Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ

Фикер» газетасының 1906 ел, 17 апрель санында Г. Тукайның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» исемле мәкаләсе басылып чыга. Татар милләте үлмәгән дә, йокламаган да, ди шагыйрь. Соң ни сәбәпле ул бу чаклы артка калган? Болай булырга кирәк: «... борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләт илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш (мәдрәсәдә барлыкка килгән Атамаларга игътибар итик — И. Н.) булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мәлкем алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәр төрле җан-җанвар, кош-кортларны мәсәххәр иткәннәр (буйсындырганнар — И. Н.), хәтта тәхеткә утырып, күкләргә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мескен, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль һушы китеп егылган; «Саглүк» китабынча әйтсәм, могамма галәйһи булган. Менә шул ятуыннан безнең милләт һаман да ятадыр. Соң инде аны ничек һушына китерик? Бу турыда минем фикере касыйрем XXIII XXIV болай дип әйтә: «Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, газета мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихат (бергәлек — И. Н.) вә иттифак сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; темам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын». XXIII Дапамы Башы 2 санда. XXIV Ф н к е р е к а с ы й р - кыска, аз фикер 1906 елның октябренда язылган «Милләтә» шигырендә шагыйрь болай ди: Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә ганд, милләтем, Сыйххәтендср— сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер — гыйлләтем. һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы, ля мәхаль; Бу хыялятдән кәлур, гәр кәлсә мәжнүннятем. Ягъни: *Бөтен уем кичен дә, көндез дә сиңа гына кагылышлы, милләтем. Синең саулык — минем саулык, синең авыру — минем авыру... Милләт хыялы, һичшиксез, бар хыяллардан да татлырак, шашсам да, шул хыялдан гына шашармын». Милләтеңне ихластан ярату белән буржуаз милләтчелек арасына тигезлек билгесе куярга ярамау — мәгълүм нәрсә. Үз анасын яратмаган кеше бүтән аналарны да ярата алмаган кебек, үз милләтенә салкын караучы кеше башка милләтләрне дә хөрмәт итә алмый. Чөнки мондый кеше үзенең «мин»еннән башка бернәрсәне дә сөйми. Иҗат юлының башында ук татар милләте бүтән милләтләр белән «чәйдәш» һәм «казандаш» булып бертугандай яшәде дип язган Тукайның буржуаз милләтчелек белән бернинди алыш-биреше юк иде. Әйтелгәннәрдән ачык булса кирәк, 17 октябрь манифестын Габдулла, барыннан да элек, милләт интересыннан чыгып кабул итә, җыелачак Думага, булачак конституциягә башлыча милләт ихтыяҗларын күздә тотып өмет баглый. Аны иң шатландырганы — милләтләргә, янәсе, тигез хокук бирелү («Тигез булды законда татар, урыс, япон да»). Аннары — вәгъдә ителгән матбугат иреге. «Хөррият хакында» шигырен «Кайда китте цензурлык, коллык, тарлык, ким-хурлык» дигән сүзләр белән башлап китүе һәм ары табан «Китте хәсрәт, әләмнәр, ирекләнде каләмнәр» дип белдерүе очраклы хәл булмаса кирәк. ♦Хас» һәм «гам»ны бер-берсенә ук атмаска, бер тән, бер җан булып тупланырга, искелеккә, наданлыкка каршы көрәшергә чакыруы да («Иттифак хакында») әнә шул милләт хакына, милләтне алга җибәрү хакына иде. Рус һәм татар телендәге либераль-буржуаз матбугатның манифестны, булачак Дума һәм конституцияне мактау хоры да яшь Тукайга тәэсирсез калмаган, әлбәттә. Алдынгы эшче һәм социал-демократларның манифестка һәм Думага карата әйткән сүзләре, сул газеталардан һәм тыелган әдәбияттан укылган фикерләр вакыйгаларга күбрәк милли азатлык күзлегеннән караган һәм конституцион иллюзияләр йогынтысына бирелгән Тукайның колагына керсәләр дә, хәзергә әле аның фикер-хис юнәлешен бик үк үзгәртмичә, миенең бер почмагына кереп сыенганнар. 