Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кар ява Буранланып яңа еллар керә. Ак аргамак — давыл яллары — аргы очтан оча бирге очка сыкы чәчле кышка юл ярып. Иске елдан чыгам изге юлга — җир карасын каплап кар ява. Кар өстендә акка кара булып, карганалар ала каргалар. Каргышлары оча аргы очка. Безнең очта бәйрәм-нарасый! Аргамакның ялкын ялын кочып, барасы да әле барасы! — Зәмһәрирләр белән сызгырышып, Зөлхиҗәләр белән биешеп! Көтә мине кары кагылмаган көмеш кыңгыраулы бер ишек. Кагылырмын — кар-бизәкләр сибәр кыңгырауның көмеш чыңнары. Тормыш бит ул шулай — үрелеп бара серле хыял, кырыс чынбарлык. Берәүләргә —салкын кар бөртеге, берәүләргә — йолдыз, энҗеләр! Карны кар дип белгән син акыллы, ак чәчәкләр күрәм мин юләр. Уең нинди, шундый төскә буя — өр-яңадан дөнья агара! Җир карасын, кыр ярасын каплап, өметләрне аклап кар ява. 1975 Соравына җавап Кешеләрне хезмәт кеше иткән. Кем башлаган хезмәт итәргә? Адәм заты кичә маймыл булса, кешедән кем чыгар иртәгә? Саңгырау тарих сансыз сорауларның җавапларын күмгән хикәят. Яралгысы нидер бу дөньяның — галимнәргә калсын ул хәят. Аңлы затны хезмәт тудыра дип, җил-җил генә эшләп йөрисең. Нәни бала шунда шып туктата җиңел генә сорап дөресен: — Ай тәгәрәп ничек башка төшми? — Нәрсә белән күккә асылган? — Авырганда доктор укол ясый, ә докторны кемнәр ясыйлар? Бала теле белән тормыш сорый, уйга салып гамьсез халыкны. Әйтеп кара: кайсы әүвәл туган, йомыркамы, әллә тавыкмы? Әүвәл тавык туса, нидән булган? Башта күкәй булса, кем салган? Бала сорый. Гыйлем әһелләре җавап эзли чиксез җиһаннан. Кайда? Нигә? Ничек? — Соравыңа төгәл җавап белмим, и сабый. Шуны беләм: хезмәт — иң гали зат, тик ул чишәр тормыш хисабын. Җавапларын кайчан, кем тапса да, тирәнәя серләр, саекмый. Баш өстендә Ай чекрәеп йөри: «Йомыркамы? Әллә тавыкмы?» Ә бит шул Ай ничә миллион еллар басып йөри безнең эзләргә, Кеше Айга, йолдызларга оча сорауларга җавап эзләргә. 1975 Сатылмаска Казан. Печән базарында Кәвеш-ката, чалма-чапан. Үтә маллар, китә даннар, гөрли базар: — Сатам, сатам! Шыгыр-шыгыр атлы арба. Чайкала җил искән җайга ятим бала... — Я, кем ала? Асрамакка? Кара, сайла... Алыш-биреш, килеш-китеш. Йөге калды, аты кайтты... Нәни Апуш, үги язмыш базарларда сине сатты. Асрамакка. Җиде ятка... Әнкәң каберендәге таш та ачы җилгә ачык калды, әйләнмәсме җаның ташка? Җәе җылы, кышы кырыс — туган якның табигате. Урман тулы әкияте, Кырлай юлы шигъриятле. Җилкендерә нурлы Казан, җыр тудыра моңлы Казан. Акрын гына җан сыздыра ләббәйкәгә дәшкән азан. Күңелең назга мохтаҗ чакта күз төбәсәң гүзәл затка, күз алдыңа килә базар: — Бала! Үксез бала! Сатам... Тәфтиләүләр сызып сула, Зиләйлүкләр тора чатта. Сәүдәгәргә кәеф-сафа: ала-сата, ала-сата яшь кызларны, намусларны... Кайда да бер аңа ватан, иле ни дә, теле ни соң,— шул ук базар сүзе: — Сатам... Сатылмаска һәм сатмаска! — Тукай анты, шагыйрь анты. Ана каберендәге ташка тамган яше дә бит татлы. Туган илгә, туган телгә туры Тукай һаман сафта. Мәрмәр ташта чакматаштай тора Тукай:—Сатылмаска! 1976 Әкиятле үсмер чактан чыккач.. Ай ураклы зәңгәр кичләр тын да, давыл көткән диңгез кебек шом... Фәрештәләр эзләп юлга чыктым, җен затына барып юлыктым. Чәче — кара дегет, буе — сөлек. — Ник юлыма төштең, и егет? Гайрәт чәчеп әйтә салды егет: — Миннән гөнаһ, синнән изгелек! Әкиятең күккә оча, ди ул, актарыла дөнья, айкала, таулар иңә, урман сирәгәя, айлар түбән, сулар сай кала. Яшәешкә нинди ямь бирә, ди, шагыйранә уйнау сак-соклы? Яшь каеннар кәүсәсенә салыйк минем көчне, синең аклыкны. Ди ул: миндә мәкер, синдә акыл — таҗын салып кояш баш ияр! Дидем: җеннәр безгә җан дошманы, юлдаш булыйм дисәң, хуш, ияр! — ...Юлга тарак ордым — урман үсте. Карурманны кичте җен егет. Көзге ордым — тирән күл уелды, Күлне йөзеп чыкты ул сөлек. Ак яулыгым салып җилгә аттым — карлы таулар басты арага. Җен югалды. Ак буранда калды... Аклык хәвеф икән хәрамга. Алмашынган су анасы сыман айлы төнгә тәрәз кагамын: — Сибелә чәчем, сибелә, тарый алмыйм, кая минем алтын тарагым? Серләр иле — әкиятле урман, зәңгәр садәлегем — көмеш күл фани дөнья чынлыгында калды, җен-иблисләр белән җиңешеп. Акыл-көчне салып, кичеп барам җен кагылган дөньям давылын. Фәрештәне канатына алып, очып бара ап-ак яулыгым. 1974 Аланнарда балан Аланнарда балан ак чәчәктә, — Яшь гомернең баллы тәлгәше. Болыннарга, күңелләргә патша Чәчкә таҗы кигән җәй башы. Җил искәндә, сайрар кош очканда өскә ява чәчәк тәңкәсе. Аланнарда балан төймә-төймә, мөлдерәмә алсу тәлгәше. Аланнарда балан көзен кызыл, Ачы бит ул, нигә өзәсең? Сөенечләреңә түзмәсәң дә, ачысына, күңел, түзәсең. Аланнарда балан тамчы-тамчы. Ак чалмалы салкын кыш башы. Янып тора балан, тамып тора кышлау кошлар язга чыкканчы. 1976 Сагыныштык, әнкәй, зар-интизар. Очрашасы килә, күрәсе. Тәрәзәгә кат-кат карыйсыңдыр, кайтып килмәсме, дип, берәрсе... Узды кышкы, җәйге имтиханнар, таныклыклар инде алынган. Юл төене тотып кул очына, менмиләрме авыл тавыннан? Имтиханнар бар да тапшырылган... Җиңел чаклар! Җитез, кыю чак! Таныклыклар алу җиңел түгел, танылулар тагын кыенрак. Биегәя үрләр, текәләнә, авырая йөкләр, күбәя. Җирдә, күктә юллар биниһая, юл арасы тулы киная. Сырганаклы, кәсле юл арасы, тарта-куа гомер сөрәсе. Мин үзем дә карыйм юл очына, кайтып килмәсме, дип, берәрсе.