АЙЛЫ ТӨННӘР
Урал» газетасы белән бер үк вакытта дип әйтерлек Оренбурда чыга башлаган үтә кадим «Дин вә мәгыйшәт» журналының яңа сул газетаны ни дәрәҗәдә яратмаячагын һәм булдыра алган начарлыкларны эшләячәген Хөсәен журналның беренче санын карап чыккач та сизенгән иде. Ләкин көрәшнең мондый формада башланачагын башта күз алдына да китермәде. һәрхәлдә, корректор белән булган хәлдән сон икенче көнне ул, иптәшләре белән киңәшкәч, мондый эшләргә катгый рәвештә чик кую өчен клерикаль журналның башында торучы Вәли мулла белән очрашырга кирәк дип тапты. Шулай кирәк иде. Көрәш икән — ул ачыктан-ачык, намуслы рәвештә алып барылырга тиеш. Әгәр алар матбугат рал» газетасы белән бер үк вакытта дип әйтерлек Оренбурда чыга башлаган үтә кадим «Дин вә мәгыйшәт» журналының яңа сул газетаны ни дәрәҗәдә яратмаячагын һәм булдыра алган начарлыкларны эшләячәген Хөсәен журналның беренче санын карап чыккач та сизенгән иде. Ләкин көрәшнең мондый формада башланачагын башта күз алдына да китермәде. һәрхәлдә, корректор белән булган хәлдән сон икенче көнне ул, иптәшләре белән киңәшкәч, мондый эшләргә катгый рәвештә чик кую өчен клерикаль журналның башында торучы Вәли мулла белән очрашырга кирәк дип тапты. Шулай кирәк иде. Көрәш икән — ул ачыктан-ачык, намуслы рәвештә алып барылырга тиеш. Әгәр алар матбугат Мин, Хөсәен, битемә төкереп, хәкарәтләп чыгаруларын теләмим. Минемчә, аларга барып йөрү үзе бер түбәнлек, ялынып, алардан шәфкать көтү. Ә без үзебезне тиешенчә тотарбыз, мескенләнмәбез. — Юк, юк. Хөсәеннең йөзенә кызыллык йөгерде. Ул ачуын басып, мөмкин ка- . дәр тыныч булырга тырышты: * Җанкисәгем, бу бит бер минем генә теләгем түгел. Без, һәрьяк- % лап уйлашып, шундый карарга килдек,— диде. — Нәрсә, партия йомышы дип әйтмәкче буласыңмы? — Әйе, — диде Хөсәен, чәчләрен артка сыпырып. — Шулай дип аң- , ларга кирәк! г Хәдичә ап-ак эскәтер ябылган өстәл янында кулларын алъяпкычына < төргән хәлдә утыра иде. Ул башын тагы да аскарак иде, кашларын ф жыерып, тынып торды. — Хөсәен, карачы, канатым, нигә син мине бер дә жәлләмисең? ~ Мин бит синең хезмәтчең түгел ләбаса, ә, әйтүеңә караганда, сөекле и хатының. Миңа әллә башка хатыннарча яшәргә язмаганмы? Иртә таң- * нан торып китәсең, төн уртасында кайтып керәсең. Әле ул гына жит- < мәгән, син мине күрәләтә янган учакка тыгасың. Син партия йомышы г дисең. Син минем партия әгъзасы түгеллегемне онытасың, ахры. Аңла, 5 Хөсәен, аңла, кадерлем. Мин сине бик яратам. Ләкин син мине бодай Й жәберләп яхшы эшләмисен. * Хөсәен бу кадәресен көтмәгән иде. Ул, тетрәнеп, бераз вакыт өнсез торды. — Безнең бит, Хәдичәкәй, хәзергә шундый чорыбыз. — Мин белеп торам: ул мәңге шулай булачак. Хөсәен утырган урыныннан торып, бүлмә буенча әрле-бирле йөренә башлады. — Син беренче авырлыклардан соң ук сыгылып төштең. Хәдичәкәй. Тик хәтерлә әле. Мин Казаннан чыгып киткәндә барысын да синең үз иркенә куймадыммы? Теләсәң, минем арттан бар. ләкин мин сиңа бернинди дә җиңел тормыш вәгъдә итмим, дидем Рәхмәт, син Уфада мина әйбәт булыштык, бернинди сыкрану, авырсыну' сүзләре ишеттермәдең. Ни булды сиңа? — Мин арыдым. Хөсәен. — Юк, син арымадың. Мин сиңа арымасын өчен барысын да эшлим. Эш башкада, минемчә, Хәдичәкәй. Син просто безнең эшнең уңышлы чыгачагына ышанмыйсың. Хәдичә дәшмичә башын игән килеш утыруында булды. Аның күзләре яшьләнеп китүен күргәч. Хөсәен йөрәгенең авырттырып кысылганын тойды. Ул ашыгып Хәдичә янына килде. — Ярар, Хәдичә, кирәкми, ташла,— диде.— Синнән бары бер нәрсә генә үтенәм. Син мине «Дин вә мәгыйшәтжә үз исемеңнән сөйләшү' өчен вәкил сыйфатында жибәр. — Ничек инде? — .Менә шуны Вәли хәзрәткә хат рәвешендә язып бир. Хәдичә Хөсәеннең эш өстәле янына барып утырды да кулына каләм алды. — Әйтеп тор. «Мөхтәрәм Вәли әфәнде жәпаблары! Сезнең илә бик мөһим мәсьәләләр тугрысында үзем сөйләшергә теләсәм дә, имкяният булмау сәбәпле, вәкил сыйфатында шушы хатны Сезгә тапшыручы әфәндене жибәрәм. Аңа мин барысын да аңлаттым. Ул әйткәннәрне минем сүзләрем дип кабул игегез. Хәерле сәгатьтә. «Урал» газетасының мөхәррирәсе: Хәдичә Яма- шева». Хәдичә язуны конвертка салды, конвертның тышына «Дин вә мәгыйшәт» нашнре имам Вәли Хөсәенов жәнабларына» дип язып куйды. Хөсәен конвертны кулына алгач: _ __ Ярар, рәхмәт, хәзер мин аның белән сөйләшеп багый*м инде,— диде. ______г . .« Хәдичә, каерылып, иренә тәнбиһле караш ташлады. Моны, кара аны, син минем исемнән сөйләшәсең, алай-болай булса, аның авырлыгы мина төшәчәк, дип аңлады Хөсәен. — Хафаланма,—диде,—мин карагруһлар башлыгы алдында сынатмам! Ә оинең арып китүең турындагы сүзне кәефең әйбәт чагында дәвам иттерербез. Хөсәен сәгатенә карап вакытны белде дә ашыгып киенә башлады. — Аннан соң мин идарәгә барам, Хәдичәкәй, озакласам, борчылма,— диде.— Мина капкаларга берәр әйбер әзерләп куярсың, суынса да ярар. Хөсәен киенде дә папирос кабызып чыгып китте. — Йа хода,—дип куйды Хәдичә,—бернинди рәхәт күрми бит бичаракаем. Хәлбуки, Хөсәен жил-җнл атлап, җиңеләчәк дошман белән якалашуның ләззәтен алдан ук тойган хәлдә, бик дәртләнеп бара иде.' Вәли хәзрәтне ул «Дин вә мәгыйшәт» журналы редакциясендә очратты. Хөсәеннең әле кадимчелекне эзлекле һәм сугышчан рәвештә гамәлгә ашырырга тырышучы бу фанатик мулланы беренче тапкыр күрүе иде. Шактый чибәр, хәтта мөлаем диярлек, башына кара кәләпүш, өстеиә утырма якалы озын казаки кигән кеше каршы алды аны. Нашир мулланың кап-кара мыегы һәм сакалы нәкъ Мөхәммәт пәйгамбәр кушканча үстерелгән. Мыек төкләре кыскартылган, ә сакал ■ияктә генә түгәрәкләндерелеп калдырылган иде. Гомумән, Хөсәен, бу усал хәзрәтне күреп, башта аптырабрак калды. Данлыклы Гани бай Хөсәеновның улы, Бохарада укып кайтып, атасының юлыннан китмичә, карагруһ динчеләр лагереның җитәкчеләреннән берсенә әверелгән бу кешене мондый итеп күз алдына китермәгән иде ул. Хәзрәт Хөсәеннең сәламен алып: — Вәгаләйкем әссәлам,— диде. Хөсәен шулай да хәзрәтнең беренче мимика һәм интонациясеннән үк шуны аңлады: әйе, бу үзен шактый югары бәяли торган кеше, ахры. Тәгаен бик көчле натура булырга охшый. — Мин сезгә «Урал» газетасының мөхәррирәсеннән вәкил сыйфатында килдем,— диде Хөсәен. Аңлыйм, аңлыйм,— диде Вәли хәзрәт көлемсерәп.— Хәдичә ханымда шәригать кануннарына хөрмәт ул кадәр бетеп җитмәгән икән әле, ирләргә йөзен күрсәтергә батырчылык итми, намәхрәм икәнлеген аңлый. Утырыгыз. Хөсәен, эчтән генә ачуы килеп, зур өстәлнең уң ягындагы венский утыргычка чүкте. Ул кадәресенә керешә алмыйм, ихтимал, шулайдыр, ихтимал, башка сәбәпләре дә бардыр. Менә ул сезгә хат тапшырырга боерды миңа. ' Бирегез, укыл карыйк,— диде Вәли, хатка үрелеп. Өстәлдә яткан озын кайчы белән кисеп ул конвертны ачты, хат юллары буйлап күзләрен йөгертә башлады. Аннан авызын чалышайта төшеп, уң азау тешен суырып куйды. Тагы бераз вакыт хатка карап торды. Хө- ^”2“унысЬ1 “ а ИГЬТ11баР ИГГ€: хәзрәтнең йөзендә бер генә тамыры да брәнмәде, бары күзләре генә ныграк ялтырый башлады. Аның йөзендә әле һаман беренче күргәндәге ярым елмаю чалымы сизелә иде. үОМп Ш’ диде У Л ’ ”"һаять -— Кем дип белик сезне, вәкил әфәнде? Хөсәен үзенең исемфамилиясен әйтте. Хәзрәтнең елмаюы ачыктан-ачык бөтен битенә җәелде. Ләкин бу елмаю ягымлы, дустанә елмаю түгел иде. — Барысы да аңлашыла хәзер, Хөсәен әфәнде,— диде ул. — Сез минем тарафка килеп сүз башларга ниятләгәнсез икән, башта ук, берсен дә яшермәскә, ачыктан-ачык сөйләшергә, дип сүз куешыйк. Ачыктан-ачык, алдашмыйча, пәйгамбәребез Мөхәммәтел саллаһы.т вәсәллигалә кушканча. Ризамы? * — Мин каршы түгел. Сез моңа әңгәмә барышында бик тиз ыша- £ нырсыз да. . = — Менә, алайса, әфәндем, шундый сорау. Рәсмиян сезнең гәзитә- э нең мөхәррирәсе сезнең хәләл җефет исәпләнсә дә, хакыйкатән гәзит- _ нең мөхәррире сез бит?—Хәзрәт, пистолет төзәгәндәй төбәп, Хөсәенгә = имән бармагын сузды. — Дөресен әйтегез. Шулай сүз куештык. < — Әйе,— диде Хөсәен. ф — Бәс, шулай булгач, сез минем вәгаземне бераз тынлап утырыгыз. Кичерегез, без муллаларның һөнәре шул инде: вәгазь сөйләү. = Хөсәен мыек астыннан гына елмаеп, «агитация башлана» дип уй- о ланды. а. — Мин сезгә, әфәндем,— дип тезеп китте хәзрәт,— аятьләр укы-< мам, безнең динебез, аннан килеп шәригатебез турында да сөйләмәм, ч Мин бары сезгә үземнең мәсләгем, тоткан юлым турында гына 5 кайбер төп мәсьәләләрне изһар итмәкче булам. Сез, җәдитчеләр вә й социалистлар, бик ялгыш юлда торасыз. Сезнең гамәлегез, әфәндем, * исламга, шәригатькә каршы гына юнәлмәгән, агяһ булыгыз, ул ип әүвәл безнең милләтебезгә инкыйраз 1 әзерләү, аның нәселен-нәсәбен бетерү. Инзар «тәм, хакыйкатән бу шулай. Сез инде бу ысулы кадимчеләргә карыйсыз да, җаһилләр болар, наданлыклары аркасында дингә ябышып яталар, дисез. Хәлбуки, гаять ялгышасыз. Әлбәттә ки, безнең мәсләктәшләр арасында җаһилләр дә бар. Ә сездә юкмыни ул? Шул ук мин социалист дип йөрүчеләр арасында әлифне таяк дип уйлаучылар юкмыни? Минем әтием, мәрхүм Гани бай, урыны җәннәттә булсын, гомере буена үзе дә хатадан хали була алмады. Халыкны укытырга кирәк, исәп-хисапны шәп белүче, башлы управляющийлар кирәк безгә дип, мал-мөлкәтен аз исраф итмәде. Эш шуңа барып җитте ки. хәтта мәрхүм әтиебез Каргалыда кызлар мәктәбе ачу кебек ахмаклыклар эшләп ташлады. Вәхаләнки, бу гаять дәрәҗәдә зур ялгышу. Мин моның хата юл икәнлеген бик күп күзәтүләр вә уйланулар аша белдем. — Бик кызык, нинди күзәтүләрегез булды соң сезнең?