РАВИЛ ДУСКА ТОСТ
Драматургның эчке монологы en. Шул елда Татарстанның атказанган артисты Равил Шәрәфиевкә 50 яшь тулачак. Әгәр дә мәгәр ул чакта да Равилнең эшләре, ягьни мәсәлән, иҗаты бүгенге кебек уңышлы барса, халык артисты дигән дәрәҗәле исемне йөртер. Дәрәҗәле исеме булгач, илле яшьлек юбилеен да ярыйсы гына билгеләп үтәрләр. Шул уңай белән Равил үзе дә мәҗлес җыймый калмас. Бергә Мәс- кәүдә укып йөргән вакытларны, бергәләп сәхнә тузанын иснәгән чакларны, кыскасы, утыз елдан артык бергә кайнашып яшәгәнне искә алып, ул мәҗлескә мин дә чакырылырмын дип өметләнәм. Исән булсак, карлыгач, керәшәләр сыман, озын өстәл артына тезелешеп утырырбыз да юбилярга багышланган тостларны әйтербез. Минем тост болайрак булыр инде ул: — Равил дус! Бүген сиңа илле яшь. Ышанмасаң көзгегә кара, көзге алдаса, паспортыңа күз сал. һәрхәлдә, без җыелышып беравыздан илле яшь дип кабатлыйбыз икән, уенга борма, җитди итеп кабул ит, ышан. Әлбәттә, сиңа илле яшь дип әйтүе уңайсызрак, син картая белмисең. 1956 елда Мәскәүдәге театр училищесына укырга кергәндә холык-табигатең ничек булса, хәзер дә шулай: кайчакта сабыйларча беркатлы, кайсы вакытта балаларча кәпризләнеп аласың... Начармы болар, яхшымы — бәяләргә ашыкмыйк. Әмма шунысы мәгълүм: иҗат кешесе гомере буе балалык сафлыгын, самимилеген югалтмаска тиеш. Ә син иҗат итәр өчен яратылган. Театрда нинди рольләр башкарганыңны, нинди образлар тудырганыңны санап тормыйм, синең иҗат портретыңны сурәтләргә дә җыенмыйм — анысы театр белгечләре эше. Синең иҗатыңда мине куандырган сыйфат — синең импровизатор булуың. Син автор һәм режиссер биргәнне бик авыр кабул итәсең, сиңа ни дә булса үзеңә уйлап чыгарырга кирәк. Фантазияң уйный башлый. Кайбер очракларда синең фантазияң сине кирәкмәгән якка, ялгыш сукмакка да өстерәп алып кереп китә — ягъни мәсәлән, үзебезчә итеп әйтсәк, арттырып җибәрәсең. Тик ноктасын ноктага, өтерен өтергә туры китереп, салкын кан, туң йөрәк белән иҗат итеп тә булмыйдыр. Синең хәтереңдәдер, «Диләфрүзгә дүрт кияү»нең дүртенче кияве Исмәгыйльне уйнаганда мин сиңа бәйләнгәләп ала идем: «Равил, үзеңнән күп өстисең», — дип әйтә идем. Син, һичнәрсә дә аңламаган кыяфәттә, күзләреңне шарландырып миңа карап тора идең: — Бер сүз дә өстәмим, син язганнарны сөйлим, — дип әйтә идең. «Фәлән сүзне мин язмаган идем, син әйттең», дип, факт белән «кысрыклагач», «ялгыш әйтелгәндер, бүтән әйтмәм», дип, вәгъдә бирә идең. Ләкин бу мәсьәләдә беркайчан да вәгъдәңдә тормадың. Мин нәрсә, хәтта «Американ» спектаклендә Кәрим Тинчуринга сүз өстәп куйгалый идең. Спектакльдә автор язган сүздән гайрене сөйләү артист өчен гафу ителми. Әмма нишләтәсең, син син инде ул — тәрбияли алмаслык импровизатор — синең фантазияңне шайтан тыйганмы. W Аның каравы, синең уйнавың һәр спектакльдә дә бертөсле булмый, син тамашачыны ялыктырмыйсың һәм, иң кадерлесе, уйнаган рольләреңнән үзең тәм табып уйныйсың. Мин сине болай күккә чөеп мактап, синең бөтен иҗатың ал да гөл дип әйтергә уйламыйм. Иҗатта төрле чаклар була: абынып та куйгалыйсың, сөрлегеп тә китәсең, һәй. эш андамыни! Эш бит, әлеге дә баягы, театрга җаның-тәнең белән бирелгән булуда. Чын артистның бердәнбер кәгъбәсе бар — сәхнә. Ул аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә. Ул анда береккән. Чын артистны сәхнәдән аерып алу — аны үлемгә хөкем итү белән бер. Әйдәле, Равил дус, синең иҗатың, сәламәтлегең өчен шушы бокалларны күтәрик әле». Бу —1988 елда Равил мәҗлесендә әйтеләчәк тост. Әлегә 1976 ел. Татар театрының юбилее елы. Равил Шәрәфиев эшләгән театрга 70 яшь тулды. Театрны театр иткән тынгысыз шәхесләрнең күбесе инде юк, эстафетаны ышанычлы кулларга тапшырып дөньядан киткәннәр. Театрның бүгенгесе өчен безнең буын җаваплы. Даны да безгә, ояты да безгә. Шул уңайдан Равилгә һәм башка дусларга әйтәсе сүзем дә бар. Әгәр дә мин киләчәктә Равил турында «картая белми» дип әйтәчәкмен икән, монысы сөенечле хәл. Әмма татар телендә «олыгаю» дигән сүз дә онытылмаган. Әгәр дә без иҗаг кешесе гомере буе балалык сафлыгын, самимилеген югалтмаска тиеш дип әйтәбез икән—анысы да хак. Ләкин без, шундый сыйфатларны саклаган хәлде, олыгая барган саен акылга да утыра барырга тиешбез. Сабый балаларны яратсалар да, аларга артык җаваплы эшләрне ышанып тапшырмыйлар, алар җилкәсенә авыр йөк салмыйлар. Шулай булгач, без дә кайчакларда шаяруларны бер читкәрәк куеп торып, уйланып алыйк, җитдирәк булыйк. Илле яшь тулмаса да, кырыкка җиттек. Кырык — ир уртасы. Эшләгән эшләребез, кылган гамәлләребез камилме — шул хакта да уенга бормыйча гына фикер йөртик. Театрыбызның үткәне җитмеш, ә киләчәге күпмеГ -Чын артистның кәгъбәсе — сәхнә», дидек. Шул сәхнәдә уйнап уйламыйк, уйлап уйныйк. Чумсак суның тирәненә чумыйк, су читендә чупырдаганны чумдыкка исәпләмик. Кыскасы, Равил һәм башка дуслар, әйдәгез әле, театр дигән кадерле һәм авыр йөкне күтәреп иңбашыбызга алыйк. Йөгебез авыр булса да, барыр юлыбыз ерак булсын!