Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ

«Җәнлек стиле» кифлар һәм скиф чоры, Алтай, Себер, Урта Азия халыкларының сәнгатендәге «җәнлек стиле» турында галимнәр күп хезмәтләр язганнар. Борынгы сәнгатьне, тормыш-көнкүрешне өйрәнүдә «җәнлек стиле» төп күрсәткечләрнең берсенә әверелгән. «Җәнлек стиле»нә бәйле рәвештә археологлар яңа культуралар ачалар, «җәнлек стиле» үрнәкләре буенча тарихчылар борынгы халыкларның ан, культура үсеше турында фикер йөртәләр... Тик менә ул телчеләр тарафыннан гына ачылмаган. «Җәнлек стиле»н калдырган халыкларны һиндевропа телле ираннар дип уйлау һәм шул карашның катып калган канунга әйләнүе тел белемендә «җәнлек стиле»нең табылмавына төп тоткарлык булып тора. Чөнки иран телләре ярдәмендә скиф, массагет кебек атамаларны гына түгел, бәлки гомумән «җәнлек стилен» дә аңлатып булмый. Ә бит «җәнлек стиле» төрки телләрнең канына сенгән, һәрбер күзәнәгенә үтеп кергән! Югарыда китерелгән мисаллар аның нәкъ менә төрки телләрдә яшеренеп ятуы турында сөйли. Телдәге «җәнлек стиле»нең ачылмавы топонимик атамаларны аңлатуда һәр төрле ялгышлар, хаталар тууына сәбәпче була. Александр Гумбольтның «Үзәк Азия» (1915) дигән китабында: «Тау тезмәләренең һәм зур елгаларның иң борынгы исемнәре һәркайда диярлек иң әүвәл бары тик тауны һәм су мәгънәсен генә белдергән», дигән искиткеч сүзләр («замечательная фраза») бар», дип яза Э. М. Мурзаев үзенең «Очерки топонимики» китабында. Бүгенге топонимия белтечләре, чыннан да, елга һәм тау исемнәрендә бары тик тау һәм су төшенчәләрен генә эзлиләр, һәм табалар да. Әйтик, иранча Обь та.— су, Дон да — су, дәрья да — су. Төркичә су, елга мәгънәсендәге атамаларның исәбехисабы юк. Сай-чай-шай-тай- зәй — су, үгез — су, ман — су, аи — су, сон—су, ык — су, идел —су; Урал—тау, Алтай — тау. Фин-угор телләрендә Кама шулай ук су дигәнне аңлата, имеш. Болай караганда моның берние дә юк сыман. Ләкин бу принципиаль мәсьәлә. Таулар, елгалар исеме астында борынгы халыкларның С анлатмыйча торып, тарих та дөрес аңлатылмаячак. Тауларга, елгаларга исем куша алу дәрәҗәсенә күтәрелгән кешенең суны — су дип, тауны тау дип атавы, йомшак кына итеп әйткәндә, ышандырмый. Иҗтимагый үсешнең иң түбән баскычында торган кеше дә, хәтта кыргый булуына да карамастан, беркайчан да алай беркатлы булмаган. Ул, елганың сумы-түгелме икәнлеген тикшереп торудан элек, аны минеке дип игълан иткән һәм үзе яулап алган яна җирен- суын ничек тә кулыннан ычкындырмаска тырышкан. Хәзерге заман фәне исбат иткәнчә, хәтта кыргый хайваннарның да үзләре генә били торган территорияләре бар. Җир йөзендәге бик күп елгаларның, тауларның, катау-кандларның исемнәре менә шул минеке һәм безнеке принцибында барлыкка килгән дә инде. Бүгенге көндә сакланып калган борынгы топонимик атамаларның күпчелеге элекке ырулар, кабиләләр исеменә туры килә. Эт-нл (Идел) мисалында без моны күреп үттек инде. Без телгә алган башка бик күп атамалар да, елга-су исеменә әверелүдән элек, теге-бу ыруның, кабиләнең биләмәсен белдерүче атама — ырукабилә атамасы булган’. Ләкин Урал атамасын, мәсәлән, без Курал дигән ниндидер җәнлек исеменнән чыгарабыз икән, бу әле барлык Урал тау тезмәсе дә Курал ыруының яисә кабиләләр берләшмәсенең биләмәсе булган дигән сүз түгел. Хәзерге Уралның ниндидер бер төбәгендә Куралга табынучы ниндидер ыру-кабилә яшәгән дип, бөтен тауга карата Курал атамасы соңгырак чорда һәм икенче төрле шартларда кулланыла башлагандыр дип фараз кылу дөресрәк булачак. Зур елгаларның исемнәре дә шу- лайрак барлыкка килгән булырга тиеш. Бер урыннан икенче урынга күченә-күченә терлек асрау һәм шул рәвешчә мал-туар санын, димәк, азык запасын арттыру мөмкинлеге бары тик атны кулга ияләштергәч һәм аны йорт малына әйләндергәч кенә барлыка килә. Атны кулга ияләштерү һәм күчмә тормыш белән яши башлау үз заманында иң зур прогрессларның берсе була. Атка атланган кораллы кеше, усал күршеләреннән һәм һәр төрле ерткычлардан курыкмыйча, шул ук вакытта төп байлыгы — малтуарын да исән- имин саклап, ерак җирләргә барып чыга, элек файдаланылмыйча яткан болыннарны, көтүлекләрне үзләштерә. Яна гасыр кешесе яна шартларга яраклашырга мәҗбүр була. Ул арба өстенә утыртылган җиңел өй — киез өй уйлап таба. Атны берәүләр иң элек Үзәк Азиядә, я булмаса җылы климатлы Урта Азиядә, икенчеләр Көньяк Урал белән Каспий һәм Урта Азия арасындагы далаларда кулга ияләштергәннәр һәм йорт хайванына әйләндергәннәр дип уйлыйлар. Хәзер инде ышанып әйтергә була: беренче булып атны төркиләр йөгәнләгәннәр. Төркиләрдә ат изге санала. Алар атны корбанга чалалар. Массагетлар, мәсәлән, атны кояшка багышлыйлар һәм иң җитез аллага иң җитез хайван корбан ителергә тиеш дип уйлыйлар. Атларны һәм ат тарихын яхшы белүче В. О. Витт: бары тик атны кулга ияләштергән халыклар гына атны корбанга чалганнар, дигән фикер әйтә *. Көньяктагы, төньяктагы, көнбатыштагы, көнчыгыштагы барлык утрак һәм күчмә халыкларны ат җигәргә, атка атланып йөрергә төркиләр өйрәтәләр. Атка атланган килеш сугышу алымын беренче булып төркиләр кулланалар һәм атлы сугыш, атлы гаскәр мәсьәләсендә күп төрле яңалыклар башлыча төрки халыклар арасында барлыкка килә. Тыныч хезмәттә һәм хәрби максатларда ат көченнән файдалану өчдүрт мең ел эчендә бөтен җир йөзенең төсен- кыяфәтен үзгәртә һәм кешелекнең үсешен тизләтә. Шулай ук башка кайбер хайваннарны да, күрәсең, беренче буларак «Азия балаларыэ ВГРИХАН «ЭТТАХ ф ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ мә төркиләр җәнлек, кош-корт, балык, елан, бөҗәк атамаларына һәм сурәтләренә нигезләнгән оригиналь «язу системасы» булдыралар. Балалар бакчасында кечкенә шкафларның капкачларына ябыштырылган төрле рәсемнәрне күргәнегез бармы? Хәреф таный белмәгән балалар үзләренең кием шкафларын буташтырмасын өчен, берсенең капкачына — гөмбә, икөнчесенекенә— алма, өченчесенекенә—куян һ. б. рәсемнәр ябыштырылган була. Борынгы төркиләрдә ыру-кабйлә мөнәсәбәтләре чәчәк аткан вакытта барлыкка килгән «җәнлек стиле» дә менә шундыйрак «язу