Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТЕ-СӘХНӘ КҮРКЕ

Театр Н. Шаһбазовның «Фаҗигале юлда» пьесасын куярга карар итте. Мәэмүн Сүтюшевкә спектакльнең декорация һәм костюмнарын сурәтләү тапшырылды. Ә ул Индонезиянең ни табигатен, ни тормыш рәвешләрен белми — бөтенләй таныш булмаган дөнья. Күктә яңа йолдыз ачкан астроном төсле эзләнергә туры килер, дип уйлады урамга чыккач. Бу инде Ш. Шаһгалинең «Таң атканда» пьесасы түгел. Анда яшел болынны ярып бормалы су ага, артта зәңгәрләнеп урман күренә иде. Алгы планда печән чүмәләләре, үлән, чәчәкләр. Казанны чыктың исә, һәркайда диярлек шундый күренешкә тап булуың мөмкин. Кемнәрдер Агыйдел, Дим буйлары, Мишә, Чирмешәнне хәтерләр. Ә Мәэмүн үзе туып-үскән Ишем якларын, төньяк Казагыстан табигатен күз алдына китереп хыялланды. Кайчандыр ана сөте кебек таный) булган һавасы борынына килеп бәрелгәндәй, бөдрә каеннары иркәләп аркасына кагылгандай тоелды. Шуңа күрә бик кыю тотынган иде ул «Таң атканда»га. Аннары... таныш сукмактан атлау иде ич бу! Кызылъяр татар мәктәбендә укыганда Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләрпен сәхнәгә куйдылар. Декорация кирәк булгач, Мәэмүн аптырап калмады, газеталарны берсен икенчесенә ябыштырды да. шуңа су буен ясады. Кәгазь дисәң, гап-гади газета иде инде ул, буяу дисәң, анысы да әллә нинди түгел. Әмма шуңа барысы да «аһ» итеп сокланды, укытучылар: «Сурәтче булырга кирәк сиңа, энем!»— диделәр, ә берсе җиденчене бетергән Мәэмүнне сурәт техникумына җибәрергә киңәш итәр өчен өйләренә үк килде. Әйе, менә шул үтә беркатлы, үтә гади беренче декорация алып кереп китте аны театрга. Юк, юк, ул гына түгел икән лә. Билгеле, 1926 елда Казан художество техникумына керү өчен бу декорация хәлиткеч роль уйнады. Әмма театрга аяк басуда һич тә беренче һәм бердәнбер этәргеч түгел иде ул. Мәэмүн әле дә тәүге мәртәбә спектакль каравын яхшы хәтерли. Аның апалары җырга, биюгә бик һәвәс була. Иптәшләре килә, яңа көйләр өйрәнәләр, әллә нинди кызык сүзләр әйтеп, кыланып сөйләшәләр. Мәэмүнгә нибары җиде генә яшь, ул әле барысын да аңлап та бетерми, әмма апалары янында бөтерелү чамасыз рәхәт һәм күңелле. Беркөнне исә аны да үзләре белән клубка алып киттеләр. Зал халык белән шыгрым тулган. Мәэмүн апасының итәгенә кунаклагач, тамаша башлана. Бик тә кәефле буласы иде дә бит, залның сәхнә дигән башында аңлашылмый торган хәлләр килеп чыкты. Әллә нинди ят ирләр аның икенче апасын тукмарга тотындылар. Мәэмүн: «Апаны кыйныйлар!»