—диде Хөсәен. — Сабыр. Барысы да үз нәүбәте белән әйтелер. Мин атамның гамәлен бизмәнгә салып үлчәү өчен бер төнемне түгел, мең төнемне йокысыз уздырганмындыр Ахырда мин аның юлыннан ваз кичәргә мәҗбүр булдым. Чөнки халыкны агарту, яурупалаштыру ул —гамәлдә руслаштыру, бетерү дигән сүз. Сезнең игътибар иткәнегез юкмыни, әфәндем, берәр байбәтчә урыс телен үзләштерсә, мотлакан үз дененә генә түгел, теленә дә төкереп, нәфрәт белән карый башлый. Мин, мәсәлән, рус телен әйбәт беләм, әмма үз телемне элеккечә тәкъдир нтәм. _ Сез... Сез ул меңгә бер, Хөсәен әфәнде. Анда да, әгәр ул тел, сезнең ниндидер шәхси мәнфәгатегез өчен кирәк булмаса, күптән онытылыр иде. Әгәр дә мин гади бер тофәйли булсам, әлбәттә, шулай Ләкнн 1 Инкыйраз — бетү милләтне тәрәкъкый иттерүчеләр алар иҗтимагый мәнфәгатьләр белән яшәүчеләр бит! — Менә без, мәсәлән, дин әһелләре — милләт терәкләре. Әгәр тә мәхәлләдәге барлык сез әйткән тофәйли 1 динен дә, телен дә онытса, мәсҗетнең вә имамның кирәге калыр идеме соң? — Миңа барысы да ачык, тәкъсир,— диде Хөсәен,— ахыр чиктә сезнең тырышльгкл арыгыз бары үзегезнең имамлык вазифасы өчен икән. Инде мин, рөхсәт итсәгез, сезгә килүемнең төп максатын әйтмәкче булам. Хәзрәт күңелсезләнә төшеп: — Әйтеп карагыз,— диде. Хөсәен дә нәкъ хәзрәт кебек иттереп ана имән бармагын төзәде. — Тәкъсир, турысын әйтегез, шулай сүз куештык, — диде.— «Урал» мосаххихы2 3 Басыйр әфәндегә сезнең боерык белән һөҗүм ясалдымы? Хәзрәт кинәт сискәнеп артка чигенде. — Ни сөйлисез сез?1 Нинди мосаххих? Андый сүз әйтеп, кешегә яла ягу гөнаһысыннан ничек курыкмыйсыз сез, Хөсәен әфәиде?! — Менә, күрәсезме, сез әңгәмәнең башында ук шартны боздыгыз. Чөнки мин бит эшнең ничек булганын бик анык беләм, тәкъсир. — Шарт бозылмады, Хөсәен әфәнде. Әгәр дә андый вакыйга булган икән — ул минем кушуым буенча түгел. Ул кемнеңдер мине ялгыш аңлавы аркасында. — Сез, димәк, ишан үз мөритләренең гамәле өчен җавап бирми дип уйлыйсыз? — Юк, юк, алла сакласын, миңа 'бернинди дә гаеп такмагыз. Бу эш бөтенләй минем катнашымнан башка эшләнгән. Мин битараф. — Ярар, мин төпченеп тормыйм, хәзрәт. Тик «урал»чылар исеменнән шуны таләп итәм: әгәр моннан соң да шундый берәр эш кабатланса. без дә саклану чараларын күрергә тиеш булырбыз. Онытмагыз, гади халык, хезмәт халкы — безнең яклы, алар «урал»чыларны яклый алырлар. — Моннан соң андый эшкә юл куймабыз, үрнәкне сездән алмабыз,— дип куйды Вәли көлемсерәп. Хөсәен гаҗәпсенеп аңа текәлде: — Нинди үрнәк ул? — Ничек әле, «террор» дисезме аны? — Юк, тәкъсир, сез безне социал-революционерлар белән бутыйсыз. Барыгыз да бериш инде,— диде хәзрәт.— Шуңа күрә без сезнең белән беркайчан да тату яши алмабыз. Анысы бик табигый. Без ике сыйныф вәкиле... Куегыз әле шул сыйныф дигән сафсатагызны! Безгә менә хәзер бердәм булып динебезне, телебезне сакларга кирәк. Халык тәмам бозылды. Олыларга хөрмәт бетте. Угрылык, зина, ялган сүз бөтен мөселман дөньясын черетә. Вә сез шундый аянычлы бервакытта, дәҗҗал кебек, халыкларны, милләтләрне, дин вә йолаларны таркатып, ниндидер мәгънәсез сыйныфлар турында ,сөйләнеп, Мөхәммәт өммәтенең күңеленә вәсвәсә саласыз. Мин сезнең гәзитегез дингә вә милләткә хезмәт итәр дип өметләнгән идем. Гакысе4 килеп чыкты. — Без, хәзрәт, сезнең белән беркайчан да уртак тел таба алмаячакбыз шул, — диде Хөсәен. — Тик сүз көрәшне нинди рәвештә алып бару турында гына бара. 2 Тофәйли — обыватель. 3 Мосаххих — корректор. 4 Гакысе — киресе. Көрәш сез теләгән рәвештә булыр. Тик үпкәләштән булмасын, без денебез өчен вә телебез өчен җаныбызны кызганмабыз. Андый бирелгәнлек вә фидакарьлек ифрат мактауга лаек, тәкъсир, тик мин гамәлегез үзегез бәян иткән декларациягездән аерылыр дип куркам. Сез дә, сукыр эсерлар кебек, террор юлына басарсыз кебек. — Нидән чыгып әйтәсез сез аны? ♦ — Нигә, сезгә безнең газетаның икенче саны килмәдемени әле? £ Безнең хәбәрчебез анда сезнең әле әйткән сүзләрегез коры сүз генә = булып калганын исбат итә. Укып күрсәтимме? Нашир «укы» дигәнне аңлатып ияк какты. — Менә ул: «Җиденче гыйнвар, кич сәгать биштә Мәхмүт Хәсәнов ч йортында мөселманнарның хосуси җәмгыятьләре улды. Бу мәҗлестә < киңәш итәргә чакырылуга сәбәп: Уфа мөфтисенең Петербург шәһәре- ф нә киңәшергә чакырылу хәбәредер», — дип укыды Хөсәен Газетада мөфти, моңарчы эшләгәнчә, Петербург бюрократиясенең һәр эшенә кул куеп утырмасын өчен аның белән бергә ике вәкил сайлап җибәрер- w гә'булулары турында язылган иде. Ләкин вәкил итеп сайланган кеше- £ ләрнең берсе булган Вәли мулла вәкиллектән баш тарткан. Мондый < эшләр өчен вакыт әрәм итеп йөрү тиеш түгел, дип әйткән, имеш... еХөсәен укып бетерде дә сорау белән хәзрәткә текәлде. — Мәкаләгездә җавап биргәнсез бит инде,—диде хәзрәт. — Ни дип? — Мондый эшләр өчен вакыт әрәм итеп йөрү тиеш түгел дип. Шуңа күрә мин барырга теләмәдем — Яхшы,— диде Хөсәен, мыек астыннан гына елмаеп — Ә ни өчен соң утыз җиде кеше арасында сез дә кеше сайларга кирәк дип кул күтәрдегез? Вәли мулла, күрәсең, үзен артык тыныч тотарлык хәлдә түгел иде. — Анысын мин, әфәндем, үзем беләм инде. Сезнең алда хисап биреп тормам. Ә менә сез, әфәндем, шул ломовой извозчиклар телендә чыгара торган гәзитегез өчен бүген булмаса иртәгә җавап бирерсез. Хөсәен урыныннан торды. — Без бит сезнең белән намуслы рәвештә, үзара, ир-егетләрчә көрәшергә булдык, хәзрәт. Әле сезнең донос ясарга да исәп бармыни? — Анысы турында мин сезгә, әфәндем, хисап бирергә уйламыйм. — Юк, сез безнең өстән донослар яза башласагыз, аннан башка да юк дәрәҗәсендәге абруегызны бөтенләй бетерәчәксез. Шулай, хәзрәт. Киләчәк күрсәтер. Хушыгыз... Хөсәен торды да нашир бүлмәсеннән чыгып китте. «Ярый», дип уйланды ул, юлда кайтканда канәгатьләнеп. Чөнки эшләнәсе эш эшләнгән иде. 20 Хөсәен Гафурга язган хатында «Урал»ның Казан эшчеләрендә тудырган тәэсире белән кызыксынган иде. Ул шулай ук газета укучыларның «Урал»ны ниндирәк итеп күрергә теләүләрен, ниндирәк кимчелекләрен абайлауларын сорап та язды. Шул ук хатында газетаны тарату мәсьәләсенә кагылып, Хөсәен шәһәрдә генә түгел, бу эшне мөмкин булганча авыл җирендә дә оештырып булмас микән? дигән сорау белдергән. «Әлбәттә, бу якта да авыллар бар, андагы кешеләрнең фикере белән мин кызыксындым вә бик мәмнүн булып калдым,— дип язган иде ул хатында. — Ләкин, ни генә әйтсәң дә, мондагы крестьянның хәле белән безнең як крестьянының хәлен чагыштырып булмый. Оренбур, Бозаулык ягындагы крестьянны безнең яклар дәрәҗәсендә җир кытлыг «к У • 1 17 гы борчымый, мондагы крестьян безнең як крестьяны кебек үк хәерчелектә яшәми, монда җир саталар алар, монда чирәм җирләрне арендага биреп сөрдерәләр, монда татар казаклары да аз түгел, үзең беләсең, алар инде Минзәлә яхут Әлмәт крестьяннары түгел». Гафур беренче санны укып бик шатланган хәлдә, аны Пороховой эшчеләренә дә, Алафузов заводларында эшләүчеләргә дә, хәтта Гыйльфан ярдәмендә Крестовников заводы эшчеләренә дә җиткерергә тырышты. Нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак булып чыкты, һәр җирдән афәрин һәм рәхмәт сүзләре генә ишетелде. Хәзер инде яшерен татар түгәрәкләре өчен рәхәтләнеп файдаланырлык кулланма бар иде. Галиәсгар Камалның «Мәгариф» көтепханәсенә килгән «Урал» газетасы һәм аңа кушымта булып чыккан брошюра бик тиз сатылып бетте. Дөресен генә әйткәндә, шул дәрәҗәдә тиз таралды, охранка аңына килеп тентү ясарга керешкәндә ни газетаның, ни китапчыкның бер генә нөсхәсе дә калмаган иде. Бу көннәрдә Пороховойдагы Гафур укыткан мәктәптә кышкы каникул көннәре башланды. Гафурда, дустыннан килгән хатны укып чыкканнан соң, дуамал бер теләк туды. Ничек булыр, әгәр дә ул, берәр якын дус табып, шул каникул көннәрен сәяхәттә уздырса? Ул, гадәттә, һәр җәйне авыл тирәсендә, күбрәк үзе үскән Кузнецк якларында уздыра иде. Ләкин, кызганычка каршы, аның быелгы җәйге ял вакыты Казанда гына узды. Ул үзенең бишенче елда ук башланган пьесаларын язу белән