Логотип Казан Утлары
Роман

КАЗ КАНАТЛАРЫ

Vай башы иде, Гафифә җиңгине идарәгә чакыртып кулына путевка тоттырдылар. Путевка бушлай, Кара диңгезгә санаторийга иде. Баштарак Гафифә җиңги тартышып маташты: — Сыерымны кем саусын? Казым утырган вакыт! Юл өстендә юкәлек дигәндәй, тапкансыз бер юаш кеше... Кешеле кешеләр беткәнмени? Ленар сабыр гына аңлатты. Елмаеп сөйләде. — Менә,— диде,— без сиңа билет алып бирәбез, путевканы идарә карары белән бушлай бирәбез. Аның тулы бәясе йөз дә егерме сум. Син анда барып ял ит. Сыерыңны да, казыңны да күршелә- Бәрәңге утыртырга рең карап торсын. кайтып җитәсең. Синең эш — ял гына итү. Гафифә җиңги күнде. Эшкә күндәмлеге ярдәм итте. Чөнки еракка ял итәргә баруны ул эш дәрәҗәсендә күрде. ...Иртән ашханәнең окладына дәү-дәү машиналардан сыер, сарык түшкәләре, сөтләр бушаталар. Гафифә җиңги шуларны карап тора. Бәлки алар колхозының сыерлары да шушында килеп керәдер? Бәлки алар колхозының сыерларыннан сауган сөтләр дә менә шулай шешәләр белән монда киләдер дә, аның кем кулыннан чыкканын уйлап тор- мастан, тездән югары кыска чалбар кигән кара күзлекле шушы адәмнәр эчеп куялардыр... Ул һәр көн шулай ит, сөт бушатканны карап тора. Аннан диңгез буена төшеп күләгәдә калгып утыра. Аның бик нык үзе теләгәнчә ашыйсы килә. Алдагы көнгә заказ биргәндә акыллырак булырга кирәк дип уйлый. Менә ничә көн ннде аның тәлинкә тутырып токмачлы аш, савыт тутырып бәрәңге, я ботка ашыйсы килә. Кисәге белән күтәреп ит ашыйсы килә. Әнә бит складта нинди һәйбәт түшкәләр бушаттылар...

Ләкин өстәлгә бер дә андый ризык килми. Бер кабарлык уган кишер. Ике телем суган. Акыллы кеше тик торганда суган ашыймы? Аннан кызыл кәбестә. Бер кашык. Җүнле булса ак булыр иде ул. Аннан ак тимер савытта сыек кына, аз гына аш сыман нәрсә. Ашый башлауга бетеп куя. Гафифә жиңпи заказлар кәгазен кулына ала. Юк, болай булмый. Заказ бирә белмәүдән бу. Ул көн саен исемлектән мясо, гуляш, каша, лапша дигән сүзләр эзли. Юк, юк... Рагу. Азу. Бифштекс. Ромштекс. БефстрогановБар икән күрәселәре... Тефтели. Лангет. Скоблянка. Пудинг. Зразы... Бусы инде бигрәк иләмсез сүз. Ферма мөдире Кәрам абзар ишеген ватып чыгып качкан үгезне бервакыт шулай дип сүккән иде. — Ярабби, складка сыер түшкәсе килеп керә бит соң! Нишләп монда чыкканда әллә нинди әкәмәткә әйләнә бу?— дип, ул карандаш белән кайсы туры килсә, шунысына төртеп чыга. Чит тел белмәгәч, ни хәл итмәк кирәк? Аның күңеле инде мондагы тәртипләргә күнә бара. Шулай, шулай... Монда бөтен нәрсәнең исеме башкача икән. Диңгез янында тик утыру—һава ваннасы. Сукмактан барсаң—туризм. Тегесе дә, бусы да дәва икән. Ә Гафифә җиңги болын буендагы фермага көненә ике тапкыр бара. Болын сукмагыннан гына йөри. Көненә сигез чакрым. Иртәгесен ул тагын теге түшкәләрне карап бушаттыра, тагын дулкыннар янына төшеп, мөлаем гына елмаеп күләгәдә утыра. Үзе күңеленнән кайтырга ничә көн калганын саный. Дулкыннар көлә-көлә уйнаклашалар... Әмма кайтырга нәкъ бер атна калганда гына, Гафифә җиңгинең кинәттән күңеле сынды: ул төш күрде. Сыерын күрде. Хәбибрахман бер сөйләп утырган булган иде: имеш, адәм баласына төсле төш керми, андый төш керсә, ул бик гайре табигый хәл була, андый кеше белән врачлар кызыксыналар... Менә кызыксынсалар, Гафифә җиңгәңне тикшерсеннәр: төшендә ул сыерын нәкъ үз төсендә күрде. Кара елтыр тиреле. Маңгаенда ак кашкасы, бер аягының тояк янында ак урыны бар. Сыер ишегалдындагы яшел чирәмдә тора. Болар төс түгелмени? Сыерның кара күн кебек елтыр ирененнән селәгәй ага. Үзе мөгри. Я алла! Савылмый калган ул! Зәмзәмбикә оныткан... Я семьяларында тавыш чыккандыр. Алай дисәң, Миңнулла эчүен ташлаган иде. Ничек кенә булмасын — сыер савылмаган, ул үпкә катыш караш белән башын түбән игән, әкрен генә мөгри, Гафифә җиңгинең бәгырен телгәли. Кара танавыннан үләнгә селәгәе сузылган... Гафифә җиңги йөрәк ачысы белән ыңгырашып уянып китте. Палатадагы хатыннар әле йоклый иде. Торды, киенде, ишегалдына чыкты. Чинар, платан агачларыннан, туя куакларыннан иртәнге салкынча һавага искиткеч затлы куе ис — туя куаклары исе таралган, аста, ак кояш астында зәңгәр-карачкыл сихри көзге булып диңгез ялтырый, кичәге гайрәтле дулкыннар күренми. Кырым көне ял итүче, дәваланучы халыкка матур сәгатьләр вәгъдә итеп уянып килә иде. Врачларның иртәнге обходыннан соң эвакуатор Гафифә җиңгигә вакытыннан элек кайту өчен билетларын алыштырды. Көн уртасында ул инде Симферополь аэропортында динамиктан «Казан» сүзе ишетелгәнне көтеп утыра иде. Еракта, аэродром түрендәге мәйданда туктап калган ике канатлы кечкенә самолетлар аңа сыер көтүе булып, ә горизонттагы радиолокатор үзенең ак кашкалы кара елтыр сыеры булып күренә иде. Локаторның канатлы антеннасы әйләнеп-әйләнеп ала, әйтерсең лә Гафифә җиңгинең әле дә савылмаган сыерына чебен-кигәвен килеп бәйләнә, сыер шуларны куып башын, койрыгын селки иде... Ишекне нигә ябарга? Яшь хатынның исеме Фәтхия икән. Аны ишетеп, тә күреп тә беләләр иде. Чөнки сугыш чыкканчы ук тыныч еллардагы беренче сайлауларда аны депутат итеп сайлаганнар, авылдан авылга йөрткәннәр, клубларда сөйләткәннәр иде. 1944 елның март аенда аны үз колхозла- < рына председатель итеп сайладылар. Ул вакытта аягы яраланган ире , дә госпитальдән кайткан көннәр иде. Колхоз җыелышы яна председа- S тель сайлагач та әле тараласы түгел иде: атлар кырылган, язгы чәчүгә әзерлек начар, сөйләшәсе сүзләр күп. Әмма җыелышның кызган бер Е моментында клуб түшәмнәрен селкетеп җир тетрәде, президиум өстә- < ленә түшәмнән туфрак коелды, клубның ишеге атылып эчке якка ачыл- - ды. Сугыш вакыты булганлыктан, моны бары тик дошман бомбасы 5 дип кенә аңладылар һәм чыр-чу килеп ишектән кысыла-кысыла тышка ф ташландылар. Дошман бомбасы булса, әйтерсең лә тышта аның кур- а кынычы юк иде. Фәтхия президиум өстәле янында берүзе утырып кал- J ды. Тышта тавышлар тынды, клуб эчендә караңгылык беленгәнче, ул = маңгаен учларына терәп утырды. х ...Ул авырлык белән үсте. Уналтынчы елны ниндидер авырудан » аларның әнисе үлеп китте, болар олая барган әтиләре янында алты кыз җыелышып калдылар. Ахырдан сөйләделәр: күрше авылдагы 5 сихерче Хәмдениса карчык гомере буе боларның әтиләренә күз салып йөргән икән, әниләреннән көнләшкән икән. Хәмде гиса карчык гомере буе боларның әниләренең үлгәнен көтеп яшәгән, әмма бер көнне үзенә яман авыру — ваба чире эләккән. Халык озак еллар буе сөйләде." сихер гыйлемен белгән Хәмдениса карчык үз авыруын кешегә йоктырса, исән каласы булган. Фәтхия, ул вакытта ун яшьләр чамасындагы кыз, әле дә хәтерли: кичләрен капка-коймалар бикләнә, тышка йомыш белән чыкканда да, җыелышып, зур фонарь яндырып чыгалар, этләре бәйдән ычкындырыла... Халык арасында, Хәмдениса карчык кичләрен урамда йөри, үзенең авыруын берәрсенә йоктырырга йөри, дип сөйлиләр иде. Имеш, берәрсенең битеннән кулы белән сыпырса, үзе тереләчәк, теге кеше үләчәк дип тә сөйләделәр. Ничек булса булды, әмма көзге караңгы төннәрнең берсендә Фәтхияләрнең әнисе кинәт авырый башлады. Эченә җылы кирпечләр куеп карадылар, тозлы бал каптырып карадылар, алты кызын язмыш карамагына тапшырып, ана икенче .көн төштән соң дөнья куйды. Халык сөйләде: имеш, бер көнне кич ипи изәргә он иләгән вакытында кече яктагы тәрәзә форточкасы ачылып киткән дә, караңгыда шуны ябам дип тәрәзә янына килгән икән, шул форточкадан кытыршы, коргаксыган бер кул үрелгән дә моның битен сыпырган... Аннан әнисез тормыш. Дөрес, ач-ялангач булмадылар, ул арада совет власте урнаштырылды, совет власте кыз балаларга да җир бирде. Тик берсе артыннан берсе җитеп килә торган кызларның әхлагын, тәрбиясен карау-рәтләү генә ата кешегә авыр булды. Ападан узып кияүгә чыгу гадәте юк иде, шуңа күрә буй җиткән сеңелләр дә боз кузгалганны көттеләр. Өлкән апа исә ашыкмады. Бары тик сеңелләренең вакыт-вакыт үпкә сүзләрен ишеткәләп кенә, алар хакын хаклап, үзе бик өнәп бетермәгән егеткә ризалык бирде. Әтиләре бик беркатлы адәм иде. Кияү килгәч, өстәл янында ачы бал салган савытын тоткан көе, көне буе бер сүз сөйләде: — Менә минем, — диде, — тагын шундый биш шатлык кичерәсем бар әле. Аннан җырлады: Ап ак чәчәк, зәңгәр чәчәк Кысыр калган җирләрдә. Бик күңелле, бик эрәхәт Тугаяүскәп илләрдә. — Менә минем, — диде ул, савытыннан бер йотым авыз итеп,— татын шундый биш шатлык кичерәсем бар әле. Ел саен берәрдән дә биш ел шулай җырлап утырасым бар әле. Әмма беркатлы ата ялгыша иде: кыз бала белән кияүне озатканда капка төбендәге халык арасында олыдан кече кыз күренмәде. Эзләделәр, тапмадылар, ул арада кияү егетләре атны да кузгаттылар. Нәкъ шул минутта иң кече кыз — ялан аяклы, кара тәпиле кыз — төз лапас астыннан йөгереп чыгып чырыйлап кычкырды: — Тәтә үлә! Тәтә үлә! Тәтә, бичара, сыер абзарына кереп, тагарак башына басып, өрлектәге элмәкле бауга муенын тыккан икән. Бауны өрлек турысында балта белән чаптылар, тәтә исән калды. Волостьтан килгән доктор хатын тәтәнен гәүдәсен тикшереп карады да ата кешегә әйтте: — Егете авылныкымы, кызыгыз билен буып йөргән, алты ай буена,— диде. Ярый әле, егет күндәм булып чыкты. Тавыш-тынсыз гына мәсьәлә уңай хәл ителде. Беренче мәҗлестән сон нәкъ биш көн узды дигәндә, беркатлы ата, бичара, тагын кулына савыт тоткан иде. Әмма бу юлы ата бер дә мактанмады. Тик бер генә җыр җырлап бирде, анда да оялып кына: Ап-ак, ап-ак чәчәкләрне Таптап китүләренме? Таптап китүләрен түгел, Ташлап китүләреңме? Әйтерсең кыз белән яңа кияүнең яшьлек мутлыкларына ул гаепле, әйтерсең кызының кияүгә китүенә ул рәнҗи иде. Ничек кенә булмасын, юаш атаның күз карашында кемгәдер, нигәдер рәнҗү, җәберсенү хисе бар иде, әйтерсең ул үзенең хәсрәт-җәфалы карашы белән болай ди иде: — Юк, җәмәгать, алай ярамый! Ата-анага кыз бала китергән оят— оятларның иң зурысы! Алай ярамый! Ярамый... Авыл Советы катнашы белән төзелгән бу семьяда нәкъ өч айдан соң таптаза бер малай дөньяга килде. Ул малай, әлбәттә, теге вакыйгаларны белми һәм белмичә бик дөрес эшли иде. Адәм баласына кайбер әйберләрне белмәү дә ярый... Дөньяда зур-зур складларны, урманнар, диңгез-океан чикләрен саклап була. Алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар куелган музейлар, банкларны саклап була. Бөтен бер илләрне, утрауларны саклап була. Бо- ларны саклау өчен корал, кешеләр, дәүләтләрнең куәте кирәк. Әмма корал да, кешеләр дә, дәүләтләр дә саклый алмый торган бер нәрсә бар дөньяда: ул — кыз бала намусы. Моны саклый ала торган куәт, кораллы көчләр дөньяда бер генә кеше кулына тупланган. Ул кешенең эшчәнлеге беркем тарафыннан контрольгә алынмый, ул кешенең эшенә берәү дә тыкшынмый. Кыз баланың намусын саклаучы хикмәтле бу кеше — кыз бала үзе. Әйе, үзе. Кыз бала үстерү... Беркатлы атаның әле тагын дүрт кызы бар иде. Кыз бала үзен-үзе сакламаса, аны кем саклый ала соң? Кыз бала ничек тотарга тиеш соң үзен? Аны кем белеп бетерсен? Әлеге вакыйгадан өркеп калган ата бу турыда күп уйланды. Өйдә калган дүрт кызда дүрт төрле холык бар иде. Дүртесе дүрт хатын-кыз болар. ...Була шундый кызлар, буй җитә, сылу, чая булып җитешә, егетләрне якын да китерми, үзенең бөтен тәнен, холкын бер бөтен итеп саклый, бөтен кешенең ихтирамын казана, әмма ни үкенеч! Кияүдән уңмый... Була икенче төрлеләр, башта җиңел кулдан гына тегесен-монысын рөхсәт итә, аннан аз-азлап рөхсәт рамкалары киңәя бара, ә егет халкы әрсез! Шулай итәитә бичара кыз баланың бервакыт рөхсәт ит.мәслек әйберсе дә калмый... Була өченче төрлеләр, болары үз вакытында җиңелчә генә тегесен дә, монысын да рөхсәт итәләр, яшь егетләр шул кызлар белән уйна- * шып «практика» узалар, репетиция ясыйлар. Ләкин ул кызларның кат- з гый нормалары була, алар үз вакытында үзләрен дә, кызып киткән < егетне дә туктата алалар, кыскасы, чама беләләр. 5 Беркатлы атаның Фәтхия исемле кара тәпиле, кара чәчле кызы исә < беренче төркемгә керә иде. Фәтхия янына беркем дә якын килә алма- * ды, аның янында беркем дә артык хәрәкәт ясый алмады. Ул каты са- < бырлы, тәвәккәл кыз иде. Шулай, кияүдән уңмады. Ир кеше бәхетле булсын өчен өч шарт ки- ю рәк: хатыннан уңу, сыердан уңу һәм яңа йортка чыгарган мичтән уңу. ы Әмма хатынкыз бәхетле булсын өчен шарт бер генә: ирдән уңу. Фәт- = хия уңмады. Саргылт кашлы, саргылт сипкелле, ашаганда мышнап 2 ашый торган караңгы чырайлы адәм иде. Сугыштан кайткан сәгатен- « дә, капкадан кергәндә үк ямьсез сүз әйтте: — Я, син ничегрәк яшәдең мин югында? Алдың-артың чистамы?— г диде. Аңарчы көнләшүдән кыйный иде. Моны белделәр, ишеттеләр, район Советы башкарма комитетыннан килгән иптәш идарәгә чакыртып аның белән сөйләште. Файдасы тимәде: — Мин, — диде, — депутатка кул тидермим, әмма хатын үземнеке. Кыйнасам да хатынны кыйныйм. Аннан кире кереп болай диде: — Минем нервалар шәптән түгел. Кавалериядә башыма ат типкән иде. Шуңа күрә бик тиз сүтелеп бетәм. Аннан шунысы да бар: ул үзе бик тешләк хатын. Мин кызу. Әйтәләр бит: кара кешенең ачуы чыкканчы сары кешенең җаны чыга, дип... Беренче баланы Фәтхия бик авырдан тапты. Тулгагы бер тәүлеккә барды. Аннан районга озаттылар. Ире саргылт кашларын җыерып күңелсез генә йөрде, әмма больница ишеге төбеннән китмәде. Тагын бер кич кунарга туры килмәгәе дип, ашау-эчү әйберләре алырга өенә кайткач кына карт атасы әйтә куйды: — Улым, бер дә борчылма, мина бик һәйбәт төш керде. Келәт астыннан бер чабата тартып алдым. Ходаның хикмәте, шул чабата эченнән тагын бер кечкенә чабата чыкты... Ике тәүлек дигәндә, чыннан да, сау-сәламәт бала туды. Аңа Әнисә дип исем куштылар. Бу — заманы өчен иң модалы, иң яна исем иде. ...Фәтхия онытылып киткән икән. Тукта, ул заманнан бирле күп гомер үткән бит инде. — Фәтхия апа, сине телефонга чакыралар. Райкомнан. Сручны,— диде... Нинди телефон? Нигә аны? Ә... Моннан бер сәгать элек кенә аны шушы ябыккан, йончыган, алҗыган колхозның председателе итеп сайладылар бит. Дөрес, монда да ире каршы чыкты: — Таш мәчеткә агач мөәзнн билгеләү була инде бу,—диде —Ирләр беткәнмени? ...Телефонда беренче үзе икән. — Бүген үк, хәзер үк бөтенесен саклауны тәэмин ит, кырга каравылчылар куясыз, бер генә винтигына да кагыласы түгел, каравыл башлыгы итеп лично үзең билгеләнәсең, иртәгә хөкүмәт комиссиясе киләчәк,— диде. Председательнең беренче эш сәгате... авария булып, колхоз басуына килеп төшкән самолет кисәкләрен саклауны оештырудан башланды. Авариянең нәрсә икәнлеген Фәтхия таң аткач, кояш чыккач күрде. Күз күреме җитәрлек кар басуы капчкара металл кисәкләре белән чуарланган иде. Самолет моторы кадалган җирдә колхозның бәрәңге подвалы зурлыгында кара чокыр, ул мотор аннан сикереп чыгыл йөз метрлар ераклыкка барыл төшкәч, анда тагын бер подвал ясалган. Шул подваллардан ике чакрымнар ераклыктагы әйләнә-тирә чуп-чуар булган, кар янган, сөрем-корым, металл һәм бензин исе таралган иде. Яз көне мәктәп балалары, колхозчыларны оештырып, ул басуда тимертомыр җыйдылар. ...