Әмма моңа ка- “ pan, Г. Тукай лирикасында субъективизм өстенлек итте дияргә һичбер нигез юк. Үзенең х шәхси, субъектив тормыш тәҗрибәсе җирлегендә лирик геройны заманга лаек биеклеккә күтәреп, аны тарихи объективлык белән типиклаштырган шагыйрьләр күп түгел. Рус поэзиясендә А. Пушкин, бездә исә Г. Тукай — үз чорының алдынгы идеалларын с һәм замандашларының уй-кичерешләрен үз тормыш тәҗрибәсе, үз шәхси образы 2 җирлегендә чагылдырган талантларның иң күренеклеләре. Г. Тукай үзен һәм заман- р дашларын борчыган, дулкынландырган, шатландырган, өметләндергән уй-кичерешләр- ф иең иң әһәмиятлеләрен поэзия хәзинәсенә әверелдерде. Нәкъ шушы момент аның ли- _ рикасындагы поэтик характерны да билгели. Бу характер — үзенең нигезе, асыл сый- г фаты, тормышчан бөтенлеге һәм автобиографик төгәллеге белән реалистик. Аның бөс - тенлеге, бер яктан, лирик геройның шагыйрь шәхесенә тәңгәллегендә, якынлыгында, ягъни автобиографик чыганаклары конкрет булуда һәм, икенче яктан, шул чор кешесе- — нә хас тарихи каршылыклары белән гәүдәләнүендә, ягъни югары идеаллар, шәхси те- Ч ләкләр һәм тарихи чынбарлык арасындагы мөнәсәбәт-бәйләнешләрнең тормышчанлы- гында. Шигъри фикерләүнең башка төрләре шикелле үк, лирик фикер дә яңа гасырда синуетик форма ала бара. Әмма бу форманы ике арада торган ниндидер билгесез күренеш ител түгел, ә ирекле һәм чикләнмәгән күренеш итеп аңларга кирәк. Шуңа күрә ул яңа бер форма да, яңа бер сәнгатьчә күренеш тә иде. Монда инде элекке чорлардагы поэзиягә хас һәртөрле канун һәм нормалар кысасыннан ирекле булырга омтылыш алга чыкты. Бу иреклелек бигрәк тә реалистик әдәбиятның кеше психологиясен, «җан диалектикасыхн ачуыннан аерылгысыз иде. «Җан диалектикасыин ачу — кеше кичерешләре белән сәнгатьчә тасвир аралыгын, ягъни эстетик чикләрне тагын да якынайту һәм моңарчы яшәп килгән әдәби канун һәм нормаларны җимерү дигән сүз дә ул. Бу җимерүнең асыл максаты кеше рухының, аның психологиясенең сәнгатьчә кыйммәтен бөтен нечкәлекләре, катлаулы, яшерен һәм каршылыклы яклары белән сурәтләүдән гыйбарәт. Г. Тукай лирикасы да рус һәм Европа классик поэзиясе салган шундый олы юлга килеп чыкты; ул кешенең рухи дөньясына үтеп керә алды, ягъни шул дөньяны психологик анализлау җирлегендә индивидуаль кичерешләрнең диалектикасын ачу югарылыгына күтәрелде. Шагыйрь реалистик поэзиянең иң зур казанышына — кешенең рухи дөньясын, аның уй-кичерешләре бердәмлеген, тормышчан төрлелек һәм каршылыклар гармониясен сурәтләү, шәхес белән иҗтимагый тирәлек, чынбарлык арасындагы зарури бәйләнешнең психологик тирәнлеген чагылдыру традициясенә турылыклы булды. Бу инде — әдәбиятта «җан диалектикасыьн ачуның иң беренче әһәмиятле шарты. Шундый шарт булганда гына лирикада уй-кнчерешләрне хәрәкәтчел итеп, психологик процесс итеп бирә торган шигъри стиль туарга мөмкин. в. «к У > м 4. 81 XIX йөз дәвамында тәмам җитлеккән критик редлизм методын һәм аның стильле, рен психологизмнан башка күз алдына китерү читен. Әлбәттә, психологизм бер кри. тик реализмга гына хас күренеш түгел. Аңа кадәрге иҗат методларында да кешенең эчке дөньясын тасвирлау кире кагылмады. Кеше җанын анализлауда бигрәк тә ро« мантизм кыю адымнар ясады. Ул иреккә омтылган шәхеснең рухи дөньясындагы эмоциональ киеренкелекне, кичерешләр бәрелешен сурәтләүгә игътибар итте. Романтик психологизмны реализм шулай ук читкә