Логотип Казан Утлары
Риваять

ЧИНАР

ЧИНАР РИВАЯТЬ, ХИКӘЯТ ҺӘМ КЫЙССАЛАРДАН ТОРГАН РОМАННАН ӨЗЕКЛӘР

Тугандаш үзбәк халкының күренекле язучысы Әсгать Мохтар — ике дистәләп шигырь китаплары, «Апа-сеңелләр», «Туу», «Каракалпак кыйссасы». «Дәвер минем язмышымда» исемле роман-повестьлар һәм күп санлы хикәяләр авторы. Аларның күбесе русчага һәм илебез халыклары теленә тарҗемә ителә. Инглиз, һинд, румын һ. б чнт телләрдә чыга Ул уз республикасында татар әдәбиятының да уңышларын пропагандалауга куп хезмәт куйган әдипләрнең берсе Матбугат идарәсе илнең башка милли телләренә тәрҗемә итәр ечен китаплар исемлегенә керткән үзенчәлекле бу романда, үзбәк халкының үткән тормышына кагылышлы төпле сәхифәләр булган кебек, бүгенге тормышның төрле тармагындагы көрәш-бәрелешләргә дә киң урын бирелгән. Әсәр аерым риваять, хикәят һәм кыйссалардан гыйбарәт. Вакыйгалар туксан дүрт яшен тутырган Ачил бабай, аның күп санлы балалары язмышы белән бәйләп тасвирлана. реп, чал чинарның гүя бәгыреннән чыккан серле вә куәтле пышылдау авазларын тирә-юньгә, галә.мгә таратуы иде. Әмма аны бары тик тын калып, игътибар белән тыңлаган кеше генә ишетер иде. Мәгәр Ачил баба өчен хәзер бар нәрсә дә әнә шул пышылдаудан гыйбарәт диярсең. Мәйдан читендәге ак калку таш өстендә ул кай гомердән бирле кымшанмый да тып-тын басып тора. Чинар агачының үзен дә кыя таштан үсеп чыккан диләр, тик аның тамырлары бик тирәнгә китеп җир туфрагына тоташкан, имеш Чинартау белән бу агачның тамырлары шул хәтле бер-беренә берегеп үскән, кайсысы кайсын тотып торганын да белмәссең. Әле, әйткәнебезчә, таң сызылып кына килгән чак. Мәйдан тирәсендә дә, урамда да һичкем күренми. Бары иөзгә-йөз карашып торган ау сыртындагы болыт — болыт түгел, чинар ул. Тауның үзе дә, кышлак та аның исеменә бәйле: Чинартау, Чинаркышлак дип йөртәләр аларны. Безнең Ачил баба шул җирдә туган. ...Ачнл бабаның бүген шул чинар белән хушлашкан көне. Бөтенләйгә үк түгел, билгеле. Вакытлыча гына. Берәр юл-сәфәргә җыенды исә, ул аның каршына килеп, тере җан иясе белән аерылышкандай, бик озаклап саубуллашырга ярата. Аксылланып кына таң беленеп килгән чак. Беренче нурга уянган кошчык авазының беренче көмеш тәңкәләре чыңлап күккә ашкан чак. Сал- әлеге яшел болытны сабыр-салмак кына тибрәнде кынча тан җиленең Ачил карт белән чал чинар гына. Кояшның беренче зәгыйфь нуры алар күләгәсен Алып батырлар итеп мәйданның буеннан-буена сузып салган. Бу агачка күптән мең яшь, имеш. Мең ел! Ничәмә-ничә буын гомере. Мең яз, мең җәй! Мең кат кием, мең кат хәят бит ул. Агачның иңе генә дә унтугыз колач. Аның сыек тал чыбыгыдай җилгә сыгылып утырган яшьлеген күз алдына китерүе дә читен хәзер. Ачил баба баядан бирле агачның мәйдан өстенә каерыла төшкән бер ботагына текәлгән. Чинарның ул җиденче, иң яшь ботагыннан берсе. Аның кабыгы өскә менгән саен сөттәй агара бара. Бу ботакка хәзер жиде йөз яшь чамасы... Ачил бабаның егет чагында да ул ак иде, хәзер дә шундый. һай, ул гомер. Уйлап карасаң—күз алдындагы шушы яшел дөнья кебек, тармак-тармак, яфрак-яфрак; исәпләп искә ала башласаң, очына чыга алмаслык. Ә шушы олы киңәшче каршына килеп басса, Ачил баба ул гомерне әле башланмагандыр да кебек хис итә. Әйтерсең яшәгән кадәр янә яшисе бар. Ачил баба тирә-юньгә, табигатькә хуҗаларча бер караш ташлады. Гүя ул, күтәрелеп, таулар артымдагы кара болытка, еракта елкылдап куйгалаган аҗаганга: ■— Җә, җитәрегез инде, төнне тоткарламагыз, атасы таңга ирек бирегез!— дип боерды. ... Тын иртәдә сез дә чинар каршына килеп басыгыз. Чын ихласлык белән тыңласагыз, сез дә аның гасырлар буена тупланган уй-фикерлә- рен ишетү бәхетенә ирешерсез. Сезгә дә ул үткән заманнар хакында, хәятның-тереклекнең көче, мәңгелеге хакында сөйләр, шәт. Менә шул инде ул безнең чинар. Мең ел буе шулай, яшел яфракларын сабыр гына җилпеп, тын гына пышылдап, һәркемгә бакый гомер теләп утыра сыман. Безнең чинарны күрмәгән кеше дә, бәлки, Ачил бабаны очратса: «Чинардай адәм икән»,— дияр. Тик моңа да исегез китмәсен, чинарны күрмәсә дә, ишетеп белүче әзме?.. Ачил баба уртанчы улы бригадир Талипҗан белән бер йортта, түрдәге аерым бүлмәдә яши... Таянган таягын тукылдатып чинар яныннан кайтып керүенә, аны ишегалдында колхозның ГАЗ-69 машинасы көтеп тора икән. Талипҗан да, аның ишле гаиләсе дә ыгы-зыгы килеп бабайны озатырга әзерләнәләр. Бабай, шофер егет белән сәлам алышканнан соң, ашыгып әйванга I керде, әйләнеп чыгып, казык башына эленгән юл чапанын беләгенә салды, берәм-берәм маңгайларыннан үбеп, килене, оныклары белән саубуллашып чыкты. Шуннан соң: — Әзимҗан, кояш күтәрелгәнче кузгалыйк,— дип, машинага таба атлады. Эчке яктан, ике кулына ике төенчек тотып, шәкерттәй җиңел сөякле, тәбәнәк буйлы ир-егет килеп чыкты. Ул буе-сыны белән генә түгел, килеш-килбәте белән дә Ачил бабадан нык аерылып тора иде. Башка дөнья кешесе икәнлеге дә әллә каян чамалана: өстендә ефәк күлмәк, яхшы шевиот чалбар, аягында ялтыравык күн итек. Бу киеме энәдән-жептән генә чыккан, ыспай, пөхтә. Ә шулар өстеннән җиң очлары сизрәгән буй- буй чапан кигән, башында ак каймалы кара бәрхет түбәтәй иде... Ачил баба таудай таза гәүдәле. Аның җиңел итегенең брезент кунычы тартылып, нык балтырына сыланып тора. Җәйге озын ак чапан өстеннән, аскарак төшереп, кат-кат чуар бил яулыклары бәйләгән. Әлегә ул билнең дә яшьләргә хас җиңеллек саклаганын чамалап, тоеп торасың. Анын яшен бары тик күкрәген каплаган кардай ак сакалыннан гына чамаларлык иде. Ачил бабаның элек очкын карашлы, көләч йөзле егет икәнлеген таныйсың. Әле дә аның мыек очын гына сикертеп елмаеп куюында, аксыл куе каш астыннан ук атып ялт итеп карап алуында I Ә й в а и — өйнең ачык янсә пыялалап эшләнгән верандасы. егет үткенлеге сизелер. Кыргызча эшләнгән киез эшләпәсен дә ул, нәкъ көяз егетләрчә итеп, баш түбәсенә чөеп кенә куяр иде. Алар, юл кирәк-яракларын җайлап урнаштыргач, ачык машинанык ян-як утыргычларына менеп утырдылар. — Агама сәлам әйтерсез, — дип кычкырып калды Талипҗан. Ә без соң? Билгеле инде, Ачил бабадан калыша алмыйбыз Чөнки * без аның гомер юлыннан бармакчыбыз бит. Бүгенгә Ачил бабаның үз $ балалары белән оныкларының саны йөз утыз җидегә җиткән. Шулар- = ның һәммәсен ул бер гаилә итеп исәпли. Тау күкрәгенә үтеп кергән * чинар тамыры кебек аның ул ишле гаиләсе дә илнең төрле төбәгенә ♦ таралган. Ара-тирә ул аларның барысын күреп, йөреп чыга. Бүген без а, дә шул сәфәргә җыенганбыз. Алда безне төрле кешенең төрле язмыш- * тәкъдире, төрле вакыйга көтә... £ Машина тигез асфальт юлга алып чыкты. Кояш яңа офыктан күтә- ° релеп килә, иртәнге чыктан тагын да карала төшкән юллар еракларга . сузылган. Үркалкулыклар, басу-кырлар аралашып артта кала бирде. ф Ә Ачил баба, туган ягы белән мәңгегә аерылышкан кешедәй, ерактагы тау битләвеннән, анда каракучкылланып торган чинардан һаман да күзен алмый бара әле. Газыймҗанның исә күңеле юлда, юл буе гөл чәчкәләрендә. Аның әле төн йокысыннан айнып кына килүче Гөлчәчкәне дә күргәне дә юк икән ләбаса! Ул шуларга сокланып бара. Тик шактый ара киткәч кенә бабасыннан: — Бу юл безне кая алып бара, баба?