Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ САРАТОВ ӨЛКӘСЕНДӘ

Утызынчы елларның башы. Авыл җирендә сыйнфый көрәш аеруча нык кызган елларКолхозлар яңа гына оешып килә, колхозларга техника кирәк, авыл җирендә техника белән эш итә белүче хәзерлекле кадрлар җитми. Кыскасы, авыл һәрьяклап зур ярдәмгә мохтаҗ чак. Менә шундый чакта, 1933 елның язында, Саратов өлкәсенең Дергач районы Верхазовка (Илмин) машинатрактор станциясенә Мәскөүдән, «Коммунист» газетасының күчмә редакциясе белән, Муса Җәлил килеп төшә. Муса Җәлил, җаваплы редактор буларак, кыска гына вакыт эчендә редакциянең эшен җайга сала. Верхазовка (Илмин) машина-трактор станциясе хезмәт күрсәтә торган колхозларда яшьләрдән һәм өлкән яшьтәге актив колхозчылардан, шулай ук авыл интеллигенциясе вәкилләреннән хәбәрчеләр туплый, шулар ярдәмендә колхозларда хезмәт дисциплинасын күтәрү, авыл хуҗалыгын ныгыту өчен көрәш башлап җибәрә. Талантлы оештыручы һәм журналист булу белән бергә, ул авылларда культура- масса эшләрен җанландыру буенча да күп эш башкара. Аның якыннан катнашы белән әдәби кичәләр уздырыла, концертлар куела. Муса Җәлилнең җәмәгать эшчәнлеген бу авылларда 1 әле дә онытмыйлар, сагынып һәм хөрмәт белән искә алалар. Дергачтагы колхоз хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе, 1925 елдан КПСС члены, персональ пенсионер Галләм һидият улы Батраев, ул көннәрне искә төшереп, болай ди: «Мин сөекле шагыйребез Муса Җәлилне беренче тапкыр 1933 елның язында Дергач районының Илмин авылында очраттым. Ул «Коммунист» газетасының күчмә редакциясе белән Мәскәүдән килгән. Мин ул чакта сугарыла торган участокта (хәзерге көндә «Алтата» совхозы) орлыкларның сортын сынау станциясе директоры булып эшли идем. Муса Җәлил үзен тәҗрибәле оештыручы, яхшы журналист, сәләтле партия работнигы итеп танытты. Газета чыгару эше белән беррәттән, ул авылларда үзешчән сәнгать көчләрен оештырды һәм аларның эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Үзе дә мандолинада бик матур уйный иде. Газетада еш кына аның үз шигырьләре басыла, һәм аларда ул колхоз алдынгыларын мактый, ялкаулардан көлә, эштәге кимчелекләрне тәнкыйтьли иде. Ул колхозчылар алдында еш кына лекция һәм докладлар белән чыкты. Муса Җәлил колхозчылар алдында зур ихтирам казанды». 1929—1935 елларда Илмин авылында бригадир, ә соңыннан механизатор булып эшләгән, хәзерге көндә пенсионер Сафа Хөсәен улы Гайнетдинов Муса Җәлилне болай д<ил искә ала: «1933 елның язында, язгы чәчү алдыннан, районнан колхоз идарәсенә олаулар җибәрергә куштылар. Ул елны яз иртә килде, юл өзелгән чак иде. Шулай да олаулар җибәрелде. Күчмә редакция безгә менә шундый пычрак вакытта кимкырын килеп төште. Төнлә мине колхоз идарәсенә чакырып алдылар. Редакциягә типография машинасын өйләндерү өчен бер таза егет һәм тагын наборщик кирәк булып чыкты. Безнең бригададан Мөстәкыйм Фәтхуллин дигән егет наборщик итеп билгеләнде. Өч тәүлек тә үтмәде, күчмә редакциянең беренче газетасы басылып та чыкты. Моннан әоң инде ул тәртипле рәвештә көнаралаш чыга башлады. Газетаның һәр санында диярлек • Мәкалә авторы Камил Абдразаков — «ыгышы белая Илина авылы кешесе. Хазер Казанда яши, запастагы подполковник. Редакция, У «Алдынгыларга тигезләнегез» дигән бүлек була. Бу бүлектә басылган материалларда тырыш колхозчылар мактала, ялкаулардан көленә, җитеш- сезлекләр тәнкыйть уты астына алына. Без Мусаның кыска гына вакыт эчендә колхоз хәлләре белән шулай яхшы танышып өлгерүенә хәйран кала торган идек. Күчмә редакция килеп бер атна вакыт үттеме-юкмы, Муса безгә колхозда комсомол-яшь- ләр звенолары оештырырга киңәш итә башлады. Оештырдык. Алар яхшы эшләделәр. Бу яшьләр арасыннан Әһлиулла абзый кызы Зөһрә Саттарова, Рәхмәтулла абзый кызы Әсма Байбикова, Гыйлаҗи абзый кызы Җәмилә Фәтхуллина, Әминә Байбикова, Сираҗи абзый кызы Нәфисә