Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ МӘГЪЛҮМ БУЛМАГАН БЕР ШИГЫРЕ ҺӘМ МӘХМҮТ ДУЛАТ-АЛИ ХАКЫНДА

Яшь шагыйрь Габдулла Тукай Казанның үзендә генә түгел, бетен татар дөньясында зур исем тоткан бер кеше булып киткәч, ул заманның күзә ачык алдынгы татар кызлары, билгеле инде, бу атаклы егет белән танышырга омтылганнар Алар арасыннан гүзәл Зәйтүнә туташ һәм аның Тукай белән бергә булган гыйшкый маҗаралары безгә бераз билгеле. Ул хакта, шулай ук Үлмәс ханым хакында да язылгалап үтелде. Билгеле, Тукай белән танышырга теләүче ханым һәм туташлар бу исемнәр белән генә чикләнеп калмый. Колак салганда, халык телендә бу хакта әле дә кайбер кызыклы хәбәрләр йөри кебек. Мәсәлән, шундый үткен кызлардан тагын берсе Казанда Фатимаи-Зөһрә булган, диләр. Ләкин хатын-кыз никадәр генә җете булмасын, Тукай белән танышу ансат кына насыйп була торган эшме соң? Үзегезгә мәгълүм, Тукай — дөньяның бернинди шартлылык һәм рәсмиятләренә баш имәгән, аның ваклыкларыннан үзен «фәлсәфи югарылыкта» тоткан, «милли агачларга кунып» моңланучы, рухы белән бәйсез, хөр, азат бер сандугач. Билгеле инде, бу гүзәллек гашыйгы аңа карап үзен мәхәббәттән өстен тотканы юк. Шулай булса да ул үзен хатын-кыз җәмәгатеннән мөмкин кадәр ераграк тотуны алда күргән кеше: ул хатын-кызлы йорт-гаилә мйҗлесләренә гадәттә йөрми. Шуңа күрә Фатимаи-Зөһрә дә Тукай белән танышу юлын аның ир дуслары аркылы эзләгән. һәм шундый җай килеп чыккан. Бервакытларны Тукай Яңа бистәдә, Олы Сембер урамында, үзенең дусларыннан Мәхмүт Дулат-Алиләрдә торып ята икән. (Хәзерге Олы Ямаш урамы, 37 нче йорт, элекке Вахит мәзин йорты.) Тукай дусларыннан тагын Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтиярлар *, «Әлислах» һәм башка эшләр буенча, вакыт- вакыт шунда җыелалар икән. Шуны ишеткәч, Фатимаи-Зөһрә, күрәсең, Мәхмүт Дулат-Алидән сорашып, вакытын алдан белешеп, Тукайның шунда бер мәҗлестә Г | Вафа Бәхтияр — «Әлислах- газетасы редакторы Фактта редакторлары — Ф Әмирхан беләв Калды ун якта «Китаплар ханәсе». Сулда — «Әлислах» идарәханәсе. Тагын) (Тукав. «Кисекбаш»), Пөрде «Әлислах» Вафасы барны юктан торгызып. Ниндидер бер кач белән кәрван күчеп, эт өрдереп. (Ш. Бабич.) . Я утырган чагында, аның белән күрешә килә. Шул чакта аңа кереп хәбәр итәләр. Тукай: — Яхшы, яхшы,— ди. Торып ес-башын рәтләгәндәй итеп әйләнгәли, ләкин туташ ф кергәндә инде ул, кай арададыр, эшләпәсен киеп сызган була. ш Вакыйганың бу хәтлесендә әллә ни яңалык юк, Тукай биографиясендә мондый 3 хәл тәүгесе булмаган кебек, соңгысы да түгел. Ләкин Фат иман-Зөһрә дә күрәсең, X беренче уңышсызлыктан ук җебеп кала торганнардан булмаган. Тукай белән күрешү һәм олы шагыйребезгә ихтирамын белдерү өчен, ул аларның мәҗлесенә эләгергә £; яңа хәйләле чаралар эзләвен куймаган. Беркөнне Мәхмүтләрдә Тукай дуслары яңадан җыелганда, моны алдан белгән < Фатимаи-Зөһрә ул мәҗлескә бик һәйбәт зур бер таба гөбәдия пешереп алып килмә- < сейме! Гөбәдия өстенә камыр белән калкытып ике исемнең баш хәрефләре язылган Е;була: «Г. Т.» һәм «М. Д ». Билгеле, язу гарәп хәрефенчә, һәм