—дип сорап куйды. Алда бодай, пахта игүле кыр-басулар, төрле якка таралып, чуалышкан юллар чаты иде бу. — Шул юлларның кайсын гына сайласаң да, кардәшләреңнең бе- рәрсенә юлыгырсың, балам,— диде Ачил баба, бормаланып торган шул юлларга карады. Газыймҗан кырык яшәр ир булса да, бабасы аңа да «балам» ди. Хәер, ул инде моңа күнегеп килә иде. — Хәзер без Ариф агамнарга юл тотабызмы? — Әйе, Ариф туганыңа барабыз, балам. — Әйтегезче, баба, Ариф агам олыракмы, әллә минем әниме? — Синең әнкәң иде, балам Газыймҗанның бу кадәрен белмәве гаҗәп түгел — ул чит илдә туып үскән. Бүгенгә кадәр, туган илемдә беркемем дә юк, барысы да үлеп-кырылып беткәннәр, дип, читтә ялгызы гомер иткән. Инде очраклы гына кайтып төшеп, узган бер атна эчендә ил-җиренең киңлеге, туган-тумачасының күплеге, туган як туфрагының якынлыгы хакында уйланып та әлегәчә акылына сеңдереп бетерә алмаган бер кеше иде. Аңа кардәш-ыруларын да, шул исәптән Гариф агасын да инде бер кат сөйләгәннәр иде. Әмма үз күзең белән күреп белмәгәч, сөйләгәнгә карап кына ничек аерып бетерәсең ди? Кайсы кем икәнен белү түгел, исемнәрен хәтердә калдыруы да читен. Ә Ачил бабага исәуләлегә алар сүзенә ышанып та бетмәгән кебек тоела иде. Шул сәбәпле ул аны үзе белән шушы озын сәфәргә алып китәргә ниятләде дә. «Үз иле»ндә Газыймҗан үзенә күрә танылган кеше. Дәүләте бар. кирәк-ярагы җитү, каракүл белән алыш-биреш итүче кәттә фирмада атасыннан мираска калган шактый өлеше дә бар. Хәер, үзе дә шул каракүл эшендә сирәк оста-белгечләрнең берсе исәпләнә яшьтән шуңа өйрәнгән. Әле дә ул фирма зше белән Ленинградка халыкара пушнина аукционына дип килгән, һәм менә, кан тартып дияргәме инде, исенә килеп, туганнарын сорашып хәбәр алган да көтмәстән Чинар- кышлакка кайтып төшкән. Сезне сәерсеткән кием-салымы да шуның нәтиҗәсе. Ялтыравыклы шыгырдавык итеге, буй-буйлы озын чапаны, кара бәрхет кәләпүше бе лән ефәк билбау яулыклары — ата-баба төсе итеп киелгән, бәйләнгән. Әйдә, европача киенгән коллегалары аны ата-баба киемен кигән килеш күреп шаккатсыннар әле. Шуны куз алдына китереп, Газыймҗан елмаеп куйды. Бу вакыт алар Кара карга дип исемләнгән тау кичүен үтеп, күз иңләмәс киң, иркен җәйләүгә төшеп баралар иде. Биредә эссе, өстәвенә машинадан купкан тузан болыты да таралмый, биткә сылана, күзгә керә. Анда-санда көтүләр күренеп кала. Ә юл читендә, кышлак мәйданындагы шикелле, дәү-дәү ташлар аунап ята иде. Әйтерсең якында гына ул мәрмәр ташны эшкәртү заводы урнашкан да, болары шуны ташучы самосвалдан коелып калган. Эсселектәнме, әллә ашап туйгангамы, юл буендагы көтү сарыклары никтер бер-беренә өерелешкән килеш тик кенә торалар иде. Ачил баба кашын җыерып аларга карап барды да машинаны туктатырга боерды. Якындагы таш күләгәсендә бер-берсенә сыенып торган ике куй янына төшеп, кулындагы чыбык очы белән аларның йон араларын актарып, тоткалап карады. Шуннан соң кычкырып, көтүчене чакырды. Тик җавап бирүче булмады. Карт, ымлап, шоферга сигнал бирергә кушты. Машина тавышына аргы баштагы бер тирмәдән яшь бала күтәргән таза гына ир чыгып, як-якка карана башлады. Аннары, Ачил бабаны күреп, бу якка юнәлде. — Бу куйлар тилчә белән авыру, бала, нигә карамыйсың?—диде аңа Ачил баба шелтә белән. Чабан аптырап китте, ни дияргә дә белмәгәч, кулындагы баласын күрсәтеп: — Шушы имезәктән аерыла алмадым, ата. Кәефсезләнеп тора,— диде. Ачил баба баланың да авызын ачтырды, аннан соң күз кабагын күтәреп карады да: — Аны киленгә калдыр. Суганда ит кыздырып шуның ике кашык өресен эчерсен. Үзең машинага чык,— диде. Чабан машинага утыргач, Ачил баба аңа: — Бүген үк карантин игълан ителсен, юл чатларына даруланган кибәк салып, кеше куелсын. Мал дуктырыгыз бар көтүләрен карап, тикшереп чыксын,— дип аңлатты. Тыңлаган саен көтүченең йөзе җитдиләнә төште. Аның менә хәзер генә хәләхвәлне төшенүе ачык иде. Совхоз утарына җитәрәк, иркен киртә-кура янында ул машинадан төште. — Хуп, Ачил баба, бары да сез әйткәнчә булыр,— диде ул кат-кат. — Ә кымызың бармы? Чабан йөгереп барып киртә эчендәге тирмәләрнең берсеннән турсык күтәреп чыкты. Ике кәсадән нәүбәтләшеп кымыз эчкән арада Ачил баба юл читендәге ак күврәй чәчкәсен өзеп, чигәсенә кыстырып та куйды. Кымыз эчкәч, утырышып юлны дәвам иттерделәр. Машина кузгалгач кына исенә төшеп, Ачил карт: — Әй, бала! Кайсы совхоз әле бу? — дип кычкырды. Әмма буш турсык култыклаган чабан аңа җавап бирә алмый калды. Машина инде тузан уйнатып кирегә борылган, еракта күренгән тауларга карап китеп бара иде. Табигать тын, көн аяз. Офыкта эссе һава туктаусыз тирбәнеп, дулкынланып тора сыман. Бары тик һич тынмый сайраган тургай гына ул эсселекне бер никадәргә оныттырып торгандай кебек иде. — Чабан да булганмысыз, баба? — дип сорады Газыймҗан кызыксынып. — Хак, булдык. Мал да бактык, пахта да иктек, кылыч тагып та йөрелде бу озын гомердә. — Имеш, чинарның телгә килгәнен дә ишеткәнсез ди? — И-и-и, ил авызыннан ни ишетелми диң, бусында әйткәннәр. Шәт рас әйтүләредер... Менә оин җирне генә тыңлап кара, аның да, ихлас биреп тыңласаң, йөрәк тибешен ишетерсең. — Ничек? Ничек, баба? — Ии, бала, бала. Шуны да белмәү — балалык... Сез үзегез дә кайвакыт сабый бала түгелме соң, баба?—дип ♦ елмаеп куйды Газыймҗан. а. Хак, мин дә сабыймын. Менә шушы җәйләүдә ялан аяклап, яшь = үләннең чыгын таптап узасым килә әле минем, балам. Көч-дәрманым җитсә, җир йөзендәге һәр ил-төбәкне җәяү гизеп чыгар идем. Күбәләк ♦ очканга озаклап караганың бармы? Болындагы һәр чәчәкне исеннән а. таныйсыңмы? йөзем төрләренең барысын да авыз иткәнсеңме?., һәм- < мәсен дә күрәсе, беләсе килә... Ә һәммәсе белән дә хәерләшү өчен вакыт * кирәк... о Берара сөйләшми генә килделәр. Шуннан соң Ачил баба әйтте: * — Әгәр дә мин әдип булсам, бөтен гомеремне бер генә китап язуга ° багышлар идем,— диде. — Ә ул нинди китап булыр иде, баба? — Бәхилләшү китабы дип атар идем мин аны. Башта табигать белән, аннан соң матурлык, күркәмлек-мәһабәтлек белән, үлән-яфраклар, гөлләр белән, тургай, чишмә, йолдызлар, сахралар белән һәммә гүзәллекне тоеп, көрсенеп, еглап бәхилләшү китабы булыр иде ул. Андый китап юк әле, балам. Шул китапны язган кеше генә үз-үзеннән канәгать була алыр иде, минем уйлавымча. (Укучым, Ачил баба сөйләгәннәр миңа да ошады. Тик мин әүвәл Танышу, Күрешү китапларын язар идем. Чөнки табигатьнең манзара- могҗизасы белән очрашмый, танышмый гына гомер итүче бәндәләр дә байтак бит әле.) Газыймҗан җәйрәп яткан киң дала күренешенә, саф фирәзә төсле күк гөмбәзенә сокланып туймый килә. Юл читендә җилфердәп утырган тәкә сакал көдрәләрен үтеп барышлый гына учмарлап аласы килә. Анда-саида үлән-әрем арасыннан ниндидер кошлар пырылдап очып киткәли. Ул алар артыннан да карап кала. Бу буш далада башка һични күзгә чалынмый диярлек. Көтүчедән соңгы иске киртә-куыш күренеп калса гына. Кичкә кырын алар яшел көтүлекләр чигенә җитеп, чын ком сахра- сына, саксауллы чүлгә килеп терәлделәр. Шул чак баеп барган кояш нурында ялтырап, алда нәрсәдер күренеп калды. Якынрак килгәч күрделәр—кемгәдер куелган һәйкәл икән. Газыймҗаннын шәһәр мәйданнарында андыйга исе китмәс иде. Әмма җиде юл чатында, көтүчеләр сукмагы уртасында утырган сынны очратканы булмады. Бу бакыр сын көнгә шиңгән гөлле кечерәк бакча эчендә, әлеге табигый таш нигездә тора иде. Аның бакыр йөзендә тирән җыерчык эзләре бар — күпне күргән, күпне кичергәндер моның иясе. Мәгәр ул хәзер, алдында көйрәп яткан киң сахраны тез чүктергән баһадирдай, • кысык күзен офыкка текәп, еракларга карап тора_ иде. Газыймҗан, зур нигез ташы тирәли әйләнә-әйләнә. ул һәйкәлне бик озаклап карады. Сын күкрәгендәге калку Алтын .Йолдыз кырларына бармагын тидерептидереп алгалады. һәм янә һәйкәлнең кояш нурында балкып, алтынланып торган йөзенә карап куйды да: — Көтүче Жабаймы бу, баба? — диде. Бу каһарманның сын-сурәтен ул Ленинградтагы аукцион залында күргән кебек иде. — Әйе, синең атаң мәрхүм булышлыгы белән килеп чыккан һәлакәтне төзәткән чабанның үзе. Жабай...