Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ ДАГСТАН

Казан. Күпме көрәшчеләр тәрбияләп үстергән, күпме даһиларга иҗат канаты биргән данлы кала. Биредә Шиһабетдин Мөрҗани, Каюм Насыири, Хөсәен Фәезханов, Казем-бек кебек акыл ияләре, А. М. Бутлеров, Н. И. Лобачевский кебек галимнәр яшәгән һәм иҗат иткән. Казан университетында студент Ульяновның дөньяга карашы формалашкан. Н. Е. Федосеев, М. Вахитов, X. Ямашевларның көрәш юлы шушы шәһәрдә башланган. А. М. Горький Казанда тормыш мәктәбенең күп баскычларын узган, татар халкының даһи шагыйре Г. Тукай үзенең иҗат канатын шушында чыныктырган. Көрәшче һәм шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил исеме дә шул якты йолдызлар арасында балкый. Борынгы Казан Кремленең таш стеналары буенда аңа мәңгелек һәйкәл куелган. Шуннан торып ул киң Идел өстенә, илебез өсетнә, киләчәккә карый, һәйкәлнең мәрмәр нигезенә патриот-ша- гыйрьнең үлемсез сүзләре уелган: Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. Әйе, аның гомере Татарстанда гына түгел, бөтен илдә, бөтен дөньяда җыр булып яңгырады. Муса Җәлил исеме азатлык сөйгән барлык халыклар өчен каһарманлык үрнәге, көрәш һәм җиңү символы булып калды. Муса Җәлил исеме тугандаш Дагстан халкына да якын һәм кадерле. Аның көрәшкә әйдәгән ялкынлы шигырьләрен шәһәр китапханәләрендә укыйлар, тау-таш арасындагы ерак авылларда телдән-телгә сөйлиләр. Ул әсәрләр пионер сборларында, мәктәп бәйрәмнәрендә, клубларда, колхоз кырларында яңгырый. Гаять күп телдә сөйләшүче Дагстан халкы — аварлар, даргиннар, кумыйлар, лаклар, лезгиннар ул шигырьләрне үз туган телләрендә укып өйрәнәләр. Дагстан әдипләре, татар халкының батыр улына багышлап, шигырьләр, поэмалар иҗат итәләр, күп кенә пионер дружиналары, мәктәпләр герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән аталган. Шагыйрьнең тормыш юлы һәркемгә яхшы таныш. Балалык, яшьлек чоры 20 нче елларга туры килгән күп совет кешеләре шул ук тормыш юлын узган. Шатлык-куа- нычлардан мәхрүм ителгән бала чак, ачлык, ялангачлык, революция еллары, гражданнар сугышы, көрәш, омтылыш, комсомол ялкыны, революцион романтика, фидакарь хезмәт... Кыскасы, бу язмыш — Корчагиннар язмышы, һәм Муса Җәлил тормышында боларга тагын Бөек Ватан сугышы, фашист әсирлеге, тиңдәшсез авыр көрәш һәм палач балтасы өстәлә. Муса яшүсмер чагыннан ук үзен зур көрәшләргә хәзерләгән. Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз, Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл; Теләсәләр асарлар, без үләрбез, Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол, («Төрле парчалар».) — дип язган ул унбиш яшендә, һәм аның шуннан соңгы иҗатында әлеге хисләр таК гын да көчәя, тирәнәя төшә. Әле «Моабит дәфтәреинә кадәр үк шагыйрь йөзләрчә лирик шигырьләр, лирико-эпик һәм тарихи-героик поэмалар, либреттолар иҗат иткән, берничә шигъри җыентык бастырып чыгарган. Әмма аның исемен ил күгендә янар йолдыз дәрәҗәсенә күтәргәне— «Моабит дәфтәре». 