Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРАКЧЫ ЕГЕТЛӘР

Рәфит Хәеров, Михаил Латышев, Геннадий Кривошеев, Леонид Гордеенко, Алексей Ерочкин һәм аларның сменадаш иптәшләре нинди зур эш башкарып чыкканны сез, мөгаен, белмисездер әле. Ул хакта кыска гына белешмә укып күрсәтим: «Дивинил заводының «В» сменасы (Рәфит Хәеров җитәкчелегендәге смена шул инде) яңа ацетонитрил дигән эреткечне куллануны гамәлгә ашырыл, цехның куәтен икеләтә арттырырга сүз бирде». Бу рәсми документны комбинатның партком секретаре Илһам Мортазин күрсәтте. Ул әле секретарь буларак яшь, беренче елын гына эшли. — Карагыз әле безнең егетләрне! — диде ул, чын күңеленнән горурланып. — Шундый зур эшкә тотынырга җөрьәт иткәннәр бит! Комбинатның реакторларында көне-төне бертуктаусыз катлаулы үзгәрешләр барып торган зур производство — станок яки комбайн гына түгел ул сезгә. Станокта яки комбайнда үз эшенә күңел биргән теләсә кем уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин менә комбинат тикле комбинатта һәм тәүлегенә өч смена эшләп торганда исә нибары бер смена кешеләре ничек итеп цехның проектта каралган куәтен бермә-бер арттыра алырга мөмкин икән соң? Монда тагын шунысы да бар: бер смена никадәр генә тырышып эшләсә дә. бүтәннәре чак кына төгәлсезлеккә юл куйса, тәүлекләр буена тырышып җайга салынган хезмәтнең җилгә очачагын көт тә тор! Әмма мәсьәлә монда реакторларның проект буенча исәпләнгән куәтен ике мәртәбә арттыруда гына да түгел. Андый мисаллар тормышта булгалап тора. Хикмәт шунда: продукция эшләп чыгаруны ике мәртәбә арттырырга дигән йөкләмәне үз өсләренә алганга кадәр уннан артык аппаратчы да, смена башлыгы өлкән инженер-технолог Рәфит Хәеров та әлеге ацетонитрил дигән эреткечне күргәннәре генә түгел, хәтта аның турында ишеткәннәре дә булмаган. Ә эреткеч — химик-аппаратчының төп эш коралы. Нәкъ менә шул эреткеч дигән нәрсә белән «сихерләп», химик чималдан ни кирәк шуны эшләп чыгаралар да инде. Смена башлыгы Рәфит Хәеров иптәшләре арасында иң яше дияргә була. Өйләнүенә әле ел тулып үткән генә. Рәфитнең егерме сигез еллык тормышын өч өлешкә аерып карарга кирәктер. Беренче өлеше — авыл. Поездлар да туктамый, самолетлар да төшми торган Тәкә- неш авылы. Рәфит шунда туып үскән, шунда унбер классны тәмамлаган. Икенче өлеше — химия-технология институты. Хәеров Менделеев таблицасына нигезләнгән химик формулаларны мәктәптә укыганда ук яттан белә һәм теләсә кем, теләсә кайчан сораса да әйтеп бирә ала торган була. Шуңа ул КХТИга һич тә икеләнмичә керә. Ул Түбән Кама нефть-химия комплексында эшләү өчен белгечләр әзерли торган махсус группада укый. Укып бетергәч, аларны — унсигез яшь инженерны — Түбән Камага эшкә җибәрәләр. Институтта алты елга якын укыган чагында Хәеров Менделеев таблицасында күрсәтелгән һәм нигездә безнең әйләнә-тирәбездәге материяне тәшкил итә торган элементларның йөзләрчә, меңнәрчә төрле рәвешләргә керә алуларын өйрәнә, тикшерә һәм шул үзгәрешләрне чагылдыра торган формулаларны күңеленә беркетеп, ятлап куя. Ә менә ацетонитрил дигән нәрсә белән аңа танышырга туры килми, ♦ Рәфит Хәеров биографиясенең өченче һәм иң кыска, ләкин бик әһәмиятле өле- о. ше, уз чиратында, өч кисәккә аерылып тора. Башта аны комбинаттагы эксперименталь- § промышленность җайланмасына аппаратчы итеп билгелиләр. Исеменнән үк күренеп 5 торганча, бу җайланмада әле бөтенләй үк ачыкланып бетмәгән, әмма игътибарга и лаеклы булган технологик процессларны сынап карыйлар. Әнә шунда әйбәт кенә S эшләгәч, Рәфитне каучук цехларын эшләтә башларга җибәрәләр. Ә инде анда * азрак тәҗрибә туплагач, аны смена башлыгы итеп дивинил заводына күчерәләр. Нәкъ өнә шунда эшләгәндә Хәеров алда әйтеп үтелгән тәкъдимне күтәреп чыга. Әмма байтак кына башлангычларны күтәреп чыгып, матур-матур вәгъдәләр биреп, зур-зур ~ йөкләмәләр алып, һәм баштагы чорларда бик нык шаулап та соңыннан суынып, а эшне ахырынача очлап чыга алмыйча калган очраклар, кызганычка каршы, тормышта с булгалап тора. Ләкин Хәеров җитәкчелегендәге аппаратчылар әйткән сүзләрендә нык = торалар: проект буенча дүрт блокта да эшләп чыгарылырга тиешле продукцияне нибары ике блоктан алуга ирешәләр. " Монда шунысын ачыклап китәргә кирәк: Госстрой нормалары алай бик мулдан — булмый. Завод-фабрикаларны шул нормада күрсәтелгән вакытка бар көченә эшләтә башлау, ай-һай, алай бик ук ансат нәрсә түгел ул. Комбинатта дүрт блок төзергә кирәк _ дип исәпләп чыгарган галимнәр уйламыйча эшләмәгәннәр, әлбәттә. Тик шулай да... Әйтик, океан корабына дүрт двигатель куелган, ди. Ә аның командасы шуның ике- £ сен генә эшләтеп тә әлеге дүрт двигатель бирә торган тизлеккә ирешә! Мин комбинатта космоска очарга әзерләнгән ракеталарга охшап торган колонналарга карап, алар эчендә кеше акылы җитмәстәй серле үзгәрешләр баруы турында уйланып йөргәндә Хәеров сменасының ял көне иде. Шуңа күрә аның белән очрашырга теләвемне дүрт йөз дә бишенче цехның башлыгы Владимир Иванович Куде- ровка әйтеп калдырырга туры килде. Кудеров минем үтенечне вакытында җиренә