Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕЛӘРДӘН БЕРСЕ

Әстерхан һәм Баку шәһәрләренең Октябрь революциясенә кадәрге мат- Ьугат битләрендә еш кына артистка Суна ханым Сафиуллина исемен очратырга мөмкин. Мәгълүм булуынча, революциягә кадәр Россиянең изелгән халыклары арасыннан чыккан артисткаларны бармак белән генә санарлык. Менә шушы мәсьәлә һәм Суна Сафиуллина исеменең күренекле әзербәйҗан революционеры, большевик Нариман Нариманов белән бәйләнештә очравы бездә аеруча кызыксыну уята. Кем соң ул Суна Сафиуллина? Ул ничек сәхнәгә чыга алган? Соңгы елларга кадәр бу сорауларга тарихчылар да, сәнгать белгечләре дә ачык җавап бирә алмыйлар иде әле. Әзербәйҗан труппалары белән еш чыгыш ясавы кайберәүләрдә аның Кавказ халыкларыннан булуы мөмкин дигән фикер дә тудыра иде. Тик эзләнүләр Суна Сафиуллинаның якташыбыз булуын ачыклады һәм безне республикабызның хәзерге Әлки районына кергән Карга авылына алып килде... 1890 елны* Карга авылы крестьяны Гыйльфан ага гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Ул заманда кыз бала туу крестьян өчен зур хәсрәт саналса да, Гыйльфан ага семьясын бу хәл күңелсезләндерми. Киресенчә, гаиләдә аңа кадәр туып үсеп килгән 4 ир бала янында бер кыз булуы ниндидер бер шатлык өсти. Аңа Хәерелбәрия дип исем куштыралар. Дөрес, кыз балага бу тулы исеме белән, әти-әнисеннән башка, сирәк кеше эндәшә. Күбесенчә яшьләр Бәрия дип кенә йөртәләр. Бердәнбер кыз булганга күрә, өйдәгеләр аның күп теләгенә каршы килмәскә тырышалар. Хәерелбәрия бик чибәр, кыю һәм сәләтле кыз булып усә. Шушы ук авыл егете Хәбибзадә Сафиуллинга тормышка чыга. Күпләргә бу ике яшь йөрәкне дә авыл тормыш-көнкүреше, семья мәшәкатьләре басып китәр кебек күренә. Ләкин алай булып чыкмый. Бу ике крестьян баласының тынгысыз җаннары аларны заман агымына каршы барырга өнди. Әйтергә кирәк, шушы юлда Хәбибзадә белән Хәерелбәриянең үз авылдашлары, соңыннан бөтен Идел буе татарларына яхшы таныш исем — революционер Касыйм Туйбактин белән дуслашулары хәлиткеч роль уйнаган булырга тиеш. «Авыл бунтаре» Касыйм Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда ук аларны шактый гына дөньяви тәгълимат белән коралландыра. Соңыннан ул революцион эш өчен мәдрәсәдән куылып, Әстерханга киткәч, Хәерелбәрия белән Хәбибзадә дә бәхет эзләп аның артыннан Идел тамагына юл тоталар. Ә анда исә заманының яктылыкка, яңалыкка омтылучы алдынгы кешеләре белән очраштырып, язмыш аларга тагын бер тапкыр елмая. Унынчы елларда Әстерхан шәһәрендә Кавказдан революцион эш өчен сөрелгән Нариман Нариманов яши. Татарлар арасында ул вакытта соңыннан үзләренең демократик карашлары белән билгеле булган күренекле артист Зәйни Солтанов, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев тә шунда торалар һәм эшлиләр. «Идел» газетасы чыга. Татар драма труппасы оеша. Аны оештыруда Нариман Нариманов роле аеруча зур. Дуслары, яңа танышлары Хәерелбәрияне дә драма труппасына эшкә тарталар, һәм шуннан башлап Суна Сафиуллина татар драма труппалары эшендә катнаша башлый. Сәхнә исемен аның «Суна» дип алуы да очраклы булмаса кирәк. Безнең уебызча, ул Нариман Наримановның халыклар дуслыгын чагылдырган «Сона һәм Бахадур» әсәре героинясының исеме булырга тиеш. Ә Татар театрының тарихы интернационализм рухы белән сугарылган. Моны репертуар сайлауда да, татар артистларының