Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨП ЮНӘЛЕШ, ТӨП МАЯК

Партиянең XXV съездында КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежнев, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗат эшчәнлегенә бәя биреп, болай диде: «Мөгаен, һәркем хәтерлидер: XXIV съезд әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә җитди игътибар бирде. Оста, талантлы иҗат ителгән әсәрләргә уңай бәя биру белән бергә, съезд теге яки бу әдипләрне, сәнгать эшлеклеләрен иҗади перспективаны югалту юлына этәрүе мөмкин булган кайбер тайпылышларны күрсәтеп үткән иде. Без бүген, XXIV съездның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә якын килүе үзен тулысынча аклады, дип әйтә алабыз. Үткән еллар эчендә коммунистик җәмгыять төзү буенча гомумпартия, гомумхалык эшенә һаман күбрәк өлеш кертүче иҗат интеллигенциясенең эшчәнлеге тагын да активлашты» '. Культура эшлеклеләре, әдипләр, журналистлар, барлык идеология хезмәткәрләре һәм иҗат оешмалары алдына КПССның XXV съезды олы бурычлар куйды. Ул бурычларны үтәүдә съезд барган көннәрдә Татарстан китап нәшрияты чыгарган «К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин әдәбият һәм сәнгать турында» дигән китап һичшиксез, зур ярдәм күрсәтер. Җыентыкка марксизм-ленинизм классикларының әдәбият һәм сәнгатькә караган хезмәтләре, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең җәмгыять үсешендә тоткан роле турындагы фикер-карашлары тупланган. В. И. Ленин хезмәтләренең тәрҗемәсе нигездә 45 томлык «Әсәрлөринең татарча басмасыннан алынган, ә К. Маркс һәм Ф. Энгельс хезмәтләре татарчага беренче мәртәбә тәрҗемә итеп кертелгән. Марксизм- ленинизм классикларының әдәбиятка һәм сәнгатькә караган хезмәтләрен аерым бер җыентык итеп татар телендә бастырып чыгару, суз дә юк, культурабыз үсешендә яңа бер үр ул. Аның дөньяга чыгуы — культурабыз тормышында зур вакыйга, марксизм-ленинизм классикларының әдәбият-сәнгатькә караган хезмәтләре — мәңге яшәр мирас, мәңгелек иҗат чишмәсе. Без бу мәкаләдә юлбашчыларыбыэның әдәбият, сәнгать, культура, матбугат мәсьәләләренә караган кайбер фикерләренә тукталабыз, практик эшебез өчен кулланма булган бу китапның бик вакытлы чыгуын билгеләп үтәбез. Совет әдәбиятына һәм сәнгатенә юл күрсәтеп, юнәлеш бирел барган, әдәбият һәм сәнгать кешеләрен иҗат эшенә рухландырып торган марксистик-ленинчыл күрсәтмәләрнең ролен безнең идеологии дошманнарыбыз кечерәйтеп күрсәтергә, шик 1 КПССнын XXV съезды материаллары Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976 ел. 79 бит. «К. Маркс. Ф Энгельс. В II Ленин әдәбият һәм сәнгать турында Казан. Татарстаи китап нәШрияты. 1976 ел. күләме 560 бит Тезүчеләре һәм редколлегия членнары философия фәннәре кандидаты М М Мусин, филология фәннәре докторы М. 3. Зәкиеп, филология фәннәре кандидаты А. Г. Әхмәдуллин. Н. К. Габитов. П астына алырга тырышалар. Алар, К. Маркс, ф. Энгельс экономик проблемалар белән гена шөгыльләнгәннәр, шунлыктан әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә аз игътибар биргәннәр, дип әллә кайчан фаш ителгән уйдырмаларны күтәреп чыга. Чынлыкта исә пролетариат юлбашчылары әдәбият һәм сәнгатьне идеологии һәм политик көрәш баррикадасының аерылгысыз өлеше итеп санаганнар. бу өлкәдә дә гаять зур тарихи мирас калдырганнар. Бу мирас коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең идея коралы булып хезмәт итә. Маркс һәм Энгельс үзләренең хезмәтләрендә, танышбелешләренә язган хатларында пролетариат әдәбияты һәм сәнгатенең пар- тиялелеген һәрвакыт яклаганнар. «Капиталистик җитештерү. — дип яза К. Маркс, — рухи җитештерүнең аерым тармакларына, мәсәлән, сәнгатькә һәм поэзиягә дошман»’. Марксизм бу дошманлыкның сәбәбен хосусый милекчелек хакимлек иткән капиталистик стройның яшәвеннән күрә. Буржуаз әдәбият һәм сәнгать, аның әһелләре капитализм мәнфәгатьләренә хезмәт итә, әдип нәшрият хуҗасы таләпләренә буйсына. Буржуаз җәмгыятьтә яшәүче прогрессив культура вәкилләре өчен иҗат мәйданы кысынкы, алар чикләнгән рамкаларда эшлиләр. Капитализм белән социализм лагере арасындагы идеологии көрәш һаман көчәя бара. Күп кенә буржуаз матбугат җитәкчеләре, нәшриятлар әле бүген дә алдынгы совет әдәбияты белән үз укучыларын таныштырудан баш тарталар. Ә советка каршы кешеләрнең, һәртөрле эмигрантларның «хезмәтләрен» зур тиражларда бастырып тараталар. Америкада, Англиядә, Германия Федератив Республикасында, Италиядә һәм башка көнбатыш илләрдә совет язучыларының китаплары бик аз чыга. Безнең илдә исә аларның классиклары һәм прогрессив язучылары бик күп һәм бик еш басыла. Совет власте яши башлаганнан бирле бездә йөздән артык илнең бик күп язучылары иҗат иткән әсәрләр басылып чыккан: соңгы берничә ел эчендә генә дә Американың меңнән артык, Англия һәм Франция язучыларының тугыз меңләп әсәре басылган. Чит ил язучыларының безнең илдә чыккан китапларының гомуми тиражы 600 миллионнан артып китә2 . Бу фактлар күп нәрсә хакында сөйли, һәм беренче чиратта алар К- Марксның капитализм чын әдәбият һәм сәнгатькә дошман, хосусый милекчелек культура үсешен тоткарлый, дигән фикерен бик ачык итеп раслыйлар. К. Маркс һәм Ф. Энгельс үзләре яшәгән чордагы әдипләр белән элемтәдә торалар, еларга киңәшләр бирәләр, әсәрләре турында фикерләрен әйтәләр. Журналист И. Вейдемейерга язган хатында К. Маркс шагыйрьләргә, бу очракта шагыйрь Фрейлигратка карата игътибарлы булырга куша: «1) Шигырьне тиешенчә итеп бастырырга тырыш. Строфалар арасында бушлык калсын, гомумән, урын кызганма. Буш юл калдырмыйча берсе өстенә берсе өелгән шигырьләрнең тәэсир көче кими- югала сыман. 