ӘДИПНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЛАРЫ
Татар әдәбиятының классигы, киң колаклы галим һәм тәнкыйтьче Г. Ибраһимов гаять бай әдәби һәм гыйльми мирас калдырды. Лныгу иҗат мирасын өйрәнү татар совет әдәбиятының формалашу һәм усу тарихын тирән аңлау өчен генә түгел, бүгенге әдәбият, әдәби тәнкыйть алдында торган бурычларны уңышлырак хәл итү өчен дз кирәк. Г. Ибраһимов иҗаты киң җәмәгатьчелекнең игътибарын совет властеның беренче көннәреннән үк үзенә җәлеп итте. Соңгы егерме ел эчендә аның мирасын туплау, фәнни өйрәнү һәм киң массаларга җиткерү буенча күп эш эшләнде. Әмма әдипнең күп кырлы әдәби һәм гыйльми мирасы әле тулысынча һәм һәрьяклап өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Күптән түгел язучы һәм тәрҗемәче Гайшә Шарипова архивыннан Г. Ибраһимовның яңа хатлары табылды. Бу хатларда әдипнең иҗатында моңарчы аз өйрәнелгән яки бөтенләй өйрәнелмәгән мәсьәләләр — әдәби тәрҗемәнең нигез принциплары турында аның карашлары, тулы канлы характерлар, җанлы образлар тудыруда тел-сәнгать чараларының, сәнгатьчә деталь, штрихларның әһәмияте турында бер концепциясе ачыла. •Семья Гафура» исемле романның авторы. 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены Гайшә Габделхәмит кызы Шәрипова (1906—1966) — Гафур Коләхметовның бертуган апасы Шәмсекамәрнең кызы. Беренче көннәреннән ук әтисез калган Гайшә Га- фур Коләхметовның гаиләсендә, аның зур рухи йогынтысы астында үсә. Рус һәм татар телләрен яхшы белгән Гайшә ханым 1925—30 елларда Мәскәүдә РСФСР Верховный судында тәрҗемәче булып эшли. Ул кечкенәдән ук Гафур абзасының язучылык эшенә хөрмәт белән карый һәм татар язучылары, журналистлары белән аралашып үсә. Гайшә ханым 1929 елдан башлап татар әдәбиятының аерым үрнәкләрен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башлый. 1930—33 елларда ул, Ш. Камал, К. Нәҗми. Л1. Галәү. Г. Толымбай, М. Максуд. Ш. Усманов. Р. Ильяс һ. 6. татар язучыларының хикәя һәм повестьларын тәрҗемә итеп, Мәскэү һәм Ленинград нәшриятлары чыгарган е Альманах татарской литературы». еТатарские рассказы». ^Современная татарская литература» исемле җыентыкларда бастыра. 1931 елда Мәскәүдә Г. Шәрипова тәрҗемәсендә Г. Ибраһимовның *Тирән тамырлар» романы һәм Ленинградта 'Альманах художественной литературы тюркских народов СССР» исемле җыентыкта 'Казакъ кызы» романыннан бер өзек басыла. Ялтада каты авырып ятуына карамастан, Г Ибраһимов бу тәрҗемәләр белән таныша, яшь тәрҗемәченең адресын эзләтеп таба, тәрҗемәләрдәге уңышлы якларны һәм кимчелекләрне күрсәтеп хат яза һәм үзенең башка әсәрләрен дә Г. Шәриповадан тәрҗемә иттерергә теләвен белдерә. Әдип һәм тәрҗемәче арасында дүрт ел ярымга сузылган иҗади дуслык нигезендә барган хат алышу • Казакъ кызы», Хатта исә әдип тәрҗемәдәге җитеш.етлекләриен рактерларны ачуга, вакыйгаларны сурәтләүгә зыян китерүе турында нәзакәтлелек, такт оетән Г Шарипова үзенең «Кәйләлек битләреннән» исемле истәлеген лә мондый кыскартулар редактор башбаштаклыгы аркасында килеп чыкты, ди («Казан утлары*. ет 1 сан! нь тл ныц 3 ноябренда Ә. Ерикәйгә язган хатында әдип үзе дә пларны редакция кыскартуы дип атыя («Совет әдәбияты». 1®6 ел. 10 сан. 7и бит) Романның русча басмасының Татарстан дәү зат му зееиа тапшырылган нөсхәләреннән күренгәнчә (.Чәскәү. 1931». I Шәрипова бу җитешсезлек тәр дан арыну эчен элекке тәрҗемәне бик нык төзәтә. төшеп калган җ..м тәләрне аерым « »ц ларны, сүзләрне шул исәптән. «Фахри убили» җимләсен дә оригиналдагыча өсти Уэене. тәрҗемәгә багышланган мәкаләләрендә. 1931 елгы басмадагы кимчелекләрне мисалга китереп, тәрҗемәдә Г. Пбраһнмоп принципларын яклап чыга. 11 декабрь. 1932 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Сезгә бу хатны бер үтенеч белән язам. Әгәр мөмкин булса, Сез миңа бер-ике табак әйберне татарчадан русчага тәрҗемә кылып бирегез. Яки. бер сәбәп белән үзегез тәрҗемә итә алмасагыз, аннан үзегез кебек яхшы тәрҗемәче табып бирегез... Кыен әйберләр түгел, гәэитләрдә басылган мәкаләләр. Җавап көтәм. Ком[мунистик] сәлам белән: Галимҗан Ибраһммов. 28 декабрь. 1932 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Хатыгызны алдым. Тәрҗемә өчен планга куелган мәкаләләрдән икесен бу хат белән Сезгә җибәрәм. Боларның, бик кичекми тәрҗемә ителеп, миңа тизлектә каи- сарылуларын у,анам. Жкб.релг.и м.л.л.л.р: I) -6*е« Ол.