Аннан арык атлар белән язгы кыр эшләре. Фәтхия ниләр генә күрмәде, ниләр генә ишетмәде ул елларда... Председатель булып эшли башлагач, аның бөтен хыялланганы шул булды: кичтән ятып иртәнге алты-җиделәргә кадәр тоташ бер йокларга иде. Бер генә төн, бары тик бер генә төн. Сары кашлы адәм эчте. Аның бер аягы протез иде, авыр эшкә ярамады, идарә карары буенча аны умартачы итеп куйдылар. Анда ул балавыз сыккан сулардан, иске кәрәзләрдән әллә нинди ачыткычлар ясап каравыл өенең чормаларына, агач асларына яшергәләп тотты. Үзе, кеше белән күрешеп 'Сөйләшкәндә, елап җибәрә торган булды. — Менә быелнын балын гына җыеп амбарга тапшырам да асылынам да үләм,— дип сөйләнде. —Менә семьяга быел кышлык утын гына әзерлим дә көзгә асылынам да үләм... Ул арада сугыштан соңгы икенче бала туды. Председатель хатын нибары ике көн өендә ятты. Ул вакытта «декрет ялы» дигән сүзне авылда белүче дә юк иде. Идарә утырышы барган вакытларда ялан аяклы чибәр кыз Әнисә үзенең сеңелесен ак җәймәле бала арбасына утыртып идарә бакчасына алып килә һәм тәрәзәдән генә әнисенә суза иде. Тәмәке төтене баскан тынчу бүлмәдә' Фәтхия арты белән генә борылып бала имезеп ала. Фәтхия каты куллы, гадел сүзле, кырыс булды. Райком пленумнарында аның шул сыйфатын мактап еш телгә алдылар. Ә еллары — макташып тора торган заман түгел иде. Колхоз җитәкчеләренең төрлесе бар иде. Ничек кенә яндылар бичаралар. Берсе, колхоз председателе, язгы кыр эшләренең барышы тикшерелгән пленумда харап булды. Теле-телгә йокмый торган шомарган бер ташбаш иде ул. — Җитмәгән бәрәңге орлыгын «Авангард»тан алу турында сезнең белән сүз булган иде, — дип бүлдерде аны 'секретарь, трибуна артында сөйләп торганда мәсьәләдән читкә китә башлагач. — Менә шул мәсьәлә ничегрәк тора? Күпме җитми сездә? «Авангард»ның күпмелек мөмкинлеге бар? «Авангард»лар 'белән сөйләшендеме? Ташбаш тагын сүз белән күмеп ташлады. — Бездә,—диде, — бәрәңге утыртылачак мәйданны яхшы сортлы бәрәңге орлыгы белән тулысынча тәэмнн итү турындагы кайбер мәсьәләләрне күздән чагылдырып җибәрү фактлары булды.. — Алдамыйча гына сөйлә әле, бу сиңа каз өмәсе түгел,— диде секретарь. Тегесе елмайды: — Иптәш секретарь! Алдамаганыма алты ай, ялганламаганыма ярты ай булды. —Арткы рәтләрдә көлештеләр. — Нигә алдыйм? «Аван- гард» председателе иптәш Каримов белән өченче көн генә очраштык. Үзем бардым. Ике йөз центнердан ары бирә алмыйм, ди. Ә мина барлыгы алты йөз кирәк. Значит... Арткы рәтләрдә тагын көлештеләр. Ташбаш карашы белән ул рәтләрдән Каримовны эзләде. Коткарса, шул коткара дип уйлады. Әмма Каримов күренмәде, хәер, секретарь да аны бастырырга җыенмый иде. — Кәримов белән кайчан сөйләштегез?—дип сорады секретарь кырыс кына. — Тучнысы гына өченче көн,—диде ташбаш. Ул хәтта куен кесәсеннән сәгать чыгарып карады. — Өченче көн. Төштән сон. Шуннан ары бирә алмыйм, диде. Фәтхия андый җыелышларда күп чыгыш ясамады, хатын-кыз председательләрдән районда берүзе вде. Аның турында өлкә газетасында матур гына бер очерк чыкты: «Председательнең бер көне». Шул очерк чыккач кына шаяртып райком бюросында секретарь аңа дәште: — Я. Фәтхия иптәш, газетада язылганча ук тыгызмы сезнең эш көне? Икмәк чыгару буенча эшнең торышы белән танышыйк әле,— диде. Фәтхия шунда йөрәк ачысы белән әйтте: — И иптәш секретарь, — диде. — Икмәкнең булганын чыгардык, планны үтәдек. Эшләмәгән эш түгел. Әмма теге мәкалә белән риза түгел мин. — Нәрсә, җитәрлек мактамаганмыни? — Секретарь кашларын җыерды. — Юк, минем тормышымның көнен генә язган ул. Менә ул язып карасын иде: председательнең бер төне ничек уза икән? Бер төне...— Шул вакытта Фәтхия хатын-кызга әйләнде дә калды. Күзләре дым лаиды. — Семьяны утын белән генә обеспечивәйт итәм дә быел асылынам да үләм... Үлем исә алай озакка, билгесез «быелжга кичегеп маташмаган. Колхозларны берләштерү мәсьәләсе башта идарә утырышында каралды. Ирләр тәмәке тартты, Фәтхия тәрәзә форточкасын да, ишекне дә ачып кунды. Идарә коридорында кыштыр-мыштыр килгән булып кызыксынып йөрүчеләр байтак иде. Күпләрнең күрше колхоз белән кушыласы килми, авылның, колхозның рәте китәр дип куркалар. Идарә әгъзалары арасында да төрле фикер йөри иде. — Ишекне ябып сөйләшик, —диде колхозның агрономы, саклык белән коридорга таба ымлап. Урыныннан кузгалды. Әмма Фәтхия кырыс тавыш белән аны урынына утыртты: — Ишекне «игә ябарга? Без монда колхозны тарату турында сөйләшмибез ич,— диде. — Ярый, булды, — диде секретарь.—Аңлашылды. Менә син, иптәш, бик матур сайрыйсың, пленумга соңга калып килдең. Пленум башланганда без бер минутка тын калып аяк өсте тордык. Иптәш Кәримовны моннан биш көн элек машина белән шәһәргә озаткан идек. Бер көннән соң операция вакытында үлгән. Өченче көн без аны жир куенына тапшырдык. Халык белән эш итәргә бу секретарьдан күп нәрсәгә өйрәнде Фәтхия. I. МӘҺДИ Е в ф Ю Колхозның бик авыр вакыты иде шул. Фәтхия җитәкләгән колхоз икенче колхоз белән берләштерелер алдыннан гына аның ире трактор чанасына кысылып үлде. Бичара, салган баштан, үзләренә утын алып кайтканда. Юлга чыкканда гына әйтә киткән иде: Бу — чыныккан председательнең колхоз кешеләренә ясаган соңгы искәрмәсе иде. Колхоз документларын, Җирдән файдалану актын гомуми җыелыштан -соң күрше колхоз председателенә тапшырдылар. ... — Капкаларны, исекләрне иик астың? — диде Фәхрислам аңа, Фәтхия хуҗа хатын булып беренче канне йорт-җир.не җыештыра башлагач.— Бөтен сүз урамда булыр. — Ә нигә ачмаска? Без бит семья кору турында сөйләшәбез, тарату турында түгел,— диде Фәтхия гөл чүлмәкләренең балчыгын алыштырып йөргән җирдән. Фәхрисламның яшь хатынга бу искәрмәсе беренчесе һәм соңгысы булды. Чөнки Фәхрислам гомерендә беренче мәртәбә үз каршында хатын-кыз елмаюын күрде. Шуны тойды. Ә хатын-кыз елмаюы — хәтәр һәм көчле корал. .. Фәхрисламга яшь хатын булып килгән Фәтхия шундый катлаулы тормыш юлын үткән хатын иде. Кызлары? Идарә тәрәзәсеннән алып имезеп үстергәне унынчыны тәмамлауга китеп барды — хәзер Сахалиннан әнисенә кызыл балык кына җибәреп тора. Ә олы кызы Әнисә... Хәер, монысы турында аерым сүз... Кызыл алмалар Август ае Фәтхиянең тормышын тамырыннан үзгәртте. Ленар белән Фәхрислам аның нигезенә зур йомыш белән килгән көннәрдә ул болай да башын кая куярга белми йөри иде. Ахрысы, кияүгә чыгарга тиз ризалашуына да сәбәп шул — үз борчуы булды. Ананың соңгы, иң ышанычлы кызыннан аерылган көннәре иде ул. ...Фәтхиянең кызы Әнисә, аның ай-ваена карамыйча, авылны ташлап китте. Әнисәгә чакыру кәгазе килгәч, Фәтхия елады да елады. Исәбе — кызны авылда калдыру иде. Нәкъ шул көннәрдә Ленар белән Фәхрислам килде. Унбиш көн эчендә Әнисә бөтенләй икенче кызга әйләнде. Авылда иң яхшы дип йөртелгән озын күлмәге, йомшак табанлы туфлилары яраксызга чыкты. Аны өлкән курс кызлары белән бер бүлмәгә урнаштырганнар иде, беткән баш беткән диде дә йортны кырыштырып алган соңгы ике йөз тәңкәне очыртты. Тар, кыска юбка, кыска пальто, платформа үкчәле туфли киде, тез астына кадәр төшкән толымнарын икедә уйламыйча кистерде. Парикмахер хатын: — Сеңелем, бер-ике көн уйла, мондый чәчне бүтән күрә алмассың,— дип, толымнарын учлап, «айчыны якын китермичә торды. Әнисә күзен чытырдатып йомды да: — Апа, тизрәк кисегез, — диде. Шулай да «чык» итеп толымны кайчы өзгәндә, Әнисәнең йөрәге әллә нишләп чәнчеп алды. Киселгән авыр ике толым көзге алдына салмак кына сузылып ятты. Ләкин шул минуттан ул инде шәһәр кызы иде. Әнисәнең, унынчыны бетергәч, өч ел колхозда эшләп куллары калынаеп беткән иде, маникюрша аның тырнакларын бизәгәндә шактый озак маташты. Болай да озын керфекләрен буятып чыгып, гомуми торакка кайтып барган Әнисәне трактор чанасына кысылып үлгән саргылт кашлы Минһаҗ белән элекке председатель, хәзер бозау караучы Фәтхия кызы дип әйтүе инде бик кыенлашкан иде. Әнисә авыл белән әнә шулай аерылышты. Бу инде мәңгелеккә аерылышу. Авылда самолет заводы юк, авиация иңститутын тәмамлагач, барыбер инде шәһәрдә калдыралар. Шуның өстенә әнисе дә кызы белән киңәшмәстән иргә чыкты. Хәзер авыл белән бәйләгән җепләр бөтенләй өзелде. Шулай, иптәш кызлары белән танышып, дуслашып өлгергәнче, Әнисә инде бүлмәдәшләре — Куибышевтан килгән генерал кызы һәм Саранскидан килгән трест начальнигы кызыннан бер дә генә дә аерылмый иде. Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Рас сүз * икән. Әнисәнең шәһәргә килгәненә ике айдан арткан иде. Инде сагы- ? нуын яшермичә, әнисенә яна адрес белән хат та язган иде. Әнисе дә 2 аны яна нигезгә кайтып йөрергә чакырган, тормышыннан риза булу- < ын әйткән, тавык карарга кердем, эшем әйбәт, яңа әтисе эчми, эчкән- ; дә дә сыра гына эчә, дип язган иде. * Әнисә өчен инде «семестр», «деканат», «кафедра», «внеаудиторка» 2 дигән сүзләрнең дә мәгънәсе ачыкланган, һәм бер-ике мәртәбә теге ф кызлар белән инде лекция вакытында кинога да барылган, ашханәне а «столовка» дип кенә сөйләшенә башланган, өзелеп-өзелеп тәлинкә ту- ь лы токмачлы аш ашыйсы килгәндә дә сынатмыйча, теге кызлар белән = егерме ике тиенлек пирожный йотып, ирис суыргалап та йөрелә баш- с лантан көннәр иде. Инде, актык чутта, Софи Лорен белән Брижитт п Бардоның да кайсы фильмнарда уйнаганы мәгълүм иде... Шулай, алар өчесе базар аркылы ашыгып-ашыгыл, чыркылдашып г көлеп кинога чабалар иде. Кинәт: — Әнисә!—дигән таныш тавыш ишетелде. Әнисәнең аяклары таеп китте. Ни булса ул булыр дип, Әнисә саклык белән генә читкә күз ташлады. Якында гына бортына пычрак чәчрәгән машина өстендә жы- лы башлык киеп, аны маңгайдан яулык белән төреп артка бәйләгән, халат кигән Фәтхия тора иде. Көзге җилдән аның бите чуен китегедәй каралган, яңагындагы җыерчыклары гына ак юл булып калган, иреннәре ярылган, халаты тавык тизәгенә буялган. Машина тулы ящиклар, ул ящиклардагы тавыклар чыр-чу килә. Фәтхиянең дә кулында иләмсез генә, түш йоннары коелган бер әтәч. — Әнисә дим, Әнисә! Әнисәнең иптәш кызлары да бу тавышны ишеттеләр. — Сине кемдер чакыра, кинога соңга калмыйк, тиз бул, — дип туктап борылдылар. Нишләргә? Озак уйларга ярамый иде. Барлыгы ике- өч секунд үтте. — Ә, безнең авылның бер иләс-миләс хатыны ул, — диде Әнисә, колак йомшакларына кадәр кызарганын сизеп.— Әйдәгез соңга кал мыйк. Фәтхиянең кулындагы әтәче ычкынып чиратка баскан халык өстенә барып төште. Кыска юбкалы, калын үкчәле кызына карап ул тагын бер мәртәбә: — Әнисә, дуңгыз, кая чабасың? — дип кычкырды. Ләкин кызлар халык арасына кереп югалганнар иде инде. Тавык ашыйсы килгән кешеләр чиратка тезелделәр дә тезелделәр... Бер атналар чамасы узды. Көзге кичләрнең берсе иде. Фәтхия ут та кабызмаган көе мич алдында ашау хәстәрен кайгыртып йөри. Ул әле өстен дә алыштырмаган, фермадан кайткан гына иде. Ярым караңгы өйдә бәгырен телгәләп, бер уй аның миен кимерде. Юк, Әнисә аның яна иргә чыгуын гафу итмәгән. Юк, аңламый ул аны. Аңлый алмый Чөнки алар икесе ике халәттәге кеше. Ә ике төрле халәттәге кешеләр беркайчан да берсен-берсе аңлап бегерә алмыйлар. Ишек ачылды. Фәтхия, гадәттәгечә: — Синме? —диде. Фәхрислам дип уйлады. Ул түгел икән. Ишек янында яңа капрон куртка кигән, тартылып, җыйнакланып киткән Әнисә тора иде. Аның кулында челтәр белән әйберләр. Ул челтәр эчендә Фәтхия ярата торган егерме ике тиенлек батоннар, ике шешә сыра һәм кызыл алмалар иде. Ана белән кыз беравык сүзсез тордылар. Аннан кыз челтәрен өстәлгә куйды да әнисенә таба атлады. Фәтхия дә кызының кочагына атылды. Шул хәлдә күпмедер вакыт сүзсез тордылар. Ана һәм кызның күңел түрләрендә бер-берсенә энә очы кадәр дә үпкә калмаган иде. Андый шатлыклы көнне Фәхрисламның җырламый калганы тарихта әле булганы юк. Кичке табында түрдә, изүен чишеп, бәхетле Фәх- рислам утыра иде. Аның кәеф гадәттән тыш яхшы, шул уңайдан ул Ленар кыставы аркасында гына шәһәргә барып мәҗбүри диярлек куй- дырткан яңа теш казнасын да кигән иде. Ул аны ике генә очракта кия: өйгә кунак килгәндә һәм улы Ленар янына барганда. Ленардан курка, чөнки казнаны ул куйдырды. Башка вакытта өстәл тартмасында такта чәйдән бушаган кургаш кәгазьгә төреп тота ул аны. Аныңча, ясалма теш казнасы ризыкның тәмен генә ала. Хәтта чәйнең дә тәме үзгәрә. Әмма күчтәнәч сыраның тәме үзгәрмәде, үзгәрмәде. Шундый сәгатьтә ничек инде бер җырлап алмаска? Бүгем төнлә бер төш күрдем. Акбүз атка атландым. Күргән төшем ырас килде — Сезне күреп шатландым. Ай-Һай, кияү... Галләмгали агай кызы белән киявенең эчке тормышларына катнашмады. Хәер, ыгы-зыгылы вакытларында бер тапкыр катнашып караган иде. Отылды. Миңнулла җиңде. Көч белән түгел, сүз белән. Ата кешенең уен кызганда чыгарып салырлык уен тузы юк иде. Сабан туй көн иде. Мәйданнан таралабыз дигәндә генә күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр килеп керендерде. Соңгы батырлар көрәше иде, батырлар чирәмне-балчыкны изеп быкырдап беттеләр. Кайтырга чыккан халык арасында, тау битендә, Миңнулла тавышлана иде. Исереп алган да Зәмзәмбикәгә бәйләнгән. Кемдер арага да кергән. Җитмәсә, ул арага кергән кеше шәһәрдән кайткан кунак ир кеше булган. Ә Миңнулла чиста киенгән елтыр шәһәр ирләрен бер дә яратмый. Андый интеллигентный ирләр аның йөрәгенә ярамый. Сәбәбе бар. Әнә шул уңайдан ул тиктомалга Зәмзәмбикәне кыйный ук башлаган. Миңнулланың өстендә ике тасма итеп украинча чигелгән ак күлмәк. Юеш чирәмдә, балчыкта аунап, ул күлмәк танымаслык булган. Итәкләре чалбар каешыннан сыдырылып чыккан. Зәмзәмбикә аны торгызмакчы була, тегесе яман сүгенеп аңа тибенә. Шунда ук Миңнулланың үзеннән калмый торган зур эте «Казбек» чиный. Тавышка Галләмгали агай килеп җитте. — Чү, чү, кияү, ни эшлисең, кеше арасында шулай хатын кыйныйлармыни?— диде ул. —Бу нинди эш? Адәм баласына кул күтәрәләрмени? Әтисен күргәч, Зәмзәмбикә дә елап җибәрде. Ләкин Миңнулла кызган иде. — Тик кенә тор, бабай, бик белеп кыйныйм,— диде ул, яткан җиреннән тора алмыйча мүкәләп. — Бик белеп кыйныйм... < Галләмгали агай шып булды. Чыннан да, бәлки сәбәбе бардыр. Ләкин Миңнулла да шуннан ары кизәнмәде, әйләнә-тирәдән бала-чага таралышкач, бите янында чинап торган овчаркасының муенын кочаклады да үкереп елый башлады. — Казбек! Җаным! Казбек! Иң ышанычлы дусым! Казбек! Бер генәм, иң турылыклы дусым! — һәй, алла,— дип ачынды шунда Галләмгали агай. — Уф-фу-фу... Атасызны кияү итмә, анасызны килен итмә, дип белми әйтмәгәннәр шул борынгылар. Кеше арасында аңа — әдәпле, вәкарьле кешегә — бик тә, бик тә оят иде. Казбек чинады да чинады. Ул елны сабан туй Галләмгали агайга әнә шулай күңелсез булды. Ярый әле, ул еллар артта калды. Ә бүген... Бүген Галләмгали агайның шатлыгы эченә сыймый. Моннан өч көн элек Зәмзәмбикә больницадан бер кыз алып кайтты. Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер, ди китап. Дөньяда иң бәхетле хатын кем? Кызы да, малае да булган хатын. Әйе, теге шау-шулы еллар узды, Миңнулла белән Зәмзәмбикә бәхетле хәзер. Казбек та картайган инде, ияреп йөрми, йортта гына тора. Бүген дә кунакка ияреп килмәгән әле ул. Никельле караватның урта бер җиренә, ике зур мендәр арасына зәңгәр тышлы яңа атлас юрганга төреп, кадерле кызны урнаштырдылар. Кияү белән кыз түргә кереп утырды. Галләмгали агай бик шат, бик бәхетле иде. Никельле караваттагы адәм баласы «мысык» итеп аз гына тавыш бирсә, өйдә булган хатын-кызларның барысы да сикереп торып аның янына йөгерәләр иде. Галләмгали агай мәҗлестә туйганчы җырлады. Кияү өчен аның махсус репертуары бар иде. Ул җырларны авылда башка беркем дә җырламый. Ул җырларның аерым тәртибе дә бар. Алар түбәндәге тәртип буенча җырлана. Ай-Һай, кияү, килүләрен, Ишекдин керүләреңдәй, Әллә нидин артык булды Сине бер күрүләрем. Бу җырлар арасындагы интервал да әллә ни зур түгел, ике-өч тап кыр шикәр тешләп чәй йотып куярлык кына вакыт. Ай-Һай, кияү, син үзеңләй. Кашындин кара күзек шул. Энҗе кебек теш араннан Сайланып чыга сүзең... Бу җыр шул кадәр чын күңелдән, Миңнулланың күзенә карап кына җырлана ки, шактый эре, тупас саргылт тешле Миңнулла авызын рә хәтләнап ачып елмаеп утыра, апа үз тешләре, чыннан да, энҗе булып тоела. Ай һай, кияү, син икәнсең, Син икәнен белмәдемләй. Синең белән дус булырга Элегрәк белмәдем... Әлегә исемсез кцзый караватта «мысык» итеп ала, хатын кыз ду күчә, тик Галләмгали агай гына, карават ягына карап бәхетле елмай ган килеш, чираттагы җырын башлый. Ай-Һай, княү син икәнсең. Чикләвек теше нкәнсекләй. Мәҗелестә утырыргай Мнрауай кеше икәнсең.. S. «К. У » м Ю. м МӘҺДИ Г. в ф КАЗ КАНАТ ЛАРЫ Бабай булса шундый ягымлы телле булсын! Кияү булса мактаганны күтәрә, сеңдерә торган булсын. Миңнулла шикелле. Кияүнең икенче төрлесен дә күргәне бар Галләмгали агайның. Анысы — олы кызныкы. Яңа кияү барлыкка килгәч, анысы кайтмый хәзер, көнләшә. Үтә холыксыз булып чыкты анысы. Кайта — йортта ямь китә. Олы кызы сөйләгәнгә ата ышанмаган иде башта. — И әти, — дигән иде олы кызы, бер ай торып, парлап кунакка кайткач. — Авызына илле грамм аракы кермәсен инде. Бөтенләй икенче кеше була, бәйләнә... — Булмас, — диде Галләмгали агай, кияүне беренче тапкыр күргәч,— булмас. Шундый фартауай егет андый булмас. Үз телеңне тыймыйсындыр. Гаеп үзеңдәдер. Булмас... һәм Галләмгали агай сынап карамакчы булды. Эксперимент уздыр- макчы. Өстәлгә тавык ашы килде, кайнатай кияү белән беренче тапкыр чәкәштереп үзенең фирменный ачы балын авыз итте. Эчемлек шәп иде. Ашны авыз иттеләр. Биш-алты минутлар тегене-моны гына сөйләшкә- ләп утырдылар. Кияү, чыннан да, сабыр һәм ипле иде. Галләмгали агай үпкә катыш кызына карады: шундый егетнең дә кадерен белмәсәң... пәм чынаяк чокырын кабат күтәреп авыз иткәч, ул зур канәгатьлек белән киявенә таба борылды, бәхетле кешеләрчә тамагын кырды: — Я, кияү, тормышлар ничек суң? —диде. Кияү кулындагы савытын кире куйды, әсәренде. — Ничек «ничек»? — диде. Галләмгали агайның ничә ел яшәп бер үк сүздән ясалган ике катлы сорауны ишеткәне юк иде. Каушый калды. Тамагын кырды. — Болай соравым, тормышлар ничек, дим. — Ә ник сорыйсың син аны? Галләмгали агайның тамагы кипте. Ул инде кайбер нәрсәләргә төшенә башлаган иде, әмма чигенергә соң иде инде. — Болай гына соравым, сүз примесенә 1 генә... — Юк, аның бер хикмәте бар: нишләп син, тик торганда, андый сорау бирәсең? Кайнатай авызын ачканга үкенеп бетә алмый иде. — Ай, алла, чисти исең китте. Болай гына, үзара сөйләшкәндә генә соравым. — Юк, ник именно миннән сорыйсың син аны? — Суң, кемнән сорыйм, монда башка кеше юк ич... — Ул йөрәге какканны ишетеп, тынычлык сакларга тырышты. — Ә ник кызыңнан сорамыйсың син аны? — һай, алла... — кайнатай тастымал белән авыз кырыйларын сөрткәләде. Аннан әйтеп бетерде. — Сораган инде, сораган, — диде, — әле тик ышанмаганнан гына иде... Ләкин кайната сүзне зурга җибәрмәде. Югыйсә, тегенең сузарга исәбе юк түгел иде. Ничә әйтсәң дә, кыз торасы бар. Башка кеше булса, Галләмгали агай алай авыз чайкап ятар идеме соң? Ә күпме кешенең киленен-киявен рәтләп урынына куеп йөрде ул үз гомерендә! Ахырдан кызына әйтте: — Ну, балам, иллә дә капкансың икән суң! Алды-арты хәерле булсын. Без торасы түгел, үзең кара тагын, — диде. Әмма! Урамда, кеше арасындагы кыяфәтен күрсәң кияүнең! Бөтен халык шаулады ул вакытта: — Галләмгалинең кияве министр икән... — Юк, кайсыдыр сөйләп маташкан иде: прафисыр, ди. Кибеттә күргәннәр: ыздачаны бөтенләй алмый, ди. Кияү урамнан узганда капка тирәсендәге халык аңа шулай баш иеп итәгать белән исәнләшеп кала иде. Кияү дә халык арасында үзен искит- 1 Казан арты сөйләше. Сүз уңаенда әйтү («пример»дан алынган). кеч әдәпле күрсәтә, аз сөйләшә. Ул киемнәр! Габардин костюм, затлы күлмәк, затлы галстук, запонкалар. Ә аныкы төсле полуботинкаларның бу авыл урамында әле гомумән күренгәне юк. — Кара син Галләмгалинең бу кызын, ә? Укымаган башы белән кемне эләктергән бит,— дип, хатын-кыз, эшен ташлап, тәрәзәдән кияүне карап кала иде. ♦ Кияү белән кызның китәр көннәре житкән иде, Галләмгалн агай, з аларны станциягә илтеп куймакчы булып, идарәгә ат сорарга барды. Вәлиулла абзый үзе туры килде. 5ш арасында сорап куйды: — Карале, кордаш, анда синең кияү министр диме? Файдаланып = калыйк әле, мин сиңайтим. Шушы балалар бакчасын тәки салдыртып * бетереп булмый бит — акча бирмиләр. Файдаланыйк әле, аларның бер- < берсенә сүзләре үтә. * 1 алләмгали агай кияү-кыз белән саубуллашу ашы ашап кына чык- ♦ кан һәм ялгышлык белән тагын сорау биреп «юл аягы»н катлауланды- = рып ташлаган иде. Ачудан аның бугазына төен утырган һәм сөйләшә £ алмас хәлгә килгән иде. 5 — Алар берсен-берсе беләләр, — диде Вәлиулла абзый кабат. - Галләмгали агайның шунда тамак төбендәге төене кузгалып, үпкәсе- s нә сулыш алды. г — һи-и-и,— диде ул җан ачысы белән.— һи-и-и... Министр... Әйт- * тең сүз. Министр, һи-и-и...— Шунда ул, ихтимал, үз гомерендә беренче тапкырдыр, саф татарча яман сүз әйтте. — Менә ул нәрсә, белдеңме? Министр... Ачуым да килмәгәе. Вәлиулла абзый да аптырап калды. — Ник, кайда, кем булып эшли соң ул? Бер көн минем белән исәнләшеп китте урамда, мин тегенди-мондый гына киемнән идем, уңайсызланып калдым. — Кайда, кем булып дисеңме? Кем дисеңме? Баштарак бездә белмәдек: кайтабыз дип тилиграм суккач, каршы алдык, пешерендек, һам да сам килдек — бөтен тәмлене куйдык алдына. Кем дисеңме? Иштуган стансасында вагон басып сигез ел утырып кайткан. Сигез ел. Строги йда. Вәлиулла абзый телсез калды. — Ник, туктале... Рәвеш бит бөтенләй икенче... — Икенче шул. Хәзер бит эш яхшы. Тамак тук. — Кем булып эшли соң? — Кем булсын... Шәмәрдән кош комбинатында тавык суеп тора. — Тавык суеп? — Ие. Конвейер белән килеп тора ди бәйләп аскан тавыклар. Авыз ачык, баш түбән булгач, телләре чыккан ди. Шуны канчы белән — «чык», шуны кайчы белән — «чык», һи-и-и... Беравык икесе дә дәшми тордылар. Бүген исә Галләмгали агай — бәхетле. Кияү шәп, кыз чибәр. Җитмәсә, тупырдап торган матур балалар таба кызы. Ул шатлыктан ничек җырламыйсың? Хатын-кызның иң матур, иң назлы чагы кайчан? Унсигездәме5 Егерме биштәме? Утыздамы? Юк, юк. Хатын-кызның иң назлы, иң мөлаем вакыты — больницадан бәби алып кайткан көннәре. Бу көннәрдә йөзендә, күзләрендә искиткеч наз, горурлык, сагыш, моң була аның. Бу көн нәрдә күңелендә гел яхшы уйлар гына була аның. Менә, дип уйлый хатын-кыз ул көннәрдә, мин сине яратканымны ничек исбат иттем: менә мин моны сине яратканга алып каЙТТЫМ Син ДО КИДО рәнҗетмә, син дә мине назлап кына яшә... Хатын-кызның ул көннәрдә керфекләреннән наз ага... Миңнулла да, әнә шулармы аңлапмы, аңламыйчамы, җырламакчы була, әмма аның бабайныкы кадәр осталыгы юк, ул бераз баш ватар да, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, үзенең иң яраткан жыры-н — «гөлләр көзен»не башлар, ә хәзергә әле өстәл янында нур чәчеп бәхетле Зәмзәмбикә утыра, Галләмгали агай җыр суза: Уйна, кияү, гармуныңны. Бармакларың бадыян шул. Гармун баскан бармакларың Яр куенында хәйран. Бер болганмый булмый... Шәйдулла моны су турында гына әйтелгән сүз дип йөри иде. Имеш, бер болганмый су да тынмый... Кеше тормышы турында икән бу сүз. Аның, Ленар белән килешә алмыйча, колхоздан расчет алуын Сөембикә һич тә ошатмады. Өйдә низаг чыкты. Шәйдулла моңа әзер түгел иде. Фәлән-фәлән кешеләр чуалышканнар, фәлән-фәлән кешеләр начар яшиләр икән, дип, аның ишеткәләгәнлеге бар, әмма «чуалышу», «начар тору» нәрсә икәнлеген уйлап караганы юк, анда бу сүзләрнең конкрет чагылышы юк иде. Ленар да хәйләкәр: эшләмим дигән кешегә паспорт алырга рөхсәт бирә дә утыра. Югыйсә, кайбер колхозларда китәм дигән кешене җибәрмичә, язу бирмичә үзәгенә үтәләр. «Эштән чыктым», «эшсез йөрим» дигән ирнең үз хатыны алдында бер тиенлек дәрәҗәсе калмый икән. Сөембикә идарәгә үзе барып сөй- ләшмәкче булды, ике туганны килештермәкче булды, әмма тәвәккәллеге җитмәде. Моңа сәбәп бар иде. Шәйдулла белән Ленар — кан кардәшләр түгел. Ленар — Фәхрислам белән Сабира җиңгинең алып үстергән баласы нде. ...Волость заманы булган, килгәннәр волостька практикага яшьләр. Җир техникумыннан практикага килгән бер землемер егет булган. Шул чорда ук бер фельдшер кыз да практика узган. Яшьлек гөнаһына кергәннәр. Практика елларында бу гөнаһның нәтиҗәсе күренгән. Студент халкының авыр вакыты, кая алай мәшәкатьләнергә? Берничә авылга хәбәр таралган: асрамага бала бар. Сау-сәламәт яшь әти белән яшь әни, әгәр алучы булса, бик риза булып калдырасылар икән. Фәхрислам белән Сабира җиңги кызгылт чәчле, аксыл керфекле, кәтүк хәтле бу малайны бер күрүдә ошаттылар. Алты атналык малай шулай итеп волость үзәгендәге салкын квартирадан Фәхрисламның сәкеле, җылы өенә күчте... Малай яхшы укыды, әмма каты күңелле булып үсте. Чөнки бала вакытыннан ишетә килде: — Алып үстергән балагыз шушымыни? Авылда тинтәкләр беткәнмени? Малайның күңеле әнә шулай суык булып үсте. Гомере буе аның колагында әллә ниткән ямьсез аһәң булып шул дүрт сүз яңгырап торды: — Алып үстергән балагыз шушымыни? Сөембикә бу тарихны яхшы белә. Шуңа күрә туганлык хисләрендә уйнап карау планы ышанычлы түгел иде. Ә тормыш бозылды. Ир белән хатын бер-берсенә беренче тәмсез сүзне әйтмәсеннәр. Семья тормышы бозылуда гаепле кешене эзли башласалар, баш ватмагыз: тәмсез сүзне беренче башлап кем әйтсә, шул гаепле. Сөембикә белән Шәйдулланың да шулай булып чыкты. Семья ызгышы берәүнеке дә мөгезле булмый: бөтен семьяларның ызгышында гомуми сыйфатлар, уртак моментлар байтак очрый. Монда да шулай ызгыш кыздыкызды да Шәйдулланың авылны ташлап чыгып китүе белән тәмамланды. Бераздан ишетелде: Шәйдулла Ютазы якларынамы китеп барган, шундагы бер атчылык хуҗалыгына эшкә урнашкан. Ютазы диюгә Сөембикәнең эче жу итеп китте. Башкорт ягы ич бу! Ә ул яктагы кызлар! Алардагы сылулык, алардагы елдамлык! Шәйдулланың. армиядә бергә хезмәт иткән иптәше шул яктан булган. Шәйдуллага ул сөйләгән: кызларның, дигән, иң матурлары, беләсеңме, кайда? Актаныш, Ютазы районнарында. Чөнки, дигән, башкорт белән татар > катнашмасы анда. Ул кызлар һәр ике милләтнең иң матур якларын 3 гына алганнар. Шайтан! Ичмасам, шул бозылышкан көннәрдә генә * берәрсе килеп тә чыкмады! Югыйсә, күпме кешенең семьядагы ыгы- £ зыгысы кинәт килеп төшкән кунаклар аркасында зурга китми — семья S исән кала. Килгән кунаклар үзләренең никадәр файда китергәнен бел- < сәләр иде андый вакытта! Ир дулый, хатынын сүгә: синең белән очраш- п кан көнемне каргыйм! Хатын явыз елмая: үз гомеребездәге бердәнбер 5 тыныч көнгә тел тидермә! Ире: сиңа тап булган мин юләр, шул кирәк ф миңа! Хатын: күрәчәгем булгандыр... Югыйсә, мине кемнәр генә сора- а мады. Бер бармагында дөньяны биетерлек егетләр иде. Мине өрмәгән м җиргә утыртмас егетләр иде... = Нәкъ шул вакытта ишек кагалар. х Кунаклар. Туган-тумача. Ир ягыннан... Фу, шайтан... — Әйдә, әйдә, хуш киләсез, бик яхшы, әйдә... — Монысын, билгеле s инде, ир сайрый. Кухня яктан бүртенеп кенә хатын чыга, салкын елмаеп теш арасыннан исәнләшә: — Исәнмесез... Бу «исәнмесез» әле генә шәбәеп хатынын сүккән ирнең бәгырен пычак белән телеп ала. Салкын сүз бу. Бу бәладән чыгарга, котылырга кирәк. Хатын артыннан ир кухняга юнәлә. — Карале, слушай, ни... Синең җыеп куйган запасың юкмы? Аш салмыйсыңмы? Әллә берәр төрле балык кына кыздырасынмы5 Ә үзенең бер кулы йомшак кына итеп хатын җилкәсенә салынган. Шунда эреп киткән хатын — өметле хатын. Шунда эремәслеген күрсә, ир дә уйлап куя: ну, ярар, синекеләр килгәч мин дә шулай итәрмен әле, сабакы. Ну, суп, бу юлга гына якты чырай бир инде... Я инде, я инде . Аз гына якты чырай, аз гына, дип мөлдерәп карап тора ул... Семья тавышы кемдә ничек чыга? һәр төрле семьяда, тавыш чыгарыйм дисәң, сәбәп җитәрлек. Миңнулла белән Зәмзәмбикәләр семьясында, мәсәлән, тавыш теге төп мәсьәләгә бөтенләй кагылмый хәзер. Ләкин ара-тирә үпкәләшүләр булып ала. — Быел дүрт баш калдырыйк сарыкларны, — ди Зәмзәмбикә. — Юк, икене генә,— ди Ибруш малае.— Кыш буе аларга, беләсеңме, күпме курмы кирәк? — Юк, дүртесен дә, — дип, нык тора Зәмзәмбикә, чөнки белә — бу мәсьәләдә ул нык тора ала, бу сиңа теге мәсьәлә түгел. — Безнең кай төшебез кешедән ким? Көтүе белән асраучылар бар. Капка ачып ике сарыкны, кешедән оялмыйча, ничек чыгарасың? — Юк, икене генә,— ди йорт башы — ир. Үпкәләшәләр. Эндәшмичә көне буе йөриләр. — Әтиләр сүзен тыңлап кына сиңа бардым. Синең үҗәтлегеңне белә идем,— дип, Зәмзәмбикә мысыкмысык килеп елап ала. Ибруш малае —юаш ир. Юаш ирне кулга алу — хатын-кыз өчен аеруча авыр нәрсә. Усалның бер йомшак ягы була, шунысын белеп алсан, аның белән эш итүе җиңел. Ә бу —юаш. ...Хәбиб тә юаш. Фәридәгә дә кыен. Кайвакыт аларда да тавыш чыга. Юктан гына. Ләкин мәсьәлә башка. — Фәлән кеше хатынына таныш сатучысы аркылы фәлән төрле мәрҗән алып биргән, — ди бер көнне Фәридә. — Безнең инде бигрәк юк андый связьләр. Үзең вузда эшлисең, бернинди связең юк. Минем дә тагасым килмиме әллә ул мәрҗәнне... Хәбибнең болай да кәеф шәп түгел, кафедра җыентыгына кергән бер мәкаләсен төшереп калдырганнарын ишеткән көн, мәрҗән мәсьәләсендә ул коточкыч битарафлык күрсәтә. Эш зурга китә, Фәридә кухняда кофе кайнаткан арада күзләрен дымландырып ала. — Әтиләр сүзен тынлап кына харап булдым. Минем бөтен теләгемне үтәрдәй егетләрдән баш тартып. Мәрҗән дә алып бирә белмәгәч... Дөньяда иң кирәксез, мәгънәсез эш — хатын-кыз белән бәхәскә керү. Өстен чыгарга маташу. Үз хатының белән — бигрәк тә. Акыллы ир — корольме ул, урам себерүчеме, генералмы, сыер көтүчесеме—беркайчан да хатын-кыз белән бәхәсләшмәс. Моның файдасыз икәнен аңлар. Тагын шунысы бар: кайбер беркатлы ирләр «хатынны тәрбиялим» дип күпмедер көч, энергия сарыф итәләр, хатынны үзләре теләгән якка бормакчы булалар. Дөньяда иң буш эш нәрсә? Иләк белән су ташумы? Комнан бау ишәргә маташумы? Юк! Хатынны үзгәртергә маташу. Хатын-кыз нык халык ул, ирләргә андый ныклык бирелмәгән. Сөембикә ялынырга да уйламады, ни әйтсәң дә, ул—дипломлы специалист, Шәйдулла — ат караучы гына бит әле. Әмма каты чәчле бу үҗәтне акылга утыртырга кирәк иде. Өч ай уздымы, юкмы, Сөембикә бу үҗәтне судка бирде. Шәйдулланы эзләп таптылар. Аерылышу судына кайтарттылар. Район үзәгендә суд залында ир белән хатын очрашты. Судья Сөембикәнең гаризасын укыды. Аерылышу таләп итә иде. Ләкин, судья эшне аңлатканда, Сөембикә үз күңеленнән сәер бер хис узганны сизде: моны сизенүенә уңайсызланды. Ул хисне күңеленнән куды. Әмма куып чыгарырга булдыра алмады. Каты чәчле бу үҗәтне сагынган, бик сагынган икән ул! Ичмаса, балалары да булмады. Балалы семьяда күпме тавыш чыга башлап та чыкмыйча кала. Алар яши. Ир белән хатын бер-берсенә сыртларын куеп ята башлаган көннәрдә генә кинәт бала авырып егыла. Әле ирнең исәбе хатын белән бер атна сөйләшмәскә иде. Әле хатынның исәбе, өндә киеп йөргән күлмәген дә алыштырмыйча, ир янында берәр атна аркасын куеп ятарга иде. Менә инде уртак бала җирҗимеш булып кызышып, саташып ята. Ир белән хатын төн йокламыйча аның янында утыралар, бер-берсенә җылы сүзләр әйтәләр. — Син дим, яланаяк йөрмә, салкын тияр,— дигән була әле бүген иртә белән генә гайрәт чәчкән ир. — Җылы сөт эчмисеңме?—ди авызыннан әле иртә белән генә ут чәчкән хатын балага баллы сөт кайтканда, иренә ярату күзе белән карап ала... Ә боларның бала юк, авыручы да юк. Ярабби! Судья аерып куям дисә, нишләрсең! Калганы — комедия булды. Судья, нинди кырыс күренгән хатын, суд процессы беткәнче елмаеп утырды. Ә бит судьяларга елмаерга да, ачуланырга да ярамый, диләр. Нихәл итәсең? Судья да кеше бит! — Гражданин һидиятуллинның нинди сыйфатларыннан зарланасыз? — дип сорады судья хатын Сөембикәдән. — Семьяны таркатуга китергән төп сәбәпләрне ачыгыз. — Эчми. Анысын әйтер хәлем юк. Тартмый. Тартса да, бик якын иптәше белән, кәефләнеп утырганда гына. Тартмый... — Тарту-тартмау семья тормышын бозуга китерүче сәбәп була алмый,— диде судья.