Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА

Михаил Луконин

ХАЛЫК УЛЫ

Ялкынлы патриот, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең якты образы һәрбер совет кешесенә якын һәм кадерле. Аның хакында язалар һәм сөйлиләр, аның шигырьләрен Грузиядә һәм Чукоткада, Таҗикстанда һәм Украинада укыйлар, яттан беләләр. Безнең илдә халыкка багышланган бер генә омтылыш та үлми, югалмый, хөрмәтсез калмый. Җәмгыятебезнең бөек закончалыгы һәм кешенең олы бәхете менә шунда инде. Җәлилнең үлем алдыннан иҗат ителгән шигырьләре безгә Моабит төрмәсенең караңгы стеналарын, штыклар һәм чакрымнарны, төрле дәүләт чикләрен үтеп кайтып җитте. Кулаклар кулыннан һәлак булган егерме өч яшьлек комсомолец Сергей Чекмаревның шигырьләре һәм хатлары тупланган кулъязма дәфтәр дә утызынчы еллар башыннан безгә нәкъ шулай килеп җиткән иде. Ватанга багышланган һәрбер гомер, һәрбер фикер-идея, һәрбер шигырь юлы, Зоя Космодемьянскаяның үлемсез батырлыгы кебек, «яшь гвардия»челәрнең героик көрәше шикелле, үз-үзләрен аямыйча сугышкан панфиловчыларның каһарманлыгы сыман, Матросов һәм Гастелло исемнәре кебек, халкыбыз тарафыннан күтәреп алына, хәбәрсез югалмый, безнең күп миллионлы һәм күп телле халкыбызда саклана, мактала һәм хөрмәтләнә. Ялкынлы шагыйрь, Совет Татарстанының күренекле улы Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелү үзе генә дә аның героик тормышына бөтен халык ихтирамы, аның батырлыгына хөрмәт билгесе, аның искиткеч шигъриятенә мәхәббәт белдерү ул. Шагыйрьнең Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле иптәше тапшырган дәфтәрләрдәге шигырьләр хәзер инде бик күп китапларга күчте. Үлемгә хөкем ителүчеләр камерасында татарча язылган шигырьләр хәзер инде илебездәге бик күп халыклар теленә тәрҗемә ителде. Муса Җәлил турында шагыйрьләр шигырь яза, халык аның хакында җырлар чыгара. Үлемсезлек шулай башлана. Батырлык апофеозы белән тәмамланган корыч ихтыяр һәм халыкка бирелгәнлек кайда һәм кайчан туа соң? Җәлилнең егерменче елларда, утызынчы еллар башында язылган беренче шигырьләре үк инде үзләренең эчкерсез булулары белән дулкынландыра, яшь шагыйрьнең саф уйлары, карашларының киңлеге, тирәнлеге тәэсирләндерә. Аның ул чордагы шигырьләре үз буынының хисләре белән, шул чор сулышы белән сугарылган. Әйе, шигърият биография белән бергә башланган. Шагыйрьнең кайнар яшьлеге аның соңгы көннәренә кадәр сакланып калган. Тормышка булган караш көрәштә һәм хезмәттә ныгыган, үскән, характерына күчеп чыныккан. Бик күп еллар узгач, без Муса Җәлилнең мәңге онытылмас тормышы һәм көрәше турында белдек. Җәлилнең үлем алдыннан язылган оптимистик шигырьләре тормышка, җиңүгә, киләчәккә ышаныч белән сугарылган. Бу шигырьләрдә үлем турымда кайгырту юк. Я Шагыйрь бөтенләй уйламаган ул хакта. Авыр минутларда аны Ватан исеме, совет халкының беек кереше рухландырган. Халкыбызның революцион тарихы, килечек өчен көрәшүчеләрнең якты исемнәре Муса Җәлилнең көч-куәтен, ышанычын арттырган. Ватан образы. Ватан турындагы уйланулар, бәйрәмнәребез, шәһәравылларыбыз, туган җир табигате турындагы хатирәләр гомеренең соңгы көннәрендә аны илһамландырган, канатландырган. Моабит шигырьләренең диапазоны киң. Биредә Муса Җәлилнең бөтен уйлары, бөтен киләчәге бөек ялкын булып кабына. «Моабит дәфтәреиндә мәхәббәт турындагы шигырьләр дә, лирика, сатира, юмор да бар. Җәлил