җиткергән иде булса кирәк. Хәеров миңа кунак йортына үзе шалтыратты. Ләкин мин очрашу турында авыз ачуга, ул: «Кирәк нәрсәгезне телефоннан сорагыз», — дип, минем белән озаклап сөйләшеп торырга нияте юк икәнлеген сиздереп куйды. Бу хәл миңа сәеррәк тоелды. Әмма нишлисең, дөньяда төрле хәлләр була. Әйтик, бик шаулап бер яңалыкны күтәреп чыгалар. Аның инициаторларына бөтен кирәкле шартлар тудырыла. Шуның аркасында аларның эш нәтиҗәләре шаккатырлык дәрәҗәдә яхшыра. Шуннан соң шул ук башлап җибәрүчеләрне күрсәтеп: «Карагыз, әнә ничек эшләргә кирәк!» дип, бүтәннәрне дә алга өнди башлыйлар. Башкалар, чыннан да, моны күтәреп ала: гадәттәгедән яхшырак, күбрәк һәм әйбәт сыйфатлырак итеп эшләргә тырышалар. Ә инициаторлар тик үзләренә генә бөтен кирәкле шартларны тудырганга һәм тик үзләрен генә мактаганга иптәшләре алдында кыенрак хәлдә кала. Менә шушындый ясалма оештырылган нәрсәләр нәтиҗәсендә кайчакта шактый көлке хәлләр килеп чыга. Бер автоколоннада, мәсәлән, менә мондый «әмәл» уйлап тапканнар. Колоннадагы шоферлар үзләре ташыган йөкнең бер рейсын чиратлашып бер иптәшләренә яздырып баралар. Нәтиҗәдә теге кеше ай буе алдынгы булып, макталып йөри. Ә икенче айда икенче бер шоферны шулай «күтәрәләр» һәм, шул рәвешле, бер елда унике кеше «герой» булып йөри. Гадел алым булмаса да, гыйбрәтле һәм үзенә күрә талантлы кеше уйлап тапкан нәрсә бу! Хәеров минем белән очрашырга теләмәгәч, мин ирексездән менә шул турыда уйлап алдым һәм, дөресен әйтим, әллә боларда да эшләр шулайрак булган микән дип шикләнеп тә куйган идем. Шикләнмәслек тә түгел; Хәеров башта, мин очрашыр га теләгән вакытка, кинога билет алынган, диде. Мин, ике серияле фильмнар да өч сәгатьтән арыга бармый, кинодан соң күрешик дигәч, ул тагын сәбәбен табып, минем бер көнлек ял йортына барасым бар, путевкам кесәмдә инде, диде. Мин анысына да риза булып, син ял иткәндә шәһәрегез белән таныша торырмын, шуннан ары сөйләшербез дигәч, ул тагын җавабын тапты һәм, ул чакта инде миңа сменага эшкә чыгарга вакыт җиткән була, диде. Эшләр болайга киткәч, мин дә чәер урынына ябыштым тегеңә. Ярый, бик әйбәт икән алай булгач: мин комбинатка барып, эшләгән эшләрегезне тагын бер тапкыр карап кайтырмын, дидем. Тик шуннан соң гына, ниһаять, Рәфит минем янга килергә булды. Озын буйлы, таза һәм чибәр йөале егет икән ул. Эшләгән эшенең бәясен белә торган кешеләргә хас булганча, шактый җитди дә күренә иде. Сөйләшә-белешә торгач, аңлашылды: алар башкарган эшләр, чыннан да, җитди һәм катлаулы булган икән шул. Рәфит кулына каләм-кәгазь тоткан кешенең тикмәгә генә йөрмәвен яхшы белә иде булса кирәк. Ул минем номерга кереп, пальтосын салмыйча гына кәнәфигә ипләп утыргач, беренче сүзе итеп: — Әйтегез әле, сез бу турыда язмыйча булдыра аласызмы? — диде. — Ә нигә язмаска икән? — дидем мин аның бу соравына бераз гаҗәпләнеп.— Мин язганнан сезгә мораль канәгатьлектән башка һич бер нәрсә булмас, әлбәттә. Ләкин аның башкаларга файдасы тиюе мөмкин. — Анысы бәлки шулайдыр. Ләкин бик уңайсыз килеп чыга: радиодан Хәеров дип сөйлиләр, газеталарда Хәеров дип язалар. Барысы тик безнең сменаны гына мактый. Ә монда безгә кадәр күпме сукалаганнар! Без нәрсә? Без сөрелгән, чәчелгән кырда үскән игенне урыр вакыт җиткәч кенә килеп төштек. Икенче төрле итеп әйткәндә, уракчылар гына бит без. Ә менә хәзер теге сөргәнчәчкән кешеләр читтә кала, ө без герой булып йөрибез... Эш ничек булды дисезме? Цех начальнигы урынбасары Турбайцев Юрий Николаевич бер көнне бөтенебезне дәшеп алды да: «Дүрт блокта эшләнергә тиешле продукцияне ике блоктан алырга тырышып карыйсызмы? Әгәр йөрәгегез җитми икән, кирәкми, тотынмагыз. Мин бүтәннәр белән сөйләшермен»,— диде. Без ул чакта бераз ялгыштык. «Бүтән сменалар белән сөйләшмичә без бу эшкә алынмыйбыз!» — диясе калган аңа. Бер тәүлек вакыт әрәм китсә китәр иде. Ә Турбайцевны, күрәсең, бик ашыктырган булганнар. Шуңа күрә безне бик коры тотты булса кирәк. «Әйдәгез, әйдәгез, нигә куркасыз, үз көчегезгә ышанмыйсызмы- ни?» — дип, борылырга да урын калдырмады ул безгә. — Бүтән сменада эшләүчеләр сезгә үпкәләгәннәрмени соң? — дидем мин. — Юк. Шулай туры килгәнен аңлыйлар. Бүтән график белән эшләгән чак булса, бу таяк башкаларга эләгер иде... Ә ул чакта эш менә болай булды: бүтәннәр башлаган эшне без я расларга, яки, бу башлангыч бернигә дә ярамый дип. аны кире кагарга тиеш идек. Шуңа күрә безнең турыда гына язарга кирәкми. Югыйсә бик тә гади, бик тә ансат килеп чыга: аппаратчылар тели икән — шалт! — бөтенесе шулай була да куя. Ләкин хикмәт анда түгел. Иң мөһиме: аерым кешеләрнең генә түгел, уннарча, йөзләрчә, меңнәрчә кешеләрнең теләге һәм тырышлыгы кирәк... Рәфит менә шуларны әйткәч, аларның эше белән кызыксынуым тагын да арта төште: аларга кадәр кемнәр «сөргән» дә кемнәр «чәчкән» хәзер атаклы булып киткән бу «җирне»? * * ♦ Без сүз алып бара торган дивинил заводы сыэым-проектларын 1966 елда эшлиләр. Башта ул заводны Тольятти шәһәрендә төзергә планлаштырган булалар, әмма соңыннан, ситуация үзгәргәч, тоталар