боларның беренчесе— ш Габдулла Тукай, икенчесе — Мәхмүт Дулат-Али исемнәре. Күрәсез, гөбәдия Габдулла 5 Тукай һәм хуҗа исемнәренә багышлап пешерелгән булуга ишарә бу. Шул ук вакыт, с- үзара гына әйткәндә, икенче исем «М. Д » дигәне монда әдәп йөзеннән һәм Тукайны £ дулатмас өчен өстәлгән булырга кирәк. £ Гөбәдия дигәндә, яшьләр, билгеле инде, аны күтәрел алалар. Хәрефләрнең кыз- х лар кулы эше икәне күренеп торса да, табынга килгән бу нигъмәттән, билгеле. Тукай £ да торып кача алмый. Халыкта «гөбәдиягә арка кую» дигән сүз дә бар бит әле. С Анысы бездә үзе бер яман эш — шөкранасызлык санала. Эш анда гына калса! Үзегез * беләсез, шундый милли күркәм нигъмәт шагыйрь исеменә багышлап язып пешерелгән булгач, гадәттә, андый чакта бездә мәҗлес халкы шагыйрьдән рәхмәт «- җавабы үтенә һәм шуны көтә башлый. Җавап, әлбәттә, шигырь белән бирелергә ф тиеш! н Шагыйрьгә мәҗлес алдында мондый таләп кую—бу үзе нәрсә соң? Шундый бер көтелмәгән хәл һәм мәҗбүрият алдында калган шагыйрьгә нишләргә, ничек X булырга? Ул: «Мин сыйга каршы шигырь әйтеп йөрүче вульгар шагыйрь түгел, мәд- ™ хияче дә түгел, язып иҗат итүче шагыйрь...» дип үпкә белдерергә һәм мондый эштән х баш тартырга тиешме, әллә мәҗлескә һәм сый-хөрмәткә ихтирам йөзеннән, әдәби с йола таләп иткәнчә, шундук махсус берәр шигырь чыгарып әйтеп яки язып укып 3 җавап бирергәме кала? Болай карауга бу инде үзенә күрә бер әдәби уен шикелле. Ләкин, әйтәләр бит: х уен да уен, «юкә үбеш» тә уен! Әгәр дә бу бездә борынгы илһами (импровизацион) шигырь сөйләү һәм шуның тарихи йолалары, әдәби ярыш традицияләре белән бәйләнешле булса, ул чагында мәсьәлә тирәнләшә. Безгә дә эшнең бу ягына тукталып үтми булмый. ... Хикмәт тә шунда, бездә мәҗлесләрдә (Акмулла әйткәнчә, «мәҗлесенә карай гына») илһами рәвештә тоткарсыз шигырь чыгарып әйтү элак-электән килгән эш. Иске заманнарда китап бастыру яки клуб-сөх- нәләр, әдәби салоннар юк. Шагыйрьгә үзен мәҗлес-табыннарда күрсәтмәсе, кайда күрсәтергә соң? Шунлыктан бу эш үзенә күрә кызыклы, хикмәтле, милли әдәби һәм иҗади бер йола. Шул юл белән аның шагыйрьлек сәләте, җитезлеге, талкырлык һәм осталыгы сыналган. Әйтик, үткән йөздә шундый мәҗлесләр корырга бер бик комар кеше үз заманының берничә шагыйрен чакырган. Бер арада табынга бер тәлинкә бадам (миндаль) чикләвеге чыгарып куйган да ул: — Бу нигъмәткә каршы кайсыгыз булса да берегез ике юллык шигырь чыгарып әйтергә тиешсез, ләкин сүзләре татар, гарәп, фарсы, рус телләре катнаш булсын. Шуны чыгарып әйтмичә торып, беркем дә аңа кул суза алмый, менә ярышта кем отып чыкса, бу тәлинкәгә шул шагыйрь беренче булып кул суза!