Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Илдар Юзеев Шагыйрь җаны типкән җырлы дөнья Тырышса да дошман, шагыйрьләрне Аералмый җырдан, халыктан. Тукай киткән... Дошман сөенсә дә, «Мин исән!» дип Җәлил калыккан. Уйласа да балта тоткан җәллад: «Җәлил китте...» Җырчы КИТМӘГӘН! Шигъри җаны Ярсу бер көч белән Тибеп чыга тау-таш, чишмәдән. Тән үстергән, «филдәй» җәллад күрә: Җырлар исән... «Нинди көч анда?!» Шагыйрь җаны типкән җырлы дөнья Гел тарая бара дошманга... Кадыр Мырзалиев, казакъ шагыйре Җыр йөрәге Кирәк илгә сүзнең ләгыль-якуты, Безнең заман — асыл җырлар вакыты. Шагыйрь булып Тукай килгән дөньяга, Ул гынамы?! Тукай — татар бәхете! Ватан күрке була алмый һәр кеше, — Кара башын уйный адәм байгышы... Җәбер-золым күреп Тукай кайгырса, Тукай гынамы ул — татар кайгысы! Ир-егетнең кирәк илен сөюе, һәркемнең дә кирәк моны белүе. Яманлыкны мыскыл итеп җырында Көлсә Тукай, ул — татарның көлүе. һәр дәм шатлык белән бергә атлар моң. Көләч атып, моңсу гына батар көн. Азап чигеп чирле Тукай еласа,— Ялгыз түгел, ул — күз яше татарның. Җырны гөлдәй тагарга дип түшенә Халык өчен шагыйрь хисләр кичерә! Тукай дисәң — татар баса алдыңа, Татар дисәң — Тукай төшә исеңә. Сырбай Мәүленов, казакъ шагыйре Тукай кабере янында Кан бозланды, Тән сызланды, Йөзләрдә сагыш саргылт, — Шалт ябылды Хыял капка, Уй — сандык... Киттең, Тукай, Үттең, Тукай, Йөрәкләрне яндырып. Иңрәде ил, Тетрәде җир Кара яңгыр яудырып. Иртә киттең, Кыска иттең Яшь гомереңне азаплы. Аптыратып, Кан елатып, Ташлап киттең Казанны. Очты еллар, Үсте җырлар — Озарды яшь гомерең. Кабат тордың, Кабат кундың Биегенә тогырның '. Шагыйрь Тукай, Акын Абай, Үлмәс җаннар идегез. Берең анда,— Берең монда,— Йөрәкләрдә икегез. Казакъчадан НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләре, 1 Тогыр —ау кошларын кундыра торган биек урын. Рәдиф Гатауллин Кырлай юлында Сәгъди абзый белән сөйләшү Авыл исеме — Түбән, Югары Аты... Кайда — аның аты? Тояк тавышын ишетәм еллар аша,— тыңлыйм җиргә ятып... Кырлай, сиңа юлым. Авыллардан, кырдан — җәяү атлыйм. Артка карыйм: куып җитәр кебек бик таныш бер атлың. Мин кычкырам аңа] — Сәгъди абзый, алып кайт Кырлайга!.. Мин дә нәни Апуш кебек гаҗиз бу якты кырларда — ал мине дә уллыкка син, күрсәт сихри Казан артын. ...Арбаң инде татар шагыйрьләренең сыйдырса да барсын — иркен әле анда, күңелең киң, арымаган атың. Утырт мине, алып бар... Кырлайда алтын бер кыңгырау чыңлый, чакыра мине. Шунда — бәхетем, булса да юл урау. (Әй, тынма, кыңгырау!) Сәгъди абзый, күрен... Көтәм күкрәп арыш үскән кырда; еламамын — биткә тисен шартлап сүс чыбыркың кулда. (Миңа тансык ул да!) ...Арбаңа ал мине. Синең белән ятим булмам — халкым җанынамоңга Тукай килгән юлда. Сәгъди абзый! Арбаңа ал, көтәм... Зиннур Насыйбуллин «Т әфтиләү» Җаның аша сызылып үтә бу моң, Күкрәгеңнән сагыш сыгыла... Газап сеңгән, салмак әрнү сеңгән Пластинканың һәрбер сырына. Башың иеп гүя баскансың син Өметеңнең кабере кырына. Бу — «Тәфтиләү» шулай шагыйрь зарын Бәян итә бүген чорыма. «Тәфтиләү»нең тансык җәзасыннан Туймас күңел, туймас, ахрысы. Бу җиһанга «шат яраткан» икән, «Ят яраткан» нигә «раббысы?» Халык булып халык иңрәгәндә Аның җаны — шагыйрь нишләсен? Ә кара көч күңел кылларының Иң нечкәсен суыра, нечкәсен! ...Бу моң белән биек күтәрелеп, Чордан-чорга хыял сикерде. Ә пластинка һаман әйләнештә... Җир шарының үзе шикелле. Фәннур Сафин Тукай ягы Күргәнем бар шундый кешеләрне (Башкаларны болай сагынмам); егетләрчә җитди горурланып: — Без бит, диләр, Тукай ягыннан! Паспортларга түгел, күңелләргә, йөрәкләргә уеп язылган: Минзәләдән булыйк, я Чаллыдан — без барыбер Тукай ягыннан! Якташларың, Тукай, сине укый... Бәләкәйдән, бала чагыннан күңелләрдә — синең якты җырлар, синең моңнар күздә чагылган!.. Күпләр әйтер шуны, сорап кара Идел буе халыкларыннан. Башын горур чөеп әйтер алар: — Без, диярләр, Тукай ягыннан! ЛЛөхәррәм Каюмов Шагыйрьләрне бергә җый икән дә, Еллар буйлап чәчмә, таратма. Күпме җырчы, күпме җырчы бүген Күңелем мәйданында парадта. Саф башында килә Кол Галиләр, Тукай бара әнә пар атта. Такташ белән Кутуй бергә атлый, — Нур артыннан сафта нур арта. Җәлил килә, Кәрим, Алиш килә, Төркем-төркем яшьләр — күр, сафта... Күпме җырчы, күпме җырчы бүген Күңелем мәйданында парадта! Шагыйрьләрне бергә җый икән дә, Еллар, илләр буйлап таратма!