1905 елның ахырында һәм 1906 елның беренче яртысында Тукайның нәрсә турында язуы һәм язарга тиешлеге беркадәр аңлашылгандыр дип беләм. Әйтелгәннәрдән тыш, яшь шагыйрь яңа газета- журналларны тәбрикләде, яздырып алырга, укып барырга чакырды; фәнгә, әдәбиятка һәм поэзиягә мәдхияләр багышлады; яшь буынны тырышып укырга, бозыклыктан, исрафчыллыктан сакланырга өндәде; крестьянны, ялкаулыктан ваз кичеп, хезмәт белән яшәргә чакырды; ишаннарга һәм реакцион муллаларга уклар очырды һ. б. һ. б. Тукайның ничек язуы мәсьәләсенә килсәк, соңыннан зур әдип, тарихчы, телче, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе булып танылган Галимҗан Ибраһимов сүзләре искә төшә: «Бездә һичбер шагыйрь Тукай чаклы начар, буталчык вә корама тел белән башламады». Халыкчанлык ягыннан беренче урынга чыккан Тукай турында болай әйтү сәер түгелме? Сәерен сәер, әмма бу сүзләрнең дөреслеген кире катып булмый. Күрәсең, Мирхәйдәр Чулпаный һәм Габделвәли Әм рулланың XXV «сабаклары» бушка китмәгән: төрек телендә яисә гарәп- фарсы сүзләре һәм әйләнмәләре белән тулы корама телдә язылган шигырьләр генә Габдуллага башта чын поэзия булып тоелган. К. Мо- тыйгыйның язучылык тәҗрибәсе дә яшь Тукайга йогынтысыз калмаган булырга кирәк. Бит Камил үзенең хикәяләрен купшы, корама ♦ телдә язган кебек, кулъязма «Әлгасрелҗәдит» журналын да шундый с ук тел белән язып тутыра иде. Тукайның әлеге сигез ай эчендә язып бастырган егермедән артык Й шигъри әсәрләреннән алтысы гына саф татар телендә. Ни өчен бола- ф ры тел ягыннан аерылып тора? Әйтик, А. Кольцовның «Что ты _ спишь, мужичок?» шигыреннән ирекле тәрҗемә ителгән «Мужик Z йокысы». Чөнки ул «мужик*ка адреслап язылган. Татар крестьяны- п на шагыйрь төрек телендә мөрәҗәгать итсә, бик тә сәер тоелыр иде. * «Хөррият хакында», «Дусларга бер сүз», «Иттифак хакында» кебек а. шигырьләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Дөрес, боларда ша- * гыйрь тулаем милләткә мөрәҗәгать итә. Ләкин бит милләтнең күпче- “ леген «гам», ягъни түбән катлаулар, башлыча, крестьяннар тәшкил * итә. «Дусларга бер сүз» шигырендә мондый ике юл кызыклы: й Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны в. Абразауный егетләргә тәмам, имди Тукай әйтерсең лә крестьяннарның берсе булып үз сыйныфташларына эндәшә: әйдә, «абразауный» егетләр безне өйрәтсен, җитәкләсен, алга әйдәсен, ди. Яисә «Кечкенә генә бер көйле хикәя» исемле шигъри повестена күз ташлыйк. Әсәр Уральскидагы Сафи һәм Фатыйма исемле ирле- хатынлы кешеләр тормышыннан алып язылган. Юаш ат кебек башын иеп яши торган вак сәүдәгәрнең чая һәм мут хатыны үз катына егетләр китерә башлап азып китә һәм ахыр чиктә авыр хәлдә кала. Тормышның үзеннән алынган мондый прозаик вакыйганы ничек инде купшы стильдә, гарәп-фарсы әйләнмәләре белән тулган аңла- ешсыз телдә язма к кирәк? Күренә ки, шигырьнең «адресаты» һәм тормыш материалы яшь шагыйрьне аерым очракларда халыкның сөйләм телендә язуга этәргән. Әлбәттә, Тукайның бу төркемгә кергән шигырьләре сәнгатьчелек ягыннан бик үк югары түгел. Әсәрдә тормышчан картиналар һәм характерлар булса да, идеясе «азмагыз, азсагыз, Фатыйма хәлендә калырсыз» дигән фикергә кайтып кала. Мәдхияләренең күпчелегенә дә шундый ук дидактизм хас. Берәр нәрсәне яисә шәхесне күккә күтәреп мактау белән бергә, ул өнди, чакыра, үгетли. Шагыйрь үзе дә мондый шигырьләргә политик «агитка» итеп караган. «Ифтирак соңында», «Гыйшык бу, йа!», «Дәрдмәнд дәгел- мием?» кебек мәхәббәт шигырьләре һәм «Пушкинә» исемле ода язуы да шул фикерне раслый. Болар, чын мәгънәсендә лирик шигырьләр булып, сәнгать ягыннан югары торалар. Әмма аларны аңлар өчен... татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Габдулланың 17 октябрь манифестыннан соңгы куанычлары озакка бармый. Вакыйгалар аның иллюзияләрен бер-бер артлы җимерә башлыйлар. Шулай булмый хәле юк. Эшчеләр һәм кресть XXV Мирхәйдәр Чулпаный — «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыган мулла- шагыйрь 1902—04 елларда Тукай белән аралашкан Габделвәли Әмрулла — Теркин- дән качып чыккан яшь революционер. шагыйрь Ярты ел чамасы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә яшәгән һәм Тукай белән дуслык мөнәсәбәтендә булган яннар әнә, манифестны бар дип тә белмичә, һаман көрәшәләр. Корал ташларга исәпләрендә дә юк. Мәскәү эшчеләре, баррикадалар корып, хөкүмәт гаскәрләре белән сугышканнар, ди. Ун көн буе бөтен каланы дип әйтерлек үз кулларында тотканнар. Казанда да революционерлар, шәһәр думасына бикләнеп, полициягә һәм солдатлар- ларга атканнар. Патшаның вәгъдәсе кәгазьдә генә калды. Габдулла моны үз күзе белән дә күреп тора. Шәхес иреге диделәр — кешеләрне һаман төрмәгә тыга торалар, җыелыш иреге диделәр — урамда бер-ике дистә кеше җыелдымы, полиция яисә казаклар хәзер килеп җитә; матбугат иреге диделәр — цензура һаман борынын тыга, охранка күзәтеп тора. Әнә бит 4 январь көнне ике участокның мировой судьясы, прокурор ярдәмчесе һәм пристав, пүнәтәйләр белән берлектә, «Уралец» редакциясенә басып керделәр дә, редакция бүлмәләре һәм типографиянең астын өскә китереп, тентү ясадылар. Сәбәп — газетаның 1 январь санында чыккан берничә ♦крамолалы» материал икән. Тикшерү, сорау алу башланды. Редакция һәм типография работникларын, шул исәптән К. Мотыйгыйны, шактый вакыт азаплагач, газетаны туктаттылар, редакторы Н. Д. Аржановны судка бирделәр. Менә сиңа матбугат иреге! Габдулланың социал-демократлардан ишеткәннәре, сул газеталардан һәм тыелган әдәбияттан укып белгәннәре баш калкытып, бимазалый, уйландыра башлыйлар. «Мөхәбәрә вә Государственная Дума» мәкаләсенең март санында, мәсәлән, түбәндәге юллар бар: «Сүзнең төрекчәсе, бу думада ат уйнатканнар җөмләсе ерә вәпарәя кәниш (җиргә һәм акчага ия — И. Н.) әлле кешеләр улачак. Дума да байлар думасы улачак». Шунысы кызык: үз кулы белән шушы сүзләрне язса да, Тукай һаман әле Думадан өмет өзеп бетермәгән. Бу каршылыкны аңлату артык кыен түгел. Бит мәкаләнең оригиналы — «Война и дума» брошюрасы — бойкот аркасында туа алмый калган Булыгин думасына каршы юнәлтелгән иде. Хәзер исә закон чыгара торган дума көн тәртибенә килеп басты. Өметсез шайтан ди, бәлки бусы берәр эш чыгарыр. Россия тарихында беренче мәртәбә «парламент» сайлау шау-шуы да йогынтысыз калмаган, билгеле. Менә сайлау кампаниясе тәмам. Дума әгъзалары Петербургка юл тоталар. Башкаладан ярыйсы гына өметле хәбәрләр килә башлый. Сул карашлы депутатлар аяк терәп сөйләшәләр, хөкүмәткә таләпләр куялар, министрларны гаеплиләр. Ләкин вакыт уза, Таврида сараеның һавасы нотыклардан тетрәнсә дә, илдә үзгәреш сизелми, йөк үз урынында тора бирә. Тукайның тәмам какшаган иллюзияләре юкка чыксын өчен бер кечкентәй этәргеч кенә кирәк иде. Һәм ул үзен озак көттермәде: патша хөкүмәте I Дәүләт Думасын куып таратты. Бу вакыйга, демократик интеллигенциягә авыр тәэсир иткән кебек, Габдулланы да айнытып җибәрде. «Фикер» газетасының 14 июль санындагы кыска гына баш мәкалә мондый сүзләр белән башлана: «Государственная Дума 8 нче июльдә таратылды. Дәһа (тагы да — И. Н.) тугърысы Дума куылды». Бүтән бер газетадан күчереп басылган материалда исә түбәндәге сүзләр бар: «Аз җирле крестьяннар алпавытларга кол булып, аның өстенә бик күп имана түли-түли фәкыйрьләнеп беткәннәр иде. Дәүләт Думасы хәзинә җирләрне алып, үз кулы илә эшләүчеләргә бирмәкче булды. Хөкүмәт бу эшне кабул итмәде». Баш мәкаләне язу яисә әлеге материалны күчереп басу Тукай тарафыннан башкарылганмы, юкмы — хәзергә безгә билгесез. Әмма шул ук газетада чыккан «Государственная Думага» шигырендә шагыйрь думага һәм, димәк, күпмедер дәрәҗәдә политик стройга, үзенең мөнәсәбәтен ачык итеп әйтеп бирә. Думага эндәшеп, шагыйрь ирония белән болай ди: Ач-ялангач мужикларга 4 Кайда ирек, кайда жир? Бирәм дидең, вәгъдә бирден, $ Күрсәт жирен! Кайда? Бир! Түбәндәге юллар да кызыклы: Ник куылдык син үзен сон. * Ник кумадык үзләрен? х Кемнәрне куу турында сүз бара? Билгеле инде, башында патша ч торган хөкүмәтне. 