ҮКЕНҮ
Колхоз малларын коткарганда һәлак булган авылдашым Рәисәгә багышлыйм. агын кич булды. Эшле кешеләрнең эштән кайтыр чаклары җитте. Бил тиңентен карга чумып бишмәт чабуларын бозга катырган кызыл битле, өшегән борынлы малайлар да уеннан туйдылар. Дагалы ат кебек, карлы итекләре белән шак-шок басып, берәм-берәм өйләренә тарала башладылар. Ут алынуга Сәләхи картның да сигез яшьлек оныгы, мыштым гына кереп, кече якта аш җиткереп йөргән әбисе янына сыенды. Түрдә, өстенә Узган атнада колхозның бозаулар фермасында кинәт ут чыкты. Бозауларга да, фермага да зыян килмәгән үзе. Бозау караучы Сәвия ут капкан саламнарны кочак-кочак күтәреп кар өстенә чыгарып ташлаган. Тик үзе хәтәр яман пешкән, диләр. Хәзер район больницасында ята. Дөрес булса, хәле авыр икән. чигүле япма каплаган телевизор каршында, кулларын кушырып утырган чытык йөзле бабасының күзенә күренәсе килмәде. Бераздан почтада эшләүче киленнәре кайтты. Ул да, тавыш-тынсыз гына, көянтә-чиләкләрен алып суга китте. Картның олы улы Галимҗан кайтканчы өйдә адәм тавышы ишетелмәде. Урамнан эчкәрәк кертеп салынган биек такта коймалар, сәрби куаклары артына ышыкланып, тышкы дөньядан аерылып торган шатрун түбәле бу өйдә болай да шау килеп сөйләшү, шаярып көлешеп алу, гөрләшеп ашап-эчеп утыру гадәте юк иде. Кичә булган фаҗига аны тагын да күңелсезләндереп, үлек чыккан йортка әйләндерде. Сәлахинекеләр Сәвиянең туганы да, йөрешкән, алыш-биреш иткән кешеләре дә түгел. Картның шулай кара коелып утыруына төпчеге Галәү сәбәп. Галәү колхоз электригы. Фермада ут чыгуга ул гаепле дигән сүз тараттылар. Районнан тикшерүчеләр килеп, егетне гаепләрлек олы сәбәп юклыгын әйткәнче, Сәләхи күңеленнән ниләр генә ф уйлап бетермәде. Бер көнне ул Сәвияләр капкасын да барып какты. Үзе дә бәхетсез ана аның улына ничек ярдәм итә алырын Сәләхи = уйлап җиткерә алмады, әлбәттә. Аптыраган үрдәк арты белән суга S чума диләр бит. Барганына карап, Сәвиянең әнисе Һаҗәрне өйдә туры китерә алмады. Кызының хәле авыр дигән хәбәр дөрес, ахры, ♦ больницада баласын саклап утыра, диделәр. Инде ни эшләргә? Малайны ничек йолып калырга? Тикшерүче-z ләрнең күңелен күрергәме? Коры кашык авыз ерта дип, бер көнне = Сәләхи карт күңеленнән келәттәге сарык түшләрен барлап утырды. J Анысы күбрәк күренде дә чолан киштәсендә эленеп торган каз-үр- * дәкләргә кайтып төште. Күңел күзе анда да тукталып калмады, ~ баллы кисмәкнең капкачын ачып карады. Бал күзгә күренеп эри ? барды... Карт күзләрен йомды, боларның барысын бер юлы олауга = төяп чыгарып җибәргәндәй көрсенеп куйды. Аннары үз-үзе белән бә- £ хәсләшкән күк итте. Юк, китсен, малы да китсен, балы да. Барсы да - табылыр, боерган булса. Малай башы жәл, дип уйлады. Әмма тикшерүчеләр кырыс кеше булып чыктылар. Аларның җитди чытык йөзләрен күргәч, Сәләхи баллы кашык турында авыз ачарга да курыкты. Бәхеткә каршы, малайның артык зур гаебен тапмадылар. Таякның юан башы өлкән механик җилкәсенә барып төште. Колхоз техникасы өчен җавап бирергә тиешле бу кешене фермадагы электр үткәргечләрен шул хәлгә килеп җиткәнче алыштырмый торуда гаепләгәннәр. Кеше башына төшкән бәлага сөенү яхшы эш түгел түгелен, әмма Сәләхи карт сөенми кала алмады. Улының башы төрмәгә китә дип торганда штраф белән котылу аның өчен чыннан да зур шатлык иде. Тик Галәүне генә алыштырып куйгандай булды шул көннән соң. Тикшерү килгәнче бер кешегә бер сүз катмыйча, дару ашап миңгерәүләнгән чебен кебек тавыш-тынсыз йөргән егет, комиссия киткәч шаша башлады. Иң элек урынга капланып, үкереп бер елады. Аннары, гомергә булмаган, Сәлахинекеләр өендә күренмәгән бер хәл, шул кичне чыгып китте дә лаякыл исереп кайтты. Икенче көнне көне буе башын күтәрә алмыйча авырып ятты. Атасы, агасы белән телләште. Менә бүген төш турында чыгып киткән иде, кайда йөридер, әле булса күзгә күренгәне юк. Инде тынычландык, бу бәладән котылдык дип бер тын алган Сәләхи, төпчек улының болай көйсезләнеп китү сәбәбен аңламыйча, аңа күңеленнән рәнҗеп, шул ук вакытта нәрсә дә булса хәл кылудан гаҗиз булып, аптырап утыра иде. Ишек ачылды. Бер түшәк салкын ияртеп олы улы Галимҗан керде. Кыска тунын салып мич аралыгындагы чөйгә элде, олтанлы киез итекләрен җылы мич башына бастырды да, тузган чәчләрен сы- пыра-сыпыра, түргә узды. — Галәү өйдә юкмы әллә? —диде ул, як-ягына каранып. Улының тавышына айнып киткән Сәләхи башын күтәрде: — Чыгып киткән ие әле, ни төсле кайтыр? — диде йөзен чытып. Юкка көттеләр ул кичне Галәүне. Егетнең юлы район үзәгенә, Сәвия яткан боЛ>ницага таба булды ул кичне. Комиссиянең карары аңа тынгылык китермәде. Киресенчә, гипноздан айныган кеше кебек, фаҗиганең зурлыгын, хәсрәтнең таудан авырлыгын ул бары шул көннән соң гына аңлады. Сәвиянең үлем белән тартышып яткан сәгатьләрендә зур гаепнең анда түгел дип табылуы егетнең вөҗданын үртәде. Закон ул параграфлар, статьялар белән эш итә, гаебенә күрә генә җәзасын бирә дә бит, ә вөҗдан өчен боларның берсе дә юк. Вөҗдан ул ярым-йорты хөкем чыгара белми, ул сине я бөтенләйгә аклый, я үтереп ташлый. Ә егетне вөҗданы камчылый да камчылый. Хәзер ул алар янына дип китте. Ни өчен? Эш үткәч... Үзенең исән-сау булуына, шушы каты карны шыгырдатып йөри алуына авылдашларыннан уңайсызлангандай ашыгып-ашыгып урамнардан үтте ул. Әнә бер читтә Сәвияләрнең хәсрәтле өйләре торып калды. Шулай ук чын булдымы икәнни соң бу хәлләр? Әллә болар барысы да саташулы, коточкыч төш кенәме? Ләкин кар өстендә пыскып яткан салам өемнәрен үз күзләре белән күрде бит ул. Сәвия күтәреп чыккан кочак-кочак утлы салам өемнәрен. Галәү йөгереп килгәндә Сәвия аңын югалтып кар өстендә ята иде инде. Кочагында сасы төтен пыскып торган бодай саламы. Йөгереп килүенә егет аны күтәреп алды. Җылы бәрән тунын чишеп күкрәгенә кысты, кызның салынып төшкән хәлсез кулларын тун итәге белән төрергә, җылытырга тырышты. Ә Сәвия эчтә янган утка түзә алмыйча үрсәләнә, бәргәләнә иде. Шартлап ярылыр алдыннан ярсып типкән йөрәк кебек, утлы өемнәр балкыпбалкып алдылар да, үз көлләренә үзләре тончыгып, берәм-берәм сүнделәр. Ак кар өстендә кара таплар гына калды. Сәвиянең әнисенә, дусларына гына түгел, егет күңеленә дә кара кайгы салдылар ул таплар... Төш кенә буламы соң? Өн иде бу. Аяныч өн иде. Бөтен җир хәзер Сәвияне искә төшерә. Авылны чыгуга, тау башында алар укыган мәктәп калды. Каш җыерып карап калган борчулы бер кеше кебек булып күренде ул Галәүгә. Әле кайчан гына тәрәз пыялаларын ялтыратып, көлеп каршы ала иде ул аларны. Хәер, малай чагында да төрлесен кичерде Галәү. Тоташ шатлыктан, рәхәттән генә тормады аның малай чак гомере. Күбрәк вакытта бар нәрсәне җиңеллек белән, күп көч куймыйча гына алган яшьтәшләреннән көнләшә, үзенә дигән кечкенә генә уңышның да бик әйләнгеч юллар белән, көттереп килүенә офтанып яши иде ул. Малай чагында иптәшләре таккан сары пошл ак кушаматы үзәгенә үтте. Тик ул чакта җиңелрәк иде аңа. Чәч төпләренә хәтле сары сипкел баскан бакыр башында очына чыга алмастай уйлар юк иде ул вакытта. Иптәшләре белән булган каршылыкларны ул ясмык-ясмык сипкел төшкән сөякчел йодрыклары белән хәл итә иде. Сары пошлак янына сугыш чукмары дигән кушамат өстәлсә өстәлде, әмма класстагы малайларга да, кызларга да баш бирмәде. Рәшидә белән Сәвиягә генә кул күтәрә алмады. Кыз бала булганнары өчен түгел, Галәүдән җәбер күргән кызлар класста аз булмады анысы. Рәшидәнең көченнән курка иде ул. Малайларга караганда да зуррак гәүдәле, чүкеч кебек каты куллы бу кыз очрашуларының беренче көненнән үк үзенең өстенлеген сиздереп куйды. Сәвиягә дә кул якмаслык итте. Алар бишенчегә күчкән елны, колхозлары, шәһәрдәге кебек итеп, дүрт катлы таш мәктәп салган иде. Авылларының ике очындагы башлангыч класслар белән сигез еллыкны бергә куштылар да тугызынчы класска да балалар җыя башладылар. Шулай итеп, алар авылында урта мәктәп ачылды. Ул елны Галәү иртүк барып үз классларын эзләп тапты. Артка борылсаң да, янга карасаң да, урам күренеп торырлык партадан урын сайлады. Абыйсыннан калган портфелен бер селтәнүдә парта астына тондырды. Чит-читләре кыршылып, кара тышлы бәләкәй мендәргә охшап калган иске нәрсә үз урынына кереп ояларга теләмәде, шап итеп идәнгә килеп төште. Иелеп караган иде Галәү, парта астының ике бүлеме дә буш түгеллеген күрде. Андагы сумкаларның яңалыгына, саклык белән пөхтәләп куелуларына караганда бу урынны кызлар алганы билгеле ф булды. Кызлар дигәндә хөкеме кыска малайның, сумкаларның икесен бер кулга тотты да үзеннән алдагы партага ташлыйм дип тор- = ганда — янына ике кыз килеп басмасынмы. Аларның укытучы апа- * дан да озынрак буйлысын күрүгә үк шүрләп куйды. Бүредән курыккан куян кебек әкрен-өкрен артка чигенә башлады. Күкрәгенә тук- ♦ мак кебек каты йодрык килеп төртелүгә инде эскәмиянең башына ** барып җиткән Галәү идәнгә үк өйләнеп төште. о — Кеше әйберенә кагылмассың икенче, — диде ул кыз һәм, мәче = баласын күтәргәндәй, Галәүнең якасыннан тартып торгызды да ал- * дагы парта арасына китереп тыкты. х — Утыр шунда, — диде ул кечкенә балага әмер биргән кебек 2 итеп. л Галәү хурланды, бу усал кызга ачуы килде, карышырга кыюлы- х гы гына җитмәде. Шулай да сер бирмәде. Портфелен кызлар күр- “ сәткән җиргә ташлады да, ике кулын кесәсенә тыгып, бер дә исе ™ китмәгән кыяфәт белән сызгырасызгыра, класстан чыгып китте. Ат кешнәшеп табыша, диләр бит. Ә аларның танышлыгы көч сынашудан