МӘДӘНИЯТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ
Татар театры 1906 елның декабрендә, Беренче рус революциясе һәм иҗтимагый күтәрелеш дулкыннарында туып, мәйданга чыкты. Рус җәмгыятендә тирән тамырларын җәйгән азатлык идеяләре илдәге башка халыкларның да алдынгы катлауларына үтеп керә, аларны да социаль һәм милли изелүгә- каршы, феодаль-патриархаль торгынлыкка каршы көрәшкә күтәрә иде. Татар театры әнә шул гомум демократик хәрәкәттә, аның үзенчәлекле бер чагылышы буларак формалашты, халык арасыннан күтәрелгән талантлы һәвәскәрләрнең фидакарь иҗат эш- чәнлекләре белән югарыга үрләде. Алдынгы татар яшьләре арасында искелеккә, дини фанатизмга каршы, яктылык һәм хөррият, социаль һәм мәдәни прогресс өчен көрәш коралы булып әверелгән театр тиздән масса күләм характердагы иҗтимагый хәрәкәт төсен алды. Әнә шуңа күрә дә динчеләр һәм кадимчеләр, һәртөрле искелек тарафдарлары театрны үзләренең явыз дошманы итеп санады, беренче татар артистларын, сәхнә эшлеклеләрен аяусыз эзәрлекләде. Патша властьлары һәм җирле администрация дә, беренче профессиональ театр труппаларын хәвефле һәм шикле күре неш дип санап, алар эшчәнлегенә төрлечә киртәләр корды. Татар театрының беренче яралгылары мәгърифәтчелек хәрәкәтенә үк барып тоташа. Иң беренче сәхнә әсәрләрен мәгърифәтче әдипләр язалар. Ә үткән гасырның ахырларында, егерменче гасыр башында Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләре — Идел-Кама буйларында, Уралда һәм башка почмакларда һәвәскәр театр, әдәбият һәм музыка түгәрәкләре оеша башлый. Аерым өйләрдә, мәдрәсә биналарында беренче спектакльләр уйнала. 1905 елгы революция давыллары исә әлеге театр учакларын тагын да көчлерәк дөрләтеп җибәрә, иҗтимагый тормышның киң мәйданына алып чыга. Мәгърифәтчелек идеяләре йогынтысында борын ярган театр хәрәкәте, бездә үзенең беренче адымнарыннан ук башлап, революцион-демократик агымга йөз тота. Ул Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан. Гафур Коләхметов кебек драматургларның иҗатына таянып үсә, Габдулла Тукай, Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитовларны үзенең рухландыручысы итеп таный. Г. Камал иҗаты татар театры тарихында аерым урын алып тора. Аның әсәрләре «Сәйяр» һәм башка труппалар репертуарының үзәген тәшкил итә. «Бәхетсез егет», «Безнең шәһәрнең серләре», «Банкрот», «Өч бәдбәхет» һәм башка драма һәм комедияләрендә Г. Камал татар сәүдәгәрләре, мещаннары, ислам дине «каһарманнарымның суфилык, тәкъвалык пәрдәсе артына яшеренгән «караңгы оя»сын гаять зур осталык белән ачып күрсәтә, татар буржуасының алтын, мал-мөлкәт саны белән үлчәнә торган әхлак принципларын фаш итә. Г, Камал тудырган типларны гәүдәләндерү мәктәбен үтеп, театрда Г. Кариев, С. Гыйз- зәтуллина-Волжская, Г. Болгарская, Ш. Ша- мильский, В. МортазинИманский, Г. Казанский, К. Шамил, 3. Солтанов, Н. Сакаев кебек гаҗәеп сәхнә осталары үсеп чыга. Г. Камал пьесалары белән татар театрының киләчәк эшчәнлегендә гаять зур урын тоткан һәм озак еллар буе үстерелеп килгән сатирик юнәлеш туа. Ул юнәлеш соңрак К. Тинчуринның «Американ», «ҖилТ Рәсемдә: Гөлсем Болгарская (Унда) һәм Фатыйма Ильская. Егерменче еллар фотосы. А. Островскийның «Соңгы корбан» әсәре буенча куелган спектакльдән бер күренеш. Прибытков — СССРның халык артисты Ф. Халитов. Глафира