— дни, Ачил баба һәйкәл ташына якын килде. Ул Жабайга янә бер карап алды, һәм аның күз алдына күптәй булып узган фаҗигале хәлләр, авыр заманалар килеп басты... Ул вакытта, ярлы-ябага өстенлек алып, яна тормыш башлап җибәргәндә Карши бәге белән Кара Ком ишан бөтен Европага дан тоткан каракүл сарыкларын чит илгә куып алып киткән иде. Газыймҗан атасы да, бәкнең йөз куй бирәчәгенә алданып, аңа бу кара эшендә булышлык иткәннәрнең берсе була. Кичке салкын төшүгә, Җабай тирәсендәге гөлләр хәл алып, баш күтәрә башлаган иде. ...Алар, юл чатындагы һәйкәлне калдырып китеп, еракта күкселләнеп күренгән тауга таба баралар иде. Машина артыннан озын тузан болыты сөйрәлә. Анда-санда очраган агачның күләгәсе еракларга сузылган. Ара-тирә кичке җил искәләп куя. Газыймҗан юлдагы очрашудан алган уй-хис тәэсирендә иде, ахрысы: — Атамның ул олы гөнаһы миңа да кагыладыр, шәт...— диде ул үзалдына. Ачил баба ана күз кырые белән генә карап куйды, әмма эндәшмәде. Оныгына беренче мәртәбә шундый уйчанлык килгән иде. Кем ул, ни тәкъдир көтә үзен? Кырыкка җиткән, әле өйләнмәгән дә. Байлыгы чиксез, имеш... Ул мал-дәүләт белән ни эшләр инде? Ватансыз нимә кылыр? Ил-җирүсез бер каңгырак баш. Ул чүрәкәй буй-сыны дисеңме... Тумыштан шулай булганмы? Шуларны уйлап күңеле тулган Ачил баба оныгының башын сыйпап, яратып куйды. Газыймҗан аптырап бабасына карады. Күз төпләре дымлы күренде бабасының. — Ариф туганымның балалары күпме? — Ариф әкәңнен токымы юк, балам. Караңгы төште. Кичке унберләр тирәсендә алар тау итәгендәге үзәнгә килеп чыктылар. Биредә авыл-кышлаклар бер-беренә тоташып киткән. Машина берсен чыгып өлгерми, икенчесенең урамына килеп керә. Юллары да яхшы, тапталган юл. Гузар, чәйханәләрдән әле халык тарала гына башлаган... һавадан дымлы туфрак исе аңкып тора иде. Район үзәге алдыннан тагын асфальт юл башланды. Бу мәркәз дә бер кышлакка урнашкан, тик аны инде кышлак дияргә дә тел бармый— чат саен электр уты яна, урамы тулы халык, шау-шу. Мәгәр әле аның калага әверелеп бетмәгәнлеген күрсәткәндәй, шунда бер сыеры мөгрәп куйды. Электр чыбыкларына, агач-куакларга ап-ак мамык кәнҗәләре эленеп калган. Май заводының бистәгә куәт бирүче электр станциясе дөп-дөп итеп эшләп торганы ишетелә. Ачил бабаның әле биредә булганы юк иде. Тау буйларындагы борынгы кышлаклар белән буш далада яңа оешкан совхозларны берләштерүче яңа район иде бу. Ачил бабаның улы Гарифҗан да бирегә яңарак кына билгеләнгән кеше иде. Ачил карт, ут яктысында чикләвек ватып торган яшүсмерләргә ымлап, әй, бала! дип эндәште: — Ариф Ачиловның йорты кайсы була? — Райком Ачиловмы? — Әйе. — Әнә почмакта... Гаражлы капка,— диештеләр балалар. Капка ачык иде. Йорт түрендә үрмә гөл каплаган ачык әйван. янга ян утырган ике тоташ өй. Шуның берсендә ут яна. Машинадан төшкәч тә салкынча булып китте. Оныгы белән бабай ут янган бүлмәгә юнәлделәр. Ачык тәрәзәдән Гариф әкәнең өч бала уртасында утыруы күренә иде. Балаларның берсе кечкенә, ул Гариф әкәнең тез өстендә утыра. Калган икесе — унбиш-уналты яшьләрдәге малай белән кыз — дәрес хәзерлиләр иде. Гариф әкә дә аларга ярдәмләшә, ахрысы., хәтта өчәүләп кызып-кызып бәхәсләшеп алалар шикелле. Ачил баба белән Газыймҗан аларны шулай берара тәрәзә аша тына карап тордылар. Газыймҗан, агасын бала-чага сырып алганына аптырап, бабасына мәгънәле генә карап куйды. Бабасы исә, үзе дә шаккатып, гадәтенчә, мыегының бер очы белән генә елмаеп тора иде. Оныгына бармак белән ишарәләп, сабыр итәргә кушты. Ә өстәл тирәсендә бәхәснең нәкъ кызган чагы: башта малай белән кыз әйтешеп ♦ киттеләр, аннан Гариф кычкырып нидер әйтте. < Ачил баба да ютәлләп алды. Гариф әкә, күреп, аларны каршыларга = кузгалды. Шул ара идән тутырып китап-дәфтәр чәчелеп китте. Бала3 лар өчесе тиң хәрәкәткә килеп, берише тәрәзәдән үк сикереп юкка * чыкты. Ачил баба белән Гариф әкә, әйванда очрашып, озак кына бер- “• берсеннән аерыла алмый тордылар. * — Cay-исәнлекме, ата?.. Шул кадәр юл үткәнсез... Үзем кайтыр £ идем әле. Талипжаннар сау-исәнме?— дип, кайта-кайта сорашырга г •кереште... о — һәммәләре сәлам әйтергә кушты. Син эш кешесе, ә минем гомерлек ял, — диде-Ачил баба, сәке читенә утырган килеш сакалын сыпыр- галап куйды. — Менә таныш, энең Газыймҗан булыр. Дөньяның аргы як чигеннән килеп чыкты. Беләсеңме кем ул? Газыймҗан, кулындагы төенне куеп, уңайсызланып юл тузаны кунган өсбашына, итек-читегенә карап кыюсыз гына басып тора иде. Гариф әкә аны тәмам баштанаяк тикшереп чыкканның соңында: — Әперәй, үзебезнең Газыймҗан дисезме? — Гариф әкәнең кара- кучкыл йөзе ягымлы, үз итеп балкый.— Тукта, тукта... Димәк, энекәш! Анабидән калган... Телебезне онытмадыңмы? — дип, ул кунакны кочып алды. — Онытмадым, Ариф әкә. Юка гәүдәле Газыймҗан аның кочагында бөтенләй югалып калган «де. — Ии, әйдәгез, әйдә, эчкә узыгыз. Итегең сал, ата... Анаби, кайда әле син, кунакларга утырырга палас җәй! —Гариф әкә эре сөякле, базык, авыр гәүдәле күренсә дә, бик җитез, хәрәкәтчән иде. Ул агасы килгән куанычтан ни эшләргә белмәс, сөйләшер-сорашыр, сорауларга җавап бирер иде. Азык-төлек киштәләре ачылып юитге, тәм-том, май, каймак исләре чыкты. Ишегалдында учак ягылды. — Анабиби үскән. — Әйе, ярдәмчем ул хәзер. — Ә тегеләре кемнәр? — Алары күрше балалары. Олысы Тимер, кечесе Ярмәт, Ачил бабай килде дип, сөенче алырга йөгерде шикелле, —днп көлде Гариф әкә, кулына тамган ширбәтне ялап алды. — Мине беләләр, алайса... Ә син мине таныйсыңмы? — Ачил баба Анабибигә табан борылды. _ ӘЙ€> — диде Анабиби җитез генә. — Күк гөмбәзен корганда кирпеч биреп торган икәнсез, дөресме? Ачил баба улына карап алды: «Син шулай шаярткан идекме?» димәкче иде шикелле. Башкалар рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Кунаклар юынып алганчы самавар кайнап чыкты. Өстәл өстендәге •киң подноска аның күмере йолдыз-йолдыз атылып төшеп тора. Гариф, төче күмәч сындыргалаган арада, янә бер Газыймҗанга карап алды. Хәзер аны бу ерак туганының нигә, кайдан килүләре кызыксындыра иде. Күнелендә ниләр бар да, уе ни? Ачил баба шул хакта сөйли генә башлаган иде, аерым өстәлчектә- ire телефон чылтырап бүлдерде. Гариф әкә телефон янәшәсендәге көрси гә күчеп утырды. Трубканы алып тыңлый башлагач ук, аның йөзе үзгәрде. Әле генә нур бөркеп торган күз карашы кырысланып калды. Элек ул ләм-мим дими тыңлады гына. Күңелендә ризасызлык арта баруы гына чамалана иде. Аннары сабыр гына: — Хуп, Мария Васильевна. Мин моңа каршымын. Сина элгәрерәк тә әйткән идем, хәзер дә шуны кабатлыйм,— диде. Әмма шул, сабырлыкта дәвам итә алмады: — Әмер белән түгел, уй белән эш итәр көн. Дөрес, дөрес дим. Секретарьлыкка син мине алып килгәнсең бирегә. Ә бүген мәсьәлә болайрак тора: я син эшеңне дәвам иттерәсең, я мин! Башкача мөмкин түгел! Юк, мин кычкырмыйм, үзең бит кычкырасың. Бәгырең катты синең... Ә кешеләр белән кычкырып кына булмый. Кешелекле бул... Ә?! Янә шул сүз! Секретарьлык белән битәрләмә. Мин әүвәл кешемен, аннан кала җитәкче! Аңладыңмы?! Кешемен! Гармф әкә соңгы сүзләрен ачу белән кычкыра башлаган иде: — Башкалар да кеше. Хак. Юк, синнән яхшырак төшенә алар! Шауламыйм! Ни эшләсәң дә мәйлең, тик телефоннан миңа бакырма? Гариф «тырк» иттереп телефон трубкасын куйды. Ике кулына сөтле чәй белән мөлдерәмә тулы ике зур чынаяк тоткан кызый аптырап баядан бирле бусагада