Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ЕЛ ЕГЕТЛӘРЕ

Мөхәммәт Мәһдиевне күптән түгел кырыкны тутырган яшь бер кеше дип йөри идем, һәм шул кеше, уйламаганда-көтмәгәндә дигәндәй, фронтовиклар хакында роман яза ’. «Әллә сугышта булырга да өлгердеме икән?»—дим гаҗәпләнеп. Әсәр шул кадәр тормышчан һәм табигый чыккан, андагы һәр нәрсәгә шул кадәр нык ышанасың — дөресен әйтим, автор үзе күрмәгән хәлләр турында язгандыр дип, башыма да килмәгән иде. Дөрес, романда конкрет сугыш күренешләре юк, анда һөҗүмгә күтәрелүче солдатлар да күрсәтелми, бомбаснаряд шартлаулары да ишетелми диярлек. Әмма сугышның кырыс рәхнмсезлеге, сулышы дөрес бирелә. «Әллә Бөек Ватан сугышында катнаштыгызмы?»— дип сорагач, М. Мәһдиев, кыска гына итеп: «Юк, катнашмадым»,— дип җавап бирде. Ул флотта хезмәт иткән, авыл мәктәбендә балалар укыткан. Димәк, мин әйтәм. ул сугыш чоры баласы, тылда яшәсә дә, сугыш китергән авырлыкларны күп күргән, шулар аны яшьли олы кешегә әйләндергән. Бу хәл аның иҗатына үз эзен салган. Романның төп герое Рушад Сулимов университетның беренче курсыннан фронтка китә. Егерме яшьлек егет сугышның бик күп авырлыкларын күрә, әллә ничә тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очраша. Сугыш тәмамлануга, беренчеләрдән булып, ул демобилизациягә эләгә. Чөнки илгә укытучы кадрлар кирәк була. Шу- ' М Магдеев Большая земля под крылом Ромам Татарчадан Е Леваковская тәрҗемәсе Мәскәү. «Современник» нәшрияты лай итеп, Рушад гомерләрен авыл мәктәбендә уздырган әти-әнисенең эшен дәвам иттерергә була, авыл мәктәбенә тарих укытучысы булып китә. Әмма әле бик озак аның төшенә баткан кораблар, үлгән иптәшләре, фашизм чумасы китергән башка вәхшилекләр кереп җәфалый. Төшләр һәм сугыш турындагы истәлекләр Рушадның бик яшьли (фронтка киткәндә аңа нибары унсигез яшь була) ил кайгысын кайгыртып яшәвен раслыйлар. Аның характеры сугыш утында, фашизмның чын йөзен ачкан күренешләр белән йөзгә-йөз очрашканда формалаша. Кенигсберг курортындагы немец кызларын исегезгә төшерегез. Аксыл-сары чәчле, зәңгәр күзле сылу кызларның ботларына «офицер сөяркәләре» яки «солдатлар өчен» дигән тамгалар салынган. Болар- ны күргәч, безнең солдатларның күңелләрендә сызлану катыш кызгану тойгысы уяна. Менә нинди икән ул фашизм! «Әйе, фашизм — яралылар төялгән корабльне диңгез төбенә җибәрү генә түгел. музейларны, китапханәләрне яндыру гына түгел, чит халыкларны методик төстә яндырып. «Бөек Германия» туфрагына ашлама хәзерләү генә түгел, бәлки хатын-кыз гүзәллеген дә изү, таптау. Гетелар, Шиллерлар. Гейнелар ода җырлаган гүзәл немкаларны да пычрак фашист итеге астына салып таптау икән._» Бу күренеш Рушадны бөтенләй тетрәтеп ташлый. Романның икенче герое — гвардия өлкән лейтенанты, кыю разведчик Гата Сәләхиев Рушад характерын тулыландыра һәм ача төшәргә булыша. Гата Рушадны күңел төшенкелеге баскан, аның М үз кеченә ышанычы какшый башлаган көннәрдә кайтып төшә. Аның энергиясе, кыюлыгы һәм ныклыгы Рушадка да күчә. Алар сугышта зур батырлык күрсәткәннәр иде. тыныч тормышта да шулай ук эшлиләр. Чөнки Рушадның карт укытучы әнисе әйткәнчә: «Укытучы һәр вакыт