Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Селиса Гәрәева Әнкәм күлмәге Китте әнкәм кабат кайтмас соңгы юлга. Истәлеккә күлмәк калды минем кулда: Озын җиңле, бәбәйтәкләп, каеп теккән, Ситса күлмәк — ак чәчәкле, гади җептән. Күңел тулса газиз әнкәм искә төшеп, Сагышымның салкыныннан китсәм өшеп, Кулларыма аклы ситса күлмәк алам — Күз алдымда ак күңелле газиз анам... Искә төшә шул чак садә бала чагым, Ык буйлары, Сәрмәт тавы — туган ягым, Учак яккан зәңгәр җилле яланнарым, Каз саклаган бәбкә үләнле аланнарым... Аклы ситса бу күлмәкнең сере олы: Күз алдымда кайнар комлы авыл юлы, Шаулап үскән игеннәрнең эссе җиле — Бөтенесе бу күлмәккә сеңгән иде... Бу күлмәккә кайнар яшьле битем куям, Чөнки аннан туган туфрак исен тоям. Болан Илмән урманыннан болан чыга — Сукмак салган Илмән күленә. Иелә дә күлгә су эчә ул, Чуер ташлар төптән күренә... Карап тора болан ташка басып, Хәйран калган дөнья яменә. Артта урман, алда күз күреме Дулкын-дулкын зәңгәр күл генә. Ул сискәнә кинәт һәм сагая, Шомлы бер хәрәкәт сизенеп: Тиен оча, нарат ботагыннан Күркә төшкән кебек өзелеп... Ә боланга җитә шул тавыш та — Ашыгып ул артка чигенә һәм юк була. Болан сукмагыннан Очып үтә зәңгәр җил генә... Венера Рахматуллина Хәтта хыяллардан ялгыз кайтма Хәтта хыяллардан ялгыз кайтма, Хыялларга ялгыз чумсаң да... Тик үзеңне эзләп үзең йөрмә, Бу шау-шудан кайчак туйсаң да. Нәкъ кителеп төшкән көзге кебек, Күңелең югалтканда зурлыгын, Тик атлагач кына, чакыручы Әйтсә көлеп сиңа юл югын. Күзне йомып, башны тотып кына Яшәү серләренә ау чыксаң, Күзең ачкач, бер селтәнү белән Ышанычны бәреп үк ексаң, — Чумган төсле булыр бер чыңлауга Бу дөньяның бөтен тарафы, Йозаклардан, йозаклардан ул чың — Бикле серләр, агы-карасы. «Җир өстендә сукмак буламыни Хакыйкатькә кадәр илтүче?» — Уйлар усаллана көчсезлектән, Табылмый сүз — яшьне сөртүче. Көчең бетсә, юлда кешеләр күп, Кешеләргә бул син якынрак, Яшәү көче шатлык булып артыр, Гел булса да бәхет арырак. Каршыла син таңны кешеләр белән, Төннәреңдә ялгыз булсаң да. Хәтта хыяллардан ялгыз кайтма, Хыялларга ялгыз чумсаң да. Еллар аша ярату Сагынудан бәхетле мин, Шуларны белмисең күк. Шатлыклар да юк түгел лә, Сагышларым да шул күп. Сине түгел, аны күрәм Яннарымда һәр вакыт. Үткәнемдә яшим һаман Сагынып һәм яратып. Кабатланмый икән сөю, Бары яңарып таша. Сагыну да ярату ул, — Ярату еллар аша. Сине очраттым Сине очраттым, тик күңелдә Кырпак карлы салкын көз иде. Сары яфрак — хәтта үпкәсен дә Аңлатудан гаҗиз йөз иде. Яфрак түгел, минем хыялларым Ята иде җирдә боегып, Ә син елмаясың: «Көткәнсең бит, Мине күргәч, төштең коелып». Йөрәгеңне ачтың — пар кул белән Уртак хыялларга үрелдем. Шаһитлар юк, бары үзем белдем, Әйтерсең лә яңа үр мен*дем. Көзләр җиткәч, яз сулышы белән Кабынучы әллә мин генә?1 Сары яфрак алып тыным өрсәм, Гел яшәрер төсле, чын менә.