— дип белдергән. Моның белән әллә ул бу шагыйрьләрне төрле телдән сүз таптырып, аны да үлчәүгә китерә алмыйча нык кына аптырашта калдырмакчы булганмы, әллә тагын тәрле телләр белү ягыннан гыйлемлекләрен дә сынамакчы булганмыдыр, белмим, ләкин алар арасында утырган мәшһүр шагыйрь Кандалый әллә ии алай аптырап тормаган, тиз арада калка биреп, күңелдән шундый ике юллык шигырь чыгарып әйткән: Нә хушбәнд килде, күр, тәрилдә орех. Әгәр ләм йөәккәл. булыр зур грех. «Күр, нинди күркәмлек белән тәлинкәдә чикләвек килде, әгәр дә бу ашалмый калса, зур гөнаһ булыр», дигән мәгънәдә. Шуны әйтеп укыган да тәлинкәне үз алдына сузылып алып та куйган. Инде, отыш иясе булгач, Кандалый хәзер үзе, тәлинкәне уртага куеп, иптәшләрен чикләвек белән сыйлый. Алар анда аны тәбрикләп кө- лешә-көлешә ашаган булырлар. Без әле бу шигырьнең үзенә килик. Ярышның шартына ул күпме дәрәҗәдә җавап бирә ала? Менә андагы сүзләр: хушбәнд, әгәр — болары фарсы теленчә; ләм йөәккәл — гарәпчә; орех, грех — русча; тарель — французча; калган бишесе — татарча. Шулай итеп, Кандалый бу шигырьне дүрт кенә түгел, биш телдә, аның да күпчелек сүзләрен татарча итеп, әмма ләкин грамматик һәм шигъри инверсия тәртибендә татар теле кагыйдәсенчә итеп төзеп биргән. Бу илһами шигырь безнең өчен әле башка ягы белән дә гыйбрәтле. Үлчәве ягыннан ул тагы да кызыклырак: шигырь гарәп гарузы буенча бәхри мөтәрәкыйб вәзенендә һәм ул шул ук вакытта русча тоник үлчәүдә (әйтик, телисең икән аны Пушкинның «Вещий Олегяе яки «Варяг» көе калыбына суктырып җырлап җибәр); әмма ләкин шул ук вакыт ул борынгы (XI нче гасыргы) безнең тарихи монументаль әдәби һәйкәлебез «Котадгу белек» шигырь үлчәвенчә булуы белән әһәмиятле. Инде «Котадгу белек»нең элек безнең Идел буенда яратып укылган һәм бик кадерле тотылган китап булуына дәлил кирәк дисәгез, моңа мисалга Алтын Урданың Сарай шәһәре хәрабәсендә табылган бер тәлинкә кырыенда шул ук әсәрдән алып бизәкләп язылган шушы юлларны китерә алабыз: Кешё күрке — йөз ул, бу йөз күрке — күз; Бу үз күрке — тёл ул, бу тёл күрке — сүз. («Үз» сүзе монда җан мәгънәсендә. Ритмын басымнар буенча укырга.) « Шунысы да игътибарга лаек, XI йөздә язылган булуына карамастан, бу икеюллыкта төрки теленчә булмаган бер генә сүз дә юк һәм алар бар да бүгенге безнең татар телендә эштә йөргән актив сүзләр. Шигырьнең мәгънәсенә килгәндә дә ул шул дәрәҗәдә бүгенге һәм тирән афористик хикмәтле ки, бездә хәзер һәр вакыт Чеховтан китереп әйтелә торган: «Кеше һәр яктан да гүзәл бульирга тиешле: йөзе белән дә, сүзе белән дә. эше белән дә», дигәнне гүя ки ул безгә XI гасырдан торып әйтә '. Инде баягы илһами шигырь сөйләү бәхәсебезгә әйләнеп кайтыйк. Эш бер Кандалыйда гынамыни? Ә соң шагыйрь Акмуллабызның атаклы казакъ акыны Җүсип (Юсыф) белән мәйдан тотып, телдән шигырь әйтеш 10 11 ярышы ясап, ул мәшһүрне җиңеп чыгып, дан казануын кайсыбыз ишетмәгән? Бу икәүнең шул кыйммәтле әйтеш шигырьләре, шактый озын булуларына карамастан, телдән-телгә отылып, әлегәчә сакланып килгәннәр Һәм алар бүген безнең кулыбызда. Гали Чокрыйның кайбер импровизацияләре дә телдә билгеле. Казакъ-кыргыэ кардәшләребездә акыннарның шушы гасыргача зур мәйданнар тотып, шигъри ярыш-әйтешләр ' Шигырьдә «эш» дигәне әйтелмәгән нч димәгез ул заманнарда сүз — кешенең турыдан-турь» рухн гамәле һәм тугрылык акты, сүз эштән аерылмый, ул тел белән эшләнгән чын эш. югары эш. шунлыктан сүз белән эш — бер нәрсә дип каралган, шуңа күрә бу шигырьдәге «сүз» эш мәгънәсен дә эченә ала икәнен онытмыйк. (Автор искәрмәсе.) 