Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЕТЛЕК ХАКЫНДА

Язучылар арасында берничә жанрда эшләүчеләр күп очрый. Драматург шигырь яки хикәя яза. Әдәбият галиме хикәя һәм пьесалар өстендә эшли. Кайбер каләм осталары шигырь дә. повесть һәм роман да, сәхнә әсәрләре дә иҗат итәләр. Ә менә каләмдәшләребездән берсе егерме елга якын фәкать бер генә жанрда эшли. Суз Малик Хәмитов хакында бара. Ул — «коеп куйган» очеркчы, бары очерклар гына язучы. Малик Хәмитов әдәбият мәйданына авыл темасына багышланган очерклары белән килеп керде. Бу бик табигый хәл иде. Чөнки ул авылда туып-үсә, сала җиренең табигатен, кешеләрен яхшы белә, аңа авыл кешеләренең характеры һәм гореф-гадәтләре, уй- фикерләре һәм теләкомтылышлары таныш була. Авторның «Совхоз кешеләре». «Гүзәл җимешләр», «Активист» колхозында», «Эзләнү», «Ныклы ышаныч белән» кебек беренче очеркларында илленче еллар азагындагы колхоз тормышы сурәтләнә, авыл кешеләрен борчыган мәсьәләләр күтәрелә. Еллар үтә тора, вакыт узу белән тормышыбызда күркәм үзгәрешләр барлыкка килә. КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы март Пленумыннан соң колхоз авылы текә үрләр яулый башлый. Иң оператив һәм сугышчан бер жанрда эшләүче кеше буларак, очеркчы каләмдәшебез дә заман белән бер аяктан барырга тырыша. Күпчелек очракларда шуңа ирешә дә. Нәтиҗәдә, 1959 елда дөньяга чыккан «Гүзәл җимешләр» җыентыгы янына «Ышану» һәм «Күтәрелештә» дигән яңа очерк китаплары өстәлә. Алар- дан тыш, Малик Хәмитов ••Казан утлары» журналында һәм республика газеталарында дистәләгән очерклар бастыра. Иҗади тәҗрибәсе арту, каләме шомару белән бергә, аның очеркларының тематик географиясе дә киңәя бара. Ул промышленность темасына караган очерклар яза. фән һәм техника кешеләре турында сүз әйтергә батырчылык итә. Автор үз очеркларының тематик диапазонын гына киңәйтеп калмый, катлаулырак мәсьәләләрне тирәннәнрәк кү» тәрергә дә өйрәнә. Былтыр, фашистик Германияне җиңүнең утыз еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә. Татарстан китап нәшрияты аның «Егетлек» дип исемләнгән яңа җыентыгын бастырып чыгарды. Җыентыкка дан орденнарының тулы кавалеры булган батырлар турындагы өч очерк тупланган. Очеркларның төп персонажлары — Апае районының Чирмешән авыл Советы башкарма комитеты председателе Ислам Насый- буллин («Солдат даны»), Алабуга дәүләт педагогия институтының өлкән укытучысы Рифкать Гайнуллин («Егет булып йөрер чаклар иде»). Чаллыдагы икенче автохуҗалыкның газ һәм электр белән эретеп ябыштыру остасы Зыятдин Арсланов («Кабат кайтты яшьлек КамАЗда») — халыкның йөз аклыгы булырдай ир-егетләр, батыр, тәвәккәл кешеләр. Аларның сугыш кырларында күрсәткән каһарманлыгы хакында күкрәкләрен тутырган орден һәм медальләре сөйли. Яу батырлары тыныч тормышта, да алгы сызыкта калалар. Җиң сызганып эшлиләр, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, яшьләрне илсөярлек рухында тәрбияләргә булышалар. Малик Хәмитов күз алдына җанлы образ бастыра, персонажларының эчке дөньясына үтеп керә, аларның ил азатлыгы хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшүләрен сурәтли, егетләр күрсәткән батырлыкның чыганакларын ачып салырга тырыша. Автор әлеге чы- ганак-чишмәләрнең газиз Ватанга тирәнтен бирелгәнлектә булуын, социалистик җәмгыятьнең совет кешеләрендә соклангыч характер сызыклары тәрбияләвен зур ышандыру көче белән күрсәтеп бирә. Өч очеркның да баш персонажы Бөек Ватан сугышын яшь егет булып каршылый. Аларның яшьлеге канлы сугыш, ут-ялкын эчендә чыныга. Алар үлем белән якага-яка Я килгән сугыш кырында яшьлекләрен калдыралар. «...Яшьлек хыялларына, уен-көлкегә бирелеп һәм иң тәүге мәхәббәт хисләре белән исереп, егет булып йөрер чаклары иде бит*. Мәгәр аларның берсе дә «моңа үкенми, киресенчә, горурлана гына. Яшьлек ир- тәсендә егет бу,лып йөри алмасалар да, халыклар авыр сынау кичергәндә ватан карпында, туган җир каршында егетлек» күрсәтәләр. Менә шушы фикер әсәрләрне бер циклга берләштерә, шушы фикер очеркларның бу- еннанбуена кызыл җеп булып сузыла. Минем үземә әдәби эшләнеше ягыннан «Кабат кайтты яшьлек КамАЗда» дигән очерк аеруча нык ошады. Бу очеркта бер Зыятдин Арсланов кына түгел, аның хезмәттәше Виктор Зиновьев та, начальниклары Николай Федорович Янимов та гаять җанлы, тере итеп тасвирланган. Аларның сөйләү рәвешләре, йөрү-хәрәкәтләнү манералары, уй-фикер йөртү үзенчәлекләре бар. Бер сүз белән әйтсәк, очерк геройлары тормыштагыча булып күз алдына басалар. Зыятдинга кунакка килү күренеше, орденнар тагып карау эпизодлары осталарча язылган. Геройның сугыш истәлекләрен бәян итүе дә бик табигый башланып китә. «...