үзенең уй-хыялларын, кайгы-шатлыкларын берсен дә үлемгә бирмәгән. Аның шигъри осталыгы кимемәгән, какшамаган, киресенчә, биредә аның шигъри таланты чәчәк аткан. Җәлилнең Ватанга, тормышка мәхәббәт хисләре белән язылган юлларын совет кешеләренең һәрбер яңа буыны үзенә рухи корал итеп кабул итә. Аның үлемсез шигырь юллары безнең өчен васыять булып яңгырый. Күренекле совет шагыйре, герой Муса Җәлилнең исеме иң күренекле кешеләребез белән бөррәттән балкып торачак. Җәлилнең тормышы, аның шигырьләре һәрчак Совет Ватанына хезмәт итүнең, аны яратуның, яшәүнең якты бер мисалы булачак. Җәлилнең шигырьләре мәңге яшәячәк, безне мәңге дулкынландырачак, тәрбияләячәк, алга дәшеп торачак. «Товарищ поэзия» исемле китаптан. «Советский писатель» нәшрияты, 1963

Сырбай Мәүленов, казакъ шагыйре ТУГАНЫБЫЗ МУСА ез бер үк фронтта, Волхов фронтында сугыштык. Сугыштык һәм шигырьләр яздык, чөнки без сугышчылар гына түгел, шагыйрьләр дә идек. Ә юлларыбыз, кызганычка каршы, безне очраштырмады, һәм мин аны беркайчан да күрә алмадым. Ул батырның гомере, патриотизмның югары ноктасына җиткән иҗаты, фашист төрмәләреннән бәреп чыккан данлы үлеме минем сугыштан соңгы иҗатыма, бигрәк тә хәрби темага язылган әсәрләремә, әйтеп бетергесез тәэсир ясады. Шуңа күрә дә мин Муса Җәлилне каләмдәш дусым, тугрылыклы туганым дип саныйм. Шулай ук мин инде Муса Җәлилнең үземә күпмедер дәрәҗәдә якташ икәнен дә беләм. 1919 нчы авыр елда «Кечкенә Җәлил» Оренбург далаларын иңләп-буйлап йөргән. Татар шагыйре, бүген бөтен дөньяга билгеле патриот Муса Җәлилнең таланты казакъ җирендә ачыла башлавы өчен мин үземне бәхетле саныйм, һичшиксез, аның башлангыч иҗатына туган Казагыстаным тәэсире булгандыр. Ул чакларда аклар тарафыннан камалган Оренбург Муса Җәлилгә ленинчыл интернационализм идеяләрен ирештерә башлаган. Нәкъ әнә шул тәэсирдән унөч яшьлек малай кызыл отрядлардагы рус, татар, украин, казакъ милләтләре арасына кергән. Анда исә венгрлар да, австриецлар. немецлар, латыш һәм чех интернационалистлары да була, һәм Муса Җәлил революция дошманнарына каршы көрәшүчеләргә ярдәм итә башлый. Аның бу ярдәме — кызьмэлар газетасында чыккан беренче шигыре. Шул шигырь аша кечкенә татар малае совет поэзиясенең зур шагыйре булуга юнәлеш ала. Олы интернационализм, дуслык хисе Муса Җәлилнең ышанычлы юлдашына ейБ ләнә, аның иҗат нигезенә ята. Шигырьләре шуңа күрә дә киң илебезнең барлык мил> ләтләренә, төрле телдәге тугандаш республикаларга, дөнья мәйданына чыга. Сугышка хәтле, милли сәнгатьләр ярышып үскән, сүз сәнгате һәм әдәбият кешеләре мәртәбәләргә ирешкән елларда ук инде Муса Җәлил исеме популяр була. Мәкалә, шигырь, поэма, сәхнә әсәрләре язу һәм оештыру эшләре белән аның күпкырлы таланты ачыла. Ул әдәбиятны тормышында төп эше итеп сайлый. Сугыш елларына Муса Җәлил формалашып җилкән кеше булып, партиягә һәм илгә фидаи коммунист булып керә. Ул үзе теләп сугышка китә, иңнәренә хәрби тормыш йөге ала. Без хәзер яхшы беләбез: төп корал итеп каләмне сайласа да, ул солдат булып атлады, көрәште, ә гомеренең соңгы сәгате сукканда солдат булып җисми үлде, ә рухи халәте белән дөнья шигъриятендә совет солдаты булып калды. Мин хокуклылар янында хокуклы булып, бәхетлеләр илендә бәхетле булып Ка- загыстан республикасында яшим. Шунда тудым, үстем, шуннан Ленин шәһәрен якларга фронтка киттем. Каләмдәш дусым, туганым Муса