да әзер проектны Идел буеннан Камага күчерергә карар кылалар. Итекчегә — күн, корыч коючыга тимер рудасы ничек кирәк булса, химикларга да дивинил шулай ук кирәк. Башта аппаратчылар гади күз белән бөтенләй күреп тә булмый торган нефть газын яки сыекландырылган углеводородларны реакторларда төрле компонентларга аералар. Бутан, пропан, гексан, пентан, изопентан... саный китсәң очына чыгарлык түгел. Аларның һәркайсы үзенә бер төрле продукт алу өчен кирәкле чимал. Бутан катнашмасыннан, мәсәлән, бутиленнар аерып алына, ә бутиленнардан — дивинил. Дивинил исә, үз чиратында, Арктика салкыннарыннан да, тропик кселәрдөн дә курыкмый торган махсус каучук эшләүгә тотыла, һәм башкалар, һәм башкалар... ▼ Бу очракта без тышкы, ягъни географик үзгәрешкә түгел, бәлки заводның техно- й логиясендәге үзгәрешкә күбрәк игътибар итик. Нәкъ әнә шул әлеге проектчылар тех- н нологик аппаратлардагы реакцияләрне элеккечә, гадәттәге ысул белән гамәлгә ашыру өчен кирәк булачак исәп-хисапны чыгарып азапланган айларда Ярославльдә син- а тетик каучук мономерлары фәнни-тикшеренү институтында шул ук реакцияләрне яңа g ысул белән башкару процессын уйлап табалар. Бу ысул белән эш иткәндә моңарчы * кулланылып килгән ацетонның хаҗәте калмый. Бутан фракциясеннән башта бутилин, * аннары дивинил китереп чыгару өчен ацетонитрил куллану күздә тотыла. Ярос- ♦ лавль галимнәре бу эшне 1965 елның 1 февраленә төгәллиләр. а Монда, кыскача гына булса да, аңлатма кирәк. Реакторларда көне-төне бертуктау- о сыз булып торган катлаулы химик һәм физик үзгәрешләрне ике сүз белән генә дә ° әйтеп була: кушылу һәм аерылу, аерылу һәм кушылу. Барлык үзгәрешләр дә нигездә ә. әнә шуңа кайтып кала. Теләсә нинди катлаулы молекуланың бер атомын алып таш-* лыйсың яки аңа бер атом өстисең икән — башта алган бер әйбердән бөтенләй бүтән төр әйбер барлыка килә. Ясалма каучукны иң беренче булып уйлап тапкан Сергей с; Владимирович Лебедев моңа ничек ирешкән? Икмәктән куылган спирттагы ике су һәм “ бер водород молекуласын аерып алган да — шуннан дивинил килеп чыккан. Яки менә а. икенче бер мисал: агулы булган метил спирты молекуласына бер углерод, ике водо- * род атомы кушасың икән, ул гап-гади аракы спиртына әйләнә дә куя. Табигать үз эшенә читтән тыкшынуны яратмый. Ул үзен һәртөрле үзгәртүләрдән сакларга тырыша. Материянең яшәеше әнә шуңа бәйләнгән. Чыннан да, тормыш шарты — көрәш. Көрәш тукталса — тормыш бетә. Күз алдыгызга китереп карагыз: элементларның химик каршылыгы бетеп, алар бик ансат һәм тиз генә бер төрдән икенче төргә күчеп тора башласалар, ничек булыр иде икән? Ул чакта җир йөзе күмерсез, нефтьсез, алтынсыз һәм башка шундый бик куп төрле минераль байлыкларсыз калыр, ягъни кешелек дөньясын табигать үзе үк талап бетерер иде. Ярый әле, табигатьанабызга үзенең даимилеген саклау дигән нәрсә хас. һәм, әйтергә кирәк, бу бөек эшен ул бик тырышып башкара. Мәсәлән, әлеге реактор колонналарына меңәр тонна чимал тутырырга һәм аны әллә нинди зур басымнар астында кайнатырга, парга әйләндереп бер колоннадан икенче колоннага кудырырга һәм шуннан соң да ул чимал бернинди үзгәрешсез калырга мөмкин. Ә ул чимал ничек үзгәртелә, ничек бер төр продукциядән икенче төр продукция алына соң? диярсез. Бу мөһим эшне эреткечләр башкара. «Сихерче» аппаратчылар әнә шул эреткеч дигән «сихерле таякалар ярдәмендә реакторлардагы катлаулы чималдан үзләренә кирәкле продукцияләрне аерып алалар. Образлы итеп әйтсәк, табигатьне үзләренә буйсындыралар. кешегә кеэмәт иттерәләр. Алгарак китеп булса да әйтеп куясы килә: әлеге ацетонитрил белән.эш итә башлау нәтиҗәсендә Түбән Кама химиклары беренче елны ук ике миллион табыш алуга ирешәләр. Ә ил күлемендә шулай эшләгәндә нинди зур табыш булган булыр иде? Хәер, Ярославль институты галимнәре нәкъ менә шул киләчәк табышларны күздә тотып тырышканнар да инде. Ләкин түбәнкамалыларга кадәр аның белән бүтән беркайда кызыксынмаганнар. Хәзер инде тарихка күз салыйк. 1927 елның 29 декабренда Ленинград галиме Сергей Владимирович Лебедев һәм аның җиде хезмәттәше үзләре тапкан беренче ясалма каучукны, посылкага салып, Мәскөүгө җибәрергә ашыгалар. Кайсы посылканың ящигын ясый, кайсы төргеч әзерли, ө Сергей Владимирович үзе шул каучукны мичек ител эшләп чыгарырга кирәк булган аңлатмаформулаларны яза. Галимнәр ашыга, чөнки бу көн — ясалма каучук табуны күздә тотып игълан ителгән бөтен дәнья конкурсының инде соңгы көне була. Иртәгесен әлеге посылка Мәскәүдә. СССР Халык хуҗалыгының Югары советы карамагында булырга тиеш. Ленинград галимнәренең берсе дә үзләренең бу ачышы иң уңышлы ачыш икәнен, аңа беренче приз биреләчәген, әлбәттә, белми әле. Ләкин аларның берсе дә ачышларның иң яхшысы һич тоткарланмыйча эшкә ашырыла башлавына шикләнми. Бу ачышның язмышын күздән кичереп үтик. 1928 елның февралендә Ленинград галимнәре конкурсның беренче призын алалар. Аннары тәҗрибә ясау корылмасының конструкциясен һәм ул корылманың үзен төзеп, шунда ясалма каучук алу технологиясен үзләштерәләр. Сүз уңаенда шунысын да