абраныц 6лр.««. «ллл- рында», 2) «Әдәби Октябрь». Шуларга охшаш тагы җибәрәчәк материалларым бар. ф ӘДИПНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЛАРЫ < — > «Казакъ кызы» басарга кабул ителгән дип яздылар1 Үзләре — ГИХЛ — ике тапкыр хәбәр итте. Ләкин договор җибәргәннәре юк әле. Ленинградта чыккан мәҗмугада ул әсәрдән Сез тәрҗемә [иткән] кисәкне карадым. Шуның буенча әй- тәм: мин үзем «Казакъ кызы» романының тәрҗемәсе Сезгә бирелергә тиеш дип карыйм5 6 7 . Сез үзегезнең тәрҗемәләрегез турында үткән бер хатымда өч моментны хәтерлисездер. Сез инде минем стильгә гадәтләнеп киләсез. Әлбәттә, һәр кеше туктаусыз үсәргә тиеш. Сезнең тәрҗемәдә кай якларны төзәтү хакында мин өченче моментымда әйттем. Мин нык ышанам. Сез тәрҗемәдәге сыйфатны тагы югарырак күтәрәчәксез һәм «К[азакъ] кызы» романыннан, әгәр теләсәгез, үрнәк тәрҗемә бирә алачаксыз. Бу турыда Сезгә берничә конкрет ярдәмче материал белән киңәшем бар. «К[азакъ] кызы» тәрҗемәсен алгач, ул турыда аерып күрсәтеп язармын. Сез ГИХЛда Ерикеев8 яки Жемчужина9 10 иптәшләрне беләсез. «К[аэакъ] к[ызы]» тәрҗемәсен Сезгә бирү турында минем теләгемне әйтеп, алар белән сөйләшегез. Жавап язарсыз. Сәлам белән: Г. Ибраһнмов. 1 Туганнан туган кардәше Мохтар Ибраһнмовка 1933 елның 22 февралендә җибәргән хатында ул «Квзакъ кызы»ның русчага тәрҗемә нтелеп, Мәскәүдә басылачагы турында шатланып яза («Совет әдәбияты». 1962 ел. 3 сан, 107 бит). ’ «Казакъ кызы» романының русчага Г. Шәрипова тәрҗемәсе 1934 елда Мәскәүдә аерым китап булып чыга, укучылар, тәнкыйтьчеләр тарафыннан җылы каршы алына. ’ Шагыйрь Әхмәт Ерикәй • Ж е м ч у ж н н а — П1ХЛ (Государственное издательство художественной литературы) хезмәткәре 10 февраль, 1933 ел. Ялта Гайшә иптәш! Сезгә мин гәзитләрдә татарча басылып чыккан (Октябрь революциясенең XV еллык бәйрәме уңае белән Уфа «Коммуна» 1 һәм Кырым «Яңа дөнья» гәзитләрендәге) ике мәкаләмне русча тәрҗемә өчен җибәргән идем. Тапшырылганын белдерер өчен открытка да куйган идем. Сездән һичбер хәбәр юк. Хәлбуки, Сез тәрҗемә итеп тизлектә җибәрергә вәгъдә иткән идегез. Җавап көтәм ’. Сәлам белән: Галимҗан. 1 Сүз «Коммуна» газетасының 1932 елгы 5 ноябрь санында басылган «Бөек Октябрьның беренче елларында» мәкаләсе турында бара. * 1933 елның 7 апрелендә язган хатында Г. Ибраһнмов бу мәкаләләрнең русча тәрҗемәсен алуы турында хәбәр итә. 21 февраль. 1933 е.т. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Хатыгызны алдым. Җибәргән китабыгыз һәм мәкалә тәрҗемәсе килде, һәммәсе өчен дә Сезгә бик рәхмәт. Бу хатымда бары тик практик мәсьәләгә генә туктыйм — «Казакъ кызыена. 6 «Казакъ кызы» романының Сезгә тапшырылуына мин бик яхшы карыйм. Ышанам, Сез бу әсәрне үрнәк була алырлык рәвештә тәрҗемә итәрсез. 7 Беренче (1924, Мәскәү) басмасында типография ялгышы бик күп. Сез аннан түгел, бәлки Казан — 1929 — «Яңалиф» басмасы буенча (том 2) тәрҗемә итегез '. Сүз башы әлбәттә, керсен. 8 Китапның һичбер җирендә һичбер төрле кыскарту-төшерү ярамый. Тулы тәрҗемә — беренче шарт. Әгәр бу турыда аңлашылмау чыкса, миңа язарсыз. 9 Әсәрдә казакъның специфик моментлары бик күп. Боларны мөмкин кадәрле сакларга кирәк. Сез бу якка аеруча әһәмият бирерсез дип беләм. 10 Китапта Сезгә мәгълүм булмаган бик күп нәрсәләр, сүзләр очрар. Боларны җиңү, аңлау өчен ике нәрсә шарт: а) әлбәттә, шул тәрҗемә вакытында Мәскәүдә берәр укүчы-студент казакъ белән танышыгыз. Сүзләрнең мәгънәсен аңлатуда моның кирәге булыр, б) Иске заманда Семенов-ТяньШанский редакциясендә чыккан .Росси»» атлы Зур гыйльми хезмәтнең 19 (XIX) нчы томында бугай казакълар турында бик кирәк мәкалә бар 3 . Анда барлык бытовой [көнкүреш] яклары, сүзләрнең русчасы да, казакъчасы да китерелгән. Бу — сезгә бик ярдәмче булыр. Бу китап зур гыйльми көтепханәләрдә бар. Табарсыз. Минем әле договор алганым юк. Хатыгызны көтәм. Ком. сәлам белән: Галимҗан Ибраһимов. Р S. Мин Сезгә үземнең хатларымнан берсендә «Г[лубокие] к[орни]» тәрҗемәсе турында язып үттем бугай. «К[азакъ] кызы» кисәген телгә алуым шул исемдәге роман уңае белән генәдер. Г. 1 Г Ибраһимов Әсәрләр. 2 том. Казан. 1929. 1 Г Нигъмәтннен сүз башы русча басмаган кертелмәгән 1 Сүз атаклы рус географы П. П. Семенов-Тянь-Шанский (1827—1914) һәм В И Ла- маяскийларнын гомуми редакциясендә чыккан 19 томлык «Россия Полное географическое описание нашего отечества. Настольная и дорожная книга русских людей» энциклопедик басманың Казагыстанга багышланган 18-томы турында (1903) бара. 15 апрель. 