Логотип Казан Утлары
Роман

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ

XIV

Йокысыннан уянуга, исереп йөрүе күз алдына килде дә, Гайнан эсселе-суыклы булып китте. Аның башы чаң каккандай яман чыңлый, ярылырдай булып авырта, авызыннан моңарчы барлыгын да белмәгән әллә нинди сасы исләр килә иде. Кече яктан анасы чыгып килүен сизеп, Гайнан стенага сеңде. Ул, одеалын башыннан бөркәнеп, күзләрен чытырдатып йомды. Аһ, ничек кенә итеп менә хәзер үк үлеп китәргә, балавыздай эреп кинәт юк булырга? Ләкин үлеп тә, эреп тә булмый, ул хурлыктан бүтәнчә котылу мөмкинлеге дә юк иде. Анасы, чаршауны ачып, төксе тавыш белән: — Әйдә, тор, әнә, дәшәләр, — диде. Гайнан тынсыз калып, ишетелер-ишетелмәс: — Кем? — дип сорады. — Кем булсын? Үзең беләсеңдер кайда чакырасыларын. Җыелышка! И бала, бала!.. Бар икән күрәселәр! Егетнең бөтен тәненә салкын тир бәрде. Димәк, кичә булган хәлләрне анасы да белә, җыелышка да куйганнар. Кем икән, Язидә әләкләдеме икән? Аңкы-миңке битен юганда тагын килеп җиттеләр. Бу юлы Рәмзине җибәргәннәр. Өйгә дә кереп тормыйча, тәрәзәдән генә кычкырды — Хәзер үк килергә әйттеләр! Өстәлдә чәй әзер иде, тик Гайнан утырмады. Аның вакыты да, ашар-эчәр чамасы да юк иде. Кичә эчкән шул зәһәр сыекча бөтен тамырларын агулап, барлык яхшы өметләрен, матур хыялларын, изге теләкләрен — һәммәсен көйдереп ташлаган да аның кан юлларына ачы селте тулып калган кебек иде. Кичәге тәрбиясезлекләре өчен Гайнан җәзасыз калуны уйламый да. Әнә орышсыннар, авыр эшкә куйсыннар, бөтенесен күтәрәчәк! Тик менә Язидәгә кергәнне анасы гына белмәсен иде. Ишетсә, бу хурлыкка ниАхыры Башы II санда чек түзәр?! Ун ел буе укытып чыгарган Идрис абыйсына, башка укытучыларына ни йөзе белән күренер?! Олы урамга чыккач, Бөгелмә автобусын күрүгә, башына яна уй килде. Утырырга да китәргә! Кая булса да! Шайтаныма!.. Егет кыю адымнар белән автобуска таба китте. Ләкин нәрсәдер, итәгеннән тартып торгандай, җибәрергә теләми иде. Барып җитәрәк, авыр сулап кире борылды. «Ни сәбәпле туган авылымны ташлап китә алмыйм?!» дип, үзе үк гәзиткә язып чыккан иде түгелме? «Ә хәзер качарга җыенасың, дезертир, бушбугаз, алдакчы!» дип, күзен дә ачырмаячаклар. Ул клубка барып керүгә, ишек янындагы яшүсмерләр, гүя аны гына көткәндәй: — Килде, килде! — дип аваз салдылар. «Көтәләр икән! Хәзер үк якага ябышырга торалар...» дип уйлап алды Гайнан. Ул ишек тирәсенә генә посмакчы иде дә, анда урын калмаган икән. Озын гәүдәсен кая куярга белмичә, бөкрәя төшеп урталыктан урын эзләгәндә президиумнан Фәйрүзә тавышы ишетелде: — Гайнан, бирегә! Егет эсселе-суыклы булып китте. Кинәт тамагы кипте, аркасына боз кисәкләре коелды кебек. Зал уртасында таптанган хәлдә, бармагы белән күкрәгенә төртеп, президиумга сорау бирде: — Минме? Андамы? Нишләп анда?! Залда дәррәү көлешеп алдылар. Председательлек итүче Фәйрүзә түземсезләнеп: — Я, җитәр, кәмит ясама! Әйдә, монда мен! — диде. Президиумда башын иеп утырган Язидәгә, бигрәк тә Фәсхигә күзе төшүгә, егетнең ачуы кабарды. Әһә! Үзләре анда менеп утырганнар да аны гына батырмакчылар. Юк инде, ул бөтенесен фаш итәчәк! Исертмәсеннәр иде! Ул сәхнәгә якынрак барып басты да президиумдагыларга усал караш ташлады. — Миңа монда да ярый! — дип мыгырданды. Кайсыдыр: — Йокысы туймаган әле аның! — дип шаяртты. Фәйрүзә графин чыңгырдатып: — Менәсеңме, юкмы? Булмаса, җыелышка бүтән секретарь сайлыйбыз!— дип кычкырды. Шау-шу, көлешүләр астында Гайнан, йокысыннан уянгандай, як- ягына каранды. Шунда гына аңлады: аны үзе килгәнче үк президиумга сайлаганнар икән бит! Бүреген салып, маңгай тирен сөртте. Президиумга менешли Язидәнең күзләрен аска яшереп, астыртын гына елмаеп утыруын күргәч, тагын бер көлкегә калуын абайлап, колагына кадәр кызарды. Фәйрүзә аның алдына кәгазь-каләм этәреп куйды. — Хәзер табигать дуслары җәмгыятен оештыру хакында сүз Идрис абыйга бирелә, — диде. Гайнан җиңел сулап куйды. Шөкер, хәзергә котылып тора икән әле. Идрис абыйсының сүзләре ераклаша барган күк күкрәү кебек тынычландыра гына бара иде. — Ничек итеп бер үк вакытта иген уңышын да, терлекчелек тармагын да үстерергә, табигатьне да саклап калырга? Яшеллекне дә киметмәскә? Кемне нәрсә борчый? Сөйли бирегез, киңәшләр әйтегез. Кемнәрне сайлыйбыз? Шул хакта да уйлашыйк. Парторг сүзен бетерер-бетермәстә, алдагы рәттән Сәрвәретдин бабайның ак башы калыкты. Яшь-җилбәзәк үзара хихылдашып алдылар. Сәрвәретдин колхозның җәмәгать инспекторы да, ревкомиссия члены да, тагын әллә кемнәре дә. Китапханәгә кайткан бер генә китапны да укымыйча калмас, һәр елны «Вокруг света» журналы алдырыр. Яше тында лекцияләр тыңлый, бер генә җыелышта да сөйләмичә калмый, хикмәтле сораулар белән сайрак белемле лекторларны тиргә батырган чаклары да булгалый. Кардай ак чәче, кып-кызыл чырае, кесә кырыена тезелгән авторучкалары белән калкып чыкты да, кесә дәфтәренә ♦ күз салгалап, өлкән яшенә килешми башлаган нечкә тавышы белән сораулар яудырды. — Табигать дигәннән, аны саклау дигәннән, Идрис энем, әүвәл башта менәтерәк Галләй дигән койрыклы йолдыз хакында әйтеп кит әле!.. Кайсы көлеп, кайсы гаҗәпләнеп Идрискә текәлделәр. Анысы кулларын җәеп җибәрде. — Каян исеңә төште әле ул, Сәрвәретдин бабай? Нинди йолдыз? Кайда укыдың? Сәрвәретдин эшлекле кыяфәттә тунын чишеп, шарфын беләгенә элеп, трибуна янына барып басты. — Каян дигәннән, әти мәрхүмнең китап кырыенда шундый язу калган: моннан алтмыш ел элгәре безнең авыл өстеннән Галләй атлы койрыклы йолдыз узган. Менә ул йолдыз җитмеш алты елдан соң, значыт, 1986 нчы елда, Җир шары тирәсенә яңадан әйләнеп кайтасы икән. Әүвәл башта, менәтерәк, шуны беләсе бар: шул чакны Галләй Җир шарына бәреләчәкме, әллә бәреләчәк түгелме? Шул хакларда галим-голәма яңа берәр нәмәстәкәй әйтмиме?.. Көлешеп тә бетермәделәр, Җиденче Рафаэль дип йөртелүче кибетче егет урыныннан торды: — Әй! Картлач!! Кая син анда әллә кайлардагы йолдызларга менеп киттең?! Иң элек борын астыңдагын кайгыртырга кирәк! — дип кычкырды. Шуны гына көткәндәй, ана башкалар да кушылды: — Әйтерең бармы! Әнә анда инешләрдә балык кырыла, болыннарда кош-корт кими бара! Бытбылдык бетте, тартай кычкырмый! Арттагы рәтләрдән боларга куәт биреп хатын-кыз аваз салды. — Әле ул гынамы? Чирәм кая китте, яшел чирәм! Урамнарда бер чеметем чирәм үсми! Балалар җәй буе тузанда ауный, үзебез дә тузанда тончыгабыз. Ни каз-үрдәккә җим юк! Янгыр башландымы — тездән пычрак! Бу ни хәл инде бу?! Ләкин Сәрвәретдин карт аларны бик кыска тотты: — Нәрсә беләсез соң сез?! Югартынрак фикер йөртү кирәк! Нәрсәкәй ул синең инешләрең, чебешләрең? Әгәр дә мәгәр Галләй килеп суга икән, бөтен шарың тузан булып очачак! Белдеңме шуны? Иманыңны да әйтми каласың!.. Төрле яктан куркынган авазлар ишетелде: — Ни сөйлисең?! Авызыңнан җил алсын! — Җитте сиңа! Куркытма халыкны! Сәрвәретдин, шау-шуга һич тә игътибар итмичә, куен дәфтәреннән нидер эзләп тапты да тагын сөйләнергә тотынды — Кош-корт дигәннән, менәтерәк монда бытбылдык мәсьәләсе кузгатылды. Бытбылдык хакында, аның җәяү кайтуы турларында... Яшьләр шау-шу килеп көлешә башладылар. Әмма картның башлаган фикерен түгәрәкләмичә туктый торган гадәте юк иде. Ул, көлүләргә карамыйча, сүзен дәвам иткәндә графин чыңгырдатып аны Фәйрүзә генә бүлдерде: — Ярар инде, Сәрвәретдин бабай, бүтәннәрнең дә сөйлисе килә бнтТ Аннан соң трибунага менгән тракторчы Фәрнд, гүя кемнәндер кыенсынган, сагайган кебек, акрын гына башлады. — Сүз йөри менә, сүз! Җәяүле бурандай астай гына себертеп, халык арасында зерә дә шомлы сүз йөри. Әверлән дөрес акмый, янәсе, ОМӘР ВӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә борылмалар ясап әиләнгәләп ага, аны турайтырга кирәк, чишмә шавы да кемнеңдер татлы йокыларын бүлдерә, аны да тындырырга кирәк, янәсе. Габделхәй мәрхүмне дә көчләп карадылар, аның да җаны кыйналды моңарга. Фәрид президиумга борыла төшеп Язидәгә күз атты. Язидә кояш яктысы төшкәндәй балкып китте дә шундук башын аска иде. Гайнан шунда гына төшенде: менә бит нәмәстәкәй! Кием-салымга талымсыз Фәрид менә кем өчен шулай өр-яңадан киенеп килгән икән бит! Залдагы халыкта аның эше юк, котик бүреген сыйпаштырып, шулай тәмләп, Язидә өчен сөйли икән бит! Кичә нахалланып Гайнан шушы тракторчы табынган фәрештәгә үрелергә йөргән булып чыга. Гайнан, кызарынуын күрсәтмәс өчен, Язидәгә яны беләнрәк борылды. Фәрид баягыча бүреген сыйпаштырып тагын президиумга сөйли башлаган иде, залдан кемдер шаяртып: — Фәрид абый, кызларга шыпыртлап кич белән сөйләрсең, безгә кычкырыбрак әйт! — диде. — Пөрәгең авыртмаслык та түгел! — дип дәвам итте Фәрид. — Бала бишегеннән картлык түшәгенә кадәр бөтен гомер шунда үткән. Кемгә каныгалар, нигә дөньяга сыймыйлар?! Перәме аптыраш! Умартачы карт чәчү җирләренең яз-көз бик бозылуыннан зарланды. — Беләсезме: эррозия күпме җирнең башына җитә? — Минһаҗ бу ят сүзне аеруча басым белән «эррозия» дип әйтә, еш кабатларга ярата иде. Ул Фәйрүзәгә борылып кулы белән ишарә итте.— Әйтеп җибәр әле, кызым, ел саен күпме җир бозыла? Фәйрүзә шундук әйтеп тә салды: — Ике елга утыз гектардан артыграк! — Ишеттегезме? Ә бөтен районныкын чутласаң, күпме җир харап була, бөтен республикабызныкын?! Әллә ничә меңгә тулачак! Колхоз җирен кайгыртмаганга шулай ул, күңел биреп сакламаганга. Мин пер- сидәтел булган елларда ничек иде? Язын җирнең бите ачыла башладымы, картлар балта-көрәк, сәнәк-мазар күтәреп басуга чыгып китәр иде — су ермачлаган урыннарны төзәтергә. Кайсы казыклар кагып читән үрә, чүп-чар белән томалый, суга якынрак урыннарда яшь тал утыртып кайта. Бераздан карыйсың, ерганак күмелгән, тал үсентеләре яшәреп утыралар. Үзеңә дә күңелле, колхозга да файда! Хәзер картлар да ялкауланды. Көндезен шәләй-вәләй кибет тирәсендә селкенгә- ләп, өч борынга берне салгалап уздыра, кичен телевизорда йоклыййоклый я хоккей, я футбол карый да бот күтәреп түшәмгә төкереп ята. Кыр эшләренә яшең-картын бердәй тотынып, җиң сызганып, янып-көеп эшләнү игенченең канына сеңгән ул, изге гадәт ул! Ә хәзер ничек? Механизатордан башкалар басуга чыгып та карамый, анда нишләгәнне дә белми. Белмәссең, кем без хәзер? Игенчеме, әллә мещанмы? Менә бит нинди мәрәкә килеп чыкты! Фәсхи башын чайкап утырды-утырды да Минһаҗны бүлдереп үзе сөйләргә тотынды: — Партия белән хөкүмәт картларга лаеклы ял биргәнме? Биргән! Аларның картлык көннәрендә рәхәт тормышта, бәхетле яшәргә хаклары бармы? Бар! Күпсенмәгез ул бәхетне! Бу кеше белән бәхәсләшеп вакланмаска сүз биргән булса да, Фәсхинең бу яхшатлануын Минһаҗ җавапсыз калдыра алмады: — Тискәре ягы белән аңлатмагыз, күпсенүдән түгел!.. — дия башлаган иде, урта рәтләрдән, колачын айкап, Бикҗан карт күтәрелде. — Юк, күпсенәсең! Үзең кыбырсык булгач, бүтәннәр тын гына рәхәт яшәгәнгә эчең поша синең! Минһаҗ йөзен чытып кулын селтәде. — Ташла әле, такылдама юкны! Булма чүпрәк баш! Нәрсәсен күпсеним мин андый пүчтәк тормышның! — кагылма син миңа; шәләи-вәләи йөримме, салгалапмы, ничекме,— полный правам бар! Картлык сиздерә, эштән биздерә, авызның тәме бетә, тормышның тәме бетә! Пычагым эшлисеңме бүтән?! Залда көлешеп, шаулашып алдылар. Бикҗан картның Минһаҗ ташлаган гаепне үз өстенә алуы чыннан да көлке тоелды. Ул җыелыш саен шулай бер шаулап үзен күрсәтеп калырга ярата иде. Бикҗан ♦ кызганнан-кыза барды: о — Беләсеңме, нигә арт саныма кояш төшкәнче йоклыйм, нигә кәеф | кенә яшим мин? = — Бәхетле тормыш — бот күтәреп, түшәмгә төкереп тик яту дип 1 белгәнгә! Әйтерсең бөтен рәхәт шунда гына! — Кемгә нәрсәдер бит! Ә мина именно шунда! Нишләтерсең?! = — Сай йөзәсең, Бикҗан! Калкып-батып арт ягың турсаеп тора. 5 — Саймы, тирәнме, әнә чагыштырып кара! Минем малай сигез * сәгать кенә эшләп тә череп баеды. Син персидәтел чагында мин күзем- * не челәйтеп таң белән торсам да, буразнада егылганчы эшләсәм дә, ® рәтле-юньле тамагым туймады. Менә шуның үчен алам мин, шул ва- X кытлар өчен кәеф-сафа корам! Өем җылы, табыным сыйлы, йокым = симез, кәеф шәп! Зал беравыкка тынып калды. Минһаҗ трибунага бер таянып, тая- а гын кулына алып, зиһенен җыеп торды. с. — Син бик тырыштың, Бикҗан, чын күңелдән рәхмәт сиңа. Синең » теләгәнчә кәефләнергә дә, ял итәргә дә — бөтенесенә дә хакың бар. £ Зал сагаеп торды да һич көтмәгәндә шаулашып кул чабып алды, тапкыр авыл советына бирдем. Ә ул анда керә дә «сүнә». Эшләр болай барса, бер урмансыз-нисез далада утырып калачакбыз. Чишмәләр кибәчәк! Аңлыйсызмы сез шуны?! Әллә юкмы? Фәсхи өстәл шакып аны тәртипкә чакырды. — Паникасыз, комсомол иптәш! Паникасыз гына! Бөтенесе план буенча эшләнә, рөхсәт белән киселә! — План буенчамы, түгелме, барыбер дөрес киселми! Ялгыш бу! Фән кушканча түгел бу! Ни әйттем, әллә яшьсенделәр, әллә болай санламадылар. Игенгә дым җитәрлек булсын өчен, беләсезме, якын-тирәдә урман күпме булу кирәк? Җирнең аз дигәндә егерме, егерме биш проценты кадәр! Ә бездә хәзер шуның яртысы гына калып бара. Яртысы гына! Ишетәсезме?! — Алайса, кызым, бөтен Татарстанда, ахыр килеп күршеләрдә урман ни чама булуын да әйтеп уз инде! — диде Минһаҗ. Җидегән халкы Алтынбикә тугаеның «Сандугач култыгы» дигән почмагын сөрдерергә юл куюы өчен Фәйрүзәне һаман да гафу итә алмый, аңа һаман да үпкәли иде әле. Менә бүген җыелышның аны тыңлавына, аның белән исәпләшүләренә кәефе килеп, Фәйрүзәнең түгәрәк йөзе яктырып, бит алмалары матурланып китте. — Безнең республикада урман барлык җирнең унбиш-уналты процентын тәшкил итә. Ә Башкортстан белән Удмуртиядә ике өлеш артыграк. Урманы азлык ягыннан без дала ягындагы өлкәләргә тиңләшеп барабыз!.. Монысы бер булдымы?! Бу кызыйның күпне күрүе, кыюланып китеп авыл советының авторитетына бәрә торган саннар әйтеп ташлавы Фәсхине борчый башлаган иде. «Тагын нәмәрсәкәйләр ычкындырыр икән бу тишек авыз?!» дип, ул үзен, инә өстендә утыргандай, бик тә җайсыз хис итте. — Икенчесе — чәчү җирен әрәм-шәрәм итү фактлары бик күп. Ни әйтү инде, ни кисәтү! — дип, Фәйрүзә авыл советының чәчү җирен йорт урынына, каралтыкура астына өләшеп ятуын тәнкыйтьләде. Моннан соң ул агроном буларак чәчү җиренең бер генә сантиметрын да ан- дыйларга бпрдермәячәген кистереп әйтте:— Ак чишмәдән күчеп утыручыларга йорт урынын, чәчелми торган кырын-ярын, чокыр-чакыр урыннан бирергә кирәк! Илдә чәчү җире болай да азаеп бара. Хәзер инде җан башына нибары ярты гектар гына туры килә. Фәсхи түзмәде, Идриснең колагына пышылдады: — Карале, азрак телләрен кыскартмыйсынмы? Дегетне чамасыз тамыза башладылар, — диде. — Ни хәл итәсең? Дөресен сөйлиләр бит, Фәсхи абзый. Фәсхи Идрискә ачулы караш ташлады. Ике кулы белән өстәлгә таянып, зал өстенә зур булып үзе торып басты. — Тыңлап утырам да, күпкә китте бу! Монысы ялгыш, тегесе дөрес түгел. «Тимерче ат дагалаганда бака ботын кыстыра» дигәннәр. Шуның шикелле. Әйе. Балта сабы да калмады, бытбылдык та, бармак буе чабак та, койрыклы йолдыз да... Нинди киңәш бирәсе килә? Бөек Ватаныбызның табигатен тагын да баету турыларында сөйләргә иде бит, фәнни-технический революция турыларында, дәүрәк итеп! Әйе! Пирспиктифләре белән!.. — Какрас шулар турында сөйләргә исәп! — дип, алдагы рәттән тракторчы Салихҗан Турай күтәрелеп чыкты. Гайнанның йөрәге тагын «дерт» иттереп сикереп алды. Кичә Гайнан сәрхушләнеп клубтан чыгып барганда, бу гыжылдык тешен ыржайтып, бармак янап калган иде бит. Салихҗан тамак астындагы көмеш төймәсенә басканда, егет бөтен тәне белән пружинадай кысылып килгән иде. Тик Салихҗан моңа тел-теш тидермәде, намуссыз механизаторларны тәнкыйтьләде. — Аңлыйсызмы шуны, юкмы? Сез бит патша заманындагы казна урманын, я булмаса, әйтик анда, алпут болынын таптамыйсыз. Ул урманнар, ул тугайлар борын-борыннан бирле сезнең бөтен ыруыгызны, ф нәсел-нәсәбегезне туйдырып килгән! Сез тракторларыгыз, бульдозерларыгыз белән үз туган туфрагыгызны, үзегезне тукландырган җир әнкәгезнең күкрәген таптыйсыз. Оятыгыз бармы аз гына!? Салихҗан шундый ачуланып сөйләде, кызулык белән көмеш төймәсенә басарга онытканлыктан, ара-тирә аның тавышы чыкмый, ямьсез гыжылдавы гына ишетелә иде. Гайнанның башына уй төште. Чынлап та, нигә алай икән? Бәлки табигатькә мондый рәхимсезлек наданлыктан килә торгандыр? Гайнан залга сорау бирүдән башлады: — Соңгы елларда гәзитләрдә зерә дә кирәкле бер яңа сүз килеп керде: экология. Бик тә беләсем килә: безнең культура дәрәҗәбез ничек икән? Кемнәр белә шул сүзне? Кул күтәрмәссезме? Фәсхинең тагып колаклары торды: «Ничек әле бу? Председательдән башка кешенең шулай кул күтәртергә хакы бармы, әллә юкмы?» Әмма парторгның тыныч кына көлемсерәп утыруын күргәч, эченнән генә тынды. Хәзерге яшьләр арасында оятка калуың да бик тиз... Тавыш бирүчеләр күп булмады. Гайнан моны ошатмыйча башын чайкады. — Бөтен Җидегәннән нибары җиде-сигез кеше. Без бит бу сүзгә хәзер адым саен маңгаебыз белән килеп төртеләбез!.. Кызып кына тотынган иде, арттан Фәсхинең кискен тавышы ишетелде. — Туктап тор! Гайнан гаҗәпләнеп залга күз салса, Чурмантаев килеп кергән икән. Фәсхи торып басты да тамак кырып, кулын изәп аны президиумга дәшәргә тотынды. — Рәхим итегез, Ризван Нурмневич! Урыныгыз монда! Әйдәгез, әйдә! Гайнан ялгышмаса, Ризванны президиумга сайлаучы булмаган иде шикелле. Чурмантаев үзенә төбәлгән йөзләрчә кешенең күз карашы астында зал уртасыннан салмак кына атлап президиумга таба китте. Ул шуы» дый килешле итеп, шундый вәкарь белән атлый иде ки. Фәсхи кебек, Идриснең дә торып басасы килде. Ләкин ничектер оялды, ул икеле- микеле торганда Ризван президиумга ук килеп җитте. Ул ашыкмыйча гына яулык чыгарып маңгаен, муенын сөртте, галстугын төзәтте, шуннан соң гына, «мин тыңларга әзер» дигәндәй, Фәсхигә ым какты. Идрис парторг булып сайланганнан соң, Ризван ана: «Хәзер син дә колхоз лидерларының берсе инде!» дигән иде. Идрис уйланып утырды да авыр сулап үзалдына башын чайкады. Юк, аннан булмый икән, булмый! Ул арада Гайнан трибуна каршысында таптанып әйтәсе фикерен зиһененә җыйды. Университетка кергәннән бирле ул табигатькә бәйләнешле бик күп китап укыган иде. Экология Бу сүз анда күп төрле яхшы теләкләр, әйбәт уйлар уятты Якты кояш астында һәр тереклек иясенә, һәр нәни кошчыкка, һәр бөҗәккә, зәгыйфь кенә һәр үрентегә дә урын бар. дип әйтәчәк ул. Табигать үзенә күрә гадел дә, мәрхәмәтле дә, киң күңелле дә, дияр. Биш йөз яшәр карт имән үз тирәсендә бармак юанлыгы чикләвек агачына да, кура җиләгенә дә, зәгыйфь кенә бөрлегәнгә дә урын калдыра. Ул тылсым дөньясында чит җирләрдәй туган ягына бала чыгарырга кайткан сыерчык белән кыр үрдәге дә, кырмыска белән чикерткә дә, яшел чирәм дә, энҗе чәчәге дә берсенәОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ берсе жайлашып, һәйбәт көйләнгән ипле тормыш белән яшиләр, дип әйтер... Ләкин аңа һаман сөйләргә әйтмиләр иде әле. Фәсхи бөтен гәүдәсе белән үрелеп Ризванга ниләрдер сөйли. Күрәсең, җыелышта кем нәрсә сөйләгәнне әйтәдер... Бик озакка сузылгач, Гайнан кәефсезләнеп тамак кырды. — Сөйләргә ярыймы соң, юкмы? Фәсхи саксыз гына кулын селтәп: — Давай, очла! —диде. Кинәт Гайнанның гайрәте кайтты, әйтәсе фикеренең әһәмияте калмаган кебек тоелды. Ул боз салкынлыгы белән теш арасыннан чыгарып: — Очладым! —диде дә урынына барып утырды. Фәсхи аңа карап алды да йодрыгы белән шап итеп өстәлгә бәрде. — Тәртәгә тибүеңме? Ярар! Чыпчык дулап киртә җимерми! Тагын кем нәрсә әйтә?!. Карарны тавышка куяр алдыннан Сәрвәретдин бабай янә бер кузгалды. — Сезгә мәгълүм инде, карчыгым Хәбибҗамал үлгәннән бирле дуадак каздай япа-ялгыз яшим. Ятсам — ялгыз, торсам — ялгыз, көннәр буе бер кәлимә сүз ишетергә тилмерәм. Ник болай җәфа чигәм сон мин? Карчыклар кияүгә чыкмаганга. Ник кияүгә чыкмый карчыклар? Үзләре пенсия алганга. Менәтерәк, кая барып терәлә бит мәсьәлә! Бу бит инде ни җитте утырыш кына түгел, җәмәгать җыены бу, икенче төрле әйтсәк, Җидегәннең Верховный Советы инде бу. Әллә, мин әй- 1әм, оланнар, бөтен колхоз исеменнән үтенеп карыйкмы: карчыкларның пенсиясен азайтып, алар өлешен картлар пенсиясенә өстәмәсләрме икән?.. Шаулашып көләргә тотынгач, Сәрвәретдин карт кәефе кырылып урынына барып утырды. Карарның һәр пунктын Гайнан укып бара, Идрис тавышка куя, ана шаулыйгөрли кул күтәрәләр иде. — Ык суында моторлы көймә йөртүне тыярга, ишкәклеләргә генә рөхсәт итәргә. —Колхоз урманын, әрәмәләрне кисүне туктатырга. Алтынбикә тугаен элеккечә саклап, табигать музее итәргә. Рөхсәтсез агач кисүчеләрне киселгән бер төп урынына ике төп агач үстерергә мәҗбүр итәргә. Агроном Фәйрүзә төзәтмә кертте. —Ул гына аз! Башта киселгән агачның хакын түләсен, тагын шуның урынына биш төп агач утыртып үстерсен! Менә булыр ул дөрес! Шушы төзәтмәне кабул итәргә булдылар. — Умырзая, энҗе чәчәк ишеләрне тамыры белән йолкып алмаска. Юкса, нәселе бетәчәк! Шомырт чәчәк атканда агачларны сындыртмаска! ' — Сөтчелек фермасын Ык буеннан алырга, Ык суын пычратмас лык итеп башка урынга күчерергә. Чурмантаев монысына каршы килде. — Каян алыйм мин ул кадәр суманы?—диде. —Алайса, шуңа терлекчелек комплексын салуны тизләтергә дип өстик!— диделәр. Ризван үз фикерендә калды. — Комплекска су күп кирәк булачак. Аны су буена салмыйча булмый! Салих торып: _ Әйдә, төрҗәгунен 1 әйт!—дип кычкырды. — Сөйләшмәдек түгел, сөйләштек. Без Ыкны харап итә алмыйбыз. Комплекс читтә, Кәктауда салынсын! Әйдә, тавышка куй! Идриснең карармы тавышка куюы булды, бөтен залда дәррәү KV.T- лар күтәрелде. ♦ о Табигать сөючеләр комитетына членнар сайлауга күчкәч, залдан иң = башта Идрис белән Минһаҗ исемен әйттеләр. Аннары агроном Фәйрү- = зә телгә алынды, ниһаять, Гайнан исеме калкып чыкты. Бераз көттер- 1 гәннан соң: гё — Яшьрәк булмасмы?—дигән тавыш ишетелде. — Әйе шул. Дөнья күргәнрәк, олы урыннарда сүзе үтәрлегрәк ке- 5 шеләрне сайлыйсы иде бит! Гайнан кәгазьләремә болан мөгезләре, һәртөрле чытырманнар ясап ♦ утырды. Кичәге хәлләр телгә-тешкә эләкмичә исән-сау котыла алса, ул ® инде шуңа да бик шат булачак иде. ' 2 Байтак вакыт шулай әйле-шәйлерәк торганнан соң, бик таныш бер = хатынкыз тавышы колак төбеңдә генә: 3 — Мөмкинме?— диде. 2 «Менә кайчан ачуын алачак ул! Менә нәрсәне көткән икән!..» Гай- о. нан яңагына суккандай тетрәнеп китте. Язидәнең нәрсә сөйлисе билге- ® ле инде. Җитмәсә, анасы алдында. Башына «чыгып йөгерергә, күздән * югалырга» дигән уй килде. Гайнан торырга талпынды, ләкин кузгалып u китә алмады. Аның аяклары жегәрсезләнеп калган иде. — Гайнан турында шикләнеп утыруыгыз урынлыдыр, ахрысы.— дип башлады Язидә.— Чын дөресен генә әйткәндә, Мингатин хәзергә әле ияр-камыт күрмәгән кырыкмыш шикеллерәк. Яшьлек җүләрлеге белән, нишләргә белмичә үрле-кырлы сикергәли .. Гайнан кинәт усалланып башын күтәрде. Берни булмагандай үзенә- үзе сокланып утыручы Ризванга күзе төште. Әгәр Язидә явызланып аның исереп керүе хакында лыкылдый башласа, Гайнан аның төп гаеплесен, Ризванның яшьләрне үзе җыеп эчертүен әйтәчәк. Иң башта ул гаепле, ул! Гайнан, салкын канлы булырга тырышып, Язидәгә текәлде. Язидәнең бит урталары кызара төшкән, ул тагын да матурайган иде. Ул дулкынлана, ара-тирә бармак очы белән маңгай чәченә тиеп алгалый. Әйтергә тел барырмы, әллә юкмы? Кем бу чибәр хатын? Чакканнан соң читкә тайпылып, явызлыгының рәхәтен татучы агулы елашмы? Әллә чын кешеме, төсе-бите генә түгел, күңеле дә матурмы? Менә нәрсә кызыксындыра башлады хәзер Гайнанны! — .. Менә белмим әле, олылар ни әйтер тагын... Андый чакта кырыкмышларны нишләтәләрдер Минһаҗ абзый, ярдәмчесенең иңбашыннан кагып — Камыт кидереп тәртә арасына кертәләр,— диде. Язидә ялт кына егеткә күз салды. Гайнанның зур ачылган күзләрендә нидер күреп кинәт каушап калды, бармак очы белән трибунадагы кара тапны ышкырга тотынды. Аннары кинәт йөзе яктырып залга ягымлы караш ташлады. — Тәпи йөрер алдыннан баланың кайчан да бер егылып алмый хәле юк, диләр. Күрәсең, шундый елларыдыр. Ордым-бәрдем чаклары булгалый, акыллы гына егет, тора торгач шаккатырып куйгалый!.. Шулай булса да, тулаем алганда. Мингатин үзе намуслы егет. Гәзнт- кә дә әйбәт кенә язгалый. бигрәк тә табигать турыларымда. Эшли алыр ул, минемчә. Әллә сайларгамы икән? 1 Тмржэгунен — ахырын әйт. түгәрәклә диюе. Шаярту 2 «К У » » 12. 17 Үз ишегалларында чаңгысын алырга кергәч, анасы: — Ач йөрисең бит! Тамагыңны туйдырып кит!—диде. Гайнан туктап тормады. Капкадан чыгышлый: — Хәзер, әни, хәзер! Айн момент!—дип кенә шаяртты. Чаңгы йомшак карда майда йөзгән кебек тавыш-тынсыз гына шуа. Якынтирәдә, күзне камаштырып, кар бөртекләре җемелди. Шундый рәхәт, шундый саф һава, шундый иркенлек, моңа кадәр бу дөньяның матурлыгын, аның ямен бөтен күрке, бөтен тулылыгы белән күрми йөргән икән Гайнан! Зират каеннары аны вәкарь белән салмак шаулап каршы алды. Бөтен тирәякта зәңгәрсу ап-ак кар, бөтен зиратында бер генә эз, бер генә тавыш та юк, биредә ниндидер керсез сафлык, мәңгелек тынычлык хөкем сөрә иде. Бабасының кабере алдында Гайнан туктады. Әлеге хурлыктан исән- имин котылу шатлыгын аның иң башта бабасы белән уртаклашасы килә иде. Гәрчә бабасы күрмәсә, ишетмәсә дә, шатлыгын аңа килеп әйтүе бик рәхәт, бу аның үзенә-үзе ышанычын ныгыта, үзенә ихтирамын көчәйтә иде. Гайнан бабасы күмелгән туганнар каберенә башын ия төшеп күңеленнән бик нык вәгъдә бирде: — Син ышан, бабай, ышан! Мин синең исемеңне беркайчан да, берничек тә пычратмам, юк! Пычратмам! Ул әшәкене, ул кабахәт зәмзәмне моннан соң беркайчан да авызыма алмам! Әйттемме чын күңелдән, значит, шулай! Аның бабасына тагын ниләрдер әйтәсе бар иде әле. Ниндидер яхшылыклар, изге эшләр башкарасы килә, ничек итептер бөтен халыкны шатландырасы, әллә кемнәрне бәхетле итәсе килә. Ләкин хисләрен аңлатырга теле җитми, ул үзенең тойгыларын бабасына күңеле белән генә сөйли иде. Аннары ул кыр өсләтеп район үзәгенә чапты. Җыелыш хакында гәэиткә бирәсе, Минһаҗның эрозиягә каршы көрәш хакында картларга мөрәҗәгатен басып чыгарасы иде. Шул хакта киңәшү өчен редакциягә керде. Ләкин Дәрҗия Казанга киткән булып чыкты. Чаңгылары егетне Әверлән буйлатып үзләренең сөтчелек фермасына алып кайтты. Көн саен диярлек эшләп киткәнлектән, Гайнанның килүенә гаҗәпләнмәделәр. Тик Язидә генә сәерсенеп сыный карап алды. • — Нәмәкәй калды тагын монда?—диде. — Бүген юньле эш булмады, кулларым кычыта! — Алайсаң, әнә транспортерны эшләт тә тирес чыгарт! Гайнанның кулларында көрәк тә сәнәк, ә күзләре астыртын гына әйләнәтирәне айкый иде. Ниһаять, көтә торгач, ул теләгенә иреште. Савымчылардан Рәмзи анасы Кәлимә каядыр китте, каравылчы Хәбир карт тышкы якка чыгып тәмәке тартырга утырды. Егет, транспортерны шаулата башлап, шыпырт кына кызыл почмакка керде. Язидә эш киемнәрен салып маташа иде. «Тагын нәрсә кыланмакчы бу малай?!» дип шигәеп торганда, Гайнан аның беләкләрен килеп тотты. Язидә авыз ачарга өлгергәнче, егет дулкынланып, ярым пышылдап, ашыгаашыга күңелендәген әйтеп тә салды: — Беләсеңме, нинди әйбәт кеше син?! Дөньяда иң акыллы, иң сөйкемле, иң матур хатын син! Беләсең килсә, алтын кеше син!.. Язидә нишләргә белмичә каушап борылталый башлаганда, егет озын буе белән иелә төшеп, ашык-пошык, ничек туры килсә шулай, аның маңгаен, бит алмаларын үпте дә чыгып та йөгерде. Ул төнне Гайнан бер генә мәртәбә дә уянмыйча, сыңар төш кенә дә күрмичә, сабый чактагыдай изрәп йоклады. Анасы иртәнге савымнан кайтканчы, тау астындагы чишмәдән бер-ике көнлек су ташып куйды. Узышлый ачык капкадан уң як күршеләре Сәрвәретдин бабайның азапланып утын ярып маташуын күрде дә шунда керде. утыр,— диде. — Ай. рәхмәт, ай, игелекле бала!— дип, бияләй кунычы белән маңгаен сөртә-сөртә, Сәрвәретдин болдырына барып утырды. Егет курткасын салып ыргытты да эшкә тотынды. «Эхх!» дип гай- ♦ рәт белән бүкәнгә китереп бәрүгә, зур гына утын түмәркәсе шыңгырдап урталай ярыла да сызгырып ике якка оча. Шыңгыр да шыңгыр килеп шул арада бер түмәркә, ике, өч... түмәркә вакланды. Егет эһелдәп гайрәт орган саен Сәрвәретдин сокланып тезенә сукты. Бар иде бит аның да шундый дәртле, көчле чаклары, бар иде!.. Ул арада дүрт-биш көнлек утын ярылып та бетте, ишегалдына борыннарны ярып керә торган әчкелтем усак исе таралды. Өенә кайтып, аягүрә генә бер җамаяк сөт эчеп чыккач, Гайнан сызгырасызгыра ишегалдын көрәп ташлады. Оренбург ягыннан килгән төнге җылы буран калын көртне койма буена калын итеп шыплап өйгән иде. Гайнан моңа куанды гына. Ичмасам, арка-җилкә рәхәтләнгәнче, киерелеп торып, ут уйнатып эшлисен! Капка төбеннән урам уртасына кадәр ике якка таба киң ике сукмак салды. Көрәк белән бер чөйгән саен сукмак кырыендагы карда һәммәсе дә бердәй зәңгәрсу-ак сырлар тезелеп калды. Агроном Фәйрүзә конторага барышлый Гайнанның эшенә сокланып торды. — Карасана, бик матур итеп эшли беләсең икән бит син!—диде. Егет, бүреген арткарак чөеп, ялан куллары белән көрәк сабына таянды. Аның изүләре чишелгән, алсу йөзеннән кан тамардай күренә иде. — Бәлки мин аны секретарьга ошатыр өчен шулай киртләч нтәм- дер әле?!—диде. — Чынлап! Кар сукмагын да шулай матурлый белгәч, ул егетнең кулыннан ниләр генә килмәс! Кичә белеп сайлаганбыз! Секретарь яшелле-зәңгәрле бияләе белән маңгай чәчен бер якка сыпырып, ачык капка аша ишегалдына күз салды. — Болай җыештырып-җыенып килен төшермисездер бит? Гайнан аз гына каралып торган мыек урыннарын сыпырган булып: — Исәп юк түгел!—диде. Фәйрүзә нигәдер китәргә ашыкмый иде. Бәлки аның шушындый кояшлы саф һавадан тәмәке исе сеңгән кечкенә бүлмәгә барып керәсе килмәгәндер? Җылы буран артыннан гына була торган гаҗәеп тын, сөйкемле иртәләрнен берсе иде бу. Бөтен авылга шундый ягымлы, йомшак тынлык җәелгән, хәтта узып баручыларның чана табаннары да шыгырдамый, бу тынлыкны бозмас өчен, шыпыртлап сөйләшәсе килә иде. Фәйрүзә морҗалардан туп-туры күккә күтәрелгән соры, шәмәхә, саргылт төстәге төтен баганаларына күз салды, бияләен кесәсенә яшереп, кар йомарларга тотынды. — Инде дә бәхея-ле булачак бу йортка төшкән килен! Көнләшәм! Чын менә әгәр! Таза, базык гәүдәсен җиңел генә уйнатып, көлә-көлә шаяртып кына әйтте моны Фәйрүзә. Әмма сүзләренең әйтелеше ачты да салды эч серен. Гайнан исә көрәген зыр-зыр әйләндереп, берни дә сизмәгәндәй шаяртып җавап бирде: — Нигә, заявка бирергә соң түгел әле!—дигән булды. — һай, егет, кая инде ул миңа синең яшьтәшләрең белән ярышу! Юк. якын да җибәрмәсләр! Шаярырга булгач, шаярырга! — Өметсез — шайтан, ди карчыклар! Фәйрүзә, кар тубын читкә атып, бияләен киде. и.1ми үлеп киiей ГОМӘР БЭШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә — шулай: ДТЫП калганчы aiwii кал дин uni<# y.i карчык ааты... Газетада бастырасы мөрәҗәгать синен өстә, егет, көтәбез! Хуш! Агрономны Гайнан кызгануга якын бер хис белән озатып калды. Җитми бит егетләр, аз бит! Солдаттан кайтучылар да авылга сәлам биреп кенә чыга да я нефтькә урнаша, я КамАЗга. Кайнаррак холык- лылары БАМга ук китеп баралар. Төштән соң Гайнан, җыелышта кабул ителгән мөрәҗәгать текстын алып, чаңгысына басты да, ап-ак кар өстеннән яңадан Иштирәккә — редакциягә элдертте. Аның ышануынча, җыелышта әйткәннәрне үз колхозларында алар тәгаен эшкә ашырачаклар, әйе! Анда шик тә юк! Башка колхозларны да кузгатып булмасмы икән?! Бу көннәрдә Язидә бик сәерләнеп китте. Ире үлгәннән бирле үзен тол хатын санап, фермага ни туры килсә шуны элеп төшә торган иде. Хәзер, һәммәсен гаҗәпләндереп, купшы киенә башлады. Өстендә болонья куртка, аягында каучук аслы, молнияле җылы ботинка, башында яхшы шәл була. Фермадан кайтышлый, кибеткә сугылып уза, ялгыз өйгә кайтып керәсе килмичә, еш кына клубка барып чыга, китапханә бүлмәсенә кереп журналлар караштыра, яна чыккан китапларны сорап ала иде. Ак чишмәгә— атасы Минһаҗларга да ул хәзер ешрак менә торган булып китте. Фермада Язидә тәмам арыганчы онытылып эшли иде. Куллары эшли, ә күңеле — әллә кайларда. Сыерларына азык салганда, ул ничектер көтмәгәндә баганага сөялә дә онытылып кала. Иренеп кенә күшәп торган чуар сыер, хәлен аңлагандай, юеш теле белән аның кулын яларга тотына. Язидә йокысыннан уянгандай сискәнеп китә дә: — Ай мүкләк, җаным, карале, оятлы булдым бит! — дигән була иде. Ул Җәүһәрия апасы белән нигәдер элекке кебек күзгә-күз сөйләшергә кыенсына башлады. Мөмкин булган кадәр аның күзенә чалынмаска тырышты. Әйтерсең нинди дә булса гаебе бар... Бер көнне кичен Хәбир карт Язидәне кызыл почмакта өстәлгә башын салып уйланып утырган хәлдә күрде. — Чү, кызым, синме бу? Нишләп утырасың япа-ялгыз бу караңгыда? — Ә, әйе шул. Арылганмы икән соң... Карт электр лампасын кабызды. Каш астыннан гына Язидәгә күз салгалап, ишек янында нидер эзләгән булды. Язидәнең, бик яшьләй тол калып, олы-карысыз бер йортта берүзе яшәсә дә, үз дәрәҗәсен үзе белеп кызлар шикелле тыйнак гомер итүе өлкәннәргә бик ошый иде. Гәрчә Хәбир каты бәгырьле кешеләрдән саналса да, шуның өчен Язидәне ихтирам итә, ирен һаман да оныта алмый, һаман да сагына дип, аны кызгана иде. — Алай эчкә җыйма син, кызым, кирәкми! Үлгәнне кире кайтарып булмый, беләсең ич. — Ишек тоткасына кулын сузгач тагын борылып карады. — Кайтып тамагыңны туйдыр да бәләкәй генә черем итеп ал. Югыйсә бит, беләсең, төнлә берәр хайван бозаулап куйса, гүпчи дә йокы эләкмәс! — Рәхмәт, Хәбир абзый, хәзер кайтам. — Шулай. Бер дә чакыртмаска иде дә бит, синең чирут. Бүген Язидә клубка барып тормады. Өенә кайтып кош-кортын абзарга япты, ике-өч баш сарыгының төнгелеккә ашарына салды да, ан- нан-моннан гына капкалап, тиз генә йокларга ятты. Аның аяк-кулла- ры, бөтен тәне ял рәхәтеннән таралырдай булып изрәп яталар, бармаклары сулык-сулык килә иде. Дистә ярым сыерны кул белән савып кара әле! Аңа хәзер үк йокыга китәргә дә, фермадан чакыра менгән- че иер инэ cai ать, ярты гына сәгать булса да йоклап алырга кирәк. Ярамый шунсыз, ярамый! Язидә башыннан ук бөркәнеп тынып калды. Ләкин шундук күз алдына Гайнан килеп басты. Аннан котылырга теләп, Язидә стенага таба борылды. Ләкин ул, юньсез малай, үч иткәндәй, бөтен буе-сыны, тузгак чәчләре белән тагын алга килеп чыкты да аның хакында уйланмыйча чарасы калмады. Салкында алсулан ♦ ган озынча йөзе, яңа гына чыгып килә торган кара мыегы... Гайнан белән янәшә Язидә үзен дә унсигез яшьлек кыз итеп күз алдына китерә иде. Әйтерсең ул әле_ бөтенләй кияүгә дә чыкмаган, аңа берни дә булмаган, ул да нәкъ Гайнан шикелле үк саф, гөнаһсыз, аның кебек үк яшьлек дәрте белән балкып тора, һай, китәргә иде шул озынкай белән урам буенча иңгә-иң атлап! Күрсеннәр, соклансыннар иде. Берәү дә аны ирдә булган, таушалган димәс, берәү дә егермене бирмәс иде. һай! Кияүдә булган шул җиде-сигез айны гомер дәфтәреннән кы рып кына ташлап булсачы!.. Йокы качты. Үч иткәндәй, йөрәген авырттырып, көз көне күзенә чалынган бер күренеш исенә төште. Язидә Әверлән буеннан көтү туп лавына таба кичке савымга бара иде. Аннан алдарак умарталыктан төшкән сукмакта Гайнан белән киң кара кашлы, чем-кара чәчле бер кызый күренде. Язидә алар белән очрашмас өчен куак артындарак торды. Хәер, яшьләр, ихтимал, аны болай да күрмәсләр иде. Алар бер-берсенә шундый сыенганнар, бер-берсе белән шундый мавыкканнар, әйтерсең бөтен дөньясында бер үзләре генә! Ык суы ярларыннан чыкса да, Алыптау гөрселдәп ишелеп төшсә дә, алар күтәрелеп тә карамаслар иде. Күңеле моны өнәп бетермәсә дә, Язидә нигәдер башкорт кызының кимчелекләрен эзләргә тотынды. Буйга кыскарак, аяк атлавы да килешсез, үрдәк шикелле, арт санын боргалап атлый... Язидә юрганын ачып ташлады да торып утырды. Үзен түгел, аның урынында утыручы иң якын дус кызын орышкандай, ачуланып пышылдарга кереште: — Кызый! Бу нишләвең, ә?! Уйлап кара, син кем дә, алар кем?! Син ничәдә, алар ничәдә?! Аз гына оятын булса, нигә син кеше бәхетенә кысыласың?! Нигә үзеңнән яшькә тамыгыңны сузасың? Кара син аны?!. Кайдандыр җавап көткәндәй, тын калып тыңлап карады. Күңеленең кай төшедер: «Дөрес, дөрес», ди иде шикелле. Тик шунда Язидә һич көтмәгәндә елап җибәрде. Кайнар күз яшьләре беләкләрен чылатып бер-бер артлы юрганына тәгәрәде. Мич алдында җылынып утырган соры песи, бу хәлне сизеп, «тып» иттереп идәнгә сикерде дә шундук караватка менде Иркә генә мырлый-мырлый, Язидәнең әле бер балтырына, әле икенчесенә алмаш тилмәш сыйпанды. Хуҗабикә тынычлана төшкәч, аяк очына барып юрган өстенә бөгәрләнде. Бераздан капка төбендә кар шыгырдаганы ишетелде. Бу аяк тавышлары Габделхәй үлеп ике-өч ан узганнан соң ук ишетелә башлаган иде инде. Аяклары шундый кеше Язидә йокыга китәр алдыннан көн саен шулай капка баганасы төбенә килеп чүгәли дә озаклап тын гына тәмәке тарта иде. Ул капка келәсенә кагылмый, тәрәзәдән карамый, хәтта рәшәткәгә дә үрелми. Әмма. Язидәнең сизенүенчә, ул, үзенең киң җилкәсе белән ышыклап, Язидәне теләсә нинди өермәле- давыллы хәлләрдән дә сакларга әзер иде шикелле Язидә күз яшьләрен сөртте дә әйләнеп ятты. Анасы Сөембикәнең «Язмыштан узмыш юк» диюе исенә төште. Колхоз идарәсе туйда бүләк итеп биргән стена сәгате, бу уйлануларга, күз яшьләренә, һәммәсенә нокта куйгандай, бөтен өй эчен яңгыратып бер сугып куйды. ewmiiii пептлгм' ♦ яоәитеа aewoj Ык буеннан әйләнеп кайтканнан бирле Камил көз һәм кыш көннәрендә шушы яңа әсәре белән рухланып яши иде. Язылачак вакыйгаларны әйдәп баручы төп каһарманнар бер минутка да аның исеннән чыкмый, һәр даим күз алдында яшиләр. Ул Ык буенда чыга торган газеталарның күбесен алып бара, ул яктагы белеш-танышларыннан, дусларыннан атна саен диярлек хатлар килеп тора, сайлаучылары ана әледәнәле төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр иде. Бу әсәрнең үзенчәлеге шунда иде ки, аның Ык буендагы якын дуслары, белеш-танышларының күбесе тормышның үзендә чын кеше булып яшәү, андагы вакыйгаларның уртасында кайнау өстенә, Камилнең яза башлаган китабында әдәби әсәр каһарманнары булып та формалашып киләләр иде. Әмма бу алым әдип алдына күп кенә четерекле сораулар да китереп бастырды. Бу кешеләрдә типик образларга хас үзенчәлекле сыйфатлар җитәрлек булырмы икән соң? Катлаулы сюжет борылмаларында алар үз юлларын ерып барырлык мөстәкыйль карашлы колоритлы фигуралар булып үсә алырлармы? Менә нәрсәдә иде шик! Шулар арасында ул Сәет белән Зиләйлүк өчен генә борчылмый иде. Язучы күңелендә алар күптән үк әдәби образлар булып яшиләр иде инде. Мәдәния аны элек булып узганнар белән генә дулкынландырмый, аңа ул мәхәббәт әле һаман да дәвам итәдер кебек тоела. Тик хикәянең ахырын никадәр ишетәсе килсә дә, Камил, актык өметен кинәт кенә өзмәс өчен, аны тыңлауны һаман сузып, бу кадерле истәлек икесен дә җылытып торуын тели иде. Гайнанны исә ул язгы ташуга килеп төшкән бала үрдәккә охшата иде. Көчле агым аны, тегеләй дә болай да боргалап, дулкыннар өстендә рәхимсез бөтереп йөртәчәк. Егетнең үзе теләгән ярга бәреп чыгарга көче җитәчәкме, әллә юкмы? Кем булып чыгар? Анысын тормыш үзе күрсәтергә тиеш иде. Ә менә Чурмантаев башкарак кеше, аны аңлавы кыен... Камил тәрәзә каршысына барып уйланып торды, коридорга чыгып әйләнеп керде дә калын дәфтәренең «Чурмантаев» дигән битен ачты. Кем соң ул Ризван? Аның чын асылы нинди? Халкы, иле өчен яшәүчеме, әллә «денем өчен түгел, көнем өчен» дип кенә яшиме? Әсәрне дәвам иттерү өчен бу сорауларга тулырак җавап табарга кирәк иде. Дусаев, уйларын дәвам иттерә биреп, өстенә киде, эшләпәсен алды да урамга чыгып китте. Мондый чакта бүлмә уйларны чикләп тора, күңел иркенгә тартыла иде. Камил, бакчада атлый биреп, Чурмантаев хакында барлык белгәнишеткәннәрен исенә төшерде. Менә ул идарә утырышына җитәкчелек итә, менә район конференциясендә речь сөйли, райком секретаре белән сөйләшеп утыра, басуда йөри, ниһаять, менә өендә. Изүләр чишелгән, йөзе кып-кызыл, кулында нечкә билле хрусталь рюмка, күзләре шаян елтырый. Әнә шул күз карашында шаянлык бизәге артына ышыкланган тагын нидер бар иде. Әйе! Кинә түгел, яшерелгән хәйләдә, эчкә җыйган ачу да, мыскыллау да, түбәнсетү дә түгел. Юк! Менә, менә исенә төшәр, зиһене хәзер әйтеп бирер шикелле иде. Ләкин — булмады. Зур урамнан, берөзлексез гүләп, берсен-берсе куышып, иксез-чиксез машиналар көтүе агыла, өстән әледән-әле самолетлар үкереп уза. Бакча эченә кереп утырган музыка мәктәбеннән флейта, фагот, тагын берничә музыка коралы кычкырткан, пианино уйнаган авазлар ишетелеп зиһенне чуалта иде. Ризванның эчке дөньясын ачарга барыннан да бигрәк әнә шул. мәгънәле күз карашы ярдәм итәр кебек тоелган иде. Ул читкәрәк кит- те дә кесәсеннән Гайнанның соңгы хатын чыгарды. Туган ягының бу тынгысыз патриоты, яшьләргә хас кайнарлык белән, бик җентекләп күптән түгел генә булып узган җыелыш хакында язган, Алтынбикә тугаен, бигрәк тә аның сөрелмәгән өлешен ничек кенә булса да саклап . калырга тырышачакларын әйткән иде. ' * — «... Шулай да күңел тыныч түгел әле, Камил абый. Язгы ташу сөрелгән урыннарның өске катлавын алып китсә, бетте баш, харап булды аннары «Сандугач култыгы!» Җитмәсә, «Тугайны сөрергә Казаннан рөхсәт язуы бар» дип аклана председатель, һич аңламыйм! Без монда яшеллекнең һәр карышына, җиләк-жимеш куагының һәр төбенә тешебез-тырнагыбыз белән ябышып ятабыз, ә алар... Белмим, башыма сыймый. Галим исемен йөртүче кешедә хәзерге заман сулышын аңларлык кына акыл булырга тиештер бит!..» Казанның кайсы оешмасыннан чыгарга мөмкин икән ул язу? Моны Камил үзенең таныш галиме, университет профессоры Дормидонтов- тан сорашырга кирәк булыр дип уйлап куйды. Башка бернәрсәгә дә игътибар итмәскә, фәкать бүген язылачак эпизод хакында гына уйларга! Ләкин күз—диңгез, һич теләмәсә дә, Камил бу тирәдә балаларын һавага алып чыгучыларның аеруча күплегенә игътибар итмичә булдыра алмады. Әле теге аллеядан, әле монысыннан елтыр көмеш тәгәрмәчле яшел, зәңгәр, кызыл төстәге бөр- кәүле купшы бала арбасы килеп чыга. Әбиләр һәм әниләр газиз бәб- кәйләрен саф һава сулатып кояш җылысында акрын гына йоклатып йөриләр. Аларның үзара шыпыртлап кына сөйләшүләрендә, тавыш чыгармаска тырышып, сагаеп кына атлауларында тирән мәгънә бар кебек. Бу әни белән әби тойгысы гына түгел, монда хәзерге заман кешесенең киләчәк буынга багланган якты өмете дә, изге теләкләре дә чагыла иде. Шул вакыт Камил якында гына үзенә сәлам биргәнне ишетте: — Салям алейкум! Аның янына кечкенә оныгы белән профессор Дормидонтов килеп туктады. — Ва алейкум!.. — Оһо, менә кемне очраттык! Исәнмесез, Камил юлдаш! — Профессор кайчандыр яшь чакларында Урта Азиядә эшләгән. Шул вакыттан калган гадәте буенча кайвакыт шаяртып шулай «юлдаш» дип дәшкәлн иде.— Күрәм, яшь буын белән кызыксынасыз. Дормидонтовның үзе шикелле ук озын тоелган исем-фамилнясен тотлыкмыйча әйтү кыен иде, Камил ашыкмаска тырышты. — Беләсезме, Аполинарий Авдесвич, боларны күргәч, үзем тирбәлеп үскән ике тәгәрмәчле кабык арба күз алдыма килә. йоннан әвәләгәндәй баштанаяк мехка төренгән оныгын профессор сары каеры тунының итәге белән каплап, башын игәләде. — Бу, ихтимал, элекке буынның уртак истәлегедер. Заманында мин дә шундыйрак шартларда үскән идем бит. Камил әсәреннән читкә тайпылмаска үзенә-үзе сүз биргән булса да, нигәдер бу хакта да сөйләшәсе килә башлады. — Боларны күргәч, мин шул кабык арбаларда үскән авылдашларымны һәр вакыт ихтирам белән искә алам. Чөнки тормышта аларның берсе өчен дә кызарырга туры килмәде. Дормидонтов купшы арбалар ягына ымлап шыпыртлап сөйләшүгә күчте: — Четерекле мәсьәлә. Нинди арбадан кем чыгасын алдан юравы һич мөмкин түгел. Эйнштейнме, әллә анасының пенсия акчасына типтереп гомер итүче бозык адәм чыгамы? Кем кулында үсә бит бала! ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә . Камил, профессорның узып барышы гына түгел, бәлки иркенләп йөрергә чыгуын абайлап, аларны бакчаның тагын да тынычрак ягына әйдәде. —Шулай да мин артык иркәләмәү, баланы табигатькә якынрак шартларда тәрбияләү, эштә үстерү ягында. Нәни арбалар, агач каерысының кояшлы ягына җыйналган алтын камкалар кебек, бакчаның кояшлырак урынына килеп бөялгәннәр иде. Төрле төстәге шул арбаларны күрсәтеп Дормидонтов көлеп җибәрде. — Болардан кире чигенеп яңадан кабык арбаларга кайтып булмый бит, менә кайда мәсьәлә!