башланды. Хәер, ГаЛәү артык сынашып торырга теләмәде, Рәшидәнең өстенлеген берсүзсез кабул итте дә башка бер вакытта да аңа бәйләнеп маташмады. Ә аның аз сүзле оялчан дусты, Сәвия исемле кызны, ул баштан ук санга да сукмады. Аңа караган саен сәер уйлар килә иде малайның күңеленә: Сәвиянең аз гына елмайса да батып китә торган бит уртасына карандаш очы белән төртеп карыйсы иде. Күзләренә бармак очын тидереп алсаң, карасы йогар идеме икән? Аннары менә чәчен үргән кызыл тасманы күрсә, кулы кычыта башлый — шуны тартып сүтәсе килә дә тора. Тик ул аларның берсен дә эшләми, Сәвия янында, какшамас кыя кебек, һәр вакыт Рәшидә була. Яшьләре белән бер чама булсалар да, җиденчеләргә җиткәндә Рәшидә класста иң озын, иң таза гәүдәле кыз булып калды. Кешедән яшерен серләре дә башка кызларга караганда иртәрәк сизелә башлады. Бер елны ул тарих укытучысын яратты. Фатыйх абыйларының председатель чагы түгел иде әле. Институтны тәмамлап кайткач, тарих укыта башлаган елы гына иде. Һәр вакыт дәрескә матур костюмнан килеп керер, ап-ак күлмәк өстеннән чем кара галстук бәйләгән булыр иде. Авылга концерт куярга килгән артист дип белерсең. Тубалдай булып кабарып торган чәчләре тигезләп кырылган, матурлап таралган. Әз генә ислемай исе дә килеп торыр иде аннан. Болын чәчәкләрен хәтерләткән шушы тәмле ис башын әйләндердеме, укытучыны күрде исә Рәшидәнең тынычлыгы югала башлады. Ул кышны Рәшидәнең Фатыйх абыйсын гел күрәсе генә килеп торды. Башка бер фәннән дәресен әзерләмәгәндә дә тарихны укып барды. Ул вакытта Фатыйх абыйсының мактаулы укучысы иде ул. Укытучы үзе дә яратадыр, дәресен белгәне өчен генә түгел, яратканга күрә шулай мактыйдыр кебек тоелды. Бер көнне ул Фатыйх абыйсына хат язарга булды. Армиягә киткән күрше егетеннән апасына килгән хатларны качып-посып укыганы бар иде Рәшидәнең. Шуларның берсен алды да үзенчә җайлаштырып күчереп куйды. Хатның ахырына язылган җырын да калдырмады : Сөям сине, сөям сине, Гомергә сөячәкмен. Үлеп гүрләргә кергәнче Минеке днячәкмен. Ошый иде аңа бу хат. Фатыйх абыйсына да ошар дип уйлады. Ләкин укытучының үзенә дә, классташларга да сиздермичә ничек итеп бирергә аны? Тарих дәресе дә җитте. Әлегә хәтле тыныч иде Рәшидә, укытучы килеп кергәч, ни үткен, ул да коелып төште. Классташлары укытучыны каршылап басканда да урыныннан кузгалмады. Сәвия гаҗәпләнеп аның янтыгына төрткәч кенә торып басты. Аяклары, бөтен гәүдәсе туктаусыз дерелди иде, кулларының калтыравын Сәвиягә сиздермәс өчен чытырдатып парта капкачын кысты. Урынына утыргач та китабын таба алмыйча азапланды, сумкасындагы дәфтәрләрне чәчеп бетерде. — Сиңа нәрсә булды? — диде Сәвия иптәш кызының кинәт үзгәрүенә гаҗәпләнеп. — Авырыйсыңмы әллә? Рәшидә, җавап бирмичә, утлы күмер тоткандай кабаланып, Сәвиягә кулын сузды. — Нәрсә ул? — дип пышылдады Сәвия. — Хат. — Хат? Кемгә? — Фатыйх абыйга, — диде Рәшидә ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. Сәвия гаҗәпләнеп хатны ачты. Парта астына яшереп укый башлады. Рәшидә аны тын да алмыйча күзәтеп торды. Сәвиянең күперенке иреннәре бер ачыла, бер ябыла иде. Кинәт кенә ике бит уртасы кызарып чыкты. — Кит, җүләр, укытучы бит ул, — диде Сәвия хатны яртылаш укыгач, дустына күтәрелеп карап. Шул вакыт әлеге чибәр егет, матур киемле Фатыйх абыйлары, борынгы Россиядәге феодал изүләр турында сөйли-сөйли кызлар утырган парта янына килеп басты. Алгы рәттә утырган Галәү шуны көтеп торган диярсең: — Абый, алар хат укыйлар, — дип әләкли башлады. Рәшидәнең нидәндер югалып калуын, күңеле белән класста тү- .гел, әллә кайларда йөрүен Галәү күз кырые белән күреп утырган иде. Аларның пышылдап сөйләшкән сүзләрен ишетергә дип, артка ук каерылып та утырды. Тик ишетә алмады. Үтә сак, үтә әкрен сөйләшәләр иде алар. Һәм, билгеле инде, сер сөйләшәләр иде. Нинди сер? Кызлар сере ни булсын... Рәшидә алдында үзен олыларча, егетләрчә тотарга көче җитмәгән Галәү, шул хәлгә эчтән хурланып, «тракторны кузгатырлык» көче булган классташын күңеленнән тиргәп яшәгән Галәү, җае килгән саен аны көзге чебен кебек авырттырып бер чәнчеп ала һәм шуннан рәхәт таба торган иде. Бу юлы да җай чыгудан кинәнеп калды. Ә Рәшидә белән Сәвия исә болай да парта арасына сеңеп китәрдәй булып утыралар иде, малайның сүзеннән котлары алынды. Сәвиянең йомарлап хат тоткан кулы тирләп чыкты. Читлеккә эләккән җәнлек кебек тилмереп, ул укытучының күзләренә карады. Ә Фатыйх абыйсы гаҗизлек кенә түгел, бернинди көчкә дә буйсынмас катылык та күрде бу карашта. «Хатны сорамагыз, үлсәм дә бирмим. Класстан чыгарып җибәрсәгез дә, әнигә әйтсәгез дә...» — диде кызның карашы. «Мин синнән моны көтмәгән идем. Син бит тыйнак, әйбәт кыз идең», — булды җавап. «Ачуланмагыз, мин аны сезгә бирә алмыйм: ул минем серем түгел». Укытучы аңлады. «Я, тынычлан. Моннан соң алай эшләмәссең», — ди иде аның күзләре. Ярты гына минутлык тыныштан соң, сөйләвендә дәвам итеп, кызлар яныннан китте. Орчык кебек бөтерелеп утырган Галәүнең иңбашына кулын салып, аны тынычландырды. Аннан соң класс алдына, үз урынына килеп басты. Сәвия белән укытучының сүзсез сөйләшүен сизми калган Рәшидә үзенчә юрады: ярата, яратмаса ачуланыр иде, хатны сорап алган булыр иде. Сәвия исенә килгәч абайлап алды: янында укытучы басып торган арада хатны урталай ертып төшергән икән бит. Инде ни эшләр- * гә белмичә, ике кисәкне бергә ялгап карады да тагын ертты, тагын... һәм кәгазь чүпләрен тын алырга да куркып утырган Рәшидә алды- х на салды. * “ — Нишләттең?— дип пышылдады Рәшидә ни әйтергә дә белмичә. Ә Галәүнең баш артында күзе бар дип белерсең. Ялт кына борыл- ♦ ды да кәгазь кисәкләрен Рәшидәдән алда сыпырып та алды. Сәвия < йодрыгы малайның аркасына килеп төште. — Эл-ләү! — диде Галәү, калак сөяген кашып. = Классның тынычлыгы бозылды. Алар ягына борылып-борылып * карый башладылар. Укытучы да сөйләвеннән бүленде. — Альтапова! Сәләхиев! Тыңлап утырыгыз. Кабатлау вакытын- ~ да сездән сорыйм,— дип кисәтте ул. » Сәвия укытучы сөйләп бетергәнче звонок булсын иде дә сорарга S өлгермәсен иде дип, бөтен күңеле белән теләп утырса да, барып чык- ю мады. Тарих укытучысы өс-башка гына түгел, дәрестә дә бик җыйнак £ кеше иде. Кырык биш минутның һәр минуты бүленеп куелган аның. Сәгатенә дә карап тормый, югыйсә, сөйләргә дә, кабатларга да, сорап алырга да өлгерә. Менә ул дәрескә йомгак ясады. Укучыларны сынагандай бер минут тын калып, класс өстенә карап торды да: — Я, Альтапова, крепостной крестьяннарның эш кораллары турында сөйләп бир әле, — диде. Класста шундый тынлык урнашты, Сәвия үз йөрәгенең дөп-дөп каккапын үзе ишетеп торды. Нәрсә дип җавап бирергә соң? Дөп... дөп. Күзгә карап тормаса икән шул Фатыйх абый. Дөп... дөп... Нинди кораллар иде соң әле, нинди?.. Дөп... дөп... дөп... Щул арада Галәүләр ягыннан пышылдау ишетелде: — Коор-тик! — дип кабатлады шуны Сәвия. Уйлап-нитеп тормады, нәрсә булса әйтергә кирәк иде бит. Кыз авызыннан шул сүзнең ычкынуы булды, бөтен класс бердән пр-рых итеп көлеп җибәрде. Оятыннан нишләргә белмәгән Сәвия, өстенә кар ишелгәндәгедәй авыраеп, парта өстенә сыгылып төште. Укытучының класс журналына билге куйганын үрелә төшеп карап утырган малай, сөенче алгандай шатланып, ике бармагын тырпайтып күрсәтте. — Дәресне игътибар белән тыңламавың кызганыч, Альтапова, — диде укытучы, — бәлки безгә Сәләхиев ярдәм итәр. Ул дәрестә Галәү дә икеле алды. Сәлахиләр өендә берәү дә эшсез тормый. Мәктәптән кайтуына Га- ләүне дә дөнья хәтле эш көтеп тора. Кечкенә чанага кисмәк утыртып су ташырга, мал астын тазартырга, мичкә утын кертергә. Көн дә шулай. Иптәшләре кайткач китап укый, түгәрәкләргә йөри, телевизордан хоккей карый. Кайчандыр бер тапкыр Галәү дә өйдәге бу тәртипләргә каршы килеп караган иде. Сәләхи картның чикмән өстеннән буып йөри торган бил каешы малайны шунда ук телсез итте. Хәзер инде ул карышып тормый. Иске итек, иске бишмәтен кия дә караңгы төшкәнче ишегалдында маташа. Кызлар хатын эләктереп кайткан көнне генә ул өйдә тоткарланырга сылтау эзләп карады. Тик ул көнне дә гомере буе ни балаларын, ни үзен яклап иренә сүз әйтә алмаган әнисе аның ишектән килеп кергәнен генә көткән кебек: _ Сыерга салып кер әле шуны, сарыкларга печән төшер, —дип малайның кулына ашлы су чиләге тоттырды. Абзар тәрәзәсенең дәфтәр бите хәтле бәләкәй пыяласыннан төш кән тонык яктыга куеп Рәшидәнең хатын кисәген кисәккә ялгап- укырга теләде. Ләкин өлгерә алмады. Бүген-иртәгә бәрәнләргә торган буаз сарык арттан килеп малайның кулына үрелгән иде, мышнап куйды да, кәгазь кисәкләрен саламлы тирес өстенә очыртып бетерде. — Китсәнә! — диде малай, сарыкның башына сугып. Хатны укый алмаса да, җырының ике юлын күреп алган иде. Кызларны үртәргә шул да җитә калды. Иртәгесен, бик кирәк әйберен эзләгәндәй, сумкасын актарган булып, күз кырые белән арттагы партаны күзәтә-күзәтә, алмагачлары көенә сузып җибәрде: Сөям сине, сөям сине, Гомергә сөячәкмен... Класстагылар көлеп куйды. Мәгънәсен аңлап түгел, Галәүнең чираттагы маймыллануы дип уйлап көлделәр. Ә Рәшидә белән Сәвия исә үзләренә төрттереп әйтелгәнен аңладылар. Рәшидәнең колак яфракларына кадәр ут капкандай булды. — Күрсәтермен әле кайтканда, сары пошлак, — диде ул эченнән. Дәресләр бетүгә үк чыгып йөгерәсе калган икән Галәүгә. Өендә гомергә бетмәс эшләре дә көтеп тора, югыйсә. Юк бит, кызларны үртисе килү бизгәге тота аны. Җырның ике юлын әйтә дә