басып тора иде. Ачил баба да, ашаудан тукталып тыңлап торганның соңында: — Мария Васильевна — шул Мәрьямме? — диде. — Әйе, шул үзе... Ир затыннан түгел, юкса, әйткән булыр идем мин аңа... Хет шулай юаныр идең... — Эх, син! Обкомның секретаре белән шушылай сөйләшәләрме? Үзең кем дә... сөйләшүең... Әйтер ием. Үрнәк булырдайлар! — диде карт ачынып. Аның тавышы кырыс, күз кабаклары асылынып аска төшкән иде. Гариф әкә, каршы сүз әйтми, башын салган килеш утыра бирде. Шивилгән кышлагы хакындагы хикәят Кеше һәмишә гүзәллеккә омтылыр. Оноре Бальзак Җылы май урталары. Иртә язның мае иде ул. Вакыты-вакыты белән күк күкрәп, жылы яңгыр сибәләп китә. Язгы яңгыр җир-туфракны гына түгел, йөрәкне яшәртеп, җилкетеп, ни гомер яшеренеп яткан шат- лык-куаныч галәмәтләрен йөзгә, күзгә калкытыр төсле иде. Гариф әкә өчен ул икеләтә куанычлы яз булды. Тик аның икенчесе әлегә башкалар өчен сер килеш күңелдә генә сакланыр иде. Беренчедән, ул, һич уйламаганда, үзе өчен бик якын шушы районга килеп эшли башлады. Шәһәрдә, өлкә комитетында чагында аны, кемнең кем икәнлегенә карамастан, йөзенә бәреп сөйләгәне өчен бик үк өнәп бетермәүчеләр дә булды. Кая куярга да белми бүлектән бүлеккә күчереп интеккәннәр, хәтта котылу җаен эзлиләр иде шикелле. Соңгы елны өлкә комитетының җирле хуҗалык секторына җитәкчелек итте. Өлкә күләмендә ул иң тар тармак санала, эше аз. Нигездә, мамык эшкәртүче ике завод белән бер ремонт мастерское эшен күзәтүдән'гыйбарәт. Гариф әкә аңлавынча, бу аны ил күләм эшләрдән берникадәр читләштерү максаты белән, аның тынгысыз холкын йөгәнләргә теләүдән эшләнгән иде. Шул сәбәпле ул күптәнге танышы Мария Васильевнаның башка өлкәдәге яңарак оешкан зур бер районга беренче секретарьлыкка тәкъдим итүенә шатланып килеште. Ул аны сабыйларча бер сабырсызлык белән көтеп алды дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки аның бирегә килергә килешүенең тагын бер бик мөһим сәбәбе бар. Бу тирәләр аның яшьлек хатирәсең, Сарагөлнең төсен саклый күк иде. Сарагөл элеккеге Күйки районының Шивилгән кышлагында туып үскән. Ә ул җирләр бүгенге яңа районның бер өлеше бит. * Шивилгән... Шивилгән!... Гариф әкәгә аның исеме үк кадерле. Шу- 5 лай булмый ни! Тәүге саф мәхәббәт чорың шул исемгә бәйле булсын = әле! Туганүскән йорт кебек, ә кайчакта хәтта аннан да якынрак иде ? бит ул аңа. Тик Сарагөленнән аерылганнан бирле һич тә килә алма- ♦ ды, юл төшмәде. Шулай да ул һич күңеленнән китмәде, куаныч һәм =. шатлыклары, сагыш-михнәтләре белән һәр чак хәтерендә булды. < Хәзер аңа анда баруы бик җиңел кебек: «үз» районының бер авы- х лы ич! Яна район үзәгенә килеп төшү белән ул шул хакта уйланды. ° Анда китеп барыр өчен ул теләсә нәрсәне сылтау итә алыр иде шикелА ле. Мария Васильевна аны бергә эшләячәк райком әгъзалары белән таныштырган арада да Гариф әкә һаман шуны уйлап хыялланды. Ә райком әгъзалары, райком хезмәткәрләре белән кул биреп аерылышканда инде ул анык бер карарга килгән иде. «Иртәгә иртүк Шивилгән- гә китәм. Иң элек Шивилгәнне барып күрәм» дип, кат-кат кабатлады ул күңеленнән. Иртәгесен янә әллә кай якларда күк күкрәп торуы, бу тирәгә дә яңгырның канат очы тиеп үткәне беленде. Тирә-юньнән дымлы җир, юеш үлән исе аңкып тора иде. Райкомның соргылт төстәге таушалган иске газигы, дык-дык сикергәләп, басу юлына юнәлгәндә әле район үзәгендәге халык уянмаган, тик анда-санда тавык кытаклавы гына ишетелә иде. Гариф әкәнең шулай иртә таңнан юлга чыгып китүен һич кем белми калды. Хәтта кирәге чыкса да аны каян эзләргә белмәсләр иде. Бары тик Мария Васильевна гына аның кая китүен чамалавы ихтимал иде. Кичә, бюро утырышы уздырып шәһәргә кайтып китәр алдыннан ул, Гарифларга кереп чыкты. Үз итеп, аркасыннан сөеп Анабиби толымына матур кызыл лента да тагып куйды. Ә Анабибн аны куе чәй белән сыйлады. Их, бу Мария... Мәрьям... Вакыт дигәнең үтсә дә үтәр икән. Әле кайчан гына пешкән чиядәй яшь, уттай җитез булган Мәрьям дә олыгая шикелле. Ә бит ул эштән һич армас та, талмас та кебек иде. Саулыгы да әүвәлгечә үк түгел кебек. Бары тик елмаюы гына — һаман элекке, самими елмаю. Бик төбәлеп карамасаң, көлгәндә көләч бит алмаларына вак-вак сырлар төшүен дә күрерлек түгел... Эшендә, эш уры нында исә һаман үзенчә, кырыс... Хәтта кайвакыт артык кырыс, артык таләпчән кебек. Бер дә хис-тойгыга бирелмәс.. — Белеп куй, Гариф, катлаулы, зур район. Бигрәк тә яңа совхозларны хәтереңнән чыгарма! Әйе, «Бигрәк тә яңа совхозлар... белеп куй», дип кисәтте Мария Васильевна. Кичә саубуллашканда сөйләшкәннәре шул хакта булды Мөгаен, ул да хәзер уянгандыр. Гарифның таң беленмәстән торып Шнвилгәнгә юл тотачагын ул төшенде, ахрысы, бары тик ул турыда сүз генә кузгатмады. Табигатьнең уянган чагы. Янгыр юган тонык һавада офыктагы тау тезмәләре саф зәңгәрсулыкка өртелеп күренеп тора иде. Хәтта ул зәңгәрсулык тау белән тау араларына тутырып куелган кебек. Чак-чак кына дым сеңгән бормалы тау юлы да рульдә утыручыга бик якын иде шул. Гариф әкә бәхтмяр яшьлек чорында ничәмә мәртәбәләр җәяүләп үткән бу таныш тау юлын кайчан да бер онытырмы соң? Юк, булмас! Бүгенге сәфәре аның өчен таныш юлдан бару гына түгел, яшьлегенә әйләнеп кайтуыдыр кебек иде. Дөресрәге, яшьлегенең әйләнеп кай тышы шикелле. Ул күз алдыннан китмәгән багана-терәкләргә үркәч- үркәч итеп эленүле йөзем куаклары дисеңме, салкын сулы болак-чиш- мәләр, юл-сукмак буйларында үскән атколак чәчкәләреме — барысы да аның җанына рәхәт өстәп, чиксез хатирәләрен кузгата иде бүген. Гариф әкәнен күпме ил-төбәкне күреп, ни Европа мәмләкәтләрендә, ни үз республикасында шушы Шивилгәндәй бик тә үзенчәлекле, үзенә үзгә бер авылкышлакны очратканы булмады шикелле. Бу җирләрдә һәрбер кечкенә кышлакның үзенә хас йөзе, үзенә хас фазиләт- сыйфаты күзгә бәрелеп торыр иде. Арада Шивилгән үзәк урамыннан шарлап, ташкынланып агып төшкән саеелгачыгы белән, күкрәп, бер- тоташтан үсеп киткән йөзөм-җимеш бакчалары белән дан тота иде. «Шивилгән йөземе» мактанычы бөтен илтә таралган. Гариф әкә беренче мәртәбә Сарагөлне әнә шул кышлак урамында очратты. Кышлакка якынлашкач, ул ин әүвәл Шивилгән-сайның тоташ шаулап торуына игътибар итте. Шарлама тирәсеннән күтәрелгән сал- кынча һава дулкынын тойды. Эссе көнне бик рәхәт иде монда. Исе китеп, кыядан түбәнгә атылган су ташкынына, су өстендәге ак күбектән күтәрелгән аксыл томанга карап торды. Ул су өстенә һәр ишек- капка төбеннән текә ярны сырлап табигый таш кыяга уеп эшләнгән басмалар төшә иде. Ә койма аша ярга капланып торган йөзем куаклары астындагы күләгәдә бала-чага чыр-чу килә. Ул кызыл сыйраклы, кыска күлмәкле кызчыклар чәч толымында һәр чак вак энҗедәй тамчы бөртекләре ялтырап торыр иде. Әйе, Гариф әкә беренче мәртәбә Сарагөлен менә шул урамда очраткан иде... Кайвакыт, Сарагөлен искә төшергәндә, Гариф әкә үзен кышлакның иң югарыгы очыннан шул тынгысыз шарламага, бөтере- леп-бөтерелеп аккан Шивилгән-сайга сокланып карап торган шикелле хис итә. Шивилгән-сай ургылып төшкән карлы түбәләр таң белән күгелҗем төстә, көндезен ялтырап күренерләр, ә кичен кара-коңгырт төскә керерләр иде. Авылның үзәк урамыннан як-якка кереп киткән тыкрыклар тар, алар тауташ арасына кысылганнар, ә ишегалларын бакча баскан, анда һәрчак караңгы, әйтерсең карурман эңгер-меңгеренә килеп керәсең. Биредә чит кеше түгел, почта ташучыларның ничек адашмый йөр» алуына да Гариф әкә хәйран кала иде. Бу тирәнең жиләк-жимешенә- түгел, хәтта гап-гади үләненә дә исең китәр. Алардан шул