Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ IV СЪЕЗДЫ * * Узган елның 15—18 декабренда РСФСР азучыларының чираттагы IV съезды булып узды. Татарстан язучылары оешмасыннан анда 20 делегат (Г. Ахунов, Ә. Баянов, Ш. Бикчурин, X. Вахит, Ш Галиев, А Гыйләжев, М Зарипов, М Маликова, Ә. Маликов, Ш. Маннур, 3 Нури, Ф Мнңнуллин, В Нуруллин, М Скороходов, Р. Файзуллин, С Хәким, М Хәбибул- лнн, Я. Халитов, М. Шабаев, И Юзеев) катнашты. Съездның кунаклары итеп бездән тагын 15 әдип чакырылган иде. Россиядә 50 телдә китап чыгарган һәм 4 меңгә якын әдипне берләштергән зур ижат коллективының бу съездында «Коммунизм төзүнең хәзерге чорында Россия әдәбияты» дигән темага доклад (Сергей Михалков), Союзның ревизия комиссиясе доклады (Евгений Пермяк) һәм съездның мандат комиссиясе председателе (Олег Шестинский) доклады тыңланды Милли әдәбиятларны рус теленә тәржемә итеп пропагандалау турында Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов сөйләде Әдәбиятның теге яки бу проблемасын анализлауга багышланган иллеләп чыгыш булды. Съезд республика Язучылары союзының жнтәкче органнарын — 172 кешедән идарә составы һәм 67 кешедән ревизия комиссиясе — сайлады Татарстан Язучылары оешмасыннан идарә составына Г Ахунов. А Расих. С. Хәким, Р Фәйзуллнн керде Ревкомнссня членнары — Ә. Маликов һәм М. Шабаев. Съезд СССР Язучылары союзының 1976 елның июнь аенда уздырылачак VI съездына РСФСРдаи 276 делегат сайлады Татарстаннан делегатлар Гариф Ахунов, Ләбибә Ихсанова. Рафаэль Моста- фин, Туфан Мнңнуллин. Зәки Нури. Геннадий Пвушкин. Атилла Расих, Равил Фәйзуллин, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни. Съезд сайлаган яна идарәнең беренче пленумында РСФСР Язучылар союзы идарәсенең председателе итеп Сергей Михалков, председатель урынбасары итеп Юрий Бондарев, идарә секретарьлары итеп 33 кеше (Татарстаннан Гариф Ахунов) сайланды. Мәскәүдә СССР халыклары әдәбиятлары әсәрләрен туплаган махсус китапханә бар. Ул — Николай Некрасов исемендәге китапханә. Татар укучылары белән шул китапханәдә очрашуда съездга килгән язучыларыбыэ М. Садри, Ш Маннур. С. Хәким, Ә Маликов. Г Ахунов, В Нуруллин, С. Сөләйманова, М Маликова, Ш. Галиев, И. Юзеев, Р Батуллин катнаштылар. Мәскәүдәге электровакуум жнһазлары заводы цехларында съезд делегатларыннан Тельпугов (Мәскәү), Чепуров (Ленинград), Островой (Мәскәү), Смердов (Новосибирск), Ирошникова (Мәскәү). Зәки Нури (Казан) укучылар белән очраштылар. РӘССАМНАРЫБЫЗ ОТЧЕТЫ РСФСР республикалары һәм өлкәләре рәссамнарының «Совет Россиясе» исемле бишенче күргәзмәсен илебез халыклары үткән ел азагында Мәскәүдәге Үзәк күргәзмә залында карадылар Ул партиянең Татарстан алтыны. X. Якупов. XXV съездына багышланган һәм «Безнең замандаш» дип аталган иде «Күргәзмәгә кергәндә,— дип язылды ул көннәрдә,— нн беренче сурәт буларак өсләренә сырма, халат, аякларына күн итекләр кигән кызлар күзгә ташлана... Ә күзләрендә алар- ның берьюлы арганлык та. житдилек билгеләре дә чагыла.. Тагын шундый контраст