11 Әйтеш (казакъча - айтес) — төрки халыкларда акынжырауларның телдән илһами шигырь чыгарып әйтү ярышы һәм шул юл белән туган үзенә бер төр әдәби жанр әсәрләр (Автор язган алтын тамыр бел; нәкышләнгән камыр белән лә НӘКЫЛ ИСӘНБӘТ ф Г ТУКАЛНЫН МӘГЪЛҮМ БУЛМАГАН БЕР ШИГЫРЕ ф II. Мин кунакчыл бер җыручы: миндә бар ярлы, гидай, Ханәмә яшьләр килә һәм сәудәгәр, бай углы, бай. Тукай. Әйе, бу кунакчыл бүлмәгә вакыт-вакыт беренче татар социал-демократ большевигы һәм җитәкчесе Хөсәен Ямашев та килеп кергән. Габдулла Тукай аны: «Күктән иңгән, ханәмә килгән (Хөсәен) тулган ай!» дип, шул бүлмәсендә кочак ачып каршы алган. Истәлек язучыларның берләре: «Болгар» номерында Тукай торган ул 40 нчы бүлмә ишеге һичбер вакытта бикләнми иде», диләр. Шулай дисәләр дә, Тукай гел шулай «ханәвсенең ишеген ачып куеп, кунаклар кабул итеп кенә утырмаган һәм ул дәрәҗәдә үтә беркатлы «демократ» та булмаган, билгеле. Вакыт-вакыт ишеге тыштан бикләнеп, үзе каядыр озак кына вакытлар күздән югалгалап торган. Бигрәк тә җәйләрен. Билгеле, аны эзләгәннәр. Үзе була торган редакцияләрдән карыйлар — юк; китап магазины артларында — юк; кемдер: «Тукта, аның кайбер чакта аста, йорт як асфальтта малайлар белән кузна уйный торган гадәте бар», дип төшә — анда да юк; хәтта Балык базарына каршы извозчиклар ашханәсендә утыргалый торган багана арты ышык өстәле артында да юк1 һәм ул шулай атна юк, кирәк булса, ике атна буе да юк. Бигрәк тә аны басып алырга яраткан әрсез «дуслары» эзлиләр. Кая югала бу? Ул хакта тарих әлегә дәшми. Шул ук вакыт ул үзе Казанда. Редакция йомышлары белән күренгәләп китүе билгеле. Күрәсең, аның Казанда «Болгар» кунакханәсе өстенә тагын ятып-кунып йөр» торган икенче бер үзәге бар. Ул үзәк бик ышанычлы, якын дусларыннан берәрсендә. Бәлки бу аның кеше күзеннән ераграк, яшеренрәк сәяси фикердәшләре үзәгедер? Чын Пушкинны декабристлар даирәсеннән башка танып белү мөмкин булмаган кебек, чын Тукайны да бу якын дусларыннан, фикердәшләре тирәлегеннән тыш якыннан белү авыр эш. Без Тукайның Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Габдулла Кариев кебек дуслары белән эш урыннарында катнашуларын белсәк тә, кара реакция елларында аның «Болгар»дан башка җирдә тагын үзенә бер эчке дуслык почмагы һәм- даирәсе булуы турында аз нәрсә беләбез. Менә Мәхмүт Дулат-Али өендә булган гөбәдия мәҗлесе уңае белән безгә хәзер шунысы да ачыклана тешә: 1909—1910 елларда аның вакыт-вакыт кеше күзеннән югалып яши торган бер почмагы да нәкъ шушы Яңа бистәдәге Дулат-Алиләр йорты булган. Бушка түгел. Монда, Тукайның иң якын дусларыннан булган бу Дулат-Али турында безгә аның саен якыннанрак белергә кирәк. Менә Тукайның Мәхмүткә үз кулы белән биргән фоторәсеме. Артында язу: «Иптәшем Мәхмүткә ядкарь. Г. Тукай. 