Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ҮРЛӘРГӘ

Без бүген, диде партиянең XXV съездында КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежнев,— XXIV съездның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә якын килүе үзен тулысынча аклады, дип әйтә алабыз. Үткән еллар эчендә коммунистик җәмгыять тезү буенча гомумпартия, гомумхалык эшенә һаман күбрәк өлеш кертүче иҗат интеллигенциясенең эшчәнлеге тагын да активлашты. Бу уңай, рухландыргыч процесс, әлбәттә, илебездә соңгы елларда иҗат ителгән яңа, социалистик реализм әсәрләрендә чагылыш тапты». Хезмәтебезгә партия тарафыннан бирелгән югары бәя һәр совет язучысын яңа иҗади эзләнүләргә, барлык йөрәк кайнарлыгын салып, туган илгә хезмәт итәргә рухландыра. Шул ук вакытта әлеге бәя, үз- үзеңә һәм каләмдәшләреңә тагын да зуррак таләпләр куеп, әдәби хәрәкәттә әле файдаланмаган мөмкинлекләрне эшкә җигүне сорый. Шул уңайдан минем, каләмдәш дусларым иҗатына күз ташлап, аларның соңгы елларда дөнья күргән роман-повестьлары_ на тукталып узасым килә. Соңгы берничә ел вакыт эчендә милли прозабызның казанышы булып саналырлык байтак әсәрләр язылды. Мисал төсендә Ш. Бикчуринның күптән түгел ВЦСПС премиясенә лаек булган «Каты токым» романын, М. Мәһдиев- нең «Фронтовиклар» һәм X. Камаловның «һәркемнең гомере бер генә» романнарын, Г. Ахуновның «Ардуан батыр», Ә. Ма- ликовның «Яшьлек утравым», X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын», М. Әмирнең «Балыкчы ялганнары» кебек повестьларын һәм башка әсәрләрне китерергә мөмкин. Төрле алым белән язылган һәм төрле темага караган бу әсәрләрне киң катлау укучылар яратып кабул итте, алар безнең әдә. би хәзинәбезгә керде. Инде узган елда һәм быелгы ел башында басылып чыккан прозабызга күз салсак та, без алар арасында шактый уңышлы әсәрләр очратырбыз. Язучыларыбыз иҗатына югары идеялелек хас, бүгенге әсәрләрдә халыкчанлык рухы көчле. Безнең роман, повесть һәм хикәяләребез хезмәт ияләрен, аерата яшьләрне, коммунистик рухта тәрбияләүдә, һичшиксез, гаҗәеп зур эш башкаралар. Әдәби тел һәм әдәби осталык җәһәтеннән дә үсә баруыбыз ачык күренә. Ләкин бу әле прозабыз бөтен мөмкинлекләрдән ахырынча файдаланган, әдиплә. ребез камиллекнең иң югары ноктасына менеп җиткән дигән сүз түгел. Әдәби хәрәкәт өзлексез дәвам итә, һәм тормышның үзе кебек ук, ул — бетмәстөкәнмәс процесс, тукталмый торган күренеш. Яңа әсәрләр арасында иң күләмлесе Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романы булды. Әсәрдә, мәгълүм булганча, бүгенге авыл тормышы, колхоз производствосына алдынгы ысуллар кертү өчен барган көрәш күренешләре сурәтләнә. Тагын шул кадәресе дә бар, моңарчы язган әсәрләре белән чагыштырганда, «Чоңгыллар» романы аның һаман үсүен, әдәби осталыкның яңа биеклекләрен яулау өчен армый-талмый эшләвен күрсәтә. Автор шактый әйбәт әдәби тел белән яза, ул ясаган сурәт төгәл, күркәм чыга. Язучы шулай Б һәрбер сюжет сызыгы, хәтта һәрбер персонаж автор хәл итәргә алынган төп проблемага хезмәт итәргә тиешлеген истән чыгарабыздыр? Минемчә, әсәрдәге һәрбер ■чүкеч» бер үк сандалга сугарга тиеш, һәм бу һич тә формаль бер кагыйдә түгел. Моны әсәрнең эмоциональ тәэсире, шул тәэсирнең көчле булырга тиешлелеге таләп итә. Шуңа күрә зур әсәрдәге һәрбер вакыйга, һәрбер сюжет