Логотип Казан Утлары
Поэма

РӘССАМ

Казанның атаклы рәссамы Николай Иванович Фешин истәлегенә I Гүзәл тән Сарафанын салды да Көтмәгәндә бөтенләй ялангач калды... Кулларына урын тапмады — Кушырды-аерды, кушырды-аерды да Тимгел-тимгел янган йөзен каплады... Бармаклары арасыннан мөлдер-мөлдер Үкенү акты, үкенү акты, оялчан тамчыларга әверелеп... Кисәк кенә борылды да курсистка Чуар кәнәфигә барып ятты... Рәссамның һәр төсне кырыкка яра белүче һәр сызыкта җан хәрәкәте сизүче, һәр хәрәкәттә кырык мәгънә күрүче күзләре Сокланудан каушап калдылар, Беравыкка йомылудан туктадылар. Йа, хода! Аның остаханәсеме бу?1 Өнеме бу, төшеме бу?! Тере кешеме бу?! Күзләре күргән Йөрәгенә үтте... Дулкын булды... Дулкын, нияткә әверелеп, кулларына тулды. Пумаласын алды рәссам, мастихинын ', Киндеренә беренче буяуларын салды. Мастихин — артык буяуны киндердән кырып «ла торган махсус калак. Пәйда булды иркен маңгай, чиста битләр, Ишелеп торган коңгырт чәчләр... һәм пумала адаштырды үз хуҗасын шул чәчләрдә... Шул чәчләрдә... Чәчәкләрдә... аланнарда, Яланнарда, болыннарда, камышларда... Рәхәтләнеп, шатлана-шатлана адашып йөрде рәссам һәм кинәт Ике игезәк күл күрде. Чумып китәсе, эреп бетәсе килде аның шул күлләрдә... Шул күзләрдә... Яшерен теләк тулы серле күзләр! Төбәлебрәк караган саен тирәнгәрәк, Убагарак сөйрәп төшереп, һушны алырлык назлы сүзләр сөйли торган, Эретеп иркәли торган Сусаган күзләр! Сулыш җиленнән бөгелергә әзер сизгер керфек, Канат-кашлар! Ике каштан килеп чыккан Алсу канатлы горур борын, Ирләр күз карашы җыелсын дип очы уелган Җыйнак ияк Рәссам сихере белән пәйда булды. Алды рәссам кызыл төсләр. Сызды рәссам алсу җәя. Уксыз җәя. Утлы җәя — өске иреннәр. Тыгыз, сутлы, йомшак кереш — аскы иреннәр. Утлы... татлы... Ягымлы сүз генә ата торган, Күзләр йомылу белән Башка ирен эзләп ачыла торган, Утлы, татлы һәм беркатлы, Җан төнлеге, Йөрәк ишеге иреннәр! Кысылып каласы килде рәссамның шулар арасында, Кысылмый яшәү мөмкин түгел бу тормышта — Кысса кыссын утлы ирен, Салсын мәңгелек ярасын. Ал буяуга манды пумаласын — Оялчан шәфәкъ кызартты кызның бит алмасын... Төсмерләнде колак, Колак йомшагы — тамчы гөл тамчысы булып. Өзелеп таммасын — Тот кайнар, дуамал дулкын тулы иреннәрең белән! Керфек белән генә кытыклап Уйнар өчен яратылган ап-ак муен! Кыен рәссамның керфекләренә, кыен... Беләкләрен каерып-бөкләп, Терсәкләрен чәнчеп, ипләп, Учларын ачып баш астына салган... Җир тетрәүләрдән дә көчлерәк тетрәнүләр күргән, Чын кысылуларның ни икәнен сизеп кенә белгән Тулы күкрәкләре иркенлектә калган. Алар — яшәешкә һәйкәл белән төгәлләнгән Ике калкулык, Кулың кагылса җаныңны тотып ала торган Ике тере ахак, Алар — хатын-кыз табигатенең Сабый иреннәре генә аңлый торган, Гашыйк ирләр иреннәре генә аңлый торган Өнсез сүзләре — Мәхәббәтнең кешедәге бер начарлыкны да Күрмәскә дип мәңгелеккә йомылган күзләре! Юк, пумаласы белән сылап түгел, Бармаклары белән сыйпап, Юк, бармаклары белән генә түгел, Учларына тутыра-тутыра, Кагылган саен