Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР РОЛЬ-БЕР ГОМЕР

Аның өчен сәхнәдән дә бөегрәк нәрсә юк. Шунда әгәр бәхәсләшергә теләп: «Кино сәнгате тагын да киңрәк колачлы бит», — дип куйсаң, үз сүзләрен раслау өчен ул төпле дәлил китерә ала: «Минем карашымча, кино актерының иҗаты тасмага кертелеп чикләп куела. Тасмага син ниндирәк кыяфәттә кереп калсаң, шул сурәтең, экраннан-экранга күчә-күчә, еллар буе әйләнә дә әйләнә. Ә театр сәхнәсе — бөтенләй башка! — Шәхсәнәм ханым карашын еракка төби.— Монда исә синең һәр мизгелең иҗатта, син һәрчак ниндидер сәер бер матурлык дөньясында яшисең. Үзең иҗат итә торган образ гүзәллек, гаделлек иясе булса, бигрәк әйбәт. Кайчак исә актер, җирдәге матурлыкны яклап калу бәрабәренә үзенә тапшырылган рольдәге начарлыкларны фаш итә, тамашачыда үзенә нәфрәт тудырырга омтыһа...» Артистка тынып кала, аның күз алдына үзе иҗат иткән образлары килә, иҗат гомерендә кичергән бәхетле минутлары хәтерендә яңара бугай... «Зифа» спектакле. Эсмеральда ролен башкаручы Шәхсәнәм Әсфәндиярова, аяк очларына гына басып, Айдарга якынлаша. — Айдар абый! — Пышылдап кына әйтелгән шул сүздән тамашачы тынып кала, шушы җилбәзәкнең сүзенә карап, бу юләр ир тагын нинди ахмаклыклар эшләр икән инде, дип көтә башлый. — Син килмәгәч, котым очты. Әллә, мин әйтәм, кичәгедән соң... — Тамаша залы, Айдарның алдагы күренешләрдә кичергән мәсхәрәле хәлен исенә төшереп, корт күчедәй гөжләп ала. — Костюмың шәп, Айдар абый! Хәзер сине курорт кешесе дияргә дә була. Хикмәт әнә нәрсәдә икән! Эсмеральда «Айдар абыйсы» белән курортка җыена лабаса! Тамашачы тагын күтәрелеп, гүләп ала, бераздан тагын тып-тын кала. Артистка тамаша залын тулысы белән үз кулына алган: ул аны көлдерә, кирәксә, сулуын ярты юлда бүлдереп, кымшанырга да ирек бирмичә, үзен тыңлата. Бу — артистка өчен иң ләззәтле мизгел, бу — иҗат кешесенең максатка ирешкән, образга җан иңдергән чагы. Эзләнүләр, өйрәнү, аңларга тырышу газаплары артта калган, ниһаять, җиңү, тантана сәгате суккан!.. Татарстанның халык артисткасы Шәхсәнәм Әсфәндиярова бу гаять кыен хезмәткә— драма сәнгатенә һичнинди икеләнүләрсез, сайлануларсыз килеп кергән кеше. Кыз бу һөнәрне мәшһүр Азин дивизиясендә чыныгу алган, гражданнар сугышыннан соң Урта Азия театрларында эшкә калган Мөкәррәмә ападан кабул итә. Кыз тәпи йөри башлаган чагыннан ук сәхнәне, артистларның тынгысыз хезмәтен күреп үсә. Илдәге хәлләрне дә, яхшылык-яманлыкны да ул иң элек сәхнәдә барган спектакльләр, андагы образлар аша таный. Үсеп буй җиткәндә исә Шәхсәнәмнең бөтен барлыгы сәхнә кешеләренекенә хас була. Мәскәүдәге театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлагач, Шәхсәнәм Әсфәндиярова бай тарихлы Татар дәүләт академия театры коллективына кушыла, муеннан эшкә, иҗат мәшәкатьләренә чума. Тамашачы яшь артистканың талантлы чишелгән образларын хуплап кабул итә. Луиза («Мәкер һәм мәхәббәт»), Дездемона («Отелло») рольләре артистканың сәләтен калку итеп ачарга мөмкинлек бирә. «Белгечләр теләсә ни әйтсеннәр, — ди ул, — минемчә, эпизодларга кереп-чыгып йөргәндә генә артистның талантын ачу бик кыен. Сәхнәдә бөтен тормышы ачыла торган олы язмышлы рольләр кирәк безгә!» Артистка бу сүзләре белән эпизодик рольләрнең бәясен кечерәйтергә теләми, киресенчә, ул кечкенә генә күренештә катнашкан персонажның да драматург тарафыннан тулы язмышлы итеп язылган булуын шарт итеп куя. Шулай булмаганда, үзенең Мәрҗән Даянова ролен шул дәрәҗәдә яратып башкарыр идемени ул!? Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал» драмасы спектаклендә Мәрҗән-Әсфәндиярова сәхнәдә нибары ике генә тапкыр күренеп китә. Беренчесендә ул, ресторанда исерек әфәнделәрнең кәефен ачып, ярымшәрә килеш җырлап-биеп йөри. Соңыннан җырчыны тануы да авыр: ул урам чатында калган. «Тамашачыны тетрәндерерлек гыйбрәтле язмыш бар монда, — дип сөйли Әсфәндиярова. — Мәрҗәнне элекке танышлары танымый үтәләр. Мин чекрәеп аларның күзләренә карыйм, тамашачыга. А авызда калган сыңар тешне күрсәтеп, елмайган булып кыланам, карлыккан тавыш белән Мәрҗәннең яшь чагындагы такмагын кабатлап куям. ... Сине сөйми, кемне сөйим! Аһ, гүзәлем син, гүзәлем! Шул такмак бөтен серне чишә. Кайчандыр бик җиңел кәсепкә кызыгып, сәнгатьне акчага алмаштырган Мәрҗәннәр җиңелгән, халыкка хезмәт күрсәтүче Гөлҗа- маллар, Галиәсгар Камаллар тантана итә. Бу образны драматург искиткеч осталык белән язган...» Шәхсәнәм ханым үз иҗатындагы уңышларны һәрчак гомуми табыш — драматург, режиссер, художник, композитор, партнерлары һәм, әлбәттә, сизгер күңелле тамашачының теләктәшлегеннән туган гомуми табыш дип таный. Мәсәлән, үзенә Тукай премиясе лауреаты дигән мактаулы исем китергән «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге декорациянең артистка уемына никадәр ярдәм итүе хакында ул аеруча мавыгып сөйли. Әсфәндиярова бу әсәрдә үзенә тапшырылган Хәдичә ролен тыштан шактый кырыс, тупас, үз максатына ирешү торган, чынында исә ялгызлыктан интегеп яшәүче, гаделлек яратучы, нечкә күңелле хатын итеп сурәтли. Артистка Хәдичәне һич тә бәхетсез итеп күрсәтергә теләми. Аның әледән-әле сәхнә буйлап сузылган юлга каравы, нидер көтүе шул фикерне раслый сыман. Әнә нинди киң, озын бит юл, алда Хәдичәне бәхетле итәрдәй бер тукталыш бардыр, булмый калмас ... Спектакльләрдә яңа роль башкарган саен, артистка яңа бер гомер кичерә. Кайчак пьеса персонажының язмышы аңа нәкъ үз башына төшкән я бәхет, я бәла кебек тоела башлый. «Соңгы корбан»дагы Юлия Тугинаның Дульчин белән аңлашуын шул кадәр тирән кичердем, — дип искә ала артистка, — сәхнәдә бөтенләй көтелмәгән чишелеш килеп чыкты». Әнә ул, Дульчин каршына тезләнеп: «Мин нинди бәхетле! Миндәй хатын дөньяда бүтән юк, булмас та!» — дип, үз кичерешләрен егеткә аңлата. Шул сүзләрдән соң Әсфәндиярова-Тугина режиссер таләбе буенча бөтен сәхнәне яңгыратып көләргә тиеш була. Артистка исә, тамашачыны тәмам чарасыз калдырып, елап җибәрә, шатлыгына, яратуына чыдаша алмыйча елый да елый. «Мин башкача булдыра алмадым,— дип, гади генә итеп аңлата артистка.— Тамашачым мине аңлады!» Шәхсәнәм Әсфәндиярова — бөтен күңелен биреп, җан җылысын тулысынча сарыф итеп уйнаучы артистка. Ул Казан театр училищесында хәзер үзе укыта торган яшь буын артистлардан да тулаем бирелгәнлек таләп итә. Мәгълүм ки, образ язмышын үз язмышы ител хис итә алмаган кешенең сәхнәгә менүе сәнгатькә, театрга хилафлык китерәчәк, артистлар иҗатына комачаулаячак. Артистлар сәхнәдә янып-коя белмәгән кеше белән ларлап уйнауны бәхетсез никахка тиң күрәләр. Әсфәндиярова: «Партнерым юньләп уйнамаса, тиремә сыешмый башлыйм, тотып алып, теткәләп ташлардай булам», — дип, бу хәлне үзенчә аңлата. Уңышлы рольләр иҗат итәргә булышкан партнерлары: СССРның халык артистлары Хәлил Әб- җәлилов, Фуат Халитов, РСФСРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров, РСФСРның «Мәкер һәм мәхәббәт» спектакленнән Луиза ролендә Татарстанның халык артисткасы Шәхсәнәм Әсфәндиярова. өчен кешеләрне хәтта таптап •тказанган артисты Ринат Таҗетдиновка карата аның күңелендә чиксез ихтирам яши. Артистканың иҗат юлы ифрат бай. Быел куп санлы театр сөючеләр аны илле еллык юбилее белән котлады. Әмма Шәхсәнәм ханым үзе күбрәк киләчәк турында сөйли. Аны «Анна Каренина», «Медея», «Оптимистик трагедия»дәге кебек зур язмышлы образлар кызыктыра, аның тамашачыны дулкынландырасы, тетрәндерәсе, шатландырасы килә.