Фирсовна — РСФСРның халык артисткасы Ф. Ильская. таулы урын ала. Театрыбызның тарихи үткәне турында сөйләгәндә, без аның янә бер гүзәл сыйфаты белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Эшчәнлегенең характеры белән ул — интернациональ театр да иде. Ул, ил гизүче труппа буларак, Россиянең төрле төбәк ләре, Кавказ һәм Урта Азия шәһәрләре, андагы җирле халыкларның культура һәм сәнгать эшлеклеләре белән тыгыз бәйләнеш урнаштыра, башка театрлар (мәсәлән, Гусейн Араблинский җитәкчелегендәге әзербәйҗан труппасы) белән кулга-кул тотынып эшли, үзара тәҗрибә уртаклаша. Татар труппалары куйган спектакльләрне руслар да, әзербәйҗан, башкорт, казакъ һәм башка милләт тамашачылары да карый. Татар театры труппаларының эшчәнлеге Урта Азия халыкларының театрлары тууда гаять зур роль уйный. «Урта Азия халыкларының театрына беренче нигез ташы салучылар татар һәм әзербәйҗан артистлары булдылар», дип яза театр белгече Н. НурЖанов1 . Театрның репертуарында Гоголь, Островский, Горький һ. б. ларның драма һәм комедияләре, әзербәйҗан драматурглары Н. Наримановның «Надир Шаһ», Н Вә- ’ Н Нуржанов Тажик театры Рус телендә, Мәснәү. 19Ы» ел. П вит. М Ратманов > |6»к театры тарихы. Үабак телендә, Ташкент, 1968 ел. К Кернын. Торкмән театры. Рус телендә ММКӘҮ, 196-1 ел. йэнсезләр», Ш. Камалның «Ха- 1җи әфәнде өйләнә», Н. Исәнбәтнең «һиҗрәт», Т. Гыйззәтнең «Кыю кызлар» кебек әсәрләрендә яңа эчтәлек белән байый. Татар театрының башлангыч чор эшчәнлегендә мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган көнкүреш драмасы да мөһим урын били. Мәгърифәт, белем эстәү, мәдәниятне күтәрү аша җәмгыятьне үзгәртү мөмкинлеген алга сөргән, үгет-нәсихәт, мелодраматизмга корылган бу юнәлеш бик кыска бер чор эчендә тирән сыйфат үзгәрешләре кичерә. Ф. Әмирханның «Яшьләр», «Тигезсезләр» кебек әсәрләре аша ул психологик, социаль- психологик драма юнәлеше белән үсеп китә. Г. Коләхме- товның «Ике фикер», «Яшь гомер» әсәрләре белән революцион пролетар юнәлеш туа. Татар театрында революциягә кадәр үк тагын бер яңа жанр — киң катлау тамашачыларның кайнар мәхәббәтен яулап алган музыкаль драма жанры ярала башлый. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы белән дөньяга килгән бу жанр берничә ел эчендә зур популярлык казана, авыл тормышы, андагы гади хезмәт кешеләре образлары сәхнә түрендә мак- зировның «Мөсибәте Фәхретдин» әсәрләре даими урын алып килә. Театр ре- волюция алды елларында ук Көнбатыш Европа классиклары әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә. Мольерның «Саран», Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Гейненың «Әлмансур» һәм башка әсәрләр татар сәхнәсендә кат-кат уйнала. Әнә шулай итеп, татар театрының юл башыннан ук анда мәгърифәтчелек, аннары революцион-демократик тенденцияләр өстенлек алШ. Хөсәеновның «Әни килде» драмасы буенча куелган спектакльдән Ана ролендә — РСФСРның атказанган артисткасы Галимә Ибраһимова. Зөләйха — Татарстанның атказанган артисткасы Асия Галиева. алынган әсәрләр сәхнәдә тотрыклы урын яулады. Октябрь революциясе һәм туып килә торган жанрларның үсешенә өр-яңа куәт бирә, эчтәлек белән баета. Театр барырга дигән сорау тормый иде. Илнең төрле почмакларында исемнәре киң танылып, кыйблаларын күптән табып өлгергән артистлар пролетар революцияне тулаем кабул итәләр, аның өндәүчесе, кайнар йөрәкле көрәшчеләре булып әвереләләр. Давыллы революция һәм гражданнар сугышы еллары театр сәнгатенең йөз-рәве- шеи, тел һәм стилен, эчке рухын кискен үзгәртүне таләп итә. Тыныч, салмак ритмнар- героик эпоханың ихтыяҗларына туры килми. Шуңа күрә ялкынлы хисләр, ашкынулы омтылышлар белән тулы героикромантик әсәрләр алгы планга чыга. Татар сәхнәләренә моңарчы күрелмәгән яңа тип герой—революция һәм яңа дөнья өчен көрәшне һәрнәрсәдән .