читтәрәк электросварка утлары ялтырый, ә бер кызның кара бияләенә кунган ак күбәләк күренә...» Бу күргәзмәнең танылган рәссам Харис Якуповның «Чаллы гүзәлләре» дигән шушы картинасын караудан башлануында зур мәгънә бар: димәк, заман темасын, күтәренке хезмәт пафосын, тормыш гүзәллеген, кешеләр мөнәсәбәте матурлыгын якты буяулар белән оста сурәтли белергә кирәк. Өч меңнән артык рәсем, графика, плакат, скульптура, монумеиталь-декоратив һәм сәхнә әсәрләрен декорацияләгән хезмәтләр арасында шулай күренә белү ил тамашачыларының тирән хөрмәтенә лаек! Күргәзмәдә шулай ук хезмәт коллективлары, яна төзелешләр, хәзерге колхоз һәм совхоз Кама акчарлаклары. В. Скобеев. кешеләре тормышының ижади елъязмасын сурәтләгән әсәрләре белән Татарстаннан В. Скобеев («Кама акчарлаклары»), В. Попов («Чаллы яклары»), Р. Госманов («КамАЗ» сериясе акварельләре). М. Усманов («Камада яңа шәһәр»), Э. Ситди- ков, И. Колмогорцева, Р. Имашев. В. Маликов, X. Хәйдәров, И. Зарипов катнашты. КӨН ТӘРТИБЕНДӘ-ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ «Татар мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерү» дигән темага фикер алышу өчен Казанда фәнни-практик конференция үткәрелде. Анда республикабызның мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар ■һәм унике тугандаш республика һәм өлкәләрдән вәкилләр катнашты. Мәктәпләрдә туган телне, рус телен һәм әдәбият укыту проблемалары буенча үткәрелгән конференциядә дистәгә якын доклад һәм чыгыш тыңланды. КИТАПХАНӘЛӘР ҺӘМ ЯШЬЛӘР Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү эшендә китапханәләрнең роле темасына үткәрелгән фәнни-практик конференцияне республикабыз культура министры Ә. С. Миндубаев ачты. Комсомол оешмаларының соңгы еллардагы сугышчан эшчәнлеген анализлаган төп доклад белән ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре 3. Г. Бо- хараев чыкты. Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе директоры М. X. Де- лешова яшьләр белән эшләү буенча китапханәләрнең бурычлары һәм практик чаралар турында сөйләде. ДҮРТ КӨН РӘТТӘН МУЗЫКА ЯҢГЫРАДЫ Республикабызның Композиторлар союзы «Партиянең XXV съездын каршылап» дигән темага махсус багышлап үткәргән чираттагы пленумына (декабрь, 1975), гадәттәгечә. барча шагыйрьләрне һәм әдипләрне чакырды. Анда төрле темага күп төрле жанрда язылган яңа үрнәкләр башкарыласы билгеле иде: Нәжип Җиһанов- ның алтынчы симфониясе. Фасил Әхмәтов. Анатолий Луппов һ. б. ларның симфоник музыкасы, яна шигырьләргә язылган яна көйләр, инструменталь музыка... Аннары халык уен кораллары ор'кестры һәм хор музыкасы концерты, Казан дәүләт консерваториясе студентларының ижат отчеты... Пленум көннәрендә барлыгы иллеләп яңа әсәр тыңланды һәм тикшерелде. 1976 ЕЛ ПЛАНЫ БУЕНЧА МӘСКӘҮДӘ ЧЫГАЛАР Үзәк нәшриятларда татарчадан русчага тәржемә ителеп быел бастырыласы китаплар инде чыга башлады. Шәхси китапханәләр өчен һәм жәмәгать китапханәләренә, мәктәпләргә, культура һәм фән учакларына заказ биреп алдырырга теләгәннәр өчен аларның исемлеген кайбер кыскача аңлатмалар белән белдерәбез: «ХУДОЖЕСТВЕННАЯ ЛИТЕРАТУРА» НӘШРИЯТЫ 1. (114 *). Галимжан Ибраһимов. Романнар һәм хикәяләр (Романы и рассказы): «Тирән тамырлар», «Казакъ кызы», «Карт ялчы», «Габдрахман Салихов». 