Җәлил көрәшкән якта көрәштем, һәм туганым Муса Бөек Ватан сугышы солдапы булып, илһамы^моңы халыкка, Ватанга һаман хезмәт итүче патриот шагыйрь булып минем йөрәктә һәр вакыт саклана. Хатта мин Муса Җәлилне күргәнем бар, аның белән бик якыннан таныш, теләсәм хәзер дә аны очрата алам кебек бер хис кичерәм. Чынлап та, нинди китапханәгә генә керсәң дә, авылда, я шәһәрдә булсаң да — кайда да Муса Җәлил китаплары һәм аның турындагы китаплар белән очрашасың. Казагыстан — күпмилләтле республика; бездә Җәлилне казакъ, татар, уйгур, немец телләрендә укыйлар. Ә рус телендә Җәлил китаплары иң зур тиражлар белән Мин илебезнең күп җирләрендә йөрим. Ленинград янында Волхов фронты узган урыннарда, Муса Җәлил яраланган авыл янында булырга да туры килде. Гитлерчылар белән совет солдатлары йөзгәйөз бәрелеп көрәшкән, актарылып-ажгырып сугыш тәгәрмәче әйләнгән бу урыннарда мин үземнең эзләрне генә түгел, Муса Җәлил өстенә килгән хәлләрне дә күзалларга, ишетергә тырыштым... Ә кырлар эндәшми, бөдрә урман гына күңелгә ерактагы бер моңны китерә. Җир яралардан арынып бара. Окоплар куе яшеллек астында калган. Кайчандыр мина чокырлары белән чуарланган кырлар өстендә бүген асфальт юллар. Янган авылларны яңалар алыштырган. Бары безнең йөрәктәге иске яралардан гына һаман кан саркый. Бер ярам гел Муса Җәлилне искә төшерә. Бөек Җиңү көненнән соң инде утыз ел гомер узып киткән булса да, ул сугыш әле һаман сынау сәгатьләре, көрәш еллары, батырлар көрәше булып иҗатыбызга керә. Казакъ шагыйрьләренең күпчелеге Муса Җәлил истәлегенә багышлап шигырьләр иҗат итте. Шундый әсәрләрнең берсен Бөек Ватан сугышында катнашкан, әле дә иҗат сафларында солдатча атлаган якын дусым Җубан Мулдагалмев язды. Ул үзенең әсәремдә татар шагыйренә соклану, аны хөрмәт итү, аның батырлыгы каршында баш ию тойгыларын бирә. Муса Җәлилнең олы йөрәге фашист илбасарларың көл итәрлек ялкын һәм үз иленә, халкына мәхәббәт белән тулы иде. Хисләрен ул шигырьләренә, фронтның алгы сызыгыннан язылган корреспонденцияләренә салды. Аның батырлык һәм патриотизм белән сугарылган иҗаты әле бүген дә безнең бик күп каләм ияләренә тәэсир итүен мим алда әйтеп уздым. Без хәзер милли культураларның бер-берсен баеткан, бер-берсенө тәэсир иткән, шул нигездә социалистик реализмның югары үсешкә ирешкән чорында яшибез. Әгәр әдәбият турында сүз әйтәбез икән — бөек илебездәге бөтен кечкенә һәм зур милләтләрнең иң яхшы әсәрләрен күздә тотабыз һәм шунда халыклар дуслыгының, ленинчыл интернационализм идеяләренең тере чагылышын күрәбез. Татар шагыйре Муса Җәлилнең яшәве һәм көрәше нәкъ әнә шул дуслык өчен иде. Шагыйрьнең батырларча үлеменнән соң күп еллар үтте, ләкин аның исеме, якты истәлеге халык күңелендә саклана. Муса Җәлил — һәр совет язучысының тугры дусты һәм туганы. Аның ялкынлы, күтәренке рухлы иҗаты, батырлык үрнәге күрсәткән гомере һәр вакыт безнең яшьләрне илебез өчен хезмәткә әйдәр. Әнә шундый көчле булганга күрә, Җәлил— үлемсез шагыйрь, чын мәгънәсендә Кеше һәм Гражданин. Яков Ухсай, чуваш шагыйре ДУСТЫМ ТУРЫНДА ин 1930—34 елларда Муса белен көн саен диярлек очрашып, аралашып яшәдем. Әле бүген дә күңел белән шул көннәрдә, төрле вакыйгалар, героин булмаган, гадәти, әмма хатирәле хәлләр эчендә кебекмен... Әлбәттә, хәзер күп нәрсәләр истән чыгып, күп вакыйгалар онытылгандыр да... Моннан 20 ел элек язган «Муса Җәлил