2) Фрейлигратка дусларча хат язып сал. Комплиментларга да саранланма, чөнки шагыйрьләрнең барысы да, хәтта яхшылары да, узынган булалар, җырлатыр өчен аларны иркәләргә кирәк. Безнең Ф[рейлиграт] шәхси тормышында бик ягымлы, эчкерсез гади бер кеше, ул үзенең зирәк, мыскыллап көлүчән акылын киң күңелле булуы белән каплый; аның пафосы «дөрес», ул аны «тәнкыйтьсез» һәм «юк- барларга ышанучы» итеп күрсәтми. Ул чын революционер һәм кристаллдай саф намуслы кеше — мондый мактау сүзләрен мин бик аз кешеләргә генә әйтәм. Шуңа карамастан, шагыйрь, нинди генә кеше булмасын — мактауларга мохтаҗ һәм үзенә табынуны ярата. Мин аларның табигате шундыйдыр дип уйлыйм. Мин боларны 1 К Маркс һәм Ф Энгельс Әсәрләр Рус телендә. 26 том. 1 кисәк. 280 бнт ’ Правда о культурном обмене Рус телендә. Политиздат, Мәсхәү. 1976 ел. 16—17 битләр. г~ K.AUPKC Ф. ЭНГЕЛЬС В.И.ЛЕНИН ЭаАтһаяСЭШПЬ mfpbmga Фрейлигратка хат язганда «шагыйрь» белән «тәнкыйтьче» арасындагы аерманы онытып җибәрә курмә дип кенә әйтүем»1 . К. Маркс матур әдәбият китаплары яраткан, күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белгән, башка халыклар әдәбиятын өйрәнгән. Поль Лафаргның шушы җыентыкка кергән истәлегендә «Аның өчен китаплар зиннәт әйберсе түгел, ә бәлки рухи азык булды», — дигән юллар бар. «Алар — минем колларым. — дигән Маркс, — ♦ һәм ничек теләсәм, миңа шулай хезмәт итәргә тиешләр». Ул Гейне белән Гетены яттан белгән, сөйләшкән чакта еш кына алардан өзекләр китергән. Ул шагыйрьләрне < даими рәвештә укып, аларны бөтен Европа әдәбиятыннан сайлап алып өйрәнә барл ган. Ул Эсхилны грекча оригиналында ел саен кат-кат укыган, Эсхилны һәм Шекс- ® пирны кешелек дөньясы тудырган бөек әдипләр, драма даһилары дип санаган *. «Чит ил теле — тормышта көрәш коралы» дияргә яраткан К. Маркс. Ул барлык 3 Европа телләрендә укый белгән, ә немец, француз һәм инглиз телләрендә дөрес һәм оста итеп яза алган. Үзенә инде 50 яшь тулгач Маркс рус телен өйрәнә, бу тел- = нең авыр булуына карамастан, күп дигәндә ярты ел эчендә аны үзләштерә, рус а шагыйрьләрен һәм прозаикларын рәхәтләнеп укый башлый. Ул бигрәк тә Пушкин, ф Гоголь һәм Щедринны ихтирам итә3 . Типография эшчесе, испан социалисты Ансельмо Лоренцо Карл Марксның испан * әдәбиятын да бик яхшы белүе турында яза: «Маркс испан әдәбияты турында сөйли а башлады. Әйтергә кирәк, ул аны бик яхшы белә икән. Мин аның борынгы театры- н быз турындагы мәгълүматларына хәйран калдым, ул бу театрның тарихын һәм үсеш * юлын энәсеннән җебенә кадәр үзләштергән. Аның фикеренчә, Кальдерон, Лопе де J Вега, Тирео де Молина испан театрының гына түгел, бәлки бөтен Европа театрының < бөек әдипләре; ул аларга кыскача һәм, әйтер идем, гаять дөрес характеристикалар х бирде»4 = Ф. Энгельс та дөнья халыклары әдәбияты белән якыннан кызыксына, төрле мил- -г лет әдипләренең әсәрләренә карата үз фикерләрен әйтә. Ф. М. Кравчинская Эн- п гельс турындагы истәлекләрендә аның А. Пушкинның шигырьләреннән өзекне яттан, 3 гаҗәеп матур яңгырашлы рус телендә укуын яза К. Маркс һәм Ф. Энгельсның аерым әдипләргә язган хатлары — әдәби тәнкыйтьнең оста үрнәге. Ул хатларда алар әсәрләргә тирән һәм төпле анализ ясыйлар, объектив бәя бирәләр. Ул рецензияләрдә гадел тәнкыйть ярылып ята, аларны әдәбият әсәрләрен тормыш белән бәйләп тикшерүнең матур үрнәге дип санарга була. Пролетариат юлбашчыларының Фердинанд Лассальнең «Франс фон Зиккенген» дигән трагедиясе уңае белән әйткән фикерләре шул хакта сөйли. Бу трагедиянең нигезе игеп Лассаль Шваб һәм Рейн рыцарьларының 1522—1523 елларда булган восстаниесе белән бәйле вакыйгаларны алган. Франц фон Зиккенген һәм Ульрих фон Гуттен шул восстаниенең юлбашчылары була. Ф. Лассаль революциянең уңышы юлбашчыларның героизмына һәм «рухлануына» бәйле дип санаган. Маркс һәм Энгельс исә революцион трагедия киң халык массаларының революцион көрәшенә таянырга, бу массаларны шул эпохада аларга хас булган барлык интереслар һәм идеяләр белән сурәтләргә тиеш, диләр. Ф. Энгельс Ф. Лассальгә язган хатында «Зиккенген» әсәрен берничә кат укып чыкканнан соң туган фикерләре белән уртаклаша һәм авторга: «Сезнең «Зиккенген»- ның тәнкыйтькә түзәрлек булуына ышанып, аның турында Сезгә берничә «җылы сүз» әйтмәкче булам»0 ,— дип яза. Ф. Энгельс үзенең хатын мондый сүзләр белән тәмамлый: «Күрәсез, мин Сезнең әсәрегезгә һәм эстетик, һәм тарихи караштан гаять югары, хәтта иң югары таләпләр куям, һәм тик шундый карашта гына минем нинди дә булса каршы фикерләр әйтә алуым Сезнең өчен минем хуплавымның иң яхшы дәлиле булып хезмәт итәр. Безнең арада тәнкыйть партиянең үз интересларында, зарурлык буенча күптәннән иң ачык характер алды бит инде. Ләкин партиябез, нинди генә әлкәдә чыгыш ясамасын, аның һәр вакыт үзенең өстенлеген күрсәтүенә яңа Шунда ук. 399 бит Шунда ук. 401 бит. Шунда ук. 403 бит Шунда ук. 404—405 битләр Шунда ук. 33 бит. Ленин әдәбият Ьәм сәнгать турында, 238 бат. дәлил алуыбыз мине һәм безнең барыбызны да һәр вакыт шатландыра, һәм бу очракта Сез дә шуңа ирешкәнсез...»'