Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИҢ УРАМНАР

Хуш киләсең Күңелләрне, бүлмә кысанлыгын Инкарь итеп, җимереп, Иреккә Чыга идеяләр... Алар Чынлык Дигән дәрәҗәгә ирешкән. Баш конвейер — сәхнә. Берәү әсәр язган, Уйный бөек артист — машина. Бетончылар, гримчы, балтачылар, Монтер-режиссерлар — барысы да Гаҗәпләнеп карый хәзер читтән. Ява мактау, чәчәк һәм алкыш. Мотор тавышы гүләп күккә очыра — Тетелеп оча тиргәш һәм тартыш. Таш, ком, цемент, Акыл һәм хис берегеп, Күтәрелгән дуслык кәгъбәсе. Ике титан: Җирнең һәм Вакытның Законлы улы, тере мәгънәсе — КамАЗ! КамАЗ, Сине тыңлый, Карый һәм кул чаба Дусларыңның бүген һәммәсе. Яңа Җидегән Күктә Җидегән бу елларда Экскаватор чүмеченә охшап калды. Җир казыды, җир айкады — Кеше шунда бетон нигез салды. Хыялланмады ул күккә карап. Яланнарга чыгып кичләрен, Ялгыз сулап шомырт исләрен, Чүпләмәде йолдыз — Кирпеч тезде, цемент изде кеше, Бозлы агымын эчте һаваның. Җиденче кат күккә менгәндә дә, Якты йолдыз булып янармын, Диеп акырмады. Каны сыман кайнап, Чытырдады битум. Хыял шикелле Татлы булмаса да, Буяу, төтен исе җанга хуш килде. Күкрәкләргә йолдыз тагарга дип, Киң күкрәкле, калын тавышлы Кай адәмнәр, мәгъруранә килеп, Мыштым гына кайчак таешты. Ә ул калды. Җиде елда җиде завод кырда Ни дисәң дә инде төзелгән! Күкрәкләрдән түгел, киңлекләрдән кара: Дөньяда бар хәзер өч Җидегән! Таштан, комнан, уттан измә ясап, Ныклык рәвешен ясап тимердән, Иҗат итте җир баласы Яңа Җидегән. Ә ул ишетмәде Кыр казлары кебек тезелеп кенә, Мөсафирлар килә калага. Мөсафирлар күреп калмакчылар: Автомобиль ничек ярала? Сөйли гидлар, сөйли һәм күрсәтә: Позиция дигән рәт анда Тимер юл күк. Читтә тезелеп кала Әрҗә-әрҗә шөреп, вал, рама. Күрә турист: пневмовертка белән Эшче егет кашый җилкәсен. Выжлап килгән электр арбасында Берәү әнә коча иркәсен. Көлә турист — кызык. Ул арада Ваклыклардан зурлык укмаша. Машиналар инде конвейердан Сынау кырына төшеп тә баса. Сөйли гидлар, риза түгел турист: — Автомобиль ничек яралды?— Күрми чыкты. Чыккач яланнарда Җилләр шавын тыңлап карады. Ак һәм сары, яшел һәм зәңгәр төс Тоташ сорылык булып уфтанды. Тирә-якта шаулап торган иген Дулкыннары кинәт тын калды. Ул күрергә йөргән мәгънә бәлки Сүз түгелдер, бәлки моңлы көй? Нигезләргә бетон булып яткан Бөек серләр: «Уел...», «Әллүки....» Ә ул ишетмәде. Мәләкәс Зур түгел ул елга — бәләкәч, Шуңар, ахры, исеме — Мәләкәс. Оялып кына мәңге аккандыр, Елына бер кабат ташкандыр. Ташулары — ерак хатирә, Хатирәләр сөйли тал-тирәк. Чал әбиләр карый үткәнгә, Килер көннәр карый җилкәгә. Сукмаклар юк, килми гашыйклар, Юлда — базлар, тау-тау балчыклар. Тик чылтырда, инеш, чылтырда!— Калган юл тик — бары бер торба. Татар хатыннары ябынган Шәл йөзеккә сыйган ла, сыйган! Шулай йомылып куйган бәләкәч — Бер торбага сыйган Мәләкәс... Китер, Кеше, хөр мәйдан тизрәк — Элеккедән тирән һәм киңрәк! Бугаздагы тавыш шикелле, Вөҗдандагы ялгыш шикелле, Йомылып кына ага бәләкәч, Ургылырга тора Мәләкәс. Яшь каеннар Каралыктан, соры төстән ап-ак Төсегезне һаман саф саклап, Талкынасыз җилдә. Әле сезгә Бөтен нәрсә монда чит һәм ят. Җилдән түгел, машиналар өргән Төтеннән дә ник соң бөгелеп Төшәсез сез? Урман, бакча кебек Үз итми шул сезне таш, асфальт. Талпынасыз төп-тамырлар белән Йолкынырга һәм тиз качарга. Бәйләгәннәр шуңар казыкларга... Болай яшәү түгел шул ансат. Төшегездә — урман, су