шөгыльләнде. Хәзер исә авыл җиреннән көн саен берсеннән- берсе күңелсезрәк, хәтта дәһшәтле хәбәрләр ишетелеп тора. Халык ач, тиф чиреннән кырыла. Бу хәлне Гафур бик авыр кичерде, аның авылдагы хәлләрне үз күзе белән күреп, нинди дә булса ярдәм күрсәтәсе килә иде. Кем белән генә юлга чыгарга соң? дип байтак вакыт баш ватканнан соң, ул Галиәсгар Камалга тукталды. Бу — күптәнге дус, мәсләктәш. Бишенче ел вакыйгаларында Камал да, Гафур кебек үк, патша сатрапларына каршы көрәшкән кеше. Алай гына да түгел, аның революцион һәм мәгърифәтчелек эше көннән-көн күтәрелә, көчәя бара. Әгәр эшне гаиләсе белән җайлый алса, ул Гафурның тәкъдимен хуплап каршы алырга тиеш. Гафур эшне озакка сузмыйча, Галиәсгар өенә китте. Бәхеткә каршы, Гафурның юлы уңды. Галиәсгар китап сәүдәсендәге борчуларына да, «Шәрык клубы» бинасында даими театр оештыру мәшәкатьләренә дә һәм, ниһаять, үзенең яңа пьеса язарга керешүенә дә карамастан, дустының тәкъдимен шундук кабул итте. — Ә җәмәгатең? — дип сорады Гафур, «ул рөхсәт бирерме соң?» дигәнне күздә тотып. Галиәсгар хәтфә-кара матур күзләрен җемелдәтеп елмайды. — Күндерәбез аны, ходай насыйп итсә! Алар маршрут билгеләргә керештеләр. — Иң муафигы Әлмәткә юл тоту, — диде Гафур (ул алдан ук бу мәсьәлә турында уйланган иде), — чөнки анда бару фиргавеннәр күзенә төтен җибәрәчәк. Ул, «аңладыңмы» дигәндәй, Галиәсгарга карап торды. — Бераз төшенәм, — диде Камал. — Анда кунакчыл либерал Якуп әфәнде яши. — Әйе, әйе. Анда кунак булып ятучылар өзелми. Атласые да, Гаяз Исхакые да, әлхасил, барысы да — татарның бүтән күпчелек милли зыялылары. Өстәвенә, шунысы да бар: Хөсәен Ямашев Якуп әфәндегә кияүгә чыккан сенелесе өчен бик борчылып яза. Ни әйтсәң дә... — Анысын да аңлыйм, — диде Галиәсгар. — Мәсьәләнең өченче уңай ягы бар, ул да булса, Якуп әфәнде аргамагына утырып, без андагы тирә-юнь авылларга чыгып йөри алачакбыз. Бу исә хәвефсез бер эшкә әйләнәчәк. Бәлки әле бай әфәнде безне үзенең атларында Казанга да озатып куяр. Кайтканда Минзәлә якларына сугылырга кирәк, — диде ГалнәсгаР- — Халык анда ачлыктан интегә икән. Ә хөкүмәт бернинди дә чара күрми. Аның тарафыннан җибәрелгән ризык ачлар авызына барып җиткәнче, земский начальство ф чинушалары кулында сеңеп кала. Әйткәнең дөрес, бу башбаштаклык _ турында матбугатта язып чыгарырга кирәк, имеш-мимешләр белән » коралланып түгел, ә үз күзебез белән күреп, халыкның аһ-зарын үз = колакларыбыз белән ишетеп язарга кирәк. ® — Мәслихәт! 3 Барганда, әлбәттә, Чистайга тукталырбыз, — диде Гафур. — Шу- § лай ук, фиргавеннәрнең борыннары томалансын өчен, Зариф Бадамшин- < нарга төшәрбез. < Әлбәттә, Гафур Бадамшиннарга эзне югалту өчен генә төшүне күздә х тотмый иде. Ул Зариф Бадамшин белән Хәдичәнең арасын яхшыртып, = берникадәр бу мәсьәләдә дә Хөсәеннәргә ярдәм күрсәтеп булмасмы дип £ уйлый иде. Узтан җәйне, Хөсәен яшерен рәвештә Казанга килеп чык- - кач, Хәдичәнең ата-анасы белән үзе арасындагы суыклыкны бик авыр < кичергәнлеген сөйләгән иде. Дусның теләген үтәми булмый. Хәзерлек эшен бик тиз тоттылар. Алып куясы әйберләрне бүген 2 кичтән үк җыеп, саквояжларга салып куярга, ямщик белешергә һәм ь иртәгә иртә белән үк сәфәр чыгарга! Кышкы юлны дусларның икесе дә сагынган иде. Лаеш тракты буйлап Казаннан чыгышлый. Архиерей дачаларына җитәрәк, Галиәсгар кәефләнеп җырлап та җибәрде. Гафур ул җырны белми иде. Ул елмайган килеш, шулай ук иркенлек рәхәтен кичереп, җыр тыңлап барды. Ә Галиәсгар бик шаян, халыкка хас үткен, тапкыр телле такмакларны күп белә иде. Ул җанекиҗанашның кыйгач кашлары турында, бичара шәкертнең кәкре аяклары турында да, хәзрәтнең мутлыгы турында да, остабикәнең шәкерт белән булган шаярулары турында да җырлап күрсәтте. Аннан кинәт җитдиләнде дә ат тотып баручыга ымлап: — Башы тишек түгелме моның? — дип сорады. — Башы да, авызы да тишек түгел, борчылма. — Алайса, мин сиңа бер вакыйга сөйлим. Ул без алып бара торган әйберләргә бәйләнгән. Әйе. «Мәгариф»та тентү булды бит, ничек саклап кала алдың син аларны? дип нигә сорамыйсың? — Мин синең тапкырлыгыңа күптән ышана идем. Шуңа күрә мин аны табигый бер хәл дип уйладым. — Аһа! Бик ансат кына! Миңа аның өчен, беләсеңме, нишләргә- туры килде? — Я? Галиәсгар Гафурның вакыйга белән кызыксына башлавын аның ялтыр күзләреннән тойды. — Тыңла, алайса, — диде. — Узган атнада булды ул хәл. Мин көтеп- ханәдә утыра идем. Бер заман атылып-бәрелеп бутышннк Гайнулла абзый килеп керде. «Галиәсгар энекәш, дигән була, мин әйтмәдем, син ишетмәдең, ярты сәгатьтән тентү ясау өчен синең кибетеңә килеп җитәчәкләр». Шулай диде дә бу, ай күрде, кояш алды, атылып чыгып та китте. Нишләргә, ярты сәгатьтә кая яшереп өлгерәсең шул кадәр әйберне. Шуннан нишләдем дисеңме? Беткән баш беткән, мин әйтәм, рискка бармыйча булмый. Үземдә эшләүче Галәвине чакырдым да, син хуҗа урынына каласын, әйдә, миңа булыш, мин әйтәм. Без ашык-пошык барлык тыелган китап-газетларны зур бер капчыкка тутырдык. Мин башыма ертык колакчын бүрек киеп алдым, өскә бишмәтнең дә искесен элдем. Әйдә, аркага сал капчыкны, мин әйтәм. Аның капчыкны җилкәгә салуы булды, мин ашыгып урамга чыктым. Чыксам, урамнан бер херти генә извозчик узып бара, йөгереп бардым да шуның чанасына капчыкны ташладым. Аннан капчык өстенә үзем менеп утырдым. — Әйдә, — мин әйтәм, — атыңны җан-фәрманга ку. Яртысы синеке. Шулай дип әйтүем булды, теге капчыктагы әйбер урланган дип уйлады булса кирәк, атын чыбыркылый башламасынмы! Кая, кайсы якка? ди. Әйдә, мин әйтәм, Яна бистәгә таба. Барып та җиттек, бәхеткә каршы, минем таныш кешенең капкасы шәрран яра ачык икән. Әйдә, мин әйтәм, туп-туры шунда алып керик... Галиәсгар үз сүзенә үзе кәефләнеп кеткелдәп көлә башлады. — Шуннан, шуннан? — диде Гафур, вакыйганың бик кызык булып бетәсен сизенеп. - — Шуннан болай булды. Капчыкны икәүләшеп минем дус кешенең өенә алып кердек тә мин аны идәнгә бушатып, китап-газетларны икегә бүлә башладым. Менә,— мин әйтәм, теге мине алып килгән извозчик- ка,— син мине коткардың, шуның өчен бу ө.емнәрнең теләсә кайсын сайлап ал. Нәрсә соң бу, ди, надан икән. Мин әйтәм, мөэмин мөселманнар өчен чыгарылган китаплар бу. Бу акаеп бер миңа карый, бер өй хуҗасына. Нигә кирәк миңа сезнең басурманский китапларыгыз, ди. Алайса, мин әйтәм, акчалата ал инде. Монда барлыгы биш сумлык товар, яртысы, ягъни сиңа тиешлесе, ике сум да илле тиен көмеш була, дим. Дурак, ди бу миңа, биш сумлык товарны урлыйм дип вакытымны да әрәм итеп йөрмим инде мин! Шулай диде дә сүгенеп чыгып китте. — Ә ике сум илле тиенне алдымы соң? — Алды, алды, — диде Галиәсгар, янә күңелле кеткелдәп. Гафур да тыела алмый көлә башлады. — Ләкин шулай да артык риск булган бу. Извозчик сине товарын- ниең белән частька илтсә, нишләр идең? Я булмаса, нидер сизенеп, теге дус кеше өстеннән донос яздырса? — Мин болай дип уйладым инде, Гафур. Хәзер бит, үзең беләсең, караклык гөнаһка саналмый башлады. Иң зур җинаять— ул политический эш. Шуңа күрә мин извозчикның шул җимгә кабасын күңелем белән сизендем. — Шулай да син молодец, — диде Гафур көлә-көлә. — Минем андый эшкә башым җитмәс иде, валлаһи. Чыгып киткән шәпкә көн ул кадәр салкын тоелмаса да, бара торгач, суык үзенең сузан бармакларын җиң һәм изү эчләренә кертә башлады. Толыпларга ныграк төренеп утырдылар, бер берсенә ныграк сыендылар. Инде алай да булмагач, төшеп чана артыннан җәяүләп киттеләр. Авыр киемнәрдән кар ерып бару җиңел түгел иде. Тиз арада мышкылдап чыктылар. Яңадан чанага утырышып сүз башладылар. Монда гаилә дә, ачлык та, Дума да, революцион хәрәкәт тә калмады. Ләкин барыннан да күбрәк сөйләнгән сүз патша хөкүмәте тарафыннан прогрессив хәрәкәткә каршы булган реакциянең көинән-көн көчәюе турында иде. Бик күп кешеләр, дуслар, якыннар, мәсләктәшләр хәзер төрмәләрдә, сөргеннәрдә интегә. Юлны кыскарту өчен Казан гайбәтләре дә сөйләнде. Егетләр туңа башлаган саен төшеп җылыналар һәм тагы утырып гәп коралар. Ә тирә-юньдә аклы-каралы чакрым баганалары, салам маяклар һәм ачлык газабы кичергәнлекләре бөтен торыш-кыяфәтләреннән күренгән фәкыйрь авыллар кала иде. Юлда бер тапкыр атларны алыштырып, көн тәмам караңгыланганда Чистайга барып керделәр. 