йөгерә, кызлар куа килмәсме дип, артына борылып карый. Рәшидә белән Сәвиянең бер дә исләре китмәгәндәй тыныч кына кайтуларын күргәч, тагын туктап көтеп ала, тагын такмаклый башлый: Сөям сине, сөям сине... Ә Рәшидәнең мәктәптән бергә чыккан классташлары алдында сер бирәсе килми. Кемне үртәп җырлаганны кем белә, сары пошлак- ның бияләй хәтле теленә ни килмәс. Инеш буе сукмагы бераз бушансын әле менә, тыкрык башындагы көрткә генә килеп җитсеннәр. Сөям сине... Галәү сизми дә кала, ачкан авызын ябарга да өлгермичә, башы белән көрткә чума. Авызына, күзенә, муенына пыяла кебек үткен, каты кар ярмасы тула. Өстенә капланган авырлыктан ул көрткә чума бара, чума бара, чалкан әйләнергә тели, алай итсә аяклары, куллары белән каршы тора алыр кебек, кая ул — кыймылдарга да ирек бирмиләр. Кычкырмакчы була, авыздагы кар комачаулый. Кинәт ул үзенең җирдән аерылганын тойды. Кемдер аны тартып торгыза иде. Сәвия икән. Рәшидәсе инде тыкрыктан йөгереп үткән, урамга җитеп бара. Сәвия Галәүнең читтә аунап яткан бүреген алып каккалады да малайның кар катыш укмашкан чәченә каплады. — Үзең гаепле бит, үртәшмәскә иде,— диде ул энесен шелтәләгән апа кеше сыман итеп. Галәү аның кулына сугып җибәрде. Шул вакыт малайның күзләре әчетеп китте. Әллә инде керфекләргә кунган кар эреп күзгә керә, әллә күз яшьләре... Рәшидәнең усаллыгына исе китмәгән иде, алар яшендә кызлар белән малайлар сугышмый тормый ул, Сәвиянең кызганып каравы әллә нишләтте аны. Класста иң юаш, иң тавышсыз бәләкәй кыз да аны авыру кешегә санаган кебек тоелды. Кәтүк хәтле генә бәләкәй кыз алдында үзенең көчсезлеген танудан гомерендә беренче тапкыр хурланды. Ул көнне Галәү өйләренә вакытында кайтмады. Урамга керергә хурланып, анда малайлар үртәр дип уйлады, кояш баеганчы инеш буенда йөрде. Хыялында ул шул сәгатьләр эчендә ниләр генә эшләмәде. Иң элек ул үзен озын буйлы, киң җилкәле чибәр егет итеп күрде. Абыйсы Галимҗан да шундый бит аның. Ләкин малай үзен ан нан да көчлерәк итеп, кем төсле... әйтик, дөнья чемпионы Жаботин- ский кебегрәк итеп күрде. Шул вакыт аның тун астында мускуллары кабарып чыккандай булды, киеме кыскандай, төймәләрен чишеп җибәрде, иңбашларын киереп куйды. Их, күрсәтер иде ул кызларга ф көчнең нинди булганын! Икесен ике кулына күтәрер иде дә, төшер инде, Галәү, төшер~ инде, дип ялынганчы һавада селкеп торыр иде. х Юк, алай итмәс, әйләнеп карамас иде ул аларга. Хәтта сөйләшмәс “ тә иде. Нигә дип вакланып торырга. Юлда аны абыйсы Галимҗан очратты. * — Ни эшләп йөрисең монда? — диде ул. < Абыйсы янында торганда Галәү үз кимчелеген, көчсезлеген аеру- “ ча нык сизде. «Гел шулай калырмынмы икәнни» дигән уй йөрәген х чәнчеп үтте. * — Абый, әйт әле, мин нишләп шулай бәләкәй булганмын? — х диде ул Галимҗанның соравына җавап бирмичә. — Әти саран кыланган, — диде Галимҗан көлеп. — Мин чынлап әйтәм, ә ул... — диде Галәү үпкәләп. — Мин дә чынлап әйтәм. Карун Сәләхи диләр бит әткәйне, — ю диде Галимҗан китә башлаган энесен кулыннан тартып.— Кешене ™ балчыктан ясыйлармы, балчыктан. Әткәй сиңа балчыкны кызгангандыр. — Әй, синең белән сөйләшкәнче!.. — Ха-ха-ха! Гел шулай ул Галимҗан. Өйдә сөйләшмәгәннәренең әҗерен кеше алдында чыгара. Өй җиткереп башка чыгарга хыяллана ул. Бу турыда атасы белми әле. Сизеп калса, тузыныр иде. Шуңа күрә атасына әйтергә кыюлыгы җитми тора. Бик ачуын китерсә, Галәү күп уйлап тормас, әтисенә әйтеп тә куяр. Йөрсен аннары менә өй салам дип. Галимҗан, көлеп туйгач, авызын турсайтып атлаган энесенең аркасыннан кагып куйды. — Я, я, ачуланма. Җәй көне үзеңне бүрәнә чыгарырга аппарыр- мын. Балык шулпасы белән әче ипи килешә ул кешегә. Ак күмәчкә май ягып ашап кына үсеп булмый... 2 Вятка буендагы нарат урманнарының шифалы һавасы, тәнгә дә, җанга да рәхәт талгын су җиле килештеме, төтен исе катыш тәмле балык шулпаларының файдасы тидеме, әллә болай да вакыт җиткән идеме инде, абыйсы белән эшләп йөргән берике ел эчендә үзгәрде дә китте Галәү. Йомырка сарысы яккандай сап-сары битле малай иде, зифа буйлы, киң җилкәле егеткә әйләнде дә куйды. Кояшта, җилдә, яңгырда йөреп каралган йөзендә гомере буе үзәгенә үткән сипкелнең эзе дә калмады. Татарларда сирәк очрый торган бакыр чәчләр дә куе каштан төсенә керде. Холкы да үзгәрде. Ул инде, сукыр черки кебек, юкка-барга бәйләнеп кешенең үзәгенә үтми, салкын канлырак, сабыррак була белә башлады. Баштанаяк суга чумып, көчәнә-көчәнә, әртил белән бүрәнә тарттырулар, яр буенда учак ягып, җыен юк-барны сөйләшеп утырулар, күршедәге авылларга барып, егетләрен көнләштереп, этләрен өрдереп, кызлар озатып йөрүләр, сал өстендә балык тотулар белән Галәү- нең авыр да, кызык та үткән җәйләре артта калды. Узган ел ул китмәде. Унынчы классны тәмамлыйсы, сынаулар бирәсе елы иде. Өйдә әтисе, эштә әртил башлыгы иркенә бирелеп гамьсез яшәгән егетнең дә башына пошаман төште ул елны. Укудан шәп бармый иде ул. Сынаулар бирмәгәч, өчлеләр төяп булса да, класстан класска күчә килде. ВУЗга керәм дип хыялланмады. Идеалы, абыйсы кебек, авылда калып, ватылмыйча тыныч кына яшәү иде. Тик мәктәпне тәмамламый ярамый. Башлаган эшне бетерү өчен генә түгел, акча төшәрлегрәк адәм рәтле эшкә урнашу өчен документ кирәк булганга тырышып йөрүе иде. Шуңа күрә егетнең дә пошмас башына тора-бара борчулы уйлар керә башлады, ахры, төшләрендә өйгә биргән эшләрне эшләми килүләрен, укытучылар сораганга җавап бирә алмый азаплануларын күреп саташып бетә торган булды. Галәү бер көнне шулай бик озак синус, косинуслар белән баш ватып утырды да, үзе генә очына чыга алмагач, китапларын кыстырып, Сәвияләргә китте. Ак пәрдәле ачык тәрәзә янына утырган Сәвияне ерактан ук күреп килде ул. Кыз әле генә идән юып чыгарган иде. Сап-сары нарат сайгакларның кояш нуры төшкән турыннан бөдрәләнеп сизелер-сизелмәс кенә пар күтәрелеп тора. Өстәл өстендәге шомырт чәчәкләреннән өй эченә язгы урман исе таралган. Сәвия чәчәкле банкага китабын сөяп куйган. Ә күзләре китап юлларына түгел, зәңгәрсу ак шомырт чәчәкләренә төбәлгән иде. Галәү, сиздермичә генә үрелеп, тәрәзәгә башын тыкты да, тәлгәштән биш читле чәчәк өзеп алды. — Бәхет чәчәге! — диде ул, таҗны кызга сузып. Кинәт ишетелгән тавышка Сәвия сискәнеп китте. Галәүне күргәч, бит урталарын батырып, елмаеп алды. — Куркыттың ич! — диде, егетнең кулыннан чәчәкне алып. Таҗның биш канатын да берәм-берәм санагандай, бармак очларын тидереп алды да чәчәкне күпереп торган иреннәренә куйды. — Мин кайчаннан бирле эзлим инде, әле берне дә тапканым юк. — Мин бәхетле бит. Шуңа табыладыр. Менә тагын берәү. Монысы алты читле икән әле. Менә тагын... — Әй мактанчык. Шул бәләкәй генә бәхеткә куанып йөрисеңме? — Ник куанмаска. Һавадагы торна турында хыялланганчы, кулыңдагы чыпчыкны очырмау яхшырак. — Хыял ул матур китап укыган күк. — Хыяллану кызлар гадәте. Егетләр күбрәк эш күрсәтергә ярата. Сәвия ярты гәүдәсе белән бүлмә эченә кергән егетнең күкрәгенә йомшак кына этеп куйды: — Тагын мактана инде. Шул вакыт аларның күзләре очрашты. Кыз уңайсызланып китте, бармак очын тидерсәң карасы йогарлык чем-кара күзләрне каплап, озын керфекләр түбән иелде. Була бит шундый минутлар, уйламаганда кабынасың. Әле генә Сәвия бергә үскән классташ кыз иде Галәү өчен. Ул аның белән теләсә ни сөйләшә, бәхәсләшә, кирәк булса кычкырыша да ала, күрми торса исенә дә кереп чыкмый торган иде. Сәвиянең шул минуттагы күз карашыннан югалды да калды Галәү. Табигатьтә дә шундый хәл була: кайдандыр төшеп, язгы дым белән бакчаңда мәк тишелә. Тамыр җибәрә, үсә, чәчәккә бөреләнә. Син аңа күз дә салмыйсың. Ә бер көнне бакчаңа чыксаң... һушың китә! Мәк чәчәкләре! Түтәлеңне аксыл ал, куе кызыл мәк чәчәкләре каплаган. Күз сөрмәсе кебек күгелҗем нурлар сызылган ут кебек янып торган чәчәкләр. Кичә күз дә салмаган идем, менә син нинди матур икән дигән уйлар килә башыңа. Синең инде бакчаңнан керәсең килми. Тагын, тагын матур чәчәкләрне күрәсең килә. Синең аларны сыйпап карыйсың килә, ә үзең кулың белән кагылырга куркасың. Сәвия дә шулай кинәт ачылды Галәү өчен. Ачылды һәм кыска гомерле мәк чәчәге кебек тиз арада сүнде дә. Класслары белән җыелып, болынга җуа атнасына төшкән көнне булды ул. Алар ягында шундый атна үткәрү гадәте бар. Вятканың бозы китеп, язгы сулар арта башлаган чакта, шулай да әле яр буе болыннарын каплап бетермәгән, су уртасында дулкын-дулкын яшь үлән үскән коры җирләр күренеп торган атналарда була ул. Кояш нурларын, әз генә дымлы җылы яз һавасын, болыннарның яшеллеген ♦ тансыклаган авыл халкы, сабан туена килгәндәй, киенеп-ясанып су > буена төшә, үзенә күрә бер бәйрәм ясап күңел ачып ала. Кармак кү- “ тәргән малай-шалайлар яр буенда йөгерешеп йөри. Болганчык суда ба- *• лыкчы агайларның көймәләре тирбәлә. Кар сулары сырхау-чирләүне ♦ алып китә дип ышанган карчык-корчыклар, җир акыртып, салкын < суда оныкларының битләрен юалар. Барысы да ак төпле, сыек яшел ® кыяклы җуалар, әчкелтем сусыл кузгалаклар җыя. Кая карама — ° гармун тавышы, җыр була ул атнада. Яшьләр уен уйныйлар: әйлән- < бәйлән, өченчесе артык, күперле, берәү так уеннары... Иң яратканна- ~ ры — берәү так. Егетләр-кызлар икешәр-икешәр тотынып тезелеп s басалар. Алда так кеше тора. Арттагы рәттән чыгып йөгергән пар- л ларның берсен тотып алырга тиеш ул. Булдыра алмый икән — яңадан так кала, тагын алга баса. Дәртеңне, көчеңне тыеп торуның кирәге юк монда. Болын тигез, рышкан