Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДАРУЛЫ СӨТ

ул!..» Җитте! Вафирә көтмәде түгел, шактый көтте инде. Тагын шул кадәр яшәсәң дә, чама чамадан узмас. Әлеге егет белән ул алдан ук, язмышны шуның кулына тапшырырга кирәк дип, олыдан кубып йөри башлады. Шулай да бераз сынаштырып карамый булмый. Гомерлек яр итеп сайлаган кешең күңел теләгәнгә туры киләме? Теләк дигәч тә, Вафирә әллә ниләр өмет итми ул. Акылы булсын да көн күрердәй һөнәр белсен. Кирәк чакта, усалланып та күрсәтсен. Ират халкы юк кына эшне дә гайрәтләнеп тамак кырудан башлап җибәрә бит ул. «Ирлек» дип атала торган зурлык шуның ише вак-төяктән җыела да инде. Булсын, Вафирәгә дигәне дә гайрәтле булсын! Җаен табып, назлый-иркәли дә белсен, чамалап кына матур сүзләр дә сөйләсен! Менә шул. Вафирә аңа егерме биш ел буе түкми- чәчми саклап килгән сафлыгын-инсафлыгын баш-аягы белән тапшырырга әзер тора икән, егетнең үзенә мондый гына таләпләр кую бер дә күп түгел инде. Кыз, күзен дә алмый, көзгедән үзен күзәтә. Кара, бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел икән бит! Аксылт сары чәче дә, почык борыны да, яшькелт зур күзләре дә ап-алсу, мөп-мөлаем йөзенә килешеп кенә тора. Хәер, ул хәзер үзе дә кичен клубтан кайтканда авыл егетләреннән качып йөрүче авыл кызы түгел шул инде. Аның сурәте: «Үземнекен иттемме? Җимердемме киртәләрегезне?» дигәндәй, тегү фабрикасының Мактау тактасыннан бөтен дөньясына елмаеп утыра. Елмайса да урынында. Русчасы да такы-токы гына бул афирә сөйгән егете белән очрашырга барырга җыена. Көзге каршына утырган да бизәнә. Күңел дигәне бер дә юкка гына бу кадәр ашкынмый торгандыр, кыз гомеренең соңгы сәгате суккандыр, мөгаен. Фатир хуҗасы: «Олыгаям дип бер дә кайгырма, балам! — дип, сабыр итәргә кушып тора торуын. — Кияүгә чыгуның бер ние дә юк аның, — ди. Күрмәгәннең генә күрәсе килә. Бер барып капсаң, качып котылыр җай таба алмый аптырыйсың әле аны! Ашыкма! Өлешеңә тигән «Насыйбулла» беркая да китми ган авыл кызына шәһәргә килеп урнашулар уенмыни? Фатир табу үзе генә ни тора?! Ә Вафирә шул четерекле мәсьәләне майлы табадан коймак алгандай җипҗиңел хәл итте дә куйды. Хәзер ул шәһәр үзәгендәге газлы, сулы, ванналы өйдә бер тиен түләмичә яшәп ята. Читкә китеп өйләнгән иреннән алимент алып, юк сырхавын бар итеп, үлмәсәм генә ярар иде дңп сукранып яшәүче ялкау бер хатын, өен каратып торыр өчен, Вафирәне үз янына чакырды. Шәһәр өенең ниен карыйсың инде аның? Идән юуларын, келәм кагуларын кертеп исәпләсәң дә, Вафирәгә җыенысы бер сәгатьлек эш бит ул! Дөрес, хуҗа хатын бик вак сүзле кеше. Аның каравы, бик тәмле телле үзе. «Кызым» гына дип тә әйтми, «балам» яки «бәбкәм» дип эн- ♦ Вафирә хуҗасына елмаеп карап торды. — Әле ник чакырган