—диде, Камилгә сыныйрак карап алды.— Я, ни хәлләр? Бу арада күренми башладыгыз. —Бер көйгә, Аполинарий Авдеевич. Эш бик күп, менә шул, муеннан! Хәер, бу сезгә яңалык түгел инде, болай гына әйтүем. Әдипнең сүзенә куангандай, профессорның озынча ябык йөзе яктырып китте. — Менә дигән яхшы хәбәр! Эшнең күп булуы кирәк! Ышанасызмы: өстемә никадәр күбрәк вазифа йөкләнсә, мин үземне шул кадәр кирәгрәк кешегә саныйм. Ихлас! Сез авылда туган кеше, беләсездер, тырыш ат йөге авыррак булган саен кызурак атлый, тау текәрәк булган саен, тәртә башын кимерә-кимерә үҗәтләнебрәк, усалланыбрак тарта... Китабыгыз ничегрәк? Дормидонтов табигать саклау җәмгыятенең фән секциясенә җитәкчелек иткәнлектән, Камилнең аңа берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткәне бар, болай да очрашкалыйлар иде. — Ничек әйтергә икән? Безнең Тукай мәгълүм бер уңай белән: «Бара милләт зәгыйфь абыныр-абынмас, сүнә яшьләрдә дәрт кабыныр- кабынмас», дигән. Минем әсәрем дә шулай, акрын, сүнәр-сүнмәс кенә кыймылдый. — Җитди сәбәпләре бардыр, күрәсең. — Кыен мәсьәләләр күп. Иң җитдие — хәзерге заман кешесенең рухи дөньясы. Замандашыбыз шәхес буларак бик үсте, катлаулы интеллектуаль тормыш белән яши. Шуның өстенә бик күп белә. Ифрат! Профессор бераз уйланып барды. — Алай икән. Әдәби иҗат мәсьәләсе мина таныш өлкә түгел түгеллеген. Шулай да мин интуиция белән эш итүчеләр иҗатта галимнәргә караганда үзләрен хөррәк хис итәләрдер дип уйлый идем. —Мәсәлән, кайсы яктан? Сез моны ничегрәк аңлыйсыз? — диде Камил. — Минем аңлавымча, сез хыялыгыз канатында әллә кайларга оча аласыз, интуиция ярдәмендә истә-оста булмаганны, хәтта булмастайны да бар итеп күрсәтә аласыз. Без исә, укучылар, тамашачылар, шуңа сакалыбызны сәлперәйтеп, хәйран калып ышанып утырабыз! Камил читкәрәк карап елмаеп куйды. — Әкиятләрдәге тылсымчылар кебегрәк кылана ала язучылар, әйеме? — Юк, алай ук димәс идем, сез бит реалистлар! — Шулай да сез моның белән әдип үз иҗатында күбрәк субъектив факторга таяна, әдәби иҗатка фәнни тикшеренүләр күп катнашмый дип әйтмәкче буласыз! Шулай түгелме, Аполинарий Авдеевич! Дормидонтов иңбашларын җыерып көлеп җибәрде. — Сез бик үзсүзле бәхәсче булып чыктыгыз әле, Камил Низамо- вич. Фән белән чагыштырганда — әйе. шулай килеп чыга. Чөнки фәннең нигезе ныклы фактларга таяна. Кечкенә генә фәнни ачыш та мең тапкыр сыналган, үлчәнгән, ышанычлы дәлилләргә нигезләнгән булырга тиеш Шуннан соң гына’ул фән дигән мәңгелек сарайга аяк басарга хаклы. Ә сездә башкачарак булырга охшый. Әдәбиятка мондыйрак караш Камил өчен яналык түгел иде инде. Сонгы елларда фәннен авторитеты күкләргә күтәрелеп китү белән сәнгать һәм әдәбият берникадәр күләгәдәрәк калдылар. Камил моны юлдашына да әйтмичә булдыра алмады. — Ни хәл итмәк кирәк, кайберәүләрдә чын хакыйкатьне фән генә ачып бирә, җәмгыять алдында торган төп мәсьәләләрне хәзер фән бе- ? лән техника гына хәл итә дигән караш та бар. Аларча, сәнгать һәм = әдәбият арттан гына ияреп бара, ниндидер бер ярдәмче тармак кына - булып кала. = Профессор башын чайкап кулын селтәргә тотынды: — Юк, юк, мин андый карашта түгел. Җәмгыять тормышында әдә- = бият белән сәнгатьнең тоткан урыны ифрат зур. — Рәхмәт, Аполинарий Авдеевич! ♦ Профессор әле сүзе бетмәвен белдереп кулын күтәрде. « — Шулай да сонгы елларда әдәбият белән сәнгать тә, фән кебек ° үк, соклангыч биеклеккә күтәрелде дип әйтә алмас идем. — Ихтимал, сез хаклыдыр. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? 3 Дормидонтов кулларын җәеп җибәрде. 2 — Әйтүе кыен. Алай да, минемчә, безнең көннәрнең «Тын Дон»ы а яисә «Броненосец Потемкин»ы юк икән, бу, һәрхәлдә, әдәбнят-сәнгать га әһелләренең иҗат батырлыгы хакында сөйләми. Күрәсең, галимнәр үз S алларына бөегрәк максатлар куеп тәвәккәлрәк, хәтта, мин әйтер идем, 2 фидакарьрәк эш иткәннәрдер. Шулай түгелме? Камил бераз уйланып торгач, башын селкеп куйды. — Бу фикерегезнең соңгы өлешенә кушылмаска рөхсәт итегез, Аполинарий Авдеевич! — Менә тагын! Анысы сезнең ихтыярда. Шуның өчен дә бәхәс бит ул! Ә сез ничек аңлатыр идегез? — Минемчә, әдәбиятта, сәнгатьтә гасыр данын күтәрердәй бөек әсәрләрнең пәйда булуы-булмавы ул иҗат әһелләренең шәхси теләкләренә генә бәйле түгел. Моңа ниндидер гомумирәк, тирәндәрәк ятучы закончалыклар тәэсир итә булса кирәк. Шундый нечкә, шундый катлаулы мәсьәлә бу, әдәбият фәненең моны һаман да кирәгенчә аңлатып бирә алганы юк әле. — Шулай дисезме? Ихтимал, ихтимал... — Ә болай, гомумән алганда, сез хаклы, профессор. Безнең заманда фән шундый гаҗәеп сикерешләр ясады ки, аның байтак тармакларына хәзергә матур әдәбият үтеп керә алмый әле. Моңа көче дә, мөмкинлеге дә җитенкерәми Дормидонтов зур гәүдәсе белән Камилнең каршысына килеп басты да шаянланып билләренә таянды. — Әһ-һә! Барыбер фән каршында горур башыгызны имичә булдыра алмадыгыз! Шулай түгелме? Камил эшләпәсен салып елмая-елмая башын игәләде. — Иям башымны, Аполинарий Авдеевич, һич рыясыз, фәннең казанышларына чын күңелдән ихтирам белән иям! Айга, Венерага очулар искиткеч хәл, алар фантастика белән янәшә тора! — Менә хәзер ышандым: теләсәгез, чын галимнәрчә объектив күзлектән чыгып хөкем йөртә беләсез икән!.. Камил аны бүлдереп бармагын күтәрде. — Ләкин!.. Әйе! Бу баш июемнең бер «ләкин»е бар — Тыңлап карыйк! — Шул ук вакытта әдәбиятның да фән менеп җитә алмый торган үз биеклеге бар! Әйе! — Әһә! Менә монысы тагын да кызыграк! Нинди биеклек икән ул? Мәсәлән? — Мәсәлән, кешенең рухи дөньясына, күңел байлыгына килгәндә, матур әдәбият һәм сәнгать фән кереп җитә алмастай ифрат тирән, ифрат нечкә нюансларны да ачып бирергә сәләтле. Әйе! Менә бит ничек! Дормидонтов озын куллары белән янтавына сугып көлеп җибәрде. — «Не мытьем, так катаньем» диләрме? Барыбер үз фикерегезне өстен чыгардыгыз! Мм.. — Шул арада ул нәрсәдер бытылдый башлаган оныгын юатып алды. — Хәзер, Борька, хәзер!.. Бик кызык әңгәмә бу! Тик менә бу урында берәр мисал кирәк түгелме икән? Ә, ничек, сезнеңчә, Камил Низамович?! — Мисалмы? Яхшы! Дормидонтов, орнитолог буларак, республикада киек кошларның яшәү шартларын һәр даим өйрәнеп тора иде. — Алайса, сезнең өлкәдән башлыйк, ярыймы? — Камил, гүя фикерләрен учына җыйгандай, кулларын кушырды. — Сез бер гыйльми хезмәтегездә ярканатларның безнең республикада гына да унҗиде төргә җитүен раслыйсыз. — Бар андый китабым. Әйе, шулай дип раслаган идем. Элегрәк. — Әмма алар арбан-тарбан* теләсә кайда, теләсә ничек яшәмиләр икән. Шулай бит?! Урманда аларның һәркайсының үз этажы бар. Әйтик, бер төре урманның иң өске катында яши. Ни сәбәпле? Чөнки ул төр шундагы бөҗәкләр белән туена. Бер төрлесе, киресенчә, иң аста, куаклар арасындагы бөҗәкләр белән туклана. Бүтәннәре шул ике арада яшиләр. Ничек, ялгыш аңламыйм шикелле? — Әйе, әйе, бик популярный итеп сөйләгәндә, нәкъ шулай. Әдип, кулларын угалап, көлеп алды. — Әһә, мин бик шат, Аполинарий Авдеевич! Димәк, имтихан бирергә туры килсә, сез миңа, һич югында, дүртле куясыз инде! — Ашыкмагыз, ахыры ничек бетәр бит әле! Күреп карыйк! — Хуп! Алайса, дәвам итик. Димәк, ярканатларның төрен билгеләү өчен шушы мәгълүмат җитә, һәр ярустагы һәр ярканатны аерым- аерым өйрәнү ихтыяҗы юк. Шулай түгелме, Аполлинарий Авдеевич! Дормидонтов Камилнең сүз сөрешен чамалаган иде инде. Ул көлемсерәп башын иде. — Әйе, ансатлаштырып шуңа риза булдык, ди. Камил эшләпәсен арткарак этәреп, кулларын уйната-уйната, тагын дәвам итте: — Хәзер инде сезнең фәнни тәҗрибәгезне әдәби иҗат өлкәсенә күчереп, урманыгыз урынына Ык буендагы берәр колхозны алыйк. Мәсәлән, «Якты көн»не, я «Җидегән»не! — Ярый, алып карыйк. — Ә бик күп ярканатлар урынына исә бер генә кешене алыйк, мәсәлән, шул «Җидегән»нең җитәкчесе Чурмантаевны! Дормидонтов кашларын җыерып уйланып барды да исенә төшереп башын игәләде. — Әйе, таныш колхоз! Без алардан илле-алтмыш гектар җирдә арыш камылын бераз сонрак сөрүләрен үтенгән идек. Чөнки ул тирә кыр казларының яисә торналарның узышлый туенып китәргә гадәтләнгән урыннары иде. — Ничек булды сон? — Ничек булсын? Тыңламадылар. Кошларны биздердек: алар безнең өстән очмый, биредә туктамый башладылар. Бик аяныч! Без алар- ның мең еллардан бирле очып узган, гадәтләнгән юлларын кистек. Табигатькә нинди генә зарар китерүне дә профессорның шәхси кайгысы кебек авыр кичерүен Камил яхшы белә иде. Шулай да, бердән, әлеге бәхәсне ахырына җиткереп, әдәбиятның азмы-күпме абруен сак1 Арбан-тарбан — тәртипсез, ничек туры килде шулай. лап калырга кирәк иде. Икенчедән, Чурмантаен кебекләрнең нинди тип булуын ачыклау өчен моннан да җайлырак уңай әллә очрый, әллә юк бит әле. Шунлыктан Камил тәвәккәләргә булды. — Шул ук Чурмантаев сез сөрмичә сакларга дип киңәш биргән Алтынбикә тугаен көз көне сөрдереп ташлады. Мин ул ярагызга кагылырга теләмәгән идем, Аполинарий Авдеевич. Ләкин бүтән чарам юк. ♦ Профессор тунының төймәләрен бер чиште, бер төймәләде. Гүя 2 Камилнең үзенә ачулангандай, аңа усал карап алды. — Ясаласы яра ясалган инде, аны оныту да, гафу итү дә мөмкин ? түгел! Беләсезме, беркайчан да сука-сабан төрәне тимәгән урын иде = бит ул! Ул болында шундый бик борынгы үләннәр тапкач, мин үз күз- 2 ләремә үзем ышанмыйча, аларның берсеннән икенчесенә мүкәләп йөреп 3 баш идем. Кыргый шалфей үсә иде анда, үз орлыгыннан үзе үрчүче < тагын шундый берничә үлән бар иде. Могҗиза иде алар, мең яшәр ф могҗиза! Камил, нидер күз алдына китерергә тырышып, әсәрләнгән хәлдә о профессорның җиңенә ябышты. °- — Димәк, шул ук үләннәр моннан әллә ничә мең ел элек безнең әби-бабаларыбызның шалашлары, яисә землянкалары янында да үсеп о утырган! Аларның күңелләрен хушландырган, хәтта дару булып л хезмәт иткән! Шулаймы? “• — Әйе, бик ихтимал!.. Юк, ихтимал гына түгел, тәгаен шулай бул- s ган ул, тәгаен! Дөрес, сез менә эмоциональ ягын ачыкладыгыз! о Бераз тынычлангач, Камил профессордан тагын сорап куйды: u — Алайса, дәвам итик. Ничек, сезнеңчә, Аполинарий Авдеевич, әгәр бик теләсә, Чурмантаев болынны да, камылны да сөрмичә калдыра алыр идеме? — һичшиксез! Мин бу хакта белгечләр белән дә киңәштем. Колхоз аннан материал зарар күрми иде. Тик туңга сөрү унбиш көн-өч атнага соңгарак кына кала иде. Бары шул гына! Камил тамак кыргалап профессорга карап алды. — Алай булгач, ни сәбәпле галимнәр киңәшен аяк астына салып шундый тупаслык эшләделәр дип уйлыйсыз5 ! — Наданлык! Гомуми культураның түбән булуы! — Бик гаҗәп! Югары белемле зоотехник бит ул! Профессор читкә карап кулын селекте. — Аһ, туганкай, югары белемле наданнар белән дөнья тулган! Бөтен культурасы галстук бәйли белүдән узмаган бәндәләр азмыни? Бу — бер. Икенчесе, бүгенге көн белән генә яшәү модасы, борын ас- тындагын гына кайгыртып! Бүгенге сводкада ялтырап килеп чыктыңмы — аңа шул җитә! Иң зур идеалы шул аның! Бераз тын барганнан соң Камил, икесенең дә уйларына йомгак ясагандай: — Ала-а-й... — дип сузып куйды.— Туган ил алдында, бөтен кешелек дөньясы алдында торган проблемаларга да үзенең шул тәбәнәк бүкәненнән торып карый инде ул. Профессор кулларын җәеп җибәрде: — Кызганычка каршы, шулай килеп чыга. Карлыгачлар Нил буенда кышлыйлар икән, аларны әнә гарәпләр кайгыртсын ди ул. Киек казлар белән торналарның яз көннәрендә каңгылдашып кайтып килүләренә бала чагында ул үзе дә сокланып карап торган да бит! Хәзер оныткан! Чөнки ул хәзер түрә кеше, зур эшләр белән генә шөгыльләнә, андый вак-төяккә вакыты юк! Дормидонтовның сүзен куәтләп, Камил дә өстәп куйды — Шуның өстенә, киек кошлар турында өстән .задание дә төшмәгән, сводка да бирәсе юк! Нигә кычытмаган җирне кашырга5 ! Әнә, табигать саклау җәмгыяте кайгыртсын, ди инде ул.— Камил әңгәмәне түгәрәкләргә ашыкты. — Әйтегезче, Аполинарий Авдеевич, табигатькә Чурмантаев кебегрәк кире мөнәсәбәттә булучылар башка районнарда да очраштырдымы? Профессор пошынып башын игәләде. — Кызганычка каршы, әйе! дип жавап бирергә туры килә. Кайсы урманны чамасыз кистерә, кайсы кошлар кырылуга юл куя. Шактый күп андыйлар. Камил куллары белән ниндидер ишарәләр ясап, үзенә-үзе сөйләгәндәй, нәтиҗәләр чыгарырга тотынды. — Димәк, болар очраклы бер индивидумнар гына түгел. Боларның типиклыгы хакында сүз йөртергә мөмкин. Профессор аның сүзен бүлдереп кулын селтәде. — Кем генә булмасын, мин-минлек чире кагылган тискәре бәндәләрнең берсе сезнең ул кешегез! — Без бит әле фән белән әдәби иҗатны чагыштырып карый идек... Дормидонтов зур куллары белән Камилнең иңбашына кагылып көлеп җибәрде. — Әһә, әйе, әле сез һөҗүмегезне һаман дәвам иттерәсез бит! — Киңәш итү максаты белән генә, Аполинарий Авдеевич! — Ярый, юмалагыз инде, юмалагыз! — Димәк, әгәр дә мин Чурмантаевны прототип итеп алсам, миңа аның рухи дөньясын ачып салу өчен эшендәге каршылыкларның да сәбәбен ачыкларга туры киләчәк. Нинди каршылык? Мәсәлән, ул югары белемле кеше, ләкин наданнарча эш кыла. Колхозына яхшылык тели, гомумән дә начар кеше түгел. Әмма шул ук вакытта колхозны табигый байлыкларыннан мәхрүм итеп шәрә урында утыртып калдыруы ихтимал. Нигә алай? Боларның сәбәбен җентекләп өйрәнмичә тормышчан образ иҗат итеп булмый. Ничек, сезнеңчә, Аполинарий Авдеевич, азрак гыйльми эшкә дә тартым түгелме бу? — Азрак кына түгел, бик нык охшаган бу гыйльми эшкә! — Димәк, Чурмантаев хакында, сез әйткәнчә, интуициягә таянып кына язып булмаячак. Шулаймы? Каршысында матур гына елмаеп торган бу кешедә үзен ихтирам итү дә, азрак көлемсерәү дә күреп, Дормидонтов кычкырып көлеп җибәрде. — Карагыз әле бу мыштымны, нийек шома гына иттереп төп башына утыртты! Аһ, сез наян! — Ялгыш аңлый күрмәгез, профессор. Бик рәхмәт сезгә! Бу әңгәмә миңа героемның аз гына булса да иҗтимагый йөзен ачыкларга ярдәм итте. — Шулай дип юатсагыз гына инде! Хәзер яза аласызмы инде, ул образның моделе тудымы? Камил, иреннәрен кысып, башын селекте. — Юк әле, кызганычка каршы, ул образ, Хэмингуэй әйтмешли, минем өчен һаман да айсберг кына. Сезнең белән телгә алган сыйфатлары әле аның күбесенчә иҗтимагый ягы гына. Рухи дөньясы, эчке хисләре исә бик тирәндә ята. Әнә ярканатларның, мәсәлән, унысы, егермесе бер төрле, ә кеше берүзе йөз төрле! Ярканатның ничек яшәвен тышкы яктан да өйрәнеп була. Анда инстинкт турында гына сүз бара, инстинкт ул ярканатларның һәммәсенә дә хас булган уртак сыйфат. Ә монда исә психология! Әдипкә һәр образның кичерешләрен, уйларын, күңеленең иң нечкә тибрәнешләренә кадәр белеп, аерым-аерым өйрәнеп язу зарури. Шул вакытта гына хәзерге укучыны канәгатьләндерерлек юньле әсәр иҗат итәргә мөмкин. Аполинарий Авдеевич туктады да аксыл зәңгәр күзләре белән ягымлы елмаеп, Камилнең кулын кысты. Мин бик шатмын, Камил Ннзамович! Әңгәмәдән ифрат та канәгать. Әйе! Гомумән безгә ешрак очрашырга, ешрак сөйләшкәләргә кирәк, һаман эш тә эш, җыелыш та утырыш! Ярамый безгә үз эшеңә генә бикләнеп яшәү! Дормидонтовның оныгы нидер әйтеп, бабасының тун чабуыннан тарткалый башлаган иде инде. — Күрәсез, Камил Низамович, яшь буын ашыктыра, аз сөйләшеп күп тыпырдарга ярата яшь буын! Бакчаның икенче башына кадәр озата барганда акрын гына тамак кыргалап Камил тагын сүз катты: — Гафу итегез, Аполинарий Авдеевич, янә сезне борчырга туры килә. Тугайның сөрелүенә фән әһелләренең дә катнашы бар икән бит! Дормидонтов кинәт кенә борылып, Камилгә усал итеп текәлде. — Булмас! Мөмкин түгел! — Була икән шул, Аполинарий Авдеевич! Камил Дусай профессорны Гайнан хаты белән таныштыргач, ул ифрат та кәефсезләнеп, беравык башын чайкап, бусарынып I барды. — Ай-ай! Нинди шарлатанлык! Галим түгел, экология законнарын анламаучы надан язган моны! Табигатькә аз гына ихтирамы булган бәндә шундый гүзәл урыннарны чүпкә чыгара аламыни?! Исем китә, башыма сыймый! Мин моны болай гына калдырмыйм, юк, юк! Дормидонтов саубуллашып китеп барды да, бераздан кире борылып, Камилне кичке чәйгә дәшә башлады — Әле генә исемә төште. Гаҗәп бер хәл: бүгенге кичем буш икән ләбаса! Килеп чыгыгыз! Мин сезгә кош карачкылары белән аквариум күрсәтермен. Шунда интуиция, эмоция кебекләр хакында да гәпләшербез. Ярыймы, киләсезме? Апагызны да алып килегез! — Рәхмәт, Аполинарий Авдеевич, керергә тырышырмын! Бу очрашудан Камилнең кәефе күтәрелеп калды. Каеры тунының озын итәкләре җил белән ачылып китә дә картның оныгын башыннан ук каплый. Бабай кеше исә аны күрми, әле генә ачуын кузгаткан коллегасы белән бәхәсләшепме, ничекме — кулларын болгап кызу-кызу атлый иде. Ул Камилгә яхшы таныш булган кайбер рус галимнәрен һәм Фәннәр академиясенең член-корреспонденты, төрки телләрнең күренекле галиме Богородецкийларны хәтерләтте. Алар һәммәсе дә, алдынгы рус зыялыларының мактаулы традицияләрен дәвам иттереп, бөтен гомерләрен диярлек Идел буе халыкларының яшьләренә фәннең югары баскычына күтәрелергә ярдәм иттеләр. Профессор Дормидонтов та шундый галимнәрнең берсе иде. Аның туган якның табигатен саклау кебек изге эшенә Ризван ишеләрнең шулай тискәре караулары гафу ителмәслек кирелек булып алга килеп баса, күңелне рәнҗетә иде. Очсыз-кырыйсыз бу эшнең кайсы башыннан тотынырга? Табигатьне саклау җәмгыяте авылда беренче тапкыр гына оешканлыктан, тәҗрибәләре юк иде. Җәмгыятьнең секретаре булып сайланганнан бирле Гайнан шуңа баш ватты. Идрис белән киңәшә торгач, алар Алтынбикә тугаеның бозылган урыннарын элекке хәленә кайтаруны төп эшләре итеп алырга булдылар. Әмма Ризванны ничек күндеррегә? Шул хакта сөйләшү өчен Гайнан, умарталыкка барышлый, колхоз идарәсенә кереп чыгарга булды. Әгәр шушы уйларына башы-аягы белән чуммаган булса, Гайнан уң I Бусарыну — хафаланудан үзен кая куярга, нишләргә белмичә борчылу ewnnih нелатгиж ♦ яоаитеч aewoa яктагы тыкрыктан килеп чыккан, челән шикелле озын аяклы чандыр кызны күрмичә калмаган булыр иде. Кызый исә аны капкасыннан чыгуга ук күреп алды. Шунда яшел косынка читеннән кашлары турысына бер-ике алка коңгырт чәчен бүселдереп куйды. Куртка җиңнәрен тарткалады. Картлар кебек салмак кына атлап уйланып барган егеткә үз итеп, шаян гына тамак кырды. Егет күтәрелеп карады. — Ә-ә-ә, нихәл?.. Язгы яфрак төсле сыек яшелдән киенгәнгәдерме, Дилбәр бүген элеккедән дә озыная төшкән кебек күренде. Озын бармаклы тар кулын Дилбәр аңа беренче булып сузды. — Саумы? Исәнләшмисең дә. Түрә булуның тәмен сизә башладың, ахрысы. Дилбәрнең «түрә» дип үчекләве бөтенләй үк нигезсез түгел иде. Тугай вакыйгасыннан соң халык алдында абруе югалуын искә алып, Фәйрүзәне комсомол комитеты секретарьлыгыннан төшерделәр. Колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп Дилбәрне сайладылар. Гайнан аның урынбасары булды. Дилбәрнең шулай, «тисә — тиенгә, тимә- сә — ботакка» диебрәк, җайлы-җайсыз әйтеп ташлау гадәте бар иде. Гайнан аңа игътибар итмәде. Әмма чигәсенә таба матур булып, дугайланып сузылып киткән нечкә коңгырт кашына күзе төшкәч, күз алдына Шәүрә килде. Ул кызыйдан кыш көне үк өметне өзгән булса да, аның турында уйлау барыбер рәхәт иде. Егет сүзне шаяртуга борды. — Аның каруы, мин сине төшемдә күрдем. Дилбәр сөякчел кулы белән аның иңбашына төртте. — И алдакчы! Төтен җибәрәсеңдер әле! Я, алдап кара, ничек итеп күрдең? Әйбәт итепме? Начар итеп булса, борылдым да киттем! — һи, нишләп сине начар итеп күрим ди мин? Беләсеңме ничек итеп?.. Тик колхозның зур борчулары мазасызлап торганда карчыклар шикелле ниндидер төшләр турында сөйләшүне Дилбәр килештермәде. Ул, Гайнанны бүлдереп, үзе сөйләп китте. — Анысы да монысы, Гайнан, эшебезнең рәте-юне бетеп тора бит әле... Җитмәсә, Җәүһәрия апа да егылды. Ничек ул? — Ята. Утыз сигездән төшерә алмыйбыз. — Көтүче турында уйлый башларга вакыт. Көтүче юк бит! — Беләм, Альфред чылтыратты инде. — Өлгердемени әле? — һе, өлгермәс!.. Кемнәрне әзерлисең соң? Дилбәр иңбашларын сикертеп, иреннәрен турсайтты. — Кемнәрне дисең тагын! Әйтерсең әллә ничә кеше көтүгә чыгарга җыенып тора... Сайлап кына аласы! — Шулай да? — Ризван абый нәкъ шул турыда сөйләшергә чакыра бугай. Идарә янына килеп җитәрәк, өске урамдагы тегермәннән «уфалла» арбасына салган ике капчык он тартып ике хатыннкыз килеп чыкты. Гүя шушылай арбага җигелүенә оялган сыман, аска карап, яшь кенә бер хатын бөгелә-сыгыла алдан тарта, шактый ук өлкән яшьләрдәге хатын арттан этә иде. Майланмаган тәгәрмәчләр шыгыр-шагыр килә, чыелдый, чокыр-чакырлы урыннарда арба як-якка янтая иде. Юри туры китергән кебек, нәкъ шул вакытта олы юл кырыеннан яман гөрләп трактор килеп чыкты. Арбаның артыннан җитүгә ул, аю сыман үкереп, туктап калды. Салихның тракторыннан сикереп төшүе булды, «уфалла»ны тибеп аударуы булды. Бугазындагы көмеш төймәсенә басып, хатыны белән анасына гыжылдап кычкырды: — Бу ни эшегез? Бу нинди адәм көлкесе! Нигә ат сорамадыгыз, я машина?—дип кычкырды. Салиххан колхозның. Ак чишмә бригадасына эшкә җибәрелгән иде. Анасы белән хатыны, күрәсең, онны, аның кайтуын көтмичә, үзләре алып кайтасы иткәннәр. Салихның хатыны, гаепле кеше сыман башын иеп, читкә борылды. — Сорадык бит! Бригадир: «Юк белән башымны катырмагыз әле», * дип кенә җибәрде», — диде. * Бу хәлне күреп идарә алдына Идрис тә чыгып баскан иде. Тракторчының йөзе коточкыч, күзләреннән ялкын чәчәр төсле күренә = иде. Ул ачу белән җиргә төкерде. п- — Их, Идрис, Идрис! Шушы да булдымы эш?! Теге чакны җәфа jg чигүләре җитмәгән, хәзер дә ат урынына кеше җигәсез! Оят түгелме? — £ диде. S Идрис, бригадирга эләгәсе шелтә үзенә эләгүенә рәнҗеп, бу хатаны, £ тел белән генә булса да, төзәтергә әзер тора иде Ләкин Салих аны ф тыңлап та тормады. Мазутка буялган бияләен айкый-айкый, хатынын и орышырга тотынды: о — Кая синең горурлыгың?! Кая синең, поннмаеш, кешелек дәрә- £ жәң?! Фронтовик хатыны «уфалла» тартып йөриме?! Ә?! = Идрис бу күңелсезлекме ягымле тел белән юып төшерергә ашыкты: п — Ярар, Салихҗан, гаеп бездә!.. 10 Тракторчы тәмам кызып җиткән иде. ул бөтенесенә ярсулы бер ка- £ раш ташлады да каушап калган хатынын җилтерәтеп кулыннан алды, s — Нәрсә изелеп төштең! Әйдә, киттек! Әлмәткә киттек! Монда хәзер £ Җидегәннең нәрсәсенә кызыгып яшисең? Бетте, киттек!.. Кешенең кадерен белә башлагач кайтырбыз! Бу сүзләр Идриснең йөрәгенә үк барып кадалды. Шуның өстенә, Салих шикелле универсаль тракторчының язгы чәчү алдыннан колхозны ташлап китүе ул үзе үк зур югалту иде. Колхоз идарәсендә Дәрҗия белән МинһаҗнМ күргәч Гайнан уңайсызланды. Ул умарталыкка соңгарыбрак барачагы хакында картка берни дә әйтмәгән иде бит. Минһаҗ карт, гадәтенчә, шундук үртәп тә алды: — Ә, яшь түрә дә монда йөри икән! «Син дә кияү, мин дә кияү, атка печән кем сала», диме? Умарта кортлары безне эзли чыкмаслармы икән соң? — Монда сугылмыйча булмады бит әле, Минһаҗ абзый. — Шулай инде, шулай... Эшең төшкәч Дәрҗиянең Гайнанда үз йомышы бар икән: — Их, егет, фотоаппаратыңны алып килгән булсаңчы! Төшерәсе бар иде бит! — диде. — Кемне тагын? Дәрҗия түрдәге ишеккә ымлады. Ябык ишек өстеңдәге кара пыялага көмеш белән «К/х пред. Ризван Нурмеевич Чурмаитаев» дип язылган иде. Гайнан редакторга сәерсенеп карап алды. Чөнки бу кабинет хуҗасы газетада иң еш күренүчеләрнең берсе иде. Егетнең гаҗәпләнү сәбәбен аңлап, Дәрҗия: — Комплекс! Эшне зурдан кубара! —диде. Минһаҗ боларга колак салып утырды да, Гайнанга башы белән ишарәләп, Дәрҗиягә сорау бирде: — Әле син дә кул сузасынмыни безнең егеткә? — Өйрәнсен, безнең хәбәрчебез бит ул. Карт, кулын селтәп, ишек яныннан әйләнеп килде — Болай булгач, ычкынды егет, тү-түт! Әллә яшьләрдән бер юньлерәк умартачы үстереп булмасмы дигән нем Мин күзне йомсам, кортлар телен белүче бер оста да калмый лабаса! — Журналистлар да кирәктер бит. Минһаҗ абзый. Шуның өстенә. теләсә кем журналист була да алмый. Сәләт кирәк, сәләт! Минһаҗ карт кайсы тәрәзә төбенә, кайсы почмактагы тимер сандык өстенә утырышкан колхозчыларга ым кагып башын чайкады. — Ә умарталыкта эшләргә теләсә нинди утын бүкәне дә ярый димәкче инде син, әйеме? — Алай ук димим инде анысы. Шулай да... — Бик беләсең килсә, әйтим инде, алайса, ләкин дә Минһаҗ абзый әйтте димәссең, үзем белдем диярсең. «Тавыклар күкәй сала, казлар бәбкә чыгара. » дигәндәйрәк нәрсәләр турына язарга әллә ни талант кирәкми аңа, Дәрҗия сеңел! Андыйлар ни җанга, ни тәнгә! — Син бигрәк бетердең инде, Минһаҗ абзый! — Соң, гәзиткә язсагыз да сала бер күкәйне тавык, язмасагыз да сала! Ә умартачы бөтенләй башка ул! Умартачы усак яфрагы лепердәвең музыка итеп тыңлый белсен, умарта кортының безелдәвеннән аның кәефе ничек булуын, табыш белән кайтамы, ачуы чыкканмы икәнен аңласын! Ник дисәң, умарта корткае үзе дә табигатьнең бик тә нәзберек, бик тә тәрбияле бер иркә җаны ул! Дөньяның ямен, тәмен аңламаучы тупас, шапшак бәндәләр белән һич тә алышбиреш итми ул. Әнә безнең ни... кем! Ярар инде, исемен әйтеп тормыйм! Аны бит умарта корты бер чакрымнан хур итеп куып җибәрә! Тыр-тыр йөгерә, мескенең, борылып карарга форсат юк! Бүтәннәр көлешергә тотынды, Дәрҗия уңайсызланып йөзен чытты. — һай, телләрең, һай, шул телкәйләрең! Сөембикә әби ничек түзә сиңа, Минһаҗ абзый?! — Аның янында мин бит йомры телемне яссы итәм, яссы телемне тасма итәм. — Алай гына юмалый алмасаң? — Ул чагында этле-мачылы, әрем ачылы. Минһаҗ карт башындагы бүреген басыбрак киде дә ишеккә таба китте. Тик умарталыкка йомышын үтәмичә кайтырга ярамавы исенә төште, ахрысы, кире борылды. Татын теленә салына башлады: — Дәрҗиянең «телкәйләрең» диюенең мәгънәсе бар бит аның. Былтыргы өчен ул. Умарталыкка килгән дә әй, сайрый бу, әй, сайрый. «Минһаҗ абзый, син инде, дигән була, безнең районның аңлы-белемле актив кешесе, кортларың да үзең шикелле бик тырыш, әйдә безнең хәбәрчебез бул әле». «Соң, мин әйтәм, Дәрҗия сеңлем, ничек хәбәрчен булыйм? Синең гәзитәңне укымыйм бит мин.» Кызыйның күзләре шакмак булды. Чынлап та, гаҗәп бит! Дәрҗия чыгарган гәзит булсын да. аны укымасыннар, имеш! «Ничек укымыйсың! Нишләп укымыйсын’» — ди бу. Мин әйтәм: «Без бит хәзер күбрәк Мәскәү гәзитләрен укыйбыз. Син менә чагыштырып кара: анда мәсьәләләрне нинди тирәннән кубаралар да синең гәзитеңдә ничек?» «Ничек соң?» — ди бу. «Тегесе дә бик шәп, монысы да бик тәти! Шул мактау сүзләренә изрәп, бишектә тибрәткәндәй, йоклыйсың да китәсең! Синең вөҗданыңны уятырдай, дәртеңне кузгатып җибәрердәй ник, ичмасам, берәр үткен телле хәбәр булсын!» Дәрҗия Минһаҗ картка үпкәләми, ул әйткәннәрне гел елмаеп кына тыңлый иде. — Элек шулай булган, элек, мин килгәнче! Хәзер башкачарак түгелмени?! — Шулайдыр, мөгаен, үзгәргәндер гәзитең... Критика, мин әйтәм, бик килешә ул безнең Дәрҗиягә, әнә шифасы чыраена бәреп чыкты, — диде Минһаҗ, — гәзитне дә үзгәртер, ходай кушса, үзгәртер! — Җиттеме сезгә, Минһаҗ абзый! Председатель күренми иде әле. Аны кәгүчеләр гел арта барды. Минһаҗ карт тәрәзә янына барып баганага бәйләнгән җигүле атын әле- дән-әле караштырып килә иде. Күрәсең, вакытны тизрәк үткәрү эчендер, әйләнеп килде дә алгы бүлмәдә утыручыларны күрсәтеп тагын сөйләнергә тотынды. — Син бу кызыл авызларның теш ыржайтуларына бик ышанып бетмә, кызым. Безнең Җидегәннең шулай усал итеп көлүе бер чирдер ♦' инде ул. Кунактан яхшы түгел дию юк, кешенең хәтере калыр дию юк, көлепме-көлә, кешнәпмекешни! Җитәкче иптәшләрне дә үпкәләтеп бетерәбез бугай инде. Килгән елны безнең Ризван иптәш жыелыш белән утырышка бик хиресләнеп тотынган иде. Җыя да агитли, жыя да акыл сата. Көндез утырыш, кичен жыелыш. Ә эшне кайчан эшләргә? Шулай итеп алжыткач, бер чакны бригадирларның берсе утырышка жан-фәр- манга йөгереп керә дә кычкырып та җибәрә: — Җәмәгать! «Чуенбатыр» бәйдән ычкынган! Урам буйлап бөтенесен пыран-заран китереп җимереп килә. Тизрәк! Моны ишетүгә һәммәкие дөбердәшеп чыгып та йөгерәләр. Артларыннан бик ашыгып Ризван иптәш тә чыга. «Чуенбатыр» дигән утыз биш потлы нәсел үгезен ул бәйләгән җирендә дә читтән генә урап уза торган иде. Ул ычкынса, харап эш! Кемнәрне изеп ташламас, нинди бәлаләр тудырмас! Караса, ура.мда үгез дә, шайтан да юк, ә утырыш- тагылар көлеш ә-көлеш ә. берни булмагандай, кайсы фермасына, кайсы тракторы янына китеп бара. — Кая үгез?! — ди бу. — Әнә ич! —диләр. Караса, зур үгез урынына урам уртасыннан нәп-нәзек сыйраклы, өрәктәй ябык Сәрвәретдин менеп килә, имеш. Картның җитәкчеләрне шулай тешләттереп алуын Дәрҗия бик үк ошатып җиткермәде. — Күрәм, Минһаҗ абзый, синең тешеңә эләксәң — ай-һай! Сезнең колхозыгызның хәле һич тә начардан түгел, районда икенчеме, өченчеме урында барасыз. Ничек соң бу, абзыкай? Карт аңа сөзеп кенә карап алды да көлгәндәй итте. Гүя бүтән әңгәмә башлап җибәргәндәй, әллә башыннан узканны, әллә мәзәк сөйләргә кереште: — Яшьрәк чагында Төркестанда ишәк койрыгы боргычлап, алай да булмаганда, кәрвансарайларда чүп-чар җыештырып тамак туйдырган чак. Шулай каңгырып йөри торгач, бу вәйран баш персиан җиренә барып чыкты. Мәшһәдтә булдымы икән, Таһрандамы, хәтерләмим. Шундый бер шәһәрдә арык казырга эшче җыялар. Мин дә барып бастым. Минем өс-баш начар инде, элә-танаксыз. Янымда чибәр үк киенгән берәү тора. Карыйм, бай дигәне миңа юньләп күз дә салмый, гел тегене алырга чамалый. Шунда үзе белән йөри торган дәрвиш сыман берәү әйтте аңа: тәкъсир, син кешене киеменә карап кына сайлама! Яхшы кием, тышкы күренеш чирне генә каплый. Бераздан чире барыбер бәреп чыгар, барыбер игелек күрсәтмәс. Менә бу гидайның киеме начар, аның каруы, эче таза, диде. Шулай бит ул, Дәрҗия сеңелкәй. Тышым ялтырый, эчем калтырый... Дәрҗиягә шик төште. Ул, вөҗданына каршы килеп, караны ак дип яза алмын иде. «Нидән канәгать түгел карт? Алтынбикә белән Җидегән чишмә күңелен суытканмы, әллә аннан да тирәнрәк серләрне дә беләме?» Дәрҗия борчылып уйланганда умартачы аның нәни сәгатенә ымлады. — Кызым, шул кечкенә сәдәфең нәрсә ялганлаган була? — Сәгатем үземә охшаган, Минһаҗ абзый, ялганлый белми, чын дөресен генә ярып сала: сигез туларга биш минут, ди. — һм... Алаймы? Рәхмәт! Хатын-кыз сәгате беркайчан да дөрес йөрми йөрүен дә... Әйдә, дус кеше итеп, синекенә ышаныйк инде. Алайfl. «К У» № I». ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә 33 сам, хәзер килеп җитә персадәтелебез. Аның килүенә карап сәгатеңне дөресләргә була! Дилбәр бик үк ышанып җитмәде. — Каян беләсең? Кибеткә-мазарга сугылса, юл уңаенда мастерскойга кереп чыкса? —диде. — Юк, аныкы ташка тамга салган. Бер минутын да кыештырмас! Нәкъ сигез дигәндә ишектән килеп кермәсә, Чурмантай да булмый ул! һәм шулай булды да. Эчке якта сәгать сигезне сукканда капка төбендә машина ишеге ябылганы, болдырда нык баскан аяк тавышлары ишетелде. Ризван һәммәсенә берьюлы сизелер-сизелмәс кенә баш какты. Аның әнә шулай түшен алга рак иңкәйтеп, киерелә төшебрәк атлавы кемнедер, икенче берәүне хәтерләтә иде. Кинәт тынып калдылар. Нигә шулай кирәген үзе дә абайлап өлгер- мәстән, бары тик Фәрид кенә аягүрә басты. Ризванның йөзен сизелер- сизелмәс кенә елмаю шәүләсе яктыртып узды. Ана йомышы төшәчәк иде. Минһаҗны күрүгә, бермәлне кашлары сикергәлән алды. — Әһә! Әйтәм бик күңелле сезнең монда! —диде. Дәрҗиягә күзе төшүгә, башта гаҗәпләнде. Тик иркен күңелле кунакчыллык бизәге йөзен шундук яңадан балкытып җибәрде. — һа! Кара нинди кунак! Что сез монда утырасыз? Нигә туп-туры өйгә килмәдегез? — Рәхмәт, мин бит эш белән... Хуҗа, ишеген киң ачып, Дәрҗияне эчкә уздырды. — Әйдәгез, әйдә! Хуш килдегез. Прессага без бик шат! Дәрҗия бераз уңайсызланып калды. Матур бизәкле яхшы келәмгә язгы пычракта йөргән итек белән басарга аяк тартмый иде. Дәрҗия аягын сала башлаган иде, хуҗа аны култыгыннан алып өстәл янына илтеп утыртты. — Сөртеп алырлар әле, — диде. Чурмантаөв терсәкле йомшак креслосына утырып пинжәк җиңнәрен тарткалады, бармак битләрен юешләп, киң кашларын сыпырды да Дәрҗиянең блокнотына, кулындагы нечкә генә алтын каләменә күз салды. — Хуш, тыңлыйм, Дарья Степановна! — Очерк язарга исәп. Нишлим генә? Менә шушында үземә кирәкне чүпләп кенә утырам да, кирәк икән, бер-ике сорау бирермен. Бары шул гына! Ә сезнең өчен мин монда бөтенләй юк. Килмәдем дә, күренмәдем дә! Ярыймы? — Шулай кирәк булгач... пожалуйста. — Чурмантаев нәрсәдер уйлап кулын телефонга сузды да кире алды. — Кәңкрет кенә алганда ничек? Өстән команда булдымы, әллә үзегез кузгаттыгызмы? — Икесе дә. Чәчүгә хәзерлектә эшегез ярыйсы гына. Терлекчелек комплексы кузгатмакчы буласыз. Болай да... — Күрәм, значит, редактор эшне куя белә! Дәрҗия иңбашын сизелер-сизелмәс кенә селкетеп куйды. — Нәрсә килеп чыгар бит әле... һавадагы торна! Чурмантаев көтеп утыручыларны берәм-берәм генә кертеп, йомышларын үти башлады. Дәрҗиянең иң беренче күзенә чалынган нәрсә җиһазларның һәммәсе дә нәкъ райком секретаре кабинетындагыча булуы иде. Шул ук бер стильдәге, кыйммәтле кызгылт төстәге ялтыравыклы өстәл һәм урындыклар, шундый ук китап шкафы. Стенада шундый ук барометр, карта һәм сәгать. Ике тәрәзә арасында өр-яңа телевизор. Хәтта өстәлдәге телефон аппаратларына хәтле, нәкъ райкомдагы кебек, берсе зәңгәр, берсе кызыл төстә иде. Председатель, өстәлемә ике кулы белән таянган килеш, кергән кешеләргә тыныч кына эшләр йөкли, кинәшләр биреп чыгара. Сүзен җиренә җиткереп түгәрәкләп әйтә, үз дәрәҗәсен үзе белеп салмак сөйләшә иде. Алтынбикә тугае вакыйгасыннан соң Дәрҗиядә аннан ризасызлык туган булса да, Ризван хәзер анда яңадан ихтирам уятты. Утыра торгач, кечкенә дәфтәрчектә беренче юл пәйда булды. «Тракторчы, бригадир. ♦ терлекче. Ул һәммәсенең телен белә, йомшак ягын да, башкасын да. Күнел ачкысы да аның кесәсендә. Өстәл сугып кычкыручылар көчлеме, әллә бумы? Аерма: ачы белән татлы, якты белән караңгы...» Заманында Ризван, бик күпләргә үрнәк булып, бирегә югарыдан төшеп утырган кеше. Үзе теләп. Әмма бу хакта сүз чыкканда кайберәүләр. мәгънәле төнә күз кысып: «Әйләнечтән юл яхшы», диләр иде. Әмма Дәрҗиянең гайбәткә ышану гадәте юк. Шулай да бераздан аның күңеленә шик төшә башлады. Нигә председатель әңгәмәне бүлдереп министрларга чылтырата әле? Партиянең өлкә комитетына, Казандагы институт директорына чылтырата? Әмма күбесе туры килми, Ризван исә, үзенең визит карточкасын калдыргандай, аларның секретарьларына, «Чурмантаев чылтыраткан иде», дип әйтегез дип тәмамлый иде. Дәрҗия икеләнебрәк утырганда, Минһаҗ карт килеп керде. Дәрҗия: «Я, карап карыйк. Бу картны да бүтәннәре шикелле юмалаштырып чыгара алырсыңмы икән?» дип уйлап алды. Чурмантаев, кулларын чалбар кесәсенә тыккан килеш өстәл тирәсендә әйләнгәләп, әңгәмәне үзе башлады. Картка карар-карамас: — Синең һаман да шул эт эчәгеседәй бәйләнә торган фацелияме ’, әллә бүтән операдан яңа ария җырлый башладыңмы?—диде дә, шаяртуына үзе үк кәефләнеп, көләргә тотынды. Председательнең болай төрттереп сөйләнүе картка ошамады. Әмма ул аңа игътибар итүен сиздермәскә тырышты. Ризван алдына ярты бите генә язылган ниндидер кәгазь китереп салды. Председатель гаҗәпләнеп: — Нәрсә тагын бу? — диде. Умартачы карт, колакчын бүреген арткарак чигендереп. Чурмантаеңның күзләренә елмаеп карады. — Умарталык янында фацелия чәчү турында! Дәрҗия, бу характерлар тартышының иң нечкә нюансларын да сизмичә калмас өчен, бөтен вөҗүде белән сизгер барометрга әверелде. Менә Ризван уртларын чәйни-чәйни кәгазьне Минһаҗга таба этәрде дә үзалдына елмаеп куйды. — Син, Минһаҗ абзый, үзең болай ннчава тына кеше дип әйтәсе килә. Кайгыртасың, тырышасың. Ләкин син теге, әтәч шикелле, үз кетәгеңнән арысын күрмисең. — Я, остар инде, остар! Ризван, картка яны белән торып, Дәрҗия өчен генә сөйләнүен дәвам итте: — Ул әтәч әйткән ди: «Таң алдымы, түгелме, анда минем эшем юк, тик минем кычкыруым дөрес булсын», дип әйткән ди. Әтәч колхоз члены түгел, аңа ничек тә ярый Син коммунист кеше, белергә тиеш: без бодайга специальләштек. Яхшы җирне теләсә нәрсәгә әрәм итә алмыйбыз! Сиңа әйтелде бит: фацелия чәчәргә җир калмады. Юкә чәчәк атканчы, кортларга шикәр комы бирегез! Умартачы карт үҗәтләнеп башын чайкады. — Булмый, персидәтел, юк, булмый! Узган ел Бөгелмә базарында колхозның песоктан ясалган балын сатып әдәм хурлыгына калдым. 1 Фацелия- нектарны күп бирүчэн баллы үсемлек. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Күбесе алган балларын кире кайтарды. «Бабай, без синең сакалына ышанып алган идек. Ә син карт башың белән алдакчы булып чыктың. Чәчәктән җыелган чын бал урынына умарта корты эченнән әйләнеп чыккан шикәр сиробы саткансың!» диделәр. Булмый, чәчик фацелияне! Ана җир күп кирәк түгел! — Ярар, ярар, фацелияң беркая да китмәс, -вакыты җиткәч карарбыз. Умартачы карт кәгазьне яңадан Ризван алдына этәрде. — Ярар белән генә ямаштырып булмый! Дәрҗиягә хәзер Минһаҗ карт күбрәк ошый башлаган иде. Ризван редакторның кечкенә дәфтәренә кырын гына күз салды да сулагай кулын селтәп кәгазьгә имзасын куйды. Тешләрен кысып: — Ну, үҗәтлек синдә, картлач, ну, кирелек! — дип сыкранды. Минһаҗ, кәгазьне әйбәтләп куен кесәсенә салганда, Дәрҗиягә шаяртып күз кысты: — Менә шулай!—диде, бүреген басып киде дә сүзсез генә саубуллашып чыгып китте. Председатель ишек янына барып анда көтеп утыручыларга дәште: — Тагын кемнәр бар анда? Керегез! Гайнан белән Дилбәр, аларга ияреп Гайшә-Малайша килеп керделәр. Тик алар сүз кузгатканчы, Рәмзи кереп үз йомышын әйтеп чыкты. — Салихҗан абый килми. Ризван аптырап карап торганнан соң иңбашын сикертеп: — Ничек килми? Нишләп килми? — дип сорады. — Шулай. Мин СМУга эшкә керәм, вакытым юк, кирәк булсам, председатель үзе килсен! — диде. Ризван мондый хурлыкны көтмәгән иде, ул бурлат төсле булды. Дәрҗия хәтта аны кызганып куйды. Шуның өстенә, чәчү башланыр алдыннан Салихҗан кебек оста тракторчыдан колак кату уен эш түгел иде. Он капчыгын урамга аударып, Чурмантаевның яманатын бөтен районга таратуы җитмәгән, менә нинди ител үч ала. Авыр тынлыктан соң Ризван каршысында басып торган ГайшәчМа- лайшага дәште: — Сиңа нәрсә тагын?! Малайшаның чын исеме Гайшә булса да, бала чагыннан ук малай холыклы булып малайларча киенеп, шоферлар, машиналар тирәсендә уздырганга, аны Гайшә-Малайша дип йөртәләр иде. Курста укып чыкканнан соң ул председатель машинасын йөртә башлады. Әмма бераздан нахак сүзләр күбәеп китү сәбәпле, аны йөк машинасына күчерделәр. Гайшә-Малайша председательгә кулындагы кәгазен сузды. — Менә телеграм килде. Октябрьскига күчәргә кпрәк миңа, Ризван абый. Апалар чакыра. Икесенә өч бүлмә, газы-суы — бөтенесе әзер. Кер дә утыр, пожалыста! Председатель бик гаҗәпләнеп кулларын җәеп җибәрде. — Аңламыйм, нигә китәргә сиңа? Нәрсә җитми? Нәрсә ошамый колхозда? Гайшә-Малайша юма тел белән сөйләшергә дибрәк көйләнгән иде. Әмма председательнең аның үзенә карап түгел, өстәл янында утырган әнә шул кызыл тырнаклы, алтын алкалы чытлыкка карап сөйләнүе аның кытыгын китерде. Кинәт ул «ирләр теле» белән сөйләшә башлады. —1 Нәрсә, әллә миң классный башым белән гел тирес арасында эшләргә укыганмы? Җәй көне тагын бер хәл, грузовикта булса да дыр- кылдыйсың. Ә инде кар төштеме, тагын шул ферма! Классный бит мин, классный шофер! Октябрьскида миңа легковой бирәләр. Пожалысты, утыр да зырылдат кына! Чибәр ханымның язылачак очеркында бөтен яктан ялтырарлык материал бирә алмавы Ризванның нервларын кузгата башлаган иде инде. Ул сер бирмәскә, каты куллы булырга тырышты. — Беркая да китмисең! Озакламыйча УАЗ алабыз. Шуңа куярмын. — Ышан һавадагы торнага! Бу юлы кала алмыйм. Китәм! Председательгә ярдәмгә Дилбәр ашыкты. — Сәп-сәер инде бу, Гайшә апа, ошамаганны! Теләдең — качтың, теләдең — әллә нишләдең булырга син комсомолка ла! Үзеңнең дә комитет члены булганың бар. Дисциплинаң кая?! Гайшә-Малайша авызын бәлчәйтеп, йөзен чытып, Дилбәрне нәфрәт белән генә коендырды. — Синең белән түгел, председательнең үзе белән гәп! Син белгәнне мин күптән казык башына элгән. Ничу мине агнтларга! Теләсәгез нишләтегез, колхоздан чыгарыгыз, только мин монда утырып кала алмыйм. Менә! — Малайша куеныннан алган кәгазьне Ризванга сузды. Чурмантае® түрдәге сейфтан кара портфелен алды да сейфны чартлатып бикләде, шофер сузган кәгазьгә күз генә салып башы белән Гайнанга ымлады. — Үзегез кайгыртыгыз! Әнә фермага көтүче дә кирәк, анысын да табышыгыз! Все! Гайшә-Малайша тагын әйтеп карады. — Бүтәннәргә сыламагыз, Ризван абый, алардан булмый бит! — Әйттем бит инде! Мин ике төрле сөйләшмим! Хатын-кыз белән әрепләшергә Гайнанның осталыгы да җитми, ул аның җаен да белми иде. Әмма комсомолның җаваплы җитәкчесе буларак, Ризван белән Дилбәрне яклап сүз әйтмәсә, егетлек булмас кебек тоелды. Мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, Гайшәнең иңбашына кагылыр-кагылмас кына, ул да сүз салырга булды. — Әллә сабыр итәсеңме, Гайшә апа! Әнә. Салихҗан абый да китә, син дә китсәң, кем кала соң монда эшләргә? Я, кем кала?! Чәчү борын астында! —* Кем эшләр дисеңме? Кем кала дип сорыйсыңмы? — Гайшә-Ма- лайшаның иреннәре кысылып килде, күзләре елтырап китте. — Менә син каласың, син эшләрсең! Үзең! Синең әле колхоз өчен кыл да кыймылдатканың юк! Минһаҗ абзый тирәсендә баллы кашык ялап йөрү генә эш түгел әле ул! Белдеңме? Кара син аларны! Түрә булып алалар да, борын аслары кипмәс борын, акыл сата башлыйлар. Нәчәлник белән дөнья тулган, ә эшләргә кеше юк! Кнтәм булгач, китәм! Үзегез эшләгез! Бик гаҗәпләнеп утырган Дәрҗиягә, аннан да бигрәк портфеленә кәгазьләр тутырып маташкан Ризванга куркынып күз атты да Дилбәр шоферның янтавына төртеп, колагына пышылдарга тотынды: — Бигрәк тагын, кеше алдында! Җитәр инде! —диде. Гайшә ул әйткәнне, колагына да элмәде: — Өйрәтмә мине! Башта менә минем шикелле бозлы яңгыр, салкын буран астында миллион пот йөк ташып, пычракка батып, машина астында аунап кара әле, шуннан соң сөйләшерсең минем белән! Я әнә карлы-бозлы басуда, яңгыр астында көтү көт! һе! Борыныгызны җыерасызмы? Булмый ул сездән! Сез җылы өйдә телегез белән тегермән тартырга гына бик оста! Бөтенесен күреп-ишетеп утыручы шушы чибәр ханым каршында шофер кызыйның шулай һәммәсен егып салуы, мондыйлардан өстен торучы авторитетлы җитәкче булып ялтырый алмавы Ризванның тәмам кәефен кырган иде. Шулай да ул моны сиздермәскә тырышты. Гайнан белән Дилбәргә ымлап: — Ишеттегез?! Калтай ятын үзегез карагыз! Димләгез, ышандырыГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә гыз1—дип ишеккә таба атлады. Гайшә-Малайша аның каршысына барып актык сүзен әйтте: — Мине тота алмыйсыз. Мин... мин кияүгә чыгам! Бөтенесе тынып калдылар. Ризван идән уртасында туктап башын чайкарга тотынды. — Шул гына кирәк иде, бүтән эш беткән, туйлар итеп кенә йөрисе калган! — диде. Дәрҗия уңайсызланып башын иде. Дилбәр бик гаҗәпләнеп, үзе дә сизмәстән: — Кияүгә?!—дип ычкындырды. Гайшә-Малайшага текәлеп тынып калдылар. Аннан мондый сүз ишетү бик сәер иде. Дилбәр ышаныр-ышаимас: — Кемгә чыгасың? — диде. Гайшә уңайсызланып түбән карады. — Әхмәйгә... — Әхмәйгә?! Кит аннан! — Дилбәр ниндидер чиктән тыш бер кызык маҗара ачкандай ялт итеп Гайшәнең каршысына килеп чыкты.