4 Тукайныңреволюцион-демократик позициягә аяк басуы аңла- а. шылса кирәк. Моннан соң инде аның шигырьләренә һәм мәкалә- * фельетоннарына социализм төшенчәсе килеп керә. «Соры кортлар- " га» исемле шигырендә ул, мәсәлән, «минем чөн мәсләгем-юлым 2 бөтенләй социаллардай»,— дип белдерә. «Шартлар» исемле фельетоныннан түбәндәге сүзләрне укыйбыз: < «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тор- л мыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы = бетмичә, мин үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм». Яшь Тукайның социализмы без белгән фәнни социализм түгел, әлбәттә. Революцион социал-демократлар белән беррәттән, социа- листреволюционерларны да социализм тарафдарлары итеп каравы, алар арасындагы принципиаль аерманы күреп җиткермәве дә шуны расласа кирәк. Моны Г. Кариев истәлегеннән дә чамаларга мөмкин: «Тукаев шул кышны (1906 елның ахыры, 1907 елның башы — И. Н.) дүрт ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде вә шуның тәэсире илә язылган, сулрак рухта булган берничә шигыре «Тавыш» XXVI газетасында басылды». Ул гына да түгел, яшь Тукай берара хәтта эсерларны аеруча үз иткән. Менә күп санлы дәлилләрнең кайберләре: «Царь-голод»ны тәрҗемә итә һәм татар эсерлары органы «Таң йолдызы» газетасына җибәрә. 1907 елның апрелендә шул ук таңчыларның «Тавыш» исемле газетасы чыга башлагач, котлау шигыре яза һәм, эшчеләргә мөрәҗәгать итеп, эшче туган, «бу «Тавыш» —тик сезнең тавыш», — ди. Эсерлар лозунгысын файдаланып, болай дип тә өсти: «Эшче туган! Тартыш кирәк, кирәк тартыш, тартышмаган эшчеләргә бик батар теш». «Бер татар шагыйренең сүзләре»нең беренче басмасында болай дип белдерә: Курыкмаслыкта күнлем мисле эсер минем. Күнлем дузәх, авызымнан ут чәчәр минем Хискә бирелүчән барышняларга гына түгел, бәлки яшәп килүче тәртипләрдән риза булмаган яшь интеллигенциягә, шул исәптән Габдуллага, сул эсер романтик нурга төренгән каһарман булып күренгән икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Әнә бит алар фәлән байгурага «фәлән вакытта, фәлән урынга мең сум китереп куймасаң, башың китәчәк» дигән язу җибәргәннәр. Нишләсен, мең сумын илтеп куйган ди теге. Бер төркем эсерлар банкны, икенчесе почта XXVI «Тавыш» — татар эсерлары органы. 1957* 10 Ле””б н Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәржемә. Татарстан китап нәшрияты, поездын талаган. Фәлән шәһәрдә губернаторга бомба ташлаганнар, фәлән калада жандарм полковнигын атып үтергәннәр, ди. Конституцион иллюзияләрдән арынган Тукайда бу вакыт полиция һәм чиновникларны, зур корсак байЛарны һәм аларның «адвокатларын» күралмау тойгысы бермә-бер куәтләнә. Аның ачуын кабарткан нәрсә милли изү генә түгел инде хәзер. Моңа «ач-ялангач мужик»ларны, ачлыктан һәм сырхаудан кырыла торган балаларны кызгану тойгысы өстәлә. Әнә шул килеш, җәбер-золымны эчетышы белән дошман күргән яшь Тукайның карап торышка революцион активлык белән аерылып торган эсерларга теләктәшлек итүе табигый хәл иде. «Таң йолдызы» газетасының программ мәкаләсендәге мондый юллар да аның күңеленә хуш килми калмаган: «Бөтен дөньяга рәхәт тудырыр өчен, туганлык ясар өчен тырышкан партияләр хәзер ирекле-ирексез көчкә каршы көч куярга мәҗбүр булалар». Биредә җитди иҗтимагый сәбәп тә бар. Мәгълүм булганча, эсерлар вак буржуаз катлаулар, аерым алганда, крестьяннар ягыннан теләктәшлек табалар иде. Татарларда исә ул чакта пролетариат руслар һәм кайбер бүтән милләтләр белән чагыштырганда, сан һәм сыйфат ягыннан кайтышрак булып, милләт башлыча крестьяннардан тора иде. Менә ни өчен татар демократик интеллигенциясенең күпчелеге эсерларга симпатия белән карады. Һәм шактый өлеше бу партиядә әгъза булып торды. Тукайның эсерларга мөнәсәбәтенә чагыштырмача күп урын бирүем укучыны гаҗәпләндермәсен. 