төрле милләт культура эшлеклеләре белән тыгыз бәйләнештә торуларында да, шулай ук башка милләтләрнең прогрессив вәкилләре татар спектакльләрен якын итүләреннән дә күрергә була. Әстерханда барлыкка килгән татар труппасының эшчәнлеге бу яктан аеруча характерлы Мәсәлән, «Надир шаһ» әсәрен сәхнәгә ку|рда татар труппасына пьесаның авторы Нариман Нариманов режиссер буларак ярдәм иткән. Ул, халык соравы буенча, спектакльдән соң сәхнәгә дә чыгып күренә. Спектакльгә төрле милләт вәкилләре: руслар, татарлар, әрмән, иран, казакъ, калмык тамашачылары да Берничә көннән соң шул ук «Идел» газетасы «татар һәвәсле артисткасы Суна ханым» катнашында «җирле вә Кавказ телләре» диалектында булып үткән спектакльгә рецензия бастыра. Анда язылганча, халык белән шьггрым тулы залның ярлысын татар хатын-кызлары тәшкил итә. «Кырт-кырт» исемле әрмән комедиясе дә куелганга, әрмән һәм рус тамашачылары да шактый күп була. Спектакльгә гомумән уңай бәя бирелә, һәм, аерым алганда, Суна ханымның уңышлы уйнавы күрсәтелә Суна Сафиуллинаны Әстерханның алдынгы карашлы җәмәгатьчелек вәкилләре кайнар тәбрик итәләр, аңа бүләкләр тапшыралар. Алар арасында күренекле татар артистлары, приказчиклар, «Идел» матбагасы вәкилләре, Кавказ халыклары исеменнән тәбрик итүче дә була. Газетаның шул ук санында Суна ханымның Әстерхан мөселманнарына рәхмәт хаты да урнаштырылган. «Авылда тәрбияләнгән авыл кызы булсам да, — ди ул үзенең хатында, — театр күргән яшьләр, сәнаиг нәфисә илә таныш зур укыганнарыбызның күп ярдәмләре һәм җитәкләшүләре сәясендә башлаган көнемнән бирле, татар сәхнәсендә төрле рольләрне уйнап, гомумән, театр сөючеләренең дустанә ризалыкларын һәм дә мөселман кардәшләремнең миһербанлы алкышларын ишетә килдем. Мин үземнең бу алкышларны ишетерлек хезмәт итә алмаганымны һичбер вакыт онытмыйм. Үэемчә аларга каршы тагын күп хезмәтләр итеп түлөмәкче идем». Суна ханым соңгы бенефисның бу бурычны күп мәртәбәләр арттыруын һәм үзенең шушы юлда, бигрәк тә татар хатын-кызларын яктылыкка этәрү юлында армый-талмый эшләячәген белдерә. Хатта кавказлы кардәшләргә, аеруча Нариман Наримановна, ярдәмнәре һәм бу бенефиста күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелә. Шул рәвешчә, Әстерхан шәһәрендә уйналган татар спектакльләренә даими рәвештә рецензияләр бастырып барган «Идел», ә соңрак «Солдат ялкыны», «Тартыш», «Көч» газеталары Суна ханымның сәхнә уенына, кагыйдә буларак, югары бәя бирәләр, аның татар прогрессив театр культурасына зур өлеш кертуен билгеләп үтәләр. КИЛ9_ Суна ханым Сафиуллина Әстерханда чыга торган «Идел» газетасы «Надир шаһ» пьесасында Гөлҗиһан ролен «мәшһүр артисткабыз Суна ханым уйнады һәм моңарчы күргәзә килгән сәхнәви мәһарәтен һич кимсетмичә, ролен гаять гүзәл чыгарды»,— дип яза1 , 1913 елның апрель аенда «Идел» газетасы Әстерханның кышкы театр бинасында татарча спектакль булачагын һәм аның «халыкка үзенең сәләтен күрсәткән», «шәһәребезнең иң гүзәл артисткаларыннан» булган Суна ханым бенефисына багышлануын хәбәр итә. Ул кичәдә рус, татар һәм әрмән пьесаларыннан өзекләр куелачагы әйтелә 2 . Матбугат материалларыннан күренгәнчә һәм замандашларының сөйләүләренә караганда, Суна ханым еш кына әзербәйҗан труппаларында да чыгыш ясый. Ниһаять, Суна Сафиуллина татар демократик культурасы тарихында тагын бер ягы белән искә алынырга тиеш. «Солдат