1953 елның апрель аенда «Литературная газета» битләрендә Муса Җәлилнең «Җырларым», «Ышанма», «Кичер, илем» һ. б. шигырьләре басылып чыкты һәм шул ук көнне шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы тиңдәшсез батырлыгы турындагы хәбәр күп милләтле Дагстан халкына да барып иреште. Ә тагын өч ел узуга радио дулкыннары таулар иленә тагын бер якты хәбәр алып килделәр: көрәшче шагыйрь Муса Җәлилгә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шул уңай белән Дагстан республикасының барлык газеталарында Мусаның рәсеме һәм кыскача тормыш юлы басылып чыкты. Газета- җурналлардан дагстанлылар шагыйрьнең утлы-ялкынлы шигырьләрен үз ана телләрендә укыдылар. Әйтик, «Дослук» исемле әдәби журналда «Кыз үлеме», «Хат», «Шагыйрь», «Бүләк», «Җырларым» шигырьләре кумык телендә басылды. Аларны күренекле кумык шагыйрьләре Шәрип Әлбәриев һәм Баһаветдин Эстемиров тәрҗемә иттеләр. Соңгы елларда Ш. Әлбәриев Мусаның тагын күп кенә әсәрләрен тәрҗемә итте. «Катыйльгә», «Ышанма», «Үлемгә» шигырьләре аның җыентыгына да кертелделәр. Муса Җәлил иҗатын күп көч куеп өйрәнүче бу әдипләр патриот шагыйрьнең әсәрләрен генә түгел, аның тормыш сәхифәләрен һәм фашист тоткынлыгында эшләгән героик эшләрен дә кумык халкына үз телләрендә сөйләделәр. «Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып» дигән ялкынлы сүзләр кумык телендә дә нәкъ Җәлилчә көчле яңгырады. Муса Җәлилнең үлемсез иҗаты һәм киләчәк буыннарга үрнәк булырлык легендар тормышы турында авар, лак, даргин, лезгин әдипләре дә күп яздылар. Шулай итеп, тау иле халыклары хәзер татар халкының бөек улы Муса Җәлилне яхшы беләләр, аның каһарманлыгы алдында баш ияләр. Мусаның патриотик шигырьләре Дагстан халыклары әдәбиятын тагын да баетты. Безнең шагыйрьләребез Муса Җәлил китапларын кулдан төшермиләр, аның әдәби мирасын торган саен тирәнрәк өйрәнәләр. Әйтик, авар шагыйре Нурмөхәммәт Аби- хәсәнов «Моабит дәфтәре»нә кергән шигырьләрен аерым китап итеп чыгарды. Муса Джалиль Лялга дуунуудни Аялга дуунуудни. сээжэдэм мүндэлэи түржыта — Аба орондом замхангүй хододоо ханхиныт Эрхэ сүлветэйгәор элин ниндэхээр гараалта -• Энә юргэмсэдэ ута иаһз наһалыт! Дура сэдьхэлээ. зоригжолоо. арюун хүсэлөө би , Дууһынь тандаа, аялга дуунуудни. найдаалби. Замхаа һаатнай— араатаа мартуулан хосороолбп, Зздэлһээр һаатнай — амиды мэмдэ зандаалби! Сзэжэ зүрхэнэЙнгев. арал зонойнгоо уряагаар Сэгээн гэрэл дуун соогоо аһаагааб. Аялга дуумни нүхэдэйм зориг бадараагаа, Аюулта дайсанине дуумни һүнеы) һалгаагаа. Булганда шоодбори жэжэхэн жаргалые Буруушаажа, наадалан эльгә хатанаб. Үнэи сэхэ. арюун хэрэг, шуналые Үрә зүрхэнэйнгөв аялга дуугаар магтанаб. Хаха буухынгаа урда тээхэнэ уялгам гәп. Хатуу тантаригаа дүүргэхэиь лэ зурхэмни: Эхэ орондоо ду угла ходе юрюулдаг һ»м. Эхэ орондоо ими наһаяа үгэхэмни. Хабар тухай луулагша һәм нү хэлеврш* Хатуу тэмсэл.и ороходоо, луугаа л у ул аал би. Эрлиг алууршаиай дллайгаад байһаи һүха iop ЭгЭЭН ҺүүЛ111ЫНГэ» дууя блиэжэ һууналби. Эрхэ сүлведэ дуумни намлиа дурлуу.1.1.1. Эрэлхэгор тәмсэәя. уна г»».