Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ

Танылган әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин Мәскәунең «Молодая гвардия» нәшрияты чыгара торган «Атаклы кешеләр тормышы» сериясе өчен бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр әсәр тәмамлады. Бу саннан шул яңа әсәрдән өзекләр баса башлыйбыз.

 

 

Атаклы 1905 ел башкаланың Сарай мәйданында яңгыраган мылтык залплары белән башланды. Бу залплар, йөзләгән эшчеләрне үтерү белән бергә, бик күпләр күңелендә патшага ышанычны да үтерделәр: хокукны сорап алмыйлар, яулап алырга кирәк икән! Илдә революция башланды. Мылтык тавышларының яңгыравыгы Җаекка да килеп җитә, эшчеләрнең ил күгенә төшкән кан шәүләсе җаөклыларны да сискәндерә. Моңарчы яшерен түгәрәкләр рәвешендә яшәп яткан социал-демократлар һәм эсерлар, җанланып китеп, эшкә керешәләр теп, эшкә керешәләр.

«Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән артык ерак түгел, Галиәсгар Госманов өеннән бер кварталда, Габдулла укыган рус классы бинасының исә каршында гына. Егетнең демонстрацияне, ким дигәндә, полиция таратканчыга кадәр озатып баруы бик ихтимал. Шунысы бәхәссез: моңарчы һәм моннан соң булган вакыйгалар, утка май сипкәндәй, ирек сөючән, бунтарь Габдуллага яңа дәрт, яңа көч, яңа куаныч китерәләр. Революцияне ул бәйрәм итеп, үз революциясе итеп каршы ала. Бераз соңрак, 17 октябрь манифесты игълан ителгәч, Җаекта күптән көтелгән татарча газета чыга башлагач, Габдулла революцияне шигырь белән тәбрик итәчәк: Кайда китте цензурлык. Коллык, тарлык, ким-хурлык? Артка карасак борылып. Ерак айлар калдыя. Хәзергә әле аның «революционерлыгы», телдән әйткән кыю сүзләреннән тыш, күбрәк өс-башында, үзен тотышында, кылган гамәлләрендә күренә. Менә ул, кәләпүшне генә түгел, бәлки бүрек һәм фәсне атып бәрә дә, башына кепка киеп алып, һичкемнән курыкмыйча, Җаек урамында йөри башлый. Болай да була икән: берәр иптәше белән урам буйлап бара. Башында әлеге кепка, кулда кәкре башлы таяк, аякта читек-кәвеш булса да, балак тыштан чыгарылган. Берәр тәкъвә татарның каршыга килгәнен күрде исә, кесәсеннән папиросын чыгарып каба да шырпысын чыжлатып кабызып җибәрә. Иптәшенең тыярга тырышуына каршы «толчокчы ачудан буылсын әле» дип кенә куя икән. Замандашлары тагын Габдулланың еш кына рус картузы, озын киндер күлмәк, киндер чалбар һәм аягына чабата киеп чыкканлыгы һәм хәтта шул кыяфәттә бакчаларга барганлыгы турында язалар. Биредә дә шуклык һәм, руслар әйтмешли, казлар котырту теләге юк түгел, әлбәттә. Әмма бусында Лев Толстой белән мавыгу, Толстой- га охшарга тырышу күбрәк. Һәрхәлдә, ул даһи әдипнең ара-тирә ярлы крестьяннарга кул көче белән ярдәм иткәнен укып белгән кебек, озын киндер күлмәк киеп, ялан аяк хәлдә сука тартып барган Тол- стойның киң таралган рәсеме белән дә, һичшиксез, таныш булган. Габдулладагы бунтарьлыкның уңай «программа»сы моңарчы да бар иде. Әмма кешенең хөрлеген чикли, сәләтенең ачылып китүенә киртә булып тора торган кара көчләрне ул күбрәк татар дөньясының үз эченнән күрә килде. Менә алар: Рәкыйп мулла һәм Гайнетдин кари кебек сөрсегән карашлы муллалар, Фәтхетдин һәм Нури кебек надан хәлфәләр, Мортаза Гобәйдуллин кебек үз байлыгына масайган купецлар, Хәсәнҗан Хөсәенов, Фатих Шәрипов кебек вак сәүдәгәрләр һәм мещаннар... Революция башлану белән Габдулла татарлар тормышындагы күренешләрне бөтен Россиядәге хәл-әхвәл белән бәйләп карый, әшәкелекләрнең башын иҗтимагый-политик стройдан, патша хөкүмәтенең милли-колониаль политикасыннан, бюрократ чиновниклар «эшчәнле- геннән» эзли башлый. Бернәрсә дә кинәт кенә тумаган кебек, Габдулланың карашларындагы мондый сикереш, әлбәттә, электән әзерләнеп килгән. Бу уңай белән беркадәр чигенеш ясап китми булмас. Үзләренең мөстәкыйльлекләрен сакларга омтылган татар мәдрәсәләре күп еллар власть кешеләренә борчу салып килгәннәр. Нәрсә укыталар анда? Шәкертләрне нинди рухта тәрбиялиләр? Панисламизм һәм сепаратизм кебек яман фикерләр таратып ятмыйлармы? Яшьләрне русларга каршы аякландырмыйлармы? Мәдрәсәләргә мөнәсәбәттә мәгариф органнарында ике төркем, ике фикер көрәшә. Берәүләр, һич кичекмәстән, бу уку йортларын министерство контроле астына алырга, ана телендә укытуны туктатырга, министрлык тарафыннан расланган программа нигезендә дәрес бирүне кертергә кирәк, диләр. Икенчеләр исә, бу чараның хәвефле булачагын искәртеп, мәдрәсәләргә карата сыгылмалы политика үткәрергә чакыралар. Ике як та бер нәрсәдә берләшә: татарларның уку йортларын күздән ычкындырмаска. Беренче радикаль чара тормышка^ ашырылмаса да, мәдрәсәләр өстеннән күзәтчелек итү һаман көчәйтелә бара. Учебный округ попечительләреннән башлап городовойларга кадәр, бик күп рәсми кешеләр шушы эшкә тартылалар. «Мотыйгын» мәдрәсәсенә инспекторларның килеп йөрүе т> рында безнең кулыбызда мәгълүмат юк (мондый күзәтү дә, әлбәттә, булган), полицейскийның исә атна саен диярлек мәдрәсәгә килеп йөрүе истәлекләрдән билгеле. Шунысы кызыклы: Тукайның соңрак язылган фельетоннарында без әлеге «Җантимер» сүзен еш кына очратабыз. Бу сүзне ул полицейский һәм жандармнарга карата куллана. Габдулланың тагын рус-япон сугышы белән кызыксынганлыгы, сугыш хәрәкәтләрен күзәтеп барганы билгеле. Габдулланы Кырлайдан барып алып, Уральскига озаткан Бәдри абзыйның Камалетдин исемле улы күп еллар буе шагыйрь белән очрашкалап торган. Әнә шул Камалетдин аганың архивта саклана торган истәлеген укыганда, без бер кызыклы фактка тап булабыз. Очрашуларның бер?