системасы» ролен үтәгән. Төсе-бите, киеме-салы- мы, теле белән, күчмә тормышы белән берберсенә охшаган күп төрле, күп санлы ыруларны бер-берсеннән ничек аерырга? Аларның ырулар, кабиләләр берләшмәсендәге урыннарны, дәрәҗәләрен ничек билгеләргә? Бит һәр төрле погоннар, орденнар, титуллар, мундирлар соңгы гасырларда гына барлыкка килгән. Кабиләләрне, ыруларны бер-берсеннән аеру кирәклеге бигрәк тә сугыш вакытларында үзен сиздергән. Төрки халыкларның телендәге, дини идеологиясендәге, сәнгатендәге «җәнлек стиле»н мин шулайрак итеп күз алдына китерәм. Бу «язу системасы», бу «стиль» өч баскычлы булган, ахрысы. Беренче баскыч: һәр ыруның үз онгоны — табыну кошы һәм тамгасы була. Икенче баскыч: ырулар берләшмәсе (кабиләнең) барлык ырулар өчен уртак эмблемасы — шулай ук табыну җәнлеге була. Иң югары баскыч: кабиләләр берләшмәсе (илнең, дәүләтнең) барлык кабиләләр өчен изге абасы — мифик ата-анасы була. Сакал дигән ерткыч (эт), әйтик, барлык скифлар өчен изге аба булса, бүре Аш барлык Алтай төрекләре өчен изге инә (аба) булган. Менә мондый өч баскычлы дәрәҗә елан культында аеруча нык чагыла. Елан — бар нәрсәгә тереклек бирүче иң югары алла Яшен (Бабай) символы һәм шул ук вакытта барлык төркиләр өчен уртак аба булган. Юха елан һәр вакыт өч башлы. Бу исә борынгы төрки иерархия системасының өч баскычка һәм өч терәккә нигезләнүен белдерә. Скифларның Геродот язмасындагы легендаларын хәтерлик: Таргитайның өч углы була, тау куышындагы елан-хатын өч угыл таба. Сөннәрдә дә, Урта Идел буе болгарларында да аксөяк ырулар өчәр була. Мифик Нухның да Хам (Кам?), Сам һәм Яфет исемле өч углы була. Монда тагын: өч таган таймас, тайса берсе дә калмас, дигән мәкальне дә искә төшерү урынлы булыр. Нәрсә ул өч таган? Моны соңыннан ачыкларбыз. Хәзергә шуны гына әйтә алабыз: «өч баш» теориясе ул өч баскычлы дәрәҗәне һәм өч терәкне генә түгел, гомумән бердәмлекне дә гәүдәләндергән. Ай күрдем Оман белән Дингә ышанучы барлык кешеләр (барлык дин вәкилләре) барлык чорда алланы бар дип һәм аны күктә яши дип уйлаганнар. Күккә карап дога кылганнар, иң авыр һәм кыен вакытларында күктән ярдәм һәм юату көткәннәр. Борынгы Сумер патшалары һәм Мисыр фиргавеннәре һәм гомумән барлык патшалар, ханнар, каганнар, императорлар, корольләр күктәге алланың «җирдәге уллары» булганнар. Үлгәч барлык изге кешеләрнең җаны күккә аша, яманнарныкы — җир астына төшә дигән караш була; янәсе күктә — оҗмах, җир астында —тамуг. Төркичә оҗмах очмактан, ягъни күккә ашудан үзгәргән. Тамуг та төрки сүз. Төркиләрнең бердәнбер «исән» аллалары тәңре дип атала. Тәңре сүзен галимнәр күк мәгънәсендә аңлыйлар һәм диңгер-диңгез сүзеннән чыгаралар. Борынгы Сумердә диңгез диңгер дип аталган. Диңгер-диң- гез —күкнең капма-каршысы, һәм алла да күктә яисә диңгездә генә булырга мөмкин. Гарәпчә дип уйланылган дин сүзе менә шушы диңгер- дингез сүзенең беренче иҗеге булса кирэк.’Тик шулай да тәңре диңгер- дән алынмаган. Безнен тагын кот дигән нәрсәбез дә бар. Моны гадәттә жан сүзенең төркичәсе дип аңлаталар. Ж,ан, имеш, фарсы сүзе. Ә чувашча ул чун дип атала икән. Чувашларга мөселман дине кермәгән, фарсылар белән алар жан-чун алышыр дәрәҗәдә аралашмаганнар. Чувашлардагы менә шундый чун сыман сүзләрне аңлатканда, гадәттә аларны татардан кергән дияргә яраталар. Ләкин җанның, чунның нәселе ерак Ираннан түгел, үзебезнең саннан башлана. Бүгенге телдә дүрт саным төгәл дигән хикмәтле сүз бар. Таза, сау-сәламәт кешенең дүрт саны төгәл була. Дүрт сан — ике аяк, ике кул. Баш монда исәпкә керми. Аяк-кулны борынгы кеше җанлы дип, ниндидер магик көчкә ия дип уйлаган. Шулай итеп, сан ниндидер җанлы, изге нәрсә булып аңлашылган. Бүгенге телдә санның күп төрле мәгънәләре мәгълүм. Әдәпсез, тыйнаксыз кешегә сансыз! диләр. Санлы кеше, димәк, әдәпле, яхшы кеше була. Җан, җаным нигездә уңай мәгънәдә кулланыла. Бик яхшы, матур әйбергә жан кебек! диләр. Сан үзенең гади, прозаик мәгънәсендә аяк-кулны белдерсә, җан кешенең үзендә яшәүче изге рухны белдерә. Сан үзе чынында кош дигән сүз. Сандугачтагы сан менә шуның бер мисалы. Шонкар-сункардагы шон-сун да, сөн дә әлеге сан оясына карый. Сан ның т варианты тан, ягъни таң булачак! Санның тагын сын дигәне дә бар әле. Ул да кешедә яши. Кешегә суккач кинәт ул телсез-өнсез калса, сыны катты диләр Сын, димәк, имгәнергә, хәтта үләргә дә мөмкин. Санның игезәге жан булса, сынның (дөресрәге, сөннең) игезәге җен булачак. Халык аңында жен бер генә төрле түгел. Җен кебек! дигәндә жен уңай мәгънәдә килә. Җене котырган, җене кузгалган дигәндә кире мәгънә төсмерләнә. Җен-пәри дигәндә инде ул бөтенләй кире тип. Шулай да кот нәрсә соң? Бүгенге телдә: котлы, котсыз, котлау, котым очты, котым ботыма җитте һ. б. сүзләр бар. Котым очтыда котның төп мәгънәсе ачык төсмерләнә. Кот ул оча торган кош булган. Нинди кош дигәндә, мин аны бөркет булган дип уйлыйм. Бөр-бүр тамырын (бүре дигәндәге сыман) ак, изге, бөек дип беләбез. Кет-көт — кот-кут- ның нечкә әйтелеше. Бөркет сүзенең мәгънәсе: ак, изге, бөек кот булачак. Котым очты дигәндә, кот кешенең эченнән очып чыгып киткән кебек аңлашыла. Котым ботыма җитте дигәндә дә кот кешенең боты буенча шуышып төшкән сыман тоела. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Кот очу ул өйдән очып чыгып киткән котны белдерә. Өйдән кот очса, бәхет китә. Котым ботыма дигәнне бодыма дип аңларга кирәк булачак. Бод — гәүдә, тән. Ул минем башыма җитте дигәндәге кебек, кот та (очып чыгып киткәч) бодыма җитте, мине бәхетсез итте, мине ташлап чыгып китте булачак. Кот (бөркет) шулай итеп кешенең эчендә түгел, аның янәшәсендә, аның өендә булган. Кот чыгу куркуны гына белдерсә, жан чыгу үлүне белдерә. Мәсәлән: җаны чыкты, җан бирде, җан тәслим кылды, һ. 6. Кот, күрәсең, һәрбер өйдә булган һәм булырга тиеш булган. Коты булмаган өй нурсыз, бәхетсез, ярлы өй саналган. Кот сүзе кос-кошның икенче төрле әйтелеше генә. Кос-кош үзе, белгәнебезчә, корчкур оясыннан очып чыккан — менә без тагын изге ояга кайтып төштек. Кот ул, кайберәүләр уйлаганча, тор мыши ы н башлангычы, орлыгы, яралгысы түгел, бәлки сакчы кош, изге кош — бөркет дигән сүз булачак. Абул Гази огузлардагы 24 ыруның «онгон*нарын кош дип атый, һәрбер ыруНУРИХАН ФӘТТАХ ф ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ яың үзенең сакчы рухы, изге кошы—бүз коты бар. һәм аларның барысы да — ерткыч кошлар. Бөркетнең төркичә берничә төрле атамасы мәгълүм. Төрекчә ул, мәсәлән, доган дип атала. Менә бу доганнан дога, дага, дуга сүзләре ясалган. «Кыпчак телләре» дип аталган төрки телләрдә доган-тоган, туган булачак. (Ләкин сандугач дигәндәге дуг иҗеге бездә дә кайчандыр доган булуы турында сөйли.) Шулай итеп, безнең гап-гади туган сүзебез бөркет кош булып чыга. Урта гасырларда байракны төркиләр туг дип атаганнар. Байрак хәзер дә кайбер төркиләрдә (мәсәлән, казакъларда) ту дип атала. Бу туг-ту, күрәсең, чын мәгънәсендә байрак түгел, бәлки озын сапка беркетелгән бөркет сурәте булган. Токым, туган, туг-ту гына түгел, таган да бөркет белән мәгънәдәш сүз. Югарыда телгә алынган «өч таган таймас, тайса берсе дә калмас» дигән мәкальдә ул нәкъ шундый мәгънәдә килә. Ачык җирдәге учак өстенә сузылган һәм ике казыкка куелган таяк та таган дип атала. Югары очлары бергә бәйләнгән, түбән очлары (аяклары) бер-берсеннән аерылып, җиргә терәтеп куелган өч казык та таган дип атала. Мондый өч аяклы таганга салам, печән ише нәрсә өяләр. Зур кибән үзәгендә дә шундый таган була. Өч казыктан торган менә бу таган-терәк борынгы кеше өенең, алачыгының нигезен тәшкил иткән. Алачыкны тотып торучы казыкларны безнең дәү бабаларыбыз доган-туган-таган дип аталган кош белән тиңләгәннәр. Өч башлы елан белән өч таганлы өй-алачык арасында тирән мәгънә уртаклыгы бар. һәрбер өйнең коты-кошы булган кебек, барлык өйләр, барлык кешеләр өчен уртак кот та булган. Анысы Ходай (Кодай, Кот-ай, Кот-ас, һур-ас) дип аталган. Бүгенге телдә бик борынгы дога сүзләре дә яшәп килә. Кичләрен күктә ай күренү белән, минем әни, мәсәлән, күккә карап шундый дога укый: Ай күрдем аман белән, Эчем тулды иман белән, Бу ятудан торалмасам, Кичер, Ходай, иман белән! Айның туган көнен, тулган көнен, кимегән көнен ул белеп-тикшереп кенә тора. Аның һәрбер эше ай белән «киңәшеп» эшләнелә: айның фәлән көнендә — ярый, фәлән көнендә — ярамый. Моннан ике мен ике йөз еллар элек Сөн иленең ишханы да барлык эшләрен ай белән киңәшеп эшләгән. Яна ай башында һәм тулы айда сөннәр яу чапканнар, башка зур эшләрен башкарганнар, ай кимегәндә берни эшләмәскә тырышканнар. Тоссызны күзсез дә күрә Бүгенге телдә төсе качкан, төсе киткән, төссез дигән сүзләр яши. Ябык, чырайсыз, нурсыз, курыккан кешегә карата гадәттә әнә шулай диләр. Төссезнең тоссыз варианты да мәгълүм. Тоссыз — белексез, мәгънәсез кеше була. Тоссызны күзсез дә күрә, имеш. Тоссыз кеше начар булган, тослы кеше, күрәсең, яхшы кеше булгандыр. Төсе качкан, төсе киткән кеше ябык, чырайсыз, куркынган кеше булгач, төсе качмаган, төсе китмәгән кеше тулы канлы, яшь, чибәр, кыю булгандыр дип әйтә алабыз. Тосның чос варианты да исән. Чос ул уңган, тапкыр, булдыклы кеше булачак. Тоз да, туз да (тузбаш елан) менә бу төс-тос белән тугандаш сүзләр. Төсе качкан сүзе буенча без төснең кемлеген ачыклый алабыз. Качканны без очкан сүзенең әүвәлге формасы дип аңлыйбыз. Ул чагында төсе качкан кеше — төсе очкан кеше булачак. Ягъни бу шул ук кош. кот булып чыкты. Төснең оча торган кош булуы безнең өчен бик әһәмиятле. Төсне без * югарыда төр-түр оясыннан чыгарган идек. Төр-түр оясы үзе таш-тас з оясына барып тоташа. Бу оядан без тасны гына аерып алабыз. Тас < тувалыларда грифон дигән ярым мифик кошны белдерә. Тас — изге < кош. XX гасырның 30 елларында гына әле тувалылар үлгән кешеләрен < авылдан читкә, далага илтеп ташлаганнар, 49 көн үткәч, мәетне кам бе- ? лән бергәләп барыл караганнар. Мәетнең тәнендә тас кошының эзләре 3 булса, бу изгегә юралган һәм мәет яткан җир дә саф, арыг дип исәп- 2 ләнелгән. Мәетнең тәнендә тас эзләре булмаса, яманга юралган ’. * Мәетне тасларга, төсләргә, котларга һ. б. биреп ашату белән бер £ үк вакытта яисә аннан соңрак шул ук изге кошларга корбан бирү йоласы барлыкка килгән. Корбан бирүнең мәгънәсен фәндә болайрак аң- * латалар: корбан ул изге һәм яман рухларның күңелен күрү өчен бире- < лә. Корбан алгач, изге рухлар кешегә ярдәм итәчәкләр, яман рухлар ь аны тынычта калдырачаклар, юк-бар нәрсә белән борчымаячаклар. £ Ник ашатырга кирәк булган соң бу «изге» кошларны? Чөнки тау ө башларындагы кошларны кеше Кояш һәм Айның җирдәге вәкилләре = дип, ягъни кечерәк дәрәҗәдәге аллалар дип аңлаган. Дөньяда яман * көчләр җиңмәсен өчен, яктылык, тереклек бирүче көчләр — Кояш һәм = аның төнге вәкиле Ай һәрвакыт яшь, тулы канлы, көчле булырга тиеш °- дип исәпләнелгән. = Бөркетнең көн-күн дигән атамасы да бар. Акча чөеп уйнаганда тәңкәнең бөркетле ягы төшсә — күн була. Көн-күн сүзе күпчелек төрки телләрдә турыдантуры кояш дигәнне аңлата. Татар әкиятләрендә әкият герое диңгез аша чыкканда каракошкамы, сәмруг кошынамы утырып оча. Диңгез уртасына җиткәч, кошның хәле бетә һәм «герой» үз ботыннан ит кисеп алып кошны туйдыра. Димәк, корбан бирүнең төп мәгънәсе шунда: көн дә җир өстенә чыга торган кояшның яңадан җир астына ялга төшеп җиткәнче хәле бетмәскә тиеш. Ай тотылу беткәч, кешеләрнең сөенеп: котылды! котылды! дип кычкырганын ишеткәнегез бармы? Татарда ай, кояш тотыла, руста ул караңгылык белән каплан (затмение). Ни өчен тотыла да, ни өчен котыла? дигән сорауга без инде берникадәр җавап бирдек: чөнки ул җанлы, чөнки ул — кош. Кеше атны кулга ияләштереп аны йорт малына әйләндергәч, Кояш алласы яисә Кояш символы зур үзгәреш кичерә. Кояш алласы бөркеттән атка әйләнә. Ат тоягына дага (бөркет «тырнагы») кагу менә ш\ л үзгәрешкә бәйле рәвештә барлыкка килгәндер сыман. «Бөркет тырна гы» — дага әле дә булса изге санала һәм аны тышкы ишек катына яисә капка баганасына кагып куялар. Ат кыяфәтендәге Кояш алласының ниндирәк булуы да мәгълүм атның арт саны елан булып тәмамлана. Атка ниндидер кеше атланган Ул каядыр чаба. Без югарыда күп тапкырлар телгә алган Кур-ас, Хор ас, Хер-ос менә шул булыр инде. Шундый елан-атка атланган җайда! төшерелгән таш тәлинкәләрне археологлар Таҗикстаннын көньягында. Горав-кала дигән кала-тауда да, Пакистанның төньягында Таксила хәрабәләрендә дә тапканнар 2 . Атның елан гәүдәле булуы аның гади, гадәти ат булмавын күрсәтә Изге еланның, мең яшәр юханың татарча исеме — курыс. Фракияле1 Л. П. Потапов. Очерки народного быта тувинцев. Мәскәү. 