турында хатирәләр» исемле поэмамда дуслыгыбызга бәйле кайбер күренешләрне чагылдырырга омтылган идем (поэманың каралама экземплярын тәнкыйтьче Гази Кашшафка бүләк иттем). Анда язганнарымны кабатлап тормыйм... Муса — Мәскәү татар язучылары секциясендә, мин — чуваш секциясендә секретарь булып эшләдек. Ихтыярсыз, шагыйрьнең эш стиле, дөресрәге, аның татар совет әдәбиятының сыйфаты өчен януы, көрәше искә төшә. Мәсәлән, ул -Болганчык еллар» романы авторы Мәхмүт Галәү белән озак, нәтиҗәле эш алып барды. Шулай ук аның шагыйрь Мансур Крымов һәм ул вакытта «Күпер» исемле роман язган Усманов белән сөйләшүләре дә хәтердә нык сакланган, һөнәре буенча машинист булган Усманов, әлбәгптә. әдәбият өчен кирәкле, кызыклы шәхес иде. Кабатлап әйтем: Мусаның җитәкчелек эше турында сүз алып барганда, аның татар әдәбиятының югары сыйфатлы булуы өчен көрәшенә аеруча басым ясалырга тиешле. Әлбәттә, бу — тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчылар эше Аның «Коммунист» газетасы редакторы Агишев һәм язучылардан талантлы, җитди әдип Әхмәт Фәйзи белән иҗади дуслыгы да игътибарга лаек... Минем үземдә Мусага карата иң изге, саф тойгылар яши. Әмма биредә, элек язганнарыма өстәп, шагыйрь турында яңалык әйтә алмам, ахры. Тик шуны искә алырга кирәк дип саныйм: Муса белән без совет язучыларының беренче съездында катнаштык. Бәлки соңрак бу турыда аерым язармын да әле... Ул минем бер шигыремне татарчага тәрҗемә дә итте — шигырь «Коммунист» газетасының 1934 ел август санында басылды. Наҗар Нәҗми, башкорт шагыйре ЗАМАН ЛЕГЕНДАСЫ уса Җәлил турында нинди дә булса язма сүз әйтүе авыр, аның батырлыгы, бер уйласаң, адәм заты кылган нәрсәләргә охшамаган шикелле һәм аның хакында хәтта телеңнән язып, эчтән генә, хәйран калып уйланырга гына мөмкин кебек. «Кичер мине» дип, аңа мөрәҗәгать итеп 1957 елда язылган минем шигырем дә бары тик, ни әйтергә белми, ишетелер-ишетелмәс -уф!» дип бер көрсенеп кую кебек кенә. Демблин... Радом- Берлин... Шул юллардан Алып барды сугыш мине дә. М М Шул ук юлдан дошман, чигенә-чигенә, Алып киткән икән сине дә. Бер үк юлда ике төрле язмыш... Ә мин исә исән калганмын. Әйтерсең лә дошманнарны куып, Мин тик сине эзләп барганмын. Хәтерлимен төрмә коймаларын, Бәреп кергән тимер капканы. Үз күзләрем белән күргәнмен мин, Үз кулларым белән тотканмын мин, Сине харап иткән балтаны. Бу хәтерләү нигә кирәк хәзер, Синең исемең шуңа калганмы. Палачларга сине бирмәс идем, Кичер мине — соңлап барганмын. Бу уртача язылган шигырь, үзенең автобиографик булуы белән, ничектер, Муса Җәлил гомеренә бик-бмк читтән булса да кагылышлы булганы өчен миңа кадерле. Сугыш вакытында Икенче танк Армиясе составына кергән, мин хезмәт иткән утыз дүртенче мото-стрелковый гвардия бригадасы Демблин шәһәрен азат итте һәм азак Вапнярско-Демблинская дип аталды. 1945 елгы кышкы сугышларда без Радомнан берничә километр теньяктанрак үттек. Аннан соң Берлин сугышлары... Алар бөтенесе Муса Җәлил булган урыннар. Сугыш елларында сирәк-мирәк кенә көндәлек алып барган идем. 1945 елның 3 май көнендә язылган язуларда шундый урыннар бар: «...Кичә Берлин тәмам капитуляцияләнде. Берлин сугышлары турында язып барырга вакыт булмады. Берлинга 23. IV. килеп кердек. Шуларның дүрт көнен Плетцензее төрмәсендә эшләп үткәрдем»... Сугышта мин хезмәт иткән батальон Берлинның Плетцензее төрмәсе капкаларын бәреп ачып керде һәм төрмәнең берничә хезмәткәрен кулга алды. Төрмә... Плетцензее төрмәсе... 