сызыгы органик рәвештә бер-берсен тулыландырырга, автор куйган төп бурычны ачыкларга хезмәт итәргә тиеш. М. Хәбибуллинның хатасы шуннан гыйбарәт: аның әсәр аша укучыга җиткерергә теләгән төп фикере конкрет төс алмаган, тиешенчә формалашып җитмәгән. Төп фикере конкрет булмау аркасында, ул, үзе өчен кызык тоелса да, чынында прозабыз өчен һич яңалык булмаган вакыйгалар белән мавыккан. Нәтиҗәдә әсәрдә чишелергә тиешле сюжет сызыклары колач җитмәс дәрәҗәгә җитеп калынайган. Бу исә. үз чиратында, авторны вакыйгалар өстеннән «юртаклап узарга», информация ысулына күчәргә мәҗбүр иткән. Укучысын кулдан ычкындырмас өчен булса кирәк, автор детектив вакыйгалар белән мавыга, семья, мәхәббәт тирәсендә артык күп чуала баш- «Чоңгыллар» романы турында җыеп кына шуны әйтергә мөмкин вакыйгаларның «бер кояш» тирәсендә әйләнмәве аркасында әсәр шактый нык оттыра. Эшне архи- тектоник диспропорция боза. Әмма шул кадәресен дә инкарь итәргә ярамый, романда бүгенге авылның сулышы, андагы хәләхвәлләр шактый ачык сизелә. Әсәрне укыгач, авыл эшчәннәренең фидакарьлекләрен, тырышлыкларын ачык төсмерләргә була. Әле генә әйтеп узган кимчелекләре булуга да карамастан. «Чоңгыллар» — авторның уңышы, алга баруы. Хәниф Хәйруллинның «Картлык,- кемгә шатлык» исемле повестен да заман темасына язылган җитди әсәрләр исәбенә кертергә була. Бу автор үзенең «Канатлар талмасын» исемле әсәре белән, әйтелгәнчә, безне бер шатландырган иде инде Яңа повестенда да ул үзе яхшы белгән авыл тормышына мөрәҗәгать иткән. Әсәрдә сүз нигездә ике авыл карты турында бара, алар- ның мөнәсәбәтләре, язмышлары тасвирлана. Картларның Хәсән исемлесе янып яши, безнең уртак эшебезгә актив катнаша. Икенчесе исә—мыгырданып, сукранып, һәр эштән нәразыйлык күрсәтеп яшәүче кеше. үк персонаж теле өстендә дә нык эшли, үзенең тормышны күзәтүләреннән оста файдалана. Аның, вакыйгалар динамикасы белән кызыксындырып, укучыны тиз арада әсир итеп алу сәләтен дә инкарь итеп булмый Хәбибуллин бу әсәрендә табигатьне дә шактый оста итеп сурәтли. Инде алда бүтән кайбер фикерләрне дәлилләү өчен, аерым детальләргә күз салыйк. Романда вакыйга Татарстанның көнчыгыш районнарының берсендә, гүзәл Ык елгасы буендагы колхозда бара. Әсәрнең беренче битләреннән үк укучы үзен хезмәт, производство конфликтларына корылган роман укырга көйләп куя. Ул әсәрнең өчтән бер өлешенә кадәр әле шундый настроениедә кала бирә, аның игътибарын хуҗалыктагы хезмәт пафосы, фәннитехник прогресс өчен башланган көрәш кызыксындырганнан-кызыксындыра бара. Укучы шул юнәлештәге коллизияләрнең кульминациясен, чишелешен көтә. Мәгәр бераздан болытлар тарала, күк күкрәү дә, яшен яшьнәү дә булмый кала. Әсәрнең эчтәлеген, су баскандай, башка тема, башка сюжет басып китә, андагы барлык персонажлар уптымилаһи гашыйк кешеләр булып китәләр, я булмаса тарихи вакыйгаларга кереп баталар. Башта умыртка сөяге итеп куелган төп мәсьәлә, шул рәвешчә, әкренләп сүнә, ә янса — чак сиэелерлык булып, пыскып кына яна. Ә бит әсәрне укыганда техник прогрессның кешеләргә нинди психологик үзгәрешләр китергәнлеген, авыл кешеләренең нинди авырлыклар, нинди каршылыклар кичерүләрен беләсе килгән иде. Ниһаять, алар техник прогресс көн тәртибенә куйган бик катлаулы проблемаларны ничек хәл иттеләр икән? Укучы буларак, боларның