өстен куючы, ашкынулы хисләр кешесе, дошманнарына аяусыз һәм кырыс йөрәкле, әмма күңеле белән гаять тә романтик булган герой күтәрелә. Г. Иб- раһимовның «Яңа кешеләр» дип исемләнгән драмасындагы Батырхан нәкъ әнә шундый герой булып гәүдәләнә. Егерменче еллар башларында язылган һәм уйналган башка пьесаларның да уңай персонажлары сәхнәдә үзләрен революция солдатлары итеп тоялар, шулай күзалланалар иде. Бу чорда революцион массалар өчен театр көндәлек ихтыяҗга әверелә. Хәрби берләшмәләрдә, гарнизоннарда махсус труппалар эшли. Өлкән һәм яшь буын әдипләр үз әсәрләрендә сыйнфый көрәш атмосферасын, революциянең киеренке сулышын калку гәүдәләндерергә омтылалар. Ш. Усманов- ның «Канлы көннәр», Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Ф. Сәйфи-Казанлының «Дошманнар», М. Фәйзинең «Кызыл йолдыз», һ. Такташның «Күмелгән кораллар» кебек ды, ә жанрларга килгәндә, көнкүреш һәм психологик драма, комедия, сатирик комедия, музыкаль драма, революцион эчтәлекле драма, тәрҗемәләр аша рус һәм Көнбатыш Европа классикасы, Россиядәге башка халыклар тормышыннан чынбарлык театрдагы иҗади аларның колачын киңәйтеп, яңа рух, һәм аның эшлеклеләре алдында кая һәм кем белән яңа табып өлгергән кайнар әсәрләрен эшче-крестьяннардан, солдатлардан, революцион яшьләрдән торган яңа тамашачылар массасы сәхнәләрдә алкышлап каршылый. Татар театры бу елларда Мөхтәр Мутин, Фатыйма Ильская, Нәгыймә Таҗдарова, Бари Тарханов, Мифтах Әп- сәләмов, Шакир Шамильский кебек янар хисле, кайнар темпераментлы актерларны үстерә. Мөхтәр Мутинның романтик рухлы, күтәренке эмоциональ геройлары ялкынлы эпохага аеруча аваздаш килә. Ул бөтен барлыгы белән революциягә бирелгән корыч рухлы көрәшче образларын иҗат итә. Т. Миңнуллинның «Канкай углы Бәхтияр» драмасыннан Бәхтияр (сулда)—РСФСРның халык артисты Шәүкәт Биктимероя, Әбүбәкер — РСФСРның атказанган артисты Ринат Таҗетдинов. ди тормышның эчке мәгънәсен тирән психологик образлар аша гәүдәләндергән спектакльләр бер-бер артлы туа башлый. К, Треневның «Любовь Яровая», Б. Лавреневның «Разлом», В. Ивановның «Бронепоезд 14-69», В Киршонның «Могҗизалы эретмә» исемле әсәрләре илнең бик күп театрларында шаулап уза. Совет чынбарлыгында тәрбияләнгән яңа кеше образы аларда тулы көченә яңгырый Татар сәхнәсендә куелган «Разлом» спектакле театр өчен мөһим бер этап булып әверелә. Пьесаның баш герое коммунист Годун (артист Ш. Шамильский) революциядән соңгы беренче пьесаларның кырыс һәм беркатлырак геройларыннан күпкырлы һәм җанлы кеше булуы белән аерылып тора. Аңа инде аскетлык сыйфаты да, плакатлылык та хас түгел. Ш. Шамильский уенындагы эмоциональлек, хисләрнең калку чагылышы образның башка сыйфатларын күмеп китми. Геройның уэүзен тотышы, характер логикасы эзлекле, һәр яктан акланган була. Бу елларда татар сәхнәсендә куелган пьесалардан