. Ф. Энгельс әдәби әсәрләргә зур такт, игътибар һәм сабырлык белән бәя бирә. Моны аның Минна Каутская әсәре уңае белән әйткән фикерләреннән ачык күрергә була. Ул аның "Грилленгоф Стефаны» дигән романын укый. Танышудан алган тәэсире турында Энгельс Лаура Лафаргка язган хатында болай ди: «Каутская апа — немец язучысы өчен гадәттән тыш эчкерсез хатын. Мин аның бер романын укып чыктым, ул һич тә начар түгел. Ләкин мин Каутскаяга Бальзакны өйрәнергә киңәш иттем...»2 . Ф. Энгельсның Каутскаяга язган хатында реализм теориясен тагын да тирәнәйтә һәм үстерә төшәргә ярдәм итәрдәй кызыклы фикерләр очрый. «Бик яхшы романнар яза торган хәзерге рус һәм Норвегия язучылары, — ди Ф. Энгельс, — барысы да тенденциоз язучылар. Ләкин, минем уемча, тенденция шартлардан һәм вакыйгалардан узеннән-үзе килеп чыгарга тиеш, аны махсус рәвештә басым ясап күрсәтел торырга кирәкми, һәм язучы үзе сурәтли торган иҗтимагый конфликтларның киләчәктәге тарихи хәл ителешен укучыга әзер килеш бирергә бурычлы түгел. Өстәвенә тагын безнең шартларда роман күбесенчә буржуаз даирәләрдән булган укучыларга, ягъни турыдан-туры безнең якта булмаганнарга мөрәҗәгать итә, шуңа күрә, минем карашымча, социалистик тенденциоз роман, — гәрчә автор һичнинди ачык карар тәкъдим итмәсә дә һәм хәтта кайвакыт ачыктан-ачык кемнеңдер ягына басмаса да,— чын мөнәсәбәтләрне дөрес сурәтләп, бу мөнәсәбәтләрнең табигате турында өстенлек алып торган шартлы иллюзияләрне җимерсә, буржуаз дөньяның оптимизмын какшатса, яшәп килә торган дөнья нигезләренең үзгәрешсезлегенә шик тудырса, үз бурычын тулысынча үти»3 . Минна Каутскаяга Энгельс хаты гаять зур тәэсир ясый, ул аңа җавап хатында болай дип яза: «Сез җылы эчкерсезлек белән сугарылган хатыгызда, минем хезмәтләремне җентекләп тәнкыйть итүгә лаек дип санап, аларны шул кадәр ихлас күңел белән тикшерәсез, бу хат, шушындый кеше тарафыннан язылганга күрә, минем өчен моңа кадәр үзем алган барлык хатлардан иң күңеллесе, иң эчтәлеклесе, шулай ук иң мактаулысы булды»4 . Шулай итеп, Маркс һәм Энгельсның әдәбият һәм сәнгать турындагы хезмәтләрендә, хатларында, рецензияләрендә аларның дөнья халыклары культурасын яхшы белүләре, әдәби процессны тирән өйрәнүләре, революцион хәрәкәт тудырган әсәрләрне, андагы образларны, поэзияне, җырларны оста пропагандалаулары, аларны эшчеләр сыйныфы мәнфәгатьләрендә оста файдаланулары күренә. Күп милләтле совет әдәбияты һәм сәнгате — Октябрь социалистик революциясенең гаять зур казанышы. Яңа дөньяның әдәбияты һәм сәнгате ленинизмның партиялелек һәм халыкчанлык принциплары белән коралланган социализм төзелешенең иҗтимагый көченә әйләнгән. Ул, Ленин әйткәнчә, гомумпролетариат эшенең аерылгысыз өлеше. Үзенең байтак мәкаләләрен, чыгышларын һәм хатларын В. И. Ленин әдәбият һәм сәнгать эшенең үсүе һәм оештыру проблемаларына багышлаган. Җәмгыятебезнең социализм юлыннан үсешендәге күп бурычларны хәл иткәндә без һәрчак Ленин өйрәтмәләренә таянып эш итәбез. Ленин, иҗат эшенең аерым бер үзенчәлеккә ия булган тармак, танып-белүнең үзгә бер формасы икәнлеген, моны һәрчак истә тотарга кирәклеген аңлап, әдәбият һәм сәнгатьнең сыйнфый табигатен, художникның иҗтимагый-политик позициясен, дөньяга максатлы фәнни карашын яклап чыкты. Җыентыкта В. И. Ленинның әдәбият һәм сәнгать хакындагы фикерләренә, әдәбиятның партиялелеге, сыйнфыйлыгы турындагы тәгълиматына киң урын бирелгән. Яңа философия, ике мең ел элек булган кебек үк, партияле, ди юлбашчы. Аның бу фикере бер философиягә генә карамый. Ленин алга сөргән сыйнфыйлыкның идея- 'Шунда ук. 37 бит 1 Ф Энгельс Әсәрләр. Рус телендә. 36 том. 301 бит •К Маркс. Ф Энгельс. В. И Ленин әдәбият һәм сәнгать турында. 28—29 битләр. ‘Шунда ук. 803 бит. се һәм критерийлары әдәбият белән сәнгатьнең дә бөтен күренешләрен аңларга, аларга дөрес бәя бирергә булыша, бу — безнең өчен төп принцип. Үткән чорларны аңлауда булсын, хәзерге заман әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең көндәлек эшендә булсын, — бу безнең өчен төп маяк. Даһи Ленин Беренче рус революциясе елларында матбугат битләрендә пролетариат партияле әдәбият принцибын алга сөрергә, аны үстерергә, тормышка ашырырга, әдәбият партия эшенең состав өлеше булырга тиеш, дип чыга. Юлбашчының мондый фикере, мондый күрсәтмә белән чыгуы әле әдәбиятка карата яшәп килгән «партиясезлек», «катнашмау» идеяләрен өстерәп йөрүче, партиялелек принцибы ирекле идея көрәшен, тәнкыйть иреген, әдәби иҗат иреген түбәнәйтә, җансызландыра, «бюрократлаштыра» дип тавыш күтәрүче күп кенә культура әһелләренә, интеллигенция вәкилләренә куәтле удар була. В. И. Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән мәкаләсе 1905 елның ноябреннан бирле культурабызга, әдәбиятыбызга мәңге сүрелмәслек көрәш рухы биреп килә. Ул — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә партия политикасының төп нигезе. Социалистик әдәбият һәм сәнгать, матбугат үсеше өчен көрәш программасы булып саналган әлеге хезмәтендә В. И. Ленин болай ди: «Әдәбият партияле булырга тиеш. Буржуаз горефгадәтләргә каршы буларак, буржуаның предприниматель, сәүдәгәр матбугатына каршы буларак, буржуаз әдәби карьеризмга һәм индивидуализмга, «барин анархизмына» һәм табыш артыннан кууга каршы буларак, — социалистик пролетариат партияле әдәбият принцибын алга сөрергә, бу принципны үстерергә һәм аны мөмкин кадәр тулырак һәм бөтенрәк формада тормышка ашырырга тиеш. Партияле әдәбиятның бу принцибы нидән гыйбарәт соң? Социалистик пролетариат өчен әдәбият эшенең аерым кешеләргә яки группаларга табыш коралы була алмавыннан гына түгел, гомумән пролетариатның гомуми эшенә бәйсез, индивидуаль эш була алмый. Кирәкми партиясез литераторлар! Кирәкми үтәкеше литераторлар! Әдәбият эше гомуми пролетар эшнең бер өлеше булырга, барлык эшчеләр сыйныфының бөтен аңлы авангарды тарафыннан хәрәкәткә китерелүче бер бердәм, бөек социал-демократик механизмның «кечкенә тәгәрмәче һәм кечкенә шөребе» булырга тиеш. Әдәбият эше оешкан, планлы, берләшкән социал-демократик партия эшенең состав өлеше булырга тиеш» *. Юлбашчыбыз, пролетариат әдәбияты азат әдәбият булачак, аның сафларына яңа- дан-яңа көчләрне комагайлык та, карьера да түгел, бәлки социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек җыячак, ди. Җәмгыятьтә яшәп тә. ди Ленин, җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел, ә буржуаз язучының, художникның, актрисаның азатлыгы пәрдәләнгән (яки риячыл пәрдәләнә торган) бәйлелек, акча капчыгына, сатып алынуга, тамак ялына бәйлелек кенә ул. Ильичның моннан җитмеш ел элек әйткән сүзләре капитализм шартларында яши, эшли торган әдипләргә хәзер дә хас нәрсә. Юлбашчыбыз горурлык белән пролетариат әдәбияты турында болай дип белдерә: «Бу азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше белән җимешләндерәчөк, үткәннең тәҗрибәсе (социализмның примитив, утопик формалардан алып үсешен төгәлләгән фәнни социализм) белән хәзергенең тәҗрибәсе (эшче иптәшләрнең хәзерге көрәше) арасында үзара даими тәэсир булдырачак. Эшкә керешик, иптәшләр! Безнең алда кыен һәм яңа. ләкин бөек һәм игелекле бурыч — социалдемократик эшчеләр хәрәкәте белән тыгыз һәм өзелмәс бәйләнештә әдәбият эшен киң, төрле яклы, төрле рәвештә оештыру бурычы. Бөтен социал- демократик әдәбият партияле булырга тиеш»- ' В. И. Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән бөек хезмәтендә әйтелгән сүзләр Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә безнең илебездә тормышка ашырылды, совет әдәбияты һәм сәнгатенең чәчәк атуына китерде. Юлбашчыбыз күрсәтмәләренә таянып, партиябез иҗат интеллигенциясенә гаять зур игътибар бирә. ■ В II Ленин Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 10 том. 30-31 бвтләр 1 111 у к д а у к. 34 бит ШӘМСИ ХАММАТОВ ф ТӨП ЮНӘЛЕШ. ТӨП МАЯК «Совет язучылары, художниклары, композиторлары, театр, кино, телевидение работниклары,— диде КПССның XXV съездында Л. И. Брежнев,— талантын һәм профессиональ осталыгын халыкка, коммунизм эшенә бирүчеләрнең һәммәсе зур хөрмәткә лаек»1 . Ильич әдәбиятта һәм сәнгатьтә партиялелек принципларын газеталарда язган мәкаләләрендә, язучыларга адресланган хатларында тагын да нигезли һәм конкретлаштыра төшә, художникларга карата бик игътибарлы булырга өнди, әдәби хезмәтнең катлаулы, үзенчәлекле, индивидуаль эш булуын басым ясап әйтә. «Сүз дә юктыр, — дип яза ул, — әдәбият эше механик рәвештә тигезләүгә, нивелировкага, күпчелекнең азчылык өстеннән хөкем сөрүенә иң аз бирешә. Сүз дә юктыр, бу эштә шәхси инициативага, индивидуаль һәвәслекләргә күбрәк иркенлек, фикергә һәм фантазиягә, формага һәм эчтәлеккә иркенлек тәэмин итү һичшиксез кирәк. Болар бар да бәхәссез, ләкин болар бар да тик шуны гына исбат итәләр ки, пролетариатның партия эшенең әдәбият өлеше пролетариатның партия эшенең башка өлешләре белән шаблонлы рәвештә тиңләштерелә алмый. Болар бар да буржуазиягә һәм буржуаз демократиягә ят һәм сәер положение: әдәбият эше һичшиксез һәм мәҗбүри рәвештә со- циаль-демократик партия эшенең башка өлешләре белән аерылгысыз бәйләнгән бер өлеше булырга тиеш, дигән положениене һич тә кире какмый»11 12 . Партиябез В. И. Ленинның бу күрсәтмәләрен һәрчак истә тота, иҗат интеллигенциясе эшенә идея юнәлеше бирә, әдәби иҗат кебек өлкәдә администраторлык итүгә юл куймый, әсәрләрнең сыйфатына партиялелек, халыкчанлык принцибыннан чыгып бәя бирә. Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә партияле караш кирәклеге КПССның XXV съездында да бик ачык итеп әйтелде. «Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә партияле караш, — диде Л. И. Брежнев XXV съездда, — художество интеллигенциясенә игътибарлы булуны, аның иҗади эзләнүләрендә ярдәм итүне принципиальлек белән бергә бәйләүне күздә тота. Теләсә кайсы әсәрнең иҗтимагый әһәмиятен бәяләүнең төп критерие, әлбәттә, аның идея юнәлеше булды һәм шулай булып кала да. Идеология эшчәнлегенең бу сферасында зур эш башкаручы Үзәк Комитет, партия органнары әнә шулай ленинча эшлиләр дә. Юк дигәндә дә булгалый әле: кайбер работниклар эшкә артык гадиләштереп карыйлар, художество иҗатына, форма төрлелеге һәм стиль индивидуальлегенә кагылышлы мәсьәләләрне административ методлар белән хәл итәргә тырышалар, партия исә мондый хәлләрне читләтеп үтми, аларны төзәтә»13 . В. И. Ленин партияле газеталарда прогрессив язучыларның, публицистларның актив катнашуын, матбугат битләрендә әледән-әле тәнкыйть материаллары биреп торуны таләп иткән. М. Горькийга язган хатында ул аны политик газета тонында язылган, партия эше белән бәйләнешле мәкаләләр белән катнашып торырга чакыра. Большевистик «...