22 табак. 2. (146). Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр (Избранное). Рәсемнәр белән тулыландырылган басма. 7 табак. «СОВЕТСКИЙ ПИСАТЕЛЬ» НӘШРИЯТЫ 3. (284). Шәүкәт Галиев. Кыңгырау турында баллада (Баллада о колоколе). Шигырьләр. 3 табак. 4. (307). Зәки Нури. Күңел дусларга тарта (Навстречу дружбе). Яңа шигырьләр. 3 табак. 5. (318). Равил Фәйзуллин. Кайтыш мизгеле (Миг возвращения). Шигырь-, ләр. 3 табак. ' Нәшриятларның тематик планнарында һәр китапның билгеләмәсе булган рәсмн саннар. «СОВРЕМЕННИК» НӘШРИЯТЫ 6. (179) Гариф Ахунов. Хәзинә (Клад). Роман 26 табак. 7. (191). Роберт Әхмәтжанов Июнь иле (Страна июнь). Шигырьләр. 3 табак 8. (168). Гомәр Бәширов Намус (Честь). («Россия романы» сериясе). 18 табак. 9. (161). Эдуард Касыймов. Чулман — оныклар елгасы (Чулман — река внуков). Повестьлар. 24 табак. 10. (219). Флүн Мусин. Тормыш координатлары буенча (По координатам жизни) Соңгы еллардагы татар прозасын тәнкыйть күзеннән үткәреп анализлы күзәтү. 8 табак. 11. (204) Муса Җәлил. Утлы тоткын (Узник огненный). Сайланма шигырьләр. 4 табак 12. (194). Камил Мостафин. Пөздә беренче могжиза (Сто первое чудо). Шигырьләр. 2 табак. «СОВЕТСКАЯ РОССИЯ» НӘШРИЯТЫ 13. (223). Габдулла Тукай. Шүрәле. А. Әминев рәсемнәре белән 3 табак 14 (170). Муса Җәлил. Йолдызлар (Звезды). 10 табак. «МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ» НӘШРИЯТЫ 15. (291). Ибраһим Нуруллин. Тукай. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясе. 14 табак. «ДЕТСКАЯ ЛИТЕРАТУРА» НӘШРИЯТЫ 16. (354). Ләбибә Ихсанова Гөлләр кояшка карый (Цветы тянутся к солнцу). Повесть. 12,5 табак. 17 (106) Сандугач (Соловей) Татар халык әкияте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 1 табак 18. (337). Татар халык әкиятләре (Татарские народные сказки) Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен 9,5 табак. «МАЛЫШ» НӘШРИЯТЫ 19. (29). Муса Җәлил. Ирекле жилләр (Вольные ветры). Рәсемнәр белән бизәлгән катыргы тышлы китап. («Совет чоры классикасы» сериясе). 7 табак. БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫН КАЙГЫРТЫП Үткән ел азагында РСФСР Язучылар союзы һәм РСФСР Министрлар Советының матбугат комитеты Астраханьда Идел буе өлкәләре һәм автономияле республикалары (Татарстан, Башкортстан, Чуваш- стан. Мордва, Мари, Удмурт, Калмык АССР), кара туфраклы Үзәк өлкәләрдән, Ростов, Краснодар. Ставрополь шәһәрләреннән, Төньяк Кавказдан Кабарда-балкар, Чечен-ингуш һәм Дагстаи халыклары телендә балалар өчен китап язучы авторлар һәм алардагы нәшрият редакторларының зона семинарын үткәрделәр. Семинар яшь буынга хәрби-патрнотнк һәм әхлакый тәрбия бирү темасының әдәбиятта инде өлешчә чагылдырылган проблемаларына багышланды. Бу исә асылда балалар өчен китапларны