1906 елның ахырында һәм 1907 елның башларында шагыйрьнең эсерларга симпатия белән каравы, эсерлар фикерен уртаклашуы аның революцион-демократик позициягә басуын раслаучы өстәмә дәлил булып тора. В. И. Ленин үзенең күп кенә хезмәтләрендә эсерларны, мәгълүм булганча, XX йөз башы революцион демократиясенең состав өлеше итеп карады. Бер мәкаләсеннән без мондый сүзләрне укыйбыз: «Без элеккечә үк, социалистреволюционерларның карашларын социалистик карашлар дип түгел, ә революцион-демократик карашлар дип саныйбыз» *. «Фикер» газетасының 1907 ел, 6 январь санында түбәндәге игълан басыла: «Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи «Мотыйгыя»дән чыктым. Бинаән галәйһи (шул сәбәпле — И. Н.) дусларыма вә якыннарыма иглан итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүпләренә адресын болай язсыннар: Уральск. Гостиница «Казань». А. Тукаеву. Бакый ихтирам: Г. Тукаев». Күренә ки, бу вакытларда Габдулланың дөньяга карашында гына түгел, бәлки шәхси тормышында да борылыш булган икән. Чөнки биредә сүз торак урыны алыштыру турында гына түгел, бәлки мәдрәсә белән араны рәсми рәвештә өзү, ташлап чыгу турында бара. Безнең Габдулла хәзер инде — профессиональ журналист, публицист һәм шагыйрь. Тукай тормышындагы үзгәреш турындагы әлеге мәгълүматны Г. Карие® та тулыландыра. 1906 елның кышында (декабрь ахыр- ларында булса кирәк) ул, ягъни Кариев, Тукай янына — «Мотый- гыя»гә барып чыккан һәм ниндидер мәҗлескә туры килгән. Төн буе утырганнар, күп сүзләр сөйләнгән. Шунда, — дип яза истәлекче, — «без (Тукаев, мин, Сираҗетдин Белюков дигән бер шәкерт) өчәү мәдрәсәдән чыгарга, млн үзем икенче мәдрәсәдән булсам да, . бер номерда бергә торырга уйлап, бер көнне извозчикка төянеп, «Казан* миһманханәсе дигән номерга килеп төштек». Тукайның < «бу көннәрдә» дигән сүзләренә караганда, күченү январьның бе- * ренче көннәрендә булган. Кем белә, бәлки алар, яңа елны яңа *“ урында каршыларга һәм яңа елда яңача яши башларга теләп, ♦ 31 декабрьда күчеп килгәннәрдер... Өстәвенә, гостиница үзе дә яңа, = җитмәсә, «милли» кунакханә: күптән түгел генә башында Мортаза = Гобәйдуллин торган компания тарафыннан ачылган. Әнә шул гостиницаның 7 иче номерында безнең Габдулла аена * 15 сум түләп тора башлый. Бүлмә зур түгел, бөтен җиһазы — £ карават, өстәл һәм ике урындык. Гостиница чаклы гостиницада = аерым номер хуҗасы булып алгач, безнең егерме яшьлек Габдулла, г билгеле инде, тагын да дәртләнебрәк эшкә ябышкан, күп эшләгән, = күп язган. Бүлмәсендә төне буе ут сүнми иде, диләр замандаш- ~ лары. о. Бүтәнчә була да алмый. «Уклар» журналы тулысынча Тукай 2 өстендә. «Фикер» һәм «Әлгасрел-җәдит»тәге эше дә корректорлык ~ белән генә чикләнми. Материалларны эшкәртү- һәм редакцияләү эшен дә Мотыйгый Габдулла җилкәсенә күчерә бара. Үз шәхесен калкытыбрак куярга ярата торган Камилнең Тукай турында «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» вә «Уклар» исемле газетажурналларның иң моктәдир (куәтле — И. Н.) шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәсенә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты», дип белдерүе күп нәрсә турында сөйли. Әле бит аның төп эше бар: шигырь артыннан шигырь, мәкалә артыннан мәкалә, фельетон артыннан фельетон яза. Җәмәгать эшләрендә дә элеккеге кебек үк актив: шәһәрдәге игътибарга лаеклы бер генә вакыйга да Тукай күзенән ычкынмый. Әмма К. Мотыйгый редакциясендә Тукайның төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләве инде төгәлләнеп килә... Менә февраль башында нашир һәм редактор Камил Мотыйгый Габдулланы эшеннән чыгара. Нәрсә булды әле бу? Ни өчен? Тукайның Мотыйгыйга кагылышлы кайбер язмаларын күздән кичерсәк, гаҗәпләнүебез тагын да арта төшәр. «Әлгасрел-җәдит» журналының 1906 елгы август санында басылган «Мөхәрриргә* дигән шигырьдә без түбәндәге юлларны укыйбыз: Һәр заман хакны сәвэнләр сез кебм мәкъһур улыр, Күстәрер бер көн кәлүр дә милләтең мнһрн сәңа Бәхтнярсән дүрт жәридә сахибе улмакла сән.