Ш. Камалның «Габбас Галинны. «Козгыннар оясында». Ф. Бурнашның «Тукучы Әсма», К. Тинчуринның «Кандыр буе», һ. Такташның «Камил», Т. Гыйззәтнең «Мактаулы заман», Р Ишморатның «Данлы чор» һ. б. әсәрләрдә дә яңа чор һәм яңа кеше образлары күркәм чагылыш таба. Шулай итеп, утызынчы елларда совет сәнгатенә хас төп уңай сыйфатлар ачык төсмерләнә башлый. Заманның уңай героен гәүдәләндерү яңа иҗат стиленең иң мөһим Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә социалистик төзелеш чоры башлангач, бөтен совет театры алдына тормышта барган катлаулы һәм тирән процессларны сәнгатьчә төгәл чагылдыру бурычы килеп баса. В. И. Ленин язганча, эшче һәм крестьяннарны теләсә нинди тамаша гына канәгатьләндерә алмый, алар сәнгатьнең иң бөек казанышла- рыннан файдалану хокукы яулап алдылар. Халык мәгарифе, халыкны яңача тәрбияләү нигезендә барлыкка килгән культурага таянган чынчыннан яңа. бөек коммунистик сәнгать үсеп чыгарга, үз эчтәлегенә яраш, лы формасын табарга тиеш иде. Әдипләр һәм сәнгать эшлеклеләре алдына нәкъ менә шушы гаять мөһим һәм изге бурыч килеп баса. Егерменче елларның ахырлары һәм утызынчы елларда инде совет театрлары, шул исәптән татар театры сәхнәсендә дә чын сәнгать дәрәҗәсендә торган, революциянең, кискен сыйнфый бәрелешләрнең асылын, бүгенге көндәлек иҗаэтәргеч көченә әверелә, дөньяны үзгәртеп коручы, шул процесста үзе дә туктаусыз үзгәрә, үсә килүче кеше образы торган саен калкурак гәүдәләнә. Геройның «психологик йөзе, сыйнфый билгеләрен тулысынча саклаган хәлдә, торган саен конкретрак була бара, гомумилектән һаман ачыграк булып индивидуаль билгеләр калкып ф ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ 7( чыга. Моңа плакатлылык шартлылыгыннан яңа кешене сурәтләүгә күчү процессы тәңгәл килә»'. Сәхнәдәге бу уңай геройның көче аның давыллы, ашкынулы хисләрендә, кискен омтылышларында гына түгел, ә аның үз-үзенә ышанып, үз мөмкинлекләрен яхшы белеп эш итүендә. Ул үзенең кайнар йөрәгенә генә түгел, туплана килгән тәҗрибәсенә таяна. Аның күңелен инде көндәлек иҗади хезмәт романтикасы били. Татар театрының реалистик уен стиле революция һәм яңа социалистик чынбарлык алып килгән мәгънәләр, яңа эчтәлекне үзенә сеңдерә бара. Театрыбызның күренекле сәхнә осталары тормышның үз эчендә юл ярып барган яңа күренешләрне сәнгатьчә сурәтләү чараларын үзләштерәләр, уен алымнарын яңа төсмерләр белән баету юлларын эзлиләр. Зәйни Солтанов, Нәгыймә Таҗдароаа, Нәфига Арапова, Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Фатыйма Ильская, Галия Була това, Камал III, Гөлсем Камская. Хәким Сәлимҗанов, Фатыйма Камалова һәм башкаларның уены, алар тудырган образлар тамашачыларда аеруча зур теләктәшлек таба, җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Театр Һәм драматургиябезнең өлгергәнлек дәрәҗәсе революция һәм гражданнар сугышы темасын гәүдәләндерүдә дә күренә. Татар крестьяннерының революцияН. Фәттахның «Кол Гали» трагедиясеннән Кол Гали—РСФСРның атказанган артисты Ринат Таҗетдинов, Чәчәк — артистка Дания Нуруллина. 