тетрәнә-тетрәнә, Нирванәгә китә-китә ясады ул аның күкрәкләрен. Кыргыйланып аласы килде аның — Яшел болын, көлсу әрем, чәчрәгән чәчәк Дөньясы булып күренде аңа чуар кәнәфи... Йөрәге туктады аның, типте, туктады, типте... — Киен! — диде ул, — бүгенгә җитте. Кызны чуар кәнәфидә ялгызын ташлап, Әллә нишләп, Өенә үк кайтып китте. Сузылып ятты. Күзен йомды. Күз алдында — яктыдан-якты гүзәл тән. Күзен ачты. Күз алдында — ачыктан-ачык гүзәл тән. Төн... Караңгы... Балкый ике тулган Ай... һай! Ни шомарак каз тәне чыккан Йомры ап-ак беләктән?! Ни нечкәрәк тотсаң учың күмелә торган Тыгыз, итләч шул билдән?! Ни йомшаграк Уч күзе генә күрә алган очлы оча сөягеннән?! Ни җыйнаграк Ишелеп торган, күпчек кебек күпереп киткән, һәрчак ирләр күзенә бәрелгән Купшыдан-купшы янбашлардан?! Ни тирәнрәк, Ни җылырак, Ни татлырак Үзеңне шуларның барчасының Колы һәм иясе итеп тою хисеннән?!. Төн караңгысында эреп юк булды рәссам, Чапты остаханәсенә... Йа, хода! Остаханәме бу? Хыялдагы дөньямы бу? Өнме? Төшме? Киндерендә тере кеше! Тере... кеше... Иртән, Остаханәгә кыз килгәндә, Рәссам чуар кәнәфидә ярым елмаеп, Августның беренче кояшын да күрмичә, Германиянең Россиягә Сугыш игълан иткәнен дә белмичә Йоклап ята иде... Кыз курка-курка гына сурәтнең япмасын ачты. Юк, юк! Анда ул түгел, Анда — тәнгә әверелгән илаһи пакьлек, Анда — батырлар, акыллылар, матурлар анасы булырлык Тиңдәшсез гүзәл! Кыз япманы япты... Рәссамның иреннәре, Борын очы, Ияк очы Алсу буяуга буялган... Кайда, кайда хәзер Рәссамның гыйшыктан исәрләнгән, Сокланудан әсәрләнгән иреннәре эзе Ябышып калган сихри сурәт?.. Төнлә шашып-шашып үпкән сурәтен рәссам Шул гөнаһлы иртәдә үк Елый-елый тураклап атты. II Сугым сарае Караңгыга алып керделәр... Хыянәтчел караңгылык... Маңгаена бирделәр берне тукмак белән. (һәрбер җанның, кешеләрнең бер булса да, Ярый әле, кешелекнең маңгае бердәнбер түгел...) Чайкалып китте пәһлеван — Иленә дошман бәреп керү хәбәрен алган Патша кебек. Акаеп китте күзләре, Сугыш башлауга сәбәпче булган ядрәне йоткан Эрцгерцог күзләредәй. Үкерде дә тынлыкны, йөрәктәге тынычлыкны үтерде Мөгезләре арасына томырдылар тагын берне — Алпан-тилпән китте үгез, Уңын сулга, сулын уңга атлады да, Капланды ул җир идәнгә. Бездәй мөгез яшь бер сугымчының Тишеп чыкты аяк битен. Штык очына эләктемени — һушы китте. Соры керде, кызыл чыкты авыр мөгез — һәм кан китте сугымчының аягыннан. һәм кан китте яшь үгезнең бугазыннан Күм-күк кереп кызыл чыккач чалгы пычак. һушсызларны, аңсызларны чалып ату авырмыни!.. Алмашынгач кеше аңы ерткыч аңы белән, Кушылды сугымчы каны үгез каны белән, Кеше каны хайван каны белән... Йа, хода! Аның остаханәсеме бу? Әллә сугыш сараемы? Әллә сугыш сөременә баскан, Канын агызып яткан Европамы? Кан исе чуалтты рәссамның хисен, (Хисне генә чуалтамы соң кан исе?1.) Исертте пумалаларын. (Аларны гына исертәме соң кан исе?!.) Пумалаларын атып бәрде дә рәссам Саф һавага чыкты. Ә Казанда — соңлаган көз. Карлы яңгыр канлы күз яше күк авыр. Авыр култык таякларына — Бер аяк бәрабәренә