этәрмәде. Ләкин ул, романтик психологизм- ның кеше характерын ачудагы гомуми, абстракт берьяклылыгын кире кагып, иҗтимагый тирәлек белән тыгыз элемтәдәге кешенең эчке дөньясын бөтен катлаулыгы белән ачуны максат итеп куйды. Моның гаять көчле мисалларын рус классиклары тудырды. Инде татар әдәбиятындагы психологизмга килсәк, безгә берничә үзенчәлекле моментны күздә тотып фикер йөртергә туры киләчәк. Шулардан берсе — Көнчыгыш поэзиясендә чәчәк аткан хирыс ’ психологизмы мәсьәләсе. Аның иң характерлы ягы кешенең башлыча интим-мәхәббәт кичерешләре ташкынын, шуларга бәйле хәсрәт һәм шатлык тойгыларын югары пафос белән нечкәләп сурәтләүдә чагыла. Аеруча Г. Канда- лый поэзиясендә кабынып киткән һәм җир кешесенә хас хисләр белән җылытылган бу традицион психологизм, безнең XIX йөз азагындагы мәгърифәтчелек прозасы аша үтеп3 4 5 , XX йөз башындагы әдәбиятыбызны да тулаем сугарган стиль факторларыннан берсе булып калды. Бу төр психологизм үзенең асылы белән поэзия чорына 6 7 8 9 карый иде һәм, поэзия белән бергә туганлыктан, ул күбесенчә романтик әдәбиятка хасрак булды. Хирыс психологизмы яңа чорның реалистик прозасындагы психологизмнан үзенең сентименталь һәм ритсрик сыйфатлары белән аерылып торды. Моңа мисал итеп, шул чордагы прозабызның иң зур үрнәкләре саналган әсәрләрдән Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» һәм «Безнең көннәр» (беренче редакция) романнарын искә алу да җитәр. Әлеге әсәрләр татар романтик прозасында хирыс психологизмы- ның гәүдәләнеше көчлә генә булуын күрсәттеләр. Бу төр психологизм татар язучы- ларының күпчелегенә теге я бу күләмдә характерлы булып, барлык жанрларда да чагылды. Тулаем алганда, XX йөз башы татар әдәбиятындагы психологизмга эмоциональлек һәм лиризм хас булып, бу сыйфатлар аңарда романтик настроениеләрнең көчле булуыннан килде. Рус әдәбиятындагы психологик стильләр белән чагыштырып караганда аның башлыча И. Тургенев стилендәге психологизмга якын торганлыгы күренә. Рус классикасында психологик анализның ике формасы еш очрый. Аеруча Л. Толстой һәм И. Тургенев иҗатларында урын алган ул формаларның татар язучыларына да мәгълүм булуы турында әйтелде инде6 . Әмма татар әдәбиятының үсешен бөтен көенчә күз алдына бастырганда, аның рус әдәбиятында зур колач алган әнә шул ике төрле психологик анализга юнәлеш тотуын яки якынаюын йогынты планында гына карау берьяклырак булыр иде. Бу хәл аның бөтен идея-эстетик эчтәлеге нинди юнәлеш алудан килә. Әнә шул эчтәлектә аеруча И. Тургенев лирик психологизмына якынлыкның көчлерәк булуын да татар әдәбияты кичергән тарихи шартларның үзенчәлекле булуы белән генә аңлатырга мөмкин. Бу үзенчәлекнең әһәмиятле бер моменты татар әдәбиятында романтик һәм реалистик башлангычларның бик тыгыз, аерылмас мөнәсәбәтендә, бәйләнешендә булса кирәк. Ә И. Тургенев әнә шул башлангычларның икесен дә үз иҗатында тулы, гармоник чагылдыруы белән аерылып тора. Л. Толстой. И. Тургенев иҗатының төп мотивлары арасында «матурлыкка (хатын-кыз мәхәббәтенә, сәнгатькә) ышанычпның беренче булып торуын әйткән. Бу момент, билгеле, романтик тематикада гына түгел, ә геройга мөнәсәбәттә, әсәр структурасында, стильдә чагылган караш, сәнгатьле фикерләү ноктасы. Безнең фикеребезчә, нәкъ шушы поэтик 'Хирыс сүзенең берничә мәгънәсе бар. Монда аның «көчле дәрт, теләк» мәгънәсе күздә тотыла. 