1 Совет театрының новаторлыгы. Рус телендә, Мәскәү, 1963 ел, 234 бнт. гә килү юлларын сурәтләүгә багышланган сәхнә әсәрләре арасында Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» һәм «Ташкыннар» драмалары аеруча зур урын тота. Татар крестьянының психологиясе, милли характеры, социаль азатлык өчен көрәшкә күтәрелүе бу әсәрләрдә куәтле һәм калку сурәтләнеш ала. Егерменче еллар һәм утызынчы елларның беренче яртысы— театрыбыз өчен яңа һәм яшь жанр булган музыкаль драма һәм комедияләрнең чәчәк аткан чоры. Музыкаль драмаларның иң отышлы үрнәкләре Кәрим Тинчу- рин һәм Таҗи Гыйззәт иҗатында тудырыла. «Зәңгәр шәл», «Ил», «Сүнгән йолдызлар», «Наемщик», «Кандыр буе» һ. б. спектакльләргә С. Сәйдәшев язган музыка татар совет профессиональ музыка сәнгатенә ныклы җирлек бирә, аның эчтәлек һәм формасын, яңа яңгырашинтонациясен табуда ярдәм итә. Академия театры сәхнәсендә бу елларда талантлы җырчыартистлар күтәрелеп чыга. С. Айдаров, Г. Әлмөхәм- мәтов, С. Садыйкова, Г. Кай- бицкая, Р. Кушловская кебек башкаручыларның иҗаты җыр сәнгатенең опера сәнгатенә М. Әмирнең «Агыйдел» драмасы буенча куелган спектакльдән бер куреней». Сулдан уңга: Артыкбикә — артистка Р. Хисамооа. Ильяс — артист X. Җәләлев, Гаяз — Татарстанның атказанган артисты Н. Дунаев, Аязгулов — артист И. Баһманны, Ратманов— артист Г. Шәрәфиев таба күтәрелә баруына этәргеч тә була. Музыкаль спектакльләрнең иң уңышлыларында этнографик элементлар, җырбию, көнкүреш сурәтләре аша тирән социаль каршылыклар, ирек сөю, халык психологиясендә барган тирән үзгәрешләр чагыла. Татар театры интернациональлек рухын да даими рәвештә үстерә килде. Сәхнәдә бөтен кешелек идеалларын гәүдәләндерү, киң колачлы, тирән фәлсәфи эчтәлекле образлар тудыру осталыгына дөнья һәм рус драматургиясе классикасыннан өйрәнүне дәвам иттерде. Шекспирның егерменче еллар башында ук куелган «Отелло» һәм «Гамлетиы, М. Горький һәм А. Островский әсәрләре, Бөек Ватан сугышы алдыннан уйналган Ф. Вольф, А. Афиногенов пьесалары һ. б. театрны заманның киеренке сулышын тоярга, ил тормышын дөньякүләм проблемалар белән бәйләнештә карарга, туктаусыз үзгәреш кичереп торучы чорның актив героен таба белергә өйрәттеләр. һәр эпоха үз каһарманнарын тудыра. Беренче бишьеллыклар чоры геройлары заман белән бергә үсәләр, үзгәрәләр, яңа сыйфат, яңа чалымнар, үзгәлекле яңгырашлар алалар. Чынбарлык, җанлы тормыш агышыннан үзе күргән-тойганны чумырып алып, иҗат ялкынында эретеп койган, чорның кабатланмас образын тудыра алган театр гына рухи хәзинәсен баета, иҗат тәҗрибәсенә нидер өсти ала. Катлаулы да, четерекле дә иҗат процессы ул. Татар театрына да табыш-казанышлар ансат һәм җиңел бирелмәде. Ләкин театр чорның сәнгатьчә сурәтен эзләү дәртен киметми, уңышсызлыклар алдында тукталып калмый, һәр дәвернең үз авазы булган сурәт гәүдәләнешләрне, заман ритмын таба, егерменчеутызынчы елларның реалистик традицияләрен үстерә килә. Бөек Ватан сугышы чорының кырыс героикасы театрыбызның алтын фондын тәшкил иткән образлар галереясенә Н. Исәнбәтнең «Мәрьям» трагедиясе буенча куелган спектакльдән Мәрьям (Р. Җиһаншина һәм Г. Ибраһимоеа), М. Әмирнең «Миң- лекамал»ыннан Миңлекамал (Г. Булатова), «Тормыш җыры»инан Фатыйма (Ф. Иль- ска я) образларын өстәде. Ул спектакльләрдә татар хатын-кызы образлары аңа кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрелә. Сугыштан соң үткән өч дистә ел — уңай герой проблемасын хәл итүдә бигрәк тә күп санлы уңышлар китергән чор булды. Бу эштә театр максатка ярашлы барлык сәхнә жанрлары һәм төрләреннән диярлек оста файдалана. Ул, аерым