— Тәмәке тарту — кешенең үз сәламәтлегенә бәйле эш. — Тырнак белән дә чиертмәде. Тату яшәдек. Хатын-кыз эше дип тормады, кирәк булса суын китерде, ашарга пешерде. Мин кичке сәгатьләрдә эшлим... Семьяны таркатуга китергән төп сәбәпләрне әйтегез. Акча мәсьәләсенә катышмый, йорт өчен әйбер алу — минем кулда. Үзе тапканын минем кулга алып кайтып тоттыра. Киңәшсез бер эш эшләми. — Семьяны таркатуга китергән... Колхозның менә дигән эшчесе. Эшләгән җирендә яраталар. Тый- ♦ нак. Мин дә аны әнә шул тыйнаклыгын, хезмәт сөючәнлеген күреп з яраттым... Аннан сүзне Шәйдуллага бирделәр. Ун-унбиш минут чамасы Сөем- ? бикәне ул мактады. = Аннан Сөембикә торып басты: * — Аның белән мине аерсагыз, мин башка беркемне дә ярата ал- < маячакмын, сез мине нишләтергә уйлыйсыз? — дип, ул үкереп елап * та жибәрде... ♦ Заманында алар авыл Советында бик гади генә итеп язылышкан “ иделәр. Судтан чыгып барганда алар шәһәр ЗАГСыннан чыгып барган Z бәхетле парны хәтерләтәләр иде. Шәйдулланың кесә калын икән, 5 район үзәгендәге ресторанга кереп бик озак ашап, сөйләшеп утырды- £ лар. Аннан йортка кайткач та ике төн йокламыйча сөйләштеләр. ? Семья бәхетен алар әнә шулай таптылар. Шәйдулла идарәгә китте. Ленар янына кереп утырды. Ленар кабинетның ишеген, гадәттә, җәй көне ачык тота. Бу юлы ябып куйды. Ике туган кабинетта озак сөйләштеләр. Ни турында? Кем белсен? Әмма берничә көн үтүгә, Шәйдулла ат абзарларына килеп өлкән ат караучы вазифасын кабул итеп алды. Аның үз планнары бар иде. Юк, авыл хуҗалыгында аттан башка булмый... Яшьләр — исрафчыл. Кибеткә «Север» папиросы алыр өчен дә «Беларусь»ка утырып чабалар. Больницага-фәләнгә кышын чылбырлы тракторга ындыр табагы кадәр чана тагып баралар. Алай булмый. Атсыз булмый... И, ул ат саклап урманда кунулар! Җирне, илне яраттыру шул түгелмени! Юк, Шәйдулланы бу урманнан, бу атлардан аера алмаслар... ...Бала чак. Әтисе белән ат саклап урманда куну. Бер төнне әтисе аны ялгыз калдырып кайтып китте. Авылда ниндидер ашыгыч эше бар иде. — Төн уртасында ферма кызлары янына барырсың, таңга таба атлар таралмый,— диде. — Мин иртүк килеп җитәрмен. Ферма кызлары урман аланлыгында бер землянкада яшиләр. Бу — җәйге утар. Шәйдулла — тавышы яшькелтләнеп чыга торган малай. Кызлар хәтта аңа да риза. Ут янында чәй кайнатып эчтеләр, урманда хикмәтле кошларның сихри концерты иде. Яктыра башлаганда гына бу концерттагы тавышлар алмашынды. Элеккеге кошлар тынды да, яңалары сайраша башлады. Димәк, һәр сәгатьтә уянучы кошлар бар. Шуларның тавышына карап сәгать белеп була торгандыр? Шәйдулла көлдә көйгән бәрәңге исен сулый-сулый йокыга киткән. Җир шарын дагы бер генә патша кызы ла үзенең атлас-ефәк мендәрләрендә болан тәмле игеп йоклый алмый. Патшалар, патша улларының бәхете Шәйдуллага кирәкми! Менә кызлар көтүне чыгардылар. Сарыклар тавышы колакка керә. Менә теге, кичтән ут янында уен-көлке сөйләп утырган кызның тавышы ишетелә. Анысы көтүче кыз икән. — Кая бара берәү-ү-ү! Урман җавап бирә: — Кая бара берәү-ү-ү-ү-ү! Сарык халкына шулай кешечә «берәү» дип дәшкәнне, шундый музыкаль җөмләне Шәйдулла башка бер җирдә дә ишетмәде. — Куала-у-у-у! Монысы көтүче ярдәмчесенә искәрмә. Ягъни, әнә сарыклар анда, читкәрәк керә башладылар, питомникта йөрмәсеннәр, миңа табарак ку дигән сүзне бер музыкаль кисәккә әйләндереп әйтү бу. — Куалау-у-у! Бераздан якында гына атлар кешнәгәне ишетелде, һидиятулла абзый килгән икән. Туган жирне Шәйдулла әнә шулары белән бергә кушып аңлый. Ютазы ягында эшләгәндә аның күңелен Сөембикәне юксынудан тыш тагын бер сәер хис биләде: аннан башка авыл ничек яшәр? Шәйдулладан башка колхоз бара алырмы? Бу хис шул дәрәҗәдә көчәйде ки, жил-давыл вакытларында, яшенле яңгыр килгәндә ул борчыла иде: бу давыл, бу яшен элек ул эшләгән ат абзарына зыян салмасмы? Алар- ның өенең түбәсен кубармасмы? Шәйдулла үзе, әйтик, шунда булса, яшеннән-давылдан зыян тидертмәс иде. Дөресрәге, Шәйдулла анда вакытта хуҗалыкларга зарар килә алмас иде. Ә хәзергә бу хуҗалыклар — ярдәмчесез, яклаучысыз. Колхозга ул нык исәп белән, зур план белән кайтты, һәм Ленар белән уртак тел таба алды. Колхоз идарәсе, Сөембикә белән ду-чат килеп алу аның тормыш юлын ачыклап җибәрде. Әйе, бер болганмый булмый, дигәннәр иде. Дөрес икән. Инде Шәйдулла бәхетле. Хәзер идарә яңа карар кабул итте: атчылыкны сакларга. Атларга фураж мәсьәләләре каралды. Шәйдулла рационны үзе төзеде. Идарә анысын да раслады. Дөньяда үз эшенә фанатикларча гашыйк кешеләр генә бәхетле була. Берәүләр тракторга, икенчеләр тепловозга, өченче берәүләр космик корабльгә, дүртенчеләр балык шулпасына гашыйк булалар. Ә менә Шәйдулла атларга гашыйк. Ат абзарындагы искә, кырык-илле атның бер үк төсле тавыш чыгарып мекерт-мекерт китереп клевер ашавына, кырыкмышлар тибешүенә, колыннарның тәртә кырына килеп комачау итеп йөрүенә ул гашыйк. Кешенең матурлыкка соклануына тимәсеннәр, моны искелек дип атамасыннар. Шәйдулланың укыганы бар: Эстониядә, Литвада җил тегермәннәрен саклыйлар икән. Кирәк өчен түгел, матурлык өчен. Эстоннарны, литвалыларны искелек тарафдары дип әйтеп кара син! Советлар Союзына кушылгач, алар культура, фән, промышленность ягыннан күпме үстеләр! Белеме зур булмаса да, запастагы сержант һидиятуллин боларны гына белә. Атсыз — колхоз авылы матур була алмый. Ат җигәргә өйрәнмәгән, бала вакытта атлар тирәсендә йөрмәгән, колыннарга сокланмаган, атка атланмаган авыл малае үз колхозының патриоты була алмый. Ул бала — бәхетсез. Кара дерматинлы ишекне эчке яктан ябып, ике һидиятуллин әнә шул турыда сөйләштеләр. Хәер, күбрәк Шәйдулла сөйләде. — Бер болганып алдык, әйдә ярар, ирләр булыйк, — диде Шәйдулла.— Мин шуны аңладым: үз колхозымнан башка җирдә мин яши алмыйм. Син дә каты кыланма: кеше сүзенә колак сала бел. Аннык кына белемең дә, грамытың да җитәрлек. Менә без болай итик... Арыш серкә очырыр алдыннан Сабан туй атнасы хәвефле, әллә ниткән шомлы була. Шушы атнада сугыш башланыр да, кырлар, игеннәр, кызлар, киленнәр ятим калыр сыман тоела. Басу өстендә ул атнада төннәрен аҗаган уйный, аҗаган да күңелгә шом гына сала. Ул сихри, могҗизалы яшен булып, тавыш-тынсыз гына ялтырап ала. Ләкин аҗаган адәм баласын бөеклеккә чакыра. Бөек булыгыз, вак-төяк идеаллар белән гомерегезне әрәм- уздырмагыз, зур фикерләр белән яшәгез, ди. Бөек булырга бер халыкларны биек тау түбәләре, икенчеләрне океаннар, өченчеләрне мәһабәт шаулаган урманнар чакыра. Ә безнен халык яшәгән җирләрдә аҗаган уйный. Шөбһәле дә, галибанә дә. Бу вакытта сугышлар чыккан. БҮ вакыт кисәтүчән. Гөлт-гөлт итә басу артында аҗаган, җир йөзен сер- ♦ ле, моңсу, җылы кич каплый... Ә кешеләрдә төрле-төрле тормыш, төрле идеаллар.. Шәйдулланы, мәсәлән, бу сабан туенда кайсы аты ничек килер, район сабан туенда д пичәсен катнаштырасы дигән уйлар били. Сабан туйга кунакка кайт- 2 кан Хәбибнең исә киртә буена чыгып аҗаган уйнавын карап торуы * шулай ук очраклы түгел. ’Явып китсә нишләрсең? Ә бит планнар шәп - иде: быел яз гына ак «Жигули» алды Хәбиб. Сабан туй болынына әни- 2 -сен, хатынын, малаен утыртып бармакчы иде ул. Авылдан чыкканнар- > ның әлегә үз машинасы булган кеше бер Хәбиб кенә. Дөрес, беренче - кайтуы түгел,. икенчесе бу. Беренчесен машинаны алгач та, әнисенә » күрсәтергә кайткан иде. Анысында бер хата җибәрде Хәбиб (әмма ул 5 үзе бу хәлне белми: моны бары тик Марат кына ишетте. Марат хәзер үз районында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшли: док- 2 торлык диссертациясе өчен комплекслы тәҗрибә уздыра, янында бер ' аспирант, берничә студент). Әйе, Марат кына ишетте, ләкин ул аны s беркемгә дә сөйләмәячәк. Ак машинага ак. перчаткалар киеп утырган иде Хәбиб ул көнне. Ак чалбар, ак ботинкалардан. Кайтып әнисе белән утырып чәй эчкәч, машинасы белән авыл әйләнергә чыгып китте. Кырда чәчү вакыты икән. Килеп туктады бу трактористлар янына. Әлбәттә, бу нинди президент икән дип, тракторларын туктатып, моның янына җыелдылар. Күрәләр — Мәтәли оныгы. Ак перчаткаларын салмыйча гына блокнот чыгарып яза башлый бу. Янәсе, өлкә газетасына бер очерк бирергә җыена. Механизаторлар этенәләр, төртенәләр, сөйли алмыйлар. Андый вакытта механизаторның бер гадәте бар — кесәсеннән папирос чыгарып кабыза ул. Ә монда анысын да эшли алмыйлар. Кыен... Ак машина соры тузан калдырып китеп бара. Трактористлар да җиңел сулап эшкә тотыналар. Баксаң, ак машина шулай күрше колхоз чәчүчеләре янында да булган һә.м берсендә район вәкиле белән дә очрашкан икән. "Язгы чәчү вакытында аягыннан кирза итек, өстеннән эш курткасы төшмәгән райком секретаре моны ишетеп бюрода бик нык әйткән, ди: — Икенче тапкыр иген кырында күренсә шул пижон, немедленно праваларын алып, ак машинасын гаражга бикләп куегыз! — дип, ГАИ начальнигына күрсәтмә биргән, ди. Хәер, ак машина хуҗасы болар турында берни дә белми. Кайбер нәрсәләрне белмәү — адәм баласының бәхете... Шефлык иткән колхоз дип, авыл хуҗалыгы институтыннан бер төркем галим сабан туйга кайтты. Ленар үз институты белән араны һич тә өзми. Үзен ул әле дә булса шул институт кешесе дип хис итә, шефлар кайткач йөгереп йөрде: аларны квартирага урнаштырды, ашау-эчү якларын кайгыртты. Ни гаҗәп, шефлар бу юлы профессор Хәсбиевне дә алганнар иде. Хәсбиев. дөрес, үзе күрергә теләмәгән кешеләр белән очрашуны бик үк яратмый Монда Марат Вәлневич булачагын ул яхшы белә иде. Ләкин сабан туйда инде ул үзең яратмаган кешең белән очрашмаска да, сөйләшмәскә дә мөмкин. Югыйсә, Хәсбиев бу мәсьәләдә нужа күрмәде түгел: бер елны Мәскәүдән кайтканда очраклы рәвештә Марат белән бер купега билет алынган булып чыкты. Шундагы кыенлык! Марат купега алдан кереп урнашкан, Мәскәүдәге дуслары аны •озата килгән иде. Профессор Хәсбиев керде Керде., һәм тыны буылып тоташ ютәлләргә кереште. Астмасы тотты. Аннан, поезд кузгалгач, тегеләй итте, болай итте, икенче вагонга күчте Әйе, тар күңеллеләр өчен түгел бу дөнья. Бервакыт Берсут ял йортында үзе яратмаган бер ассистент белән бергә туры килгән иде профессор Хәсбиев. Анда да бөтен дөньясын сүкте дә срогыннан элек кайтып китте. Әйе, хезмәт урынындагы рәсми мөнәсәбәтләр белән шәхси мөнәсәбәтләрне аера белмәгән, шәхси сим- патияантипатияләрдән югары күтәрелә алмаган кешегә бу дөньяда яшәү бик авыр... Сабан туй көнне яңгыр яумады. ‘Яшел тау битендә күп машиналар, мотоцикллар арасында күзеңнең явын алырлык ак «Жигули» тора иде. Хәбиб тә бәхетле: хатыны белән әнисе «Жигули» күләгәсендә лимонад эчеп, капкалап утыралар, ул үзе исә таныш-белешләр, яшьтәшләр арасында күрешкәләпсөйләшкәләп йөри. Ул булган төркемгә якынрак килеп торсаң, Хәбибнең әдәпле генә, тыйнак кына баритоны ишетел- гәләп тора. — Без Портсмуттан китәргә җыенган гына идек, (быел кыш туристик путевка белән ул Англиягә барган иде) Ливерпульгә килеп җитсәк — яңгыр. Көне буе коеп торды. Лондонда вакытта ук безнең илчелек вәкиле әйткән иде — без аның белән тиз дуслаштык, әйбәт кеше, между прочим... Хәбиб шулай. Ни әйтәсең? Әнә әнисе белән хатыны чүкердәшеп сөйләшеп утыра. Хатыны да, шәһәр кызы булуга карамастан, һаваланмады, әнкәсен хөрмәтләде. Гафифә җиңги шәһәргә кунакка килгәндә кадерсезлек күрмәде. Киленнең татарча белүе бик чамалы иде, әмма әнкәсенә игътибарлы булды. Гафифә җиңги малаена кунакка килгәч, юри озак иртән йокыдан тормыйча ята иде, янәсе, миннән башка болар оешып яши алалармы, юкмы? Хәбибрахман ач көе чыгып китмиме эшкә? Юктыр, юктыр, иртән кухня өстәлендә эре хәрефләр белән язылган кәгазь дә була иде. «Әни, без киттек, колбаса эч, чәй аша». Хатын- кызга үз иренә, үз кайнанасына, иренең туганнарына ошар өчен акылны табигать үзе бирсен. Әгәр табигать шуны бирмәгән икән, моны бернинди үгет-нәсихәт белән бирә алмыйсың... Хәбибнең хатынына исә табигать бу мәсьәләдә акылны үзе биргән. Дөрес, баштарак кайнана белән ул да бозылышкалады. Беренче елларда Гафифә җиңги килененең саксыз сүзенә, эчтән рәнҗеп, кайвакыт көне буе эндәшми йөри иде. Менә бит, дип уйлый иде ул, малаеңны үстереп кенә бир, хуҗалар табыла. Бигрәк тә авылда үскән эшчән егетне тиз эләктерәләр шәһәр кызлары. Аның белән яшәп булачак... Акыллы шәһәр кызлары шуны аңлый. Ә син үстергәнсең, синең эш беткән. Хәзер синең ул малаең синеке түгел, ул инде әлеге балда-май- да йөзеп үскән шәһәр кызының күзләренә генә карап тора, җитмәсә, аның әнисен дә «әни» дип сөйләшә икән. Юләр, юләр... Ике әни буламыни дөньяда... Әнә шундый авыр уйлар белән газапланып, килененә дәшмичә кара көеп утырган кайнанага шәһәр кызы Фәридә ачкыч тапты. Икенчеме, өченчеме мәртәбәсендә. Гафифә җиңги үпкәләгән көннең берсендә кичен моңаеп рәшәткә капкасына сөялеп урамга карап тора иде. Йортта көне буе авыр тынлык булды. Хәбиб көне буе газапланды. Хатынына, минем әнине ярат, дип ничек әйтәсең? Әниеңә, киленеңне ярат, дип ничек әйтәсең? Ләкин мәсьәләне Фәридә үзе хәл итте. Рәшәткә капкага сөялгән Гафифә җиңгинең артына шыпырт кына килеп басты да ул... кинәт кенә кайнанасының кабыргаларына төртеп кытыклап алды. Тегесе исә, сискәнеп, борылып карады һәм ачуланып: — һи, шикелсез, — диде. Үзе тыйлыга алмыйча көлде. — һи, нор- сыз. Юньсез... Кем икән дип торам. — Үзе рәхәтләнеп көлде. Төп мәсьәлә хәл ителгән иде: Фәридә ул кичне Хәбибнең бәхет кошын тотканын сизде, күрде; шуннан соң юк-бар үпкә-сапканы бетерү өчен кинәт арттан килеп Гафифә җиңгине кытыклап ала торган булды. Бераздан ул Хәбибкә дә ачкыч тапты: Хәбиб шуның белән тулысынча коралсызлана иде. Хәер! Ирләрне дә, кайнананы да кулга алырлык миллион ысул бар бу дөньяда. Үз ирен, үз кайнанасын кулына ала алмаган хатын башын эшләтергә иренгән хатын. Бары шул гына Ялкау хатын ул. Шәп хатын түгел... Әй, барысы да әйбәт иде әле. Барысы да көйле, җайлы барганда ♦ сак булырга кирәк: тәгәрмәчләрдән, каешлардан, шкивлардан, шестер- з нялардан торган тормыш дигән катлаулы машинаның, көйле генә эш- < ләп утырганда, син бер дә уйламаган, шикләнмәгән бер шестернясы- н ның кинәт кенә теше сына. Барысы да көйле дип ышанып ваемсыз - йөрүне тормыш гафу итми. 2 «Жигули» аласы ел шактый борчулы булды. Хәбибнең семьясы < өчен. Аларның малае Эдуард елга техникумының беренче курсында х укый иде. Начар укымады — сүз әйтер хәл юк. Кирәк булгач, озын ♦ итеп чәчен дә үстерде, хикмәтле бляха белән бил каешын да буды. = Кичләрен дә алай озак йөрмәде. Тик март аеның бер төнендә генә сә- “ гать өченчеләр авышкач кайтты. Юк, исерек түгел иде. Ата-ана җиңел- 5 чә генә орыштылар да ятып йокладылар. Әмма Эдуард йоклый алмады. £ Әнисе иртән торып кухняга чыкканда Эдуард шунда иде. йокысызлык- g тан күзләре шешенгән, төсе шәп түгел иде. Әнисе беравык карап тор- г- ды. Сорау бирмәде. — Мама! — дип, бакча баласыдай иркәләнеп дәште озын чәчле малай.