— Чей акар һәр дүрт тарафдан мәгърифәт нәһри сәңа. Моннан да зур мактау була алырмы? Дүрт газета-журнал хуҗасы булуың белән бәхетле син, ди Тукай, чөнки сиңа дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага. һәр заманда да хаклыкны сөйгән кешеләрне сезне каһәрләгән кебек каһәрләгәннәр. Килер бер көн, милләтең сиңа үзенең мәхәббәтен белдерер. Шушы сүзләрне язган Тукайны Мотыйгый эштән куа! Сәбәп нәрсә? К. Мотыйгыйның үзен тыңлыйк. «Шуның өчен (танылган кешеләргә охшарга тырышу гадәте булганга — И. Н.), шул елларда мода да булган, эшчеләрне забастовкага котыртучылар мәзһәбенә дә кереп китеп, минем матбагада булган барча эшчеләрне дә миннән жа- лунье арттыруны сорап, эш ташларга котыртты. Бу хосуста мин Габдулла әфәнденең бу эшен сизеп, берничә мәртәбә тәһдид кыйлып (кисәтеп — И. Н.) куйсам да, файда бирмәде. Ул һаман үзенең котыртуында дәвам итте. Шуның өчен ахрел-әмер аны матбагадан (матбагам ябылмастан бары ике атна әүвәл) бөтенләй хезмәттән чыгарырга тугры килде». Күренә ки, К. Мотыйгый белән Тукай арасы һич тә ал да гөл булмаган. Без Габдулланың 1904 елда ук инде Камилнең йомшак якларын абайлап алганын, үзеннән олырак иптәшенә тәнкыйть күзе белән карый башлаганын белеп киткән идек. 1905 елда типография хуҗасы, нашир һәм редактор булып алгач, Мотыйгыйның үзен күрсәтергә, ялтырарга омтылу сыйфаты тагын да куәтләнгән дип уйларга кирәк. 1906 елның башында Думага сайланырга йөрүе үзе генә ни тора! Болар Тукайның, әлбәттә, саруын кайнаткан, ачы-ачы сүзләренә, ирониясенә сәбәп булган. Әмма аралары бозылуга, һаман кискенләшә баруга төп сәбәп тоткан юл һәм карашларының туры килмәвенә кайтып кала. Әгәр К. Мотыйгый элеккечә үк либераллар сукмагыннан атлый бирсә, Тукай, күргәнебезчә, революцион демократия юлына аяк басты. Әнә шул хәлдә алар арасында тулы татулык була алмый, әлбәттә. Нәшриятта конторщик булып хезмәт иткән Г. Га- дельшин болай яза: Камил Мотыйгый белән ул һәр вакыт бу я теге мәсьәлә турында тарткалаша, сүз көрәштерә иде. Бер көнне шулай гонорарның азлыгы, эшнең күплеге турында кычкырышалар. Ахырында гомумән эшчеләр көченнән файдалану мәсьәләсенә күчеп, Тукайның сиңа шөһрәт, безгә хезмәт! дип әйткәнен хәтерлим». Моннан инде эшчеләрне забастовкага өндәүгә дә ерак калмый. Бу урында Тукайның эштән куылу сәбәбенә бәйле икенче версиягә дә тукталып китми булмый. Ул версиянең авторы... К. Мотыйгый үзе. Утызынчы елларда язылган һәм архивта саклана торган истәлегендә ул: Тукай «...эшчеләрне эш ташлау хәрәкәтенә чакыруы өчен чыгарылмады һәм ул мондый эшне эшләгәне дә юк» дип белдерә. Чын сәбәп, янәсе, шагыйрьнең эшкә чыкмавы, чыкканда да, тәртип бозып йөрүе. Үзенә күрә дәлиле дә бар: К. Мотыйгый карамагындагы газета-журналлар «бик революционный эчтәлекле» булганга, бо- ларны чыгаручыларны эш ташларга котырту, күрәмсең, үзе үк ярамаган эш. Үзен-үзе кыйнаган Камил абзагызның кыяфәте — укучым, син дә килешерсең — бик үк матурдан түтел. Бу җайсыз хәлдән Мотыйгый ничек чыга соң? 1914 елда ул Тукайны шәп итеп күрсәтер, укучыларга революцион тәрбия бирер өчен шулай дип язган була. Аннары бит ул чорда, янәсе, цензура шартларында чын хаклыкны язып та булмый иде. Бусы инде гаҗәп логика! Тукайның эш ташларга котыртуы турында язарга яраган икән дә тәртип бозып йөрүе турында әйтергә ярамаган... Хәер, Камил Мотыйгыйның хәленә дә керми ярамый. Соңгы истәлеге язылган утызынчы елларда аның хәле чынлап та шәптән түгел. Рәсми даирәләр һәм җәмәгатьчелек, 1905—1907 еллардагы файдалы эшчәнлеген онытып, аңа кырын карыйлар. Тукайның Мотыйгый- га каршы юнәлтелгән сатирасы да үз эшен эшли. Җитмәсә, ул бит әле шагыйрьне революцион эшчәнлеге өчен эштән куган кеше. Үзенә карата урнашкан шундый мөнәсәбәттән гаҗиз булган