21 Гафур Чистайдан чыгып киткәндә бер нәрсәне ачык аңлады: ата <5елән кыз арасында төзәтелмәслек киеренке бер мөнәсәбәт туган икән. Әлбәттә, Зариф Бадамшин эшнең асылын кунаклар каршында ачыктан- ачык сөйләмәде, ләкин шулай да аның кинаяләреннән һәм ярым чын, ф ярым шаяртып сөйләшүеннән күңелендә кызына карата һич төзәлмәслек а үпкә сакланганлыгы сизелеп тора иде. Бердәнбер кызы, алар фикерен- 2 чә, ата-ана ризалыгыннан тыш, кырын эшләр юлына баскан эшлексез = Хөсәен артыннан киткән. ® — Зариф әфәнде, сез юкка Хөсәенне эшсезлектә гаеплисез, — диде з Гафур, һич тыела алмыйча, — әгәр дөресен генә әйтергә рөхсәт икән, с ул арабызда иң изге эш белән шөгыльләнүче тырыш кеше. — һай, барлык кеше безнең кияү башкарган шундый изге эш ар- ♦ тыннан йөрсә, кем икмәк үстерер дә, кем мал белән сату итәр икән? — х диде Зариф. = — Сез аның бөтен Россия мөселманнары өчен ифрат файдалы < газета чыгара башлавын беләсезме? °- — Нинди газета булсын тагы, прокламация ич ул! — Ул газетаның чыгуы безнең халкыбыз тарихында сөенечле бер хәл, ул, маякчы маякларга ут кабызып, көймәләргә юл күрсәткән кебек, = безнең халыкка дөрес юл күрсәтә торган газета. Сез аны менә укып £ карагыз башта. — Нигә, мин аны укып карамаган булсам, бу сүзләрне сезгә әйтер идеммени? Зариф көннәрдән бер көнне «Урал»ны бер приказчигы кулыннан тартып алганлыгын һәм «Мөхәррирә Хәдичә Ямашева» дигән сүзләрне укыганнан соң, өч көн тамактан калганлыгын, йөрәге бик каты авырта башлаганлыгын сөйләде. — Тиле яшьләр аңламыйлар, — диде ул, — бишенче ел да, алтынчы ел да узды инде. Уен бетте, тырышып, җиң сызганып эшли торган чаклар җитте хәзер. Менә икесен дә якаларыннан тотып алып острокка ябарлар әле! Гафур ул көнне, булдыра алган барлык дәлилләрен эшкә җигеп, Зариф Бадамшинның кызына, киявенә карата карашын үзгәртергә тырышты. Ләкин бу файдасыз эш, кирәксезгә вакыт уздыру гына булып чыкты. Алар арасында буй җитмәслек кирмән-койма үсеп чыккан инде. Шуңа күрә Гафур, моңа кул селтәп, Галиәсгар белән үзенең төп бурычын башкарырга ашыкты. Газета, брошюра таратты, җирле комитет әгъзалары ярдәме белән газетага Чистан һәм аның тирәсендәге авыллар турында «Урал»га хәбәр язып торучы тапты. Чистайдан Бадамшиннарның пар атына утырып чыгып киткәндә Гафур шулар турында уйланып, Хөсәенгә язылачак хатны күңеленнән төзеп барды. Әлмәткә алар шулай ук көн караңгылангач кына барып керделәр. Гаҗәпсенүләренә каршы, Ильясовларда бу юлы кунаклар юк иде. Бу гадәти хәл түгел иде. Гафур аларда булмады түгел, Хөсәен белән килгән чаклары да булды, аннан соң да ике тапкыр узышлый кунак булып китте, ләкин һәр вакыт аларда өй тулы кунак, шау-шулы, уен-көлкеле яки җитди бәхәсле мәҗлесләр була иде. Бу юлы исә Якуп бай Гафурларны ялгыз үзе генә каршы алды, якты чырай күрсәтеп, өйгә алып керде, ләкин Гафурның сизгер күңеле яшь байның мөгамәләсендә хәзер элекке үз итүчәнлек һәм ачыклык юклыгын абайлап өлгерде. Өй эчендә аларны Хөсәеннең сеңелесе Хәдичәбикә каршы алды. Яшь бикә дә үзгәргән кебек тоелды. Гафур аның артык ябыкканлыгын ирек* сездән күңеленә теркәп куйды. Хәдичәбикәнең электән дә моңсурак карый торган күзләрендә хәзер авыр кичереш, хәтта хәсрәт дип әйтерлек тойгылар ачык чагыла иде. Мәгәр Якуп та, Хәдичәбикә дә тыштан гына булса да сер сынатмыйча, якты чырай, кунакчыллык күрсәттеләр. Тиз; арада асраулар, пешекчеләр эшкә җигелде, инде сон булуына карамастан, табын әзерләнде. Кунаклар, чишенеп, юынып, үзләрен рәткә китереп өлгермәделәр, өстәлгә кайнар ризык, тәмле камыр ашлары һәм гөжләп торган ак зур самавар да менеп утырды. Якуп хас үзе утыргычка басып асылмалы кырыклы зур лампаны кабызды. Матур итеп җиһазланган иркен бүлмәгә бәйрәм төсе керде,, кинәт өйнең генә түгел, күңелнең дә караңгы почмаклары яктырып киткән кебек булды. — Әйдәгез әле, кунаклар, рәхим итегез,—диде Якуп. — Хосусан, мин Галиәсгар әфәндене үз өемдә күрүемә бик шатмын, аны безгә алып килүегез өчен рәхмәт сезгә, Гафур әфәнде. Икегезгә дә рәхмәт сезнең, ераклыктан, юл азаплары кичерүдән курыкмыйча, безнең кара, фәкыйрь якларыбызга килергә батырчылык кылуыгыз өчен рәхмәт. Галиәсгар, иң зур кунак буларак, түр башыннан урын алды, өстәлнең уң ягына Гафур утырды. Якуп белән Хәдичәбикә аның каршысына урнаштылар. Юл маҗаралары, Казан хәлләре сорашылды, сәламнәр- тапшырылды, тугантумача, дус-иш, таныш-белеш турында сүз барды. Ниһаять, чират хуҗаларга җитте. Алар гаилә һәм авыл хәбәрләрен сөйләргә җыендылар. — Сезнең тормышлар һәм кәсеп бер көе матур гына барадыр инде?— диде Гафур. Хәдичәбикә кинәт самавар астына куелган подноска текәлде, ә Якуп исә җиңелчә кызарынып өстәл өстендә бармакларын тыпырдатып алды. «Нидер булган», дип уйлап алды Гафур шомланып. — Кәсепләр әкрен бара, —диде Якуп, ниһаять. — Беләсез 6JIT, ел бик коры килде, иген уңмады... Ул кунакларны шактый озак көттерде, нидер эзләгәндәй, тирә-юненәкарангалап, иреннәрен чәйнәп куйды. — Менә болай инде, кадерле кунаклар. Сез безнең никах мәҗлесендә була алмадыгыз, талак мәҗлесенә генә килергә насыйп булган икән сезгә. Кунаклар аптырап калдылар. — Ничек «талак»? — диде Гафур, зур күзләрен Якупка текәп. — Шулай. Без Хәдичәбикә белән аерылышырга булдык. — Сәбәп? — диде Гафур тәмам югалып. Сәбәбе аның мәгълүм инде, — диде Якуп, күңелсез генә елмайган хәлдә. — Безнең яшь араларыбыз артык зур. Мин бу аерманы өйләнгәннән бирле рухи яктан авыр кичереп яшәдем. Вөҗданым өзлексез- газапланды. Менә икебез дә, ниһаять, бер фикергә килдек: мондый гаделсезлеккә чик куярга булдык. Кемгә кирәк бу газаплар? Галиәсгар тыела алмады: Гафу итегез, ә өйләнешкәндә соң... ул чакны да шул ук яшь- аермасы булгандыр бит? Адәм хатадан хали түгел икән шул, Галиәсгар әфәнде. «Әйе, бик күңелсез бер вакытка туры килгәнбез икән», дип уйланды Гафур. Ләкин, никадәр генә авыр булмасын, бирешергә ярамый иде. Мәҗлес бозылырга тиеш түгел. Шул ук вакытта бу четерекле мәсьәләдә казынырга, төпченергә мөмкинлек юк. Чөнки артык интим мәсьәлә, һәрхәлдә, бу эшнең серләрен Гафур иртәгә, ничектер җаен туры китереп, Хәдичәбикәдән сорашачак. Ул аннан яшермәс. Чөнки бу мөмкин түгел. Ул бит кадерле абыйсының иң якын дусты Гафур икәнлеген яхшы белә. Алар Хөсәен белән тәрәзәләрне томалап прокламацияләр басканда, Хәдичәбикә бик күп тапкыр ышанычлы сакчы булды. Ул абыйсы белән Гафурның барлык яшерен, революцион эшләреннән хәбәрдар- иде бит. Иртәгесен уянып, ашап-эчкәннән соң, чыннан да, Хәдичәбикә белән сөйләшергә мөмкинлек туды. Якуп Галиәсгарны ияртеп хуҗалыгын, икмәк складларын күрсәтергә алып чыгып китте, Гафур исә Хәдичәбикә бүлмәсендә, алып килгән басма материалны аерым өемнәргә бүлә-бүлә, сүз башлады. Хәдичәбикә апа булыша, һәр төргәкне җеп белән бәйләп тора иде. Артык зур игътибар бирмәгәндәй, Гафур әйтеп куйды: ♦ — Синең сәфәр кайчан инде, Хәдичә? % — Менә җыенам әле, аның көнен әйтә алмыйм. — һәм кая китмәк буласың инде? ® Хәдичәбикә уйга калды. „ — Бөтен хикмәт тә шунда шул, Гафур абый. Уфага китәргәме, әллә ң Хөсәен абыйларгамы? Үзем дә аныклаганым юк әле. < Гафур тыйычлыгын артык саклый алмады. Тойгылары ташып, йөрә- ф генә кан саугандай булды. — Эш нидә, зинһар өчен аңлат, Хәдичәкәй? Ни өчен ул бүген, ни * өчен ул кичә булмады. Ни өчен, ни өчен? — И Гафур абый, — диде Хәдичәбикә, — нишлим, мин үзем дә аның * белән ни чарадан бичара гына яшәдем бит. Беләсеңдер, мин зур максатлар куеп абыйга ярдәм күрсәтәм дип ясадым бу адымны. Ә менә хәзер аның ахмак рәвештә үз-үзенне корбан итү икәнлеген, абыйның теге чакта ук хаклы булуын яхшы аңладым. ' н — Димәк, бу эшне дәгъва итүче син? < — Минем дәгъваларым гына мәсьәләне хәл итәрдәй булса, күптән инде төен чишелгән булыр иде. Эш катлаулырак, Гафур абый. — Аңламыйм. Син аны яратмаган хәлдә дә аңа кияүгә чыктың. Ул сине яратып алды. Димәк, ул хәзер үзенең хатасын аңлады, сиңа яхшылык эшләргә булды. Ярый әле, балаң юк, ә балаң да булса тагы? — Монда минем дәгъваларымнан тыш башка кайбер сәбәпләр дә бар. Монда минем абый дусларына ярдәм итүем дә, бу җәһәттән шактый кыю эш итүем дә тәэсир ясады. — Ничек инде? Ул үзе дә безнең эшкә ярдәм итеп торучы иде бит. Хөсәен миңа барын да сөйләде. Якуп әфәнде бит инде, уездный начальствоны майлап, Хөсәенгә, Казаннан киткәч, ялгап паспорт алып биргән кеше. — Әйе, Гафур абый, болар барысы да дөрес. Ләкин алар узган эшләр. Әлмәттә соңгы вакытта бик күп кешене кулга алдылар, Якупның әйтүенчә, минем арттан да күзәтү куйганнар. Җитмәсә, маэмурлар V яңадан хөкем сөрә башлаган бер вакытта абыйның Оренбурда большевиклар рухындагы газета чыгарып ятуы... — Аны өркетте, шулаймы? — Юк, мин алай дип тә әйтә алмыйм. Белмим, мин аңламыйм. Кыскасы, хәзер барысы да хәл ителде инде. Озакламый мин китәргә тиеш. Хәдичәбикә тирән итеп көрсенеп куйды. Гафур гүзәл яшьлеген үзе сөймәгән кешегә биреп, соңыннан хатасын аңлаган хатынның хәлен төшенә иде. Ул Хәдичәнең яшьле күзләренә карап уйланып утырды — Гомумән, бу адымың синең дөрес адым,— диде ул,— Якуп, әлбәттә, моны куркудан эшли, мәхәббәттән җан тынычлыгын артыграк күрүчеләр аз түгел. Ләкин, әйтәм ич, бу эшкә эткән сәбәпләрнең нинди булуына карамастан, бу синең киләчәгең өчен файдалы адым, Хәдичәбикә сеңелем. — Белмим, минемчә, барысы да җимерелде, Гафур абый, V Маэмурлар — чиновниклар. — Юк, юк, алай димә, син бит әле бик яшь, синең әле киләчәгең алда, акыллым. Газета һәм брошюраларны төргәкләргә бүлеп чыкканнан сон, Хәдичәбикә сорап куйды: — Ничек таратырга уйлыйсыз боларны? — Менә монысы сиңа, —диде Гафур, бер төргәкне аңа сузып.