Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗ ӘЛЕ ДӘ УҢ ФЛАНГТА

Без малай вакытларда — авыл мәктәбендә укып йөргәндә — «Сафа балалары» һәм «Безнең рапорт» дигән пьесаларны бик яратып мәктәп сәхнәсендә еш куйдык. Халык гөр килеп кул чаба иде. Димәк, тамашачы без уйнаган пьесаларны ошаткан. Балалар өчен язылган бу әсәрләрнең авторы Госман Бакиров иде. Ләкин без язучының үзен бер мәртәбә дә күрмәдек. Ул елларда тере язучыны күрү бик сирәк бәхет иде.Еллар узды. Мин Кайбыч районы, Мөрәле мәктәбендә директор булып эшләгәндә, бик каты буранлы көннәрнең берсендә авылга райком хезмәткәре белән бергә бер язучы килде. Ул кап-кара чәчле, таза гына гәүдәле, ягымлы сөйләшә торган кеше — язучы Госман Бакиров булып чыкты. Госман ага мәктәптә балалар белән очрашты, үзенең хикәяләрен укыды. Балалар аның хикәяләрен бик яраттылар, мәктәп залын яңгыратып кул чаптылар. Очрашудан соң язучыга рәхмәтләр әйттек. Соңыннан мин аңа: «Сезнең пьесаларны без бала вакытта ук сәхнәгә куя идек», — дигәч, Госман Бакиров елмаеп куйды. Ул шатланып: «Кайсы гына районга барсам да, очрашу вакытында ата-аналар. укытучылар, партия, совет оешмалары хезмәткәрләре яшь вакытларында минем пьесаларда төп геройлар булып уйнауларын әйтәләр. Бу—язучы өчен бик куанычлы хәл!» — диде. Бу вакытта язучыга алты дистә дә тулмаган иде әле. Хәзер аңа сиксән яшь! Бер уйлаганда моңа бик үк ышанасы да килми. Чөнки Госман ага әле яшьләрчә җиң сызганып эшләп йөри: яңаданяңа әсәрләр иҗат итә, укучылар белән очраша, җәмәгать эшләренә актив катнаша. Татар әдәбиятының олы буын язучысы Госман ага Бакировның тормыш һәм иҗат юлы кызыклы, бик күпләргә үрнәк булырлык. Ул 1896 елның 12 мартында хәзерге Арча районының Югары Курса авылында туа. Дөньяга ир бала килгәч, әтисе Фәтхулла абзый куанып бетә алмый. — Ир балага җир бирелә. Моннан соң без дә туйганчы ипи ашый башларбыз!.. Тик бу куаныч озакка бармый, җирдән җыеп алынган уңышның яртысыннан артыгын төрле налоглар түләү өчен сатарга туры килә. Семья кара ипигә дә туймый... Госман башта мәдрәсәдә укый, аннары укытучы була. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка — ут эченә озаталар. Сугыштан кайткач, яңадан укытучылык эшен дәвам иттерә. 1923 елны Г. Бакиров Казанга килә. Җир төзү техникумына укырга керә, бер үк вакытта балалар йортында укуукыту бүлеге мөдире булып эшли. Менә шул елларда ул әдәбият белән кызыксына башлый, беренме хикәяләрен яза. Шуларның иң характерлысы «Иске мәдрәсәдә бер кич» дип атала. 1928— 1930 елларда исә ул Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1929—1937 елларда Г. Бакиров журналист буларак зур тырышлык белән эшли:«Мәгариф» журналының җаваплы секретаре була, бер үк вакытта Татарстан китап нәшриятында дәреслекләр һәм методик китаплар редакцияли, аннан соң медир була. Ике шундый җаваплы эш алып баруына карамастан, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Шул елларда «Беренче җиңү» дигән пьесасын дөньяга чыгара. «Яшәсен яшьләр», «Безнең рапорт», «Сафа балалары» дигән сәхнә әсәрләре иҗат итә. 1930 елда аның «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Госман Бакиров мәктәп-педагогия темасына дистәләрчә очерк, мәкаләләр язды. Шулай ук ул күп кенә юмористик хикәяләр авторы да. Бөек Ватан сугышы барганда, 1942 елны Госман Бакиров, олы яшьтә