Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАРТИЯГӘ

Киләчәккә штурм ясаганда, Ашкынулар җаннан ташканда, Могҗизага әверелеп, көше Җирдән Айга — күккә ашканда, Кирәк безгә акыл — тиңсез акыл1 Кирәк безгә куәт, көч, терәк! Әмма гади көчтән йөз, мең тапкыр Ул булырга тиеш көчлерәк! Андый көч бар! Андый акыл да бар! Көч һәм акыл ул — син, Партия! Син — горурлык, син — ышаныч булдың. Безнең туры юл син, Партия! Син үзең дә ышан, таян безгә! Без изгелек яклы кешеләр. Коммунистларың без! Хәзер инде Миллионнар — безнең ишәләр. Сиңа килә халкым — эндәшергә, Киңәшергә кирәк чагында. Син — часовой. Басып торасың син Тынычлык һәм хаклык сагында. Синең идеяләр, йөрәк кебек, Күкрәкләрдә мәңге тибәчәк. Синнән тора Бөек Бәхет чоры, Синнән тора Бөек Киләчәк!