1933 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Хатыгызны алдым. «Казакъ кызыйның Ф[атих] К[әримигә] 1 тәрҗемәгә бирелүенә ышанып җитү дә авыр. Шулай да мин ГИХЛга һәм Агишка11 12 13 14 хат язып әйттем:3 аңа бирмәгез, ул «татар-төрек» телендә оста яза, әмма русчада юк дидем, тәҗрибәле кешегә бирергә куштым. Сез миңа исемфамилиясен ачык куеп, ГИХЛ-татар бүлегендә кем эшләвен белдерегез. Җавап көтәм. Сәлам: Галимҗан. 1 Ф Кәримн (1871—1938) — татар язучысы һәм журналисты. Оренбургта 1918 елга кадәр чыккан «Вакыт» газетасының редакторы. 30 нчы елларда ул, Мәскәүгә күчеп, СССР халыкларының үзәк нәшриятында тәрҗемәче булып эшли. ’Ф Агие в (1887—1938) — ул чорда Мәскәүдә СССР халыкларының үзәк нәшриятында татар секциясе мвдире булып эшли • «Совет әдәбияты», 1965 ел. 7 сан. 136 бнт. 29 октябрь, 1933 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Ялтага исән-сау кайттым'. Бу хатны тәрҗемә эшенә карата язам. Рябинина иптәш Сезнең белән договорны ашыктырмакчы, эшкә башлауны тизләтмәкче иде2 . Сез инде мин әйткән русча китапны тизлектә табып күздән кичерә күрегез Башкача уңайсызлык чыкса, миңа хәбәр итегез, һичбер яктан тоткарлык булмаска тиеш. Сез анда «Татар хатыны...» тәрҗемәсе турында әйткән идегез. Бу эш тәмам булсын. Моны бетергәч, аңа күчәрбез. Барысы берьюлы килеп тыгылмасын. Бу хатны алгач, «К[аэакъ] кызы» тәрҗемә эшенең ни чамада торганын ачык әйтеп языгыз. Сәлам белән: Г. Ибраһимов. 11 Сәламәтлеге начар булуга карамастан. Татарстан хезмәт ияләренең чакыруы буенча Г. Ибраһнмоп Казанга кайта Һәм I октябрьда Татарстан колхозчы-ударникларның икенче съездында чыгыш ясый Сүз шуннан Ялтага кайту турында бара ’ Казаннан кайтышлый ул Мәскәүгә туктала һәм ГИХЛга (Матур әдәбият нәшриятына) кереп, Ф Кәрнмн 1 >ржемэсекпмн баш гзрта һәм аның урынына Г Шәрнпоианы билгеләү турында нәшриятның җитәкче хезмәткәре Рябинина белән килешеп кайта (алдагы хатны карагыз) ’ Сүз «Россия» . басмасының 18 ’омы турында бара. 14 декабрь, 1933 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Сезне «Казакъ кызы» өстендә эшлисездер дип беләм. Мәскәүдән килгән телеграмм миңа шулай хәбәр бирде, договор тезелде, диде. ' Г Шарипова Сабит Муканов белән таныша Үзен Г. Ибраһнмовнык шәкерте санаган казакъ язучысы тәрҗемәчегә казакъ сүзләрен дөрес аңларга, казакъ колоритын тәрҗемәдә дөрес чагылдырырга булыша. ' Сүэ «Татар хатыны ниләр күрми» повесте турында бара * Күптән түгел ф ӘДИПНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЛАРЫ Тәрҗемәләрдән зарлану бер модага кереп китте, ләкин мин ышанам, Сез инде үрнәк бер тәрҗемә бирерсез. Чөнки үзегез бу әсәрне эшләргә күптән тели идегез. Ничек, мин әйткән әсәрләрне — русчада казакъ тормышына караган зур хезмәтләрне таптыгызмы? Яңа язучыларның казакъ, кыргыз турында русча әсәрләре чыкты — һәммәсе Сезгә ярдәм итәрләр . Мин кабатларга мәҗбүрмен: Сезгә кайбер сүзләрне, җөмләләрне дөрес бирү өчен, әлбәттә, казакъ иптәшләрдән берәрсе белән та- нышуфайдалану кирәк булыр. Эше бик тыгыз булмаса, бәлки Муканов иптәш2 ярдәм күрсәтер. Кирәк урында, [бу сүзләрне, җөмләләрне] алдан карап, миннән сорарсыз. Сез тәрҗемәләрегездә фактларны, вакыйгаларны дөрес бирәсез. Ләкин кечкенә детальләр калгалап куйган урыннар бар. Әдәби тәрҗемәдә бу [детальләр] бик кирәк. Ленинград мәҗмугасында чыккан кисәк — Сезнең тәрҗемә — миңа ошаган иде. Ышанам, Сез бөтен әсәрне шулай яхшы эшләрсез. Бу якларга нык тукталуым шуның өчен: бу әсәрне яраталар, бу — бер. Күп талаш белән элекке тәрҗемәне ташлаттык. Инде нык әһәмият бирү шуннан килә. Җавап көтәм: Галимҗан. 1 Казакъ халкы арасында яшәү нәтиҗәсендә казакъ рухын, казакъның җанлы сөйләшен, милли колоритны «Казакъ кызы» романында оста чагылдырган әдип аларнык тәрҗемәдә дә саклануын, ә моның өчен тәрҗемәченең дә казакъ тормышын яхшы күз алдына китерергә тиешлеген кайгырта Г Шәрнповага казакълар турында нинди китаплар чыгуы һәм аларны укырга кирәклек турында Мәскәүдә очрашканда кннәшләр бирә. хатларында да бу турыда исенә төшереп тора ’Сабит Чуканов (1900—1973) — күренекле казакъ язучысы һәч җәмәгать эшлеклесе. казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Бу елларда ул Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый. Г Ибраһнмов белән 1932 елда Мәскәүдә казакъ халкының атаклы революционеры, казакъ совет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе Сакен Сейфуллнн бүлмәсендә таныша. Тиздән алар узара хат алышалар (С. Мука нов Зур талант. «Г. Ибраһимов турында истәлекләр» Казан. 