җиңеләеп кайткан солдатларны Йөртү авыр. Аталары бәрабәренә бер тамакка кимегән Гаиләләргә авыр, Әтисез калган балаларга, Ирсез калган җиләк хатыннарга, Георгий тәресе тагып уйнаган сабыйларга, Георгий тәресе тагып хәер сораган агайларга, Шуларны күргән күзләргә авыр, Кешедән кешегә шатлык илтә алмаган Сүзләргә авыр. Күкрәк өчен бар булса да, Күңел өчен юк саф һава — Җир сулышы җил — укшыта... Ләгънәт, ләгънәт суешка, Кан коешка, Сугышка ләгънәт! Кан исеннән исергән пумалаларын кулына алды рәссам — Сугышчылар кулы канга буялды, Күзләренә төште пычак безе яктылыгы, Берсенең кулы ап-ак булып сузылды аска, Сузылган саен ерагайды баштан, Ерагайды акылдан, хистән. Ерагайды да максатына җитте — Менә ул, күзе кызган козгын башы кебек, Мәрҗәндәй кан агып яткан Үгез бугазына кереп китте. Нәрсә калган кеше кулына үгез бугазында? Нәрсә кирәк кеше кулына кан эчендә? Сабый чәбәклисе кул, Ипи сындырасы кул, Йорт корасы кул нинди юлда? Мастихинына сытты рәссам Ал, кызыл, ак, сары буяу һәм сылады киндеренә. (Алар белән рәссам чәчәк-гөлләр, Гүзәл тәннәр ясый иде... Пәйда булды ыргакка эленгән, тиресе туналган, Бу бөркегән дымлы түшкә. Буп-буш, буп-буш... Эчәксез, үпкәсез, бавырсыз... Баһадир йөрәк — тутыгып беткән тимер чөйдә. Үгезне үгез иткән мәһабәт куыкка Су тутырып уйный малайлар. Йа, хода! Бу үгез түшкәсеме? Контрибуция түләп ыштансыз калган Берәр дәүләтме бу? Әллә һәрбер яуның соңы шушымы? Әллә шушымы сугышлы Җирнең киләчәге? Ипи валчыгын идәннән күтәрүчеләр Ипидән дә изгерәк канны таптап йөри. Кеше йөгергән каны белән тере, Кеше кан таптап йөри. Имин булырмы җире, Бөтен булырмы иле, Сау булырмы теле, Пакь булырмы көне, Тыныч булырмы төне? — Кеше Чапыр-чопыр Кан Таптап йөри... Аяк астында җәйрәп, Хыянәткә дучар булган пәһлеван кебек, Хокукыннан мәхрүм ителгән дәүләт кебек Телен тешләп, Үле күзе белән безнең тере күзебезгә карап, Үле күзе белән безнең тере күзебезгә кадап, Үгез (үгез генә микән?) ята, Үгез (үгез генә микән?) канга баткан. Йа, хода! Остаханәме бу? Сугым сарае гынамы бу? Әлә сугышлы Европамы? Кайсы ил үгез хәлендә — Сербияме? Германияме? Россияме? Сугым сараенда тынчу, суык. Үгез бугазына кулын тыккан сугымчы әйтә: «Монда рәхәт. Әйдә курыкма — кулыңны тык...» Ә икенчесе кычкыра: «Ач ишекне — һава керсен... буылып үләм»... Өченчесе кет-кет көлә: «Кан исен яратмыйсыңмы? Бар болынга, үлән аша...» Дүртенчесе шешә тоткан — Аягы яралы сугымчыга түгелгән каны урынына Аракы бирә — артсын каны. Утырган җире — кан күле... Сугымчының тәне тере, күңеле үле. Карады рәссам үз кулына. Караса — куллары пычрак. Көзгегә килде... Төсе качкан күзләренә карап Күрде үзенең күңелен — Әлсерәгән туган илен, Ямалып беткән Казанын, Керләнгән остаханәсен, һәммәсен, һәммәсен... Пумалаларын керосинлы савытларга атты, Япты сурәтенә киндер япма, Китте Болак мунчасына... «...