— Я, кажется, совершил одну непоправимую ошибку... Ана коелып төште. Хәбибне уятты. Хәбиб ул көнне базага машина алырга барасы иде. Малай шуннан ары берни дә әйтмәде дә, сөйләмәде дә. Үзенең бүлмәсенә кереп китте дә бикләнде. Хәбиб тә, Фәридә дә өнсез калып малайның бүлмәсе янында тордылар. Иртән нәкъ сигездә ишектә кыңгырау чылтырады. Папка тоткан ике егет өйгә кереп исәнләштеләр һәм Эдуард Мөхәммәтгалиен исеменә арестка ордер күрсәттеләр. Әлегә берни дә мәгълүм түгел иде... Ә ике көннән соң күрше урамга бик күп такси машиналары килеп тулды. Урамда дәһшәтле тынлык урнашты. Йортларның берсе янында хәрәкәт көчәйде. Менә бервакыт аннан табут күтәргән кешеләр чыкты. Табутны ачык машинага урнаштырдылар. Кинәт дәһшәтле тынлыкның кылы өзелде. Йортлар, урамнар, бакчаларны яңгыратып, йөзләгән машина кычкырта башлады. Озак кычкырттылар. Таш йортлар, тимер- бетон баганалар, асфальт урамнар елады. Фажигале төстә һәлак булган таксистны күмәләр иде. Таш йортлар белән бергә Хәбиб тә, Фәридә дә еладылар. Чөнки бу җинаятьне Эдуардның дуслары эшләгәнне инде беләләр иде... Хәбиб күмүчеләр колоннасына барып кушылды. Ул үзен җинаятьче дип санын иде. Ә җинаятьче үзе җинаять эшләгән урынга инстинкт буенча бармый калмый. Хәзер үлгән таксистның туганнары аны танырлар, тукмарлар, изәрләр. Хәбиб барысына да риза. Изсеннәр, бәлки җиңеләеп китәр. Ләкин аны танучы юк. Кешеләр автобусларга төялделәр. Үлгән таксист — яшь егет икән. Хәбиб тә, белешмәстән, автобусларның берсенә керде. Егетнең әнисе, туганнары икән. Кара шәл бөркәнгән, кара озын юбка кигән карчыкны култыклап ике карчык түргә утырттылар. Кеше күмгәндә аны озата баручылар башларын түбән ияләр. Барысында да кайгылы чырай. Әмма табут артыннан барганда ни зур кайгы бары тик бер-ике генә кешедә була. Ул — баласын югалткан ата-анада. Ирен күмгән хатын да, хатынын күмгән ир дә ул дәрәҗәдә кайгырмый. Хәтта картаеп үлгән әтисен яки әнисен күмгән бала ла алай ук түгел. Иң авыры — баласын күмүче анага. Хәбиб кара кофталы карчыктан күзен алмады. Бу карчыкның күзләренә әйтерсең бө тен кешелек җәмгыятенең кайгысы җыелган иде. Ничек инде? Бу ни бу? Ниндидер өч яшь егет, машина эчендә акчасын таламакчы булып, аның бердәнбер малаеның — кадерле, акыллы, эшчән Шуригының аркасына кадаганнар. Нибары бер яртылык акча сорап бәйләнгәннәр. 'Я хода! Ник бирмәде икән Шурик аларга бөтен выручкасын? Машинасы белән калдырсын иде, тик үзе генә исән калсын иде... Иң авыры — анага. Тикшерү ун-унбиш көн эчендә тәмамланды. Эдуард җинаятьтә катнашмаган, киресенчә, исерек иптәшләре таксистка бәйләнгәч, аларны аерып алып китәргә тырышкан икән. Өенә ул ябыгып, үзгәреп кайтты. Матур озын чәчләр кыркылган, күзләр уйчанланган, йөзендәге элеккеге көләчлек беткән иде. Авылда бу хәлне белми калдылар. Техникумда да артык күпертмәделәр. Әмма элеккеге Эдуард та инде юк иде. Әнә бүген дә ул боек кына кыяфәт белән сабан туй мәйданында басып тора, аңа әллә кызык монда, әллә кызык түгел. Нәрсәсендер югалткан бу егет... Нинди бәхетле иде ул әлеге фаҗига булганчы! Ничек ярата иде ул дәү әнисен, һәр җәйне шушында авыл малайлары белән нинди күңелле көннәр уздырган иде ул! Әнә «Жигули» күләгәсендә Гафифә җиңги аңа ничек сөеп карап утыра. Хәзер инде Эдуард шаярып сөйләшми. Зурларча чырай, зурларча исәп. Ә бит нибары уналты яшь. Теге хәлдән соң әти-әнисе анда бер яңа гадәт барлыкка килгәнен сизделәр: Эдик, тәрәзә янына баса да, озак матавыкланып, тәрәзә рамындагы чебенне тота һәм аны балкон ишеген ачып чыгарып җибәрә. Малайның бу сәер гадәтен байтак күзәткәч, бервакыт әнисе аннан сорады: — Эдик, бу ни хәл бу? Нигә чебен аулыйсың? Эдик шунда моңсу елмайды: — Ах, мамочка! Белсәң иде син иреккә чыгарга тилмереп тәрәзә рамына карап утырган җан иясенең хәлен... Ирек бит ул! ...Сабан туй кыза. Брезент капланган президиум өстәле янында Ленар белән бергә институт кунаклары утыра. Ибруш малае Миңнулла микрофон, радио аппаратурасы тирәсендә кайнаша. Ленар белән Марат институт кунакларын сыйлыйлар--«Шифалы су» шешәләрен ачып аларның алдына куялар... Габделгалләм абзый президиум тирәсендә- рәк йөри: арада иң олы кунак кем, шуны ачыклыйсы бар. Ул бүген әнә шул иң олы кунакны өенә чакырырга тиеш. Фәхрислам исә беркем белән дә кызыксынмый, зәңгәр юллы күлмәк, капрон эшләпә киеп куйган да, Фәтхиягә сыланып ук мәйдан кырында басып тора. Көрәш караган сыман итә, әмма, яшь хатынымны урлап алып китмәгәйләре иде дигән сыман, бик сак тора... Ат чабышында Шәйдулланың алты аты катнашты. Атларны мәйдан эченә керттеләр. Алдан килгәне, үз дәрәҗәсен үзе белгәндәй, башын югарырак күтәреп атлый. Беренче, икенче килгәннәрне бүләккә күмделәр. Соңгы килгән атка бүләк бирергә дип тол хатыннар йөгерешеп чыкты. Соң килгән атның муенын кочаклап, аның башын сыйпап торганнары — Миңнулланың әнисе (Ибраһим солдат хатыны) Зиһникамал һәм Гафифә җиңги иде. Бу күренешне Марат бик авыр кабул итә. Соңга калып килгән ат — дөньяның ниндидер гаделсезлеге белән рәнҗетелгән җан иясе кебек. Була бит шундый гаделсезлек: адәм баласы анадан туганда ук зәгыйфь булып туа. Аның ни гаебе бар инде? Маратның күзләре яшьләнде, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен ул кара күзлеген киеп куйды. Соңга калып килгән ат — сөйгән кызын ятлар тартып алган егет ул. Кызганыч. Соңга калып килгән ат — гомере буе бер ир бала үстерәсе килеп бер-бер, артлы тугыз кыз тапкан ана ул. Тырышкан, тырышкан, әмма теләгенә ирешә алмаган. Соңга калып килгән ат — еллар буе диссертация язып та,, яклап та, диссертациясе Мәскәүдә расланмаган галим ул... Марат мәйдан уртасына карый алмыйча башын аска иеп утырды. Ә Шәйдулланың авыз колакка җиткән. Ул шат. Ул гына түгел, бөтен малай шат. Хәзер колхозда яна тәртип: колынларга тиешле буаз бияне кечкенә малае булган кешегә биреп торалар. Колхоз фуражын- ниен, арба-чанасын бирә. Бия колынлый, малай белән ата аларны ка- ♦ pan үстерә, җәй көне җигеп тә йөриләр, колхоз бер ат һәм тай караган з өчен хезмәт хакы да түли. Ләкин хикмәт анысында түгел. Хикмәт— малайларны бәхетле итүдә. Әнә алар — маңгайларына яулык бәйләгән 5 бәхетле малайлар ат өстендә, ат аягы суыталар.. Болар авылны таш- = лап китмәс, болар бәхетне шушында, үз болыннарында, үз басуларын- * да табарлар. Шәйдулла әнә шуңа шат. Хәер, шатлык дигән нәрсә адәм < баласына бер килә башласа ишелеп килә: түз генә... Быел җәйгә чых гуга Сөембикә юаная башлады. Шәйдулла кая басканын белмәде. ♦ Аның исәбенчә, бу, һичшиксез, малай иде һәм Шәйдулла инде эченнән а генә исәпләп куйды: тагын биш елдан язга колынласы бияне абзарга 1 алып кайтасы булыр. Абзарны рәтли башларга, зур тагарак куярга 5 кирәк булыр. Президиум өстәле янында гына чирәм өстендә концерт башланды. ? Концертның программасын Сөембикә алып бара. Сөембикә оста: кон- - цертка ул ел саен колхозның төрле яшьтәге талантларын катнаштыра. ' Югыйсә, кайбер колхозларда концертта яшьләр генә була. Ә монда бөтенләй башкача: Ленарның хатыны җырлый, Миңнулла хатыны Зәмзәмбикә җырлый... Ә менә быелгы концертта Ленар үз күзләренә үзе ышанмады. Микрофон алдында җырларга әзерләнеп торучы — Әминә иде. Ничә ел инде Ленар белән алар аерылышканга. Димәк, кунакка килгән. Әйе, бу авылда аларның туганнары бар. Ирдәме икән? Рәнҗеде микән Ленарга теге вакыт өчен? Хәер. Ленарның гаебе дә юк бит. Танышкан беренче кызны үзеңә хатын итеп алырга дигән мораль бурыч юк шикелле. Аннары, ул сине ошатып, үзең аны ошатмасаң, шулай ук син ирекле. Ленар бит ана бернинди вәгъдә бирмәде. Ә тегесе берни дә- булмагандай, баянның көмеш чынына кушылып болынга моң тарата. Минем исемем Әминәдер, Әминә. Көмеш путалар бәйләдем билемә, Инде кайттым туган-үскән илемә. Бик бәхетле көнем минем күрегез Жыр бетеп микрофонны Сөембикә кулына тапшырганда гына Әминә президиум өстәленә таба борылды. Ленар белән аларның карашлары очрашты. Ләкин Әминәнең карашында үпкә-сапкы сизелми иде. Мәйдан халкы исә кунак хатынга озак итеп кул чапты. Менә дөнья! Сабан туй бара, көрәшәләр, йөгерешәләр, әмма кешенең эчке халәте үз законнары буенча яшәвен дәвам итә: сабан туй вакытында да кеше үзе өчен ачышлар ясый, өйрәнә, тикшерә, сөя, нәфрәтләнә, шатлана, искә ала, кагыйдәләр чыгара... Ә ахырдан. «Сабан туйда булдым, көрәш карадым», дип сөйләшкән булалар Галләмгали агай теләгенә иреште. Иң зур кунакларның кемнәр икәнлеген Марат аңа әйтеп бирде: профессорлар Ибраһимов һәм Хәсбиен диде. Галләмгали агайга башка берни дә кирәкми иде. Кичен аның яран гөлләр каплаган түр тәрәзәләре төбенә кадәр ачылган, өеннән итле токмач исе чыккан иде. — Әйдә, кем, профессор энекәшләр, — диде Галләмгали агай, ике телне бергә катыштырып, — менә моны кадерен белеп кенә бер стәкән генә тотып куегыз. Сездә юк ул, эчегез! Профессор Ибраһимов бераз уңайсызланды — Что сез, абзый, шәһәр бик бай хәзер, бездә мондый эчемлекләр ник булмасын, — диде. Галләмгали агай алай тиз бирешмәде: — Мин, — диде, — сездә бөтенләй юк дип әйтмим, барлыкка бар ул, әмма ләкин сездә аның стәкәне бер тәңкә, ә мин бушка эчерәм. — Үзе аннан зур канәгатьлек хисе белән профессорга карап куйды. Ибраһимов, ярый әле, юморны аңлый һәм ярата торган кеше икән. Уртак тел тиз табылды. ГалләМгали агай мәҗлестә бәхет, язмыш турында бәхәс кузгатырга ярата. — Менә, примир, мин коммунист, син коммунист, — дип сүз кыздыра башлады ул, Ибраһимовка таба шуышып. — 'Язмышка без ышанмыйбыз. Бәхет тә үз кулыбызда, дибез. Алары шулай. Ата-ана тәрбиясе, дибез. Ата-ана тәрбияләсә була, тәрбияләмәсә — юк, дибез. Менә, примир, Гафифә малаен алыйк. Аны кем тәрбияләгән дисезме? Кая инде, әнисе гомер буе колхоз эшендә булды. Көн-төн. Әти тәрбиясен бөтенләй күрмәде ул малай. Ә бүген күрдегезме, алтын күзлекле берәүне? Ә машинасын күрдегезме? Дасинт диме? Инде килик минем олы кияүгә. Әти-әни кулында үскән. Начар кешеләрме? Юк, кода-кодагый фартауай кешеләр. Кода—директор шкул булган, кодагый — межрай- базада завскладом. Ә малай кем булып чыккан? Вагон басып сигез ел утырган. Ник аларныкы дасинт түгел, ник Тафифә малае вагон басмый? Биспризор үскән бит ул? Ә? Менә шушыны аңларга Галләмгали агаеңның грамытысы җитми инде... Ризыкташ булу, ризык янында әңгәмә кору — зур эш. Берәүләр моны бик примитив аңлыйлар. Имеш, кешедә булмый торган аш-су, эчемлек өстәлдә никадәр күп булса, табын шул кадәр яхшы. Имеш, чакырылган кунаклар никадәр зуррак урындагы кешеләр булса, хуҗа өчен шул — дәрәҗә, мәртәбә. Алай түгел, юк, алай түгел... Өстәлдәш, ризыкташ булу — мәсләктәш булуга нигезләнгән. Дошманнар бер табынга утырмый. Хикмәт ашау-эчүдә түгел. Бер-береңә эчтән янап, ананас, тавык ашап, Балеар утрауларында ясалган мәшһүр шәраблар эчеп утырырга мөмкин; бер-береңә ихтирамың ташыган хәлдә хозур кылып, тозга манып мич бәрәңгесе ашап, такталы кытай чәе эчеп утырырга мөмкин... Мәҗлестә утыра белү, анда үз-үзеңне тоту — зур сәнгать. Дәрәҗәле, абруйлы кешегә түр башында еш утырырга туры килә. Әлбәттә, сиңа мактау сүзләре әйтәләр. Әнә шул мактау сүзләрен кабул иткәндә һәркемнең фильтры булырга тиеш. Ә турысын гына әйткәндә, галим кеше мактау сүзен тыңларга да тиеш түгел. Адәм баласы мактауның зарарын белеп бетерми: әгәр аның никадәр зарарлы икәнен белсәләр, дошманнар бер-берсен мактап кына торырлар иде. Галим кеше үзенә буйсынган галимнәр белән мәҗлестә утырырга тиеш түгел. Чөнки бер генә кеше дә аңа мактау сүзеннән башка сүз әйтмәс. Димәк, бу—ялган мәҗлес. Әмма, рәхәт чигеп, шул сүзләрне ихлас күңелдән кабул итеп түрдә утырган галимнәр була. Алар — кызганыч бәндәләр. Монда, Галләмгали агайның түрендә, ичмасам, утырсаң да ярый. Галләмгали агай профессорларга әлегә мактау җырларга җыенмый. Аның крестьян миен әллә ниткән сораулар борчый. — Менә, профессор, энем, — ди ул, тегеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә таба борылып, — шуны гына аңламыйм мин: мин колхоз производствосында, шөкер, егерме тугызынчы елдан бирле. Менә сез берзаман җирне тирән сөрегез, тирән сөрегез, дип үзәккә үттегез. Агроном килә иде дә басуга, таягын тыгып үлчәп карый иде. Ел саен тирәнрәк, ел саен... Шулай җирнең юньле катламын аска әйләндереп бетердек, өскә әрлән балчыгын чыгардык. Ахырдан сез әйттегез: алай ярамый, тирәнгә сөрү туфракны боза гына, дидегез. Ә мин моның шулай икәнен теге вакытта ук белә идем. Ә минем грамыт — нуль бөтен фәлән... Шулай булгач, кем профессор булып чыга соң әле монда? Галләмгали агай жиңүле кыяфәт белән кунакларына карады. Аның ярым шаярып сөйләгәненә инде ияләнгәннәр иде. Ул кызды. — Инде килеп, менә үзебезнең колхозда. Башта буаларны, аннан болыннарны бетердек. Хәзер суны бетергәч, су булдыру өчен көрәшәбез. Торбалар белән сиптерергә суны әллә кайлардан алырлык булабыз. Моның да шулай булачагын мин белеп тордым. Нишләп сез. ип- * тәш профессорлар, тегене-моны язып чыкканчы, башта безнең белән ? киңәш-табыш итмисез? Ленин шулай кушмаганмыни? Яки булмаса, < мин сезгә тагын бер примир китерим: элегрәк, тракторлар аз заманда, ~ әйтик, «У-2» тракторы сезонына ике мең диктар жир эшкәртә иде. Хәзер = техника яңа, ягулык исәпсез, трактор круглый гуд эшли, ә куәт күпме, * элеккеге тракторист нормасын бирә алмый. Хәзер эталон-сөрү бе5 рәмлеге керттеләр. Элек без йомшак сөрү дип атый идек. Нәрсә күрәбез соң? Хәзергә нинди куәтле «ДТ-75» тракторының еллык эталон- ♦ сөрү күрсәткече нибары— 1500. Менә бит эш кая бара. Тормыш ул ® рәхәтен рәхәт тә, ә бит ул рәхәтнең киләчәге дә уйланган булырга ти- = еш. Китапларыгызны язгалаганчы, бераз безнең арада кайнаштырга- “ ларга иде сезгә... Крестьян белән сөйләшү — бер мәктәп ул. Җир-су мәсьәләсенә ка- 7 гылганда крестьян дәрәжәләр, чиннар белән исәпләшеп тормый. Туры g яра. Ибраһимов бу табынга эләгүенә чиксез шат иде. Җитмәсә, Галләмгали агай белән бер фронтта сугышкан булып чыктылар. Моны белгәч, Галләмгали агай Ибраһимов янына шуышыбрак утырды, юан бармаклы, төкле йодрыгы белән тегенең протезлы тез башына төртә- төртә сөйләде. — Без ничә еллар буе хыялланган бер нәрсәне беләсеңме? — диде Ибраһимов аңа елмаеп. — Беләм, ә кәкже? Бик беләм: ипи. Туйганчы ипи ашау. Илебездә ипи мәсьәләсен хәл итү. Колхозчыга түләү. — Менә, молодец, агай. Без шуңа ирештекме? — Шөкер, ипигә ирештек. Узып киттек. Ипине хәзер тавыкка, казга ашаталар. Минем сыер кәрәз күк ипи ашый, иптәш профессор, йөрәкләр елый, йөрәкләр... — Менә, менә. Күрдеңме? Туйганчы ипи ашау турында сүз алып бардык, инде ипине сыерга бирәбез. Ә сез һаман да зарланасыз... — Юк, профессор иптәш. Бу зарлану икенче төрле. Бу —рәхәт тормыштан шикләнеп зарлану. Озаккамы ул? Ак күмәч белән тавык-каэ туйдыру юньлегәме? — Зарлану, канәгатьсезлек һәр вакыт булыр,— диде Ибраһимов.— Менә бая гына син әйттең: кибеттә әйбер жнтми, тегесе юк, монысы юк. Ә мин беләм: чит ил кибетләрендә барысы да бар. Капиталистик илләрдә кибеттә мал — буа буарлык. Ә нинди файда? Аны бит крестьян да, ярлы эшче дә ала алмый. Шуңа өелеп ята бит ул. Безнең кибетләрдә яхшы әйберләр житмиме? Димәк, куллану арткан. Халыкның сатып алу куәте арткан. Аннан шунысы бар: менә бу ипи — натуральныймы? — Тучны так, иптәш профессор. Үз кулым белән тегермәндә тарткан арыштан. — Май да шулай ук натуральный? — Сыерыбыз бура кадәр. Әнә лапас астында. — Алаймы? Менә бу да натуральный? — Ибраһимов таш табактагы кәрәзле балга күрсәтте. — Алайса, мин сиңа шуны әйтим: мин күп илләрдә булдым. Анда ясалма ман, ясалма бал, ясалма сөт, ясалма ит ашыйлар. Менә ничек? Безнең татарның нинди мәкале бар әле?