ендә («Рус-япон сугышы вакыты булса кирәк», диелә кулъязмада) булачак шагыйрь аңа түбәндәгеләрне сөйләгән. Габдулла «русны мактап, японнарның җиңелгәнен әйтеп» русча шигырь язган икән дә, җаен туры китереп, «Уралец» газетасы редакторына тапшырган. «Моны кем язды?» дигән сорауга: «Бер шәкерт язды» дип җавап биргән. Редактор авторның үзе килергә тиешлеген әйткәч, Габдулла күпмедер вакыттан соң редакциягә барып чыккан. Аны кертми маташканнар: беренчедән, ниндидер бер малай, икенчедән, өс-башы шәптән түгел. Мәсьәлә ачыклангач, Габдулланы редактор янына кертеп җибәрәләр. Сөйләшүаңлашу була. Ахырда редактор Габдуллага болай дигән: «Мондый шигырьләрне син һәр вакыт язып тор. Без сиңа һәр юлына биш тиен түләрбез». Күп еллар үткәннән соң язылган истәлекләргә сак килү тиеш булса да, Камалетдин аганың бу фактны уйлап чыгару ихтималы юк дип, кистереп әйтергә мөмкин. Дөрес, без хәзергә истәлектә телгә алынган шигырьнең басылган яки басылмаган булуын да, яшь шагыйрьнең «Уралец»ка кабаттан шигырь бирүен яки бирмәвен дә белмибез. Чөнки бер генә китапханәдә дә газетаның тулы төпләме юк. Әмма шунысы ачык: 1904 елда ук Габдулла чагыштырмача прогрессив юнәлешле «Уралец» газетасын укып барган һәм гомумән илдәге политик хәлләр белән кызыксынган. Озын мыеклы юан околодочный, үзен бик эре тотып, шәкертләр * янына килеп керү белән, беренче булып Габдулла аңа каршы бара 2 икән. Йөзенә татлы елмаю чыгарып һәм башын җүләргә салып, 2 «Җантимер агай, Җантимер агай», ди-ди, тыңкыш тавыш белән сөй- 2 ләшә башлый. Татарча, русчаны буташтыра, татар сүзләренең ахы- * рына «ский» кушымчасы ялгап җибәрә, арага полицияне кимсетә ta торган татарча сүзләрне дә ипләп кенә кыстырып куя. Шәкертләр = тыела алмыйча көләләр икән. Яшь шагыйрьнең рус телендә язган шигыре чынлап та патриотик рухта булганмы, моны хәзергә берничек тә раслап булмый. Әмма бу темага мөрәҗәгать итүе һәрьяклап игътибарга лаеклы. Татарларның милләт булып формалашуы белән бәйле рәвештә, Япония бер заман укымышлы катлауларның игътибарын җәлеп итә. Чынлап та бит, кайчандыр Азия континентының бик күп мәмләкәтләреннән бер ягы белән дә аерылып тормаган, чагыштырмача кечкенә генә Япония XIX гасырның икенче яртысыннан башлап гаять кызу темп белән үсеп китә. «Япония, — дип яза академик Н. И. Конрад, — 1868 елгы революциядән соң Көнчыгышта мөстәкыйль капиталистик үсеш юлына кергән һәм бу юнәлештә гаять югары күтәрелгән бердәнбер ил. XX йөз башында инде ул империалистик мәмләкәтләрнең бик үк тату булмаган «гаилә»сенә кушылып китәр хәлгә иреште. Беренче бөтен дөнья сугышыннан соң исә Япония политик яктан боларның тулы хокуклы итеп саналырлык партнерына әверелде». Татар милләтенең экономика һәм культура ягыннан артта сөйрәлүенә ачынган XIX гасыр мәгърифәтчеләре кинәт алгы сафка сикергән Япониягә күз тегәләр дә сорау куялар: бу могҗизаның сәбәбе нәрсә? Һәм җавап та бирәләр: тырышлык һәм мәгърифәт, фән һәм техника. Мәгърифәтчеләрнең бу җаваплары яшь Тукайның да колагына керми калмаган, билгеле. Үзе әйтмешли, ярты сабый вакытында ук Галиәсгар Камал әсәрләренә мәхәббәт баглаган Габдулла 1900 елда басылып чыккан «Өч бәдбәхет» пьесасын, мәсәлән, кулга төшерә дә уңай персонаж авызыннан әйттерелгән түбәндәге сүзләрне укый: «Әле моннан ун ел электәрәк кенә японның исеме дә беленгәне юк иде. Ә хәзердә японнар мәгърифәт тәхсил кыйлып (гыйлем җыеп) *, бөтен Европа гыйндендә (каршында) могтәбәр булдылар, һәрбер җирдә сәүдәгәрләре йөреп тора. Никадәр электриклар, никадәр телеграфлар ясадылар. Ул газеталарының очы-кырые юк. Безнең мөселманнар да мәгърифәт тәхсил кыйлырга тырышырга кирәк». Әнә шул Япония 1904 елда тота да дәү Россиягә каршы сугыш ача. Тешләренең ныклыгын, тырнакларының үткенлеген күрсәтеп өлгергән булуына карамастан, бу эш күпләргә бүренең филгә ташлануы кебек кенә күренә. Рәсми патриотик шау-шу да әнә шул на- строениеләрнең куәтләнүенә китергән. Яшь Тукай да шул шаукымга бирелеп, рус телендә патриотик шигырь язып ташлаган булса, бер дә гаҗәп түгел. Ләкин бу ни хәл? Безнең шанлы гаскәребез бер дә уңышка ирешә алмый. Ул гына да түгел, Порт-Артурны калдырып чыталар, бөтен бер армияне югалталар. Әнә бит мәгърифәт нишләтә! Дөрес, руста да мәгърифәт юк түгел. Күрәсең, без ул мәгърифәттән файдалана белмибез. Филнең кеп-кечкенә бер бүредән җиңелеп солых соравына кем гаепле? Күп сугышларда батырлык күрсәткән гади халыкны гаепли алмыйсың. Димәк, булдыксыз офицерлар, карак интендантлар, сатлык генераллар... Ул гына да түгел, гаеп министрларга, хәтта патшаның үзенә үк барып тоташмый микән әле? Күрәсең, мәмләкәтнең нигезендә үк ниндидер зур кимчелек бар. Яшь Тукайның рус-япон сугышы тәэсирендә туган фикерләре нәкъ шул юнәлештә аккандырмы, әйтүе кыен. Әмма бу сугыш һәм Россиянең җиңелүе аны уйландырмый калмаган. 