1945 елның апрель аенда, Берлин сугышлары барганда, тирәякта һәм төрмә ишеге алдында да миналар сирәк-мирәк ярылып торганда, тоткыннарның камералардан чыгулары, ишекләре ачылган камералардан шыр сөяккә калган мәетләрнең күзгә күренүләре, подвалдагы иске-москы аяк киемнәре өеме, төрмә ишегалдында торган бер катлы корылма, аның эчендәге кара чаршаулар, ә чаршаулар артындагы бүлмә уртасында кеше башын кисә торган балта-гильоти- на, аннан бер читтәрәк юан матчага бәйләнгән, кешеләрне аса торган, чиләнеп, каешланып беткән баулар... Барысы да бүгенгедәй күз алдымда. Миңа төрмәнең ике надзирателеннән сорау алырга туры килде. Алар икесе дә җәзалауда катнашкан булып чыктылар Һәм алардан бөтен җәзалау ритуалын сөйләтеп яза бардым. Искитмәлесе шул: җәзаланучы гильотинага яткырылып, махсус корылмага муены беркетелгәч, палач, киселәчәк башны, киселгәч җиргә төшермәс өчен, куллары белән тотып торган. Шушы «хезмәте» — һәрбер киселгән баш өчен ул өстәмә паекка лаек булган: ике йөз грамм икмәк, ярма һәм башка һәм башка граммнар... адәм башы өчен өстәмә тукланулар... Муса Җәлил башы өчен дә — шагыйрь башы өчен дә аларга өлеш тигәндер... Боларны искә төшерү дә, язу да җиңел түгел... Мин надзирательләрдән сорау алганда җәзаланучыларның үзләрен ничек тотулары турында да кызыксындым. «Төрлечә тоттылар,—дип җавап бирделәр алар,—кай- сыбере өстәлнепильотинаны күрү белән акырып җибәрәләр дә барлык көчләре белән каршылык күрсәтәләр, ә бәгъзеләре тыныч кына барып яталар». Әнә шул «тыныч кына барып ятучылар» арасында елмаеп көлүчеләр дә булганнар. «Татарлар елмаеп үлделәр» дигән канатлы һәм гыйбрәтле сүзләр бөтен җир шарын әйләнеп чыкканы барыбызга да билгеле. Көлеп үлделәр... Үлемгә көлеп караудан да көчлерәк ихтыяр көче бармы соң?1 Муса Җәлил гомере һәм «...палач балтасына башны тоткан килеш» язылган соңгы шигырьләре — үлемгә көлеп карау көченең тиңсез мәгънәсе. Андый көчле ихтыярга ия кешеләр, шагыйрьләр җирдә сирәк була. Шундыйлар хакында легендалар туган да. Муса Җәлил — үзе хакында үзе тудырган легенда, заман легендасы. Олег Шестинский, рус шагыйре ҮЛЕМСЕЗЛЕК уса Җәлил турында уйласам, татар поэзиясенең батырлык, үлемсезлек рухы белән тулы сәхифәләре күз алдыма килә. Якташларының рухи матурлыгын гына түгел, аларның батырлыгын да шигърият итә алганга, үз халкының бөек шагыйре булып таньшды ул... Әмма Муса Җәлил бары тик татар халкының гына улы түгел, гомере белән ул раслаган патриотизм, шигырьләрендәге героик пафос — болар хәзер совет яшьләрендә гражданлык тойгысы тәрбияләү бурычлары белән аерылгысыз бәйләнгән Фашизм — рәхимсез, мәрхәмәтсез. Халык культурасының талантлы вәкилләрен үтерү, кырып бетерү — фашизмның «культура» политикасы асылы әнә шул иде. Фашистлар Болгариядә революцион поэзиянең күренекле вәкиле — шагыйрь Никола Вапцаровны атып үтерделәр. Ул да, Муса Җәлил кебек үк, фашистик террор да җиңә алмаган героик сәнгать байрагына әверелде. Әсирлектә, тоткынлык көннәрендә күпләп шигырь һәм поэмалар иҗат итү өчен Мусага бик зур рухи көч кирәк булгандыр! һәм нинди көчле әсәрләр язган ул! Җиңүгә, үз халкыңа ышаныч белән, зур батырлык хисе белән сугарылган әсәрләр!.. Чыннан да, үзенең рухи көче белән үлемне җиңә алган, үлемсез булып калган чь'Н Кеше ул Муса Җәлил!