т зуучни захирнал. Үнэнтэ байдалнн идэлмэ |уун бзл»й . > Үхэлни тэмсэлэн дуун белой хаихипахал. Гунга Ч ИМ ИТОН Бурят телен» Г. Ч и мит о в тәрҗемәсе СОЛТАНМОРАТ АКБИЕН ф МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ ДАГСТАН 1966 нчы елда илебез Җәлилнең 60 еллыгын бәйрәм итте. Бу бәйрәмне Дагстан җәмәгатьчелеге дә лаеклы каршылады. Завод-фабрикаларда, авыл клубларында тантаналы җыелышлар, кичәләр булды, меңләгән пионерлар үз мәктәпләрендә юбилей сборлары уздырдылар. Әдипләребез, күчмә бригадалар оештырып, тау-кыялар арасына, ерак авылларга юнәлделәр, авыл халкына үзләренең тәрҗемәләрен, Җәлилгә багышланган шигырьләрен алып бардылар, әдәбият белгечләре геройшагыйрьнең тормышы, язмышы турында сөйләделәр. Аларның юбилейга багышланган кайбер әсәрләре республика матбугатында урын алды. Рус телендә чыга торган «Советский Дагстан» журналы, Җәлил иҗатын бәяләп: «...аның шигырьләре безгә шагыйрьнең көрәш ялкынын, йөрәк кайнарлыгын алыш килделәр. Бу шигырьләрдә Муса Җәлилнең кайнар каны тибә һәм ул кан укучының йөрәк тамырына да үтеп керә, ул кешеләрне көрәштә нык булырга, җирне, тормышны яратырга өйрәтә»,— дип язды. Шул ук журналда без рус телендә герой-шагыйрьнең: Песни, в душе я взрастил ваши всходы. Ныне отчизне цветёте в тепле. Сколько дано вам огня и свободы, Столько дано вам прожить на земле! — дигән ялкынлы юлларын укып сокландык. Шул ук елны Даттанның халык шагыйре Әнвәр Аджиев «Дослук» журналында үзенең Муса Җәлил шигырьләрен ничек тәрҗемә итүе хакында сөйләде, «Моабит дәфтәре»ннән «Җырларым», «Тик булса иде ирек», «Катыйльгә», «Тозлы балык», «Яулык», «Бөрлегән» һ. б. шигырьләрен тәрҗемә итеп бастырды. Тәрҗемәченең татар телем яхшы белүе М. Җәлил шигырьләренең эчтәлеген генә түгел, калыбын, рифма- ритмын һәм барлык сурәтләү чараларын да төгәл саклап калырга мөмкинлек бирде: Гелер-гелер, алар бизин Москва! Шу зынданда къалмасбыз биз кюстюне. «Яшав», «ярыкь», «эркинлик» деп язылгьан Москваны байрагьыны тюбюнде. Фашист зинданында иҗат ителгән «Моабит дәфтәренндә патриот-шагыйрьнең Ватанга, бөтен кешелеккә тирән мәхәббәте, дошманга нәфрәте вулкандай бәреп тора. Бу шигырьләр хакында даргин шагыйре Сөләйман Рабаданов болай дип язды: «Моабит дәфтәре» безне тематик яктан күпкырлылыгы, шактый зур чорны эченә алуы белән генә түгел, жанр төрлелеге белән дә сокландыра. Анда сатирик көлү алымнары белән янәшә сагыш, нәфрәт, көрәш кырына омтылу, азатлыкка сусау хисләре дә, тормышка, балаларга тирән мәхәббәт тойгылары да ярылып ята». Бу сүзләргә куәт итеп, С. Рабаданов шунда ук шагыйрьнең «Яулык», «Дуска», «Сөю», «Хөкем алдыннан», «Батырлык турында» шигырьләрен даргин теленә тәрҗемә итеп чыгарды. Муса Җәлилнең шигъри таланты турында авар, лак әдипләре дә язып чыктылар. Әмма, минемчә, аның иҗатына иң төгәл бәяне лезгин халкының танылган шагыйре Ибраһим Гусейнов бирде: «һәр шагыйрьнең тәрҗемәи хәле аның шигырьләрендә, диләр. Муса Җәлилнең тәрҗемәи хәле, чыннан да, аның үз шигырьләрендә, — дип язды Гусейнов. — Ул шигырьләрдән без зур көчкә һәм акылга <ия булган ир-егетне, илне, тормышны яратучы кайнар патриотны, туган җиргә бөтен йөрәге белән гашыйк булган олы җанлы, матур, гүзәл кешене күрәбез. Татар шагыйренең бу шигырьләре үзләренең хисси тәэсире һәм мәгънәви тирәнлеге белән лезгин лирикасына якын тора. Аларда артык чуар буяулар