— дип чырылдап җибәрүен үзе дә сизми калды. Чырылдау гына кая, «Ярдәм итик!» дип итәктән шуып төште дә ваемсыз утырган апасын йолыккалый башлады. Аны тышка алып чыгып китәргә ашыктылар, нидер аңлаттылар. Тәнәфестә исә сәхнә дигән җиргә алып менеп, рәсем төшерелгән чаршауны, бүтән әйберләрне күрсәттеләр. Мәэмүн ерактан чын кебек күренгән нәрсәләрнең киндергә төшерелгән сурәт икәнен белгәч шаккатты. Иснәп, капшап карады. Киндере калын, таза, буявы исә кытыршы катлам итеп капланган икән. Якыннан карасаң, искитәрлек бер ние юк, арырак китеп баксаң, тылсымлы нәрсә кебек карешыңны үзенә тарта. Т Мәэмүн таң атуын түземсезлек белән «өтеп җиткерде, аулакта калу белән апаларының калын китапларын кулына төшерде дә. тышларын каерып алып, кичә сәхнәдә күргән ширма дигән нәрсәне ясый башлады. Аңа тәрәзә, ишекләр куйды, катыргыларны төрле төскә буяды, берсен икенчесенә ябыштырды. Кызык икән бу уен, әйтәм олылар да мавыга!.. Апалары бераз орыштылар да малайга искергәнрәк китапларын табып бирделәр. Менә шулай һәвәсләнеп китте ул театр сәнгатенә... Мәэмүн уйга чумып өен узып китүен сизми дә калды. Хәер, бераз йөреп кайту зыян итмәс дип юлын дәвам итте һәм урам аша чыгып бакчага керергә булды. Пушкин урамы буйлап сузылган рәшәткәләргә театрның репертуар игъланнары эленгән. М. Фәйзи. «Галиябану». Ш. Камал. «Хаҗи әфәнде өйләнә», Г. Камал. «Банкрот»... Аларның барысына да Мәэмүн Сүтюшевнең катнашы бар. ■Банкрот»ны гына алыйк. Аны сәхнәләштерүдә беренче мәртәбә 1939 елда катнашты. Декорацияне тәфсилле итеп ясады. Зур зал. калын пәрдәләр асылган тәрәзәләр. ишекләр, аларның дугаланып килгән башларына чәчәкләр төшерелгән. Залның биек аркалы киң ишегеннән эчке бүлмә күренә. Татар байлары тормышына хас иске фасондагы сырланган урындык, кәнәфи, камодлар, гөлләр өчен озын аяклы, ваза сыман аскуймалар. Стенаны портрет һәм шамаилләр бизәде. Техникумда укыганда остазлары Бакый Урманче каллиграфия дәресләре уздыра иде. Укучылар гарәп хәрефләрен стильләштереп, үреп язарга өйрәнделәр. Кайберәүләр моңа күңел бирмәсә, Мәэмүн берничә талкыр сөекле укытучысыннан мактау ишетте. Әнә шул сабаклар аңа матур ител шамаилләр язарга ярдәм итте Малай чакта Мәэмүнне атасы балта остасына өйрәнчек итеп биргән иде. Оста таләпчән, каты куллы кеше була. Әйберне бозган өчен ара-тирә йодрык тәмен татыгач, малай берничә тапкыр балавыз сыгасыга эшен ташлап кайтты, тик атасы һәрь- юлы аны кире борып җибәрә иде Йөри торгач, ул балта эшенә дә, төрле сыр, сын, бизәкләр ясап аны мебельгә ябыштыру һөнәренә дә шомарып китте. Бу һөнәре театр эшчеләре белән хезмәттәшлек иткәндә, аларга тегесен-бусын күрсәтеп, өйрәтеп җибәргәндә ярап куйды. Әмма аның күп белүе тегеләргә бик үк ошамады булса кирәк, талөпчәнлеген авырсынган кешеләр «сантиметрчы» дип кушамат тактылар! Театр сугыштан соң «Банкротпка яңадан әйләнеп кайтты. Заман узу белән тамашачы да, театр да мәгълүм үзгәрешләр кичерә. Зәвык та бүтәнрәк, таләпләр дә башка. Бу үзгәрешләр сәхнә бизәүгә дә. кием-салым, бутафориягә дә кагылмый калмый. Режиссер да, рәссам да пьесага яңача карый, үз алларына яңа бурычлар куеп эшли башлый. Мәэмүн дә бу юлы Сираҗетдин байның өен башкача күз алдына китерде. Артык