Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫНБАРЛЫК ҺӘМ АНЫ БОЗЫП КҮРСӘТҮЧЕЛӘР

Социализм лагере белән капитализм лагере арасында идеологии көрәш елдан-ел кискенләшә бара. Дөньяның төрле почмакларында социализм илләренә. бигрәк тә Советлар Союзына каршы язылган дистәләрчә хезмәтләр чыгып тора. Советлар иленә, тынычлык һәм социализм дөньясына каршы көрәш пропагандасында иң куәтле техник чаралар һәм иң мәкерле алымнар кулланыла. Буржуаз идеологлар безнең илдәге дус халыклар арасында төрле низаглар, талашлар чыгарырга, милләтләр арасында ризасызлык тудырырга исәп тоталар. Шул максат белән алар Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли программасын һәм халыкларның какшамас дуслыгына нигезләнгән политикасын тәнкыйть итәргә, СССР халыкларының экономикасы һәм культурасы үсешен, шулай ук алар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен бозып күрсәтергә азапланалар. Советлар Союзының милли мөнәсәбәтләрле хәл итүдәге гүзәл казанышлары капиталистик илләргә нинди йогынты ясавын, мил- лиазатлык хәрәкәтенең көчәюенә китерүен буржуаз идарәчеләр бик яхшы аңлыйлар, һәм шуңа күрә дә алар безнең илебездә йөзләгән милләтләрнең бердәм гаиләдә туганнарча яшәвен рус халкының өстенлегенә корылган вакытлы бер хәл итеп күрсәтергә, шул юл белән аның тәэсирен киметергә ть рышалар. Кыскасы, буржуаз идеологлар совет кешеләре арасында милли дошманлык хисләре уятырга, нинди генә юллар белән булса да. СССР халыклары арасындагы дуслыкны какшатырга өмет итәләр. СССРдагы милли мөнәсәбәтләрне, милли экономиканың һәм культураның үсеш тарихын өйрәнүгә багышланган «хезмәтләр*дә Татарстанга, татар халкы тормышына да күп урын бирелә. Герхард фон Менде, В. Коларз, С. Зеньковский, В. Хостер. Т. Дәү- ләтшин, Г. Файзуллин, Б. Мусабай, Т. Уаэ< бек кебек буржуаз авторларның китапларында Татарстандагы социалистик төзелеш, экономика һәм культура үсеше тарихына махсус бүлекләр багышлана. Әлеге авторлар Совет хөкүмәтенең татар халкының милли культурасын һәм экономикасын үстерүгә юнәлдерелгән һәр чарасында «милли ттләрне, милли теләкләрне кысу*, «руслаштыру» политикасы күрергә тырышалар, республиканың экономика һәм культура үсеше өлкәсендәге һәр уңышына шул күзлектән чыгып бәя бирәләр. С Соңгы еллар матбугатында татар халкының культура тарихына багышланган махсус хезмәтләр дә күренә башлады- Мәсәлән, А. Беннигсен белән Ш. Лемерсье-Келькеже- нең моннан берничә ел элек Парижда француз телендә чыккан «Россия мөселманнарының 1920 елга кадәрге матбугаты һәм миллиазатлык хәрәкәте»’ исемле китабы — шундый хезмәтләрнең берсе. Исеменнән үк күренгәнчә, бу китапта Россия территориясендәге төрки халыклар матбугатының XIX гасырның 80 нче елларыннан алып 1920 елга кадәрге тарихы тикшерелә. Китапның үзендә «мөселман матбугаты» 1920 елга кадәр генә тикшерелә диелсә дә, чынбарлыкта авторлар, төрле искәрмәләр ясау һәм таблицалар китерү юлы белән, милли матбугатның үсеш тарихын 1960 елларга кадәр җиткерергә тырышалар. Хезмәтнең күп өлеше татар матбугатының туу һәм үсү тарихын тикшерүгә багышланган. Моны авторлар «мөселман» журналистикасының башлангыч чорында татар телендәге матбугатның көчлерәк булуы һәм башка төрки халыклар матбугаты өстеннән «хакимлек итүе» белән аңлаталар (48 нче бит). Без бу мәкаләдә әлеге китапта кузгатылган барлык мәсьәләләргә тукталып тормыйбыз. Төрки халыкларның матбугат тарихын, шулап ук буржуаз авторларның милли- азатлык хәрәкәтенә кагылышлы фикерләрен анализлауны да үз өстебезгә алмыйбыз. Бу мәсьәләләрнең һәркайсы махсус тикшерүне таләп итә. Безнең төп максат — А. Беннигсен белән Ш. Лемерсье-Келькеженең татар матбугаты тарихын бозып күрсәтүләрен фаш итү. аларның нигезсез уйдырмаларын ышандыргыч саннар һәм фактлар белән юкка чыгару. Беренче карашка. А. Беннигсен һәм Ш. Лемерсье-Келькеже татар матбугатының тарихын түкми-чәЧми, бик төгәл итеп тикшерергә тырышалар, дигән фикер тууы мөмкин. Китапта, беренче татар газетасыннан башлап Татарстан АССР оештырылганга кадәр татар телендә чыккан барлык газетажурналлар санала, аларның кайда һәм кайчан чыга башлавы, редакторлары, актив 1 Alexandre Bennigsen et Ch. Lemercier- Quelquejay. La presse et le mouvement national chez les musulmans de Russie avant 1920. Paris, 1964. Француз телендә Алга таба жәяләр эчендә китапның битләре генә күрсәтелеп барачак . сотрудниклары һәм авторлары күрсәтелеп барыла, байтак журналистларның фоторәсемнәре, журналларның тышлыклары бирелә. Шул ук вакытта авторлар бу темага карата СССРда, шул исәптән Казанда, чыккан фәнни әдәбияттан да киң файдаланалар. Китап ахырында китерелгән библиография шул хакта сөйли. Анда Г. Ибраһимов, М. Гайнуллин. М. Мөхәррәмов, Р. Нәфиков, Т. Насыйров һәм башка татар галимнәренең фәнни хезмәтләрен. «Татар поэзиясе анта- логиясе», «Татарстан АССР тарихы», «Татарстан комсомолы тарихы очерклары». «Пролетар революция өчен көрәштә Татарстан» дигән китапларны һәм бүтән әсәрләрне очратырга мөмкин. Болар барысы да авторларның китапка фәнни төс бирергә, үзләрен объектив тикшерүчеләр итеп күрсәтергә тырышулары турында сөйли. Инде хезмәт белән җентекләбрәк таныша башладыңмы, Беннигсен һәм ЛемерсьеКелькеженең. «объектив» саннар һәм фактлар артына яшеренеп, татар матбугаты тарихы турында бөтенләй дөрес булмаган нәтиҗә ясаулары, турысын әйткәндә, чынбарлыкны ачыктан-ачык бозып күрсәтүләре ачыклана. Аерым алганда, алар укучыларны. «Совет чорында татар матбугаты ел- дан-ел көчсезләнә, сан ягыннан кими бара, тирән «регресс» кичерә».— дип ышандырырга тырышалар. Шул фикерләрен раслар өчен буржуаз авторлар 1880 елдан 1917 елга кадәр, 1917 елдан 1920 елга кадәр һәм 1935, 1938, 1960 елларда төрки телләрдә чыккан газетажурналлар санын китерәләр. Алар китергән саннар буенча фикер йөртсәң. 1960 елда татарча газета-журналлар саны 1917—1920 елларга караганда 2 тапкыр кимегән булып чыга (283—284 битләр). Хәлбуки, бу чынбарлыкка туры килми һәм татар вакытлы матбугатының үсешен һич тә дөрес чагылдырмый. Беренчедән, татар телендә чыккан газетажурналларның саны хакында сөйләгәндә Беннигсен һәм Лемерсье-Келькеже фәннең иң элементар принципларын бозалар һәм чагыштыру мөмкин булмаган саннар белән эш итәләр. Мәсәлән. 