Поэзия
РЕНАТ ХАРИС Туган елым —1950. Туган җирем — Башкортстанның борын-борын- нан игенчеләре белән дан тоткан Илеш районы, Үрмәт авылы... Гомер юллары гади: урта мәктәп, клуб мөдире һәм аннан соң район газетасында әдәби сотрудник, Башкорт дәүләт университетының филология бүлеге студенты, сигезьеллык мәктәп директоры, район газетасының хатлар бүлеге мөдире. Шигырьләрем республика матбуәатында дөнья күреп торалар. Бүген исә зур дулкынлану белән «Казан утлары» журналы укучылары хөкеменә тапшырылам. Үзем белән сөйләшү Бар шатлыклар Җиргә яшәү теләп, сөйләшергә диеп җыелса — мин аларга тылмач була алсам иде!.. Кара көчләр Җирне бер көн шартлатырга әгәр җыенса — мин аларга палач була алсам иде!.. Җәйге КИЧ Җәйге кич — иң гүзәл әкият... Ал нурга манылган офыкта тирбәлеп, бәүелеп ял итә күгелҗем-шәмәхә болытлар. Әлсерәп көндезге эсседән, арыган-талчыккан җил тына. Тирбәлгән, бәүелгән болытлар шулкадәр охшаган дулкынга. Ә кояш — нәкъ алтын балыктай, Сикерә болыттан-болытка. Җәтмәсен әзерләп тын гына Балыкчы — төн тора офыкта. Кыз хаты Карамыйча суыгына, Җиленә, буранына, Мин чыгармын, чакыр гына Мәхәббәт урамына. Тик һәр вакыт яннарыңда Кадерләп йөртерсеңме? Үпкәләүләр тыкрыгына Борылмый үтәрсеңме? Я адашып бураннарда Түзәлмичә салкынга, Син кереп югалмассыңмы Хыянәтләр чатына? Аерылышу борылышын Бергәләп үтәрбезме? Кавышулар почмагына Бер барып җитәрбезме? Ризасыңмы? Карамыйча Җиленә, буранына, Чыгабызмы Язга илткән Мәхәббәт урамына?!. Без бит гади авыл малайлары.. Шуңа да ят безгә вакчыллык. Юмартлык — ул безгә табигатьтән Мирас булып күчкән яхшылык... Шатлыкларым ташып торган мәлдә Бөтен дөнья белән бүлештем. Соңгы өметемнән кайвакытта Кешеләргә бәхет үрештем. Соңгы телем булган икмәкне дә, Кысан бүлмәмне дә бүлештем. Соңгы тамчы, соңгы тиенне дә, Соңгы күлмәкне дә бүлештем. Дуслар шундук бүлеп ала иде Әгәр килсә кайгы — еш кунак. Учак бирергә дә әзер иде Берәрсенә барсам ут сорап. Кечкенәдән канга сеңгән шулай, Өлешемә тигән көмешнең Валчыгына кадәр, хәрәмләшми, Мин башкалар белән бүлештем. Гелән шулай булды... Шулай булыр — Бизә алмам инде бу эштән. ...Мәхәббәтне ләкин һичкайчан да Мин өченче белән бүлешмәм. Басулардан урманнарга күчеп Көз кабызып үтте учаклар. Ак каеннар алтын арыш төсле, Пешкән балан төсле усаклар. Урманыма шуңа курку катыш Гаҗәпләнү белән керәмен. Бозармындыр төсле табигатьнең Аяк аска җәйгән келәмен. Җилнең, әнә, һич тә исе китми, Чабуларын җәеп якякка, Агачларга бәрелеп-сугылып йөри Кочагына җыеп яфраклар. Хыялларым төсле янып бетәр Көз кабызып киткән учаклар. Моңсуланыр инде ак каеннар, Сагышланыр инде усаклар... Зәңгәр күктә ай тирбәлә моң-юрганга төренеп, Тирә-як тын, ә күк йөзе бер бөтен кәгазь кебек. Төн — гашыйк, поэма яза аңа йолдыздан тезеп. Мәхәббәтнең үзе төсле бу поэма — мәңгелек. Рәфикъ Юнысов Арча районының Кәче авылында туып-үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда, аннары Казанда — тезелештә эшләдем. Армиядә хезмәт иттем. В. И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укып, журналист белгечлеге алдым. Менә сигезенче елым инде <Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшлим. Шигырьләрне бала чактан ук яза башлаган идем. Басылырга ашыкмадым... Салкын Җиргә еллар кәрванында Тәүге эзне салган бабалар. Күп ганимәт юлда тапкан алар, Нәрсәнедер җуя барганнар. Мин дә эзлим. Мин дә сорау белән Офыкларны күзлим яңадан. Тәндә шул ук юл тузаны. Шул ук Кайнар тамчы тама маңгайдан. Ялгышырмын, бәлкем шытымнарым Теләгәннән соңрак тишелер... Яңа йолдыз әгәр ачалмасам, Бабаларым мине кичерер. Тик тәнне дә туфрак алмас кебек, Йоклап калып, Җирне суытсам, Эзләмәсәм алар югалтканны, Алар талканнарны югалтсам! Бизәкле ал яулыгың.. Ф. Кәрим АЛ бизәкле яулык бәйли идең, Ул яулыкны әллә кайлардан Таный идем, көтеп ала идем Кайтканыңны ерак юллардан. Еллар үтте. Инде тыныч кына Очрашабыз туры килгәндә. Тик сискәнәм һаман, берәр кызда Ал бизәкле яулык күргәндә. Ромашкалар Үткән җәйнең истәлеге булып Калган алар басу читендә. Ромашкалар, сылу ромашкалар... Алар көзге җилләр иркендә. ...Чал чәчләрен рәтләштергән булып, Башкалардан йөзен яшерде — Гөлсем апа, ахры, нәрсәнедер, Нәрсәнедер исенә төшерде. «Ак тәлинкә, сары май» диешеп, Кунак чакырып уйнаганнымы? Дус кызлары белән, чәчәк өзеп, Яшь бәхетен сынаганнымы? Ак тәлинкә күптән тулы түгел, Күпме генә анда калгандыр? Ромашкалар һаман ап-ак... Бәлкем, Алар шуннан ныклык табадыр... Топольләр Әйтеп куйды берәү: «Дуслык өчен Кирәк сафлык, нәфис эчтәлек. Бабаларга... җитеп бетте микән Сизгерлек һәм, әйтик, нечкәлек?..» Бабайлар шул, әйе, җир сөргәннәр. Шигырь-фәлән кулга кермәгән. Җыелышлар да, дуслык турысында Диспутлар да үткәрелмәгән. ...Бишәр тополь алар утыртканнар. Төгәл үлчәп, калку урында. Хәйрулла бабай — безнең янда, Безнең бабай — алар турында. Бабайларның тавышын ишетәм кебек Топольләрнең бердәм җырында. Син кирәк миңа Син кирәк миңа — кайгы телгәндә. Син кирәк миңа — шатлык килгәндә Көләч кояшка карап көлгәндә, Йолдызлы сагыш тулы төннәрдә. Син кирәк миңа, кирәк хатларда, Матур исемеңне мең кабатларга. Сагыныр өчен ерак якларда, Сокланыр, өчен бергә чакларда! Барча йөзләрдә, барча күзләрдә Синең төсеңне сагынып эзләргә, Хыял дөньясын тынмый гизәргә, Йөз өмет өзеп мең кат түзәргә! Акылым җуйдым, җуйдым йөрәгем, Син акыл миңа, син йөрәк миңа! ...Инде үземне югалтмас өчен Син кирәк миңа, син кирәк миңа!