хәтле бөркелгән хуш исне әкрен искән җил һәр даим авыл өстенә әйдәп, китереп торыр иде. Монда яшәүче һәркем — оста бакчачы. Бала чактан ук йөзем үстерү серенә өйрәнмәгән кеше юктыр. Тагын истә калганы—ул тау битләрен чикләвек урманы баскан. Гариф белән Сарагөлнен шул чикләвеклектә, шуның караңгы сукмакларында кулга-кул тотышып йөрүләренә әле кичә генә шикелле. Бервакыт шулай, тузынган шөпшә өереннән качып, алар бер инешкә барып чыкканнар иде. Шул суның салкынлыгы, рәхәтлеге! Көлешә-көлешә шунда коенып алдылар. Чәчкәдән үрелгән таҗлар агызып бәхет сынаштылар. Булган икән ул бәхетле көннәр дә! Ә бүген боларның берсе дә юк. Чынлап та, ул булганмы? Әллә төштә, хыялда гына тасвирланамы бу күренешләр? Гариф әкә, исенә килеп, як-ягына каранып алды. Туктап тора икән> ләбаса. Рульдән кулын алып маңгай тирен сыпырып ташлады. Кайчаннан бирле тора соң әле ул монда? Кай җир бу? Янәшәдә арык, аннан челтерәп су агып тора. Ә баш очында очынып-очынып тургай талпына. Ул да, гүя арык чылтыравын тыңлыйсы килгәндәй, тынып-ты- нып алгалый.... Тирә-юньгә тагын бер карап алган Гариф әкәгә ямансу булып китте. Әйе шул, ничаклы гына ашкынсаң, талпынсаң да, инде аны алда.. ул таулар тирәсендә Сарагөле каршы алмаячак. Гарифым килде дип ашкынып, капка алдына чыкмаячак иде. Юк инде аның Сарагөле... Тагын бер-ике сәгатьтән соры газик элеккеге район үзәге — Сөм- белтамчыга җитеп килә иде. Гариф әкә бу авыл исеменең каян килеп чыгышын хәтерләде. Авыл янәшәсендәге тау куышында гаҗәеп гөл үсә иде. «Шул табигать могҗизасын күрер өчен генә дә киләсе бар ♦ шул»,— дип, уйларына йомгак ясады. 5 ...Сөмбелтамчыны чәч бөртегедәй нечкә-нәзек бер үсемлек дисәң дә. ± хактыр. Әмма болай дип кенә без аның ефәктәй нәфис икәнлеген дә. ~ каракучкыл вак-вак яфракларының бик оста ювелир эшләгәндәй пөх- ♦ тәлеген, камиллеген дә әйтә алмаган булыр идек, һәм ул колак алка- а. сыдай вак яфракларның, кояшта елык-елык килеп, ялтырап, мәгарә * түшәменнән миллионлап аска асылынып торуын да күз алдына ките- * рә алмас идек. Сөмбел үссен өчен ике катлы йорт биеклек тау куышы ® гына да җитми, ул урынның аулак булуы өстенә, анда җир күкрәген- . нән саф чишмә суы саркып, тамчылап торуы шарт. Мәгарә эченә аяк ® атлау белән сез түшәмнән толым-толым асылынып торган бихисап күп үсемлекне, шуның һәр нәни яфрагы өстеннән идәнгә тамып торучы бихисап чык тамчысын күрәчәксез. Эчтән кояшка таба борылсагыз, сез куыш авызында салават күперенә охшаш гаҗәеп бер хәл күрерсез. Тузандай нәни тамчыларның таш идәнгә гаҗәеп серле бер моң хасил итеп яфраклардан тамып торуын ишетәчәксез. Бу аваз сезнең күңелне ниндидер рәхәтлеккә урап алган кебек булачак... Тагын шунысы — монда сез ел фасылының үзгәрешен дә сизмәссез. Ул мәгарә суык кыш көнендә дә, җәйге эсселектә дә мәңге шулай үзгәрешсез сыман күренер иде. Табигатьтә мондый могҗиза бик сирәк очрый. Шул сәбәпле алар кайбер урыннарда надан динче-диндарлар тарафыннан «изге» дип йөртеләләр. Гариф әкә бу якка килеп чыккан елларда Сөмбелтамчы мәгарәсе дә карт-коры карамагында иде. Дөрес, алар аннан файдаланмый, бары тик мал-туардан, бала-чагадан саклый да. ара-тирә чишмә күзен ачып «сихерләп» җибәргәлиләр иде. Гариф әкә шул йөз яшәр карт-кариянең кайбере белән танышып, алар белән дөнья һәм ахирәт хакында сүз көрәштереп алгалый торган иде... Сарагөлнен Хәлим бабасы да шул картларның берсе иде. «Атаң Ачилны безнең Сөм- белтамчыга алып килеп күрсәт, таныштыр» дип йөри-йөри, ул да гүр иясе булып китте, мәрхүм. Бу тау ягының Гариф әкә күңеленә ошаганы тагын шул: утызынчы елларда ук биредәге халык бик күп черек, иске гореф-гадәттән азат иде. Үзара мөгамәләдә бозыклыкны белмәсләр, хатын-кызда пәрәнҗәне күрмәссең, барысы да табигый ачык йөз белән булыр иде. Гариф әкәне әллә инде шул тартты, һәрхәлдә, өлкәнең комсомол вәкиле буларак килеп йөргәндә ул шушында мәхәббәтен дә тапты. Хәер, бу төбәкнең уттай янып торган чая кызлары бөтен тирә-якка мәшһүр, мактаулы иде шул. Сарагөлнең дә пәрәнҗә ябынганы булмаган, сылулык, чаялыкка килгәндә дә һичкемнән калышмас алсу йөзле бер кыз иде. Гариф әкәнең күз алдында беренче танышкан көннәрдәге бер вакыйга гәүдәләнде. Ни сәбәпледер тау арасындагы иксез-чиксез йөзем бакчасына барып керделәр алар. Кая карама — җимеш агачы, араларында юл-сукмаклар. борылыш саен буынбуын йөзем үсентеләрен өскә, кояшка күтәртеп куйган те- рәүләр Ят кешегә кичке эңгердә алар ерактан жан иясенә охшап, күңелгә шик салып тора. Гарифлар, сихерләнгәндәй, ни гомер шуннан чыгар сукмак таба алмый йөрделәр. «Адаштык» дип үз-үзләреннән көлешәләр дә иде. Ә кичке караңгылыкта ул йөзләгән терәү шәүләләре «бик көлмә» дип аларны серле генә сагалап торган сыман иде. Тау ягындагыча, кояш баерга өлгермәстән бакчага салкын төшкән. Гарифлар башта, җылырак булсын дип, култыклашып бардылар. Таныш сукмакларына чыкканчы бу агачлар шаһитыннан котылу юлын тагын байтак кына эзләделәр алар. Икесе дә шулай кышлакка чыгар юл эзли, ә күңелләреннән аның тиз генә табылмавын, берберсеннән аерылмавын телиләр иде. Сарагөлнең инде суыктан бөтен тәне калтырана: — Без... без бит синең белән агансеңел генә, Гариф әкә, шулаймы? Мин сезнең сеңелегез, шулаймы?—диде. Гарифның йөрәге атлыгып тибә... Ул ни дияргә дә белми иде. Шуңа җавап кайтармады. Әйе, аларның икесенең дә күңеле бер теләк, бер хис белән яна булса кирәк. Тик ул хис шул чаклы садә, саф — фәкать чын дуслык-туганлык, агаоеңеллек тойгысы дип аталырлык кына иде. Гариф, туңып калтыранган Сарагөлне үзенә, пинжәк эченә ала төшеп: — Суык тидермә тагын...— диде. Болай йөрергә җайсыз, алар әкренәйде, соңра бөтенләй туктап калдылар. Сарагөлнең тәне уттай кызу, икесен тиң яндырыр кебек иде. Менә янып торган битләр бер-беренә сыйпаланып, иреннәр дә ни ара бер-берсен табышты... Бу газаплы ләззәт ни гомер сузылгандыр,— иреннәре көеп чыккан кебек булды. Иң элек Сарагөл, исенә килеп, тартылып куйды. Берара алар сүз тапмыйча, җиргә текәлеп тордылар... Төнге суык кан кайнавын баскач кына башларын күтәрделәр. — Яхшы түгел бит... — диде Сарагөл. — Нигә, без ага-сеңел лә. Яман уй белән түгел, салкын тимәсен дип кенә... •— Юк, болай ук кирәкмәс, — диде Сарагөл кабат, әмма караңгыда ялтыраган күзләрендә беренче мәхәббәт ялкынының чаткылары чагыла кебек иде... .... Газик гөрс итеп арты белән ниндидер чокырга төшеп батты. Кузов шыгырдап сыкрап куйды, кабинага арттан куа килгән тузан тулды. Татлы уйларында онытылып килгән Гариф әкә сискәнеп китте. Машина бер урында гүелдәп ком-таш аткалап торды да кармаланып кына кузгалып китте. Ай-Һай, Сөмбелтамчы алдындагы асфальт юл шулай тузгакмы? Бу ни хәл? Чокыр бетмәстән чокыр башлана. Тоташ юлдан асфальт утраулары гына калган! Элек күреп күнеккән юлга бер дә охшамаган иде ул. Ә авыл очындагы күпер? Җимерек ич, ничек йөриләр биредән? Бата-нитә калсаң, ярдәмләшер кешесе дә күренми иде. Гариф әкә күпер тирәли йөреп кергәннең соңында киемендәге тузанны кагып төшерде дә газ педаленә басты. Машина, чайкала-чайка- ла, черек такта сайгакларны кузгата-кузгата, бер могҗиза белән аргы ярга чыкты. Инде күпердән чыктым дигәндә генә тирән сазламыкка төшеп чумды. Яна райком секретаре шушы иске юлны тирги-тиргн янә биш-ун минут бер урында таптанып, коңгыздай выжж-выжж килгәннең соңында гына кузгалып китә алды. Машинаның эчетышы пычракка баткан иде. Шуннан соң гына Гариф әкә бу тирәләрдә бер дә машина эзе күренмәгәнгә, машиналар йөрмәгәнлегенә игътибар итте. Бу