юк. һәм алар вакыт уздыру өчен генә язылган төче мадригаллар түгел. Алар — көрәштә чыныккан, өлгергән каһарман ирнең кырыс хакыйкать турындагы чын хикәяте, алар — төз атылган пулялар... Муса Җәлил, син батырларча һәлак булдың! Шигырьләреңне укыгач, без синең үлемеңне башкача күз алдына да китерә алмыйбыз. Тормышың да, үлемең дә чын батырлык булды синең! Үзең әйткәнчә, үлемең синең җыр булып яңгырады, шигырьләрең яшәү, азатлык, батырлык гимны булып мәңге яңгырар!» Ибраһим Гусейнов Муса Җәлилнең күл кенә шигырьләрен лезгинчага тәрҗемә итеп, «Дослук» журналының ике санында бастырды. Ә «Моабит дәфтәре» аның тәрҗемәсендә тиздән аерым китап булып чыгачак. Мәгълүм булганча, Муса Жәлил шигырьләре әсирләр арасында тел- дән-телгә күчеп йөргән. Совет кешеләре күңелендә җиңүгә ышаныч, көрәшкә дәрт уяткан бу шигырьләрне төрле кәгазь кисәкләренә язып, җай чыккан саен иреккә озата торганнар. Җәлил иҗатының шундый тәэсир көченнән дулкынланып, лезгин шагыйре Алирза Сәидов «Муса Җәлил* исемле шигырь язды: Түгәрәк күп, кичке шәүләләр... Җил иркендә көзге яфраклар. Тешен кайрый комсыз аждаһа, Яфракларда сары хәсрәт бар. Туплар ява, яна җир өсте. Башын ими ава имәннәр. Чыңлый... чыңлый сары яфраклар. Әйтерсең лә хәрби медальләр. Туптан көчле Муса авазы, Убып төште төрмә идәне. Торып басты имән-каһарман — Үлемсезгә үлем тимәде. Хәзерге көндә тагын бер лезгин әдибе — прозаик һәм шагыйрь Абдул Раджабаев Муса Җәлил батырлыгына багышланган зур поэма яза. Муса Җәлил иҗаты кулына беренче кат каләм алган яшь шагыйрьләрне дә, чәченә чал кергән өлкән әдипләрне дә бер үк дәрәҗәдә дулкынландыра. Дагстанның халык шагыйре Аткан Аджаматое- ның Җслилгә атап әйткән сүзләре шул турыда сөйли. Кумык әдәбиятының аксакалы Аткай да, Муса кебек үк, кечкенәдән борынгы татар культурасын үзләштереп, татар халык иҗатын һәм әдәбиятын укып-ейрә- неп үскән кеше. Шуңадыр, ахры, ул Муса шигырьләрен аеруча яратып укый. Кайбер әсәрләре буенча Аткай Җәлилне кумык классигы Ирчи Казак белән чагыштыра. Ирчи Казак кайчандыр бәк алдына горур басып: «Дөреслекне яклаган шигърият — MUSA DZALILIS MANO DAINOS Jusq daigus iirdiml iipenejau, Skleiskites mano ialies erdvese, Kiek sielos karifio ir laisves jliejau, Tiek jums ir lemta gyvenl imonese. Dainos, paskyriau jums meilf ir triusg, Aiaras karstas ir aistras tyras. Jeigu numirstt — ai uzmiritas busiu, Jeigu gyvensit — gyvensiu ir ai. Ugnj jtlebfs dainoj, iilesejau |sakq liaudies ir save iirdies. Draugq kukliqja daina ai mylejau, Prieiui jos posmais kirtau ii peties. Laimi smulkute, dtiaugsmeliai iibles? Juoki, man kelia, ai niekinu juos. Mano daina neia meilf ir tiesq Tiems, del kuriq gyvenu ir grumiuos. Jokia minis nenutiidys krutinej Priesaikos iodiiq iventq ir tauriq: Save dainas ai aukoju tevynei, Siandien jai save gyvyb^ skiriu. KOriau ai dainq, pavasariams iydint, Dainq neiiausi j ugnj kovos. Stai paskutin? dainuoju, iivydfs Budelio kirvj viri save galvos. Dainos man liepe laisvam eit per iemq, Liepia kovotoju slot prie duobes. Visas gyvenimas buvo daina man, Lai ir minis kaip daina nuskambts. 