Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТБУГАТ ТАРИХЫННАН ЯҢА ХЕЗМӘТ

Мәгълүм булганча, татар телендә вакытлы матбугат 1905—1907 еллардагы Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Моңа кадәр патша хөкүмәте татарча газета яки журнал чыгаруга омтылуларны тупас төстә бастырып килә, милли телләрдә матбугат булдыруга каршы төрле киртәләр куя. Хезмәт ияләре өчен нык матбугат иреге исә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына булдырыла. Совет властеның беренче айларында ук хәзерге Татарстан территориясендә дистәләрчә исемдә (шул исәптән татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендә) матбугат органнары барлыкка килә. Ул газеталарга һәм журналларга йөзләрчә һәм меңнәрчә хезмәт ияләре языша башлый. Партия оешмалары, газета һәм журнал редакцияләре, В. И. Ленинның матбугатны хезмәт пяләреМ неа чын трибунасына әйләндерү турында- i гы күрсәтмәләрен тормышка ашыра барып. j эшчеләрнең һәм хезмәтчел крестьяннарның i матбугатта киң катнашуларын тәэмин итү i буенча оештыру эшләре алып баралар. 1 Партия-совет матбугатының барлыкка < килүе, үсеш тарихы большевиклар партиясе тарихының әһәмиятле бер өлеше булып ■ тора. Шулай булгач, совет матбугаты тарихын тикшерү һәм өйрәнү фәнни яктан да, . практик яктан да зур әһәмияткә ия. Хәзерге Татарстан территориясендә чыккан вакытлы матбугатның Октябрь революциясенә кадәрге үсеш юлы шактый яхшы өйрәнелгән дияргә була. Профессор М. Гайнуллин һәм Р. Нәфиков иптәшләрнең XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында татар әдәбияты һәм публицистикасы тарихына, алдынгы иҗтимагый фикернең формалашуына һәм үсүенә багышланган гыйльми хезмәтләрендә бу мәсьәлә киң яктыртыла, аерым матбугат органнарының эшчәнлегенә тирән анализ ясала. Октябрь революциясенә кадәр чыккан кайбер газеталарның эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтләр дә бар. Шундыйлардан Галимҗан Ибраһимовның татар телендәге беренче большевистик газета «Урал» эшчәнлеген тикшерүгә багышланган хезмәтен. X. Хәсәновның шул ук газетаның ролен һәм әһәмиятен ачыклауны максат итеп куйган тикшеренүен. С. Кә- римованың «Рабочий», Л. Муллинаның «Волжский листок» газеталары турындагы һәм кайбер башка гыйльми хезмәтләрне атап булыр иде. Кызганычка каршы, байтак еллар буе Татарстан матбугатының Октябрь революциясеннән соңгы тарихын фәнни тикшерүгә җитәрлек игътибар бирелмәде. И. Рә- миевнең егерменче еллар уртасында чыккан «Татар вакытлы матбугатының альбомы» исемле китабын искә алмаганда, бу темага күләмле һәм төпле хезмәт юк диярлек. Бары 60 нчы елларда гына тарихта галимнәребез бу мәсьәләгә игътибар итә башладылар. Аерым алганда, Т. Насыйров һәм А. Литвин Октябрь революциясеннән соң Идел буе өлкәләрендә, шул исәптән Казан губернасында чыккан газета журналларның тарихын һәм аларның гражданнар сугышы фронтларында дошманнарны җиңү өчен корәшкә керткән өлешен тикшерү ойрәнү ллкәсендә зур тырышлык белән эшләделәр. Аларның вакытлы матбугат битләрендә, төрле гыйльми җыен тыкларда матбугатыбыз тарихына багышланган байтак хезмәтләре басылды. Ләкии шулай да 1917— 1920 елларда Казан губернасында нәшер ителгән матбугат тарихын һәрьяклап һәм системалы яктырткан махсус китап юк иде әле. Һәм менә, ниһаять, безнең алдыбызда тарих фәннәре кандидаты Т Насыировиың «Октябрь һәм Татарстан матбугаты» исемле