Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ЯККА МӘХӘББӘТ БЕЛӘН

Мөнир Мазунов — җыр өлкәсендә күп һәм актив эшләүче шагыйрьләрнең берсе. Узган ел Татарстан китап нәшрияты, «Туган як» дигән исем белән, аның өченче җыр китабын бастырып чыгарды. Китапка төрле елларда язылган һәм төрле композиторлар тарафыннан музыкага салынган утыздан артык җыр тупланган. Җыр — ифрат авыр һәм үзенчәлекле бер жанр. Күп, бик күп таләпләр куела җыр алдына. Ул тирән эчтәлекле, шигъри матур яңгырашлы һәм образлы булырга, тигез, дөрес ритмик үлчәүле, югары поэтик сурәтле булырга тиеш. Әлбәттә, җырның сүзләренә ярашлы, шул сүхчәрнең эчтәлеген ача. яңгырашын баета торган музыка язылырга тиеш. Шигъри сүз белән музыка берберсен тулыландыра, бер бөтен, бер җан, бер тән: булып яңгырый алганда гына чын җыр туа. Яхшы җыр кеше күңелендә сафлык уятырга сәләтле рухи көч булып саклана. Андый җырлар яза алу — зур шатлык һәм бәхет. Китабына язган кереш сүзендә Мөнир Мазунов үзенең дә шундый шатлыклы, бәхетле минутлар кичерүе турында әйтә. Авторның ул сүзләренә ышанырга була, чөнки аның халык күңелен кузгатырлык яхшы җырлары бар, Кеше күңеле төрле халәттә төрлечә була. Шуңа яраклы рәвештә җырлар да күп төрле. Тантаналы, пафослы, публицистик җырлар белән беррәтгән, мәхәббәт, дуслык, җырлары да. шулай ук шаян, чәнечкеле җырлар, такмаклар да иҗат ителә. М. Мазунов җырлары да төрле характерда, төрле төсмердә, төрле кичерешләрне чагылдыра. Аның җырла рында кеше тормышының төрле халәтләре тасвирлана. Эчтәлекләре ягыннан да төрле алар. Туган илгә. Ватанга мәхәббәт, тынычлыкны яклау, хезмәтне, хезмәт кешесен олылау турында, шулай ук бәхетле яшьлек, мәхәббәт, дуслык, тутрылык турында яза автор. Дөрес. «Туган як» китабына кергән җырларның барысын да бер үк дәрәҗәдә сәнгатьчә эшләнгән, чын мәгънәсендә югары шигърият әсәрләре дип бәяләп булмый. Китапта «Таң йолдызым», «Бер тутырып карыйсың да», «Кыз бала һәм каз бәбкәсе», «Оча шарлар» кебек, эчтәлек ягыннан саерак, эстетик тәэсир итү көче зәгыйфьрәк, образлы сурәтләү чараларына ярлырак җырлар да урын алган. Шагыйрьнең дуэтлары, әйлән-бәйлән уеннарына язган җырлары да бик үк уңышлы түгел. «Таң йолдызым» җырының, мәсәлән, балкып торган шигъри табышлары, уңышлы сурәтләре юк. «Бер тутырып карыйсың да» җырында: «Мәхәббәтем кереп чумган», «Оча шарлар да», «Шул шарларга атланып менсәң иде һавага» кебек ямьсез юллар очрый. «Күзгә мәхәббәт кереп чуму» тәгъбирен күңел һич кабул итә алмый. «Шарга атланып һавага менүне» дә күз алдына китереп булмый. Китапта кабатлаулар шактый. Мәсәлән, ике лирик җырда автор кеше күзен коега тиңли. «Хәлимә» җырында бу «кое» чагыштырмача уңышлы алынган. «Серләр коесы микән», дип фикерне киңәйтеп, автор бу очракта күзләрнең тирәнлеген, серлелеген куәтләү чарасы табарга омтыла. Ә менә «Бер тутырып карыйсың да» шигырендә ике күзне кое дип раслау уңышлы түгел, болай әйтү образлы сурәт тудыра алмый. Мондый уңышсыз сурәтләр һәм образлар, сыек бу- яулы тасвирлаулар, фикер тирәнлеге җитеп бетмәгән строфалар башка әсәрләрдә дә очрый. Әмма ни генә булмасын, китап нигездә идеяэчтәлек ягыннан тотнаклы, әһәмиятле фикерләргә ия булган әсәрләре белән уңай тәэсир калдыра. Җыентыкның йөзен вакыт сынавын үткән әйбәт җырлар билгели. Ан М дый җырлар китапта шактый: «Туган як». «Гөлкәем», «Бәйрәмнәр» (М. Мозаффаров), «Гасырлар кешесе — Ленинга», «Җырла, сеңелем». «Укытучыма». «Игенче җыры». «Әйдәгез, җырлыйбыз» (Б. Мулюков), «Яшьләр җыры» (Ә. Бакиров). «Канатлы яшьлек» (А, Ключарев). «Югалтмагыз дуслыкны» (Җ. Фәйзи). «Бишек җыры» (И. Якупов музыкасы) һ. 6. Бу җырларның дүртесе төрле елларда үткәрелгән республика конкурсларында бүләк алган. Шуларның «Гасырлар кешесе — Ленинга» дигәне — даһи юлбашчыбыз