— Сирай Әхмәенәме?! Октябрьскида милиция булып эшләүчегәме? Гайшә-Малайша башын тагын да түбәнрәк иде. — Әйе, шуңар, Сирай Әхмәеиә! Дилбәр учларын бер-берсенә бәреп кычкырып куйды: — Энекәй генәм, кемне тапкан! Теге Әхмәй бит инде ул! Яна гына өйләнгән көннәрендә, хатыны дип белеп, артыннан килеп анасын кочаклап алган Әхмәй! Ха-ха-ха! Оятыннан кыш көне ялан баш авылдан чыгып качкан, «Әни исән чагында Җидегәнгә аяк басмам!» — дип ант иткән Әхмәй. Тәки авылга кайтмыйм диме? Гайшә сүзсез генә башын чайкады. Дилбәр һаман да канәгать түгел, ул үзәнең үҗәтлеген дәвам иттерә иде. — Хатын aepraw кеше ич инде ул! Син нәрсә? Кыз башың белән!.. һәммәсе дә үзеннән-үзе Гайшәгә карап куйдылар. Аның йөзендә, күз төпләрендә, беренче кырауга эләккән көзге чәчәктәй, бераз шиңә, шәлперәя башлау билгеләре, күзләрендә исә карт кыз булып утырып калудан курку шәүләсе бар иде. Гайшә моны үзе дә чамалый, әмма бирешәсе килми иде шикелле. Ул кинәт турайды, аның иреннәре бөрешеп килде. — Булса соң?! Синең ни эшең бар? Сиңа анысы да тәтеми бит әле, — диде. Дилбәр, гүя битенә суккандай, йөзен каплап читкә борылды. Гайшә шундук кинәт юашланып калды, икеләнеп әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады да уйланып косынкасын тартып алды. Кара-кучкылланып торган калын чәч көлтәсе ишелеп иңбашына төште. Гүя үз асылына кайткандай, аның тавышы ягымлыланды, күзләре нурланып кнтте. Бо- ларны ышандыра алмавына гаҗиз булып, йомшак тавыш белән: — Бала чактан ук бер чирәмдә аунап үскән безнең урам малае бит ул. Ярата бит ул мине, чакыра бит! —диде. Председатель, хатын-кыз ыбыр-чыбыры белән вакытын әрәм итүенә кәефе китеп, яңадан ишеккә таба атлады. — Киттек, Дәрҗия ханым! Калганын өйдә сөйләшербез. Ләкин Дәрҗия кузгалырга ашыкмый иде. Ул Ризванга сәерсенебрәк карап торды. Гайшә-Малайша моңарчы кирәкмәгәнгә килешен аздырып йөрүче ир дип тә, хатын-кыз дип тә өздереп әйтмәслек кыланчык нә- мәстәкәй генә иде. Ул хәзер ничектер һәммәсенең күзен ачты. Гайшәне теләгенә каршы килеп җибәрмичә тору табигатьнең мәңгелек кануннарына каршы чыгу булыр иде. Гайшә ягына башы белән ымлап Дәрҗия: — Мондый чакта кешене тоткарлау ярамый булыр... Белмим тагын... — диде. Гайнан, нишләптер моңа куанып: — Минемчә дә... — диде. Дилбәр жилтерәп килеп аның беләгеннән тартты. — Син нәрсә? Чынлапмы, болай тынамы? Әле генә синең дә битенә төкерде бит! Егет, авырткан урынына кагылгандай, кашларын җимерде. — Нигә булмаганны күпертәсең?! Дөресен әйтте Гайшә апа! Дәрҗия, елмаеп тыңлап утыра торгач, Гайнан фикеренә кушылуын белдереп башын игәләде. — Ошый миңа, студент иптәш, бу сүзең! Ошый! Журналистка нәкъ менә шушындый гаделлек кирәк, вөҗданың кушканча гына эшләү! Игътибар үзәгендә ул үзе түгел, бүтәннәр булуга Ризванның күптән мыегы кабара башлаган иде инде. Ул портфелен култык астына кыстырып яңадан ишек янына китте. — Киттек, Дәрҗия! Күрәм, комсомол мәсьәләне бик ансат хәл итәргә җыена диясе килә. Тик менә чәчүгә кем чыгар да механизаторларга орлыкны кем ташыр? Табыгыз миңа көтүче, табытыз Гайшә урынына орлык ташучы! Киттек! Дәрҗия теләр-теләмәс кенә киенде. Куштанланып аңа ишек ачучы Ризванның кызыл муенына күзе төшүгә, гайрәте чигеп, бүлмәдәгеләргә тагын бер борылып карады. Аның күңеле болар белән кала, ул Гайшә- Малайша хакында җаны теләбрәк язачак иде. Аптырашып торганда телефон чылтырады. Альфред икән. Гаиләдә бер генә малай булу сәбәпле кечкенәдән ук чамадан тыш иркә үсүе, эш яратмавы өчен аңа мәктәптә Барон кушаматы такканнар иде. Аны тыңлый башлавына Гайнанның чырае бозылып урыныннан торды. — Карале, Барон, үзең дә беләсең, андый мәсьәләне телефонда сөйләшеп кенә булмый бит. Комитетка үзең кил! Яна урынбасары янында никадәр генә әдәпле булып күренергә тырышса да, Дилбәр сорамыйча түзә алмады: — Нәрсә лыгырдаган була? — Нәрсә дисен? Эшкә җибәрәләр, ди Көтүгә чыга алмыйм, ди. — Кит аннан! Ну, юньсез! Алдый ул! Чортым җибәрсенме аны? Үзе таядыр әле, берәр җиңел кәсеп белән йөридер! Унъеллыкны болардан берәр ел элек аннан-моннан тәмамлап чыкканнан соң, Казанның ниндидер уку йортына кергән иде. Әмма ул анда озак түзә алмады, язга таба авылга кайтып төште. Колхозда һәр вакыттагыча эшче кулларга мохтаҗлык зур иде, Баронның ай-ваена карамастан, аны Сәрвәретдингә ярдәмче итеп көтүтә куйдылар. Ләкин Альфред үзенең «уңганлыгын» монда да күрсәтте. Ул карт көтүчене бер алдына, биш артына төшеп, майлап-җайлап үз авызына каратты. Үз урынына малайлар яллап, атналар буе югалып торырга җай тапты. Бервакыт аны Ижевск базарында чикләвек кадәр генә өлешләргә бүлеп прополис II сатып торганын күреп кайттылар. Берәр ай узганнан соң Пермь шәһәреннән милициягә «Альфред исемле яшь кеше сезнең районныкы түгелме?» дигән хат килде. Әмма ул чагында инде Альфред яшь көтүчеләрнең республика киңәшмәсендә «сөт сыерның телендә, көтүченең белемендә» дигән сыманрак бик шәп речь сөйләп җибәрде. Яшьләр матбугатында аны мактап, рәсемен басып чыгардылар. Идарә ишек төбенә ул ялтырап торган өр-яңа мотоциклда очып кына килеп туктады. Альфредның өстендә иң соңгы мода белән тегелгән алды кызыл, аркасы сыек зәңгәр төстәге нейлон куртка, аягында молнияле сары ботинка, башында козыреклы зәңгәр б^рек иде. II Прополис — корт анасының сете ГОМӘР БЭШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Альфред бүлмәдәгеләрнең һәммәсенә дә бик килешле итеп баш иде, әмма кул биреп фәкать Гайнан белән генә күреште. Аның иңбашына кулын салып: ' — Бая син тыңлап бетермәдең. Безнең заманда җитәкче булып сайлану уен эш түгел. Кыскасы, син хәзер ни җитте мәхлук бәндә түгел, элитага күтәрелеп барасын... —дип сөйләнергә тотынды. Гайнан түземсезләнеп кулын селтәде: — Ташла әле шундый шалтыравыклы сүзләреңне, — диде. Әмма Альфред, үзенең бүтәннәрдән акыллырак икәнлегенә чын күңелдән инанган кеше буларак, үз сүзен ничек тә булса тыңлатырга, үзенчә итәргә өйрәнгән иде. Бу юлы да ул, өр-яна шәп киемнәре, зифа буе белән бөтенесен кызыктырып, болар каршында бер аягыннан икенчесенә авышып бии-бии, үзенекен такылдады. , — Юк, син тыңла әле, тыңла! Мин китәм бит, соңыннан файдасы тияр. Беләсеңме, мин сине тәбрик итәм, чын күңелдән!.. Гайнан кашын-күзен җимереп яңадан кисәтеп карады. — Ярар инде, Альфред, нәрсә күпертәсең?! — Чыны шулай! Беләсеңме, башыңның куләсаларын кирәк якка таба әйләндереп җибәрсәң, менеп барганда аягыңны дөрес баса белсәң, гел күтәреләсең хәзер! Башта колхозда — анысы булды инде! Аннары районга! Ә менә мин — наоборот! Беренче баскычтан ук сразы зур масштабка сикерергә исәп! Ишек янында кайсыдыр көлеп җибәрде. Альфредның шулай борчак атарга яратуын һәммәсе дә беләләр иде. Гайнан аны иңбашына басып урындыкка утыртты. — Ярар, ишеттек, булды! Хәзер ферма көтүе турында гәп. Кайсы сменага языйк, кемнәр белән көтәргә уйлыйсың? Альфред, ике кулын кесәсенә тыккан килеш, көлеп кенә җавап бирде. — Карале боларны! Китәм дим бит, китәм! — Ул әле коры сүз генә! Хәзергә син колхоз члены, синең өстеңдә көтү бар! Альфред кесәсеннән телеграмма чыгарды. — Аһ, нинди ташбаш син, Гайнан туган! Менә, алайса!—Альфред телеграмманы укып та күрсәтте: «Сез КамАЗга китүче яшьләр бригадасына кердегез. 10 иче апрель 11 сәгатьтә Бөгелмә аэропортында җыйналырга!» Бу хәл Дилбәрнең һич тә башына сыймый иде. Ул, иреннәрен теш- ли-тешли, Альфредтан җавап алырга тотынды: — Интересно! Ә кемнән сорадың? Без комитетмы, әллә... Юкны бушка әйләндереп утыралар дип беләсеңме монда?! Барон өстәл каршысында йөренгәли бирде. — Аһ, җанкисәгем, Дилбәрчик! Килешми шулай каш-күзләряе җимерү, килешми! Зарарлы ул! Чын-чын! Бигрәк тә туташларга! Беләсеңме, ачуланганда биткә җыерчыклар чыга да картайтып күрсәтә! Учти син моны, \чти! Дилбәр шап иттереп өстәлгә сугып куйды. — Төчеләнмә, пожалуйста, нинди җан кисәк булдым әле мин сиңа? Син бит аулак өйдә түгел, комитетта! Альфредның йөзендә кызгану бизәкләре чагылып китте. Ул, башын чайкыйчайкый, Дилбәрне чын күңелдән кайгыртып сөйли иде. — Ай, Челәнкәй, нитмә син, гел-гел алай керпе шикелле сыртыңны кабартма. Ямьсез булып күренәсең. Учти, синең әле бит кияүгә чыгасың да бар!.. Дилбәр кырт кына борылып тәрәзә янына барып басты. — Анысы синең эшең түгел, үзеңне генә кайгырт! — Ә мин бүтәннәрне дә кайгыртып өйрәнгән. Комсомол уставы иг.~ лай куша түгелме сон, ә? — Кайгыртуың күренеп үк тора. Иң кыен чакта колхозны ташлап качасың! Теләсә нишләсеннәр! Әйеме? — Ә син миңа әйтеп кара: безнең колхозда кайчан җиңел булганы бар?! Ә?! Аннары килеп, кыенлык нәмәрсәкәйгә яши? Аны җиңеп чыгу, ф бетерү өчен! Шулай түгелме? Янәшә класста укыган авылдашына, бигрәк тә аның артистлыгына, үзен шулай иркен тотуына Гайнан хәйран калып, хәтта сокланып карап торды. Малай чагында «чебен тимәс чер итәр» дигәндәй, яман да иркә үскән бер малай иде бу. Менә хәзер шул аксөяк малайдан елгыр гына бер эшем кешесе өлгереп килә. Ара-тирә көтүгә чыккалаудан башка аның әле әдәм рәтле берәр эш майтарганы юк иде кебек. Ә теленә, өстенә-башына караганда син аны инде хәзер үк дөньялар гизгән, әллә никадәр җаваплы эшләр башкарган җитди бер яшь кеше итеп күрәсең. Тарткалашып кан бозуның мәгънәсе булмаячак иде. Гайнан аның белән иптәшләрчә сөйләшеп карады. — Тагын берничә көннән ферма көтүен басуга алып чыгарга кирәк. Син бит хәзергә әле безнең оешма члены. Нишлибез, Барон? Көтүче каян табарга?! Син тәгаен китәм дисең инде, ә?! Альфред, иңбашларын колак яфракларына кадәр сикертеп, бармагын түшәмгә таба күтәрде. — КамАЗ хакында сүз бара, КамАЗ! Ә ул көтүче проблемасыннан югарырак тора!—Барон сары ботинкасын шыгырдатып ишек яныннан әйләнеп килде дә ялтыравыклы зажигалкасын кабызып сигарет көйрәтеп җибәрде.— Былтыр ферманы бу кыенлыктан мин коткардым. Быел башка берәр комсомол членыдыр инде. Мәктәптә ничек өйрәтәләр иде, хәтерлисезме? — Мәктәптә күп нәрсәгә өйрәтәләр. — Юк, төп принцип турында сүз бара. Исегездәме? Комсомолецның урыны — фронтның иң алгы сызыгында! Бу безнең каныбызга сеңгән. Иң кыен участокка ташланам икән, бу минем вөҗданым эше! Кыенлыкны без җиңәргә тиеш — үзебез, яшь буын! Дилбәр кычкырып көлеп җибәрде: — Ай, үләм! Нинди ялкынлы сүзләр! Нинди пафос! Баронның күзләре елтырап китте. Ул Дилбәргә аркасы белән борылып йөренүен дәвам иттерде. — Фу, нинди туңлык! Син аңа кешеләрчә, ә ул... Минем КамАЗда төп призванием ачылырга итеш. Авыл күленә кит балыгы сыя алмый, эре характерлар масштаблы эшләрдә генә туа ала. Мин моны эшем белән доказать итәчәкмен! Менә күрерсез! Обязательно! Дилбәр түземсезләнеп урындыкларын кузгаткалады, чибәр егеткә күз кырые белән мыскыллап карап алды. — Сенсация, шау-шу! Мондыйларны синнән моңарчы да күп ишеттек! — Ишетеп кенә каласыз шул сез! Берегезнең дә әниегезнең җылы куеныннан чыгарга йөрәге җитми. Ә мин менә барам! Салкын вагоннарда яшәргә, меңәр тонналы чүкечләр гөрселдәгән, машиналар дөньяны дер селкеткән урыннарга китәм. Ишетерсез әле Барон хакында, ишетерсез! Альфред бу сүзләрне шундый дәрт белән әйтте, Гайнан хәтта аның сүзен җөпләп башын игәләде. — Уңыш телим, Альфред! Азрак көнләшәм дә!—диде. Альфред сәгатенә күз салды да ашыга башлады. — Оһо! Миңа вакыт! Отряд командиры үрнәк күрсәтергә тиешле! Хушыгыз!ГОМӘР БӘШИРОВ ф җидегән чишмә Мотоцикл тырылдаганы ишетелми башлагач, Дилбәр авыр сулап куйды. Гайнанга да күңелсез булып калды. Никадәр генә шапырынмасын, барыбер көнләштерә иде Барон. Әнә бит ул кая чыгып китте! Тормышның язгы ташу кебек кайнап торган урынына! Нинди яңалыклар, нинди бөек эшләр, нинди катлаулы тормыш узган кешеләр юктыр дисең анда! Идәнен язгы пычрак баскан, стеналарына, тузанлы өстәлләренә тәмәке исе сеңгән бу кечкенә бүлмә хәзер аларга җан биздергеч, шыксыз булып күренә башлады. Гайнан тәрәзәгә карап торды-торды да ялт иттереп Дилбәргә таба борылды. — Мин аңа ышанам!—диде. Гаҗәпләнүдән Дилбәрнең кашлары өскә сикерде. — Шул мактанчыкка, шул шалтыравыккамы? — Әйе, шуңа! Ул бит дөрес әйтә: аңа монда чыннан да тар! Беләсеңме нигә ул моңа кадәр тегендә-монда сугылган! Дәртен, яшьлек көчен кая куярга белмәгәнгә! Ул тынгысыз, ул колач салып йөзәргә ярата, аның оештыру сәләте бар. Кечкенә дә түгел. Ул күтәреләчәк, менә күрерсең!.. Ул меңнәр белән эш итәргә сәләтле егет!—Гайнан сигаретын кабызып төтенләп йөрде дә Дилбәр каршысыиа килеп туктады.— Ә синең белән без бер көтүче таба алмыйча җәфа чигәбез. Алар берсенә-берсе күтәрелеп карамыйча гына исемлекне яңадан карап чыктылар. Илледән артык комсомол членыннан байтагысы механизатор булып, савымчы булып эшли иде. Агроном, зоотехник, ветфельдшер, счетовод яки бухгалтер кебекләр дә егермедән артыкка җыела. Бөтен колхозда махсус белеме булмаган бер Гайнан гына калып бара иде. Гайнан идәндә әйләнгәләде дә Дилбәр каршысына килеп туктады. — Карале, Челәнкәй, минем кулдан килерме икән? — Нәрсә ул? — Көтүгә үзем чыксам дим? — Замсекретарь башың беләнме? — Булса соң? Гайшә апа дөрес әйтә: мәктәптән чыгуга бер ел да үтмәде, кәгазьле эшкә килеп кердем: тегендә секретарь, монда секретарь! Дилбәрнең бу егетне нинди дә булса дәрәҗәлерәк эштә, үз тирәсен- дәрәк күрәсе килә иде: — Башың яшь әле, кара эш тә эшләрсең,— диде. Ләкин Дилбәр җавабы аны канәгатьләндермәде. Уйланып кайтканда Лев Толстойның ялан аяк сука сукалавы, Максим Горькийнын грузчик булып эшләве күз алдына килде. Ул иң яраткан шагыйрьләрдән берсе малай чагында заводта слесарь булып эшләгән, хәзерге бер талантлы журналист башта көтү көткән, урман кисүче булган. Алар язган әсәрләрдә эш кешесенә, аның хезмәтенә мәхәббәт әнә шуннан килә, үзләре татып караганга шулай үтемле итеп язалар алар XVI Бу арада Җәүһәрия сырхап тора иде әле. Бер көннәрдә, ферманы чүп-чардан тазартканда, язгы кояшның ягымлылыгына алданып өстен салып эшләгән иде, шунда эләктерде, дошман. Тәнзилә плеврит диде. Берәр атна өйдән чыкмыйча, ятыбрак торырга, мәтрүшкә, җылы сөт, кура җиләге, тагын шундыйлар белән дәваланырга киңәш бирде. Әмма бик тә кыен иде тик ятулар. Шушы бер атна эчендә ферма малларын көтүгә чыгарасы, җәйләүдәге станнарны көйлисе, шул ук вакытта сөт планын да үтисе бар. Ә ул менә — ферма башлыгы шун дый вакытта кискә шикелле урын хастасы булып ята. Төннәр буе йоклый алмыйча уйланып, төрле планнар кора Җәүһәрия. Кайсы бер көнне алсу таңнарны тәрәзә төпләрендә каршылый. Тик берәрсе фермадан килеп андагы эшләрнең көйле баруын сөйләп киткәннән соң гына, дару- дәрманнарын капкалап, бераз черем итеп ала торган иде. Сырхауның төннәре чамасыз озын лабаса. Ниләр генә килмәс китек ♦ күңелгә! Әмма нәрсә хакында гына уйланмасын, Җәүһәриянең һәммәки уйлары ире Хариска барып тоташа иде. Фермада, я өендә берәр байлык арттырамы, нинди дә булса берәр яхшылык кыламы, әйтерсең ул аны Харисның борынына чиртү, бигрәк тә аңа күрсәтү өчен эшли. Бүген дә ул иртәдән бирле Харис белән әрепләшеп ятты. Үзе аны орыша, ә күңел түрендә өмет чаткысы бер кабынып, бер сүнеп гел кытыклап тора. Үзе Хариска ачулана, ә күңел, үзеннән-үзе яшереп кенә, аның килеп чыгуын өмет итә. Килсен иде, янына утырып хәлен сорашсын, дәү кулы белән маңгаен тотып карасын иде. Кичә генәк Җәүһәрия урам буенча бик күңелле итеп Харис белән өйләренә кайтып килүләрен төшендә күрде. Алар кыз белән егет шикелле берберсенен кулларыннан тотышканнар. Күрше хатыннары, капка төпләрен тутырып, аларның шулай матур итеп янәшә кайтуларына кызыгып торалар, имеш. Урамда җиңел машина узган саен Җәүһәрия ул түгелме икән дип өмсенә. Истә-оста югында килеп керә калса дип, ул хәтта Харис Баку- дан җибәргән затлы халаты белән бер дә япмаган ак батист яулыгын карават башында гына элеп тота иде. Гомер дигәнең мисле агымсу, көн димәс, төн димәс, агар да торыр Гайнанның укый башлавына да менә сигез ай тулып килә инде. Казанда укыды ни дә, читтән торып ни — барыбер икән ләбаса! Барыбер дәрәҗәле, затлы исем йөртә — студент. Менә күр, зимагур, син кимсетеп ташлап киткән хатының улын әнә кайларда укыта! Университетта! Әйе, аның да әле ни життесөндә түгел, Ленин укыганында! Меиәтерәк! Шунда кызы Сәйдәнең иргә чыгып та баласын ирсез үстерүе исенә төште дә Җәүһәрия, гүя үзеннән-үзе яшеренергә теләгәндәй, башыннан ук бөркәнеп, стенага таба борылып ятты. Бу як белән мактанырлыгы юк иде Җәүһәриянең. Ашыкты Сәйдә, анасы рөхсәтеннән башка кияүгә чыкты. Шуның җәзасын күрә ул. «Хәзер инде элекке заман түгел, андый хәлләр булып торгалый, син гаеплемени?!» дип юатучылар да булды. Юк, юк! Җәүһәрия үзе гаепле. Әгәр Харис аны кызларының гаилә тормышын көйләмәгәнсең дип орышса, ул хаклы булыр. Ул чагында бәлки Җәүһәрия бераз җиңеләеп тә калыр иде Әни кеше, моның белән күңелен җәрәхәтләмәү өчен, яңадан улы хакында уйлауга күчте. Кичләрен Гайнанның бөтен дөньясын онытып калын-калын китаплар укуы, университет галимнәре белән озын-озын хатлар алышуы аңа бик ошый иде. Комсомол секретаре булып сайланганнан соң аның эше бермә-бер артты. Малай туйганчы йоклый ла алмый башлады, бераз ябыгып та китте. Гыйлем эстәгәндә шунсыз буламыни? Җәүһәрия улын яхшырак тәрбияләргә, җае килгән саен күңелен күтәрергә тырышты: — Укымышлы кеше булу җиңел эш түгел, улым, тырышырга кирәк. Аның каруу, «биш наданны алмаштыра бор гыйлем белгән кеше» дигән бит бабайлар... Шулай уйланып ятканда Гайнан үзе кайтып керде. Ул һәрвакытта- гыча өстен салып элүгә анасы янына килде. — Я, нихәл, ничек бара эшләр?—диде. Юрганын рәтләп, маңгаена кулын тидереп карады. — Әһә, бүген аз гына сүрелә төшкән түгелме? Юкмы? Улының салкынча кулын маңгаенда тою әни кешегә әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә иде Аның кәефен җибәрәсе килмәде ГОМӘР БӘШИРОВ 4 ҖИДЕГӘН чишмә — Ярыйсы шикелле. Бераз җайгарак микән соң... — Алаймы? Бик шәп! Син авыргач, зерә дә күңелсез икән, әни, әллә нинди... Анасының иреннәрен ялмаштыруын күреп, Гайнан тиз генә кулын юды, газ плитәсенә чәйник куйды. Җәүһәрия түр як белән ике арадагы пыяла ишек аша улының һәр хәрәкәтен күреп ятты. Гайнан озын, юка гәүдәсе белән кече якта бернигә дә бәрелмичә, савыт-саба тавышын чыгармыйча, ничектер бөтен нәрсәнең жаен белеп эшләргә тырыша, һәр эшкә кулы ябышып кына тора иде. Утын ярып мич ягуларны әйткән дә юк, ул көн саен кичен, кеше аягы сил булгач *, күп итеп чишмәдән су ташып куя, терлекләрне карый, кеше-кара югында хәтта идәннәргә кадәр үзе юа торган булды. Гайнан анасының караваты янына кечкенә генә өстәл куеп чәй әзерләде. Өйалдыннан анасы яраткан чия вареньесын алып керде. Җәүһәрия торып утыргач, аркасына мендәр кыстырып, аякларын төрде. — Менә күрерсең, бер-ике көннән тазартмасам!..— диде. — Карап карыйк, нинди доктордыр бит син... Тавышының ничектер бик зәгыйфь һәм елак чыгуына уңайсызланып, Җәүһәрия тамагын кыргалады. Анасының беркемгә дә болай авыру хәлдә күренмәвен, беркайчан да зарланырга яратмавын улы яхшы белә иде. Күкрәгенә кулын куеп: — Бу шундый доктор, юк-барны уйламаска, күбрәк йокларга куша! — Йокларсың бар... Бөтенесе кырмыска оясыдай кайнап торсын да... _ Гайнан ясаган чәен шикәрсез-нисез генә эчте дә түр якка чыгып радиоалгычны кабындырып җибәрде. Анда яңгыр теләнчесе дигән кош тавышы кебек, җөмлә уртасында туктап, «чау-чи, хуан-ха» дигәндәй сәер авазлар ишетүгә, «чарт» итеп кире сүндерде. Календарының кичәге битен ертып алды да укымыйча гына өстәлгә куеп китте. Җәүһәрия улына кызганып карап ятты. Таза-сау чагы булса, көтүче табу борчуын улы өстенә төшермәс иде дә бит. Борчылып ята торгач, аякларын идәнгә төшерде, сузылып мамык шәлен алды, як-ягына каранып аягына эзләнә башлады. Гайнан шундук янына килеп: — Нишләмәкче буласың?—диде. - — Идарәгә кереп чыгыйммы әллә соң?.. Акрын гына... — Беркая да чыкмыйсың! Аяк та атламыйсың. Гайнан анасын урынына яткырып өстенә япты, мамык шәлен карават башына элде, кайнар кулын сыйпап, йомшак кына орышырга тотынды. — Их, сине, чуар йөрәк! Башың әйләнә, хәлең юк, тез буыннарың дерелди, ә үзең... Җәүһәрия улының кулын яңагына куеп күзләрен йомды. Керфекләре арасыннан сытылып чыккан ике-өч бөртек күз яше мендәренә тәгәрәде. Болай җебеп төшүе өчен ул ояла да, шул ук вакытта аңа нишләптер рәхәт тә иде. — И улым, кешегә салынып өйрәнмәгән шул без. Канат астына алыр кешең булмагач, барын да үзең күтәрәсең. Анасының бу сүзләре Гайнан күңеленә утлы күмер кебек көйдереп керде. Күпме хәсрәт чикте, ялгыз башы нинди кыенлыклар күтәрде. Әмма Гайнан моңарчы боларның һәммәсенә дә ваемсызрак карады түгелме соң? Атасы ташлап киткәннән соң, ул малайрак чагында ялгыш кына уянып киткәндә анасының төннәрен уфылдап йокысыз уздыруын, кеше күрмәгәндә генә елаштырып алуларын, шуларның ’Сил булгач — тавыш-тын басылгач. авыр фаҗигасен Гайнан менә хәзер генә бөтен тирәнлеге белән анлый башлады бугай. Ул анасының янында утырып кайнар маңгаен, иңбашларын сыйпады. Әмма анда кызгану хисе түгел, анасының ныклыгы белән горурлану хисе уянды. Өстенә ауган бөтен авырлыкларны берүзе күтәрсә күтәрде, әмма бервакытта да кыек-мыек атламады анын анасы, никадәр кимсенсә дә, беркайчан да <атагыз фәлән, атагыз төгән» дип аның өстенә яманат ташламады. Анасының авыру терлек- ? ләрне саклап төннәрен фермада кунуы, үз эшенә актык көчен салып | эчкерсез бирелеп эшләве аңа тирән ихтирам тудырган иде. Колхозның башка коммунистлары белән тиңләп караганнан соң ул аның бик күп- 5 ләргә үрнәк булуы белән яшертен генә горурланып йөри иде. Анасының күз төбендәге жыерчыклары да, чәчендәге чал бөртекләре 3 дә күбәйгән кебек күренде. Гайнан хәзер анасын үз канаты астына * алырга тиеш аде. * — Молодец син, әни! Бирешмә! Сиңа тизрәк тазарырга тына кирәк! и Аннан аргы ягы, һи! Без синең белән әле дөньялар җимертербез!— о диде. t Җәүһәрия улының атасына охшавын шәйләп, үзенә сиздермичә ге- 3 иә, аңа рәхәтләнеп карап ята иде. Улы анасының караваты кырыена 2 килеп утырды да сүзне бабасыннан башлады. — Беләсеңме, әни, кыенрак чагында гел бабай искә килеп төшә, п Нигә алай икән, ә?—диде. у Улының атасын телгә дә алмыйча бабасы белән кызыксынуы әни <кешедә җәберсенүгә якын бер хис уятты. Шулай да Җәүһәрия үпкәләмәде. Чөнки Харисның үз улына сөекле газиз ата була алмавында ул үзен дә гаепле сымаграк сизә иде. Тик ни генә булмасын, яшь кешенен чын күңелдән инанган шундый бер изге таянычы булырга тиеш ләбаса! Шунсыз ул буш куык булып үсәргә мөмкин. — Нәрсә дип әйтим? Бабаң бик тә намуслы, батыр йөрәкле кеше булган. Гайнан урыныннан торды да яңадан әйләнеп килде, анасы янына утырып аның эссе кулын үзенең дәү учы белән каплады. — Синеңчә, нинди кеше булган безнең бабай? Мин белмәгән тагын нәрсәләр әйтеп калдырды әби? Җәүһәрия торып утырмакчы булып кузгала башлаган иде дә, Гайнан аны яңадан яткырды. — Юк, юк, торма син, торма! Торма да. борчылма да, яткан килеш кенә сөйлә. «Ничә еллар, нинди еллар узган инде аннан соң! Күпме җилләр искән, күпме сулар аккан. Бөтенләй яңа кешеләр килгән дөньяга. Ә бабай кешенең кылган эшләре гомер узган саен дәрәҗәлерәк, кадерлерәк була бара! Китап битләрендә ешрак күренә, радиода ешрак телгә алына... һаман яши бабайның исеме, шөһрәте һаман балкып тора. — Әни, әйт әле, әгәр минем хәлдә калса, бабай нишләр иде икән? Җәүһәрия улының башына берәр бәла төшкәндер дип белеп торып утырды. — Тагын нәрсә булды? — Син борчылма, әни, ят син, ят! — Ятырсың монда! Әллә илләр сөйләп утыр да... Гайнан ничек әйтергә белмичә икеләнебрәк торды да тезенә сугып куйды. — Көтүгә чыгарга кеше юк бит. әни. Җәүһәрия ачуланып бер күз атты да стенага борылып ятты. Анын бер үпкәләсә бик озак дәшмичә интектерә торган гадәте бар, ә Гайнан моны бик авыр кичерә иде. Ул анасын шулай кирәклегенә ничек кенә булса да ышандырырга тырышты. — Көтү үз вакытында чыкмый калса, авырлыгы синен белән минем өскә төшәчәк бит. Улы әйткәннәрне Җәүһәрия юньләп тыңлый да алмас булды. Ире Харис алдында «студент улым, секретарь улым!» дип күкрәк киерәсе урында, менә сиңа, мә! Ул кинәт кенә борылып улына текәлде: — Укуың нишли? Имтиханнарың нишли?—дип кычкырды. Анасының кечкенә түгәрәк күзләре елт-елт итеп тәгәри башлавын күрүгә Гайнан хафага төште. Бусы инде яхшыга булмаячак, әни кешене ничек тә тынычландырырга кирәк иде. Ул ана, башын ия төшеп, ясалган чәен сузды. Ләкин Җәүһәрия этеп кенә җибәрде. — Беләсеңме нигә көтүче итеп чыгара ул сине: университетта укын алмасын, гәзиткә язарга вакыты калмасын дип! — Ай, әни!.. — Бар әйт персидәтеленә: мин риза булмыйм, булачак та түгел!— диген. XVII Кырлар, болыннар кардан ачылуга Җидегән басуларында көрәк, сәнәк, балта белән коралланган картлар, яшүсмерләр күренү башлады. Иң алдан көрәген иңенә алып Минһаж карт үзе атлый иде. Ул як-ягы- на карангалап бара да, язгы ташу казып киткән урыннарга туктап, арттан килгән җигүле атны көтеп ала. Кара-турыга чөңгергәләп Рәмзи килеп җиткәч, алар икәүләшеп эшкә керешәләр. Ташу агызып, ермачлап киткән чокыр башына казыклар кагалар, чыбык-чабык салалар, шуны балчык белән күмеп, таптап куялар. Көздән чәчкән арыш уҗымының тамырларын актарып, кызыл балчыкка кадәр ярып төшкән урыннарда Минһаҗ чын кайгыга батып башын чайкап тора. — Ну, бу эррозияне, ну бу дошманны!—ди. «Эрозия»не карт теш арасыннан шундый нәфрәт, шундый ачу белән кысып чыгара иде ки, Рәмзи күз алдында ул әкиятләрдәге аждаһа төсле коточкыч дәү авызлы, куркыныч озын тешле явыз ерткыч булып гәүдәләнә башлады. Андый урыннарда Минһаҗ карт, елан үтерергә җыенгандай, көрәген әзер тотып ерганакны төрле ягыннан әйләнеп чыга да ярдәмчесе белән киңәшеп ала иде. — Моны азындырырга ярамый, улым, юк! Бу дошманны без муеныннан тал чыбык белән буып алыйк та бугазына кәз тутырыйк, таш белән дөмбәслик! Бар әле, улым, алып кил әле! Рәмзи Ык буенда тал чыбык кисеп, таш белән кәз төяп килә дә алар казылган урынга читән үреп, кәз җәеп берничә җиргә яшь тал утырталар. Бу әрсез агачның берничә атнадан тамыр җибәреп, беренче яфракларын чыгара башлаячагы көн кебек ачык иде. Алар өч-дүрт көн эчендә Җидегән басуындагы иң хәтәр ерганакларның һәммәсен дә диярлек авызлыклап чыктылар. Бу башлангычны райкомда бик хуп күрделәр. Минһаҗ картның да күңеле үсте. Ана радио буенча яшьтәшләренә өндәү белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. — Кордашларым, белешләрем, үз ишләрем! Сезгә әйтер сүзем бар!—дип башлады ул.— Беләсез бит, игенченең иң явыз дошманы — эрозия. Дөрес, ул дошманга каршы механизаторлар да нык көрәшә. Тик алар күреп җиткерә алмаган урыннар да күп әле. Без дә булышыйк механизаторларга! Үзебез оештырган, маңгай тире белән сугарып, йөрәк ялкыны белән дөрләтеп үстергән колхоз кырларын тагын бер явыз дошманнан коткарыйк! Көрәк, сәнәк алыгыз да басуларга чыгыгыз! Сөендек ягындагы сабан басуында иң соңгы ерганакларны төзәтеп йөргәндә күрше «Якты күл» җитәкчесе Рәхнм һадиев килеп чыкты. Чәченә бәс бәйләнә башлаган, бераз аксабрак йөрүче, һәр вакыт якты чырайлы чандыр гына кеше иде ул. Өс-башы да гади генә, сөйләшүе ♦ дә колхозчыларча. Тырышлыгы, гаделлеге, иген эшләрен яхшы белеп җитәкчелек итүе өчен сугыш вакытында аны райкомга алган булсалар да, колхозчылар җыелыш саен үтенә торгач, кире колхозга кайтармыйча булдыра алмадылар, һадиев аксап-туксабрак килде дә Минһаҗны туганыдай якын итеп иңбашыннан кочып алды. — Бик тә ошый бу эшең, картым, карт-корыны зерә дә зур эшкә кузгаттың! Менә чын коммунист ничек була ул, җанын ярып бирергә тора! Менә чын ветеран! — Бик рәхмәт инде, күрше, яхшы сүз жан азыгы! — Төтенең дөрес чыга синең, картым! Нәкъ шушыннан башларга кирәк икән эрозиягә каршы көрәшне! Зур чокыр булып казылып беткәч, бик кыенга китә эшләр, кыйммәткә дә төшә ул аннары! Ерганакның икенче ягында чүгәләде дә һадиев, сигаретын суырга- лап, сүзсез генә Минһаҗга карап утырды. Әмма бер-берсен ихтирам итүләрен алар сүзсез дә сизәләр иде. Бу кешенең сөйкемле сөяге бармы, һәр кешене үзенә тиң күрүе кебек самимилегеме, аның белән бергә булуы бик рәхәт иде. Гүя күңелендәге уйларын дәвам иттергәндәй, һадиев башы белән Ык ягына ым какты. — Алтынбикәгезне нишләтмәкче буласыз соң?—диде. Минһаҗ ул якка моңаебрак карап алды да авыр сулап куйды. — Нәрсә килеп чыгар? Сөрелгән урыннарын яңадан тергезәбез дә бөтен тугайны табигать һәйкәле ясыйбыз дип җенләнә яшьләр. Бер бозылгач, белмим... Ай-Һай! һадиев кинәт кабынып урыныннан торды. — Шулаймыни? һәйкәл итеп калдырырга диләрме? Карале! Бик кызык бу! Акыллы эш бу! Саклап калырга кирәк тугайны! Аның якын- тирәсен дә!—Ул Минһаҗ ятына чыгып аның иңбашына кулын салды.— Кирәк булсам, әйтегез, мин дә булышам, чын әгәр! Уртак матурлык лабаса! Андыйны синеке-минекенә бүлгәләп буламыни?! — Дөрес, бөтен тирә-якның карап торган бер күркәм почмагы инде бу! Көрәгенә таянып Рәхимне озатып калганда, Минһаҗ башына гаҗәп тә кирәкле бер яңа уй килде. Шул кадәр көтелмәгән уй иде бу, Минһаҗ хәтта әсәрләнеп үзенә-үзе тамак кырып алды. Дулкынланып ерганак тирәсендә йөри-йөри уйланырга тотынды. Ике колхозны бергә кушарга да персидәтел итеп Рәхимне сайларга! Алай иткәндә халык, туган ягы табигатенең бозылуы өчен сыкранмыйча, бөтен көчен, дәртен колхоз эшенә бирәчәк. Яшьләр үз колхозында калачак. Каян башларга, ничек башларга? Минһаҗ арлы-бирле йөргәләп үзенә-үзе сөйләнде — Райкомнан, Таминдаровтан!.. Әйе. Тыңлар ул, тыңлар! Әмма Минһаҗны аяк астында гына башка борчулар көтә иде әле. Минһаҗның кордашларына радио буенча мөрәҗәгатеннән соң редакциягә хатлар килә, звоноклар чылтырый башлаган. Бу эш белән картлар гына түгел, комсомол оешмалары да кызыксыналар икән. Менә шул хакта газетага язып бирүне Дәрҗия Гайнаннан үтенгән. «Минһаҗ абзыйның тәҗрибәсенә таянып яз. Эрозиягә каршы көрәшнең әһәмияте дә, нәтиҗәсе дә күренсен, матур, җанлы тел белән яза күр, университетка да җибәрәсең бар бит!» дигән. Гайнанга умартачы картны озак эзләргә кирәк булмады. Ул аның басу чигендә артыннан җитте. Ләкин анда бөтенләй башка ваем иде. Гайнан килеп җиткәндә, умартачы карт җиңел арбага җиккән кара-турысын урман полосасы буенда туктаткан да юл кырыендагы куак төбенә чүгәләп, нидер карый иде. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Ул бәләкәй генә чокырдагы кош оясы янына чүгәләгән булып чыкты. Яна гына күтәрелә башлаган яшел үләннәр арасыннан коңгырт төрткеле саргылт дүрт йомырка күренә иде. Картның кош оясы белән кызыксынуы Гайнанга сәеррәк тоелды. — Үзләре кая соң?—диде. — Әнә!..— Минһаҗ салам юанлыгы нечкә аякларын тырпайтып оясы кырыендагы үләннәр арасына чалкан авып төшкән сарычуар ана тургайны күрсәтте.— Кайтып барышлый бу як басуга күз салыйм диюем иде. Исем китте, бөтен җирдә шул хәл: кырылалар! — Кырылалар дисеңме? Ә сәбәбе нәрсә?! — Үзем синнән сорарга чамалап торам. Мәет өстендә торгандай башларын иеп тынып калдылар. Әмма шунда Гайнан кинәт бик югарыдан челтер-челтер коелган шатлыклы тургай сайравын ишетте. Аксыл-зәңгәр күктә ул үзе юньләп күренми дә диярлек, әмма куанычлы җыры бөтен тирәне рухландырып, һәммәсенә ямь биреп яңгырый иде. Нәни кошчык үз кәефе өчен генә сайрамый иде. Әнә урман яшәреп килә, әнә уҗым басуы да ямь-яшел—ул аңа куана. Ык буендагы талларда кошлар сайрый, әнә якындагы авылдан әтәчләр кычкырганы, тавыклар кытаклаганы ишетелә — тургай туларның һәммәсенә куана иде. Тургайның бу җырын карт бәлки ишетми торгандыр дип белеп, Гайнан аның белән куанычын уртаклашырга ашыкты: — Сайрый бит, сайрый, Минһаҗ абзый, ишетәсеңме?—диде. Минһаҗ карт бармак очы белән сакалын сыйпаштырып башын чайкады. — Сайрый да бит, иң соңгы җыры шул инде аның,— диде. — Ничек алай? Нишләп соңгысы? — Егет тургай бит ул, үз ярына ояда утыру күңелсез булмасын өчен генә сайрый. Аның үлүен белдеме, шундук тыначак. Тургай тагын бераз бөтерелә-бөтерелә сайрады да, болар читкәрәк киткәч, томырылып оя тирәсенә килеп төште. Ул чыр-чыр килеп, өзгәләнеп, ояның әле бер ягына сикерде, әле икенче ягына очып кунды. Әмма ана тургай җавап бирмәде. Тегесе шундук тынып калды да кинәт каядыр юк булды. — Булмас! Ышанасы килми! Бөтенесе кырылып бетмәс, берәрсе калгандыр әле!—диде Гайнан. Кара-турыны юырттырып, урман полосасы буеннан арырак барып тыңлап карады. Әмма анда да шул ук тынлык — бер генә тургай тавышы да ишетелми иде. Менә ничә еллар инде, җәйнең бу вакытында умартачы бакчасына менгәндә, Минһаҗ картны һәр көнне иртән юл буе тургай җыры озата килә иде. Моңа ул гомере буе гадәтләнеп беткән, ул иртән кояш чыгуы, кичен ай калкуы кебек үк тормышның җанга сеңгән табигый бер бизәгемә әверелгән иде. Бу типтигез иген кырының шул кадәр яхшы эшләнүе, тырма эзләренең урман полосаларыннан авылга кадәр матур дугайланып сузылып төшүе аның күңеленә хуш килә. Җирне бик тә хасиятләп эшли хәзерге яшь буын! Әмма табигатьнең шушындый яфрак ярырга, чәчәк атарга, дәртләнеп яңарырга, үрчергә торган чагында мондый тынлык башка сыймый, шомландыра иде. Ул атның дилбегәсен үзе шикелле үк ни әйтергә белмичә арлы-бирле сугылган өйрәнчеге Гайнанга сузып, Җидегәнгә кайтырга кушты. — Зерә генә түгел бу, улым. Нидер булган! Ку атны!—диде. Зоотехник Дилбәрне фермада очраттылар. Ул тургай бүксәсеннән биш бодай орлыгы алды. —Агуланып үлгән. Бодайны эшкәртеп чәчтек бит, күрәсең, җилләгәнче капкандыр,— диде. Узып барышлый болар янына Фәсхетдин туктады. — Тургайлар кырыла, азаеп баралар,—диде Минһаҗ. Фәсхетдин алай уйламый икән. Ул тынычландырырга тырышты — Сиңа аз, ә, минемчә, җитәрлек! Кем санаган аларны? Так штс, зерә паникага бирелмик! Әйтүем әйтте дә, Минһаҗның кашлары җимерелүен күреп үкенә башлады. Кырмыска оясына таяк тыгу булмадымы бу? Фәсхетдиннең күрмәгәнгә салышуы бик ачуын кабартса да, умартачы түземлеген җуймады. — Авыл Советы кайгыртмагач та, кош-кортка рәхимле кешел 1 күп икән әле дөньяда, Фәсхетдин кордаш! Кем санаган дисеңме? Узган яз Казаннан килеп профессор Дормидонтов санап китте. Отчетыңа кирәк булыр, сина да әйтәм: моннан биш ел элек басуларда бер километр арага уналты тургай туры килгән. Ә былтыр ул инде ике-өчкә генә калган. Ишеттегезме?! — Шуның унөчен авыл Советы үтергән инде, шулай диясең киләме? — Юк, алай диясем килми. Буласы булган инде. Моннан соң кырылмасыннар, дим! Бу хәл һәммәсен дә борчуга салды. Җәүһәрия белән Язидә дә кичәдән бирле кыр юлыннан дүрт-биш тапкыр узсалар да, бер генә тургай тавышын да ишетмәгәннәр. Җәүһәрия бу юлы да яшьләрнең хәтерен саклап тормады, улына кырыс кына караш ташлап: — Алдан кычкырган күкенең башы ярыла шул!—диде. — Нәрсәгә ымлыйсың?—диде Дилбәр. — Нигә, шулай түгелмени?! «Кошларны саклап калу гына җитми, үрчергә дә ярдәм итәргә кирәк» дигән булып кемнәр быел яз бөтен районга шаулаган иде? Ә?! Аның сүзен Язидә дә куәтләде: — Әй, бушка лыкылдау гына булып калды ла ул! «Вәгъдәне вак таракан ашады». Район алдында оятлы гына булдык,— диде. Гайнан кызарынып читкә карады. Язгы чәчү алдымнан район газетасында басылган шундый хатка колхоз яшьләре исеменнән ул да кул куйган иде. Андый чакта Дилбәрнең һич тә «серкәсе су күтәрми» иде. Ул «операция» вакытында кигән ак халатын салып китәргә җыенды. Комсомол секретаре буларак үз өстенә ява язган гаепне бөтенләе белән алып ташлады. — Без гаепле түгел! Агроном эше бу, ул кайгыртмаган, механизаторлар күрмәгән. Орлыкны күмдермичә калдырганнар да менә шуннан тәгәрәшкәннәр. Нишләргә белммчәрәк торганда, Минһаҗ карт акыл бирде: — Чүбек чәйнәп май чыкмас. Әле чәчү бетмәгән. Бәлкем бүтән басуларда саклап калып булыр? Агроном белән председательгә барып карагыз. — Кем бара соң?—диештеләр. Язидәнең тәкъдиме барысына да ошап куйды. — Кем булсын? Комсомолдан—Дилбәр инде, табигать саклау җәмгыятеннән — Гайнан. Дилбәрнең колхоз председателе белән тәмсез буласы килми иде. Ул төрле сылтаулар эзләргә тотынды. Анасы өйдә юк, көтүдән кайткан малларны каршы аласы бар икән,— тегесе-монысы... Гайнан исә нишләргә белмичә баскан җирендә тыпырдап кына тора, аңа әлеге очеркны бүген үк язып бирергә кирәк иде. Ләкин аларга авыз ачарга ла ирек бирмәделәр. Язидә, Гайнанның зоотехникны бик үк өнәп бетермәвен истә тотып, шул уңайдан нәни генә «тешләп» тә алды — Әйдә, бик пар да килгәннәр, тик барсыннар чүкердәшеп кенә!— дигән булды. 4. «К У . М 12. ГОМӘР БӘ ШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә 49 Председательне идарәдә туры китерә алмадылар. Минһаҗ атына утырып, Ак чишмәгә менеп киттеләр. Өч ягыннан урман әйләндереп алган кечерәк кенә авыл иде бу. Монда, Җидегәндәге шикелле, урамнар казылып бетмәгән иде әле, чирәмендә яшь бозаулар, каз бәбкәләре чемченә, йортларга аварга торган биек каеннарда күке кычкыра. Исемен дә бик дөрес кушканнар: авыл башында гына саф сулы салкын чишмә агып ята иде. Минһаҗ абзый үз йортында да яшеллекнең ямен аңлап, кадерен белеп яши иде. Капка төбендә боларны вак кына сары чәчәк аткан сәрби агачлары каршы алды. Бакчасында алмагачлар, чияләр чәчәккә бөреләнеп килә. Ак мунчасының артыннан яңа гына яфрак ярган миләш, шомырт агачлары күренеп тора иде. Сөембикә түти боларны кадерле кунак көткәндәй каршы чыгып алды. — Китте Ризван, чәчүчеләр янында булды да китеп тә барды,—диде. Ул иренең кунаклар алып кайтуына чын күңелдән куанган иде. Гайнанның җиңенә үк ябышты: — Әйдәгез, Гайнан, әйдә, Дилбәр, чәйгә керегез!—диде. Боларнын керә алмауларына хафаланып, ире Минһаҗга да әйтеп карады: — Кыста инде, керсеннәр! Умартачы аның сүзен куәтләргә теләмәде. — Бик кыстыйсы да кана, важный эш белән йөриләр бит,—диде. — Әй, сезнеке һаман важный инде, һаман эш тә эш! Кайчаннан бирле бергә эшләп, ичмасам, чәй янында бер сөйләшеп утырганыгыз да юк. Сөембикә түтинең капка төбендә күңелсезләнеп калуын күреп, Гайнан аңа кул изәде. — Син ни, Сөембикә түти, үпкәли күрмә, бүтән берәр чак керербез инде,— диде. Председательне очрата алмаулары Дилбәргә бик шәп сылтау иде. Ул, авылдан чыккач, урман артына төшеп барган кояш ягына ишарә итеп, кулын селтәде. — Булмады бу, дускай-иптәшкәй! Председателебез җанкай-җанашы белән тәмләп кенә чәйләп утырганда, нигә без генә иза чигеп йөрергә?! Гайнан аның бу сүзләрен ошатмады: — Ә тургайлар? Оныттыңмыни? Беләсең бит, без кайгыртмасак, алар кырылып бетәчәк! — һи, тургайлар дип, маңгаемны ташка орыр хәлем юк әле! Гайнан аның бу ваемсызлыгына рәнҗеп байтак кына сүзсез кайтты. — Нүжәли син шундый?.. Әле син бит зоотехник та! — Булса соң? Үз эшемне кешегә кушмыйм. — Булса дип... Син хайваннар, кошлар дөньясын безгә караганда да яхшырак беләсең булыр. Син хәтта бүтәннәргә дә акыл бирергә тиеш! Ә син үзең әллә нинди!.. — Я, әйтеп бетер, нинди? Таш йөрәкле, кансыз-җансыз димәкче буласың? Әйеме? — Алай ук димим дә... Быел тургайлар кырылып бетсә, киләсе елны тартайлар, бытбылдыклар, бүтәннәре... Авылның нинди яме, нинди кызыгы кала? Уйлап кара! Безнең өстә бит менә шул! Моңа без җаваплы— яшьләр, комсомол! Газетада да шулай яздык бит! Син дә кул куйдың! Дилбәр иреннәрен турсайтып читкә карады. — Сиңа шулай инде. Вообще син...— ул ярты сүздә бүленеп иңбашларын сикертте. — Вообще сөйләнүнең мәгънәсе юк. Мин — яна зам, эшнең җаен белмәвем бар. Кимчелегем булса, күземә карап әйт. Үпкәләмим. Я?! — Комитетта тарткалашуыбыз җитмәгән! Тагын монда да шул! Алар ике авыл арасындагы киң сукмактан Җидегәнгә кайталар, лда, бераз астарак, тау кырыена аркасын биреп утырган Җидегән : үренә. Дилбәр зәңгәрсу төтен баганаларына карап кайтты да кичке ояш елтыраткан алтын-сары тәрәзәләрнең кайсынадыр кулларын су- ып күрсәтте: — Шәйлисеңме, әнә теге безнең тәрәзәләр бит! Аларның анасы белән икесенә менә дигән алты почмаклы яңа . ортлары, әллә ни тикле мал-туарлары, йорт җиһазлары бар. Дилбәр ортларының шәплеген, таза тормыш белән яшәүләрен һәркайчан ис- әртеп ала, җай килгәндә, чәйгә керергә кыстый иде. Ләкин Гайнан 1ИЧ тә исе китмичә: — Шулаймыни?— дип кенә уздырды. Дилбәрнең буе озын, төсе-бите чибәр, килмәгән җире юк, тормышы «иткелекле. Ә менә бу юньсез, аны күрмәгәнгә салышып, әллә каян :илгән йортсыз-җирсез нефтьче кызларга һушы китеп йөри. Дилбәр олдан узып алдан атлый башлады. Күкрәген киерә төште. Бераз шу- 1ай шәбәеп кайтты да кинәт туктап, кулындагы сумкасын Гайнанга :узды. — Әз генә тотып торчы әле! Шпилкаларын теш арасына кыстырып, кулларын матур гына айкый- айкый, башы белән тагын авыл ягына ымлады. — Шул безнең өй. Әни чәй дә куеп җибәргәндер инде... Гайнанга бик уңайсыз иде. Ул кулындагы сумканы, нишләтергә белмичә, әле бер кулына, әле икенчесенә күчереп башын чайкады. — Моннан ук күренәме? Дилбәр сумкасын алып авыр сулап куйды. — Син вообще күп нәрсәне күрмисең!.. Тургайлардан башка!..— Дилбәр егетне култыгыннан алды. Аның ниндидер ягымлы сүзләр әйтәсе, бу егетне якын итүен, үз итүен сиздерәсе килә. Ул кайта торгач Гайнанның колак төбендә генә күгәрчендәй гөрләп көлеп җибәрә, я авыр сулап куя иде. Шулай кайта-кайта да сүз таба алмагач, егетнең беләген кысты.— Карале, Гайнан, мин аңламыйм: Ризван абый барыбызга да ошый, аны тик син генә яратмыйсың. Нигә икән?— диде. — Яратышырга, ул кияүгә чыгасы кыз түгел, мин өйләнәсе егет түгел. — Ну, вообще әйтүем инде, син аның белән гел әчелешле буласың. — Гел түгел. — Шулай да еш инде. — Мин — хәбәрче, күбрәк күрәм, гаделлекне яратам. — Бу дөньяларда яшиселәр дә бар бит әле. Җайлы-жайсыз күпне күреп, олылардан күбрәк белеп... Белмим тагын. Шулай егетләрчә буладыр бәлкем?.. Син бик йөрәкле кешедер?! Егет аңа бер сүз дә дәшмәстән, яшерен кесәсеннән сигаретын чыгарды. — Кара, син тарта башладың бит! Я, чын егетләрчә форсить итеп җибәр әле бер! — Тартырсың да монда... Аларның сукмагы кечкенә инеш буена килеп чыкты. Сукмак инешнең әле ярына ук килеп җитә, әле яшь талларны уратып, матур дугайланып читтән әйләнеп килә иде. Куакларның кайсы яңа гына яфрак яра башлаган, кайсының бөреләре генә ачылып килә. Алардан яшеренеп өлгермәгән вак кошчыклар пырылдап чыга, анда да монда жуылдап май коңгызлары очып уза, инеш ярында, койрыкларын селкеткәләп, шәберчекләр йөгергәли иде. Җидегәнгә якыная төшкәч, йодрык кадәр генә бәбкәләрен ияртеп, <баксана, соңгарак калынды ла!» дигәндәй, алпан-тилпән атлап, авылга ашыгучы бер-нке оя үрдәк артыннан җиттеләр. ГОМӘР БӘ ШИРОВ ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ Инеш кырыендагы түгәрәк чирәмлектә Гайнан туктады. Дилбәрдә тынды. Моңсу гына кояш баеп килә иде. Әле генә борынын төрткән сыек яшел чирәмнән, көн буе кояшта җылынып яткан язгы дымсу туфрактан, куаклардагы бихисап бөреләрдән язның фәкать шушы атнасында гына, фәкать кичке сәгатьләрдә генә була торган яшь яфрак исе белән язгы дымлы җир исе аңкый иде. Гайнан ягымлы алсу-зәңгәр төскә кергән шәфәкъкә, якягындагы яңа борын төрткән яшеллек дөньясына сокланып күзен ала алмыйча торды. Аңа хәзер бик рәхәт, ул, көн буе арлы-бирле чабып, аруларын да - оныткан, шушындый ягымлы гүзәллекне гомергә саклау өчен ул теләсә нинди кыенлыклар кичерүдән дә тайчаначак түгел, аның күтәренке күңеле хәзер тургайларны да исән калдырып булыр кебек сизә иде. Аннары ул: «Синдә күрә беләсеңме соң моны?» дигәндәй, Дилбәргә борылды. — Менә бит... күрәсеңме?—диде, ләкин табигатьнең шушы кабатланмас гүзәл бер мизгелен сүз белән аңлатып бирүдән гаҗиз булып, як-ягына куллары белән ишарәләде.— Бу матурлык та безнеке бит! Үзебезнеке! Әгәр кайгыртмасак, тургайлар гына түгел, болар да сүнеп, агуланып, кырылып бетәргә мөмкин, бөтен яшеллек, бөтен тереклек дөньясы! Дилбәрнең монысына ук ышанасы килмәде. — Әй, син бигрәк тагын! Бодай җирендә генә үлә ич тургайлар. Ә ул моннан ерак! — Еракмы-якынмы, барыбер ул, Дилбәр, барыбер! Янгыр суы белән химикат инешкә төшәчәк, чарасын күрмәсәң, болындагы, Ыкта- гы барлык җан иясенең башына җитәчәк! Менә шуны булдырмаска дип йөрибез түгелме? Булдырмаска! Ишетәсеңме? Ә син... әчелешле булудан да өркәсең! Дилбәр шаярып, көлеп Гайнанның иңбашына сугып алды. — һа-һа-һай! Әллә ышанды инде! Кит аннан, юләр! Юри генә әйттем ич! Әйттем, әйттем исә кайттым! Шуны да белмәскә әллә! Туры юлдан атласаң, шулай телгә кермичә булмый инде ул. Мин дә авылны бик яратам! Кошларны да, башкаларын да — бөтенесен дә яратам! Минем профессиям дә авылныкы бит. Уйлап кара, шундый йорт-җир белән тамыр җәйгән, шундый тормыш корган кеше ничек табигатьне сөймәсен?! Гайнан җавап бирмәде. Дилбәр көлә-көлә аны, беләгеннән кысып, үзенә каратырга тырышты. Ул дулкынлана, күзләре елмая, бит урталары кызарынган иде. — Үпкәләдеңме әллә, югыйсә? И нарасый! Я, карале миңа бер матур гына иттереп! Гайнан рыяланып тегеләй-болай кыланырга яратмый, икейөзлеләнергә булдыра алмый иде. Уңайсызланып кына Дилбәрнең кулларын иңеннән алды да тизрәк олы урамга төшәргә ашыкты. Язгы чәчү көннәрендә председательне табу ансат эш түгел. Ул өенә кайтып җитмәгән иде әле, басудан кайтучылар да күрмәгән. Идарә тирәсендә аптырашып торганда кабинетыннан телефонда сөйләшкәне ишетелде. Гайнан тәрәзә янынарак барып бармагын күтәрде. — Ишеттеңме, менә кайда ул? Күрәсең, Ризван тәрәзәгә бер аркасы белән, бер йөзе белән борылып сөйләнәдер, аның сүзләре өзек-өзек булып ишетелә, ул еш кына «алло!» дип кычкңра иде. — ...