искәртеп китик, әлеге экспериментны дәвам итү өчен кирәк булган унөч мең сум акча аларга Сергей Миронович Кировның шәхси күрсәтмәсе нигезендә бирелә. Ә инде 1930 ел башында тәҗрибә заводы төзелә башлап, алты айдан соң ул завод үзенең беренче продукциясен — күз алдыгызга китерегез! — тулы бер тонна дивинил эшләп чыгара. Дивинилдан каучукка — бер генә адым! Утыз икенче елда, июль аенда Советлар Союзында Ярославль синтетик каучук заводы эшли башлый. Шул ук елның Октябренда Воронеж, утыз өченче елда Ефремов, ә утыз алтынчы елда Казан заводлары сафка кертелә. Боларның барысына сигез ел вакыт үтә. Ярославль галимнәре ацетонитрил белән эш итү процессын уйлап тапканнан соң да шулай ук сигез ел вакыт узып китә. Ләкин аларның регламенты архив киштә ләрендә бернинди хәрәкәтсез тузанланып ята бирә. Моның сәбәбе нәрсәдә? Шундый зур отыш бирәчәк хезмәтне яшереп саклаганнардыр яки аның турында белмәгәннәр- дер, ишетмәгәннәрдер дип уйламыйм мин. Ул эшне институт нефть-химия һәм нефть эшкәртү промышленносте министрлыгы тәкъдиме буенча, Главкаучук заказы нигезендә башкарган лабаса. Галимнәрнең отчетларын өйрәнмиләр яки, һич югында, күздән кичермиләр микәнни? Бу гадәти ачышны Бутлеров тарафыннан хәзерге заман химиясенең әлифбасы һәм югары математикасы булган органик кушылмалар теориясе тудырылу яки атом төшен бүлүгә ирешү кебек эпохаль зур ачышлар белән тиңләштерергә һич тә җыенмыйм. Ләкин шунысына шигем юк: соңыннан зур-зур ачышларга китергән иҗтимагый процесска меңнәрчә һәм меңнәрчә гади тикшеренүләр нәтиҗәсендә ирешелә. Бөек хыялый-реалист Фрэнсис Бэкон әле уналтынчы гасырда, урта гасыр хорафатлары хөкем сөргән заманнарда ук, киләчәктә зур үзгәрешләр булачагын алдан сизенеп, эшнең башын йөз күзлегә, ә азагын йөз куллыга тапшырырга кирәклеген әйтеп калдырган. Нигә азагын йөз куллыга икәне мәгълүм — эш озакка сузылмасын өчен! Акрын кыймылдау әле уналтынчы гасырларда ук зыянлы нәрсә булгач, безнең заманда, атом гасырында, фәнни-техник революция чорында аның никадәр хәвефле икәнен озаклап аңлатып торуның хаҗәте дә юк. Тик бер мәсьәләгә генә укучыларның игътибарын юнәлтеп китәсе килә. Галимнәр һәм аларга ярдәм итүче хезмәткәрләр саны 1950 елдан алып 1960 елга кадәр ике ярым тапкырга, аннан соңгы ун елда ике тапкырга арткан. Хәзер безнең илдә фәнни хезмәт белән шөгыльләнүчеләрнең барысы өч миллионга җитте. Шул темп белән артып барган тәкъдирдә аларның саны егерменче гасыр ахырында егерме дүрт миллионга җитәчәк, диләр. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, ул чакта фәнни ачышлар саны да галимнәр санына нисбәтән артык булачак. Менә шушындый хәлдә сорау туа: фән үсешенең ул катлаулы юлында барышлый очраган һәр вак - төяк түмгәк янында тукталып, акыл трубкасын пыскытып җибәреп, нишләргә, кая барырга, кирәкме бу нәрсә, кирәкмиме, дип озаклап уйланып тора башласак — прогресс биеклекләренә кайчан күтәрелә алырбыз икән без? Әле сугышка кадәр үк нибары сигез ел эчендә илебез шундый зур эшләр эшли алган — дөньяда беренче булып ясалма каучук индустриясен тудырган икән, хәзер мөмкинлекләребез ул чактагыга караганда мең мәртәбә арткач, нигә гадәти эш тәртибендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган гади идея шулай ук сигез ел буена үзенең кулланылышын таба алмыйча архивта яткан соң? Күрәсең, моның сәбәпләре күп булгандыр. Ихтимал, ацетонитрил процессын ачкан галимнәр, без үзебезнең эшне эшләдек, дип тынычланып калган, ә аларның идеясен практикада куллана башларга тиешле предприятие башлыклары, бәлки ул эш барып чыкмас, шуңа күрә ашыгырга кирәкми, карапкөтебрәк торудан да яхшысы булмас мондый чакта, ә менә бүтәннәр алынып эшли башласа — анда күз күрер, дип, кирәгеннән артык саклык-тыйнаклык күрсәткән булуы да мөмкин. Гаеп кемдә булгандыр — анысын әйтүе кыен. Ләкин шунысы бәхәссез: Рәфит Хәеров һәм аның итешләре, ацетонитрил процессын куллану нәтиҗәсендә, ацетон процессына караганда күп тапкыр зуррак уңышка ирешергә мөмкин икәнен расларга алынган вакытта ул эретмә белән безнең илдә эш итүче беркайда да булмый әле. Шуңа бөтеч комбинатка дан китергән ул башлангычның кая алып барып чыгачагын беркем дә алдан ейтә алмаган... Яңа дивинил заводында төзүчеләр башта бутилен цехын өлгертәләр. Ләкин аны _ ничек һәм нәрсә белән эшләтә башларга? Цехның блоклары ацетон процессына ~ исәпләнгән проект буенча корылган. Аны ничек итеп ацетонитрилга көйләргә? Монда < кнопка басып кына эш чыгарып булмый, күп кенә җитди үзгәрешләр кертергә туры л киләчәк... ф Ә вакыт һаман үтә тора. Комбинат исеменә адресланган телеграммаларның саны а көннән-көн арта бара. Аларның барысы да ашыгыч, барысы да «тизрәк» дип таләп ; итеп сугылган. Күп санлы шул телеграммаларның тик берничәсен генә китерик Менә “ Тимертаудан килгәне: «Производство хаҗәтенә 350 тонна дивинил төяп озатуыгызны д. үтенеп сорыйм кайчан күпме озатуыгызны телеграф белән хәбәр итегез җавабыгыз өчен түләнгән Карпиловский». Ә менә монысы Ефремов шәһәреннән Дивинил бул- метанлыктан каучук җитештерү киметелде тизрәк төяп озатуыгызны сорыйм Лукъ- с; янович». «Хөрмәтле Николай Васильевич, — диелгән Новокуйбышевскидаи килгәненш дә, — безгә 800 тонна бутилен кирәк шуның 500 тоннасы хәзер үк бик тиз төяп озату £ мөмкинлеген табуыгызны үтенеп сорыйм нәтиҗәсен ашыгыч кетәм хөрмәт белән < Богуславский». Салаваттан килгән телеграммада да шул ук үтенеч: «Капиталь ремонт- '• тан соң производствоны җибәрү уңае белән тизрәк бутилен озата башлавыгызны сорыйбыз Леонтьев». Менә шушындый хәлдә ни эшләргә? Комбинатның генераль директоры Николай Васильевич Лемаев яңа заводны эшләтә башларга тиеш кешеләрне үз кабинетына җыйный да әйтә: — Бутилен цехын ничек җибәрәбез? — ди.