китабы. Татарстан китап нәшрияты рус телендә чыгарган бу монография галимнең күп еллык фәнни эзләнүләренең нәтиҗәсе. Авторның китапны язганда куйган төп максаты — Октябрь революциясеннән соңгы беренче елларда хәзерге Татарстан территориясендә партия совет матбугатының үсеш тарихын ачыклау, матбугат органнарының губерна партия оешмасы җитәкчелегендә Октябрь революциясе казанышларын дошманнардан саклау, совет властен ныгыту һәм социалистик җәмгыять төзү өчен көрәшен фәнни яктырту Әйтергә кирәк, галим үзаздына куйган бурычны шактый уңышлы башкарып чыккан, Китапның беренче бүлегендә Октябрь революциясенә кадәр Казан губернасында нәшер ителгән большевистик матбугат тарихы яктыртыла, татар телендә чыккан беренче газеталар турында фикерләр әйтелә, Казан большевикларының бу газеталарны ничек итеп уз идеяләрен пропагандалау өчен файдаланулары тикшерелә. Бу уңай белән Казан большевикларының русча •Рабочий» газетасы һәм Оренбургта чыккан беренче татарча большевистик газета «Урал» турында шактый киң сөйләнә. Ул елларда «Социал-демократ». «Рабочая газета». «Звезда» һәм бигрәк тә «Правда» кебек үзәктә чыккан большевистик газеталарның Казан губернасында киң таралуы турында кызыклы материаллар китерелә (11—16 битләр). «Пролетариат диктатурасының беренче елларында Татарстанда партия-совет матбугатының тууы һәм ныгуы» дигән икенче бүлек — китапның иң бай һәм автор тара- | фыннан иң күп көч куелган өлеше Биредә | галим В. И. Ленинның милли матбугатны г үстерү, шул исәптән татар телендәге га- ■ зета-журна хлар турында кайгыртучаялы- гын күрсәткән кызыклы фактлар китерә. ■ Аерым алганда, китапта 1920 елның мар- « тында В И Ленинның Көнчыгыш халык- с лары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы вәкилләре белән очрашуы вакы- - тында Казанда нәшрият эшенең торышы һәм татарча әдәбият турында кызыксынуы. шулай ук РКП(б)ның X съезды вакытында юлбашчының «Известия ТатЦика» газетасы редакторы В. Бахметьев белән әңгәмәсе вакытында Татарстан матбугаты, газетажурналларының тиражы, матбугатта милли интеллигенциянең катнашуы, полиграфия базасының торышы турында җентекләп сорашуы хакында сөйләнә (20—22 битләр). Бу бүлекнең фәнни әһәмияте тагын шунда, автор биредә Октябрь революциясеннән соң Казанда һәм өязләрдә чыга башлаган газеталар турында тулы һәм төгәл мәгълүматлар бирә, нинди газетаның яки журналның кайчан һәм нинди оешма тарафыннан чыгарыла башлавы яки ни сәбәпле тукталып калуы, төп юнәлеше хакында тәфсилле итеп сөйли. Бу бигрәк тә әһәмиятле, чөнки соңгы вакытларга хәтле Татарстанда чыккан матбугатның саны да, аерым газетажурналларның чыга башлау һәм тукталып калу вакыты да анык түгел ңде. Матбугат тарихы мәсьәләсенә сүз уңаенда гына кагылучы кайбер авторларның хезмәтләрендә байтак төгәлсезлекләр һәм аерым чорда матбугатыбызның торышын бозып күрсәтүләр дә оч- раштыргалады Т. Насыйров андый хаталарны төзәтә һәм Татарстан матбугаты тарихын дөрес яктыртучы төгәл документаль саннар һәм фактлар китерә. Монография авторы Татарстан партия- совет оешмаларының җитәкче органнары булган «Эш» (соңыннан «Татарстан хәбәрләре». ә бүген — «Социалистик Татарстан») һәм «Знамя революции» (соңыннан «Известия ТатЦика», ә бүген — «Советская Татария») газеталары эшчәнлеген җентекләп тасвирлый, аларны оештыруда һәм нәшер итүдә катнашкан партиясовет работниклары, журналистлар һәм