1905 елның 11 декабрендә басылып чыккан «Хөррият хакында» исемле шигырендә мондый строфа бар: Тигез булды законда Татар, урыс, япон да; Ярар, «япон» сүзе биредә рифма өчен алынган дип уйлыйк. Менә «Соры кортларга» (1906) исемле шигыре: һөҗүм кирәк ишаннарга — соры корт, гөмбә башларга; Бетер, сындыр, кырып ташла мәгаль урра вә билбанзай! 1 Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләре җәяләр эчендә бирелде (автор). Бу очракта да рифма таләбе беркадәр роль уйнасын ди. Тик шунысы бар: Япония белән кызыксынмаса, сугыш хәлләрен күзәтеп бармаган булса, белмим, «банзай* сүзе шагыйрьнең күңеленә һәм теленә килер иде микән? Габдулланың рус-япон сугышы белән бәйле рәвештә Россиядәге политик хәлләр турында уйлана башлаганлыгын раслый торган аеруча кыйммәтле документ—«Мөхәрәбә вә государственная дума» * исемле мәкалә. Ул «Война и дума» дигән брошюраның тәрҗемәсе булып, яртысы «Әлгасрел-җәдит» журналының 1906 елгы апрель һәм май саннарында басылып чыккан. Брошюрада һәм тәрҗемәсенең дөнья күргән кадәресендә сугышның асылы, аны китереп чыгарган сәбәпләр, сугышның Россия иҗтимагый-политик строеның череклеген чагылдыруы большевистик позициядән торып аңлатылган. Дөрес, Габдулланың «Война и дума» брошюрасына мөрәҗәгать итүе 1905 елның ахырына һәм 1906 елның башларына туры килә. Без исә аның 1905 елгы революцияне нинди мәгънәви багаж белән каршылавы турында сүз башлаган идек. Ләкин бит 1905—06 елларда шактый күп санда революцион эчтәлекле брошюралар чыгарылган. Шуларның шактый өлеше, Уральскига да килеп җитеп, һичшиксез, Тукай күзенә дә чалынган. Андыйлар арасыннан аның нәкъ менә рус-япон сугышына бәйле булганын сайлап алуын бу сугыш турында уйлануларының дәвамы итеп карарга кирәк. 1912 елда, ягъни яңа революцион күтәрелеш чорында, Тукай үзенең бер шигырен түбәндәге ике юллык белән башлаячак. Без «бишенче» елны бер көнне уяндык таң белән. Эшкә дөгьвәт итте безне кемдер изге нам белән. Әйе, Тукайны 1905 елгы революция яшеннәренең гөрелтесе уятты. Менә ул беравык ис-акылын җыеп тора да, аңышып алып, эшкә җиң сызгана башлый. Яратып, баш-аягы белән чумып, алны-ялны белмичә эшли торган көннәре инде Габдулланың якынлашып килә. Сүз биредә «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» һәм «Уклар» исемле газета-жур- наллардагы эшчәнлеге турында бара. Кулъязма стена газетасы һәм журнал чыгарганда яисә К. Мотый- гый язган әсәрләрне, мең бәла белән китап рәвешенә китереп, сату- тарату белән шөгыльләнгәндә, алар, ягъни Камил белән Габдулла, һәркөнне үк булмаса да, атнага бер яки ике мәртәбә чыга торган газета, айлык журнал турында күпме хыялландылар, авыз суын корытып, күпме сөйләделәр! К. Мотыйгый исә, характерына хас булганча, 1904 елның икенче яртысында рөхсәт алуга өмет әлегә юк дәрәҗәсендә чагында ук, журнал чыгаруга чын-чыннан хәзерлек эше башлый. Типография, татарча хәрефләр булдыру, берничә шәкертне, наборщиклык һөнәренә өйрәтү өчен, берәр якка җибәрү хәстәренә керешә. Болар белән генә чикләнмичә, К. Мотыйгый шул вакытның күренекле шәхесләренә журналда язышырга үтенеп хатлар белән дә мөрәҗәгать иткән. Кулъязма «Әлгасрел-җәдит» нең 8 декабрь санындагы мәкаләсендә ул андый кешеләрнең исемнәрен тезеп чыга да алар- ның журналга язарга вәгъдә биргәнлекләрен әйтә. Исемлектә «мө- рәттип (хәреф җыючы) Габдулла Тукаев» та бар. Ни өчен мөрәттил? Бу сорауга без шул ук мәкаләдән җавап табабыз. «Габдулла Тукаев исә Мөхәммәт-Фатих әфәнде (Кәрими — И. Н.) матбагасына кидеп, мөрәттиплек үгрәнеп көләчәге тугрысында мөгаһәдә (килешү) идешИБРАҺИМ НУРУЛЛИН ф ТУКАП те. Бер иптәше илә идарә хәрәҗәте (расходы, чыгымы) илә Оренбургта бер-ике ай кадәр дорып, матбага гыйлеме үгрәнеп көләчәктер». План Наполеонныкыннан бер дә ким түгел... Тик бер кечкенә генә нәрсә җитми: хөкүмәтнең рөхсәте. Камил җирле хөкүмәт учреждениеләренә йөреп карады — эш чыкмады. Петербургка прошение җибәрде — тискәре җавап килде. 1905 ел башларында тагын бер прошение китә. Шактый көттереп җавап килә. Рөхсәт үк булмаса да, бусы инде шактый өметле: газета яисә журнал чыгару өчен тиешле сума һәм материаль база (ягъни типография һ. б.) кирәк, әгәр шулар булса, бу мәсьәләгә яңадан кайтырга мөмкин, дигәннәр. К. Мотыйгый анда сугыла, монда сугыла, киңәш-табыш итә башлый. Көннәрдән-бер көнне «Уралең» газетасының редакторы (бу вакыт Л. Н. Ядринцев булса кирәк) аңа мондый киңәш биргән: нигә сезгә мәшәкать чигеп һәм расход тотып яңа матбага торгызырга? Сатып алыгыз «Уралец»ны матбагасы-ние белән. Бу киңәш Мотыйгыйның күңеленә хуш килгән. Менә безнең Камил, муеннан бурычка чумып, кардәшыруын, берме, икеме «меценат»ны янчыкларын чишәргә күндереп һәм, кайбер