ни бу? Ни вакыт килеп ул нибары юлдан читтәге бер калкулык буенда кәҗә көтеп йөрүче карт белән бер баланы гына очратты түгелме соң? Бу хәл райком секретарена ошап бетмәде. Тукталып ял иткән, чокыр-чакырларны әйләнеп чыккан арада ярты көн үтеп тә бара икән. Әле ул яңа Сөмбелтамчыга җитеште. Иртән чыгып киткәндә Шивилгәннән ярты көндә әйләнеп кайтыр төсле иде бит. Инде элекке райүзәк урамына борылмаска ниятләп, Сөмбел гөлен генә карап чыкмакчы итте. Таш кыя турысына җитеп, мәгарә ягына борылып караса, йөрәге чәнчеп алды: мәгарә чишмәсе баткакка әверелгән, тояк эзләре, мал тизәге белән сырланган. Тирәсендә күкле- яшелле чебеннәр очып тора иде. Шунда ук себеркедәй бәйләм-бәйләм, өзек гөл толымнары. Әйтерсең алар шушы сазламыкка төшеп баткан кайгылы бер ананың чәч талымы иде. Кайчандыр күңелләргә рәхәт, сафлык бүләк иткән, назлаган Сөмбелтамчы мәгарәсеннән хәзер сасык ис аңкый. Инде күкрәп шайтан таягы үсеп утыра иде. Кыя өстен- ♦ дәге саргылт туфрак катламын җил умырып аска, чишмә күзенә туты- < рып, баткак сазламык иткән. Гүзәллекне җимерүе ансат, саклавы гы- = на кыен дип озак уйланды Гариф әкә. Аңа бу хәлне кичерү бик тә ~ ямансу булды. Гагын бер кадерле кешесеннән аерылып, ялгызы гына ♦ калган кебек хис итте ул үзен, һәм бераздан ул Сөмбелтамчы мәркә- а. зе генә түгел, аның чишмә, гөле дә корыган, беткән икәнлеген белде. * Шивилгән белән элеккеге район үзәге арасындагы юлны да әрсез и үлән басып киткән иде. Каралмаган юлда һич рульне тотарлык түгел, 2 әледәи-әле кулны каера. Машина таралырдай булып шыгырдый иде. *. Шулай килә-килә күзе дә, кулы да талган Гариф әкә берара машинал сын калдырып җәяү генә китмәкче итте. Шивилгән якын иде инде. Сагынып кайткан таныш юл, сукмаклар, күңелгә якын чәчкәләр, агач- куаклар... Билбавына шофер бияләе кыстырган Гариф әкә, шул газиз ташларны күзәтәкүзәтә, салмак кына атлый бирде. Менә Шивилгән суының колакка таныш шавы ишетелде, терәүләргә үрмәләп үскән йөзем куаклары, йөзем бакчалары тын, урамнары буш иде. Хәер... Кояшның төшлеккә тукталган чагы — эссе дә, бөркү дә. Хак, мондый вакытта кышлак урамында кеше күренмәве дә ихтимал. Гариф әкә ашкынып һәр чак салкынча, һәр чак бала-чага уйнарга яраткан шарлама янына китте. Текә ярга уеп ясалган таш басмалар буш, анда кызыл тәпиле, кыска күлмәкле кызчыклар күренми иде. Гариф әкә кинәт туктап калды. Ак таш басмаларны сары тутык баскан. Яр буендагы койма ишекләренең күбесе җимерек, ишелгән дувал саманнары аунап ята... Тәрәзәнең байтагына такта кадакланган. Шушы аяныч күренештән Гариф әкә тетрәнеп китте. Аптырашка калды. Ни булган бу кышлакка? Таныш тыкрыкка борылып керим дисә, күгәрек исе сулышын буды: каралмаган йөзем бакчаларына күгәрек авыруы төшкән иде. Шулай да кемнеңдер моңа каршы зәгыйфь кенә көрәшүе, дымлы җиргә яткан җимеш агачлары хәл алсын, җилләсен дип, иске терәүләрне күтәрергә ниятләве күренә иде. Ярымяртылаш күтәрелгән шул агач яфраклары арасыннан каралып пешкән эре-эре йөзем җимешләре дә күренгәли. Нигездә исә яшьрәк сабакларны ботак-сатак баскан, алар кирәкмәскә үрчеп китеп, җимеш үсүгә тоткарлык итә иде. Күңеленнән узган хатирәләре, авыр уй-хисләре бергә чуалып. Гариф әкә иске, чирле бакчалар арасында тын урамнар буйлап байтак йөрде. Аяк астында корган яфрак кыштырдый, чергән җимеш өсләрендә шөпшә уйный иде. Кичкә авышкан кояш нурында ул бик иртә корып, саргая башлаган яфраклар күрде, урыны-урыны белән алар бик ишле, тоташ сарыга күмелгән иде. «Иртә суласыз, иртә»,— днп уйлады Гариф әкә. Кичке тынлыкта кай яктандыр «тук-тук» иткән тавыш ишетелеп калды. Гариф әкә, күкрәк үскән әрем, алабута арасыннан җиргә түшәлгән чирләшкә җимеш куакларын таптый-таптын, тавыш килгән якка юнәлде. Авыл читендәге бакчада бер карт, инде янтая төшкән терәү янында, әле генә кисеп ташлаган җимеш агачын чабып ботарлап тора иде. Район җитәкчесе туктап, берара картның, авыр сулыйсу- лый, сүлпән генә «тук-тук» итеп бакча кисүен карап торды. Әйе, бу, һичшиксез, кайчандыр Сарагөл белән адашып йөргән, аларның тәүге изге мәхәббәт хисләрем ят күздән яшергән бакча иде. Хәзер әнә шул «ир уртасы» уңдырышлы агачлар гөрселдәп җиргә авалар. Бу кыргый утрауда бер җан иясе очратуына сөенеп куйган Гариф әкә газапланып бер агачка барыл сөялде дә, теге картка бер ни әйтмәстән, озак кына аптырап карап торды. Әйе, атаклы «шивилгән йөземе»нә балта чабарга калгач, бу җирдә ниндидер катлаулы вакыйгалар булып үтүен чамаларлык иде. — Ата!.. —дип эндәште ул. Карт башта аны ишетмәде, соңра ят кеше барын әйле-шәйле, күрер-күрмәс кенә чамалап, балтасын билбавына кыстырды. Аның чапаны да, күкрәгенә төшкән сакалы да ап-ак, ул бераз бөкрәя төшкән, юка, кечкенә гәүдәле бер карт иде. Шулай да тамыры нык күренә. Сәлам алышканнан соң инде ул, чапанын җиргә җәеп, бер кырыена берничә кушуч өрек куйды да чапан өстенә утырды, тел астына насбаен салды. Кунак йөзендә сөаль аралаш ачынышны күреп: — Бакчаны корт басты. Оят та, гөнаһ та инде, — диде ул. —һич бетереп булмый... Күргәнсеңдер, кеше юк. Миндәй берничә карт-коры гына калды. — Башкаларны яңа җирләргә күчерделәрме? —диде Гариф үзен сынагандай. — Әйе шул... Шундагы яңа совхозларга. Бер безне генә түгел, тау кышлакларының һәммәсеннән дә. — Үз ихтыярлары белән күчтеләрме?—дип сорашуын дәвам итте секретарь. Ул да карт янәшәсенә тезен бөкләп утырган, түбәтәен салып җиргә куйган иде. — Кем дим соң үзеңне? һич чамалый алмый торамын,— дип, карт хәйләкәр генә Гарифка карады. — Исемем Арифҗан. Хәлим атаның оныгы Сарагөлне алып киткән идем, хәтерлисезме? — Ә-ә, ишеткән идем. Үзеңне генә бер дә күрмәгәнмен икән, ишетүен ишеткән идем. Исән-аманмы соң үзе? Сарагөл шул духтырыбыз- дыр бит инде? Баладан үлде шикелле, хәтерем ялгышмаса...— Ул, тел астындагы насбаен төкереп, дога кылды да. чал сакалын сыйпап куйды:— Исәннәрнең гомерен бирсен хода. Әйе, сөаль бирдең син: үз ихтыярлары белән күчтеләр. Баштарак карышып та караганнар иде. Инде гәҗиттә дә гел язып, мактап торгач, карнай-сорнайлар уйнатып әйдәгәч — күнделәр. Үзеңнең хезмәтең кай төштә соң, энем? — Шушы районда, ата. — Ә-ә... Кемнең кайда яшәргә тиешен хөкүмәт үзе беләдер... Яна совхозлар пахта игеп, дәүләткә күп файда китерәсе икән ди. — Хәзер кышлакта һичкем юкмы? — Бар, биш-унлап карт-коры торып калдык әлегә. Безнең хәзинәбайлыгыбыз да, китергән файдабыз да шушында, энем, ата-баба җирендәдер, шәт иншалла. Алар хакы да бар бит әле... — Яна җирләр дә безгә ят имәс бит,— дип куйды Гариф әкә җай гына. — Хак сүз, ят имәс, үзебезнең җир. Ә гомер иткән бу җиребез ятныкымы? Шулай булгач соң? Нигә ул күченүчеләр кайткан саен күз яше түтә? Кадакланган ишек-тәрәзәсен, күмелгән арык суын, кыргыйланып барган авыру җимеш бакчасын күргәнгә генә еламый бит алар. Кулы эшләп торган кеше бу кадәрен генә кайда да туплый алыр. Кешегә мал-мөлкәт кенә түгел, күңел күрке дә кирәк. Кеше күңелен аңлый белергә кирәк. Кеше йөзендә куаныч күрү үзе байлык. — Алай, сагынып кантасылар икән, китмичә, өйләрендә генә утырсалар ярамаган идеме? Карт гаҗәпсенеп Гариф әкәгә карап алды да: — Эх, мине сынаудан ни гыйбрәт. Үзең район башлыгы дисең,—• дип төрттереп кенә җавап бирде. Шуннан соң капыл гына урыныннан ук кузгалды. — Везде районда беләләр, калырга үзләре рөхсәт биргән. Яна кеше икәнсез, ышанмасагыз үзләреннән сорагыз... Гариф әкә юктан гына чәпчеп киткән картка тикшерергә дип килмәвен, болан, белмичә генә сорашуын аңлата алмый калды. Чөнки карт