283 биттә 1917 елның февраленнән 1920 елның ахырына кадәр ягъни 4 ел эчендә татар телендә нәшер ителгән газета-журналларның гомуми санын күрсәткән таблица китерелә. Бу таблицада ул елларда Россиянең төрле почмакларында чыккан татарча газета-журналлар, шул исәптән, бер-ике саны чыгу белән тукталып калганнары да искә алынган. Ә 284 нче биттәге икенче таблицада 1960 елда бары Татарстанда чыккан газета-журналлар гына китерелә. Әлбәттә, мондый юл белән эш иткәндә теләсә нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Күрәсез, Беннигсен белән ЛемерсьеКелькеженең совет власте елларында татар вакытлы матбугаты сан ягыннан һаман кими бара, дип расларга маташулары бәхәссез фактларны бутап-бозып күрсәтүдән бащка нәрсә түгел. Икенчедән, буржуаз тарихчылар, татар матбугатының «регрессы» турында сүз куертып, иң мөһим бер мәсьәләне — газета-журналларның тиражы мәсьәләсен читләтеп үтәләр. Алар газета-журналларның күпме таралуын, хезмәт ияләре тарафыннан ничек укылуын күрсәткән бер генә сан да (революциягә кадәр чыккан берничә дини журналның тиражын сүз уңаенда әйтеп китүләрен исәпләмәгәндә) китермиләр. Ә бит матбугат хакында сөйләгәндә, тираж мәсьәләсе иң мөһим һәм принципиаль факторларның берсе булып тора. Ничә газета һәм журнал чыгуы гына түгел, бәлки аларның кем тарафыннан һәм күпме укылуы — иң мөһим нәрсә. Гомуми тиражы 20—30 меңгә дә җитмәгән 100 газета һәм журнал чыгуы яки, киресенчә, 20—30 исемдәге газета-журнал- ның миллионлаган данә таралуы мөмкин. Соңгы очракта матбугатның тәэсир көче куп тапкыр артыграк булуы көн кебек ачык. Нәкъ менә шуның өчен дә Коммунистлар партиясе, милли матбугатны үстерү турында кайгыртканда, аны киң масса хезмәт ияләренә җиткерү буенча эшлекле чаралар күрә, бу юнәлештә зур эш башкара. Совет власте елларында милли матбугат ның тиражы үсүен күрсәтү буржуаз авторларның «татар матбугаты регресс юлыннан бара» дигән уйдырмаларын чәлпәрәмә китерер, аларга, татар матбугатының Октябрь революциясенә кадәр «шаулап чәчәк атуы хакында сүз куертканда, татар телендә чыккан барлык газета-журналларның гомуми тиражы нибары берничә дистә мең генә булуын әйтергә туры килер иде. Шулай булгач, бу хакта бөтенләй дәшми үтү хәерлерәк. Татар халкы чын матбугат иреген бары Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына алды. 1920 елның июнендә Татарстанда 14 исемле татарча газета һәм журнал чыгып, аларның гомуми тиражы 55.900 данә иде. Алга таба республика матбугаты сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да елдан ел арта, көчәя һәм үсә барды. 30 нчы елларда уннарча исемдә район һәм күп тиражлы газеталар барлыкка килде. Шуңа өстәп. Бөек Ватан сугышының төрле фронтларында һәм төрле чакта татар телендә дистәдән артык махсус газеталар чыкканын да әйтергә кирәк. Ә сугыштан соң — 50 нче еллар уртасында — татар вакытлы матбугаты челтәре тулысыңча стабильләште. Республиканың партия оешмалары матбугатның идея-теоретик дәрәҗәсен күтәрү, газета- журналларның эчтәлекләрен баету, аларның тиражларын арттыру мәсьәләләрен хәл итүне үз алларына төп бурыч итеп куйдылар, КПСС Үзәк Комитеты күрсәтмәләрен тормышка ашыра барып, бу юнәлештә зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә татар матбугаты да әлегәчә тиңе булмаган дәрәҗәдә үсте, хезмәт ияләренең чын трибунасына һәм мәктәбенә әверелде. Хәзерге вакытта республикабызда татар телендә 60 тан артык газета- журнал чыга, аларның гомуми тиражы 1 миллион данәдән дә артып китте. Моңар- дан тыш. Татарстаннан читтә 30 дан артык татарча газета чыга. 1920 елда гомуми тиражы 56 меңгә дә җитмәгән 14 газетажурналдан бүгенге көндә миллион данәдән артык таралучы алты дистә матбугат органына ирешү! Кая соң монда татар матбугатының «регрессы». Беннигсен һәм Лемерсье-Келькеже әфәнделәр?.. Октябрь революциясенә кадәрге татар матбугатын бүгенге көн белән чагыштырганда, тагын бер мөһим моментны истә тотарга кирәк. 