тәфсилләүдән качарга карар бирде. Декорацияләр тиз алмашынырга, спектакль кызурак темпта барырга тиеш. Бәлки бөтен декорацияне әйләнмәле түгәрәккә сыйдырыргадыр? Юк. бай өен кечкенә күрсәтү ярамас. Әгәр алгы планны үзгәрешсез итеп, түгәрәктән тышта ясаса? Күңелендә ничә вариант барлыкка китерде икән ул? Сәхнәне, чынлап та, сантиметрлап күзаллады, өстәл, урындык, бүтән нәрсәләрнең күпме урын аласын исәпләде. Колонна, балкон, балконга менә торган баскычларның проектларын ясады. Ниһаять. бар да әзер. Пәрдә ачыла, тамашачылар Сираҗетдин байның кунак бүлмәсен «үреп куп чаба. Чыбыктан бөгеп ясалган урындыклар, озын өстәл, мозаикалы ишекләр. Чәчәкле сары обой, шамаилләр. Икенче күренештә — алгы бүлмә, кәнәфи, •стеәстенә өелгән сандыклар, мендәр-ястык. Өченче күренештә — байның кабинеты. Зур өстәл, көзге, касса. Дүртенче күренеш — балкон. Анда Сираҗетдин намаз укый, кунак килсә, граммофон уйнаталар. Бишенче күренештә — колонна һәм ишекләр... Артистларга уңайлы уен мәйданы тәэмин ителгән, тамашачы, һәр күренеш саен декорация үзгәрүен күреп, сәхнә тормышчанлыгына гашыйк була. Җитмәсә, декорация алыштыру өчен элекке еллардагы кебек унунбиш минут көттереп утыру да кирәкми, пәрдә бер-ике минутка гына ябылып ала. Әйләнмәле түгәрәкне чикле микъдарда гына борып яңа күренеш барлыкка китерү театр рәссамыннан бик зур осталык һәм эзләнү таләп итә. «Банкрот» спектакленең соңгы куелышында декорациянең гаять сыйдырышлы булуы, мәйданның бәрәкәтле файдаланылуы, саран чаралар белән тормышчанлык тәэсире тудыру һәм шулай заманга муафыйк спектакль барлыкка килү — Мәэмүннең җиңүе хакында сөйли иде. Мәэмүн бакчага кереп тын сукмак буйлап атлады. «Банкрот» та, татар драматургларының бүтән әсәрләре дә сәхнәләштерүче рәссамның иҗат утында януын таләп итә. Әмма аларда үз халкың мөхите чагылганга, синең өчен ниндидер җиңеллекләр бар. Кием әзерләргә кирәк икән, музейга барасың, элекке спектакльләрнең реквизитын күздән кичерәсең, белдекле кешеләр белән киңәшәсең. «Банкротпны әзерләгән чорда ул, мәсәлән, элекке бер татар баеның йортын да карап чыга алды. Әмма театр милли драматургия белән генә чикләнеп яши алмый. Шунлыктан театр рәссамына да даими рәвештә төрле илләрнең табигатен, төрле халыкларның көнкүрешен нагышларга туры килә. Хәзер менә Индонезия тормышына мөрәҗәгать иттеләр. Автор анда колонизаторларны фаш итә, алар үткәргән политиканың милли мәнфәгатьләргә каршы килүен тасвирлый. Димәк, каһарманнарның бер өлеше Европа киеменнән булачак. Ә икенче өлеше... Индонезия — көньяк иле бит. Мәэмүн, күтәрелеп, шау чәчәктә утырган юкәләргә күз салды. Тизрәк китапханәгә кагылып, махсус әдәбият табарга кирәк. Пейзажчы тынычлап, иркенләп табигать кочагына чыга да бик күп этюдлар ясый, аннары гына картина иҗат итәргә утыра. Икенче берәүләр үзе яраткан, үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп кенә кулына кыл каләмен ала. Ә театр рәссамына универсаль булырга кирәк. Ул бәйсез кеше түгел, әсәргә туры килерлек, режиссер теләген канәгатьләндерерлек рәсемнәр генә ясарга тиеш. Җитмәсә, аның нагышы һәр вакыт ясалма яктылыкта каралачак, төсләр уйнавын көндез эшләгәндә дә гел истә тоту мәҗбүри. Эскизлар да, макет та менә дигән булырга мөмкин, әмма шуны киндергә төшерергә, ясарга тиеш кешеләр үз эшен җиренә җиткереп башкар- маса? Әзерләнгән җиһаз, мебель бар да әйбәт булып та, бер генә ноктадан караучы тамашачыга декорация тиешенчә күренмәсә?! Театр рәссамын адым саен әнә шундый бәлаләр сагалап тора. Театр рәссамы булырга карар биргәндә боларның барысын Мәэмүн кайдан белсен? Хәер, белсә дә теләген үзгәртмәс иде. Художество техникумы мәктәпләр өчен сурәт буенча педагоглар әзерләвен белгәннән соң, үз максатына ирешер өчен ни генә эшләмәде ул! Кәрим Тинчуринның өенә барып хыялын ачты. Ул, «Шушы егетне өйрәнчек итеп алыгыз әле?» дип, рәссам П. Беньковка язу язып биргәч, дөнья каласын алгандай булды. Әмма ул юлы эш әлеге кәгазь кисәгеннән узмаган иде. Мәэмүн сукмактан атлаганда үзалдына елмаеп куйды. Кызык кеше иде шул ул Беньков. Искечә тәрбия алган зат булганга, техникумдагы укучылары — әле чабатасын салырга да өлгермәгән эшчекрестьян балаларына «әфәнделәр» дип эндәшә, үз фикерен «Мин сезнең белән килешмәс идем» шикелле нәзакәтле гыйбарәләр белән белдерә иде. Яшьләр, билгеле инде, каш астыннан күз уйнатып, авыз ералар. Мәэмүн театрда башта билет таратучы булып йөрде. Өченче курска җиткәч, аны декорация башкаручыга ярдәмче итеп алдылар. Урындык, өстәлләр буяу, савыт-саба һәм буягычларны юу — әнә шулардан башлады ул театрдагы юлын. Мәэмүн бакча уртасындагы чәчәклек янына килеп чыкты. Нинди матур! Ал, кызыл, яшел, миләүшә төсләрнең нинди генә төсмере юк монда, ә хуш исләре нинди тагын! Кызык, ә Индонезиядә нинди чәчәкләр үсә, алар шулай ел әйләнәсе шау чә- «әктә утыралар микән? Театр дөнья драматургиясе әсәрләренә туган көненнән бирле мөрәҗәгать итә кил*. Мәэмүн өчен дә «Фаҗигале юлда» — беренче белен түгел. М. Горькийның «Варварлармын бизәде—тамашачылар яратты. Ә Бомаршеның «Шау-шулы көнем* Биек түшәмле, колонналы бүлмә ясады, ишек-тәрәзә башларын челтәрләп, алар естенә калку скульптур бизәкләр ябыштырды. Чор рухын, француз тормышын күз алдына бастырыр өчен пьесаны кат-кат укыды, байтак китап, альбомнар белән танышты, бер ара мавыгып, хәтта йоклый алмый интекте. Фантазия бер ирек алса, әнә шулай тынгылык бирми икән ул. Ә нәтиҗәсе? Нәтиҗәсе дә сөенечле булды. Премье- 4 para килгән Мәскәү Зур театр артистлары һәм аның директоры декорацияләрне < ошатып, байтак җылы сүз әйттеләр. Ф. Шиллернең «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәре Мәэмүнне Германия хәятенә алып 3 керде. Н. Никмәтнең «Мәхәббәт хакында