Төнге сменаның колагына киртеп чыгар!.. Колагына дим, колагына! Удар темпны не в коем случае бирмибез! Икенчеләй, туктап тәмәке көйрәтмибез, куян кууларга, или анда, йокы басмасын өченгә һәртөрле разный тегенди-мондый елыткыч сыекчалар кәтигорически, алло, кәтигорически кулланмыйбыз! И юл куймыйбыз! Алло! Ишеттен- лән алып барырга, акыл белән эш итәргә! Бу урыннан түбәнгә тәгә- % рәдеңме— беттең, бүтән һичкайчан күтәрелә алмыйсың! һичкайчан! < Ә ул баскычтан менә генә башлаган иде әле. Гайнан белән Дилбәрнең нинди йомыш белән йөрүләрен белгәч, ул хәтта көлеп җибәрде. — һе! Тургайлар, чыпчыклар!.. Комсомол җитәкчеләре икәүләшеп килгәч, колакка эләгерлек берәр дельни сүзегез бармы дип торсам! — Бик «дельни» мәсьәлә бу, Ризван абый. Бүген-иртә кайгыртма- сак, якынтирәдәге барлык кош-корт кырылып бетәчәк! — Аһ алла, соң кырдырмагыз! Сезнең ваем ич ул, саклагыз табигатьне! Ә минем эшем бар! Мин чәчү чәчәм! Гайнан, аңа якын ук килеп, булдыра алган кадәр ягымлырак сөйләшергә тырышты. — Безнең генә көч җитми, Ризван абый, сезнең сүз кирәк, авторитетлы, нык сүз! Орлыкны ташыганда юлга коймасыннар, чәчкәндә бер бөртеген дә күммичә калдырмасыннар! Шуларны ашап кырыла кош- корт. Бик каты кисәтеп, радиодан әйтсәгез... — Агроном әйтсен! Бу — аның эше! — Механизаторлар аны санламыйлар, бала-чага дибрәк карыйлар... Беләсез ич! Председатель кожанының төймәләрен чишеп, битләрен, муеннарын сыпырды. Әйткәнне яратмавы уртын чәйнәвеннән үк сизелеп тора иде. Шулай да сүз көрәштереп ваксынмады, дәлилләренең үз көченә таянды. — Тагын ике көн тоткарсыз чәчсәм, беренче урынга чыгам! Чәчүне беренче булып бетерәм! Беләсезме нәрсә ул районда беренче урын? Премия, почет, дәрәҗә! Шуннан сорау килеп туа: тургайлар санап йөримме мин, әллә планны форсировать итимме? Дилбәр «миңа барыбер» дигән кыяфәт белән читтәрәк басып тора, Гайнан икесе өчен дә сөйләшә иде. — Сезнең дәрәҗәгез болай да бик зур инде, Ризван абый. Радиоузелга кереп ун минутлык сүз әйтүдән генә түбәнәймәс. Ризван аның бу сүзләрен колак яныннан гына уздырып үзенекен куәтләде: — Кстати, комсомол эшенә дә чәчү йомгагына карап бәя бирәчәкләр! Даже табигать саклауга да! ме? Беренчелекне яулап алуга килгәндә, синең бригада, кәңкерит кенә алганда, бик ялтырамый! Алло, ялтырамый дим! Машинасы янында Дилбәр белән Гайнанны күрүгә Ризван тагын уртларын чәйни башлады. Җиңел түгел иде Ризванның хәле. Тугайдагы күңелсезлектән соң аны бөтен авыл чит-ят итә башлады. Идарәдә булсын, урамда булсын, күрмәскә, мөмкин булганда аның белән очрашмаска тырышалар, йомыш белән кергәндә дә әңгәмә «әме, ә, яме. я»дән узмый. Кая ул элекке кебек мәҗлесләргә чакырып түр башына утыртулар! Аңа хәзер хәтта якты чырай белән дәшүче дә юк иде. Әле ул гынамы? Тәнзиләсе больницадан елап кайтты. «Башка врачларга чират торсалар торалар, миңа әйләнеп тә карамыйлар. Ник, ичмасам, бер генә авыру кереп карасын! Шул хәлгә түзеп кара әле син!»— дип зарланды. Хурлык түгелмени? Әмма председатель ничек кенә булса да түзәргә, кайбер нәрсәләрне күрмәгәнгә сабышырга булды. Ул Тәнзиләсен дә кисәтте: «Моннан соң күз яшеңне күрмим! Авызың тулы кара кан булса да, бел аны! Тышың ялтырап торсын! — диде. Бик кыйммәткә төшсә дә, аңа үз сүзен сүз итәргә, һәммәсен үзенчә эшләтергә, җиңеп чыгарга кирәк иде. Җиңеп, җиңеп! Моның өчен сабырлык кирәк, сабырлык белән баш! Әйе, баш! Бөтенесен алдан ук уйлаган план бе ewmiih нелатгж ♦ яоаигпея Дилбәр аның фикерен куәтләп башын игәләде. «Менә, ишеттеңме?» дигәндәй, Гайнанга ым какты. Гайнан председательне ышандырудан һаман да өмет өзмәгән иде әле. — Кайчан да булса кошлар өчен дә җавап бирәсе булыр бит. Бөтен халык алдында! —диде. Председатель боларга түгел, машинасына карап кына җавап бирде: — Тургайсыз яшәп була, икмәксез — булмый. Аксиома! Моны Мэнди анасы да белә! Кырлардагы бөтен җан ияләренең язмышы кыл өстендә калганда председательнең нәкъ балалар белән эш иткәндәй һич борчылмыйча сөйләшүе, әйткән бер киңәшне кире кагып торуы Гайнанның ачуын чыгарды. Аның теленә усал сүзләр килде. Ләкин үзенең Гайнан гына түгел, комсомол секретаре да, табигать саклау җәмгыяте члены да икәнлеге исенә төште дә тешен кысып сабыр булырга тырышты. — Тотасыз да икмәк дисез, шуны китереп кыстырасыз, Ризван абый. Ул заманнар әллә кайчан үтте инде. Хәзерге кеше ипи-май белән генә тук була алмый! Табигать матурлыгы да кирәк аңа, кошлар да, чәчәкләр дә, саф һава да — бөтенесе дә кирәк! Хәзер аны төрле ягыннан йолкынган өтек тормыш кына канәгатьләндерми. — Аны гына үзем дә беләм! Между прочим, күптән үк! — Аннан безгә ни файда?! Беләсез дә белмәгәнгә сабышасыз! — Монысы нәрсә? Минем гаебемне дә санап йөрисезмени әле сез?! Гайнан кашларын җимереп Дилбәргә: «Син дә булыш!» дигәндәй үтенүле ым какты. Ләкин тегесе кымшанмагач, тагын үзе дәвам итте: — Юк, булганны гына әйтәм, Ризван абый. Алтынбикә тугаен сөреп ташладыгыз, аңа түздек. Быел яздан башлап бытбылдык белән тартай тавышларыннан да мәхрүм калырга туры килә. А1енә күрерсез, сандугач сайравын, тәкәрлекне, шөлдине ишетмәс булырбыз. Сез алар- ның кайтып оялар урыннарын тузгытып ташладыгыз. Әверләндә бакаларга хәтле бетте, тавышлары юк. Аңа да әйбер әйтмәде халык, түзде! Инде басу кошлары да кырылып бетә икән, юк, анысы ук булмый! Бигайбә, Ризван абый! Без ай өстенә күчмәдек ич әле, ямьле Ык буе дип атала бу тирә! Ризван беравык дәшмичә торып егетне башыннан аягына кадәр карап уртларын уйнатты. — Нәрсә бу? Янаумы? — Юк, янау түгел! Ярдәм кирәк безгә, ярдәм! Яз көне без, яшьләр, кошларны саклау хакында бөтен колхоз исеменнән йөкләмә алдык, бөтен районга шауладык! Хәзер менә вәгъдәсез булып чыгабыз. Колхозның яманаты чыкмасын инде, Ризван абый! Чурмантаев күңеле белән егетнең сүзе дөрес булуын да аңлый. Ләкин кирелеге барыбер җибәрми. Аның беркайчан да әйткән сүзен кире алганы юк иде. Ул башы белән кыр ягына ымлады. — Әйттем бит инде, әнә агрономга барыгыз! Дилбәр белән Гайнан як-якларына карап алдылар. Соң иде инде, караңгы төшкән иде. Таң беленеп аз гына яктыра башлауга, Гайнан агроном фатирына йөгерде. Фәйрүзә үзе дә бик иртә торган, ул бакча рәшәткәсе буенда бил тиңентен шәрә килеш юынып тора иде. Кече капкада Гайнанның тузгак башы күренүгә, ул, беләкләре белән күкрәген каплап, коты чыккандай: — Керми тор! — дип кычкырды. Моңарчы агрономны күбесенчә калын киемнәрдән, кирза итектән генә күреп гадәтләнгәнлектән, кайчак аның кыз кеше икәнлеге онытылып та китә иде. Хәзер каршысында кыскарак кына булса да, бары белән матур гына буй-сынлы, нык гәүдәле, саргылт чәчләре йөзенә төшкән алсу тәнле чибәр туташ күргәч, Гайнан, ничектер, каушабрак калды. Тургайларның кырылуында агрономның да гаебе зур иде. Карап чәчтер ’ " ' рачак сон?! Фәйрүзә сөлгесе белән күкрәген каплаган килеш: — Бар инде, бар, яп капканы!..—диде. Егет, башын ия-ия гафу үтенеп, капканың урам ягында калды... Киенеп чыкканнан соң Фәйрүзә, йокысы туймаган көйсез бала кебек, авызын турсайтып дәшмичә торды. — Я, нәрсә анда паника таратып йөрисең?! Гайнан «әһә!» дип уйлап алды. «Монысы да башкаларга сылтарга чамалыймы?» — Ишеткәнсең ич. тургайлар кырыла! — Ышанмыйм! Юк сүз! Кичә көне буе сайрадылар! — Ә менә бүген сайрамаслар! Юк алар, кырылалар! Агрономның күзләре очкынланып кабынып китте. — Син нәрсә? Кайда юк, ничек юк, нишләп юк? Агроном кызган саен Гайнан үзен ныграк тотарга тырышты. Ул аның күзләренә туп-туры карап, бармакларын берәм-берәм бөгәргә тотынды. — Кайда юкмы? Җидегән чишмә басуында юк, болын буендагы- сында, Ак чишмә бригадасында юк! Тагын өстимме, әллә җитәрме? Агроном иреннәрен тешләп кинәт яны белән борылды. Ык буе халкының табигатькә ничек сырышып яшәвен, Алтынбикә тугаен сөргәннән соң хатынкызларның күз яше белән елауларын ул яхшы белә иде. Аны Алтынбикә өчен дә гафу итеп бетермәгәннәр иде әле. Өстәвенә, менә монысы тагын! Гайнанга туры карамаска тырышып, Фәйрүзә аны кичә бодай чәчелгән басуга алып китте. Бәлки бу басуда гына булса да исән калганнардыр... Тыкрыктан чыккач, алар икесе ике юл белән урманга таба менеп киттеләр. Агроном аңа карамыйча гына тургайларны ничек барлыйсын әйтте. — Санап бар: ничә йөз адымга бер тургай туры килә? Гайнан барганы «бурсык юлы» дип йөртелә иде. Күрәсең, кайчандыр урман авыл яныннан ук башланган булган. Әле бик иртә, башкорт ягыннан кояш чыгарга гына җыена. Бик биектәге көмеш сыман юка болытларның аскы ягы карап туймаслык, соклангыч алсу нурга бизәлгән. Бик җылы, игенче көтеп алган, орлык борынлап чыга торган парлы җылы, нәкъ өзелеп-өзелеп тургайлар сайрый торган тын иртә иде. Гайнан, әле якягындагы йомшак итеп, пөх тәләп эшләнгән бодай җиренә, әле нурлы болытларга карый-карый, сырлы юлдан басу түренә таба атлады. Ләкин никадәр көтеп барса да. бер генә кош тавышы да ишетелмәде. Ул шомланып туктап калды. Әле өченче көн иртә белән генә печәнлектә йокысыннан уянганда аның иң беренче ишеткәне тургай тавышы булган иде. Гайнан, үзенә-үзе ышанмыйча, яңадан авылга таба кайтып карады, аннары кире басу түренә таба борылды. Ләкин бәләкәй бала чактан ук түземсезләнеп, юксынып көтелә торган, күктән көмеш кыңгырау чыңы булып агыла торган тургай җыры ишетелмәде. Ул әсәрләнеп басу уртасында туктап калды. Ничек әле бу? Ерактагы яшәрә генә башлаган урман да, кичә генә чәчелгән йомшак, тигез бодай кыры да тыштан нәкъ элеккечә күренә. Ләкин алар җансыз, язның иң шау-шулы, иң җанлы көннәре булуга карамастан, алармы зират өстендәге кебек имәндергеч шомлы гынлык баскан. Унтугыз яшенә җитеп Гайнанның беркайчан да яз көне мондый җан өшеткәч хәсрәтле тынлыкка тарыганы юк иде әле. )мәгән! комсомол члены оуларак, ул аны әле эссе табага басты- ! Тик менә хәзер... Кызлар белән ирләрчә сөйләшеп буламыни ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕ1ӘН ЧИШМӘ Егет бакчалар артыннан Фәйрүзә янына йөгерде. Бәлки анда бардыр? Бәлки нәселгә бер-ике генә тургай булса да калгандыр? Ләкин Гайнан килеп җитәрәк, Фәйрүзә, борыннарын тарткалап, аңа арты белән борылды. — Әллә монда да... Агроном башы белән ишарә итеп аңа чирәм арасында тәгәрәшеп яткан ике-өч тургайны күрсәтте. Төзәтеп булмастай бу фаҗигане у: куллары белән эшләгәндәй, берсенә-берсе күтәрелеп карарга уңайсыз' ланып, алар кире авылга кайттылар. Арлы-бирле сугылдылар да парт ком секретарена барырга булдылар. Идрис хәзергә парткомда эшлэг тора, әмма аның бик борчулы вакыты иде. Урлап сатылган торбалар хакында тикшерү органнары эш кузгаткан, Идрис белән Ризванның д« җавап бирәселәре бар иде. Газетаны сүтеп тургай мәетләрен күрсәткәч, Идрис бик пошынды — Карагыз әле, Фәйрүзә, нинди юләр гадәт инде бу? Нигә барыгы: да арт саныгызга ут капкач кына парткомга йөгерәсез? Кем сезг; партком? Сихерчеме, әфсенчеме, тылсым белән эш итәме ул? Хәзер генә партком нишли ала? Син бит үзең кырлар докторы, моны алда: ук күрергә тиеш идең. Шулай түгелме? Фәйрүзәнең партком секретаре каршында беренче кызаруы түге; иде инде. Ул аңа күтәрелеп карамаска тырышты. — Мин орлыкны инструкция кушканча эшкәрттем. — Алайса, тургайлар нигә кырыла? — Кырга алып чыкканда шоферлар орлыкны чәчәләр, механизато] җир өстендә күммичә калдыра... — Кем? Кайсы механизатор? Кайсы шофер? — Кайсын-берсен генә күреп бетерәсең инде, алар дистәләп бит! Агрономның кайгылы чырае Идрисне кызгандырырга тиеш иде. Ич маса, ояла белә. Бөтенләй үк намуссыз түгел. Идрис чырае бозылып: — Алай... — дип сузды. — Димәк, синнән түгел. Кайсы механизато] орлыкны күмми калдыруын да белмисең. Кыскасы, берәү дә жавапль түгел! Шулай килеп чыга бит?! Гайнанга абыйсы ниндидер кискен чаралар күрергә, шуннан coi бөтенесе үзгәрергә, тургайлар үлми башларга тиеш кебек тоела иде Идриснең шулай тыныч кына пичәт басып утыруы Гайнанның эчен по шыра, түземлеген төкәндерә башлады. Ул аңа шундый ачуланып кара ды, әйтерсең тургайларны Идрис үзе дә үтерешкән. — Ничек була инде бу, абый? Председатель, минем эшем түгел агрономныкы, ди. Агроном инструкция белән генә эш иткән, әнә шо ферлар белән механизаторлар гаепле, ди. Ә тургайлар кырыла. Кем җаваплы соң моңа, кем? Идрис тәрәзә яныма барып басты — Казан белән Мәскәү... — Бу уен түгел, абый! — Беләм. Идрис сигаретын кабызып җибәрде. Парткомда эшли башлаганна бирле ул еш тарта иде. — Шаяртырга уйлап та караганым юк. Без бит өстән команда бул гаяны, безнең өчен Мәскәү белән Казан уйлаганны көтеп ятабыз. — Син үзең дә шулаймы? —■ Әйе, мин дә шулай! «Карагыз аны! Тургайлар өчен башыгыз б( лән җавап бирәсез!» дисәләр, тырышыр идем. Ә болай.. Гали Вәл1 гә, Вәли Галигә! Идрис мәгънәле генә итеп Фәйрүзәгә карап торды. Аңлыймы үз( нең гаебен, әллә юкмы? Әллә белмәгәнгә сабышамы? — Хуҗалар күп, ә конкрет җавап бирүче юк. Менә нәрсәдә бәл; Фәйрүзә кызарынып башькн иде. Шулай да ул куркыныч болыты- ың иң хәтәре, яшенлесе узганга исәпли иде инде. Бер ул гына җа- аплы түгел лә. Күп кешегә бүлгәли торгач... Тургайларның шулай ансат кына башларына җитеп, шыпырт кына үмеп куюга Гайнан гына бөтен җаны-тәне белән каршы иде. Ул абый- ының күзләренә карап: — Ә вөҗдан? Бу кешеләрнең вөҗданы бер дә кызармый, газап- 1ЭНМЫЙ микәнни? — Вөҗдан? Ым... — Энесенең буйга-сынга үзеннән дә биегрәк бу- ■1ып үсеп китүен шунда гына шәйләде, хәйран калды Идрис. «Ни ара- 1а?» дип уйлап алды. Гайнанның аңа төбәлгән үткен, таләпчән күзлә- □е иң дөрес, иң гадел җавапка гына риза булачаклар иде.— Беләсен- ле, энекәш, гаделлек өстен чыксын, вөжданы газапланмасын өчен генә үзен-үзе үлемгә, я каторгага хөкем иткән кешеләр бик тә сирәк зчрый. Бәлки меңгә бер генәдер. Егет мондый гына җавапка чыннан да канәгать түгел иде. — Абый, алайсам, дөресен әйт! Син табигать саклау җәмгыятенең җыелышында «тургайлар үлемендә мин дә гаепле?» дип иң дөресен генә ярып сала алырсыңмы? Онытмадыңмы? Син бит җәмгыятьнең председателе! Егетнең йөзеннән, бөтен торышыннан үзенә шундый ныклы ышаныч, шундый килешмәүчән кискенлек бәреп тора иде ки, Идрис тизрәк җавап бирергә ашыкты. — Нигә дөресен әйтә алмам икән? Әйтермен кебек. — Ә председатель әйтеп бетермәгәнне секретарьның әйтергә хакы бармы? Идрис көлеп кулын аның иңбашына салды. — Нигә булмасын?! Билгеле, бар! Турыдан ярып, кискенрәк әйтсә дә энекәш хаклы иде. Үзе укытып чыгарган бу егеттә Идрис кыюлык, һәр нәрсәгә ачык күз белән хуҗа булып карау кебек үзендә җитеп бетмәгән яхшы сыйфатлар борынлап килүен сизде. Ул, каяндыр ярдәм килүен көткәндәй, тәрәзәгә карап алды. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, хәзер инде ни дә булса эшләргә соң иде. Кырыласы кырылган. Шул ук вакытта бу ике яшь кеше алдында партком секретареның көчсезлеген, берни дә эшли алмавын ачып салу да яхшыга илтмәячәк. Ул радиоузелдан шоферлар белән механизаторларга кошларны саклау кирәклеге хакында ялкынлы сүз белән мөрәҗәгать итәргә дип китте. Бара торгач, анда «бәлки кайда да булса нәселгә бер-ике кошчык калгандыр әле?» дигән өмет тә уянды. XVIII «Фәриднең иртәдән үк күңеле тыныч түгел иде...» Нигәдер бу бүлекне Камилнең шушы сүзләр белән башлыйсы килде. Нигә алай? Нигә башкача түгел? Ул хакта нечкәләп уйлап та өлгермәде, кул үзеннәнүзе шулай язып та куйды. Ләкин Камил шундук торып та китте. Чөнки дәвам иттерү өчен нидер җитми, әле нидер тулы түгел, дәвамы нишләптер үзеннән-үзе ансат кына язылып китми иде. Әмма бу җөмләнең кәгазьгә һич көтмәгәндә шулай килеп төшүенә ул гаҗәпләнмәде. Димәк, сәбәпсез түгел. Күрәсең, күңел түрендә шуның ниндидер оеткысы бардыр... Кичә төн буе Камил Алыптауда булып узган хәлләрне язып чыкты. Бу әле бүлекнең беренче караламасы, вакыйганың күңелдә калган иң беренче сөземтәсе иде. Әсәрнең бөтенләен берьюлы күздән кичергәндә ул әле ярыйсы ук шомадыр, кайбер урыннары бәлки үзгәрер дә. Шулай ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә да әсәрнең төп эчтәлегенә монысы да бик җайлы ятты шикелле. Геройларның холыклары да ярыйсы ук ачылды. Алтынбикә тугае белән Җидегән чишмә фаҗигасен үзенең шәхси кайгысы кебек бик авыр кичергәнлектән, Камил бу бүлекне аеруча дулкынланып һәм әрнеп язган иде. Бакча коймасы буенда арлы-бирле йөренгәләп, Камил һаман бая яза башлаган бүлеге хакында уйланды. Ул Язидә белән Фәридкә күңелендә аеруча бер җылы тойгы саклый иде. Чөнки алар, холыклары бик төрле-төрле булса да, ничектер аның күңел түренә икесе дә саф күңелле һәйбәт кешеләр булып килеп керделәр. Ул Фәриднең Язидәне өзелеп яратуын да, тегесенең аны яратуына ышанмаса да, бөтенләй үк читкә этәрмәвен дә яхшы белә. Язидәнең быел яз фермадан эшкә Фәрид янына күчүе дә тиктомалга гына булган хәл түгел ләбаса. Хәер, моны башкача аңлатучылар да булды булуын. Имештер, хатыны үлгәннән соң Фәрид салгаларга гадәтләнгән икән дә Язидә харап булудан саклап калу өчен генә аның янында эшли башлаган. Хәтта тракторчының көн саен кичен Язидә капкасы төбендә утырып китүен дә шуңарга китереп ялгадылар. Янәсе, Фәрид үзенең аек икәнлеген күрсәтеп китү өчен килеп утыра була. Язидә шулай теләгән, имеш. Камил уенча, хәзер менә алар арасындагы дуслык үзенең иң югары ноктасына менеп җитәргә тиеш иде. Фәрид бульдозерны Язидә каршында үзенең кыюлыгын, тәвәккәл кеше булуын раслау өчен тәгәрәткән дигән сүз таралган икән, Язидә моңарга колак салмыйча калырмы икәнни? Язып кую өчен менә дигән кызык материал, югыйсә. Шулай да күңел теләгәнчә тезеп кенә бару өчен әллә ни генә җитенкерәми иде. Нәрсә булыр икән соң ул? Язның бу вакытын, нәкъ менә шушы үләннәр яңа гына борын төртеп, бөреләр ачыла гына башлаган гаҗәеп бер атнасын Камил аеруча зарыгып, дулкынланып көтә дә һәр елны авылда каршы ала торган иде. Табигатьнең шундый рәхәтен татып калудан нигә үзеңне-үзен мәхрүм итәргә? Әле генә баш калкыткан яшь үлән исе, бүтән берни белән дә чагыштырып булмый торган шомырт каерысының әчкелтем үткен исе әле тузан пычратып өлгермәгән иртәнге салкынча саф һава белән агыла да агыла, күкрәкләрне киңәйтә, башны җиңеләйтә, күңелне күтәрә иде. Аның колагына күп төрле кошлар сайравы килеп керә. Тик алар Камилгә һич тә уйларга комачауламыйлар. Юк, хәтта киресенчә, аның уй-тойгыларына үзенә күрә бер ягымлы хәерхаһлык, самими ягымлылык, шигърилек өстиләр кебек. Чишмә суыдай шушы саф бакча һавасын озаграк сулаган саен зиһененең үткенләнә, уйларының ачыклана баруын Камил тагын да тирәнрәк сизде. Казан урамнарын да менә шушындый шифалы һава белән җилләтергә иде. Нинди рәхәт булыр, никадәр кеше авыруыннан сихәтләнер, кәефләре күтәрелер иде1 Шунда тагын Ризван кебек табигатьнең могҗиза белән тиңләрлек гаҗәеп хасиятләрен аңламаган, гүзәллеген күрә белмәгән бичара бәндәләрне кызганды. Кызганды да ачуы да килде. Агара башлаган чәчен ике кулы белән алмаш-тилмәш артка сыпы- расыпыра, бакча коймасы буеннан кергәндә кинәт әлеге хуш ислә{ букетына үткенлеге белән бигрәк тә аерылып торган тагын бер таный ис килеп керде. Ул башкаларга кушылырга теләмичә, бөтен бакчаг; үзе генә таралып һәм горурланып, «менә мин нинди, иснәгез мине, рә хәтләнегез!» ди кебек. Ул хуш ис һәр вакыт язны, язның да нәкъ мен; шушы бөреләр ачыла башлаган соклангыч бер вакытын искә төшер; иде. _ Кайда булды соң үзе? Алгы кырыйда күренмәде. Бакчаның ура.' як башына барып җитәрәк, Камил «әһә!» дип күптәнге танышы бе лән очрашкандай туктап калды, by мәгърур исне аңкытып утыручы — өч кенә төп кара карлыган куагы урам буенда ук утыра икән. Камил башына килгән фикеренең сәерлегенә көлеп жнбәрде. Бик гажәп, кара карлыган исе Язидәне исенә төшерде бит' Әй, Язидә иде бу, Язидә! Ләкин ничек, кайсы ягы белән хәтерләтте ул аны? Шуны ачыклап өлгермәде, Минһаҗ абый чыгып аны иртәнге чәйгә дәште. ♦ Көтмәгәндә килеп туган шушы табышмакка гаҗәпләнүеннән Камил йомырка тәбәсенең тәмен дә сизми калды. Минһаҗның көтеп алган иртәнге әңгәмәсендә дә юньле-рәтле катнаша алмады. Карт ак өйнең түрендә утырган телевизорны күрсәтеп: — Кичә бу юньсезгә алданып утырылган да озаграк йокланыл- ган,— дип сүз башлады.— Бөтен тормышны үзгәртте бит, гөнаһ шомлык! Күршекүләнне дә, туган-тумачаны да оныттык, кордашлар белән гәпләшүләр дә, бербереңә чәйгә йөрүләр дә бетеп бара. Хәзер яше- карты үз куышына бикләнә дә, телевизордан аерыла алмыйча, аю шикелле төннектән генә тын алып ята. Яхшыгамы бу, әллә ямангамы? — Төрле ягы бар инде аның, Минһаҗ абзый. — Минемчә, зарары күбрәк. Мона каршы Камил бер сүз дә әйтмәгәч, Минһаҗ бүтәнгә күчте. Иртәнге чәйне алар һәр көнне халыкара хәлләр хакында әңгәмәгә әйләндерә торганнар иде. Минһаҗ бүген дә Вьетнамнан башлап Израильгә кадәр бөтен илләрне айкады, аларда булган төрле-төрле вакыйгаларга үз бәясен бирде, күбесенчә, бик тә белеп хөкем итте. Ул гарәпләрне нәкъ фашистлар кебек ерткычларча туган җирләреннән сөрүче Израиль сугыш чукмарларына нәфрәт тамгасы салып узды. Шикәрен ваклаганда кыланчык шахматчы Роберт Фишерга да дөньяда ■бер генә комментатор да әйтергә җөрьәт итмәгән иң үтергеч бәяне чәпәде. — Хет чемпион булсын, хет шайтаным, шул тикле дә чукынмас инде кеше акчага! — диде. Минһаҗ белән ашың карчыгы Сөембикә Камилне чын күңелдән ихтирам итсәләр дә, кунакның кайбер яклары аларны сәерсендерә иде. Сөембикә аш-суга оста, өйләре тыныч та, иркен дә, урман буенда гына утыра дип, авылга килгән иң затлы кунакларны гадәттә Минһаҗга кертәләр иде. Шулар арасында моннан да беркатлырагы, моннан да талымсызрагы очраганы юк иде шикелле. Ә бит ул зур язучы, шуның өстенә үзе депутат. Акчага да мохтаҗ түгелдер. Аның ише зуррак дәрәҗәле кунаклар ничек тәрбияли үзен? Аларны Сөембикәнең токмачлы шулпасы гына канәгатьләндерми. Көн уртасы җиттеме, машинада я Октябрьскига, я Урыссуга элдертәләр дә төрлесеннән «авыз итеп» затлы ризыклар ашап, кызарышып кайталар Ә бу, бичара, алдына китереп куймасаң, көнозын ач утырыр, мичтә пешкән кабыклы бәрәңгене дә мактый-мактый ашар, урын салып бирмәсәң, утыра торгач, диванга түнәр. Аның сәер яклары бигрәк тә Сөембикәне борчый иде. Төн уртасында берүзе су буендагы факел яктысында дөньялардан кичеп әллә нәрсәләр язып утырулары... Ай-Һай! Шулай хыялланып акылына көч кил- мәсә ярый да бит... Шуның өстенә, кайвакыт эчәсе чәен, ашыйсы ашын, янында утырган кешеләрне онытып, тилемсә кешедәй менә шулай үзенә-үзе елмаеп утырулары, кинәт кенә көлеп куюлары... Көне-төне өстәл янында баш ватып утыра торгач, мие түнә башлаганмы шунда' Бактың исә хатыны да шунарга юктыр әле аның. Шулай кызганып утырды да Сөембикә түти кунагын кайгыртып карарга булды. . — Син инде болан сорашканны авырга алма, бу яшьтә, мондый эш ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә тә җәмәгатьсез кыендыр инде, кыендыр. Син болан күзле-башлы булырга тиеш идең шикелле дә... Камил көлемсерәп күтәрелеп карады да: — Юк шул җәмәгатем, юк, яңадан җәмәгатьле булырга туры килмәде, — диде. — Мм... Юк дисең икән, алайса. Сәбәп? Камил чынаягының төбен авылча өскә каратып каплап куйды да авыз тирәләрен сөрткәләп, чынаяк өстенә кызыл башлы тастымалын япты. — Кыскача болай: элекке җәмәгатем мин югында вафат булган, мине аның шикелле тирән аңлаучы дип әйтимме, яратучы димме бүтән очрамады... Минһаҗ сакалын зур учы белән, песи битен югандагыдай, җаен, тәмен белеп берничә мәртәбә өстән аска сыйпап төшерде дә телен чартлатты. Сөембикә уйланып утырды да тагын әйтеп куйды. — Кем белә? Бәлкем дөрестәдер әле ул. — Нәрсә дөрестер, Сөембикә апа? — Җәмәгатең булмавы, дим. — Шулай ук дисеңме? — Димичә! Бик кыенга килер иде ул бичарага. — Ягъни? Кайсы яктан? — Ягъни дип... Син гаеп итмә инде, Камил: җәмәгатен белән табын янында да чутылдашып утырмасаң, бүтән чагында да шулай дөньялардан кичеп үз уйларыңа чумсан, урынга яткач та китабың турында гына уйлап, уһылдап ята торган булсаң... Ай-Һай, авыр тормыш бу! Минемчә, бик сабыр хатын гына түзә ала моңарга! Минһаҗ карт сакалын сыйпап аңа үз фикерен өстәп куйды. — Хәзерге хатыннар бигрәк тә! Камил хуҗаның иңбашыннан кагып көлеп җибәрде. — Дөрес, абзыкай, дөрес, Сөембикә апай. Беркем дә түг зә алмас бу хәлгә!— Ләкин ул, алар уйлаганча, мие түнә башлаганлыктан түгел, бәлки бу картның үз портретына тагын бер деталь өстәвенә сөенеп елмая иде. Ашап-эчкәннән соң әнә шулай ризыктан бик канәгать булып өсле-өстенә сакал сыйпап кую авыл картларына хас сыйфат бит ул. Әгәр элекке динле карт булса, ул әле шуңа өстәп «ярхәммекалла!» дип тә әйтеп куяр иде. Камилнең табын янында бик үк чишелеп китмичә, бераз йомыкый- ланып, тартыныбрак утыруының бүтән сәбәбе дә бар иде. Моннан берничә көн элек иртән ак өйдә эшләп утырганда Камилгә ихтыярсыздан Сөембикәнең кече якта оныгы Эльвира белән сөйләшүен ишетергә туры килде. Ак чырайлы ябык кына бу иркә кызыйны Бөгелмә шәһәрендә яшәүче ата-анасы авыл һавасы сулап, сөткатык ашап тазарып кайтсын өчен китереп куйганнар. Билгеле, әби-бабасы оныкларын бик яраталар, кулларыннан килгән, мөмкинлек булган кадәр аны тәрбиялиләр иде. Әмма Эльвира һәммәсен үз кубызына биетеп өйрәнгәнлектән, монда да шуны ук куа, булмаганны да таптыра, монда да нәкъ шәһәрдәгечә яшәргә тели иде. Эльвира йокысыннан торганнан соң көндезге унберләрдә алар әби- леоныклы чәй эчәргә утыралар. Кухня белән кече як арасында теге- сан-монысын ташып аргандыр, күрәсең, бераздан ачык ишек аша Сөембикә карчыкның уфылдап урынына килеп утырганы ишетелде. — И кызым, бер дә генә дә үзенне-үзең кайгыртмыйсың шул, бигрәк тә дәү әниеңә салынасың инде! Кем итеп үстерәләрдер инде сине, алла белсен?! Кем генә чыгар инде синнән?! — диде. Кечкенә кызый нечкә тавышы белән ярыйсы ук батыр җавап бирде: — Ә мин я теш докторы булам, тегенди, алтын тешләр куя торган! Я балерина булам... Беләсеңме, теге, аккош булып бии торган!.. — Үзең биерсеңме, юкмы, анысы караңгы әле, тик мине зерә дә биетәсең, югыйсә, зерә дә! Самавар янына утырганнан бирле биш төрпе әйбер сорап, биш тапкыр кузгаттың инде. Бүлеп куйган чәемне эчәргә дә тынычлык юк! — Ә миңа әнием шулай кушты! Иң башта сөт эчәргә, аннары песок сибеп уган кишер ашарга, смятка пешкән ике күкәй, потом гына кесәл белән пирожный. Ә син наоборот китерәсең, күкәйне дә крутой итеп пешерәсең! Сөембикә аптырабрак торды да уһылдап куйды. — Соң, рәхмәт төшкере, һәммәки ризыклар да әнә генә бит! Кайсы берсен үзең генә торып алсаң ни була?! Кунак кыз карчыкның бер генә сүзен дә җавапсыз калдырмый иде. — Ә мим кечкенә әле, миңа эшләргә ярамый! Эшләсәм, кулларым грубыйлана, клавишларга аккуратно басмый аннары... Әнием шулай диде. Сөембикә карчык беразга сүзсез калды. Беравыктан аның йомшак, ягымлы тавышы яңадан ишетелде: — И кызым, белмисең шул әле син. Кечкенәдән эшләп үссәң, таза, чыдам буласың, тормышның кадерен беләсең. Синең яшеңдә мин инде тамак ялына байда эшли идем. Абыстайдан укып кайткач, ашарга да вакыт булмый, күрше Шакир байга терлек асты тазартырга, салам көлтәләргә кереп китәсең. Абзарда караңгы, чатлама суык, җил ыжгыра, аяклар шыкыраеп ката, куллар күшегә. Каткан тирескә тезләнеп көлтә бәйли торгач, тез башлары чеп-чи кан була. Өйгә кайткач, әни мәрхүмә канаган тез башларын җылый-җылый каз мае белән майлар иде. Эльвирага монысы да ошамады: — Ә синең әниең начар кеше булган! Нигә ул эшкә үзе бармаган, нигә сине җибәргән? Әнә минем әнием бөтенесен, бөтенесен үзе эшли, миңа бернәрсә дә эшләтми! — Синең анаң яшь кеше, ул эшләр, мин карчык бит инде, кызым, барысына да җитешә дә алмыйм, онытып та җибәрәм, бик арыйм да. Кичкә таба авыз ачып сүз әйтер хәлләрем дә калмый. Эльвира өчен болар берсе дә чын сәбәп түгел, аның инде бер дә- бозарга ярамый торган үз кануннары, һәр нәрсәгә үз карашы эшләнеп килә иде. — Ә син миңа кишерне арыганчы ук уып куй, алдан ук, смятканы да хәзер пешер. Чәеңне потом эчәрсең! Сөембикә карчыкның урындыгы шыгырдаганы, авыр сулап уфылдап куюы гына ишетелде. Шул көннән башлап Камилнең тынычлыгы бетте, аның эше эш түгел иде инде, тамагыннан ризык үтми башлады. Карт белән карчык аның һәр килүенә куаналар, туганнары кебек якын күреп, һич рыясыз кунак итәләр. Камил үзе дә буш кул белән килми иде. Ләкин аның бөтен урын-җире, ашаганы-эчкәне шушы җитмеш яшьлек карчык кулыннан уза лабаса, һәммәсен шул әзерли. Җитмәсә — теге кыз! Ничек армасын, ничек йончымасын карчык? Эгоист булмаса, Камил аз гына шуны искә алмас идемени?! Колхозчыларга якынрак булу, язгы чәчү эшләрен үз күзе белән күреп йөрүне сылтау итеп, Камил күбрәк вакытын умарталыкта, басуда уздыра торган булды. Ак чишмәгә йокларга гына кайта башлады. Хуҗалар башта моны ошатмасалар да, тора-бара күнектеләр. Көннәр бераз җылыта төшкәч, Камил умарталык өендә эшләргә ниятләнеп, шуның белән күңелен юатты. ГОМӘР БЭЩИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Бүген Фәридләр кукуруз җирендә эшлиләр икән. Камил барып җиткәндә культиватор таккан трактор җирнең аргы башына төшеп бара иде. «Беларусь» тракторының арттагы тәрәзәсеннән Фәриднең аркасы гына күренә. Ана тагылган культиватор баскычында тегеләй дә болай чайкалгалап баручы нечкә гәүдәле хатын-кыз Язидә булырга тиеш иде. Бу ике кеше хакында аңа тагын ниләрдер белергә кирәк иде. Кайда яхшырак ачыла кеше? Эш өстендә. Аннары менә сәер бит: ни сәбәпле, кайсы ягы белән кара карлыган исе Язидәне хәтерләтә? Язидә юашлардан түгел, шактый ук үткен, үзсүзле хатын. Камил моны элек тә белә иде. Шул сәбәп булдымы? Бая язып куйган беренче җөмләнең дөреслеккә якынмы, түгелме икәнлеген дә боларның үзләрен күреп аныклыйсы килә иде. Шулар хакында уйлангалап тегеләрнең бу башка менүен көткәндә, Камил янына «Москвич» килеп туктады. Дәрҗия белән Гайнан икән. Гайнан Казан университетына укырга кергәннән бирле редактор урынбасары егетне ара-тирә үзе белән алып чыккалый, кайбер эшләр дә кушкалый башлаган иде. Камилне күрүгә үк, алар, чырайлары яктырып, янына ашыктылар. Дәрҗия килә-килешенә үк сүзен рәхмәттән башлады. — Ишеттем, Камил абый, бөтенесен беләм! Ай-яй, кыен булган сезгә! Шулай да, ни әйтсәң дә, бар бит әле дөнжаларда дөреслек, бар, менә шулай бер калкып чыга ул! Бик рәхмәт инде сезгә, һәммә газета укучылар, бөтен табигать сөючеләр исеменнән. Үземнән дә! Сүз Камилнең табигать саклаучылар конференциясендә Ык буе табигате хакында сөйләгән рече хакында бара. Ул шушы арада китапта басылып чыккан иде. Камил редакторның кулын кысып үзенә рәхмәт әйтте. — Үзегезгә рәхмәт! Сез материал бирдегез, сез үк сөйләргә рухландырдыгыз! Табигатьнең бу гүзәл, нәфис «әсәренә» Камил сокланып, сөенеп карап торды. Мондый акыллы, яхшы кешеләрдән ул үзенә дә ниндидер өлеш чыга кебек сизә иде. Шунда бу гүзәлне районның иң матур хатыны дип йөртүләре хакында да уйлап алды. Әмма матурлык үзе генә җитми, эшлекле булуы, терелеге, үз хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгәнлеге ихтирам иттерә иде Дәрҗияне. Романга да ул шулай булып керергә тиеш иде. Көч җитәрме?.. Узган көз автобуста Сәетнең язучыдан ниләр көтүе хакында ишеткәннән соң, Камил үзенең иҗатына тагын да җитдирәк карый башлады. Ул күп белергә, башкалар күрмәгәнне дә күрергә, халыкның ин кадерле, иң нечкә күңел тибрәнешләрен аңа лаеклы югарылыкка күтәреп, онытылмастай итеп мәңгеләштереп калдырырга тиеш! Менә язучының изге вазифасы! Ул арада түбән баштан Язидә белән Фәрид тә менеп җиттеләр. Гайнанның фотоаппараты белән каршысына килеп чыгуына Фәрид артык әһәмият бирмәде. Бүтәннәр белән баш иеп кенә исәнләште дә, бөтен йөзе белән балкып, Камилгә таба атлады. — Менә кем килгән безгә! Ээ! — дип, Язидәгә борылды. Ләкин трактор артыннан Язидәнең озынча зур күзләре генә күренә иде. Фәрид, гадәтенчә, озак кына көттереп, үзенчә ипле дә, саллы да иттереп нидер әйтмәкче иде дә аңа кадәр Дәрҗия җитеште: — Сез бәлки таныш та түгелдер әле: районыбызның иң оста, ин алдынгы, иң «мыштым» механизаторларыннан берсе...—дип башлаган иде, Камил аны бүлдерде. — Таныш без, — диде. «Мыштым!» Менә кем ул Фәрид: «мыштым!» Шунда Ризван белән ничек бәхәсләшүе, бульдозерның тау астына Дәрҗия кукуруз җиренә башы белән ымлады. — Кайсы яктан алганда да үрнәк ул Фәрид абый. Әнә, күрәсезме? Әйе, каршыларында җәелеп яткан йөз гектарлык кукуруз җиренең шул кадәр тигез дә, матур да тишелүенә, үсентеләрнең көр булуына Камил килгәннән бирле сокланып бетә алмый иде. Күз күременә җәелгән карасукоңгырт җәймә өстеннән дебет белән яшел юллар тезеп барган төсле. Бу яктан карасаң да, теге яктан карасаң да. Шул кадәр оста чәчелгән, шундый тигез тишелеп чыккан, ник, ичмасам, бер генә үренте читкә тайпылсын! — Әгъла эш бу! Күз генә тия күрмәсен!—диде Камил. Дәрҗия иңенә алган алтын бикле сары сумкасыннан уч төбе кадәр генә кесә дәфтәре чыгарып, тракторчының каршысына килде. — Менә шуны газетага бирергә исәп! Яле, Фәрид абый, чатылда- тып кына әйтеп сал әле: ниятең ничегрәк? Быел гектарыннан күпме яшел масса алырга исәп? — диде. Фәрид, кулларын алмаш-тилмәш чүбеккә сөртүен дәвам итеп: — Ният изге, түлке кызлар бизде, — дип, Язидәгә шаян караш ташлады. — Шулай да? — Әле үстерәсе бар бит. Бишектәге бишкә төрләнә. Э-э. — Бер тишелгәч, үсә инде ул, аның бүтән эше юк! Фәрид кулын авылга таба айкап: — Анда, йөкләмәдә язылган булыр,— диде. — йөкләмә никадәр шәп булса да кәгазь генә ул! Ә миңа тракторчының үз сүзе, җанлы сүз кирәк! Ишетәсезме? Тракторчы Дәрҗия кулындагы шырпы юанлыгы гына ялтыравыклы нәмәрсәгә моңсу гына карап көрсенеп куйды — Каян беләсең инде аны, чабып алмас борын... Бу кешедән һәр сүзне эскәнҗә белән тартып алырга туры килгәнлеген Дәрҗия электән үк белә иде. Шуңа карамастан тагын бер омтылып карады. , — Азрак чамалап буладыр инде, Фәрид абый, әйтмисең генә. Элекке астыртын мужик нык утыра синдә. Беркемгә тешен агартмас, һәммәсен яшерер! . Фәрид иңбашларын селкеткәләп елмаеп куйды. — Бу бит завод түгел, кем. Дәрҗия. Анда гына ул бер тимер кисәгеннән ничә көрәк, ничә балта чыгасын алдан ук әйтеп була. Э-э... — Ничек тә күздә тоткан берәр сан бардыр лабаса!? — Бар инде ул, булмыйча! Без бит ул саннарны кыш көне укыганда кара тактада ук чыгарабыз! — Соң? Әйт менә шуны! — Үзем генә әйтә алмыйм шул, редактор иптәш, памошниклар белән дә киңәшергә кирәк, алар ни әйтер бит әле! шуып төшүен ничек аңлатуы күз алдына килүгә рәхәтләнеп көләргә тотынды. — Шәп «мыштым» ул сезнең Фәридегез, шәп! Минемчә, баягы рәхмәтне Фәридкә тапшырырга кирәк. Җидегән чишмәне ул саклап калды! Камил күз кырые белән генә Язидәнең бөтен йөзе шатлык белән балкуын күреп алды. Хәтта ул нидер әйтмәкче булып болар ягына килергә дә тилпенде, Фәриднең күзләре кепканың козырегы астында, теге вакыттагы төсле елтырап киттеләр. Ләкин ул кулын гына селтәп: — Ю-у-ук, минем эш бәләкәй...— дигән булды, мәгънәле генә итеп Гайнан ягына карады. Гайнан исә боларны ишетмәгәнгә салынды, бер кояшка, бер Фәридкә күз атып, аны рәсемгә төшерергә урын сайлаганда, шаяртып Фәридкә ым гына какты. ГОМӘР БӘ ШИРОВ ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ — Менә, күптән шулай кирәк!—Дәрҗия тракторчыга якынрак килеп язарга хәзерләнде. — Алар белән дә сөйләшербез. Исемнәрен генә •әйтсәң. Берсе Язидәдер инде... Фәрид күзләрен хәйләкәр елтыратып башта кояшка, аннары болытларга, ниһаять, аяк астындагы җиргә карый-карый, бармакларын бөгәргә кереште: — Иң глауный памошник — туфрак, кәнишне, аннары кояш белән яңгыр, аннан кала җил... Дәрҗия уены-чыны белән Фәриднең иңбашыннан этеп җибәрде. — Аһ, сине, Мыштымбай! Ничек итеп кәкре каенга терәтте! Фәрид чүбек тоткан кулын өскә күтәрде. — Әле мин бетермәдем... Уңышны дөрес чутлар өчен, кукурузның дошманнарын да шәйләргә кирәк. Ана өч мен төрле корткыч ябырылырга тора, алардан тыш карга, козгын бар бит әле, аннары кырау, рәшә, туфан, боз... Э-э! Чутсыз алар! Боларның әңгәмәсен кызыксынып тыңлап торган Камилгә, фотоаппаратын көйләп маташкан Гайнанга Дәрҗия, ярдәм көткәндәй, инәлеп карап алды. — Соң, Фәрид абый, җан кисәгем, алдынгы классный тракторчы бит син! Берәр планың бардыр бит инде?! — Мин хәзергә әле алдынгы түгел, тәк сибә генә. Э-э. Кемнең ни- чеклеге көз көне күренер. — Ул, Дәрҗиянең кәефсезләнүенә борчылгандай, бераз икеләнеп уйга калып торды.— Синең гәзитең күпме чыга? — Алты мең ярым. Фәрид тамагын кыргалап Дәрҗиягә яны белән килеп басты. — Ала-а-а-й-й... Былтыр гынак та шулай сорап яздылар. Мин, юләр, юка баштан тот та ычкындыр: гектарыннан егерме бишәр центнердай да ким алмаска исәп бодайны! Ә көз нәрсә күрсәтте? Шымытыр! — Фәрид үпкәләгәндәй йөзен чытып тракторына таба китте дә туктап калды. — Ел коры килде, бөтенесен көйдерде дә салды. Алла- һәппәр! Гектарга нибары алты-җиде центнер белән калдык. Вәт. Э-э! Алдан-ала шапырынып, алты мең ярым игенче каршысында быел да оятка каласым килми! Вәт шул! —диде. Дәрҗия аптырагач көләргә тотынды. — Уф, искитмәле! Каян килә аңа мондый элекке крестьян үҗәтлеге?! Камил бүтәнчәрәк уйлый икән. — Мактанмавы миңа бик ошый. Игенченең хезмәтенә иң изге, ик катлаулы, иң җаваплы эш итеп карау түгелме икән соң бу? — Белмим, аңламыйм! Дәрҗия тракторчыны җиңеннән тотып Гайнан янына кояшка каршы китереп бастырды. — Алайса! Бер елмаеп кына күрсәт инде, ичмасам! Чынлап та, син кемнән ким?! Сез бит, механизаторлар, хәзер дөнья тоткасы! Фәрид монысына артык карышмады. Әмма ул әле һаман да тракторга ышыкланыбрак торган Язидәдән һич тә күзен алмый иде. Камил читтән караштыргалап та күп нәрсәләр сизде. Бу икенең фәкать үзләре генә белә торган ниндидер серле, яшерен дөньялары бар кебек. Менә бит нинди бәхет! Бергә эшлиләр, бергә куаналар, бер-берсен өзелеп сөяләр булса кирәк. Әллә Фәрид кенә сөяме? Алай гына да түгел, менә бу яшел нәкыш боларның яшерен мәхәббәтләре белән сөенеп чигелгәнгә шулай сокланырлык, матур булып тишелмәдеме икән? Рәсемгә төшәр алдыннан Фәрид Язидәгә кулын изәп: «Әйдә инде!» дигән сыман үз янына чакыра башлады. Фәрид хәзер шундый куанычлы елмаю белән елмая, Язидәгә шундый сокланып карый иде ки, аның балкып торган йөзендә, нурланган күзләрендә зур бәхете эченә сыймастай булып мөлдерәп тора иде. Фәрид тирәсендә Гайнан бер чүгәләп, бер читкәрәк тайпылып, кырыкка бөтерелеп йөрде дә аппаратының, төймәсенә нәкъ әнә шул сулышта басты. ' Тик болай төшерүне Дәрҗия килештермәде. Әй, булмады ла бу! Трактор фонында кирәк, анфас кирәк! — диде.. Гайнан исә үз эшеннән ифрат дәрәҗәдә канәгать булып, баскан урынында биеп тора, аппаратын сумкасына салырга җыена иде. — Булды гына, Дәрҗия апа, во! — Ничек булды? — Шулай, кыек караса да, туры тидергән чагын төшердем. Фәрид абый монда тракторчы гына түгел, кайнар йөрәкле егет булып та төште, менә күрерсез! Дәрҗия фотограф егеттән канәгать түгел иде. — Күңелдәгечә булмады бу! Пешмәде бу! Тегесеннән төче бер мазня гына чыкса, яңадан җибәрәм мин сине, классик, белеп тор!" — Риза, баш өсте, киләм генә! — дип тезеп китте Гайнан, — Фәрид абыйны ничек, нинди вакытта төшерәсең яхшы беләм мин хәзер. Беләм, күңелем сизә! Мондый һәйбәт рәсемне, беләсезме тагын кайчан гына төшерергә була? Загстан чыгып килгәндә! — Җитте сиңа, тишек авыз! Редакция кешеләре артык юанмыйча, шундук китеп тә бардылар. Язидә хакында Камил күп ишетеп, күп белсә дә, кыш көне клубта Гайнан белән ничек биеп, җыелышта аны ничек шаккатыруы кебек нечкә якларына кадәр күз алдына китерә алса да, моңарчы аның үзе белән иркенләп сөйләшкәне юк иде әле. Фәрид инешкә су алырга китеп барганнан соң бу яшь хатын белән җир өстендә икәүдән-икәү генә калгач, баягы кара карлыган исе Камилнең яңадан хәтеренә килде. Моның нинди эчке сәбәбе булырга мөмкин? Төсе-бите белән дә, буй-сын кыяфәте белән дә бик яшь иде әле Язидә. Күп булса, егермене, егерме берне бирерлек. Баштарак ул бераз ятсынды, яны беләнрәк, читтәрәк торып кына сөйләште, пнрчәт« кәләре белән авызын да каплаштыргалады. Шуның өстенә, өр-яңа трико чалбары аякларының төзлеген, матурлыгын күрсәтүен бик ошатса да, ул әле мондый кысан чалбар кияргә гадәтләнеп җитмәгән, ул моның бераз мактанчыклык икәнлеген дә белә, бу өлкән агайга болай күренергә уңайсызлана иде •. «к. у.» м it ӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә — Ярый ла, күрерлеге булса! — Ышаныгыз миңа, Дәрҗия апа, ышаныгыз! Классик рәсем булачак бу, классик! Редактор урынбасары артык сатулашмады. Бу үзсүзле егетнең в күп вакыт фикере дөрес чыгуына ул ышана башлаган иде инде — Белмим, ай-һай! Алайса, сүзең дөрес булса, менә тагын бер клас- * снк рәсем төшер әле! — дип, Дәрҗия Язидәне култыгыннан алды да s Фәрид янына җитәкләргә тотынды. — Әйдә, ‘Язидә, аш дә төш! Бергә 2 эшлисез бит! Монда синең хезмәтең дә күп кергән. Әмма Язидә читкә тайпылды. Ул кулларын бутап: — Юк, юк! Мин нигә төшим? Булмаганны!—диде, озынча зур күзләреннән бер ук атты да, тар гына зәңгәр чалбары белән юка зәңгәр кофтасын Камилгә күрсәтәсе килмичә, трактор артына посты. Фәрид- нең йөзен нинди караңгы болытлар каплавын бары Камил генә искәреп калды. Әмма Камил карт чыпчык иде бит инде. Ул кызыйны күрмәгәнгә, уңайсызлануын сизмәгәнгә сабышты. Янәсе, аның һич тә исе китми, мондый матур төз аяклар, тар чалбарлар да аны һич тә һушыннан яздырмый. Язидә хакында нәрсәләр беләсе килүен сиздерү кая ул! Яза торган әсәрен телгә алу кая ул! Алла сакласын, тешен дә агартмады. Ул хәтта бу чибәр ханымга туры карарга да базмыйча, күбесенчә, Фәрид киткән инеш ягына карабрак, елмая-елмая гына сөйләнде. — Менә Ык буена төшеп барышлый күзгә чалындыгыз да сугылып чыгасы иттем... Узган ел мин сезне фермада очраткан идем шикелле. Шулай түгелме? — Әйе, мин Җәүһәрия апа янында эшләдем. — Анда бик үк ошап җитмәгәндер, күрәсең? Язучы абый аңа шулай үз итеп, якын итеп карады, шундый эчкерсез бер самимилек белән елмайды ки, Язидәнең йөзе шундук яктыра башлап ул Камилгә таба борылды. — Фермадамы? Анда да эш җитәрлек җитәрлеген, анда да акча күп төшә дә... — Язидәнең ирен кырые белән читкә генә сизелер-сизел- мәс елмаеп куюын Камил дә күреп калды. — Тик мин кырларны, болыннарны бик яратам шул, абый, иркенлекне яратам! Күрәсез, монда нинди! Бер шагыйрь әйтмешли, «Дөнья матур, дөнья киң!» Болыннар, таулар, Ык буе — сәхрә! Менә бит! Язидә күзләрен кыса төшеп, шушы иркенлеккә очып китәргә җыенгандай, колачын җәеп җибәрде. Күкрәгенең ничектер бик һавалы кыяфәттә кофтасы аша калкып чыгуы Камилне читкәрәк карарга мәҗбүр итте. Ул изге, ул әүлия! Ул мондый күренешләргә сәнгать әсәренә караган сыман гына карарга, вәсвәсәләрдәй өстәрәк, ерактарак торырга тиеш! Теге кичне Гайнанның тикмәгә генә күзе чагылып телсез калуы исенә төшүгә Камил тамак кына кыргалап алды. Сузып кына: — Шулай икән... — дигән булды. — Фәрид абыең белән бик күңелсез түгелме соң? Минем шикелле ул да акчалыга бер генә сүз кушып, атнасына бер генә елмая торган булмаса!.. — Аның каруы, мин күп такылдыйм!—дип, Язидә пирчәткәле куллары белән биленә таянган килеш чыңгырдатып бер көлеп алды. Камил эченнән «чая!