1917 елга кадәр һәм Октябрь революциясеннән соңгы беренче елларда күпчелек төрки халыкларның үз телләрендә матбугат органнары юк иде. Шуңа күрә алар татар телендәге гаэета-журналлардан файдаланып килделәр. Бу фактны Беннигсен белән Лемерсье-Келькеже дә инкарь итми. Татар матбугаты Урта Идел буенда гына түгел, Урта Азиядә, Казагыстанда, Уралда һәм Себердә дә киң тарала иде. дип язалар алар (54 нче бит). Хәзерге вакытта бу республикаларда уз ана телләрендә дистәләрчә һәм йөзләрчә исемдә вакытлы матбугат чыгарыла, аларның гомуми тиражы уннарча миллион данә тәшкил итә. Буржуаз авторлар СССРдагы бүтән төрки халыкларның (үзбәк, казакъ, төркмән һ. б.) культурасы, шул исәптән матбугаты үсә баруны начар күренеш, татар культурасы һәм матбугатының артта калуы һәм түбәнгә тәгәрәве, дип исбатларга тырышалар. 1870— 1920 елларда нәшер ителгән 435 исемдәге мөселман газета-жу риалларының 66 проценты татар һәм әзербәйҗан телендә булган, дип яза.зар алар (278 нче бит). Каэаи татарлары, гарәп алфавитыннан файдалану Ьәм культура дәрәҗәләре югарырак булу сәбәпле, башка төрки халыклар арасында хакимлек ролен уйнадылар, панмөсел- ман идеологиясен таратучылар булдылар. Ә хәзер, дип кызганыч белдерәләр буржуаз тарихчылар, мөселман матбугатының үсеше «мөселман блогының» таркала бару тенденциясен күрсәтә. Беренче карашка, алар сүз уңаенда искәрмә генә ясап үтәләр кебек. Әмма бу көн кебек ачык нәрсәне бутаудан башка нәрсә ■ител. Бүтән төрки халыкларның культурасы чәчәк ату һич тә бит әле татар культурасының «регресс юлы белән баруы» дигәнне аңлатмый. Тормыш дөреслегеннән аз гына хәбәрдар булган һәр кеше совет власте елларында, бүтән милләтләрнең культуралары бик нык алга киткән кебек, татар халкының да культурасы һәм матбугаты искиткеч зур уңышларга ирешүен, теләсә нинди ил сокланырлык дәрәҗәдә ныгуын һәм камилләшүен бик яхшы аңлый. Бу хакыйкатьне расларлык берничә факт китерик. Бутен «Социалистик Татарстан». «Татарстан яшьләре». «Яшь ленинчы» газеталары һәм «Ялкын». «Азат хатын». «Чаян». «Казан утлары» журналлары һәркайсы 70 меңнән алып 350 мең данәгә кадәр тираж белән чыга. Ә бит 20 нче елларда аларның тиражлары 3—8 меңнән артмаган. Бүген хәтта куп кенә район газеталарының тиражы да 3—8 мең данәдән күбрәк. Ә Арча районының «Коммунизмга» газетасы 12 мең данә тарала. Әгәр Октябрь революциясенә кадәр татар хезмәт ияләренең бик азы гына газета-журнал алдырган булса, хәтта 1920 елда да әле Татарстанда 15—20 кешегә, ә татарлар арасында 30—35 кешегә нибары 1 данә газетажурнал туры килсә, бүген республикабызның һәр кешесе уртача 1,25 данә вакытлы матбугат алдыра. Шуңа өстәп, йөзләрчә мең хезмәт ияләре төрле китапханәләрдә, клубларда һәм башка культура учакларында күпме газетажур- наллар укыйлар! Статистика мәгълүматларына караганда. Татарстан Советлар Союзындагы иң күп укучы республикаларның берсе булып тора. Беннигсен һәм Лемерсье- Келькеже әфәнделәрнең моны