күбрәк һәм яхшырак сыйфатлы итеп чыгару кирәклеге турында сөйләшү иде. Семинарда Татарстаннан язучы Габдрахман Минский һәм нәшрият редакторы Сания Сибгатуллина катнашты. НӘШРИЯТ КИЧӘСЕ, ДУСЛЫК КИЧӘСЕ Казан химиклары белән «Нәшрият кв- чәсе» дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Анда Татарстан китап нәшриятында зурлар һәм балалар өчен матур әдәбият чыгару буенча бүлек мөдирләре шагыйрь Шәү« кәт Галиев һәм прозаик Шамил Рәкыйпов китап укучыларны 1976 елда нәшрият бастырып чыгарачак яна әсәрләр планы белән таныштырдылар, үз ижатларыннан кайбер яңа үрнәкләр укыдылар. Эшчеләр белән республикабыз язучылары арасындагы ижади дуслык турында килешү дә шунда расланды. Шул ук эшчеләрнең бер төркеме белән очрашуда шагыйрьләрдән Зәки Нури, Геннадий Паушкин һәм Рәдиф Гатауллин үзләренең соңгы елларда язган лирик шигырьләрен укыдылар, укучыларның күп санлы сорауларына жавап бирделәр. ПОВЕСТЬ: ХӘЗЕР УЛ НИНДИ ҺӘМ НИЧЕК БУЛЫРГА ТИЕШ Союзыбызның проза һәм тәнкыйть секцияләренең берләштерелгән утырышында шул темага сөйләшү булды Соңгы елларда басылып чыккан повестьларның геройлары, сюжет-композиция төзелеше, жанр һәм стиль өлкәсендәге эзләнүләр турында сүзне үз фикерләрен конкрет әсәрләр мисалында ачыклап тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Нур Гыйззәтуллин башлап киткәннән соң, заман тудырган яна конфликтлар, яңа геройлар проблемасы, бүгенге алдынгы геройны сурәтләүнең төрле формалары буемча фикер алышуларда Ф Хөсни, X. Госман, Ф Мусин, Ф Хатипов катнашты УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕНДӘ Шагыйрь һәм прозаик Әхсән Баянов нжатына багышланган укучылар конференциясе Казан дәүләт педагогия институтында үткәрелде. Тарихфилология факультеты деканы Фәрит Хатипов һәм өлкән укытучы доцент М. Җәләлнев» ныгышларыннан соң студентлардан Фәнил Фәйзертдннов «Яшьлегемне эзлим» повестенда кеше һәм аның таланты». Зөмәрә Фәйзерахманова «Дүрт монолог» әсәрендә бәхет проблемасы», Мәмдүдә Садрня «Тау ягы» повестенда психологизм» дигән темаларга күзәтү ясадылар «АКТИВ КЕШЕ ПОРТРЕТЫ» КИТАБЫННАН БЕРНИЧӘ СҮЗ Мәскәүдәге «Прогресс» нәшриятында күптән түгел чыккан бу китапның авторы — Польшада чыга торган «Трибуна Люду» газетасының Советлар Союзында биш ел эшләгән журналисты Ежи Крашевский. Ул илебезнең бик күп якларында, завод- фабрикаларында булган, бик күп милләт кешеләре белән очрашкан һәм аларга хас бер сыйфатны күргән: «Минем бөтен әңгәмәдәшләрем дә белемгә һәм гыйлемгә аеруча көчле омтылалар». Шундыйларның бер үрнәге итеп ул элекке тракторчы, хәзер Татарстан республикасының мәгариф министры, СССР Педагогия фәннәре академиясе член-коррес- понденты Мирза Махмудов турында да яза. Әлбәттә, башта ул Көнбатышта әле хәзер дә татарларны бары тик күчмә тормыш, кыргый далалар һәм тирмәйортлар белән бәйләп кенә уйлаучылар булгалавын елмаеп әйтә Чөнки бит революциягә кадәр атаклы Казан университетын нибары 6 татар тәмамлаган, ә элекке Казан губернасының 87 процент халкы укый-яза белмәгәнлеген аңа документлар раслаган «Ә хәзер,— ди журналист,—карты да, яше дә китап укымаган бер генә татар өе дә юк»,— һәм министрыбыз Мирза Махмудов турында түбәндәгеләрне белдерә: «...