3 октябрь, 1912 сәнә» '. Тагын икенче рәсем. Анда Фатих Әмирхан, Тукай, Дулат-Али бергә төшкәннәр. Ф. Әмирхан аны Фатимаи-Зөһрәгә биргән булган. Фотокарточкалар күп булган. Кайберләре Кырлайдагы Тукай музеена тапшырылганнар. Тукайның тагын башка берәүне «иптәшем» дип атап язып биргән фоторәсеме бармыдыр, миңа мәгълүм түгел. Ул заманда безнең интеллигенция арасында «мөхтәрәм», «әфәнде» дип эндәшелә, мондый ядкарьләр өстендә дә шундый сүзләр язы- лучан иде. Монда исә үз итеп, туп-туры гына, эшчеләрчә —«иптәшем». Кем соң ул Мәхмүт? Мәхмүт Алиев (Дулат-Али), безгә белдерүләреңчә, Казанда туып үскән. Ул Яңа бистәнең Вахит мәзин улы. Хөсәен Ямашев, Фатих Әмирханнар кебек, ул да башта татарда беренче җәдит мәдрәсә булган «Мөхәммәдиявдә укыган. Фатих Әмирханнар белән бергә йөреп үскән. Бишенче елларда ул шул ук Фатихлар белән революцион- демократик рухлы «Әлислах» комитетын төзешеп, газетасын чыгарышып, шәкертләр- күтәрелеше хәрәкәтен оештыручы, татар җәмәгатьчелеген шаулатучыдулатучы- ларның алгы сафында булган. Аның белән дә калмаган, 1907 ел реакциясе башланганда, нәкъ шул кара дулкын өермәсенә каршы барып, социал-демократик большевиклар партиясе сафына кергән. 1 Бу фоторәсемнең хәзер кайда. кем кулында саклануы хакында кара «Казан утлары». 1970. 1 сан. 156 бит. Г. Әпсәләмовның «Шагыйрьнең тагын бер рәсеме» дигән мәкаләсе Шулай итеп. Мәхмүт Дулат-Али, Тукай Казанга килгән елдан алып, Ямаше», Ког.- ехметовларның көрәштәше һәм Тукайның якын дусты була. Тукай 1909 1910 елларда җәйләрен Дулат-Алиләр йортындагы печәнлек чарлагында тора. (Әйтелүенчә, әлеге шигырь парчасы табылган чарлак. Әпсәләмо» иптәш ♦ «шул чарлакның базында яшерен прокламацияләр басылган» дип белдерә.) Димәк, бу печәнлек күрер күзгә ике катлы булса да. асылда ул өч катлы: югарыгысы — чарлак, аның асты — печәнлек, иң аста — баз. Анысы кеше күзеннән яшерен һәм анда Ямашевларның яшерен эшләре бара. Әпсәләмов Габдулла Тукайны да ул эшләрдән читтә калмагандыр дип уйлый. Инде Габдулла Тукайга бу җаваплы «печәнлек чарлагы» рөхсәт ителүгә килгәндә, ул хакта, әлбәттә, төрлесен уйларга була. Ләкин Тукайның ул хәтле ышанычны казанырга аның үз «Тукайлык» сыйфатлары, минемчә, бик җиткән. Беренчедән. Тукай бөек шагыйрь дип танылганның соңында да әле булса «хатыны-йорты юк», бала чагындагы кебек түгәрәкли ятим, ялгыз башына номерда ятучы бер байгыш. Социаль хәле буенча, Уральскида басмаханә эшчесе булса, Казанда «Әлислах» газетасын аркага йөкләп почтага ташучы экспедитор. Ләкин шул ук вакытта ул фикере белән дә бик шәпләп «ислахчы»: чөнки «Әлислах», исеменә караганда, «реформа» гына булса да (анысы «вывеска» гына), ул «кэҗүнни эш» түгел, асылда ул кадими мәдрәсәләрне (ул чагында мәхәллә идарәсендә булган урта һәм югары уку йортларын) мул культура җирлегендә куллана белүче сугышчан комитет. Газетаның инициаторлары Ф. Әмирхан, Г. Тукай һәм аларның иптәшләре. Алай гына да түгел, революцион-де- мократ рухлы Тукай шул ук вакыт патша хөкүмәте изгән-талаган туган халкын гасырлар буена сузылган колониаль коллыктан, җәбер-золымнан коткарырга омтылучы милли азатлык хәрәкәте җырчысы. Бу да заманасының таләбе. Шулариың барысы өстене дә Габдулла Тукай үзенең шәхси, рухи сыйфаты буенча аеруча нык ышанычлы, намус иясе кеше. Ул түбәннән күтәрелгән яңа тип һәм чинсыз татар интеллигенты — бер вакытта да кешене сатмас, үзе сатылмас, дөрес