идең соң, апа? — Ә-ә, юк, балам, болай гына, бар, бар, юлыңда була күр! Мин болай гына! Киткәнче, бу бүлмәнең идәнен юеш чүпрәк белән сөртеп алырсың әле, яме? Чәй куеп, берәр таба коймак чыжлатырсың аннары, менә бу батист яулыгымны чайкап куярсың: бераз керләнеп китте... Ефәк яулыгым бар да, яратмыйм, баштан шуа, батист әйбәт!.. Вафирә сәгатенә күз ташлады. Чәй кайнап утыра, йомыркалы камырдан коймак күпертеп алу — биш-ун минутлык эш, идәнне... __ Апа, идәннәрне иртән, эшкә киткәнче үк юган идем бит! _ Тагын да бер кат сөртеп ал инде, балам, авырсынма, юеш һаваны яратам, сулышка рәхәт була. Вафирә җиңнәрен сызганды. Ничек тә өлгерергә кирәк. Салихны көттерергә ярамый. Ул да — эш кешесе. Сеңелесе Гандәлиф әйтә, безнең абый — Казанда бер уңган ди. Барына да өлгерә икән ул үзе. Хәтта сеңелесен төнге сменадан каршыларга да вакыт таба. Соң! Аларның танышлыклары да шуннан башланды инде. Хәзер менә сеңелесе ялда чакта да егет фабрика ишеген каравыллый, Вафирәне көтә. Смена азагына таба Вафирә үзе дә сабырсызлана башлый. Тизрәк урамга чыгасы, егетнең күзләрен күрәсе килә. Кызык: шул күз ДӘГСӘ. — Ба-ла-ам! Кая китеп бардың әле? Вафирә, көзге каршыннан сикереп торып, йокы бүлмәсенә аты- з лып керде, түшәк-ястыкка күмелеп яткан симез хатынның каршына * килеп басты. Кызның йөзе ак: бүгенге көн мәшәкатьләренең хәстә- < рен ул алдан ук күреп куйган иде. Очрашуга үз вакытында чыгып китәрлек булсын дип чамалады. * Кыз ягыннан бөркелгән хуш исне сизеп алып, хуҗа: — һу-у-у! — дип сузды. — Кая җыендың болай, бәбкәм? Исле- о майлар сөртенгәнсең түгелме? * — Э-э... Кинога барыйм дигән идем, апа. Эштән культпоход оеш- ~ тырганнар иде. — Вафирә үз сүзләренә үзе гаҗәпләнде: бу кадәр ки- s лештереп ялганларга сүзләре каян табыла?! Менә нишләтә бит ул = егет заты: ерактан торып та ялганларга өйрәтә! Хуҗа хатын чыннан да аны-моны сизмәде, Вафирә сүзен ялгап алып китте: — Ә-әй, ул кино дигәннәренең хәзер бер яме дә калмаган. Бер- көннәре, күрше Мөсәббиха кыстагач, мин дә «Чаткы»га барган идем. «Таһир-3өһрә»не күрсәтәләр дигәч, нәфесемне тыя алмадым. Без яшь чакта театрын куяларые аның. Җылый-җылый хәлләр бетәдер ие. Мәйтәм, барыйм әле, тагын бер җылап, эчләремне бушатып кайтыйм әле! Бардым. Ник барганыма әле дә үкенеп ятам. Юк икән, беткән икән Зөһрәнең рәте. Бер чибәрлеге дә калмаган. Йөзе тонык, тавышы зәгыйфь, гел ишетелми... ләргә караса, Вафирә әллә кая, кайнар чоңгылга төшеп киткән кебек була. Дөньяда алар икәү генә торып калган төсле. Рәхәт. — Ба-а-ла-м! — Бу юлы хуҗа хатынның тавышы аш-су бүлмәсеннән ишетелде. — Коймагың бик тәмле булган, балам, рәхмәт яусын! Бәхетле бул! Китәсеңме инде? — Барырга кирәк шул, апам, кешедән аерылу килешмәс. — Вафирә