—Газетаның икенче санында Ленин мәкаләсе дә бар. — Рәхмәт, мин аны аулакта берүзем генә калганда укып чыгармын. Сезне күргәч, абыемны күргәндәй булган идем, инде ул чыгарган газетаны укыганда, аның белән сөйләшкән кебек булыр. Хәдичәбикә төргәкне кулына алды да елмаеп куйды. — Ирешкән Хөсәен абый! Бик, бик тели иде ул үзебезнең телдә шундый газета чыгарырга! — Калганнарын Әлмәттә генә түгел, аның тирә-ягындагы авылларда да таратасы иде, Хәдичә. — Эшлибез аны. — Монда синең якын-танышларын, ышанычлы кешеләрең бардыр? — Әйтәм ич, берәм-сәрәм генә калды алар дип. Әйе, — диде кинәт Хәдичәбикә, нидер хәтерләп, — абый соңгы хатында Нәдердә яшәүче Фәрхетдин исемле егетнең гаиләсе турында язарга куша. Ул егет кайчандыр бездә ялчылыкта торган икән, хәзер Оренбурга барып чыккан. — Фәрхетдин, Фәрхетдин, — дип уйланып торды Гафур. — Мин бит аны беләм. Ул иске клиникада ятты. Аны рус карагруһчылары кыйнап ташлаганнар иде. — Менә шул инде. Мин әллә кайчаннан бирле шунда барырга җыенам, һич вакыт таба алмыйм. — Әйдә, мөмкин булса бүген үк барыйк шунда... Синең анда боларны таратуда булышырлык кешең юкмы? — Бар, әгәр кулга алынмаган булса. 22 Хөсәен идарәдә Ильяс Кудашев белән сөйләшеп утырганда кемдер кыймыйча гына ишек шакыды. Вакыт шактый соң иде инде. Гадәттә, бу сәгатьләрдә чит-ятл ардан беркем дә идарәгә керми, беркем дә борчымый. Хөсәен бары шуның өчен генә, Пименев заводы эшчесенең улы, учительскаяны Хөсәеннән соңрак тәмамлаган бу яңа дус белән булачак яшерен сходка турында тынычлап сөйләшергә дип бүген идарәдә калган иде. Ул, ризасызлыгын яшерә алмыйча, шактый коры итеп: — Кем анда? Керегез, — диде. Ишектән бишмәт якасын күтәргән, яка өстеннән дөя йоныннан бәйләнгән шарф чорнаган бер кеше керде. Хөсәен ирексездән сагая төште. Ләкин, дикъкатен җигебрәк караганнан соң, бу кешенең шәкерт икәнлегенә ышанды. Чөнки аның кырпулы иске бүреге, ямаулы бикасап бишмәте, аягындагы читек өстеннән кигән ак киез каталары моңа дәлил иде. Шәкерт керү белән бәсләнеп каткан шарфын чиште, якасын төшерде һәм, салкыннан күшеккән куларын уауа, куркып карый торган күзләрен Хөсәенгә, аннан Ильяска текәде. — Сезгә кем кирәк? — диде Хөсәен. — «Урал» газетасының идарәсе шушы буламы, әфәндем? — Әйе, шушы, эчкәрәк узыгыз, нинди йомышыгыз бар иде? Шәкерт, һаман әле туңган кулларын уа-уа, Хөсәен өстәле янына кыюсыз гына килеп, бермәл таптанып торды. — Мине Вәли хәзрәт мәдрәсәсеннән Шәрикләрем җибәргән иде. — Бик әйбәт. Димәк, вәкил сыйфатында икән. С«з утырыгыз, шәкерт әфәнде. Шәкерт утырды да кинәт ачынып, күкле-яшелле тавышлар чыгарып сөили башлады: Ислах, ислах таләп итәбез без, заманга муафыйк фәннәр укытылсын, туйдык без беркемгә дә кирәкмәгән мантыйк укып ятудан. Мәдрәсәне бетергән кеше шул корьән укудан башка ни белә?! Ярдәм итегез зинһар, әфәндем, сезнең гәзит тәрәккыять ягында бит. Ә менә Заһидул- ♦ ла хәлфәгә шул сүзләрне әйткән идек, сез кабихлар, сез денсезләр, сез °- зиндыйклар ’, ди, мин Кашгар ысулы белән укытам, сезне кеше итәм. = Чын мөэмин мөселманнар оерлык имам итәм, ди. — Туктагыз, тынычрак сөйләгез, — диде Хөсәен. — Сез, димәк, Вәли 2 мулла мәдрәсәсеннән. Сез безнең идарәдән нинди ярдәм эстисез соң? ? Шәкерт кулларын өметсез рәвештә җәеп җибәрде. 5 — Белмим инде, аптыраганнан җибәрделәр инде Шәрикләрем. Бул- маса үзегез әйтегез, нинди ярдәм күрсәтә аласыз соң сез? * Шәкертнең күзләрендә ялвару чагыла иде. Хөсәен ирексездән үзенең * дә канчандыр шундый мескен, кызганыч шәкертләр арасында булган 3 чакларын хәтерләде. Аларның күпчелеге тынчу мәдрәсәләрдә, атнага < бер-ике тапкыр аш ашап, калган вакытын каткан икмәк һәм чәй белән а уздыралар. Өсләренә кигән киемнәре сәләмә, я булмаса берәр үлгән кеше калдыгы, аякларында иске читек, кәвеш. Бердәнбер керем — ул да булса сәдака. Мескен шәкерт хәерче кебек өметләнеп сәдака көтә, = сәдака аның төшләренә керә, сәдака күбрәк төшәрлек җеназа аның < өчен бер бәйрәм... һәм менә шундый кимлек-хурлыкларны күтәрергә тиеш татар интеллигенциясе! Әйе, башлыча шулай, ә Хөсәен кебекләр дөньяви фәннәрне уку бәхетенә ирешкәннәр — андыйлар диңгездән бер тамчы, бер генә тамчы. Хөсәен, тагы нидер әйтсен көтеп, үзенә текәлгән шәкерткә карап торды. Егет чибәр генә иде үзе, аның кара зур күзләрендә акыл шәүләсе чагыла, үзе, йөз чалымнарының җитезлегенә, сизгерлегенә караганда, зирәк шәкертләрдән булырга тиеш. — Сез көрәшегезне дәвам иттерегез, — диде Хөсәен. — Көрәшсез генә Вәли мулла кебек кадим хәзрәтләрне дөрес юлга бастырып булмый. — Без әйтеп карадык ннде, тик аның файдасы юк. Әгәр сүз тыңла- масагыз, мин сезне мәдрәсәдән куам, ди. Аннан нишләрбез без? Кулда һөнәр юк. Хәер эстәргә генә кала безгә. — Курыкмагыз, — диде Хөсәен, — инде бик авыр хәлгә каласыз икән, без ничек булса да ярдәм итәрбез, һич югында, газета аша җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәрбез, иганә җыюны оештырырбыз. — Рәхмәт алайса, әфәндем. — Ләкин сезгә бер үтенеч бар. Сез безнең газетага ислах өчен барган көрәшегезнең ни хәлдә булуын даими рәвештә хәбәр итеп торыгыз. — Яхшы, әфәндем. — Курыкмагыз, — диде Хөсәен, йодрыгын өстәлгә куеп, — арыслан кебек яшь, матур егетләр сез. Кыюрак булырга кирәк. Сөйләштекме шулай? — Сөйләштек. Рәхмәт. — Сезнең исем-фамилиягез кем инде? Анысын да әйтегез зинһар. Мин үзем Хөсәен исемле кеше булам. — Минем исемем — Галимҗан, фамилиям — Ибраһимов. Хөсәен, шәкертне аптырашка калдырып, пырхылдап көлеп җибәрде. Егетнең уңайсызлануын күргәч: — Сездән көлә дип уйлый күрмәгез, — диде. — Минем исемә бер Уфа шәкерте килеп төште. Аның да исеме Галимҗан иде. фамилиясе дә нәкъ сезнеке кебек — Ибраһимов. Ләкин ул бик кыю егет иде. 1 Знндыйк — дунгыз. Узган ел ул революцион эшләре аркасында кулга да алынды, утырып та чыкты, ахрысы. Шул кадәресен дә хәтерлим, сезнең икеләтә адашыгыз кайчандыр үзе дә сез укыган Вәли хәзрәт мәдрәсәсен ташлап киткән кеше. Егет инде аягүрә басып тыңлады бу сүзләрне. Ул Хөсәеннең әйткәннәреннән әллә ни тәэсирләнмәде. Аның йөзендәге каушау билгеләре әле һаман шул килеш калган иде. Ул ярым елмаеп Хөсәенне тыңлады да мөхәррирнең үзенә таба сузылган кулын, күрәсең, шул ук кыюсызлык аркасында бармак очларыннан гына кысып, тиз арада идарәдән чыгып та китте. «Ике Галимжан», икесе ике төрле», дип уйланды Хөсәен. Уфада чакны ул «Галия» мәдрәсәсендә уздырыла торган җыелышларга, концертларга, кичәләргә ешбара торган иде. Андагы Галимҗан үзенең кыюлыгы, белеме һәм фидакарьлеге белән Хөсәеннең күзләренә беренче көнне үк чалынган иде. Кайдандыр Хөсәен турында ишетеп, ул үзе беренче булып Ямашев янына килде һәм үзен әз генә дә менә бүгенге Галимҗан шикелле мескен итеп тотмады. Бер вакыт Хөсәенгә «Галия» мәдрәсәсендә лекциягә охшаш бер әңгәмә уздырырга туры килде. Шул чак Галимҗан Хөсәен белән бәхәскә керүдән дә курыкмады. Әлбәттә, аның Хөсәен тезислары белән килешмәве, ахыр чиктә барлык социаль мәсьәләләрне аерым шәхесләрнең карашы, мәсләге хәл итә дип баруы авылда туып үскән күпчелек татар егетләренә хас, крестьянга хас вак буржуа карашы иде. Хөсәен тыныч кына ана аңлата башлады. Мәгәр уфалы Галимҗан бик тиз генә күнмәде, тагы бер очрашып бу темага сөйләшүне кирәк тапты. Әмма, кызганычка каршы, Галимҗан тиздән кулга алынды, ә ул төрмәдән котылгач, күп тә узмады, Хөсәен үзе газета эшләре белән Чиләбе якларына сәяхәткә чыгып китте... Хөсәеннең уйларын Ильяс бүлдерде. Бу Пименев заводы эшчеләре белән элемтәче вазифасын үзе теләп алган дус егет Хөсәеннең шәкерт белән сөйләшүен игътибар биреп тыңлап утырган иде. Хәзер һич уйламаганда ул яшүсмерләрчә шукланып: — Хөсәен абый! Шәкерт булып кыланып күрсәтимме? — диде. Хөсәен, җитди уйларыннан аерылып, сәерсенә төште: — Ничек инде? — Менә артистларча, шул шәкерт булып уйныйммы? Хөсәен Ильясның теләген аңлап, яктырып китте: — Я, я, булдыра алсаң... Ильяс тиз генә ишек янына барды да шундук, әлеге шәкертнең хәрәкәтләрен кабатлап, шарфын чишкәндәй кыланды, кулларын уа-уаг борынын тарткалап куйды. Аннан куркынган кыяфәттә күзләрен төрле якка йөгертеп алды. — «Урал» газетасының идарәсе шушы буламы, әфәндем,—диде. Егет шул кадәр охшата иде — Хөсәен тыела алмастан өстәлгә иелегт көлә башлады. Ильяс үзе дә көлеп җибәрде. — Чын шайтан икәнсең сип, Ильяс. Сиңа