чаклар. Алда — аерылу. Һәркемнең үз хыялы, үз юлы. Кем F белә: кайберләре бәлки тиз генә очраша да алмас. Бу көннәрдә Галәү £ өчен Сәвия дә бик якын, бик дус булды. Ләкин инде ул җуа атна- . сында кичергән хисләрне уятмый, мәк чәчәге шикелле кинәт балкып, Галәү өчен кинәт сүнгән Сәвия класстагы башка кызлар, Рәшидәләр, Фәнияләр кебек бертигез. Ял көненә кадәр шулай булды. Ә ял көнне... Ул көнне Галәүгә < абыйсы эш кушкан иде. Тыңламасаң да яхшы түгел, болай да күңеле и төшеп йөргән чагы дип, Галәү риза булды. Узган атнада шушы өй - хакында каты тавыш чыкты. Аталары, Галимҗанның исәбен белгәч, п чыгырыннан чыгып тузынды. Йорт таратучы дип, олы улын да, а әрәмтамаклар, имгәкләр дип, өйдәгеләрнең калганнарын да сүгеп = ташлады. Атна буе кара көеп, беркемгә бер авыз сүз катмый йөрде. п Йортта әле тагын бер малай каласы, анысына да озакламый башлы- ч күзле булырга вакыт җиткәне исенә килдеме, туэынсаң-тузынмасаң да, Галимҗанның үз дигәнен итәсенә, йорттан аерылып чыгасына ышанган идеме, сыкранып булса да ризалыгын бирде. Шулай да: — Миннән ярдәм көтмә. Күгәргән кадак та бирә алмыйм. Энең барын онытма. Бу йорт та аңа калачак. Сине куган кеше булмады, үзең теләп китәсең, үзең ерып чык,— дип кисәтеп куйды. Галимҗан атасының холкын белә, артык күпкә өмет итми, өй җиткерергә кирәк булганның вагы-төягенә хәтле әзерләп куйды. Шулай да бура күтәргәндә генә булса да ярдәм итәр дип уйлаган иде. Сәләхнең соңгы сүзләрен ишеткәч, өмете өзелеп, яңа өйгә керүнең көзгә калачагын аңлады. Кайтарткан бүрәнәләре череп ятмасын дип, кабыгын каезларга энесен җибәрде. Бер караганда бала-чага эше генә булып күренсә дә, эчпошыргыч, кызыксыз иде ул. Җиңел дә түгел. Туктаусыз балта селтәү шактый алҗытты егетне. Абыйсы Вятка буенда сатып алган биш җәпле пәкесен бирәм дип вәгъдә итмәсә, Галәү хәзер иптәшләре белән сынауларга әзерләнеп утырган булыр иде. Юкка ризалашкан, ахры. Ул эченнән абыйсын, аңа каршы килә алмаганга үзен тиргәп, балтасын чабып куйды, брезент бияләйләрен чи бүрәнә өстенә куеп утырды. Изүләрен чишеп җибәрде, куенына рәхәт җил тулды. Галәү авызын зур ачып, күкрәгенә күп итеп салкын һава алды. Моннан авылның түбән очы аермачык булыж күренә иде. Әнә иске мәктәп йорты. Дүртенче класска хәтле Галәү шунда укыды. Хәзер анда балалар бакчасы ачтылар. Аның янында почта өе. Почта тыкрыгын үтеп әз генә баргач, Сәвияләр бакчасы. Чия куаклары төбендә китап укып утырган кызларны Галәү иртәнге якта ук күргән иде. Әле китмәгәннәр икән. Агылый белән тагылый. Ял көнендә дә бербереннән аерылмыйлар. Укулар беткәч нишләрләр икән болар? Кеше сынауга әзерләнә. Минем өчен имтиханны Пушкин бирер дип уйлыймы әллә бу абый? Барып килим әле, нәрсәдән укыйлар икән? Галәү әкрен генә килеп чия куаклары артына посты. Кызларның берсе яшел үләнгә капланып яткан да чыбык кисәге белән алдындагы җирне тырнаштыра, икенчесе бөтен дөньясын онытып тезенә салган дәфтәргә төртелгән. Яннарында гына егет барын сизмиләр дә. — Ташла әле шуны. Тилергән чакта бер язып куйганмын инде, _ дИде Сәвия, кулындагы чыбыгын ташлап. Дустының алдындагы дәфтәрне алып баш астына салды да чалкан әйләиеп зәңгәр күккә карап ята башлады. — Синең әнә шул тургай буласың киләме? — диде. Галәү ирексездән күккә карады. Ни тырышып эзләсә дә, җырчы кошны тапмады, ә тавышы каяндыр ерактан-ерактан колакка кереп тора. — Менә шушы тургай шикелле югарыга очып менсәң икән дә түбәнгә карап торсаң икән! Я балык булып диңгездә йөзсәң... Дельфин балыгы булып. Кешеләр белән бик дус дип әйтәләр аны. — Гел хыял синең башыңда, Сәвия. Мине дә хыялый итеп бетерәсең инде. — Чынмы? — Чын шул. Кайчагында утырам шулай кымшанмыйча, утырам. Хыялланыйм әле бер, мин әйтәм. Утырам, утырам, башка бернинди дә уй килми бит. Барыбер кузгалмыйм. Утыра торгач, беләсеңме... Шундый бер матур егет килеп баса каршыма... Кашлары шулай, борыны мондый, авызы... Рәшидә кулы белән бәрәңге борын, зур авыз ясап күрсәтә. — Синең шул булыр инде, егетләр дә егетләр күңелеңдә,— дип, Сәвия Рәшидәнең кыяфәтеннән тәгәри-тәгәри көлә. — Ә үзең соң, үзең. Сары пошлагыңны... — ди Рәшидә. Сәвия көлүдән туктый, рәнҗеп иптәшенә карый. — Я, сук, сук миңа,— дип, Рәшидә, саксызлыгын уенга әйләндерергә уйлап, урыныннан торып йөгерә, Сәвия дә аны куа китә. Галәү чия куагы төбендә калган дәфтәрне кулына ала, Сәвиянең көндәлек битләрен тиз-тиз актара башлый. Бер җирдә үзенең исемен күреп кала, укый: «Узган елгы ат кузгалагын өзеп суга ташлады да әйләнеп тә карамыйча китеп барды. Су өстенә очып төшкән чүп, үз дулкынында үзе чайкала-чайкала, эчкә йөзеп китте. Шунда мин үземне өзеп алынган әнә шул үләнгә охшаттым. Ташлап китте. Кирәксез бер кеше итеп, ялгызымны ташлап китте. Кинәт дөнья миңа бик күңелсез булып калды. Хыялымда ияреп юлларыма чыккан, эшләгән эшләремә булыша, кая барсам да яныма килеп баса торган кеше итеп күрә идем мин аны. Теләсә кем теләсә генә ни әйтсә дә, минем өчен ул иң матур, иң булдыклы, иң акыллы егет иде. Хыялымда мин аңа дип җырлар җырлый идем. Ә ул я агачка сөялеп, я чирәмгә утырып тыңлый иде. Хыял иде бу. Бәхетле иткән хыялый минутларым иде. Кичтән уйлап яткангадыр инде — бервакытны төшемә дә керде: без икәү ап-ак каен урманында йөрдек. «Телисеңме, Сәвия, шушы агачларны авылга күчереп утыртам», — диде ул миңа. Ә мин көлдем. «Әкияттәге Галәветдин түгелме син? Сихерле лампаң бармы әллә?» — дидем. «Юк, лампам юк минем, Ярмәкәй тавы хәтле экскаваторым бар. шуның белән бер төн эчендә...» Ул бу сүзләрне экскаватор кабинасында әйткән иде кебек. Аннары без җитәкләшеп авыл урамыннан йөгердек. Урамнарның берсендә яфракларыннан бал тамган юкә агачлары, икенчесендә ап-ак киемле яшь каеннар, өченчесендә челтәр яфраклы өрәңгеләр үсеп утыра, имеш. Урамга чыккан кешеләр сөенәләр, безгә таба күрсәтеп нәрсәдер әйтәләр, ә без ишетмибез, кулга-кул тотынып барабыз да барабыз... Төш дип тә әйтерлек түгел үзен... Ә хәзер бар да бетте. Су өстендә тирбәлгән үлән сабагы күк, болын уртасында берүзем басып калдым. Әкияттәй матур хыял дөньясына да әйләнеп кайта алмам инде хәзер. Тылсымлы көзгемне ваткан явыз җан кебек, өнемне дә, төшемне дә чәлпәрәмә китердең син, Галәү!» Ул төнне Галәү Сәвиягә кергән төшнең дәвамын күрде. Инеш буе икән. Галәү тездән суга кергән дә вак балыклар тотып маташа. Каяндыр җыр ишетелгәндәй була. Шундый акрын ул моң, шундый зәгыйфь егет аның чыннан да читтән киләме, әллә үз күңелендә туып үзенә ишетеләме икәнен дә аңлый алмады. Башта ул аны су буеннан килә дип уйлаган иде. Яр астындагы җикән камышлар кайчагында моңлы бер көй чыгарып шулай җилдә чайкалып утыралар. Билгесез моң торган саен ачыграк, йөрәккә якынрак булып ишетелә бара, бик таныш бер көйгә әйләнеп күңелне кузгата, ниндидер сәер, аңлап булмый торган тынгысыз хисләр кабындыра. Бу — Сәвия тавышы, аның җырлавы иде. Су төбеннән килә икән бу җыр. Галәү ♦ иелеп су төбен карый һәм анда Сәвиянең елмаеп торган күзләрен > очрата. «Син мине каен урманына алып барам* дип әйткән идең, ди 2 Сәвия. «Әйе, әйе, каен урманына барабыз, мин сине бик озак эзлә- > дем, бир кулыңны», — ди Галәү. Сәвиягә кулларын суза, ә кызның ф йөзе ераклаша бара, ераклаша бара, менә ул вак дулкыннар арасын- < ДА тирбәлеп тора-тора да бөтенләй юкка чыга. ® о X 3 * X X Бөтен дөньяны кубарып килгән җилле-давыллы көнне булды бу. п Адәм чыдамаслык эссе көн иде. Урамда бала-чага түгел, этләр дә f күренми. Күләгәгә кереп посканнар да авызларын ачып, эчләре белән сулап яталар. Бәрәңге сабаклары арасында, тузанда тавыклар г - коена. Эссе һава өйгә үтеп кермәсен дип, кешеләр тәрәзәләрен ябып 4 куйды, пәрдәләрне төшерде. Картларның баш өянәген кузгатып, яшьрәкләрнең аяк-кул җегәрен алып кояш кыздыра да кыздыра. Кинәт авылның югары башында пәри туе күтәрелде. Өй биеклеге тузан баганасы, дию пәриенең орчыгы кебек бөтерелә-бөтерелә, юлында очраган таш, агач кисәкләрен, үлән арасында адашып йөргән чебешне, тирес-салам ише чүп-чарны да эченә суырып алып, ажгырып килгән машина тизлеге белән урамның бер башыннан икенче башына үтеп китте. Аның белән генә дөнья тынычланмады. Әйтерсең лә аның монысы җитез атка атланган җиңел разведка гына булган, әйтерсең лә яуның зурысы, дәһшәтлесе артта әле. Кешеләр каралты- кура арасындагы вак-төяк әйберләрен җыештырып куярга да өлгермәделәр, күк йөзен тузанлы кызыл болыт каплады. Кояш тотылган чактагы кебек, авылны эңгер-меңгер басты. Аяктан егарлык көчле җил дулый. Кемнеңдер капкасы шартлап ачылды, кайдадыр түбә калае кубып, эчпошыргыч бер көйгә шакылдарга тотынды. Ул да булмады, караңгы күк йөзен утлы чыбыклар сызгалый башлады. Тау-ташлар ишелгәндәй бер тавыш белән күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга кереште. Галәүнең җәйге көтүлектәге электр саугычларын көйләп кайтып килүе иде. Яңгыр аны авылга якынлашкач, Ярмәкәй тавы астында утырган бозаулар фермасы турында куып җитте. Каршыга бәргән җилле явымнан җиңе белән йөзен ышыклап, егет фермага борылды. Биредә җил тагын да көчлерәк иде. Бер яктан Ярмәкәй тавы, икенче яктан текә инеш яры. Шул тар аралыктан искән үтәли җил зур көч белән күкрәктән этеп артка сөйри, атларга ирек бирмичә аякка урала. Галәү яны белән торып атлый башлады. Тауның борылып киткән җиренә, тал куаклары сибелеп үскән киң итәгенә җитәргә ашыга иде. Биредә тынычрак. Җил дә, инде юашлана төшеп, елан кебек