соңгы тапкыр көзгегә күз салып алды. — Үзең дә шулай өйрәтәсең бит! — Бар, бәбкәм, бар? Менә бу табынны гына җыеп ал да — йөгер! Мин, аякларымны җылы суга тыгып, бераз утырырмын да ятармын инде. Су кертеп куярга онытма әле! Бик кайнар итмә, җылымса гына булсын! Бераз ылыс оны сибеп җибәрерсең! Хатын сөйли торды, кыз кушылган эшләрне үти барды. Ниһаять, Вафирә ишек катында туфли сайлый: күркәмрәген, килешлерәген, озак йөрергә җайлырагын кияргә тели. — Бәб-кә-әм! — дип, хуҗа хатын тагын аваз салды. — Ә-ә-әү, апа-җаным! — Аягымны суга тыкканыем инде, авырсынма, даруымны гына кертеп бирче, зинһар! Сөтен җылыт, бераз сары май өстә, дүрт тамчы йуды тамыз. Сабыр савыты тәмам тулган булса да, Вафирә сер бирмәде. Эчтән генә сукранды. «Бетмәде шул дарулары! Элек эчә торганнары да бихисап иде бит инде. Тагын яңаны уйлап тапкан: сөткә йод эремәсе тамызып эчә. Кан тамырына утырган ташны эретә, имеш! Башта бер кашык сөткә —бер, икенче көнне — ике, өченче көнне өч тамчы тамызып эчәләр, ди. Ун көн шулай дәвалангач, унберенче көнне киметә башлыйлар, бер кашык сөткә — тугыз, уникенче көнне — сигез, унөченче көнне — җиде... Уф!» Болай да тавык чүпләп бетерә алмаслык вак-төяк йомышлардан башы әйләнеп беткән Вафирәгә шул гына җитмәгән иде тагы! — Мә, апа-җаным, эчеп җибәр! — Вафирә яңа дару өчен билгеләнгән, сода белән ышкып-ышкып юсаң да агармый торган, саргаеп беткән таш касәне күтәреп бәрүдән көчкә тыелып калды. — Шифасы тисен! — Рәхмәт яусын, балам, миңа күрсәткән изгелекләреңне ходай бише белән кайтарсын! Сабыр ит әле, аякларымны сыйпаштырыйм әле, торып тор! Вафирә икенче кулы белән чөйдәге кофтасына үрелде. «Кичен салкынча була. Бакчада утырырга туры килсә, туңдырыр»... • — Бә-әбкәм! — Нәрсә, апа? — Карале, син моңа йудыны күбрәк җибәргәнсең, ахры, исе борынны яра, һу-у-у! Артыгы ярамый, ди, бит аның, эчне яндыра, ди, үтерә, ди! — Дүртне тамыздым, апа, дүрт тамчы! — Вафирәнең озын-озак сөйләшеп торырлык чамасы юк иде. Ул, кухнядан саф сөт алып кереп, түшәккә яткан хатын янына килде. — Күңелеңдә шик калмасын, апа-җаным, — Шикләнеп эчкән даруның бер файдасы да юк аның. Менә карап тор: бер, ике, өч, дүрт! Дүрт тамчы, апа-җаным, мә, эч, терелергә язсын!.. Очрашу сәгате тулып узган иде инде. Тик сабыр егет бер кая да китмәгән, көткән, ачуланырга уйлап та карамаган. Кыз: — Зинһар, кичерә күрегез! —дип кенә әйтә алды аңа. Башкасын сөйләп тормады. Бөтен нәсел-нәсәбе гомер-гомердән шәһәрдә яшәгән, Казан тәрбиясендә олыгайган инженер кеше синең бу хәлеңне аңлыймы соң? Озын бармаклы нәфис кулын селтәр дә: «Карчыклар алар — узган гасыр, узган гасыр, — тузган гасыр», дияр. Үзе бит ул замананың асыл заты! Вафирә, горурланып, егетнең шоп-шома итеп кырылган