Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРВАКЫТ ШУЛАЙ БУЛА

... Хатка каршы хат ернард Шоу режиссерлардан үз пьесаларын беркайчан да һәм берничек тә кыскарттырмаган. Лондондагы бер театрның директоры, Шоу комедиясен куярга хәзерләнгәндә авторга түбәндәге хәбәрне җибәрә: «Пьесагызны әз генә кыскартырга рөхсәт итегез, юкса, читтән килгән тамашачылар соңгы поездга өлгерә алмыйлар». Шоу аңа болай дип җавап бирә: «Кыскартырга ярамый, поездлар расписаниесен үзгәрттерегез». Юл бирү Атаклы Джонатан Свифт бер чакны урамнан узганда ниндидер бер тәрбиясез егет аның алдына ук килеп туктый да: «Мин ахмак кешеләргә беркайчан да юл бирмим!»—ди. — Ә мин исә ахмакларга да юл бирәм!—дип, читкә борыла «Гулливер сәяхәте» авторы. Гафу үтенү Инглиз язучысы Оскар Уайльдны кулга алып төрмәгә утырталар. Аның белән күрешергә бер дусты килә. Шуның белән саубуллашканда язучы әйтә икән: — Гафу ит инде, мин сине озатырга чыга алмыйм. Кем язганын әйтегез Вольтерның укый-яза белми торган хезмәтчесе бервакыт аңардан үзенең авылдагы туганнарына хат язып бирүне үтенә. Язып бетергәч, Вольтер хатны кычкырып укып бирә дә: — Тагын ни дә булса өстәргә кирәкмиме?—дип сорый. — Кирәк, әфәндем, — ди хезмәтче. — Хатның шома язылмавы өчен гафу үтенергә һәм аны сез үзегез язган икәнен дә өстәп куярга кирәк. Икеләтә сәләтле автор Ниндидер бер яшь язучы Конан-Дойлга үзенең детектив роман кулъязмасын китерә һәм шуның турында фикер әйтүен үтенә. Бераз вакыт үткәч, кулъязма авторына түбәндәге язу килә: «Китабыгыз бик әйбәт! Ул авторның җинаятьченең эчке дөньясына ни дәрәҗәдә тирән үтеп керә алганын аңлатып кына калмый, бәлки аның бүтәннәр сюжетын урларга гаять сәләтле талант иясе булуын да бик ачык раслый!» Б Искиткеч хәл Бер вельможа бүлмәсендә Вольтер уннан артык парик күрә. — Искиткеч хәл бит бу!—ди атаклы философ, чыннан да исе китеп. — Башы юк кешегә ничәмә парик эшләгәннәр. Ничек истә тотарга Үткен генә бер хәбәрче Альберт Эйнштейннан интервью алыр өчен аңа үзенчә бик оригиналь сорау бирә: — Истә тотар өчен, сез үз фикерләрегезне язып барасызмы? Әллә булышчыларыгыз күпме? Әллә картотекагыз бармы? — Хөрмәтле дустым,— ди ана бөек физик,— олы һәм зирәк уйлар кеше башына бик күп килми ул, аларны яттан белүе дә бик җиңел. Яңа профессия иясе Инде бөтен Европага күптән танылган Виктор Гюго Пруссия буйлап сәяхәт кылырга була. Чик аша үткәндә жандарм әһелләреннән берәү, аңардан сорыйсорый, анкета тутыра: — Нинди эш белән шөгыльләнәсез, мсье? — Язам. — Яшәр өчен кирәкле малны ничек табасыз дип сорыйм мин сездән? — Каләм белән. — Алайса, шулай дип язабыз да: «Каләм белән сату итә». Төзәтү кирәк Бер драматург күренекле тәнкыйтьчегә сорау бирә икән: — Ничек уйлыйсыз, пьесага нинди дә булса төзәтүләр кертү кирәк түгелме? — Минемчә, кирәктер кебек, дустым. Әйтик, мәсәлән, сезнең героегыз асылынып түгел, ә атылып үлсен иде. — Ә ни өчен алай? — Мылтыктан аткан тавыш тамашачыны йокыдан уятачак. Куркырга урын юк Әле бөтенләй яшь чагында Лев Толстой комедия яза һәм аны бөек рус драматургы Островский укып каравын тели. Островский исә. цензурада ашыгыч эшләрен ачыклау өчен Петербургка китүе сәбәпле, аны яңа елга кергәч кенә укый алачагын әйтә. «Ә иртәрәк мөмкин булмасмы?»