КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
ДЕКАБРЬ, 1975 Бөтен дөньяны таң калдырган гигант төзелешнең башлануына өле биш кенә ел вакыт узды. Инде менә аның эшли башлар көннәре якынлаша. Безнең бишьеллыкларның социалистик темпы шундый. Бу биш ел эчендә булып узган үзгәрешләр Катя Евшинаның да шәхси тормышында һәм хезмәт биографиясендә дә ачык чагыла. Редакциягә җибәргән хатында ул бу хакта үзе бик матур итеп сөйли: «... Тугызынчы бишьеллыкта минем күптәнге хыялым тормышка ашты: мин Чаллыга, Бөтенсоюз удар комсомол төзелешенә эшкә килдем. Менә инде дүртенче елымны КамАЗ төзүдә катнашам. Хәзерге көндә инженер-технолог булып эшлим. Башта барыбыз да йортлар һәм балалар бакчалары, заводның үзен һәм «Гренада» җәйге клубын төзедек... 1973 елның кышы аеруча салкын булды. Кайвакытта вахта автобуслары хәтта рейска да чыга алмадылар. Андый чакларда безгә эш урынына кадәр бишалты чакрым араны җәяү йөрергә туры килде. Җәй көне исә көчле яңгырлардан соң бөтен җир сазламыкка әйләнә, баскан җиреңнән аягыңны тартып ала алмыйсың. Бер-беребез белән очрашырга сүз куешкан җиргә дә аякларыбызга резин итекләр киеп бара идек. Шәһәр күзгә күренеп үсте. Элек тәбәнәк кенә өйләр булган урынга хәзер унар катлы йортлар биеклегеннән карыйсың. Көндезләрен, аннан да бигрәк кичләрен балкып торган шәһәрне төзүдә минем дә күпмедер өлешем бар бит, дисең дә горурланып куясың!» «Комсомольская правда», Мәскәү. КамАЗны төзүдә катнашучы предприятиеләрнең эшчәнлеген тиешенчә координацияләү максатларыннан чыгып, партиянең шәһәр төзелеш штабы оештырылды. Аның җитәкчесе итеп «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе начальнигының беренче урынбасары Е. Н. Батенчук билгеләнде. Социалистик ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясау буенча махсус группа һәм редколлегия сайланды. Билгеләнгән тематпк бурычларны тормышка ашыруда төзүчеләрнең, завод эшчеләренең хезмәт шартларын яхшырту турында даими кайгыртучанлык күрсәтү' зур роль уйный. Шәһәр төзелеш штабы чыгарган бюллетеньдә шәһәр Советы һәм шәһәр профсоюзлар Советы президиумының объектларны үз вакытында тапшыру өчен үзара ярышучы коллективларны азык-төлек һәм транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен карагайлыклары хәбәр ителә. Эш урыннарына якын булган туклану пунктларының һәм күгчмә буфетларның саны арткан. Гомуми туклану предприятиеләренең расписаниеләре ике яки өч сменалы эштә эшләүчеләрнең таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртелгән, һәр завод корпусына ике автолавка җибәрү, ашханәләр өчен махсус транспорт билгеләнгән. • Партиянең XXV съездын КамАЗны төзүдә хезмәт уңышлары белән каршылыйк!»— Бу лозунг һәркем өчен уртак чакыруга әверелде. Төзелеш штабы барлык төзүчеләрнең һәм монтажчыларның игътибарын ашыгыч хәл ителәсе проблемаларга юнәлтә. «Советская Татария», Казан. Минск автомат линияләр заводыннан Чаллыга ел башыннан алып йөзенче агрегатлы станок озатылды. Шулай итеп, Минск станок төзүчеләре КамАЗ өчен җиһазлар җибәрүне срогыннан алты ай элек төгәлләделәр. ТАСС, Минск. Яңа производство белән танышканда, катлаулы техниканы үзләштерүче кешеләргә карап һәр вакыт горурланасың. Пресс-рамнар заводының шассилар эретеп ябыштыру цехы начальнигы урынбасары Константин Васильевич Казимиров бу хакта менә нәрсәләр сөйли: — Яңа техниканы үзләштергәндә үзләренең шәхси интереслары белән исәпләшмәү — безнең инженерларыбызның һәм эшчеләребезнең иң күркәм сыйфатларыннан берсе. Безгә кыска гына вакыт эчендә берничә автомат линия эшләтә башларга кирәк иде. Обстановканың катлаулыгын аңлап, цех коллективы максимум инициатива һәм тырышлык күрсәтә, КПССның XXV съезды хөрмәтенә алган