артист кына булырлык, — диде Хөсәен, яшьле күзләрен кулы белән сөртеп. — Ә без Оренбурда беренче спектакль куячакбыз, — диде егет,— син әле менә безнең Сакаев дигән егетнең осталыгын күрсәң! Сине, Хөсәен абый, таныштырам әле шуның белән. — Бик рәхәтләнеп танышам, алып кил. Аларның үзара иң мөһим сүзләре беткән иде инде. Пименев заводындагы татар эшчеләре башлыча Сакмардаи бүрәнә тарттыручылар. Шуларның алдынгылары белән уздырыласы чираттагы җыелышның кайчан һәм кайда булачагы сөйләшенгән, бары сәгате генә анык билгеләнмәгән иде. Ильяс үзәнен мәзәген күрсәткәннән сон, сүз шул турыда башланды. Ьарысы да хәл ителгәч, Хөсәен: т КЫТ - С ° Н ' ка ” т инде» — Диде, — сиңа бит иртәгә эшкәдер? Шулай инде, Хөсәен абын, әле дәфтәрләр карыйсы да бар. Алайса бар, кайт та ял ит. Мин дә бүген артык озак эшли алмам, ахры, арыта төште. Ильяс саубуллашып чыгып китте. ♦ Елдам һәм сәләтле егет иде бу. Ничектер Казанда чакны игътибар а. итмәде аңа Хөсәен. Эшчеләр арасында бик тырышып газета таратты, = үзе укытучылык эшендә булса да, хәтта типографиядә яшерен басты- 5 рылган листовкаларны да эшчеләргә өләшкәләде. Авыр, хәтәр эштән н тартынмый. Ни әйтсәң дә эшче гаиләсендә үскән шул. = Хөсәен, Ильясны озаткач, шулай бераз уйланып утырды. Артык күп = уку һәм язу аркасында күзләр әчетә башлаган иде. Ләкин ничек тә мәкаләне язып бетерергә кирәк. Хөсәен, алдындагы лампаның филтәсен * күтәрә төшеп, кулына каләм алды, мәкаләсен дәвам иттерде: «Мөсел- * ман иттифакы» тугрысында газетабызның өченче номерында бу «пар- 3 тия» байлар партиясе диеп язган идек. Тагын милләткә хезмәт итмәкче < булалар, тагын дин, милләт диеп кычкыра башладылар. Ләкин ни өчен °- соң бу милләтчеләр бары да байлар партиясенә керделәр, ник бу милләтчеләр бөтен җирнең халык кулына күчүен теләмиләр? Ник бу мил- R ләтчеләр бөтен власть халык кулында булырга тиешлеге белән разый = булмыйлар?» < Хөсәен, каләмен кара савытына куеп, бераз уйланып утырды. Бераздан тагын җиңелчә каләм кыштырдаганы ишетелде. Әледән-әле күңелендә оешкан җөмләләрне ул тигез гарәп хәрефләре белән кәгазьгә төшерә барды. Мәкалә төгәлләнгәндә сәгать төнге уникенче иде инде. Ул кинәт бүген көндезге аштан соң бернинди ризык капмаганлыгын хәтерләде. Эче авыртып киткәнен сизде. Үпкә дә, йөрәк тә үзләрен сиздергәндәй булдылар. «Зарар юк»,—диде Хөсәен, - барысы да җайланыр, бары газета гына вакытында һәм теләгәнчә булып чыксын». Ул папирос алып лампадан гына кабызды да, шуны авызында тоткан килеш, бераз вакыт утыргыч аркасына сөялеп, башын артка ташлап ял итеп алды. Язылачак мәкаләләр әле бик күл иде. Дума турында зур бер мәкалә эшләргә кирәк. Думаның кулыннан берни дә килмәячәген аңласын халык, иллюзияләр корып саташмасын, алданмасын. Аннан шәкертләр хәрәкәте турында. аннан социализм турында, аннан... һай, һай, һай, дөнья кадәр! Рәхмәт Галимҗан Сәйфетдиневкә, армый-талмый ат кебек эшли. Тик шунысы начар: халык арасында үзләре теләгән кадәр була алмыйлар алар. Уфада, ичмасам, Хөсәен нинди генә кәсеп ияләре белән аралашмады! Кораллы отрядлар оешгырү, татар-башкорт эшчеләре арасында революцион пропаганда алып бару, шәкертләр, кул һөнәрчеләре, приказчиклар арасында булу. Ә Казанда соң? Дүрт ел диярлек армый-талмый халык арасында йөрде ич ул. Ә менә хәзер күзләреңне әчеттереп утыр, туктаусыз яз да яз. Әле хәзергә тәҗрибә азрак, торабара, әлбәттә, эш шактый җиңеләячәк, шуннан соң вакыт булыр — Хөсәен Оренбурның һәрбер почмагын айкар, эшчеләр арасында' йөрер, авылларга да чыгар. Ул папиросын тартып бетерде дә киенә башлады. Өйгә кайтып җитеп, капка шакыды. Ни өчендер аны бүген хуҗа хатыны Анфиса Петровна үзе каршы алды. — Җәмәгатегез кәефсезләнеп тора,— диде ул.— Суык тидергән, ахры. Хөсәен ашыгып өйгә керде. Чыннан да, Хәдичә йокламый, кызышып, ыңгырашып ята иде. Хөсәен өс киемнәрен салып утыргычка ташлады да ашыгып өстәлдә яткан термометрны карады. Терекөмеш утыз тугыз билгесендә тукталган иде. — Аппагым, ни булды сиңа? — Менә иртән керләр уган идем. Күрәсең, эләргә чыкканда җиңелрәк киенгәнмен. — Әй, Хәдичәкәй, ничек инде шулай... сакланмадың?* Хөсәен салкын учын Хәдичәнең кайнар маңгаена куйды. — Мин сиңа ашарга да әзерли алмадым инде, — диде Хәдичә.— Үзең берәр нәрсә әмәллә, әнә калган аш та бар. — Ә, андамыни эш! Берәр дару эчтеңме соң? Хәдичәнең гомумән дару эчәргә яратмаганлыгын һәм бу юлы да чирнең үзлегеннән узуын көтеп ятканлыгын төшенә иде Хөсәен. Шуңа күрә, җавап көтмичә үк, комод өстендәге катыргы тартманы ашык-пошык актарырга тотынды, ниһаять, солицилка табып, аны көчләп диярлек Хәдичәгә эчертте. — Күрмәдеңмени, сиңа Казаннан хат килгән... комод өстендә,— диде Хәдичә. — Гафурдан булса кирәк. Хөсәен, Хәдичәне ипләп кенә урынына яткырды, өстенә җылы юрганын япты да, конвертны кулына тотып, ашыга-ашыга кухня якка чыгып китте. Кәстрүлдәге аш тимер плитәдә җылынган арада, Хөсәен бик бире- , леп хат укып утырды. Хатның идарәгә түгел, ә өйгә килүе табигый иде , Саклану өчен Гафур аны башка кеше адресына җибәрә. Ул кеше ис; хат килгән көнне үк Хөсәеннәргә тапшыра иде. «Хөсәен дус, — дип язган иде Гафур, — бу хатны сиңа, артык озынга китмәсен өчен, мөмкин кадәр кыска итеп, телеграф теле белән язам. Каникул вакытыннан файдаланып, мин һәм Галиәсгар әфәнде дөнья күреп кайттык. Чистайда, Әлмәттә, Минзәләдә һәм, табигый ки, шул өязләрнең байтак карьяләрендә булдык. Алып кайткан гомуми тәэссорат бик яман. Аерата /Чинзәлә өязендә коточкыч ачлык, хәерчелек мине ифрат дәрәҗәдә тетрәтте. Ярар, газетаңда файдаланырлык андый нәрсәләрне хатымның азагында баян итәрмен, хәзер исә шәхсән сиңа һәм синең гаиләңә кагылышлы вакыйгаларны язып узыйм. Башта сине шатландырыйм. Үзебез белән «Мәгариф» көтепханәсен- нән «Урал» һәм аның приложениеләрен алып бардык. Максат — аларны халыкка тарату иде. Җитмәде дә. Халыкта зур ышаныч, бетмәс-төкәнмәс өмет уята синең хезмәтең. Ул татар халкының күзен ача. Без Галиәсгар әфәнде белән кәррә-кәррә сиңа рәхмәтләр укыдык. Кайбер авылларда (һәм шәһәрләрдә дә, мәсәлән, Чистайда, Минзәләдә} махсус җыелган мәҗлесләрдә дә укылды« Урал». Тыңлап утыручылар бик кызыксындылар, газетадагы кайбер мәкаләләр халыкны йокысыннан уяткандай булды. Инде әйткәнемчә, шәхси эшләр турында. Узган җәй синең миңа сөйләгәннәреңне искә алып, мин ата кешенең кызына һәм киявенә карата булган мөнәсәбәтен белергә, ә мөмкин булса, хәтта җайларга тырыштым. Ләкин, Маркс бабаң әйтмешли, сыйнфый мәнфәгатьләр барысыннан да көчлерәк икән шул. Әфәндекәем, дилемма алдында калгач, үзе өчен файдалысын сайлаган. Күрәсең, ул элек барлык революцион хәрәкәтне бер уен дип кенә караган, бу уенга катнашудан да тартынмаган. Ләкин уеннан уймак чыга башлагач, «тәүбә, тәүбә» дип- тирә-ягына төкеренергә керешкән. Әлбәттә, ул кадерле кызының зинданда череячәк кешеләр арасына эләгүен бик авыр кичерә, ә сине ул... ачуланма, гаепле саный. Мин шуны аңладым, дустым, ул сине бер вакытта да гафу итмәячәк. Инде тагы синең өчен икенче яңалык. Бусы бәлки ул кадәр авыр тоелмас. Сеңелеңнең әйтүенә караганда, сине шатландырачак кына (ай-һаи ла?). Хәл шулай тора: Якуп бай Хәдичәбикәне аера. Ул үзе бәлки сиңа тулырак итеп язар. Ләкин мин бу хәбәрне бик авыр кабул иттем. Галиәсгар әфәнде Якупка бик усал сорау бирде. Теге яшь аермасы, фәлән-төгән, вөҗдан газабы дип сөйләнә башлагач, яшь аермасы сез өйләнгәндә үк мәгълүм түгел идемени? диде. Хикмәт, әлбәттә, Хөсәен ф дус, минем аңлавымча, ахыр чиктә тагы синең хәзерге деятельностына барып тоташа. Сип «бәләкәй» чакны түзеп була иде, хәтта сиңа ярдәм о итүе дә бер мәртәбә, рыцарьлык иде. Ә менә хәзер син кинәт бөтен мәм- = ләкәт масштабындагы аренага чыктың. Син аларга куркыныч бер фи- ® гурага әйләнә башладың. Шуның аркасында кичә дус булып уйнаган 3 бик күпләр, шул җөмләдән синең кайбер якыннарың да, синнән йөз чө- g ерде. Хәер, бу сүзләрне язуның хаҗәте бар микән?! Син боларны мин- < нән яхшырак беләсең. Алдан ук барысын да белеп эш итүеңне аңлыйм. ♦ Инде хәзер мин сиңа газетта файдалану өчен кайбер хәбәрләр язам. и Казан университетында узган атнада тентү булган, бер әйбер дә = табылмаган. Кызыгы шунда: ректор урынында булган Ивановский тен- < тү вакытында чакырылса да, кабинетыннан чыкмаган. а. Казанда Яна клуб бинасында мөселманнарның Думага сайлауда < кадетлар белән бергә хәрәкәт итүләренә багышланган җыелышы бул4 ган. Шунда Бат дигән берәү мөселман мәктәпләренә рус хәрефен кертү S турындагы указны тәнкыйтьли башлагач, полиция җыелышны тараткан, н Казан губернаторы шушы араларда авылларга чыгып йөргән. Ул * Алексгевскида «Бу Думага үткән Думадагы кебек разбойниклар сайламагыз, «чын рус