4 А. Сайганов Эстетика Фатиха Амирхана и эстетические идеи в татарской реалистической литературе конца XIX — начала XX века. Автореферат доктор, диссертации, рус телендә Баку, 1972 ел. 32—33 битләр • Бу хакта тулырак мәгълүмат авторның «Иҗат методы һәм стиль мәсьәләләре» («Казая утлары» журналы. 1975 ел. 3—4 саннар) дигән мәкаләсендә бирелә. • Ю Г. Нигматуллина И. С Тургенев и татарская литература начала XX века. Рус телендә. Казан университеты нәшрияты. 1961 ел, 47 бит, үзенчәлеге белен И. Тургенев иҗатының татар әдәбиятында барган эстетик процесска аеруча якын булуы аңлашыла. С. Сүнчәләйгә хатларының берсендә Г. Тукай И. Тургенев романнарын поэзия дип атый7 . Бу — очраклы әйтелгән суз генә түгел, ә И. Тургенев прозасында туры мәгънәсендәге лирик поэзия рухының көчле булуын тирәннән тоеп әйтелгән хакыйкать. XX йөз башы татар әдәбиятындагы психологиэмны өйрәнү көн тәртибенә куелса да, аның төп үзенчәлеген һәм аерым язучылар иҗатында чагылышын аңлау башлан- ф гыч хәлендә генә әле. Бер үк татар язучысындагы психологизмга мөнәсәбәтнең шак- . тый төрле булуы да шуның белән аңлатыла. Ф. Әмирхан һәм И. Тургенев иҗатлары арасындагы якын, охшаш якларны күрсәтеп, Й Нигъмәтуллина түбәндәге нәтиҗәгә килгән иде: «Шул рәвешчә, И. Тургеневтагы шикелле үк, Ф. Әмирханда да тәрбия шартларының тормыш белән бәрелеше герой психологиясендәге һәм характерындагы эчке каршылыкларның килеп чыгуында иң әһәмиятле факторларның берсе булып тора» 8 . А. Сайганов исә Ф. Әмирхан психологизмында Л. Толстойга якынлык барлыгын дәгъвалый ’. Ф. Әмирхан иҗатындагы психологизмның тууын А. Сайганов татар җәмгыятендәге шәхси башлангычның нигездә рус җәмгыятенә хас иҗтимагый-тарихи тенденцияләргә бәйләнештә мәйданга чыгуы белән аңлата һәм, шуның бик үзенчәлекле бер моменты итеп, XIX—XX гасыр аралыгындагы татар тормышына да урта гасырчылык калдыклары белән яңа буржуаз мөнәсәбәтләрнең кискен көрәше характерлы булуын әйтә. «Тарихи чынбарлыкның тотрыксызлыгы, каршылыклылыгы кеше аңы, психикасы торышында да үзен күрсәтте»10 ,—ди. Гомумән алганда, мондый мотивировка урынлы һәм ышандырырлык. Әмма конкрет килгәндә, кайсы татар язучысы иҗатында һәм стилендә Л. Толстойдагы «җан диалектикасыина якын торырлык психологизм булубулмау мәсьәләсе ныклап тикшерүне таләп итә әле. Л. Толстой, татар яэучыларының бөек замандашы буларак, һичшиксез, алар иҗатына тирәнтен тәэсир иткән. Ләкин татар әдәбиятындагы прозадан, аерым алганда Ф. Әмирханнан, аның психологизмына туры мәгънәсендә тәңгәл яки якын стиль эзләү бик үк урынлы түгел шикелле. Шуңа да карамастан, безнең әдәбиятта «җан диалектикасы» дип аталырга лаек психологизм турында сүз алып барырга мөмкинме? Мондый психологизм булса — ничек булган? «Җан диалектикасы» төшенчәсен фәкать Л. Толстой стиленең индивидуаль үзенчәлеге итеп кенә карарга кирәк, аны башка язучыларга күчерү ярамый, диләр кайбер 1 - белгечләр ”. һәм шунда ук, Л. Толстой иҗатында мондый стиль барлыкка килүнең төп сәбәбе итеп. Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләр көчәю нәтиҗәсендә тирән каршылыклар кичергән шәхеснең эчке дөньясын ачуга сәнгатьчә ихтыяҗ җитлегүне күрсәтәләр. Димәк, бу стиль Л. Толстой талантының зур иҗтимагыйтарихи шартлар белән бәйләнешеннән, шул шартлар таләбенә җавап бирерлек көчкә ия булуыннан туган икән. Әмма күрсәтелгән шартлар бер Л. Толстой стилен, аның психологизмын тудырган фактор булып кына тормаганлыгы да мәгълүм. Чөнки Россиядә капитализм үсеше белән кискен каршылыкларга кергән шәхес, кеше абруе өчен көрәш күпләгән башка язучылардагы психологизмга да рух бирде, аны тудырган бер төп фактор булды. Бу яктан килгәндә инде, башка әдипләр психологизмында да «җан диалектикасы»ның теге я бу төстә чагылышын инкарь итү кыен шикелле. Шуңа күрә булса кирәк, икенче төркем белгечләр арасында «җан диалектикасы» төшенчәсен гомумән рус критик реализмындагы психологизмга хас бер тенденция итеп аңларга теләү дә бар. «Җан диалектикасы»н әдәбият мәйданына чыгарган иҗтимагый-тарихи шартларны истә тотканда, бу фикер белән исәпләшмәү шулай ук урынсыз булыр иде. XX йөз башындагы безнең әдәбиятка әнә шундый шартларның йогынтысы булдымы һәм алар «җан диалектикасы» дип аталырлык психологиэмны тудырдымы? һичшиксез, XX йөз башы та10 11 ’ «Совет әдәбияты» журналы, I960 ел. 4 сан. 139 бит. • Ю Г Нигматуллина Күрсәтелгән хезмәт. 46 бит • Л Сайганов. Күрсәтелгән хезмәт. 36 бит. *• А Сайганов Проблема типического в татарской реалистической литературе —• «Вопросы татарской литературы» Сборник 5 Учен, записки Казанского пединститута, рус телендә. 1972 ел. 2S-29 битләр 11 Павел Громов О стиле Льва Толстого. Становление «диалектики души», Ленинград, рус- телендә. 1971 ел, 150——61 битләр. һем ямьсезлекне нәфрәтләү шигърияте җырланган. Бу тенденция һем образлар арасындагы аермаермаклар торган саен тирәнәя барган. Суфичылык фәлсәфәсе белән бәйле күңел образының динимистик кыяфәте тоныклана башлап, аның дөньяви» портреты ачык төс алган, кеше җанының, рухының реалистик һәм романтик символикасына әйләнгән. Күңел монологында лирик образның, шигъри геройның чынбарлык белән турыдан-туры бәйле үз дөньясы алга чыккан. Г. Тукай лирикасындагы күңел образы да, әнә шул традициянең татар поэзиясендә тәмам өстенлек алып, «җан диалектикасы»н чагылдырган шигъри образ булып ныгуын раслады. «Күңел» (1909) шигырендә җырланган күңел образы үзе генә дә шагыйрь лирикасында бу мотивның никадәр зур драматик эчтәлек, иҗтимагый мәгънә һәм психологик киеренкелек алганлыгын бик тулы исбатлый. Монда күңелнең бөтен бер образы тудырылып, аның лирик герой кичерешләреннән аерылгысыз катлаулы һәм каршылыклы психологик сыйфатлары төгәл күрсәтелгән. Бу сыйфатлар башлыча рифмаларда тәмам ачыкланып, традицион «күңел» рәдифе белән тәмамлана барулары да бик характерлы. Болар һәммәсе күңел образында искиткеч газаплы, драматик лирик геройның портретын тудыра. Г. Тукай лирикасындагы күңел образының, тагын да «җан, өмет, фикер» кебек төшенчә-сурәтләр белән гәүдәләндерелгән очраклары да аз түгел. Күңел образының шигъри төсмер игезләре аңарда шактый төрле һәм бай. Үз нәүбәтендә алар башка шагыйрьләр лирикасында да киң кулланыш алды. 1905—07 елгы революция кабызган азатлык идеалы югары һәм илһамлы булып, татар поэзиясендә тамырлана һәм үз шигъри сурәтен яңа сыйфатлар белән баета барды. Бигрәк тә ул сыйфатларның лирикпсихологик төсмер, аһәңнәре көчәйде. Бу сыйфатлардан аерата да күңелнең, өметнең караңгылыкка — реакциягә каршы куелган яктылык сурәтләре: кояш, йолдыз, ай, таң, нур кебек шигъри юлдашлары киң урын алып, шулар аша лирик геройның ирек даулавы, иреккә сусавы белдерелде. Башлыча Г. Тукай поэзиясендә югары сәнгатьчә дәрәҗә алган күңел һәм өмет лирикасының