— Борынгы бабаларыбызны хөрмәтләп, искёчә — ацетон белән эшлибезме? Әллә, фәнни-техник революцияне алга таба этәреп, ацетонитрил беләк эшләргә талпынып карыйбызмы? Цехны ацетон белән эшләтә башласак, режимга вакытында керербез, ихтимал, премияләр дә булыр, рәхмәт сүзләре дә ишетербез. Ләкин исәнләшергә алай ук хөрмәтләп кул бирмәсләр һәм алар хаклы булыр. «Акыллы башлар табылган! Соңгы ноктасы инде моннан сигез ел элек куелган проект буенча завод салганнар да. хәзер шуны эшкә керттек дип кукраеп йөриләр!» дип үк әйтмәсәләр дә, эчтән генә бездән көлеп йөрерләр. Тәвәккәлләп ацетонитрил белән эшләргә тотынып та. аны булдыра алмаслык — шулай ук хурлыкка калуыбыз бар. Нишлибез? Әйдәгез, шул мәсьәләне хәл итик! Аның соравына сорау белән җавап бирәләр — Баштарак нәрсә карадык соң без? Ни уйладык? Бервакыт мин болай кызыксынып кына цех начальнигы Кудеровтан комбинатта эшләүчеләр Лемаевка ничек карыйлар? дип сораган идем. Кудеров — Лемаеаны әле Уфада гади аппаратчы чагыннан ук белә торган кеше —иңбашын сикертеп куйды да: * — Кем белә инде аны,—диде —Яраталар дип үк әйтергә батырчылык итмим, башлыкларны яратырга түгел, ә хөрмәт итәргә тиешләр. Хөрмәт итүен итәләр, аның белән сөйләшкәндә апай артыгын ычкындырмыйлар. Лемаев сорый, таләп итә, ә бүтәннәр аңа җавап бирә. Владимир Иванович миңа ул чакта өнә шулай дигән иде Ә менә бу юлы ул кагыйдә бозыла: генеральный кулы астында эшләүчеләр сорый, ө ул аларга җавап бирергә тиеш була. _ Без нәрсә карадыкмы? — ди Лемаев чак кына уйланып торганнан соң. — Без британ парламентындагы кебек сүз көрәштердек, һәм як-ягыбызга каранып тордык: бәлки берәрсе башлап юл күрсәтер, янәсе. Ләкин башлап юл яручы табылмады. Карале, Перлин,— ди ул аннары, җнтештерүтехника бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп. — Технология өлкәсендә син безнең патша да, алла да. Кызыксынып караганың юкмы: Омскида, Тольяттида, Стәрлетамакта эшләр ничегрәк тора икән? Ацетонитрил белән эш итеп караганнары булмады микән? _ Юк. Тольяттида җыенып караганнар икән, хәтта проектын да төзегән булганнар, ләкин эшкә керешмәгәннәр. — Алайса, алар консерваторлар икән, ә без менә прогрессны алга сөрергә җыенабыз булып чыгамыни? _ Аларга кыенрак: аларга эшләп торган производствоны туктатырга, барысын да үзгәртеп корырга туры килер иде. Шундый зур мәшәкатьләрдән соң да эшләре җайга салынмаса, яңадан искегә кайтырга мәҗбүр булырлар иде. — Без дә үзебезнең «сигараларны» утыртып куйдык, безгә дә үзгәрешләр кертергә туры киләчәк бит. һәм шуннан соң безнең кайнашу да бушка китсә? — Ул чакта — эшләр харап! _ Ә моннан ун ел элек эшләнгән проектны яхшылап тикшермичә, кирәкле җирләрен заманга яраклы итеп үзгәртмичә торып, шуның буенча завод төзү — эшне харап итү түгелмени? Проект, имеш, безнең кайгы түгел. Безгә бирделәр — без алдык булып чыга. Алайса безнең ни хаҗәтебез кала соң? Бәлки, безгә көтеп торырга кирәктер. Бәлки, бу эшне бүтән берәр заводта башлап җибәрерләр дә без шуннан соң гына тотынырбыз, ө?.. Әлеге проектка нигә алданрак үзгәреш кертмәүләрен, нигә заводны инде эшләтә башлар көнгә килеп терәлгәч кенә бу мәсьәләне кузгатып, «Ни эшләргә» дип баш ватып утырганнарын болай тәфсилләп сөйләвемнең сәбәбе шул: моның белән мин инде күптән мәгълүм булган, бер дә ялгышмаган кеше түгел, бәлки вакыт-вакыт ялгышкалап та ахыр чиктә барыбер дөрес юлга барып чыккан кеше — чын кеше була, дигән хакыйкатьне тагын бер кат искәртеп китмәкче булдым. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый, дигән бит борынгылар. Искиткеч зур комбинат шау-гөр килеп эшләп тора, реакторлар инде ацетон белән эшли башларга әзер, ә генераль директор кабинетында җыйналган кешеләр иртәгә эшли башларга тиешле шул корылманы ничек көйләү турында баш ватып утыралар. Мәсьәләне вакытында күтәреп чыгарга соңга калулары өчен алар үзләрен- үзләре тирги. Сигез ел эчендә инде әллә ниләр эшләп булган булыр иде дип үкенешәләр. Ә хәзер, запаста бер минут та вакытлары калмагач, ниндидер җитди чара күрергә кирәк булуын тоеп, борчылалар. Ә тәэминат бүлегендә әллә никадәр телеграмма өелеп ята. Аларның барысының да эчтәлеге бер төрле: «Бутилен бирегез!» «Кайчан дивинил эшләп чыгара башлыйсыз?» Тагын шунысы да директор кабинетында утыручыларның күңеленә шик төшереп тора: ө Ярославль галимнәренең лаборатория шартларында ясалган