—дип сорый комедия авторы. Островский аңа болай дип җавап бирә: — Син комедияңдә фашлаган бәндәләр беренче гыйнварга чаклы бетәрләр дә кешелек дөньясы кимчелекләрдән тәмам азат булыр дип куркасыңмы әллә син? БЕРВАКЫТ ШУЛАП БУЛА.,, Әйбәт кыланыш Үзенен туган көне кичәсендә Чарли Чаплин кунакларның күңелен ачар өчен мәҗлестәгеләрнең барысына да таныш ирләр, хатыннар һәм балалар булып кылана икән. Хәтта бер операдан ария дә җырлап күрсәтә. — Мин сезнең болай шәп җырлавыгызны әле белми идем, — ди табындагыларның берсе. — Ә мин бит гомумән җырлый белмим, — ди аңа Чаплин. — Мин бит җырчы Карузо булып кыландым гына. Иң дөрес киңәш — Яңа пьеса язып бетердем диярлек, тик азагын төгәлли алмыйм — героемны ничек үтерергә әмәл табуы кыен. — Ә син аңа пьесаңның инде язылган хәтлесен укыт. Бүләкнең файдасы — Туган көнемдә хатын миңа «Семья экономиясе буенча мең дә бер киңәш» дигән китап бүләк итте. — Ә файдасы булдымы соң? — Менә алты ай тәмәке тартмыйм инде. Сәбәбе бер генә — Минем хикәянең ахыры сезгә ник ошамады икән соң? — Чөнки ул башыннан бик еракка киткән. Җиңел хәл ителгән бәхәс Берәү, аның үзе уйлавынча, бик кызыклы һәм оригиналь мәсьәләләрне күтәргән әсәр яза. Әмма кайберәүләр аның белән килешмиләр. Бәхәсне хәл итәр өчен галимгә мөрәҗәгать итү кирәк була. Галим, кулъязманы карагач, бәхәскә урын калдырмаслык итеп: — Сезнең хезмәтегез бер үк вакытта кызыклы да һәм оригиналь да. Бәхетсезлеккә каршы, кызыклы өлешләре оригиналь түгелләр, ә оригиналь өлешләре кызыклы булып чыкмаган,— ди. Әле укымаган — Сезнең китабыгызның азагы бик уңышлы. — Ә аның беренче өч өлеше турында фикерегез ничек? — Гафу итегез, мин аларына барып җитмәдем әле. Бүтәннәр әйткәнне әйтә — Минем соңгы китабымны бер тәнкыйтьче ничек тетеп ташлаганын укыдыңмы? — Ә-ә-ә... Бер дә исең китмәсен һәм игътибар да итмә. Ул бит, попугай шикелле, башкалар әйткәнне генә кабатлый. Илһам чыганагы — Сезнең соңгы никахыгыз уңышлы булгандыр дип уйлыйм. — Ярыйсы ук нәтиҗәле! Хатынымның үткән тормышыннан алып инде өч роман яздым. Кайсы да ярый $ и — Миңа нинди дә булса берәр китап сатсагыз иде! — Сезгә тизрәк укыр өчен җиңелрәге кирәкме? — Анысы барыбер, чөнки мин бирегә машина белән килдем. з Йокы —зур фикер 2 Әсәрён яманлап язганы өчен, бер яшь драматург тәнкыйтьчегә бәй- * ләнә икән: — Әсәрнең яхшымы, начармы икәнен каян беләсез? Сез бит спектакль барганда йоклап утырдыгыз! — Кайчакта йокы үзе дә зур фикер ул, — дип җавап биргән тәнкыйтьче. Курыкма, син чирләмәссең. Башлап язучы тәнкыйтьче белән сөйләшә: — Гениаль булу үзе бер чир диләр, дөресме шул? — Ул яктан тыныч булыгыз, сезгә ул чир йогар төсле күренми. Бүтән билге юк — Профессор әфәнде, миңа әдәбият теориясеннән «начар» билге куюыгызны һич аңлый алмыйм. — Нишлим соң, энем, аннан да түбән билге юк бит. Кем түләде икән дисәгез — Ура! Минем «Сәләт» дигән хикәям өчен биш доллар акча кулга керде! — дип куана бер яшь язучы. — Каян керде соң ул? — Тимер юл компаниясеннән. Чөнки кулъязманы алар югалткан. Поэма юкка чыккач — Кичә язган поэмамның кулъязмасын таба алмыйм,— ди бер шагыйрь, — аны бәләкәч Жан учакка ташламадымы икән? — Юкны сөйләмә, Пьер—ди ана хатыны, — бала бит әле хәреф тә таный белми. Ашка начар рецензия — Кадерлем, бүгенге төшке аш сиңа ошадымы? Бу бит минем үз композициям. — Киләчәктә, әнкәсе, элеккеге өлкән осталар язганнар буенча эш итсәң яхшырак булыр. Бердәнбер булганга күрә — Бу кеше балаларны бик ярата: күргән бер малай кулына, бүләк итеп, рогатка тоттыра. — Булыр-булыр! Ул бит безнең якта бердәнбер пыялачы! Ата белән улы сөйләшә Яшь доктор атаклы профессор булып танылган әтисенә: — Шатлыгым бар! Син ун ел рәттән дәвалаган бер өлкән абыстайны тәки аякка бастырдым бит! — ди. — Бик яхшы булган һәм ул ханым аңа лаек та. Чөнки син укыган өчен түләгән акча — аның кесәсеннән иде. Хәтер иясе Бер станциядә пассажир буфетка чыга. Утырганда ялгышмас өчен, вагон номерына күз сала: — 1492. Хәтерләү өчен бик яхшы сан: Американы ачкан ел. Ә берничә минут узуга поездга әйләнеп килгәч исә ул тимер юл хезмәткәреннән: — Американы кайчан ачканнарын белмисезме? — дип сорый.