кеше җаны өчен барган көрәш эчендә кайный». Кеше җаны өчен барган шул зур көрәшкә яшь ике фронтовик килеп кушыла. Алар мәктәп балаларының киләчәгенә зур өмет баглыйлар, әгәр шулай әйтергә яраса, бүгенге укучылардан иртәгә зур кешеләр чыгачагына ышанып яшиләр. Алар үз карамакларындагы укучыларның рухи көченә ышаналар. Алар фронттан зур идеаллар белән кайталар һәм шул идеалларны укучыларга җиткерергә омтылалар. Алар өчен мораль компромисслар ят нәрсә, аларның сүзләре беркайчан да эшләреннән аерылмый. Фронтовик укытучыларның төп көче әнә шунда. Дөрес, аларның укытучылык тәҗрибәләре юк диярлек. Үзе билгеләнгән Акбалык мәктәбенә эшкә барганда, әнә шуңа күрә Рушад: «Бу авылда тәҗрибәсез фронтовик егетне ниләр көтә? Юк, тәҗрибәсе аның җитәрлек, тик фронтта алган тәҗрибә монда ярармы?!.»— дип бөрчыла. Укытучылык тәҗрибәсе күп еллар узгач килә, ә менә сугышта алган ачы тәҗрибә — чын гуманизм, зур идеалларга омтылу, кешеләргә карата игътибарлы булу тыныч тормышта да бик ярап куя. Шул ук вакытта алар үз-үзләренә һәм башкаларга карата искиткеч таләпчән булырга да онытмыйлар. Үзең белгәнне укучыларга өйрәтү, аларга карата таләпчән булу — яшь укытучыларның төп әхлакый принцибы. Роман геройлары Рушад белән Гата балаларның яшьлеген тышкы дошманнардан гына саклап калмыйлар, менә хәзер — тыныч көннәр башлангач та алар чын кешеләр булып үссен өчен ал-ялны белми эшлиләр. Киләчәк заман кешеләрен |тәрбияләүдә мәктәпнең нинди роль у|№һвын алар бик яхшы аңлыйлар. Укы ”учылык эше -г изге эш. днлор. Бер дә юкка гына алар укытучылык эшен сайламыйлар. Дөрес, еш кына аларның бу эш өчен белемнәре җитеп бетми. Әмма моның өчен алар гаеплемени?!. Юк. бил геле. Чөнки сугыш тормышның хроноло гнясен җимерә, заманалар бәйләнешен бутый. Яшь укытучылар үэ-үзләрею «...Тарих безне гафу итәр: без сирәк очрый торган вакыйгаларның шаһиты булдык. Без. гомумән, авыр юлга чыктык. Ләкин кемгәдер җиңел булсын өчен, дөресрәге — киләчәк буын өчен»,— дип юаталар. Шуңа күрә дә алар бу дөньядагы һәр кеше, һәр нәрсә өчен үзләрен җаваплы итеп саныйлар. Алар фаҗигале һәм газаплы тетрәүләр белән тулы тормыштан матурлык һәм иплелек эзлиләр, шуңа ук балаларны да өйрәтәләр. Рухи һәм физик көчләрен һич кызганмый шул эшкә сарыф итәләр. Алар ашкынып, омтылып яшиләр. Шул нәрсә», күпчелеге тол хатыннардан һәм картсызлардан торган коллективка уңай йогынты ясый. Хатын-кызлар икенче яшьлекләрен кичергәндәй булалар. Яшь фронтовиклар авыл укытучысының көн дәлек авыр тормышына җанлылык, ижат активлыгы кертәләр. Рушад, Гата. Хәкимҗан һәм Зариф «Эх. дорога...» җы рын башлагач. хатыннарның йөзе әнә ничек балкып китә. Хәтта баштарак Рушадны үзенең умырткасыз булуы белән гаҗәпләндергән, бер нәрсә булган саен: «бу — минем гаеп, иптәшләр» дип кабатларга яраткан мәктәп директоры да үзенең фронтовик булуын искә төшерә, районнан килгән комиссия каршында яшь укытучыларны яклап чыга, Сабир Ишморатович күз алдында яңадан тугандай була. Романда тыныч тормыш һәр вакыт кешеләр язмышына туры килгән авыр һәм җаваплы чорны — сугышны искә төшерү- белән чиратлашып бара. Укытучылар кайгыра да. шатлана да