язучылар турында мәгълүматлар бирә. Монографиянең бу бүлегендә бүгенге «Татарстан яшьләре» һәм «Комсомолец Татарии» газеталарының башлангычы булган «Кызыл яшьләр» һәм «Клич юного коммунара», керәшеннәр өчен чыгарылган «Кызыл әләм» (соңыннан «Киңәш»), үзәк оешмалар тарафыннан Казанда нәшер ителгән «Эшче». «Кызыл Армия», крестьяннар өчен булган «Сабанчы» һәм «Деревенские думы» газеталары турында да бай мәгълүматлар бар. Бүлектә шулай ук Казанда һәм өязләрдә тугандаш халыклар телендә чыккан газета-журналлар турында да кызыклы материаллар китерелә. Без, мәсәлән, китаптан бүгенге көндә Чувашстан, Удмуртия һәм Мари АССРларның республика партия һәм совет органнары булган «Коммунизм яла- ве», «Марий коммуну» һәм «Советская Удмуртия» газеталарының 1918 елда Казанда «Канаш», «Йошкар кәче» һәм Алабугада «Гудыри» исеме белән чыга баш- лаганлыкларын беләбез. Китапта Татарстандагы өяз газеталары турында бик күп яңа мәгълүматлар тупланган. Монография авторы өяз вакытлы матбугаты тарихын өйрәнүгә зур көч куйган, төрле китаплардагы, газета-журнал битләрендәге һәм архивлардагы аерым* мәгълүматлар нигезендә өязләрдә чыккан газеталарның исемнәрен, кайчан һәм нинди оешма органы булып чыга башлауларын. тиражларын, кайчан һәм ни өчентукталып калуларын, исемнәре алышынуларын, төп юнәлешләрен төгәл ачыклаган. Китап белән танышканда, без шулай ук бүгенге «Коммунист Татарии» журналының башлангычы «Вестник Татарского обкома РКП(б)» (аннары ул «Спутник агитатора». «Коммунистически)! путь», «Путь Ильича», «Спутник партактивиста», «Большевик Татарии» исемнәре белән чыга). «Татарстан коммунисты »на нигез салган «Җитәкче- журналлары турында да байтак яңа мәгълүматлар белә алабыз. Бу бүлектә гражданнар сугышы барганда Казанда һ м өязләрдә төрле хәрби оешмалар һәм төрле армияләрнең һәм Көнчыгыш фронтының политбүлекләре тарафыннан нәшер ителгән дистәләгән газеталар һәм аларның эшчәнлеге хакында да әлегә кадәр аз билгеле булган фактлар китерелә. Күрәбез ки, галим ул чорда Татарстанда чыккан йөзләгән исемдәге газета-журнал- ларның «биографиясен» ачыклаган, бүтен- гәчә бик аз билгеле булган байтак газеталар турында кызыклы мәгълүматлар биргән, күп кенә төгәлсезлекләрне дөресләгән. Китапның соңында китерелгән «Татарстанда 1917—1920 елларда чыккан партия-совет матбугатының исемлеге »ндә 135 газета һәм журнал күрсәтелә. Әлеге исемлек үзе генә дә никадәр төпченүне, эзләнүне, кирәкле мәгълүматларны төрле чыганаклардан берәмтекләп җыюны таләп иткән. Һәм ул монографиянең гыйльми дәрәҗәсен һәм фәнни әһәмиятен та» гын да күтәрә төшә. Әлбәттә, Татарстан совет матбугаты тарихының башлангыч һәм иң катлаулы чорын өйрәнүгә багышланган күләмле беренче бу хезмәттә кайбер җитешсезлекләр дә юк түгел. Аерым алганда, китапның икенче бүлегендә автор һәр газета һәм журналның чыгу һәм тукталып калу вакытын, исемнәре алышынуларын берәмләп саный һәм моңа 30 битләп урын бирә. Бу кирәк, әлбәттә. Ләкин монографиянең төп текстында иң әһәмиятле газетажур- налларга гына тукталып, ка-тганнары турындагы белешмәләрне китап соңындагы кушымтада гына бирү әйбәтрәк булачак иде. Ул чакта китап тагын да җыйнаклана төшәр, ә кыскарту исәбенә аерым газеталарга тулырак һәм төплерәк бәя бирергә мөмкин булыр иде. Татарстан матбугатының гражданнар сугышы чорындагы эшчәнлеген тикшергән бүлектә дә гомумиләштерү җитеп