риваятьләргә караганда, хатынының приданын сатып, тиешле суманы туплый да типография хужасы һәм «Уралец»ның нашире булып ала. Хөкүмәт органнарына инде хәзер татарча газета-журнал чыгаруга рөхсәт бирүдән бүтән чара калмый. «1905 елда (җәй көне булса кирәк — И. Н.), — дип яза Мотыйгый, — мин Уральскида матбага алып, татарча газеталар чыгарырга уйлагач, Габдулла әфәнде, үзенең үтенүе буенча, минем матбагама хәреф тезәргә (наборщиклыкка) керде. Матбагада иң әүвәл русча вә мөселманча хәрефләр тезәргә өйрәнде». «Үзенең үтенүе буенча» дигән сүзләрне моннан ярты ел гына элек Габдулланы «мөрәттип» дип атавы һәм типография эшләренә өйрәтер өчен Оренбургка җибәрергә ниятләнүе белән ничек яраштырырга? Бәлки хәзер Камилнең Габдуллага мөнәсәбәте үзгәргәндер һәм аның белән бергә эшләргә бик үк атлыгып тормыйдыр? Араларыннан кара мәче үткәләп китүне искә алып, шулай уйлар идек, әмма Тукай белән бергә «Мотыйгыя»дә укыган Ярулла Морадиның түбәндәге сүзләре бар: «Без (үзе һәм Габдулла — И. Н.) Камил әфәндене күргәч тә, сабырсызланып, «Әлгас- рел-җәдит»не кайчан чыгарачагын сорый башладык. Камил әфәнде икемезгә дә һәйэәт тәхририясеннән (редколлегия) булмакымызны тәклиф итә һәм икемезгә дә «әдип әфәнделәр» дип эндәшә вә бездән яхшы ук нәрсәләр өмет иткәнлеген белдерә иде»III . Юк, К. Мотыйгый Габдулланы читкә тибәрергә теләмәгән. Ул, күрәсең, расход тотып читтә әзерләүгә караганда әзер наборщиклар чакыру дөресрәк булыр дигән фикергә килгән. Габдулланың талантын һәм каләм көчен күбрәк күргән саен егетне «дәрәҗәлерәк» эштә файдалану фикере ныгып барган. Габдулла исә бүтәнчә уйлый. Камил, типография сатып алып, «Уралең »ның нашире булып алды. Габдуллага, шәкертлектән котылып, мөстәкыйль яшәргә җай чыгып тора түгелме? Нигә, мәсәлән, матбагага эшкә кермәскә? Дөрес, рус газетасында ул башкарырлык, бердәнбер эш (анысы да беркадәр өйрәнгәннән соң) — хәреф җыю. Камил күзендә бу бик үк абруйлы эш саналмаса да, Габдуллага алай тоелмаган. Өстәвенә, матбугат эшенә, газетага якын буласың. Әнә шул килеш көннәрдән-бер көнне Габдулла, хәреф җыючы итеп алуын сорап, К. Мотыйгыйга мөрәҗәгать итә. Яңа нашир ашыкмаска, бераз көтәргә киңәш биргән, бүтәнрәк эш тәкъдим итәчәген III Я. Моради. Тукаев Уральскида. Әстерхан, 1913 ел. әйткән булса кирәк. Әмма егетнең карары нык. Әгәр шулай икән, нигә Габдулланың үтенечен кире кагарга? Әйдә, үзе теләгәч керсен, өйрәнә торсын. Я. Моради моңа бер кызыклы деталь өсти: «Камил әфәнде Габдулла Тукаевны да матбагасына кабул иткән, шагыйре- мез мәрхүм Тукай ул вакытларда вазифасыз (ассызык минеке — И. Н.) гына рус малайлары арасында мөрәттиллеккә өйрәнергә бара * икән». «Рус малайлары арасында» дигән сүзләренең эчтәлеген исә < Александр Гладышев ачып бирә. 1904 елда ул, үсмерлектән яңа гы- > на чыгып килгән чагында, «Уралең» типографиясенә хәреф җыярга ■“ өйрәнчек булып кергән. 1905 елда да әле Саша Гладышев — өйрән- ♦ чек. Әмма хәреф җыю һөнәрен яхшы үзләштергәнен искә алып бул- = са кирәк, Габдулланы аңа беркетәләр. Алар арасындагы шәкертлек “ һәм остазлык мөнәсәбәте ике яклы була. Саша үзенең «шәкертенә» ң хәреф җыю серләрен өйрәтсә, Габдулла «остаз»ына әдәбият һәм * поэзиядән күп кенә мәгълүмат биргән, политик мәсьәләләрдә дә > Гладышевның үсешенә шактый булышлык иткән. Яшь Тукай — бу чорда һаман әле мәдрәсә шәкерте. «Хөҗрә»дә < яши, сайлабрак булса да, дәресләргә йөри. Әмма вакытының күбрәк өлешен типографиядә үткәрә. Эш хакы алмаса да, бүтән эшчеләр ке- < бек үк, иртүк бара, төшкә кадәр баш күтәрми эшли, төшке чәйне эчкәч, тагын шунда йөгерә. = Габдулланы аеруча ашкындырып, күңелен нурландырып торган нәрсә, билгеле инде, татар телендә чыгачак газета һәм журнал була. Рөхсәт язуы килгәннән соң купкан шатлык дулкыннары инде ярларына керде. Хәзер яңа теләк өстенлек алды: шул газета һәм журналны тизрәк күрәсе, тотып карыйсы иде. Ә ул көннәр инде ерак түгел. К. Мотыйгый Петербург, Казан, Оренбург калаларында була, татар хәрефләре һәм типография өчен кирәкле бүтән нәрсәләр юнәтү артыннан йөри, хәреф җыючылар белән сөйләшү алып бара. Менә бер заман Казаннан хәрефләр кайта. Шуннан ук Сәйфи Насибуллин дигән наборщик һәм Гариф Кальтеев дигән печатник килеп төшәләр. Ул да булмый, 1905 елның истәлекле 27 ноябре җитә. Шушы көнне Камил белән Габдулла басу машинасыннан чыккан газетаның беренче санын кулларына алалар: «Фикер» дигән, «атнага бер чыга» дигән, «нашире һәм мөхәррире К. МотыйгыйТөхфәтуллин» дигән. Куанычларын тел белән сөйләп, каләм белән язып аңлатырлык түгел. Шул ук вакытларда «Әлгасрел-җәдит»не чыгаруга да кызу әзерлек бара. Хәер, бу журнал газетага кадәр үк үзенең тавышын биреп өлгерде. Анысы болай була. Рөхсәт язуы килгәнче үк, К. Мотыйгый танылган шәхесләргә хатлар яза башлаган. Ул, күрәсең, журналда язышырга вәгъдә бирүләрен генә түгел, бәлки берәр нәрсә язып җибәрүләрен дә үтенгән. Хатларга җаваплар килә тора, материаллар туплана тора. Менә безнең Мотыйгый тота да шул материаллардан зур гына