яктылык, ирек идеаллары белән бәйле иҗтимагый һәм психологик эчтәлеге көчле булып, ул бүтән күп кенә шагыйрьләргә дә йогынты ясады. Г. Тукай поэзиясендәге өмет мотивының реакция караңгылыгына протест булып яңгыравы һәм лирик-психологик тирәнлек белән ачылып китүе беренче тапкыр «Өмит» (1908) шигырендә булды дияргә мөмкин. Монда шагыйрь ил һәм халык өс- тенә килгән иҗтимагый-политик изүгә каршы торуның үз эчке дөньясында искиткеч- рухи киеренкелек белән гәүдәләнешен күрсәтә алды: Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт. Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт. — дигән беренче юллардан ук караңгылык һәм яктылык, өмет һәм өметсезлек кар- шылыкконтрастларының лирик-психологик кискенлеге бәрә башлый. Шул каршылыкларны газаплы кичерү аша лирик герой явыз чынбарлык белән килешмәс конфликтка, бәрелешкә кергән изге идеалына ышанычын белдерә. Әнә шундый авыр юлда аның туры кыйбласын билгеләүче акыл кояшы, өмет кояшы балкый: И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм; Нәрсә ул дөнья кояшы, син миңа нур бирмәсәң!.. Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә; Син дә, вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә. Шул рәвешчә, лирик геройның тормышка, яшәүгә һәм иреккә ышанычы, өмете, кояш образы белән тыгыз бәйләнешкә кереп, үзенең зур иҗтимагый мәгънәгә ия булган конкрет психологик сурәтен таптьг. Г. Тукайның моннан соңгы «Күңел», «Күңел йолдызы» һәм «Өмитсезлек» кебек шигырьләрендә дә күңел һәм өмет образлары шул яктылык һәм караңгылык, яну һәм сүнү контрастлары аша гаять киеренке булып ачылдылар. Шул образларга рух, җан биргән идеал шагыйрьнең нинди генә авыр шартларда да, нинди генә газаплы ситуацияләрдә дә азатлыкка мәхәббәте, ышанычы •булды. Бу идеалның атрибутлары, аерылгысыз сурәтләре, хәтта символлары ител дөньяга, кешегә һәм яшәүгә мәңгелек көч биреп торган нур чыганаклары алынды. Болар арасында бигрәк тә кояш һәм йолдыз образлары бик актив кулланылды. Г. Тукай иҗатында, әйткәнебезчә, классик поэзиядән килә торган күңел образы шулай ук лирик герой эчке дөньясының шигьри-фәлсәфи сыны буларак гәүдәләнде. Аның өметкә һәм иреккә ашкынуы яктылык дөньясына чыгу рәвешендә күз алдына ф китерелде. Шулай итеп, традицион күңел образының иҗтимагый-психологик җирлеге й баеды, аның тарих һәм чынбарлык белән бәйләнеш даирәсе күпкә киңәйде, гомумән ул образ азатлык идеалы яктылыгында чын мәгънәсендә яңарды. Бу яктан да Г. Тукай лирик героеның роле искиткеч зур булды. Кыю итеп расларга мөмкин ки, караңгылык, өметсезлек һәм коллык дөньясын ләгънәтләп, өмет һәм ирек патшалыгына ашкынучы лирик герой татар поэзиясенең үзәгенә кереп утырды. Г. Тукай белән чагыштырганда, С. Рәмиев иҗаты күпме генә каршылыклы тоелмасын, аның да лирик герое өмет һәм өметсезлек, яктылык һәм караңгылык, ирек һәм ирексезлек, хаклык һәм хаксызлык арасында барган зур көрәшнең эчке, рухи драмасын, аның кискен психологик конфликт һәм контрастларын газапланып кичерде: Тик азаккы тамчы яшьнең Җиргә тамганын көтәм. Ул тамар бер, мин бетәрмен. Тик шуны белсен үзе: Бу азаккы яшь булыр, бу — Идеалымның йолдызы!... |«Д ә н ь я г а».