_ ул Хәсбневкә борылды. — Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит. диләрме? — Аның өчен Галләмгали агай жавап бирде. — Тучны так, таварнщ профессор. — Ә синең белән сөйләшү — кызык. Мин аңламыйм: син җир профессоры, мин — институтныкы. Безнең уртак нокталарыбыз бик күп. Син әйткән нәрсәләр бөтен ил галимнәрен борчый торган мәсьәләләр. Галләмгали агай боларны ишеткәч, дәртләнеп кыза калды. Профессор Ибраһимов изүен чишкән бу авыл картын рәхәтләнеп тыңлады. Әйе, авыл хуҗалыгы фәне крестьянның җиргә мөнәсәбәтенә кагылышлы фәлсәфәдән башка яши, үсә алмый. Картның сүзләрендә рациональ орлык бар, бу — бәхәссез... — Инде килеп, алайса, болай,— дип, Ибраһимовка таба тагы да якынрак шуышты ул. — Инде менә болай: сез үзегез, примир, нәрсә уйлап чыгаручы, әгәр сорарга яраса? Әгәр сер булмаса, дип әйтүем. — Юк, нигә сер булсын. Мин һәм тагын берничә яшь галимнән торган группа суперэлита белән шөгыльләнәбез. Суперэлита — иң яхшы сортлы орлык дигән сүз. — Ничә диктар чәчәсез аны? Профессор елмайды: — Юк, абзый, без гектарлап чәчмибез, аны инде сез чәчәсез. Без лабораториядә эшлибез, сезнең колхоз басуында сынау үткәрәбез. Менә без нинди вак эшләр белән шөгыльләнәбез. Менә, әйтик, «Сара- товская-4» сортлы арыш. Тишелдерәбез. Саныйбыз. Бер башакта, мәсәлән, җитмеш алты бөртек. ’Я җитмеш сигез. Бер квадрат метрда ничә башак үстереп була? Әйтик, йөз утыз, йөз кырык. Бер төптән ничәү тармакланган? Әйтик, җиде-сигез. Шуннан беләбез орлыкларның авырлыгын. Үрчү коэффициентын беләбез. Никадәр югары — шул кадәр яхшы. Менә шуннан тәҗрибә участогына чәчәбез. Прогнозлар расланса — тәкъдим кертәбез. Менә шулай. Сез аны сыерга, казга, тавыкка ашатасыз икән. Ә хөкүмәт шул орлыкларны санап, тикшереп утырган өчен аена миңа биш йөз тәңкә түли, белдеңме? Биш йөз тәңкә. Ә сез — казга. Менә дигән орловский ипине... — Алай... Ә сез, агайне? Профессор Хәсбиев теләр-теләмәс кенә җавап бирде. — Мин — люцерналар буенча. «Казанская-утыз ике», «Казанская- утыз алты»... — Алайса... Алайса, менә сезгә дә бер сорау: кайбер колхозларда списиально колхозчы терлекләренә фонд тотыла икән. Минемчә, начар түгел бу. Моңарчы бездә моны телгә алырга бик яратмадылар. Колхозчының терлеге күп булу кемгә файда? Колхозчы ит ашый, артыгын базарга чыгара — рабучийга сата. Ит ашаган колхозчы яхшырак эшлиме кырда, әллә сөтле чәй эчеп йөргәнеме? Ә? Димәк, хөкүмәткә файда. Менә мин гәзиттән укыдым: берничә районда хәзер колхозчының шәхси терлекләрен колхоз тулысынча курмы белән тәэмин итән икән. Шәп бу! Әлбәттә, примир, мин эшләмичә шабашлыкта йөрим икән, миңа бирелми. Ә эшләгән кешегә — рәхим ит. Дөрес юлмы бу? Галләмгали агайга Хәсбиевнең жавабы кирәк тә түгел, ул ышанып сөйли иде. — Әйе, проблемалар байтак. — дип кушылды Ибраһимов. — Байтак. Әнә ул районнар дөрес юл сайлап алган. Колхозчының шәхси терлеген азык белән тәэмин итү — дәүләт кибетләреннән арзанга сатып алып терлекләргә орловский ипи ашатуны туктатуга таба бер адым. Тимер юл буе колхозларын күрәсезме? Пригородный поездга утырып, капчык белән отборный ипи алып кайта, терлек абзарына тагаракка кертеп сала. Бу — котчыккыч хәл. Безнең илдә, бары тик безнең илдә генә икмәккә муллык. Ә без ул муллыктан дөрес файдаланмыйбыз. Дөрес, терлекчелек азыгы — иң кыйммәтле азык. Ашлык ашатмыйча терлектән ит, май, сөт алып булмый. Ләкин моның фор- маляры уйланган, оештырылган, планлы булырга тиеш. Аннан сон, абзый, мин синең тагын берничә соравыңа җавап бирә алам. Галләмгали агайның күзләре очкынланды. Менә, менә! Әйтик, тракторларның эш нормалары турында. — Әйе, ни өчен бүгенге трактор сугыш вакытындагы У-2, НАТИ нормасын бирә алмый? Элек тракторның һәр сәгате исәпле булган, ♦ чөнки ул — авылында бер-ике. Хәзер исә трактор күп. Бүгенге трак- ? торга еллык эш сәгате йз төшә. Аннан тагын бер тенденцияне аңла- 2 тыйм: анысын да муллык тудырды. Сез үзегез уйлыйсызмы, агай, < крестьянда икенче якка сикерү омтылышы бар. Менә сез элек урамда < тырма теше күрсәгез, күтәреп өегезгә алып кайта идегез. Хәтта шун- * дый мәкаль дә бар иде: тимер җыйган тилмермәс. Ә хәзер? Теләсә < кайсы басуыгызга кереп китим мин сезнең — шунда уҗым арасында * тимер тырма таба алам. Теләсә нинди чокырда валлар, тәгәрмәчләр, * чылбырлар, трослар. Атай малы — катай. Кая китте крестьянның “ элекке сакчыллыгы? Ә? Безне менә нәрсә борчый: «миңа» дигән тен- х денция көчәеп китмәдеме сезнең братта? Менә зарланып утырдыгыз: элек көрәк белән тегермән буасын буа идек дип. Менә мин иртәгә өй гё борынча йөреп әйтеп чыксам: бүген болынга төшәбез, көрәк, тачка- s лар алыгыз дип. Төшәрсезме? Юк, чөнки кул белән, көрәк белән эш- s ләгәнгә хезмәт хакы аз килә. Ә колхозчы профессор окладына ияләнеп бара хәзер. Күрәсез, тормыш яхшыруы никадәр проблемалар тудыра. Бәхәс кызды, июньнең кыска төне аксыллана башлаганда гына йорттан Галләмгали агайның карлыккан, әмма ягымлы тавышы ишетелде: Сандугач җибәргән идем Күрергә үзегезне. Үзегезне күралмагач, Тынлаган сүзегезне. Галләмгали агай калай түбәле, нарат тактадан эшләгән урыс капканы шыңгырдатып ачып, кунакларны озаткан вакытта басуның күк белән тоташкан урынында, күк капусы ачылгандай гөлт-гөлт итеп, арыш камчылый — аҗаган уйный иде. Бу кеше сиңа кем? Кадерлеме? «Ливадия» санаторийсына килеп урнашуга, Ленарның сәламәтлеге какшады. Югыйсә, санаторийга килгәнче кәефе әйбәт иде. Килде, jp- «ащты һәм бер көннән соң кәефе начарланды. Беренче төнне үк йоклый алмады. Шуннан башланды... Сәбәбе тирәндә, тарихта, автобиографиядә иде. Моннан бер ел элек Авыл хуҗалыгы министрлыгында, министр ярдәмчесенә керергә чират көтеп утырганда, өлкән яшьтәге бер интеллигент белән танышып китте ул. Ничек туры килеп тора! Нәкъ детектив әсәрдәге кебек. — һым...— дип тамак кырды интеллигент карт, — беләм, сезнең районны бик яхшы беләм мин. Волость чагында анда эшләдем. Авыл хуҗалыгы буенча... . ' «Волость» диюгә Ленарның йөрәге сискәнде. Волость .Авыл хуҗалыгы бүлеге. Ленарның әтисе нәкъ шунда практика узган. Әнисе нәкъ шул волостьта больницада эшләгәнме, практика узганмы? Алар нинди кешеләр булды икән? Фәхрислам белән Сабира түти биг кечкенә баланың әтисен хәтта күрмәгәннәр дә. Сарык бәтиен алалармыни, орчык кадәр баланы яшь ана берүзе төргән дә биреп җибәргән... 3, «К. У » м ю. Министр ярдәмчесенә Ленар ул көнне керә алмады. Керсә дә, барыбер кеше белән сөйләшеп мәсьәлә хәл итәрлек хәлдә түгел иде. Чөнки интеллигент карт һич тә төпченмәгән көе Ленарның әти-әнисе турында сөйләде дә бирде. — Барыбер бергә яшәмәделәр ахырдан, — диде. — Әмма баланы кемгәдер асрамага биреп калдырдылар. Әти кеше монда эшләде—• аппаратта. Якадан өйләнеп карады, анысы белән дә барып чыкмады. Өйләнү шулай бит ул: уңсаң — беренче тапкыр өйләнгәндә. Иртә уңмаган кич уңмас, диләрме? Ленар берни дә сиздермичә тыңлады. Миен моңарчы әле аңа таныш булмаган уйлар басты. Әллә нинди бер халәт иде ул. Шатлык? Түгел. Ачу, үкенү? Ул да түгел. Кайгы? Юк, ул да түгел. Кыскасы, мондый хисне аның беренче тапкыр кичерүе иде. — Ә тегесе исән, — диде интеллигент. — Анысы минем карчык белән әле дә хәбәрләшә. Тәк шунда, Сигезенче март, Яңа ел белән бер- берсенә тәбрик хатлары җибәргәләп торалар. Ленарның күз аллары караңгыланды. Күз алдында әллә ниткән мамык боҗралар очып йөри башлады. Бүлмә тулды. Идән паркетының һәр кисәге аерылып чыгып йөзеп йөри башлады. Ул галстугын бушатты, күлмәгенең өске сәдәбен ычкындырды. Тынычланырга, тын алырга кирәк иде. Карт исә дәвам итте. — Узган ел карчык аның янында булып кайтты, һәйбәт яши, ди. Анысы ирдән уңган. ’Ялтада үз квартираң булу начар түгел инде ул... — Аның... исем... фамилиясе ничек соң? — дип, чак бер сорау бирде Ленар. Картның хәтер яхшы икән... Шуннан тынычлык качты. Ленар үз гомерендә беренче мәртәбә колхозына хыянәт итте: колхоз йомышын йомышламаган көе, шәһәрдән кайтып китте. Семьясына да бернинди күчтәнәч алмады. Башка вакытта багажникта кавынкарбызмы, өч-дүрт шешә сырамы, кипкән балыкмы — шуның кебек әйбер булмый калмый иде. Тынычлык бетте. «Ливадиямә путевка алуына, санаторийга барырга риза булуына, ахрысы, әнә шул хәбәр сәбәпче булды. Моны беркемгә дә әйтмәде, Разия да аны авырый дип ышанды һәм юлга әзерләште. — Нервларың тузган, ничә ел ял алмыйча эшләгән юләр син генә- дер бу дөньяда, — диде. Симферополь самолеты китәргә өч сәгать вакыт калган иде, Ленар машинасын кайтарып җибәрде, чемоданын саклау камерасына тапшырды да шәһәргә китте. Шәһәр кибетләреннән ул әйбер алды: милли чүәкләр, бер тартма чәкчәк, «Алтынчәч» папиросы һәм татар түбәтәе. ...Ялта, Боткинская урамы, йөзем куакларын боргалап түбәле аллея ясаганнар. Аллея пөхтә генә чоланга таба алып бара. Яшелгә буялган җиңел җил капкага «комнаты не сдаются» дип язылган. Ахрысы, шуңадыр, сукмактагы таш араларыннан ургылып үлән чыккан. Ленарның йөрәге беркайчан да болай типкәне юк иде. Йөрәгенең дөпелдәп сугуы ботинка үкчәсе аркылы сукмактагы ташларга бәрелә. Бер таш, ике таш, өч таш... Кайда шулай санала иде соң әле? Ә, кечкенә вакытта «бишташ» дигән уен бар иде. Аны, гадәттә, кызлар уйныйлар, малайлар андый уенга катнашуны үзләренә гарьлек саныйлар иде. Менә Ленар аны олайгач уйный. Дүрт таш, биш таш... пөхтә итеп юылган баскычның ике ягында эскәмияләр. Ана белән бала ничек күрешәләр? Моның әллә ничә төрле ысулы бардыр. Берәүләр «әни!» дип кычкырып әниләренең муеннарына ташлана. Икенчеләр, хисләрен йөгәнләп, әдәп белән генә күрешәләр дә бер-берсен кочаклап аркаларыннан сөяләр, Ленар, мәсәлән, армиядән кайткач, әти-әнисе белән шулай күреште. Сагынган иде — артык сиз- дермәде. Аннан шунысы да бар: гомере буе йөрәгенең түрендә бер хис сакланды аның. Фәхрислам да, Сабира да аның кан әтисе, кан әнисе түгел. Алар әйбәт кешеләр, алар эшчән, гадел кешеләр. Алар яраттылар, үз балалары итеп күрделәр. Әмма малайда үсә төшкәч әнә теге хис барлыкка килде. Ул хис аңа тынгылык бирмәде. Мәктәптә вакытта ул китаптан бер хикәят укыган иде: көтүдә йөргән бер дөя балала- ♦ ган. Бала дөяне исә ике ана дөя дә ияртеп йөртә икән. Хуҗалар ара- з сында бәхәс чыккан, һәрберсе, бу бәләкәй дөя минеке, дип исбат ит- < мәкче булган, бәхәс ызгышка кадәр барып җиткән. Казыйга барганнар. Казый мәсьәләне бик тиз хәл иткән: дөя баласын шарлап ага = торган бер хәтәр елганың аръягына чыгарып куйганнар. Ярның бу * ягында калган ана дөяләр тегенең куркып чнелдаган тавышына ниш- < ләргә белмичә яр буенда чабышып йөри башлаганнар, акырышканнар. * Әмма берсе сикереп аккан ташкынга ташланган һәм теге як ярга ♦ йөзеп чыккан. « — Бәләкәчнең әнисе әнә шул, — дигән бу хөкемне оештырган казый. Башка бер сүз дә әйтмәгән. Мәктәптә күпме китап укылгандыр, әмма менә шул хикәят Ленар- £ кын бәгыренә киселеп кереп калды. s Кем икән ул ургылып аккан суга сикереп йөзеп чыгарга тиешле у дөя? Алты таш, җиде таш. Соңгысы. Чолан баганасында кнопка. Ике катлы йорт. Асты — вулканик токымны кисеп ясалган таштан Подвал. Анда йөзем шәрабының мичкәләре бардыр. Бакчада өстәл. Ул өстәлдә тәлинкә белән чикләвек. Бакчада шланглар, мичкә белән су. Өстәл янындагы эскәмиядә ачылып калган бер китап. Бөтен җир таш, ләкин һәр таш арасыннан бер агач төртеп чыккан. Гаҗәп! Колхозның кара балчыклы басуына ашлама кайтарту, вакытында җир ашлау «чей Ленар анда күпме көч түгә. Ә монда ташны тишеп әллә ниләр үсә. персик дисеңме, йөземме, алычамы, чикләвекме Болар шулай бит: монда кешенең шәхси байлыгы егерме биш сотый бәрәңге, сыер, алты баш сарык белән исәпләнми, монда кешенең байлыгына сокланганда: у-у, аларның алты төп йөзем! Аларның фундук агачы өч төп! дип сөйләшәләр. Кит аннан! Өч төпмени? Мин бер генәдер дип белә идем! Юк инде, өч төп булмаса, улының туена «Волга» сала аламыни? Аларда сөйләшү менә шулайрактыр... Ишектә каршы алган әбинең ак чәче юллап ачылган, юл арасында башының алсу төстәге тиресе күренеп тора. Ефәктәй йомшак чәч? Картаюның соңгы стадиясе. — Александра Наумовна Бельская сез буласызмы5 — Әйе, мин булам. Анда, капкада язылган табличканы күрмәде- гезмени? Комната юк бездә. Ленар күзләрен йомып, кашларын учы белән сыпырды. Тамагына төер утырды. Каршысында ак юллы шәмәхә кофта, озын итәк кигән, ап-ак чәчле, кара күзле, алтын алка таккан, алтын йөзек кигән, пөхтә, мөлаем бер әби басып тора иде. — Мин башка мәсьәлә буенча идем...— Ленар институтка керергә беренче тапкыр имтихан биргәндә шулай каушаган иде. Карчык ягымлы елмайды. — Юк, улым, частная практика белән шөгыльләнмим Сәламәтлегем мөмкинлек бирми. Кешеләрне алдарга теләмим. Җитмешкә җиткән хатынкыздан нинди врач инде? — Мин бөтенләй башка йомыш белән идем. Мин «Лнвадия»дә ял итәм. Дәваланам... — Ә-ә шулаймыни? Алтынчы корпусның врачы — минем шәкертем. Искиткеч әдәпле. Сез алтынчыдан түгелме5 Врач, үз эшен яхшы белүдән тыш, беренче чиратта, интеллигент булырга тиеш. Владислав Васильевич — анда иң мөхтәрәм кеше. Интеллигент... Әллә сезне ул җибәрдеме? Ленар гадәттән тыш сәер хисләр кичерде. Ничек башларга? Мин сезнең улыгыз! дип кычкырсаң — карчыкның егылып үлүе бар. Нәрсә дияргә? Ул ярым саташып, өзек-тәтек җөмләләр тезде. — Мин... Татарстаннан. Мин... колхоз председателе. Безнең район элек ни булган... Волость. Сез аны хәтерләмисезме? Волость... Яна Чү- риле волосте... Карчык тетрәнеп китте. Әсәреп Ленарга баштанаяк күз йөртеп чыкты. — Ничек дисез? Яна Чүриле дисезме? Ай, аллам... Утырыгыз әле. Ничек басып торасыз? Мин карт юләрне гафу итегез. Яна Чүриле дидегезме? Карчык кыштыр-кыштыр атлап чолан стенасындагы бер шкафны ачты, авызына нәрсәдер капты, кыштыр-кыштыр атлап стакан белән су юнәтте, су эчте. Үзе сөйләнде. — Яна Чүриле дисезме? Беләм, ай, ничек кенә беләм әле... ... Бакча эчендәге тупас такталардан ясалган пөхтә өстәл янында кара-каршы ана белән бала утыра. Күбрәк ана сөйли. Тавышы карлыккан. — Баскыч төбендә сине күрүгә эчем «жу» итте. Юк, улымны күрермен дип гомеремдә дә, бер генә тапкыр да башыма да килмәде. Син жиде айлык булып тудың. Тәпиеңне буш шырпы тартмасына тыгып карадык — бер сантиметр ара кала иде. Воспаление легких... Тууга. Андый бала ничек исән калсын. Баскыч төбендә сине күрүгә эчем «жу» итеп китте. Нигә алай? Белмим. Әйтерсең мине алырга гестаподан килгәннәр. Ә мин анысын да кичердем. Ялтага фашистлар керде. Күпме хурлык кичердем. Фашистларның госпиталендә табак-савыт юдым. Кая ул сине бар дип белү. Ә күңел сизде бүген. Иртәдән бирле. Юк, кичәдән бирле. Син кайчан килдем дисең? Кичәме? Менә, биотокларны без белеп бетермибез әле... Чикләвекле тәлинкәне карчык улының алдынарак этеп куйды. — Каян башларга? Моны сөйләргә берничә көн кирәк. Әтиең чибәр егет иде. Ләкин көнче. Менә дигән спец иде. Көнчелеге — чиктән тыш. Порттагы мәче баласын иркәләп сыпырсаң да тавыш чыгара иде. Ә татарлар, гомумән, хатыннарыннан бик көнләшәләр иде. Ни хәл итәсең, ул заманда әле иске горефгадәтләрнең йогынтысы көчле иде. Әтиең шундый иске гадәтләрнең колы иде. Яраттым. Мин дә чибәр кыз идем. Яшь, дәртле, без ул вакытта югары белемле беренче белгечләр, комсомолка... Карале, синең исемне ничек дип йөртәләр? Синең чын исемең, беләсеңме, ничек? Еракта күренгән Аю-Даг калтырап алды, бакчадагы чикләвек агачлары йөгерешкән сыман булдылар. Дөньямы шаулый, Ленарның колаклары гынамы? — Синең без биргән исемең — Лев. Син — Лева. Син аны белми идеңме? Аю-Даг тагын селкенеп алды. Дөньяның шаулавы тагын артты... — Ай, ул буранлы төннәр. Салам түбәле абзарлар, атна саен базар. Терлектуар. Абзарга бүре килә иде. Синең белән уздырылган соңгы төнемдә хуҗаның абзарына бүре килде. Салам түбәне тишеп сарык абзарына төшкән. Төне буе йокламадык. Ә син — сохаридән бушаган- такта ящикта минем кофтама төреп салынган килеш йокладың. Син бит гел йокладың... Карчык беләгендәге алтын сәгатен салды. — Бу сиңа. Язулы. Миңа җитмеш тулган көнне санаторийдан бүләк иттеләр. Ал. Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт. Тик түбәтәй белән «Алтынчәч»- еңне кире ал... Иремнең монысы да көнче. Миңа шулай язгандыр инде. Фашистлар мине үтермәделәр. Әлеге иремә утыз сигезенче елны чыккан идем. Фамилиям аркасында исән калдым. Минем фамилиям — Түрәколова. Югыйсә, фашистлар кайсы милләттән икәнемне белсәләр, туп-туры концлагерьга озатасылар иде. Монысы — Урта Азиядән.. Карчык инде бераз тынычлангандай итте. Тигез тавыш белән сөйләп китте. — Белмим, белмим. Күп балаларны аналарыннан сугыш афәте аерды. Ә безнекен — белмәссең. Кем гаепле? Моны хәзер әйтүе кыен. Син моны аңлый алмассың. Чөнки син дә ир кеше. Ә ирләр бераз гына эгоистрак булалар. Ә синең ике сеңелең бар! — Карчыкның коры күзләре очкынланып китте.