ул укый-яза белмәүчелекне бетерү программасын эшли, ә аны исә «ЮНЕСКО бюллетени» үсә башлаган барлык илләргә тәкъдим итә СССРда мәгариф эшенең казанышлары турында рус һәм татар телләрендә уз илендә, гарәп телендә — Көнчыгыш илләрендә, инглиз телендә — Бангкок университетында лекцияләр укын...» ШУНДЫЙ КЛУБЛАР КҮП ХӘЗЕР «Без һәр айда совет шагыйрьләре һәм чит ил шагыйрьләренең яна әсәрләрен бергәләп укырга, ижат турында киңәшләшергә һәм бәхәсләшергә, белгәннәребез турында фикер алышырга җыелабыз. Әдәби экскурсияләр оештыру һәм күп милләтле әдәбиятыбызның аерым вәкилләре белән очрашулар да безгә бик ошый Менә сезне дә, хөрмәтле иптәш, безнең белән шундый иҗади очрашуга чакырабыз..» Кырымның Евпатория шәһәрендәге шигырь сөючеләр клубы чакыруы буенча бу очрашуга Белоруссиядән, Ленинградтан, Харьковтан, Калмык, Мордва, Якут АССРдан килгән шагыйрьләр белән бергә Татарстан вәкиле буларак Зәки Нури катнашты. Клуб советы аларның барысын а үзенең почетлы членнары итте. КОНКУРС ДӘВАМ ИТӘ Шагыйрьнең шигырьләрен, шигырьләр циклын аерым башкаручылардан кем яхшырак укый? Ә культура йортларындагы, клублардагы һәм мәктәпләрдәге нәфис сүз түгәрәкләре 20—25 минутлык нинди иң яхшы әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итә ала? Шундый смотр-конкурсны Муса Җәлилнең 70 еллык юбилее хөрмәтенә Республика халык иҗаты йорты игълан итте. Зона смотрында үзен инде таныткан осталар һәм коллективларның кайберләре Муса Җәлилнең 70 еллык юбилее тантанасында катнаштылар. ӘЛМӘТТӘН КИЛГӘН ОТЧЕТ Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлеге үзенең соңгы айлардагы ижади- оештыру эшләре турында түбәндәгеләрне хәбәр итте: — Урыссу эшчеләр поселогында башлап язучы авторлар семинары үткәрелде. Анда Заһит Хәкимовның «Сагыныр кешең булганда» исемле повестен, Факил Зәйнет- динов һәм Мөслим Газизов язган хикәяләр һәм очеркларны җентекләп өйрәнгән әдипләрдән Ю. Эминов, Г. Афзал, С. Сө- ләйманова, С. Кальметов, Э. Мөэминова- лар яшьләргә киңәшләр, анализ сүзләре, теләкләр һәм иҗатка юллау сүзләре әйтеп чыгыш ясадылар. — Техника йорты залында «Әлмәт- нефть» идарәсендәге хезмәт бүлекчәләре һәм цехларның политинформаторлары өчен үткәрелгән чираттагы семинарда шагыйрә С. Сөләйманова «Татар поэзиясе— сугышчан поэзия» дигән темага, И. Винокуров Татарстандагы рус шагыйрьләре ижаты турында сөйләделәр, үз әсәрләреннән яңа үрнәкләр укыдылар. — «Илһамыбыз — хезмәт батырларына» дигән темага Татарстан радиосы тапшыруында бүлекнең җаваплы секретаре Ә. Маликов, язучылардан Г. Афзал, Р Төхфәтуллин, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова, Э. Мөэминова, К. Булатова, яшь язучы Г. Кашапов катнашты — Казан телевидениесында Рөстәм Ку- туй әзерләгән сценарий буенча С. Сөләйманова, Э. Мөэминова, К Булатова шигырьләре рус телендә яңгырады.