барысын да күрәсе килә. Чөнки безнең халык хуҗалыгында барган бу процесс — тарихта моңарчы күрелмәгән бер күренеш, һәм художникның моны образлар аша күз алдына бастыруы әдәбиятыбыз өчен зур казаныш булыр иде. Романны укып чыкканнан соң, мин ни өчен автор әнә шул юл белән китмәгән, ни өчен ул безгә яңа, тансык бер аш вәгъдә итеп тә, авызга тәме күптән мәгълүм булган, хәтта инде җепкертә башлаган ризык каптыра икән, дип уйланып утырдым. Ниһаять, нинди сәбәпләр аркасында ул баштагы ниятеннән чигенергә мәҗбүр булган? Без бәлки күләмле әсәрнең тоташ бер организм булуын онытып җибәрәбездер? Бәлки романдагы Анысы — Асыл исемле, анысын авыл халкы «контр» дип йөртә. Әйтергә кирәк, повесть Хәниф Хәйруллинга хас куе, җете буяулар белән язылган, үткен сюжетка корылган. Әсәр, шулай ук, гомумән әйбәт тәэсир калдыра. Автор чама хисенә дә тиешенчә ригая күрсәтсә, минемчә, тагы да шәбрәк булыр иде. Бу әсәрдә дә эшне диспропорция боза. Әгәр М. Хәбибуллин романында диспропорция үзәк проблеманы икенче дәрәҗәдәге сюжет сызыклары күмеп китү рәвешендә булса, биредә ул тискәре образның артык үзенчәлекле, артык колоритлы фигура булып чыгуында күренә. Аңлашыла ки, автор үзенең Асылы аша уңай персонаж булган Хәсән бабайны калкурак итеп бирергә тырышкан. Ләкин, кызганычка каршы, нәтиҗә киресенчә килеп чыккан. Асыл үзенең карачкыдай котсызлыгы белән бөтен әсәргә күләгә ташлый. Ул, авторның теләгенә буйсынмыйча, алгы планга бәреп чыга һәм әсәрнең төп атмосферасын бераз бозып ташлый. Шуның аркасында уңай персонаж Хәсән шактый пассивлашып, мескенләнеп кала. Асыл — ачу китергеч дәрәҗәдә кире беткән бәндә. Ләкин ул нинди сәбәпләр аркасында шундый кешегә әйләнгән соң әле? Аның социаль йөзе нидән гыйбарәт? Бу сорауларга әсәрдән җавап табу кыен. Авторга ышансак, моңа төп сәбәп — Асылның батрак чагындагы кичерешләре. Явыз авыл байгурасы Габдрахман вакытында Асылга карата зур гаделсезлек күрсәткән— ул һич гаепсезгә вәхшиләрчә җәзаланган. Шуннан соң Асыл кешеләргә карата ышанычын югалткан. Аның «канатлары» сынган, янәсе. Ул шундый ерткычка әйләнә ки, хәтта авыру әнисенең һәм сең- лесенең ризыкларын талап ашау дәрәҗәсенә җитә. Ярлылар комитетының җитәкчесе булып эшләгәндә авылдашларына карата төрле гадәтсезлекләр күрсәтә. Инде картаймыш көннәрендә дә ул бөтен тирә- юненә агу чәчеп яши. Ул безнең кимчелекләребезне чәйнәү белән хозурлана, шуннан үзенә җан азыгы таба... Менә шушы кеше үлгәч, гомере буена мәрхүмгә ярдәм итәргә тырышкан Хәсән өчен күңелсез булып китте, ди автор. Чөнки Хәсән шул Асыл белән бәхәсләшә-бә- хәсләшә җенләнеп эшли иде әле, ди. Янәсе, Асыл үлгәч аны илһамландыручы көч беткән. Сәер нәтиҗә, минемчә! Сүз дә юк, авторның таланты тирән психологик анализга омтыла. Ләкин аның артык рационалистик карашлары күренешне дөрес бәяләүгә комачау ясый булса кирәк. Яшь язучы Әхәт Гаффаров «Теге гозер» исемле яңа повестен бастырды. Мин бу яшь, сәләтле һәм эзләнүчән авторны, Хәниф Хайруллин кебек үк, иҗатында пси- хологизмга омтылучы авторларыбызны^ берсе дип әйтер идем. Моны авторның 1975 елны дөнья күргән «Әҗәт» исемле җыентыгы раслый. Яңа әсәрендә дә ул шул үзенчәлеген күрсәтергә тырышкан. Сыер сатып алырга теләп, авылдан-авыл. га йөри торгач, Җиһангир карт бер рус авылында Наталья