К. Мотыйгый тота да, җилкәсендә яткан бер авыр ташны төшерергә теләп, әлеге версияне уйлап чыгара... Тукайга килсәк, листовка басу һәм тарату белән генә канәгатьләнә алмаган егетнең зурракка омтылуы, типография эшчеләрен забастовкага өндәргә керешүе табигый. Табигый гына түгел, урынлы һәм кирәкле. Чөнки, беренчедән, депо һәм тегермән эшчеләре эш ташлаганда, типография читтә кала алмый. Икенчедән, социал-демократ- ж ларга һәм бүтән сул партия вәкилләренә типография кирәк икән, эшчеләр киләләр, эшлиләр. § Инде хәзер тагын бер мәсьәләне хәл итәсе калды: мәкалә һәм £ фельетоннарында Тукайның К. Мотыйгый файдасына әйткән сүзләрен, «Мөхәрриргә» исемле шигырен, ул гына да түгел, бу шигырьне * 1907 ел ахырында Казанда дөнья күргән җыентыгына кертүен ни- = чек аңлатырга? Риялык түгелме бу, принципсызлык түгелме? Тү- * гел, һич тә түгел. ч Мотыйгыйның шәхес буларак кимчелекләрен күрсә дә, фикерлә- 2 ре туры килеп җитмәсә дә, тулаем алганда, Габдулла бу шәхеснең * милләт өчен, халык өчен файдалы эш башкарганлыгын яхшы аң- “ лый. Гаять авыр шартларда эшләве дә аның күз алдында. Беренче- < дән, материаль кыенлык. Ике газета, ике журнал бит ул! Яздырып 5 алучылардан һәм берәмләп сатудан килгән акча чыгымның яртысын < да каплый алмый. Икенчедән, хөкүмәтнең идарә органнары һәм охранканың «дамокл кылычы». «Уралец» газетасын җирле властьлар = җентекләп күзәтеп баралар. «Фикер» газетасына да күзәтүче билгеләнгән дип уйларга кирәк. Әле бер материал, әле икенчесе уңае белән каядыр барырга, аңлатма бирергә, җайларга, котылу чараларын эзләргә туры килә. Ниһаять, өченчедән, татарның үз эчендәге искелек тарафдарлары һәм реакцион матбугатның «Фикер» белән «Әлгасрел-җәдит»кә аяк чалырга, редакторы К. Мотыйгыйның тормышын агуларга тырышулары. Казанда чыга торган «Бәянелхак» газетасының һөҗүмнәре һәм өстереп торуы бушка китми: Хәйрулла Гаделшин исемле купец белән Гайнетдин Кари «Фикер» матбагасын һәм редакциясен тар-мар итү, Мотыйгыйны һәм гаилә әгъзаларын кыйнау өчен хәтта «отряд» оештыра башлаганнар. «Бәянелхак»ның нашире Әхмәтҗан Сәйдәшев белән К. Мотыйгый судлашуга кадәр барып җиткән. Әнә шундый хәлләргә Тукай, билгеле, битараф кала алмаган. «Бәянелхак» газетасын һәм Ә. Сәйдәшевне хурлыклы сурәткә кертеп, фельетон артыннан фельетон яза, Уральокиның үзендәге кара фикерле кешеләрдән эштән чыгарып көлә. Бер яктан, К. Мотыйгыйны дәртләндерү, аңа көч-куәт бирү, икенче яктан, аның дошманнарын хурлык баганасына кадаклап кую максаты белән әлеге «Мөхәрриргә» исемле шигырен яза. Мотыйгыйның баш өстендә исә болыт һаман куера бара. Нашир- лык һәм редакторлык эшчәнлеге инде төгәлләнеп килә... 1906 елның ахырында Камил Мотыйгый, атасы Мотыйгулла хәзрәт белән берлектә, зур бәлагә юлыга: алар судка эләгәләр. Моның ■ тарихы болай булган. 1906 елның январенда «Уралец»ның редакторы Н. Д. Аржанов- ның хөкемгә тартылганлыгын һәм газетаның туктатылганын белеп киткән идек инде. Бу юлы «җиңел курку» белән генә котылган Мотыйгый, озын-озак уйлап тормыйча, үз наширлыгында һәм редакторлыгында «Уральский дневник» исемле икенче газета чыгарырга рөхсәт сорап, тиешле урынга 25 январь даталы прошение бирә. Прошениедә ул үзенең яшен арттырып күрсәтә, чөнки берочтан сайлау кампаниясендә дә катнашырга тели. Башта эш шома гына бара. Мотыйгый «Уральский дневник»ны чыгара башлый, депутатлыкка ирешә алмаса да, гади сайлаучы гына түгел, выборщик була. Әмма «без капчыкта ятмый» дигәндәй, донос аркасында туу турындагы таныклыкның сере фаш ителә. 1907 елның башында тикшерү, сорау алу башлана. 