Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

МАРТ, 197$ ЕЛ Узгаи ел азагында Чаллыда Татарстан елкә һәм шәһәр партия оешмалары активы җыелышы булып узган иде. Анда КПСС Үзәк Комитаты һәм СССР Министрлар Советының «КамАЗның беренче чираты объектлары турымда» карарларында куелган мәсьәләләр тикшерелде. Бу документ төзү-моитаж эшләрөи төгәлләү чорында программа булып тора. Хәзер массовый төстә монтаж һәм технологик җиһазларны урнаштыру эшенә әзерлек бара. Инженертехник бурычлар көннән-көн катлаулана, өшчеләргә һәм производство җитәкчеләренә таләпләр артканнанарта. Бу шартларда партия оешмаларының, төзелештәге барлык коммунистларның мобилизацион роле аеруча мөһим. Эшнең уңышлы нәтиҗәсе, башлыча, аларның кешеләрне туплау, планнарны, йөкләмәләрне үтәү һәм арттырып үтәү буенча социалистик ярышны яхшы итеп оештыра белүләренә бәйле. СССР Верховный Советы депутаты Рәис Сәлахов җитәкчелегендәге йорт төзү комбинаты бригадасының башлангычы бөек төзелеш елъязмасына алтын хәрефләр белән язып калыныр. Бу алдынгы коллектив төзелешнең һәр объектында задание- ләрне һәр көнне яхшы сыйфатлы итеп һәм арттырып үтәү өчен ярыш башлап җибәрде. Инициативаны партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы һәм Чаллы шәһәр комитеты хуплады. Башлангыч партия оешмалары, секретарьлар советы бу яхшы башлангычны киңәйтү, ярышны оештыруда формализмнан арыну буенча аур эш башкардылар. Бүген, сәлаховчылар үрнәгендә, йөзләрчә коллектив нормаларны арттырып үти, удар өш нәтиҗәләре күрсәтә. Шунысын басым ясап әйтергә кирәк: төзелешне тизләтүнең төп шартларыннан берсе — удар хезмәт һәм бригадаларның төгәл оешканлыгы. Төзелеш һәм монтаж подразделениеләрендәге партия оешмалары бригада җитәкчеләрен сайлап алу, аларны тәрбияләү, авторитетларын күтәрү һәм өшкә сәләтләрен үстерүгә зур игътибар юнәлтәләр. Барлык төзелеш оешмаларында булдырылган бригадаларның җәмәгатьчелек советлары зур әһәмияткә ия. Алар производство мәсьәләләрен генә түгел, хезмәт дисциплинасын ныгыту, төзүчеләрне тәрбияләү, яңа, алдынгы башлангычны киңәйтү мәсьәләләрен дә хәл итәләр. Тәҗрибәле бригадир, Социалистик Хезмәт Герое Алексей Новолодский җитәкчелегендәге Үзәк совет алдынгы хезмәт алымнарын актив пропагандалый һәм киң куллана. Совет карары нигезендә бер төркем бригадирлар атаклы төзүче Николай Злобин янына Зеленоград шәһәренә бардылар. Аннан соң бу сәяхәтнең яәтиҗәләрө турында фикер алышу булды, анда бригадалы хуҗалык исәпләве системасына күчү чаралары билгеләнде. Хәзер утыздан артык бригада яңача эшли. КамАЗ төзүчеләрнең уңышлары тагы шуңа бәйле: хуҗалык җитәкчеләре, партия оешмалары охшаш оешмалар төзүчеләре белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерәләр һәм ныгыталар. Мәсәлән, « Метал лургстрой» идарәсе коллективы, аның партия комитеты Тольяттидагы «Промстрой» тресты белән тыгыз элемтәгә керде. Алар үзара тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсендәге яңалыкны кабул итәләр. Чаллы, Тольятти, Түбән Кама шәһәр төзүчеләре арасында эшлекле, файдалы сугышчан ярыш бара. Эшләрне үз вакытында төгәлләү өчен төзелештә кирәкле ресурслар җитәрлек. Ярыш көннән-көн көчәя, ул коллективларның инициативасын, иҗади энтузиазмын үстерү өчен куәтле фактор булып тора Партиянең шәһәр комитеты төзелеш һәм монтаж подразделениеләрендәге башлангыч партия оешмалары Кама гигантын тизрәк сафка бастыру өчен барысын да