риваять» пьесасы шәрык атмосферасына чумдырды. Бу спектакльне дә Мәскәү театр белгечләре карады. Сокланып, декора- “ цияләрнең техник эшләнешен югары бәяләп: «Мондый сурәтләнеш Мәскәү сәхнелә- g рендә дә юк», — диделәр. _ Үз хезмәтенә игътибар күрсәтү Мәэмүнне тагын да бирелебрәк иҗат итәргә рух- 3 ландырды. Аннан соң Татарстан хөкүмәте биргән диплом һәм грамоталар, 1957 елда 2 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алуы һәм «Почет билгесе» орде- £ ны белән бүләкләнү дә аңа зур җаваплылык йөкли. Еллар узган саен кешеләргә * кирәгрәк була баруы белән горурлана ул. П. Исәнбәт, Р. Тумашев кебек режиссерларның диплом спектакльләренә декорацияләрне Мәэмүн ясады. П. Исәнбәт куйган < «Муса Җәлил» спектакле эскизлары өчен күргәзмәдә Мактау грамотасы алды. Мәэмүн уйларын бүлеп бакчадан чыкты һәм театр җәмгыяте китапханәсенә юнәлде. Нәрсәдер эзләргә, яңаны табарга кирәк иде. * _ Техникумда укыганда «Кызыл Армия» редакциясенә фотограф кирәклеген ишетте дә Мәэмүн шунда хезмәткә урнашырга булды. Беренче эш куштылар. Казанда Татар кавалерия батальоны бар иде, шуларның бер нәселле биясе колынлаган икән. Әнә шул бахбайны сурәткә төшерергә китте. Кавалеристлар өчен нәселле колын туу зур вакыйга, бу хакта газетада мәкалә дә язылды. Мәэмүн дә бөтен шартын китереп мөһим вакыйганы тарих өчен теркәргә кереште. Әмма көне кояшсыз иде, җитмәсә, яңгыр яварга тотынды — фотографка нинди һава кирәклеген күктә беләләрмени?! Мыштырдарга вакыт юк, Мәэмүн аппаратын черт-черт иттерде дә кайтып китте. Иртәгесен фотопленканы эшкәртсә, тонык күләгә генә беленә! Редактор Кави Нәҗмигә моны ишеттергәннәр, пешмәгән фотографны ул битәрли дә башлаган. Мәэмүн исә фотодагы тонык сурәтне туш белән ак кәгазьгә күчерә дә клише ясарга бирә. Газетада басылып редактор күзенә чалынгач, ул: «Шәп чыккан лабаса!» — дип мактый икән. Ул инде колынның фоторәсем булуына һич тә шикләнмәгән. Мәэмүн декорацияче рәссам эшен Казанның «Эшче» театрында башлый. Дирек торы һәм режиссеры Әсгать Мәҗитов булган бу коллективны мәдәни голәмә «Мәҗит театры» дип кенә йөртә. Менә шушында инде ул үзенең көчен сыный, беренче тәҗрибәләрен ясый. Хәрби хезмәттә булуын һәм бераз вакыт яшь тамашачылар театрында эшләвен искә алмасак, Мәэмүн монда Әсгать Мәҗитов белән бергә иҗади дуслыкта шактый еллар яши. Аннары аны Академия театрына «Матур туганда» спектаклен бизәргә чакыралар. Эскизларын бик ошаталар. Менә шул сынаудан соң аны 1938 елда Г. Камал исемендәге театрга даими эшкә алалар, 1953 елдан бирле баш рәссам вазифасын үтәп килә ул монда. Мәэмүн китапханәдә үзенә кирәкле берничә китап табып алды. Индонезия тормышын сурәтләгән альбом исә аны бөтенләй канатлы итте. Иптәше Сара ханымның ял итәргә өндәвенә карамастан, бик озак укып, хыялланып утырды. Утрауларга урнашкан илнең тормышын сурәтләгән әсәр