— Ике сеңелең. Берсе кияүдә. Икесе дә Мәс- кәүдә. Олысы... —карчык урыныннан торып, өйгә кереп китте. Ленарның башы шаулады. Ичмасам, тәмәке тартырга иде! Менә хәзер бәлки тәмәке тартыргадыр. Ичмасам, аракы яратучы булса иде ул! Менә, йөгереп кенә урамга чыгасы, әнә күренеп кенә тора гастроном... Юк, аңа бер дәва да юк. Борынгылардан бер хәким ничек дигән? Таш авырмы, тимерме? дип сораганнар аннан. Юк. дигән, хәким, ташны да. тимерне дә күтәреп була. Иң авыры — авыр холыклы кеше Ник алай? дип сораганнар. Чөнки, дигән хәким, ташны да. тимерне дә син тәннен бөтен әгъзалары белән күтәрәсең. Әмма авыр холыклы кешене — бары тнк йөрәгең белән генә... Ә монда кем соң авыр холыклы? Кем түгел, хәл авыр. Аңлап та. үкенеп тә булмый. Бу карчык сиңа якынмы? Кадерлеме’ Әллә шулай сиңа кан биргән кеше буларак кадерле, дип уйларга гына тырышумы бу? Бу кеше сиңа кем? — Олысы, — диде карчык, Ленар алдына бер фоторәсем куеп — Олысы ядерная физика буенча китте. Тиздән докторлыкны яклаячак. Рәсемдә гадәттән тыш гүзәл: тулы кара, сөрмәле күзле, нәфис колаклары янында алкалар ясап бөтеркәләнгән кара чәчле, уйчан, мөлаем бер кыз бала иде. — Егерме дүрт яшендә кандидатлык яклады Әле дә кияүдә түгел. Ә кечесе. — карчык икенче бер рәсемне Ленар алдына сузды,— монысы бик наян булды. Унынчыны бетергән елда ук ял итәргә килгән бер офицер белән танышты. Танышты китеп тә бардылар. Ире —очучы. Яна самолетларны сыный. Алардагы байлык Мин гомер буе эшләп байлыкның нәрсә икәнен белмәдем. Ашарга-эчәргә, кияргә, торырга урын булса, авырмасам, минем өчен байлык шул иде. Ә болар- да... Кыз хәзер кичкедә укый. Бала үстерә... Карчык бераз дәшми утырды, арган миен ял иттергән сыман бу.-- ды. Рәсемдә — азиячә кысык күзле, хәйләкәр елмайган, каш керфекләрне бизәгән чибәр бер кыз иде. — Син аларны күр. Алар беләләр. Тик сине исән дип кенә белмиләр. Аналар, олайгач, кызларына барысын да сөйлиләр, аңлыйсынмы? Барысын да... Яка Чүриле тарихын ул белми. Дөньяда син барын ул белми, акладыкмы шуны... бәгырькәем! — Карчык кулъяулыгын борынына куйды — Белми! Белми! Мин дә белми идем! Тик төштә генә кгргәләдем Волостьлар бетерелгәндә безнен практика тәмамланды Шәһәргә кайтып бер бүлмә алын тора башладык. Сыра заводы янында тына. Агач йорг- та, чардакта. Шунда һәр көнне арбадан буш мичкәләр бушаталар иде. Иртән шуның тавышына уянам. Кайберләре, күрәсең, зуррак буладыр, алар төшкәч жир селкенеп куя. Шунда йөрәгем сулкылдап ала иде Әйтерсең син исән дә (ә мин сине исән дип башыма да китерми идем), теге, сине алып киткән авыл кешеләренең өендә бишектән егылып төшкәнсең, синең башың идәнгә бәрелгән... Җиргә бер әйбер төшеп, жир дерелдәп алса, миңа әле дә шулай тоела теге, хыялымда гына калган бөке кадәр генә нәнием исәндер, ул һаман да нәнидер, ул егылгандыр кебек... Адәм баласы гомер буе актык серен сөйләр өчен ышанычлы кеше эзли. Бу— ниндидер инстинкт. Хатын-кызда ул инстинкт тагы да көчле. Ахыр чутта ул аны кызына сөйли. Аннан соң аңа яшәү җиңелрәк булып китә... Сеңелләрең белән таныш. Менә адреслары. Ә монда бүтән килмә. Нурбәк агай бик көнче. Син аны күрә дә аласың. «Учан-Су»га бардыңмы? Анда буй-буй халат кигән ике агай чебуреки, пылау пешереп торалар. Нарат төбендә. Пылау пешереп торганы — Нурбәк. Монда аларның санаторийсы бар. Ул гомере буе шунда эшләде. Андагы кешеләр пылаусыз яши алмыйлар. Гомумән, әйбәт халык алар. Аларда күпме хезмәт герое! Урта Азия халкы — эшчән, тырыш. Сезнең халык кебек. Әмма күбесе көнче... Карчык урыныннан торып агачлар арасына кереп китте. Бераздан берничә персик тотып килде. — Аша... улым минем...— Бу сүзне әйтү аңа гадәттән тыш авыр булды, күрәсең, ул кулъяулыгын чыгарып күзләрен каплады. — һәм... хәзер үк кит. Кайтыр вакыты җитә. Ул кеше минем үткәнемне белми. Белми... Син зур кеше булгансың! Рәхмәт... Мин һәр көнне сезнең санаторийга үзем барырмын, һәр көнне кичке дүрттән алтыга кадәр мин андагы Патша сукмагында йөреп торырмын... Анда инде син дә сөйләрсең... Мин гөнаһлы карчыкны гафу итсен кешеләр... Патша сукмагында, ишеттеңме? Бер таш, ике таш, өч таш... Ах, канатларың булсын иде дә хәзер, шушыннан ук кузгалып очып кит идең югарыга, шушыннан ук тилпенеп менәргә иде болытлар кунган Ай-Петри башына, болытларга ятып аунарга, чыланырга иде бер һәм иң текә кыя кырыена басып, кычкырып, астагы бөтен кешеләрдән сорарга иде: — Бу карчык миңа кем? Кадерлеме ул миңа? Гаеплеме ул? Якын кешеме ул миңа? ... Ай-Петринең тарлавыгына төн уздырырга бер кисәк ак болыт килеп кунган иде... Күрешкәнгә кадәр... Район үзәгендәге ресторан каршына ак «Жигули» килеп туктады. Үз машинасыннан кеше бервакытта да ашыгып чыкмый. Дәүләт машинасыннан гына ул туктар-туктамас сикереп чыга да хут белән кабина ишеген селтәп җибәрә, ишек чыкылдап ябылганда, теге кеше инде ике- өч адым ераклыкта була. Ә монда алай түгел. Бераз вакыттан соң гына сак хәрәкәт белән машина эченнән күзлекле, ак кепкалы Хәбиб чыкты. Нәкъ шул вакытта рестораннан аның каршысына Марат чыгып килә иде. Көтелмәгән очрашудан икесе дә аптырап калдылар. — Кемне күрәм мин! — диде Хәбиб, көләч елмаеп. — Ничә җәйләр, ничә кышлар! Ничек шат мин сине күрергә! Соңгы вакытта Хәбиб гел шулай дөрес җөмләләр белән генә сөйләшә иде. Маратның өстендә гади генә бер катлы зәңгәр «хэбэ» куртка, аягында сигез сумлык «Спартак» ботинкалары, изүе ачык. Хәбибнең ялтыравыклы туфлилары, модный кримплен чалбары янында Маратның киемнәре тагы да гадиләнеп калды. — Менә без шулай, — диде Марат, Хәбибнең үтә күренмәле аксыл- алсу кулын үзенең бирчәйгән каты учына кысып, —көненә бер тапкыр капитально итеп ресторанда ашап куябыз. Аннан кичке якта я эләгә ашау, я эләкми. Бөтен тормыш — кырда. Холостяк тормышын үзең беләсең... Ну инде, үзең дә. Әллә кайчан өйләнеп семья корасы. Сина ничә хәзер? Әйе, син миннән ике генә яшькә кече. Ошады сина егет булып йөрү... — Юк, слушай, ошаудан түгел инде ул. Вакытында кирәк иде. Нәрсәдер шунда комачау иткән. Сонга калып укумы? Ничек диләр әле: егерметә кадәр кеше үзе өйләнә, утызга кадәр кеше өйләндерә, утыздан соң шайтан үзе өйләндерсә генә, диләрме? Хәзер инде вакыт юк. Эшкә чумылды. — Юк-юк та, кызлар тирәсенә баргалап кайтасыңдыр әле? — Хәбиб бәхетле канәгатьлек белән көлде. — Я, минем авылга кайтыш. Әйдә, алып кайтам. Бәлки синең персональный бардыр? — Юк, туганкай. Алай ук түгел. Бөтен идарәгә ике машина. Мин аларны күбрәк баш агроном белән баш зоотехникка бирәм. Үзем — по- путныйда. — Ну, алай солидно буламы соң? Идарә начальнигы һәм... попут- иыйда. — Миңа шулай ошый әлегә. Бензовоз, сөт машинасы, аммиак машинасы... Ә бүген, чыннан да, үзебезнең авылга кайтасы идем. Анда берсекөнгә без зона киңәшмәсе үткәрәбез: безнең группа яңа тип тавык фабрикасы төзеде. лып калдым. — Ничек, Гафифә апаны шәһәргә күчерәсеңме? — Әйе. Портны дачага алып китәм. Минем жир участогым бар. буш көе тора. Әнинең сыерын саттырдым. Үзе быелдан пенсиядә. Ленар ике йөк машинасы бирермен дигән иде иртәгә — Үзе ризамы соң? —Марат авыр сулады. Гафифә апаны шәһәр урамында итеп күз алдына китерергә тырышып карады булдыра ал- “ аMima инде бу мәсьәләне үземә мл итәргә туры килә. Чөнки бнк жаваплы ел минем’ Г.улыргам1< булмаскамы? Мәеттә шула|1 тора. Көннәр эчендә минем докторский тикшерелә. Әле бик яхшы дип тап — Нәрсә, әллә көненә ике йомырка салалармы? — дип шаяртты Хәбиб. — Сезнең монда эш болай да бара инде, егылганны кыйнама — Юк, бер генә. Ләкин барлык эш төрләре автоматлаштырылган. Йомыркаларны сортларга аеру, санау, номер сугу — автомат рәвештә. Фабрикада ак халат кигән оператор утыра һәр сектор телевизион системага тоташтырылган. Оператор кирәк булганда кнопкага басып кына кирәкле секторны күзәтә. Берсекөнгә зона жыелышы. Жаваплы кешеләр — Ленар да мин... Мин дә авылга кайтам. Тик мин бер сәгатьсез бушамыйм әле. — һу-у, рәхим ит, — Хәбиб алтын сәгатенә карап алды, кулын «Жигули» ягына таба артистларча сузып мәгънәле жест ясады «Жи- гулижың арткы тәрәзәсеннән эчтә таратып ташланган газета-журналлар күренә иде: «Америка», «Журнал мод», «Англия» һәм французча, гарәпчә бер-ике гәзит. — Минем монда китап кибетендә йөрисем бар. Димәк, — ул тагын кояшта алтын сәгатен ялтыратып алды, — димәк, унбиш минутсыз икедә мин нәкъ шушы урында туктыйм. Шул вакытта син штык шикелле монда бул! — О’ кәй! Мин идарәгә^ чаптым... Юлда күбрәк Хәбиб сөйләде. — Ленардан машиналар сорадым. Әнине күчерәм Болан яшәп булмый Ул ялгыз, ә мин гол кайтып йөри алмыйм Ул. билгеле, эчтән миңа үпкәли, сиздерми генә. Гел авыл юлын таптыйсың дип Фрида да рәнҗи. Кеше төсле бергәләп ял көнен уздырасым килә, ди \ны ла аңларга мөмкин. Менә шулай итеп мин ике арада гөнаһлармы йолучы бу М. МӘҺДИЕМ ф канда да бер ел аны рәтләп гомер узар. Хәзер ВАК *ка яравы кыен. Юк-бар тема белән анда борын төртсәң— капкадан борыл. — Ә шулай да, нигез бетерү — зур нәрсә. Кызганыч... — Карале, дускай! Нәрсә син минем миемне канифольлисең? Кызганыч та кызганыч... Мин үзем кызганыч түгел идемме сиңа? Мин бит атасыз үскән бала... Мин тормышымны менә шулай кордым. Атасыз үсеп тә. Начармыни? Рәхимле бул, минем үткәнем белән дә исәпләш. Мин бит нольдән башлаган кеше. — Ну, атасыз дип инде. Менә мин дә атасыз... Әмма йортны бетерәсе килми әле. Тәрәзәләренә такта сугылган, тузып утыра, ләкин бетерәсе килми. — Анысы, синең атасызлык икенче ул. Утызны узгач атасыз калу ул инде табигый. Сина җил-яңгыр тимәде. Хәер, хуҗалыгыгыз беркайчан да ныклыгы белән аерылып тормады. — Гафифә апаның каралты-курасы председатель Вәлиулла карт хуҗалыгына караганда ныграк инде. Хәбиб елмаеп куйды: — Доцентның саклык кнәгәсе нык булгач... Аена өч йөз егерме бит. Айның өчесе, унсигезе җиттеме — бир дә, гөнаһ кылма. Өч йөз егерме — ул сина сарык бәтие төчкерү түгел. Шөкер, ассистент булып та өч ел йөрдем. Ә ассистент акчасын үзең беләсең... — Ә безнең әтинең семья өчен барлыгы ни, юклыгы ни, — дип, Марат үз фикерен алга сөрде. Абзарда ничә сарык барын белмәде ул. Колхозчы тук булганда без ач булдык. Имеш, председатель — ярамый. Абзарда — салам түбә. Сугышка кадәр ябылган. Өрлекләре чергән. Әти минем армиядән кайчан кайтасымны да белмәде. Кайтып төшкәч: «Ничә ел булдың, бик тиз кайттың түгелме?» — диде. Әти — колхозныкы иде, минеке түгел. Общественный әти. Так что, мин дә ярым ятим булып үстем. Машина инде туган авыл кырларыннан чаба иде. Чаттан тавышсыз гына шуышып ак машина килеп керүгә, урамдагы зур кызгылт әтәч куркын ыпкытаклап алды, тавыклар телендә «игътибар, тапталмагыз!» дигән сыман команда бирде. Иртәгесен Гафифә җиңгинең әлегә тап-таза өенең түбәсенә кадак суыргычлар тоткан ике кеше менеп утырган иде. Өй түбәсеннән кадак суыру бөтен авылны сискәндерә. Янгын сарае янындагы рельс кисәгенә арба кендеге белән бәрсәләр, авыл шулай сискәнә. Суярга дип еккан вакытта ат, шулай, бөтен кешеләрнең күңелен өшетеп, җан ачысы белән кешнәп җибәрә... Ә бүген — авылда кадак суырган тавыш. Гафифә җиңгинең капка төбендә прицеплы йөк машиналары. Читтәрәк, күрше Галләмгали агайның шомырт күләгәсендә ак машина. Хәбиб үзе Ленарларның бакчасында чия агачлары астындагы эскәмиядә утыра. Ленар белән Марат инде киңәшмәгә кагылышлы мәсьәләләрне сөйләшеп бетергәннәр иде. Өчесе дә тәмәке кабызганнар. Өчесе дә өч төрле итеп тарта. Марат — даими, аның үзе яраткан маркасы бар, аныкы гел «БТ». Ленар — бик сирәк кенә, аена бер ике тапкыр гына, иң якын кешесе барында гына. Аның машинасының шкафчигында «Опал» сигареты йөри. Хәбиб исә компаниядә гел тарта. Аның сигаретлары гел затлыдан, бик озыннан булыр. Бу юлы аның кесәсендә күзеңнең явын алырлык матур тартмалы «Бородино» иде. Ләкин Хәбиб бервакытта да төтенен йотмый. Суырып ала да, тын алмыйча, төтенне авыз эчендә тота. Аннан боҗраландырып чыгара. Тартучы булып та исәпләнәсең, үпкәгә зарары да юк... 1 ВАК — Высшая аттестационная комиссия Диссертацияләр караунын соңгы инотанциясе. Авыл кечерәя,— диде Ленар.— Бу авылны киләчәктә, телисенме, теләмисенме, үзәк усадьбага күчерергә туры киләчәк. Моның перспективасы юк. Менә хәзер авылга су кертергә мөмкин. Унсигез меңгә төшәчәк. Перспективасыз авылга нигә акча әрәм итәргә? — Ә авыл бетү нәрсә дигән сүз? —дип сорады Хәбиб — Авыл бетүме? — Марат елмайды. — Менә бу йортларның бары- ♦ сын да колхоз үз исәбенә теге үзәк усадьбага күчерә. Яки типовой йорт- з лар сала. Анда уты, суы, кибете, мәктәбе, гастрономы, дежурный кибе- 3 те, ательесы, больницасы, почта-телеграфы, ял паркы. Мона халык үзе 5 теләп күчәчәк... — Ә безнең зират? Безнең урамдагы коелар? Ә чишмәләр? — Хәбиб- * нен гажәпләнүе арта барды. < — Соң нәрсә әсәрендең әле син, профессор? — диде ана Ленар. — * Нигә дип нигезеңне бетерәсең? Гафифәапа, беләсеңме, күпме елады? ♦ Син аны анда баргач күпме яшәр дип беләсең? Синең укыганың бармы ® «Иши в двух мирах» дигән китапны? Ач калгач, резервациядән чыккан - соңгы индеецны галимнәр яхшы шартларга куеп яшәткәннәр. Нишләгән дип уйлыйсың? Санаторий шартларына түзә алмаган — үлгән. £ — Я инде, син минем әнине резервациядәге индеец белән тиңләмә... s Орденлы колхозчы хатынны. s — Болай гына әйтүем. Гомере буе колхозда эшләгән, сыер асраган, бәрәңге бакчасы караган әниеңне син үзеңнең комфортлы квартираңа илтеп куясың. Аннан сумка тотып көненә бер тапкыр каршыгыздагы кибеткә ипи, кефир алырга йөрер ул. И-их, минем үз әнием булса — Ленар авыр көрсенеп читкә борылды. — Бетермә... Бетермә авылны, дускай. — Хәбибнең күзлек пыялалары тирләде. — Бетермә. Бу авыл беткәч, минем фәнем нигә? Минем докторокием нигә? Бетермә... Аннары мин үзем нигә? — Кызык син, профессор,— дип елмайды Ленар.— Син безнең остаз Хәсбиевкә охшагансың. Беләсеңме, ничек булган? Үзара сөйләшкәндә, хәзерге татар интеллигенциясенең семьяларында балалары татарча белми, дип кемнәрнедер космополитлыкта гаепли икән. Арадан берсе әйтә куйган: ә соң үзеңнең теге консерватория бетергән кызың нигә русча гына сөйләшә? Хәсбиев шунда әйткән: ул, днгән, минем бердәнбер кызым, сез аңа тел тидермәгез... Ленар белән Хәбиб көлделәр. Марат көлмәде, бераз гына усалланып сөйләшеп алды. — Авылны кем тотсын сон? Үзен авылда калдынмы? Юк, калмадым, әнә кая үрмәлисен. Малаең монда кайтачакмы5 Юк, шәһәрдә калачак. Инде, шәт. аспирантура турында кайгыртасындыр. Сез бит шулап, балаларыгыз әле бишенче класста укый—сез инде факультет сайлыйсыз. Унынчыга жнтәләр. инде кафедра, җитәкче сайлыйсыз Бишенче курста инде сез өйләндереп, улыгызга кооператив квартира сала башлыйсыз Инде анысы җитмәгән, күпме гомере калган әниеңнең нигезен кубарасың. Менә бит сез нинди — перспективалы! Ә без монда авылны бетермик! Хәбиб юашланып китте. Баягы дөрес төзелгән җөмләләрнең заты калмады. Маратка ҮЛ рәнҗү катыш караты — Я. син үлчәбрәк Энекәш дип әйтимме? Син үз каланчаңнан каран сөйлисең Әйтәм бит. мин - атасыз, ятим үскән бала. Минем юлым дөресме, ялгышмы, әмма үзем салган юл. Дуслык дуслык бе лән, ә тәмәке — аерым... — Нәрсә, минеке кеше салган юлмыни. - Юк. алай димим Минем юлыма тимәгез Ярый ла синең тыл нык иде Сина бер дә алга таба үсмәсән дә яшәп була иде. Шулай да тырыштың. Ә мин? Мин үскән шартларда мнн бары тик бик нык тырыш- сам гына исән кала, алга бара ала идем. Мин үсәр өчен мөмкин булган юлдан, үземнең көчем җитәрлекне күтәреп чыктым. Мин — әтисез бала... — Пүчтәк сүзне ташлагыз, — диде Ленар, кызара ук башлап. — Сезнең арада иң әтисезе — мин. Мин — әтиле әтисез. Минеке — бар да, юк та. Мин нишләргә тиеш, алайса? «Гөлләр көзен саргаялар» дип «.