—дип әйтеп куйды. — Әһә! Теге ис тә шуны хәтергә төшергән! Тәгаен шул! Чая ис ул карлыган исе! Чая, үткен, кискен!» Кызый ятсынуын оныта төшеп үзен бик иркен тота башлады. Ул пирчәткәле куллары белән ара-тирә биленә таянгалый. Әллә Фәрид күрсен өчен, әллә зифа буй-сынын күрсәтүдән үзе дә ләззәт табып, әдәпле генә боргаланып та ала иде. Камил үзе өчен тагын бер ачыш ясады: шәһәр хатын-кызына хас мондый бизәкләрне авылга телевидение белән кинокартиналар сеңдереп килә, күрәсең! Язидә сүзен дәвам итте: — Чат шулай туры килә диләр бит. Сез укыган кеше, белә торгансыздыр! Бер фәрештә, менә минем шикелле бармакларын бөгеп, кемнең кемгә буласын алдан ук юрап утыра ди. Менә болай: бер матурга бер ямьсез, бер юашка бер усал, бер яхшыга бер яман дип... Шулай юрый торгач, әллә ни дә бер генә ялгышып «бер матурга бер матур» дип ычкындыра ди. Шуңа күрә бер-берсенә охшаган, я холыклары бер төрлерәк кешеләр бик сирәк бергә булалар, имеш, ди. — Мәсәлнең ялганын тоту бик кыен! — Әйе. — Инеш буеннан менеп килүче Фәридкә күз төшереп алды да, әле ул ерак булса да, Язидә нигәдер шыпыртлабрак сөйләшә башлады. — Аның янында эшләве җиңел. — Шулаймы? Кайсы җәһәттән? — Фәрид абый бик честный, бик патриот кеше. Үзегез дә беләсеэ- дер, ул булмаса, харап итәселәр иде бит Җидегән чишмәне! Әйе бит? Ул тәгәрәтмәсә!.. Камил кызыйда шик тудырмас өчен күзләрен яшереп башын игә- ләп торды. — Шулай инде, шулай. Язидә тузан утырмасын өчен йөзен иягеннән үк каплап торган яулыгын тамак астына шудырды. — Беләсегез килсә, менә бу кукуруз жирен дә ул кеше итте әле!.. Бер кырые белән Кәктау итәгенә терәлеп, икенчесе белән инешкә төшеп тоташкан бу кырын-ярын чәчүлекне Камил тагын бер күздән кичерде. — Бик кызык! Ничек «кеше итте?» Нигә ул хакта берни дә әйтмәделәр икән? — Ашаган белми, тураган белә ди безнең әти. Моннан дүрт-биш ел элек Фәрид абыйга беркеткәндә ермачланып беткән бер ташландык иде бу кештәк *. Ниләр генә кыландырмады Фәрид абый бу калдауны! 'Яз көне су ерган урыннарны көрәк белән тигезләп торды, инеш буена тал чыбык утыртты, су юып төшмәсенгә буйга сөрде, кар сулары тотты. Моңа салган көч! — Язидә гаҗәпкә калдырачагына алдан ук ышанган кыяфәт белән: — Беләсезме ничә генә сантиметр иде монда сөрү катлавы?— дип сорады. Андый нечкәлекне үзе генә белгәнгә, һаваланып, җавабын да үз бирде: — Барлы-юклы уналты, унҗиде! Ел саен берәр- икешәр сантиметр күтәрә-арттыра Фәрид абый шуны егерме өчкә җиткерде! Аннары менә аның чәчүе! Аңа тикле берәүнең дә кыеклатып чәчкәне юк иде әле! Бу сүз Камилнең шундук колагын торгызды. Бүген ул аны икенче мәртәбә ишетә түгелме инде? Димәк, гамәлгә ашып килә. — «Нигә шулай азапланасың? Акча аз төшә ич» дип әйтеп карыйм да бит, юк, һаман үзенчә! Нәрсә ди? «Кыеклап чәчкәндә агрегат һаман бер эздән йөрми, туфракны тузанга әйләндерми, уңыш та артыгшачак. Җитәкчеләрнең моны күрми уздырулары аңа да ошамый иде. — Мин аңладым, сеңлем. Мондыйны күрмичә калырга ярамый. Ничек тә булса кайгыртырга тырышырмын, — диде. Ул арада Язидә, йөгереп кенә барып, төбе-тамыры белән йолкып бер-ике кукуруз үрентесен алып килде. Аның коңгырт учы төбендә бу зәгыйфь нечкә җепләр саргылт ефәк төсле нәфис булып күренәләр иде. Ул аларны бармаклары белән генә сыйпап. 1 Кештәк —бу урында кечкенәлеге һәм вч почмаклы булуы белән аерылып торган җнр участогы. ГОМЭР ВЭШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә рак чыга», ди. — Шулай булды дамы? —Әйе, узган ел монда уңыш күп артык чыкты. Тик менә механизаторларны яхшы уңыш алган өчен генә түгел, ташландык урында иген җире ясап биргән өчен дә бүләкләргә кирәк иде. Камил әңгәмәдәшенә гаҗәпләнеп һәм сокланып карап торды. — Карале, бик акыллы фикер бит бу, сеңелкәй, ифрат! — И абый, әләкләвем түгел, җитәкчеләр күрмәгәнгә көенеп әйтүем! Менә нинди ул Фәрид абый! Беләсезме нинди түземлек, нинди тырышлык кирәк моңа?! Белә иде Камил моның кадерен, белә иде! Игенченең җиргә гасырлар буена, буыннан-буыига күчеп килә торган мәхәббәте, аның иген эшенә тугрылыклы булып калуы иде. Җир кешесенең шушы асыл сыйфатын, аның җиргә ихтирамын хәзерге куәтле машиналар, химияләр басып китмәвенә Камил бик куанды. Мондыйларны ул асылташ җыйгандай берәмтекләп җыячак, әсәрендә аның поэзиясен ачарга тыры — Нык җибәргән бик тамырны! Болайга киткәч, бирешмәсләр бит инде, абый, әйе бит? — дип сорады. Бу яшь кенә замандашының кукуруз тамырларын шулай кадерләп кенә сыйпавы Камил күңелендә төрле кылларны тибрәтте. Ул «Юк, сүрелми иген эшенә мәхәббәт, сүрелми!» дип уйлап алды. — Минемчә дә бирешмәс, сеңлем, — диде. — Җәйләр ничегрәк килер бит... "Яше егерме биш белән утыз арасында гына булса да, Фәриднен өлкән яшьтәге игенче агайларча тыйнаклык саклавы бик ошый аде Камилгә. ‘Язучы белән саубуллашканда Язидә, як-ягына каранып: — Абый, бер сер әйтсәм, кешегә сөйләмәссезме? — диде. Камил «юк, юк!» дип башын чайкады. -— 'Язып та чыкмыйсызмы? Камил да аның үзе кебек үк ярым шыпыртлап: — Юк инде, юк, вәгъдә! — диде. — Беләсезме, мин бу төнтек пәридән машина йөртергә дә өйрән- мәкче булам. Башта менә шушы «Беларусь»ны. Аннары... тагын күз күрер әле. Язидә чыркылдап көлә-көлә, ызаннар арасыннан кәҗә бәтиедәй җиңел сикергәләп, «күлтие» артыннан йөгерде. Менә, аңла син бу заманның яшьләрен! Бу килүендә Камилнең эше шактый ук күп иде. Иртәгә кич сайлаучылары белән очрашасы бар. Аңа кадәр Таминдаров янына кереп табигать музее хакында киңәшеп чыгарга кирәк. Ык буена төшеп культуралы көтүлекләрне ничек әзерләүләрен дә күрәсе иде. Уйланып атлый торгач, ул Җидегәннең икенче ягына килеп чыкты. Моннан район үзәге кү-ренеп кенә тора, егерме-утыз минуттан Мәдәниянең китап кибетенә барып керергә мөмкин иде. Тик яза торган бүлеге Камилне анда да җибәрмәде. Фәрид — мыштым, Язидә — чая... 'Яза башлаган бүлектә Язидә белән Фәрид мөнәсәбәтен ачыкламыйча мөмкин түгел, әсәрне шунсыз дәвам иттереп булмый иде. Камил машиналар узып беткәнне көтеп алды да, олы юлны аркылы чыгып, Ак чишмәгә менә торган киң сукмакка төште. Ике кулын аркасына куйган килеш атлый биреп, әсәрендәге төрле ихтималларны чагыштырды, төрле гөманнар корды. Бу ике яшьнең язмышы ниндирәк юл белән китәчәк? Бәлки чая холыклы Язидә ул мыштымны тиң күрмәс, санламас? Алай дисәң... Тормышта моны ачыклавы кыен түгел, бәлки ул инде шушы арада ук билгеле дә булыр. Әмма әсәр өчен, әдәби образларга ул гына җитми иде. Ул аларны яратты. Әдип хыялында болар иген эшенең тәмен, кадерен, әһәмиятен тирәнтен сизеп, шуның белән рухланып яшәүче ин намуслы, иң чын игенчеләр булып гәүдәләнергә тиешләр иде. Тагын, тагын?.. Зиһенен читкә таратмас өчен, Камил күтәрелеп тә карамады, хәтта аягын да, тавыш чыгармыйча, шыпырт кына атларга тырышты. Анын хыялында Язидә белән Фәрид моңарчы тормышта булмаган, әмма булуы ихтимал тотылган яңа, әдәби «тормыш» белән «яшиләр». Ул тормыш, кино лентасы кебек, берничә мәртәбә аның күз алдыннан үтте, үткән саен Камилнең йөзе яктыра барды. Шуның белән хәзер Камил мөлдерәмә тулган. Шуны чайпалдырмыйча, түкмичә, чәчмичә күңелгә беркетергә, аны эчке мәгънә белән баетырга кирәк иде. Уйлана торгач, ниһаять, ул үзалдына көлеп җибәрде. Минһаҗларга кайтып кергәндә, Камилнең күңеле күтәренке иде. Әсәрнең бу бүлеге дә һәйбәт тәмамланачагына аның шиге юк иде инде. Ул Минһаҗ карт белән сөйләшә-сөйләшә бик һәйбәтләп, тәмам җиренә җиткереп, куе сөт салып, бал белән кичке чәй эчте, соңыннан, көлә-көлә, «Мин сине әле!..» дигән мультфильм карады. Әмма бөтенесенә катнашып, сөйләшеп, көлешеп утыруына карамастан, әсәренең язылачак бүлеге бер генә минутка да Камилнең исеннән чыкмады. Әйтерсең аның берүзендә берьюлы ике кеше яши иде. Аның берсе берни булмагандай чәй эчә, Минһаҗ белән гәпләшә, мультфильмнар карый, көлә, теленә салына, әмма икенчесе — әдип Камил шул ук вакытта* әсәрендәге әдәби образлар тормышы белән яши. Минһаҗ агай, тыныч йокы теләп, үз ягына юнәлде. Кая ул язучыга тыныч йокы! Камилнең эш көне, дөресрәге, эш төне әле башланырга гына тора иде. Авыл йокыга талган, тирә-як тып-тын. Хәзер бөтен дөньяда Камил үзе дә, аның иҗади хыялы гына уяу, алар гына яши. Менә хәзер серле тынлыкка чумган шушы төнге сәгатьләрдә адәми затның гаҗәеп могҗизасы ачылыр, бөреләрдән яфрак яралган, туфрак астыннан үсемлекләр борын төртеп чыккан кебек, үзләренең исем һәм җисемнәре, хо- лык-фигыльләре, шатлык һәм борчулары, мәхәббәт һәм аерылышулары белән әдәби образлар туар. Табигатьнең бер генә баласы да җиңел генә пәйда булмаган кебек, әдәби образлар да күп вакытны авырттырып, татлы газапта туалар. Алар халык үзенеке итәрлек дәрәҗәдә ышанычлы, «чын, юньле кешеләр» булып яралсыннар өчен, Камил иң яраткан геройларына үзенең йөрәк-бәгыреннән аерып иң изге, ин кадерле газиз тойгыларын бүлеп бирә, алар хакына татлы йокысыннан ваз кичә, хәтта йөрәк канын сыгып бирергә дә әзер тора иде. Әйе, авыр, чиксез авыр иде аның хезмәте. Тик шулай да Камилнең бер вакытта да моннан да татлырак, рәхәтрәк һәм куанычлырак минутлар кичергәне булмый иде. Камил аяк очына басып кына ишекне ябып килде дә өстәл лампасы яктысына килеп, зур залны тутырып утырган халык алдына чыгын баскандагы кебек бераз дулкынланып, каләмен кулына алды. XIX Бүген Фәриднең күңеле тыныч түгел иде. Соңгы атналарда аңа шик төшә башлады: «Шаяртып кына йөрмиме икән бу кызын?» — дигән уй килде, һаман да белмәгәнгә, сизмәгәнгә салыша бит, я уенга әйләндерә. Әгәр тели икән, күңелендә бар икән, аңа кем каршы торсын? Үзе баш, үзе муен... Фәрид һәр көнне диярлек, кичен клубтан, я колхоз идарәсеннән кайтышлый, Язидәнең капка төбендә утырып бер тәмәке тарта торган булды. Язидә утын сүндерә дә тынычлап йокыга китә торган иде. Бервакытны, көзрәк, хәтта тәрәзәсен ачып, шаяртып та алды: — Әй, төн сакчысы, мин киттем! — диде. Фәрид әсәрләнүеннән хәтта эскәмиясеннән сикереп торды. — Кая? — дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды. Теге шаян бу мәхлукны шулай алдый алуына куанып, кеткелдәв көләргә тотынды. — Нәвем базарына — диде. Фәриднең болай капка төбендә утырып китүе Язидәне кемнәндер саклавы да, көнләве дә түгел, юк, бөтенләй башка нәрсә иде. Бу аның Язидәне читтән торып кына булса да иркәләве, үзенчә апа тыныч йокы теләве, шул ук вакытта Язидә тирәсендә булу аңа җан рәхәте бирүея читләтеп кенә булса да сиздерергә тырышуы иде. Ул хәзергә шуннан да 'Нәвем базарына — йокыга. ГОМӘР БӘШИРОВф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф арыга нәфесен сузмый, юк, аннан артыгын хәтта уйлап карарга да кыюлыгы җитми. Ул мона да бик канәгать, монысы да аны канатландырып җибәрә, көне буе дәртләнеп эшләргә җитә иде. Кайвакыт, утыра торгач, аның башына: «Әгәр Язидә икенче бер кешене ярата башласа, нишләр ием икән?» — дигән сорау да килгәлә- де. Көнләшер идеме икән? Фәрид, тәмәкесен бик озаклап суыргалаган- нан соң, үзенә-үзе «юк» дип җавап бирә иде. Ник дисәң, Язидә әле бик яшь тә, матур да. Теләсә кемне сайлап сөйсә дә, Фәрид аңа сүз әйтмәс, дөресрәге, әйтергә хакы булмас иде. Кичәдән бирле Фәриднең шиге аеруча көчәеп китте. Чөнки Язидә көне буе якты чырай күрсәтмәде, юньле-башлы бер сүз дәшмәде, карасына күмелеп йөрде. Кичен узышлый капка төбендә утырып торганда энәләрен тагын бер тырпайтып алды. — Минем капка баганаларымны болай да күтәреп китмиләр, юкка утырасың саклап! —диде. Фәрид коелды да төште. Ул сүзгә-өнгә тапкыр кеше түгел иде, берәр шаян сүз әйтеп күңелен дә йомшарта алмады. Язидә шап иттереп тәрәзәсен ябуга, башын иеп кайтып ук китте. Әмма аның һич кенә дә өмет өзәсе килми иде. Урам буйлап йөри-йөри, Язидәнең аз гына булса да җылы карашын сиздерердәй берәр шатлыклы вакытны исенә төшерергә тырышты. Булгалады бит андый чаклар! Менә быел чәчүгә чыккан көннәрдә генә әле. Алар эшкә, гадәттәгечә, бик иртә керештеләр. Яктырып кына килә иде әле, чәчкечләрне көйләделәр дә Әверләнгә таба төшеп киттеләр. Трактор яхшы эшли, чәчкечләрнең сошниклары да артык тыгылмый, эш үрчемле бара иде. Туктаган арада Фәрид күршедәге әрәмәлектә сандугачлар сайравына колак салды. Ык буендагы бер агач башында күке кычкыра иде. Андый чакта күңел аеруча нечкәрүчән була, кемнеңдер якынлыгын сизәсе, ягымлы сүзләр ишетәсе килә. Әмма бу таш йөрәк ул вакытта да шаркылдап көлде генә. Ник, ичмаса, бер җылы сүз әйтсен. Шул кадәр дә каты бәгырьле булыр икән кеше! Белә бит инде, югыйсә, үләрдәй булып яратканны әллә кайчаннан бирле сизә. Күрәсең, тиң итмидер, яшьрәкне көтәдер инде, шулайдыр... Шуңарга күңеле кителеп, җанын кая куярга белмичә, аңкы-миңке бара торгач, Фәрид дөньялардан ычкына язган. Чырыйлап кычкырган тавышка айнып китсә, Язидәнең коты очкан зур күзләре аны тетрәтеп җибәрде, ул тракторының алгы тәгәрмәче текә яр өстенә килеп басуын күреп алды. Трактор шундук үкереп чигенде, Язидә, битен каплап, артка таба йөгерде. Фәриднең иң бәхетле көннәре менә шуннан соң башланды. «Ярата икән бит, ярата икән!» — дип уйлады ул. Трактор белән чәчкечне ниндидер бер көчле ток тоташтыргандай, алар көн буе берсен икенчесе бөтен барлыклары белән сизеп йөри торган булдылар. Язидәнең чәчкеч артына баскан килеш әле бер якка, әле икенче якка бөгеләсыгыла сотникларны тазартуын, озынча коңгырт йөзен, кашларына ук төшереп бәйләгән ап-ак яулык астыннан ялт та йолт каранган зур күзләрен Фәрид еш кына артына борылгалап рәхәтләнеп карап бара иде. Шушы дәрткә бирелеп, борылышларда тракторын акрынайтырга онытса, кызурак куа башласа, Язидә шунда ук, аңа үзенең чәчкеченнән йодрык күрсәтеп, барлык көченә кычкырырга тотына иде. — Әй, аю! Чамалап! Аударып ташласаң, бирермен мин сиңа! Кыскасы, эш түгел, уен иде, рәхәт иде чәчү көннәре. Ике-өч көннән бирле Язидә тагын үзгәрде, аңа тагын әллә ни булды. Кичәлебүгенле ул үзен бүтән көннәргә караганда да корырак, тагын да төрпәрәк тотты. Элек-электән үткен телле, шаян холыклы бу яшь бикә нигәдер юашланганмы, кайгыга батканмы, белмәссең. Исән ме-саумыдан соң көннәр буе бер генә дә авызын ачмады. Ике араны шаян сүз белән җылытып, майлаштырып, җайлаштырып җибәрергә кирәк иде дә кана, юк кына бит тел дигәне! Язидәне бер елдан бирле үзенә карата алмауны да кайберәүләр Фәриднең әнә шул сөйләшә белмәвеннән күрәләр. Фәрид моңа үзе дә ышана язган иде. Язидәнең бүген эштән кайтканда да чырае ачылмады, ул һаман ♦ уйланды, нигәдер һаман тынычсызланды. Тик үз йортына кайтып җитеп, капка келәсенә тотынгач кына, нидер исенә төшкәндәй, кинәт башын күтәрде. Бер генә сулышка икеләнеп торды да тәвәккәлләде: *— ...Ни, Фәрид абый, өйалды ишегенең тупсасы каерылган иде дә... әллә шуны төзәтеп китмәссеңме дигән идем. Вакытың булса. Фәрид моңа чиксез куанды. Шул ук вакытта Язидәнең капкага таба борылып йөзен яшерүе аның күңеленә шик салды, ул, «тагын шаяртмыймы бу чая?» дигәндәй, Язидәгә карап икеләнеп алды. — Шулай ашыгычмыни? — Соң, бөтенләй каерылып чыкканчы... дигән идем. — Алай бик кирәк булгач... Кайчан килергә соң? — Кайчан дип... бик озакламасаң да ярар, бит-кулларыңны югала да... — Ярар... алайса. Битен-кулын исле сабын белән һәйбәтләп юганнан сон, өстен-ба- шын алыштыргач, аягүрә аинан-моннан гына капкалады да Фәрид чыгып та китте. Үзенең килүен белдерү өчен, йомшак кына тамак кыр- галап, өйалды баскычыннан менеп барганда, каршысына әллә ничек шыпырт кына Язидә үзе килеп чыкты. Ул ни сәбәпледер өстенә затлы күлмәкләр кигән, башына зәңгәрлеяшелле ефәк косынка бәйләгән иде. Фәрид моңа гаҗәпләнергә дә өлгермәде, Язидә аның балта-чүкеч- ләрен алып, тавышсыз-тынсыз гына бер читкә куйды Фәрид эш кешесе иде, аныңча, әүвәл башта эш эшләнергә тиешле, аннан соң гына те- гесе-монысы, башкасы. Ул гаҗәпләнеп: — Ә тупса? — диде. Әмма Фәрид авызын ябарга да өлгермәде, Язидә аңа «тавышланма!» дигән сыман бармак янады да күзе белән өй ишегенә ишарә итте. Өйалдыңнан узганда, әле генә табадан төшкән вак бәлеш исе, суган белән аралашып пешкән тәмле калҗа исе Фәридне каушатып җибәрде. Язидә, Фәридкә икеләнеп башын кашырга да. хәтта авызын ачарга да мөмкинлек калдырмыйча, аркасыннан җиңелчә генә этеп, ак өйгә кертеп җибәрде. Керсә дә керде Фәрид, кермәсә дә. Әмма бусагадан атлауга, алгы якны түрдән аерып торган аклы-кызыллы чаршау арасыннан Язидәнен атасы белән анасын күреп, баскан урынында катып калды. Йа, дөнья' Шул гына җитмәгән иде. Бар икән күрәселәре! Минһаҗ белән ул монда очрашу түгел, урамда күренгәндә дә әллә каян читләтеп үтә торган иде. Ник дип әйткәндә, картның эт итеп орышулары әле дә колак төбендә яңгырый. Моннан берничә ел элек төнлә белән туңга сөрергә чыккач, планны арттырыйм ди-ди, Фәридкә тракторны бик нык куарга туры килде. Аның фонаре ватылган иде. Таң алдыннан эшнең сыйфатын тикшерергә шушы карт килеп чыкмасынмы! Тракторыннан төшүенә Фәрид тораташ булып катты: сөрелгән җир өсте сап-сары әрлән балчыгына әверелгән иде. Минһаҗ карт моның каршысында йодрыгын йомарлап — Нишләттең җирне, ә? Бәбәкләрең кая карады? Ник күрмәдең? Җирне ник гарипләндердең? — дип җикеренде. Фәрид җир тишегенә керердәй булды. Тикшереп карасалар, сабан ның болтлары шуытканлыктан, төрән егерме биш сантиметр урынын.i утызга күчкән дә төн буе әрлән балчыгы актарган булып чыкты. ФәГ О М Ә Р ЬӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә рид бу бәладән көчкә котылды. Үзе бозган шул җир өстенә кыш буе черемәдер, ләмдер, тирестер ташырга туры килде. Шул чагында кызаруы җитмәгән, менә тагы!.. Исән чакта чыгып таюны кулайрак күреп, Фәрид кире борылды. Тик чыгып китәргә өлгермәде, гүлбәчтән, күрешергә ике кулын сузып, Язидәнең анасы Сөембикә килеп чыкты. — Әйдүк, әйдүк, Фәрид! Ару гына йөрисеңме? Исән-имин генә- ме?1 — диде. Аннан соңгы вакыйгалар, сатай-матай күрелгән төш кебек, аны бер кайнарга, бер салкынга, әле газапка, әле рәхәткә ыргыттылар. Фәрид арт яктан иңбашына йомшак кына бер кул орынуын сизде. Шунда ук аның башындагы кепкасы үзеннән-үзе күтәрелеп китте дә аның урынына кәләпүш менеп утырды. Фәрид борылып карарга да өлгермәде, каршысындагы чаршау ниндидер могҗиза белән ачылып китте, түрдәге ястыкта кырын яткан Минһаҗ карт ашыкмыйча гына тураеп утырды. Аңа нидер әйтергә кирәк иде. Тик ул Фәридне нәрсә өчендер яңадан орышырга җыена кебек күренде. Фәрид көч-хәл белән авызын ачып: — Саулыкмы, Мин... Минһаҗ абзый, — дип кенә әйтә алды. Каршы яктан төрпә генә: — Ару әле, — дигәнне ишетте. Карт нигәдер һаман орыша башламый, ә Фәрид нәрсә әйтергә, ничек сүз башларга белмичә интегә, кузгалгалый, кулларын тезенә бер куя, бер ала иде. Бу минутта ул таш ватарга, инә белән кое казырга, җилкәсендә утын ташырга, тагын әллә ниләр эшләргә дә риза. Тик менә хәзерге шикелле үз булдыксызлыгына үзең азапланып, сүз таба алмыйча кызарып утырасы гына булмасын иде. Ни пычагыма шулай күзе белән чәнчеп утыра, ник орышмый, ичмаса, бу картлач?! Кинәт ана башындагы кәләпүше бик килбәтсез булып бер якка янтайган да, бу тискәре карт шуңа текәлгән, «ичмаса, кәләпүш тә кия белми икән бу сантый!» дип, шуңа кимсетеп утыра кебек тоела башлады. Әмма Фәриднең кәләпүшен төзәтергә дә кулы күтәрелми иде. Озак та үтмәде, шикләнеп көткәннәре бөтенесе асты өскә килде. Келәмнең икенче почмагына, матур күлмәкләре белән кыштырдап, Фәрид белән янәшәгә диярлек, Язидә үзе килеп утырды. Монысын берәр нәрсәгә юрарга өлгермәде, Язидәнең анасы келәм өстенә җәелгән ап-ак һәм буп-буш ашъяулык уртасына, ике кул очында гына тотып, бисмил- ласын пышылдый-пышылдый, кызарып пешкән түм-түгәрәк арыш икмәге китереп куйды. Бу хәл Фәридне тетрәтеп җибәрде. Ул эсселе-су- ыклы булып китте. Өченче төн күргән куркыныч төше күз алдына килеп басты. Менә ул, менә!.. Ана нидер булачак! Я аны бу тирәдә бүтән чуалмаслык итеп «пешереп» чыгарырлар, я булмаса, әйе... юк, юк! Кая ул!.. Э-э... Аның йөрәге тасырдый башлады. Озак көтәргә туры килмәде. Язидә бер-ике тапкыр тамак кырып алды да, келәмгә караган килеш: — Әти, әни, сезне дәшеп алуым шуңа... — дип, юаш кына үзенен гозерен әйтә башлады. — Менәтерәк үзегез дә күреп торасыз, ялгыз башың йорт тотулары зерә дә кыен, зерә дә матавыклы. Гомер буе ялгыз яшәве дә юньле эш түгел... Шул турыларда уйладым, уйладым да... эһе-һем... — Язидә сөйләргә нидер уңайсызлагандай тамагын кыр- галады, косынкасын төзәтеп кулларын яңадан тезләренә куйды.— Менә Фәрид абый ике тапкыр яучы җибәрде инде. Эһем-һем... Шулай да, ни, ике тапкырында да өзеп кенә бер сүз дә әйтә алмадым. Сез исән-сау чагында, үземә генә әллә ничек... Менә үзе туры килгән чакта дип... сөйләшербез, уйлашырбыз дип әйтүем... Фәрид корт чаккандай «дерт» итеп кузгалып куйды? Яучы? Нинди яучы? Әллә төшендә күрәме бу хәлне? Үз колагына үзе ышанмагандай, «Шулай, дөрес, уйлаштылар», — дигәндәй, анасы тагын башын £ игәләде. Язидә, мәгънәле генә итеп, булачак киявенә карап алды. Әмма з- Фәриднең чуалган башына ни дә булса кереп оялаганчы, бабай була- 2 сы кеше салмак кына тагын бер сорау тондырды. — йортларыгызны нишләтмәк буласыз? Кайсында торырга уйлыйсыз, кайсын бетерергә исәп? — диде. Кая әле ул турыларда уйлашу? Әле бит үзенең ике тапкыр яучы җибәрүе турында да Фәрид менә хәзер генә ишетте.. Ике яшь, берсенә-берсе карашып, телсез калдылар. Минһаҗ карт, эшне сизеп алып, карчыгына усал караш ташлады. Әйтерсең ул гаепле: — һе! Шәп уйлашканнар икән! Фәрид яңадан борчуга батты. Картның өрәге бик каты иде. Кияү буласы кешенең хуҗалык итү сәләтенә ышанмаса, гүпчи тузгытыв ташларга да күп алмас. Әмма Язидәнең анасы монда да ярдәмгә килде. Ул, беләзекле, балдаклы кулы белән картының иңбашына йомшак кына кагылып, тагын бер гөрләп алды: — И атасы! Яшьләрнең башында ул гынамы сон? Әле план, әлш тагын бүтәне. Әүвәл башта менә монысын кайгыртыйк әле, монысын. Ходай насыйп итеп, бергә кушылсалар, бер-берсенә ошап, иптәш булып, бәхетләретәүфыйклары белән әйбәт кенә бер оя корып җибәрсеннәр иде дибез бит инде, шуны телибез. Теге ягын соңыннан уйлашырлар тагын, боерган булса. Минһаҗ карт үзе сүз боткасын яратмый, кыска тотып, кистеребрәк әйтә торган гадәте бар иде. Ул хатынының көйләп бетерүен кашларын җимеребрәк көтеп алды да барыбер үзенчә очлап кунды: — Ул сиңа кузна уены түгел. Чын хуҗа булдыңмы, нигез ташы турында ин башта уйларга кирәк. Белдеңме? Ак чишмә бетүгә таба бара, тора-бара Фәрид өен барыбер монда күчермичә булмас. Ник дигәндә, Җидегән төп үзәк булып калачак. Идарәнең карары шулай. Белдеңме? Менә мин шуңарга күрә әйтәм дә: шушы йортта төпләнсәгез, уңарсыз. Аннары Минһаҗ карт нидер уйланып утырды да Фәридкә күз салды, беренче тапкыр аңа исеме белән дәште. Хәзер аның тавышында борчылу да, бер үк вакытта кайгырту да, якын итү дә ишетелә иде. — Монда чит кеше юк, кем, Фәрид туган, баштан ук турысын әйул ялт кына Язидәгә күз атты. Язидә аңа борылыр-борылмас көлемсерәп битен сөртте. Ул: «Синең йөрәгең җитмәгәч, нишлисең бит? Мин уз сүземне әйттем. Егет булсаң, калган ягын үзен кайгырт!» —ди кебек иде. Фәрид, кыюлана төшеп, кәләпүшен төзәтебрәк куйды, тагын да батырая барып, Язидәнең анасына күтәрелеп карады. Әби буласы кеше шундый үз итеп, шундый сөйкемле итеп елмая, шундый матур итеп баш игәли иде ки, аннан күрмәкче Фәрид үзе дә: «Әйе, шулай, дөрес, җибәрүем хак, җибәрдем яучыны, җибәрдем!» — дигәндәй, башын игәләмичә булдыра алмады. Ул шундук сул ягында Язидәнең, бик зур эш башкаргандай, җиңел сулап куюын ишетте. Картның ни әйтәсен көтеп, тынып калдылар. Ул уртадагы икмәкне ике кулы белән тотып нишләптер үзенә табарак күчерде. Аннары, үз- узенә уйланып кына утыргандай, берсенә дә карамыйча: — Алай икән...— диде. Фәридкә байтак вакыт сыный карап торганнан соң, хөкем чыгарырга кереште. — Зур эш бу, бик зур эш. Алдын- артын уйлап бетердегезме? Холык-фигыль турыларында әйтүем. Берегез уңга чалуласа, берегез сулга. Этле-мәчеле, әрем әчеле дигәндәй... Ул да тормыш түгел. Юк! Язидә, яклавын көткәндәй, Фәридкә карый төшебрәк: — Уйлашкан булдык та...— диде. Ә Ш И Р О В ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ ф теп сөйләшик. Соңыннан үпкәләшерлек булмасын. Сиңа ялган, безгә чын, менә икмәк алды, моңарчы нәселебездә эчкече булмады, йортыбызга аракы заты кермәде. Моннан соң да язмасын! Күреп торабыз лабаса! Көлле явызлыклар эчкечелектән башлана, җыен сыек башлы, чиле-пешле гарип балалар исеректән туа. Шуны төшенеп, безнең башка кайгы-хәсрәт салмаска сүз бирәсең икән, бик хуп. Гомергә бәхетле булыгыз. Инде шуңарга көчең җитми икән, бигайбә, ул чагында, ай- һай, без хәер-фатиха бирә алмыйбыз. Юк! Хатыны, иренең сүзен куәтләгәндәй, авыр сулап кулларын ике якка жәеп җибәрде, ниләр буласын көтеп, уйчан күзләре белән Фәридкә текәлде. Кияү буласы кеше аркасыннан җылы гөрләвекләр агуын сизде. «Карале син, онытмаганнар бит!» — дип уйлады. Хатыны үлгәч, шактый вакыт салгалап йөрүен искә төшерәләр, тагын шулай булмагае дип борчылалар. Фәриднең башы тагын да түбәнрәк иелде. Ул үзен ике юл чатында торган кебегрәк хис итте. Бер якта караңгы, салкын, эчеңне көйдерә торган сасы аракы, аның тыны буыла, ярылырга җитешеп башы авырта. Ул якта шыксыз үлем генә, караңгы гүр генә. Эз... Ә сул ягында — бәхет, ямьле, күңелле тормыш! Ул Язидәнең тыелып кына, өзек-өзек кенә уфылдап куюын ишетте. Аны ярата бит, шул матурлыгы, шул яшьлеге белән аның хатыны булырга тели, үзе әйтеп тора! Язидә аңа каш астыннан озын керфекләрен сирпеп: «Күтәр башыңны, ир егет бит син, ир егет!» — ди кебек. Язидәнең шушы мәхәббәтле карашы Фәриднең күңел түреннән әллә ниләр кайнатып чыгарды. Аның гөрелдәп торган зур, мәһабәт тракторда, якын-тирәне үкертеп, жир сөреп баруы күз алдына килде, район үзәгенең иң матур мәйданында, райком йорты каршысында аның исеменә атап күтәрелгән дан байрагының җилфердәвең күрде. Шулай мескенләнеп утыруы хәзер үзен-үзе кимсетү булып тоелды. Фәрид тураебрак утырды. Кәләпүшен төзәтеп куйды. Минһаҗ карт кебек, ике кулы белән икмәккә сузылды, һәр вакыт бөтен тәненә татлы рәхәт иңдерә торган икмәк исе, бәләкәй чагында анасының аңа өстенә тоз сипкән ипи телеме сузуын күз алдына китерде. Аның бәхетле булуын өмет итеп, каяндыр читтән генә анасы да карап торадыр кебек иде. Фәриднең бу яхшы кешеләргә бары үзенең газиз анасына гына сөйләрдәй чын, иң кадерле сүзләрен әйтәсе килде. Аның әйбәт кеше булуын өмет итеп, кызларының язмышын анын кулына тапшырырга батырчылык иткән, аңа күзләрен мөлдерәтеп карап утырган шушы изге күңелле карт белән карчыкка: «Минем атаманам булыгыз, мине үз улыгыз итегез!» — диясе килде. Ләкин дулкынланудан зиһене чуалды, тамагы кипте, сүзләре өзек-өзек булып кына чыкты. — ...Рәхмәт сезгә, бик рәхмәт,— диде ул.— Берәр чакны нитсәм... ялгышып китсәм... или мин тегенди булып, нитеп... Язидәне рәнҗетсәм, ик.мәк чырае күрмим, исемем Фәрид булмасын! Битемә төкерегез! Билләһи менә, икмәк өстендә әйтәм! Менә шул, ээ! — диде. Карчыгы белән ымлашканнан соң Минһаҗ карт: — Алайса, егет сүзе бер булыр! Сүзендә торасың икән, без риза. Бәхетле булыгыз, бездән изге теләкләр! —диде. Карчыгы башын иеп моңсу тавыш белән: — Ярабби, изге сәгатьләрдә, фәрештәләрнең амин дигәннәренә туры килсәче, илаһи,— дип өстәде. Сөембикә кулын күтәреп дога кылырга тотынды. Язидә белән атасы башларын түбән иеп тын утырдылар. Фәриднең шул кадәр күңеле нечкәрде, ул картларга биргән вәгъдәсе ныграк булсын өчен, дога кылырга да әзер иде, тик бер дога да белмәгәч, анасын күз алдына китереп, шуңа ялына башлады: «Әни, мин вәгъдәмдә торам, торам булгач те- рам Тик Язидә мина булсынчы! Миңа чыксын, минеке булсын! Син дә шулай дип телә! Эчмим булгач, эчмим, тамчысын да капмыйм, якын да китермим! Ник чу... чәнчелеп китми! Бабайлар эчмәгән әле. Мин дә эчмим!.. Бетте, китте, дөмекте, Язидә генә кире уйламасын! Ээ!» Картлар хәзерләгән ризыктан аз-маз капкалап, йолага туры китереп, икешәр чынаяк чәй эчтеләр дә: «Малларны карыйсыбыз бар»,— дип, кайтып китәргә җыендылар. Фәрид аларны күршедәге шофер машинасында капка төпләренә кадәр озата барды. Янадан кайтып кергәч, Фәрид өйалдыннан коралларын табып алды да Язидәне дәште: — Кая, караңгы төшкәнче төзәтим тупсаны. Язидә читкәрәк борылып, алъяпкыч итәге белән битен, иякләрен сөрткәндәй итенсә дә, Фәридкә ул йөзендәге көлемсерәү бизәкләрен сөртергә тырыша кебек күренде. — И, дивана түгел диген! Әйтергә дә онытканмын! Син килгәнче эти төзәтеп куйды бит аны! Икәүләшеп көлештеләр дә кинәт икесе берьюлы тынып калдылар. Нишләргә инде сон аларга? Ә, нишләргә?! Фәрид өйалды ишеге төбендә газаплы минутлар кичерә башлады. Балтасын култык астына кыстырып кайтып китәргәме? Әллә... картлар фатиха бирде бит инде. Барыбер бергә буласы. Эх! Ничә айлар көтте Фәрид бу минутларны. Ничә төннәр Язидәне сагынып саташып уянды. Әнә генә аның бәхете, бер генә адым, кул гына сузасы... Фәрид балтасын култык астына бер кыстырды, бер алды. Ничә тапкыр авыз ачты: «Калыймчы!»— димәкче булды. Ләкин тупас чыгар, бөтенесе җимерелеп төшәр дә харап булыр дип, куркудан ничә мәртәбә тыелып калды. Шулай ук аның чыгып китәргә дә аягы тартмый, шушы җәннәттән ялгыз түшәккә кайтып керүләр әҗәл булачак иде. Язидә Фәридкә яны беләнрәк торып, чолан ишегенең бакасын боргалый — әле болайга әйләндеререп җибәрә, әле тегеләйгә. Әйтерсең аның зырылдавын тыңлый. Әйләндерә торгач, ул авыр сулап куйды да, кискен бер фикергә килгәндәй, Фәридкә туп-туры карады: — Шулай итеп, шул, Фәрид, караңгы да төшеп килә, бүгенгә менә шул. Капканы яп та... Кияү буласы кеше, «ялгыш ишетмәдемме?» дигәндәй, гаҗәпләнеп Язидәгә текәлде. Әйе, шулай! Ул ана беренче тапкыр «Фәрид абый» димәде, «Фәрид» дип кенә дәште, үз итеп, үзенеке итеп! Егетнең бөтен тәненнән кайнар дулкын узды, ул хәтта куанычыннан сүзен әйтә алмый торды. «Абый» дисә туган итү була, ә туган — хәрам, ирле-хатын.ты булырга ярамый. Ээ. Фәрид дулкынланудан кипшенгән иреннәрен ялап, үзе дә чак кына ишетердәй акрын тавыш белән: — Капканы... кайсы яктан? — дип пышылдады. һай, Язидәнең шушы җиңеллеген, җилбәзәклеген! Әйтерсең ана бөтенесе дә уен гына. Кешенең эчендә нинди туфаннар, нинди зилзиләләр кайнавын аз гына да чамаламый микәнни соң бу? Язидә башта кычкырып көлеп җибәрде. Аннары җилтерәп кенә килеп Фәрид янындагы кара төймәгә басты. Фәрид өстенә төрле хушбуй исләре, өйалды на исә гөлт итеп мул яктылык көлтәсе бөркелде. Гүяки, куанычлы хәбәр әйткәндәй, теленә салынды, юмалады, көлә-көлә Фәриднең иңбашыннан сыйпаштырып, акрын гына ишеккә таба этәрде. — И Фәрид, җанкисәгем, каян булсын, тегеннән ябарсың, урам ягыннан! Беләсең ич, әле язылышмаган да, туебыз да булмаган,— диде. ГОМӘР БӘШИРОВ ♦ җидвгән чишмә XX Ул көнне иртән авыл көтүен куарга чыккан апа-җиңгиләр теленә яңа хәбәр килеп керде. Алар һәммәсен инәсеннән-жебенә кадәр белеп, тәфсилләп сөйлиләр иде: — Ферманың баш көтүчесе Сәрвәретдин картның бүсере кузгал- тан. «Ике аягымның берсен атлый алмыйм!» дип әйтеп әйттергән. Бетен авырлык Гайнан өстенә ауган. — И, әттә генәсе! Ун ел укып, ә? Ун ел ми черетеп! Студент башы белән көтүгә чыгамы? — Көтүче булып чыгуына Идрис абыйсы да бик каршы булып караган, югыйсә. «Син укый торган университет ул, энекәем, бик күпләргә тәтеми. Кадерен белеп, ябышып ятырга кирәк!»—дигән, имеш. Аңа каршы Гайнан: «Минем шундый чагым. Уңган кеше булсам, һәм- мәкиенә дә өлгерергә тиеш!» — дигән ди. Арада алай түгел, болай диючеләр, күбрәк белүчеләр дә булгала- ды. Сүзгә-сүз, имешкә-мимеш ялгап, элек ишеткәннәргә як-ягыннан канатлар үстереп, ялгаулар, ямаулыклар өстәп тагын да түгәрәкли, матурлый төштеләр: — Алай да түгел, болай да түгел. Гайнанны Гайшә-Малайша оялткан. «Миңа сүз әйтергә ни хакың бар? Маңгай тиреңне түгеп колхозда ни кырганың бар?»— дигән. Кайберләре болай гына остара, кайсылары чын-чыннан кайгыртып сөйлиләр иде. — Ничә әйтсәң дә, Җәүһәрия мескенкәйгә авыр. Ире ташлап китте, анысы саргайтты. Төпчек улы боз астында үлде, анысы гомерлек хәсрәт булды. Инде менә зур кеше итәм дип хәстәрләгән малае сыерлар тирәсендәрәк кенә йөреп тора бит әле! — И җаныкайларым! Күрәселәрең булсамы? Күрәселәрең булса, тагаракларда тончыгып үләрсең! Авыл башында бик тәмләп гәпләшәләр иде, әңгәмәләре түгәрәкләнеп тә җитмәде, ферма көтүен әйдәп, инеш буйлатып килгән Гайнан белән Дилбәр күренде. — Әнә үзе үк килә, гомере озын булыр, — диештеләр. — Дилбәр җәйләүгә озата барадыр, ахрысы. Кыяфәтен кара, нинди балкыган? Тулган аймыни! Әйтәсен әйтә башлаганчы, авызы әллә кайчан ерылып бетә. — Кияүгә чыгарга бик вакыт! Менә нәрсәкәй ердыра авызны! — Егете янында ич! Кай төше килмәгән? — Син тагын! Таптың! Аларның буйлары гына тиң... һәммәсе аның турында пышылдый, ә егетнең, ичмасам, исендә дә юк. Кожанын каеш белән төреп аркасына аскан да туры байталны житәкләп атлапмы-атлый. Узып барышлый апа-җиңгиләргә баш иде, «исәнмесез»ен әйтте. Аңа, калынлы-нечкәле авазлар белән, «исәнме дә, саумы, таза гына йөрисеңме?» дип гөрләшеп җавап бирделәр. Арадан берсе кызыксынучанрак булып чыкты. — Яна эшкә алынгансың икән, Гайнан, ак эштән карарагына күчәсең икән...— диде. Ир заты лабаса! Сер бирмәде, шаяртып кына уздырды. — Барыбыз да ак эштә генә утырсак, карасын кем эшләр? Дилбәр дә өздереп кенә әйтеп салды: — Карасы кулга ябышмый аның, апай гынам. Күңелең ак булсын! — Шулайлыкка шулай инде анысы! Уртадагы берсе, авызын яулык почмагы белән каплый төшеп, күнелендәген бөтене белән чыгарып аударды. — Атаңа сүз салган булсаң, бәлки юньлерәк урын да тапкан булыр иде... Ул хатынның янтавына төрттеләр, төрле яктан пышкылдашып үзара орышып алдылар. — Бер дә генә дә чама белмисең, әй! Китче кит! Авызың әйткәнне колагың ишетми! Аңа әйтелә торган сүзмени соң?! Гайнан борылып караганда күзенең агын гына күреп калдылар. Шулай да бүтән төсенә чыгармады. Аңа ир-егет була белергә, хислә- рен чәпчетмичә, тешен кысып булса да эчендә саклап өйрәнергә вакыт в иде инде. s — Безнең нәселнең күзе яшел,— ди торган булган безнең бабай,— s уз сукмагын үзе салырга ярата. Кемгә дә булса ялынычы төшкәнне 9 өнәми безнең токым, яратмый! ' 3 Ык болынына борылганчы, аларны, бераз кызыга төшеп, артларын- « нан карап калдылар. Арадан берсе уйланыбрак кына тагын әйтеп и куйды: * — Сез теләсә ни әйтегез, юкка гына сырпалана Җәүһәрия. Үз акы- ♦ лы үзендә Гайнанның. Ким-хур була торган егет түгел бу! Юк, юк! ■ Ике басу арасындагы иңкелдән Ык буендагы җәйләүгә таба салмак s кына атлап, иренеп кенә зур сыер көтүе төшеп килә. Көтү башында — 2 Гайнан үзе, артында — бакыр төсле кызыл чәчле, битенә мул булып * сипкел сибелгән Рәмзи атлы малай. » Гайнан абыйсы үзенә ярдәмче итеп бүтән бер малайны да түгел, * нәкъ аны алганга Рәмзинең башы күккә тигән. Кызыл башын җемел- ° дәтеп, ул кирәксә дә, кирәкмәсә дә әле анда, әле монда атыла. Хәтта терлекләре тыныч кына утлап барганда да, тик кенә атларга һәм тынлыкка ирегеп, ара-тирә бабасы кебек гайрәтле итеп чыбыркы чартлата, я булмаса, кычкыргалап куйгалый: — һәй, аръя, менә мин әле!.. Гайнан үзе атын җитәкләп салмак атлый. Унбиш көннән бирле егет бу ритмга күнегеп килә иде инде. Чөнки сыер токымының да үз холкы, үз гореф-гадәте бар икән ләбаса. Шушы йөз иллегә тулган ак- лы-каралы, кызыллы-аклы сыер токымы хәзерге заманда үзләренең нинди кадерле хайванга әверелүләрен яхшы сизәләр, шул сәбәпле үз дәрәҗәләрен үзләре белеп, вәкарь белән генә атлыйлар иде. Гайнан сыерларының кычкырыну, җикеренүне, ыгы-зыгы килеп акыруларны яратмауларын белеп алды. Шул сәбәпле алар Рәмзидән читтәрәк йөрүне, җае килгәндә Гайнан янындарак булуны артык күрәләр. Хәтта Гайнан әрәмә күләгәсендә тамак туйдырганда якын ук килеп апа кызыксынып карап торган чаклары да булгалый. Аяк тавышлары дөпелдәгәнгә әйләнеп караса, уң яктан ике-өч сыер көтүдән аерылып юлның икенче ягындагы арыш уҗымына таба чабалар икән. Ул артына борылып Рәмзигә кычкырды: — Рә-мзи! Күрәсеңме? Көтүче малай сипкелләре чәчелеп калырдай тизлек белән шунда тәгәрәде. — һайт! Кая чабасыз анда?! Рәмзинең сумала белән катырган озын чыбыркысы яшен суккандай хәтәр чартлап алуга, азгын хайваннар кире кайтып көтү уртасына яшеренделәр. Әле иртә, бик иртә иде. Уйсуларга, иңкел һәм үзәннәр өстенә күренеркүренмәс юка гына соры пәрдә эленгән. Рәшә дулкыннары түгел ул, юк, түгел. Күтәрелергә өлгермәгән иртәнге томанның нибары җи- ңелчә генә элпәсе. Көн саен шул бер үк Әверлән буеннан, бер үк үзән һәм болыннардан узсалар да, Гайнанны һәр көнне яна күренеш, яна бизәкләр каршы ала иде. Бер көнне кояш офык астыннан кызган утлы тәлинкәдәй кы зарып пәйда була. Икенче көнне сыек томан эченнән алсу-сары әфлисун булып күренә. Аннары ул күзгә күренеп саргая, агара да, ниһаять, карап булмастай алтын нурга әверелә. Ерактагы агымсулар, тымызык күлләр үрдән узганда көнгә каршы елмаялар, икенчесендә сөрелеп яткан кырлар уртасында яшькелт- соры салкын пыяладай хәрәкәтсез калалар. Кай чагында очырып алып китәрдәй җил чыга, икенче көнне табигать аны йокымсырап, талыгып кына каршы ала. Бүген исә Ык буйларына иртәдән үк парлы җылы ингән иде. Картлар әйтмешенчә, орлыкларның тишелеп чыга торган, тишелгәннәре- нең котырынып үсеп китә торган көннәре, табигатьнең гомумән ишәя, үрчи, яшелләнә, матурлана торган чагы. Егет пинҗәгенең якасын ычкындырып, изүен чишеп җибәрде. Орен- бур далаларыннан килгән җылымса ягымлы җил, песи баласыдай, йомшак кына аның күкрәгенә орынды, чалбар балагыннан кереп, балтырларын рәхәтләндереп үтте. Хәтта Ык ягыннан да су салкыны түгел, дымлы җирдән чирәм исе, яшь үләннәр, әле генә бөресе ачылган кара карлыган исе, яшел яфраклар исе аңкый. Гайнан, бара торгач туктап, мондагы хуш исле саф һаваның бөтенесен үзенә суырып алырга теләгәндәй, күкрәкләрен киереп сулады. Күтәрелеп караса, Ыкның аръягындагы тау кырыйлары бүген тагын да яшәрә, яшелләнә төшкән кебек күренде. Ык буеннан акчарлаклар чырылдашканы, Сөендек ягыннан казлар кыйгаклаганы ишетелде. Язгы көннең шушы гаҗәеп сулышы бөтен тереклек дөньясын дулкынландыра, дәртләндерә. Моны хәтта аның артыннан туң бер ваемсызлык белән атлап килгән сыер көтүе дә сизенә кебек иде. Әле анда, әле монда кинәт койрык чәнчеп чабарга тотыналар, берсен-берсе куыша башлыйлар, я булмаса, кинәт кенә нидер аңнарына килә дә, кемнедер сагынган һәм өндәгәндәй, бөтен болын буйларын яңгыратып мөгрәргә тотыналар. Көтүче авыз эченнән җырлый-җырлый атлый. Ул барлык борчуларын өендә калдырды. Аңа хәзер дөньяда үзеннән дә борчусызрак, аннан да хөррәк бер кеше дә юктыр кебек тоела. Ул хәзер шушы чикләнмәгән иркенлекнең ләззәтен, рәхәтен татый иде. Бер көннәрдә Гайшә-Малайшаның орышуы исенә төште дә ана рәхмәт әйтәсе килде. Әгәр ул оялтмаган булса, Гайнан, ихтимал, көтүгә чыкмаган да булыр иде әле. Сыбызгы черелдәве Гайнанны сискәндереп җибәрде. Теге комагай «Зимагур», үзе ише ач күзләрне ияртеп, культурный көтүлек өчен чәчелгән люцерна кишәрлегенә кереп бара, имеш. Тимер чыбык киртәләрен төзәткәләп йөрүче Мисбах карт гәүдәсен турайтып йодрыгы белән янады. — «Кызыл камыт» киертергә кирәк ул конарсызга ’». Әйе! Алланың бирмеш көне шул таптый, шул харап итә люцернаны тамыры ныгымас борын! Әрәмәләр арасыннан өстенә яңа күлмәк, аягына сары туфли кигән Дилбәр килеп чыкты. Жәүһәрия терелеп җиткәнче, фермага ул җитәкчелек итә иде. Күрәсең, аның җәйләүгә баруы булгандыр. Болай да ул көтү тирәсендә ничектер ешрак күзгә чалына башлады. Ул Мисбах ягына ымлап башын чайкап торды. — Ай-ай! Нәрсә ди бит! Авызыңнан җил алсын! Алай ачуын килгән саен «кызыл камыт» киертә башласаң, син, карт юләр, бөтен ферманы ташларсың! Карт, эшләпәсен басыбрак киде дә: 1 Конарсыз — комсыз, ач күз. — йөрмәсен таптап! — дип, үз эшенә тотынды. Дилбәрнең эш вакытында шулай һәйбәт киенүенә көлемсерәп, Гайнан аны көтеп алды. Ул аны үчекләргә ярата иде. — Дөрес әйтә бит картлач! — диде. Әмма бүген Дилбәр башка вакыттагы кебек уенны чынга алып кабынып китмәде. Ул егеткә ягымлы гына итеп карап торды да бармак ♦ янады. — Кара син бу ир затны! Монысы да шулай дигән була! — Ул Гайнанның кояшта карала башлаган озынча йөзенә якын итеп, көлемсерәп карап торды да сизелер-сизелмәс кенә авыр сулап куйды. — Син уйлап карамадыңмы, көтүче иптәш, нигә «Зимагур» һаман читкә чаба? — Нигә, нигә? Капкорсак, ач күз булганга. — Юк шул менә, җанкисәк! Белмәдең! Ник белмәдең? Кыш көне безнең белән түгәрәккә йөрмәдең! Ул чаба тамагы туймаганга! — Ә бүтәннәр нигә урлашмый? Нигә аларга җитә дә, нигә моңа гына җитми? Кызыйның егет каршысында шулай боргаланасы килүе юкка гына түгеллеген Гайнан күптән үк сизенеп йөри иде. — Бу яшьрәк, бу күбрәк ашарга ярата! — Мин дә комагай дим бит! — Ә бу, аның каруы, сөтне дә күбрәк бирә! Син көтүеңне кысыбрак йөртәсең, Гайнан дус! Менә нигә туймый кала «Зимагур»ның тамагы. Белдеңме? Чәчелеп ашасыннар! Гайнан аңа шаяртып кына җавап бирде: — Әй, яратам шундый акыллы киңәшләрне!—дигән булды. Дилбәрнең бу кире егетне, ичмаса, бер генә тапкыр булса да үз сүзенә күндерә алуына күңеле булды. Ул бик шат кыяфәттә җил-җил атлап җәйләүгә китте. Көтүнең көндез савымга кадәр юл өстендәге зур гына тугайга кереп тамак туйдырып, су эчеп чыгасы бар иде әле. Гайнан көтү алдына Рәмзине чыгарды. — Акрынрак бар. Үлән яшәребрәк торган, куерак төшкән урыннарда туктабрак тор,— диде. Авыл малае кечкенәдән үк мал арасында, көтү көтеп, һәммәсен яшьтән үк белеп үсә бит ул. Үзе көтүнең артына чыгып атын тышаулап җибәрде дә, түмгәккә утырып тормастан, анасы салып чыгарган сөтне салып эчте. Аяклар рәхәт кенә «гүли» иде. Әйе, рәхәт кенә. Кая ул беренче көннәр белән чагыштыру! Баштарак иркенгә чыгудан ярсыган, күзенә ак-кара күренмәстәй булып котырынган көтүне җиңеп булмый, арудан, гарьлектән бүре булып улыйсы, утырып җылыйсы килә иде. Көне буе кояш астында арлы-бирле йөгерә торгач, Гайнан кичкә таба аякларын сөйри алмас була. Күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, якты дөнья караңгылана иде. Гайнан кайтып керүгә иптәшләре комсомол йомышы белән килә башлыйлар. Кайбер кичләрне ул сөйләшеп утырган җирендә авып-авып китә торган иде. Иртәгесен торыйм дигәндә аяклар кузгалмый, күзләр ачылмый... Бусы тагын бер хәл, иң кыены анасының рәнҗүен күтәреп йөрү иде. Ул һаман да улының бу эшенә күнми иде бит әле. Иртән караң- гылы-яктылыда карават башына килә дә, кызганып, әллә никадәр вакыт уята алмый тора. Аннары авыр сулап: — Әйттем мин сиңа, әйттем! —ди. Күреп тора бит, Җәүһәрия уенча, аның улы Чурмантаевның мәкерле тозагына эләккән! Гайнан үзе исә Гайшә-Малайша оялтканнан ГОМӘР ВӘ ШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә соң кара эштән качып түрә булырга омтылучы жилкуар булып күренәсе килмәгәнлектән, аның вөжданы тыныч иде. Авыр булса да, ул һәммәсен үз җилкәсендә сынарга булды. Олы юлны аркылы чыкканда көтүнең ике ягына да төрле-төрле машиналар килеп бәялә. Кайсыларына озын-озын торбалар, измә балчыгы, кайсына Әпсәләм заводында коелган бетон баганалар, стеналар, төрле нефть кирәк-ярагы төялгән. Өсте бөркәүле вахта машиналарына, кечкенә автобусларга эшкә баручы, я кайтып килүче нефтьче халык тулган була. Шофер халкы тәмәкеләрен көйрәтеп җибәрә дә, машина тәрәзәсеннән башын тыгып, көтүнең узганын көтә. Әмма сыер токымының шундый ваемсызлыгы, шулай йоклар-йокламас кына атлавы бераздан ук аларны пошындыра башлый. Китә шуннан гудоклар концерты, куба ике якта да тавыш. — Әй, син, мөгезле токым патшасы! Ашыктыр малларыңны, йоклама аягүрә! — Чартлат чыбыркыңны! Сөйрәлмә җан көеге булып! Көтүче мондыйларга күнеккән булганлыктан, һич тә исе китмичә, юл кырыена чыгып баса да тавышланмаска кушып кулын күтәрә: — Я, акыртмагыз әле машиналарыгызны! Малларның нервларына тиясез! —ди. Тегеләр шаркылдап көләргә тотыналар. — Ха-ха-ха! Нинди нервы ул сыерда! Син аларга валерианка салып бир алай булгачыннан! — Әйдә, әйдә, ку тизрәк, телеңә салынма! — Әй, сузан!III Кыймылда! Безне эш көтә анда, аңлыйсыңмы, нефть көтә! Тора-бара көтүче шоферларның үзләреннән дә катырак кычкырырга тотынды. — һа, аларны эш көтә икән! Ә бу эш түгелмени? Сумкаларыгызда нәрсә? Шешә белән сөт! Салкын әйрән чөмерәсезме? Балаларыгыз бакчада нәрсә эчә? Кунакка баргач әбиегез табынга нинди май куя? Әһә! Менә шул-шул! Бүген ул сөтбикәләрен юл аша чыгарды да, аягын чалыштырып атлаган килеш, машиналар узуын карап тора башлады. Кызык битИ Элек бу тирәдә бөтенләй күренмәгән төрле кешеләр уза. Гади генә, әмма таза эш киеме киенгән, җитди чырайлы, нык гәүдәле, күбесе мыеклы кешеләр. Яулыкларын маңгайларына ук төшереп, чәчләрен яшереп бәйләгән җитди хатын-кызлар. Төс-битләре үк әйтеп тора: илнең бөтен почмагыннан җыелган төрле халык. Кайсы чем-кара чәчле, калку борынлы, кайсыбере озын буйлы, сары чәчле. Моңарчы күбесенчә китапларда гына укып белгән эшче сыйныф инде бу. Тыйнак кына күренәләр үзләре. Шулай да заманында патша сарайларын дерелдәтеп торган көч! Хәзер дә бөтен дөньяны хәйран калдыралар. Әмма бүген егетнең коңгырт-соры күзләре әле шофер кабинасына, әле машина өстенә төбәлеп гел эзләнделәр. Атасының үз машинасы зәңгәрлекызыллы икәнлеге исенә төште дә ул якын-тирә юлларга да күз салды. Гайнанга атасын күрергә кирәк. Аның аңлавынча, атасының өйгә кайтасы килә. Ә анасы килгән саен аны кире борып җибәрә. Ә үзе, тегеләйме, болаймы бер җаен табып, атасын көн саен телгә алмыйча да калмый. Кичәгенәк йокларга җыенып утны гына сүндергән иде, карават башына килеп басты. III Сузан — озын буйлы кешегә үртәп әйтәләр. — Тагын күрдем...