алганда, та- рихи-революцион теманы үзләштерүен уңышлы дәвам итә. Без сәхнәдә гомерләрен халык бәхете, азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган тарихи шәхесләр — даһи Ленин, Тукай, Мулланур Вахитов, Шамил Усманов, Бәхтияр Канкаев, Кол Гали образлары белән очраштык. Хакыйкать һәм гаделлек өчен көрәшүче ул каһарманнарның курку белмәс олы характерларын сурәтләүдә театр ышандыргыч буяулар һәм чаралар таба. Чынбарлыкның үзендәге революцион традицияләр сәнгать үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Тормыш һәм сәнгатьнең үзара аерылгысыз бәйләнеше дә әнә шунда. Художникның тормыш материалын күзәтү һәм үзләштерү нигезендә тудырган әсәре чынбарлыкка әйләнеп кайта һәм аңа тәэсир ясый. Шушы диалектик бәйләнеш производство темасын яктырткан әсәрләрдә аеруча калку күренә. Уңай герой эзләү процессында драматурглар һәм театрлар бу темага еш мөрәҗәгать итә башладылар. КПССның XXV съездында сөйләгән отчет докладында Л. И. Брежнев бу хакта болай диде: «Мәсәлән, элегрәк коры гына «производство темасы» дип аталган нәрсәне алып карагыз. Хәзер бу тема чын художество формасын алды. Без, әдәбият һәм сәхнә геройлары белән бергә, корыч коючыларның яки туку фабрикасы директорының, инженер яки партия работнигының уңышы өчен сөенәбез, дулкынланабыз. Төзүчеләр бригадасы өчен премия кебек беренче карашка аерым очрак булып тоелган мәсьәлә дә киң иҗтимагый яңгыраш таба, кайнар бәхәсләр китереп чыгара». Әгәр бу теманың төрле еллар драматургиясендә ничек хәл ителүен тикшереп карасак, дәверләр алмашыну белән уңай геройның да нинди юнәлештә үзгәрә баруын күрербез. Ш. Камалның «Габбас Галин» һәм Д. Вәлиевнең «Сиңа тормыш бүләк итәм» драмалары геройларының икесен дә уртак омтылыш, хезмәткә бирелгәнлек, намуслылык кебек сыйфатлар берләштерә. Әмма шулай да аларның ике чор кешеләре булуы ерактан ук күзгә ташлана. Саттаров — безнең чордашыбыз, һәм интеллигентлылык, һәм белем ягыннан ул, әлбәттә, күп өстенрәк, дөньяга карашы да киңрәк, ул бөтен ил масштабында фикер йөртә. Колхоз тормышының төрле елларыннан алып язылган әсәрләрдәге геройларны, әйтик, К. Тинчуринның «Кандыр буе» спектакленнән Акбирдин, Бөек Ватан сугышы чоры героинясы Миңлекамал, Т. Миңнуллинның «Ир егетләр» драмасыннан Мәр- вәнне янәшә куеп карасак та, без аларда күп кенә җитди үзгәлекләр табар идек. Мондый үзгәрешләр, барыннан да элек, әлбәттә, — социалистик җәмгыять кешеләренең иҗтимагый үсеше нәтиҗәсе. Совет сәнгате социализм кешесен төрле яклап һәм тирәнтен өйрәнүне максат итеп куя. Театр сәхнәләрендә психологик драма жанрының һаман активлаша баруы шуның белән аңлатыла да. Татар театры да соңгы елларда иң җитди уңышларга нәкъ шушы өлкәдә иреште, «Намус хөкеме», «Чит кеше», «Гүзәлем Әсәл», «Хуш, Назлыгөл». «Бер төн» һ. б. спектакльләр, алардагы төп образлар замандашыбызның рухи йөзен, гражданлылык һәм әхлаки сыйфатларын төрле яссылыкта, бөтен катлаулылы- гында һәм психологик тирәнлегендә сурәтләндерүләре, бай һәм җанлы характерлар тудырылуы белән кыйммәтле. Татар театры һәр чорда үзенең талантлы актерлары белән дан тотып килә. Бу хакта инде күп язылган. «Правда» газетасының Татар дәүләт академия театры спектакльләре хакында 1975 елның 4 август санында басылган мәкаләсендә дә: «Камал исемендәге театрның