эшлиләр. «Правда», Мәскәү, Мәскәүдә, И. А. Лихачев исемендәге автозаводта ведомствоара сынаулар «чей «КамАЗ»лар семьясыннан дүрт автопоезд әзерләнде. Машина кузовы 13 тонна йөкне бик җиңел күтәрә, үзбушаткыч механизмнары яхшы эшли. — Мондый ярымлрицеплар моңа кадер безнең илдә эшләнми иде, — ди «ЗИЛ»ның баш конструкторы, РСФСРнмң мказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР дәүләт премияләре лауреаты А. М. Кригер. — Бу конструкцияне Кама автомобиль гиганты өчен Мәскәү һәм Балашов инженерлары ясады. Өч күчәр тягачтан һәм үзбушаткыч ярымприцептан торган автопоездны без ведомствоара сынаулар өчен ясадык. Озын сынау юлына аның белән бергә авыл хуҗалыгы өчен эшләнәчәк тягач һәм аның үзбушаткыч прицебы чыга. Аның үзенчәлеге шунда: җиде тонна сыешлы кузовы йөкне өч якка, ә прицебы һәр дүрт якка бушата ала. ТАСС, Мәскәү. Чаллыда Казан «Заря» кондитер фабрикасы филиалы ачылуга ике ай гына вакыт узды әле. Коллективның эшенә инде югары бәя бирелде: фабриканың Чаллы филиалында эшләнә торган ике тортка Дәүләт сыйфат билгесе бирелде. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». КамАЗның меңнәрчә төзүчеләре һәм эшчеләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган егетләр өчен эшли. Алар арасында Александр Жогалев бригадасы да бар. Чаллыдан егерме кеше Мәскәүдә Җиңү байрагы янында рәсемгә төшү хокукын яулап алды. Шуларның берсе — бригадир Александр Жогалев. «Комсомолец Татарии», Казан. Шушы көннәрдә автомобиль заводының биниһая зур корпусы эчендә зур вакыйга хөрмәтенә оркестр тантаналы маршлар уйнады: биредә технологик җиһазларны монтажлау башланды, беренче станок үзенең даими эш урынына урнаштырылды. Бер ел элек В. Казанцев, Н. Демченко бригадалары җыю заводы комсомолец- ларын беренче станокны монтажлау хокукын яулап алу өчен социалистик ярышка кушылырга чакырганнар иде. Төп технологик җиһазларны монтажлый башлау уңае белән үткәрелгән митингта бу патриотик инициативаның нәтиҗәләре турында приказ укылды. Җиңеп чыккан бригадалар исемлегендә Юрий Рыбаков бригадасы да бар. Приказда шулай диелә: «Ярышта җиңеп чыгучыларны истәлек таныклыгы белән бүләкләргә, аларга беренче станокны монтажлау бурычын тапшырырга, исемнәрен беренче станокка беркетелгән эмблемада мәңгеләштерергә». «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Профсоюз нәшрияты «Бишьеллык батырлары» дигән китап бастырып чыгарды. Аның авторлары — язучылар, күренекле эшчеләр. Илебезнең төрле почмакларын— Ерак Көнчыгышны да, Украинаны да — күрергә була аның битләрендә; анда син яшьләр белән дә, олыраклар белән дә, бригадирлар, мастерлар, эшчеләр белән дә очрашасың. Алар автомобиль җыялар, йортлар төзиләр, кием тегәләр, тимер юллар салалар, итен үстерәләр... Кеше эштә күренә — авторлар әнә шул теманы яктырталар. Чаллыдагы Кам- гэсэнергостройның штукатурлар бригадиры Галина Филяшина үзенең дус кызлары хезмәте турында яза, аларны ничек итеп бердәм коллективка туплавы турында сөйли. «Труд», Мәскәү. «Энергетик» культура сараеның спорт залында «Труд» спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы бәрәнчелегенә волейбол буенча ярышлар тәмамланды. Ярышларга алты команда катнашты. «Камгэсэнергострой» командасы беренче урынны алды, икенче урынга Казан шәһәренең «Текстильщик» спортчылары, өченче урынга «Казаньхимстрой» командасы чыкты. •Социалистическая индустрия» ва строительстве Камского автозавода». Дүрт