образын бөтен бөеклеге белән ачарга омтылган киң масштаблы җыр. Хор һәм оркестр бу җырны революцион бәйрәмнәрдә, тантаналы концертларда еш башкара. Гади, тыйнак сүзләр белән язылган бу җыр. музыка белән матур ярашып, бер бөтен аһәң булып, В. И. Ленинга багышланган гимн шикелле яңгырый. «Туган як» җыры да үзенә бер ягымлы моң белән сугарылган. Бу җырны шагыйрь һәм композитор икесе дә туган илгә, туган якка зур мәхәббәт хисләре. ярсулы кичерешләр уята торган эпик планда иҗат иткәннәр. Фашизмга каршы барган авыр сугышларда катнашып, утны- суны кичкән шагыйрь күп юллар узган. Чит-ят илләрнең дә табигатен күргән, салкын чишмәләренең суын эчкән, чәчәк-гөллә- ренең хуш исен иснәгән, ләкин күңеле аның үзенең туган иленә ярсулы сагыш белән ашкынган. Туган якка, туган туфракка булган олы мәхәббәтен автор саран, ләкин күңелгә үтеп керерлек чаралар белән ачкан. Бу тиз генә онытыла торган җыр түгел, озын гомерле, матур гомерле җыр. Кырыгынчы еллар ахырында республика конкурсында бүләк алган «Яшьлек җыры» берничә дистә ел буе хор коллективлары тарафыннан башкарылып килә. Бу җыр күңелгә яңа дәрт өсти, якты уйлар уйлата. Әнвәр Бакировның күтәренке рухлы, шат кичерешләргә бай. матур ритмлы музыкасы белән бу җыр комсомол темаларына багышланган башка әсәрләр арасында нык аерылып тора. М. Мазунов җырларының күбесе—патриотик тойгылар уятырга сәләтле, аның нң яхшы җырлары эпик характерда. Авторның җыр өлкәсендәге хезмәтен шушы жанрда язылган җырлары билгеле дә. Әлбәттә, мондый характердагы җырларыбызга хас уртак кимчелекләр — риторика, шомарып, шаблонга әйләнгән фразалар М. Мазунов җырларында да очрый «Мул уңыш яулап алабыз...» «Дәртләнеп алга атлыйбыз...». «Тату семьяда яшибез...» («Тынычлык-дуслык иле» җыры). «Партия ялкыны сүрелми...» («Ил- һамчыбызюлбашчыбыз — партия» җыры] кебек тапталган юллар китапта шактый. Гражданлык мотивлары белән сугарылган җырларның уңыш казануында, әлбәттә, композиторларның өлеше зур. Кайбер җырларыбыз безнең, чынлап та, музыкасы аркасында гына яши дә. М. Мазуновның бу жанрдагы уңышлы җыр,ларының күбесе М. Мозаффаров, А. Ключарев. Ә. Бакиров кебек күренекле композиторлар белән куп еллык иҗат дуслыгы нәтиҗәсендә туган. Шагыйрь Б. Мулюков белән аерата күп эшли. һәм. әйтергә кирәк, эпик пландагы җырлар иҗат итүдә алар бер-берсенә ярдәм итешәләр, бергәләп шактый уңышларга ирешәләр. М. Мазуновның Б. Мулюков белән иҗади дуслыкта туган җырларыннан «Җырла, сеңелем» әсәренә игътибар итик. Әсәрдә тигез ритмлы, салмак агылышлы матур музыкага кызыклы фикер салынган: «Җырың белән кешеләрне күркәм эшкә өндә, шатландыр, уйландыр, моңландыр... җансыз яткан ташлар гына уйланмыйлар...» Шулай ди шагыйрь. Бу кечкенә китап җыр сөючеләрне әнә шулай шатландырыр да. моңландырыр да, һәрхәлдә, битараф калдырмас дип ышанасы килә. Китапта «Әйдәгез җырлыйбыз» (Б. МулЛ- ков музыкасы), «Пионерлар маршы» (Р. Яхин музыкасы), әзербәйжан теленнән бик матур тәрҗемә ителгән «Чебиләрем» кебек, мәктәп яшендәге балалар, пионерлар өчен язылган уңышлы җырлар да бар. Дөрес, боларының да кайберләре шигъри эшләнеш ягыннан поэзиянең югары таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел. Шулай да ул җырлар башкару өчен уңайлы, хәтердә тиз калучан. Җыентыкта балалар җырларының өлкәннәр өчен язылган җырлар белән бергә бирелүенә дә каршы килеп булмый. Өлкәннәр өчен язылган җырларның күпчелеге патриотик рухлы әсәрләр, аларны өлкән яшьтәге балалар да башкарыр дип уйларга кирәк. «Туган як» китабы җыр сөючеләргә кирәкле. кызыклы җыентык булыр дип ышаныйк. Шагыйрь М. Мазунов киләчәктә югарыда әйтелгән кимчелекләрне кабатламасын. җырларының шигъри эшләнешенә ныграк игътибар итсен, җырга хас образлар табу өстендә тагын да ныграк тырышып эшләсен иде.