Ф. Халитов, Г. Шамуков, Ш. Биктимеров, Р. Таҗетдинов, Р. Шә- рәфиев, ф. Хәмитова, Г. Исангулова кебек... сәләтле иҗади көчләре, төрле актерлык индивидуальлекләренә ия булган башкаручылары бар...» диелә. Театрга алтмышынчы еллар башында килгән буын вәкилләре дә тәҗрибәле, өлкән актерлар белән бер сафка басалар дигән сүз бу. Димәк, театрыбызның яшьләрне тәрбияләү буенча күптәннән килә торган традициясе үстерелә. Актерлык сәнгатебезнең көче дә әнә шун да: өлкәннәрдән мирас булып килгән реалистик уен мәктәбен һәр буын үз заманына хас сурәтләү чаралары һәм алымнары белән баета тора. Бүгенге актерлар үзләре башкара торган персонаж сейләмен тамашачыга илтеп җиткерү белән генә канәгатьләнмиләр, ә текст артында торган мәгънәләрне, геройларны теге яки бу гамәлне кылырга мәҗбүр иткән мотивларны ачып бирергә омтылалар. Геройларның характерлары сәхнәдә күп вакыт көтелмәгән яклардан ачыла, алар күпкырлы, бай интеллектлы шәхесләр булып гәүдәләнәләр. Спектакльгә килгән тамашачылар да, сюжет йомгагының ничек сүтелүеннән бигрәк, персонажның үзе белән кызыксыналар, характерның эчке тибрәнешләрен, яшерен хәрәкәтен, шәхеснең рухи .үзгәреше, үсешен кызыксынып күзәтәләр. Театр заман сулышын сизгер тоючы, чор адымнарын сәхнә ритмнарында җанландыру, яңа эчтәлек, яңа идеяләрне сәнгать тукымасы аша гәүдәләндерү юлында туктаусыз эзләнүче режиссурадан башка яши алмый. Г. Кариев, К. Тинчурин, Вәлиев- Сульва, Г. Девишев, Г. Исмәгыйлев, Р. Ишморат, Ш Сарымсаков, К. Тумашева, Г. Йосыпов, М. Сәлимҗанов, шулай ук актерлык хезмәте белән бергә, күп кенә спектакльләрне сәхнәгә куюда актив катнашкан Ш. Шамильский, 3. Солтанов, Б. Тарханов, К. Шамил, X. Уразиков, Ә. Мәҗитов, X. Сәлимҗанов, Р. Бикчәнтәевләрнең иң яхшы спектакльләренә нәкъ әнә шундый сыйфатлар хас була. Театр режиссерының хезмәте һаман катлаулырак һәм җаваплырак була бара. Академия театры сәхнәсендә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Сәлимҗанов тарафыннан соңгы ун ел эчендә куелган спектакльләр мисалында бу ачык күренә. Ул җитәкләгән коллектив классик әсәрләребезнең заманча яңгырашын табу, бүгенге көн темасына иҗат ителгән сәхнә әсәрләренең чорга муафыйк форма һәм стилен, эчке ритмнарын билгеләүдә яңа мөмкинлекләр, чаралар һәм алымнар эзләүнең иҗади табышларга китерүен бик нигезле исбат итте. Татар совет театры үзенең җитмеш ел эчендә үткән иҗат юлына йомгак ясый. Мактаулы да ул юл, гыйбрәтле дә. Чордан-чорга театр халык белән бергә атлады, һәр дәвернең нәфис һәйкәле булып әверелгән образлар, үткәндәге героик эшләрнең сурәтле елъязмасын тудырды. Без анда революция һәм гражданнар сугышы каһарманнарының ялкынлы өндәү тавышларын, беренче бишьеллыкларның хезмәт гөрелтесен ишетәбез, шул хезмәт процессында туган яңа кешенең илһам тулы йөз-кыяфә- тен күрәбез, Магнитка, Днепрогэс, КамАЗ төзүчеләрнең корыч ихтыярын, якты хыялларын тоябыз. Бвтырхан, Годун, Габбас Галин, Мәрьям, Миңлекамал. Чешков. Саттаров, Мәрвән... алар барысы да өзелмәслек булып бер рухи җепкә тезелгән, бер үк ихтыяр, бер үк омтылыш, бер үк хыял кешеләре — барысы да илебез үткән этапларның рухын һәм мәгънәсен үзләренә сеңдергән чын геройлар. Театр кабызган утлар кешеләр күңелендә дөрләп януын дәвам итә, аларны бөек идеаллар хакына яшәргә, чорны киләчәк гасырларда яшәтерлек эшләргә чакыра.