1969 ел. 381 (• и ’Борне Л нтв и некий Преодолевая Памир, Гиндукуш. Гималаи. «Курьер «ЮНЕСКО». 1974 ел. апрель-май саны, 38—45 битләр И. «К. У.» м п. 161 ләрдә атка атланган алла — Херос булган. Атның бөркет кебек үк кояш символы булуы мәгълүм нәрсә. Тагын шунысы да бар: кояшның да исеме курыс-курас бит! Кур-ас, кой-ас, кой-аш... Авазларның күчешү законы буенча, р белән с кенә түгел, р белән й (е) дә бер-берсен алыштыра ала. Куйның коркур оясыннан икәнлеген без әйтеп киткән идек инде. Шулай итеп, куй-аш, койаш, шул ук кур-аш, кур-ас, хор-ас һ. б.— болар барысы да бер оядагы «изге» сүзләр. Көнбатыш диалектта Курас-Курыс дип аталган Кояш алласы көнчыгыш диалектта Тәңре дип аталган. Тәңре, якут галиме Н. К. Антонов исбат иткәнчә ', Таң ире, Таң сугышчысы. Җиргә һәр көнне яктылык алып килүче батыр ир ханнар, каганнар гына түгел, бүре дә (корт та) менә шушы Тәңренең балалары булганнар инде. Иң ахырда без скифларның Гойтосир дигән аллаларын искә төшерәбез. Гой тамырын без бернинди икеләнүсез кой дип үзгәртәбез. Гойтосир, белгәнебезчә, грекларның кояш алласы Аполлонга тиң. Тосны төс дип төзәтәбез. Төс монда алла мәгънәсендә килә. Ире — ир, бүгенгечә, нәкъ безнеңчә. Шулай итеп, Гойтосир дигән алла чынында Кой-төс-ир булган дип әйтә алабыз. КАЗАН Оча торган коштанмы, аш пешерә торган казаннанмы? Казанның берничә мәгънәсе бар һәм аларның күбесе безгә таныш. Безгә хәзер күп мәгънәле казан кирәкми, Казан шәһәрен аңлаткан конкрет казан кирәк. Казанның кайчан салынуын, ни өчен шулай аталуын белергә тырышуның гына да кимендә өч гасырга якын тарихы бар икән. Татарстан топонимиясен өйрәнүгә күп көч куйган Гомәр Саттаро® Казан атамасын каз кошына бәйле рәвештә аңлата. Кайчандыр Казан (Казанка) суы буенда Каз дип аталган төрки кабилә яшәгән һәм Казан елгасының да, Казан шәһәренең дә исеме шуннан алынган икән. Формаль-теоретик яктан караганда, бик дөрес фикер бу. Бу әлеге «җәнлек стиле»нә туры килә торган теория. Ләкин шунысы кызганыч, борынгы төркиләрдә казның ыру-кабилә атамасы булуын Г. Саттаров төрки телләрдән түгел, бәлки фин-угор һәм самодий телләреннән алынган мисаллар белән исбат итмәкче була. Дөрес, кайбер төрки халыкларда Казаяк, Казаяклы ырулары булган булуын, тик шулай да Казаяк, Казаяклы ырулары мисалында гына Каз ыруы яисә Каз кабиләсе булуын исбат итеп булмый. Ни өчен? Чөнки Казаяк, Казаяклы инде саф каздан гына тормый — аларга аяк кушылган. «Җәнлек стиле»ндәге борынгы төрки ырулар, кабиләләр исеме бөтенләй икенче төрле принципта төзелгән. Мәсәлән, башкорт, болгар, сакмар, массагет дигәндә атама үзе дә, аның аерым кисәкләре дә нинди дә булса җәнлекне, җанварны аңлата. Казаяктагы аяк сүзенең җәнлек, җанвар, балык, кош мәгънәләре юк. Шулай итеп, Казаяк, Казаяклы атамаларында «җәнлек стиле»нен формасы бозылган һәм, димәк, аның эчтәлеге дә әлеге стильгә туры Филология фәннәре кандидаты Марсель Бакиров мәгълүматы. килми. Аннары, Казаяк һәм Казаяклы ул гомумән Каз атамасына тәңгәл килә алмый. Шулай да нинди каз һәм нинди Казан соң бу? Әлеге каз без тикшергән коркур оясыннан түгел микән? Билгеле, шул оядан булачак... әгәр ул оча торган кош булса һәм ашарга яраклы каз булса. Әйтергә кирәк, борынгы төркиләрдә каз да изге саналган. Ибн Фадлан зама- ♦ нында башкорт ыруларының берсен, әйтелгәнчә, сугыш вакытында кычкырган торналар коткарып кала һәм шуның өчен әлеге ыру торналарга табына башлый. Конкрет тарихны, конкрет җирлекне исәпкә алмаганда, безнең Казандагы казны да менә шул «изге», сугышчан казлар чорына илтеп ялгарга булыр иде, әлбәттә. Ләкин безнең Казан белән скифлар чоры казлары арасында күп гасырлар белән билгеләнә торган зур вакЛт арасы ята. һәм без моны исәпкә алмый булдыра алмыйбыз. Тарихчы Альфред Халиков каз тамырлы географик атамаларның төрки халыклар биләгән яисә яшәгән территорияләрнең чик буйларына урнашуына игътибар итә һәм каз сүзе, күрәсең, чик, кырый мәгънәсен белдерәдер дигән фикергә килә. Казанның һәм каз тамырлы башка кайбер атамаларның этимологиясен аңлатуда бу принципиаль яңа караш булып тора. Альфред Халиков сүзнең тышкы формасыннан бигрәк аның эчтәлегенә күз сала һәм, гасырлар буена беркем күтәрә алмаган серле пәрдәне күтәреп, күп кенә буталчык мәсьәләләрне чишәргә юл ача. Каз сүзенең чынлап та чик мәгънәсе бармы һәм булса, каян килгән аңа шундый «тузга язмаган» мәгънә? Барлык төрки сүзлекләрне карап чыксагыз да, сез аларның берсендә дә каз сүзенең чик, кырый мәгънәсенә ишарәли торган аңлатма таба алмассыз. Ләкин казның кас, каш. кач вариантлары да бар ич әле! Тик монда бер искәрмә ясап китәргә туры килә — без башка бүлекләрдә тикшергән бүре, ерткыч мәгънәсендәге кас-кашларны монда онытып торырга кирәк булачак. Чик мәгънәсендәге каз-кас-кашлар ерткыч, бүре мәгънәсендәге кас-кашлар белән туганмы-түгелме — әлегә без анысын хәл итмибез. Чик мәгънәсендәге кас-каш ерткыч кас-кашның туганы булган очракта да, ул инде беренче мәгънәдә түгел, бәлки икенчел, хәтта өченчел мәгънәдә булачак. Урта гасырлардагы төрки телләрдә каш кырый җирне, яр читен, калку җирне һәм чик буен аңлаткан (ДТС, 431). В. В. Радлов сүзлегендә дә кашның кас варианты: калку җир, кырый җир, чик, зур елга яисә диңгез яры. калкулык, балчык өеме мәгънәләрендә күрсәтелгән (Рдл, 11, 345). Шул ук сүзлектә тагын качы дигән сүз дә бар. Бу качы су басуга каршы өелгән балчык өемен (дамбаны) белдергән. Димәк, каш сүзе кайчандыр элек чик, кырый, дамба мәгънәләрендә дә йөргән икән. Хәер, элек кенә түгел, бүгенге көндә дә