исәпхисабы практикада гамәлгә ашмаса нишләргә? Дәүләт тарафыннан куелган җитәкче буларак, генеральный директор бу яңа заводны нинди процесс белән эшләтә башлау мәсьәләсен ялгызы гына, приказ тәртибе белән дә хәл итә алган булыр һәм менә хәзер монда утыра торган кешеләр аның ул боерыгына берсүзсез буйсынырлар да иде. Ләкин Лемаев команда бирү юлы белән генә эш итүче җитәкче түгел. Ул — аппаратчыдан башлап хезмәт баскычының барлык басмаларын да үтеп, генеральный директор дәрәҗәсенә күтәрелгән практик кеше — югарыдан бирелгән боерыкларның язмышы, ахыр чиктә, барыбер ул боерыкларны үтәүчеләрнең эшкә нинди мөнәсәбәттә булуына кайтып калганлыгын яхшы аңлый... Менә комбинатның производство-техника бүлеге башлыгы Перлин. Лемаев аны Түбән Каманы төзи башлаган көннән үк белә.. Үзе әле яшь булса да, инде зур һәм катлаулы производствоның — дивинил заводының директоры булып эшли башлаган Венюков... Әнә цех башлыгы Кудеров. Ул Лемаев белән Яңа Уфа заводында бергә эшләгән иде: берсе — аппаратчы, икенчесе өйрәнчек булып... Дөрес, Лемаев кул астында эшләүче кешеләрнең үзе биргән боерыкларны үтәгәнен ярата. Ләкин үзе дә, директор буларак, коллектив фикере белән исәпләше. Менә хәзер дә, яңа ысул белән эшли башларгамы-юкмы дигән мәсьәләне хәл иткәндә дә, ул кешеләрнең җитәкче боерыгын үтәүләрен генә түгел, бәлки эшкә үз ризалыклары белән керешүләрен тели. Боерык үтәү һәм эшне үзең теләп, аның шулай кирәк икәнлегенә ышанып үтәү — болар икесе ике нәрсә бит! —- Алайса, озаклап монда утырудан мәгънә юк, эшкә керешик! в О С Түбән Кама комбинатында дивинил заводын эшләтә башларга җыенган вакытта т безнең илдә, чыннан да, ацетонитрил җитештерелми иде әле. Ярославль галимнәре л үзләренә тәҗрибә өчен аны шактый ансат һәм гади юл белән — аммиакны серкә кис- ~ йотасы белән синтезлап табалар, һәм шул үзләре тапкан кадәресе аларга экспериментлар ясау өчен бик җитә. Ләкин завод тикле заводны даими эшләтер өчен литр- — пар, килограммнар гына җитми, аның өчен кубометрлар һәм тонналар кирәк ләбаса! Дөрес, Новополоцк химия комбинатында акрилонитрил җитештергәндә барлыкка килгән калдыклардан ацетонитрил эшләү өчен корылган җайланма бар барын. Ләкин ул әле эшләми, ә производство калдыкларын элеккечә яндырып, һавага очыра баралар. Шуңа алай итәләр, чөнки ацетонитрил аларның үзләренә кирәк түгел, ә читтән сораучылар юк. Ә вакыт һаман үтә тора һәм шул рәвешле сигез ел узып та китә... Күрәсез, бер яктан караганда, барысы да бар. барысы да бик җиңел генә хәл ителер шикелле. Ә икенче яктан, барысы да гадәттән тыш катлаулы, четерекле. Менә мондый кыенлыклар киләчәктә дә кабатланмасын өчен планлаштыручы оешмаларның эшен яхшыртырга һәм камилләштерергә кирәктер. Гадәттә тормышта юрганыңа карап аяк сузасың. Ә кайчакта аякка карап юрган эзләргә дә туры килә. Их. әнә шундый чакларда аягыңны сузганда кирәкле юрганы булса, ә юрганы булганда аяк сузучысы табылып торса, эшләр ничек әйбәт китәр иде. Ә менә без әйтеп үткән очракларда юрган сыручылар белән аяк сузучылар бер-берсен очрата алмаган һәм , шуның аркасында әзер ацетонитрил процессы сигез ел буена беркайдан да кулланыш таба алмыйча яткан да инде! ...Ацетонитрилны юллау өчен Новополоцкига комбинатның администратиа-хуҗа- лык бүлеге инженеры Генрих Адольфович Седлачекны җибәрәләр Мондый четерекле хәлләрне күп күргән, тәҗрибәле һәм кайда ничек эш итәргә кирәк икәнен бии яхшы белә торган бу кеше ничек итсә итә, әмма бер тәүлек эчендә тиешле урынга барып җитә. — Кисәү башыгыз шактый нык төтенли икән. — ди ул. Новополоцк комбинатының озын кара ялын болгап янып торган факелына ымлап. — Сездә төтенләми мәллә? — дип төрттереп куялар аңа.— Нефть белән эш иткән һәр җирдә производство калдыкларын шушылай яндырырга туры килә торгандыр бит инде. — Төтене бездә дә бар, — ди тегеләргә Генрих Адольфович.—Ләкин безнең хәлләр башкачарак. Безнең кисәү башының беркемгә дә кирәге юк. — Ә безнекен алырга чират торалар дип беләсезме әллә? Установканы коруын кордык. Алтын бирел, читтән кайтарттык. Бүген хутка җибәрсәк тә була үзен. — Нигә эшләтмисез соң? Рәтен белүче кешеләрегез юкмыни? — ди Сөдлачек, мәсьәлә ул теләгән якка борыла башлаганга эченнән куанып. — Хикмәт анда түгел. Продукциясен кая куясың аның — хикмәт менә шунда! — Мин ацетонитрил белен эш итә башлауны хуплыйм! — ди дивинил заводы директоры Венюков. — Ә мин риза булмыйча кая барыйм? — дип аңа кушыла ПТО башлыгы Перлин.— Ләкин монда икенче проблема килеп туа бит әле: ацетонитрил юк ич безнең. Колонналарны нәрсә белән тутырырбыз икән соң? Галимнәр пробиркасы белән генә ф эш итә алмаячакбыз. — Без хезмәтне бүлгәләп эшләү чорында яшибез шикелле. — ди Лемаев, сүзгә *2 кушылып. н — Анысы дәрес. ы — Алай булгач, менә болай килешик: бүтәннәрегез барыгыз да үз эшегезгә то- з тыныгыз, ә ацетонитрил табуны мин үз өстемә алам. Иң мөһиме шул: һәркайсыбыз Z үзенә төшкән эшне намус белән, үзем өчен генә түгел, барыбыз өчен дә дип, җире- о. нә җиткереп башкарыйк. Килештекме шулай? — Килештек! ♦ ' — Складларыгыз бардыр ич? — Аңа складлар ничек төткәрмәк кирәк? Седлачекка шул гына кирәк тә: — Куяр урын табылыр — безгә бирерсез, — ди ул.