Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ СССР язучыларының VI съезды йомгаклары һәм республикабыз әдипләре алдында торган бурычлар Татарстан язучыларының июль аенда уздырылган партия кыелышында сүз әнә шул турыда барды. Съезд материаллары яктылыгында әдипләребез алдына куелган бурычлар хакындагы докладны съезд делегаты. Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ясады Анын докладында күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуда язучылардан Атилла Расих. Сибгат Хәким, Ләбибә Их- санова. Рафаэль Мостафнн. Мирсәй Әмир иптәшләр катнашты һәм ул бурычларны ничек тормышка ашыру юнәлешендә конкрет тәкъдимнәр керттеләр. Шулар нигезендә кыелыш тиешле карар кабул итте. Шул ук кыелышта Тынычлыкны яклауның Бөтендөнья Советы Өндәмәсе турында да китди һәм эшлекле сөйләшү булып. республикабыз әдипләре барысы да бертавыштан ул Өндәмәне хупладылар һәм имзаларын куйдылар. ИДАРӘ УТЫРЫШЫНДА Язучылар союзы идарәсенең чираттагы утырышында идарәнең ярты еллык (нюльдекабрь) эш планы тикшерелде һәм расланды. союз каршындагы пропаганда бюросы директоры Эльс Гаделевнең отчеты тыңланды. Аның отчеты буенча фикер алышуда идарә членнарыннан Мирсәй Әмир. Зәки Нури. Гомәр Бәширов, Азат Әхмәдуллнн. Гариф Ахунов. Вакыйф Нуруллин. Туфан Мнңнуллнн һәм Әхсән Баянов иптәшләр катнашты. Алар әдәбиятны пропагандалау эшендә уңай якларны күрсәтү белән бергә, күп кенә кнтешсеэлекләр булуын да искәртеп киттеләр. Бюроның директоры идарә членнары тәнкыйтенең урынлы булуын әйтте һәм күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү өчен бөтен көчен куеп тырышырга сүз бирде. ШАГЫЙРЬНЕҢ АРХИВЫ ТУЛЫЛАНДЫРЫЛДЫ Муса Җәлил шәхси архивының күп өлешен шагыйрьнең хатыны Әминә ханым 1957 елда ук Казанның Г. Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих ннстнту тына тапшырган нде инде Бу елның август аенда шагыйрьнең институттагы архивы тагын да тулыландырылды Әминә ханым Җәлилова Муса Җәлил кулъязмаларының моңарчы үзендә сакланганнарын да институтка тапшырды. Ул тапшырган кулъязмалар арасында шагыйрьнең <Илдар» поэмасының либреттосы. «Авыру комсомолец» поэмасының оригиналы. «Алтынчәч» операсының караламалары һәм әлегә кадәр басылмаган күп кенә шигырьләре бар. Муса Җәлилнең кулъязмаларын институт архивына тапшыру тантанасында язучылардан Гариф Ахунов. Сибгат Хәким. Мөхәммәт Гайнуллин. Нил Юзнев. Вакыйф Нуруллин, институт директоры урынбасары Азат Әхмәдуллнн һәм институтның күп кенә фәнни хезмәткәрләре катнашты А Әхмәдуллнн. Г. Ахунов. С. Хәкнм, М. Гайнуллин шагыйрьнең кулъязмаларын тапшыру вакытында чыгыш ясап. Әминә ханым Җәлнловага шагыйрьнең архивын кадерләп саклаганы өчен рәхмәт әйттеләр һәм тапшырылган кулъязмаларның киләчәктә Муса Җәлил нжатын тулыландыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерделәр Соңыннан А. Әхмәдуллнн Әминә ханым Җәлнловага Муса Җәлилнең институт галимнәре тарафыннан әзерләп бастырып чыгарылган дүрт том әсәрләрен бүләк итте. ШАГЫЙРЬГӘ ҺӘЙКӘЛ Шушы елнын 25 августында Минзәлә шәһәренең Ленин комсомолы исемендәге паркында Ленин премиясе лауреаты. Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелды Ул һәйкәлне ачу тантанасында. Минзәлә районы укытучылары, шәһәрнең күп санлы хезмәт ияләре һәм район жнтәкчеләре белән бергә, драматург Риза Ишморат һәм шагыйрь Рәшит Гәрәй дә катнаштылар. Р. Ишморат тантанага килгән кешеләргә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, Р. Гәрәй үзенең М. Җәлилгә багышлап язылган шигырен укыды. БАЙКАЛ — АМУР МАГИСТРАЛЕ Июль азагында илебезнең төрле республикаларыннан һәм өлкәләреннән жыелган 40 язучы Иркутск өлкәсендә совет әдәбияты көннәрендә катнаштылар Бу — СССР язучыларынын VI съездыннан соң зур төзелешләргә әдипләрнең беренче мәртәбә чыгуы булды. Делегацияне СССР Язучылар союзы секретаре шагыйрь Роберт Рождественский житәкләде. Әдәбият көннәрендә катнашучылар арасында Социалистик Хезмәт Герое Ленин премиясе лауреаты М Стельмах (Украина), грузин шагыйре И Нонешвилн. «Аврора» журналының баш редакторы В Торопыгин. РСФСР Дәүләт премиясе корт шагыйре Р. Сафин һәм башкалар бар иде. Әдәбият көннәрендә катнашучылар Иркутск шәһәренең төрле предприятиеләрендә, культура йортларында, завод-фабрикаларында чыгыш ясаганнан сон, биш бригадага бүленеп, өлкә белән җентекләбрәк танышу өчен чыгып киттеләр. Биш бригаданың берсен РСФСР Язучылар союзы секретаре. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов җитәкләде. Группа украин язучысы Иван Гайдаенко, Ленинград шагыйре Сергей Давыдов, Мәс- кәү шагыйрьләре Сергей Поликарпов. Дмитрий Ковалев, кыргыз шагыйре Омар Солтанов, үзбәк шагыйрәсе Хәлимә Ходай- бирдиева. Читада яшәүче балалар язучысы Георгий Граубин иптәшләрдән тора иде. Алар Иркутск өлкәсенең Бурят милли округында, КазачинскМагистральный-Өлкән поселокларында, ягъни Байкал — Амур ма- гистраленың бер өлешендә булып, атаклы магистральне төзүчеләр, аларның тормышлары. культура-көнкүрешләре белән таныштылар. БАМны төзүчеләр алдында чыгышлар ясадылар. БАМда башка халык вәкилләре белән бергә безнең якташлар да жин сызганып эшли. Алар арасында күпер салучылар, урман кисүчеләр, бетончылар, трактор йөртүчеләр. көнкүрештә эшләүчеләр, сәнгать әһелләре һәм яшь шагыйрьләр бар. ЛАОС ЦИРКЫ КАЗАНДА Август аенда Лаос Халык Демократиясе Республикасы циркы Казанга гастрольгә килде. Әле узган ел гына оештырылган һәм күбесе яшьләрдән1 (18—19 яшь) торган кырык сигез артистны берләштергән бу коллектив башкарган номерларны шәһәребез тамашачылары яратып карады. ШАГЫЙРЬНЕҢ ЮБИЛЕЕ УҢАЕ БЕЛӘН Инде журналыбызда хәбәр ителгәнчә. СССР Язучылар союзы идарәсе шагыйрь Габдулла Туканның 90 еллыгын бөтенсоюз күләмендә билгеләп үтү турында карар кабул иткән һәм юбилей комиссиясе төзегән иде. Комиссия үзенә йөкләнгән бурычны унышлы итеп башкарып чыкты, шагыйрьнең 90 еллыгы союз күләмендә киң билгеләп үтелде. Юбилей көннәрендә «Советская культура», «Литературная газета», «Литературная Россия», «Советская Россия» газеталарында КПСС өлкә комитеты секретаре М Вәлиев. әдипләребез С. Хәким. Г Ахунов, Н. Юзиевләрнең Тукан иҗатына багышланган мәкаләләре басылды. Шагыйрь иҗаты хакындагы мәкаләләргә илебезнең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә басыла торган газета журналлар да мул урын бирде Атап әйткәндә. «Волга», «Агыйдел». «Огонёк», «Литературный Азербайджан». «Жулдыз», «Шарк юлдузи». «Гөлстан», «Внтчизна», «Мәдәниет және турмыс». «Карогс», «Төрекмәнстаннын халык мәгарифе». «Азербәйжан», «Молот». «Ончыко» журналларында һәм күп санлы Минзәләдә М. Җәлилгә куелган һәйкәл. газеталарда Тукай турында мәкаләләр һәм чыгышлар, шагыйрьнең әсәрләре басылды. Мәскәү — Казан — Уфа... Халкыбызның беек шагыйре Габдулла Тукан исемендәге теплоход әнә шул маршрут буенча йөри. Идел һәм Агыйдел елгалары буйлап туристлар йөртә ул. Теплоход командасы шагыйрь истәлеген бик нык хөрмәт итә Теплоходта Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган махсус стенд бар. Теләгән сәяхәтчеләр. теплоход китапханәсеннән алып, шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә басылган әсәрләрен укый алалар Габдулла Тукайның 90 еллыгы уңае белән теплоходта шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Ул көнне теплоход Мәскәүнең Химки елга портында тукталган иде Кичәдә катнашучыларга Мәскәүдә яшәүче ша- гыйрь-тәрҗемәче һәм тәнкыйтьче Вил Ганиев шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде Соңыннан Мәскәү дәүләт филармониясе артистлары В М. Солнцева, В С Калужский. О. М Измайловлар катнашында концерт бирелде. ЖУРНАЛНЫҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ Республикабызда басыла торган «Азат хатын» журналының чыга башлавына 50 ел тулуын, шул уңай белән һәм Татарстан хатынкызларын коммунистик тәрбияләү өлкәсендә нәтиҗәле эшләве, аларны хуҗалык төзелеше бурычларын үтәүгә актив туплавы өчен, бу журналның «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгәнлеген алдагы санда укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. 