исемле рус хатынын очрата. Баксаңкүрсәң, алар бу хатын белән күптән танышлар икән. Карт кайчандыр аңа печән калдырган булган, тол хатын исә шуның өчен аның «күкрәгенә капланган... суырыл үпкән.» Ләкин Җиһангирның Натальяга мөнәсәбәте моның белән генә бетми әле. Ул фронтка, Бөек Ватан сугышы елларына барып тоташа. Җиһангир Натальяның ире белән бергә хезмәт иткән, бу хатынның ире аны үлемнән коткарган. Соңыннан Җиһангирга: «Минем гаиләмне ташлама» дип үзенең үтенечен, гозерен әйтеп калдырган. Ә Җиһангир фронтовик дусына карата зур хыянәт эшләгән, аның гозерен үтәмәгән. Карт фронтовик дустының стенадагы фотокарточкасын күргәч кенә үзенең нинди зур җинаять ясаганлыгын аңлый. Җиһангир карт вөҗдан газабы кичерә башлый. Хатынга берәр яхшылык эшләү нияте белән ул сыерны сатып ала, акчаны тиешеннән артыгы белән бирергә тели. Ләкин болар берсе дә вакытында эшләнмәгән... Ниһаять, чишелеш. Юлда зоопарктан чыгарылган бүреләр очрап Җиһангирга да, сыерга да һөҗүм итәләр. Карт бирешмәскә тели, ләкин соңыннан бер бүре белән көрәшкән арада сыерын ычкындырырга мәҗбүр була. Сыерны бүреләр ботарлап ташлый. Карт битен сыдыртып мең бәла белән өенә кайтып егыла. Менә хикәянең кыскача эчтәлеге. Автор сөйләнгән вакыйгаларны узганда- гыларны искә төшерү, уйланулар, кичерешләр белән бәйләп бирә. Авторның эзләнүе, ниндидер яңа форма табарга тырышуы хәтта үзе дә сизмәстән, күрәсең, кайбер көнбатыш язучыларына ияреп куюы сизелә. Мин яшьләрнең эзләнүенә һич каршы түгел. Без барыбыз да яшьлектә эзләндек. Әгәр ул талантлы булса, эзләнә торгач, яшь кеше күп очракта үзенең стилен, үэ алымын таба. Ләкин эзләнүләр, минемче, гасырлар буе сыналган, табылган магистраль кагыйдәләр рамкасында булырга тиеш. Яшь әдип иң беренче чиратта гади итеп язарга өйрәнсен. Максим Горькийның . мәрхүм Кави Нәҗмигә «гадирәк язарга тырышыгыз» дип әйткәннәрен онытмаска кирәк безгә. Телебез берсе өстенә икенчесен, өченчесен атландырган авыр, катлаулы эпитетларны яратмый. Шулай ук чагыштыруларның да хәл-шәкелне күз алдына төгәл китерү чарасы икәнен онытмыйк. Инде Әхәт Гаффаров «хатынның пышылдавы, миләшкә сарышкан колмакның уч-уч эре яфрагына шыбырдап яуган яңгыр шавы кебек, җанны изрәтеп ишетелде», дип яза икән, ул бу чагыштыруы белән, минемчә, куйган максатыннан ераклаша гына. Чөнки мин ниндидер хатынның пышылдавын җанландыру өчен, миләш агачын, эре яфраклы колмакны, шыбырдап яуган яңгырны күз алдына китерергә тиеш булам. [ Прозада катлаулы итеп, кыландырып, чә- чәклечуклы итеп язуга каршы без кискен сүзебезне әйтергә тиеш. Чөнки мондый чир аерата йогышлы. Ә сүз уйнату белән шаккатырырга тырышу әдәбиятта иң ансат, ләкич бәрәкәтсез бер юл. Моңарчы сүз әсәрнең формасы, аның язылу манерасы хакында барды. Инде эчтәлеккә, автор куйган төп максатка күз ташлыйк. Җиһангир карт, Натальяның сыерын алып кайтканда бүреләр өеренә очрап, әйткәнебезчә, казалы була. Нәрсә бу, аңа җәзамы? Автор шуны әйтмәкче буламы? Җәза булса, ни өчен ул сукыр язмыш тарафыннан эшләнә?