булгач, спектакльнең буеннан буена фон итеп океан күренешен бирү акланачак. Пальма, бамбук агачлары колоритны көчәйтер. Мәэмүн таныш булмаган дөньяны күзаллар өчен һәр табылган чыганакны файдаланды, дистәләрчә эскизлар ясады. Ул бу спектакль ечен заманча декорация — җиңе* һем шартлы пейзаж иҗат итәргә, берничә калку деталь аркылы бүлмә, торак төшенчәсен бирергә булды. Я ачык тәрәзәдән, я юка, нәфис тюль аша океан ничек табигый, җанлы күренер икән? Проекцион аппарат аша экранга төшерергә! Премьера. Менә хәзер аның берничә ай дәвам иткән киеренке хезмәтенә бәя биреләчәк. Пәрдә әкренләп ачыла. Күзгә тансык ике пальма агачы. Бер якта түгәрәк гөмбәз — чатыр, артта бамбуктан киртә корылган, уртада ике урындык һәм өстәл. Идәнгә татами — саламнан тукылган калын җәймә түшәлгән. Уңнан һәм сул яктан океан күренә. Дәһшәтле дулкыннар әлегә, йокыга талган ерткыч сыман, тынып калган. Су өстеннән аксыл томан күтәрелә, бераздан дулкыннар хәвефле сыртларын күпертеп йөгерә башлый. Табигать бөтен буяуларына төренеп, һәр күзәнәге белән сулап, тамашачыларны бу гүзәл илнең тормышы белән танышырга чакыра. Башта кыюсыз гына бер чапылдау, аннары бөтен зал гүләп кул чаба башлый. Мәэмүн уңайсызланып елмая, эчендәге салкын чымырдау басыла төшә, эчке киеренкелекнең тарала башлавын тоеп, ул җиңел сулап куя. һәр премьера саен шулай йөрәкне учка салып, зарыгып көтә ул пәрдә ачылганны. Калинин фронтында фашистлар белән йөзгә-йөз очрашканда да шулай дулкынланды микән ул? Батареясы өстен» дошман танклары ябырылып килгәндә, йөрәге шулай ук ярсу типкән идеме? Сөремгв, тузанга батып үзе туп корганда да шушындый ук киеренкелек кичердеме? Бөек Ватан сугышыннан күкрәгенә «Кызыл Йолдыз» ордены һәм медальләр тагып кайтканда тамашачыларның шушы бердәм алкышын ишеткәндәгечә күңеле шатлык белән тулы булдымы икән? Яңа күренеш. Ишек урынында шөлдер-шөлдер килеп ачыла торган бамбук чаршау. Бер якта кәнәфи, кресло. Татами җәелгән идән. Уртадагы тюль пәрдә аша океан дулкыннары уйнаклаганы күренә. Гади, бик гади декорация. Әмма Индонезия табигате дә, көнкүреше дә ачык күз алдына килә. Пөхтә тегелгән милли киемнәр д» тәэсирне көчәйтә. Пьесада унике күренеш, һәр күренешне көнкүреш ваклыкларына бирелеп гәүдәләндерә башласаң, декорация бик кыйммәткә төшәр, аны сәхнәдә монтажлау озак вакыт алыр иде. Бөртекләп ясалган декорациянең тамашачы игътибарын персонажлардан читкә алып китү ихтималы да бар ич әле. Ә бу спектакльдә фаҗига табигатьтә дә, йорт-җир, кием-салым хасиятләрендә дә түгел, ә кеше рухында, колонизаторлар идеологиясенең Индонезия халыклары аңын изүендә, күңелләрен җәрәхәтләвендә. Тамашачы менә шуны күрергә, көрәшнең мәгънәсен аңлап, прогрессив көчләргә теләктәшлек хис итәргә тиеш. Декорация менә шушы процесска ярдәм итсә генә, сурәтче максатына ирешәчәк. Мәэмүн унике күренешкә дә бер-берсеннән