Орденнарны тагып кына карау да аларның икесендә дә үзенә күрә бер горурлык уятты. — Бу орденнарның т-т-тарихын сөйләсәгез иде, — дип. Янимов карашын Зыятдинга төбәде. — Анысы качмас, егетләр. Әйдәгез, утырышыйк”. Калган ике очеркта исә үткәннәргә кайту шактый таптанылган ысул белән, героиның искә төшерүләре аша бара. «Егет булып йөрер чаклар иде» дигән очеркта 18 яшьлек разведчик Рифкать Гайнуллинның сугыштагы маҗаралары мавыктыргыч итеп, бер тында укып чыгарлык итеп язылган. Әмма сугыш ветеранының бүгенгесе шактый тонык килеп чыккан. Бу урыннарда очерк газета мәкаләсенә тартым төс алган. Ашыкмаска, мәйдан кызганмаска, институт укытучысының мәшәкатьле дә. кызыклы да тормышын деталыхәбрәк күрсәтергә, бүгенге яшьләрдә батырлык тәрбияләвен бирергә. традицияләрнең дәвам итүенә басым ясһрга кирәк иде. «Солдат даны» очеркы да өзек-төтегрәк килеп чыккан. Күңелдә мәгълүм канәгатьсезлек тудырган тагын бер нәрсәне әйтми булмый. Ул да булса портретларның ярлылыгы: «Бөдрә чәчле, мөлаем матур чырайлы, тыйнак татар егете коммунист Ислам Насыйбуллин» (20 бит); «Зәңгәр күзле, әле малайлыгы да чыгып бетмәгән татар егете сержант Гайнуллин» (36 бит); «Беренче карашка кырыс чырайлы, үткен зәңгәр күзле, саргылт чәчләренә инде яртылаш бәс кунган бу илле яшьләрендәге кеше» (59 бит). Боларны чын әдәби портрет дип әйтүе бик читев. Табигать күренешләрен язганда да Малик Хәмитов саранлык күрсәтә. Акланмаган саранлык. Хәлбуки, алар геройларның эчке дөньясын ачу өчен бик зарур, конкрет урынны чамалау өчен бик кирәк, эстетик ләззәт алу өчен дә нур өстенә нур бу,чырлар иде. Сүз бит әдәби очерк, матур әдәбият әсәре турында бара. Әйтик, шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән йорт җиткерделәр. ди. Ишеге уелган, тәрәзәсе куелган. Эчтә җылы да. якты да. Тик хуҗа моның белән генә канәгатьләнми. Ул тәрәзә йөзлекләрен, кәрнизләрне, капканы бизәкләргә дип оста чакыра, чөнки күңел дигәнең, ныклык, муллык өстенә, матурлык. нәфислек, бизәк тә тели. Сәнгать әсәрендә дә шуңа охшаш хәл ләбаса! Тагын бер мәсьәлә. Малик Хәмитов очеркларына Бөек Ватан сугышы тарихыннан һәм генерал-майор Мннзакнр Әпсәләмов истәлекләреннән өзекләр кертә. Моңа аның тулы хакы бар. Ләкин шуны, ничектер, саграк, остарак эшләсен иде дигән теләк туа. Югыйсә, автор менә ничек ди бит: «Бу вакытта фронттагы хәлләр түбәндәгечә иде». Шуннан цитата китә. Бүтән чыганакларны үз әсәренә керткәндә такт сакламау да тешкә тигәндәй була. Очеркларның теле һич яманларлык түгел. Малик Хәмитов культуралы әдәби телдә яза. халык сөйләме аһәңен сизеп яза. Персонажлар телен хәлхәленчә индивидуальләштерергә тырыша. Шулай да урыны-уры- ны белән эч пошыргыч төчелекләр яки коп- коры җөмләләр очрый, кабатлаулар күренгаләр китә. «...Ләкин... ләкин немец-фашист илбасарлар аның кизләү суы кебек саф хыялларын, кояштай якты өметләрен чәлпәрәмә китерде...» (9 бит). Бизәк хакына бизәк бит! «Дулкын-дулкын булып җирдән су парлары күтәрелә (17 бит). Физика дәреслеген- дәгечә коры итмичә, «җирдән бу күтәрелә» дип тә булыр иде төсле. Малик Хәмитов «пәйда булды»ны бик ярата: «Алда кечкенә бер хутор пәйда булды» (43 бит); «...юлда тагын бер машина пәйда булды» (45 бит). «Озак та үтмәде. алар югалган урында тагын ике солдат пайда булды» (81 бит) һ. б. Мондый җөмләләр күпкә киткәч, укып барган кешедә ризасызлык «пәйда булуы» да бик ихтимал бит. Инде әйтергә теләгәннәрне йомгаклап куярга вакыт. Кайбер бертөрлелекләргә, кабатлауларга. аерым чатаклыкларга карамастан, «Егетлек» җыентыгы, тулаем алганда, Малик Хәмитовның алга бер адымы. Кирәкле, файдалы китап чыгарган. Әмма газета-журнал сәхифәләрендә аның байтак очерклары сибелеп ята бирә әле. Аларның иң әйбәт дигәннәрен яңа китапка туплап, укучыга тәкъдим итәргә кирәк. Әдәби кыйммәте булган язмалар көнлек матбугат кысасында калып, онытылмаска тиеш.