беләләр. Бу яктан Җиңү бәйрәменә багышланган мәҗлес аюуча характерлы. Шатлыктан, дулкыфанудпн күпләрнең күзенә яшь килә. Ләкин беркем моңардан оялмый. Мәктәптә оештырылган кичәдә, бәйрәм өстәле янында алар фронттан кайтмый калган иптәшләрен искә алалар. М Мәһдиев авыл укытучыларының тормышын яхшы белә. Ул — үзе авылда туып, авыл мәктәбендә балалар укыткан кеше. Авыл мәктәбенең көндәлек тормышын һәм андагы бәйрәмнәрне сурәтләүдәге табигыйлек шуннан килә. Язучы тышкы эффектлар артыннан кумый. Аның игътибар үзәгендә — совет сугышчысының, совет кешесенең эчке, интеллектуаль тормышы. Бу җәһәттән Гата Сәләхиев язмышы бик характерлы. Сугыш елларында ятим үскән кәтүче малай офицер дәрәҗәсенә күтәрелә, сугыштан соц ул — үз предметына, физикага гашыйк укытучы. Авыл көтүчесенең дөньясы ифрат киңәеп китә. Ул үз авылына гына түгел, хәтта бөтен районга да сыймый башлый. Рушад кебек үк, ул да тормыш юлын фронтовик булып башлый һәм фронтовик булып тәмамлый. Гата —• ифрат юмарт кеше, үзе күргән, үвө шаһит булган барлык газаплардан һәм бәхетсеэлекләрдән соң,, аның барлык кимсетелгәннәрне иркәлисе, бөтен дөньяны юатасы килә. Ул *— социалистик җәмгыять тәрбияләп үстергән кеше. Гатаның крестьяннан чыккан, әти-әнисез үскән бер авыл малае икәнен белгәч, немец офицеры: «Минем әтием университет профессоры... Ницшеның тәгълиматын алга таба үстерүче. Үзенең бердәнбер малае — фәннәр магистры, рейх офицерының — кем тарафыннан «гефанген» булуын (әсирлеккә алынуын) ишетсә, әлбәттә, атылып үләчәк»,— ди. Безнең совет кешеләре менә ничек үскән һәм чыныккан икән! Безнең илгә һөҗүм иткәндә һәм аны күп булса ике атна вакыт эчендә басып алырга хыялланганда, фашистлар кем белән, нинди халык белән эш итәргә туры киләчәген башларына да китермәгәннәрдер. Роман геройлары ил, халык язмышы өчен үзләрен җаваплы кешеләр итеп саныйлар. Һәм моны алар тормышлары, хезмәтләре белән раслыйлар. Алар — сугыш кырында, ахырдан тыныч тормышта башкарган эшләрен оатырлык дип исә» ләмиләр. Алар бары үзләрен киләчәв алдында җаваплы итеп сизәләр. Әнә шулай үз-үзләрен җиңә-җиңә, ү» үзләре белән көрәшә-көрәшә, геройлар үсә, җитлегә баралар. Чөнки сугыш тәмамлаганда Рушадка нибары — 20, ө Гатага —23 яшь кенә була. Алда — вур һәм авыр, әмма ифрат бай гомер юлы. М. Мәһдиев геройлары каршында ясал* ма киртәләр корып маташмый. Ул алар* ның көндәлек реаль тормышларын сурәтли. Әсәрне укыганда язучының үзенчәлекле стилен тоеп барасың. Шуңа да аның геройларының тормышы ифрат тормышчан һәм төгәл килеп чыккан. Язучы фронтовикларга, аларның су* гыштагы авыр һәм куркыныч тормышы* на, авыл укытучысының кыен, әмма мактаулы хезмәтенә дан җырлый алган. Сурәтләнгән вакыйгалары никадәр генә кырыс тоелмасын, роман ифрат лирик яңгырый. Татар телендә роман «Фронтовнкларә дип атала иде. Һәм фронтовиклар темасы әсәрнең буеннан-буена кызыл җек булып сузыла. Әсәр геройлары зур горурлык белән: «Без — фронтовиклар бит!»—диләр. Шуңа күрә романны русча тәрҗемәсендә «Большая земля под крылом» дигән исем белән чыгару кирәкмәс иде. Минемчә, бу яңа исем р» манның композициясенә дә, сюжет агышына да туры килми.