Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Бер башымда — йөз төрле уй: Кайсы мөһимрәк икән? Кайсы бик кирәк икән? Бер сорауга йөз җавап бар: Кайсы хата, кайсы хак? Кайсы кара, кайсы ак? Минем алда — йөз юл, йөз дус: Кайсы юлдан китәргә? Кайсын юлдаш итәргә? Бер күңелдә йөз төрле хис: Кайсын сайлап алырга? Кайсы белән калырга? Ялгышырмын, адашырмын — Барсын сынап карармын. Йөзенчесендә булса да Иң дөресен, иң кирәген, Иң әйбәтен Барыбер бер табармын. Тукай минем яшьтә үлгән. Үләсен ул алдан белгән. Шуңа күрә сүнгән чакта Моңлы җанын безгә бүлгән. Күпме күңел киләчәккә, Мәңгелеккә илтә аны. Миндә дә бит әз булса да Яна һаман Тукай җаны. Күңелемә төбәп карый Рәсеменнән япь-яшь даһи — Минем яшь тә җиткән аңа Даһи булыр өчен бакый. Ә мин янам, янам, янам... Юк әлегә башка чарам. Кыөнсына-кыенсына, Тукай яшен узып барам. Теләсәң, шаулап була, Исемнәр яулап була, Урыннар даулап була. Ә бит шаулап караганнар — Үзләре дә калмаган, Сүзләре дә калмаган, Эзләре дә калмаган. Шаулаулар кыска гомерле — Шау-шулар кимеп торган. Алар шаулашкан арада Дан дәгъва итми генә, Дәрәҗә көтми генә, Шауламый-нитми генә Бөекләр килеп торган... Дивана түгел заман, Барсын да аңлый заман. Шаушуларга ышанырга, Узган бит андый заман. Теләгәннәр шауласыннар, Дауласыннар, яуласыннар... Таллар Сөн буе талсыз булалмый, Сөн нишләсен талларсыз. Гашыйк булсагыз талларга, Үзегез дә аңларсыз. Нечкә билле талсылулар Яшь кенә, япь-яшь кенә. Сөн суында уйнап үскән Кызларга яшьтәш кенә. Таллар да картаймый икән, Картая белми икән. Алар хәтта үлгәндә дә Картаеп үлми икән. Таллар япь-яшь. Соң мин дә бит Сөн буеның бер талы. Таллар белән бергәләшеп Үсәр идем бер тагы. Көнләшәм таллардан, ләкин Көнләшү беләнмени?! Яшәрә аламмыни мин, Яшәрә беләммени?! Яшьлегем калсын талларга! — Бу аларга әманәт. Ярый әле, таллар гел яшь, Мин шуңа да канәгать. Мәхәббәтен эзләгәнме? Сагышына түзмәгәнме? — Агыйделдә төн буена Бер сандугач өзгәләнде. Тик син аны ишетмәдең, Әллә инде иш итмәдең, Әллә инде тыңламадың, Әллә инде аңламадың. Ул сандугач нәкъ шул төнне, Белмим, нигә сайлагандыр. Йөрәкләрне телә-телә Нигә генә сайрагандыр. Өзгәләнде яшь сандугач... Хәзер үзең юксын инде. Юксынсаң да, юк, соң инде, Ул сандугач юк шул инде. Юк шул инде... Өянкеләр, тупыллар... Өй алдында өянкеләр, Тупыллар исән әле. Үзәкләренә үткәреп Җилләр дә исә әле... Өянкеләрдә — моңсулык, Тупылларда — турылык: Ул турылык әллә ничә Горурлыкка торырлык. Мин үзем дә зарланалмыйм Горурлыгым юклыкка: Тупыллардан өйрәндем мин Горурлыкка, ныклыкка. Өянкеләр өйрәттеләр Яшь аралаш көләргә, Туган яктан китүемне Яшем белән түләргә. Алар мине сагынадыр Миңа сәлам юллыйдыр. Тупыллар сиздермәсә дә, Өянкеләр елыйдыр. Беләм, гомер буйларына Сезгә рәхмәт укырлар Әнкәй кебек өянкеләр, Әткәй кебек тупыллар. 4, «к, у» м 1(1. Кунак диләр Мин торуга бар да эштә була. Җыелалар бар да кич кенә. Рәхәтләнеп ял ит, булдыралсаң... Ә мин күнегалмыйм һич кенә. Каеннарны карап йөргән булам, Эрмитажны карап йөргәндәй, Туган якның Шишкин пейзажларын Беренче кат кайтып күргәндәй. Алтын балык килеп капмасмы дип, Ташбаш тотам, ташбаш кыздырам. Ялның бөтен кагыйдәсен үтим — Табигатьтә гомер туздырам... Ә басуга мине ияртмиләр, Болынга да мине алмыйлар. Кунак диләр. Туган авылымда Нинди кунак ди мин. Алдыйлар! Әйтерсең лә печән чапмаган мин. Әйтерсең лә кибән куймаган. Мин үземне кибән түбәсендә Күктә итеп гүя тоймаган. Әле минем очлап куясым бар Яшьлегемнең яшел кибәнен. Кибәннең дә менә дигәнен — Йолдызларга, айга тигәнен... һич югында, ярдәм сорамыйлар, Сорамыйлар акыл-киңәш тә. Әллә инде бераз кимсетәләр. Башкалада яши дигәч тә. Алай дисәң, безгә генә бит ул... Алар өчен нәрсә башкала? ...Биредәге проблемалар инде Хәл ителә миннән башка да. Ә мин балык тотам, җиләк җыям. Ярый әле, йөрәк түземле. Авыр икән туган авылыңда Кунак итеп тою үзеңне.