каш шундыft- рак мәгънәләрне аңлата түгелме соң? Татар телендә каш, мәсәлән, күз- өстендәге кашны да, калкулыкны, тау битендәге ачык (кашлак) җирне дә белдерә. Хәтта күз өстендәге каш үзе дә шул ук чик сызыгы ла- баса инде! Атым юк аранда Каш-кас-каз тамырының чик мәгънәсендә килгән очракларын без бүгенге телдәге башка сүзләрдә дә очрата алабыз Кәс яисә кәз дигән4 сүз бар. Бу — җирнең өсте, чирәмле катламы була. Кәс-кәз — кас- казның нечкә әйтелеше һәм бу сүз нигездә җирнең тышчасын, сүрүен, димәк, шулай ук чиген-кырыен белдерә. «Борынгы төрки телләр сүзле- ге»ндә каеның беренче мәгънәсе: кора, кожура (каеры, кабык) дип би НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ релгән (ДТС, 430). Нәрсә ул каеры яисә кабык? Агачның, үсемлекнең, җимешнең тышы, «күлмәге» һәм, әлбәттә, чиге, кырые! Мәгълүм булганча, Идел буе болгарларының телендә берничә диалект булган. Бер диалектка «з»ләштерү, икенчесенә — «р»ләштерү хас. Моны без Казан сүзе мисалында да ачык күрәбез. Казан сүзенең элек каран формасы да кулланылган. Караннан берникадәр читкә авышкан кыран чуваш теле диалектларында чик, ызан мәгънәсен белдерә. Каракның татар телендә аран варианты бар. Аран — ат абзарындагы бүлем. Дөрес, аран монда турыдан-туры чикне түгел, чикләүне аңлата. Ә менә аранның з варианты азан вакыт чиген күрсәтсә, азанның игезәге ызан җир өстендәге чикне, чик сызыгын белдерә. Мичнең чирек кирпеч киңлегендә чыгыл торган сырын хәтерлисезме? Менә шул чыгынты телдә кучкар дип атала. Ләкин мичнең куенлы төше дә кучкар була. Кучкардагы карны без аерып куябыз һәм каз дип үзгәртәбез. Казны чик дип аңлаганда, кучкар мичнең чиге, чик сызыгы булырга тиеш. Ләкин мичнең нинди чиге булыр икән? Моны аңлау өчен безгә беренче иҗек кучны сүтеп, таркатып карарга туры киләчәк. Куч, бәлки, куздыр ул? Куз исә утлы күмер булачак. Бүгенге телдә ут-күз дигән парлы сүз бар. Менә бу парлы сүздәге күз әлеге куз (куч)ның нечкә әйтелеше инде ул. Кучнын къ авазын алып ташласак, уч кала. Учка ак (ык) кушсак, һәркемгә мәгълүм учак сүзе килеп чыгачак. Димәк, учак сүзе куч-куз тамырыннан ясалган һәм кайчандыр кучак дип аталган. Куч (ак) кар сүзенә килгәндә, ул чыннан да учакның (борынгы мичнең) чиген, кырыен аңлаткан булырга тиеш. Бит элекке заманнарда хәзерге кебек кирпечтән өеп мендерелгән мичләр булмаган. Ут-учак туп-туры идән уртасында яисә берәр почмакта янган. Ут-күз чыкмасын өчен учакны таш беләнме, катырылган балчык беләнме чикләп куйганнар. Менә шул кучкар дип аталган һәм кучкар термины кирпечтән өелгән мичкә дә ягылып калган. Шушы уңайдан аш пешерә торган казан турында да бер-ике сүз әйтеп китик. Бу казанның әүвәлге формасы казан түгел, кузан булгандыр кебек. Ягъни бу кузга (утка) куела торган анны (нәрсәне) белдергән булып чыга. Монда шул нәрсә ачыкланды: каз тамыры ан белән дә, ансыз да чик төшенчәсен белдерә ала икән. Мондагы ан инде без белгән ерткыч ан түгел, әлбәттә. Ул конкрет йөзен, мәгънәсен югалткан формаль кушымчага әйләнгән. Мәсьәлә ачык: каз яисә казан сүзе X—XI гасырларда (бәлки аннан элегрәк тә) төркиләр телендә чик мәгънәсендә кулланылган. Башта, әлбәттә, чик буендагы елганы Казан дип атаганнар. Казан елгасы буенда, чик буе ныгытмасы буларак, Казан каласы барлыкка килгән. Каз-казан җирдә кемнәр яшәгән? Казан турындагы бу кечкенә язмага шушы урында нокта да куярга мөмкин булыр иде, ләкин, нокта куйганчы, кайбер нәрсәләрне ачыклап китәсебез бар. Мәсьәләнең ин зурысы шул: моннан мең еллар элек бу Казан суы буенда, дөресрәге Кама-Чулманның уң ягы белән Казан елгасының сул ягы арасындагы киң территориядә (Татарстанның төнь- як-көнчыгыш өлешендә) кемнәр, ягъни нидди болгарлар яшәде икән? Г. Саттаров бу сорауга ап-ачык итеп: бу җирдә Каз дип аталган төрки кабилә яшәгән һәм мондагы Казиле, Казанбаш, Кариле, Казан кебек авыл, елга, шәһәр исемнәре дә менә шул Каз кабиләсенә бәйле рәвештә барлыкка килгән дип җавап бирә. Мин дә, Г. Саттаров фике рен яклап, әлеге территориядә Каз кабиләсе яшәгән дип әйтмәкче булам. Ләкин, югарыда күреп үткәнчә, безнең каз — кош түгел. Безнең Каз кабиләсе — Чик буе кабиләсе. Чик буе кабиләсенең нәрсә икәнлеген тулырак күз алдына китерү өчен безгә борынгы төрки җәмгыятьләрдә җир биләү тәртибе белән танышып китәргә туры киләчәк. Хәзерге замандагы кебек, элек тә хуҗасыз җир булмаган. Борын- борыннан килә торган йола һәм түрә буенча, җир биләү хокукы төркиләрдә ыру кулында булган, ягъни җир хосусый милек булып түгел, бәлки ыру милке булып саналган. Кабилә-ыру җирендәге барлык нәрсә: таулар, урманнар, елгалар, күлләр — барысы да уртак милек булган һәм күп кенә атамалар, югарыда әйтелгәнчә, шул нигездә барлыкка килгән. Җирне ыру-кабилә (коллектив) белән биләү тәртибенең калдыклары татарларда XX гасыр башларына кадәр сакланган (мәсәлән, революциягә кадәр җир авыл җыены кулында булган һәм җир бүлүне авыл җыены башкарган). Шул рәвешле, безне кызыксындырган Казан елгасы да, хәзерге Татарстанның төньяк-көн^гыгышындагы башка барлык елгалар, күлләр, урманнар, таулар да, әлбәттә. Каз иленең (кабиләсенең) милке саналган. Мондагы каз-кар, каш тамырлы атамалар нәкъ шул турыда сөйли. Шулай итеп, Болгар дәүләтенең марилар белән чиктәш җирләрендә (хәзерге Казан артында) Каз иле яшәгән. Каян килгән андый кабилә (ыру) бу якларга һәм гомумән нинди кабилә-ыру булган ул Каз иле? Без моны ике төрле аңлата алабыз. Беренчедән, әлеге җирләр, дәүләтнең чик буе территориясе булганлыктан, башта ук каз җир яисә Каз иле җире дип һәм мондагы халык та Каз иле кешеләре дип аталган булырга мөмкин. Икенчедән, Болгарның ачык дала җирләрендә куркыныч яулар булган саен, халыкның күпмедер өлеше, яудан-үлем- нән качып, шушы чик, кырый җирләргә омтылган һәм дәүләтнең чик буе территориясендә болгар качакларыннан (бәлки хәтта болгарларга кадәр үк!) әкренләп-әкренләп Каз иле (ыруы-кабиләсе) кешеләре оешкан. Яу вакытларында дәүләтнең көньяк, көнбатыш якларыннан бу җирләргә әледән-әле төркиләрнең күченеп килүләре тарихи фактлар