- «Теге гозер» повестен укыганда туган тагы бер фикер белән уртаклашасы килә. Минемчә, без кайчагында матур әдәбиятның сәнгать икәнлеген, нәфасат дөньясы икәнлеген онытып җибәрәбез. Әлбәттә, без эстетлар түгел, без реалистлар. Ләкин шул ук вакытны өсәрләребезнең укучыга эстетик тәрбия бирергә тиешлеген дә онытмыйк. Ә инде язылганнар тормышчан булсын дип, тормышта була торган һәрбер күренешкә әсәрдә юл ачыла икән, моның белән укучының эстетик зәвыгын үстереп булыр микән? «Сыер аркасын бөкрәйтеп, койрыгын күтәрде дә туктал калды», — диелә повестьта. Аннан: «Ерак юлга чыгар алдыннан кеше дә йортында бер эшен эшләү- чөн, — дип уйлана карт. — Малныкы да кешечә. Сиэә, күрәмсең.» Аннан карт үзе дә. бияләйләрен салып, аларны билендәге шарфка кыстыра да, тун итәкләрен кайтарыл сала. Бу детальнең есәргә ямьсезлектән башка берни дә өстәмәве бехәссез нәрсә. Яңа проза әсәрләребезнең байтагы тарихи материалга нигезләнгән. Шартлы рәвештә аларны ике төркемгә: совет чорына һәм революциягә кадәрге көннәргә багышланган әсәрләргә бүлеп йөртергә мөмкин. Сүзне якынрак тарихтан башласак, без иң элек Аяз Гыйләҗевның «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» дип исемләнгән әсәренә тукталырга тиеш булырбыз. 1974 елда Аяз Гыйләҗеа безне «Язгы кәрваннар» исемле шәп повесте белән шатландырган иде. Бу повесть та А. Гыйләҗев иҗатына хас булганча, романтик планда язылган. Берникадәр серлелек, бераз гына моңсулык аңкый әсәрдән. Әйе, шундый манерда язу А. Гыйлөҗевка хас нәрсә. Аның хикәяләү үзенчәлеге шул. Бу очракта да авторның үз алымыннан оста, такт белән файдалана белүе күзгә ташлана. Повестьта әйбәт эшләнгән детальләр куп, образларның тормышчанлык дәрәҗәсе дә тел-теш тидерерлек түгел. Сюжет та бик тыгыз һәм төгәл эшләнгән. Хикәяне укыгач, мәхәббәт белән нәфрәтнең янәшә яши алмавына, кагыйдә буларак, я теге, я бу якның җиңелүе белән бетәчәгенә ышанасың. Әсәрнең кыйммәте тагын шунда, ул укучыда якты хисләр, оптимистик тойгылар уята. Әсәр чын мәхәббәтнең тантанасы белән тәмамлана. Аяз Гыйләҗевның элеккерәк еллардагы әсәрләренең теле берникадәр шивәчелек һәм жаргончылык белән чүпләнгән була торган иде. Бу әсәрендә ул, сүз сайлауда талымлылык күрсәтеп, сүзнең яңгырашы, мәгънәлелеге һәм шулай ук киң катлау укучыга үтемлелеге турында уйлап эш итә. Кыскасы, повесть — авторның уңышы. Минем биредә Аяз Гыйләҗевка бер теләк белдерәсем килә. Аның соңгы еллардагы проза әсәрләре тематик яктан чикләнә башлады, алар барысы да нигездә сугыш елларындагы авыл тормышына кайтып калалар. Күрәсең, бу чор Аязлар буынына ге- роик эшләре белән дә, үзенең трагизмы белән дә бик якын. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, сугыш елларындагы үсмерләр турында байтак язылды бит инде. Укучы тематикабызның төрлеләнүен көтә. Вакыйф Нуруллинның «Яшьнәп үткән яшьлек» исемле яңа әсәрендә автор бөтенләй яңа чорга, яңа темага мөрәҗәгать итә. Повестьта гражданнар сугышы еллары, авыл җирендә Совет властен урнаштыру өчен барган героик көрәш сәхифәләре чагыла. Дөрес, бу — безнең әдәбият өчен яңа тема тугел. Гражданнар сугышы елларының пафосын Галимҗан Ибраһимовтан алып безнең замандашыбыз һәм каләмдәшебез мәрхүм Ибраһим Газига кадәр чорда яшәгән бик күп татар язучылары әйбәт итеп чагылдырдылар, классик әсәрләр язып калдырдылар. Ләкин гражданнар сугышы ул — бетмәс-төкәнмәс бер тема. Бүгенге каләм остасы, шул материалдан дөрес файдаланып, укучы өчен шәп яңа әсәр яза икән, без моны хуплап каршы алырга тиеш. Хикмәт шунда, һәр язучы бер үк тарихи этапны үзенчә күрә, үз