халкы» союзының членнарын гына сайлагыз» дип лыгырдаган...» Хөсәен шул җирдә укудан тукталырга мәҗбүр булды. Кайный башлаган ашны тәлинкәгә салгач кына хатны тагын кулына алды. Андагы хәбәрләр Хөсәен өчен үтә кызьнклы иде. Ул ашый-ашый хат укып утырды. Монда Думага сайлау кампаниясенең барышы, Казанда һәм аның тирә-ягындагы кулга алу, тентүләр һәм авыллардагы ачлык, тиф, зәңгелә чирләренең таралу хәбәрләре язылган иде. Гафур Тәтеш өязендә коточкыч ачлык булган хәлдә дә он юктан Кызыл хач җәмгыятенең йөз кырык җиде ашханәсе ябылуын хәбәр иткән. Мннзәләдә ачлык шул дәрәҗәгә җиткән ки, өяз начальствосының мәгълүматларына караганда, мең семьяның өчесе генә икмәкле... Хөсәен хатның соңгы юлларын аерата зур игътибар белән укыды. Анда Гафур түбәндәгеләрне язган иде: «Әлмәттә чакны, сеңелеңнең үтенече буенча, Нәдер дигән авылда да булдык. Монда теге Фәрхетдиннең өенә дә кереп чыктык. Ул Нәдер- дә бераз яшәгәннән соң тагын бәхет эзләп чыгып киткән икән. Мескеннең әтисе үпкә чиреннән бер ай элек кенә вафат булган. Ул гына җитмәгән—хатыны да үлеп киткән. Яңа туган баласы калган...» Хөсәен бу юлларны укыгач, ашавын онытып, дулкынланып һәм Фәрхетдин хәсрәтен авыр кичереп күзләрен йомып торды. Хәбәр Фәрхетдингә килеп җиткәнме икән? Ничек кичерә ул аны, түзәрме, канатлары сынмасмы егетнең? Хөсәен, байтак вакыт хәрәкәтсез утырганнан соң, урыныннан торды, Хәдичә янына чыкты. 23 Төнне йокысыз диярлек уздырды ул. Бары көн яктыра башлаганда гына Хәдичәнең температурасы төшә башлады, шунда гына Хөсәенгә бераз черем итеп алырга мөмкинлек туды. Иртәгесен врач килде. Хәдичәгә бер атнасыз урыннан тормаска кушып. даруга рецептлар язып, нинди ризыклар белән тукландырырга кирәклеген әйтеп, китеп барды. Барлык ышаныч хәзер квартира хуҗасы Анфиса Петровнада иде. Әгәр дә ул Хәдичәне карарга авырсынса, эш куркыныч төс алачак. Хөсәен шул турыда сөйләшү өчен кухня якка чыкты. Тик хуҗа хатын анда юк иде. Мич янындагы самаварныц куелганлыгын, әле яңа гына җылына башлавын белгәч, Хөсәен күрше ишекне әкрен генә шакыды. Анфиса Петровна, янәшә олы бүлмәләрен фатирчыларга биреп, үзе кухня аша керә торган тар гына бүлмәдә яши иде. Хөсәен, бүлмәгә керергә рөхсәт булу белән, хуҗабикә дә авырып китмәдеме тагы дип сөйләнә-сөйләнә, борчылып эчкә узды. Бәхеткә каршы, Анфиса Петровна сау-сәламәт икән. Ул тәрәзә янына утырып үзенә кофта күкли. Хатынның ябык йөзеннән куркыну катыш аптырау узды. Хөсәеннең беркайчан да хужабикәнең бүлмәсенә кергәне булмады әле. Аларга кухняда гына очрашып сөйләшергә туры килә иде. Олыгая башлаган, чәчләре агара төшкән, соргылт күзле, яңак сөякләре шактый калку бу хатын үзенең сабырлыгы һәм игътибарлылыгы белән, бер күреп сөйләшкәннән соң ук, кешедә әйбәт тәэсир калдыра иде. — Хәдичә Зарифовнаның хәле ничек? — диде ул шомланып. — Ярыйсы хәзергә, дарулар эчкәч, бераз җиңеләйгән кебек. — Шөкер ходага, — диде хатын. — Мин ишетей яттым. Сез төне буе аны карадыгыз. — Карамыйча булмый, аңа доктор берәр атна ятарга кушты, үпкәсенә суык тидергән. — И ходаем, әйттем мин аңа, тирләгән көе бик җиңел чыгасың диеп. Яшь кеше үзенә артыграк ышанучан була шул... — Анфиса Петровна, мин сезгә үтенеч белән бит... Хуҗабикә җиңелчә генә елмайды. — Хатыныгызны каравымны үтенәсездер? — Әйе, зинһар өчен, эшем бик күп чак, үзем генә булдыра алмыйм. Мин сезне буш итмәм... — Юкны сөйләмәгез, Хөсәен Минһаҗетдинович. Әйтмәсәгез дә минем Хәдичәне ташласым юк. Кинәт ул ике күзен дә йомып алды һәм, тәгаен берәр сер әйтергә теләптер: — Мондарак килеп утырыгыз әле, —диде. Хөсәен өстәл янындагы артсыз утыргычка барып утырды. — Мин сезне бик хөрмәт итәм, — диде хатын. — Сез бик намуслы, тугры кешеләр. Шуңа күрә мин сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә телим. Өченче көн минем янга околодочный керде һәм сезнең турыда сораштыра башлады. Алар ниндирәк эшләр белән шөгыльләнәләр, янәсе, кемнәр килә, теге сөргенгә җибәрелгән Сәйфетдинев буламы сездә, янәсе. — Сез ничегрәк дип җавап бирдегез соң, Анфиса Петровна? Хуҗабикә, сынаган кебек, бермәл Хөсәеннең йөзенә карап торды. — Минем улым да сезнең юлдан йөри торган кеше булды. Аңлыйсызмы? — Аңлыйм, — диде Хөсәен катгый рәвештә. — Сез, андый иснәнеп йөрүчеләргә нинди җавап кайтарырга кирәклеген беләм, дияргә телисез. — Дөрес аңлагансыз. Ләкин үзегезне дә, мине дә сатарга теләмә- сәгез, алла хакына дип әйтәм, саграк була күрегез... Хөсәен урыныннан торды. — Рәхмәт кисәтүегез өчен. — Ә теге эш турында борчылмагыз, күгәрченкәем. Мин инде Хәдичәне сезгә караганда яхшырак багармын дип уйлыйм. Хөсәен, рәхмәт әйтеп, Хәдичә янына чыкты. Аның йөзе бер төн эчендә суырылып, агарып калган, коңгырт күг зләре зураеп эчкә баткан, үзе артык күңелсез иде. Кәефләр ничегрәк?—диде Хөсәен, Хәдичәнең кулын сыйпап: — Тын алуы авыр, күкрәгем авырта. — Хәзер Анфиса Петровна белән без сиңа банка куярбыз. — Син б\ген дә мине кара төнгә кадәр калдырып китәсеңме инде? Хөсәеннең бик каты авыртып йөрәге кысылды. Ул дәшмәде, сораулы караш белән Хәдичәгә карап торды. — Бар, бар,—диде Хәдичә, — газетаны туктатып булмый.- Хөсәен авыр сулап Хәдичәнең аяк очына утырды. — Юк бит, юк. Ярдәмчеләр җитми. Синең яныннан бер генә минутка да китмәс идем. Ә газетаны чыгарырга кирәк! Хөсәен бик азга гына эшеннән аерылса да, номер соңга калып чыгачак. Ә бит әле газета чыга гына башлады. Ул шулай беренче көннәрендә үк соңгара башласа, ни әйтер укучы? Ах, Хәдичә, Хәдичә, син бит, җанкисәгем, моны беләсең, нигә соң минем йөрәгемне телгәләп шундый сорау бирәсең? Хөсәен тиешле даруларны аптекадан алып кайткан иде инде. Алар бераздан хуҗабикә белән Хәдичәнең матур, тыгыз аркасын кызыл таплар белән чуарлап, банкалар куйдылар. Барысы да булды шикелле. Хөсәен Хәдичәнең уң яңагыннан үпте дә, тизрәк терелүен теләп, бүген, һичшиксез, иртәрәк кайтам, дип өйдән чыгып китте. Әлбәттә, газета эше бик матавыклы һәм бер генә сәгать тукталып торуны да кичерми. Ләкин шуның белән бергә Фәрхетдин кайгысы да һич кичектермәстән ниндидер чаралар күрүне сорый иле. Хатта язылганнар турында Хөсәен Хәдичәгә бер сүз дә әйтмәде, мондый вакытта аны күңелсез хәбәрләр белән борчу әдәпсезлек булыр иде. Хөсәен туп-туры группа әгъзасы Леонтьевка юнәлде. Хәзер Фәрхетдинне бары шуның аша гына чакыртырга мөмкин. Чөнки Хөсәенгә тимер юл мастерскойларына барып йөрү катгый рәвештә тыелды. — Нинди йомыш, газета эше буенчамы?—диде Николай. — Юк, бу юлы башка мәсьәлә, — диде Хөсәен, күңелсезләнеп, вакыйганы сөйләп бирде. — Ала-ай икән!—дип куйды Леонтьев.—Егетнең эшләре, алайса, шәптән түгел. Без бит аңа зур өметләр баглаган идек. Бу кайгы аны сындырмас микән? — Авыр булыр инде, әлбәттә. Ләкин сынмас дип уйлыйм. Беләсезме нәрсә... аңа ничектер авылына кайтып әнисен, баланы алып килүне килеп җитәр. * Хөсәен эчтән генә: «Газетага язылган барлык материал патша сатраплары өчен хәнҗәр ул», дип уйлады. Ләкин шулай да аңлады: Николай кораллы көрәшкә өндәгән конкрет материалны һәм явка адресларын күзлә тота. Анысын инде Хөсәен үзедәбелә һәм шуңа охшаш әйберләрне газетага эзоп телендә кертеп җибәрә иде. Фәрхетдин нәкъ әйтелгән вакытка килеп керде. Ул бик көр. күтәренке күңелле, елмайган хәлдә, Хөсәен белән дә, Басыйр белән дә ике оештырасы иде. — Комитетның кесәсендә сукыр бер тиен дә акча калмады, — диде «Җирән».— Күптән бернинди керем юк. — Анысы начар икән, — диде Хөсәен. — Үз кесәмнән эһ тә итмичә чыгарып бирер идем, әмма үзем дә минимумда яшим. — Бәлки берәр бай либерал ярдәм итәр? — Ышанмыйм, газетаның беренче саннары ук аларны өркетте. — Өркетте дигәннән, сезнең газета белән фиргавеннар артык кызыксына башладылар. Төгәл мәгълүматлар буенча әйтүем, чабуларыгызны җыебрак йөрегез. Компроментация ясарлык бөтен язу-сызу бүген үк көлгә әйләндерелергә тиеш. Бүген булмаса иртәгә, редакциядә дә, квартирагызга да тентү булуын көтегез. Мин үзем сезне эзләп тап- макчы идем әле. Ә Фәрхетдин бүген кичке сигезләргә редакциягә куллап исәнләште. Әлбәттә, ул ерактагы Нәдердә булган хәлләрне бөтенләй белми иде. — Я, ничек соң, теге көнне эштән соңга калуың өчен мастерыңнан эләкмәдеме? — дип сорады Хөсәен. — Яшәсен Егорыч, ул мине моңарчы ким-хур итмәде. Эш тукталмаган, минем урынга башка берәү чүкеч сугып торган. Фәрхетдиннең, кирәксә, Хөсәен кушкан эшне тагын башкарырга әзер икәнлеге күренеп тора. Хөсәенгә бик авыр булып китте. Шундый күтәренке күңел белән дәртләнеп килгән үзе яраткан кешесенә, якын егеткә бик авыр хәбәр әйтү аның йөзенә сугып, битенә төкерүдән дә хәтәррәк тоелды. Ләкин моны Хөсәен эшләргә тиеш иде. Ул сүзне ерак- танрак башлап китте. — Әйдәле, Фәрхетдин, утыр әле. Бер сөйләшик әле. Синең