—Тик установкагызны эшләтә генә башлагыз! — Бер тоннасы 164 сум тора бит аның. Шул бәягә риза булырсызмы? — Хакыннан тормабыз. Ацетонның тоннасына ун тапкыр артыграк түлибез бит әле. Сезнең ул ацетонитрилыгыз күпме булыр? — Өч йөз тонна чамасы. «Өч йөз тонна — безнең өчен бик аз шул, — дип уйлап ала Седлачек. — Аның белән әллә кая барып булмый. Ләкин шунысы мөһим: — ацетонитрил бар икән бит дөньяда! Табарга була икән бит аны теләгәндә!» Ул чактагы сөйләшү болай тәмамлана: Новополоцк комбинаты җитәкчеләре Түбән Кама комбинаты өчен ацетонитрил җитештерә башларга риза булалар һәм шул хакта Генрих Адольфовичка рәсми кәгазь биреп җибәрәләр. Шуның белән бу гаять четерекле мәсьәлә хәл ителми әле. Моннан ары тагын дүрт тапкыр Новополоцкига барып кайтырга туры килә Генрих Адольфовичка. Шуннан соң да эш җайга салынмый. Чөнки новополоцкилылар түбәнкамалыларга үти алмаслык таләп куялар: «Ацетонитриллы буласыгыз килә икән — каустик сода бирегез безгә!» ди алар. Тик Түбән Кама комбинатының генеральный директоры Лемаев бу эшкә үзе керешеп, РСФСР Верховный Советы депутаты буларак та, шундый зур комбинатка җитәкче итеп куелган дәүләт кешесе буларак та, мәсьәләне тиешле министрлыклар алдына куеп хәл иткәннән соң гына, ниһаять, Новополоцкидан Түбән Кама комбинатына цистерналар тагылган составлар агыла башлый... Шуннан соң аппаратчы егетләргә «уракка төшәр» вакыт килеп җитә. Ләкин аннан соң да эшләр шома гына бармый әле. Ни тырышып та айның беренче унбиш көнендә бер грамм продукция дә бирә алмый егетләр. Анысы әле бер хәл. Шунысы бик хәтәр була — реакторлар эштән чыга яза. Углеродлы корычтан эшләнгән гадәти аппаратлар ацетонитрил алу өчен кирәк булган кислоталы шартларда эшли башлагач, колонналарда серкә кислотасы барлыкка килә дә колонна стеналарын күгәртергә тотына. Шулай итеп, реакторларны бөтенләй эштән чыгару куркынычы килеп баса. Нишләргә? Барысына да кул селтәп, яңадан искечә — ацетон белән эшли башларгамы?.. Иң көчле кеше — үз ниятен гамәлгә ашыру өчен җан-фәрман тырыша торган кеше дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Ә Түбән Кама комбинатында йөзләгән кеше йөзләгән характер барысы да ныклы бер фикердә торып эш иткәннәр. Шуңа күрә көчле һәм тәвәккәл булганнар, шуңа тапталган иске юлдан китмичә, һәртөрле кыенлыкларны җиңеп, үзләре яңа юл салып барганнар һәм максатларына ирешмичә туктамаганнар. Хәер, бу комбинаттагы кешеләр өчен эштә яңа юллар салу күнегелгән нәрсә икән инде. Мәсәлән, алар изопрен каучугы цехларын проектта каралган куәтенә план буенча билгеләнгәннән унбиш ай элек эшләтә башлаганнар. Үзәк газ фракциясе корылмасын план буенча каралган алты ай урынына унбиш көн эчендә гамәлгә керткәннәр. Ә япон дивинилы заводындагы реакторларны ул производствоны эшкә кертү турында дәүләт акты төзегән көнне үк проектта каралган график буенча эшләтә башлаганнар, һәм, гомумән, аларның моңарчы бары тик тропик яклар хәзинәсе булып кына саналган һәм ясалма юл белән табу мөмкин түгел дип исәпләнгән нәрсәне — каучук эшләп чыгара башлаулары искиткеч зур батырлык һәм тәвәккәллек түгелмени?!. Ә бит бу эшкә алар немецлар тырышып-тырышып производство ачып, меңнәрчә тәҗрибәләр ясап та, ясалма каучук алуга ирешә алмыйча инде кул селтәгәннән соң, химик Готлиб «каучукны синтезлауга сарыф иткән елларымны мин җилгә очкан вакыт дип саныйм» дип әйткәннән соң һәм гасыр «пәйгамбәре» Эдисон үзе дә ■моны берничек тә эшләп булмаячак» дигән нәтиҗәгә килгәннән соң тотынганнар. Ярославльдән Түбән Камага процесс авторлары үзләре — Тамара Георгиевна Заи- кина белән Владимир Александрович Горшков килә. Алар, без галимнәр дип, бөер- ларенә таянып, читтән күрсәтмәләр генә биреп тормыйча, аппаратчылар белән бергә үзләре дә җиң сызганып эшкә керешәләр. Үз чиратларында аппаратчылар да, без аппаратчылар гына, безгә барысын да белү мәҗбүри түгел дип, кул кушырып га утырмыйлар, үзләре дә галимнәр шикелле үк һәр нәрсәнең бөтен нечкәлекләрен аң- н лап калырга тырышалар. Тиешле режимны тапканга кадәр еларга бер үк процессны уннарча, йөзләрчә вариантларда сынап карарга туры килә. Ләкин беркем дә эшнең уңышлы барып чыгачагына шикләнми һәм, ахыр чиктә, барыбер үз дигәннәренә ирешәләр. < Чималны аппаратларга беренче тапкыр 4 ноябрьда тутыралар. Әзер продуктның беренче килограммы тик беренче декабрьда гына эшләп чыгарыла. Ә шуннан соң ни- ♦ бары бер ай үткәч исә ике блок проект буенча шундый дүрт система чыгарырга ш тиешле продукцияне бирә башлый! Ниһаять, телеграммаларның эчтәлеге үзгәрә: моңарчы гел таләп итүдән, үтенүдән Z генә гыйбарәт булган күп санлы телеграммалар янына Ефремов шәһәреннән килгән а. менә шушы телеграмманы да теркәп куялар: «Январь — февраль айларында диви- * нилны бик яхшы җибәреп торуыгыз өчен завод коллективы исеменнән рәхмәт белде- л рәбеэ Түбән Кама нефть-химия комбинаты мартта да аннан ары да дивинилны