1966 ел. 334—335 битләр) 17 декабрь. 1933 ел. Ялта Гайшә иптәш! Мин ГИХЛдан хат алдым. Алар. Сезнең белән договор ясадык, диләр. Әсәр күптән Сездә тәрҗемәдә дип әйтәләр. Сездән һичбер хәбәр юк. Вакыт бик аз калып бара. Әлбәттә, күргәнсез булыр, «Литературная] газ[ета]» да күптән түгел «К[азакъ] кызы» романы съездга чыга торган китаплар эчендә саналды '. Ашык-пошык чыгарырга туры килмәсен өчен, Сез алдан һәммә турыда минем белән хәбәрләшә барыгыз. Юкса, тагы бер тоткарлыкка очрар. Эшегездә уңыш телим: Галимҗан. 1 «Казакъ кызы» романының русча тәрҗемәсе типографиягә 1934 елның 21 ыаенда бирелә һәм язучыларның Беренче бөтенсоюз съездына чыга. 1 февраль, 1934 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Хатыгызны алганга күп вакыт үтте, җавабым кичекте, гафу итегез. Минем плевритта каты осложнение булды, шул сәбәпле Ялта хирургия больницасына керергә туры килде. Сезнең хатта бик яхшы бер момент — казакъ иптәшләр белән мөнәсәбәткә керүегездер. Әгәр алар ярдәм итсәләр, тәрҗемәнең яхшыруына шиксез зур өмет арта, Сабит Муканов иптәшкә минем чын күңелдән сәламемне әйтегез1 һәм аның бу эшкә ярдәмен өмет итүемне белдерегез. Сез миңа шул арада тәрҗемәләрдән 5—10 бит җибәрегез, яткан җирдән акрынлап карармын. Сезнең тәрҗемәне рус стилисты карап чыгарга тиеш иде, ул ничек тора? ГИХЛ белән сөйләшеп, бу турыда да миңа бер сүз әйтегез. Гомумән китапның съездга чыгуы өчен бөтен чараны күрергә кирәк. Бу турыда сезгә бик күп эш баглана. - Җавап көтеп калам: Галимҗан. 22 февраль, 1934 ел. Ялта Гайшә иптәш! Хатыгызны, 22 бит тәрҗемәгезне алдым. Ләкин мин һаман больницадамын. Бик ябы[ктым], бик хәлсезмен. Укып, отзыв-оценка бирә алырлык көчем юк. Беренче битне карадым. Өч замечание: 1) эпиграф-стихны 1 бөтенләй ташлагыз, ул кермәсен; 2) беренче, икенче битләрдә китапның исеменнән соң: «Из жизни дореволюционного Казахстана» дип куегыз; 3) беренче фраза начар төзелгән, шуны, әлбәттә, төзәтегез. Хәзер мәсьәлә болай куела: Мин үзем карап чыгып оценка бирүгә авыруым ирек бирмәгәнгә, хәзер бөтен җаваплылыкны тәрҗемәчегә һәм ГИХЛ[га] тапшырам. Минем карарга физически мөмкинлегем юк. һәм минем тарафтан ахырдан претензия булмас. Җавап көтәм: Галимҗан. 98 нче биттәге шигырьнең мәгънәсе болай: Атның яхшысын сорасаң, Андижан һәм Хукандадыр, Ирнең яхшысын сорасаң, Кырым белән Казандадыр, Тунның яхшысын киярсең Хива белән Бохарада . Мондый урыннар булса, казакъ иптәшләрдән сорарга кирәк. Тәрҗемә бөтен бирелсен, кыскарту ярамый. 1 Сүз бер казакъ шагыйренең оригиналда эпиграф итеп китерелгән әсәре турында бара. Г. Шарипова. әдипнең киңәшен тотып, тәрҗемәдә ул шигырьне төшереп калдыра 1 Г Ибраһимен әсәрләренең икенче томында (Казан. 19'29. 98 бит) китерелгән казакъ җыры түбәндәгечә: Ат җаксыйсын сорасаң, Андижан мән Куканда, Ир җаксыйсын күрәрсән Кырым менән Казанда, Тун җаксыйсын киярсин Хива менән Бохарда. 25 май. 1934 ел. Ялта Гайшә Шәрипова иптәш! Сезнең Галимҗан Ибраһимовка язган хатыгыз килде. Ләкин ул каты авыру, шул сәбәпле түбәндәге ике мәсьәлә турында аның тапшыруы буенча мин Сезгә җавап язам. «Татар хатыны ниләр күрми» китабын тәрҗемә итеп нәшриятларга тәкъдим кылу сезгә рөхсәт. Ләкин бер шарт бар: тәрҗемәче белән бергә, автор белән дә договор ясасыннар. Каты авырулыгы сәбәбеннән Сезнең переводларга тулы отзыв язарга хәзерге вакытта аның көче, хәле юк. Шуны әйтергә кушты. Сәлам белән: Хәдичә Әпсәләмова '. 1 Язучы бик каты авырый Әмма бер гена минутка да иҗади эшеннән бүленергә телами. «Казакъ кызы» романының русча тәрҗемәсе нәшриятка тапшырылу белин. алар икенче әсәрне — автор тарафыннан яңабаштан язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повестен русчага тәрҗемә игү. аны нәшрият планына «ерту турында кайгырта башлыйлар Авыр моментларда ятучыга ярдәмгә аның тормыш иптәше Хәдичә Әпсәләмопа килә. Хат. Г. Ибраһимов үтенүе буенча, аның кулы белән язылган. 