җыентык төзеп, «1906 нчы сәнә башында чыкмая башлаячак «Әлгасрел-җә- дит» журналының мофассал (тулы) игъланы» дигән исем белән 1905 елның 15 сентябрендә Оренбургтагы КәримовХөсәенев матбагасында 5000 данә итеп бастырып чыгара. Бу тиражның заманы өчен гадәттән тыш зур булганлыгын искә алсак, К. Мотыйгыйның мавыгу чанлыгына, һәр эшне зурдан кубып эшләргә яратуына тагын бер кат ышанырбыз. Камилнең формага зур әһәмият бирүен, һәрнәрсәнең шартын китерергә тырышуын белгәнгә, әлеге үтенеч хатын ул Габдуллага да тапшырган дип уйлыйсы килә. Кем белә, бәлки әле ул, еш очрашу ларына да, журнал турында күп сөйләшүләренә дә карамастан, хатны конвертлап, почта аша җибәргәндер. Ничек булса да булган, әмма без К. Мотыйгыйның хат-мөрәҗәга- тенә уңай җавап бирүчеләр арасында Г. Тукаев исемен дә күрәбез. «Уральскида мәдрәсәи «Мотыйгыя»дән. 29 нчы август, 1905 нче сәнә. Мөхтәрәм Мөхәммәт Камил әфәнде! Чуктан бирү чикарылмасы мәэмүл (өмет ителгән) булуыннан «Әлгасрелҗәдит» журналының нашренә мәэзүн (рөхсәт алу) улды- ныңызны ишедеп, фәүкылгадә (гадәттән тыш) мәсрүр (сөенү) вә мәмнүн (канәгать) улдык. Әгәр безем кебиләргә журналыңызның сәхифәләрендә урын бирелсә, бән бәкадәрельхаль, назмән вә нәсрән (тезмә һәм чәчмә рәвештә), журналыңызда язмакыми вәгъдә идарем вә шул вәгъдәми тәэкид (ныгыту) юлында, журналыңыз хакында ошбу әбъяте (бәетләр) гаҗизанәләреми тәхрир әйләдем. Журналыңызның бер күшәсендә (почмак) дәреш улынмасына өмит идарәем». Бу сүзләрдән соң исемсез ике шигырь килә. Беренчесендә яшь шагыйрь югары, «купшы» стильдә милләтнең уянуына, яшьләрнең каләмгә ябышуына шатлык белдерә, мәгърифәткә дан җырлый, га- зета-журналларның файдасын аңлата, тырышлыкка, белемгә чакыра. ♦Чөнанча бездә Камилел-Мотыйгый...» дигән сүзләр белән башланган икенчесендә исә мәйданга киләчәк журналны күккә чөеп мактый: кандил бу ди, яктырткыч ди, көзге ди, кояш ди. Татар телендә беренче булып чыгачак бу журналның кадерен белергә, аңа язылырга, аны укырга чакыра. Болар — Габдулланың акка кара белән басылган беренче шигырьләре. « Игълан »ны әзерләү кухнясында кайнашуына карамастан, гәрәбә кебек тезелгән хәрефләрне, аслы-өсле урнашкан тип-тигез, туп-туры шигырь юлларын күрү Габдулланы дулкынландырмый калмаган, билгеле. Менә 1905 ел бетеп, 1906 ел башлана. Башта атнасына бер тапкыр чыккан «Фикер» газетасы, атналык саннарын өчкә җиткереп, Россия киңлекләренә тарала тора, ♦ Әлгасрел-җәдит»нең дә беренче саны, ниһаять, үзенең йөзен укучыга күрсәтә, ай үтүгә икенчесе дә очып чыгып китә, «Уклар» исемле сатирик журнал мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп баса. Габдулла бу вакытта үзенең иң рәхәт, иң бәхетле көннәрен кичергән дисәк тә, хата булмас. Дөрес, аның көннәре эшмәшәкать белән үтә, тын алырга да вакыты юк. Әмма теләп башкарган эш, яраткан хезмәт, никадәр авыр булмасын, ләззәт китерә. ♦Фикер» газетасы чыга башлагач та, К. Мотыйгый Габдулланы айга сигез сум белән корректор итеп билгеләгән. Дөрес, Г. Кариев безгә бүтән төрлерәк мәгълүмат бирә: «Башта Тукай биш сум айлык белән ике ай дәвамында наборщик булып эшләде», — ди. К. Мотыйгыйның үз истәлегендә дә «Матбагада иң әүвәл русча вә мөселманча хәрефләр тезәргә өйрәнде» дигән сүзләр бар. Замандашларының раславындагы мондый туры килмәүчелекне хәтер алдавына гына кайтарып калдыру дөрес булмас. Яңа гына туган «Фикер» газетасындагы хәлне бүгенге редакцияләр хәленә тиңләргә ярамый. Хәзер бит вазифалар анык билгеләнгән: редактор, җаваплы секретарь, бүлек мөдирләре, корректорлар һ. б. — һәркайсы үз эшен белә, һәркайсының вазифасы вакыт һәм эчтәлек ягыннан тәгаенләнгән. «Фикер» редакциясенең штаты исә башта... бер кешедән торган. Нашире дә К. Мотыйгый, редакторы да. Җаваплы секретарь да үзе, «бүлек мөдире» дә. Беренче номерның корректурасын да үзе караган. Рәсми рәвештә корректор итеп билгеләнгән Габдулланы эшне сәгатькә карап башлый, сәгатькә карап тәмамлый торган бүгенге «коллега »сы белән тиңләргә ярамый. Наборщик өлгерә алмый икән — Габдулла хәреф кассасы янына барып баса. Конторщикка эш артып китә икән — ул аңа да барып булыша. «Фикер» тора-бара ятнясыня ач тапкыр чыга башлагач, ♦ Әлгасрел-җәдит »тә дөньяга килгәч, Габдуллага, билгеле, эш тагын да арткан. «Габдулла әфәнденең хезмәтләре, — дип яза К. Мотыйгый, — миңа бик ягымлы һәм дә үзе фәүкылгадә иҗтиһадлы булганга күрә. ♦ мин аның жалуньясын һәр ай саен арттыра бара идем. Шәйлә ки, иң с әүвәл 8 сумга хезмәт итә башлап, соңыннан бик тиз айга 25 сум ала 2 башлады». * Редакция һәм типография атмосферасында үзен никадәр генә ♦ рәхәт хис итмәсен, корректорлык вазифасын һәм бүтән эшләрне ни- - чаклы теләп башкармасын, Габдулланың төп эше болар түгел. Аның - төп эше,— үзе дә шулай санаган булса кирәк,— әдәби иҗат һәм публицистика. Я. Морадиның әлеге китабында кызыклы белешмә бар: «Бер көн £ (1905 елның җәендә — И. Н.) Габдулла иптәш бөтенләй язу эшләренә - бирелергә уйлады. Миннән 10 тиен акча сорап алды да, кәгазь вә г