1943 m. lapkrilio 26 d. Hverte A. JONYNAS Литча телен» Д. Fl о н и н a c тгрҗемзсе үлемсез шигърият»,— дигән. «И син, татар халкының батыр улы! Син дөньяда дөреслек җырлары яшәсен өчен һәлак булдың,— дип язды Аткай.— Фашистлар башлыгы Гитлер синең буйсынмас җырларыңны юк итә алмады. Синең бүлмәңә фашист газеталары китереп тоодылер. әмма ул газета читләренә язылган синең шигырьләрең Гитлер пропагандасыннан күп көчле булып чыкты. Фашист сафсаталары инде күптән онытылды, газеталары чүплектә череде. Ә синец җырларың Идел буенда да, аннан еракларда да һаман яңгырый. Синең җырларың имән ялкыныдай яна, чирәм җи,р күтәрүче сабан төрәнедәй ялтырый». Гьар гюн сени камуранга фашистлер Охусун деп газетлерин бергенлер, Дуньяны инг зулумчу ханы — Гитлер Йырларынгны енгсин деп иш гёргенлер. Сен оланы газетини уьстюне Фашист сёзләр сёнердәй йыр язгьансан, Гъар бир йырынг азув басып кюстюне, Туснакьда да сен олардан озгьансан. Фашист ойлар — чий темирде тот йимик, Фашист газет тю-юнлене дымлыкьда. Сени йырынг яна эмен от йимик, Йыртыллайгъан сабан йимик тынлыкъда. Әйткәнебезчә, Муса Җәлил исеме Дагстан балалары алдында аеруча зур хөрмәткә ия. Буйнак районының Эрпели, Түбән Казанчы мәктәпләреңдә пионер дружиналары аның исемендә. Бу мәктәпләрдә һәр язда Муса Җәлилнең туган көнен бәйрәм итәләр. Анда пионерлар үзләренең укуда һәм хезмәттә булган уңышларына йомгак ясыйлар, рус телендә һәм үз туган телләрендә Җәлил шигырьләрен сөйлиләр, аның җырларын җырлыйлар, Җәлил идеалларына тугры булырга, аныңча яшәргә һәм аныңча хезмәт итәргә тантаналы вәгъдә бирәләр. Түбән Казанчы урта мәктәбендә М. Җәлил исемендәге дружина пионерлары сугышчан дан бүлмәсе оештырганнар һәм Муса иҗатына багышланган альбомнар төзегәннәр. Альбомнарның берсе шагыйрьнең авыр бала чагы, комсомолда узган яшьлек еллары, күпкырлы иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында сөйли. Шунда ук Мусаның балалар өчен язылган әсәрләре — «Чулпанга», «Көз» һ. б. шигырьләре тупланган. Икенче альбомны пионерлар, мәңгелеккә саклау өчен, район комсомол комитетына тапшырганнар. «Муса Җәлил батырлыгы балаларга патриотик тәрбия бирү эшендә бетмәс-төкәнмәс чишмә ул, — ди Эрпели мәктәбе укытучысы Билал Сәлахов. — Безнең балалар аның шигырьләрен чын күңелдән яраталар. Без, укытучылар, әдәбият дәресләрендә үз теләге белән фронтка, ут эченә киткән патриотшагыйрь турында еш сөйләшәбез. Ул бит фашист әсирлегендә дә үзенә күп якын дуслар тапкан. Кем белгән, бәлки аларның кайберләре шушы балаларның бабасы яки абыйсы булгандыр... Мондый сөйләшүләр бала күңелендә сугыш каһарманнарына карата тирән ихтирам хисе уята, Ватанга, халкыбызга тугры хезмәт итү теләге тудыра». Бу мәктәпләрдә хәзер Мусаның 70 еллык бәйрәменә хәзерләнәләр. Йомгак ясап әйткәндә, Дагстан халкы Муса Җәлилне белә, ярата, хөрмәт итә. Аның данлы иҗаты, үлемсез образлары безнең өчен илһам чыганагы. Шуңа күрә пат- риот-шагыйрьнең 70 еллык юбилее дагстанлылар өчен дә зур бәйрәм. Илебезнең башка халыклары белән бераваздан без дә әйтәбез: «Мәңгелек дан сиңа, чорыбызның бөек кешесе! Сине тәрбияләп үстергән халыкка зур рәхмәт!» Махачкала.