24 июль, 1934 ел. Ялта Гайшә иптәш! ГИХЛның договоры килгән иде. кул куеп кайтардым Рябинина бу тәрҗемәне Сезгә бирәм дигән '. Мин. әлбәттә, ризамын, яхшы чыгарырсыз дип калам. Казанда яңа арада «Безнең көннор»нең яңа редакциядә икенче басмасы чыкты. 1935 нең ГИХЛ планына шуның тәрҗемәсен кертәсе иде. 25—30 табак. Беренче революция (1905) темасы. Сөйләшеп карагыз. Сәлам: Галимҗан.ф ӘДИПНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЛАРЫ 24 август. 1934 ел. Ялта Гайшә иптәш! Сездән бер үтенеч: «Дочь степи» романын миңа наложенный] платеж буенча 25 нөсхә җибәртү чарасын күрегез әле. Башкача алдырырга һич юл тапмадым. Килгән нөсхәләрне иптәшләр талап бетерде. Җавап көтеп: Галимҗан. 18 сентябрь. 1934 ел. Ялта Гайшә иптәш, хатыгызны алдым. «Д[очь] с[тепи]»ның табылмавы гаҗәп. Уфага да бармаган, Казанга да юк. Кырымга 2 [данә] килде. Съездда да юк — кая озаталар аны? Тиешле урыннарга юк. Тәрҗемә турында фикеремне сорагансыз. «Д[очь] с[тепи]»ның тәрҗемәсе Сезнең моңарчы чыкканнардан һәммәсеннән алда. Мин тәрҗемәне әйбәт таптым. Ләкин масаймагыз, алдагы тәрҗемәләрне тагы да югарырак дәрәҗәгә мендерегез, чөнки качество моменты һаман ныграк сорала бит. «Татар хатыныян миңа карарга җибәрерсез. Хәлем бар чак булса, карармын. «Б[езнең] к [өннәр]» турында кичә «Литературная] газ[ета]»да [хәбәр] бар, 34 елның ахырында чыга дигән. Бу яңлыш булса кирәк, «Т[атар] х[атыны]» белән бутаганнар булыр. «Б[езнең] к [өннәр]» турында договор ясау эшен йоклатмагыз. Ул зур әсәр, аны яхшы эшләп чыгару күп вакыт, күп хезмәт сорар. Хата булмасын, иске басма түгел, Казанда быел чыккан яңа икенче басманы алыгыз. Әгәр моны тәрҗемәгә нәүбәт җитсә, миңа хәбәр итәрсез. Ул хакта минем киңәшләрем булыр. Эшләрнең барышы турында миңа белдерә торыгыз. Сәлам белән: Галимҗан. 15 февраль. 1935 ел. Ялта Гайшә иптәш! «Татар хатыны...» китабын бастыру өчен совет агентствосы белән договор ясауга карата булган эшләр телеграмм белән кыска үтәлде *. Хәзер миңа ул хакта тулы информация языгыз инде. Кем кузгатты, нинди шартлар буенча бара? Дәхи нигә «Тат[ар] хат[ыны]» китабын «Казакъ кызы» белән алмаштыру мөмкин түгел иде? Мин алдагы хатларның берничәсендә тәрҗемәгезнең беренче табагын, әлбәттә, җибәрегез дигән идем — тагы кабатлыйм. Чөнки бөтенләй сукыр көенчә басарга ихтыяр итә алмыйм мин. Гомумән, Сезгә автор белән нык контакт кирәк. Эшкә башлаудан элек аның белән киңәшергә кирәк. Юкса, һәрвакыт уңайсыз ягы килеп чыгарга мөмкин. Әле ул Гослитиздат белән булган мәсьәләгез ни хәлдә?’ Сезнең белән договор ясыйлармы, юкмы? Минем кәефем бик начар булды, әле аларга хат язганым юк. Сездән һәммәсе турында тулы хәбәр алгач, язармын дип торам. Хатыгызны көтеп калам. Сәлам белән: Г. Ибраһимов. 1 Г. Шәрипова «Татар хатыны ниләр күрми» повестен чнт иллә чыгару турында «Литературное агентство» акционер җәмгыяте белән сөйләшүләр башлый 1935 елның 19 февралендә язган хатында һәм 11 мартта җибәргән телеграммасында Г. Ибраһимов бу романның «Казакъ кызы» белән алмаштырылуын тели. ’ Сүз «Безнең көннәр» романының русча тәрҗемәсен Гослитиздат планына кертү турында бара. 19 февраль. 1935 ел. Ялта Гайшә Шарипова иптәш! Сезгә кул куеп җибәрдем. •Татар хат[ыны]» урынына «Казакъ кызы» романын тәкъдим итәргә кирәк иде. Болай итмәү хата булган, чөнки «К[азакъ] к[ызы]», әлбәттә, үтәр иде. Әгәр аз гы- ♦ на мөмкинлек булса, шулай эшләгез. «Тат[ар] хат[ыны]» турындагы эшегез ГИХЛ белән җиңеләйгән икән. Ярый анысы. Хат языгыз. Сәлам белән: Галимҗан. 1935 елнын .4 февралендә, әднпнен борчылып түбәндәге хатны җибәрә (русчадан тәржеыә итеп «Хөрмәтле Галнмжан ага! Сезгә түбәндәгеләрне белдерәм ГИХЛ «Татар хатыны ниләр күрми» романын минем тәржемә итүемне телдән сораса да. договор тезүне төрле сәбәпләр белән шушы көнгә кадәр суза Шуна карамастан, мин аны тәржемә итеп бетердем һәм редакциягә тапшырдым. Китапны Черняк исемле редактор («Казакъ кызы» ром* нының тәрҗемәсен Ф Кәрнмндән эшләттерүне яклап чыккан кеше) укып чыкты Ул тәржемәнец сыйфаты турында мина бик күп мактау сүзләре әйтте, әмма китапта политик юнәлешнең житәрлек булмавын сылтау итеп, аны типографиягә төшерүне тоткарлады, һәм. күрәсек. тиешле доклад белән аны Рябннннага тап шырды. Мин редакциягә күп тапкырлар керсәм дә. жавап ала алганым юк әле Минем белән договор да төземәделәр. «Татар хатыны ниләр күрми» нец шулай мәгънәсез рәвештә тоткарлануы аны чнт илдә чыгару турында сөйләшүләр алып баруга зарар китерергә һәм шундый кызык һәм мөһим эшне чуалтырга мөмкин Белгәннәрем турында барысын да әйтеп Сезгә язармын Мина калса. Сез редакциягә үзегезнең рнзасызлыгыгызны белдерә аласыз Р S «Безнең көннәр» не бастыру турындагы мәсьәлә дә нәкъ шулай тоткарлана» 11 март, 1935 ел. Ялта Мөскәү, 53, Скорняжный, 9, кв. 5. Шәриповага. Мөмкин булса, «Татаркайны «Дочь степи» белән алмаштырырга кирәк. Договор кем белән төзелү һәм кайсы телгә тәрҗемә итү турында ашыгыч рәвештә телеграмма бирегез. Бу мәгълүматларны алу белән үк телеграф буенча килешү җибәрелер. Ибраһимов. Г. Ибраһнмовныц бу телеграммасы рус теленнән тәржемә итеп бирелә 1 апрель. 