сызгырмый. Иркенләп тын алу өчен, Галәү адымнарын акрынайтты һәм шул вакытны балта чапкан тавыш ишетте. Бик җайсыз итеп, интегеп чапкан тавыш. Ток... тук. Тук... ток. Кайсы тыйгысызы икән ул. Яңгыр туктагач өлгермәс идеме әллә? Нинди ашыгыч эше бар? Га- ләү, кызыксынып, балта тавышы ишетелгән якка, ферма артына таба борылды. Чатыр кебек җәелеп үскән карт өянке тамырларын тырпайтып җирдә ята. Калын бер ботагы ферма тәрәзәсенә төшеп, аның рамын җимергән. Ватык тәрәзәдән юеш-салкын җил керә, эчкә сузылган калын ботаклар буйлап яңгыр суы ага. Сәвия шул ботакны чабып төшерергә азаплана, әмма көче җитми. Бердән, ботак бик юан, икенчедән, биек. Югарыга үрелеп, бөтен көчкә сугарга уңайсыз. Кызның өсте манма су, чәчләре сүтелеп юеш тәненә уралган, түгәрәкләнеп килгән ияк очыннан яңгыр суы тама. Туңудан үзе дә дер-дер килә. Галәүнең аны күкрәгенә кысасы, кочагына алып җылытасы килеп китте. Куенында Сәвиянең җылы сулышын сизгәндәй булды. — Кая, китер әле балтаңны, — диде ул, кызның иңбашларына орынып. Сәвия дәшми генә балтасын сузды. — Суыкта торма, эчкә кер, — диде Галәү, аны кызганып. Болай да юеш учларына төкереп, балтасын җайлап тотты да кизәнеп ботакка сукты. Агач кына түгел, сарай стеналары да дерелдәп куйды кебек. Тагын каерылып сукты, тагын... Як-якка ап-ак йомычкалар очты. Агач ботагын алып ташлагач, икәүләп, рамнары җимерелгән тәрәзә уемын салам белән капладылар. Шуннан соң гына эчкә, бозаулар янына керделәр. Икесенең дә өстеннән шыбырдап яңгыр суы ага иде, аяк аслары шунда ук күл булды. Сәвия каравылчы картның төнлә киеп йөри торган кожанын Га ләүгә сузды. Үзе дә шкаф артына кереп өстен алыштырды. Галәү янына чыкканда ул җирлеге алсу ак бөрчекле күлмәк кигән, чәчләре тарап үрелгән, тагын шундый ук пөхтә, матур Сәвия булган иде инде. Тик алсу иреннәре суыктан күгәргән, ике учын бер йодрыкка кысып, аз гына калтырап тора. Галәүнең күңеленә тагын шул уй килде: кочакка алсаң, эреп кенә китәр иде бит. Иреннәрен алсу мәк чәчәгенә әйләндергәнче суырып үпсәң, ни эшләр иде икән? Сәвиянең тыйнак күз карашы гына түгел, аннан да зуррак көч тә туктата алмаслык бер ашкыну белән ул кызны кочагына алды, кайнар сулыш бөркеп иреннәренә үрелде. Шул вакыт Сәвия әкрен генә башын борды, егетнең иреннәренә аның алсуланып янган колак йомшагы тиде. Галәү әкрен генә, авырттырмыйча гына шуны тешләп алды. Сәвия егет куеныннан балык кебек шуып төште дә бозау читлекләре арасына кереп посты. — Менә минеке булдың инде. Колагыңны тешләдем. Элек заманнарда колак тешләшкәннәр бит. — Кирәкми, Галәү, шаярма. Яратмыйсың бит,— диде Сәвия рәнҗеп. — Каян беләсең, әллә яратамдыр? Егет тагын кызга омтылды. — Беләм, кирәкми, яратмыйсың, — дип пышылдады кыз. Әмма үзе инде чигенмәде, Галәүнең юеш күкрәгенә йөзен каплады. Әллә ни дә сөйләшмәделәр үзләре. Сәвиянең тыйнаклыгы, тартынуы Галәүгә дә авызына ни килде шул сүзләрне чәчеп торырга ирек бирмәде. Башта шул карт өянкене телгә алдылар. Үзәге корып, эче куышланып беткән иде бит. Каты кабыгы гына калган. Шул хәтле зур ботакларны ничек туендыра алды икән дип гаҗәпләнделәр. Көз җиткәч, шушы өянке үскән җиргә яшь агачлар утыртырга булдылар. Ул турыда Сәвия әйтте. Галәү каршы килмәде, агач утырту түгел, Сәвия аңа сарай салып бир дип әйтсә дә, ризалашыр кебек иде ул вакытта. Аннары Сәвия Галәүгә бозауларын күрсәтте. Озын керфекле матур күзләрен мөлдерәтеп карап яткан бу мәхлукләр, чыннан да, бик сөйкемле иде. Арадан берсе, озын торыклы, очлырак башлы бозау, Галәүне күбрәк кызыксындырды. — Яңа породами әллә? — дип сорады. — Юк. Поши бозавы ул. Яз көне көтүчеләр табып кайтканнар. Анасын браконьерлар аткан ди. Дөньяга килеп тә җитмичә ятим калган шушы поши бозавын ♦ кызганып сөйләшеп тордылар. Табигатьнең матурлыгына кул ягучы >. имансыз кешеләрне сүктеләр. Шул кичне Га ләү Сәвияне кинодан озата килде. * Кызлар белән йөргән егетләрнең хәлен белә Галәү. Әртилдә эш- * ләүче яшьҗилкенчәк кич җиткәнен көтеп кенә тора иде. Төбе ал- * тындай сап-сары ком белән түшәлгән җылы сулы Вяткада коенып, * көндезге тир, тузан һәм аруталуларын да юып ташлыйлар иде дә о киенеп-ясанып күрше авылларга таралалар. «Галиябану» көеме анда, ~ барынямы — аларга барыбер, аяклары белән балчык изәләр дип әй- о терсең: баскан урыннарында бик тырыш таптанып бииләр дә бииләр. * Төн урталары җитә. Өендә яшь хатыны көтеп калган завклуб алар- “ ны куып чыгара алмыйча интегеп бетә. Ничек кирәк алай утларны 2 сүндереп, клуб ишегенә йозак салгач, егетләр һәм кызлар парлашып s койма буендагы бүрәнә өсләренә, капка төбендәге утыргычларга, £ кайда аулак җир бар — шунда күчәләр. Кайвакытны авыл егетләре ң арасында берәр кыз өчен тавыш та чыга. Якалашуга хәтле барып җиткәлиләр. Агач чыгаручыларны бу авылга аяк та бастырмаслар дип уйлыйсың. Ә алар дуслашып та алганнар, берни булмаган кебек, кулларын шап та шоп сугып күрешәләр, бер пачкадан тәмәке тарталар. Кайвакытны егетләр карта сугып, учак янында әкият сатып яр буенда калалар. Тагын күрешергә дип вәгъдәләшкән кызлар, эчтән үпкәләсәләр дә, килсәң гаҗәп түгел, китсәң хаҗәт түгел дип, тыштан сер бирмиләр. Әртил егетләренең биредән озакламый бөтенләй китә- селәрен, чынлап сөйгән ярлары янына кайтасыларын беләләр алар. Мондый кичәләрдән Галәү дә калмый. Дөрес, биюләргә катнашмый ул. Бии белмәве бер хәл. Зуррак кызлар аны чакырмыйлар, малайсытып карыйлар. Ә аның тиңнәре үзләре дә клубның караңгырак почмагыннан чыгарга оялып, пышынпышын сөйләшкән булып, юктан да, бардан да көлешеп, барысы бергә өелеп торалар. Шулай бер читтә тыныч кына карап утыра-утыра да Галәү, клубта уен беткәч, кайтып урынына ава. Нарат исе, дымлы балчык исенә изелеп, яшьлекнең рәхәт, гамьсез йокысына тала. Әле генә күргән кызлар төшенә дә кереп чыкмый, ичмасам. Шулай да Вятка буена килеп эшләвенең икенче җәендә бер кыз аның тынычлыгын җуя язып калган иде. Алар эшләгән җиргә үк килеп су трамвае туктый иде ул җәйне. Уенчык кебек кечкенә генә, ак кына, палубасы, трюмы бар, алды пыялалы штурвал будкасы бар. Шул будкада утырган яшь кенә, чибәр генә кызы бар. Кызның өстендә кара галстуклы ак блузка, иңбашларында елгачылар погоны, бөдрәләткән сары чәчләрен капитан фуражкасы каплый. Билгеле инде, кызлар күрсә, егет халкы тик тормый. Су трамваеның килеп туктавы була — салчы егетләр билләрен турайталар. Штурвал тоткан кызга шаян сүзләр әйтәләр, көлдер- мәкче булып такмак сибәләр, маймылланып биеп алалар. Ә трамвай йөртүче исә ник күз салсын үзләренә. Аның бар игътибары — ярга төшерелгән басмада. Капчыклы агайлар, кәрзинле апалар, рюкзаклы егетләр ул карап тормаса чыга белмиләр дип әйтерсең. Менә актык кеше үтеп китә, басманы эчкә тартып алалар, шуннан соң гына кыз, күңелегез булсын инде дигәндәй, егетләргә бер елмаеп куя, кәефе әйбәт чак булса, кулын селтәп саубуллашкандай итә. Кыска гына гудок биреп ала да, аккош йөзгән кебек, матур гына борылыш ясап китеп бара, һәр көн шулай. Түбән төшкәндә бер, әйләнеп килгәндә икенче очрашалар. Көннәрдән бер көнне Галәүгә шушы су трамваена утырып, үзләре эшли торган җирдән ун чакрым еракка, базарлы авылга барып кайтырга туры килде. Палубага менеп җилгә күкрәген куйды да бар кешедән өстә, югарыда утырган капитан кызның ашыкмыйча, каушамыйча, штурвал тәгәрмәчен ничек боргалавын, бу уенчык корабны вак утраулар, су уртасындагы комлы сыртлар арасыннан оста итеп алып баруын сокланып карап тора башлады. Әзмәвердәй кешеләргә сыңар күзен дә салмаган бу тәкәббер кыз бакыр башлы егет кисәгенә игътибар иткәндер дип кем уйлаган. Ә ул күптәнге танышын күргәндәй елмаеп карады. Бер тукталышта сөйләшеп тә тордылар. — Кара әле, егет, синең иптәшләрең гел шулай шамакайланалармы? — Юк, матур кызлар күргәндә генә. Егетнең җавабы ошады, ахры, ул кызарып китте: — Матур кызлар күп булыр, — диде. — Аларына икенче төрле концерт күрсәтәләр. — Талант бар икән, алайса! — Ходай рәнҗетмәгән. Шул сөйләшүдән белеп калды Галәү: кыз Юлия исемле икән. Икенче җәй инде су трамваен йөртә. Ленинградтагы суднолар төзү институтына укырга кермәкче. Аннары Галәү Юлиянең килгәнен көн саен диярлек көтеп ала башлады. Ул аны бер дә исеннән чыгармыйча туктаусыз уйлап та тормый үзе, һәрчак җаны тыныч була. Ә менә күңел түренә бер кечкенә сәгать утыртып куйганнар да кызның килер вакыты җитүгә шул сәгать сугып куямыни. Тик торганда кылт итеп исенә килеп төшүгә, егет башын күтәреп су өстенә карый. Акрын гына йөзеп борылмадан килеп чыккан су трамваен күргәч, үзалдына елмаеп куя. Инде Юлия егетләр ягына караса, аның өчен генә карыйдыр, барысы арасыннан аны гына эзләп табадыр, елмайганда аның өчен генә елмаядыр кебек тоела иде Галәүгә. Флагштокта җилфердәп барган ак флагны да ул Юлиянең ерактан яулык болгавына ошата иде. Ә менә авылга кайткач, онытты шуны. Әмма... Сәвия белән үзенең арасын аңлый алмый бик аптырады ул. Бер-берләрен эзләп тә йөрмәделәр, югыйсә. Болында очрашканнан соң, әле Сәвия Галәү белән ялгыз калырга да уңайсызлана иде. Үзе башлап сүз дәшми, сораганына гына җавап кайтара. Ә менә язмыш очраштырды да торды үзләрен. Җәй көне чия бакчасында... Аннан соң ферма өендә. Очрашкан саен Галәү Сәвиягә ныграк бәйләнә барганын сизде. Бу кыз аны әкрен-әкрен үз иркенә буйсындыра бара иде, ахры. Давыл еккан карт өянке урынына агач утырту турында сөйләшеп утырганда берсүзсез риза булган иде. Бер-ике төп агач