карандаш сатып алып, мәшһүр Крыловның басняларын татарчага = тәрҗемә итәргә тотынды». Күпмедер вакыттан соң Гурьевка кайтып “ киткән Морадига язган хатларының берсендә Габдулла «Крылов бас- - няларын тәмам итүен, «Мәҗмугаи мөфидә» исеме илә Камил Мо- Z тыйгыйга нәшер өчен биреп, каләм хакына 25 тәңкә алырга муафыйк булганын бик куанып язган». Габдулланың үзен иҗат эшенә багышларга карар итүе, истәлектә әйтелгәнчә, «ун тиенлек» эпизод рәвешендә генә булмаган, әлбәттә. Бу уй аңарда күптән өлгереп килгән. Без инде аның мәдрәсәи «Мотыйгын» әдибе булып танылганын, шөһрәтенең мәдрәсәнең тышына да чыкканын күргән идек. К. Мотыйгыйның аңа зур өмет баглаганын, остазы Мотыйгулла хәзрәтнең дә хуплаганын белеп киткән иде::. Әмма моңарчы әле шагыйрьлекне төп һөнәргә әйләндерүнең практик мөмкинлекләре егет өчен бик үк ачык түгел иде. Хәзер исә эш үзгәрде: «Фикер» газетасы чыга башлаячак, «Әлгасрел-җәдит» журналына рөхсәт алынган. Димәк, җиң сызганып язарга мөмкин. Крылов мәсәлләрен дә ул нәкъ менә «Әлгасрелҗәдит» өчен тәрҗемә итә башлаган. Һәм, чыннан да, соңрак алар нәкъ шушы журналда дөнья күрәләр. «Фикер» һәм «Әлгасрел-җәдит» чыга башлагач инде, буа ярылгандай була... 1906 елның июленә чаклы, ягъни сигез ай эчендә, язганнарына бер күз ташлыйк. 1905 елның ноябрь ахыры һәм декабрь ае: «Фикер» һәм «Нур» газеталарында басылган шигырьләре — 224 юл. 1906 ел. Январь, февраль, март, апрель, май, июнь айлары: «Әл- гасрелҗөдит»нең һәр санында бер яисә ике, хәтта өчәр шигырь. «Фикер» газетасында алты шигъри әсәр. Арада 50—60 юлдан торганнары булган кебек, «Кечкенә генә көйле бер хикәя» исемле шигъри әсәр дә бар. Бөтенесе — 476 юл. «Фикер»нең ярты еллык саннарыннан без биш исемдә мәкалә, фельетон һәм хикәяләрен табабыз. Кайберләре, озын булып, номердан номерга күчә барган. «Әлгасрел-җәдит» журналында, бер озын хикәядән кала, күләмле ике тәрҗемә урнаштырылган. Берсе — әлеге «Мөхәрәбә вә государственная дума» (апрель һәм май саннары). Икенчесе — А. Н. Бахның «Царь-Голод, экономические очерки» исемле әсәреннән баштагы дүрт бүлекнең тәрҗемәсе. Бусы журналның август, сентябрь һәм ноябрь саннарына кертелсә дә, эшләнеше, билгеле, елның беренче яртысына карый. Югарыда Габдулланың Крылов мәсәлләрен татарчалаштырганлыгы турында әйтелгән иде. Ул бөек мәсәлченең барлыгы алтмыш биш мәсәлен чәчмә белән тәрҗемә иткән. Алар «Мәҗмугаи мөфидә» (♦Файдалы җыентык») исеме белән, ♦Әлгасрел-җәдит»тә 1906 ел дәвамында басыла һәм 1907 елга чыга. Болар — имзасы куелган һәм Тукайныкы булуы шиккә алынмый торган әсәрләр. Андыйлардан кала, авторлары ачыкланмаган әллә ничаклы материал бар. Кемнәрнеке алар? Ихтимал булганнары икәү: Мотыйгый үзе һәм Габдулла. Беренчесенең күбрәк оештыру эшләре белән мәшгуль булганын искә алсак, күпчелек материалны Тукай язганлыгы турында уйларга туры килә. Әгәр сигез ай эчендә басылып чыккан һәм авторлыгы шик тудырмый торган язмаларны гына бергә тупласаң да, уртача 10—12 табак күләмендә китап хасил булыр иде. Күпме бу, әллә азмы? Әйтик, Бальзак масштабыннан чыгып караганда, әлбәттә, артык күп түгел. Ә инде шул чорда кулына каләм алган күп кенә бүтән татар шагыйрьләре яисә язучыларының иҗат продукциясенә янәшә куеп карасак һәм Габдулланың шул вакыттагы эш һәм тормыш шартларын искә алсак, мәсьәлә бүтән сурәттә күз алдына килеп басар. Ни әйтсәң дә, Габдулла ♦Мотыйгыя» шәкерте бит әле. Мәдрәсәдә ♦хөҗрә» биләп тора. Димәк, дәресләргә йөрүне бөтенләй үк ташлап бетереп булмый, мәдрәсәнең эчке тәртипләренә дә буйсынмый хәлең юк. Редакциядә корректор да ул, килгән материалларны төзәтү-редак- цияләүгә дә тартыла башлый. Югарыда күргәнебезчә, бүтән төр эшләр дә башкарырга туры килә. Ә тәүлектә, билгеле ки, нибарысы 24 сәгать. Инде килеп эш урыны мәсьәләсе. Язу-сызу белән мәдрәсәдә көндез шөгыльләнү турында сүз дә була алмый. Дөрес, шәкертләрнең күпчелеге каршында Габдулланың авторитеты зур. Әмма мондый шәкертләр дә бу кечкенә, ябык егетнең без белгән Тукай булып китәчәген, билгеле инде, башларына да китерә алмаганнар. Шуңа күрә ♦Шыпырт! Габдулла яза!» дигән команда астында торак тынып калмаган. Эреле-ваклы шәкертләр элеккечә үк мендәр сугышы оештыралар, шау-шулы уеннар уйныйлар, җырлап та җибәрәләр, талашу, кычкырышу да булып тора, кирәккә дә, кирәкмәскә дә Габдулла бүлмәсенә кереп бүлдерәләр, бимазалыйлар. Болары әле дус шәкертләр. Дошманнары да аз түгел. Туң миле бу шәкертләр Тукаевның тел камчысын оныта алмаулары һәм көнчелекләре аркасында интрига корганнар, үлән астыннан ут йөрткәннәр, вактөяк әшәкелек эшләгәннәр. Мәдрәсә түшәме астында Тукай нәрсәдер язган икән, алары торак тынып калгач, төнлә язылганнар. Шушы вакыттан калган гадәтедерме. шагыйрь моннан соңгы гомерендә дә күбрәк төнлә эшләгән. Бәлки эш шартлары редакциядә әйбәт булгандыр? 