һәм принципиаль, олы җанлы дус итү, аңа җылылык күрсәтү һәм аны урап алган һәртөрле сатлык, исерекбаш зур хөрмәт белән тапшырып торган булырлар. Тукай, Әмирхан, Дулат-Алиләрнең, шулай ук Тукай һәм Коләхметоаларның да бергә-бергә төшкән фотолары булу, аерымнарын да бер-берсенә бирешүләре шуны күрсәткән кебек, Ямашевның Тукай номерына йөрүләре һәм Тукайның Хөсәен үлгәч аның хатирәсенә язган мәшһүр шигыре дә бу кешечә җылы мөнәсәбәтнең өзлексез булуын дәлилли. Ләкин безгә моңа карап Габдулла Тукай үзе дә турыдан-туры социал-демократ, большевиклар партиясенең яшерен әгъзасы һәм аларның прокламацияләрен язышып ятучы кеше булган икән дип хөкем чыгарырга ярамый һәм ул чынбарлыкка да туры килми, минемчә. Чөнки моның өчен кулыбызда дәлилләр юк һәм татар социал-демократлары прокламацияләренең язу стилендә дә Тукай кулы бер дә сизелми Аннары андый эш, бердән, Тукайның үз иҗат йөзенә, аның үз әдәби миссиясенә туры килеп җитмәгән кебек, икенче яктан, Ямашевларның партия эше яшеренлекләре һәм тактикалары белән дә сыеша алмый торгандыр дип белем. Кыскасы, 1910 елларга кадәр Казанда талантлы Г. Тукай. Ф Әмирхан. Г. Камаллар әйдәвендә барган әдәби хәрәкәт татар әдәбиятының теп магистраль юлы булуы, татар революцион демократия юнәлешендә барган бу куәтле күч 1 яки эчлек үзәге белән татар социал-демократ большевиклары Ямашев. Дулат-Алиләрнең дусларча 12 12 Күч — күчеп баручы ил димактәи Бал кортлары ил аерып күчкамда «корт күче» дип. «күчә белән» дип айтсла (Автор искәрмәсе ) ТУКАЙНЫҢ МӘГЪЛҮМ БУЛМАГАН БЕР ШИГЫРЕ лалар опекасыннан алып, дөньяви фән-гыйлем мәктәп-мәдрәсәләре итү өчен баш күтәртеп, шәкерт забастовкаларын оештыручы яшерен комитет органы, ягъни асылда ул бишенче ел җилләре белән кабынган һәм аның революцион методларын милли кеше. Тукай кебек аз сүзле, күп эшле, халык мәнфәгатен яклап әйтергә кирәкле с урында кешенең дәрәҗәсенә, байлыгына яки түрәлек урынына карамыйча, гаҗәп 3 бер кыюлык белән йөзенә бәреп тәнкыйть итәргә, кул куеп языл чыгарга җөрьәтле, п чын халык дусты һәм мөстәкыйль фикерле бөек шагыйрь, асыл бер затны үзләрен» X школьник «дуслары» мөхитеннән араларга тырышу Хөсәен Ямаше» һәм Мәхмүтләр йезенә бик килешә. Шунлыктан яшерен базлы печән өсте чарлагын вакыт-вакыт аңа мөнәсәбәттә булганлыклары хәзер шактый ачыкланган мәсьәлә. Югарыда әйтелгән чарлак һәм гөбәдия вакыйгаларын да шундый тактик багланышның бер күренешедер дип аңлау дөресрәк булыр. Унынчы елларга кадәр Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Камаллар төркеме алып барган революциондемократ фикерле бу әдәби үзәк унынчы еллардан соң акрынлап күчәреннән сына дияргә була. Моңар сәбәп — шуч елларда Россиядә яңадан көчәеп килүче революцион хәрәкәткә каршы хөкүмәтнең, реакциянең* һөҗүме. (Лена эшчеләрен аттыру һәм төрле эзәрләүләр китү.) Милли азатлык хәрәкәте империянең колониаль сәясәтенә куркыныч тудыруын, мәдрәсәләрдә шәкерт забастовкалары алып барган ислахчылык артында татар революцион-демократ һәм сул фикерле язучыларның кулы уйнавын яхшы төшенгән патша хөкүмәте бу әдәби-мәдәни