газета аркылы, — дип яза Ленин, — партия эше Дә, әдәбият эше дә бик күп отар иде, ул партия эше белән тыгыз бәйләнеп, партиягә системалы төстә, өзлексез йогынты ясар иде!.. Әдәби тәнкыйтьне дә партия эше белән, партиягә җитәкчелек итү белән тыгызрак бәйләү яхшырак булыр иде...»14 15 Юлбашчыбыз газета сотрудникларына, журналистларга әдипләр белән дусларча мөнәсәбәттә булырга куша. «Правда» газетасы редакциясенә 1912 елның ноябренда язган хатында ул М. Горькийның газетага карашы яхшы, дусларча икәнен әйтеп, сез «үзегез дә аның белән шулай дусларча мөнәсәбәттә булырсыз һәм аңа «Правдапның тәртипле җибәрелеп торуын игътибар белән күзәтерсез дип ышанам»3 , ди. Ә 1913 елның маенда язган хатында «Правда» редакциясеннән шагыйрь Демьян Бедныйга дикъкатьле булуны таләп итә. «Кешегә, — дип яза В. И. Ленин, — йомшак яклары өчен бәйләнмәгез, дуслар! Талант — сирәк була торган нәрсә. Аңа әледән-әле һәм саклык белән булышлык күрсәтеп торырга кирәк. Әгәр сез талантлы сотрудникны тартмасагыз, аңа булышлык күрсәтмәсәгез, гөнаһлы булырсыз, эшчеләр демократиясе алдында зур гөнаһлы булырсыз...»16 11КПССның XXV съезды материаллары. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976 ел. 80 бит. 12В II Ленин. Әсәрләр 4 бпСмПДлн тәрҗемә. 10 том. 31 бнт, ’ КПССның XXV съезды материаллары. НО бнт ■В II Ленни. Әсәрләр -I басмадан тәрҗемә. 34 том. 360—361 битләр. ‘Шунда у к, 36 том, 167 бит. •Шунда у к. 35 том. 73 бит Владимир Ильич үзе әдипләргә карата гаять игътибарлы була, алар белән принципиаль мөнәсәбәт урнаштыра. Моны без аеруча М. Горький мисалында ачык күрәбез. М. Горький В. И. Ленинның дусты һәм көрәштәше була. Ул язучы хезмәтенә зур бәя бирә, аның турында буржуаз матбугатның ялган хәбәр таратуына каршы баш күтәрә. «Буржуаз газеталар, — ди Ленин, — юкка гына көчәнәләр. Иптәш Горький үзенең бөек художество әсәрләре белән үзен Россиядәге һәм бөтен дөньядагы эш- ♦ челәр хәрәкәте белән нык бәйләгән, ул буржуаз газеталарга нәфрәт белән генә 17 18 җавап бирәчәк» '. < Совет власте елларында бөек юлбашчы М. Горький тарафыннан кертелгән бик _ күп тәкъдимнәрне яклап чыга, барлык әдәби мәсьәләләрне хәл иткәндә аның белән Э сөйләшергә киңәш бирә, аның китаплары басылуы һәм таралуы белән кызыксынып - тора. Әмма М. Горькийга зур ихтирам белән караса да, В. И. Ленин аның идея ял- § гышуларын, булган хаталарын гафу итү юлына басмый, ул аларны дусларча, изге ният Q белән каты һәм принципиаль тәнкыйть итә. М. Горькийның совет әдәбиятын, культурасын үстерүдә, художество интеллиген- _ циясен тәрбияләүдә роле гаять зур була. Җыентыкка кергән истәлекләрдән күрен- ® гәнчә, Владимир Ильич Горький турында сөйләгәндә: «һәр вакыт Горькийның культура биеклекләренә килгән гаять ачык һәм сокландыргыч хезмәт юлы аны культура хәзинәләрен шундый ук тырыш хезмәт һәм каты көрәш белән үзләштерә торган о яңа эшче-крестьян интеллигенциясенә якынайтырга тиеш.— дип күрсәтә иде»2 ди. *- Җыентыкка В. И. Ленинның Октябрь революциясенә хәтле Герцен, Толстой ту- J рында язган хезмәтләре кертелгән. Ул аларның иҗатына тирән анализ ясый, куль- % тура байлыгына сак карарга өйрәтә. Ленин культура һәм художество мирасы мәсьә- * ләсен гаять киң тарихи перспективада ала, кешелек җәмгыяте тудырган бөтен рухи кыйммәтнең эшчеләр сыйныфы тарафыннан ничек кабул ителергә тиеш икәнлеген “ бик тирәнтен тоеп фикерли. Культура һәм сәнгатьнең иң катлаулы проблемалары ха- ? кында фикер йөрткәндә Ленин аның халык мәнфәгатьләренә ничаклы тәңгәл килүт еннән чыгып эш итә. В. И. Ленин декабристлар Герценны уяттылар, ул революцион агитация җәелдерде, дип яза. «Герцен, халыкка ирекле рус сүзе белән мөрәҗәгать итеп, беренче буларак, патша монархиясе дигән хәшәрәткә каршы көрәшнең бөек байрагын күтәргән иде, һәм бу сабаклар белән баеган пролетариат, хәшәрәтне сытып, үзенә барлык илләрнең социалистик эшчеләре белән ирекле союзга юл салыр» < Л. Толстой үлгәннән соң буржуаз газеталар аңа төрлечә яла ягвлар. В. И. Ленин үзенең хезмәтләрендә Толстойның бөеклеген ача, аның әдәбият тарихында тоткан урынын билгели, аны даһи художник дип атый. «Толстой үлде, — дип яза Ленин, — һәм революциягә кадәрге Россия — зәгыйфьлеге, көчсезлеге даһи художникның философиясендә гәүдәләнгән, аның әсәрләрендә сурәтләнгән Россия үткән заманда калды. Ләкин Толстой мирасында, үткән заманда калмыйча, киләчәккә хас булган нәрсә бар. Бу мирасны Россия пролетариаты үзенә ала һәм шул мирас өстендә эшли» '. Җыентыкка Ленинның пролетариат культурасына, матбугатка, тел үсешенә кагылышлы хезмәтләре дә кертелгән. В. И. Ленин һәм Коммунистлар партияле нигилизмга, сектантлыкка, культура, сәнгать, әдәбият өлкәсендә төрле бозып аңлатуларга каршы кискен көрәш алып баралар. Пролеткульт дип аталган оешма җиләкчеләренең сектантлык тенденцияләре, «саф» пролетариат культурасы булдырырга маташулары Ленин тарафыннан каты тәнкыйтьләнә. «Пролетариат культурасы турындагы резолюциянең караламасы»нда Ленин безнең бурыч «яңа культура уйлап чыгару түгел, бәлки пролетариат диктатурасы чорындагы марксистик караштан, тормыш һәм көрәш шартларыннан чыгып карала торган гамәлдәге культураның иң яхшы үрнәкләрен, традицияләрен, нәтиҗәләрен үстерү» ®, дип яза. Классик мирас, Ленин фикеренчә, үткән дәверне билгеләгән категория, академик төшенчә түгел. Ул — иҗади тормышның халык рухы бөек 'Шунда у х. 16 том. 101 бит •К Черве. Ф Энгельс В И Ленин әдәбият һәм сәнгать турында • В II Ленин Әсәрләр 4 басмадан тержемә. 