1935 ел. Ялта Гайшә иптәш, соңгы хатыгызны үз вакытында алган идем, кәефсезлек арбасында, җавабым кичекте. Әдәби агентство өчен «Тат [ар] хат[ыны]» китабы урынына «Дочь степи» романын тәкъдим итү мөмкин булмавының сәбәбе ачык аңлашылды, бу турыда сүзне бетерәм. Хатыгызда принципиаль бер момент бар: автор белән контакт һәм әсәрләрне тәрҗемәче тарафыннан төрле нәшриятларга тәкъдим итү инициативасы. Бөтен ачыклыгы белән әйтим: бу эштә Сезнең инициативагызга мин бик яхшы карыйм, аны бик кирәкле, файдалы саныйм, минем кебек еллар буенча Ялтада торган, шуңа күрә үзе кузгатып йөри алмаган автор өчен Сезнең инициативагыз аеруча кирәк. «Тат [ар] хат[ыны]» артыннан «Без[нең] көннәренә үткәрү эше тора. Әсәрнең тәрҗемәсе, әлбәттә, Сезгә бирелергә тиеш. Бу алдагы елга керсә кирәк, ләкин Сез бу хакта хәзердән үк ГИХЛ белән договор ягын да, тәрҗемә ягын да хәзерли торырсыз дип ышанам. Әгәр кирәк булса, мин авторлык сыйфаты белән, үземнең әсәрләрне тиешле нәшриятларга, редакцияләргә үткәрү эшләрендә рәсми вәкаләт биреп куярга мөмкин. 10. «К У » Nb IX ф ӘДИПНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЛАРЫ Г. Шәрнпова ана язган хатларына жавап итеп, бирелә): 145 Кыскасы, бу эшләрнең һәммә тармагында Сезнең тулы инициативагызны сорый* шуны кирәкле табам. Кулъязманы алдым, тиздән җибәрермен. Тапшырылганлык турында белдерегез. Сәлам белән: Галимҗан Ибраһимов. 8 июль, 1935 ел. Ялта Мәскәү, 10, Скорняжный тыкрыгы, 9, кв. 5, Гайшә Шәриповага. Гослитиздат «Безнең көннәр»не тәрҗемә итүгә өченче кварталда керешәбе дип телеграмма сукты. Тәрҗемәне Сезгә тапшырам һәм тиешле хәзерлек чараларь күрергә киңәш итәм. Ибраһимов. Бу телеграмма да рус теленнән тәрҗемә итеп бирелә. Язучы, тагын каты авырып китеп, больницага керә. Әмма тынгысыз йөрәкле әдип тәржеа турында больница койкасында да онытмый. Тормыш иптәше Хәдичәдән Г. Шәриповага түбән дәге хатны яздыра: 19 сентябрь, 1935 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш, Сездән хат-хәбәр булмаганга бик күп вакытлар үтте. Казагыстаннан да кайтты гыз бугай *. Галимҗан Сезгә телеграмм да җибәргән иде, аңа да җавабыгыз булмады. Эи болай тора: Рябинина телеграмм белән хәбәр итте: «Безнең көннәр»не тәрҗемәгг өченче кварталда керешәбез, дип. Галимҗан бу әсәрнең тәрҗемәсен Сезгә бирерп уйлый. Сез үзегез дә алмакчы идегез. Хәзер инде бу эшкә тотынырга кирәк. Госиздат белән договор да ясарга кирәк. Сез бу турыда берәр чара күрәсезме, юкмы: Җавап көтеп калабыз. Галимҗаннан Сезгә күп сәлам. Галимҗан больницада, шуңа күрә мин язам. Хөрмәт белән: Хәдичә. Безнең хәзер адрес үзгәрде: Ялта, ул. Боткинская, дом № 23. Г. Г. Ибрагимов 1 Казакъ язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә нтү өчен. Г. Шәрипованы Алма-Атаһ чакырган булалар. 2 январь. 1936 ел. Ялта Гайшә Шәрипова иптәш! Мин бу арада үзләренең соравы буенча Гослитиздат[ның] «Альманах народов СССР» редакциясенә «Безнең көннәр»дән беренче җиде главаны җибәрдем '. Тәрҗемәсен Сезгә тапшырырга куштым. Сез инде шул уңай белән сөйләшкәндә «Б[ез- нең] к [өннәр]» өчен договор ясауны кузгатыгыз. Альманах шул ук Гослитиздат бинасында икән. Секретаре Жанго Гогоберидзв атлы кеше икән. Шуның белән эш итәргә кирәк. Мин аларга төзәтелгән 52 битне җибәрдем. Хат языгыз. Сәлам белән: Г. Ибраһимов. 1 Г. Ибраһимов бу җиде бүлеккә «Кавказлы Гәрәй Солтан» исеме бирә. Кәгазь белән тыш лангаи һәм авторның үз кулы белән төзәтелгән бу өзек. Г Шәрипова архивында сакланып хәзер ТАССРның Дәүләт музеена тапшырылды. 