социалистик йөкләмәләрне бер-бер артлы үти. Шундый ук омтылыш заводның башка цехлары коллективлары өчен дә хас. Рамнар цехы тиздән утыз төрле әйбер эшләп чыгарырга тиеш. Ләкин монда әле жыю эшләре төп технологик конвейерда алып барылмый. Төп җыю стендының җиһазлары әле яңа кайтарыла. Шуңа күрә технологлар, инженерлар вакытлы стенд эшләделәр һәм аны камилләштерделәр. Күп хезмәт сорый торган узеллар хәзерләү сроклары акрынлап кими. — Хәзер бездә барлык цехлар да эшли. — дип сүзгә кушыла заводның баш инженеры Юрпй Петрович Рыжков. — Беренче чиратта, кирәкле җиһазларның бөтенесе булдырылды... Кешеләр вакыт белән хисаплашмый эшлиләр. Һәркем үзалдына куелган бурычның мөһим һәм җаваплы икәнлеген тоя. КПСС Үзәк Комитетының партиянең XXV съездына халык хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре Проектында зур перспективалар билгеләнгән, унынчы бишьеллыкта яхшы старт алу өчен бөтен көчне биреп эшләү таләп ителә. «Советская Татария», Казан. Казанда партия өлкә конференциясе булып узды. Делегатларның игътибары, барыннан да элек, әһәмиятләре ягыннан Татарстан рамкалары белән генә чикләнмәгән проблемаларга юнәлдерелде. Унынчы бишьеллык — КамАЗ өчен зур әһәмияткә ия булган этап: 1976 елда ук инде заводның беренче чираты сафка басачак... Конференциядә КамАЗның генеральный директоры Л. Б. Васильев, монтажчылар бригадиры Р. С. Сабирҗанов һәм башка делегатлар төзелештә югары хезмәт җитештерүчәнлеге, һәр объектта, һәр бригадада графикларның төгәл үтәлеше өчен җәелдерелгән социалистик ярыш турында сөйләделәр. «Правда», Мәскәү. Баш конвейерлы эшләтә башлауга коммунистлар алдан ук зур хәзерлек алып бардылар. Завод корпусларына нигез салына башлаган көннән үк бу вакыйганы һәркем түземсезлек белән көтте. Вакытны узып эшләргә омтылу яңа резервлар эзләп табарга ярдәм итте, кешеләрдә иҗат энтузиазмы тудырды. Узган нке ел автозаводчылар өчен бердәм коллективка оешу чоры гына түгел. хезмәттә ирешелгән зур уңышлар чоры да булды. Быел 244.8 мең квадрат метр производство мәйданы файдалануга тапшырылды, 2283 җиһазлау әйбере монтажлауга бирелде, шуның 1888 е монтажланды. Бишьеллыкның гигант төзелеше булган КамАЗның баш конвейерында бүген аеруча зур җанлылык. Старт алды көннәре үзенең зур таләпләрен куя. Эшнең уңышлы башкарылуы алда торган мөһим бурычларның ни дәрәҗәдә оператив хәл ителүенә бәйле. Заводта социалистик ярыш штабы утырышлары даими үткәрелә, партия оешмалары секретарьлары советы әледәнәле җыела. Аларда төзү монтаж эшләрен төгәлләү, КамАЗның беренче машинасы өчен узеллар һәм детальләрне тизрәк кайтарып җиткерү мәсьәләләре карала. • Советская Татария». Казан. «Кама автомобиль заводының беренче чиратын төзеп бетерергә...» — КПСС Үзәк Комитетының партиянең XXV съездына «1976—1980 елларга СССР халык хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре» Проектында әнә шулап диелгән. КамАЗда зур йөк автомашиналарының беренче партиясе конвейердан төшәчәк көн якынлашканнан якынлаша. «Главмосстрой »ның Чаллыдагы идарәсе кол лективы Мәскәү төзелеш оешмалары арасында беренче булып үзенең бишьеллык планын үтәде, ел ахырына кадәр планнан тыш тагын 28 мең квадрат метр мәйданда төзү эшләре башкарылачак. Башкаланың КамАЗдагы вәкилләре комму нистлар форумына махсус бүләк әзерлиләр: 900 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылачак. «Комсомольская правда», Мәскәү. 25 декабрьда баш конвейерның шасси участогында тәҗрибә рәвешендә «КамАЗ» автомобиленең беренче рамын җыю башланды. Рамның детальләрен беркетү социалистик ярышта җиңүче булып чыккан иң яхшы слесарь җыючылардан О. Севрюков. А. Омельченко һәм И. Горбичка тапшырылган. • Советская Татария», Казав