— диде. Гайнан чак кына «кемне?» дип сорамый калды. Бүтән кем булсын инде? — Ничегрәк күрдең? Кайда? Анасы өзек-өзек кенә итеп: Зиратта... — дип пышылдады.— Нияз кабере өстенә чәчәк утыртып чыкканда... Күтәрелеп карасам, ул тора машинасы янында. * — Шулаймыни? Берәр сүз әйтмәдеме? — Әйтергә... мин көтмәдем. Чыгып ук киттем икенче капкадан. — Сөйләшергә иде. — Сиңа ансат та бит... Гомер буена болай сузарга ярамый, картая да башлаганнар, алар- ны килештерергә кирәк иде. Нәрсә дип каршы килә бу әни кеше? Нигә килешә алмыйлар? Моның сәбәбен Гайнан аңламый иде. Бәлки шушы тирәләрдән үтәр дип машиналарны карап уздырганда, бер автобус тәрәзәсендә аның карашы ниндидер таныш күзләргә юлыкты. Гайнан сискәнеп китте. Тукта! Бу нинди тамаша! Чынлап та улмы?! Нишләп монда? Ул бит кияүгә чыккан булырга тиешле! Башында шул ук кашемир яулык! Әнә калын кашлары моны күрүгә тетрәнеп өскә күтәрелделәр. Ике кара күз зурайдылар да куркынгандай моңа төбәлделәр. Егет машинага таба атылды. Гүя кызыйны тәрәзә аша тартып алырга омтылгандай, кулларын сузды. — Шәүрә! Шәүрә! Син бит бу, син, Шәүрә! Машинадагылар гаҗәпләнеп елмаештылар. Кызый битен каплап иелеп төште. Нишләп? Нигә оялды? Әллә ире янында утырамы? Егет барып җитә алмый калды. Кызый яңадан башын күтәргәндә, машина моңа төтен белән тузан бөркеп китеп тә барды. Кинәт бөтен дөнья бушап, бик күңелсез булып калды. Гайнан көтүе артыннан бераз барды да әлеге машиналарга тагын бер күз салды. Аларның бер төрлесе болын буйлап турыга китте, бер төркеме башкорт ягына таба борылды. Агач күпер байтак вакыт дөбер-дөбер тавыш биреп торды. Шул якка чыгып җиттеме икән, әллә бу якта калдымы? Уйланып бара торгач, юк белән хыяллануына кәефе кырылып, үзен- үзе орышып ташлады. — Кайсы якка китсә дә барыбер түгелмени? Барыбер сиңа тәтемәде бит инде. Хыялый!.. Үз күңелендәген үзе тыңлагандай, Гайнан байтак вакыт башка нәрсә турында уйлый алмыйча моңаеп барды. Ул өмет өзәргә дә әзер иде. Киткән бит инде... Кнткән-беткән — вәссәлам! Әмма шунда узган ел Шәүрәне Өфегә озаткан вакытта поездда аның аяк очларына басып, ике җиңенә тотынып кына Гайнан күзләренә үрелүе, кара кашларының бер күтәрелеп, бер төшеп тетрәнеп уйнаулары күз алдына килде дә, егетне сагыш басты, йөрәк-бәгырьлә- реи ут чорнады. Оныта алмын икән ул Шәүрәне, юк икән, булмый «. «к. У.» м ы. Ә Ш И Р О В ф ҖИДЕГӘН чишмә икән... Шәүрәнең бу якларга яңадан килеп чыгуы канатландырып җибәрсә дә, нинди килү белән килүен белә алмавы һич тынычлык бирми иде. Бәлки ул кияве белән килгәндер?.. Ләкин егет андый уйны якын- тирәсеннән куып җибәрергә ашыкты. Ничек инде ул? Бәлки.. аерылып кайткач килгәндер? Хәзер шулай еш була бит инде: китеп җитмәс борын әйләнеп тә кайталар. Әйтерсең кунакка барган да, сый-хөрмәттән авыз иткәч, кайткан да киткән . Иң кыены, йөрәккә яра булып кергәне әнә шул иде. Болай уйларга күңел рәнҗи, Шәүрәне алай кимсетелгән, мыскылланган итеп күрәсе килми иде. Бәлки... бәлки бөтенләй дә кияүгә чыкмагандыр? Гайнанны күрү өмете белән килгәндер, яратканга? Болай дип уйлау коры хыял гына 81 булса да, бик тә рәхәт иде. Шәүрә белән очрашуларын егет берсеннән- берсе куанычлырак итеп ничәмә-ничә мәртәбә күз алдына китерде. Ләкин буш хыял канатында ерак барып булмый бит. Бер көнне көтүен төнге көтүчегә тапшыргач, аягүрә генә бер-ике стакан сөт эчте дә, өстен алмаштырып, Сәйдә апасына китте. Сөендек авылы күренеп кенә тора. Үзәннәрдән, сукмаклардан йөгерә-атлый ашыга торгач, кояш баеганчы ук барып керде. Бәхеткә каршы, апасының өйдә чагы туры килде. Энесе килүгә чиксез куанды, шундук йомырка тәбәсе куырып бирде. Күз төпләрен сөрткәлисөрткәли, анасының аңа каты бәгырьле булуыннан зарланды, һаман да гафу итми, якты чырай күрсәтми, оныгын да сөйгәне юк икән бит әле! Кечкенә Рөстәмен исенә төшерде. — И аллам, тагын абыйсын күрә алмый кала инде, атналык яследә бит,— дип өзгәләнде. Сәйдә энесен бик сагынган икән, каршысына килеп утырды да, йөзеннән күзен ала алмыйча сөйләнде дә сөйләнде. Ә Гайнан ничә мәртәбә тилпенеп караса да, йомышын һаман әйтә алмый .иде әле. Аның Шәүрәгә булган бу хисе изгенең дә изгесе, ул аны кешегә әйтү түгел, хәТта үз күңеленең дә иң тирән, иң серле бер яшерен почмагында гына саклый иде. Апасы озата барганда узган ел Шәүрә яшәгән кечерәк кенә йортның төшерелгән пәрдәләрен күргәч, эче «жу» итте. Бәлки тагын шул әбигә кергәндер? Сәйдәнең беләгеннән кысып колагына пышылдады. — Апа, син искәрмәдеңме?.. Бу әбидә быел да берәр кеше тормыймы икән, ә? — диде. Апасы да пышылдап җавап бирде. — Әллә тагын, белмим шул! Үземә кирәк булмагач...— диде. Шунда энесенең былтыр кара күзле Яшь кенә бер кызны озатып куюы исенә төште. Гайнанның ап-ак күлмәгенә, матур итеп артка тарап җибәргән күперенке куе чәченә күз салды да, берни дә белмәгәнгә сабышып: — Сиңа ниндирәк кеше кирәк иде соң, энем? — диде. — Нинди дип... Башкортстаннан инде ул, шул яктан... Кияүгә чыкмаган булса... Сәйдә энесенең иңбашыннан кочып көлә-көлә үзенә тартты. — Ай, энекәем, җаным, карале, син дә җиткән егет булдың лабаса! Син бит безнең бердәнберебез, күз өстендә каш шикелле карап кына торганыбыз! И борчылам, и кайгырам синең өчен! — дип тезеп китте.— Үзе көтүләр көтә, үзе секретарь, үзе студент, мин әйтәм, укулары да авырдыр. Ничекләр итеп кенә ерып чыгар икән энекәем дим. Ә ул!.. Кара син аны! Ай, астыртын, ай, мыштым! Әле монысына да өлгерәсеңмени соң?! Шәүрә хакындагы бу изге хисен апасы начар ягыннан аңламагае дип, Гайнанның коты очты. — Юк, апа! «Өлгерәсеңмени» дип, син ни тагын! Бу бит... Мина бит просто белергә генә кирәк. Нинди килү белән килгән? Аннары әллә ни... әллә үзе генә, әллә... каян беләсең? — Аңладым, энекәем, булды гына, май кап! Иртәгә үк белеп куярмын. Ә исеме ничек соң? Ичмасам, исемен генә сорарга ярыймы? Әллә энесе әйтте, әллә узгынчы җил пышылдап китте, Сәйдә колагына яфраклар кыштырдаган сыман җиңел генә шыпырт исем килеп ишетелде. — Шәүрә... Ул төнне Гайнан йокысында да Шәүрә белән саташып чыкты. Шәүрә аны үзе эзләп килгән, имеш. Тик бирегә түгел, умарталыкка. Әмма Гайнанны аннан таба алмагач, Җидеган чишмә өстенә чыгып баскан да нәүмизләнеп җырларга тотынган, имеш. Аның җырларын ничектер Гайнан да ишетә, ул аны тетрәтеп җибәрә, тизрәк Шәүрә янына менеп җитәсе килә, имеш. Ләкин менә алмый интегә, менә башладымы — тау кырыеннан кире шуып төшә, я булмаса, ниндидер әрәмәләр арасына кереп бутала иде. Ул да түгел, Шәүрә егетен түзә алмастай булып сагынган да, кап-кара хәсрәт киемнәре киеп, чишмә өстендә Чио-Чио-Сан * булып җырлый башлаган, имеш. Ул якындагы чишмәләргә, каршысын- дагы болыннарга, үсеп утырган агачларга, һавадагы болытларга кулларын сузып ялвара, Гайнанның кайда булуын әйтүне үтенә, имеш. «Сөйгәнемне күрер өчен кайларда гына булмадым! Илләр гиздем, дәрьялар, таулар кичтем! Ләкин кайдан гына, ничек кенә эзләсәм дә, һаман таба алмыйм. Әйтегезче, зинһар, кая булыр икән минем сөйгәнем?» дип өзелә, Чио-Чио-Сан кебек, күз яшьләре белән ялварып җырлый, имеш. Аның өндәвенә каршы тирәкләр яфраклары белән шаулап, болытлар күк күкрәгәндәй гөрелдәп, Җидегән чишмә җиде төрле тавыш белән челтер-челтер көйләп җавап бирәләр, имеш. «Аһ, Шәүрә- кәй, назлы кызыкай! Нигә белмәскә безгә, нигә күрмәскә? Беләбез дә, күрәбез дә без аны. Иртән таң белән бергә уяна, көндезләрен кырларда, болыннарда, су буйларында уздыра, кичен йолдызлар калыккач кына күренмәс була сөйгәнен!» Бу төш Гайнанга шул кадәр моңсу тәэсир итте, хәтта ул уянып беткәннән соң да шул моңыннан арына алмады, Чио-Чио-Сан ариясе һаман да колак төбендә яңгырап торган кебек иде. Көндезге савымны ничек кирәк алай түземсезләнеп көтеп алды да Гайнан, ферма атына атланып, умарталыкка чапты. Төшкә һич тә ышанмый иде ул, үзен-үзе үртәп көлде дә. Ләкин нишләсен? Шәүрә умарталыкка килгәндер, тәгаен анда булгандыр кебек. Шуны һич тә башыннан чыгарып ташлый алмый иде. Туры байталны умарталык белән янәшәдәге түгәрәк аланга тышаулап җибәрде дә үзе сукмаклардан йөгерә-атлый Җидегән чишмәгә китте. Юл уңаеннан бульдозер белән казыла башлаган урынның яшьләр өмәсеннән соң ничек төзәлүен карап узды. Ул тирәдә җәелгән кәзнең өсте яшәрә башлаган, яңадан утыртылган артыш, зелпе, балан куаклары да бөреләрен ачып тернәкләнеп киләләр иде. Җидегән чишмә үзенең мәңгелек юлын дәвам иттерә, кояшка каршы утлызәңгәрле очкыннар чәчрәтеп ага да ага. Гайнан, чишмәләр шавын тыңлыйтыңлый, каяндыр Шәүрә килеп чыгар кебек сизеп әсәрләнеп барганда кинәт туктап калды. Бу ни? Ике чишмә арасындагы яшел түмгәк өстендә кызлар такыясы! Күңел юкка талпынмаган бит, сизенгән күңел, сизенгән! Гайнан шатлыгыннан телсез калып такыяга үрелде: нәкъ былтыргы түмгәктә! Узган ел да, Гайнанны үчек- ли-үчекли, нәкъ шундый такыя үргән иде бит. Тик аерма шунда гына: былтыр тукранбаштан иде, ә хәзер энҗе чәчәктән. Таҗлары шиңеп то өлгермәгән, димәк, килүенә күп булса бер-ике көн генә. Гайнан, шатлыгыннан авызы ерылган хәлдә, такыяны сак кына куен кесәсенә яшерде. Димәк, онытмаган Шәүрә, димәк, һаман да ярата, ярата!.. Егет як-ягына күз салды, астан узган олы юлга күз атты да үзенең комсомол секретаре кебек дәрәҗәле иптәш булуын да. мыек чыгып килүен дә онытып, малайлар шикелле йөгерә-сикерә умарталыкка менеп китте. Алыптауның биленә уралып борыла-борыла өскә таба күтәрелгән киң сукмакка килеп кергәч, Гайнан аеруча бер рәхәтлек хис итте. Ул бу тирәгә ияләнгән, монда ана үз ишегалды кебек, һәммәсе якын иле. Кайдадыр өстә салмак кына атынгалан агач башлары шаулый, аста- рак, олы юлда, машиналар гөрелди. Ә монда тып-тын, монда урман үз тормышы белән, моннан илле биш-алтмыш еллар элек аның бабасы ГОМӘР ЬӘЦГИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә вакытында ничек булса, мен ел элек ничек булса, шул тормыш белән яши. Узган елгы яфраклардан түшәлгән йомшак келәм өстендә кояшның алтын тәңкәләре уйный, тау кырыенда кыяр-кыймас кына яшел үләннәр баш калкыта. Былтыр яз һәм җәй буе ул моннан ничә менеп, ничә тапкыр гына төшмәгәндер! Ул адым саен үзенең танышларын очратты. Әнә, кояшта җылынып яткан кәлтә бу килеп җитүгә җелт иттереп оясына кереп китте. Бер-ике адым узгач, борылып караса, ул инде яңадан чыгып моның артыннан карап тора иде. Сукмакның кырыена ук килеп үскән биек усакка җитәрәк, егет адымын акрынайта төште. Усак куышында бу тирәнең урман докторы — таныш тукран яши иде. Гайнан усакка акрын гына уч төбе белән бәрде. Әһә! Өйдә икән! Башта хуҗаның кызыл түбәле кара түбәтәе күренде. Ул, башын әле бер якка, әле икенче якка кыйшайтып, Гайнанны бик җентекләп карады да «чыйк, чыйк!» диде. Гайнанның хәзер кошлар белән генә түгел, сукмак кырыендагы чикләвек куаклары, үләннәр, кырмыска түмгәкләре белән дә сөйләшәсе килгән чагы иде. — Исәнме, доктор! — диде. Тукран оясыннан чыгып ботакка кунды. Кавалерия офицерыныкы төсле кызыл чалбарының алдын да, артын да күрсәтеп, бер-ике боргаланды. Таныш кеше булганлыктан, Гайнанны, «чыйк, чыйк!» ди-ди, агачтан-агачка кунакуна, умарталык чигенә кадәр озата барды. Зиреклек төбеннән чыккан аерым чишмәгә Минһаҗ абзый төпсез кисмәк утырткан иде. Суның вак ком астыннан тере нәрсә кебек кый- мыл-кыймыл килеп төртеп чыгуы Гайнанны һәр вакыт сокландыра, могҗиза күргәндәге кебек гаҗәпләндерә иде. Хәзер аңа, әгәр умарталыкка менгән булса, Шәүрә, мөгаен, шушы чишмәдә битен юып узгандыр кебек тоелды. Өскәрәк менгәндә ике якта алмаш-тилмәш ике күке кычкырып калды, сукмакның әле бер ягына, әле икенче ягына очкалап, миләш чыпчыклары чыелдап барды, бераз эчтәрәк биек агач башында, сүзен әйтеп бетерербетермәс, нәкъ кытайча, җөмлә уртасыннан өзеп, яңгыр теләнчесе— шәүлегән зарланганы ишетелде. Болар һәммәсе дә Гайнанның узган елгы танышлары, алар аны куанышып каршы алалар иде. Шулай да нәрсәдер көткәнчә үк түгел, бу урман концертына тагын нидер җитми иде әле. Нәкъ борылышта, Ык болыннарына карап үскән күп учарлы мәһабәт имәнгә җиткәч кенә исенә төште: имәннең иң буе ботаклары арасында табигать гүзәле — үтә сак һәм иркә кош — урман күгәрчене гөрли, аның тавышы бөтен якын-тирәгә серле моңсулык өсти торган иде. Шуның тәэсире астында Гайнан, умартачы белән исәнләшергә дә онытып: — Минһаҗ абзый! Урман күгәрчене килмәдемени әле? — дип кычкырды. Минһаҗ карт өстенә ак халат, йөзенә битлек киеп умарта эчендә нидер сихерли иде. Ул Гайнанга битлек аша гына күз сирпеп алды да эшен дәвам итте. Умарталыкта, бигрәк тә ачык умарта янында, шауларга ярамаганны Гайнан белә бит! Егетнең бу дорфалыгын өйрәнчек кыз Ләйлә дә килештермәде. Ап-ак халаты, йөзендәге битлеге, җитди кыяфәте белән умартачы операция ясаучы хирургка охшый иде. Умарта кортлары тыныч кына аның кул аркасында йөриләр, битлегенә куналар. Ул аларны бармак очы белән генә тотып кире умарта эченә җибәрә. Кортлар Минһаҗны таныйлар гына түгел, хәтта үз итәләр, шуңа күрә чакмыйлар иде. Тигез сафларга тезелеп утырган төрле төстәге умарталар кояшта кабыргаларын җылыталар, Бөтен умарталык басынкы гына гүли, умарта кортлары алтын пулядай җелт тә җелт төрле якка атылып кына торалар. Егет, нидер эзләгәндәй, таныш умарталар арасында йөренде, умарта келәтенә кереп чыкты. Аның бик беләсе килә иде: килгәнме бирегә Шәүрә, килмәгәнме? Ләкин ул хакта ничек сүз кузгатасың? Эше беткәннән соң кулларын ап-ак тастымалга сөрткәләп, Минһаҗ үзе сүз башлады. — Урман күгәрчене дидеңме? Соңладымы ул, әллә юлда берәр хәл ф булдымы? һич әйтер хәл юк... Күптәнге танышлар турында сүз баргандай, Гайнан башка кош- 2 ларны сорашырга тотынды. — Шәберчек белән утлы койрыкны да күрмим әле мин. — Шөкер, алары килде, бая гына баш игәләп исәнләшеп китте- 5 ләр.—Минһаҗ күзен кыскалап карап торды да, сакалын сыйпап көлеп у алды. — Ай-Һай! Шәберчекләр генә тартып менгердеме икән егетне, = берәр кош түгелме икән, ә?1 * Әйтелмәгән сүзләрен тартып алырдай булып, Гайнан картның авы- ♦ зына текәлде. «Күрдегезме әллә? Кайчан менде?» дип, чак кына кыч- ® кырып җибәрмәде. ° Әмма Минһаҗ егетне тавышланмаска ишарә итеп, куе юкәгә таба = алып китте. Юкәгә эленгән сыерчык оясыннан зәгыйфь кенә бала кош 3 черелдәгәне ишетелә, сыерчык шуңа дулкынлана, нишләрен белмичә 2 ояның әле өстенә сикереп менә, әле тишеккә муенын сузып карый, шатлыгын кем белән уртаклашырга белмәгәндәй, як-ягына каранып, « «кыр-кыр» дип тавыш бирә иде. Минһаҗ агач төбенә чүгәләгән җиреннән серле генә итеп Гайнан- ° ның колагына пышылдады. — Яшь ана бу, беренче баласы! Сыерчык, оя алдында шулай бөтерелде дә, нидер исенә төшкәндәй, күршедәге шомырт агачыннан җәһәт кенә чәчәк өзеп аны оясына кертеп чыкты. Шуннан соң күңеле тынычланып, канатларын җилпи-җилпн бер сайрап алды. Минһаҗ абзыйның күзләре дымланды, ул читкә карап борынын тарткалады. Башын селкеп: — Искитмәле бу, хәйран бу! Менә шуннан соң әйт инде син миңа, комсомол иптәш: кемдә көчлерәк туганлык тойгысы — кешедәме, әллә менә бу кошчыктамы? Кем тәрбиялерәк, кешеме, әллә улмы? Бу хакта егет юл буе уйлап кайтты. Бу хәлне район газетасына язып бирергә булды. Ничек булса, шулай —түкми, чәчми. Әмма укучыны дулкынландыру өчен Минһаҗ абзый кебек хәйран калырга, сокланырга, сабыйларча самимилек белән чын күңелдән кичеренергә кирәк иде. Картның табигатькә үзе генә сизә торган ниндидер тирән якынлыгы, туганлык тойгысы кебек аеруча бер җылы хисе, изгеләрдә генә була торган ниндидер аерата бер мөкатдәс күңел җылысы бар. Аның белән тиңләп караганда туң йөрәкле кеше түгелме икән Гайнан, ул хакта укучы күңелендәге нечкә кылларны чиертерлек итеп яза алырмы икән? XXI Көндезге савымнан сон көтү Алтынбикә тугаена керергә тиешле иде. Гайнан атын шунда турылады. Иң элек аны мондагы тынлык шомландырды. Тугайдагы кош-кортның шау-шуы язның бу вакытында әллә кайларга ишетелә торган иде. «Әллә ялгышаммы, эчтәрәк оялаганнармы?» дип, Гайнан атын тугайның уртасына әйдәде. Юк, ялгышмаган, ишетелми иде кош тавышлары. Хәер, тугайның аргы башындагы ялгыз өянкедә бер карга кычкырып утыра анысы. Шул тирәдә бер-нке саескан чыркылдап йөри, исән калган миләш куагында игенченең үзе шикелле әрсез, тынгысыз өч-дүрт чыпчык шаулаша — нибары менә шул иде тугайның кош-корт дөньясы. Кая соң койрыкларын селкеткәләп, һаман кеше тирәсендә чуалучы, бөтенесе белән кызыксынучан шәбер* чекләр? Кая утлы койрык, төрле төстәге күбәләкләр? Кая шәүлегән, кая, ак түшләре белән һаваны кисеп, арлы да бирле атылып очучы яр карлыгачлары?! Җәй башларында үзенең печәнлегендә шушы тугайдан тартай белән бытбылдык тавышы ишетелсә, бакалар бакылдап алса, ничектер җаны тынычланып, рәхәтләнеп йокыга китә иде. Моннан соң болар берсе дә булмасмы икәнни? Гайнан, йөрәге сыкрап, як-ягына күз салды. Элекке ямь-яшел болын үләне, гөлҗимеш, балан, кара карлыган, кура җиләк, чикләвек куаклары урынында хәзер кызыл балчык белән трактор актарып ташлаган тамырлар гына тырпаеп ята иде. Мондагы фаҗигане хәтта туры байтал да сизде кебек. Төрле якка башын сузгаласа да, үрелеп кабарга үлән заты күренмәгәч, ул да авыр сулап куйды. Гайнанга бик күңелсез булып китте. «Урманнар турында поэма» дигән романнан бер философ фикере исенә төште: «Табигать кешене куе урманнары белән каршы ала, әмма кеше үзеннән соң табигатькә шәрә чүлләр генә калдырып китә», дигән ул галим. Шулай булган. Ләкин хәзер, безнең илдә алай булырга тиеш түгел бит! Шунлыктан тугайдагы элекке гүзәллектән дә, бала чагында күңеленә уелып калган матур легендадан да һич тә ваз кичәсе килми иде. Алтынбикә әби үз почмагыннан барыбер китмәгәндер, кырыйдагы карт өянкеләр ышыгындамы, анда-санда төпләнмичә калган әрәмәләр куелыгындамы, кайдамы — тугайның бу төше яңадан яшеллеккә төренүен түземсезлек белән көтәдер кебек иде. Шул куакларга якынайды да малай чактагы кебек кулларыннан авызы алдында буранка ясап кычкырып җибәрде: — Иһи-һи-и! Иһи-һи-и! Үз тавышының кайтавазын көтеп бераз сагаеп калды. Ләкин тугайның бу култыгы шул кадәр шәрәләнгән, хәтта анда кайтавазга да сыеныр урын калмаган иде. Атын кире борганда, нәкъ шул яктан ниндидер тавыш ишеткәч, Гайнан сискәнеп китте. Карт өянкеләр арасыннан ниндидер хатын-кыэ шәүләсе килеп чыгуга исә ул тораташ булып катты. Гайнан могҗизага ышанмый иде. Ләкин бит ул ак шәүлә Гайнан дәшкәнгә, нәкъ ул көткән куелыктан килеп чыкты! Алтынбикәне ул юкә тырысына җилән җыеп йөрүче, яулыгын артка чөеп бәйләгән озын гәүдәле мәһабәт карчык итеп күз алдына китерә иде. Аңа таба килүче исә соры чалбар, ак кофта кигән яшьрәк кенә хатын-кыз булып чыкты. Җитмәсә, ул, аяк астындагы кантарларга абынып егыла язгач, усал сүзләр белән сүгенергә тотынды. — Муеннары сынгыры, бәбәкләре чәчрәп чыккыры! Тәки башына җиттеләр бу төшнең! Тәки төн йокысы бирмәде шул таш бәгырьләргәН Әйтерсең ул аларга нәчәлник булырга мишәйтли! Мондый каргышларны аның беренче ишетүе генә түгел иде. Ул ГайшәМалайша рыядан гына кылана дип уйлады. — Тел белән тегермән тарттырырга барыбыз да батыр! Кушкан булсалар, син дә шуны ук эшләгән булыр идең, — диде. Гайшә-Малайша күкрәгенә сугып кычкырып җибәрде. — Минме? Авызыңнан җил алсын! Белмисең икән әле син мине! — һәй, күрдек ич инде! — Нәрсә күрдең? Минеме күрдең? — Сине булмаса, иптәшләреңне! Шушы почмакның астын-өскә китереп актарып кайттылар да тәүлек буе эчеп күз яше түгеп йөрделәр. Имештер, аларны көчләп кушканнар, имештер, алар кайгыдан эчәләр... Икейөзлелек бу! — Ник аяк бармакларымнан асып куймыйлар, ник төрмәгә япмыйлар, механизатор булсам, ичмасам, якын да килмәс идем. Ни за что! Гайнан кулын селтәп атын китәргә бора башлады. — Ярар, андыйны күп ишеттек! Бөтенесе буш сүз, мәкинә! Комсомол җыелышында син дә бит шул механизаторлар сүзен кабатладың. Гайшә-Малайша инәлеп атның тезгененә ябышты. — Нәрсә кабатладым, нәрсә әйттем? — Оныттыңмыни?! Сөреп ташлаган урынны яшьләр көче белән ф яңадан яшелләндерик дигәч: «Мин китәм инде, авылда калганнар эшләсен», дидең! Әйттеңме? Гайшә-Малайша кинәт юашланып калды. — Бик булышыр идем дә, Гайнан җаным, Әхми дәшә бит. Гайнан атына чөңгереп, аяклары белән кабыргасына бәргәләп куйды. — Менә, әйтәм бит! Сиңа кияүгә чыгарга кирәк, минем көтү көтәсем бар, бүтәннәре башка сылтау таба. Чын комсомолка икәнсең, сүзеңнән эшең аерылмасын! Авылына мәхәббәтеңне телең белән түгел, эшең белән күрсәт! Гайшә мескенләнеп атның маңгай чәчен, борыннарын сыйпаштырырга тотынды. — Соң, Гайнан җаным, беләсең ич, кияүгә чыгу уен эш түгел. — Бу да уен түгел! Шушы унбиш көн эчендә эшкә кертмәсәк, бу почмак мәңге шулай гарип булып калачак. Уйлап кара, азрак йөрәгең авыртмыймы? Туган авылың бит! Шушында җиләк җыеп, шушында уеннар уйнап үстең!.. Гайшә башын сел км-сел ки уйланып торды. — И ходаем, кияүгә чыкканда да үзеңә-үзең хуҗа була алма инде, ә?1. Я, нишләргә кушасың соң? Секретарь икеләнә калды. Әллә ул да Ризванга охшый башлады инде. Әллә эшләмичә генә китсенме? Ләкин әйтәсе әйтелгән, хәзер чигенергә ярамый иде инде. — Комитетның карары шундый: һәр механизатор белән шоферга тугайга иллешәр машина кара туфрак төшерергә, һәр комсомол членына ун төп җимеш куагы утыртырга. Эштән соң бу! Шуннан үзең чамала! — Әгәр машина бирмәсәләр? _ — Бирмәскә хаклары юк! Көтүгә мин шундый шарт белән кердем. Партком да белә, Ризван абый да вәгъдә бирде. Гайшә, тешләрен кысып: — Ярый! Ике-өч көнгә сонга калам икән, аңарчы гына көтәр әле. Шуннан соң мине җибәрттерәсеңме? — диде. — Җибәрттерәм! — Валлаһи, билләһи диген! — Китсәнә моннан! Нәрсә син! Аллаларны кушып!. Чын комсомол сүзе сиңа! Гайшә-Малайша бармак яный-яный соңгы сүзен әйтте: — Кара аны, егет! Бу синең үз башыңа килеп төшмәсен! — Ничек алай — үз башыма? — Ничекме? Мин хәзер егерме алты белән барам Карт кыз булып утырып каласым килми. Ишеттеңме? Әгәренки син җибәрми торган арада Әхми бүтәнгә өйләнсә, ике дә уйламыйм, киләм дә утырам сиңа! Ипидер менә! Ишеттеңме? — Чукрак түгел! Тик син мина күзеңне бик елтыратма, Гайшә- Малайша, миннән рәт чыкмас. Әхмиеңә ябыш, Әхмиеңә! Ныграк ябыш, чытырдатып! Менә шулай! Ул Гайшә-Малайшаны кочаклап күрсәтте. Гайшә, чыркылдап көлә-көлә, Гайнанны этеп җибәрде. __ Кара, чынлап кочаклый, юньсез, секретарь булдым дигәч тә!.. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ Комсомол эшенә кичке сәгатьләр генә җитми. Гайнанга көтүне Рәмзигә калдырып Җидегәнгә көндез дә менеп төшәргә туры килгәли иде. Беркөнне ул авылда озаграк юанды. Гайнан төшеп җиткәндә көтү чемченгәләп Ык болыныннан акрын гына өскә таба күтәрелә иде. Ул-бу юк, сыерлар тыныч, сирәк кенә булып сибелгәннәр дә чыгар-чыкмас үләнне ялап алгандай кыркып менәләр. Әмма Гайнан ярдәмчесен беркайда да күрә алмады. Көтүне ташлап китәргә аның башы ике түгел. Берәр бәхетсезлеккә очрамагае дип, Гайнан борчыла башлады. Ул туры байталны ашыктырып Ыкның яр буена ук төште. Ык суы коенырлык булып җылынып җитмәгән иде әле. Көннең кояшлы булуына кызыгып коенырга уйлаган булса! Суга атылуына көзән җыерса!.. Энесе Ниязның да шушы Ыкта харап булуы исенә төшеп эсселе- суыклы булып китте. Ул атын туктатып бар көченә кычкырып җибәрде? — Рәм-зи! Ләкин җавап бирүче булмады. Гайнан, туры байталын борып, көтү узган якка таба кирегә төшеп китте. Сукмактан каранып барганда, яр астыннан ниндидер мышкылдаган, уһылдаган тавышлар ишетелде. Караса, Рәмзи суның итәгендә үк үзе тикле бер малайны кыйнап ята. Тегенең якасыннан бөтереп алган да әле яңагына чәпи, әле борын төбенә тондыра. Малайның башы, курчак башы кебек, әле бер якка, әле икенче якка янтая. Шулай да ул бирешергә теләми, җаен туры китереп, Рәмзинең эченә, я касык тирәсенә тибәргә кыҗырый, ә инде теге кизәнгәндә, эшлекле кыяфәт белән, чытырдатып күзләрен йома, тешләрен кыса иде. Гайнан атын ташлап малайлар янына сикерде. — Тукта, җитте! Ни эшең бу? Ләкин Рәмзи башлаган эшне түгәрәкләргә чамалый иде, күрәсең — малайны «эһ» дигәнче чалып екты да җиңүче батыр кыяфәтендә, аның күкрәгенә утырып, бүртенгәнче бугазын кысты: — Бүтән әйтмәссеңме? Я, лыгырдамассыңмы бүтән? Малай «ю-у-ук» дип гыжылдады. Рәмзи шундук торды да, өстен-башын каккалап, читтәрәк яткан чыбыркысын кулына алды. Гайнанның чын-чыннан ачуы чыккан иде. — Нишләвең бу? Сугыш чукмары! Шулай ярыймыни? — Нигә мыскыл итә? Мин кемнән кйм? Мин дә аның шикелле, ул да минем кебек. Әллә мин Җидегәннеке түгелме?! — Рәмзинең коңгырт учлары бакыр чүкеч кебек нык булып яңадан йомарланды. Ул теге малайга зәһәрләнеп йодрык күрсәтте. — Кара аны! Тагын бер ишетсәм, муеныңны борам! Белдеңме шуны?! Кыйналган малай. Ык суына иелеп, авыз-борынындагы каннарын юды да, кармак сапларын алып, тып-тын гына авылга таба кайтып китте. Гайнан малайның бакыр чәчен тегеләй-болай тузгытып, аны аркасыннан этеп җибәрде. Рәмзигә хәзер ундүрт яшь тулып килә. Ул хәзер чәчен соңгы мода буенча «пумала баш» фасонында җитү итеп йөртә, егетләрчә «черт» иттереп кенә бик еракка төкерә дә белә, кесәсендә әллә ничә пычаклы бик шәп пәке дә йөртә иде. Кыскасы, аның үз акылы, үз йодрыгы бар. Үзенең әллә кем малае булуы турында ул күп ишеткән иде инде. Аны очратканда кайбер карчыкларның, «әстәгыфирулла тәүбә»ләрен әйтә-әйтә, кырын күз белән карап читкә тайпылулары да бала күңелен җитәрлек кимсеткән. Менә шуларның һәммәсе өчен ул көче җиткәннәрдән үч ала башлаган иде. Гайнанның мона кадәр кемгә дә булса башлык булып караганы юк иде әле. Ул өлкәннәрдән күрмәкче, шулай булырга тиешледер дип чамалабрак, бик җитди кыяфәт белән кашларын җыерды, тавышын калынайта төште: — Моннан ары болай әтәчләнүеңне күрмим! Юкса...—дип кычкырды. Ләкин «юкса» ни буласын ул үзе дә белми иде. Рәмзи астан өскә карап хәйләкәр генә көлемсерәп куйды. — Моннан соң юри сагаласаң да күрмәссең! — Ничек алай?! — Шулай! Кыйныйсыларын һәммәкиен дә бер кат дөмбәсләп чыктым инде. Бу актыгысы... — һе. Беткәнмени авылда малай-шалай! — Фи, калганнары җыен ыбыр-чыбыр! Чутка керми, — дип, Рәмзи эре генә кыяфәттә кулын селтәде, иреннәрен кәмит кенә җәеп, нечкә генә тезелдәттереп бер төкерде. Ул да түгел, яр өстендә мотор гөрләгәне, мотоцикл тырылдаганы ишетелде. Мондый тавышларга артык игътибар итмичә, яр астыннан бара бирделәр. Чөнки машина тавышының тынып торган чагы аз була иде: я идарәдән, я районнан, редакциядән, тагын әллә кайлардан гел килеп кенә торалар. Мотоциклы булган акчалы малайлар да өзелеп тормый: көн саен бер-ике мәртәбә Ык буен бензин сөременә сасытып, жәнлек-җанварларның тынычлыгын бозып узмасалар, дәртләре почмакланмый. Мотоциклны кызлар йөртү өчен алган шомакай егетләр дә Ык буеның аулак урыннарын, әрәмә араларын бик еш пычратып китәләр, көтүчеләр мондыйлардан тәмам туйган, гаҗиз калганнар иде. Әмма бу юлы яр өстенә килеп туктаган машина председательнеке, мотоцикл Идриснеке булып чыкты. Өс-башларының бәйрәмчә булуына караганда, Идрис белән Ризван ниндидер зур җыелыштанмы, Бөгелмәдәнме кайтып киләләр иде булса кирәк. Председатель бик ачулы иде. Ул, машинасын туктатыр-туктатмас, тәрәзәсеннән генә кычкырды: — Нәрсә сез монда шататься итәсез?! Көтүне ташлап! Малларыгыз нишли? Ә? Шулай диде дә машинасын көтү артыннан куды. Егетләрнең беркайчан да болай оятлы булганнары юк иде әле. Көтүгә йөгереп барсалар, шаккаттылар: сыер бозаулаган икән бит! Әрәмәлек буендагы яшел чирәм өстендә яңа туган юеш бозау гомерендә беренче тапкыр үз аякларына басмакчы булып азаплана, ләкин хәлсез аяклар аны тыңламый иде. Аклы-каралы зур гәүдәле анасы, акрын гына мөгри-мөгри, оланын ялый. Ярты көтү шулар янына җыелган: яңа туган бәби белән аның анасын ярым түгәрәк булып урап алганнар да, исләре китеп, тын да алмыйча шуларга текәлгәннәр. Идрис моны күрүгә көтүчеләргә кычкырды: — Нәрсә карап торасыз?! Куыгыз шуларны! Бозау белән анасын килеп карады да көтүчеләргә тагын эш кушты: — Туңа бит бозавыгыз! Табыгыз коры печән, табыгыз берәр җылы әйбер! Идрис яхшы пинжәкләрен салып, җиңнәрен сызганып йөргәндә, Ризван китәргә җыена иде. Ул яңа туган бозау белән аның анасын төрле яктан карап әйләнде дә сокланып: — Шәп, шәп! — диде, машинасына таба китеп барганда иңбашы аша гына тагын бер-ике сүз әйтте. — Син кара инде монда! Мин машина җибәрермен. Идрис, башын игәләп: — Ярар, ярар,— дип калды. Бозау коры печәндә иске юрган ябынып ятканда, Идрис аның аклы- каралы киң маңгаен сыйпап мактарга тотынды. — Ну, малатчина да икәнсең үзен! Беләсеңме, кем буласың син? Районда беренче! Рекордсмен буласың син! Егетләр, бик шәп исем кирәк бу туташка! ГОМӘР БӘШИРОВ + ҖИДЕГӘН чишмә Аннан соң ул, бозау белән аның мөгрәп торган анасына ягымлы күз салгалап, кулын юды, күтәренке күңел белән болар янына килеп утырды. Аның өздереп тәмәке тартасы килә башлады. Ләкин сигаретын чыгарыйм дигәндә генә кулын кире алды. Укытучы вакытында ул беркайчан да укучылары алдында тәмәке тартмый иде. Шул гадәтен ташлый алмый лабаса! Егетләр моңа игътибар итмәделәр шикелле. Аларның башка бер гаме бар кебек сизелде. — Я, нәрсә җитми? Нигә борыннарыгызны салындырдыгыз? — диде. Икесе өчен дә Рәмзи сорады. — Идрис абый, кайсы зуррак: парторгмы, председательме? Идрис сагайды. Егетләрнең моннан соң нәрсә әйтәчәген ул инде бераз чамалый иде. — Ничек тә барыбер түгелмени? Нигә кирәк булды тагын ул? Үз урыннарында икесе дә зур, икесе дә җаваплы кеше. — Нигә, алай булгачыннан, Ризван абый бөтенесен сезгә аударып китте? Ул бит мал-туар белгече! Шуңарга институтта укыган кеше. Таяк очы белән җир казуын дәвам итеп, Гайнан да Рәмзи фикерен куәтләп куйды: — «Ярар, ярар» дип, шуңа баш иеп калуын миңа да ошамады, абый. Парторгның да дәрәҗәсе кечкенә түгел бит! Идрис кызарынды. Бу эчкерсез сорауларны канәгатьләндерү олылар белән бәхәсләшүдән дә кыенрак иде. Ул, борын очына бәреп чыккан вак тирләрне сөрткәләп, елмаерга тырышты. — Кимчелегем булса, мин үзем җавап бирергә әзер. Ә икенче берәүнең җитешсезлеген туп-туры аның үзенә әйтергә кирәк, егетләрчә, күзенә карап! Үзе югында кеше турында сөйләү беләсезме нәрсә дип атала?! Егетләр бер-берсенә карашып икесе бердәй җавап бирделәр: — Беләбез. — Белсәгез бик хуп!..— Парторг егетләрнең каршыларына килеп чүгәләде. Ачуланмады, тиргәмәде, йомшак тавышы белән нибары искәртте генә: — Бәхетегез инде, без килеп чыктык. Без булмасак, сез шулай су буенда уйнап уздырсагыз, нәселле бозау харап булса, шуннан нәтижә ничек буласын уйлыйк! Гайнан уңайсызланып тешләрен кысты, тик гаепне үз өстенә генә аласы килмәде. — Вакыты җиткән сыерны көтүгә җибәрмәскә тиешләр бит! — Көтүче ул ягын да алдан ук кайгыртырга тиеш! Бигрәк тә үзе үк комсомол секретаре да булгач! — Анысы да минем өскә төшәмени әле?! Зоотехник нишли? — Җитәкче өстенә төшмәгән берни дә юк, энекәш, берни дә! Авылдан атылып-бәрелеп машина килеп төште дә бозау белән анасын фермага алып менеп киттеләр. Көтү яныннан узганда Дилбәр бо- ларга аркасы белән утырган иде... Гайнан бүген беренче мәртәбә хәзер аның анасы канат астына сыенырга да, кемнәндер, ниндидер җиңеллек көтәргә дә хакы юклыгын аңлады. Сыерлар савылган арада көтүчеләр ял итәргә тиеш. Ризван үзе шулай кушты: «Миңа штубы аяк өсте йоклап йөрисе булмагыз! Домино сугып та, тегендә-монда шататься итеп тә уздырмаска, йокларга, и все!»— диде. Рәмзи анасы янында, ул алып төшкән ризыклар белән сыйлана калды, Гайнан аннан-моннан гына капкалады да дәрес хәзерләргә тынычрак урын эзли башлады, йоклый торган сарайга кергән иде дә, андагы тынчу һаваны ошатмады. Бераз читкәрәк китеп, әрәмәләр арасында аулак урын тапты. Моннан Ык буйлары да күренеп тора, монда җәйләүдәге шау-шу да бик артык ишетелми иде. Көтү бер хәл, бер көйләнгәч йөри бирә, әмма аннан башка эшләрнең һич тә очы-кырые юк иде. Университетка зачет җибәрергә кирәк. Дәрҗия «Җәйләүдән хатлар» дигән рубрикага материал көтә. Әти кешене күреп сөйләшәсе бар. Язучы Камил килеп җитәсе иде. Алтынбикә тугаенда да көн аралаш булырга кирәк. Комсомол эше дә муеннан. Җыелышы, утырышы... Ләкин бик сәер хәл: эш күбәеп вакыт азайган саен Гайнан үзенең һаман җитезләнә, өлгерләнә баруын шәйләде. Эш киеренкеләнгәндә аның нервлары, мускуллары гына түгел, ничектер бөтен эчке дөньясы берьюлы «аякка баса», башы тизрәк, «акыллырак» эшләргә тотына, өлгерлеге дә арта иде. Гаҗәп! Кайчакларны җитди җыелыш та уздырып, соңыннан дәрескә дә һәйбәт кенә әзерләнеп, савым да артырлык итеп көткән көннәр дә була. Аның каруы, телең чыгардай булып арып-талып кайтканнан соң сузылып ятуы нинди рәхәт! Андыйны чын-чыннан арыганнан соң гына татый аласың! Әмма башыннан ниләр генә узмасын, эше никадәр генә тыгыз булмасын, теге кара күз беркайчан да исеннән чыкмады. Җидегән чишмәдә калдырган такыясы йөрәк ялкынын яңадан үрләтеп җибәрде. Апасыннан да нигәдер һаман хәбәр юк иде. Димәк, ул анда түгел, бүтән авылда торадыр. Каян эзләргә? Ничек табарга? Өстән чыелдап акчарлаклар очып киткәли. Алардан да өстәрәк, аксыл-зәңгәр күктә, канатларын селкетмичә генә, тилгәннәр йөзә. Җәйләү ягыннан сыерлар мөгрәгәне, тонык кына булып савымчыларның басынкы гына сөйләшүләре ишетелгәли. Ниһаять, ул бүген кич апасына барып килергә булып, яңадан дәреслегенә тотынды. Берничә бит укыдымы, юкмы — ул утырган әрәмә артында кемдер уфылдады, кыштырдады да хатын-кыз тавышы аны исеме белән дәште. — Гайнан, Гайнан! Укытучы Фазилә иде бу. Тавыш бирмәсә ул аны таба да алмас иде. Ләкин яхшы түгел бит. Ни әйтсәң дә ул аның укытучысы. — Ни булды, Фазилә апа? — Ай, голубчик, ай, рәхмәт. Биредә генә икәнсең бит! — Фазилә калын гәүдәсе белән куаклар арасыннан кысыла-посына яр буена килеп чыкты,— Ни булсын? Конфуцием кайтты, бер генә кичкә. — Шулаймыни? Сәлам үзенә! Фазилә юан аякларын сузып Гайнанның кожанына утырды да. көпшә итеп төргән кәгазьләрен сүтә-сүтә, сыер савучылар ягына ымлады. — Ни әйттем, ни ялындым, берсе бер алынмый. «Сыер савыйкмы, сиңа листок чыгарып бирикме?» — диләр. Сиңа, имеш! Как будто листок сезгә түгел, ә миңа кирәк! Анасы әйтмешли, «бер нәфсен тыя алмаган» мондый чамасыз симез кешеләрне Гайнан бик үк өнәми, чөнки үзләренең тәрбиясезлекләре сәбәпле симерәләр дип уйлый, физик эш белән шөгыльләнүчеләр, эшлекле кешеләр арасында гадәттә мондыйлар очрамый иде. Шуның өс- тенә тагын Фазилә, педагогик сәләте булмый торып та, үзен көчләп укытучы итеп тагучылардан берсе булганлыктан, аны бөтен мәктәп халкы чит күрә, якын итми иде. Гайнан тизрәк котылу өчен: — Шулай да мин нигә кирәк булдым әле, Фазилә апа? —диде. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Укытучы калын сумкасыннан төсле карандашлар чыгара башлады. — Ай, голубчик! Беләсең ич! План тулса, савымчыга премия, ә тулмаса, агитаторга шелтә! Фермасына төш, җәйләвенә йөгер, бөтенесен агитла, җитмәсә тагын, көн саен листок чыгар! Представляешь, нинди нагрузка! Ә улым бер көнгә генә кайткан! Беләсеңме, нәрсә мин синнән попрошу... Фазилә, кәгазьләре арасында актарына торгач, кирәген табып алды да Гайнанга сузды: — Менә шушы урыннарга сөтне иң күбрәк алган доярканың исеме белән литрларын гына язып куярсың инде, пожалуйста! Бик ашыгам, бик, бик! — Ул күлмәк итәген түбәнгә таба сыпырып төшерде дә рәхмәтен әйтеп китеп тә барды. Әмма куакларның аргы ягыннан кире борылып, Гайнан алдына бер үч кнопка салды.— Оныта язганмын... Кич белән килеп чык! Күреп калырсың. Шундый масштаб анда, шундый важный проблемалар турында сөйли! Кил син, кил, как никак однокашниклар бит! Гайнан, башын учлап, яңадан дәресенә тотынды. Көтү кузгалырга ярты сәгатьләп вакыт бар иде әле. Гайнан да китабын тезенә куеп уйланып утырганда, аргы яктан чәң-чәң эт өргәне ишетелде. Егет гаҗәпләнеп башын калкытты. Кайдадыр ишеткәне бар бит бу тавышны, бар! Ул ниндидер бик газиз бер истәлекне уята иде. Кайда ишетте икән, нинди истәлек? Ул ягын ачыклап өлгермәде — елга аръягында кәкре аяклы кечкенә генә Сарбай күренде. Былтыр Шәүрә яшәгән йортныкы бит ул, шул кәкре аяк! Сарбай, Гайнанны таныган сыман, бу якка карап беравык койрыгын болгап торды да сукмактан баручының артыннан чапты. Гайнан сикереп торып яр буеннан йөгерә башлады. Шәүрә иде бу, Шәүрә! Шул сулышта, әллә эте өргәнгә, әллә нидер сизенеп, кызый үзе дә борылды. Елга аша берсе- нә-берсе карашып телсез калдылар. Гайнан, дулкынланудан ни әйтә- сен белмичә, карга баласыдай авызын ачкан килеш, баскан урынында таптанды. Кызый китәргә омтылса да, китеп бара алмый иде. Бүген таң алдыннан елмаеп төшенә кергән инәен ул рәхмәт тойгысы белән искә алды. «Аһ, әсәем, һин үлгәс тә һәркайсан миңә изге теләктә бу- лаһың», дип уйлады. Әмма йомшап китәргә иртә иде әле. Бу озынкайны очрату өчен ничә көннәр узды инде ул бу сукмактан! Эшенә юри эт ияртеп барды, юри бу турыдан узды. Менә хәзер ул аның каршысында. Тик элекке Гайнанмы ул? Элекке шикелле үк сөяме? Нигә хат язмый, нигә онытты? Ниһаять, Гайнан баш өстенә күтәреп ике кулын кысты. — Исәнме, Шәүрә! Теге якта Шәүрә аз гына башын игән сыман итте, маңгаена төшкән чәчен төзәтеп куйды. Гайнан, Ыкның салкын дулкыннарына әйтәсе сүзләренең ялкынын сүндерер кебек тоеп, шигәеп карап алды да тагын дәште: — Шәүрә! Син миңа үпкәләмә, бер генә нәрсә сорыйм. Үпкәләмисеңме? Теге якта Шәүрә, «юк, үпкәләмим» дигәндәй, башы белән ым какты. — Синең анаң, үги анаң, «Шәүрә кияүгә китте», дип хат язды, летчикка дип! Кызый кинәт кенә борылды да китеп тә барды. Гайнан эсселе-су- ыклы булды. Кыл өстендә иде егетнең өмете, кыл өстендә!.. Әгәр бу юлы да үпкәләтсә, аннан соң бер өмет тә калмый. Ул, яр буендагы куакларны әйләнгәләп, түмгәкләргә абына-сөртенә, Шәүрә барган уңайга атлады. — Шәүрә, үпкәләмим дидең бит, вәгъдә бирдең! Шәүрә дәшмәде, хәтта борылып та карамады, кызу-кызу атлап баруын дәвам итте. Гайнан, каушап, дулкынланып тагын дәште. — Ул бит миңа летчик белән төшкән рәсеменне дә җибәрде, «кияве менә шушы» дип. Кызый берни ишетмәгәндәй барды-барды да ялт итеп йөзе белән борылды. — Ә һин миннән һорадыңмы? Миннән, үземнән!—дип кычкырды. Егет башта аптырап калды, аннары, аз гына булса да өмет чаткысы кабынуын сизеп, теге якка кычкырды: ■— Шәүрә, Шәүрә! Син юк идең бит, юк идең! Әллә кайда булдың, әллә кайда! ; — Егет кешеләр, бик кирәккәч, әллә каян да табалар! Кызый сумкасын аркасына чөйде дә горур кыяфәт белән тагын кузгалды. Бите-күзе моннан күренмәсә дә, аякларын нык-нык басып атлавына, кулларын усалланып селтәвенә караганда, Шәүрә бик яман рәнҗегәнгә охшый, аның хәзер туктау ихтималы юк иде Гайнан, гаҗизлектән тыны куырыла язып, Шәүрәнең барыр юлына күз атты да тешләрен кысты. Тагын кырык-илле адымнан Шәүрә куе әрәмәлеккә кереп югалачак иде. Ничек туктатырга? Ничек, ничек?.. Егет биегрәк яр өстенә йөгереп менде дә күз ачып йомганчы пин- жәген салды, аннары аягүрә генә ботинкаларын, чалбарын салды да майка белән трусиктан калган килеш шапылдап суга сикерде. Су салкыны башта өтеп алды. Тик шунда ук кыздыра да башлады. Пошкы- ра-пошкыра йөзгәндә, аның башында бер генә уй бөтерелде: әгәр кире килсә, бик нык яратуы була, борылмый икән, борылмый икән... Ул суга сикергәч, Шәүрәнең «аһ» итеп кычкырып җибәрүен егет ишетмәде. Кире борылып Ык ярына йөгереп төшүен, еламсырап, кабаланып халаты белән резин итеген сала башлавын күргәч, Гайнан шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды. Кәкре аяклы Сарбай, су өстендә Гайнанның гәүдәсе түгел, нибары тузгак башы гына күренүенә шомланып, өрә-өрә яр буена ташланды. Егетне кул биреп яр өстенә тартып алганнан соң Шәүрә, челт-челт йомылган кара күзләре белән еларга җитеп, ачуланып һәм үпкәләп! — Исәвән! Исәвән! Кара инде һин аны! —дип орышты, җәһәт кенә Гайнанның башы аркылы майкасын тартып алды да ни бсләндер күкрәген, аркаларын корытырга тотынды. Иңбашына буе җитмәгәч, муеныннан тартып башын идерде дә кечкенә йодрыклары белән дөп-дөп аркасына сугарга тотынды. — Менә һиңә, менә, менә! Юньсез малай, сахотка алһаң, нәмә кы- лырһың?! Гайнанның иреннәре күгәргән булса да авызы ерылган, ул баскан урынында бии, сикергәли, кулларын угалый иде. — һи, бер намәкәй дә булмый, мин бит закаленный!— дип шәбәйде. Шәүрәнең яшел халатын бөркәве, хәтта Сарбайның кытыршы теле белән балтырын ялап торуы да анда берни белән чагыштырып булмастай рәхәтлек тойгысы тудырган иде. XXII Ике рәхәт бергә килми диләр шул. Моны ике бәхет бергә килми дип тә әйтеп булыр иде. Әллә дөресме икән? Әмма моңа һич тә риза буласы килми иде. Әгәр хакың бар икән, син аны көрәшеп, казганып алгансың икән, нигә икесе бергә килмәсен? Килсен! Шушы көннәрдә генә Камил абыйсы Гайнаннан сөенче алды. Ул Чаллыга барып кайткан. Камада гидростанция салганда суны элеккечә уналты метр биеклеккә түгел, шуның яртысына гына күгәрәселәр, имеш. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә — Агыйдел белән Ык буе халыкларының теләген искә алганнар: болыннарны, чәчүлекләрне су астында күп калдырмас өчен, төзүчеләр тәбәнәгрәк буа салырга булганнар. Бәхет басты, энекәш, куан, сикергәлә!— диде. Камилнең бөтен йөзе балкый иде. Гайнан куанычыннан Камил абыйсын иңеннән кочаклап алды. — Алай булгачыннан шикләнеп торасы юк! Шефлар дамбаны тизрәк салырлар инде, әйе бит, Камил абый? — диде. — Әлбәттә, әлбәттә! Ильбәк бик нык вәгъдә бирде инде... Менә бүген иртән Гайнан агроном белән бергәләп яңадан тугайда йөреп кайттылар. Хәзер анда кайсы урында күпьеллык үлән, кайсы урынга өстәп җиләк-жимеш куаклары утыртылачагы тәмам ачыкланып җитте. Биегрәк урында балаларга пионер лагере оештырылган, шуныа белән янәшә үк яшьләргә спорт мәйданчыгы... Шефлар дамбаны гына салып бетерсеннәр, шуннан соң күрсәтәчәк әле үзенең сәләтен Җидегәннең егетләр-кызлары! Тик шушы куаныч белән бергә икенче бәхетнең дә рәхәтен татыйсы килә иде — сөю-сөелү рәхәтен... Өченче көн көтүдән алмашынуга егет Шәүрә участогына керә торган йөзенче скважинага китте. Бу скважинаның үзенә күрә бәләкәй генә тарихы бар иде. Былтыр көз Гайнанның атасы алып килгән вышканы тугайга кертмичә, читкәрәк чыгарып, Сөендек белән ике арадагы тау кырыена китерел салдылар. Моннан юлга да ерак түгел, Ык ярлары да күренеп кенә тора. Күрешергә жай килмәгән вакытларда аларның бер-берсенә язу калдыра торган яшерен урыннары бар иде — сарайчыкның түбә астында нәни генә бер куыш. Әмма бу юлы Шәүрә калдырган җыр юллары Гайнанны утка салды. Таштугай ла, һинең ай кошконаң Ташка басып һайрай, тал тапмай... Янып кына барган йәш йөрәгем Нишләһәм лә бында ял тапмай... Нигә нәкъ шушы җырны язды икән Шәүрә, нигә? Кинәт аның күңеленә шик төште: бу тирәне яратмый башлагандыр, табигате ярлы ди торгандыр, китәргә җыенадыр. Таштугай түгел, Ык буе дип аңласын дигәндер. Көч-хәл белән кичне җиткерде дә, Шәүрәнең эштән кайтыр вакытын чамалап, Сөендеккә барды. Шәүрә моны капка төбендә күрүгә, нигәдер кинәт каушап, әбинең өенә таба каранды. — Ой, нәмэ һез бу вакытта йөриһегез?!