художниклык призмасы аша чагылдыра. Бу әсәрдә дә без шул искиткеч вакытларның яңа чагылышын тоябыз: вакыйгаларның кискен, югары темптагы агышы, үткен сюжет, беркадәр шартлылык... Автор бу әсәрен яшь укучыга адреслап язган төсле. Әсәрнең маҗара жанрына хас алымы повестьны укый башлау белән үк күзгә ташлана. Минемчә, бу бер дә начар түгел. Безнең олы яшьтәге балалар әдәбияты нәкъ менә шундый маҗаралы әсәрләргә аеруча мохтаҗ. Әмма монда бер «ләкин» бар, автор моны аңлы рәвештә эшләмәгән булса кирәк. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыккан кебек. Әгәр башта ук шундый максат куелган булса, Вакыйф Нуруллин повестен эпик әсәрләргә хас документлар белән артык җитдиләштерергә тырышмас иде. Әсәр гомумән җиңел укыла. Теле —Вакыйфка хас төгәл, образлы тел. Кимчелекләргә килгәндә, мин, адресаты анык булмаудан тыш, тагы информациянең күбрәк булуын да әйтеп узар идем. Шулай ук очы-очка ялганмаган тартусузулар да, шартлылык та чамадан артыграк булса кирәк. Инде килеп, кемгә генә адресланмасын, әсәргә дигән материал, вак детальләренә кадәр, автор тарафыннан бик нык өйрәнелергә тиеш. Әйтик, автор, «жандарм Миңнулланы бер хатынның акчасын тартып алган өчен кулга алды»—дип яза икән, мин инде әсәрне сагаеп, андагы вакыйгаларга ышанмыйчарак укый башлыйм, чөнки беләм, жандармерия вак уголовный эшләр белән шөгыльләнмәгән. Аның эше — политик җинаятьчеләрне эләктерү. Әсәрдә әнә шундый характердагы кимчелекләр дә очрый. Тагын ике авторыбыз безнең өчен бик кадерле ике тарихи шәхес турында әсәрләр иҗат иттеләр. Мин биредә Г. Мөхәм- мәдованың «Яшьлек көннәре» дигән повестен һәм Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ ха- тирәсеин күздә тотам. Гөлсем Мөхәммәдованың әсәре бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның яшьлек чорын тасвирлауга багышланган. Повестька материал булып бөек язучының истәлекләре, биографик материаллар гына түгел, хәтта әдәби мирасы да хезмәт иткәнлеге шактый ачык күзгә ташлана. Әсәрдә шул заманның мохиты, тормыш детальләре, хосусән, Уфа, Оренбург шәкертләре тормышы шактый тулы чагыла. Әсәрнең кыйммәте, минемчә, хәзерге укучыга ул заманның татар тормышына кагылышлы бик күп үзенчәлекләре турында фактик материал хәбәр итүендә. Әсәрдә биографик детальләрнең дөрес, төгәл чагылуы бик нык күздә тотылган. Ул хәтта Галимҗан Ибраһи- мовны, образ буларак, күз алдына бастыру, аның эчке дөньясын күрсәтү өчен тырышмый да кебек. Күрәсең, шуңа күрәдер, повесть, сәнгать әсәре булудан да бигрәк, төп персонажның тормыш юлын чагылдырган очеркка тартым булып чыккан. Бу әсәр уңае белән берничә мәсьәләгә игътибарыгызны юнәлтәсе килә. Әсәрләребезнең жанрын билгеләү эшенә без кайчак җиңелрәк карамыйбызмы икән? Шу- лайрак кебек. Нәтиҗәдә кулына яңа каләм алган кеше, әйдә, роман дип куйсам да, повесть дип куйсам да ярый бит дип уйлый башлый. Роман язу ни өчендер (сыйфатын исәпкә алмаган хәлдә) повестьтан мәртәбәлерәк бер эш санала. Шуңа күрә, кайбер авторлар повестена роман, очеркына повесть дип куюны бернигә санамыйлар. Икенче бер мәсьәлә шуннан гыйбарәт: без, минемчә, тарихи әсәрләрдәге тискәре персонажларны артык ахмакландырып, карикатуралаштырып сурәтлибез. Мәсәлән, «Картлык... кемгә шатлык» әсәрендә Габдрахман бай Асылны кое сиртмәсенең очына бәяләп өч тапкыр җиргә китереп бәрә. Әле сүз алып барган повестьта Заһидулла хәзрәт, Галимҗан Ибраһимовны хурлыкка калдыру өчен, аның сандыгына бер шешә аракы һәм шәрә марҗа рәсеме сала, һәм болар барысы да кеше күз алдында диярлек эшләнә. Минемчә, сыйнфый дошман вәкилләре үзләренең ахмаклыкларын, ерткычлыкларын шулай ачыктан-ачык күрсәтеп торганнар икән, кемнәрнеңдер апарны фаш итү өчен гасыр буе көрәш алып баруы нигә кирәк булган соң?1. Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» дөньяга килергә тиешлелеге укучыга күптән мәгълүм иде. Чөнки автор эшкә керешкәч тә, матбугатта аның хәбәре чыгып өлгерде. Шуңа күрә дә бу әсәр зарыгып көтеп алынды. Моның, әлбәттә, сәбәбе дә бар иде. Чөнки әсәрдә сүз Сәйдәш турында барачак — үзенең кабатланмас, тылсымлы көйләре белән күңелләребезне яктыртып торучы бөек композитор, татар профессиональ музыкасына юл салучы Сәйдәш турында барачак иде. Ниһаять, әсәр басылып чыкты, укучы аның белән танышты һәм әсәр турындагы фикерләр ишетелә башлады. Берәүләр, әсәр уңышлы, ди. икенчеләре исә. җилкәләрен җыерып, анда Сәйдәш юк бит, диләр. Ни өчен шулай килеп чыкты соң әле? Сүз дә юк, әсәр Әмирхан Еникигә хас зур осталык белән язылган. Бернинди артыклык, бернинди дорфалык күзне тырнамый, һәрбер хәл-вакыйга — камил, ышандырырлык, төгәл. Әсәр җиңел укыла. Гөләндәм туташ, аның өти-әнисе, аларның асрау кызлары — барысы да истә кала торган персонажлар. Яшь Салих Сәйдәшев образы да истә кала. Ләкин, кызганычка каршы, ул менә без, укучы масса, күз алдына бастырган рәвештә җанланмый. Ул, минемчә, әсәрдәге төп персонажның саф, эчкерсез мәхәббәтен күрсәтү өчен бер сылтау гына кебек төсмерләнә. Биредә хикмәт авторның факт дөреслеге белән сәнгать дөреслеге арасындагы аермага тиешле игътибар биреп җиткермәвендә булса кирәк. Әсәргә искәрмәдән мәгълүм булганча, бу кыска романның нигезендә бер ханымның истәлекләре ята. Язучы әсәрнең шул язмаларга туры килүен төп максат итеп куймадымы икән? Юкса, ул чорның сулышы, илдә барган революцион яңарыш давыллары күбрәк, көчлерәк сизелер иде кебек. Бер генә мисал: сак астында яшәгән диндар бер кешенең кызы Гөләндәм, беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, халык алдында җыр җырлый. Бу бит кимсетелгән татар кызы өчен искиткеч бер каһарманлык. Ул гомерендә беренче талкыр иҗтимагый әһәмияткә ия булган эш башкара. Ләкин язучы моңа тиешле бәяне бирми, ул турыда сүз кузгатмый, истәлекнең авторына иярә, кызны сырхауландыра, укучыга вакыйганың иң мөһим ягы турынДа уйлану өчен азык бирми. Әсәрдә Сәйдәшнең артык тыйнаклыгы, шома интеллигентлыгы да авторның шулай ук тышкы кабыкка, күзгә ташланган беренче фактка артык ригая белән каравыннан килеп чыкмадымы икән? Көндәлек матбугатта һәм нәшриятыбызда күп булмаса да хикәяләр басылды. Сүз хикәя турында кузгалган саен без хикәя аз басыла дип зарланабыз. Күрәсең, хикәяне сөюче һәм оста итеп яза белүче талантлы әдипләребез азрактыр, һәркемнең үз амплуасы. Инде әдәби журналыбыз «Казан утларывнда бер ел эчендә басылган биш хикәяне күздән кичерсәк, без анда теманың төрлелеген абайларбыз, биш авторның бишесе дә үзенчәлекле манерада язганлыгын күрербез. Бу, әлбәттә, күңелле күренеш. Хикәяләр гомумән әйбәт тәэсир калдыра. Әмма башта ук гомуми бер нәтиҗә