1937 елда чыккан «Творчество народов СССР» альманахына бары тик халык авыз ижатв әсәрләре генә кергән, Шуңа күрә бу өзек басылмый кала. 16 февраль, 1936 ел. Ялта Хөрмәтле Гайшә иптәш! Сездән хәбәр юк. Альманах өчен җибәрелгән материалның тәрҗемәсен Сезгә 1 бирергә әйткән идем. Ул ни хәлдә? Бу хатны бигрәк тә «Татар хатыны» турында язам. «Большевик» җурналында «Татарка» романын басылып чыккан әсәрләр арасында яздылар '. Ләкин мин һаман ♦ авторга тиешле нөсхәләрне алганым, басманы күргәнем юк. Гослитиздат һаман җибәрми. Сез шуның бер чарасын күрегез әле. Галимҗан. | • «Татарка» романы типографиягә 1935 елның 13 августында тапшырыла һәч ШУЛ ук елда В Червяк редакциясендә Мәскәүдә 5000 экземпляр басылып та чыга. 7 март, 1936 ел. Ялта Кадерле Гайшә иптәш! Хатыгызны алдым. «Татарка» килде. Өстәмә гонорар тапшырылды. Сезнең язуга караганда, «Безнең көннәр» эше дә 1 бераз кузгала бугай. Ләкин бу турыда сезнең туктаусыз хәтерләтә торуыгыз бик кирәк. Миңа договор җибә- I рергә онытмасыннар. Гослитиздатның соравы буенча, мин «Безнең көннәрпнең иң соңгы вакытта карап төзәтелгән нөсхәсен җибәргән идем. Сездә шулмы?15 16 Моңа дикъкать итегез, чөнки минем карап төзәткән нөсхә буенча гына тәрҗемә итәргә ярый. Сезгә рәсем җибә- рәм. Берсе үзегез өчен17, берсе, русча чыга калса, шуңа кертерсез дип. Соравыгыз шулай түгелме? «Яшь йөрәкләрнне сорагансыз, һичкайдан табып булмый, кулымдагы актык бер нөсхәне бирү мөмкин түгел икәнен үзегез беләсез. Бу әсәрне басарга сорыйлар, карап биреп бастырсам, Сезгә җибәрермен. Русчада да, бәлки, чыгарырга туры килер. Инде актык мәсьәләгә туктыйм. Татарны ташлап, башка берәр әдәбиятны тәрҗемәгә күчү турында сорагансыз18. Башта, вакытлыча бу күчүнең файдалы моментлары булыр. Ләкин бу — вакытлы булыр, язучы гына түгел, тәржемәченең эше дә — үзенә бер төрле иҗат процессы икәнендә шик юк. Бу процессның үсүе, күтәрелүе өчен иң уңайлысы — туган әдәбият тупрагыдыр, чит тупракта бу тәрҗемә иҗат эше дә тиешенчә җимеш бирә алмый. Бу хакта нык уйларга кирәк. Сез татарда беренче тәрҗемәче урынын алдыгыз, тәҗрибәләрегез дә зур, шулар белән Союзга үттегез *. Кыскасы, татар теленең, тормышының бөтен нечкәлекләре Сезгә табигый хәлдә мәгълүм. Башкада Сез моңардан мәхрүм буласыз, коры, аз җимешле чыгар, Беләм, татар эчендәге кайбер элементларның туктаусыз интригалары Сезне бик борчый0 . Ләкин белегез, аз гына алга бара башласагыз, һәркайда болар килеп чыгар. Шуңа күрә болардан качып булмый, боларны эш-көрәш белән җиңү юлын тотарга кирәк. Минем 30 еллык тәҗрибәм шуны сөйли. һәрхәлдә, бик яхшы үсеп, тәкъдир ителеп барган әдәби хезмәтегезне кисәргә уйлау — үзегезгә дә. татар совет әдәбиятына да зарарлы булачак. «Татар хатыны» тәрҗемәсен руслар мактыйлар, монда бик яратып укыйлар. Мәс- кәүдән парашютистка Яковлева әсәр турында бик мактап озын хат язды . Сезнең бүләк алуыгызга бик шатландым. Чын күңелдән котлыйм. Бу котлавым кичегүнең сәбәбе — каты авыруым булды. Хат языгыз. Хөрмәт белән: Галимҗан. 15 Сүз «Безнең коннар» романының русча тәрҗемәсен нәшрият планына кертү турында бара. ’ «Безнең көннәр» романының 1934 елда «Яңалиф» нәшриятында басылган һам язучымын үз кулы белән яцл.чаи шактый төзәтелгән бу нөсхәсе Г Шорнпова архивында сакланган .Хәзер ул Татарстан Дәүләт музеена тапшырылды Г Шорнпова бү нөсхә буенча романны русчага тәрҗемә нтә башлаган Әмма ул тәрҗемәченең Казагыстаига күчүе һәм башка сәбәпләр аркасында тәмамланмый калган (Г Шорнпова Көндәлек битләреннән «Казни утлары» 1967 ел. 17 сан. 130 бит) Тәрҗеманең машинкада басылган 198 битлек нөсхәсе Казагыстан ССРның Дәү ләт тарих архивында саклана (1956 фонд. I тасвирлама. "3 -ш) ф ӘДИПНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЛАРЫ • Артына язучының үз кулы белән язылган бу фоторәсем — аның иң соңгы фотоларының берсе Хәзер Татарстан Дәүләт музеена тапшырылды. • ««Казакъ кызы» романын тәржемә итү чорында, Г. Ибрапимовның киңәше буенча, күренекле казакъ язучылары С. Муканов. С Сайфуллин. И. Жансугуров белән танышып дуслашкан. казакъ яэучыларыныц әсәрләрен рус теленә тәржемә итү белән дә шөгыльләнә башлаган Г Шәриповага. Казагыстан язучыларына ярдәм итәр өчен. Алма-Атага күчәргә тәкъдим ясыйлар Г Шәрипова бу турыда Г. Ибраһимовтан киңәш сорап яза. Ә 1936 елда Алма-Атага күч». • 1934 елда Г Шарипова, тәрҗемәче буларак, СССР Язучылар союзы членлыгына кабул ителә. • Сүз М. Галәүнең «Болганчык еллар» романын русчага тәрҗемә итеп бастыру эшендәге күңелсезлекләр. Ф Карими белән инцидент һ 6 турында бара. ' Ольга Яковлева — һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы конструкторы, төркемләв сикерүнең югарылык рекордын куйган өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләгән атаклы парашютчы. «Давайте прыгать, девушки!» китабының авторы, Салих Багталның тормыш иптәше. С Баттал үзенең «Баштан үткәннәр» исемле истәлегендә: «Г Ибраһимов икенче хатында. «Минем китапны син таныш кызларына укыткансың, бу бик кызык булды әле!»