тиз-тиз атлап китеп тә барган иде. Тик аның әйткән сүзләре, кинәт кечерәеп, сагаеп калган йөзе генә күңеленнән китми йөдәтте. * Райүзәккә ул төн якынлашып килгәндә генә кайтып керде. Тау буе < кышлакларының салкынча һавасы күптән инде дала ягының дулкын- § дулкын жылы агымы белән алышынса да, уе белән әле һаман Шивилу гән тирәләрендә иде. Элеккеге Күйки районының кышлак халкы чирәм ♦ җирләргә күчерелгәнлеге карттан ишетелгән беренче хәбәр түгел. Га- а. риф әкә аны якынча белә иде. Ләкин бүген үзе күргәнчә яисә Шивил- £ гән кешесе тасвирлаганчадыр дип, һич күз алдына китерми иде. Ә х карт әйткәннәр әле һаман колак төбендә: «Кешегә күңел күрке дә ки- ° рәк. Мал-мөлкәт булган кебек, йөзендәге куаныч-шатлык та зур байлык». Шулай да ул үзе ии сәбәпледер Гариф әкәдән шүрләде шикелле. п Саубуллашмый да китеп барды. Ни өчен? Сарагөл хакында да сораш- тырмакчы идеале Гариф. Сугыш елында аның михнәтләр кичереп яшә- вен карт, мөгаен, хәтерлидер. Аяныч, уртак тел тапмадылар. Өйгә якынлаша башлагач, Гариф әкә кызын исенә төшерде. Ана- биби бүген аны көтә-көтә аргандыр инде. Ярый әле, ул бар. Гариф әкәнең катлаулы тормышында юаныч. Ә бит унбиш ел элек... «Ихтыярың, калдырам дисәң калдыр. Исемен Анабиби кушарбыз». Ике-өч ел фронтта йөреп кайтканнан соң өендә яшь бала күргәч, Са- рагөлгә бу сүзләрне ул әйткән иде. Фронтка китүдән кайтып керүе генә иде әле. Дөрес, сугыш аның өчен алданрак беткән, Белоруссия җирендәге җимерек хуҗалыкны аякка бастыру эшенә калдырып торганнар иде үзен. Бусаганы атлап керү белән, яшь бала елавын ишетү ана бик сәер тоелды. Ят өйгә килеп кергән кебек булды. Тик өй аныкы, Сарагөл дә ялгызы гына. Ә ул бала каян килгән? Белемле табиб халкы Сарарөлне бала тапмас дип әйткән иле бит. Инде ни булган? Юкса, Гарифның өйдә булмавына да ии гомер бит? Аптырарлык та иде. Гариф әнә шундый уй-тойгы, шик-шөбһә чолганышында калды. Икеләнеп кенә өенә керде. Сарагөл әле аны күрмәгән, бишек җыры көйләп утыра иде. Аннан соң ул, иренең аптырап калуын чамалап, аның күкрәгенә ташланды да: — Күмри баласы... Күмри үлеп китте бит,—диде сабыр гына. — Ә-ә?1 —диде Гариф, башка ни әйтергә дә белмәде. Күмри Сарагөл,нең бергә үскән ахирәт дусты иде. Гариф аның фермада эшләп йөрүен яхшы хәтерли. Тик ул ятим кыз кияүдә түгел иде бит. Кай арада, кемгә чыккан соң? Кай арада, нидән үлеп киткән? — Шушы баладан айный алмады. Кулымда җан бирде, — дип, Сарагөл елап җибәрде. — Ире кем соң? — Ирсез шул?.. — Кеме дә булса булгандыр бит инде? — Әйе инде... Хәбәр иттек, җавап бирмәде. — Белмәгән, хәбәрегезне алмагандыр. _ — Алган. Яман зат булып чыкты ул. Таныйсы килмәде. Хәзер инде ни өчендер утыра диләр. w Гариф, бала янына килеп, бишек өстенә иелде, сабыйга карап елмайган итте. Әмма хатынына ни дип җавап бирергә дә белми аптыраган иде Шул ара Сарагөл, үтенечен куәтләп ялварган сыман. — Туганлык кәгазе дә миндә... Күпме көч куеп бактым, калсынмы үзебездә, — диде. Ә Гариф өчен бу һич көтелмәгән, уйламаган хәл иде. Ул сонгы атналарын тизрәк кайту, кавышу хыялы белән генә ухгыр- ган иде бит. Хәзер ни әйтсен соң? Көнозын икеле-микеле йөрде. Сарав, «К. У » № ю 65 гөл исә бала карый-карый юлдан кайткан ирен көйләде: су җылытып аны юындырды, табын әзерләде. Элек алар икәүдән-икәү генә яшәделәр. Вакыты-вакыты белән бик моңсу да була иде. Шулай да шау-шусыз, тавыш-тынсыз тормышка ияләшкән, күнеккәннәр иде инде. Хәзер исә өй эче бер дә тынып тормаган шикелле. Инде җайланып элеккечә бер-берләренә сыенышып табын янына утырулары булды — чебен чаккандай кычкырып бала елап җибәрде. Әйтерсең ул Гариф белән Сарагөлгә үпкәләп елый иде. Гариф та, әле бөтенләйгә үз итеп өлгермәсә дә, Сарагөл белән шул сабый күңелен күреп: — Мәйлең, алайса, кала бирсен. Исемен Анабиби кушарбыз. Апам төсе итеп...— диде. ...Өендә хәзер Гариф әкәне шул кызы көтә булыр. Зарыгып көтәдер ул аны. Көне буе кая йөрде икән дип борчыладыр. Анабибиенең шулай көтеп аласын Гариф әкә яхшы белә. Узган унбиш ел ал арны үз иткән, бер-берсенә якынайткан иде. Җаваплы эшләрдә эшләгән Гариф әкәгә әледән-әле урын алыштырып, күченеп йөрергә туры килә. Кая гына күченмәсен, аны башта ялгызак фатир, ялгыз тормыш көтә. Бердәнбер юанычы шушы Анабибие иде. Иң авыр уй-кичерешләрен шул кызчык тарата, иң газаплы юлдан шул каршы ала. Бары тик ул балага ата булмыш бер вөҗдансызының кайдадыр яшәвен искә төшергәндә генә бик ямансу була. Андый бәндәләрнең дә башкалар кебек үк шушы изге туфракка басып, шушы ук һаваны сулап йөрүләрен тою Гариф әкә өчен авыр газап... Ни генә булмасын, Анабиби гомерлеккә Гариф әкәнеке. Тәкъдир аның тормышыннан сөекле Сарагөлен йолкып алды да алмашка менә шушы әвенчәкне, менә шул кыйммәткә төшкән бәләкәч бәхетен бирде. Сарагөле аны, ул йомры куян баласын, ике ел күкрәгенә кысыл йөреп, үз җылысын биргән. Татлы хәлвәләр ашатып, йөзем-җимеш сулары эчертә-эчертә кеше иткән иде. Инде һәркемгә якын, ягымлы булып үскән, кет-кет көлгәндә көләч йөзе тирә-якка нур чәчел торган бөтерчек чәчле кызчык кулдан киткәч, Сарагөл янәдән үз эшенә, Шивилгәндәге шифаханәгә кереп эшли башлаган иде. Шул көзне Гарифны, белемен арттырырга дип, партия мәктәбенә җибәрделәр. Сугыштан соңгы авыр, күп нәрсәгә мохтаҗ еллар иде әле. Өч- дүрт кышлакка бер шифаханә эшли, Сарагөлдәй белгечләрнең бик кадерле чагы... Белгеч буларак, Сарагөл анда бер ялгызы. Елның кай вакыты, тәүлекнең кайсы чагы булмасын, чакырсалар ярдәмгә бер ул чаба, һич ялыкмый. Тиздән ул тирәюньгә сдухтыр апа» булып таныла. Ул яңа ачылып җиткән чәчкә кебек иде. Сөекле ире, сөйкемле кызы, яраткан эше бар. Эштән бушаган араларда нәни кызы Анабибиен карый, иренә озын-озын сагыну хатлары яза. Аннан да бәхетле кем булсын ди... Ә бәхетсезлек аны шунда гына сагалап торган икән. Башта Анабиби бума ютәл авыруы белән аяктан егыла. Сулышын авыр ала башлый. Сарагөлне эшеннән чакырыл кайтаралар. Кайтса — инде шактый вакыт узган, баланың хәле авырайган. Кичекмәстән вакцина бирергә ниятлиләр. Тик ничек эзләмәсеннәр, ул даруны алтектан да, амбулаториядән дә таба алмыйлар. Күрше кышлакка да баралар, райүзәккә дә ат чаптыралар — һичкайдан табылмый бу дару. Анабиби исә агарынып калган, бик авырлык белән генә сулый. Сабый баланың үлем белән тарткалашуы Сарагөлнең йөрәген тетрәтә. Ул, суык диварга сөялеп, елап ук җибәрә. Алты сәгать дигәндә — ә бу алты сәгать Сарагөл өчен алты газаплы көн кебек булды — районга чапкан ат кайта: бума ютәл даруы районда да юк икән. Өлкәгә шалтыратканнар—тапсак иртәгә җибәрербез дигәннәр. — Иртәгә?! Ничек инде ул иртәгә? Сарагөл. мамык сырмасын киеп, дебет шәлен кулына ала да амбулаториягә йөгерә. Тау араларыннан үзәккә үтәрлек шимал жиле исеп торган көн була. Бу тирә халкы карлы йомшак кышка күнеккән. Ләкин ул елны кыш каһәрле килә: кар юк, коры суык та зәһәр жил. ♦ Бераздан Сарагөл амбулатория ишегалдыннан ат иярләп чыга. Бу аның күрше кышлакларга, авырулар янына йөри торган юаш, җирән = кашкасы була. Аның өлкә шәһәренә җыенуын аңлыйлар. Пошаманга = төшкән сестра кыз, Сарагөл өзәнгегә аяк куйган арада: ф — Доктор апа... —дип сүз башлап карый. Кызга артык сүз әйттерми Сарагөл. < — Анабиби яныннан китмә, акыллым, — ди. £ — Апа, карале, кап-караңгы төн, салкын җил, бәлкем башка бе- о рәү барыр.... * — Райондагы бу хәлгә мин үзем гаеплемен,— ди аңа Сарагөл.