20 августта Казанның Төзүчеләр культура сараенда «Азат хатын» журналының 50 еллыгына багышланган тантаналы кичә үткәрелде. Журналның күп санлы укучылары һәм язучылар җыйналган кичәдә КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф Ә. Табеев, ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г Ба- тыев, ТАССР Министрлар Советы Председателе Г И. Усманов, КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Валиев. профсоюзларның Татарстан өлкә советы председателе С. Г. Сафин, «Советская женщина» журналының баш редакторы В И. Федотова, «Крестьянка» журналының баш редакторы И А. Кобчикона. - Работница» журналының бүлек мөдире Т И Поликарпова иптәшләр дә катнашты Кичәне КПССның Казан шәһәр комитеты секретере А Г Кадыйрова ачты КПСС өлкә Комитеты. ТАССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән юбилярны КПСС өлкә комитетының беренче секретаре. СССР Верховный Советы Президиумы члены Ф Ә. Табеев чын күңелдән котлады һәм журнал байрагына «Почет билгесе» орденын беркетте. «Азат хатын»ның илле еллыгы турындагы докладны журналның баш редакторы А Ф Хәсәнова ясады Аннары республикабызның төрле оешмалары вәкилләре журналны ярты гасырлык юбилее белән тәбрик иттеләр, котлау адреслары, бүләкләр, тапшырдылар. КОТЛЫЙБЫЗ! Тугызынчы бишьеллыкта совет фәнен үстерүдә ирешкән уңышы өчен СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Иб- раһнмов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты өлкән гыйльми сотруднигы, профессор. СССР Язучылар союзы члены Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 50 яшь тулу уңае белән, язучы Хисам Нуретдин улы Камалов КПСС өлкә комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен. «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетднновка. журналның әдэбн хезмәткәрләре Кояш Закир кызы Тимбнкова һәм Мәдинә Габделхак кызы Малнковага Татарстан АССРнын атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде Совет матбугатында актив һәм нәтиҗәле эшләүләре өчен һәм «Азат хатын» журналының илле еллыгы уңае белән. ТАССР Верховный Советы Президиумы әлеге журналның редколлегия членнары Наилә Закир кызы Лакированы, Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманованы. журналның баш редакторы Асня Фәрит кызы Хәсәнованы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамоталары белән бүләкләде. Совет матбугатында озак еллар буенча нәтиҗәле эшләүләре өчен һәм «Азат хатын» журналының илле еллыгы уңае белән. журналның әд и'■ хе •м-ткәрг Диләра Газн кызы Зөбәерова. Әлифә Закнр кызы Сафина, техник редакторы Әлмира Лотфулла кызы ӘдиятуЛлнна. хугх- гв' редакторы Илдар Каюм улы Әхмәдие» КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамоталары белән бүләкләнделәр Совет хореография сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 50 яшь тулу уңае белән. Казан дәүләт культура институтының хореография кафедрасы мөдире. РСФСРның халык артисткасы Нинель Даут кызы Юлтысва КПСС өлкә комитетыны* Һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен, В. И Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма театры артисты Вадим Григорьевич Остропольскинга ТАССР Верховный Советы Президиумының 19 августта игълан ителгән Указы нигезендә ТАССРның халык артисты, шул ук театр артисткасы Людмила Борисовна Кара-Гяурга ТАССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелде. Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре өчен. РСФСР художество фондының Татарстан бүлеге директоры Евгений Александрович Макаровка һәм. сәнгать кадрлары әзерләүдәге хезмәтләре өчен. Казан театр училищесы директоры Арнольд Львович Шапирога ТАССР Верховный Советы Президиумының II һәм 19 августта игълан ителгән Указлары белән ТАССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемнәр бирелде. КОНКУРС ДӘВАМ ИТӘ РСФСР Министрлар Советының нәшрият. полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча дәүләт комитеты. РСФСР Язучылар союзы, РСФСР Художниклар союзы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгына багышлап, балалар өчен язылган иң яхшы сәнгать әсәрләренә Бөтенроссия конкурсы игълан иткәннәр иде. 1977 елның беренче сентябренә кадәр дәвам итәчәк ул конкурсның шартларын тагын бер кат исегезгә төшерәбез: конкурска проза, поэзия, драма әсәрләре; документаль һәм публицистик әсәрләр; китапларга ясалган иллюстрацияләр тәкъдим ителергә мөмкин Конкурска советлар иленең тарихын, совет халкының тормышын, коммунистик төзелештәге уңышларыбызны. замандашларыбызньң рухң дөньясын дөрес чагылдырган һәм яшь буында илгә мәхәббәт, совет патриотизмы һәм пролетар интернационализм хисе, коммунизм эшенә тугрылык тәрбияли торган әсәрләр кабул ителә. Конкурс жюрие тарафыннан иң яхшы дип табылган әсәрләргә 1000 әр сумлык ике беренче. 500 әр сумлык биш икенче. 300 әр сумлык биш өченче премияләр биреләчәк Болардан тыш һәркайсы 100 әр сумлык биш кызыксындыру премиясе дә билгеләнгән. Премия алган әсәрләр авторларына Почетлы дипломнар тапшырылачак. Кулъязмаларны (машинкада басып һәм ике данә итеп) түбәндәге адрес белән җибәрергә кирәк: Москва. Центр, Малын Черкасский пер, д. I, издательство «Детская литература» — на конкурс. ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Драматург Диас Вәлиев һәм Казанда яшәүче рус язучысы Геннадий Паушкнн шәһәрнең вертолет заводы пропагандистлары һәм агитаторлары белән очраштылар. Алар пропагандистларга СССР Язучылары- нын VI съезды йомгаклары, республикабыз әдәбиятындагы яңалыклар хакында сөйләделәр. үз әсәрләрен укыдылар һәм сорауларга жаваплар бирделәр. Шагыйрьләребез Зәки Нури белән Рәдиф Гатауллин, ял итүчеләрнең үтенече буенча. Шеланга ял йортына барып поэзия сиючеләр белән очраштылар һәм аларга СССР язучыларының VI съездында каралган мәсьәләләр. «Казан утлары» журналының киләсе елга планнары, бүгенге әдәбиятыбыздагы яңалыклар турында сөйләп, үзләренең шигырьләрен укып кайттылар. Прозаик Вакыйф Нуруллнн. яшь язучы Марсель Галиев. ТАССРның атказанган артисткасы һәм композитор Сара Садыйко- ва филармониядән бер төркем башкаручылар белән Октябрь Норлаты районы авылларында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрделәр. А. М. Горький һәм Г. Тукай премияләре лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким инде күп еллардан бирле жәй айларында ел саен ’|3енен туган авылына (Арча районының Күлле Киме авыль/) кайтып, авылдашлары арасында яшәп, аларнын тормыш-көнкүрешләре белән танышып килүне гадәт итте Быел да шагыйрь шул гадәтенә тугрылык күрсәтеп, якташлары янында булып, үзенә пжат материалы туплап кайтты. ГАСТРОЛЬ УҢЫШЛЫ ҮТТЕ Ленинградның кече драма театры август аенда Казанда гастрольдә булып китте. Аның спектакльләре В. Качалов исемендәге рус драма театры һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бина- арында күрсәтелде. Кунакларның репертуары кызыклы һәм бай иде. Алар Казан тамашачыларына В. Розовның «Мәңге исәннәр», И. Дворецкийның «Озату». А. Кутерницкийның «Нина». Америка язучысы Николае Е. Баэрның киносценарие буенча эшләнгән «Низаг», А. Островскнйнын «Ялтыраган һәр нәрсә алтын түгел», атаклы чех драматургы К. Чапекның «Юлбасар». Б Рацер һәм В Константиновның «Сәер кеше» исемле әсәрләре буенча куелган спектакльләрне алып килделәр Ленинградлыларның һәр спектакле уңышлы үтте һәм тамашачыларда зур тәэсир калдырды.