битенә карады. Карандаш белән сызып тигезләгәндәй калдырылган чигә чәчләренә, кершәндәй ак якасына, зур төенле галстугына күз йөгертеп алды. Синең идән юу хакына тапкан фатирларың, йодлы сөт эчеп ятучы карчыгың — барысы да чүп бит. моның каршында, чүп! Илаһи зат, матурлыкның кеше сурәтендәге гәүдәләнеше бит бу! Сүзләре генә дә ни тора! Вафирә бүген аңардан гомер буе күңел түрендә сакланырга тиешле сихри сүзне ишетергә килде. Шул сүз барын да хәл итәчәк. Алар бакчага керделәр. Егет кыз беләгенә сак кына кагылды. Тотар өчен түгел, болай гына, барыр юлга бер юнәлеш бирер өчен, кайсы урындык янында тукталырга кирәген аңлату өчен генә орынды ул. Утырдылар. Көндәлек хәлләр турында сөйләшкән булдылар. Тик икесе дә моның олы сүзгә кечкенә бер кереш икәнен сизә иде. Бер-береңне туган итеп беркетердәй сүз — алда. Менә Салих, сулышын ук башкача алып: — Вафирә! — диде. Кыз тоташ ут булып яна башлады, оялып, башын аска иде. Ул хәзер иң кадерле сүзне ишетәчәк. Башка бер кызга да әйтелмәгән, берәүне дә болай бәхетле итә алмаган өр-яңа сүз яңгырачак хәзер. — Вафирә! Син үзеңнең кем икәнеңне беләсеңме? Минем өчен кем булуыңны аңлыйсыңмы?.. Кыз аны-моны аңларлык хәлдә түтел иде, әлбәттә. Егет Вафирәгә сыенды, йөзен кызның күперенке чәчләренә тигезде дә: — Йодалы сөтем минем!—дип пышылдады.—Врачлар миңа көн дә йод эремәсе тамызган сөт эчәргә кушалар иде. Сине очратканнан бирле мин шундый сәламәт, шундый нык — бернинди даруларның да кирәге юк. Йодылы сөтем минем! Кыз өстенә гүя бозлы дәрья капланды. Ул бөрешеп, куырылып калды. Нәрсә инде бу? Сөтне йодысыз-нисез, саф килеш кенә эчә торган берәр кеше бармы соң бу Казан каласында?!. Бугазына елата торган төер җыелуын тоеп, Вафирә урыныннан кузгалды. Соңгы кабат күреп калу өчен, кабынмас борын сүнеп баручы йолдызына борылды. Салих исә сүзләренең кызны хәсрәткә салуы турында башына да китерми. Туп-туры Вафирәсенә караган, күзләре мөлдерәмә, төпсез чоңгыл. Кыз тетрәнеп китте. Зиһене чуалды, аның бөтен барлыгын серле чоңгыл ләззәте биләп алды. Бу рәхәтлек эчендә сүзләр дә, карчык- корчыклар да, дарулы сөтләр дә бик кечкенә нәрсә иде. «Исең киткән икән, сөткә йод тамызып эчә, имеш! Эчсен!..» Кыз сискәнеп куйды. Борылып, егетнең каршына ук иелде, куллары үзеннән-үзе Салихның иңбашына үрелде. . — Карале, — диде Вафирә. — Син ул йодны ничә тамчы тамы- вырга кирәген беләсеңме соң? Күпкә китсә, ярамый бит ул, яндыра!?. ...Хәзер хуҗа хатын куша торган мең йомышның берсен Вафирә аеруча теләп, яратып башкара. Ялкау хатын вакыт-вакыт үзе дә гаҗәпләнеп карап тора. «Йудылы сөтемне бир әле, балам!»—дисәң, кыз күбәләккә әйләнә, даруны күз ачып йомганчы ясап китерә. — Мә, апа-җаным! — ди. — Эчеп җибәр! Шифалы булсын!