хәрәкәтләрне дә үзенә каршы алып барылган революцион көрәшләрнең бер тармагы итеп карый. Аның соңгы органы булган «Әлислах» ябыла. Алай гына да булмый, бишенче ел җиле белән бездәге дини мәдрәсәләрне рус һәм Европа гимназия, дарелфөнүннәре тибында милли, дөньяви гыйлем йортлары итү юлына аяк баскан ислахчы-җәдитчеләр хәрәкәтенә каршы патша хөкүмәте, доносчы Ишми ишан, яшерен миссионер, охранкачы, русификатор доктор Хәнәфи Кайбишев һәм башка татар провокаторлары коткысы белән, «пантюркизм», ‘ панисламизм» дигән шаукымлы провокацияләр оештырып, мәдрәсәләрдә тентүләр башлый, полиция отряды белән Буби мәдрәсәсенә погром оештырыла, «Ватанга хыянәт» маркасы астында күргәзмә судлар ясап, берни исбат итә алмасалар да, мөгаллимнәре сөрелеп, мәдрәсә яптырыла. «Галия» мәдрәсәсендә дә зур шау-шулы тентүләр уздырыла. 1910—1911 елларда, мондый террор һәм погромнардан соң, Казанда татар яшьләре арасында барган революцион хәрәкәт зур авырлыклар кичерә. Нәтиҗәдә, шуңа кадәр үзәк урын тотып килгән Әмирхан, Тукай, Камаллар төркемендә дә нык имгәнүләр күрәбез: 1912 елда Хөсәен Ямашев, ничектер, серле рәвештә кинәт үлә, Дулат- Али Казаннан китә һәм шуннан ярты ел да үтми, Тукай да вафат була. Ф. Әмирханның үз аягы белән йөри алмас хәлдә авыру булуы һәм Г. Камал да либераль «Йолдыз» газетасында хезмәткәр булып яшәргә калулары белән, әдәби активлыклары нык кимеп, без инде уникенче еллардан соң бу әдәби «куәтле күчинең элеккечә үзәк урын тотканын күрмибез. Әдәби хәрәкәтнең шуннан соңгы юнәлешенә килгәндә, Казанда 1912 елда Тукай инициативасы белән оештырылган әдәбият-сәнгать органы «Аң» журналына ул үлгәннән соң куәтле яңа көчләрдән Г. Ибраһимов секретарь булып килә һәм аның тирәсендә М. Хәнәфи (Кайбишев) , Ф. Сәйфи активлаша, читтән Сәгыйть Рәмиев, Чыгтай һәм башкалар тартылалар. Казанда бу яңа әдәби төркем, Г. Ибраһимов китү сәбәпле, үзенең үзәклек ролен озак алып бара алмаса да, әдәби һәм иҗтимагый фикер тарихыбызда булып үткән бу юнәлеш үз заманы өчен төрле яктан игътибарга лаек, бик характерлы һәм, минемчә, әлегә кадәр ачылмаган катлауль) роль уйный. Бу юнәлешләр татар әдәбиятының эчтәлек һәм сәнгатьчә форма ягыннан үсешендә бик нык сизелерлек үзенчә тәэсир ясый. Ләкин аларга тукталу әлегә бу мәкаләнең мәсьәләсе була алмый. 1912 елда Хөсәен Ямашев үлгәч һәм Дулат-Али Казанда хөкүмәт эзәрлекләвеннән качып китәргә мәҗбүр булгач, ул чагында каты авыру хәлендәге Тукай «иптәшем Мәхмүткә ядкарь» дип атап әлеге фоторәсемен биргән була. Ә инде Октябрь революциясеннән соң без Дулат-Алине татар революционерларының алгы сафында күрәбез. Аның исеме татар совет матбугатында еш телгә алына: ул Казанда Губком члены, Мөселман Коммунистлар мәркәз комитеты бюро члены. Ул бюро Мәскәүгә күчкәч, Дулат-Алине тагын анда, Мәркәз Мөселман эшләре комиссариатында, ул чагында Мулланур Вахитовлар тарафыннан проекты төзелеп. Үзәк тарафыннан расланган Татар-башкорт Советлар Республикасы һәйәтендә һәм башка делегацияләр составында күрәбез. Зәки Вәлиди хөкүмәте бу проекттан аерылып, Кече Башкортстан юлы белән киткәч һәм ул җирләр Колчактан тазартылгач, Ду- лат-Алинең (шул ук эшләр яки башка йөкләмәләр буенчамыдыр) Башкортстанда Стәрле Тамакта булуы күренә. 