Пумалалар чистарыр. Тән сыярлык мунча бар. Күңел кайда кул юар да, Ил ничек йөзен юар да, Җир кайчан тәнен юар?..» Ill Яңгыр боткасы Дөнья яңгыр көтә. Яфракларны корылык өткән. Черергә тиешле нәрсәләр чери алмый. Шытканнары үрли алмый. Дәүләтләрнең, континентларның хәле киткән — Яралары тирәсендә чебен өере. Сәясәтләр бугазында канлы төер — Йотып җибәрергә йотым су кирәк. Халыкның йөзендә күз яше булып аккан, Җыерчык булып калыккан Сугышны каргау эзе юылмаган. Яраланып, яраксыз булып кайтканнарның Бармакларыннан курок эзе юылмаган. Колакларыннан — җан бирүчеләрнең • Иң йогышлы тавышлары юылмаган. Инде өч ел сугым сарае булган Җир дә Юынмаган... Буламыни болай яшәп?1. Мә, Җир! Ал, Җир! Яудырам яңгыр ал нурдан, Зәңгәр нурдан, яшел нурдан, күк нурдан — Юынсын кеше, Юынсын кош-корт, Юынсын үлән! Пумаласы белән манды, сызды, Манды, сузды рәссам киндеренә — Коелардан су сосылды, тулды чиләк-бадьяларга. Әбиләр дә, балалар да Көлешә-көлешә су сибеште бер-беренә. Яшьләр тәмам азды — Берсе старостаның күкрәк калаена Су сибәргә базды. «Күгәртәсез, черетәсез государьның калаен»,— дип; Су бөркегән малайны куып китте староста Аксаклап-аксаклап... Су сибеште халык такмаклап-такмаклап: Яңгыр яу, яу, яу, яу. Майлы ботка казанда, Алтын кашык базарда, Көмеш акча болытта, Шунысын да онытма... һәм тотынды кинәт яңгыр... Җирдә түгел, яуды рәссам күңелендә... Күк күкрәми, яшен яшьнәми коелдылар мул тамчылар Коендырып бар дөньяны — Яшелләнде соры үлән, Елмайдылар кашкарыйлар, Елтырап китте тәрәзәләр, Ачылды бикле капкалар, Гөрләделәр вернисажлар, һәм кибетләр, һәм базарлар... Җил-җиләсләр җилеп керде тынчу сугым сараена, Түбәсен тишеп яңгыр акты аның канлы идәненә... Юындылар сугымчылар... Тузгыдылар сугымлыклар, таралдылар болыннарга... Юындылар сугышчылар — әлбәттә, исән калганнары, Әгъза калдырып булса да Туган илләренә кайта алганнары. Юынды сугыша-сугыша, Мылтык ясый-ясый керләнеп беткән халык... Юынды җир болыт мунчала алып... Юынды рәссамның остаханәсе, Татлы гөнаһ шаһите чуар кәнәфи, Юынды кыз — Маңгаенда ак ялтырап, Иренендә кызыл ялтырап, Күкрәк очларында көрән ялтырап Актылар энҗе тамчылар. Актылар — биленең нечкәлеген, Бөеренең текәлеген, Ботларының тыгызлыгын тоя-тоя, Аңнарын җуя-җуя, Төймә кендегенең кайнарлыгын сизә-сизә, Парга әверелмичә чак-чак түзәтүзә... Актылар мылтык көпшәләрен тутыктырып, Тупка юшкын утырттырып, Җәбетә-җебетә дары мичкәләрен, Юа-юа сүздән яман сүзне, Юа-юа күздән яман күзне, Җаннан кара җанны, Каннан кара канны, Сүндерә-сүндерә уйда, нияттә бикфорд шнурларын, Батырлыкта дуамаллыкны, Дуамаллыкта юләрлекне Бетерә-бетерә акты хыялый сулар. Йа, хода! Аның күңелеме бу? Аның илеме бу? Аның Җиреме бу? Барысы да шундый чиста! Барысы да ул дигәнчә! Ул дигәнчә — бөтен кеше теләгәнчә! Йа, хода! Ничек тиз булды бу? Ничек алай тиз үзгәрде бөтен хәят, Бу Җир шары? Үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде рәссам Киерелеп, кулларын җәеп: «Менә ул бәхетле, пакь, чиста дөнья! Менә, менә!..» Кулы нәрсәгәдер килеп бәрелде... Остаханә генә икән ләбаса бу, киндер генә... Рәссамның күңеле утлы күз яшьләренә коенды... Якын офыкларда, Илләр, тәхетләр өстендә Яшенле яңгыр җыелды.