ясыйсы килә. Хикәяләребез күп очракта повестька тартым артык күп планлы булып чыгалар. Без, минемчә, әйтеләсе саллы сүзебезне бер сюжет фокусына җыеп әйтүгә тиешле игътибар биреп бетермибез. Шуның аркасында хикәянең эмоциональ тәэсир көче җитәрлек булмый. Үзенең җыйнаклыгы белән бу җәһәттән Фатих Хөснинең былтыргы «Мичче Гый- ният» исемле әсәре аерыла. Анда сүз гаиләсенә җиңелрәк караучы, дуамалрак табигатьле мич остасының акылга утыруы, шактый «хикмәтле» эшләр башкарганнан соң өенә, хатыны янына кайтып тынычлануы турында бара. Барлас Камалов үзенең төзек һәм матур тел белән язылган «Җир хакы — ир хакы» исемле хикәямонологында Минһаҗ картның кичерешләре, кызының акылсызлык эшләп, семьясын җимерүе аркасында туган көенүләре тасвирлана. Күрәсез, хикәяләрнең икесе дә совет семьясын ныгыту проблемасын күтәрәләр. Кирәк, файдалы тема. Ләкин, минемчә. Барлас Камалов хикәясенә бераз гына җыйнаклык һәм сюжет киеренкелеге җитенкерәми. Габдулла Шәрәфинең «Аккошлар кайтыр әле» исемле хикәясе табигатьне саклау, бу эштә җәмәгатьчелекнең һәм җирле совет оешмаларының роле турында. Ул җанлы, күңелле, матур детальләр белән бизәкләнгән. Тик автор аны артык озынга сузган. Җыйнаграк булса, әсәр тагы да тәэсирлерәк булыр иде. Саналган хикәя авторларының байтагы — шагыйрьләр. Шигырь осталарының проза бакчасына килүен без дүрт куллап, шатланып каршылыйбыз. Алар арасында прозага шактый өлеш кертүчеләр аз түгел. Шундыйларның берсе — Саҗидә Сөләйманова. Ул менә берничә елдан бирле инде шәп кенә хикәяләр дә биреп килә. Аның аерым китап булып чыккан «Мәхәббәт сынавы» исемле хикәяләр җыентыгы шул турыда сөйли. «Казан утлары» журналында аның «Сагы барның сагы ятар» исемле хикәясе чыкты. Хикәядә миңа ошаган нәрсә — ул да булса бүгенге эшче образының гәүдәләнеше. Әгәр дә автор ул персонажны алгы планга чыгарып күрсәтсә, әсәр тагы да отышлырак булыр иде. Проза өлкәсендә шактый актив эшләүче тагын бер шагыйрь бар. Ул — Фаил Шәфи- гуллин. Фаил, ике жанрга да тирән мәхәббәт белән карап, соңгы вакытларда анарның икесендә дә билгеле бер дәрәҗәдә уңышка иреште. «Әкълимәгә исле май» исемле хикәясе, мәсәлән, лирик планда язылган, саф мәхәббәткә дан җырлый һәм укучыда әйбәт тәэсир калдыра. Авторга бер теләк белдерәсе килә: ул тематикасын киңәйтә төшсен иде. Без, мәсәлән, аның эшчеләр тормышы белән яхшы таныш булганлыгын беләбез бит— Эшчеләр тормышы димәктән, бу уңай белән мин «Казан утларыпнда басылган бер әсәргә тукталмый кала алмыйм. Ул — Җәмит Рәхимовның «Өлешемә тигән көмешем» исемле повесте. Билгеле, әсәр аерым җентекләп тикшерүне сорый. Ләкин башта ук әйтәсе килә: ул — безнең прозабыз өчен сөенечле бер күренеш. Кайбер кимчелекләренә дә карамастан, яшь авторның нефтьче эшчеләр тормышына багышланган әсәре үзенең кешелеклелеге, сафлыгы белән күңелне җылыта, рәхәт бер тойгы калдыра. Бүгенге прозабызның җитлеккәнлеге һәм бөтенсоюз әдәбиятында күренекле бер урын тотканлыгы да мәгълүм. Бу, минемчә, югарыда саналган әсәрләр исемлеге белән дә раслана ала. Ләкин минем ихлас күңелдән ышануымча, безнең мөмкинлекләребез тагын да зуррак. Без идея җитлеккәнлеге һәм художество осталыгы җәһәтеннән тагы да югарырак үрләр яулап алырга сәләтле. Моны бездән укучыбыз һәм партиябезнең XXV съезды күрсәтмәләре таләп итә.