Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАГЫЙРЬНЕҢ АРХИВЫННАН

Ташчы Ул үзенә авыр эш сайлаган. Әйе, җаны шуны теләгән. Таулар актарган ул — Халкына бер Бүләк итәр гәүһәр эзләгән. Шул гәүһәрне эзләп табу өчен Көннәр, төннәр буе эш иткән. Актарган ул руда тонналарын, Күпме тире аккан, көч киткән! Ял димәгән, бәйрәм димәгән ул, Үзен түгел, илен уйлаган, Зур ихтирам белән эшкә килгән,— Эшләп туймаган. Тиле башлар көлгән бу ташчыдан, Үртәгәннәр һәрбер урында. Шундыйларга — көчле, тупас сүзләр Яңгыраган аның җырында. Ә халкына — Башка бер кеше дә Таба алмый торган, ягымлы, Җылы сүзләр таба алган ташчы. Ә дошманга — сүзе агулы! ...Ташчы дидем. Кичерегез мине. Башка исем белә алмыймын. Халык эше өчен дөрләп янган, Безгә тиңсез бүләк бирә алган, Шагыйрьне мин шулай аңлыймын! Тынычлык имзасы Өйдән-өйгә чакырып йөрмәделәр, Аерым-аерым хәбәр булмады. Бу бүлмәне менә, бу өстәлне һәрбер кеше үзе юллады. Үзе килде, әйе, үзе тапты. Бармы, белмим, читтә калучы! Сүз юк монда, телләр урынына Кешеләрнең сөйли намусы: «Тыныч авыл, тыныч шәһәрләрне Тупка тоту, җимерү булмасын. Бишектәге нәниемә минем Канлы кулын палач сузмасын!..» Әйтче, дустым, Күптәнме соң әле, Атлый идек утлы юлларда, Өстебездә соры шинель иде. Мылтык иде безнең кулларда.. Көннәртөннәр буе йокламыйча, Окопларда кабат ятыйкмы? Дошман тели, әйе, хәсрәт белән Томаларга кабат шатлыкны... Кулда — каләм. Ә күңелдә минем Туган җирнең урман-кырлары. Мин шуларны яклап килдем, дуслар, Имза куям яклап шуларны. Кулда — каләм. Ә күңелдә минем — Чәчәк белән тулы болыннар, Каенсарда үскән каеннардан Сузылып төшкән яшел толымнар! Өйдән-өйгә чакырып йөрмәделәр, Аерым-аерым хәбәр булмады. Бу бүлмәне менә, бу өстәлне һәрбер кеше үзе юллады. Үзе килде, әйе, үзе тапты, Бармы, белмим, читтә калучы Сүз юк монда: телләр урынына Кешеләрнең бәйли намусы! Егет җаны Тау булмыймы егет юлында7 Бер түгел, мең тау була. Егет җаны ләкин Мең тауның Меңеннән дә нык һәм дәү була! Яшәү дәрте Басылмаган әле сусаулар, Хезмәттән һич җаным бизмәгән. Эзли күңел яшәү серләрен Мөмкин булган барлык җирләрдән. Тормыштан ул алып булганның Бөтенесен тели алырга, һәм ашыга бирә алганын Соңына кадәр биреп калырга. Дөрли ялкын. Ә кем әйтә ул: Сүнгән инде, беткән ярсу, дип? Кешенең бит әле, каһәрең, Туйганы к>к хәтта яр сөеп! Басылмаган әле сусаулар, Хезмәттән һич җаным бизмәгән. Эзли күңел яшәү серләрен Мөмкин булган барлык җирләрдән. Җиңелгән җил Яндырырдай булып җир өстен, Көньягыннан кызу җил исте һәм, зәһәрен чәчеп үзенең, Горур эзләнергә кереште. Канатларын җитез җилпеде, Тиңсез көчле җил бит мин, диде. Кайнарлыгым минем кояшның Кайнарлыгы белән тиң, диде. Тик масаю күпкә бармады, Җилгә гаҗәп нәрсә очрады. Моңача тик кылган үстергән Урыннарда агач шаулады. Балкыдылар күлләр, буалар, Дулкын какты канал-елгалар. «Бу нинди эш?— диде кызу җил,— Юлга каршы төшеп торалар». Авырлашты җилгә үтәргә. Бәлки урап кына китәргә? Урап йөрде, ләкин үтәр юл һич күренми иде күзләргә. Сафка баскан гаскәр шикелле, Яшь агачлар тора тезелеп. Күлләр балкый, балкый буалар Кояш нурларына күмелеп. Аръягында әнә аларның, Чибәрлеге булып кырларның, Җиңүләре булып илемнең, Даны булып безнең елларның. Иген үсә, үсә мул иген Туган җирнең бизәп киңлеген. Корылыктан, кызу җилләрдән Шикләнүне белми ул бүген! Актырнак Ялта истәлеклзреннзн Заманында аңа Горькийлар һәм Фадеевлар ризык бирә булган. Ә бер явыз, китереп чиләк белән, Кайнар су койган... Ишетми дә, күрми дә ул, җаныем, Ырламый да артык, өрми дә. Кем рәнҗеткән аны, ник рәнҗеткән — Гөнаһсыз җан бит ул — белми дә. Тик йөри ул очлы кара борынын Сузган булып уңга я сулга. Әйтерсең лә һаман аермачык Ишетә һәм күрә барсын да. «Мин горурлык яклы» дия кебек, Усаллыкны белми күңеле. Килә һаман кешеләр янына ул, Горький янына килгән шикелле... Елан Күргәнем бар минем һәр төрен еланның. Күрмә>дем бу кадәр Зәһәрле булганын. Еланның агуы, Беләм мин, тешендә. Ә синең гел агу Эчең дә, тышың да. Агу ул — еланның Угы һәм сөңгесе, Кешедә ләкин ул, Күп булса, көчсезлек, Мескенлек билгесе...