| Әлбәттә, Г. Тукай һәм С. Рәмиев лирик геройларының дөньяга, чынбарлыкка “ мөнәсәбәтләрен бер-берсеннән аерган идея-эстетик ермаклар, үзәннәр аз түгел, < әмма аларның билгеле бер нокталарда якынлашулары, аваздашлыклары һәм кушы- * лулары да сизелеп тора. Бу ике шагыйрь җырлаган геройларның бер-берсе белән — тыгыз мөнәсәбәткә керүләрен, беренче нәүбәттә, изүче чынбарлык белән конфликтларының активлыгы көчле булуыннан килеп аңлатырга кирәк. « Бигрәк тә унынчы еллар башында күтәрелеп чыккан бер төркем шагыйрьләр иҗатында өмет һәм ирек идеалларының Г. Тукай һәм С. Рәмиев традицияләреннән азыклануы нык сизелде. Шундыйлардан, мәсәлән, С. Сүнчәләй белән Ш. Бабичны күрсәтергә мөмкин. Әлеге ике шагыйрь поэзиясенең үзәгеннән шулай ук караңгылыктан яктылыкка омтылу психологик лейтмотив булып үтә. Моның да эчтәлеге — коллыктан иреккә чыгарга ашкыну, тормышта шатлык, бәхет булырга тиешлегенә өметләнү: ... Тән утә. Вәхшилек, золмәт вә коллык тиз бетәр чаклар җитә— Син телә: чыксын кояш, чыксын! Халык күптән көтә. (С. Сүнчәләй. «Каһарманга». 1911.) «Караңгы һәм газаплы төн. Бер очкын-чаткы юк алда. И таң. тиз ат! Кояш чык- •сын!» кебек символик метафоралар С. Сүнчәләй поэзиясендә еш кабатланды. Аларның иҗтимагый-психологик мәгънәләре ачык һәм һәркемгә аңлашыла: Күп көтелгән чак җитәр, шиксез җитәр, Артка чикмәс милләтем — алга китәр. Таң атар, нурлы кояш балкып чыгар. Яхшы тормыш җилләре илдә исәр. («Ө м и т». 1 9 11.) ТУКАЙ ЛИРИК ГЕРОЙ «ҖАН ДИАЛЕКТИКАСЫ! Шушы лирик традицияләрнең көчле бер үзенчәлекле гәүдәләнеше, психологик катлаулылык белән үстерелеше тагын Ш. Бабич иҗатында ачык күренде. Аның поэзиясе, ди X. Госман, «әйтергә яраса, якты нур белән караңгылык көрәшеннән гыйбарәт. Шуңар да аның күп әсәрләре кешенең шатлык хәленнән кайгыга төшүен яки, киресенчә, әле генә күңелен биләгән зур хәсрәтне җиңеп, шатлык нурлары арасына килеп керүен һәм «күз яше аша елмаюын» сурәтлиләр» * 7 . Ш. Бабич поэзиясендә лирик геройның караңгылык, коллык дөньясыннан ирек идеалына, өметкә ашкынуы күбесенчә ай образы белән бәйләнештә гәүдәләнде. Дөрес, аңарда да кояш, йолдыз һәм нур сурәтләренең роле аз түгел. Шулай да Ш. Бабич романтик героеның күңеленә, психологиясенә ай культы якынрак, аның якты киләчәккә омтылышының поэтик ассоциациясе күбрәк ай образы аша бирелә. («Кем өчен?» 1916.) 1905 елдан соңгы татар лирик поэзиясенең стилендә, сурәтләр системасынде кояш, ай, йолдыз һәм таң белән бәйле символика гомумән яктылыкны гына түгел, ә лирик геройның ирек һәм бәхет идеалын белдерде. Ниһаять, анда инде зур иҗтимагый үзгәрешләрне көтеп каршы алырга торган лирик геройның тарихи оптимизмы да сизелә башлады: Төн үтә, гомрем күгенең көнчыгышы яктыра, Анда ал таңның туасын белдереп чулпан тора.18 Шул рәвешчә, XX йөз башындагы татар поэзиясендә формалашкан лирик геройның кыяфәтендә һәм психологиясендә заманның тарихи-иҗтимагый рухы белән сугарылган сыйфатлар өстенлек алды. Бу процесста Г. Тукай иҗатының роле гаять зур һәм хәтта хәлиткеч булды. Аның лирикасы ирек өчен көрәшкән шәхеснең һәм замандашның катлаулы эчке дөньясын, драматизмын һәм гражданлык горурлыгын сәнгатьчә бөтенлек һәм психологик тирәнлек белән ачу юлына басты. Гомумән бу дәвердәге татар лирикасын һәм аның героен әнә шул олы юлдан читтә тулы итеп күз алдына китереп булмас та. Бу лирик геройның байрагына шәхес һәм халык азатлыгы өчен көрәш идеалы язылганга, ул социалистик революцияне чын күңелдән үэ итеп, шатлык белән каршылады һәм азат ителгән гади кешенең бәхет өчен көрәше белән рухланып алга атлады.