белмәүләре, дөресрәге, белергә теләмәүләре бик аяныч. Алар китабының тагын бер җитди кимчелеге совет матбугатының ленинчыл принципларын бозып күрсәтүдә ачык күренә. Авторлар 1917—1918 елларда ачыктан-ачык контрреволюция ягына күчкән матбугат органнарының совет власте тарафыннан тыелуына үкенеч белдерәләр. Матбугат органнары аша совет властена каршы пропаганда алып бару җае калмаганга ачынып, алар; яңа совет матбугаты тулысынча монолит органга әйләнде, большевистик матбугат органнары арасындагы аермалык аларның функциональ аермалыгында гына чагыла башлады, политика һәм идеология мәсьәләләрен яктыртуда бернинди каршылыклар да калмады, дип язалар (277 бит). Ул гына да түгел, Беннигсен һәм Лемерсье- Келькеже, совет матбугатының партияле булуы аның эчтәлегендәге революционлыкны юк итүгә китерде, дип тәкърарлыйлар. Хәтта ачыктаначык: «1920 елда, совет режимының бөтенләйгә җиңүе белән, мөселман матбугаты тарихының революцион чоры бетә һәм яңа сәхифә — совет матбугаты тарихы сәхифәсе ачыла»,— дип тә язалар (180 бит). Шулай итеп, партиялелекне революционлыкка, ә революционлыкны совет властена каршы куярга тырышалар. Шуның белән буржуаз идеологлар үзләренең өстән торып хакимлек иткән «ун меңләгән түрәләр» өчен генә кулай булган буржуаз демократия сакчылары булуларын тагын бер кат исбатлыйлар. «Партиясезлек» лозунгысы артына яшеренергә никадәр генә тырышсалар да, капиталның түләүле ялчылары булулары һәр сүзләреннән ачык күренеп тора. Әле 1905 елда ук, партиясезлек турындагы буржуаз уйдырмаларга кискен отпор биреп, В. И. Ленин болай дип язган иде: «Буржуаз җәмгыятьтә партиясезлек — туклар партиясендә, хакимлек итүчеләр партиясендә, эксплуататорлар партиясендә торуның икейөзле, пәрдәле, пассив гәүдәләнеше ул. Партиясезлек буржуаз идея ул. Партиялелек социалистик идея ул» 2 . Матбугаттагы партиялелек принцибы В. И. Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән мәкаләсендә тирән яктыртылган. Бу әсәрендә ул матбугат органнарына партия җитәкчелегенең зарури булуын. партия матбугатын эксплуататорларга каршы көрәштә, кешелекнең бәхетле киләчәге өчен көрәштә көчле коралга әверелдерергә кирәклекне басым ясап әйтә. "Әдәбият партияле булырга тиеш.— ди В. И. Ленин.— Буржуаз гореф-гадәтләрнең киресенчә. буржуаның предприниматель, сәүдә- ’ В U. Ленин Социалистик партия һәм партиясез революционерлык. 4 нче басма, татар һеленда. 10 том. 65 бит. гәр матбугатының киресенчә, буржуаз әдәби карьеризмның һәм индивидуализмның, «барин анархизмының» һәм табыш кууның киресенчә — социалистик пролетариат партияле әдәбият принцибын алга сөрергә, бу принципны үстерергә һәм аны мөмкин кадәр тулырак һәм бөтенрәк формада тормышка ашырырга тиеш» 3 . В. И. Ленинның шушы күрсәтмәләрен кулланып, Коммунистлар партиясе совет в,частеның беренче көннәреннән үк хезмәт ияләре өчен чын матбугат иреген тәэмин итте, шул ук вакытта пролетар матбугатның партиялелек принцибын да тулы тормышка ашырды. Совет матбугатының большевистик партиялелеге контрреволюцион буржуазияне һәм аның түләүле ялчыларын Совет властена һәм Коммунистлар партиясенә каршы идеологии диверсияләр, яла ягу һәм каршы котырту алып бару мөмкинлекләреннән мәхрүм итте. В. И. Ленин матбугат иреген чикләнмәгән ирек дип аңларга ярамый дип күрсәтте. «Әгәр властьны кулга алсак, буржуаз газеталарны ябачакбыз, дип без элек тә әйткән идек,— дип язды ул.