1920 елда Башкортстанда төрле фетнәләр, милли кү1 Монысы соңыннан үзен дошман һәм провокатор буларак таныта Аның кем икәнлеген белмичә журналга чакыруын Г Ибраһимов. хаталык санап, үзе дә язып чыга. Карагыз: Г Ибраһимов. «Татар студентлары хәрәкәтеннән». 1922 ел. Аерым китап. төрелешләр һем кисешләр учагы булган Бөрҗән-Тангавыр кантонында хуҗалык эшләре тәмам таркалгач, Дулат-Али кантон үзәге булган Темәчкә җибәрелә, анда Орен- бурдан фетнә бастырырга килгән отряд тарафыннан хаталык белән кулга алына, 1920 елның 1 августында һәлак ителә. Дулат-Али кебек зур фигура хакында документаль материаллар җитәрлек табылачак һәм ул хакта тарихчыларыбыз яза булыр. 1971 ел җәй Күн авылы яны «Кызыл яшьләрпдә ятканымда миңа Дулат-Али турында тагын шундый бер яңа эпизод ишетергә туры килде. 1918 елның җәендә Казанны ак чехлар алып, халык каһарманы бөек революционер Мулланур Вахитов үтерелгәч, дошманнар аның яраннарын, шул җөмләдән Мәхмүт Дулат-Алине дә, атарга эзлиләр. Мәхмүт үзенең иптәше Минһаҗ Күнов 1 белән, икесе ике атка атланыпмы — ничек. Казаннан 50 чакрымнар көнчыгыштагы Күн авылына килеп төшәләр. Минһаҗ Мәхмүтне үз авылында яшереп калдыру өчен алып килгән була. Алар халыкка Мулланурның аклар кулыннан үтерелүен, аклар мобилизация ясарга монда килгәндә, аларга гаскәр бирергә ярамавьж сөйләп төшендерәләр. Ул арада Дулат-Али белән Минһаҗ эзеннән аклар килеп төшә Минһаҗлар өендә тентү башлана. Ләкин ул авылның дөнья күргән, элек патшага ходатай булып йөргән, закон белгән кешеләре акларга ход бирмиләр. Минһаҗның китап-кәгазь сандыкларын «монысы кыз сандыгы», «тегесе килен сандыгы», «хакыгыз юк!» кебек сүзләр белән бик нык торып тентергә бирмәгәч, аклар бу авыл кешеләре үзләренә дошман икәнен күреп, сагаеп, тыйнаграк кыланырга мәҗбүр булалар. Аклар атна буе Күндә ятып эзләсәләр дә Минһаҗ белән Мәхмүтне таба алмыйлар һәм игълан иткән мобилизацияләренә дә гаскәр җыя алмыйча, куркуга төшеп, килгән юлларыннан кире •«иггәргә мәҗбүр булалар. Халык Дулат-Али белән Минһаҗ Күновны тентүләрдән мунчаларда яшереп, акларга бирмичә саклап алып кала. (Бу хәбәр кайда да булса язып теркәлгәнмеюкмы, миңа билгесез. Калганын тарихчылар аныклар бәлки Тукай дусларыннан булган Мәхмүт ДулатАли хәлләреннән ишетелгән бер эпизод буларак, аны да монда теркәп үтү мәслихәт күрелде.) Әмма Октябрьдан башлап егерменче елларгача халкыбызның сыйнфый һәм милли азатлык яулап алу юлында иң кайнар, иң дәртле революцион көрәш тарихы һәм аның баһадирлары, безнеңчә, әле җитәрлек өйрәнелмәгән Башкортстанда В. Исхаков һәм Ф. Исәнгулов иптәшләр бу юлда эур һәм матур әдәби әсәрләр бирделәр инде. Бездә соңгы елларда бер профессор Р. И. Нәфиковның гына Мулланур Вахитов турындагы тарихи-монографик мөһим хезмәте чыкты. Вазыйгаларга бик бай, катлаулы һәм кызыклы бу чорыбыз, әлбәттә, матур әдәбиятта, романнар һәм пьесаларда, тирән итеп, тулы чагылдырылуын көтә. 1 Минһаҗ Күнов - К