13 том. to б«т • 111 > н д а ук. 16 том. 332 бит 18 В II Ленин Әсәрләр Рус телендә. 5 басма. 41 том. би: И. «К У » № 11 177 легенә омтылыр кыйммәте, көндәлек иҗади тормышның тиңләшер максаты. Чөнки бит, классик мирас кебек үк, бүгенге әдәбият һәм сәнгатьтә дә киләчәктә социалистик культура мирасы дип каралырдай үрнәкләр күп, алар да бит бер вакытны үткән заман мирасы дип каралачак... «Яшьләр союзларының бурычлары» дигән хезмәтендә Ленин бөтен культура мирасын үзләштерү нигезендә социалистик культураны төзүнең тулы программасын аңлата. Ул болай ди: «Кешелек дөньясының бөтен үсеше тудырган культураны төгәл белү юлы белән генә, аны эшкәртү юлы белән генә пролетариат культурасын төзергә мөмкин икәнен ачык аңламаганда, без бу бурычны хәл итә алмыйбыз. Пролетариат культурасы әллә кайдан килеп чыккан нәрсә түгел, үзләрен пролетариат культурасы белгечләре дип атаучы кешеләр уйлап чыгарган нәрсә түгел. Болар барысы да бөтенләй юк сүз. Пролетариат культурасы капиталистик җәмгыятьнең, алпавытлар җәмгыятенең, чиновниклар җәмгыятенең изүе астында кешелек дөньясы барлыкка китергән белем запасларының закончалыклы үсеше булырга тиеш» ’. В. И. Ленин газеталарның характеры турында кыйммәтле фикерләр әйтә. Матбугатның, публицистларның бурычы «массаларны тормышның барлык өлкәләреннән алынган җанлы, конкрет мисаллар һәм үрнәкләр нигезендә тәрбияләү» 19 20. Тормышка якынрак килик, әдипләр, күбесенчә, кәгазьгә күмелеп, тормышны күрми калалар, эшчеләр һәм крестьяннар массасы чынлыкта үзенең көндәлек эше белән төзи торган яңа һәр нәрсәгә игътибар күбрәк бирелсен, ди Ленин. Владимир Ильич «матбугат иреге» мәсьәләсенә төгәл аңлатма бирә. «Бөтен дөньяда, капиталистлар булган җирләрдә, — дип яза ул, — матбугат иреге — газеталарны сатып алу, язучыларны сатып алу, «җәмәгать фикерен» буржуазия файдасына сатып алу һәм бозып күрсәтү ул» 21 . «К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин әдәбият һәм сәнгать турында» дигән китапка марксизмленинизм классикларының тел турындагы хезмәтләрен кертеп төзүчеләр бик дөрес эшләгәннәр. Карл Маркс бу җыентыкка кергән язмаларында идеяләр телдән башка яши алмый, ди. «Аң кебек үк,— ди ул,— тел дә борынгы; тел башка кешеләр өчен дә булган һәм тик шуның аркасында гына минем үзем өчен дә булган практик, чын аң ул, Һәм, аң шикелле ук, тел дә ихтыяҗдан, башка кешеләр бедән аралашу зарурлыгыннан гына килеп чыга» 22 . Мәгълүм булганча, Маркс һәм Энгельс, Россия халыкларын, аларның культурасын һәм әдәбиятын ихтирам итеп, рус телен өйрәнәләр. Нинди матур ул рус теле! «Рус теленең хәзерге телләрдән иң җанлы, иң көчле, иң бай тел булуы, ул телдәге әдәбият өчен генә дә рус телен өйрәнергә кирәклеге немец социаль-демократла- рына яңалык түгел» 23 , — ди Энгельс. Владимир Ильич «Мәҗбүри дәүләт теле кирәкме?» дигән мәкаләсендә буржуазия вәкилләренең, либералларның матбугатта тел мәсьәләсенә карата әйткән фикерләренә тирән анализ ясый һәм Пуришкевич кебек әфәнделәрнең бу хактагы фикерләрен кискен тәнкыйть итә. Алга таба исә бу фикер болай дәвам иттерелә: рус теле бөек һәм куәтле, диләр безгә либераллар. Шулай булгач, сез Россиянең теләсә кайсы окраинасында яшәүче һәрбер кешенең бу бөек һәм куәтле телне белүен теләмисезмени? Сез рус теленең инородецлар әдәбиятын баетачагын, аларга бөек культура кыйммәтләрен үзләштерергә мөмкинлек бирәчәген һ. 6. ларны күрмисезмени? Болар барысы да дөрес, либерал әфәнделәр, дип җавап бирәбез без аларга,— ди Ленин.— Тургенев, Толстой, Добролюбов, Чернышевский теленең бөек һәм куәтле икәнен без сездән яхшырак беләбез. Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең — бөтенесенең изелгән сыйныфлары арасында мөмкин кадәр тыгызрак аралашу һәм туганнарча бердәмлек урнашуын без сездән артыграк телибез, һәм без, әлбәттә, Россиянең һәрбер кешесенә бөек рус телен өйрәнү мөмкинлеге булдыру ягында торабыз. 19 В И Л е н н н Әсәрләр. 4 басмадан тәржемә. 31 том. 283 бит ’Шунда ук. 28 том, 86 бит •Шунда у к, 32 том. 515 бит * К. М а р к с. Ф Энгельс. В И. Ленин әдәбият һәм сәнгать турында. 