белән да раслана. Болгар башкаласы Биләр җимерелгәннән сон XIV—XV гасырларда политик үзәкнең төньякка — Казан шәһәренә күчүе һәм Казан ханлыгы оешу нәкъ менә шул туктаусыз яулар аркасында халыкның күпләп Кама аръягына качып китүе белән анлаБер халык белән икенче халык, бөр дәүләт белән икенче дәүләт арасында бик борынгы заманнарда ук чик төшенчәсе, әлбәттә, булган һәм гадәттә зур елгалар, таулар, чүлләр ике арада табигый чик сызыгы ролен үтәгәннәр. Ләкин дошман гаскәрләрен табигый чик сызыклары гына туктатып тора алмаган. Шуңа күрә дәүләт чигенең аеруча тынгысыз өлешләрендә ил башлыклары күп санлы чик сакчылары тотканнар. Элекке заман чик сакчыларын хәзерге заман чик сакчылары кебек итеп күз алдына китерергә ярамый, әлбәттә. Элекке чик сакчысы чик буе җирендә (илендә) үзенең мал-туары, хатыны, балачагалары белән бергә яшәгән. Дәүләт башында торучылар чик буена гадәттә аерым ыруларны, кабиләләрне күчереп утыртканнар. Бу эш сугышта җиңелгән һәм буйсынган кара ыруларга (сөякләргә), я булмаса ялланып хезмәт итүчеләргә йөкләтелгән. Чик буен саклау иң авыр, иң куркыныч, тынгысыз хезмәт саналган, ләкин шул ук вакытта кеше (сугышчы) монда үзен күпмедер дәрәҗәдә ирекле сизгән, чөнки күп очракта ул һәр төрле түләүләрдән, салымнардан азат ителә торган булган. Борынгы Кытайда (мәсәлән. Чин, Хань династияләрендә) төрле җинаятьчеләрне чик буена сөрергә хөкем итә торган булганнар. тыла да. Элекке төрки халыклар да чик саклауга нык игътибар иткәннәр. Артык тирәнгә кереп тормастан, X—XII гасырларда яшәгән чигил, чик дигән халыкларны искә төшереп үтәргә була. М. Кашгари заманында төрки халыклар яшәгән җирләрдә Чигил балык, Чигил кант дигән шәһәрләр булган. Чик сүзенең мәгънәсе бездә бернинди шик-copay тудырмый. Чигилне без Чик-ил, ягъни Чик буе иле, Чик сакчылары иле дип аңлыйбыз. Кыскасы, Чигил шул ук Казилнең ниндидер икенче бер кабилә телендәге икенче төрле әйтелеше генә ул. Без тикшерә торган Казан арты территориясе дә тынгысыз чикләрнең берсе булган, ахрысы, һәм шуңа күрә дә дәүләт башлыклары бу җирләрдә чик сакчылары иле тотарга мәҗбүр булганнар да. Әлеге җирләрдә гасырлар буена чыннан да чик сакчылары яшәвен раслый торган ышанычлы дәлил дә бар. Ул да булса — Казаклар атамасы. Татарстан казаклары Татарстанның төньяк-көнчыгышында, ягъни каз-кар тамырлы атамалар күп булган җирдә Казаклар дигән алты-җиде авыл бар. Нинди казаклар ул Татарстан җирендә?! Хәзерге казакъ халкының бер кый- пылчыгымы алар, әллә соң Дон, Кубань, Җаек казакларының татарлашкан нәселләреме? Казакъ-казак сүзе Казан сүзенә караганда да киңрәк таралган икән. Бу сүз урта гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр бик актив кулланыла. Иң атаклы тел галимнәре казакъ-казак сүзенең төрле чорда, төрле халыкта кулланылган мәгънә төсмерләрен барлаганнар, ачыклаганнар. Барлык атамалар да нигездә шуңа кайтып кала: казакъ-казак ул атлы, кораллы кеше; сакчы, өйләнмәгән, сукбай, җилкуар, юлбасар. Бу мәгънәләрнең һәркайсына тукталып торуның хаҗәте юк, шулай да татар телендә кулланылышта булган казакъ сүзенең кайбер мәгънәләрен искә төшереп үтү зыян итмәс. Казак сүзенең Радлов язып калдырган «буйдак кеше, өйләнмәгән кеше» мәгънәсе бүгенге көндә онытылган, ахрысы. 1966 елгы «Гатарча-русча сүзлек»тә аның мондый I мәгънәсе теркәлмәгән. Ләкин Гәйнә татарларында казакъ сүзе әле дә шундый мәгънәдә йөри икән. Безнең тагын атлы казак, атлы казак кебек дигән сүзләребез дә бар. Бер урында тик кенә басып торган, катып калган, аптырап калган кешегә карата шулай дип әйтәләр һәм күп очракта яратмыйча әйтәләр. Казак ул төрки телләрдә иң әүвәл чик сакчысы, чик буенда яшәүче кораллы ир мәгънәсен белдергән. Башка төрле мәгънәләр аңа соңгырак чорларда өстәлгән. Шуңа күрә дә казакъ-казак нигездә буйдак, җилкуар, юлбасар, сукбай, сакчы, ирек сөюче булып танылган да. Борынгы чик сакчыларының чыннан да шундыйрак кешеләр булуын без инде бераз күреп үттек. Казак сүзенең бездә тагын карак, качак дигән вариантлары да бар әле. Бу карак-качак элекке чик сакчыларынын нинди күркәм сыйфатларга ия булуларын тагын да ныграк ачыкларга ярдәм итә булса кирәк. Казан арты территориясендә моннан берничә гасыр элек яшәгән болгар казаклары да шундый ук чик сакчылары булмагандыр дип әйтергә безнең бернинди дәлилебез юк. Соңыннан казанлылар, казаннар дип йөртелгән Казан халкынын күпмедер өлеше менә шундый казаклардан формалашкан. Казан (татар) халкы гына түгел, хәзерге казакъ, украин, кыргыз, хакас халыклары да кайчандыр каз җирдә (Каз илендә) яшәгәннәр һәм гасырлар үтү белән, яңа этнос (халык) буларак формалашкан казакъ- казаклар түгелме соң?! Җир читендә тимер капка Татар телендә Каф-тау дигән бер хикмәтле сүз бар. Каф-тау дөньяның читен, беркем- барып җитә алмастай ниндидер төбәген аңлата. Дөньяның чите булуына инде беркем дә ышанмый, шуңа күрә бу сүз ниндидер дини, мифик карашларны чагылдыра сыман тоела. Ләкин ни өчен мифик соң ул? Татарларда яисә башка төрки халыкларда Каф тавына бәйле берәр миф, легенда, дини ышану бармы, булганмы? Әллә соң бу миф безгә янә дә гарәп-фарсыдан керде микән? Нишләптер бу хакта китапларда берни әйтелми. Алайса, бары тик аңлашылмаган өчен генә мифик булып чыга түгелме сон бу Каф тавы дигән тау? һәрбер аңлашылмаган серле нәрсә мифик була аламы һәм булырга тиешме? Каф тавының Кавказ икәнлеген без күптән беләбез. Мондый белем безнең аңыбызда саклана, тик безнең бу турыда ныклап торып уйлаганыбыз гына юк бугай. Кавказ атамасы белән кызыксынып киткәч, миңа П. К. Услар дигән баронның «Древнейшие сказания о Кавказе» («Кавказ турында иң борынгы хикәятләр») дигән кирпеч калынлыгы китабын актарып чыгарга туры килде. Китап 1881 елда Тифлис шәһәрендә басылган. Автор дөнья яратылган көннән алып XIX гасыр азакларына кадәрге чорда Кавказга теге-бу яктан катнашы булган мәгълүматларны бергә туплаган. Барон Услар бик тенденциоз. «Көнчыгыш халыкларында» Каф тавы турында ниндидер ышанулар барлыгын ул да телгә ала. Ләкин бары «телгә генә ала». Аның «көнчыгыш халыклары» дигәндә кайсы халыкларны күз алдында тотуын аңлап булмый. «Көнчыгыш халыкларының» Кавказ белән кызыксынулары мөмкинлеген ул башына да китереп карамый. Шулай да П. К. Усларның Кавказ турындагы кайбер мәгълүматлары игътибарга лаек. Менә алар. Көнбатыш Азия дәүләтләре өчен Кавказ борын-борыннан капка хезмәтен үтәгән. Борынгы патшалар, барон Услар сүзләре белән әйткәндә, «төньяк ерткычларын» көньякка — үз җирләренә үткәрмәс өчен, Кавказ тарлавыкларын капка итеп ныгытырга, сакларга тырышканнар. Борынгы греклар Кавказны Европа белән Азия арасындагы чик сызыгы дип уйлаганнар. Кавказ (Kaukasos) сүзе беренче мәртәбә Эсхилнык безнең эрага кадәр 479 елда язылган һәм «Кыяга бәйләп куелган Прометей» дип аталган әсәрендә телгә алына. Европа халыкларына бу сүз греклардан күчкән. Кавказдагы җирле халыкларга Кавказ дигән гомуми атама мәгълүм түгел. Кавказ сүзенең беренче иҗегендәге кав (кау) иран телләрендә тауны аңлаткан кух, кох, коф, хох, хоф, гауг сүзләреннән алынган булырга мөмкин. Икенче иҗек казны берничек тә аңлатып булмый. Кара диңгез белән Каспий диңгезе арасындагы биек таулар тезмәсен күз алдыгызга китерегез. Бу—Кавказ таулары Борын-борыннан Кавказ таулары артында, Месопотамиядә, Кече Азиядә югары культуралы утрак дәүләтләр яшәгән. Кавказның бу ягында иксез-чиксез киң далаларда шулай ук борынборыннан күчмә халыклар яшәгән. Кавказ аша ике генә юл бар. Ал арның берсе — Терек белән Арагва елгаларының үзәннәре арасындагы тарлавык, икенчесе— Кавказ таулары Каспий диңгезе ярларына килеп терәлә язган җирдә, хәзерге Дербент шәһәре янында. Борынгы заманнарда көньяк дәүләтләренең хәле йомшару белән. яисә башка төрле сәбәпләр туу белән, төньяктагы сугышчан күчмә халыклар шундук әлеге тарлавыкларга омтылганнар һәм көньяк җирләргә басып кергәннәр. Тарихта мондый хәлләр күп кабатланган. Шулай итеп, көньяктагы греклар һ.б. халыклар өчен дә. төньяктагы күчмәләр (киммерләр, скифлар, сарматлар, аланнар һ. б ) өчен дә НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЕРАК ГАСЫРЛАР АВАЗЫ Кавказ таулары, дөресрәге, әлеге тарлавыклар чыннан да ике арадагы табигый чик, табигый капка булып хезмәт иткән. Урта гасырлар тарихында Дербент яисә Каспий тарлавыгы ешрак телгә алына. VI гасырда Иран шаһы Хөсрәү I Ануширван (531 —578) менә шушы тарлавыкка җиде фарсах (40 км чамасы) озынлыгында биек, киң таш койма салдыра. Койманың бер башы диңгезгә, икенче башы текә тауларга барып терәлә. Коймада җиде юл (ачыклык) калдырыла. Ачыклыкларның һәркайсына тимер капка куела. Койма буена, әлеге капкалар янына җиде шәһәр салына. Бу шәһәрләрдә койма (капка) сакчылары яши. Алар Әрмәнстандагы сөннәр булалар. Шулай итеп, Дербент тарлавыгы туры мәгънәсендә капкага әйләнә. Греклар, гарәпләр менә бу Дербент капкасын Төньяк капка дип тә, Уннар (сөннәр?) капкасы дип тә атаганнар. Әрмәннәр исә Чор капкасы дип йөрткәннәр. Чор әрмәнчә тарлавык дигән сүз. Чор тамырлы сүзләр татар телендә дә бар. Мәсәлән, чорсыз, чор- сызлану. Сүзлекләрдә бу сүзләрнең мәгънәсе русча: озорной, озорник дип, татарча: тыйнаксыз, тәртипсез, әдәпсез, хәрәкәтендә яки кыланышында чик белмәүче дип аңлатылган. Русча да, татарча да мәгънә бер үк. Каян килгән чор бу? Моны чыр (чырай, төс, йөз) белән аңлатып булмый. Чырайсыз кешенең һичшиксез тәртипсез, әдәпсез булуы мәҗбүри түгел. Шулай ук бу сүзне вакыт мәгънәсендә чор белән дә якынайтып булмый. Әлеге чорсызның чордан тыш кылана дигән варианты да бар. Бу сүз дә кирәгеннән артык кыланучы, тәртипсез, әдәпсез кешегә карата кулланыла. Чор тамырлы әлеге сүзләрне әрмәнчә чорга якынайтып карасак, мәгънә ачыклана төшәчәк. Чор тарлавыгы аша үткәч, Чорның тышына, икенче ягына чыккач (Чорсыз калгач), борынгы сугышчы нишләде икән дисезме? Анда ул үзен, әлбәттә, иркендәрәк сизгән һәм һәртөрле тәртипсезлекләр эшләгән. Менә шушы ерак гасырлардагы күренеш телдә гомумән тәртипсезлекне, хулиганлыкны аңлата торган сүз буларак чагылыш тапкан. Русның чересчур (кирәгеннән артык) дигән сүзе дә мәгънәсе буенча чордан тыш, чорсыз сүзләренә тәңгәл килә. Шулай итеп, Кав тавы сүзен без Каб-Кап (Капка) тау дип аңлыйбыз. Димәк, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән «мифик» Каф-тау ул әлеге Чор яисә Дербент (Каспий) капкасын аңлаткан булырга мөмкин. Ләкин Кавказны урталай кисеп үтә торган икенче тарлавык та капка хезмәтен үтәгән бит әле! Каф-тау дигән тау бәлки шул тирәдә булгандыр? Борынгырак заманнарда (мәсәлән, скифлар чорында) менә шушы уртадан үтә торган тарлавык аша ешрак чыгып йөргәннәр, ахрысы. Беренчедән, теге якка юл моннан кыскарак, икенчедән, ул заманнарда тарлавык янында ныклы сак та булмаган. Менә бу тарла-' выкны элекке заманнарда Кавказ капкасы дип тә, Сармат капкасы дип тә, сарматлар хакимлегеннән соң — Алан капкасы дип тә атап йөрткәннәр. Төрки телләрнең барысында да диярлек капка сүзе капуг-капу дип атала. Каб-капны мин авыз, башлангыч, юл башы мәгънәсендәге аб-ам белән янәшә куеп карыйм. Капуг юл башының, авызның ниндидер ныгытмасын белдерә. Капка бары татар, башкорт телендә генә капка дип атала. Чувашча — хапка. Аннары капка Себер татарларында һәм казакъларда бар. Казакълар капканы какпа диләр. Татар телендә капкалы берничә сүз бар: авыл капкасы, басу капкасы, кыр капкасы, ындыр капкасы, җил капка, олы капка, кече капка, кала капка, урыс капка һ. б. Урыс капка дигәннән, бу урында бераз гына читкә тайпылырга туры килә. Урам капканы гадәттә рус капкасы, русча капка дип аңлыйлар һәм русчага русские ворота дип тәрҗемә итәләр. Ләкин бу алай ук түгел. Урыс капка рус капка булган булса, аныи капма-каршысы — татар капка дигәне дә булыр иде. Белгәнебезчә, татар капка дигән капка юк. Шулай булгач, рус капка да юк. Мин бу урыс капканы Курыс капка дип аңлыйм. (К)урыс капка ул бай итеп бизәлгән, буялган һәм ике яисә өч ягына да кояш эмблемалары ясалган изге капка булачак. Ике якка ачыла торган урыс капка һәм кала ♦ капканың «ишек»ләре канат дип атала. Монысы да игътибарга лаек. _ Канатларның бары изге котларда — бөркетләрдә генә булганлыгын без £ инде бик яхшы беләбез. Шулай итеп, капканың әүвәлге формасын без каб-каз булгандыр * дип әйтә алабыз. Каб-каз ул — чик, башлангыч (авыз, ярык, тарла- * вык), ләкин шул ук вакытта бу: чик буе капугы. Kaukasos сүзен грек- 5 лар, әлбәттә, төркиләрдән, конкретрак итеп әйткәндә, Казан татарла- и рының бик борынгы бабаларыннан алганнар. Бүгенге татар телендә Каф-тауның да, капка (з)ның да шул килеш диярлек сакланып калуы < шул турыда сөйли дә инде. Дөрес, гасырлар үтү белән, капказ сүзен- ш дәге з авазы кайдадыр төшеп югалган. һәм телдә бик гадәти капка < сүзе генә торып калган. Ләкин ике-өч мең ел эчендә бер з авазы гына х югалту шулай да әллә ни зур югалту түтел! Хәер, капканың кечерәй- < телгән варианты капкач (каб-кач) сүзендә «з» авазы шул көе саклан- £ ган, ти.