— Бу газеталарның яшәвенә түзеп тору — социалист булудан туктау дигән сүз» †††††† ‡‡‡‡‡‡. Димәк, матбугат ирегенең пролетар мәгънәсе хезмәт ияләренә үз уйларын һәм фикерләрен ирекле белдерүгә, матбугат аша пролетариат һәм хезмәтчел крестьяннарның интересларын яклауга кайтып кала. Шуңа күрә дә. 1917 елның ахырында һәм 1918 елның беренче яртысында контрреволюцион матбугат органнарының ябылуы закончалыклы процесс булды һәм халык интересларына туры килә иде. Губерна партия органнары күрсәтүе буенча, татар буржуазиясенең дә контрреволюцион һәм буржуаз милләтчелек позициясендә торган газета-журналлары ябылды. Мәсәлән, 1918 елның январенда, Казан губернасының совет органнары карары белән. «Чыңгыз баласы» дигән газетаны чыгару тыелды. Шул ук елның февралендә «Безнең тавыш», ә март ахырында «Идел-Урал өлкәсе» газеталары чыгудан туктатылды. Апрель-июнь айларында «Корылтай». «Алтай». «Иттифак». «Йолдыз» һәм «Кояш» газеталары ябылды. Буржуаз газеталар ябылу белән бер үк вакытта, губернада партия совет оешмала- ’ В II Ленин Партия оешмасы һәм партияле олобият 1 нче басма, татар телендә. 10 том. 30 “"в И. Ленин БҮБКнын 1917 ел 4(17) ноябрь утырышымда матбугат мәсьәләсе буенча сиПлэгпн речь 4 нче басма, татар телендә. 26 том. 373-274 битләр рының матбугат органнары булдырылды. • В И Ленин. Н. Осинскнйга 12 апрель 1922 ел. 4 нче басма, татар телендә, 36 том. 517 бит. ‡‡‡‡‡‡ В И. Ленин. «Экономическая жизнь» газетасы редакциясенә кат. 4 нче басма, татар телендә. 33 том. 16 бит • Татарская художественная литература за десять лет (1920—1930 гг). Казань, рус телендә 1930 ел. 109 бит Аерым алганда, хәзерге «Социалистик Татарстан» газетасының башлангычы булган «Эш», «Татарстан яшьләре» газетасының башлангычы булган «Кызыл яшьләр», шулай ук «Кызыл Армия», «Кызыл әләм». Минзәләдә «Игенче», Мамадышта «Киңәшче*, Алабугада «Кызыл юл», Чистайда «Берлек* газеталары чыга башлады. Шулай итеп, матбугат аша контрреволюцион карашларны пропагандалау, милләтчелек фикерләрен алга сөрү мөмкинлекләре юк ителде. Татар телендә чыга торган газета-журналлар республика хезмәт ияләренә үз ана телләрендә Коммунистлар партиясенең программасын һәм политикасын, В. И. Ленинның Үлемсез әсәрләрен аңлату, совет власте үткәргән чараларның пролетар асылын төшендерү, татар хезмәт ияләрен бүтән халыкларга дуслык, пролетар интернационализм рухында тәрбияләү буенча искиткеч зур эш башкардылар. Татар матбугаты үзенең эчтәлеген партия кушканча үзгәртә барды, республика алдында торган бурычларны тулы яктырту, хезмәт ияләрен социализм төзүгә туплау өчен тырышты. Кыенлыкларны җиңә барып, татар матбугаты да пролетар партиялелек принципларын тулысынча тормышка ашыру юлы белән үсте. Ләкзш бу. Беннигсен һәм Лемерсье-Кель- кеже исбатларга тырышканча, татар матбугатының революционлыгы һәм тәэсир көче югалу түгел иде. Әлбәттә, «матбугатта гомуми фикер йөртүләр, политик лыгырдаулар» * кимеде, аның каравы, В. И. Ленинның матбугат «сугышчан орган булырга; ул. беренчедән, экономикабыз турында даими һәм дөрес мәгълүматлар бирү белән бергә, (икенчедән) ул мәгълүматларны анализларга. промышленностьны