135 бит ‘Шунда у к, 206 бит. Без, дип яза аннары Ленин, бер генә нәрсәне: ирексезләү элементын гына теләмибез. Без оҗмахка күсәк белән куып кертергә теләмибез. Чөнки сез «культура» турында күпме генә матур фразалар әйтмәгез, мәҗбүри дәүләт теле ирексезләү белән, көчләп кертү белән бәйләнгән. «Безнең уебызча, бөек һәм куәтле рус теле кемнең дә булса аны таяктан куркып өйрәнергә тиешлегенә мохтаҗ түгел... Тормыш һәм эш шартлары буенча рус телен белүгә мохтаҗ кешеләр аны таяксыз да өйрәнерләр. Ә ирексезләү (таяк) бер генә нәрсәгә китерәчәк: ул бөек һәм куәтле рус теленең башка милли группаларга керү юлын кыенлаштырачак, ә иң мөһиме — дошманлыкны кискенәйтәчәк, миллион яңа низаглар тудырачак, ризасызлыкны, үзара аңлашмауны һ. б. ны көчәйтәчәк» Рус марксистлары: «Мәҗбүри дәүләт теле булмаска тиеш, халык барлык җирле телләрдә укыта торган мәктәпләр белән тәэмин ителергә, конституциягә милләтләрдән берсенең нинди генә булмасын привилегияләрен һәм азчылык милләтләрнең хокуклары ничек кенә булмасын бозылуны бетерүне игълан итә торган төп закон кертелергә тиеш», диләр. Ленинның бу күрсәтмәләре безнең илебездә тормьшка ашырыла. Америка журналисты сорауларына җавабында В. И. Ленин: «Без, мәсәлән, башкорт мисалында Россиядә автономияле республика төзергә мөмкинлек бирдек, без һәрбер халыкның мөстәкыйль, ирекле үсешенә, һәркемнең үз ана телендә әдәбиятны үстерүгә һәм таратуга төрле юллар белән ярдәм итәбез»3 ,—дип белдерә В. И. Ленин рус телен бозуга каршы сугыш игълан итә. Рус телен без бозабыз, ди ул. Чит сүзләрне кирәксезгә, ялгыш кулланабыз. Газета теленең шулай бозыла башлавы, кайбер литераторларның чит сүзләрне урынсыз куллануы Ленинны бик нык борчый. Мондый хәл әдәбиятның, публицистиканың, матбугатның хезмәт ияләренә тәэсир, йогынты ясавын киметә, ди. «Дөресен әйтим, — дип яза Ленин, — әгәр чит сүзләрне кирәксезгә куллану минем ачуымны китерә икән (чөнки бу безнең массага йогынты ясавыбызны кыенлаштыра), газеталарда язучыларның кайбер ялгь шлары инде мине бөтенләй чыдап тормаслык хәлгә китерүе мөмкин... Рус телен бозуга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгелме икән?» 24 25. Владимир Ильичның егерменче елларда әйткән бу сүзләре хәзер дә бик урынлы яңгырый, партиябезнең халык белән аралашуда иң үткен коралы — телгә карата әдәбият, матбугат сак, ихтирамлы булырга тиеш. В. И. Ленин язучының матбугатта популяр чыгыш ясавына да игътибар итә. Аның «Свобода» журналы турында әйткән сүзләре шуны раслый. Бу журналда,— дип яза Владимир Ильич, бер генә гади сүз дә юк, барысы да кыланчык сүзләр, фикерләр бозык тел белән аңлатыла. Популярлаштыру вульгарлаштырудан, популярлык кыланышыннан бик ерак тора бит... «Популяр язучы, иң гади һәм бөтен кешегә билгеле мәгълүматларга таянып, катлаулы булмаган фикерләр яки уңышлы сайланган мисаллар ярдәмендә бу мәгълүматлардан килеп чыга торган төп нәтиҗәләрне күрсәтеп, укучының уен яңадан-яңа сорауларга этәреп, үзенең укучысын тирән фикергә, тирән тәгълиматка китереп җиткерә. Популяр язучы уйламаучы укучыны, уйларга теләмәүче яки уйлый белмәүче укучыны күздә тотмый, — киресенчә, ул аңы үсеп җитмәгән укучыда башын эшләтергә җитди теләк булуын күздә тота һәм аңа шушы җитди һәм кыен эшне эшләргә ярдәм итә, аны җитәкләп алып бара, аңа беренче адымнарны ясарга булышлык итә һәм мөстәкыйль рәвештә алга барырга өйрәтә» •• Җыентыкка кертелгән истәлекләрдән күренгәнчә, Владимир Ильич матур әдәбият белән бик нык кызыксынган. Үзенең яраткан язучылары Салтыков-Щедрин, Некрасов, бигрәк тә Чернышевский хакында сөйләргә яраткан. Гоголь, Герцен, Толстой, Тургенев, Достоевский, Успенский әсәрләре турындагы фикерләрендә В. И. Ленинның рус әдәбиятын яхшы белүе — әдәбиятны тормышны таныпбелү коралы дәрәҗәсендә оста куллануы күренә. Совет власте елларында язучыларның иҗаты аның игътибарыннан читтә калмый. Н. К. Крупская үзенең истәлекләрендә Владимир Ильичның Маяковскнйга булган ке- рашын яза. Бу исемне телгә алганда, — дип яза Надежда Константиновна, — уд тормыш һәм шатлык белән тулы, Совет власте өчен үләргә әзер торучы, хәзерге телдә сүзләр таба алмыйча, моны Маяковскийның аз аңлаешлы шигырьләреннән эзләүче Мәскәү художество театры артистлары, ВХУТЕМАС студиясендә укучы яшьләрне исенә төшерә иде. • В II. Ленин Әмилор 1 бпсмадан тәржемә. 20 том. I бнт. 'Шунда у к. .'У том. 51.’ бнт ’ III у и д п ук. том. бит • КПССның XXV съезды материаллары. 80 бит. ШӘМСИ ХА м МАТОВ ф ТӨП ЮНӘЛЕШ, ТӨП МАЯК Соңрак Ильич В. Маяковскийны совет бюрократларыннан көлгән, «Утырыш җене кагылганнар* («Прозаседавшиеся») шигыре өчен мактый, аның политик әһәмиятен билгели. «Кичә мин очраклы рәвештә генә «Известия»дә Маяковскийның политик темага язылган бер шигырен укыган идем. Мин аның шигъри талантына баш иючеләрдән түгел, хәер, бу мәсьәләдә белдексезлегемне тулысынча таныйм. Шулай да минем, политик һәм административ күзлектән караганда, мондый ләззәтне күптән татыганым юк иде. Маяковский ул шигырендә утырышлардан бик каты көлә һәм утырыштан утырышка йөрүче коммунистларны хурлый. Поэзия ягыннан ничектер, анысын белмим, ә политик яктан моның бик дөрес икәнен ышанып әйтәм» *,— ди В. И. Ленин. Милли әдәбият, матбугат үсеше Ленин игътибарының үзәгендә була. Моны без язучы, вакытында безнең республика газетасы редакторы булган В. Бахметьевның бу җыентыкка кертелгән истәлегеннән күрәбез. Партиянең X съездында катнашучы бер төркем Казан делегатлары Владимир Ильич белән очрашалар. Ул татар әдәбияты, журналистика, газета эшләре хакында сораша, аларның үсеше белән кызыксына: «...