— диде. Гайнан «бик сагындым, күрәсем килде...» дип, чак кына ычкындырмады. Әмма аның урынына, кызыйның салкын бармакларын кысып: — Бу арада күренмисең бит, Шәүрәкәй, — диде. — Эшем күп. Зачетлар тагын... Карчык, Шәүрәнең кайтуын ничектер читтән торып та сизә иде, ахрысы, ак өенә ялт итеп ут кабызды. Шәүрә шундук кечкенә капкага таба китте. Кызның шул кадәр каушавы һич тә аңлашылмый иде, Гайнан аның кулын җибәрмәскә тырышып: — Аз гына утырып торыйк, биш кенә минут,— диде. — Ай, ярамай, ярамай, әбекәем күрһә... — Кайчан очрашабыз соң тагын, кайчан? — Сезнең тирәдә булам бит. Хушыгыз, — диде дә кинәт кереп тә китте. Егет байтак вакыт китә алмыйча торды. Ак пәрдәләрнең эчендә Шәүрәнең җиңел, җитез шәүләсе әле түргә уза, әле ян тәрәзәләр каршысына килеп чыга. Ләкин күңел аңа гына риза түгел иде. Нигә шунда тәрәзә аша гына берәр ишарә ясамаска? Нигә, ичмасам, пәрдәне төзәткән булып, бер буй күрсәтеп узмаска? Егет, озак кына карап торды да, ачынып: «Җансыз»! — диде. Ләкин шундук «тефү- тефү» дип, ул сүзне кире алды. Шәүрәгә алай әйтергә ярамый, ул аны кимсетү, рәнҗетү булачак иде. Шулай да Шәүрәнең салкынлыгы күнеленә шом салды. Таштугай дигәне, мөгаен, Ык буедыр... Юк, алай түгелдер. Гайнан үзе ошамый ф башлагандыр да, бу тирәдән шуңа ямь тапмыйдыр... Шул авыр сагыш эченнән тора-бара үпкә хисе күпереп чыкты. Шундый матур тугайларны, ямьле дәрья буйларын ямьсез итеп күрү гаделсезлек иде. Шау-шулы тупламны, анда җыелган савымчыларны артта калдырып, Гайнан яр буеннан өскә таба атлады. Ул бүген Шәүрәне күрүне емет итми, өченче көн шулай салкын гына аерылышканнан соң Шәүрә бу тирәдә күп чуалмас, эшен бетерүгә икенче скважинага ашыгыр дип уйлый иде. Ләкин тормыш дигәненнән рәхимсез дә, җансыз да дип өмет өзәргәме икән? Бөтен дөньяны баскан кап-кара болыт эченнән яп-якты кояш балкытырга да, өзелгән өметләрне ялгап җибәрергә дә сәләте бар бит аның. Бара торгач, башын күтәреп сарайчык ягына бер күз салу җитте, зәңгәр халатны күрүгә егетнең бөтен вөҗүде куаныч белән тулды: китмәгән! Монда! Алай гына да түгел, гаҗәеп бер хәл, Гайнан ничектер, күңеленең кай төше беләкдер Шәүрәнең аны күрергә теләвен дә сизә, күрмичә китмәячәгенә дә ышана иде. Ул яр кырыена килеп басты да, кулларын рупор итеп, бөтен көченә тупламга таба кычкырды: — Иһи-һи, Рәмзи! Кил бире, су керәбез! Су җылы! Бу аның Рәмзине чакыруы гына түгел, юк! Шәүрәгә үзенең аны күреп шатлануын, аны күрергә ашкынып торуын белдерүе иде. Тавышы кайтаваз булып карт өянкеләр арасында тирбәлгәндә, егет өстен сала- сала комлыкка төшеп бара иде инде. Шәүрә тагын берәр сәгатьсез эшен бетерә алмаячак иде әле. Аннан соң... Аннан соң ул аны күрә дә күрә инде. Я озата барыр, я болында йөртер Бер чумнап Ыкның уртасыннан әйләнеп килгәннән соң Гайнан, комсурак урынга басып, бөтен тәне белән рәхәткә талды. Билдән югары якны май сыман йомшак, хәтта ягымлы дип атарлык җылы агым юып уза. Балтырларга, ботларга салкынча дулкынчыклар уралгалый, тупык борыннары белән йомшак кына кечкенә балыклар, маймычлар килеп төртелгәли... Баскан урынында урталай диярлек бөгелеп яңадан чумды. Ыкның төбеннән этәренеп яңадан калкып чыкса, үзеннән түбәнрәк туры байталга атланып Ыкка килеп кергән Сәрвәретдин картка күзе төште. Ул чалбар белән майкадан гына калган да, чирканчык алу өчен, бер кулы белән тәненә су сибә, икенчесе белән байталның муенына чапкалап аны түбәнгә таба йөздерә иде. Әмма борылыш артында коенып яткан хатын-кыз ул якынлаша башлауга яман тавыш күтәрде. — Кая киләсең монда, бор атыңны, бор! — Килмә диләр бу якка! Сәрвәретдин үзе үрдәк бакылдаган тавыш чыгарып өзлексез көлә, тик атын һаман түбәнгә таба йөздерә иде. — Кых, кых, кых! Нәрсә сез, җан кисәкләрем, минмени?! Ат үзе агып төшә бит, су агыза аны, су, су! — Карале бу сайсызны! Җитте диләр сиңа, җитте! — Картаеп беткән башың белән шәрә хатын-кызга карарга ничек оялмыйсын? ГОМӘР БӘ ШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Карт атын орыша, аны кире бормакчы була, әмма үзе гел хатын* кыз ягына карана иде. — Аһ алла, бакылдадылар сазлы күл бакалары! Бик хаҗәтегез бар! Мин сезгә карыйммыни? Узып кына китәм, атны гына коендырам! — Нигә алай булгач күзләреңне тозландырып бу ярга киләсең, теге якка борыл, башкорт ягына! — Кых, кых! Нәрсә инде сез, ялгыш кына бер караудан ни була, укагыз уңамы әллә? Ул да түгел, Гайнан колач салып йөзеп барды да атның бата-калка сузылып барган озын койрыгына ябышты. Ул үзенең йөгәнләнмәгән дәртен, ташып торган көчен кая куярга белми, аңа бүтәннәр кулыннан килмәстәй ниндидер юләрлекме, шаянлыкмы — нидер эшләргә кирәк иде. Алга таба йөзә алмыйча ат пошкыра, карт сүгенә, егет аның саен көлә-көлә атны кирегә тарта... Шунда әрәмә артыннан зәп-зәңгәр чәчәк бәйләме йөзеп чыкты. Ул чәчәк түгел, чәчен зәңгәр косынка белән кысып бәйләгән Язидә икән. Коңгырт йомры «ңбашларын бер калкытып, бер батырып уйный-уйный гына килеп чыкты да, авызыннан су бөркетеп, куркынган тавыш белән: — Гайнан, тибәр бит, тибәр! Ташла шул үҗәт картны, җибәр атны!— дип кычкырды. Сәрвәретдин аяклары белән атының корсагына тибеп «кых-кых көлергә тотынды. — И нарасый, суда тибә аламыни ул? Нарасый! Язидәнең куркынган тавышы аны әллә нишләтеп җибәрде. Ниләрдер бар иде бу тавышта... Әллә каян гына килеп чыга да һич көтмәгәндә очрашкалап тора бу чибәр. Язидәнең кыш көне күзенә чалынып калган йомры иңбашларын тагын бер күрәсе килде. Әмма озынча зур күзләр су өстендә аңа тагын бер генә сирпелделәр дә әрәмә артында юк булдылар. Әгәр Язидә икәнен белеп, күреп тормаган булса, Гайнан, мөгаен, аны әкиятләрдәге гүзәл су кызы икән дип калган булыр иде. Хатын-кызлар чыр-чу килеп һаман чупырдыйлар иде әле. Истә-оста югында яр өстенә мышкылдап Фәсхи килеп басты. Ул пинжәген чишеп җибәрде дә яр читендә арлы-бирле йөренгәләп, кулын болгый-болгый, судагыларны куарга тотынды. — Әй, әрәмә артындагылар! Даваегыз, элдертегез моннан, элдерт! Сәрвәретдин яр буенда өстенә-башына киеп туры байталының өстен корытып маташа иде. Кашларын җыерып башын чайкады. — Нәрсә булган? Нигә куасың? Эштән соң аруланып кайтсалар начармыни? Су өстеннән дә кайсыларыдыр мыгырданып алды: — Әллә нормалап коендырмакчы буласыңмы? Бу ниткән эш! Әмма Фәсхинең ике сөйләшә торган гадәте юк иде. — Әйттеләрме, значит, шулай кирәк! Белмичә әйтмиләр! Әйдә, күп шапылдамагыз! Давай, давай, давай! Ул бик ашыга иде шикелле. Яр өстендә чебенләгән ат шикелле кая басарын белмичә йөрде-йөрде дә үзен тыңлата алмыйча борчылып китеп барды. Узышлый серен Гайнанга гына белдереп китте: — Беренче килә, үзе! Депутат белән! Ул шушында коенырга ярата. Син кара анда! Штобы... порядок булсын! Аңлашылдымы? Гайнан майкасын сыпырган булып башын күтәрмичә генә җавап бирде: — Мин хәзер китәм... Олы кеше, зур гәүдәсен урталай бөгә язып, йөгерә-атлый мышкылдап юлга, каршы алырга ашыкты. Гайнан каш астыннан гына скважина ягына күз салды. Аның мондыйларны Шәүрәгә күрсәтәсе килми иде. Сәрвәретдин, туры байталга атлана алмыйча азаплана торгач, Гайнанга дәшмичә булдыра алмады. — Трр... рәхмәт төшкере, нәрсә боргаланасын Фәсхи шикелле... Кая, улым, аз гына тәпидән тот әле. Сикереп кенә менсәм, я билен сындырырмын хайванның... Картның баягы шаянлыгы исенә төшеп, Гайнан көлеп җибәрде. — Ярар, Сәрвәретдин бабай. Тик кызлар тына күрмәсен! Ату, беләсең... Колагында нидер шупырдаган кебек тоелды да. егет, башын әле бер якка, әле икенче якка салып, сыңар аягында тырак-тырак сикерергә тотынды. Нишләптер малай чагын сагынып куйды. Шул чактагы кебек шаярасы, юләрләнәсе килеп китте. Шулай байтак сикергәли торгач, Гайнан як-ягына караса, кычкырып көлеп җибәрде. — һа, һа, һа! Нәрсә күрдегез?! Яр буеннан узып барган көтүнең бер төркем сыеры моны ярым түгәрәк булып урап алганнар да, бу шәрә бәндәнең шулай сикерүенә, кәмит күргәндәй, тын да алмыйча муеннарын сузып шаккатканнар иде. — Болай күргәнегез юкмыни?! Ә! Пожалуйста, күрә бирегез, менә мин нинди, менә, менә! Гайнан аларга әле яны, әле алды белән борылды. Тик шунда көтелмәгән бер хәл бу кәмитне фаҗигагә борып җибәрә язды. Сыерлар арасыннан, бөтенесен ике якка сөрлектереп, көтү үгезе Чуенбатыр үзе килеп чыкты да Гайнан өстенә килә башлады. Егет башта нишләргә белмичә югалыбрак калды. Чуенбатыр болай карауга тыныч кебек күренде. Тик аның үзенә төбәлгән йомылмас шәмәхә күзләрендә ниндидер шик бар. Алар болай дус яшиләр иде. Әмма хәзер бу шәрә кешенең үз көтүчеләреме, әллә берәр шарлатанмы икәнлеген Чуенбатырның үз күзләре белән күрәсе, үз борыны белән иснәп карыйсы килә иде шикелле. Бары шул гынамы?.. Ләкин аның чуеннан коелган төсле кырык потлы авыр гәүдәсе, җирне сыгылдырып атлаган баганадай юан аяклары, аннан да бигрәк, беләк юанлыгы коточкыч мөгезләре үзе бер дәһшәт бит. Килеп җиткәннән соң аның ни кыланасын кем белтән? Егет ялт кына яр астына сикермәкче булды. Әмма сарайчык ягына күз салгач, егетлек горурлыгы качарга җибәрмәде. Шәүрә күреп торса, хурлыгын кая куярсың? Ни булса, шул! Тореадорлар үгезнең борын астыннан да исән чыталар бит әле! Кинәт ул, үзе дә көтмәгәндә, якты чырайлы, тәмле телле сүзчән егеткә әверелде. (Башына төшсә, кара мучкайга да «энем» дип дәшәрсең Диләр бит...) Үзенә якынлашып килгән дәһшәтле мөгезләрдән күзен ала алмастан. дерелдәгән куллары белән аяк астындагы капчыгына сузылып, ягымлы тавышын тизрәк ишеттерергә ашыкты: — Ә. беләм. спзәм, кара чутыр! Ипи кирәктер сиңа, ипи! Әйеме. ипи кирәкме? Хәзер, хәзер! — Аның бармаклары аяк астындагы капчыкны капшый, ә күзләре үгездә иде: зәһәрләнеп койрыгын болгамыймы? Күзләрен кан басмаганмы? Үгезнең күзләре шәмәхә-зәңгәр булып күренә, койрыгы да кыймылдамый иде шикелле. Шулай да егетнең дерелдәгән кулында арлы-бирле килеп биеп торган ипине эләктерү өчен Чуенбатырга авызын әллә ничә мәртәбә ачып ябарга туры килде. Берәр минуттан куркыныч узган иде инде. \гез, ипинең дә тәмен татып, юеш борынын кәмит кенә кыймыл-кыймыл китереп, егетнең үзен дә иснәп караганнан соң, аны-моны әйтмәде. Гайнан, берәр минут элек кенә шул кадәр шүрләвеннән үзе үк көлә-көлә, Чуенбатырның җиргә тиярдәй булып асылынып төшкән калын тамак астын, мөгез арасын сыйпарга тотынды. в 7 «к. У.» М 12 ГОМӘР БӘШИРОВ ф җидегән чишмә 97 — Менә шулай. Әшнәләр бит без синең белән. Әйеме? Бар инде, бар, атлый башла. Әнә, Сәрвәретдин бабай яшерергә килә үзеңне. Бар!„ Нәчәлство күрсә, эләгә бит Дилбәргә сине көтүдә йөрткән өчен! Чуенбатыр көтүе артыннан кузгалып киткәч, Гайнан иркен сулап куйды. XXIII Шәүрә сменасын иптәш кызына тапшырып Сөендеккә таба чыгып килгәндә, Гайнан аны инеш буенда көтеп тора иде. Куллар бирешеп бераз киткәч үк, егет кунак кызның җайлап кына кылларын тартып карады: — Кая таба атларбыз икән? — Әллә... белмәем. Бу тирәдә һез хуҗа. — Вакыт дигән нәрсә бераз бардыр инде болай? — Күңелһез була башлагансы... Кызыйның күзләрендә шаян очкыннар кабынуын күреп ярыйсы ук хафага төшсә дә, башын игәләп: — Әһә, аңлашылды...— дигән булды. Аңлашылды да бит, аның әле кунак кызы белән болай ялгыз гына калганы юк. Бу кызыйга күңелсез булмасын өчен нишләргә икәнлеген башына да китерә алмый иде. «Ни булса булыр!»...— дип, теленә килгәнне әйтте дә салды. — Алайса, башта умарталыкка менәбез. Аннан Ык буена гаҗәп матур манзара ачыла. (Бу купшы сүзне егет аеруча тантаналы итеп әйтте). Кошлар сайравын тыңларбыз, теләсәң, матур урыннарны күрсәтеп йөрермен. Ничек? Килештекме? Шәүрә яртылаш битен каплап торган куе чәче арасыннан аңа беренче мәртәбә ягымлы итеп карады: — Секретарь иптәшкә ярыймы һоң болай... кызлар менән гүләйт һалып йөрүләр? — Кара, син анысын да беләсеңмени әле? — Башкаһын белмәһәң лә, түрәләрне белергә кирәктер бит? Гайнан шаяртып кат-кат башын иде: — Рәхмәт, бик, бик!.. Кунак кызның өс-башына күзе төшүгә егет шатлыгыннан авызын җыя алмас булды. Шәүрә бая ерактан күргәнчә эш киеменнән түгел, бөтенләй яңадан киенеп чыккан икән бит! Канәфер чәчәге төсле бәйләгән юка күлмәк, аягында һәйбәт туфли. Куе кара чәчен иңенә таратып салган. Нәкъ купшы кызларча! Димәк, очрашырга дип, аңа күренергә дип әзерләнеп килгән. Ләкин моны белмәгәнгә салышырга кирәк иде. Аннары кинәт Гайнан аның һичвакыт күз алдыннан китмичә сихерләп, сагындырып торган әлеге ирен читләрендәге бәләкәй генә көлемсерәү бизәкләрен күрәсе килде. Әмма алар хәзер кунак кызның йөзе шикелле үк йомык иде әле. Каршыларында түмгәктән-түмгәккә сикергәлән йөргән саескан бар иде. Гайнан кулларын канат итеп арткарак сузды, башын як-якка боргалады. Чатыйн-чотыйн атлап, нәкъ саескан тавышын чыгарып, тамак төбен кытырдатырга тотынды. Кызыйның ирен кырыендагы әлеге бизәкләре бөтен матурлыклары белән чәчәк аткандай кинәт ачылып киттеләр, ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — һез артист та икәнһез бит әле, белмәй дә торам. — һи, минем һөнәрләр! Ешрак очрашсак, күрерсең әле!.. Гайнан, ялт кына алдына чыгып, кунак кызның күзләренә текәлде. — Ә нигә «сез», нигә «син» түгел?! Шәүрә шәһәр кызларынча иңбашларын чөеп, кашларын сикертте. — Әллә... Белмәем, үзеннән-үзе шулай әйтелә. Нәмә, барыбер түгелмени? — Юк, түгел. «Сез» ерагайта, ә «син» якынайта! — Без алай ук якын түгел бит әле... — Нигә якын булмыйк икән без?— Егет кунак кызның янына ук килеп басты да алар берсенә-берсе орынгалап янәшә үк атладылар.—Күрәсең, безнең арага хәтта җил дә үтеп керә алмый. Бара торгач, Гайнан үзалдына кычкырып көлеп куйды. — һа, һа, һа! Безнең редакциядә бер тәбәнәк егет бар. Шул әйтә... (Чак кына «хатының» дип ычкындырмады), шул әйтә, йөргән кызың үзеннән ун сантиметрга тәбәнәк булырга тиешле. — Югыйсә, кызың үзеннән биегрәк булса, ул авторитетка суга, ди. Көлке, әйе бит?! Шәүрә аңа күз салып: — Сез дә шуны чамалап карайһызмы?—диде. — Юк, нигә чамаларга? Анда түгел лә хикмәт! Шулай да син миннән алай ук тәбәнәк түгелдер... — Стандартка туры килмәем, әйеме? Кунак кызның сүз әйтешендә җәберсенүме, ниндидер үпкәгә якын бер канәгатьсезлек ишетелде. — Нәрсә син, Шәүрә, шаяру бит, шаяру! — Гайнан кызның иңбашларына кулын салып күзләренә карады. Ләкин Шәүрә аның кулларын иңеннән йомшак кына алып гәүдәсен турайтты. — Андый белән шаярмайлар. — һи, син бигрәк, кочаклашып та йөриләр бит әле! — Кайда? — Калада, кинода. — Ул — кала, ә бу — болын. Егет сүз таба алмыйча уңайсызланды. Ул үзеннән-үзе канәгать түгел иде. Аңа тапкырлык та, җорлык та җитми. Бер як белән дә алдыра алмый. Аяныч, бик... Барды-барды да кунак кызга иелә төшеп күңелен- дәген туп-туры, бөтенләе белән әйтеп бирергә булды. — Беләсеңме, хәзер нигә шулай мин? — Ничек «шулай»? — Ну, бераз кыланчыграк димме, тупасракмы шунда. Син ялгышма тагын, бу — чын мин түгел әле, хәзерге мин — нәкъ минем үзем түгел. Мин үзем, чын мин, моннан бераз юньлерәк. Шәүрә аңа борылды да кара күзләре кысылып беткәнче иелә-бәгелә рәхәтләнеп көләргә тотынды. — Ха-ха-ха. Нигә алай һоң? Нигә ысын үзегез түгел? Гайнан кулларын кая куярга белмичә биш бармагы белән чәчен тарый, күзләре аяк башына текәлгән, сүзләре иң кадерле серен сөйләгәндәй, дулкынланып чыга иде. — Нигә шулай дисеңме? Син янымда булганга. Шатлыктан. Нишләргә белмичә дулкынланудан. Беркайчан да болай булганым юк минем. Бу беренче тапкыр... Беренче. Күзем күрә, ә янымда булуыңа күңелем ышанмый... Кунак кыз йөзен күрсәтмәс өчен читкә борылды. Аның авыз читләре снзелерсизелмәс кенә тетрәнеп киттеләр. Шәүрәнең шундук егетне култыклап аласы, өченче көн ул килеп киткәннән соң төн буе йоклый алмавы турында, ничә мәртәбә төшендә күреп моңаеп уянуы турында әйтәсе килде. Бүген эшкә килгәннән бирле ул Гайнанны бер генә минутка да күздән югалтмады. Ул аның судан чыккач биеп торуын да күрде. Җилкәсе киң, биле нечкә, аяклары озын да, коеп куйгандай матур икәнен дә күреп сокланып бетә алмады. Аңа карап торуы рәхәт тә, шул ук вакытта аз гына оят та иде. Ләкин ул, оят булса да, күзен ала алмады. Тау хәтле үгез мөгезләрен сузып Гайнан өстенә килә башлаганГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә да, ул куркуыннан чак кына кычкырып җибәрми калды. Әмма болар турында ул үзе генә белә, үзе генә... Шәүрә егетне кулыннан алды. Шул җитте. Алар шундук берсен- берсе әллә кайчангы белешләр, дуслар кебек хис итә башладылар, һичбер сүзсезнисез, ниндидер аңлашылмый торган юл белән алар бер- берсенең кичерешләрен аңлап, тоеп баралар. Әйе, алар моңарчы да берсен-берсе бер генә сулышка да онытмаганнар, көне-төне сагынышып яшәгәннәр. Хәзер инде моның очраклы хәл түгеллеген, бер-береңне аңламаганга салышуның урынсыз икәнлеген икесе дә сизеп баралар. Әмма мондый тирән хисләрне әйтеп бирердәй иң чын, иң дөрес сүзләрне табып кына булмый иде. Ике арадагы шушы тирән мәгънәле кадерле хисләрне урынсызга харап итүдән сагаеп, алар байтак вакыт сөйләшмичә генә бардылар. Менә алар Әверлән буена килеп чыктылар. Егет инешнең җимерелеп яткан шыксыз ярларын, тамырлары тырпаеп калган өянке һәм куакларны үз артына яшеребрәк яр буеннан атласа да, Шәүрә һәммәсен дә күрә икән. — Ай, нәрсә бу? Нинди ямьсез сокыр! Үзе тирән, үзе сусыз... Гайнан бераз гына булса да төзәтебрәк күрсәтергә тырышты. — Чокыр түгел, инеш ул, имеш! Әверлән дип йөрибез. Күрәсеңме, әнә төбендә су ага! Инештән көлмә, ташу вакытында ул йортларны, атларны агызып китә! — Шулаймыни? — Кунак кыз, Гайнанның беләгенә таяна төшеп, куркакурка гына ялан башын инешкә таба сузды. Аннары шаян күзләрен елтыратып егеткә карап алды. — Әһә! Күрмәй дә торам! Бер-ике тавык эчәрлек кенә булһа ла суы бар икән шул... Аннары, уйлары белән әллә кайларга китеп, авыз эченнән беравык ниндидер башкорт җырын көйләп барды. Бара торгач, моңарчы телен бәйләбрәк торган кыюсызлыгын онытты да дәртләнеп, дулкынланып, аратирә башкорт сүзләрен кушкалап, үз яклары хакында сөйләргә тотынды: — Безнең Караидел буенда һәммә нәрсә дә башкасарак! Бездә урман булса, ул калын, тиз генә әйләнеп сыга алмаслык зур булыр. Кешеләр генә түгел, анда киек җәнлекләр, аюлар, бүреләр адашырлык. Тауларыбыз биек безнең, мәһабәт, барсы да Урал батырның туган энеләре күек. Түбәләренә болытлар эленеп кала, кыяларында бөркетләр оялый! Безнең инешләребез дә тәрән, мул сулы. Тау елгалары ярларын тутырып, кәсләрен кая куярга белмәйсә, таштан-ташка һикереп, гайрәтләнеп агалар. Менә нинди бездә! Кызый Башкортстан ягына горурланып карап алды. Әлеге «Таштугай» яңадан исенә төшеп, егетне янә борчуга салды. Менә кайдан килеп кергән икән Шәүрә күңеленә Таштугай! Гайнан күңелсезләнеп башын иде. Аның Әверләнгә карарга күңеле әрни, ул гүя инеш кырыйлары түгел, үз тәне яраланган кебек рәнҗү хис итә башлады. Аның Шәүрәгә үпкәсе юк иде, юк. Ерылып, ярланып яткан бу чокырларның, кырылып, сытылып яткан бу әрәмәлекләрнең, тапталган болыннарның каи төше аның күңелен юатсын? Җәйнең шундый яшьнәгән вакытында бер сандугач тавышы ишетелмәсен әле! Шәүрәнең мәгърур борынына, канатлары өскә таба дугайланып менгән кашларына күз салып, егет авыр сулап куйды. Йөрәкләргә ут ягып кына китәрме икәнни соң бу кызый? Гайнан, үзенә-үзе әйткәндәй, ишетелер-ишетелмәс кенә: — Миңа ошый, әйбәт... — диде. — Нәрсә ошый? — Үз ягыңны шулай яратып сөйләвең... Аның Әверләнне яклыйсы, тегермән буасы ерылганчы аның да балыклы, мул сулы булуы, аны әнә шул туган ягының кадерен, аның ямен белмәгән агач кешеләр харап итүе хакында сөйләп бирәсе килде. Ләкин эче тулы каргыш булса да, авылдашларыннан зарланырга күңеле тартмады. Егет Әверлән ярына килеп басты да аргы якны күрсәтте. — Чыгыйк умарталыкка. Тау буенда йөрербез, Минһаҗ абзыйга кереп чәйләп чыгарбыз. Сине белә бит ул... Шәүрә җимерелеп төшкән текә ярга килеп, һәйбәт, пөхтә өс-башына күз салды да башын селекте. — Әем, батарбыз, пычранып бетәрбез. Гайнан батырланып; — Күтәреп чыгам!— диде. — Булмай... Алар кире борылдылар. Гайнан җәберләнде, кимсенде. «Матур урыннар күрсәтәм» дип шапырынды да бит, менә сүзе ялганга чыкты. Шулай да сер бирәсе килми иде. Гайнан, кунак кызга күңелсез булмасын дип, төрле мәзәкләр, булырдай, булмастайлар турында сөйләргә тотынды. Кунак кыз кара күзләрен куе керфекләре арасына яшергән дә тын гына бара да бара. Әллә тыңлый, әллә юк. Аның өчен болар һәммәсе, дә буш сүз генә иде, ахрысы. Алар яңадан Ык буена төшеп җиттеләр. Гайнан утырырга җайлы урын эзләп яр буен гел караштыргалап барды. Әрәмәләр арасындагы култыкларга да кереп чыккалады. Шулай да тәти киенеп килгән бу чибәр туташ белән күңелле генә итеп сөйләшеп утырырлык, җанга рәхәт бирердәй үләнле болын кисәге дә, күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып, кошлар сайрап торган аулак әрәмә аралары да очрамады. Бу тирәләрнең үләне төбенә кадәр кыркылган, куаклар тапталган булып чыкты Егеткә тагын бер күңелсезлек ачылды. Аның көтүе туктап су эчкән яр буйларында үләннең тамыры ук өзелгән, ул тирәләр пычракка-саз- лыкка әйләнеп бара иде. Егетнең маңгаена салкын тир чыкты. Болынны ул үзе үк боздыра икән бит! Ни әйтте аңа карт көтүче Сәрвәретдин, ничә тапкыр анасы кисәтте: Ыкның ярларын таптатма, хайваннарны ярга якын китермә, терлекләргә теләсә кайда су эчермә, тупламда гына, бер генә урынга— ташлыкка гына төшер! Ә ул нишләде? Табигать саклау секретаре була торып, башкаларга үрнәк күрсәтәсе урында... Менә бит... Элегрәк күзенә чалынган булсачы, җәй башындарак. Ул арада, үзе дә сизмәстән, кунак кыз да ярага тоз сипте. Як-ягына каранып барды-барды да: — Алай, шәп кырыкканнар сезнең маллар, бөтен болын өсте пәке белән кырып алган төсле, — дип куйды Моңарчы Гайнан үзен акыллы кешеләр исәбендәрәк йөртә иде. Менә гомерендә беренче мәртәбә күңеленә шик төште: ул да җиңел акыллы бәндә булып үсмиме? Кунак кыз хуҗаның нинди кыен хәлдә калуын күреп, сизеп бара иде. Шуның өстенә, ул эштән соң ял да итмәгән. Яна туфлие аягын да кыса башлаган иде. Бара торгач, ул егетне үзе туктатты. — Карале, менә бит шәп урын! Тагын ни кирәк?—диде. Гайнан кунак кызны кулыннан тартып менгерде дә,' алар чирәмгә утырдылар Өстә нидер гөрелдәгән тавыш ишетелде. Зәңгәр күктә, бик биектә чабак хәтле генә көмеш самолет артыннан зәнгәр-аксыл ефәк тасма суза икән. Әһә, менә кайда ул Шәүрәдәге салкынлыкның сере! Очучы егет күз алдына килде дә Гайнанның эче жу итеп китте. Очучы белән көтүче бер түгел шул инде. . Гайнан аяк арасындагы үләннәрне йолыккалый биреп, күтәрелеп карамыйча гына: ГОМЭР ЬӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә — Теге егет, очучы хат язамы соң?—диде. Шәүрә: «Онытмый икән! һаман да көнләшә икән!» дип уйлап алды. Ул читкә караган килеш, ваемсыз гына: — Сирәк кенә...— диде. — Нишләп... сирәк? — Вакыты юк. Әнә гел оча бит ул...— Шәүрә, башын күккә чөеп, кечкенә чабакны күздән югалганчы карап озатты. Гайнан д^ күккә теләр-теләмәс кенә карап алды. Аның моңа бик тә кытыгы килә, әнә шулай борынын чөеп әллә кайларга менеп киткән шул мактанчыкны ничек тә «тешләп» аласы килә иде. Ул салкын кан белән, болай гына әйткәндәй: — Беләсеңме аның артыннан нәрсә сузыла?—диде. — Әллә! Пардыр, төтендер. — Юк шул. Газ ул, зарарлы газ! Кислородны ашый ул, кояш нурларын да каплый. Шәүрәнең берәр сүз әйтүен көтеп утырды да, тавыш-тын ишетелмәгәч, тагын үзе әйтеп куйды: — Син дә язасыңмы? — Кайчакларда. Асуымны китермәһә... Егет янындагы каты балчык кисәге выжылдап Ыкка очты. Бераз тын утырганнан соң тагын сорап куйды: — Ә син аңа ничек дип дәшәсең? «Син» дипме, «сез» дипме? — Нәмәгә кәрәк тагын анысы? — Беләсем килә. Ярый торгандыр бит? Әллә секретмы? Шәүрә, үзалдына гына көлемсерәп, көттереп кенә жавап бирде: — һин тип... — Ә миңа «сез» дисең, әйеме? — Ул бит минем карендәш тиешлем. Авылдаш та. — Ә мин беркемең дә түгел. Әйеме? Егетнең тавышы тонык, төшенке. Ул үпкәләп арты белән борылып утырган иркә оланга охшый иде. Шәүрә аны кызгана башлады. Яратканга көнләшә бит! Яратканга! Ул кулын егетнең иңбашына салмакчы булып әллә ничә күтәрде. Ләкин икеләнеп тагын төшерде. Аның иреннәре кипте, йөрәге дөп-дөп сикерергә тотынды. Бәлки бу аның тормышында иң җаваплы, иң сыната торган минутларның берседер? Әгәр эч серен хәзер үк чишсә, бу соң бөтен киләчәген ана бәйләп кую була түгелме? Ай, иртәрәк булмасмы? Икенче яктан, егетнең күңеле сүрелеп, өмете өзелсә, гомер буена үкенергә туры килмәсме? Унтугызга җитеп Шәүрәгә моңарчы берәүнең дә болай ук ошаганы, бер егетнең дә болай үзләрен өзеп сагындырганы юк иде әле. һай, нишләргә соң, нишләргә? Шәүрәнең нәни кулы, тозакка эләккән кош баласыдай, сизелер-си- зелмәс кенә дерелди иде. Гайнан аны үзенең киң учлары арасына кысты. Шәүрәнең йөзен, күзләренең ничек нурлануын, ирен кырыендагы теге көлемсерәү уентыкларының ничек елмаюын күреп рәхәтләнде. Мондый минутта селкенсә, нидер булыр, ниндидер тупаслык эшләр дә ике арадагы менә шушы сабыйларча самими, гөнаһсыз саф тойгы шундук сүнәр, харап булыр кебек тоелды. Шәүрә бераз кыенсына, тартына иде. Гайнан мөлдерәмә булып ташырга торган куанычын кая куярга, ничек йөгәнләргә белми, аның авызы ерылып кына тора, күзләре шаян елтырый. Ул сикереп торып куаклар төбеннән сары чәчәк өзеп китерде. — Менә кара: чәчәкме? — диде. — Әйе, сәскә. — Кара, өстендә бер ни дә юкмы? — Бер нәмәкәй лә юк. — Мин сиңа хәзер могҗиза күрсәтәм! — Нинди? — Чәчәк эченнән көчекләр чакырып чыгарам! — Әй, булыр инде! Гайнан иреннәрен очлайтып чәчәккә өрергә, кескери, кес, кес, кес! Кескери, кес!—дип дәшәргә тотынды. Озак та үтмәде, чәчәкнең таҗчыклары арасыннан озын койрыклы кара көчеккә охшаган ифрат та ♦ житез, инә юанлыгы гына нәни бөҗәкләр чыкты да көчекләр сыман арлы да бирле чаба башлады. Шәүрәнең кашлары тагын да өскәрәк сикерде, ул гаҗәпләнеп кулларын чәбәкләде. — Ай! Ысыннан да! Бер нәмәкәй юк ердә көсек! Гайнан шаяртып кына мактанып та алды. — Шулай ул! Беләсең килсә, безнең кулда җансыз нәрсәләргә дә жан керә! Карлыган куагына менеп барган камканы учына алды да Гайнан аңа да тылсымлы сүзләр укып өшкерде. — Алтын камка, оч, оч, оч, киявең килә, кач, кач, кач! Камка, Гайнанның уч төбендә качар урын эзләгәндәй арлы-бирле йөгеренә торгач, чыннан да каядыр качты. Кунак кыз гаҗәпләнеп: — һин сихерче түгелдер бит?! — диде. «Әһә! Мин дә «һин» булдым!» дип уйлап алды егет. Аннары алар, балалар сыман тотаклашып, болын сукмагыннан атладылар. Хәзер аларга бөтен әйләнә-тирә гел матур ягы белән генә күренә башлады. Балан чәчәге кояш нурларында ниндидер үтә күренмәле затлы энҗе булып җемелди икән. Борыннарына каяндыр ландыш исе килеп бәрелде, еракта күке кычкырды... Гайнан кунак кызны ишле бала-чагалы бер гаилә булып бер тирәгә утырган тәбәнәк кенә артыш агачлары янына алып килде. Күптәнге дусишләре белән таныштыргандай, куллары белән ишарә итте: — Болар бер үк вакытта доктор да, аптека да. Тик ак халат урынына яшелне кияләр. Грипп эләктерсәң, башың авырта башласа, яннарына киләм дә: «Исәнме, Артыш! Бу мин әле, Җидегәннең Харис малае Гайнан!» дип сәлам бирә.м. Шуның белән вәссәлам! Үзләре тазарталар! Кунак кыз ышанса да ышанды, ышанмаса да ышанды. Терлек аягы басмаган куе куаклык арасыннан Гайнан апа бармак буе гына сары бадъян чәчәкләре табып бирде. Кунак кыз шикләнмәсен дип, башта үзе ашап күрсәтте. — Моннан нәни генә бал тәме дә килә,— диде. Бадъян чәчәктән азрак сабын исе дә килгән шикелле иде килүен, шулай да Шәүрә барыбер шикләнмәде. Шулай атлый торгач, егет як-ягына каранып туктады да алга таба кулын селтәде: «Ярар, сукмак үзе бара торсын, без монда борылыйк»,— диде. Кунак кыз сәерсенеп егет күрсәткән якка күз салды. Дөрес әйтә икән! Карасана, сукмак алардан башка да алга таба сузылып китеп барды бит! Әнә ул куаклар арасыннан үзәнгә барып төште, аннары, астагы түмгәкләр тирәли әйләнәборгалана торгач, яңадан яр өстенә менеп алга таба китте... Кырыйддрак кояш күзендә үзе бер оя булып утырган гөлҗимешнең алмаштилмәш әле бер, әле икенче чәчәк бөресен иснәп карадылар. — Шушы чәчәк исеннән дә нәфисрәк, назлырак хуш ис дөньяда бармы? һаман саен «белмим» дип җавап бирү уңайсыз була башлады. Шәүрә кемнәндер ишеткәнен түкми-чәчми әйтеп салды — Парижда кечкенә генә флаконы алтын белән мең сум торган хушбуйлар бар икән,—диде. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Әмма Гайнанга кайдадыр Ык буендагыдан да шәбрәк берәр нәрсә булуга үзен-үзе ышандыру бик кыен иде. Ул кайнарланып үз фикерен якларга тотынды: — Ул бит химия генә, ясалма нәмәкәй, ә бу табигать могҗизасы, чын бу, чынның да нәкъ үзе! Тегесе акчалы кешеләр өчен генә. Ә моны табигать көтүчегә дә, министрга да бер тиенсез үзе бүләк итә! Алар яр астыннан тибеп яткан чишмәнең як-ягына килеп чүгәләделәр. Чокыр төбендәге вак кына ком бөртекләре өзлексез тибрәнә, җанлы кебек, гел кыймылдап тора иде. Шәүрә моңа сокланып: — Карале, үзе һалкын, үзе һаман кайнап тора, тере нәрсә шикелле! — диде. Гайнан сүзсез генә башын иде. Иртәнге чык тамчыларыдай саф, чиста суның бу ямьле, якты дөньяга иң беренче килеп чыгуы иде бу. Чишмә суының шуңа куангандай үзара күңелле сөйләшеп, вак ташлар арасыннан Ыкка таба челтер-челтер агуын тыңладылар. Учлары белән салкын суын эчтеләр. Аңа бәләкәй генә татлы каен суы да, үлән тамырларының төчерәк тәме дә кушылган сыман тоелды. Аннары Ык өстеннән яссы ташлар бәпчетеп уйнадылар. Шулвакыт Гайнан, нидер колагына чалынып, ,яр башына йөгереп менде дә кулларын айкап «ура» кычкырырга тотынды. — Шәүрә, Шәүрә, мен бирегә, тизрәк! — Нәмәстәкәй? — Буа янына шефлар килгән! Әйттем бит мин сиңа! — Менә килеп тә җиткәннәр. Ну, болай булгач!.. Гайнан кунак кызны кулыннан тартып үз янына менгереп бастырды. — Әнә, күрәсеңме, нәкъ тегермән янында бер машина, өянке төбендә икенчесе! Әнә теге озыны минем әти булыр, таякка таянганы Минһаҗ карт! Ул хәзер үк тегермән буасы янына йөгермәкче иде дә тыелып калды. Ят кыз белән әти кешегә күренү яхшы түгел бит. Шәүрәне култыгыннан алды да иң матур хыялларын тезәргә тотынды. — Беләсеңме ниләр башлана монда хәзер? Революция! Без монда гөлбакча ясыйбыз. Менә күрерсең! Шәүрә егетнең шулай кинәт кенә кабынып китеп дөрләп яна торган гадәте барын күреп, көлемсерәп тора иде. — Ничек итеп?— диде. — Ышанмыйсыңмы? Әверләнне буабыз, ул балыклы, мул сулы инеш була. Алтынбикә тугае кырыена дамба салабыз, аны буйдан-буйга сугара торган итәбез. Әнә яртысы культуралы көтүлек булсын, калганы җи.меш бакчасы! Ык буенда Аксаков заманнарыннан бирле нинди үлән, куак, нинди җиләк-җимеш үскән — һәммәсе үсәчәк монда, һәммәсе! Бер генә төре дә югалмаячак! Юага тикле! Аларга аерылышырга вакыт иде инде. Шәүрәнең конторада ялга каршы стена газетасы чыгарасы бар. Гайнанның бүген кичкә комитет утырышы билгеләнгән иде. Әйе, очрашуны шунда түгәрәкләп, кунак кызны вакытында Сөендеккә озатып куйган булса, бәлки хәерлерәк булган булыр иде. Ләкин тормыш дигән бу табышмакның кайсы борылышка нинди тозак куюын, кайсы чаттан нинди бәла, я нинди шатлык булып тәгәрәп чыгачагын каян беләсең? Ике яшь йөрәк, гөнаһсыз сабыйлар сыман тотаклашып, яр буеннан баралар. Кайтыр вакыт җитүен дә беләләр. Ләкин һич тә аерыласы килми әле. Аерылышсаң — дөньяның яме калмас, ул төссезләнер, сүнәр. Тормышның бөтен рәхәте, бар ләззәте менә шулай бергә булуда, бер-береңнең янда, янәшәдә булуын сизеп, бөтен барлыгың белән шуның рәхәтен тоеп, кадерен белеп торуда иде. Кинәт югарыга таба су буенда, бөтен тирәне шаулатып, нидер гөрселдәде. Акчарлаклар белән каргалар чыр-чу тавышланып һавага күтәрелде. Гайнан шул сулышта ук әрәмәләр арасына кереп юк булды. Анын бары тик: — Бер кая да китмә! Мин — хәзер!—дигәне генә ишетелеп калды. Шәүрә әсәрләнеп яр өстенә менде. Күңеле нидер сизенеп, йөрәге сулкылдап куйды. Тавыш килгән якта ниндидер дөпелдәүләр, акырулар ишетелде. Шул арада әрәмәләрнең аргы ягына выжылдап килеп чыккан машина тәрәзәсеннән Гайнанның тузгыган башы күренде. Ул, макандыр дип тынычландырырга теләде. — Курыкма, атмый ул! Алар хәзер берни эшли алмый. Машиналары бездә! Менә килеп тә җиттек! Машина буа турысына барып туктауга, Харис аны шундук таныды. — Карале, Зәкәрья машинасы түгелме соң бу?—диде. Шәүрә тагын коелып төште. Аның хәтта машинадан чыгарлык та хәле юк, ул ничектер утырган урынына сеңәрдәй булып бөрешеп килгән. Харис улының килеп чыгуына чын күңелдән шатланган иде. Ул бульдозерчыларның берсен, үзенең ала-кола машинасына утыртып, милициягә җибәрде. Бүтәннәр машинага утырыша башлаганда, Шә\рә төшеп калырга омтылды. — Мин анда нигә? Ирләр эше...— диде. Ләкин кунак кызның үзен генә ялгыз калдырасылары килмәде. Минһаҗ аны аркасыннан сыйпап тынычландырырга тырышты. — Борчылма, кызым, без дүртәү бит!.. Харис, бандит түгелдер бит ул кешегез?— диде. — Юк, түгел. Түрә кеше ул. Тамагын тыя алмагандыр. Я тагын берәр яшь хатынга өйләнәдер дә, туйга балык күп кирәк булгандыр! Кунак кыз колакларына кадәр кызарынып, битен-күзен сөрткәләргә тотынды. Бу кешеләр, үзләре дә аңламастан, аның ярасына тоз сибәләр иде. " Атасы Зәкәрьяның гаебен йомшартырга тели кебек сизелде. Гайнанга бу ошамады. Ул табигатькә карата ерткычлык күрсәткән кешеләрне берничек тә гафу итә алмый иде. — Әти, әти, яклама син аны. Әгәр балыкларның теле булса, алар синец Зәкәрьяң «бандит» дип кычкырырлар иде. Юньле кеше балыкка мылтык белән төшми лә!—диде. — Шулай да бит. Төрле кеше төрлечә карый.. Зәкәрья дигәннәре яна гына корсак үстерә башлаган кызыл чырайлы, йомры гына кеше икән. Аның майланып торган түгәрәк битен, симез тәнен күрүгә Гайнан алдына китапларда укыган, киноларда күргән, элекке трактирларда типтерүче яшь купецлар, зшлексез алпавыт яшьләр килеп басты. Иске дөньяның бу эшлексез образларын ул әдәбиятта да күралмый, аның бабасы да нәкъ шуның ише әрәмтамакларга каршы көрәштә үлгән бит. Зәкәрья боларны майка һәм трусиктан гына, кулына ике көпшәле ау мылтыгы тоткан хәлдә, яр башында каршылады Харисны күрүгә авызын ерып, яр астында посынып торган юлдашларына кул болгады. — Ә-һәй! Әйттем бит хәләл мал бер кая китми дип! Үзебезнекеләр! Әйдә, куй уханы! Сыйлыйбыз үзләрен! шина ишеген ачып: — Шәүрә, тиз утыр!—дип кычкырды. — «Кая, ничек, нәрсә бар?» дип сорап торыр чак түгел иде. Шәүрә утыруга, зәңгәр «Жигули» фырылдап кузгалып та китте. Шул сулышта ук ярым ялангач бер бәндәнең кулын болгый-болгый болар артыннан куа килүе күренде. Аны күрүгә Шәүрә төсе китеп каушап калды. Гайнан машинаны, әрәмәләр, түмгәкләр арасыннан тирбәлдерә-чайкалды- ра, буага таба куа иде. Шәүрәне теге кешенең мылтыгыннан курык ТОМ ӘР ЬӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН 41 Әмма боларның сыйланыр исәпләре күренми иде. Харис ерактарак туктап: — Шулай да мылтыгыңны куеп тору хәерлерәк булыр, Зәкәрья,— диде. Таныш вышкачының үзенә шулай .каты бәрелүенә гаҗәпләнеп, Зәкәрья иңбашларын җыерды. — Аңламыйм, мине кем дип беләсез?! — Барыбер мылтык тотып сөйләшеп булмый, Зәкәрья. — Белмим, нәрсәгә буза куптарырга? Ике-өч балык өченме? Зәкәрья мылтыгын теләр-теләмәс кенә куакка элде. Харис мылтыкның патронын алып .кесәсенә салды. Минһаҗ яр буенда өчкә бүленгән эреле-ваклы балык өемнәренә таягы белән ишарә итеп телен чартлатты, башын чайкап торды. — Күрәм, оят та, намус та юк икән сездә! Рәхимсез дә кыргрнсыз балыкны! Бигрәк тә вакларын! Зәкәрья биленә таянып кына сөйләшә иде. — Ниндәләен намус хакында әңгәмә, картлач? Аның монда нинди дәхеле бар? Уха пешерергә ярыймы соң ул? Минһаҗ ачуланып таягы белән җиртә дөпелдәтте. — Кыланмагыз! Сезнең белән олы (кешеләр сөйләшә! — Ха! Ә мине кечкенә кеше дип беләсезмени?! Син миңа шуны бәян кыл, хөрмәтле аксакал, ничә еллар шушы Ык буенда хезмәт итеп, маңгай тире түгеп, свежий балыктан авыз итәргә хакым бармы минем? Бармы, әллә юкмы? — Кешечә кылансаң, кешечә! Ә нигә шартлатасың? — Кешечә ничек тә, бүтәнчә ничек, анысын мин үзем беләм. Харис уңайсызланып башы белән Зәкәрьяның трусиктан гына булуына ишарә итте. — Чалбарыңны ки, ичмасам. Кыз бала алдында яхшы түгел. Зәкәрья әсәренеп як-ягына борылгалый башлады. — Шулаймыни? Кая ул, нинди кыз бала? Шәүрә машинадан килеп чыккач, Зәкәрья шаккатып телсез калды, берни аңламагандай, як-ягына каранды. Әмма кыз янында Гайнанны күрүгә аның иреннәре бөреште, күзләрендә усал чаткылар уйный башлады. — Ә? Шушымы «кыз (балан?». Ха-ха-ха! Тинти-винти, менә сиңа, мә! Әй, ничек килеп сыландың син боларга? Ха! Кыз бала, имеш!.. Гайнан, башына китереп органдай, миңгерәүләнеп китте. Аның күңеленә коточкыч шик төште. «Әллә... әллә сөяркәсеме?..» Ләкин Шәүрә- нең иреннәре шундый кызганыч булып дерелди, зур ачылган күзләре шундый сабыйлык сафлыгы белән, шундый ышаныч белән аңа юнәлгәннәр иде ки, Гайнан түзә алмады, Зәкәрьяга очынып барып кунды. — Җитте сезгә! Нәрсә сез монда кеше мыскыллыйсыз?!. «Балыкчы» бу озын буйлы тәкәбберне мәсхәрәле карашы белән коендырып, бүтәннәргә таба борылды. — Әйтегез, пожалыста, нигә акыра миңа бу малай? Нәрсә белә ул? Ә мин белгәнемне әйтәм! Понятномы сезгә?! Гайнанга үзен тыюы кыен иде инде. Ул ачуыннан, хурлануыннан ярсып йодрыгын төйнәде. — Туктатасызмы, юкмы бу безобразней ы?! «■Балыкчы» артык кызмаска булды. Каршысында басып торган пәһлевандай өч ир кешегә күзен генә снрпеде дә Шәүрәгә арты белән борылып кулын селдәте. — Пожалыста, бер сүзем юк. Белгәнемне генә әйтәм. Хатын-кызга кешенең җаны кирәк, ә ирләргә тәне дә җитә диләр. Бәлки ул җан эзли торгандыр? Каян беләсең? Мин бит булганны булмады дип кисе леп төшә алмыйм. Ул бит минем кулда булып чыккан кыз! Вот шул! Понятномы оезгә?! Шәүрә йодрыкларын айкап, елый-елый: — Ялган, ялган, ялган!—дип кычкырды да битен каплап әрәмәләргә таба йөгерде. XXIV Бу җыелышны бөтен авылда иң зарыгып көткән кеше, мөгаен, Рәмзи булгандыр. Бүген иртән аерылышканда, Гайнан абыйсы аның иңбашыннан кагып нәрсә диде? — Ну, егет, әзерлән! Бүген синең нинди көнен, беләсеңме? — дип күзен кысты. Рәмзи өенә кайтып өс-башын алыштырды да йөгереп кенә Иштирәк парикмахерына барып чәчен төзәттерде, ботинкасын ялтыратты, чалбарын өтеләде. Аның күңелендә чын бәйрәм, ул үзендә сабан туе көннәрендә генә була торган дәртле бер күңел күтәренкелеге сизә иде. Ул инде хәзер үк чыгып йөгерергә әзер иде. Әмма анасы туктатты: — Җыелышың кичке дүрттә генә башлана бит әле, юләркәем. Кая ул кадәр кыбырсыйсың, аныңчы йоклап ал, —дигәч, теләр-теләмәс кенә чоланга кереп сузылды. Төнен көтүдә уздырган булса да, барыбер тиз генә йокыга китә алмады. Җыелышта бирелүе мөмкин булган төр- те-төрле сорауларга җаваплар әзерләде. Йокыга китәр алдыннан: «Их. бүтән малайлар шикелле әтиле дә булсам?» дип, авыр сулап куйды Төш авышуга Рәмзи яңадан аякка баскай иде инде. Көзге алдына килеп өр-яңа ап-ак күлмәгенең якасын төзәткәндә чәченә күзе төште дә тагын кәефе кырылды. Бөтен авылда аның төсле кызыл чәчле бүтән бер генә кеше дә юк, ул һәммәсеннән аерылып тора иде. Малайлар «бакыр баш!» дип күзен ачтырмыйлар, аны күрүгә «башыңа ут капкан! Яна, яна!» дип кычкыра башлыйлар. Әллә кайдагы атасыннан калган төс... Ул моны -авыр кичерә иде. Шулчак анасы Кәлимә шыпырт кына килеп улының башына кон- гырт-кызыл беретка, иңбашына шул ук төсле елтырап торган капрон куртка китереп салды. Рәмзи шатлыгыннан сикергәләртә тотынды. — Ай, әни, каян алдың? Кайчан алдың? Ул борылып анасын кочып алды. — Таптым инде, үзеңә күрә генә. Бүген синен бәйрәмең бит! — И әни, бик кыйбаттыр бу?! Кыйбаттыр! Әйеме? Анасы кулын гына селтәде: — Акчадан да кыйбат түгел, улым. Үз акчаң. Үзең мал таба башладың бит инде. Куртканың түшендәге «молниясе» шуып кына аска төште, тагын өскә менеп китте. Шәп! Береткасын кыңгыррак салып, көзгегә якынрак килсә, Рәмзи хәйран калды. Беретка кырыеннан чыгып калган чәче кояш яктысында шундый матур җемелдәп күренде, Рәмзи үз күзенә үзе ышанмыйча куанычыннан борылгаларга тотынды. Артында елмаеп торган анасы аны иңбашыннан кочып алды. — Күрдекме нинди матур синең чәчең! Юкка гына кимсенәсең. Беләсең килсә, мондый матур чәч берәүдә дә юк әле! — Чынлап та!.. И әни, каян таба алгансың мондый куртка! Чыгып китәр алдыннан, ишеккә барып җиткәч, Рәмзи бераз арлы- бирле килде. Аның анасын һич тә рәнҗетәсе килми иде. Шулай да күңелендәге төен һаман язылмый гына бит. Бәлки җыелышта бу турыда сорау бирерләр? — Әни! Син беләсеңме? Ул әти булган кеше бер кайтасымы соң, әллә юкмы?ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Кәлимә кинәт кече якка борылды, аның чырае караңгыланды. «Тагын шул! Нишләп онытмый бу». Рәмзине котыртучы тинтәк малай- шалайга рәнҗеп алды. Әмма җавап бирмичә булмый иде. — И улым, каян белим сон? Күптән үк югалды ич инде ул, әллә кайчан... Бәлки ул дөньяда ук юктыр инде. Л1өгаен, юктыр... Каян беләсең? Рәмзи йөгереп килеп анасының беләгенә ябышты. — Чынлапмы? Белеп әйтәсеңме? — Соң, чынлап булмыйча! Исән булса, ул еллардан бирле кайтып керер иде... Шундый хәтәр эштә булгач, төрлесен көтәсең.... Малай анасына күзен тутырып карап торды да чыгып йөгерде. Кешенең үлеменә шатлану әйбәт түгел инде ул түгелен. Шулай да. Болай атасыз малай булып йөргәнче, ичмасам... Ыкның үзе генә белгән аулак бер култыгында яр буена килеп утырды Рәмзи, тал чыбыкларга тотынып, судагы шәүләсенә күз салды. Су астыннан аңа элекке кызыл башлы, сипкелле малай түгел, ап-ак күлмәк, яңа куртка киеп, береткасын кырын салган яшь кенә чибәр егет карап тора иде... Ике кулын куртка кесәсенә тыгып, Рәмзи сызгыра-сызгыра яр буйлатып китте. Тын суның өстенә канатларын тидерер-тидермәс, ак түшле яр карлыгачлары уйный, анда да монда дулкын түгәрәкләре кузгатып, балыклар чулт-чулт итә. Бу юлы Рәмзи аларны күңел күзе белән түгел, болай гына карап узды. Җыелыш вакыты якынлашкан саен аның тынычлыгы бетә бара, аңа һаман нидер җитми, нидер күңел теләгәнчә үк түгел кебек иде. Нидер?.. Нидер генә түгел иде шул. Китапларда укыганнарны, җыелышларда, мәктәптә ишеткәннәрне Рәмзи яңадан исенә төшерде. Әнә Муса Җәлил унөч яшендә акларга каршы шигырь язып чыккан, Олег Кошевой уналтыда яшь гвардиянең комиссары булган! Комиссарның да ниндие әле! Марат Казейның «Орлик» дигән аты белән Белоруссия урманнарында фашистларны кырып йөрүенә Рәмзи сокланып бетә алмый иде. Ул вакытта Казейга күпме булган дисең? Нибары ундүрт кенә яшь! Шулай да алар һәммәсе дә буй җиткән ир-егетләр булып күз алдына киләләр. Ә Рәмзи әле һаман да малай гына. Сары авызлы чыпчык баласы... Ә Рәмзинең малай гына буласы килми инде. Ул хәзер өчәр килолы гантельләрне уйнатып кына йөртә, аның кап-караңгы төннәрдә берүзе калып көтү көткәне, бер ялгызы болында кунганы бар. Рәмзинең дә хәзер әллә кем буласы, әллә ниләр эшлисе килә иде. Ул ерактан ук йөгереп килеп киң генә чокыр аша сикерде, йодрык кадәр ташны Ь1кның аргы ягына тондырды. Тик алай гына күңел басылмады. Ул да түгел, әрәмәләр арасыннан йөгереп чыкты да көтү тирәсендә утлап йөргән туры байталны үзенә чакырырга тотынды: — «Орлик», «Орлик», баһ, баһ, баһ! Туры байтал аны башын күтәрүгә үк таныды. Рәмзинең дәшүенә җавап кайтаргандай, акрын гына кешнәп куйды да тышауланган килеш сикерәсикерә, Рәмзи янына ашыкты. Көтүгә чыкканнан бирле Рәмзи аны гел үзе тәрбияли, су коендыра, өстен тазарта, өеннән икмәк сыныклары алып төшә, кыскасы, алар бик дуслашканнар иде. Көтүнең аргы кырыенда йөргән Сәрвәретдин бабайга күрсәтмәс өчен, Рәмзи атны әрәмәләр ышыгына кертеп шыпырт кына тышавын алды, йөгән балдакларын чиште, үзенең береткасына кызыл йолдыз такты, таза гына озын таяк алып аны пәке белән юкарткач, ул кылыч булды. Бер-ике минуттан алар инде Сәрвәретдин бабай күрә алмаслык куе әрәмәләр артына, ерактагы аланнарга кереп югалдылар. Берсе — курку белмәс яшь партизан Казей, икенчесе — аның чын дусты, җилдән җитез, колмактан җиңел «Орлик»... булып алды. «Казей» «Орлик»ның, сыртына сыланып яткан килеш, куе ялына ябышты да кычкырып җибәрде: — «Орлик», на! Җаным, элдерт, «Орлик», алга! Туры байтал яшь иде әле. Ул үзенең кырыкмыш чатындагы шаянлыгын, уенчак вакытын исенә төшердеме. Сәрвәретдин янында тик ятып ирегеп беткән яшь тәнен рәхәтләнеп бер уйнатып аласы килдеме, * ул нәкъ Рәмзи теләген — чын «Орлик»ны уйный иде. Яшь дусты бөтен 2 гәүдәсе белән уңга авыштымы. «Орлик»та уңдагы юлга, сулга авыш- = тымы, сулдагы сукмакка томырыла иде. Әрәмәләр арасында боргала- = нып йөргән урынтын юлдан кинәт кенә аланга барып чыккач, яшь партизан уңга да сулга чаж-чож «кылыч» селтәнгәндә, туры байтал колакларын шомартып оча гына, аланнан сөлектәй суырылып, җилдәй выжылдап кына уза да ялт итеп тагын куаклар арасына кереп югала иде. «Казей» белән «Орлик» тиз генә арада әллә никадәр фашистның «башына җитеп», бик хәтәр четерекле хәлләрдән исән-аман котылып, җәйләүгә килеп чыктылар. Алар мышкылдап кайтып кергәндә колхозның комсомол членнары һәммәсе дә диярлек килеп җиткәннәр дә зур карама төбендә партком секретаре Идрис тирәсенә җыелганнар иде. Идрис Гайнанның кулын кысарга тотынды. — Әйтмисең дә! Сине котларга кирәк икән бит!