һ. б. идарә итү максаты белән дөрес нәтиҗәләр алу өчен, алар- ны фәшш эшкәртүче һәм. ниһаять, өченчедән, экономика фронтының барлык работникларын әйдәүче, вакытында төгәл отчет биреп баруны булдырырга омтылучы, уңышлы эшне хуплаучы һәм теге яки бу предприятиенең, яки учреждениенең, яки хуҗалык тармагының һ. б. ш. игътибарсыз, артта калган, булдыксыз работникларын бөтен халык хөкеме алдына чыгаручы бу,чырга тиеш»дигән күрсәтмәләре тулы тормышка ашырылды. Билгеле, совет властена каршы булган матбугат органнары ябылу татар телендә чыга торган газета-журналларның эчтәлекләрен нык үзгәртте. Алар битләрендә Галимҗан Баруди, Гаяз Исхаки, Фуат Тукта- ров кебек капитал ялчысы булган журналистларның исемнәре күренми башлады. Беннигсен һәм Лемерсье-Келькеже әфәнделәр нәкъ менә Баруди, Исхакиларның матбугаттан читләштерелүләрен газета-журналларның революционлыгы бетү дип «исбатларга» маташалар. Алар матбугатка йөзләрчә яңа талантларның, эшче-крестьян арасыннан чыккан журналистларның килүенә күз йомалар, матбугатның чын-чынлап хезмәт ияләре интересларын яктырта башлавын күрмәмешкә салыналар. Чын мәгънәсендә матбугат иреге алган хезмәт ияләре масса төсендә матбугатка тартылды, кулына кә- газькаләм алды, республикада, шул исәптән татарлар арасында да. эшче-хәбәрчеләр хәрәкәте киң җәелде. Газеталар халык өчен генә түгел, бәлки халыкның үзе тарафыннан чыгарыла башлады. Шулай итеп, В. И. Ленинның «редакторлык эшендә Эшчеләрнең системалы рәвештә катнашуларына ирешергә кирәк»7 дигән күрсәтмәләре тулысынча тормышка ашырылды. Моны раслау өчен, бүгенге көндә республикабызда даими язышып торучы эшче-авыл хәбәрчеләрнең саны 30 меңнән артык булуын әйтү дә җитә. Алар газета-журнал битләрендә җитди, дәүләт-күләм әһәмиятле проблемалар күтәрәләр, партия, совет һәм хуҗалык оешмаларының эшләрен яхшырту буенча эшлекле тәкъдимнәр кертәләр, яшәп килгән кимчелекләрне кискен тәнкыйть уты астына алалар. Шулай итеп, хезмәт ияләре, матбугат ирегеннән тулы файдаланып, илебездә коммунизм төзүдә эшләре белән дә. каләмнәре белән дә актив катнаша. Күргәнебезчә, совет матбугаты буржуазмилләтчел матбугаттан тамырыннан аерыла. Ләкин бу аермалык, буржуаз фальсификаторлар расларга маташканча, совет матбугатының революционлыгын югалтуында түгел. ә бәлки Советлар илендә газета-журналларның киң хезмәт массалары трибунасына әверелүендә, матбугат ирегенең халыкка хезмәт итүендә күренә. Беннигсен һәм Лемерсье-Келькежеләрнең, «төгәл» саннар һәм исемнәр китереп, шактый калын язмаларын җитди «фәнни хезмәт» итеп күрсәтергә тырышуларының ни- ’ В И Ленин Безнен бурычлар. 4 нче басма. татар телендә. 36 том. 249 бит гезендә бер генә максат — бездәге МИЛЛИ матбугат үсеше хакында хәбәрдар булмаган кешеләрнең башын әйләндерү. КПСС- ның милли политикасын бозып күрсәтү, шуның белән күп милләтле Совет дәүләтенең башка илләргә революцион йогынтысын киметү максаты ятканлыгы һәркемгә ачык аңлашыла. Буржуаз фальсификаторларның уйдырмаларын фаш итү белән бергә, үз галимнәребезнең игътибарын тагын бер мәсьәләгә юнәлтәсе килә. Билгеле булганча, татар матбугатының Октябрь революциясенә кадәрге тарихы Г. Ибраһимов, Р. Нәфиков, М. Гайнуллин, Ә. Кәримуллин һәм башка галимтарихчыларның хезмәтләрендә шактый тирән