ел элек безнең автоскреперчылар бригадасына Кама автомобиль заводлары төзелешендә беренче булып Коммунистик хезмәт коллективы исеме бирелде. Без бу мактаулы исемгә социалистик ярышта югары күрсәткечләргә ирешүебез өчен лаек булдык. Бригада һәр елны үзенең эше, хезмәт һәм көнкүреш тәртибе белән бу югары исемгә тап төшерми. Һәркем белә: бу исемне яулап алудан да саклау кыенрак. Ә «Камгэсэнергострой» бригадаларының берсендә нәкъ шундый хәл булды: бригада күз алдында таркала башлады. Бригада партгруппоргы Алексей Григоровский, комсорг Вячеслав Телега һәм мин, үзара киңәшкәннән соң, үз бригадабызны калдырдык та артта калган бригадага күчтек. Бу* коллективта вакытында Коммунистик хезмәт ударнигы исеме бирелгән эшчеләр дә бар иде. Шулар белән берлектә бригада советы оештырдык. Бригада советының һәр члены яшь эшчеләрне шефлыкка алды һәм аларны хезмәтнең алдынгы алымнарына, яңа һөнәрләргә өйрәтергә кереште. Без бригадада һәркемнең иң югары уңышларга ирешергә сәләтле булуына ышаныч тудырырга тырыштык Бригададагы яңа тәртип бар кешегә дә ошады. Дөрес, кайберәүләр белән саубуллашырга да туры килде, бригадада 50 кеше калды. Аларның һәрберсе үзалдына бурыч куйды — Коммунистик хезмәт коллективы исемен яулап алырга! һәм күптән түгел бу мактаулы исем безнең коллективка бирелде. (Бригадир У. Наурбаев мәкаләсеннән.) ♦Труд», Мәскәү. Шәһәрнең яшь художниклары үз әсәрләренең икенче күргәзмәсен оештырдылар. Күргәзмә Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуга 30 ел тулу юбилеена багышланган. Экспозицияләргә рәсем сәнгате, графика, скульптура әсәрләре куелган. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Фрунзе автомобиль төзүчеләре КамАЗга радиаторлар җибәрә башладылар. Инструментчылар Чаллыга 18 мең борау озатты, ә электровакуум машина төзелеше заводы Дәүләт сыйфат билгесен алган «Астра» яктырткычларын җибәрде. Күптән түгел генә әле республика комсомолы вәкилләре завод һәм шәһәр салуга катнашу өчен Кама буена киткән иде. «Правда», Мәскәү. Кама автомобиль комплексы төзелеше елъязмасына тагын бер якты сәхифә язылды: 10 февральдә җыю конвейеры хәрәкәткә килде 192 метрлы участокта «КамАЗ» машиналарының шассилары җыелачак. Шассилар жыю конвейеры март аенда гына монтажланып бетәргә тиеш иде. Матур итеп бизәлгән тактага зур хәрефләр белән болай дип язылган: «КПСС Үзәк Комитетының совет халкына мөрәҗәгатенә җавап итеп, иптәш В. А. Осипенко бригадасы шассилар җыю конвейерын 1975 елның 23 февраленә монтажлап бетерергә йөкләмә алды». «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Чаллы шәһәре паспорт өстәлендә ике йөз меңенче кеше теркәлде. КамАЗ төзелеше барышында шәһәр халкы 160 мең кешегә артты. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә 63 милләт вәкилләре дус семья булып яшиләр. Соңгы елларда Чаллыда өч меңгә якын никах теркәлде. Меңнән артык никах төрле милләт вәкилләрен берләштерә. «Правда», Мәскәү. РИЗда үткәрелгән митингка 2 мең ярым кеше катнашты. Алар В. II Ленинны» тууына 105 ел тулу уңае белән коммунистик өмәгә чыгу турында мәскәүлеләр инициативасын якладылар. — Безнең комсомол-яшьләр сменасы, — диде үзенең чыгышында групкомсорг Б. Вергасов, — 19 апрельдә иң югары хезмәт житештерүчәнлеге күрсәтергә сүэ бирә. Заданиене 133 процентка үтәргә йөкләмә алабыз, бүтән сменаларны да бездән үрнәк алырга чакырабыз. •Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».