егет кеше өчен нәрсә ул, шәһәр салырга да риза иде ул чакта Галәү. Ә кызның хыялы аның белән генә чикләнмәде. Ярмәкәй тау битеннән башлап, инеш ярына хәтле булган бөтен җирне урман итәргә уйлый иде ул. Кайсы китаптан укыгандыр, кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш, әгәр шулай булмаса, ул үзен утын агачы дип санасын, дигән сүзләрне отып алган. Безнең илдә ике йөз илле миллионнан артык халык бар, ике йөз илле миллион агач үзе бер тайга бит ул дип, әле утыртылмаган урманны уйлап куана. Хыялның йөгәне юк анысы, канаты гына бар, шуңа күрә ул күбрәк һавада очып йөри, мәшәкатьле җир йөзенә сирәк куна, дип уйлый Галәү һәм, аныңча, теләсә нинди эшне дә бушка эшләп йөрү — ул үзе әрәмгә үткән вакыт. Бердән, кешенең үзенә файдасы юк, икенчедән, ул ки рәкле эш түгел. Кирәк булса аны колхоз үзе нәрәтен биреп, эш хакын түләп, законлы итеп башкарыр иде. Колхозларның хәле әйбәт хәзер, өмә белән эш эшләтүгә калмаган. Планга кермәгән, нәрәттә каралмаган икән, әлегә бу эшнең кирәге юк дигән сүз. Шулай дип уйлап, бу эштән калырга җай эзләде Галәү, әмма күңеле карышса да, бөтен ф авыл яшьләре кузгалган көнне ул да өйдә утырмады. «Йөрисең шун- __ да юкны бушка аударып», — дип, атасы мыгырданып калды. «Бозау- = лар фермасына йөри-йөри, үзең бозауга әйләнмә», — дип, абыйсы * Галимҗан да авыз ерды. Канга шулай тоз салгач, егетнең кәефе әй- ” бәт түгел иде, әлбәттә,' ләкин иптәшләре арасында күңеле ачылды * тагын. Сабан туе, җуа атнасындагы кебек уен-көлке, җыр-бию, көзге < саф һаваны яңгыратып көлү иде монда. Кызлар көлүе бигрәк матур. о Агач ботакларын сарган пәрәвез җепләренә көмеш кыңгыраулар эл- = гәннәр дә аз гына җил исеп ботакларны селкеткән саен, шул кыңгы- * раулар чыңгылдап китәләр кебек. Машинага төялеп, алтын-сары, х комач-кызыл төсләр кергән урманнан агач төпләп кайту үзе бер кы- = зык булды. Барыннан да рәхәте Сәвиянең янда булуы иде. Агачларны ни әйтәсең — өйрәнелгән мөхитләреннән аерылсалар. 2 кешеләр дә үзләрен җайсыз сизәләр. Галәү дә шундый чирне кичерде. Укытучыларыннан, иптәшләреннән аерылгач, сәлперәеп утырган агач кебек боегып калды. Юкса, бу көнне дүрт күз белән көткән ид? бит. Укулар беткәч, җилкәсеннән тау төшкәндәй иркенәеп калыр кебек иде. Мәктәптә укытучылар, өйдә атасы белән агасы иркенә бирелеп, алар кушканча, аларга охшаганча гына яшәү дә туйдырган иде. Үзен олы кеше, мөстәкыйль кеше итеп сизәсе килде аның. Дөнья мәшәкатьләрен бөтен авырлыгы белән иңенә алырлык ир-егет булып килә бит инде, формулалар ятлап, класстагы кызларны үртәүдән тәм табып, шаянлыгы белән укытучыларның теңкәсенә тиеп беткән яшүсмер чагы түгел. Кесәсендә урта мәктәп аттестаты, шуның янында электрик һөнәренә таныклык. Үзеңнең әле генә йомыркадан чыккан йонсыз чебеш булмавыңны бөтен дөньяга танытасы иде лә. Ә иркенлек, Галәү көткән хөрлек алай тиз килмәде. Ул үзен әле дә булса өйдәгеләрдән бәйле саный иде. Алар көн дә Галәүнең колан итен ашыйлар: «Пәтих әнә Зәйни кызын читавыт иткән. Син генә авыз ачып йөрисең, арурак эш сорап кал, йомыкый. Иликтрик язуын кесәдә таушалдыру өчен генә бирмәгәннЬрдер бит...» Нишләсен ди Галәү, сорап та бирмәгәч, тартып аласыңмыни ул урынны. Тәхет өчен көрәшүче патша малае түгел лә ул. Атасының Пәтих дигәне аларның элекке тарих укытучысы. Бер елны колхоз председателе итеп куйганнар иде, шуннан бирле әйбәт кенә эшләп килә. Район гәзитләрендә басылган сводкаларда колхозларының исеме астан өскә таба күчте. Авылдашларының күбесе үзендә укыган кешеләр булганга, кайсын нинди эшкә куярга кирәген дә бик белә. Шулай дип уйлап йөргән Галәүне председательнең бер эше гаҗәпкә калдырды. Рәшидә мәсьәләсендә түгел. Бу мәсьәләдә Галәү үзе дә килешә. Рәшидәнең идарәгә хисапчы булып киләсе сынаулар беткәнче үк билгеле иде инде. Килсә дә килә бит бәхет кешегә, тир түкми, бил бөкми, счет төймәләрен шалт та шолт китереп, өстәл артында утыра хәзер. Сәвиягә генә рәтле эш бирмәде Фатыйх абыйлары, бозаулар фермасына илтеп тыкты. Үзенең иң яраткан укучысын, классның иң башлы кызын, теләсә нинди институтның ишеген төбенә хәтле каерып ача алырлыгын... Болай булгач, Галәүгә әллә ниләр өмет итәр урын калмый. Яз көнендәге ашкыну урынына егетнең күңелен түзеп булмаслы: эч пошу биләп алды. Ялгызлык хисе дә җанны ашый иде. Армиягә хәтле берәр җиргә барып, акча төшереп кайтасымы әллә, дигән уйлар күңелгә килә башлады. Бөтен җаны-тәне белән авыл малае иде ул. Авылының тыныч, тын табигатен ярата, җылы тузан белән яңа сауган сөт исе, бөтнек исе тулы кичләрен, яшел үләннәргә абына-сөрте- нә йөргән каз-үрдәк бәбкәләрен, бакча башларына муенчаклап җибәргән моңсу карашлы яшь бозауларын ярата иде. Вятка буенда эшләгән җәйләрендә шуларны сагынып үлә иде. Хәзер дә ул авылны ташлап китә алмаслыгын аңлый, ләкин... Галәүнең дә бәхете йоклап ук бетмәгән икән. Борын салындырып йөргән көннәренең берендә аны Фатыйх абыйсы чакырып алды. «Ка- рап-карап йөрдем мин сиңа, авылда төпләнергә исәбең барлыгын сиздем. Ялгышмаган булсам, әйдә, тотын, иртәгәдән электрик булып эшли башла», — диде ул. Ялгышамы соң? Председательнең күңеле сизгер аның. Сәвия хакында гына бераз ялгышты... «Әйдә, кемдә булмый алай гына. Сәвиянең үзенә ошый бит, эшләсен ошагач», дип уйлаган егет соңыннан, кыз белән дуслашып йөри торгач, анысының да сәбәбен белде. «Ферманы кулыңа ал. Берәр ел бик әйбәтләп эшләп кара, әгәр чыннан да ошаса, институтка үзем барып урнаштырып кайтырмын. Дөньяда иң күп сөт бирә торган сыерлар токымы кирәк безгә. Шуңа өйрән»,— дип киңәш биргән аңа Фатыйх абый. Анысы да шундый бер хыялый кеше. Сыерның сөте телендә икәнен белмимени инде ул? Шуның өчен генә биш ел укып йөрүнең кирәге бармы икән? Сәер кешеләр алар — Сәвия дә, Фатыйх абый да. Шул сәерлекләре белән үзләренә караталардыр да әле. Сәвиянең дә шул гадәте ошаттыра түгелме соң? Кызык иде аның белән. Җил исүен дә тыныч кына тыңлый алмаган кыз белән сөйләшеп йөрүләре нинди рәхәт иде! Яфраклар кыштырдавын, Сәвия кебек, гашыйкларның серле пышылдавына да ошата белми үзе. Ни тырышып эзләсә дә, зәңгәр күк йөзеннән ак җилкәнле ак кораблар да күрә алмый. Ә Сәвия «күрәм!» ди. Ак болытларны ул биек-биек тауларга да, чабып барган атларга да, бозлар патшаеы саналган ак аюларга да ошата ала. Яңа җирдә чирләп утырган агач, ниһаять, тамыр җибәреп, бәрәкәтле туфракның шифалы суын эчә башлаган кебек, Фатыйх абыйсы яныннан чыккач, Галәү дә, рухы күтәрелеп, каштан чәчле башын югары тотып йөри торган булды. Ул инде авылның бик кирәк кешесе. Күбесенең аңа эше төшә, аның җае, вакыты белән хисаплашырга мәҗбүрләр. Хәзер ул урамның кыл уртасыннан йөри. Резин итекләренең кунычын тубыгына кадәр кайтарып кигән, техас курткасын киң каеш белән буган, каешында әрекмән яфрагы хәтле зур резин перчаткалар. Җилкәсендә үткен тешле тимер «мәче». Плакатлардагы рәсем төсле, шулай шартын китереп киенүе аның — Сәвия өчен. Бер вакытны ул, сиңа шулай бик килешә, дип әйткән иде. Ә егет бу сүзләрне, мәхәббәт теленә күчереп, мин сине шул кыяфәтеңдә яратам, дип аңлады. Яшьлекнең шунысы кызык: сөйләшәсең, сөйләшәсең, сөйләшеп сүзләр бетми. Телең бер төрле әйтә, ә күңел аны үзенчә юрап, үзенчә кабул итә. Кайчагында дәшми генә утырасың. Алай да рәхәт. Бу дөньяның барлык тынгысыз уйлары кайдадыр бер чик артында торып калган. Моң тулы, наз тулы күңелгә андый уйлар сыймый бу минутларда. Таң җиле китергән чыклы үлән исеннәнме, икең бер җан булып утыру ләззәтеннәнме исереп, мәхәббәт диңгезенең тылсымлы дулкыннарында акрын гына чайкаласың да чайкаласың. Багана башындагы утлар инде әллә кайчан сүнгән. Авыл өйләре таң алдының куе караңгылыгына күмелгән. Әтәчләр дә йокыларыннан бер уянып тавыш биреп алалар да мәгънәсез түгәрәк күзләрен тагын йомалар. Бервакытны шулай утырганда каршыдагы өйдә ут алдылар. Нуры сүнгән күз кебек ике тәрәзәдә сүрән яктылык күренде. — Мәүлихә әби, — дип куйды Сәвия, әкият дөньясыннан әйләнеп кайткандай сискәнеп. — Намаз укырга торгандыр. Карчык кеше бит. — Шулайдыр шул. Утсыз интегә. Я керосины булмый, я лампа куыгы таба алмый. Читен бит ялгыз карчыкка, — диде кыз, күрше карчыгын кызганып. — Фатыйх абыйны да әйтер идем инде. Колхозлары зур яхшылык эшләде Мәүлихә карчыкка, сүз дә юк. Тик җиренә генә җиткереп бетерә алмады. Ятим карчыкка сап-сары ♦ бүрәнәләрдән җыйнак кына итеп өй салып бирде, шунда бер кулдан < ут кына үткәреп куя алмады. Әзмени колхозда яңа өй җиткерүчеләр. ® Барысына да ут кирәк. Кайсының бала-чагасы күп, дәрес карыйсы = бар. Кайсысы туй итәргә җыена, утсыз — ике күзсез. Берәүләр таң- < нан торып эшкә бара, аңар ничек ут бирмисең. Табыла инде сәбәп. * Шулай сабыр гына көтеп торган Мәүлихә әби кала да кала. Ул йөдә- = теп йөрми. Өе өчен дә бик канәгать ул — изге теләкләрен тели-тели п> дога кыла. — Фатыйх абыйга үпкәләп булмый анысы, — диде Галәү, пред- 2 седательне яклап, — эш күп бит, электриклар җитми. — Галәү, әйдә бер яхшылык эшлибез шул әбигә. Егет сагая калды. — Нинди яхшылык? — Ут кертеп бир син аңа. — Нәрәт бирмиләр бит, нәрәт булса — мин әзер. — Ә син болай гына, эштән соң килеп... Ә? — Әйбере булса... — Аңар күпме кирәк инде. Ишектән түргә нөтле биш адым. Складтан үзем яздырып алырмын. — Сорап йөрмә. Табармын. Икенче көнне кичкә таба икәүләп Мәүлихә карчыкка ут керттеләр. Егет эшләде, кыз аңа булышып торды. Әле чүкечен суза, әле кадак бирә, я