—дип язган иде Сүз аның русчага Шәрнпова тарафыннан тәржемә ителгән «Татарка» исемендә чыккан китабы турында бара. Парашютчы кызлар мнннән алып укыдылар да. аны бнк яратып, эур эстетик ләззәт биргән өчен, авторына рәхмәт язып, күмәк хат җибәрделәр»,—ди (С. Баттал. Сайланма әсәрләр. Проза. Казан, 1974 ел, 361 бит). Сүз шул хат турында бара. 13 апрель, 1936 ел. Ялта Г. Шәрипова иптәш, Сезнең хат белән бергәрәк альманах редакциясеннән дә хат килгән иде. Алар, Сезгә ике төрле текст җибәрдек, шул хакта җавап көтәбез һәм үзегезнең төзәтмәләрегезне язып җибәрегез, дигәннәр. Бер үк җавап хатны моның белән Сезгә дә, аларга да салам. Шул русча хатымда язылганча, монда кабатламыйм. Сезнең тәрҗемә төзәтелгәч, яңадан машинкада басылды. Әгәр урын куп ала дигән сәбәптән кыскарткан булсалар, аерым тәкъдим бирдем: ахыф чиктә баштагы ике глава калыр, өченчедән башлап керер. Тизлектә җавап языгыз. Сәлам белән: Г. Ибраһимов. 1 Г Шәриповага һәм «Альманах творчества народов СССР* редакциясенә язылган бу хатлар Г Шәрипованың «Көндәлек битләреннән» исемле истәлегендә («Казан утлары». 1967 ел, 3 сан. 130 бит) китерелсә дә. төрле төзәтмәләр һәм төгәлсезлекләр белән басылган Без хатларны оригиналдагыча тәкъдим итәбез. 13 апрель. 1936 ел. Ялта «Альманах творчества народов СССР» редакциясенә Кадерле иптәшләр! Шәрипова иптәш аркылы «Безнең көннәр» романыннан өзекнең Сез җибәргән ике текстын алдым. Мине бу материаллар белән алдан таныштырырга кирәк тапканыгыз өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аларны Сезгә кире кайтарганда, автор буларак, үземнең берничә искәрмәне әйтеп китүне кирәк таптым: 1. Бу өзекнең элеккеге исеме миңа ошамый, «Беренче адымнар» дип атыйк. 2. Сезнең тарафтан редакцияләнеп, «бераз кыскартылган» беренче текст мине канәгатьләндерми. Биредә редактор эше, идеологии һәм стилистик җитешсезлекләр- не бетерү урынына, текстны механик рәвештә кыскартуга юнәлдерелгән. Урыныхурыны белән аерым фразалар арасындагы бәйләнеш бөтенләй өзелә. Шундый тупас кыскартулар нәтиҗәсендә өзек күп урыннарда 1905 ел вакыйгалары турында газета-протокол очеркы рәвешенә кергән. 3. Шәрипова иптәшнең тулы тәрҗемәсе—икенче текст — карап чыгылды, оригинал белән чагыштырылды, тикшерелде, редакцияләнде. Кайбер урыннарында кирәкле кыскартулар ясалды. Бу төзәтелгән текстны, яңабаштан машинкада басып, альманах өчен Сезгә җибәрәм. 4. Әгәр редактор кыскартулары урын тарлыктан эшләнгән булса, иң соңгы чара итеп, альманахка баштагы ике бүлекне төшереп калдырырга һәм текстны өченче башламнан («Карт жандарм») башларга тәкъдим итәм. Бу, кыскартылган тексттагы коточкыч кыскартуларга караганда, кабул ителерлек кебек. Җавап көтәм. Ком[мунистик] сәлам белән: Галимҗан Ибраһимов. Г. Шарипова иптәш! Бу хат белән Сезгә тәрҗемәләрегезгә багланышлы бер тәкъдим ясыйм. Татгос- иэдат минем Мәскәүдә русча басылган әсәрләремне Казанда икенче тапкыр басарга карар иткән. Мин ризалык бирдем. Безгә менә шул эшнең хәзерлеген күрә башларга кирәк: ул тәрҗемәләрне яңадан карап, тиешле урыннарын төзәтеп, калган җирләрен һәммәсен тутырып, кытыршы җирләрендә стильне шомартып чыгарга кирәк. Тәрҗемәләр сезнеке булганга, бу яңа басма өчен хәзерлек эшен дә. әлбәттә, сез башкарыгыз. Сез төзәткәннән соң, мин монда тәҗрибәле рус редактор белән бергә карап чыгармын, һәм Казанга, карап чыккач, үзем җибәрәчәкмен. Икенче басмаларга да тәрҗемәченең исеме куелачак. Беренче нәүбәттә, «Татарка», «Дочь степи», «Глубокие корни» романнары планга керәләр 19. Шуларга «Старый батрак» белән «Дети природы» кушылыр. Басылу тәртибе үзгәрергә мөмкин, кайсысын алданрак хәзерләп өлгертсәк, шул китәр. Минемчә, төзәтәсе урын аз булган әсәр «Казакъ кызы» («Дочь степи») булса кирәк. Иң элек «Дочь степи»не эшләп җибәрегез. Бу турыда, әлбәттә, договор ясалып. Сезгә кул куярга җибәрелер. Хат языгыз. . I Сәлам белән: Г. Ибраһимов.