аерылып торган детальләр керткәндә, нәкъ шуны күздә тота. Спектакль тәмам. Мәэмүн, театрдан тамашачылар ташкыны белән чыгып, урам буйлап атлый. Егетләр, кызлар, апайлар әле һаман спектакль тәэсирендә, алар фикер алыша, бәхәсләшә. Декорацияләрне ошатканлыклары, океанның дулкынланып торуына сокланганлыклары ачык. Менә театрыбыз үзенең 70 еллыгын билгеләп үтә. Татарстанның халык рәссамы Мәэмүн Сүтюшевкә дә 70 яшь тулды. Шуның 45 елын ул татар сәхнәсен бизәүгә багышлап, ике йөзләп спектакльгә декорацияләр ясады. Бу хезмәтнең нәтиҗәлеле- ген белү өчен кайбер фикерләргә күз салыйк. «Татар совет театры» китабында «Шамил Усманов» спектаклен кую хакында түбәндәге юллар бар: «Бу пьесаны сәхнәләштергәндә иң кыены — режиссерның спектакльне бер бөтен образ итеп күрә алуы. Режиссерның бу юнәлештәге эзләнүләренә рәссам М. Сүтюшев тә ярдәм иткән. Поездлар, теплушкалар бөтен Россия хәрәкәткә килгән бер дәверне күз алдына китереп бастырды '. «Күк капусы ачылса» спектакле хакында «Советская Татария» газетасы болай язды: «Декорацияне әйләнмәле түгәрәккә кору ТАССРның атказанган сәнгать эш- леклесе М. Сүтюшевкә ачык сурәтләр барлыкка китерергә, күренешләрне тиз алмаштырып куелыш ритмын сакларга мөмкинлек биргән. Рәссам режиссерга ике өйнең дә түбәнге һәм югарыгы мәйданнарын файдаланырга шарт тудыра торган мезан- сценаларны төгәл исәпләп ясаган». Әйе. һичшиксез, оста рәссам ул Мәэмүн ага. Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме»н карасак, мәсәлән, пьесадагы сюжет чытырманлыгына муафыйк, пәрәвез оясы кебек конструкцияләр күзгә бәрелә. Туфан Миңнул1 Татарстан китап нәшрияты. 1975 ел. 274 бит. линның «Канкай углы Бәхтияр»ендә исә тагын кызыклы чишелеш: Екатеринаның тәхет залы фрагмент төсендә җентекләп эшләнгән. Патшабикәнең купшы киеме, затлы пәрдә эленгән, яңаклары, башлары сырлап бизәлгән бер тәрәзә, сарай рухын бирә торган * нечкәләп эшләнгән ике кресло һәм өстәл. Шул ук Миңнуллинның икенче әсәое— 2 «Миләүшәнең туган көне» исә бөтенләй заманча шартлы итеп сурәтләнгән. Аның — декорацияләре җиңел, гаҗәп компактлы укмаштырылган. Менә шушы берничә спектакль декорациясен генә күздән кичерсәң дә. сурәт- ң ченең терле стильләрне иркен куллануына, һәр пьесаның эчтәлегенә карап бизәү U рәвешен эзләвенә ышану кыен түгел. £ Башкалага үткән ел гастрольгә барган татар театры спектакльләрен караган Мәс- 2 кәү белгечләре Мәэмүн аганың иҗатын: «Үзе карт, әмма һаман яшьләрчә эшли!»— дип хуплыйлар. Чәченә күптән кырау төшсә дә. хәрәкәтләре салмакланса да, Мәэмүн Сүтюшев < әле һаман яшьләрчә дәрт белән яши һәм иҗат итә, чөнки ул халкының үзәк театрын- ь да эшли, пәрдә ачылу белән тамашачы аның хезмәтенә карап сәнгать ләззәте татый, д. театр сәнгатебезнең иҗади казанышлары аның тырышлыгы белән дә билгеләнә, шуңа * күрә өлкән рәссам «картаерга хакым юк» дип исәпли