12 ноябрьда суд була һәм суд Мотыйгулла Төхфәтуллинны 5 айга крепостька ябарга, ә Мөхәммәт-Камил Төхфәтуллинны бер елга төрмәгә утыртырга карар чыгараXXVII . Судны көтеп тормастан, властьлар 22 февральдә Камил Мотыйгый- ны редакторлык һәм наширлык хокукыннан мәхрүм итәләр. Тәрәк- кыйпәрвәр булып кыланырга яратучы «миллионщик» Мортаза Го- бәйдуллин типографияне редакцияләре белән берлектә сатып ала һәм редактор итеп мәдрәсәдә хуҗалык эшләрен башкаручы Вәлиулла Хә- мидуллинны утырта. Билгеле инде, Вәлиулла абзасы Тукайны бик теләп эшкә чакырып алган: газета-журналларны кемдер чыгарырга тиеш ич. Тукай яңадан дәртләнеп эшкә керешә. Ләкин аның куанычы озакка бармый. «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» һәм «Уклар» май ахырларына кадәр авырлык белән, аксый-туксый баралар да туктап калалар. Чөнки Мортаза бай матбугат эшенең борчулы эш икәнен, табыш урынына варар гына китергәнлеген аңлап ала да бу бәрәкәтсез шөгыльне ташларга ашыга. Тукайның: Матбага алгач, сине инсане галидер дисәм. Кайда галилек сиңа, халн икәнсең син һәнүз, — дигән юлларны эченә алган «Матбага белән уйнаган бер байга» исемле шигыре шушы кешегә адресланган. Безнең шагыйрь тагын эшсез. Материаль як та кысынкылана бара. Ярый әле, Габдулла дус бар. Аның карилектән килгән акчасы арага керә. Шуңа өстәмә рәвештә тагын бер чыганак ачыла. К. Мотыйгыйның, матбагадан тыш, «Прогресс» исемендәге китап кибете дә булган. Типография белән берлектә магазин да ябыла. Калган китапларын сатып бетерүне Мотыйгый Г. Кариевка тапшыра. Килгән акчаның күпмедер өлеше сатучыга тәгаенләнгән булырга тиеш. «Әлбәттә, — дип яза Кариев, — китап сатар өчен разрешение- фәләнем юк иде, һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен полиция китапларымны алып китте, үземне бер кич частьта кундырдылар». Ни сәбәптәндер, ул бөтенесен дә әйтеп бетермәгән. Архив безгә мондый мәгълүмат бирә: 1907 елның 8 июлендә приставка РСДРПның Урал оешмасы тарафыннан басылган ике данә прокламация килеп керә. Тапшыручы кеше аларны Миңлебай Хәйрул- линнан (Г. Кариевтан) алганлыгын әйтә. Мондый очракта полиция тиз кыймылдый бит: Кариев номерына тентү белән киләләр һәм берничә исемдәге революцион брошюралар табалар. Билгеле инде, егет котылу юлын эзли: прокламацияләрне урамнан таптым, брошюралар Л. Мотыйгый китаплары арасында иде, ди. Архивтагы икенче бер документта М. Хәйруллинны гаепләү буенча тикшерү эшенең тәмам булуы һәм материалларның җибәрелүе турында Саратов Суд палатасы прокурорына хәбәр ителә. XXVII Күп бусагаларны таптау һәм күп язулардан соң гына хөкем карары 1908 елнын апрелендә Саратов Суд палатасы тарафыннан юкка чыгарылган. Эш судка ук барып җитмәгән. Г. Кариев, күрәсең, хәлнең җитдиләнә баруын абайлап, Уральскидан чыгып сызу ягын караган. Шул елның августыннан башлап без аны яңа гына оешкан «Сәйяр» труппасы составында күрәбез. «Шуннан соң (тентүдән соң — И. Н.), — дип дәвам итә Г. Кариев,— Тукаев партия кешеләре белән араны тәмам өзде, икебез дә тәүбә иттек». Кариевның жандармерия тырнагына эләгә язгач өркеп калуы һәм революционерлардан тайчынуы хакында әйтеп чыгуы гаҗәп түгел. 1913 елда басылган бу истәлегендә прокламация һәм брошюралар мәсьәләсен телгә алмаганы кебек, сул партияләр белән араны өзеп, тәүбә итүләренә басым ясавы үз хәвефсезлеген истә тотып эшләнгән булуы бик ихтимал. Тукайның партия кешеләре белән арасын өзүе турындагы сүзләрдә беркадәр дөреслек булырга мөмкин. Берәр партиядә рәсми рәвештә әгъза булып тормаса да, без Габдулланың революцион эштә практик рәвештә дә катнашканын белеп килгән идек. Без шулай ук аның эсерларны якын итүен, шушы партия вәкилләре белән теләп аралашуын да күреп узган идек. 1907 елда, талантына, шагыйрьлегенә тәмам ышанган Тукай, төп эше әдәби иҗат дигән фикергә килгәч һәм бигрәк тә дусты белән булган хәлдән соң, башлыча эсерлар рухындагы практик эшләрдән читкә киткән икән, биредә шулай ук артык гаҗәпләнергә урын юк. Г. Кариев истәлегендәге «тәүбә иттек» дигән сүзнең Тукайга кагылышлы өлешен исә кире кагарга кирәк. Безнең шагыйрь үзенең Җаекта калыплашкан иманыннан, ягъни революцион-демократик карашларыннан беркайчан да чигенмәде. Дәвамы бар