булуына карамастан, үзе теләп фронтка китә. Ул алгы сызыкта орудие командиры булып авыр сугышларда катнаша. Соңга таба «Ватан намусы өчен» фронт газетасында хәрби корреспондент була, хикәяләр, очерклар һәм мәкаләләр яза. Аның сугыш батырлары турындагы хикәяләрен һәм мәкаләләрен укып рухланган сугышчылар дошманга каршы дәһшәтле атакаларга күтәреләләр. Госман Бакиров, подразделение парторгы, полк партия оешмасында бюро члены буларак, алгы сызыкта оештыру һәм аңлату эшләре алып бара, сугышчыларны дошманга каршы куркусыз көрәшергә өнди, үзе дә атакаларга керә. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Утлы елларда — окоп, блиндаж һәм землянкаларда Г. Бакиров әдәби әсәрләр дә иҗат итте. Фронт газеталарында аның «Партия члены», «Казан егете», «Биш баһадир», «Каенсарга кайту» һәм башка хикәяләре, очерклары басылганы билгеле. Гитлер Германиясен тар-мар итеп, фашистларны үз оясында дөмектергәч, зур җиңү яулап илгә кайтучы сугышчылар арасында Госман Бакиров та бар иде. Ул — озак еллар кырыс солдат тормышын татыган олы сугышчы — Казанга кайту белән яңадан матбугат эшенә чумды. Фронтта язган «Сугышчы көндәлеге» китабын бик нык төзәтеп, редакцияләп чыгарды һәм «Партизан малай» исемле повестен төгәлләде. «Сиртмәле кое» дигән хикәяләр җыентыгын бастырды. Сугыштан соң ул яңадай Татарстан китап нәшриятында укыту-педагогик әдәбият редакциясенең мөдире булып эшләде һәм мәктәпләр өчен дәреслекләр, методик кулланмалар бастырып чыгарды. Шул ук елларда аның «Башваткычлар». «Партизан малай», «Мыеклы бикә», «Классташлар». «Кадерле бүләк», «Минем укытучым», «Утлы тегермән» һ. б. яңа китаплары да чыкты. Кайбер әсәрләре рус һәм чуваш телләренә дә тәрҗемә ителде. Г. Бакиров балалар психологиясен яхшы белә. Аның әсәрләре сәнгатьчә, балалар яратып укырлык итеп язылалар. Кыска җөмләләрдә ул күп кенә мәгънә бирергә тырыша. Тасвирлау, сурәтләү чаралары белән дә Г. Бакиров оста эш итә. Язучының «Пьесалар» җыентыгы—мәктәп балаларының иң яраткан китабы. Укучылар аны мәктәп сәхнәләрендә куялар, мондый әйбәт пьесалар язганы өчен язучы Госман абыйларына рәхмәт әйтеп хатлар язалар. Хатлар аңа бик күп киле. Сугыш елларында ул Украинаның Тернополь шәһәрен азат итүдә катнашкан. Бу турыда Г Бакировның истәлек мәкаләсе Тернопольдә чыга торган «В1ельне життя» газетасында украин телендә басылгач, мәктәп балалары үзләренең туган шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнашкан Госман абыйларын кунакка чакырып хат язалар, истәлек итеп бүләкләр җибәрәләр. Шунсы кызык: Г осман Бакиров бу шәһәрне ике тапкыр —1916 елны Австрия-Венгрия гаскәрләреннән, 1944 елны немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Шуның өчен шәһәр хезмәт ияләре аны Бөек Җиңүнең утыз еллыгына үзләренә кунакка чакырдылар. 1927 елдан КПСС члены Госман ага Бакиров — ике сугыш ветераны, тынгысыз иҗат кешесе. Ул күп кенә җәмәгать эшләренә катнаша, мәктәпләрдә, культура йортларында, клубларда очрашулар үткәрә, үзенең яңа язган әсәрләрен укый, эзләнә, иҗат итә. 70 яше тулу уңае белән аңа Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. СССР Культура министрлыгы язучыны «Культура работнигы отличнигы» дигән значок белән бүләкләде. Сиксән яше тулу көнендә без олы әдипкә, сугыш һәм хезмәт ветеранына, тынгысыз дустыбызга тагын да зур уңышлар телибез.