Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гамил Афзал Иртә килгән көз Ачуланган председатель Ачынып вәгазь укый: — Алланың рәте калмады, Җәй белән көзне бутый. Җәй буе яңгыр яумады, Коя да коя көзен. Түзәрлек хәлем калмады, Тәгәрәп үлим үзем! Миңа үч итеп ява ул, Минем намуска ява, — Игеннәр кырда кала да, Абзагыз шелтә ала... Агайлар кайта басудан, Кирза итекләр — бер пот. Мунча ягалар, ачудан Әтәч суялар тотып. Юеш тупыллар өстендә Күгелҗем төтен төсе. Яшәсен эссе ләүкәләр һәм дә себерке исе! Бер туктый да, урап килеп. Коя да коя һаман. Яңадан яз килгән кебек Яшәреп китте ялан. Урамда казлар коена, Уйлары — үлән генә. Конторга ирләр җыела, Чырайлар сүрән генә. Борчулы-салынкы кашлар, Борчулы йөзләре дә. Мәшәкать күрәсе башлар, Беләләр үзләре дә: Яңгырлар күпме яумасын, Озакка бармас әле. Йөрәкләр күпме янмасын, Гомергә янмас әле. Игеннәр урылып бетәр, Курмы да җитәр әле. Көз керер, бәлешләр пешәр, Киленнәр төшәр әле... Апрель ае төсләргә бай, хисләргә бай, Уйландыра ачык зәңгәр кичләрдә, һай; Күк йөзеннән йөзеп бара ямансу ай, Армиясез кайтып барган Наполеондай. Директива килә, оклад килә, Сукно җәйгән өстәл озынча. Курчак икәнеңне белә-белә, Тиргәшәсең тәртип буенча. Бер абзый халыкка әхлак өйрәтә, бик тырыша, имди. Ә аның үзен хатыны өйрәтә,— бик орыша җиңги. Кашфеп Задә Бер шагыйрьнең зары Күңелемдә фикер туа минем! — Шигъри фикер... утлы юллар туа... Шапырыну түгел! — нәкъ Тукайча (иң кимендә Гәрәй Рәхимгә тиң) Җырлар туа. Күңелемдә сурәт балкый минем! Шигъри сурәт... Шундый якты, нурлы! Равил Фәйзуллинча оригиналь, Дәрдмәнд (яки Ренат Харис!) кебек... моңлы. Күңелемдә шигырь туа минем! Гүя яшен — Ул ялт итеп тора. —... Кем соң әйтә анда: — Язганыңны («Сөйгән» шагыйрьләрен инде мактап беткән, Чират, имеш, хәзер миңа җиткән!) Тәлгать Галиуллин — үзе! — көтеп тора. ...Тиле шигырь! Ник аңламый шул бәхетне, Оялчан кыз күк гел качып, өркеп тораП.