Логотип Казан Утлары
Шигърият

АКТЫ БОЗЛАР

 

 Сугышның мөмкинлеге күп, Төрлечә сугыш сынар... Яшь, таза, кайнар иделәр Мин күргән сугышчылар. Беркетте күңелем гомергә Шул яшь чагын сугышның. Карт чагы буламы аның? Була, кысыла сулыш-тын. Берни эшләтә алмыйлар Врачлар, зур табиблар: Утыз ел узгач, очрашкач, Елыйлар фронтовиклар. Зур җиңүнең 30 еллыгында, Торып сугышып алган үрләрдән, Чыгышлары ' белән яктырттылар Докладымны минем үлгәннәр. Суд үлемгә хөкем иткән, үлем... Муса үзенең калган һәр көнен Санап яши, яши, әсәрләрен Ул соратып ала Дантеның. Ничә тапкыр булып чыкты икән Өтелеп җан утта, тән утта? Керү аңа, юк, куркыныч түгел Бер тәмугтан тагын «Тәмуг»ка. Минага безнең солдатлар Ялгыш басмасын өчен, Алар үз вакытыннан элек Күккә ашмасын өчен, 1 Сугышта үлгән шагыйрьләрнең пластинкадагы тавышлары-чыгышлары. Куялар иде саперлар Каймакта чыбык төртеп. Күрмәдем, бастым берсенә Хәтердән чыгып китеп. Без өчәү, өчәү янәшә: Үлем, мин һәм талчыбык, Селкенми, мин дә селкенмим, Торам өнсез, талчыгып. Кем башлап дәшәр, тынлыкта Кушар сүз алдан улмы? Кузгалмый, мин дә кузгалмыйм, Көтә кузгалганымны, һавага чөйгән ракета Көзге бер кара төндә Тикшерә: торамы кеше һаман шул халәтендә? Тикшерә: туры киләме Дигән кебек чынлыкка? Сүнә аягым очында Күрсәтеп шул чыбыкка. Әйләнәм кебек урынымда, Болганам утта-суда, Без өчәү: үлем, чыбык, мин Бу галәм уртасында. Ржев шигырьләре Яз, март башы. Тагын мин Ржевта. Тынгы белми һаман карт башым, Килдем сагынып нәкъ утыз ел элек Безне каршылаган март башын. Идел өсте. Күзгә бәрә якты. Сугыш минем чыкмый хәтердән, Ә яшь кызлар берни булмагандай Иделдә су ала бәкедән. Әйтерсең җир яңа яратылган. Үз бәхетен яңа татыган. Яз, март башы, бар дөньясын онытып. Кер чайкыйлар тып-тын хатыннар. Карга бата-бата мин Ржевның Урманына кердем. Я, шуннан? Мин сугышкан урман... Танып булмый. Каплап киткән аны яшь урман. Бик кадерле төсләр... ул төсләрне Югалтмаска күпме тырышма, һәр яңа чор катлау-катлау итеп Үз төсләрен сала тормышка. Авыр булды, кыен булды, беләм, Ватылганмын, атлыйм көчкә мин, Барыбер эзлим, карлар ерып эзлим Бөек Ватан сугышы төсләрен. Керде чорларның түренә Текә Чаллы ярлары... Бәрелепсугылып шунда Үтәр кебек арбалы, Моргунок үтәр шикелле, Колак кагып йөгәннән, Йөгәне белән урлатып Атын юлда чегәннән, Бәйләп ыңгырчаксыз гына Аркалык аркасына, Җигелеп үткән гасырның Какшаган арбасына, Аты урынына җигелеп, Урап билгә дилбегә, Моргунок узар шикелле «Муравия иле»нә *. Сугышта аны очраттым, Сугыш... юлга — барлык ут... Булыштым «пробка»ларда, Якын миңа Моргунок. Ул еллар, сугышлар артта, Күп герой үлгән менә, Ул исән, үрләр төшә дә, Яңадан үрләр менә. Тукталып борылышчатларда, Майлап арба күчәрен, Минем хыялда гел шулай Чордан чорга күчә ул. Өч тал Кайтам да төшәм болынга, Төшәмен «Шомыртлы»га, Элекке елга төбендә Су ага шыпырт кына. Кайчандыр тирән иде ул, Без үстек читтә коенып, Ә хәзер йөри уртада, Күмелми сиртмә койрык. Бара ул нәрсәдер эзләп, Саегып калган судан, Койрыгы уйный, каләмне Карага манган сыман. Йөзәсе иде яшьлеккә Бу ярдан колач салып, Иске тегермән урынында — Бары тик иске чарык. Уйларым елга төбендә, Уйларымнан гарыкмын, Ишетә башлыйм бер вакыт Шаулаганын чарыкның, Ишөтәм, ыргыла кинәт Твардовский. «Страна Муравня». Чарыкның өстенә су, Дерелди башлый бер вакыт Тегермән стенасы. Ишетәм, кемдер кычкыра Сал, дип, тизрәк мөшкәгә... Хисләрем гүя тегермән Ташларында нечкәрә. Иске бер тегермән