к монда ул бераз төсен генә үзгәрткән (Кабказ-капкас-кабкач; ° башкортча: капкае). Хазарлар £ VI — VII гасырларда хәзерге Дагстанның дала җирләрендә, Түбән Идел буйларында Хазар дип аталган төрки дәүләт барлыкка килә. Заманында иң көчле империяләрнең берсе булган Хазар каганлыгына Идел буе болгарлары да шактый вакыт буйсынып яшиләр. Хазар дәүләте X гасырда юкка чыга. Хазар тарихының күп кенә сәхифәләре ачыкланган булса да, хазар халкының килеп чыгышы әле булса таманлы килеш кала бирә. Язма чыганакларда хазарларның теле болгар теленә охшаш булуы турында әйтелә. Шулай да хазар теле бүгенге көнгә кадәр билгесез тел санала. Хазарларның бары кайбер кеше исемнәре, титул атамалары гына мәгълүм. Ләкин бу исем-атамаларның барысы да — гомумтөрки. Хазарлар турындагы беренче тарихи мәгълүматлар әрмән язмаларында очрый. Моисей Хоренский китабында 193 һәм 213 елларда хазарларның басиллар (барыс-илләр) белән бергәләп Чор капкасы аша үтүләре һәм Кура елгасының уң ягына чыгулары турында әйтелә. Шул ук әрмән чыганакларында һәм гарәп язмаларында элеккерәк заманнар (Александр Македонский заманнары) турында сүз барганда да хазарлар телгә алына икән. Хазар тарихын тикшерүгә чирек гасыр гомерен багышлаган һәм 1962 елда «История хазар» («Хазарлар тарихы») дигән китабын бастырып чыгарган совет галиме М. И. Артамонов мондый хәбәрләрнең барысында фантастик, анохронизм дип атый. Ул хазарларны Көнчыгыш Европага VI гасырдан да элегрәк килеп чыга алмаганнар дигән фикердә тора, чөнки Көнчыгыш Европада, Төньяк Кавказда VI гасырга кадәр башка көчле кабиләләр (барсиллар, суарлар, болгарлар) хакимлек иткәннәр һәм бу турыда Византия чыганакларында ап-ачык әйтелгән. . Хазар сүзенең этимологиясен кайбер чит ил галимнәре каз тамырыннан чыгып аңлаталар. Казны алар күченү, йөрү мәгънәсендә аңлыйлар (гиз-кәз-каз). Хазар-Казар, шулай итеп, «күчмә халык» булып чыга. Урта гасыр төркиләрнең барысы да диярлек күчмә булганнар һәм аларныц исеме шулай күченү-йөрү мәгънәсеннән алына торган булса, барлык төркиләр дә казар яисә казак булмаслар иде микән? Күченү (гизү) мәгънәсендәге каз теориясен М. И. Артамонов кире кага һәм хазар этимологиясен ачыкламаган килеш калдыра. Әйтергә кирәк, венгр галиме Гомбоцның гиз-кәз-каз теориясен А. С. Самойлович инде 1927 елда ук тәнкыйтьләп чыга. Хазар сүзенең төркичәсе чыннан да казар булган, ахрысы. Хазарлар белән ныграк аралашкан руслар аларны козар, козаре дип атаганнар. Рус елъязмаларында хазар шулай языла. Ләкин без хазардагы каз тамырын, Гомбоц тәкъдим иткәнчә, йөрү, күченү дип түгел, бәлки, А. Халиков тәкъдим иткәнчә, чик мәгънәсендә аңлыйбыз. Ар кушымчасына килгәндә, мәсьәлә болайрак тора. Төрки этнонимнарның берничәсе ар-әр иҗеге белән тәмамлана. Мәсәлән, хазар, татар, болгар, авар. Менә бу арны кайберәүләр иранча арий сүзеннән алынган диләр, ләкин күпчелек моны ир-әр тамырына илтеп тоташтыра. Татар дигән сүз, мәсәлән, тат дигән ирләр (сугышчылар) кебегрәк аңлатыла. Киңрәк мәгънәдә бу тат халкы булып чыга. Хазар да шул рәвешчә аңлатыла, ягъни хазарлар — хаз-каз (күченүче) халыклар була. Акылга ятышлы бүтән аңлатма булмаганда мондый аңлатма да ярап тора иде. Ләкин Олжас Сулейменов 1 арәрне яңача аңларга тәкъдим итә. Ар-әр, аныңча, ирне түгел, җирне белдерә. Минемчә, бу игътибарга лаек фикер. Тик шулай да 0. Сулейменов тәкъдимен дә искәрмәсез генә кабул итеп булмый. Сибирь-Себер, Та- вырТауер кебек атамаларда ер-җир яхшы төсмерләнсә дә, болгар, татар кебек атамаларда ер-җир бөтенләй күренми. Болгардагы ар- (гар), әйтелгәнчә, җиргә түгел, кор-курга якынрак. Татардагы ар да әлеге кор-кур ыры сымаграк. Хазар этнонимын аңлатуда исә 0. Сулейменов тәкъдиме үзен тулы- сынча аклый. Хазарны мин Каз җир дип аңлыйм. Ягъни бу шул ук Чик буе җирләре булачак. Төньяк Кавказдагы, Дагстандагы җирләр хазарлар чорында нәкъ менә шундый тынгысыз Каз җир булган да. Казар-хазар атамасы баштарак (ихтимал, хәтта Александр Македонский заманнарында ук) социаль термин буларак кулланылгандыр. Бу вакытта болгарлар, савирлар, барсиллар, шулай ук сөннәр дә — барысы да казар (казакъ) дип аталганнар. Бары тик берничә гасыр үтеп, казарлар аерым ил (кабилә) булып оешкач кына (VI—VII гасырларда гына) бу сүз халык атамасын белдерә башлаган. Югарыда күреп үткәнчә, казакъ, украин һәм казан халыклары да шул рәвешчә формалашканнар. Тик шулай да хазар сүзе безнең көннәргәчә килеш җитә алмаган — Хазар дәүләте таркалгач, аның исеме дә онытылып юкка чыккан. Төрки халыкларның теленә, тарихына кагылышлы бу сөйләшүае шушында туктатып торабыз. Югарыда мин бүгенге фәндәге кайбер карашларны, мәсьәләләрне үземчә аңлатырга тырыштым. Үз халкымнын үткәне белән, теле һәм культурасы белән якыннан кызыксынучы кеше буларак, минем моңа тулы хакым бар дип исәплим. Ләкин шулай да мин яңача аңлатылган һәрбер мәсьәләнең һичшиксез дөрес һәм соңгы сүз дип кабул ителүен дәгъваламыйм. Тел, тарих гыйлеме өлкәсендәге бу беренче язмаларым тюркологиядә бәхәссез булып исәпләнгән кайбер нәрсәләргә укучыда яңача караш һәм гомумән иҗади эзләнү дәрте уятса, мин үземнең бурычымны үтәлгән дип санаячакмын. Мәкалә кыскартып басылды.