1906 елның 4 январенда ясалган тентү беркетмәсеннән күренгәнчә, ♦Уралец» редакциясе өч бүлмәгә урнашкан булган. Беренчесендә — контора, икенчесендә — экспедиция эшләре, ә өченчесе — редактор кабинеты. Аста, подвалдагы 4 бүлмәдә, типография. Шуларның берсе — ♦ Фикер» газетасының хәреф җыю бүлмәсе. Күренә ки, редакциядә Габдулланың гына түгел, бәлки К. Мотый- гыйның да даими эш урыны булмаган. Дөрес, беркадәр соңрак, шул чакта конторщиклык вазифасын башкарган бер замандашының әйтүенә караганда, ♦Фикер» һәм ♦Әлгасрел-җәдит» өчен махсус бүлмә булдырылган. Тик анда да контора һәм экспедиция эшләре генә башкарылган. ♦Шуңа күрә, — дип яза замандашы, — Г. Тукай газета, журнал эшләрен кайда туры килсә, шунда эшләп йөрде». Төп эш урыны исә — ♦Фикер» газетасының подвалдагы хәреф җыю бүлмәсе. Кургаш тузаны катыш тынчу һава, шау-шу, ыгы-зыгы. Күршедә басу машинкасының дөпелдәгәне ишетелә. Габдулла бер почмакка сыенган да аяк өсте генә гранка карый. Төзәтеп бетереп, хәреф җыючыга илтеп биргәч, бер читтә яткан кәгазьләрен алдаша куеп, кызу-кызу язарга керешә. Бусы — номер өчен мәкалә яисә фельетон. Замандашлары Габдулланың ара-тирә Төхфәтуллиннарның өендә эшләп утырганлыгы турында белешмә бирәләр. Билгеле инде, К. Мотыйгын тәкъдиме буенча булган бу. Нашир һәм редактор кеше Тукайны корректура карар өчен генә чакырмаган, әлбәттә. Ул аңа читтән килгән материалларны уку, ярардай булса, каләм тыгу, төзәткәләп җибәрү кебек эшләр тапшырган дип уйларга кирәк. Яисә Габдулла газета яки журнал өчен кирәк дип табылган үз мәкаләләрен язып утырган. Әмма, истәлекләрдән аңлашылганча, шагыйрьнең Төхфәтуллиннар бүлмәсен файдалануы баштарак кына булган, соңрак исә ул анда йомыш төшсә генә бара башлаган. Моның, әлбәттә, сәбәбе бар. Бу вакытларда Төхфәтуллиннар ике катлы таш өйдә мул һәм иркен тормыш белән яшәгәннәр. Мотыйгулла хәзрәт, акыл иясе буларак, тышкы зиннәтләргә артык игътибар итмәсә дә, гаилә әгъзалары, шәһәрнең бай һәм зыялы рус гаиләләреннән күчергеч алып, яңача яшәргә, үзләрен заманча тотарга тырышалар. Иске гореф-гадәт һәм кагыйдәләрне атлап узу, сүздә һәм фикердә хөрлек, культурага, җыр- музыкага омтылу — болар барысы да яхшы. Тышкы яңаруга, әйтик, кием-салымга, ашау-эчүгә, кашык-чәнечке тотуга кирәгеннән артык игътибар бирүне дә бик үк хурлап булмый. Болары белән Габдулла килешер дә иде. Ә инде интеллигентный гаиләләргә охшарга тырышудан килә торган тәкәллеф һәм кылану, бүтәннәргә өстәнрәк карау һәм һавалану Габдулланың саруын кайнатмый калмаган, билгеле. Хәзрәт белән Камил аның талантын танысалар да, гаиләнең бүтән әгъзалары, әйтик, абыстай, Камилнең җәмәгате, Мотыйгулла мулланың үсмер уллары һәм кызлары өчен Габдулла — шәкертләрдән бер шәкерт кенә... Типография почмагын һәм мәдрәсә торагының чаршау артын шагыйрь эшләү өчен артыграк күргән икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Хәзер инде, укучым, сигез ай эчендә җитештерелгән әлеге 10—12 басма табак продукция турында үзең әйтеп кара: азмы ул, әллә күпме? Нәрсә турында һәм ничек язды соң Тукай шушы сигез ай эчендә? Бу сорауга җавап бирү өчен яшь шагыйрьнең Уральскидагы вакыйгаларда ни рәвешле катнашуы, илдәге хәлләрне ничек күзәтеп баруы, ничек бәяләве, җыеп әйткәндә, дөньяга карашының башлангыч чоры белән танышып китәргә кирәк. 1905 елның җәендә Габдулланың «Уралец» типографиясенә өйрәнчек булып кергәнлеге укучының хәтерендәдер. Уральскиның типография эшчеләре исә («Уральскме войсковые ведомости» газетасының типографиясе дә шул исәптә) активлык һәм революцион вакыйгаларда катнашу ягыннан, депо эшчеләреннән кала, икенче урында торганнар. «Түгәрәкчелек» стадиясеннән чыгып, яңа гына оешма булып әверелгән социал-демократлар «Уралец» типографиясен листовка, революцион җыр һәм бүтән төр агитацион кәгазьләр басып чыгаруда нык кына файдаланганнар. Типографиядә партия әгъзалары да булган. А. Гладышевның мәгълүматларына караганда, алар, ягъни Саша белән Габдулла, әнә шул прокламация һәм җырларны таратуда катнашканнар. Анисимов күленә баралар икән дә, әлеге кәгазьләрне кармак салып утыручы мастеровойлар янына шыпырт кына куеп ИБРАҺИМ НУРУЛЛИН ф ТУКАЯ ф китәләр икән. Хәтта шәһәрнең үзәк урамы Большая Михайловскаяда да таратып йөргәннәр. Габдулла типографиянең бүтән рус эшчеләре белән дә аралашкан. Гладышевның әйтүенчә, эшчеләр бу татар егетен яратканнар, аңа, үз итеп, «интеллигентный татарин» дигән кушамат тагып куйганнар. Габдулланың аерым социал-демократлар белән дә таныш булганлыгы турында уйларга нигез бар. «Безне җыелышларга да үткәрәләр, — ди Гладышев, — ләкин без анда тулы тавыш белән файдаланмый идек әле». Габдулланы листовка тарату кебек «бала-чага» эше генә канәгатьләндереп бетермәгән, билгеле. Аның зуррак эш башкарасы килә. Моның өчен исә күп белергә, мәмләкәттә барган вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәк. Һәм ул, «Уралец» белән генә чикләнмичә, редакциягә килә торган башкала газеталарын да җентекләп укып бара. Егетне бигрәк тә яшерен матбугат, төрле революцион брошюралар кызыксындырган. Шундый әдәбиятны табып алып укуы беркадәр соңрак «Война и дума» һәм «Царь-Голод»ны тәрҗемә итүе белән дә