вакы- Е; тында җибәреп торыр безнең коллективка еллык планны һәм соцйөкләмәбезне үтәп “ чыгарга мөмкинлек бирер дип ышанабыз о. Завод директоры Шмароеоз * Партком секретаре Полищук Завком председателе Воеводский ВЛКСМ комитеты секретаре Шуклин». Бу урында мин тагын Рәфит Хәеров белән ике арабызда булган сөйләшүнең дәвамына әйләнеп кайтмакчы булам. — Ярый, — дидем мин аңа, — инде таныш булган ацетон процессына кабат кайту турында уйламагансыз, ди. Ә айлар буена сузылган, һәрбер көне бер еллыкка тиң булган физик һәм психологик киеренкелекне ничек җиңеп чыга алдыгыз соң сез? — Белмим, — диде ул. — Чынлап та, ул чакта нәрсә уйлаганыбызны да һәм кыенлыкларны ничек кичергәнебезне дә белмим. Ләкин шунысын кистереп әйтә алам: ул чорда без, әлбәттә, артык фәлсәфәгә бирелеп тормадык. Ләкин бер нәрсә күңелемә уелып калган: ул чорда мин үз-үземә ачуланып, ярсып йөрдем. — Нишләп алай? — Шундый термин бар: эшнең төгәллек дәрәҗәсе. Токарьларның, фрезеровщик- ларның төгәллеге детальне ни дәрәҗәдә чиста эшкәртә алу белән билгеләнә, һәм төгәллек микроннар белән генә түгел, бәлки микронның ун меңнән бер өлеше белән үлчәнә. Ә химик-аппаратчының осталыгы — реакциянең төгәллегенә кайтып кала. Сүз дә юк, гадәти завод шартларында эшләүче аппаратчының төгәллеге белән лабораториядә эшләүч^ химик-аппаратчының төгәллекләре арасында аерма булырга тиештер инде ул. һәрхәлдә, экспериментатор төгәлрәк, нечкәрәк эш итәргә тиеш. Моны без — аппаратчылар — яхшы аңлыйбыз. Ләкин, шул ук вакытта, күңелдә нигә алар бездән, ягъни производствочылардан остарак, без алардан кай җиребез белән ким, нигә алар эшли алган кайбер нәрсәләрне без булдыра алмыйбыз соң әле? дигән сорау туа да кимсенеп куясың. Бер кислота белән генә дә күпме нерв бозарга туры килде. Кешегә әйтсәң кеше ышанмас: кислота дигән ул нәрсә минем төшләремә кереп йөдәтә идө. Башта без кислотаны утыз җиденче колоннага бирә башладык. Аппаратны сәгатенә ун-унбер килограмм кислота кудыра торган итеп көйләдек. Бер вах- ха үткәрдек — рәт чыкмады. Икенчесе узды — тагын мәгънәсе юк. Өченчесендә «я, ничек, барып чыгамы?» дип, лаборантларны аптыратып бетердек. Ләкин барыбер бернинди дә алга китеш юк иде әле. Ә эшләгән эшең алга бармаса, аның нәтиҗәсе күзгә күренмөсә— аннан да яман нәрсә юк бит инде ул. Минем дә кәефнең рәте- чираты сүтелгән иде ул көннәрдә. Ну, мин әйтөм, булды, җитте, бу «сабан туен» тук татырга кирәк. Менә шулай ни эшләргә дә белмичә аптырап йөргән чакта кинәт башка бер уй килеп төште: утыз җиденче колонна — системаның соңгы колоннасы. Анда реакция инде беткән була, шуңа күрә аммиак процессны эшкәртеп бетерә алмый. Димәк... Тагын кирегә, баштагы аппаратларга әйләнеп кайтырга туры килде безгә. Башлангыч фракция бүленә башлый торган унберенче колоннага җитеп тукталдык. Җиденче тәүлектә, ниһаять, эзләгәнебезне тәки таптык бит, әй1 Безнең өчен бик зур бәйрәм булды ул көн. Ярославль галимнәре белән эшләгән чакта без әнә шул хисне кичердек һәм һәр эшебезне мөмкин кадәр алар шикелле үк төгәл итеп башкарырга тырыштык. Ирешкәнебез— әнә шул тырышлыкның нәтиҗәсе дип уйлыйм. * ♦ Алда сөйләп үткән хәлләргә тагын бер нәрсәне өстәп китмәсәк, бу язма тулы булмас иде. Ацетонитрил мәсьәләсен уңышлы хәл итеп чыкканнан соң Түбән Кама комбинатында дивинил заводын тагын да киңәйтергә булалар. Теге чакта ацетоннан ацето- нитрилга күчкәндә «артык» булып калган теге ике блокны тиешенчә җиһазлап эшләтә башлагач, заводның куәте тагын да артырга тиеш. Күпме ул, азмы? Безнең илдә төзелгән беренче ясалма каучук заводының бөтен куәте әлеге шул тонналарга исәпләнеп эшләнгән икәнен хәтергә төшерик. Ул завод эшли башлагач, ясалма каучукның авторы Лебедев «үз фикереңнең шушындый грандиоз җанлы эш итеп гамәлгә ашырылуын күрү — зур бәхет» дип әйткән. Ә бик отышлы ацетонитрилны куллану безнең илдә көннән-көн киңәя бара. Тольяттида инде ацетоннан шуңа күчтеләр. Омск, Сумгаит, Стәрлетамак комбинатларында шулай ук ацетонитрил процессына күчәргә әзерлек алып баралар. Әлбәттә, зур тырышлык белән сафка кертелгән һәм шактый күп табыш китергән бу яңалыкны түбәнкамалылар гына түгел, бүтәннәр дә гамәлгә ашыра алган булыр иде. Әлеге ацетонитрил процессының регламенты алар кулында да бар һәм ул алар- га да күптән таныш булган бит. Әгәр бу эшне икенче бер химкомбинат коллективы башкарып чыккан булса, мин алар турында да бик рәхәтләнеп язган булыр идем. Ләкин ни хәл итмәк кирәк? Очерк — документаль әсәр. Анда автор хыялы булган факт чикләреннән артып китәргә тиеш түгел. Анда, теләсәң дә, булмаган хәлне булды дип яза алмыйсың — ярамый! Хәер, бу хакта артык сүз озайтып торуның хаҗәте дә юк. Ә менә эшләмичә калырга мораль яктан хаклары була торып та, аңа тәвәккәлләп алынып, егетләрчә башкарып чыккан кешеләргә күп итеп рәхмәт әйтик. Дөрес, яңа эшкә башлап тотынмаган, үзләренең инде өйрәнелгән эшләрен гадел һәм җиренә җиткереп дәвам иткән кешеләр дә хөрмәткә лаеклы, әлбәттә. Ләкин, ничек кенә булмасын, дөньяны үз иңнәрендә яңалыкны алга сөрүчеләр алып бара...