чыбык очын тотып тора. Куллары шундый җитез йөри, Галәү сораганны да көтеп тормый, кирәк әйберне үзе белеп бирә. — Операция ясаган кешеләр кебек без, әйеме, Галәү, — ди үзе тагын хыялга бирелеп, — син хирург ди, ә мин синең ассистентың. — Укырга китсәң, син үзең хирург булып кайтыр идең әле, китмәдең бит, — диде егет һәм әйткән сүзеннән каушап калып, шөребен шундый каты итеп борды, ролик дигәне чатнап идәнгә коелды. — Ярый әле, китмәгәнсең, хирург булсаң, безнең ишеләргә әйләнеп тә карамас идең. Сәвия, чыннан да, хирург булып кайткан диярсең: — Карамаган ди. Хирурглар да электриклар йөргән юлдан йөри бит. Профессияләре генә ике төрле,— диде ул, Галәүне юатып. Мәүлихә карчык яшьләрнең эшенә дә, сүзләренә да катнашмады. Мыштым гына чәй әзерләп йөрде. Чоланнан капкачлы таш савыт белән бал, түгәрәкләп төргән алма кагы алып керде. Шикәр савытына җир җиләге рәсеме төшерелгән кәгазьле конфетны учлап салды. Кара җимешен дә чыгарды. Көтү кайткач, кәҗәсен савып керде дә бер савыт җылы сөт китереп куйды. Самаварын ике-өч кат яңартты. Кече як сәке өстендә намаз да укып алды, дисбесен тарта-тар- та, Галәү белән Сәвиягә хәерле тәүфыйклар, бәхет-сәгадәтләр теләде. Яшьләрнең эше тиз генә бетмәде. Карчык инде йокымсырап бара иде, өйдә кинәт гөлт итеп ут кабынды. — И рәхмәт төшкерләре, бәхетегез мул булгырлары. Аягыгыз- кулыгыз сызлаусыз булсын инде, мин-карчыкны сөендергән өчен, ходай үзегезне сөендерсен, — дип сөйләнә-сөйләнә, яшьләрне чәйгә чакырды. Яшьләр утырырга теләмәде. — Мәүлихә әби, хәзер әнине кертермен, электр яктысында сөй- ләшәсөйләшә икәүләп чәй эчәрсез, без бик ашыгабыз, үпкәләмә инде,— дип, Сәвия нәүмиз булып калган карчыкны юатты. — Алайса, ни инде менә... аяк ялы булсын, — дип, Мәүлихә әби Галәүгә биш сум акча сузды. Алып кесәсенә салганда ук Сәвиянең йөзе караңгылануын сизгән иде егет. Чынлап үпкәләве булган икән. — Бөтен шатлыгымны бетердең, — диде, урамга чыккач. — Нәрсәсе бар аның, эшләгән хакы гына бит, — диде Галәү, кызның кәефе кырылуга сәерсенеп. — Ире, ике улы сугышта үлгән ятим карчыкның акчасына кы- зыкмасаң! — Я инде, чәенә дә утырмадык, акчасын да алмасаң, үзе үпкәләр иде бит. — Акланып торган була тагы! — Бер мин генәме әллә, бөтенесе шулай ала. — Кеше суга төшә дип син дә төшәрсеңме? — Дурак дип белдеңме әллә син мине?.. Бу көнне алар үпкәләшеп аерылыштылар. Ак пароходлар гына йөзеп йөрми икән зәңгәр күктә, кара болытлар ишелеп, дөньяны каплаган чаклар да була икән. Әй, син, мәхәббәт алласы! Шундый чакта, утлар чәчеп принциплар бәрелешкән вакытта, син дә артыңа борыласың, ахры. Икедән берсенең кулына ак яулык бирергә синең дә көчең җитмимени соң? Сәвиянең ниләр уйлавын, нинди утларда януын Галәү белмәде. Ә үзен ул бер дә юкка рәнҗетелдем дип саный иде. Урламады, таламады, эшләгәненә күрә ризалык белән бирделәр. Телгә алырлык зур сумма булса икән, биш йөз түгел, илле дә түгел, биш тәңкә бит, нибары биш тәңкә. Биш тапкыр нәләт суксын икән аны, нәләт! Сәвиянең күз алдында ук ертып ташлыйсы калган булмаса. Аның белән генә араны төзәтеп булыр идеме икән соң? Төзәлә торган булса, Галәүнең бу акчаны ертырга көче дә җитәр иде бәлки. Ә болай... Әллә гомер буе кулына акча кермәгәнгә, шушы кыштырдавык, рәсемле кәгазьгә кызыгып җаны чыгар дәрәҗәгә җитә иде. Бәләкәй- рәк чагында ун тиен, унбиш тиен түләп, мәктәп буфетыннан әйбер сатып алучыларга кызыга торган иде. Озын тәнәфес булдымы, дөбер-шатыр килеп, малай-шалайлар шунда йөгерә, шикәргә катырган төче күмәч, өстенә колбаса куйган ипи телеме алалар, баллы су эчәләр. Ә Галәү әнисе төреп җибәргән майлы ипиен чәйнәп класста утырып кала. Әй, шул чакта уфтанулары... Тагын бер вакыйга хәтерендә бик калган. Бишенчене бетергән елны аларны класслары белән рәсемгә төшерделәр. Буе бәләкәй булганга фотограф аны алга, класс җитәкчесе янына ук утырткан иде. Шундый да ачык чыккан — сипкелләрен берәм-берәм санарлык. Бер атнадан карточкаларны ясап китерделәр. Балалар аны шунда ук егермешәр тиенгә сатып алып бетерде. Акчасын икенче көнне китерермен дип, Галәү дә берсен алып кайтты. Кул яссуы хәтле генә шушы рәсем күп сүзләргә сәбәп булды ул кичне. Иң элек, акча кадерен белмисең дип, атасы тузынды, гомер буе эшләп тә өстеннән брезент кожан төшмәвен йөз дә әллә ничәнче кабат искә алды. Аннары, күкәй урлап сатма, матри аны, санап куям, дип кисәтте. Галимҗан абыйсы алай тузынмады, кызып китә торган гадәте юк анысының. Көлеп кенә бер-ике сүз әйтсә дә, үзәгеңә үтәрлек итеп әйтә: — Шул сипкелләреңне акча түләп карамакчы буласыңмы әллә, тиле?! Әнә, көзге бушлай күрсәтә. Җаның теләгәнчә кара. Ишек тө- бендәрәк торсаң, Николай патша портреты хәтле булып күренәсең. Ул төнне Га ләү елый-елый йокыга китте дә иртәгесен рәсемне кире китереп бирде. • Фотограф әллә кызганды малайны, әллә инде алып китеп ншп- ләтәм бу рәсемне дип уйладымы, Галәүнең кулына аны бушлай тоттырды. Шул көнне Галәү, үсеп кенә җитим, берегезгә бер ялынычым төшмәс, күп итеп акча эшләрмен, дип, үзүзенә ант итте. ф Җәй көне абыйсы белән Вятка буена китүенә сәбәп буй үстерү теләге булса, аннан да көчлерәге, аның үзе генә белгәне — күп итеп = акча эшләү иде. Беренче елны Галәүне абыйсына ияреп килгән үсмер малай итеп санадылар. Эшнең дә малайлар көче җитәрлеген генә кушалар иде. Билгеле инде, эшенә күрә ашы була. Акчасы да артык күп таммый иде. Үз кесәсенә төшеп ятса, бәлки анысы да куандырган булыр иде. _ Ләкин Галәүгә кул гына куярга кушалар, хезмәт хакының аңа ти- = гән өлешен дә агасы бөтереп үз кесәсенә салып куя торган иде. Эх, _ шул чакта абыйсының кесәсенә кызыгып карап торганнары! Гомер буе кеше кулына карап яшәргә димәгән бит инде. Кесә- “ сендә биш сум акчасы да булмагач, егет кешемени ул?! Аның үз уй- _ лары, үз планнары булуы бар. Ә егеткә әле булса акыл өйрәтәләр. = Дулкын чәчле бу матур башы аның үзенчә дә уйлый белә ләбаса, ” кызлар кызыктырыр өчен генә йөрми ул егет җилкәсендә. =; Җеннәре шулай котырта торгач, Сәвия белән очрашмый йөрүләре шактый озакка сузылды. Ул көннәрдә Сәвия клубка я бөтенләй чыкмый, чыкканда да Рәшидәдән бер минутка да аерылып тормый, Галәү ягына борылып та карамый, күрсә дә, күрмәгәнгә салыша иде. Сирәк-сирәк кенә күзләр очрашкан арада Галәү Сәвиянең карашында әрнү генә түгел, бик тирәнгә яшеренгән, үзәкләрне өзәрлек сагыш та күрә. Сагышлы күз карашы... Шулар Галәүне котыртып торган җеннәр белән сугышка чыгалар, аларның көчләре арта бара, арта бара, җеннәре җиңелә бара, җиңелә бара... һәм бер көнне егет Рәшидәне күрә: — Килештер әле безне... — Синең турыда уйлап та карамый инде ул. — Ник?! — Мин теләгән кеше булып чыкмады ул, дип әйтә. — Минме?.. Горурлыгына тиюдән, үртәлүдән егет әйтер сүзен әйтә алмыйча тотлыгып кала, кып-кызыл булып кызара, йоклап беткән җеннәре тагын баш калкыта. — Әйбәтләрен тапсын, алай булгач! Аларның яңадан дуслашуына бозаулар фермасының тузып беткән электр үткәргечләре сәбәп булды. Үкенечкә каршы, баштан акылны алырлык фаҗиганең сәбәбе дә шул иде. Колхозның өлкән механигы бер көнне Галәүгә терлек абзарларындагы электр үткәргечләрен карап чыгарга кушты. Егет үзе сыер абзарларына барып, Сәвия эшли торган җиргә ярдәмчесен генә җибәрергә булган иде. Вакыты килеп җиткәч, кире уйлады. Тимер «мәче»сен иңбашына утыртып, бозаулар фермасына китте. Күрәсе килмәгән кешенең күзенә керергә кирәкми дип, җеннәре котыртып торганда Сәвия янына иң башлап үзе килүе читен иде егеткә. Шулай да горурлыгын җиңәргә тырышты. Аны күрү өчен булса, ике аягым ның берен атламас идем. Эш куштылар бит. Сәвиягә әйләнеп тә ка- расым юк, үзе эндәшмәсә, сүз дә кушмам дип, кәҗәләнеп маташкан шул кире беткән җеннәрен дә тынычландырган булды. Ялгыз җирдә ике яшь очрашса, аларның бер-берләрен яратулары хак булганда, сер бирәсе килмәүдән генә хисләрен тыярга тырышып торганда, ике арада сүз чыкмый каламы соң? Электр чыбыкларына гына түгел, аларның өзелә язып калган күңел кылларына да сынау булды бу көнне. Дөрес, эшен дә онытмады егет. Фермаларда электр чыбыкларының тузган булуын, күз җитеп, кул тимәгәнгә генә алыштырмый то- рылуын ул болай да белә иде. Моннан ун еллар элек үткәрелеп тә алыштырырга кул җитмәгән, каралып беткән, урыны белән роликларыннан чыгып салынгалап торган чыбыкларны җиңел кулдан гына рәтләп куярлык түгел иде. Акт язды да Галәү, сырлап-сырлап кулын куйды, Сәвиядән дә кул куйдырып алды. Аның уенча кул яссуы шушы зәңгәр кәгазь шул кичне үк өлкән механик өстәленә килеп кунар да күптән эшләнергә тиеш эшне кузгатып җибәрер кебек иде. Бәндә юллый, язмыш юрый дигәндәй, ул көнне Галәү өлкән механикны күрә алмады. Районга бер атналык семинарга киткән дип әйттеләр. Егетне күрше авылдагы бригадага җибәрделәр. Ике көн- нең-көн буена мәктәпнең физика кабинетына көндезге яктылык бирә торган лампалар куйдылар. Инде эшләре бетеп килә иде, бервакыт Галәүнең кул астында эшләүче егет: — Бер җирдә эш бар, килгән көе кул шомартып алабызмы әллә? — диде. Иптәшенең икеләнеп торуын күргәч, — акчалы эш, — дип өстәде. Аның соңгы сүзе Галәүне уйга калдырды. Ике авыл арасын таптау туйдырган иде инде. Ни рәтле йокы күргән юк, иртүк торасың да шунда чабасың, ни иптәшләр белән очрашып булмый, эт булып, арып кайтасың. Сәвия турында әйткән дә юк инде. Түзеп торуына әле дә аптырый Галәү. Бер уйласаң, кулга керә дип торган егерме- утыз сум да кесә төбен