һәм тулы яктыртылган. Татар совет матбугатының 20 нче еллардагы үсеше Т. Насыйров, А. Литвин иптәшләрнең хезмәтләрендә яктыртыла. Ә менә шуннан соңгы чорда татар совет матбугатының үсеш юллары турында фәнни тикшеренүләр юк диярлек. И. Рәмиевнең 1925 елда басылган альбомыннан башка, бу проблема буенча бер геңә фундаменталь фәнни хезмәт тә күренми. Аннан да бигрәк, бүтән проблемаларга багышланган кайбер фәнни хезмәтләр авторлары, матбугат мәсьәләсенә сүэ уңаенда гына кагылып, кайбер төгәлсезлекләр җибәрделәр, татар журналистикасы үсеше тарихын бозып күрсәткән ялгыш фикерләр дә әйтелгәләде. Мәсәлән. Ш. Саматның «Татарстанның 10 еллыгына татар матбугаты» дигән мәкаләсендә: «1921—1922 елларда республикада татар телендә нибары 2 газета, ә 1924 елда бер генә газета чыга иде».— дип языла8 . Бу хата фикер шул ук елда чыккан икенче бер китапта да кабатлана 9 . Әлеге авторлар дөрес булмаган бу саннарны кайдан алганнардыр, анысы билгесез. Кызганычка каршы, аларның «кулы җиңел» булып чыга, әлеге саннар соңрак бер китаптан икенчесенә «күченеп йөри» башлый, соңгы елларда тикшеренү алып барган галимнәр тарафыннан да тәнкыйть күзлегеннән карамыйча файдаланыла. Мәсәлән, И. М. Климов үзенең Татарстан АССР төзелүгә һәм аның үсешенә багышланган шактый күләмле фәнни монографиясендә шулай ук: «1920 елда Татарстан республикасында бгаэегаһәм 2 журнал чыккан»,— дип яза 10 . Чынлыкта исә 1920 елда Татарстан АССР- да газета-журналлар 8 исемдә генә түгел, бәлки 50 дән артык, шул исәптән татар телендә 14 исемдә чыга. Аларның гомуми тиражы 172.500 данә була ". Кайчакта республикабыздагы аерым матбугат органнарының эшчәнлегенә һәм эчтәлегенә дәрес булмаган бәяләр дә бирелә. Мәсәлән, Мәскәүдә чыккан «Газетный и книжный мир» (Iвыпуск, 1925г.; П выпуск. 1926 г.) дигән китапта һәм «История татарской советской литературы» (Москва. 1965 г.) дигән китапның ахырында китерелгән «әдәби тормыш хроникасы »нда татар телендәге кайбер газеталарның һәм журналларның чыга башлау һәм тукталып калу даталары дөрес күрсәтелмәгән. «Многонациональная советская журналистика» (МГУ. 1972 г.) дигән зур күләмле монографиядә татар телендә чыга торган газета-журналлар хакында бер сүз әйтелми, бары тик бер урында гына «Социалистик Татарстан газетасы телгә алына. ТАСС хәбәрчесе А. Дьяченконың «Йөз том поэзия һәм проза» дигән мәкаләсендә («Комсомолец Татарии» газетасы, 1972 елның 12 ноябрь саны) «Октябрь революциясенә кадәр татар телендә китаплар чыгарылмады».— дигән хата фикер әйтелә. Мондый ялгышлар һәм буталчык раслаулар татар матбугатының барлыкка килүе һәм үсеше турында дөрес булмаган фикер тудыралар. Андый хаталар Беннигсен һәм Лемерсье-Келькеже кебек буржуаз «тикшеренүчеләр»гә үз уйдырмаларын «нигезләү» өчен мөмкинлек бирә. Димәк, татар матбугаты тарихын бозып күрсәтүче буржуаз фальсификаторларга каршы көрәштә, безгә дошман идеологларның уйдырмаларын фаш итү белән бергә, совет чорында милли матбугат, шул исәптән татар совет журналистикасы үсеше тарихын фәнни тикшеренүнең дә бик зур роле бар. Бу проблеманы җитди һәм һәр яклы өйрәнү буржуаз тарихчыларның уйдырмаларын тулысынча юкка чыгарыр, Коммунистлар партиясенең милли матбугатны үстерү хакында даими кайгыртканлыгын тагын да ачыграк күрсәтер иде.