буйлары, Уегызда— рәхәт, тын дөнья. Тик китмәгез, калыгыз сез монда, Чаганнарга охшагыз азрак. Күрегез сез: алар шундый әрсез, Тусалар да океан артында, Бетон, таш һәм төтен арасында Хуҗа булып җәяләр канат. Сезнең төс бит кала диварларын, Урамнарны нинди ак иткән! Өйләргә дә шатлык булып күчкән! Калыгыз сез шулай саф һәм ак. Киң урам Яр Чаллыда бар урам — «Үзәк урам». Җәен — тузан, яз да көз — саз, кыш — буран. Иске заман: кибет, кибет, кибетләр, Тоз, керосин һәм гайбәт сата торган. Кибетчеләр һәм динчеләр — хуҗалар, Узган-барганга нәфес, тел сузалар, Тел уйната, кул суза һәр гөрбиян — Куллар, куллар, куллар белән күк тулган. Кулда капчык, кулда тәпәч, я камчы. Борыч һәм тоз алмага килгән ялчы. Ул китергән ашлык өелә келәткә, Бәрабәргә — аракы белән сыйлан. Тарт тәмәке. Эчкечегә әйләнеп, Җырла, акыр, җикер, сикер әйдә бер. Үзәк урам, келәт, келәт, келәтләр. Фахишәләр тагын — шәп тозак корган. Җыйнаулашып барча әрвах эш кыла. Безнең урам — зур урам!— дип кычкыра. — Колакларым тотып, ерак шау-шудан — Тар тарихтан киң урамнарга чыгам. Чыгам Җәлил, Вахитов проспектына, Мәскәү урамына. Гауга тиз тына. Менә кайда, кайда хәзер үзәкләр! — Киңлек сулап, бераз тын алып торам. Тар урамда киң базар һәм дан тоткан, Моң, нәфислек, шәфкать һәм иман йоткан Адәмнәргә хуш дияргә онытып, Мин — Кеше, күр, үзәк урамнар корам! Кил, кара: һәм яңара иске урам. Чаллы юллары Бөек тынлык Калага кул сузсаң, кул җитә, * Төн тыныч, тыныч көн, тын уйлар. Юк дәгъва, юк әгъва. Теплица. Тын алмый үсәме бу кыяр? Безелди монда тик бал корты. Чәчәктән ул күчә чәчәккә Сыйланыр, тәм җыяр өченме? Юк, кыяр үрчетә, яшәтә. Теплица — аңарга әсирлек. Кырларга, иркенгә юл бикле. Эсседә, бөркүдә — серкә чәч. Ул бары шул эшкә ирекле. һавага тилмереп, бал корты Җан бирә тын гына, тавышсыз. Алмашка күчләр күп — киләләр, Алар да баш сала каргышсыз. Мең гомер, мең мәгънә, мең дәвер Шаулыйдыр бу бөек тынлыкта. ...Кыярлар төялгән машина Көн саен калага юл тота. Утыр әйдә, очтык бергә Үргәрәк тә алгарак. Туктатмыйлар кызыл утлар Тыкрык саен сагалап. Очсак та без, юл читенә Тәгәрәми машина. Килми шашып бер машина Икенчесе каршына. Берсе аска төшә гөрләп, Берсе җилә югары. Акыл салган юллар болар, Бу — гаделлек юллары. Юлларга һәм урамнарга Салыгыз күпер күбрәк! Юл кисешмәү, чәкәшмәүләр Бар халыкларга үрнәк. Кодрәтләр сурәте Заводлар чамасыз күп сыман, Заводлар түбәсе — күк томан. Кешеләр — әйтерсең бал корты, Аннан да бәләкәй, ахрысы. Күперләр — сузылган бетон кул, Адәмне тотар да сытар ул. Юк, үзен кордылар кешеләр, Кактылар, бөктеләр, кистеләр. Баобаб шикелле торбалар Галәмгә терәлеп торалар. Башында йөриме кырмыска? Кешеләр үрмәли тормышка! Адашып калырлык корылма. Кодрәтләр сурәте бу дөнья. Ә Кеше кемгәдер күз кыса, Тоткан да дөньяны кулына. Шатлык һәм моң төяп Яланнарга чыгып «КамАЗ»лар Аргамаклар кебек чабалар. Әрҗәләре — зәңгәр, яшел кыр, Төсләр ярашуы шушыдыр. Ыңгырашмый авыр арбалар, Тын сөйрәми илне бабайлар. Шыгырдамый көпчәк дегетсез... Бәйрәм бүген, бәйрәм, юл — чиксез Кайсы шәбрәк, тизрәк чабачак, Сабан туйда бүләк алачак: Аргамаклар кешни, пошкыра! Тояклардан чәчрәп, очкыннар Теләкләргә каба... Иркендә Мең ат ярсый — куып җит кенә! Юл читендә: «Бәйге бугай!» дип, Ялгыз атлар кала моңаеп. Ялгыз атлар кала ымсынып: Чабарга соң кемгә кушылып?— Шатлык һәм моң төяп, «КамАЗ»лар Яланнарда чаба, чабалар, Чабалар. 1976