урыны, Яшьлек шунда буталган, Бөкрәеп капчык күтәргән Апалар күк бу таллар. Иске тегермән, елганың Буылган урыны монда... Утырам зәңгәр тынлыкта, Буыннар тынлыгында. Бу ара... Татар да мари... Бу ерак чик, бу ара Гасырлар, Иделләр аша Тоташа күк Болгарга. Сәлам, Болын марилары! Финн-угор, угор-финнәр, Тарихта безнең язмышлар Гел бергә туры килгән. Бу ара... Җыела җилләр, Куркыныч ае, төне, Иске тегермән урынында Төн буе мари туе... Бу ара... ява яңгыры, Ява аралаш кары, Шушында табыла иртән Югалган, адашканы... Бу ара... Тәгәрәп үстем Шушы җир туфрагында, Киләм шатлыгым сөйләргә. Я бергә уфтанырга. Бу өч тал... легендаларның Ниндиләре юк монда, Язын чарыкның астында, Кайнап торган упкында Тегермәнченең өч кызы Баткан, ышанышанма, Сөйлиләр, чыккан ди алар Әйләнеп шул өч талга... Төрлечә күрдем аларны: Моңсу, уйчан, көр, дәртле, Берсе ак, берсе зәп-зәңгәр, Берсе сары күлмәкле. Иске тегермән урынында Язы шаулый елларның, Җыела яшьләр уенга. Кыза уен, җыр, гармун... Бу өч кыз читтә, уртага , Чакыра «Сарман» көе, Иң күңелсезе аларга — Таралгач сабан туе. Җырны җыр йота, көйне көй. Тыңлап ярда тал кала, Ярда шул өч тал каршында Тагын ике пар кала. Бәхетле, тыныч көннәрне Хәбәр итә таң алдан, Күптәнге йөрәк серләрен Яшергән күк таллардан, Утыра ярда ике пар, Аралары өч адым, Саргая кебек йөзләре Мәхәббәттән өч талның. Шаулаган шулай ничә яз, Җәе кыска, көз, яңгыр... Картайды таллар, яшьлеге Артта калды кызларның. Төшәм тегермән урынына Авылга кайту белән. Сугышта кайсы хәбәрсез Югалган, кайсы үлгән. Башымны кая куярга Белми эчем пошканда, Төшәм дә сөйлим кайгымны Замандашым өч талга. Габдслнасыйр Сабитов (1745—1840), каллиграф. 223 том кулъязма күчереп язган. Кышкы озын кичләр. Салкын өйдә Калган кайчак куллар күшегеп. Төннәр, еллар буе ул утырган, Ул утырган томнар күчереп. Кузгалмаган, тәрәзәдән генә Күз төшереп алган ул язга, һәр яшәгән елга икешәр том, Ике йөз том китап-кулъязма. Яндырылган, күмелгәннәр алар, Тузаннарда аунап чормада, Канашевич 1 күзләреннән качып, Килеп җиткән безнең чорларга. Габделнасыйр... Үзенең яше белән Тиң кеше ул зур бер гасырга, Китаплардан һәйкәл өяр идем Әрдәнәләп Габделнасыйрга. Кар дими, суык, җил дими, Өстендә кайры туны. Алып үз өстенә бөтен Агарту-кайгыртуны, ш е в н ч — миссионер. Йөрде авылдан-авылга Кечкенә чана тартып, Кай көнне күбрәк, кай көнне Өч кенә данә сатып. Йөрде китап сатып. Кайдан? Исеме ничек, ни атлы? Бары тик чанасы истә, Тунлы кеше, китаплы... Ямь керде өйгә, ә тышта Җиһанның тоташ кары, Эштән соң китап тыңларга Әтинең чордашлары Җыелды кичен. Җан керде. Шунда бер читтә посып Тыңладым, кайда Зөләйха? Кайда, дип, хәзер Йосыф? Ишек төбендә бозлы су, Берәмберәм чүмечләп Эчтеләр — янган йөрәккә Торды алар су өстәп. Кызсалар, кисәтте әти: Укыйм, имеш, кем өчен? Куйды Хәзрәти Галинең Ялтыратып кылычын... Тышта кар теге кешенең Әйтерсең кайры туны... Адашса буранда? Кинәт Күңелгә кайгы тулды. Китаплы, диләр, адашмас, Көтмәстән авылларны Уятып таңда, кар баскан, Көрт баскан авылларны Урыйдыр... Арса, түбәнгә Шуар чанасы белән, Гасырлар эченә шуар Чуар чанасы белән. Юктыр газаплы, кыен юл Китапның юлы кадәр, Үлмиләр, яшиләр озак Йосыфлар, Зөләйхалар. Китә авылыннан, өйләнә, Эшен эшли казнаның, Читтә, еракта каршылый Ул гомеренең азагын. Картая бервакыт, йончый, Туймый башлый саулыкка... Исенә төшә бала чак: Туган җирдә, таллыкта Онытылып беткән чишмә бар, Улагы яшел мүкле, Сагына шул иске