тормышлар ничегрәк соң? — Эш ярыйсы бара, Хөсәен абый, әйткән идем бугай: Егорычкатап ■булып бик уңдым. Ул әйткән сүзендә тора, мине келәшчә тотарга да өйрәтә, хәзер инде җиңелрәк әйберләрне тимерче кебек үзем дә әтмәлли алам. Бик әйбәт мачтыр, «Фархутдин якши» дип кенә тора. Үзем дә инде кырыкка ярылсам ярылам, барысын да ул кушканча итеп эшлим. Шәп кеше бит. Ул яхшылык иткәндә ничек сүзен тыңламыйсың?! Аннан инде менә миңа яңа юаныч табылды, мин татар-башкорт агай-эне арасында сез чыгарган «Урал»ны укыйм. Күзләре ачыла томаналарның. Ну, үземнеке дә, әлбәттә. — Фәрхетдин көлеп җибәрде. — Рәхмәт, Хөсәен абый! Хөсәен авыр сүзне ничек әйтергә гаҗизлектән тирән итеп көрсенеп куйды. Күрәсең, бу Фәрхетдингә тәэсир итте, ул җитдиләнеп, нидер эзләгәндәй, игътибар белән Хөсәеннең йөзенә карап алды. — Үзегезнең хәлләр ничек соң, Хөсәен абый? Хәдичә апа исән-сау ■гына йөриме? — диде. — Хәдичә апаң авырып китте әле... — Ту-ты, бик өшәнгәнсең, гүпчи бетерешкәнсең. Шулай инде, авыру •бактың ни, авырып яттың ни, дип дөрес әйткәннәр. Бик каты чирлимени? — Суык тидергән. Үпкәдә. — Менә суык тидерүдән башлана инде ул барысы да. Минем әти дә менә лашман тарттырганда бозлы суга чумып суык алдырган да хәзер үпкә чиреннән гомерлек хаста булып калды. Чахот чире. Хөсәен әңгәмәнең чишелеше якынлашканын тойды. — Өйдән хәбәр алып торасыңмы соң, Фәрхетдин? — Монда килгәч тә, көзлектә бер хат алган идем. Шуннан бирле ■ул-бу юк. — Ниләр бар соң? Нинди хәбәрләр? — Авылга килеп прокламация таратып киткәннәр. Аннан соң атлы казаклар килеп авыл халкын бик каты өркеткән. — Шулай икән. Ә семья турында ни язалар соң? — Шәп түгел инде, Хөсәен абый. Әти карт үләргә ята, Хафаза әле баладан котылмаган. Акча җыям, җибәрермен дип торам. Хәлләр шәп түгел авылда. Безнең якта бик каты ачлык бит. — Фәрхетдин, өйдә әйбәт түгел дисең инде син? — Әйе, Хөсәен абый. Хөсәен нидер сизенеп каушап калган Фәрхетдингә кискен бер караш белән текәлде. Ә син, Фәрхетдин, тагын да начаррагына да әзер бул. м И язса’ ШУ НЫ күрербез инде, Хөсәен абый. Шушы көннәрдә мин бер ышанычлы кешедән хат алдым Ул синең авылда — Нәдердә булган. Фәрхетдиннең күзләре зураеп китте, үзе алгарак иелеп, сулышын ешайта төште. Хөсәен сүзен дәвам иттерде; Ул кеше синең әтиеңнең узган айда гүр иясе булып китүе турында яза. 1 Фәрхетдиннең йөзе күзгә күренеп агарынды — Булмас! ♦ — Булган инде, Фәрхетдин дус, әмма үзеңне нык тот. $ И алла, — дип куйды Фәрхетдин, үз-үзен кая куярга белмәгән- = дәи, тәкатьсез калып тирә-юненә карап алды, күзләреннән яшь бөр- ® текләре атылып чыкты. _ — Җирләгәннәрме инде? Нигә моның турында Хафаза миңа берни 1 дә язмый икән соң? ' < Хөсәен Хафаза турында дөреслекне әйтергә жөрьәт итмәде. ♦ — Ул авырый икән, каты авыру, ди. * Фәрхетдин урыныннан сикереп торды. Кулларын алга сузып ярдәм □ эзләгәндәй, Хөсәенгә таба атлады. < — Хөсәен абый, нишләргә соң инде мина?.. Хөсәен абый! < Аның күз яшьләре хәзер битен мул итеп чылаталар, үзе исә калты- ч ранып елый иде. Хөсәен дә өстәл яныннан торды, аннан килеп Фәрхетдиннең иңбашына кулын салды. н — Хөсәен абый, — диде Фәрхетдин, әкрен генә сулкылдап елый4 елый. — Күңелем сизенә; Хафазам үлгәндер кебек. Ул бит йөкле иде. Ничек ул болан... Ул бит мина: «Малай табып бирәм, сиңа памушник булыр», дип әйтә торган иде. — Тынычлан, тынычлан, Фәрхетдин, бирешмә,— диде Хөсәен.— Мин сиңа менә нинди киңәш бирәм. Фәрхетдин керле кулъяулыгын кесәсеннән чыгарып күз яшьләрен сөртте, борынын сеңгерде. — Менә нинди киңәш, — диде Хөсәен. — Син, озакка сузмыйча, тиз генә авылга кайтып кил. Хәл-әхвәлне үз күзең белән күреп белерсең. Ә юлга акча мәсьәләсендә мин үзем сиңа булышырмын, бүген үк мастерскойдагы начальства^ белән сөйләш, хәлне аңлат һәм мөмкин булса иртәгә үк кит. Ләкин, Фәрхетдин, ишетсен колагың; ни генә булса да, анда калма, аңладыңмы? Китәр алдыннан мина кер, мин сиңа юллык акча әзерләп куярмын. Фәрхетдин юллык акчаны Хөсәеннең үз кесәсеннән, көндәлек чыгымнар өчен билгеләнгән сумадан бирәчәген аңлый иде. Шуңа күрә андый акчаны аласы килмәде. Хөсәен моны тойды, аңлата башлады: егеткә Хөсәен ярдәм итмичә кем итсен тагы? Якын кешегә мондый вакытта да булышмаса, кем була ул Хөсәен!? Иртәгесен үк Фәрхетдин көн яктырыр-яктырмас вакытта Хөсәеннәр капкасын какты. Өйдәгеләрнең барысы да чәчрәп аякка бастылар: полиция килгән дип уйладылар. Капка ачарга чыккан Хөсәен Фәрхетдинне күргәч кенә тынычланып көлеп җибәрде. Ул Фәрхетдин белән кухня якта гына сөйләште, аңа акча бирде, хәерле юл теләп озатып калды. Ләкин Хөсәен тентергә килүләрен көтеп ялгышмаган иде. Бусы да шул ук көнне булды, ләкин полиция төн уртасында килде. Өйдә авыру бар дип тормадылар, бөтен нәрсәнең астын-өскә китерделәр, шнк кузгатырлык берни тапмыйча сукранып китеп бардылар. Шул ук төндә тентү Сәйфетдннев квартирында да булган. Артык ягымлы Анфиса Петровна өендә калырга ярамый иде хәзер. Хәдичә аякка басу белән Хөсәеннәр идарә урнашкан «Американская гостнница»га күчеп киттеләр. з «к у» м з. 33 24 — Әфәнделәр, мин үзебезнең Уральскида куелачак беренче татар спектаклендә катнашырга шатланып риза булам. Хәтта шул кадәресен дә әйтим ки: мин спектакль башланганчы кыска гына бер концерт та бирә алам. — Бик хуп,— диде Хәйруллин. — Рәхмәт сезгә, Камил әфәнде. — Тик шунысы үкенечле, — диде Камил Мотыйгый, — Россиядә беренче публичный татар спектаклен миңа куярга туры килмәде. Югыйсә, минем шөһрәт икеләтә артыр иде. Кем Россиядә татар матбугатына беренче булып юл ачты, ә? Камил ак тешләрен ялтыратып, түшен киереп, кәефләнеп көлеп куйды. — Ә Гаспринский әфәнденең газетасын сез санга сукмыйсызмыни?— диде Тукаев. — һо-һо, әйттегез сүз! Сез үзегез үк аны безнең телдә чыга торган газета түгел бу димәдегезмени?! — Әйттем, әмма ул газетаны татар укый бит, ярым-йорты аңлап булса да... — Ягез әле, бәхәсләшмик, — диде Хәйруллин, — барысы да хәл кылына дигәндә генә сез сүзне бөтенләй икенче якка бора башлыйсыз. — Барысы да, минемчә, сөйләшенде инде, «Гыйшык бәласе»н куябыз. Рольләр дә бүленде. Сезгә, Миңлебай әфәнде, хатын-кыз рольләрен бирәбез, ә Тукаев безнең койган да куйган Габдессамат хәлфә инде. Камил Мотыйгый үзенең яңгыравыклы калын тавышы белән тагы көлә башлады. — Бик ул кадәр бүленеп бетмәгән шул әле, әфәндем, без яңадан ике кеше табарга тиеш. Берсе — суфлер, икенчесе — Сәхиб ролен башкаручы. — Әйе, анысы бар икән әле. Безнең шәкертләрдән мәгъкуль кеше табылмас инде. — Юк шул, Камил әфәнде. Беришесе теләми, теләгәннәре — рольгә яраклы түгел. — Миндә бер фикер бар, — диде Тукаев. — Әйдәгез, егетләр, татар приказчикларын да тартыйк бу эшкә. Алар профсоюзлар оештырып мәш киләләр. Араларында бик тәрәкъкый пәрвәрләредә бар. Аннан соң алар безнең мескен шәкерт кебек һәфтияк кимереп ятучы күселәр түгел, башларын югары тотып сөйләшә беләләр. — Шуннан соң ул Миңлебайга мөрәҗәгать итеп сөйли башлады:—Хәтерлисеңме, бер чибәр генә егет безнең номерга керә иде, мин аңа «Урал»ның беренче санын күрсәтеп тора идем син кайтып кергәндә. — Хәтерлим, шуннан нәрсә булган? Шул егетне мин бер кызыл мал магазинында очраттым. Ул приказчик булып алган. Уральскига килү белән эшкә урнашкан. — Тукай башын өскә калкытып алды.— У-у, аның ни дәрәҗәдә белемле икәнен күрсәгез! Ул Марксларны яттан, карый корьән укыган кебек, су урынына эчә. — Безнең компаниягә керерме соң?—диде Камил. — Сөйләшеп карарга кирәк. Алайса, сез бүген үк аны күндерергә тырышыгыз, әфәнделәр. Ә суфлер табуны мин үз өстемә алам. — Булды, мәслихәт, — диештеләр. Китәргә җыенып аягүрә бастылар. — Онытмагыз, — дип калды Камил. — Иртәгә Народный домда репетицияләр башланырлык булсын. Урамга чыккач, Хәйруллин: — Әйттемме мин сиңа,— диде Тукайга.— Камил Мотыйгымны һәр яңалыкка тартып була. Ул кая барып сугылса да, тәңкә чәчелә башлый. — Яратам мин аның шундый дәртлё, ялкынлы кеше булуын, һавалырак, аумакайрак та булмаса, милләтебезнең беренче каһарманы булыр иде... Алар кунакханәгә кереп тормадылар, туп-туры Җәгъфәрне эзләп кы- ’ зыл мал кибетенә киттеләр. % Народный дом дип аталган, бишенче елны ачылган клубта иртәгесен = репетицияләр башланды. Көндезләрен күпчелек кеше эштә булу сәбәп- S ле, алар кичләрен генә җыелалар һәм репетиция төнге берләргә кадәр а дәвам итә иде. Бу эштә алар барысы да ялкынланып янып йөрделәр. ч Тукай үзенең шагыйрьлеген, Камил нәширлеген, Җәгъфәр приказчик- < лыгын оныткан иде. Алар өчен бу мавыктыргыч бер уен иде. Бары Миңлебай Хәйруллин өчен генә бу уен түгел, бик, бик җитди эш. Ул үзенең хыялын тормышка ашырган бәхетле кешедәй йөрде. Дустының i бу минутлардагы нурланган шадрарак йөзен күреп шагыйрь ихлас