ырлап йөрергәме? Өчесе дә көлештеләр. — Ну, таптык сүз,— диде Ленар, бераз торгач.— Әтисез дә әтисез. Сакаллы сабыйлар. Дөнья әтиләр кулыннан безгә күчте хәзер. Кырыкка «иткәч ирләргә болай сөйләшергә оят. Тиздән үзебезгә штурвалны тапшырырга туры киләчәк. Ә без —малайлар шикелле, әтисез дә әтисез... Ташлагыз! Сытык кешеләрне яратмыйм. Заман сытыклар кулында булырга тиеш түгел. Заман — йөрәклеләрдә, беләклеләрдә. Авылда инде кадак суырган тавыш тынган иде. — Миңа юлга,— диде Хәбиб, урыныннан торып.— Авылда бер нигез кими, миңа да авыр. Мине дөрес аңлагыз. Бу хәлгә мин гаепле түгел. Ул нигезнең тамырына балта чабылган. Кырык беренче елда. Әти сугыштан исән кайткан булса, мин шулай әнине кузгатыр идеммени? Кузгатмый идем, эчәргә биргән кебек. Ә авылны саклагыз, дуслар. Авыл язмышы сезнең кулда. Шәһәргә килгәндә кереп йөрегез, адресны беләсез. Машинасы булган кешегә кыенмыни: бер, ике һәм санап бетердең. Сез яшәсәгез — без дә яшибез... Аның күзләрендә яшь иде. Ленар да, Марат та уңайсызландылар. Ленарның үз гомерендә елаганы юк, елаган кешеләрне яратмый, аларга карый алмый иде. — Я, туктатыйк бу теманы, — диде Марат. — Авыр сүз әйткән булсам — гафу ит. Ә авылны сакларга тырышырга кирәк. Ләкин ничек? Әлегә әйтүе кыен. Аннан шунысы бар: авылларны эреләндерү, беренчедән, кемнең дә булса теләве яки теләмәве буенча бармаячак. Тормыш үзе шуңа этәрә. Менә синең бабаң гомере буе йорт рәтләп, абзар-кура рәтләп яшәгән. Әниеңә дә шуны кайгыртып яшәртә туры килде. Ярый инде, акча белән син ярдәм иттең. Ә бит бөтенләй икенче төрле буын үсә хәзер. Ул буын үз өенең түбәсенә шифер эзләп, бакча коймасын кайгыртып, баз казып җыкланып яшәмәячәк. Ул буын әзер квартирасына кайтып кереп, душта юынып, кичен культура сараена, стадионга китеп ял итү ягын караячак. Бакча киртәсе, бакча башындагы мунча синең белән миңа ул... Ә яшьләр алай түгел. Яна буын аталардан акыллырак була. Бу — диалектика. Бу булдымы — бер. Икенчесе: кем әйтте әле сиңа ул яңа авылның коесы, чишмәсе, зираты булмас дип? Ни өчен әле ул яңа авыл матур булмаска тиеш? Ни өчен әле без торасы коттеджлар яшеллек эчендә чумып утырмаска тиеш? Ни өчен әле асфальт җәйгән авыл урамының койма-рәшәткә буйларында ургылып яшел чирәм үсмәскә тиеш? — Күрдеңме, безнең идарә начальнигын? — дип сүзгә катышты Ленар. — Менә кемне куйдык! Цицерон! Кайгырма, Хәбиб дускай! Яна авыл проектына заказчик — без. Бәлки колхоз үзәген монда оештырырбыз. Ни әйтсәң дә бездә — болын. Мин әле йортлар саны кимүеннән чыгып кына әйтеп караган идем. Авыл урамыннан чабып килгән арбалы ат күренде. Арбада ике ир, бер хатынкыз иде. Хәбиб белән Ленар кулларын күрешергә дип кыскан көе шул якка карадылар. Ат килеп туктады. Дилбегәне җитез генә ат сыртына ыргытып, арбадан Шәйдулла сикереп төште. — Начальство ял иткәндә мешәйт итә торган гадәтем юк,— диде ул, егетләр белән исәнләшкәч,— но, шулай да, сүзегезне бүлим. Бүген Миңнулла стансага барган. Кеше каршы алырга. Ул кешесе кайтмаган, но безнең авылга кайтучы берәүне утырткан мотоциклына. Алар идарәдә председательне көтеп утыралар, минем люцернага барыш. Сезнең кайда икәнне беләләр. Авыл бит ул... Алып килдек. — Менә, татын ике әтисез бала өстәлде,— дип, Ленар төрттерде. Миңнулла атны борып маташканда, арбадан шәһәрчә киенгән бер кыз төшеп егетләр янына килде. Марат өнсез калды. Затлы ридикюль тоткан кыз — Тамара иде. У-у, мин сезне таныйм,— дип, Тамара беренче башлап Ленарга кул сузды. — Сез безнең элеккеге студент бит... Ә синен белән без күптәнге дуслар инде, ә?—ул елмаеп Маратка кул сузды. Хәбиб бер читтә кыенсынып басып тора иде. Сүзне үзе башлады — Монда сезгә таныш булмаган кеше мин генә,— диде.— Гафу итәсез, узөгез кем буласыз? Кайтуыгыз белән сезне... — Мин — шайтан!—диде Тамара, чылтырап көлеп.— Мин — шайтан. Беләсезме, Марат Вәлиевич нәрсә дип сөйли иде? Утыздан узган егетләрне шайтан гына өйләндерә ала, дип. — Сез — димчемени?— дип сорады Хәбиб. Тамара ана рәнҗүле караш ташлады. Ул сүзне рәсми якка борды. — Я, иптәш бывший студент,—диде ул Ленарга,— мин җәйге ялымны сездә уздыра аламмы? Ни әйтсәң дә без бит шефлар. Бәлки сездә яраклы эш тә бардыр! Я, ничек? ...Руль Эдикка тапшырылган иде, Хәбиб күзләрен йомып хыялга чумды. Авылдан аерылуы, нигезнең бетүе, әлбәттә, яман. Әмма бу дөньяның һәр очракка, һәр югалтуга компенсациясе була. Авылга кайтып мәшәкатьләнәсе, әнисенең хуҗалыгы өчен борчыласы булмый хәзер. Димәк, бөтен көчне — докторлык диссертациясенә. Аһ, ул доктор исемен күтәреп йөрүләр, ул исем белән чыгышлар, мәкаләләр.. Бер ирешеп буламы шуңа, юкмы? Киләләр сине эзләп кафедрага .. Мөлаем генә бер ханым. Кандидатлык язып тәмамлаган. Кыенсынып кына аңа — Зур йомыш белән килгән идем, бер-ике минут кына вакытыгыз булмасмы? — ди. Хәбиб Фәһмиевич моның рәтен яхшы белә: вакытың була, бик була, әмма алай әйтәсе түгел. Юк, дисен, бүген вакытым юк. — Бәлки иртәгә вакытыгыз булыр?—Та-а-к... Иртәгә... Иртәгә безнең нинди көн әле? Чәршәмбеме? (Блокнотны чыгарып актарасың Теге ханым тигезсез сулап мөлдерәп сиңа карап тора.) —Менә без болан итик: иртәгә гыйльми советка килом мин. Шул башланганчы бәлки биш минут вакыт табарбыз. Сез кайсы институттан соң? Юк, доктор булырга кирәк, доктор булырга кирәк, шайтан алгыры! Хәбиб, хыялын бүлеп, машинаның радиоалгычын кабызды. Арткы урында иңеп кенә утырган әнисе машина тәрәзәсенә битен терәп диярлек басуларга карап бара иде. Радиодан «Сүнгән йолдызлар» драма ф КАЗ КАНАТЛАРЫ Ленар да югалып калмады. — Иртәгә сәгать сигездән идарәгә килегез: экономист кызыбыз кияүгә чыкты. Ике кулсыз калдым. Хезмәт хакы — йөз алтмыш сум. — О, мин тегендә йөз унга эшлим!—Тамара чыркылдап көлде. Тал, су исенә кыйммәтле ислемай исе кушылды. Тамара кыю хәрәкәт ясап Марат янына килде дә аны култыклап алды: — Я,— диде ул,— инде миннән ычкынып кара. Не на того напали! Сезнең ялган азатлыгыгызга точка! Хәбиб барысы белән дә исәнләшеп китеп барды. «Күрешкәнгә кадәр»,— дип, барысының да кулларын кысты. Озак та үтми, авылның район үзәгенә таба сузылган юлында тузан күтәрелде. Ярты чакрымнарга сузылган тузанның башында тәбәнәк кенә ак машина чаба, аның артыннан бүрәнәләр төягән прицеплы йөк машиналары шуыша иде. дәшә: сын тапшыралар икән. Ә, әйе, бүген ял көне бит. Таныш мон, таныш артист җырлый. Каз канатлары каурый, Хатлар язарга ярый Без киткәч ямансу булыр, Суларга барма, жаный... Эдик бу җырны, бу моңны аңламый. Аңа барыбер. Ул болай да шат: руль тоткан. Ә Хәбибкә кыен. Аның тамак төбенә төер утырды. Ул күзләрен йомды. Әмма шул секундта ук ул үзен зур залның түрендәге ян өстәл кырында күрде. Алдында кәгазьләр, затлы папка, берничә ручка. Залда целлофан кыштырдый, бу — Хәбибкә биреләчәк букетлар. Трибунадан калтыравыклы, каушаган тавыш ишетелә: — Хөрмәтле оппонентым... докторы... профессор Хәбиб Фәһмие- вичкә... Моңа ирешергә кирәк. Ирешергә кирәк, шайтан алгыры! һич югы, бер аспирантың булсын! Шуларга ирешкәч Хәбибнең үтисе бөтен бер программасы бар. Әйе, тик барысына да ирешкәч. Мәсәлән, бер чит тел өйрәнеп карарга кирәк. Югыйсә, Англиягә баргач бик кыен булды. Барганда теплоходтагы бөтен кешегә үзен «доцент» дип тәкъдим итеп, танышып йөрде, халык гадидән иде, Хәбибне академик урынына ихтирамлап йөрттеләр. Беренче шәһәргә төшүгә иптәшләре аннан элементар ярдәм со-радылар, ә ул күсәк угълы күсәк! Ярый әле, мехкомбинатта эшләүче гап-гади бер экспедитор ханым бар иде, шәһәрдә группадан тыш йөргәндә якташларга шул ярдәм итте... Аннан, доктор булгач — укыйсы әйберләр дә байтак. Кайбер язучыларны белергә кирәк. Әсәрләрен укырга. Айтматов, Хемингуэй, Га.марра, Кобо Абэ. Русларның бик шәп шагыйрьләре бар икән: Есенин. Аның шигырьләрен укып карарга кирәк. Югыйсә, мәҗлесләрдә сөйләшү кыенлаша бара. Опера-балет театрын күрмәгәнгә шулай ук байтак, кинога йөрмәгәнгә... тә-ә-к... анысына да күп... Шәһәрдә зур стадион салдылар, Хәбиб студент заманнарда. Шуның эчен бер күрергә иде. Докторлыкны яклагач. Аннан, докторлыкны яклагач, иртәнге гимнастика белән шөгыльләнә башларга кирәк булыр. Гантельләр аласы иде. Тик доктор гына булырга иде, доктор гына, шайтан алгыры... Аннан ул яши башлар иде... Гаҗәп матур булырга тора бит әле бу дөньялар... Моңлы җыр, нигәдер, хыялга комачау итә иде, Хәбиб радионы сүндерде. Машина инде асфальтлы юлга чыккан иде. Бер йортка кимеп калган авыл читендә, чирәм баскан бер тыкрыкта Ленар, Тамара, Марат басып калдылар. Авыр тынлыкны Марат бүлде. — Я, кадерле Тамара,— диде ул, елмаеп,— хәзер мин сиңа үзем туып үскән нигезне күрсәтим. — Бәлки тәрәзәгә каккан такталарны бүген кубарып алырбыз? — диде Ленар, шулай ук елмаеп. Тамараның ясалма кыюлыгы бетте. Ул чиксез зур ихтирам белән Ленарга, аннан назлы сагыш белән Маратка карады, һәр ике егет бу караштан зур мәгънәле сүзләр укыдылар — Син нинди яхшы күңелле егет,— диде Тамара карашы белән Ленарга.— Син мин әйтергә теләгәннең нәкъ өстенә бастың. Рәхмәт сиңа. Ә син... Син... Эгоист. Сагындым мин сине,— диде ул карашларын Маратка юнәлтеп.— Сагындым. Минем сиңа аш пешереп ашатасым килә. Мин сине никадәр сагындым... Авылга бераз әйләнебрәк, клевер түшәлгән арбага утырып кайттылар Шәйдулла дилбегә тоткан иде, болын юлы буйлап атны юыртты: вакыт-вакыт атка чөңгереп эндәште, ара-тирә дилбегәне тарткалап, ■атның башын тыйды, акрынайтты. Авыл хуҗалыгы буенча югары белем алган, бик күп галимнәрнең авыл хуҗалыгы темасына якланган диссертацияләрен башкалага җибәреп, документация тутырып гомер ■уздырган аксыл-сары чәчле, зәңгәр күзле, кояш та ашап бетерә алмаслык якты тәнле бу кызыйның ат арбасына үз гомерендә беренче тапкыр утыруы иде. Җир, болын исенә, күл буендагы сулы ләм исенә аның борыны кытыкланды, ул исереп китте. Аның тәнендә ниндидер, моңарчы аңа таныш булмаган рәхәтлек, ниндидер ыргылу, омтылыш, ихтыяҗ туды. Моны ул басарга, онытырга тырышты — булдыра алмады. Ходаем, әллә авыл табигатендә яшәгән хатын-кызлар гел шундый билгесез ^рәхәтлектә, ләззәттә гомер кичерәләрме икән? Юктыр, аннан түгелдер бу. Мондый халәтнең анда булганы бар. Шәһәрдә. Тукта, кайчан әле? Ә, әйе, Марат белән шампамское эчкән көнне. Өенә кайткач, әнисе әзерләгән ваннага кереп, як-яктагы ап-ак кафельләргә карап ятканда. Менә тагын шул билгесез ләззәт, билгесез талпыну. Ул куркынып үзен-үзе кочаклады, күкрәген кысты. Арба кырыеннан кулларын алуга ул эчкә таба авышып китте. Ләкин егылмады, киң, куәтле бер аркага терәлеп калды. Арбаның теге ягында ат тоткан Шәйдулла белән рәттән Марат утыра икән. Болында берөзлексез чикерткәләр черелдәде... Каләм әйтте... Хөрмәтле укучы! Менә синең белән аерылышыр вакыт та җитте. Ә аерылышканда кешенең күңеле тула, нервлары йомшый... Синең белән генә түгел, автор үзенең геройлары белән дә аерылыша. Югыйсә, сине дә, геройларын да яратып өлгергән иде. Инде менә сезне яратып өлгергәч кенә — аерылышу. Ә кайберәүләр ■белән мәңгегә. Шушы көннәрдә генә Галләмгали агай авырый башлады һәм тормаска дип ятты. Район үзәгеннән килеп баш врач аны үзе карады һәм Галләмгали агайның улына, кызына әйтте: — Теләгән әйберсен ашатыгыз,— диде. Ә Галләмгали агайның бер дә үләсе килми иде. Тормышлар нинди иде бит! Рәхәткә тиенгәч кенә. Колхоз уңыш бәйрәменә әзерләнә иде, Галләмгали агай үзенең колхозда эшләп алган бер орденын һәм сугышта алган өч медален тагып клубта алгы рәттә утырырга җыена иде... Ә врач, теләгән нәрсәңне аша, диде. Хәтәр сүз түгелме ул? Галләмгали агай врач чыгып китәр алдыннан актык чарасын кулланып карады: өйдәгеләрне чыгарып җибәрде дә врачны караваты янына ымлап чакырды: — Сеңлем, актыгын әйтәм,—диде.—Мине терелт. Ничек итсәң ит, тагын бер ел гына яшим, һай, рәхәт иде соң яшәүләр! Бер генә елга озайт.— Аннан бик шыпырт кына болай диде:—Минем збиркнижкедә акчам бар. Мең тәңкәсе сиңа. Иртәгүк алып бирәм. Искечә ун мең бит ул! Тап бер дару... Врач ханым, әлбәттә, кызарып китә һәм болай ди: — Юк, абзый, без акчага дәваламыйбыз. Ләкин сез өметегезне җуймагыз. Сез бит сугышта булган кеше, организм чыдам Шаять, бу авыруны да җиңәрсез. Мең тәңкә сезгә терелгәч яшәү өчен кирәк булыр,— дип, юатып чыгып китә... Ләкин чоландагыларга кабат әйтә. — Бөтен теләген үтәгез, үкенерлек булмасын, ун-унбиш көннән дә арыга бармас,— ди. Я инде, Галләмгали агайны ничек кызганмыйсың? Ерак юлдан кайтышлый аның белән күрешү, сөйләшеп алу үзе бер рәхәт иде Аның чынаяк чокырына салып биргән шифалы эчемлеге, «эчегез, сездә юк М.МӘҺДИЕВ ф КАЗ КАНАТЛАРЫ ул» дип мактанып алуы, аның бәхетле канәгатьлек белән елмаюы... Я, дөнья, инде шулар бетәмени? Ләкин нишлисең? Вакытында туктый да белергә кирәк. Бу — бик кирәкле сыйфат. Югыйсә, азмы кеше башлаган сүзен бетерә алмыйча бу дөньяда газап чигә? Ә андый кешене тыңлаучылар ничек газапланалар? Менә, чыннан да, хикәянең ахыры җитте. Автор моны кышкы буранлы бер көндә иртәнге сәгатьтә башлаган иде. Ул көнне буран иде, ул буран, шәһәр урамындагы өрәңгеләрнең соңга калган саргылт-соры яфракларын кыштырдатып шудырта-шудырта, авыл кырларына таба чыга иде. Бу әсәр буранлы бер көнне шәһәрдә башланган иде. Моның соңгы юллары авылда языла. Авторның язу өстәленә июль кояшы төшкән, тәрәзә янында гына бәрәңге бакчасы күкрәп ята. ...Урам буендагы топольләр июль аеның тыгыз җиленә кыштырдап берберсенә назланалар, сер сөйлиләр. «Быелгы җәй дә үтә, үтә, үтә...»—дип кыштырдашалар алар. Кояшның нурлары йорт эченә кергәндә пыяла, яран гөлләр, тәрәз пәрдәсе аркылы узып юашланалар, саргылт булып калалар. Саргылт нарат бүрәнәләрдә кояш нурлары уйный. Йорт эченә агач исе, сагыз исе чыккан, йортта — яңгырап торган җәйге тынлык... Автор укучылары һәм әсәрендәге геройлары белән әнә шулай июль ахырында, тополь яфраклары кыштырдавын тыңлый-тыңлый аерылыша. Аңа рәхәт тә — эшен тәмамлады, аңа бераз гына моңсу да—ул аерылыша. Ләкин автор эшне бөтенләй бетте дип исәпләми. Эше бөтенләй бетсә — кеше үлә. Яшим дисең икән, һәр вакыт азмы-күпме эшең кала бирсен. Авторның әле укучылар хөкемен ишетәсе бар. Әнә Галләмгали агай үзе гомер буе кешегә әйтә килде: дөньяның бар җире дә килеп җитмәсен аның, бер китек җире аз гына калсын, кешене шул яшәтә, диде. Ә үзе ялгышты: урынга ул июль ахырында егылган. Матур гына бер көн булган. Печән вакыты. Галләмгали агай кичтән арт бакчада печән кибәне очлаган, аннан кул җитмичә ничә айлар эчен пошырып торган корт өенең ишеген рәтләгән, икенче көнне колхоз умарталыгында булып кайткан, кышлык утын әрдәнәсен лапас астына күчергән, лапасны, ишегалдын себергән һәм... уйга калган: баксаң — хуҗалык алдагы ел өчен әзер һәм энә бөртеге кадәр дә эш калмаган икән... Өенә кергән дә карчыгына әйткән. — Син, дим, карале! Бөтен эшне бетердем,— дигән. Үзе шулай дигән дә өйалдындагы диванга барып яткан, һәм шул сәгатьтә үк авырый башлаган. Шуңа күрә автор әле сезнең белән вакытлыча гына аерылыша. Ул хәзер шәһәргә китә. Эш тәмамлап өенә кайткан кешенең кәефе начар булмый. Яна әсәрен тәмамлаган көнне язучының да кәефе Галләмгали агайның түрендә утырган атасыз бала — Миңнулла кияү кәефе кебек бөтен була. Филология фәннәре кандидаты Хәбиб Мөхәммәтгалиев әйтмешли (ә ул соңгы елларда бик дөрес җөмләләр белән генә сөйли): — Күрешкәнгә кадәр! (Авторның әнисеннән калган иске бер дәфтәрдән: Каләм әйтте: ки, язмагыл, җитәр, куй: Моны укып ялыкмасын зифа буй.) 1974—1975. Коктебель — Арча.