Безнең татар әдәбияты ни хәлдә? Әлеге... ни атлы соң... Мулла улы, шагыйрь— Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз туган теленә тәрҗемә иткән... Габдулла, Габдулла — Тукаев! — дип әйтеп куйдым. — Шагыйрьнең эшен лаеклы рәвештә дәвам иттерүчеләр бармы соң?.. Мин кечкенә куен дәфтәрем белән карандашны кесәмә яшерә-яшерә берничә яшь татар язучысының исемен әйттем. — Димәк, базда дары бетмәгән әле! — диде Ильич елмаеп. — Ә сездә журналистика, газета эшләре ничек тора? Владимир Ильич миңа газета тиражы турында, анда милли интеллигенциянең ничек катнашуы, хәтта полиграфик база турында берничә сорау бирде...»2 . В. И. Ленинның бөек Тукай исемен атавы, аны Пушкин һәм Лермонтов әсәрләрен пропагандалаучы буларак искә алуы безнең әдәбиятыбыз, культурабыз эшлек- леләрендә горурлык хисләре уята, аларны яңа иҗади эшкә рухландыра. Юлбашчыбыз В. И. Ленин сәнгать — халыкныкы дип өйрәтте. Бу нәрсә, аның уйлавынча, сәнгатьнең халыкка хезмәт итүендә генә түгел, бәлки аның халык тормышы җирлегендә булуыннан, халыкның рухи тәҗрибәсе белән бәйләнгән булуыннан килеп чыга. Шушыны истә тотып, Коммунистлар партиясе әдәбият һәм сәнгатьнең халыкка хезмәт итүе өчен, коммунистик төзелеш интересларына эшләве өчен өзлексез кайгырта, иҗат интеллигенциясенә сизгер карый, идея юнәлеше, партияле, ленинчыл киңәш биреп тора. Моны без Татарстан өлкә партия оешмасы эшчәнлегеннән дә ачык күрәбез. Пар* тия өлкә комитеты культураны үстерүгә, художество иҗатына партия йогынтысын көчәйтү мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. КПСС өлкә комитеты соңгы елларда иҗат яшьләре белән эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырды, бу мәсьәлә буенча махсус карар кабул итте. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындаигы карары яктылыгында бу программ документны үтәү барышын карады, иҗат һәм фән учреждениеләренең, матбугатның шактый эш башкарганлыгы күрсәтелде. Партиянең Татарстан өлкә комитетының 1975 елгы отчет докладында әдәбиятның һәм сәнгатьнең совет кешеләрен тәрбияләүдә роле сизелерлек үсүе, иҗат интеллигенциясенең халык тормышы, аның партия билгеләгән бөек планнарны үтәү өчен көрәше белән элемтәсе ныгуы билгеләп үтелде8 . Байтак еллардан бирле партиянең Татарстан өлкә комитеты каршында иҗат интеллигенциясенең теоретик семинары эшләп килә. Семинар утырышларында әдәбият һәм сәнгать алдында торган мвһим бурычлар кузгатыла, марксистик-ленинчыл эстетиканың актуаль мәсьәләләре күтәрелә. КПССның XXV съездында Л. И. Брежнев, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ире- шелгән уңышларга тукталып, иҗат интеллигенциясе адресына болан диде: «Талантлы әдәбият һәм сәнгать әсәре — милли байлык ул. Без яхшы беләбез: нәфис суз, төсләрнең җемелдәве, ташның җанландырылуы, тавышлар гармониясе замандашларыбызны рухландыра һәм киләчәк буыннарга безнең буын турында, заманыбыз турында, аның мәшәкатьләре һәм уңышлары турында йөрәк һәм күңел хатирәләрен тапшыра. Культура эшлеклеләренең — партия членнары һәм партиясезләрнең — тарихыбызга, бүгенге көнебезгә һәм киләчәгебезгә, партиябез һәм халкыбызга, Бөек Ватаныбызга лаеклы яңа әсәрләр иҗат итүен телик» 26. Марксизм-ленинизм идеяләре белән коралланган партияле совет әдәбияты — социалистик реализм әдәбияты КПССның XXV съезды куйган бурычларны тормышка ашыруда яңа үрләр яулар. СССР язучыларының VI съездында катнашучылар КПСС Үзәк Комитетына язган хатларында аларның иҗади таланты халкыбыз, Ватаныбыз интересларына хезмәт итәчәген белдерделәр. «Безнең әдәбиятыбыз, социалистик реализм әдәбияты үзенең партиялелеге, идеялелеге, тормышчан пафосы, кешегә, аның иҗади көчләренә ышануы белән көчле. Анда илебез яшәгән, миллионлаган совет кешеләренең тормышы һәм көрәше асылын тәшкил иткән иң мөһим нәрсәләр һәр вакыт чагылыш табачак. Хәзер Советлар Союзы буенча унынчы бишьеллык — нәтиҗәлелек һәм сыйфат бишьеллыгы атлый. Язучы хезмәте корыч коючы һәм игенче, инженер һәм галим хезмәтеннән аерылгысыз. Сыйфат турында кайгыртуларыбыз да уртак. Менә шуңа күрә безнең съездда әдәби әсәрләрнең идея-эстетик дәрәҗәсен күтәрү, безнең эш нәтиҗәләрен бәяләгәндә таләпчәнлек һәм принципиальлек турында җитди сөйләшү булды. Без әдәби иҗат сыйфатының югары критерийларын аның дөрес идея юнәлешендә. партиялелегендә, социаль фикернең өлгергән булуында, язучы карашының сизгерлегендә, зур профессиональ осталыгында күрәбез. Бу критерийларны җитәкче кулланма итеп алып, күп милләтле совет әдәбияты яңа үрләр яулар, аның алдына КПССның XXV съезды куйган җаваплы идея-иҗат бурычларын үтәр»’. . Марксизм-ленинизм классикларының әдәбият һәм сәнгатькә караган әсәрләре татар телендә беренче тапкыр зур җыентык итеп чыгарылуы интернациональ сыйфатларга бай булган, милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, башка халыклар казанышы белән һаман күбрәк сугарыла барган социалистик культурабызның — татар әдәбияты һәм сәнгатенең алга таба үсешенә зур өлеш кертер. Җыентыкны төзүчеләр, редколлегия членнары марксизм-ленинизм классикларының әдәбият һәм сәнгатькә караган хезмәтләрен, истәлекләрне, документларны русчадан татарчага төгәл итеп тәрҗемә иткәннәр, аларны бер системага салганнар. Нәтиҗәдә җыентык укучылар ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булып чыккан. Бу китап иҗат интеллигенциясенең активлыгын тагын да арттырырга булышыр, аларга дөрес юл күрсәтә торган маяк — идея коралы булып хезмәт итәр.