Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФОТОДОКУМЕНТЛАР СӨЙП!

* Журналыбызның бу санында татар театрының Бөек Октябрьга кадәрге чорына караган фоторәсемнәр тәкъдим ителә. Аларның һәрберсендә диярлек театрыбыз узган озын һәм данлы юлның каләм белән язып, тел белән әйтеп бетерүе дә кыен булган мизгелләре, театр тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, сәнгать тормышыннан аерым сәхифәләр, тарих «кыйпылчыклары» чагылып калган. Фоторәсемнәрне редакциягә өлкән театр белгече Хәсән ага Гобәйдуя- лин тапшырды. Аларның күбесе матбугатта беренче тапкыр басыла. Даими эшли торган беренче татар театры труппасын оештыру эше Ильяс КудашевАшказарский исеме белән бәйләнгән. 1904 елны Казанда Учительская школаны тәмамлаганнан соң, И. КудашевАшказарский Оренбургка укытучы булып килә. Шушы ук елны ул А. Н. Островскийның «В чужом пиру похмелье» исемле әсәрен «Наданлык илә галимлек» исеме белән татарчага тәрҗемә итеп, аны 1905 елда Оренбург шәһәрендә сәхнәгә куярга җыена. Ләкин реакцион көчләр Оренбургта беренче татарча спектакльгә хәзерлекне өзәләр. Шуңа да карамастан, театр хәрәкәте сүнеп калмый. 1907 елның 3 апрелендә И. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге труппа Ф. Халиди- нең «Морат Сәлимов» исемле драмасын куюга ирешә. «Наданлык илә галимлек» әсәре дә шул ук елны сәхнә күрә. Биш кешедән генә торган, әле яңа аякка баса башлаган труппа, рух һәм дәрт туплап, 1907 елның язында, татарлар яшәгән шәһәрләргә гастрольгә чыгып китә. Халык аларны һәр җирдә шатланып каршы ала, алдынгы татар интеллигенциясе артистларның эшенә төрлечә ярдәм итә. Рәсемдә: И. Кудашев-Ашказарский. 1909 елгы фоторәсем. 1912 —13 елгы сезонда «Сәйяр» труппасының художнигы итеп Сабит Яхшы- баев чакырыла. Ул «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Тигезсезләр» һ. б. спектакльләр өчен декорацияләр, аерым театр эшлеклеләренең портретларын эшли. С. Яхшыбаев — татар театр рәссамнарының беренчесе. Журналның бу санында С. Яхшыбаевның «Г. Кариев» һәм «Г. Камал» дигән портретларыннан фотокүчермәләр урнаштырыла «Г. Кариев» портретының оригиналы артистның туган авылы Кулбай Мораса авылында саклана. «Шәрык клубымның кыллы оркестры, һәвәскәр музыкантлардан торган бу спектакльләр куйган көннәрдә фойеда татар халык көйләрен башкара кечкенә оркестр унынчы елларның башында оеша. «Шәрык клубывнда «Сәйяр» Мәгълүм булуынча, 1912 елда Уфа шәһәрендә С. Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә «Нур» труппасы оеша. Кайда гына булмасыннар, «Сәйяр», «Нур» һ. б. труппаларның артистлары җирле һәвәскәрләрне хәрәкәткә китерәләр, аларның эшчәнлеген җанландыруга көчле этәргеч ясыйлар. Рәсемдә: «Нур» труппасы артистлары Иж шәһәре һәвәскәрләре белән (1913 — 14 еллар). Сулдан: Шакир Шамильский, Нури Сакаев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Фатыйма Дулатова (янәшәдә); уң яктан беренче — Гыйлаҗ КазанскийXX . С. Гыйззәтуллина ■ Волжская Мольерның «Саран» әсәреннән Мирана ролендә. 1916 ел. XX Бу фоторәсем Свердловск шәһәрендә яшәүче Сара Бәхтияровадан алынды. «Нур» труппасының бер төркем артистлары. 1913— 1914 ел сезоны. Россиянең торле гобакләренда яшәүче татарлар арасында театр хәрәкәте унынчы еллардан ук киң җәелә. Идел буе шәһәрләрендә һәм Уралда, Себер һәм Казагыс- ганда, Урта Азиядә дистәләрчә һәаәскәр труппалар эшли башлый. Рәсемдә: театр труппаларының игълан үрнәкләре