Эмирова, Нәбиулла абзый кызы Әминә Фәйзуллина һәм Сафиулла абзый кызы Тәзкирә Батраеваларның аеруча актив эшләүләрен күрсәтеп үтәсе килә. Газета, гадәттә, иртүк чыгып өлгерә иде. Муса, газетаның яңа номерларын алып, минем белән бергә бригаданың кыр станына бара һәм шунда колхозчыларга кычкырып газета укый торган булып китте. Әйе, хезмәт сөючән бу шагыйрь эштә язгы ташкын шикелле көчле һәм ыргылу- лы иде». Заманында «Кызыл маяк» колхозының комсомол-яшьләр звеносында эшләгән Җәмилә иптәш Фәтхуллина да ул елларны яхшы хәтерли икән. «Районнан сезгә күчмә редакция килә дигән хәбәр алынгач, колхоз идарәсе ирем Йосыф Азизовтан күчмә редакцияне каршы алуны үтенде,— ди Җ. Фәтхуллина.— Ирем өч пар үгез, .ике дөя белән Дергачка китте. Муса Җәлил һәм аның юлдашы Габделбари (фамилиясе онытылган) бездә тукталды. Редакцияне һәм типографияне мәктәп бинасына урнаштырдылар. Барыннан да бигрәк безне Мусаның ару-талуны белмичә киеренке эшләве сокландыра һәм гаҗәпләндерә иде. Ул иртәдән кичкә кадәр авылларда колхозчылар арасында була. Атка һәм дөягә атланып та, җәяү дә йөри. Ә кичләрен ярты төнгә кадәр материаллар эшкәртә иде». Нәшмә иптәш Алимова ул вакытларда Илмин авылында укытучы булып эшләгән. «Мин авылда культура-агарту эшләрен оештыру буенча Муса Җәлилдән күп нәрсәгә өйрәндем, — ди ул. — Язгы чәчүләр беткәч, яңгырлы көннәрнең берендә Муса уку залына килеп керде. Биредә шактый күп яшьләр җыелган иде. Без аннан берәр шигырен укуын үтендек. Ул шунда безгә үзенең яңа гына язган «Ләйсән» дигән шигырен укыды. Төтен төсле тетелеп, Болыт агыла Алтын бодай йоткан кырларга. Колхозчының ярсу йөрәге Сөенеп тибә менә шуңарга. БДРАЗАКОВ ф МУСА ҖӘЛИЛ САРАТОВ ӨЛКӘСЕНДӘ Шагыйрьнең күтәренке рух белен укуы, шигырьдәге сүзләрнең тирен мәгьнәле булуы һәм шул чактагы реаль вакыйгаларга туры килеп торуы яшьләрдә тирән тәэсир калдырды. Муса үзенең шигырьләрен колхозчыларга еш укый иде. Әле дә хәтеремдә, бервакыт ул «Карак» дигән шигырен укыды. Әсәр түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: Колхоз милке Яңа кеннәреңнең Корыч нигезе булган өчен дә, Сыйнфый дошман хәзер колхозларның Мал-милкенә күбрәк үчегә. Син аңыңа сеңдер — Колхоз милке Сезнең уртак милек булганын, Колхоз милке өчен Көрәш утын Көчәйт, әйдә, Күтәр югары!.. Шагыйрьнең «Язгы юлда» дигән шигыре колхозчыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Чөнки ул Дергач районы колхозларындагы конкрет хәлләрдән чыгып язылган иде... Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре хәзер бу авылларда халык җырлары булып киткән, һәм яшьләр аларны яратып җырлыйлар. Тик шунысы кызганыч, күчмә редакция чыгарган газеталар бер җирдә дә, хәтта Мәскәүнең В. И. Ленин исемендәге китапханәсендә дә сакланмаган. Шуңа күрә Муса Җәлилнең күчмә газета битләрендә басылган шигырьләрен без белмибез. Илмин авылы колхозчылары герой-шагыйрь истәлеген зур ихтирам белән саклыйлар һәм, аның истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән чыгып, авылда шагыйрьгә мемориаль такта куярга һәм яңа салынган мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирергә телиләр. Саратов өлкәсе партия һәм совет оешмалары җитәкчеләре һәм Совет язучылары союзының Саратов өлкәсе бүлеге бу изге теләкне тормышка ашыруда колхозчыларга ярдәмгә килерләр дип ышанырга кирәк. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китәсе килә, тәнкыйтьче Гази иптәш Кашшаф Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләре»нә язган сүз башында: «Партиянең Дергач райкомы июль аенда аны Сталинградка командировкага җибррә» (I том, 48 бит), дип яза. Биредә ул кечкенә бер төгәлсезлек җибәргән. Ул чагында партиянең край комитеты Сталинград шәһәрендә түгел, ә Саратов шәһәрендә урнашкан була. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында әйтергә теләгән сүзләрем менә шулар иде.