Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ЮНЫСНЫҢ ТУУЫНА 60 ЕЛ

Гади дэ, катлаулы да аның биографиясе.. Татар совет шагыйре Әхмәт Юныс (Әхмәт Юныс улы Юнысов) 1916 елның 15 Октябренда Татарстанның Кукмара районы Әсән Елга авылында туган. 1931 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, булачак шагыйрь Каенсар авылында, аннары Чиләбе өлкәсендәге Копейск шәһәрендә укытучы. соңрак «Центральная» шахтасында (Сталине шәһәре) пропагандист булып эшли. 1937 елда Казанга күчеп килгәч, Әхмәт Юныс китап нәшриятында редактор, төрле газеталарда әдәби ■сотрудник вазифасын башкара Ак финнәргә каршы сугышта, аннары Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта КПСС сафына алына, гВатан намусы өчен» исемле фронт газетасында эшли. Сугыштан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, яшьләр газетасында әдәби сотрудник, аннары «Пионер» журналында — җаваплы секретарь Анкеталар шулай кыскача мәгълүматлар бирә

Тулысы — шигырьләрендә, иҗат омтылышларын җырлаган «Гүзәл яшьлек» (1936) исемле китабы белән килде. Аннары башка китаплар... Илдә булган зур үзгәрешләр, яңа авыл — колхоз тормышы, гади кешеләрнең гүзәл сыйфатлары, Ватан сугышы елларында фронт һәм тыл батырлыгы, бердәмлеге, илнең сугыштан соңгы зур юллары — менә болар барысы да шагыйрь иҗатында киң чагылыш тапты. «Әсән Елга» (1938). «Без кайтырбыз» (1941). «Уңыш» (1948). «Яз килә» (1951). «Кырларга сәяхәт» кебек китаплары шагыйрь иҗатының төрле үзенчәлекле этаплары иде. Телгә сак. игътибарлы, шигъри форма һәм эчтәлек бердәмлегенә, төгәллеккә омтылган, классик шигырьне җентекләп өйрәнгән шагыйрь оста тәрҗемәче дә булды: К. Чуковский. С. Маршак. /I Бартоларның күп санлы шигырьләрен нәни укучыларыбыз аның тәрҗемәсендә укыдылар Шагыйрь Әхмәт Юныс, озакка сузылган каты авырудан соң. шушы елның июлендә «афат булды.

 

Әхмәт Юныс а= asa= s^==as==as =в as as as=i Егет уйлары Төн иде. Урам тын иде Мин сине озатканда. Таң сызылды, нур сибелде Сездән кире кайтканда.Уй киһде минем күңелгә — Нигә соң төнем генә, Нигә соң төннәрем генә Үтәләр синең белән... Әйдә, бәгърем, без иртәгә Ал таңны бергә көтик! Әйдә, гомерне гомергә, Төнне көнгә беркетик! 1939 Уйларымда дөнья гизәм дә мин Кайтып төшәм кабат илемә. Күңел була. Илем юлга чыга Дөнья йөген куеп иңенә. Юмарт түгел телем вәгъдәләргә, Ышандырам әмма иркәмне: Юллашырмын аның бәхетләрен Ил йөгенә куеп җилкәмне. 1943 Мин әйтермен Күзләреңә туры карармын — Йөрәгеңне шунда күрермен. Йөрәгеңнән эзләп табармын Сәхифәсен узган көнеңнең. Укыган күк шагыйрь язганны, Күңелемә җыелыр һәммәсе — Аерым үткән юллар газабы, Аерым торган еллар мәгънәсе. Мин танырмын шунда йөзеңне, Мин танырмын сөю намусын. Ишетермен шунда үзе/^не Чакырып торган бәхет тавышын. Мин әйтермен аңа кушылып: — Туй түрендә булсын бу гөл, — дип, Я әйтермен каты кычкырып: — Бу тантана сиңа түгел, — дип. 1943