раслана. Менә бер заман революциянең куәт ала баруыннан коты очкан патша тарихка «17 октябрь манифесты» дигән исем белән кергән документка кул куя. Анда сүз иреге, матбугат һәм җыелышлар иреге вәгъдә ителгән, закон чыгара торган дума чакырылачагы, конституция биреләчәге әйтелгән. Илдәге тәртипләрдән канәгать булмаган сыйныф, социаль катлау һәм партияләр тантана итәләр. Чөнки революциянең беренче зур җиңүе бу. Ә инде манифестның мәгънәсен аңлау һәм аңлатуда нигездә өч юнәлеш күзгә ташлана. Хөкүмәтнең терәге булган карагруһчыл төркемнәр моңа самодержавиене саклап калу өчен чарасыздан эшләнгән адым итеп карыйлар. Либераль-буржуаз партияләр, манифестта буржуазия өчен уңайлыклар һәм ташламалар күреп, революцияне шушы дәрәҗәсендә туктату максаты белән, манифестны якларга, мактарга, конституцион иллюзияләр таратырга керешәләр. Революцион социалдемократлар исә, минуты, сәгате белән үк, манифестның коры кәгазь генә, революцион ялкынны сүндерүгә юнәлтелгән маневр гына икәнлеген халыкка аңлата башлыйлар, һөҗүмне дәвам иттерергә, самодержавиене аударырга чакыралар. Яшь Тукайның, манифест турында ишеткәч һәм документның үзен укыгач, шатлыктан исереп йөрүе бер дә гаҗәпләндерми. Беренче карашка, безне икенче нәрсә — аның бу уңай белән беркатлылык күрсәтүе гаҗәпләндерә. Үзен тыңлап карыйк. Күрең патша хәзрәтен. Җуйды халык хәсрәтен. Күргәч фжтнә хәсрәтен. Киңлек бирде бәдәвам. («Иттифак хакында».) Чиновниклар безнең канны бик күп имде. И мә лмөсләр. җитәр инде, җитәр инде; Мазлумнарга якты нурлы көннәр килде.— Азатлыкның кояшы тугды инде. («Дусларга бер сүз».) Патша хәзрәтләре, күрәмсең, эреле-ваклы чиновникларның, полиция һәм жандармнарның башбаштаклыгын, халыкның ташып түгелергә җиткән ачуын күреп алган да, мәмләкәтне һәлакәттән коткарыр өчен, золымга чик куярга карар иткән. Менә тиздән дума җыелыр, конституция кабул ителер, шул нигездә халык, аеруча изелгән милләтләр, чын хокук, чын азатлык алыр, крестьяннар җирле булырлар. Хәзер исә, һич кичекмәстән, милләт эчендәге үзара талашларны читкә атып, бер җан, бер тән булып, эшкә башларга, искелеккә, на данлыкка каршы көрәшергә, мәгърифәт тармакларын үстерергә кирәк. Тырышыйк, и хас вә гам һәр көн үзгәрә заман. Җитәр, йокламыйк һаман.— Таңнар атты бәдәвам. ♦ Сорау туа: ничек итеп Тукай шундый беркатлы иллюзиягә бирелә 1 алды әле? Әйтерсең лә ул беркайчан да эшчеләр белән аралашмаган, £ социалдемократларның агымдагы хәлләр турындагы сүзләрен ишет- ф мәгән һәм тыелган әдәбиятны тотып та карамаган! Тирәнтенрәк уйлаганда, биредә гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Мәгълүм = булганча, ярым-йорты грамоталы эшче тарафыннан җиңел үзләште- j релә торган социализм идеяләре интеллигенциягә башта, әлбәттә, авыр бирелә. Бөтен илгә, хәтта бөтен дөньяга танылган фикер иясе яки - әдипнең, марксизм белән танышып та, бу тәгълиматны кабул итә алмавы да мөмкин. Ерак барасы да юк: Л. Н. Толстой. Авылдан _ авылга сөрелеп йөреп, промышленность үзәкләреннән ерак торган кечкенә Җаек каласының кадим мәдрәсәсендә ун ел яткан яшь Ту- - кайдан шуннан артыгын көтәргә мөмкин идеме? Җитмәсә, ул — изе- * лүче милләт вәкиле. XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз башы татарларның уяну, “ милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде. Узган гасыр татар мәгърифәтчеләре, башка халыкларның мәгърифәтчеләре кебек үк, В. И. Ленин әйткәнчә, «...халыкның бер сыйныфын да аерым рәвештә игътибар үзәгенә алмадылар, гомумән халык турында гына түгел, хәтта гомумән милләт турында сөйләделәр» 2 . Татар милләте исә туып кына килә. Өстәвенә, ул хокуклары чикләнгән изелүче милләт. Әнә шул чорда, социаль мәсьәләләрдән дә бигрәк, милли мәсьәләнең калкыбрак торуы, милли аңның уянуы, милләткә мәхәббәт тойгыларының һәм, гомумән, милләт идеясенең игътибар үзәгенә басуы табигый хәл иде. XIX гасыр мәгърифәтчеләренең әсәрләрен укып күзе ачылган яшь татар егетен күз алдына китерик. Менә бер заман ул үз-үзенә, тирә-ягына карый да күрә: бүтән милләтләр — француз яисә англи- чаннарны әйтәсе дә юк — мәсәлән, руслар, японнар, хәтта әрмәннәр, әнә кая киткәннәр! Ә без? Моннан йөз ел элек кайда булсак, шунда торып калганбыз түгелме? Нэданлык, томаналык, фәкыйрьлек — котың очар! һаман шул иске гореф-гадәт, иске кагыйдәләргә ябышып яту. Егетебез кимсенә, хурлана, артта калуның сәбәпләре турында уйлана башлый, милләтне тәрәккый иттерү чараларын әзләргә керешә. 1905 елда бөтен халыклар өчен шундый милли хис белән шулай янган егетләрне меңәрләп санарга мөмкин иде инде. Һәркайсы дип әйтерлек сәләтенчә һәм мәеленчә нәрсәдер эшли, тапканын уртак казанга китереп сала... XIX гасырның икенче яртысында тернәкләнгән яңа эчтәлекле татар культурасы (шул исәптән, әдәбият) XX йөз башында сикереш ясаган икән, ул милли-азатлык хәрәкәте дулкыны сыртында бу югарылыкка күтәрелде дисәк тә, шаять хата булмас. Әлеге меңнәрнең иң дәртле, иң ихлас күңелле, иң галантлыларыннан берсе Тукай булды.

Данамы бар