ялкыны» газетасында бу хакта шактый киң языла, һәм аның әле белгечләр тарафыннан файдаланылмавы кызыксынуны арттыра. Сүз 1917 елның 17 ноябренда Әстерханда «Мөхтәрият» труппасы куйган татарча опеоетта хакында бара. Оперетта күренекле әзербәйҗан композиторы Гөзәер Гаҗибековның «Ул булмаса, бу булсын» дигән әсәре буенча куела. Спектакльдә Сара Байкина, Габдерәхим Адаков һ. б. артистлар катнашкан. Рецензиядә күп еллар буе әзербәйҗан артистлары белән иҗади бәйләнештә торган Суна ханымның аеруча уңышлы чыгышы билгеләп үтелә *. 1920 елның июнь аенда Хәрби эшләр комиссариаты янындагы Мөселман Коллегиясе үз тирәсенә күренекле сәнгать эшлеклеләрен туплый. Коллегия Әстерханнан Суна ханымны да Казанга чакыра. Суна ханымның Казандагы тормышы безгә әле җитәрлек дәрәҗәдә ачык түгел, һәрхәлдә, монда ул озак эшләми. 1920 елның ахырларында булса кирәк, туган авылларына китә. Якташлары 20—30 елларда Сафиуллиннарның Карга авылында, берникадәр вакыт Спассңида, Чистайда. Базарлы Матакта яшәүләрен сөйлиләр. Истәлекләрдән күренгәнчә, 1931 елның җәендә аны Казанга, Татар академия театрына чакырыл алалар. Озак та үтми, ул Габдулла Уральский җитәкчелегендәге 6 кешелек труппа составында халык театры оештыру максаты белән Чистайга китә. Соңыннан Суна ханым берникадәр вакыт Казанда, Татар академия театрында эшләгән булырга тиеш. Берничә елдан, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Базарлы Матак авылына кайтып китә. Бу — авылда социализм төзү һәм культура революциясен тормышка ашыру өчен киеренке көрәш еллары була. Шушы мактаулы эшкә Суна ханым да үз өлешен кертә. Туган авыллары Каргага кайткач, Сафиуллиннар зур дәрт белән культу- ра-агарту эшенә керешәләр. Хәбибзадә кооперация оештыру эшләренә чума, колхоз төзүдә актив катнаша. Суна ханым авылда китапханә мөдире булып эшли. Авыл яшьләреннән драмтүгәрәк оештыра һәм алар, спектакльләрне авылда гына куеп калмыйча, еш кына күрше авылларга да чыгалар. Рольләрне бүлгәндә Суна ханым һәвәскәр башкаручыларның характерларына, шәхси сыйфатларына карап эш итә, йөкнең авырын исә үз өстенә ала. Тәҗрибәле артистканың баш рольләрдә уйнавы спектакльләрнең уңышын тәэмин итә. Түгәрәкнең актив членнарыннан берсе, Карга авылы егете Шаһи Садыйковка Суна ханым күбрәк хәрби кеше рольләрен бирә торган була. Кем белә, соңыннан Казанда хәрби мәктәп бетереп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Советлар Союзы Герое полковник Шаһи Садыйковның кыю йөрәге бәлки нәкъ менә Суна ханым җитәкчелегендә авылда спектакльләр куеп йөргәндә батырлык рухын үзенә сеңдергәндер?! Соңыннан, хәрби училищеда укыган елларында да ул, ял вакытларында авылга кайткач, спектакльләрдә уйнавын дәвам иткән. Спектакльләрдә, концертларда шулай ук авыл активистларыннан Суна ханымның тормыш иптәше Хәбибзадә Сафиуллин, Корбан һәм Габдрахман Туктамышевлар семьясы, Кәшиф һәм Зәмзәмия Туйбактиннар, Бану Чурашова, Вәли Хаҗиев еш катнашалар. Суна ханым Сафиуллинаның тормышы (ул 1948 елны Базарлы Матакта үлә) киң катлау укучыларга хәзергә билгесез диярлек. Театр белгечләренә исеме таныш булса да. аның эшчәнлеге әдәбиятта әле яктыртылмаган дияргә мөмкин. Киләчәктә, әлбәттә, өйрәнелергә тиеш. Бигрәк тә әзербәйҗан артистлары, аеруча Нариман Нариманов белән булган интернациональ дуслык элемтәләре тарихы кызыклы сәхифәләр ачуы мөмкин.