тишмәс кебек. Сәвия белән дуслаштым дип, үз принципларыннан ваз кичәргә җыенмый иде ул. Тик моны кызга белдермичә, яңадан үпкәләшүгә сәбәп булмаслык итеп эшләргә кирәклеген уйлый иде. Үзе юкның күзе юк диләр бит, башка авылда аның ни эшләп йөргәнен Сәвия каян белә. Кул астында эшләүчене ныгытып куйсаң ул әйтмәс, шайтан кебек үзе котыртып йөри бит. Яңа алынган эш шактый катлаулы булып чыкты. Җитмәсә, мәктәп директоры эшне озакка сузасыз дип көйсезләнә башлады. Ул арада фермадагы эшне башларга дигән әмер килеп җитте. Кырыкка ярылырдай булды егет. Читтән алган эшне ташлап китәргә дә уйлаган иде, куен кесәсенә кереп яткан шытырдавык кәгазьләрне кире чыгарып бирәсе килмәде. Кул астында эшләүче иптәше белән киңәштеләр дә Галәү эшне төгәлләргә, ә иптәше фермага кайтып эшли башларга ниятләделәр. Ярдәмчесе үткен егет иде, Галәүнең мәктәп эше белән калуына өлкән механикны ышандырып бетергән. Кичтән килеп сөйләп китте: фермадагы иске чыбыкларны кубарып алганда Сәвия, үзең генә эшләсәң, озакка сузарсың инде, Галәү кайчан кайта соң? дип аптыратып бетергән. Көннәрнең кыска чагы бит. Керосинлы фонарь белән эшләве читен дигән була икән. Галәүнең үзенең дә күрәсе килеп ашкынуын беләме икән ул кыз? Әллә ут булсын өчен генә көтеп торуымы? Аңар ышаныч юк, фермасын артыграк күрәдер әле, сәер кыз бит ул. Кинәт кенә Галәү үзендә көнләшүгә охшаш бер хис тойды. Рәтле кешеләр сөйгәннәрен егетләрдән көнлиләр, ә мин, тиле, бозаулардан көнлим дип үзен үртәп алды. Шулай да Сәвиянең шатлы гына сәбәпнең бары тик үзе белән очрашудан гына тууын тели иде ул. Эш бетергән кичне авылга бик соң кайтты. Өйдәгеләр мунча ягып торган икән. Озак итеп, кат-кат чабынып мунча керде. Иртәгесен Сәвия янына өр-яңа кеше булып барырга тели иде. Төн урталары җитә дигәндә абыйсы кайтып керде. Ул инде бөтен буш вакытын авылның түбән очында, Сәвияләрнең бакча башында- рак салынган яңа өендә үткәрә башлады. Яңа елны үз өендә каршыларга тырышып йөри. Чоланда көндез Галәүнең иптәше калдырып киткән тимер чы- < бык бәйләмнәрен күргән икән. Ишектән керүгә шул турыда сүз баш- а лады. ° — Әллә энекәш минем өчен тырышып йөри инде? Проводлар < алып кайткан. и — Сиңа, ди, көтеп тор. Үзең яздырып алырсың әле, — диде Га- £ ләү, агасының тел төбе кая барганын аңлап. — Фермага ул. — Бозаулар фермасынадыр инде? а Бу юлы Галәү өчен атасы җавап бирде: — Шуңа булмый, кая дип беләсең. Аның бар тапканы хәзер £ Альтап кызында булыр инде. ч Атасының гаделсезлеге күренеп торса да, Галәү каршы сүз әйтә алмады, шуңа үртәлүдән бүртенеп, ачулы күзләрен түбән төшерде. Галимҗанның эшне үпкәләшүгә җиткерәсе килми иде, энесен сул кулы белән кочып алды да, атасына сиздермичә генә, исең китмәсен лә дигәндәй, күз кысты. — Башмакчының башмагы юк дип әйтәләрме әле? Мин дә шуның ише инде. Энем электрик була торып, өемә ут кертә алмый йөрим. Әйдә, малай, эшлә әле бер яхшылык, ут кертеп ташла әле иртәгә. — Иртәгә булмый. Фермага нәрәт бирделәр. Материалларың да юк бит әле. — Аннан эш тормас. Материал булыр диде Фатыйх абый. Иртәгә үк сорап алырмын. Тик син эшли башла. — Башта ал, аннан сөйләшербез. Сәләхи тагын улларының сүзенә катышасы итте: — Ай-яй, закунный. Синнән башка белмиләр ди ул закунны. Пычагым булганмыни ферма утына. Моңарчы торды бит әле. Тагын бер-ике көн торыр. Торыр... Галәү дә шулай дип уйлаган иде бит. Әллә чыннан да Галимҗан агасына барырга инде. Ул бик яхшы аңлый: агасының төп йорттан тизрәк чыгып китәсе килә. Төпчек малай булмаса, ул үзе дә биредә калмас иде. Әллә чыннан да, агасы әйткәндәй, бер яхшылык итәргә инде. Ярдәмчесе үзе генә эшли тора ла. Сәвия белән бер генә көн күрешми торырга була. Сагындырды ңнде сагындыруын, сер бирмәү дә ярап куя торгандыр. Әнә, Галимҗан агасы хатынын ормый-сукмый, кыерсытмый, кеше күрмәгәндә эшенә булышкалый, ә шулай да артык иркәләп тә бетерми. Галәүгә дә аның кебек булырга кирәкмиме икән? Шулай да ул җиңел генә бирешәсе итмәде. Ризалашканга хәтле абыйсын үртәп, бераз җанына тиеп аласы килде. — Бир менә электр белән кырына торган машинкаңны. Бирсәң барам. Бу хәтле сөмсезлекне Галимҗан энесеннән көтмәгән иде. Ни әйтергә белми ыкмык итте. — Бигрәк инде син... Чит кешегә эшләгән кебек,— дип куйды. Аннары кыза төшеп:—Андый хакка мин любой кешедән эшлегем,— Диде. ҮКЕНҮ ф — Эшләт. Беразга сүз киселеп торды. Эредән кубып, теләсә кемнән эшлә- тәм дип әйтсә дә, Галимҗан чарасыз утыра иде: чит кешегә ялынсаң егерме сумлык машинка гына түгел, артыгы белән чыгып китәчәк. Аннары әле ул арада гына кешесен каян табасың. Колхоз куйган чиратны көтсәң озакка китә. Энекәшнең җаен тапмый хәл юк, эшен эшләткәч күз күрер әле. — Әйдә, миннән булсын яхшылык, — дип кулын селтәгән булды Галимҗан. — Иртәгә ут кертеп бетерсәң, машинка синеке. — Юк инде, агаем, иң элек хакын түлисең. Беләм мин сине, эшеңне эшләтер идең дә... — Ышанмыйсыңмыни? — Ышанмыйм. Яз көне биш җәпле пәкемне бирәм дип алдадыңмы — алдадың. Аннары теге укалы галстугыңны тактырып карыйм дип әйткәнең бар иде, анда да сүзеңдә тормадың. — Кайчан? — Бура күтәргәндә булышкан өчен. — Хан заманындагыларны искә төшереп утырма инде. — Бер дә хан заманы түгел. Машинкаңны хәзер үк бирсәң, иртәгә эшкә чыгам, бирмәсәң — икенче кеше эзлә. Агасы кырыну машинкасын моңа кадәр кеше кулына тоттырып та карамый иде, бу юлы да бирмәс дип уйлады Галәү, ләкин ялгышты. Галимҗан теләмичә генә: — Мә инде, алайса, ал! Тала агаңны, — дип, көрән пластмасс тартманы энесенә сузды. Үзе бер дә исе китмәгәндәй елмайган була. Әмма Галәүнең дә сабый чагы түгел, агасының күзендә елмаю катыш ниндидер хәйлә дә барлыгын күреп өлгерде. — Бирдеңме? Бирсәң — машинкаңны соңгы кат күрәсең, карап кал, — диде Галимҗанны үртәп. Бу юлы агасының күзендәге елмаю сүнде, миләш капкан кеше кебек йөзе чытылды. — Ни эшләтәсең? — Анысы минем эш. Сәләхи улларының сүзенә катышмады. Аларның шула!1 җан атып сатулашулары ошый иде картка. Берсе дә авызына капканны кешегә бирмәс, ходайга шөкер, улларым үземә ошаган, дөнья көтәрлек малайлар үстердем дип куанып утырды. Икенче көнне Галәү, сүзендә торып, абыйсының өенә китте. Көне буе күңеле тынгысызланып, эче пошып эшләде. Бу хәлен ул Сәвия янына бармый калуыннан күрде. Кереп утырса да утыра икән күңелгә кеше. Очрашырга тиеш булып та очрашмый калган чаклары элек тә бар иде. Ул вакытта да егет татлы да, газаплы да уйлар кичерә торган иде. Бүгенгесе бөтенләй башка төрле. Тоташ газаптан тора, күкрәк авызында нәрсәдер таш булып утырган да бертуктаусыз әрнетә. Егет төшке ашка да туктамый, баш та күтәрми эшләде. Тизрәк бушанасы, кичкә таба булса да Сәвия янына барып кайтасы килә иде. Эңгер-меңгер төшеп килгәндә ул өй эчендәге эшләрне бетерде. Инде багана башыннан чыбык үткәрәсе генә калды. Агасы куанычыннан ни эшләргә белми йөри, ә Галәүнең эчен мәчеләр тырный. Өйдә, тәрәзә буенда эшләгәндә, Галәү, җил сызгырган тавышка карап, буран купты, ахры, дип уйлаган иде. Дөрес икән. Ишекне ачып тышка чыгуга ачы җил аяктан ега язды. Яуган кары юк, җәяүле буран себерә, ә җиленә чыдар хәл юк. Көчхәл белән юга ры менгән Галәүне баганасы-ние белән йолкып атарлык булып кылана. Багана башына менеп җиткәч, егет өшегән кулларын сулышы белән җылытып, бераз эшли алмый торды. Бу минутта аның күзе әллә ни ерак та түгел, су буенда, Ярмәкәй тау итәгендәге бозаулар фермасында булды. Кичке эңгер-меңгердә иске салам эскертенә охшап күренгән ферма өе Галәүгә нигәдер бик кызганыч тоелды. Җилдән ышыкланып тау итәгенә сыенгандыр, түбә калаемны кубарып атмагае дип куркудан ишек-тәрәзәләрен калтыратып, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп утырадыр кебек булды. Юк, таза бина бирешмәс, аның эчендәге бозаулар хәвефләнеп борчыладыр, шулар янындагы Сәвиягә кыендыр кебек тоелды. Электрик ярдәмчесе дә кайтып киткәндер, бу вакытта колхоз эшендә калалармыни, ә Сәвия калгандыр, сәер кыз бит ул, андый чакта бозаулар янында кунып калырга да күп сорамас. Бар эшен ташлап шунда йөгерәсе килде Галәүнең. Агасының гына эшне туктатырга исәбе юк, гел караңгыга калганчы багана башыннан өйгә чыбык суздырырга ашыга. Эшли торгач, егет тагын бер кат ферма ягына борылып карады һәм ниндидер сәер хәлне, яхшыга юрап булмый торган сәер хәлне күреп катып калды. Кинәт ишек ачылып, аннан шактый зур ут шарының тәгәрәп чыкканын күреп калган иде ул. Кызыл-сары энәләр чәчә-чәчә, ут шары кар өстеннән тәгәрәп китте. Озак та үтмәде, җил себереп китергән карга тончыгып, ахры, утлы шар юкка чыкты. Ул да булмады, бер шәүлә ишеккә ташланды. Тагын бер ут йомгагы тәгәрәп чыкты... Инде ишектән ялкын телләре сузыла башлады. Ферма яна бит! Ут чыккан! Ут! Сәвия янына кеше кертмиләр иде әле. Аны күрү теләгенә ирешә алмады Галәү. Шулай да бер юаныч хәбәр әйттеләр үзенә: кызга катлаулы операция ясаганнар, сәламәтләнеп китәренә ышаныч арткан хәзер. Пешкән урыннарына сәламәт, яшь тән кирәк булган икән. Больницага илтеп салганнан бирле дусты яныннан китми йөргән Рәшидә шуны ишетүгә үк врачлар янына килгән. Хәзер алар икесе янәшә койкада яталар икән. Сәвиянең әнисе Һаҗәр апа бер урынына ике авыру саклый, ди. Бу хәбәрләр егетне бераз тынычландыра төшкәндәй иткән иде, ләкин кайтыр юлга борылып бераз җир алдыргач, күңелен тагын бер үкенү борчый башлады: Рәшидә урынына ул кереп ятарга тиеш иде ләбаса. Ичмасам, шул егетлекне генә дә эшли алмады бит Галәү.