чишмәне, Таллыкны-яшеллекне. Итсә дә хезмәт бик озак Еракта үз авылыннан, Ә гомер дигәнең аккан Шул чишмә улагыннан. Кайтасы иде, күрәсе, Тезләнеп чүгәләсе... Шунда рух. Кайдадыр йөргән Гәүдәсе, күләгәсе. Рух шунда, шунда аерылып Калганга ул тын икән, Баса сусауны, ә үзе Бер генә йотым икән. Карт кеше, борчу уңайсыз, Эш төшә, эзләп керәм, Яшьләр шигырьдер, Туфаннан Мин сәгать төзәттерәм. Тазарта төрле вак-төяк Кәгазьдән эш өстәлен, Кия күзлеген, өстәлгә Куя лупа, эскәген. Янтая бераз, иелә, Ул сөйли башлый, көтәм, Актара, мактый сәгатем: Унсигез ташлы икән... Шагыйрь — сәгатьче, күзәтәм, Сиздерми эчтән көләм, Каптыра кылын, шигырьнең Рифмасын эскәк белән Ләктерә төсле... Уйланып Өемә атлыйм сүлпән, Туфан сәгатем сүткән күк Язганым кире сүтәм. Килергә ярый дөньяга Ташлап читкә бар эшне, Тик укыр өчен генә дә Шәехзадә Бабичны... Суд дәфтәреннән Шулай язган. Өйдә утырышчы, Судта утырышчы. Гомер буе утырышчы... Судья Чыгар, укыр эшне... Мин күз салдым алда каралачак Төрле язуларга, Урамда яз, яшьләр, бала-чага, Шаулый яз урамда. Сагынырлык олы булсын яшьлек, Якты булсын узган... Акты бозлар Казан елгасында, Зәңгәр-моңсу бозлар. Иделдә яз, калын, көр тавышы Барлык елгаларның, Шундый чакта тыңлап утыр судта Бала елаганын... Керде кеше судья бүлмәсенә, Ямьсез, кара кеше, Бу эштән соң әрнеп минем йөрәк һаман канар төсле. Больницада яткан хатынының Үлемен ашыктырып, Керде монда, ә бер читтә торды Яңа гашыйк көлеп. Хатыныннан котылырга, безне Каравыллый, кереп, Шушы кеше басты минем алга Кара үлем булып. Больницадан судка язу: «Кыен Әгәр аерым булсаң, Көтмәгез, мин бәхил, мин мәңгегә Үзем аерылышам...» Үлемнең мин таныш идем элек Эскизлары белән, Бүген аны суд залында күрдем Үз күзләрем белән. Сагынырлык олы булсын яшьлек, Якты булсын узган, Акты бозлар, саубуллашып акты Соңгы моңсу бозлар... Чыга бер, чыга серләр дә Тирән су төбендәге, һәр авыл саен бар иде Элек су тегермәне. Бикләсә берсе буасын, Куйса ябып улагын, Икенче тегермәнчегә Дошман иде ул авыл. Әмер шул: кара, тотылма, Бирелмә тере килеш... Яшермим, җибәрә идек Буага терекөмеш. Күзәтә идек уйнаклап Иң төпкә йөгергәнен... Келтерәп тартып утырган Иҗатым тегермәнен... Туктатса кемдер, хәзер мин Болынга төшеп, эзләп Китәмен шунда хисләрнең Буылган төшен эзләп. Табамын эзләп җыелган, Бөялгән күлләр суын, Бала чактагы шикелле Саламын Күнә суын, Саламын малайлар кебек Шук, шаян терекөмеш... Ташыту хисләр елгасын һаман да минем төп эш... Төрлесе булды тормышта, Иҗат бит ул — чынбарлык, Әйткән чакларым аз түгел, Ярый, авылым, син бар дип. Төрлесе булды тормышта, Сугышып җаным арса, Кыйналып яки хаксызга, Нахакка җәберләнсә, Егылдым сиңа, һич түгел Өстемдә түбәм юктан, Иҗаттан түгел, һәртөрле Ваклыктан-түбәнлектән Качып мин сиңа егылдым, Кайттым, синдә савыктым, Шатландым һәр чак эчемнән, Йөрәгемдә сау утым. Тыкрыкка кергәндә һәр тал Кул бирде, дәште танып. Барсы да синдә дәвалый, Барсы да синдә табиб. Күреп азагы гомернең Якынлашып килгәнен, Ашыкмый, түгәрәк итеп, Очлап аның кибәнен, һәр вакыт олы, зур булып Аталарча киңәштә, Сәламең алып ерактан, Бата барган кояшта Елмаеп, елынып утырган Хөрмәтле картларына, Яшен яшәгән, картлыгын Хезмәте акларына Ышанып горур утырган Шул авыл картларына Сокландым, кешенең йөзе, Паспорты капка монда. Көз. Аккош күле, аерылып Күп мәләкләр кала, Шигырьләр, өстәлдә үлгән Күбәләкләр кала. Китәләр.... Аккош урманы, Өйләр шәрә кала, Гомернең кыскалыгына Ишарәләр кала.