бетми. Автор газеталардагы аерым мәкаләләрне санау белән мавыга, аларның төп юнәлешен гомумиләштереп сурәтләүгә ирешә алмый. Т. Насыйроп, башка авторлардан үзгә буларак, татарча газеталардагы материаллардан да файдалана. Ләкин татар матбугаты хакында фикер йөрткәндә ул күбесенчә гомумирак сүзләр белән генә чикләнә. Ә бит «Эш», «Эшче». «Кызыл яшьләр». «Кызыл Армия», «Кызыл әләм» кебек газеталар хакында киңрәк сөйләү китап өчен тагын да отышлырак булыр иде. Минзәлә, Чистай. Алабуга. Тәтеш, Бөгелмә һәм башка өязләрдә чыккан татарча газеталар хакында да киңрәк сөйләү кирәклеге сизелә. Әлбәттә, аерым бу җитешсезләкләр хезмәтнең фәнни әһәмиятен һәм республикабыз матбугатының Октябрь революциясеннән соңгы беренче еллардагы катлаулы тарихын ойрәнүтә керткән өлешен киметә алмый. Бу фәнни китап укучыларда, бигрәк тә матбугат тарихы белән шөгыльләнүчеләрдә зур кызыксыну уятыр. Безнең фикеребезчә, культурабыз үсешенең әһәмиятле бер тармагына багышланган кыйммәтле бу хезмәтне татар телендә дә чыгару бик әйбәт булыр иде. Сүз уңаенда, республикабыз тарихчыларына һәм галимнәренә мөрәҗәгать итеп: Татарстан матбугатының шуннан соңгы тарихы буежча да шундый төшле фәнни хезмәтләр тудырылсын иде. диясе килә. КАСЫЙМ ФӘСӘХОВ, тарих фаннәре кандидаты. Әлбәттә, автор үзенең хезмәтендә шул чордагы газета-журналларны санап чыгу белән генә чикләнми. Ул матбугатка пар- тн«: җитәкчелеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында да яза. Аерым алганда, китапта В. И. Ленинның партиясовет матбугаты эшчәнлегендәге теп принципларны нигезләве, РКП(б)ның VIII съезды кабул иткән «Партия һәм совет матбугаты турында»гы карар һәм аны тормышка ашыру буенча Татарстан партия оешмасы башкарган эшләр дә шактый киң яктыртыла. Татарстанда партия-совет матбугатына нигез салуда, аның эчтәлеген һәм эшчәнлеген В. И. Ленин күрсәтмәләре нигезендә үзгәртеп коруда зур көч куйган партия работниклары һәм күренекле журналистлар турында байтак мәгълүматлар бирелә. Монографиянең аерым бүлекчәсе җирле матбугатның үсешенә үзәктәге газеталарның, аерым алганда «Правдаяның, зур ярдәм итүен, милли матбугат органнарын ныгыту буенча Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетының агитпоездлары һәм агитпароходлары башкарган эшләрне тикшерүгә багышланган. (70—75 битләр.) Татарстан матбугатының гражданнар сугышы елларында яшь Советлар илен эчке һәм тышкы дошманнардан саклауда уйнаган ролен яктыртуга монографиянең махсус бүлеге багышланган. Биредә автор җирле матбугатның социалистик революциянең тәмам җиңүе һәм совет властен ныгыту өчен көрәшен, хезмәт ияләрен контрреволюциягә каршы көрәшкә туплауда матбугат уйнаган рольне. Татарстанда контрреволюцион буржуаз матбугатның бетерелүен, экономиканы социалистик үзгәртеп кору һәм икмәк өчен көрәштә газеталарның катнашын документлар белән дәлилләп тикшерә. Эшчеләрнең гражданнар сугышы фронтларында җиңүгә ирешү өчен армый-талмый эшләүләрен, хезмәтчел крестьяннарны совет властен яклауга мобилизацияләү мәсьәләләрен киң яктырту белән бергә, җирле матбугат милли мәсьәләләргә дә җитди әһәмият бирә. Татарстан автономияле республикасын төзүгә хәзерлек уңае белән бу мәсьәлә татар матбугатында үзәк урынны ала. Монографиянең «Татарстан АССР төзелү һәм җирле матбугат» дитән бүлекчәсендә республика матбугатының бу юнәлештәге эпгчәнлеге шактый киң яктыртылга