—диде. Гайнанның күңеле төшенке кебек күренә иде. Азрак сизенсә дә сүлпән генә: — Нәрсә өчен?—дигән булды. Идрис абыйсы дусларча аның иңбашына сугып алды. — Я, белмәгәнгә салынма! Браконьерлар тоткансың бит! Берүзең! Кайчаннан бирле Ыкны талап яшиләр иде ул бәндәләр. Бик рәхмәт сина, энекәш. Бу чын комсомолецларча! Әмма Гайнан моңа бик үк шатланмады. — Тотудан ни файда, шундук җибәргәч?!—диде. — Анысы икенче мәсьәлә. Анысын кайгыртырбыз. Гайнан кулларын гына җәеп җибәрде. Идрис аны кисәтеп куйды — Тик алай ялгыз гына батыраерга ярамый! Әллә кем әйтмешли, алариың кырыгына бер иман. Пычаклы да. мылтыклы ул бәндә! Җыелышны ачып президиумга сайланганнан соң Дилбәр. Гайнанга иелә төшеп: — Җитәклисеңме? — диде. Егет башын чайкады. Кичәге фаҗигадән соң Гайнан һаман да акылын җыя алмый, аның хәле бик мөшкел иде. Дилбәрнең үзе шикелле үк шыпыртлап: — Юк, «аин остарак бит, үзең бул!—диде. Дилбәр моңа канәгать иде. Бу егеттән ул һаман да өметен өзми әле. Дөрес, ул бүтәннәр шикелле кашларын сикертеп, күзләрен уйнатып. баллы-татлы сүзләр белән егетләрнең башын әйләндерә белми белүен, ә менә мондый политически мәсьәләләрдә үзенең төшеп калганнардан түгеллеген күрсәтер әле ул, күрсәтер! Дилбәр уенча, бу тискәре малай аның кадерен белмәсә, әнә бер читтәрәк матур күзләрен аңа төбәп тын гына елмаеп утырган партком секретаре белер. Бу араларда ул Дилбәрне әледән-әле искә алып кына тора. Әле җыелыш президиумына сайлата, әле район киңәшмәсенә җибәрә. Дилбәр озын бармакларының очлары белән өстәлгә таянып гәүдәсен турайтты. Үзенең ярыйсы ук матур сынлы, калку күкрәкле чибәр туташ икәнлегенә һәммәсенең дә игътибар итүләрен бөтен вөҗүде белән тоеп, моңа бик канәгать булды, һәммә нечкәлекләрен җиренә җиткерергә тырышып, күтәренке күңел белән җыелышка җитәкчелек итәргә кереште. ГОМӘР БӘШИРОН ф җидггәп Иң башта ул куак артына посып төтен чыгарып утыручы бер төркем яшьләрне кызартып шундук тәмәкеләрен ташлатты. Тезләрен кочаклап тын гына чирәмдә утырган Идрискә таба борылганда, йөзе яктырып, теле тагын да юмартланып китте. — Башта ук кирәк иде дә, менә бит, томаналык. Әллә кем әйтмешли, кайчагында культура җитенкерәми. Колхозыбызның партком секретаре Идрис абый Мингатинны җыелышыбызның президиумына сайларга дигән тәкъдим бар. Шәт, каршылар юктыр? Юк! Сайлана бертавыштан. Рәхим итегез, Идрис абый. Дилбәр, бер читкәрәк күчеп, үз янында Идрискә урын да хәзерләде. — Беренче мәсьәлә — Рәмзи Ханзафаровның комсомолга алу турында гаризасы. — Дилбәр, күзләре белән эзли торгач, Рәмзине куак төбеннән табып алды да бәләкәй генә шаярткандай итте. — Я, күрсәт әле үзеңне! Дәү үскәнсеңме? Алырлыкмы икән сине безнең сафларга, әллә юкмы? Президиум өстәле каршысына якынайгач, Рәмзи сорауларга җавап бирергә әзер булып башын күтәрде. Иң башта бәлки «комсомолга нигә керәсең?» дип сорарлар. Комсомол члены белән член түгелнең нинди аермасы бар? диярләр. Бәлки комсомолның кайчан оешуын, аңа кайчан Ленин исеме бирелүен беләселәре килер? Рәмзи сигезьеллыкны үз классында беренчеләрдән булып тәмамлаган малай, аның монда да беренче буласы килә, теләсә нинди сорауга да җавабы тел очында гына тора иде. Бәлки Олег Кошевойдан, Зоя Космодемьянскаядан башларлар? Әмма Дилбәр, аның басып торуына эче пошкандай, утырырга ишарә итте. — Сүз бирелә .рекомендатор Гайнан Мингатинга!— диде. Егетнең башында һаман да ерып чыга алмаслык авыр газап иде. Әле Зәкәрьяның симез бите күренгәндәй була, әле Шәүрәнең, ачыргаланып, «ялган, ялган!» дип кычкыруы ишетелә, битен каплап әрәмәләр арасына кереп китүе күз алдына килә иде. Аның бөтен тәне эсселе- суыклы булып китә, башына коточкыч уй килә: «Әгәр Шәүрә суга ташланган булса?!.». Ул хәзер үк, менә шушы сулышта ук, Ык буена йөгерергә омтылып куя. Әмма ярдәмчесенең мөлдерәп торган күзләре аны айнытып җибәрде. Ул үзен-үзе: «Ярамый җебергә, ярамый!» — дип шелтәләде. Иреннәрен тешләде, уртларын кысты да өстәлнең кырыена ук чыгып Рәмзи ягына ымлады. — Барыгыз да беләсез, безнең Рәмзи Җидегәндә туган, шушы авылда үскән малай, әйтергә кирәк, күз алдында... Аннары унъеллыкны тәмамлап чыккач та, шулай ук фермада да күз алдында... Рәмзи кызарынып башын иде. Куак төбендә кемнәрдер хихылдап куйды. Идрис, борчылып, энесенә гаҗәпләнеп карап тора башлады. Дилбәр Ык буендагы җанҗал турында ишеткән иде инде. Бу аның көнчелеген тагын да күпертеп җибәрде. Ул карандашы белән шак иттереп өстәлгә сукты. — Син нәрсә? Төш күрәсеңме соң? Каян килгән унъеллык?—диде. Гайнан, ни әйтәсен исенә төшерергә теләгәндәй, күзен челт-челт йомып: — Ә, гафу, сигезьеллык, кәнишне, шулай, дөрес... сигезьеллык бетергәннән соң...— дип ялгап китте. Шулай да ничек дәвам итәсен тиз генә исеңә төшерә алмады. Зиһенен җыярга азапланып чәчен сыпырырга тотынды. Нидер әйтергә кирәк иде бит, кирәк иде. — Ничава гына малай, тоесть егет, Рәмзи, көтүне дә ннчава гына көтә, болай да, минемчә, акыллы, тыңлаучан малай. Минемчә, алырга ярый аны комсомолга... Рәмзинең башы иелтәннән-иелә барды. Аңа хәзер бетен җыелышның кызыгы калмаган иде инде. Нинди дәртләнеп, дулкынланып көткән иде ул бу көнне! Җыелыштан соң ул инде хәзерге Рәмзи генә булып калмас, ничектер бүтәнчәрәк, важныйрак булып кайтыр кебек иде. Ә аңа монда «ничава гына...» диләр. Комсомол геройлар турында күпме китаплар укыды, ничәмә-ничә кинолар карады Рәмзи. Алар шикелле таза, нык буласы килеп көн саен гантельләр белән уйнады, җан-фәрман юыртып барганда, йөгереп килеп «Орликжа атланырга өйрәнде. Аның батыр йөрәкле булып үсәсе килә иде. Ул караңгы төннәрдә берүзе ничәмә-ничә тапкыр көтү белән тугайда кунды. Нигә берсен дә күрмиләр? Аның портреты ничә тапкыр хөрмәт тактасына менде, Гайнан белән ул көткәндә сөт арта дип ничә тапкыр гәзитләргә яздылар. Шуларны чатылдатып әйтеп саласы урында иренеп кенә әйтелгән ваемсыз сүзләр яшь егетнең кайнар тойгыларына салкын су булып сибелде. Кайсыдыр: — Анысы-монысы күренгәне юк бугай ич,— диде. — Юк, ярый торган малай, старательни. — Укуны да шәпкә бетерде бит ул! — Әйбәт малай, булмаганны әйтер хәл юк. Җиденче Рафаэль шаяртып алмакчы булды: — Кыйныйсы малайларны кыйнап бетерде бугай инде, әйеме, Рәмзи? — диде. — Әйдә, аңлашылды инде... Тагын ни кирәк? Яна беретка белән куртка киеп төшүе Рәмзигә хәзер кыланчыклык булып тоела башлады. Ул, якасыннан черки кергәндәй уңайсызланып, иңбашларын җыерды. Апа хәзер алсалар да, алмасалар да барыбер аде... Чыбык очы белән чирәм казып тыңлар-тыңламас утырганда, председательнең соравы аны сискәндереп җибәрде: — Ниме? Атаң турында берәр нәрсә ишеткәнең юктыр? Беравык тынып тордылар. Аннары төрле яктан ризасызлык авазлары ишетелә башлады: — Анысы нәмәкәйгә кирәк инде тагын? — Әллә кайчан билгеле ич инде! — Әйе, малай әйбәт! Шул җитмәгәнмени? Язидә зур күзләре белән Дилбәргә текәлеп — Карале, Рәмзи каян белсен аны? Хәзер кемгә кирәк инде ул?— диде. /Дилбәр карандашы белән «шык» иттереп өстәлгә төртте. Ул мондый әхлаксызлык күренешләре турында җыелыш саен искә төшерә торган иде. — Менә миңа кирәк, мина, ишеттеңме? Коммунизм җәмгыятендә яшисе кешеме ул? Әйе! Ата-анасы тигез булганда бертөрле тәрбия ала яшь буын, типез булмаганда — икенче төрлеме? Икенче төрле! Менә нәрсә бит!.. Бөтенесе Рәмзигә текәлделәр. Ул теләр-теләмәс кенә торып басты да курткасының «молниясен» бер менгереп, бер төшереп Дилбәргә карап алды. — Шуннан да юньлерәк берәр сүз табылмады инде, апа, имә? — диде. Дилбәр, кызарынып, каш астыннан гына Идрискә күз атты. Әмма, ни генә булмасын, бу малайның телен кыскартмыйча ярамый иде — Юньлеме, түгелме, анысы синең кайгың түгел, энекәем! Белдеңме? Сораганга җавап бир! — Алайса, менә шул: юк минем атам, юк! ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Дилбәр сикереп торды да яңадан утырды. Малайның башбаштаклыгы җыелышны чыгырыннан чыгарып, аның көлкегә калу куркынычы бар иде. — Ничек «юк»? Нәрсә сөйлисең? Атасыз кеше буламыни? — Була! Мин какрас шундый! Әнинең паспортында да «юк» дигән сызык куелган! Җыелыш берьюлы тынып калды. Тик яндагы әрәмәдә генә нидер чытырдады. Борылып карасалар, Рәмзи анасының башын иеп авылга китеп баруын күрделәр. Идрис учына гына тамак кырып алды. Гайнан, куркып уянгандай, әсәрләнеп башын күтәрде. Рәмзи дусты йөзендәге аяусыз кискенлек аны әллә нишләтеп җибәрде. Ул монда үзенең дә гаебе барын искәреп, Дилбәрдән сорап та тормастан сөйли дә башлады. — Аңламыйм мин, һич аңламыйм, иптәш председатель, кемне алабыз соң әле без комсомолга? Кемне? Үзебезнең күз алдында үскән шушы тырыш егет Рәмзи Ханзафаровнымы, әллә югыйсә, күптән үк күздән югалган әллә кемнеме? Кемне алабыз икән, шуның турында сөйләшик тә! Булдымы? Дилбәр урыныннан торып яңадан утырды. Гайнанга каты әйтергә теле бармый, ачуны да китерә иде. — Ярар инде, ярар! Сорамыйча башладыңмы? Сөйли бир! Нәрсәкәй тагын кактырып-суктырып маташасың! Председательгә усал гына карап алды да егет тагын да ялкынланыбрак сөйләп китте: — Беләсегез килсә, менә дигән егет ул безнең Рәмзи, менә дигән! Сез инде уйлыйсыз: нәрсә ул ферма сыерларын көтүе! Тик йөри көтүче сыер койрыгы артыннан сызгырып! һе! Бар, сызгырырсың пычагым! Белмисез әле сез! Каты җил чыга, күк күкри. Яңгыр коя. Бер заман, салкын яңгырдан качып, сыерларың кая ышыкланырга белмичә шашы’- нып әллә кайларга ташлана. Менә шундый чакларда күрсәгез иде сез Рәмзине! Муеныннан пычракка батса батар, җеп бөртегенә кадәр чыланып күгәреп бетәр, шулай да малкайларны харап иттермәс, көтүне таркатмас! Менә нинди ул безнең Рәмзи! Әгәр безнең яшьләр барысы да аның шикелле эшләсә, беләсезме, кайларга менеп китәр иде безнең Җидегән! Сүз арасында ярдәмчесенең яктырып киткән чыраена күзе төшүгә, аның балаларча саф, керсез шатлыгы Гайнанның үзенә дә күчте. Күңелен һәм телен богаулап торган өметсез уйлары, шомнары акрынлап эри башлады. Аңа хәзер Шәүрәне дә көнчелек белән генә мәсхәрә итәләрдер кебек тоелды. Ул сүзенең ахырын Рәмзине комсомолга алырга тәкъдим итеп тәмамлады: — Нәкъ менә Рәмзи шикелле батыр йөрәкле чын патриот яшьләрне алырга кирәк тә комсомолга! Шулар булачак бит киләчәк колхозның чын, әйбәт, эшлекле хуҗалары! Әйтерсең Рәмзинең тәрбияле, тыйнак малай булуы хәзер генә исләренә төште! Башкаларның да теле ачылып китте. Рәмзи мәктәптә укыганда ук Тимур командасының иң тырыш члейнарыннан берсе булган икән бит. Ул хәзер дә якын-тирә күршеләренә гел булышкалап тора икән. Кайсыдыр карчыкка кибеттән ашарына-эчәренә алып кайтып биргән, кайсынадыр төнлә врач алып килгән. Тик Дилбәрнең генә кәефе кырылган иде. Шушы бот буе малайның үзен шулай ахмакка калдыруын ул һич тә гафу итә алмый, үз фикеренең аста калуын күтәрә алмый иде. Шулай да Дилбәр үзенең гарьлеген көче җиткән кадәр тыярга, йомшаграк телле булырга тырышты. — Атам юк дип киселеп төшәсең дә бит, алай гына булмый ул, энекәш! Комсомолга кергәндә күңелеңдә тузан тикле дә шик калмаска, бөтенесе әйтелеп бетәргә тиешле. Белдеңме шуны? Сиңа кирәк бул- маса, тәрбияви яктан кирәк иде ул... Менә син зур үсәрсең, вузга керә- сен, я анда армиягә алынасың булыр... Партком секретаре, борчылып утыра торгач, Дилбәрнё бүлеп кулын * күтәрде. Уйлана-уйлана гына үз фикерен әйтте: — Бу нәрсәне кат-кат искә төшерү педагогик яктан да, болай да бик ук отышлы димәс идем мин. Тормыш бит ул! Кемнәрне кайларга ташламый тормыш?! Берәүләр чирәм җирләргә китте дә шунда төпләнеп калды. Икенче берәүләрне Төмән нефте мавыктырды. Менә хәзер инде КамАЗ белән БАМ! Каян беләсең, бәлки кайда да булса төньякта нефть эзләп йөридер? Я булмаса парашют белән сикереп төшеп тайгада янгыннар сүндерә торгандыр... Рәмзи кулындагы чыбыгын ыргытты да аягына басты. Аның күзләре елтырый, иреннәре кысылган иде. — Әллә ишетмисез инде, әллә чорт! Юк минем атам, юк дим бит инде! Бөтенләй юк! Менә шуңа ышанасыз икән, алыгыз, ышанмыйсыз икән... Ул кызу-кызу атлап китеп тә барды. Күбесе сикерешеп тордылар. Дилбәр ягына ачулы тәкъдимнәр яварга тотынды. — Нәрсәгә сузасыз инде?! Куй тавышка, Дилбәр, куй! Җыелыш бетүгә, өенә кереп тә тормастан, Гайнан Сөендеккә йөгерде. Төрле хәвефле уйлар юл буе аның бәгырен телделәр. Ул Шәүрәие әле больница караватында ята, әле тиз ярдәм машинасы алып китә, әле поездда Башкортстаныиа кайтып бара итеп күрде. Ни генә булмасын, шундый газаплы вакытта Шәүрәие ялгыз җибәрүе өчен ул үзен гафу итә алмый иде. Әгәр Шәүрәгә «ул-бу» булмаган булса, ул исән калса, моннан соң нишләсен белер иде инде Гайнан, белер иде... Промысел конторасына Гайнанның беренче генә килүе түгел иде. Озын коридор буйлап бара торгач, кызыл почмак ишеген ачар алдыннан ул тагын икеләнеп калды. Әгәр Зәкәрьяның әйткәне дөрескә чыкса, Шәүрә аның кулыннан узган булса? йөрәге сызланып, ул тешләрен кысты. Бу шундый коточкыч хыянәт, шундый мыскыллау, шундый чирканыч нәрсә иде, Гайнан алай дип хәтта күңеленә китерергә дә җирәнде. Ләкин Зәкәрья сүзләре аңа һәмишә тынгылык бирмичә, колак төбеннән китмичә газаплый иде. Алай дисәң... Шәүрә күтәрелеп карарга кыймыйча башын иеп: — Минем дә кескәй генә гаебем бар,— диде Гайнанның күзләре Шәүрәне тишеп алырдай булып усал карады. — Нинди гаеп! Нишләп гаепле? Теге... теге подлец дөрес әйтәмени? Шәүрә нигәдер агарынмый, оялмый, хәтта каушамый да иде. — Юк, ул ялганлый, ул бозык кеше. Гаебем шул: аның мина ничек... көчләп өйләнмәкче булуы турында сиңа алдан ук сөйләп куймаганмын. — Көчләп, ничек көчләп? Улмы, синеме? — Әйе, миңа көчләп өйләнмәкче булганны. Сөйләсәм, ышанмассың, бизәрсең дип курыктым. Гайнан кызыйның иңнәреннән кысты да битен башына кунды. Шәү- рәнеи күпереп торган куе кара чәченнән нәни бала исенә дә, болындагы чәчәкләр исенә дә охшаган ниндидер шундый бер нәфис хуш ис бәрелеп китте. Шәүрә ана хәзер бик якын, бөтенләй үзенеке кебек, ул 8. «К У » М 12. 113 ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә аңа һич рыясыз, чын күңелдән ышана иде. Ул аның маңгаеннан үпте дә Шәүрә янындагы урындыкка утырып өстәлдәге кәгазьләргә сузылды. — Кая материалларың? Әйдә, гәзитеңне тизрәк чыгарыйк та... Кичә кич Шәүрәнең теге ерткычтан исән-аман калуын белгәннән бирле Гайнан үзен җиде кат күктә итеп, дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп хис кыла иде. Шәүрәнең кайнар иреннәре исенә төшүгә аның йөрәге рәхәт-рәхәт сулкылдап куйды, гүя аның кулларының җылысын яңадан тоярга теләгәндәй, ничә мәртәбәләр ул (кеше күрмәгәндә генә!) муенына кулын тидереп карады. Бүген иртәдән бирле аның һәммә эшләре гел уңайга гына тәгәри, һәммәсе ничектер ансат хәл ителә иде. Төнен дүрт-биш кенә сәгать йоклап калуына, иртәдән үк аяк өстендә булуына карамастан, ул үзендә һич арганлык сизмәде. Гайнан су буена төшкәндә, атасы Харис алып килгән бульдозерчылар тегермән буасы янында Минһаҗ карт белән киңәш коралар иде. Минһаҗ кулындагы озын таягы белән иске буадан бераз өстәрәк бер тар борылышны күрсәтте. — Әүвәл башта әнәтерәк шунда ялганчы буа ясыйбыз. Харис башын чайкап көлемсерәп куйды. — Чын, ялган. Атлаган саен шул! Карале, картлач, буаның да ялганы буламыни соң? — Була, кем Харис туган, була! Башта суны шунда җыеп торабыз да инеш төбен корытып, буаның нигезен казыйбыз. — Просто инешкә аркылы чокыр казыйбыз, әйеме? — Юк шул, энекәш, просто гына түгел! Андый буа беренче яңгырда ук агып китә. Андыйлар булгалады инде безнең. — Я, ничек итеп соң? Минһаҗ карт бригадирны буа казыйсы урынга алып барды. — Сутлы балчыкка кадәр өч метр киңлектә казып төшәбез дә аңа таш җәеп, өстенә сутлы балчык салабыз, таптатабыз, ныгытабыз. Аннары килеп тагын өябез, буаның төбен сөзәк итеп эшлибез. — Анысы нигә тагын? — Штубы буаны су үз авырлыгы белән ныгытсын! Безнең бабайлар борын-борыннан буаны шулай салган. Мондагы эшләргә җитәкчелек итүне Харис үз өстенә алган иде. Әмма ул бүген эшнең техникасын Минһаҗ белән улыннан өйрәнергә тиеш булачагын сизде. Харисның үз улы Гайнанны мондый җаваплы эштә, шундый эшлекле кыяфәттә күргәне юк иде әле. Гайнан Минһаҗ карт белән булачак буа һәм дамба турында җаен, рәтен белеп киңәшә, әле яшь бульдозерчылар белән сөйләшеп ала. Малайның күзләре уйнап кына тора, ак тешләрен күрсәтеп әледән-әле көлеп җибәрә иде. Шундый чибәр, акыллы улын, яратып өйләнгән сөекле хатынын бер җитди сәбәпсез ташлап китүе хәзер аңа тинтәклек булып аңлашыла башлады. Харис, дулкынлануын басу өчен сигаретын кат-кат суыргалап, малае каршысына килеп басты. — Күрәм, бу эшкә син муеннан кереп баттың. Чын күңелдән. Әйеме? Комитетың кушкангамы? — диде. Гайнан күзләрен елтыратып башын игәләде. — Әйе. Шулай кебек сизәсеңме? — Күреп торам бит, дәртләнеп эшлисең! — Үзем сорап алдым, үзем теләп. Ык буеның табигатен матур килеш сакламасак, яшьләрне авылда тота алмыйбыз. Яшьләр киттеме — колхоз да кәегә. — Акча күп төшсә дә китәме яшьләрең? — Акча гына тота аламы соң хәзер? Юк! Рухи азык күбрәк кирәк, культура азыгы, матурлык! — Культурный тормыш шәһәрдә бит инде ул. Авыл ул яктан беркайчан да каланы куып җитә алмас. Монда чиләнгәнче бар да тор шәһәргә! Әнә сиңа машина. Квартира да җайлап була. Гайнан атасына мәгънәле генә итеп карап алды, «һаман да шул уеннан кайтмаган икән», дип уйлап алды. — Кем ничек аңлый бит?! Әгәр дә без ул культура дигәннәре мәсьәләсендә шәһәрнең үзе белән ярышсак?! Малайның нәкъ үзенең яшьрәк вакытындагы кебек һавадагы торна белән мавыгуы Хариска көлке тоелды. Ул көлеп җибәрде. — Нәрсәсе көлке моның. — Мин генә түгел, моны ишетсә, «Илдә булмаганны пешер хатын!» дип, анаң да шаркылдап көләр иде. — Юк, көлми! Әни күптән аңлады инде, әллә канчан! Камил абыйга ул үзе әллә никадәр киңәшләр бирде. — Интересно... — Бик! Сез, шефлар, безгә шушы буаны буып дамбалар гына салып бирегез. Шуннан соң күрерсез интересный хәлләрне! Бу тирәне бер-ике елдан таный алмаслык итмәсәк!.. — Белмим. Шәһәрдән уздырып диюең... Син үзең борчак сиптергәнне бик ошатмыйсың шикелле. Ну, монда... — Ышанмыйсың, әйеме? — Ышанырлык әллә ни күрмим! Гайнан кулын селтәп бульдозерчылар янына китә башласа да, атасына карап алды да нидер уйлап кире борылды. — Беләсеңме, син кырык биш яшьлек ир уртасы булып түгел, менә мин булып, бөтенләй башка заманда, әйтик, ике меңенче елда яшисе унтугыз яшәр егет булып уйлап кара! Я! Харис брезент бияләйләрен шапылдатып улына тагын көлемсерәп карады. Улының олы кеше булып сөйләшүенә Харис һич күнегә алмый иде. Сүзләренә ышанмаса да, улы белән чын күңелдән сөйләшү аңа бик рәхәт тоелды. — Ярый, шулай да булсын, ди. Миңа яңа гына мыек чыгып килә! — Хәзер әнә шул егет булып як-ягыңа күз сал! Ике агымсу арасында җәелеп яткан яшел утрау бит бу! Бармы берәр шәһәрдә моңа охшаган табигый бакча, мондый җиде чишмә, мондый тау итәге, биредәге кебек болын? Я, бармы? — Нигә булмасын? Казанның шәһәр уртасында Кабан күле бар, Болак бар! — Алар анда керфексез каш төсле. Анда болын да, җимеш бакчалары да — берсе дә юк. Ә без монда Ык буенда үскән барлык җиләк- җнмеш куакларын, үләннәрен — һәммәсен үстермәкче булабыз. Харис ышанасы килммчәрәк башын чайкады. — Хыял!.. — Калган өлешен ял паркы итсәк? Шунда пионерлар лагере, спорт мәйданчыгы ачып җибәрсәк? Ни әйтерсең? — Коры хыял гына булып калса нишләрсең? — Калмас! Без сезгә тынгылык бирмәбез! Шушы матурлыкка терәлеп кенә җимеш бакчасы үсә, шунда гына су тегермәне була, табигать һәйкәле белән янәшә авылның музее. Беләсеңме, әгәр шушы гүзәллекнең һәммәсен күрсәтә алсак, тагын ике-өч елдан монда чит ил туристлары килә башлаячак! Алтын суга башлыйбыз, валюта! Ышанасыңмы?! Улының дулкынланып торган күперенке чәченә, очкынланган күзләренә әти кеше беренче генә күргәндәй гаҗәпләнү катнаш куаныч бе ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә лән карап торды. Улы әйткәннәрнең булырдай икәнлеген, аның әһәмиятен ул хәзер генә төшенә башлады бугай. Улы шикелле унтугыз яшендә чакта аның бөтен хыялы нәрсә генә иде? Тамак туйганчы ашаудан, клубка киеп барырлык юньлерәк чалбар белән биш сум кырык тиенлек ботинкадан да ары күтәрелә алмый иде. Ә аның улы әнә ниләр хакында уй йөртә! Колач башка, масштаб башка! Бактың исә, башлы гына ир-егет булып килә бит аның улы! Харис шаяртып улына честь бирде: — Ышанам, иптәш комиссар! Улының фикерен хуплагандай башын игәләп, Харис аны яр буена алып килде. Иске буаны шатыр-шотыр актара башлаган бульдозерга ишарә итте. — Алайса, болай итик: мин бу эшләрнең прорабы булсам, син комиссары булып чыгасың инде. Шулай түгелме? «Комиссар»! Бу исем Гайнанны туган илнең легендар геройларына якынайткан кебек тоелды, күңелендә горурлык уятты. Менә Шәүрә алдында да аңа шулай дип дәшсәләр! Шулай да егет авызына чамадан артык ерылырга ирек бирмәде: — Шулай да булсын... — дип кенә куйды. — Без шимбә-якшәмбе көннәрне генә эшли алабыз. Бу — бер. Икенчедән, безгә булышырга кул көче кирәк. Унбишләп! Егермеләп! — Ярар, бүген дә кирәкме? — Әйе, шунсыз булмый, иптәш комиссар. — Алайса, мин киттем! Гайнан авылга менеп клубтагы радиоузелдан барлык яшь колхозчыларга берничә сүз әйтте: — Комсомол секретареның урынбасары Гайнан Мингатин сөйли әле моны,— дип башлап китте ул.— Иң элек шуны әйтәсем килә. Хыялланып көткән көннәребез килеп җитте. Нефтьче дуслар безгә дамба са4 лырга, буа буарга килделәр. Кем дә кем шул хыялның тизрәк тормышка ашуын чын күңелдән тели — шул инеш буена өмәгә төшсен! Яшьләр өмәсенә! Балта да кирәк, пычкы да, көрәк белән сәнәк тә! Комитет членнары Дилбәр белән Фәйрүзәне, Язидәне, Рафаэльне тагын бер сәгатьтән су тегермәне янында көтәм. Киңәштекме шулай?! Рәхим итегез!.. Чыгышының ахырында «Төзелешнең комиссары» дигән яңгыравыклы сүзне чак кына ычкындырмый калды. Өмәгә җыелган егетләр бульдозерларга «эш фронты» әзерләделәр. Бер арада агроном белән Гайнан тугайга чыгып исән калган җиләк- җимеш куакларын барлап чыктылар. Көз көне кайда, нәрсә өстәп утырту хакында киңәштеләр. - Дәртләнеп кенә эшләп йөргәндә, Дилбәр район комсомол комитетына барырга киңәш итте. Шундый зур эш кузгатканнан соң, аның барышы, анда яшьләрнең ничек катнашуы белән таныштырып торырга кирәк икән. Гайнанның вагы-төяге белән район җитәкчеләрен борчып йөрисе килмәгән иде. Ул, башын кашып: — Кирәк кеше һәммәсен дә белә бит. Райком секретаре Мәҗит абый үз күзе белән күреп китте,—диде. — Шулай да син барып кайт, таныштыр. Каян беләсең, бәлки башка колхозлар да кызыксыныр? Комсомол райкомында Гайнанны игътибар белән тыңладылар, киңәшләр бирделәр. Кирәк чагында ярдәм итәргә, эшләрнең сыйфатын тикшерергә район мелиораторын җибәрергә булдылар. Тик дамба өелеп беткәнче Гайнанны Казанга дәшеп алдылар. XXV Университетка җәйге сессиягә баргач, Гайнан башы-аягы белән укуга чумды. Иртән, нәкъ авылдагыча, кояш чыгар-чыкмастан ук торды, кичләрен башы өстәлгә иелеп төшкәнче, күзләре ачыта башлаганчы укыды. Лекцияләрдә иң алдагы рәткә утырды, тәнәфес вакытында ♦ ин шау-шулы төркемгә кушылырга тырышты. Ләкин барыбер Шәүрә- неоныта алмады. Үз тирәсендәге кызларның ул һәммәсендә, билгеле, Шәүрә белән генә чагыштырды. Ләкин кая ул! Алар Шәүрәнең кисеп ташлаган тырнагына да тормыйлар иде... Бер кичне телефонга дәшкәч, Гайнан тулай торакның өч кат баскычын ике генә сикерде. Телефонда Идрис абыйсының тавышын ишеткәч тә, беравык ышанасы килмичә гаҗәпләнеп торды. Нигә ул, нишләп Шәүрә түгел?.. Ләкин тиз үк айнырга туры килде, чөнки абыйсы куанычлы хәбәр әйтте: Минһаҗ абзый белән Язидә, Идрис һәм Чурмантаен Казанга килгәннәр икән бит! — Бишенчесенә сине сайладылар. Комсомолдан. Иртәгә делегация булып Кремльгә керәбез, — диде. — Аңламыйм: нинди делегация? Мине кем сайлады? — Колхозчылар җыелышы санлады. Кремльдә Алтынбикә тугаен табигать һәйкәле итеп саклау мәсьәләсен карыйлар. Гайнан, баскан урынында бин-бии, телефонга «ура» кычкырды. Телефонның аргы башында берничә кешенең көлгәне ишетелде. — Котлыйм, абый, чын күңелдән? Болай булгач, пеште бит эшләр! Идрис абыйсы: — «Ура»ңны Кремльдә кычкырырга калдыр!—диде. Иртәгесен тугызынчы яртыда Гайнан авылдашларын Кремль капкасы төбендә каршы алды. Ул аларның һәммәсен дә кочаклап алырга хәзер иде. Әйтерсең алар унбиш кенә көн түгел, унбиш ел күрешми торганнар! Авылдашлары да сагынган икән. Минһаҗ абзый өйрәнчеген иңбашыннан кочып күкрәгенә кысты. — Карасана, син киткәч бик күңелсез була икән,— диде. Бүтәннәр арасыннан күләгә кебек тавышсыз-тынсыз гына Язидә килеп чыкты. Ул кечкенә кайнар кулы белән Гайнанның кулын каты гына итеп кысты да аңа күз генә сирпеп яңадан атасы артына яшеренде. Бу күз карашында әллә ниләр бар иде, әллә ниләр... Гайнан беравык әсәрләнеп торды. Кремль урамыннан эчкә таба узганда, Минһаҗ абзый як-ягына ка- рангалап, бүтәннәр дә сизәрлек дәрәҗәдә дулкынланып барды. Кайчан булган хәлләр бит! Ул чагында солдат фуражкасын кыңгыррак салган, түшенә кызыл тасма таккан тап-таза егет иде ул. Алар күн тужурка кигән кара мыеклы комиссар белән менә шушы бакча почмагына килеп бастылар. Әнә ул манара башындагы сәмруг кошны1 аның бата- реясы атып төшерде. Әйе... Минһаҗ карт, бүтәннәр күрә алмаган, бары аңа гына күренгән тагын ниләрдер күз алдына килгәндәй, манара башына елмаеп карап торды да: — Ни гомер! Ни гомер!—диде. Бу сүзләрдән әсәрләнеп Камил аның янынарак килде. Картның күзләре мөлдерәп тора, күңеле йомшаруы сизелә иде. Камил аның белән янәшә атлап: — Берәр хәл исеңә төштеме әллә, Минһаҗ абзый? —диде. 'Сәмруг кош — патша дәүләтенең гербы, орел ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә Карт икеләнебрәк, теләр-теләмәсрәк кенә җавап бирде. — Юк, әллә ни түгел, солдат чаклар күз алдына килде,—диде. Яшь чагы, газиз истәлекләре хакында болай аяк өсте генә, аннан- ■моннан гына әйтеп узасы килми иде. Шуның өстенә, Минһаҗ бу тарихи урыннардан соңгы тапкыр узуы икәнлеген дә сизә, шуңа да моңая иде. Әмма ул, сүзне бүтән якка борып, кыйшая башлаган манараны таягы белән күрсәтте: — Сөембикәне әйтәм, ул да картая, күрәсең, аны да жир тарта башлаган. Хөкүмәт оешмалары урнашкан зур ак пулатның парадный ишеге төбендә болармы өр-яңа кара «Волгаада Чурмантаев та куып җитте. Ул бүген аеруча пөхтә киенгән, кулына бик һәйбәт кара портфель алган, карап торуга теләсә кайсы министрдан аермалы түгел иде. Бу эшләр аның теләгенә каршы килеп эшләнүгә карамастан, караңгы чырай күрсәтмәде, һәммәсе белән дә кул биреп исәнләшеп чыкты, өлкәннәрнең кәеф-хәтерләрен сорашты. Аның үзен шулай әдәпле тотуы Камилгә бик ошады. Әдип языла торган әсәрендә аның холкының тискәре ягына күбрәк басым ясау дөрес булмаячагы хакында уйлап куйды. Затлы келәм җәелгән чуен баскычтан икенче катка күтәрелгәндә, Минһаҗның тыны кысылуын абайлап, Камил аны култыгыннан алды. Картның күңелен күтәрәсе килеп: — Бу баскычтан элеас губернаторлар белән генераллар гына йөргән. Син аларның ояларын тузгыткан кеше бит. Сер бирмә, Минһаҗ абый! — диде. Умартачы биек түшәмнең матур бизәкләренә, затлы кандилләренә, зур тәрәзәләргә күз йөртеп башын чайкап куйды. — Безгә көн күрсәтмәсәләр дә, үзләре тора белгәннәр, дуңгызлар,— диде. Икенче каттагы зур якты залда аларны университет профессоры Дормидоитов каршы алды. Ел саен диярлек экспедицияләр белән барып чыкканлыктан, ул Ык буйларының кош-кортын гына түгел, бөтен табигатен дә яхшы белә, делегация членнарының да күбесе белән таныш иде. Ул иң элек Минһаҗга килеп баш иде. — Хөрмәтле аксакал! Казанда кулыгызны кысуыма шатмын. Әгәр бу кабинеттан теләгебезгә ирешеп чыга алсак, үземне иң бәхетле кешеләрдән санаячакмын, — диде. Профессорның аны исендә тотуы картка бик ошады. — Килүегезгә бик рәхмәт. Сезнең киңәшкә колак салмыйча калмаслар, профессор, — диде. Кабинет ишеге төбендәге телефон өстәле янында утыручы чибәр ханым боларны якты чырай белән аяк өсте каршы алды. Кабинет ишегенә ишарәләп: — Рәхим итегез! — диде. Нәкъ болар ишек ачуга кабинеттагы җиз битле зур сәгать көттереп кенә, вәкарь белән тугызны сукты. Фәтхиевне күбесе күреп белә иде. Ул аз гына юаная башлаган икән. Шулай да урыныннан җиңел торды. Аяклары бик үк сәламәт булмаган кешедәй бераз ава-түнәрәк килеп, Минһаҗга ике кулын сузды. — Исәнмесез, Минһаҗ абзый! Сәламәт кенә килеп җиттегезме?! Юл йөрү бик йончытмадымы? — диде. Карт җаны эреп аңа үз кешедәй чын күңелдән җавап бирде. — Бик әйбәт килдем, иптәш Фәтхиев. Ул арада Фәтхиев профессор белән күрешә иде инде. — Сезне дә кузгаттылармы, Аполинарий Авдеевич?! Профессор башын игәләп: — Мондый изге эшкә минем һәр вакыт аяк киенгән. Усман Газизо- вич. Нәтиҗәле генә булсын! — диде. — Анысы сезнең кулда инде! Ышандырыгыз! Күрешкәндә Фәтхиев һәркайсына нидер әйтте, шул арада елмая- көлә әллә никадәр шаян сүзләр сиптерде. Язидәнең кулын кысканда түгәрәк диярлек каратут йөзе аеруча җанланып алды. — Бу сеңелне яныгыздан җибәрмәгез. Безнең Казанда чибәр ханымнарга ихтирам бик зур. Белмәссең, бишәү килеп дүртәү генә кайтмагаегыз,—диде. Язидәнең йөзе алсуланып китте. Әмма бу комплиментның ана ошавы күзләренең елтыравыннан ук күренеп тора иде. Гайнанны Фәтхиев үз энесе шикелле күреп якты чырай белән тәбрик итте, аркасыннан какты. — Көтүче студент шушы егет буламыни инде? — диде. Батыраеп китеп, Гайнан үзе дә бер-ике сүз әйтте. — Көтүчеләрдән мин соңгы Могикан булырмын инде,—дигән иде, Фәтхиев аның фикере белән .килешмәде. — Юк, хәзергә көтүчеләр бик кирәк әле. Бөтен терлекчелекне берьюлы культуралы көтүлеккә күчерү мөмкин түгел, аңа байтак вакыт кирәк,— диде. Кабинет хуҗасы кунакларны уртадагы зур озын өстәл янына дәшеп1 , профессор 'белән Минһаҗга үзенә иң якын торган тирән креслога утырырга ишарә итте. Колхозда Чурмантаевны гел беренче урынга утыртып өйрәнгәнлектән, Минһаҗ гадәт буенча аңа таба борыла башлаган иде, Фәтхиев аны тынычландырды. — Борчылмагыз, Минһаҗ абзый, яшьләр урынсыз калмас. Ә менә Владимир Ильичны үз күзе белән күрүче ветераннарыбыз сирәгәеп бара. Сезнең урыныгыз һәр вакыт түр башында булырга тиеш! — диде. — Рәхмәт инде алай булганыннан, алай онытмагач... Минһаҗ каш астыннан гына Камилгә күз төшерде. Камил исә, бу церемониягә һич тә игътибар итмәгән сыман, тын гына өстәлнең аргы башында утыра. Минһаҗ: «Шул хәйләкәр килеп тезгән минем хакта Фәтхиевкә! Югыйсә, каян белсен ул минем Ленинны күрүемне?!» — дип унлап алды. Ул арада алдына ап-ак алъяпкыч япкан бер хатын әллә кайдан тавышсызтынсыз гына кереп һәркайсының алдына берәр чынаяк хуш исле чәй, уртага печенье вазасы китереп куйды. Фәтхиев, болар белән чәйли-чәйли озаклап сөйләшергә җыенгандай, стаканына лимон белән шикәр салды. Хәлбуки, аның эше түбәсеннән ашкан, бөтен эш көне минутына кадәр бүленгәләп беткән иде. Болар чыгуга аның янына ике министр керергә тора, алардан соң урынбасары хәзерләгән карар проектын эшкәртеп чыгасы бар. Нәкъ уникедә капиталистик ил делегациясен кабул итеп, аны республика белән таныштырырга, аларның астан уйдырып биргән явыз сорауларына елмая-елмая гына ышандырырлык җаваплар биреп утырырга, чәк-чәк белән сыйлап чәй эчертергә, җитмәсә әле, ара-тирә юмор сөйләп көлдерергә кирәк булачак иде. Ләкин вакыты шул кадәр тыгыз булуына карамастан, Фәтхиев тота- каба «үгезнең мөгезенә» ябышмады. Башта район хәлләрен, иген-таруның ни хәлдәрәк булуын сорашты, гадәтенчә, шаян сүзләр әйтте, көлдерде. Бары шуннан соң гына төп мәсьәләнең үзенә якынайды. _ — Беләм Җидегәнне, хәтерлим. Сезнең зиратыгызда унсигезенче елны аклар атып киткән революция корбаннарының кабере бар,— диде. ГОМӘР БӘШИРОВ ф җидегән чишмә Авылларының бу тарихи вакыйгасы искә алынуы һәммәсенә дә бик ошады. Идрис: — Менә бу комсомол егетебез шунда атылган Мингатинның оныгы була инде, — диде. Фәтхиев Гайнанга ягымлы караш ташлап: — һәйбәт, һәйбәт! Бик мәгълүм кешеләрен җибәргән Җидегән,— диде. Шулай сөйләшә торгач, ул алдындагы папканы ачып аннан кәгазьләр алды. — Шулай итеп, Алтынбикә тугаен урманнары, чишмәләре белән табигать һәйкәле итеп калдыруны үтенәсез инде сез. Я, тыңлап карыйк! — диде, беренче сүзне колхоз җитәкчесенә бирде. Чурмантаев тамагын кыргалап, портфеленнән папкалар, кәгазьләр чыгара башлаган иде, Фәтхиев аңа ике бармагын күрсәтте: — Ике минут! Ризван башын чайкады. — Азрак булмасмы диясе килә... Минем... мин әйтер идем, биш мең ярым гектар җир мәйданыннан конкрет менә шушы тугай гына рента- бельле түгел, значит, аннан кесәгә бер тиен дә керми дигән сүз. Киресенчә, кәкребөкре куаклар, түмгәк, күлдәвек... Фәтхиев алдындагы кәгазьләргә күз салгалап: — Монысы аңлашылды. Тагын? Яна дәлил китерегез, яңаны! — диде. — Авыл хуҗалыгын индустрияләштерү, интенсивлаштыру уңае белән, мин тугайны кәнкрет кенә алып әйләнешкә кертмәкче булам. Менә белешмә... Фәтхиев кәгазьне алып укыды да читкәрәк этәрде. — Бу белешмә безгә билгеле. Әйтегез әле, иптәш Чурмантаев, сез үзегез генә каршымы, әллә идарә членнары да сезнең яклымы? Чурмантаев мондый сорауны көтмәгән иде, күрәсең, кулларын җәеп җибәрде. — Ничек әйтергә... — Ә сез ничек булса, шуны әйтегез! — Күпчелек диясе килә, күпчелек ошатмый бу эшне. Аннары һәйкәл дигәннән, ул хуҗалыкта рентабльле тармак була алмастыр. Шулай булгач, мин аңа акча тота алмам диясе килә. Хөкүмәт үз өстенә алса гына инде... Нинди дә булса берәр кызык сүз әйтер алдыннан Фәтхневнең башын сыйпап алу гадәте бар икән. Шуны күреп, Камил үзалдына гына елмаеп куйды. — Алай, алай! Күрәм, нык куелган сезнең хуҗалык эшләре, иптәш Чурмантаев! Рәхәтен сез күрәсез, җиләге белән чикләвеген сез ашыйсыз, ә чыгымын дәүләт түләсен! Әйеме? Карар проектын хәзерләгәндә профессор Дормидонтов белән дә киңәшкәннәр иде. Шулай да Фәтхиев аның фикерен тагын бер ишетергә теләде. — Сезнең фикерегез ничек, Аполинарий Авдеевич? Бу хакта фән ни әйтә? Дормидонтов кресло аркасына тугайның картасын элеп куйды да карандашы белән кирәкле урыннарын күрсәткәләп сөйләде. Егерме ел буе лекция укып чыныккан яңгыравыклы тавышы, бәхәскә урын калдырмый торган көчле логикасы белән ул беренче сүзеннән үк бөтенесенең игътибарын җәлеп итте. — Бу тирәнең эк’ологик системасы миллион еллар буенча формалашып, һаман камилләшеп килгән. Бер ягында Ык елгасы, икенче яктан тугайны Әверлән инеше әйләндереп алган. Системаның төп элементлары— мәшһүр Алыптау, аның итәгендә Җидегән чишмә. Боларның һәммәсенең өстендә чишмәләрне су белән, якын-тирәне дым һәм күләгә белән, кислород белән тәэмин итеп йөз илле гектар яфраклы урман шаулап утыра. Хәзерге термин белән әйткәндә, бу — үзе бер комплекс. Бу комплекска Ык буе өчен хас булган бөтен флора һәм фауна IV туп- ♦ ланган. Фәтхиев карандашын уйнатып утыра торгач: — Мәсәлән? —дип сорап куйды. — Рәхим итегез! Без монда далалы-урманлы зонага хас төрле бөҗәкләрдән алып, кыр үрдәгенә кадәр барлык тереклек ияләрен, юадан, берлегеннән алып кыргый алма-чиягә, өч-дүрт төрле карлыганга кадәр күп төрле үсемлек нәселләрен саклап кала алабыз. Колхоз җитәкчесе Чурмантаев иптәш әле генә «түмгәкләр, кәкре-бөкре куаклар...» дип телгә алган менә бу кечкенә аланда (профессор картадагы беркадәр мәйданны карандаш очы белән сызып күрсәтте) мәңге сабан төрәне тимәгән чирәм урыннар бар иде. Чурмантаемның тугайны боза торып берни булмагандай түшен киереп тыныч кына утыруы күбесенең кытыгын китерә иде. Гайнан бераз икеләнеп утырды да кулын күтәрде. — Гафу итегез, иптәш профессор! Узган ел сөрелгән болын, сезнеңчә, кайсы ягы белән кадерле иде? Дормидонтов күз кырые белән генә Чурмантаевка карап алды. — Кызганычка каршы, әйе, кызганычка каршы дип әйтергә туры килә— тугайның узган ел сөреп ташланган өлешендә үз орлыгыннан үзе үрчи торган кыргый үсемлекләр бар иде. Хәзер аларның нәселе бөтенләй корыды. Кыр үрдәкләре бала чыгара торган камышлы күл дә юкка чыкты. Шулай да әле соң түгел. Тугайда кайбер болын кошларын, урманында бурсык, төлке, куян, керпе кебекләрне генә булса да саклап калырга иде... Озын өстәлнең аргы башында кулларын кушырып тыныч кына тыңлап утырган кебек күренсә дә, чынында Камил тирән кичеренә иде. Профессор сөйләгәндә ул Ризван өчен уңайсызланып утырды. Әмма Ризван аны шаккаттырды, хәтта ачуын чыгарды. Ул тугайның яшьнәп торган урынын харап итүенә үкенми генә түгел, хәтта үзен хаклы саный икән! Менә бит! Профессордан соң торып ул күзен дә йоммыйча үзен аклап та маташты. — Тугай план буенча, чәчү мәйданын киңәйтү өчен сөрелде, ә план районда расланды, — диде. Камил сүзне шуннан башлады да. — Мин бик гаҗәпләндем, аңламый утырдым. Пичек инде бу? Иптәш Чурмантаев югары белемле җитәкче, ничек, мин әйтәм, шуны гына аңламый? Аның бөтен фаҗигасе шунда икән, минемчә, ул «табигатьтән мәрхәмәт көтәргә ярамый» дигән иске караштан котыла алмаган, һаман да шуның колы булып яши икән. Чурмантаев кузгалып алды, ирен кырыйлары белән генә елмаеп, Фәтхиевкә карап башын чайкады. Ләкин Фәтхиев тыныч иде, ул тыңлый иде - , V Колхоз җитәкчесенең теш уртлары чинавына күзе гөшкәч, Камил үзенең хаклы булуына тагын да ныграк ышанып, сүзен тагын да ялкынланыбрак дәвам итте. — Хәзер табигать бик үзгәрде бит, иптәшләр. Мин әйтер идем, ул адәми затның иксез-чиксез куәте, тирән белеме, соклангыч осталыгы IV Фауна, флора— үсемлек һәм тереклек дөньясы. ГОМӘР БӘШИРОВ ф ҖИДЕГӘН чишмә каршында башыя иде, күп тармакларда җиңелде. Ә, бабайлар әйтме- шенчә, җиңелгәнне тукмамыйлар! Хәзер табигать үзе кеше ярдәменә, аның мәрхәмәтенә мохтаҗ. Хәзер, Энгельс әйткәнчә, табигатькә ихтирам йөзеннән «сез» дип дәшәр вакыт җитте! Фәтхиев, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая, башын чайкады. — Оста, оста, Камил абзый! Ничек кенә ныгытып куйды фикерне! Фәтхиев, үз фикерен әле әйтмәсә дә, ул тугайны саклап калу ягында булыр кебек иде. Шуны чамалаганнан соң, Идрис тә, колхоз җитәкчесенең мыегы кабарасын белеп торса да, үз уендагын яшермәскә булды: — Минем укытучы тәҗрибәсеннән чыгып сүз әйтәсем килә. Ул җәһәттән алганда да бик кирәкле урын бу Алтынбикә. Ул бер үк вакытта музей да, энциклопедия дә, тарихи елъязма да. Анда халыкның тарихын җанландырып, күз алдына китерердәй итеп аңлатырга була. Дарвинизм, гомумән, табигать белеме дәресләренә без балаларны шушында алып килеп укытабыз. — Монысы да бик кирәкле белешмә! — диде Фәтхиев. Язидәгә сүз биргәндә ул алдындагы исемлеккә күз төшерде. Бу кызыймы, яшь хатынмы авыл Советы депутаты булып сайланган, читтән торып техникумда укый икәя. Фәтхиевнең текәлеп карап торуына артык әһәмият бирмәстән, Язидә кыю гына башлады: — Үзегез дә беләсез, яшьләрнең күбесе авылда калырга теләми, кала җиренә тартыла. Фәтхиев моңа үз фикерен өстәргә тиеш тапты: — һәммә колхозда да түгел! — Бездә диюем инде, бигрәк тә безнең колхозда, бигрәк тә соңгы берике елда. Безнеңчә, аның бер сәбәбе менә нәрсәдә: мәктәптә укулар катлаулана, кыенлаша барган саен, авылда телевизорлар күбәя барган саен, авыл баласының табигатьтән читләшә, шәһәр культурасына тартыла баруында. Авыл баласының байтак өлеше хәзер элекке кебек чирәмдә, буразнада аунап үсми, иген эшләрен дә, туристлар шикелле, читтән генә карап уздыра. Шунлыктан табигать яме, иген эшенең тәме дә бала чактан ук күңеленә сеңеп калмый. Фәтхиев гаҗәпләнүдән учы белән өстәлгә шапылдатып куйды. — Кызык! Үз башыгыз белән шундый уйга килдегезме, әллә моны берәр китаптан укып белдегезме? — диде. Язидә кул яулыгы белән авызын каплап аз гына икеләнеп торды да, сере ачылганнан уңайсызлангандай, читкә карап алды. — Башта телевизорда ишеттем, ахрысы. Аннары үз тормышыма тиңләп карасам, мин үзем дә авылда туып, шәһәр баласы булып үскәнмен икән бит! Фәтхиев башын чайкап: — Ишеттегезме, Минһаҗ абзый? — диде. Кызының сүзен Минһаҗ абзый дә куәтләде. — Хак сүз бу, иптәш Фәтхиев. Балаларга бик күп укырга туры килә, буш вакытлары бер дә калмый. Дәрес хәзерләсенме, иген эшенә чыксынмы?! Кызганып өйдә калдырасың шул инде, эш кушмыйсың. Фәтхиев уйланып утырды да. — Яхшымы бу, әллә начармы? — диде. — Тулаем алганда, яхшы инде бу. Тик аңа бераз төзәтмә кертергә кирәк. — Мәсәлән, ничек итеп? Каршыеында утырган озын буйлы егетнең аңа төбәлгән зур күзләре сөйләргә уңайсызлый кебек тоелды да Язидә яны белән борылды. — Ничек дип, мин болай уйлыйм инде. Иген эшен кече яшьтән үк яратып үссен өчен аны китаптан укып өйрәнү генә житмм. Каенны усактан, керпене куяннан аера белү генә дә җитенкерәми әле, минемчә, диюем инде. Авыл баласы чирәмдә ялан тәпи йөрсен, таң атуның, кояш баюның матурлыгын күрә белсен. Күк күкрәп, яшен яшьнәгәндә янгыр астында калырга да йөрәге җитсен! Кыскасы, авыл баласы б\лып үссен! Сез моңа ничек карыйсыздыр тагын, шул тугайда ачылачак пионер лагерен авыл Советы әнә шуңарга да файдаланырга исәпли. Анда иген белән яшелчә үстерү звеносы да, тере җәнлекләр почмагы да булырга тиешле. Моны колхоз җитәкчеләре белән бергә киңәшеп эшләрбез диюем инде. Чурмаитаев ягына озын керфекләрен сирпеп, Язидә урынына барып утырды. Утырышны тәмамлаганда Фәтхие® боларны котлап: — Әзер булыгыз! Делегация Ык буена кайтып җиткәндә, сез көткән карар закон көченә кергән булыр! — диде. Ул һәркайсына рәхмәт әйтеп, кулларын кысып калды. Аполинарий Авдеевич шатлыктан кунакларны ике машинага төяп үз өенә чәйгә алып китте. Хәзер алар, берсен-берсе бүлдереп сөйләшә- көлешә, урам буенча машинада чабалар. Гайнан, җәйге сессиядән кайтканнан соң, урып-җыюга керешкәнче, яшьләр көче белән тугайны тәртипкә кертү кирәклеге хакында сөйли, Минһаҗ белән Язидә ара-тирә аңа кушылгалап, үз фикерләрен өстәп куйгалыйлар, Идрис, гадәтенчә, ирен кырыйлары белән генә елмаеп, яшьрәк чагында үзенең дә шулай хыялга бай булганлыгы хакында уйлана. Икенче машинадагы Камил профессорның куанычын уртаклаша, шул ук вакытта яза торган әсәренең геройлары тормышында моннан соң вакыйгалар ничегрәк дәвам итәргә тиешлеген уйлый. Ык елгасы үзәнлеген ул кояш белән мөлдерәмә тулган итеп, айда тормыш кайнап тора итеп күрә Бу вакытта Минһаҗ карт, сакалын сыйпаштыргалап, кәефле генә гәпләшеп барганда, башының әллә кай төше кинәт кенә чәнчеп алуга һич тә әһәмият бирми. Камил дә иртәгә яктырыр-яктырмаста, һич көтмәгәндә. Ык буена очарга туры киләчәген башына да китерми иде. Кыскасы, Җир әйләнә, Кояш чыга да яңадан байый, тормыш дәвам итә иде. 1976 1СЭИСЭИО1