— э Аннан соң, Анабиби өчен кирәк даруны берәү дә минем кебек тиз генә таба алмый. һәм ул җирән кашканы юырттырып авылдан чыгып та китә. Кичкә баланың хәле тагын да авырая төшә. Ул тәмам буыла башлый. Сестра кыз ни эшләргә дә белми аптырап калган бер мәлне тышта тояк тавышы ишетелә. Ат өстендәге Сарагөлнең кул-аягы җансыз, бозланып каткан гәүдәсе кечерәеп калган төсле күренә. Бите ап-ак, иреннәре бер-беренә тими рсалтыраналар. Күрше-күлән аны ат өстеннән күтәреп алгач та: «Кызым исәнме?» — дип пышылдый ул иреннәр. Анабиби шул даруны гына көткән икән, ике көн дигәндә, әүвәлгечә шукшаянланып, тыпыр-тыпыр йөгерә башлый. Тик анасының хәле авырайганнанавырая. Икенче көнне аның үзен авырулар йортына алып китәләр. Гарифка «Кайт» дигән телеграмма китә. Ике тәүлек үтмәстән, Гарифҗан өлкә больницасында иде. Баш врач аны күңелсез генә каршылады: — Бик соң хәбәр иттеләр. Ике як үпкәсенә дә суык тигән, — дип аңлатырга кереште ул. Ләкин инде барын да аңлаган Гарифка аның тәфсилләп сөйләүләре кирәкми, ул аны ишетмәс, аңламас хәлдә калды. Кызык, кайчан, ничек шулай булгандыр — Анабибинең холкы, гадәте, хәтта йөрүләре дә гел Сарагөлнеке кебек бит. Шушы бала яшә- мәсә, Гариф әкә күптән башкага өйләнгән булыр иде. Юк. шушы бала аны оныттырмый... һәм калган көннәрен дә шул кызы белән бергә- бергә уздыру ниятендә иде Гариф әкә. Шулай уйланып, хатирәләргә чумып килгән Гариф әкә бер арачак кына юл читенә әйләнеп төшми калды. Шуннан соң гына, «никадәр юл үтелгән» дип уйлап, бик нык арганлыгын тойды Тормозга* басып газикны туктатты да җиргә төште. Төн караңгы, кап-кара күк йөзендә ерак йолдызлар җемелдәшә. Ә читтәге басу өстендә тракторныңмы, комбайнныңмы үз йолдызы елкылдап куя иде. Саф һавала бераз хәл алгач, капыл гына һушына килгәндәй, бер нәрсә исенә төште Гариф әкәнен Барганда аның күңелен нинди шат, бәхет хатирәләре, куанычлы вакыйгалар биләгән булса, кайтканда аны гел күңелсез, гел газаплы истәлекләр генә юлдаш итте. Ни сәбәпле? Гариф әкә үз халәтен үзе төшенә алмады, һнчкайчан бал ай булганы юк иде. Бу нинди төн соң? Бу суык йолдызлар, бу ялгызлык ана бердән авыр тәэсир итте. Гадәттә аны. ашыгып-ашкынып кайтып кергәндә. Анабнбие көтеп утырыр иде... Машина тавышына йөгереп чыккан кызының маңгаена иренен тидереп алу Гариф әкә өчен аеруча күңелле һәм рәхәт. Район үзәге төнге йокыга талган. Бары тик май заводының электр станциясе берөзлексез гөпелдәп тора. Паркның төрле төстәге утлары да сүнеп, яшьҗилкенчәк тә таралып беткән иде. Гарифлар тәрәзәсендә дә ут күренмәде... Гараж капкасын шыгырдатмаска тырышып кына машинасын кертеп куйды, караңгы ишегалдыннан үтеп, чишенми дә, юынмый да, хәтта кулындагы перчаткасын да салмыйча, тышны сәкенең бер читенә барып утырды. Тып-тын. Дөм-караңгы... Фәкать шушы тынлык та шушы караңгылык кына үзен мәңгегә чолгап алган кебек тойды ул. Көн буе рульдә утыру аны тәмам алҗыткан. Ачыгуы да үзен көчле сиздерә. Тик, ни сәбәпледер, ул кесәсеннән папирос эзләргә кереште. Папиросы юк иде. Өйгә керде, караңгыда шүрлек-киштәләрне, иске плащ кесәләрен актарып карады — аннан да таба алмады. Тагын актарынып та тапмагач, аш бүлмәсенә кереп, аптырап өстәл янына барып утырган иде, кулы өстәл өстендәге бер әйбергә тиеп китте. Тотып караса — бер кап «Беломор» икән. Гариф әкә сабыр гына елмаеп куйды. Аш бүлмәсенә тәмле аш исе таралган. Ул янә иртәдән бирле ашамаганлыгын хәтергә төшерде. Шул чак кемдер әйванда ут кабызды. Кәстрүл капкачының шалтырап куюына Анабиби уянып чыккан иде, ахрысы. — Ата, ашны үзегез җылытып ашагыз...— диде ул йокы аралаш. Гариф әкә, кулындагы папиросын кабына кире тыгып куйды да, итеген дә сөртми йөрүен исенә төшереп, йортка чыгып китте. Әйванда өс-башын кагынып, юынып алды. Йоклап яткан Анабибигә текәлеп бер карап куйды да кулын хәрәкәтләндереп тәнен яза-яза эчкә керде, суынып өлгермәгән пылауны аш кәсасенә сала башлады. Ләкин шундук бу уеннан да кире кайтты: ни сәбәптер, ашыйсы килүе басылган иде. Инде йокысы да килми башлады кебек. Хәзер ятса да, әйләнәтулгана газап чигеп, таң атканчы җәфаланасын чамалады... Ул үз-үзен кая куярга белми урамга ук чыгып китте. . Йөри торгач, ял паркына юлыкты. Төнге каравылчылар парк юлларына чиләкләп су сибәләр иде инде. Паркка тоташы белән акация утыртылган икән. Бакча корткычы оясы дип уйлады ул. Көн саен су сибеп торылган бу җылы як ял паркларына күркәмрәк агач утыртсаң да ярыйдыр да бит?!. Аллеялар буйлап туктала-туктала килеп, Гариф әкә бакча уртасындагы ясалма буага җитте. Буа тирәсендәге агачларга, хәтта ут баганаларына хәтле лозунг, өндәмәләр язылып эленгән иде. Шундый өндәмә астындагы утыргычта кемнеңдер утыруын күреп алды. Чигелгән үзбәк түбәтәе кигән, йөзенә чак кына шадра снбүле бу кеше район газетасының редакторы Назаров иде. Гариф әкә аны шундук таныды. — Хәерле иртә. Илһамланып утырабызмы? — диде ул, тегеңә якын ук килеп. — Сәлам, сәлам, — дип, Назаров кызарынып блокнотын яшерде.— Бигрәк иртә кузгалгансыз. Эшкәме? .— Ә үзегез соң... Иртә түгелме? — Шулай шул. Нигәдер иртүк торып бу тирәне бер әйләнергә гадәтләнгәнмен... Гариф әкә дә утырды. Су өстендә ниндидер плакат йөзә, ахрысы, җил куптарып ташлагандыр. Бакчаның аргы почмагындагы чәйханә ягыннан саксаул бушаткан тавыш, аны китерүче белән самавар куючының үзара бәхәсе ишетелеп калды. — Газетабыз ничек, Ариф әкә? — диде Назаров. —Ярыйсымы? — Карап чыктым. Төрле айлыклар, кампанияләр уздыруга остарып барабыз. Язгы чәчү чоры — кампания, кукуруз игү ункөнлеге — кампания, саулыкны саклау көне — янә бер кампания, инде агач утырту ае — ул да кампания... — Бу соң яхшымы, яманмы, Ариф әкә? — Мин әлегә ни дип тә бәһа бирмәм, шәт. Әмма ләкин гадәти тормышны артык рәсми ясамыйбызмы икән диясем килә,— Гариф әкә берара тукталып, әлегә үзе дә тәгаен аныклап, ачыклап өлгермәгән бер мәсьәлә хакында сүз башлавын уйлап алды.—Менә безнең кар- шыга эленгән өндәмәне укып карагыз: «Комплекслы механизацияне тормышта киңрәк кулланыйк!» «Киңрәк кулланыйк», имеш. Ни мәгънәдә? Ничек? — Газеталарда шулай языла, шулай кабул ителгән... — һәр көнне укыйм. Комплекслы механикалаштыруны бик кирәк- ♦ ле, файдалы эш дип саныйм. Тик менә мин, яисә сез, яисә башка бе- < рәү, конкрет алганда, ничек «кулланырга» тиешбез соң аны? Безгә ни = эшләргә кирәк моның өчен? у Назаров җилкәсен җыерды. Гариф әкә фикерен дәвам иттереп: ♦ — Инде килеп менә бу җирдә, ял бакчасында, ял итәргә килгән о- кеше бу өндәмәгә җитди игътибар итәрме? — диде.— Берәү сөйгәне бе- * лән серләшеп утыра икән, сүзен бүлеп ул өндәмә укырмы? Юк бит. * Димәк, кешеләрне без өндәмәләребезгә жиңелчә карарга, аларны бер ° бизәк кенә итеп кабул итәргә өйрәтәбез түгелме соң? Назаров, бу кадәренә керешмәгәнлекне белгерткәндәй, көлеп кенә в куйды. — Көлмәгез, бизәр өчен генә эленгән чын бизәк болар. Моны инде, телибезме-юкмы, һәркем шулай дип белә. Сезнең газетадан мисал китерә алам. «Район клубының алды өндәмә һәм лозунглар белән бизәлгән иде» дип язасыз. Шулаймы?! — Хак.... Слет алдыннан язган идек. — Димәк, сез дә минем белән килештегез. Ул лозунг һәм өндәмәләр нинди вазифа үти соң?.. Хәтерегездәме, сугыш вакытында «Үч ал!» дигән плакат бар иде. — Әйе, ана сурәте төшерелгән. — Ана сурәте иде шул. Ул Ватан исеме белән нәкъ безнең күзләргә текәлеп карый, тәгаен җавап көтә, дошманга нәфрәт уята иде. — Хак, шулай. — Шул плакат эленгән урынны сез «бизәлгән» дип яза алыр идегезме? — һич юк, Ариф әкә. — Хак сүзгә ни җавап. Алар үзара көлешеп алдылар. Назаров якын-тирәдәге унлап өндәмә, плакатны күздән кичереп чыкты. Ничәмә елдан бирле, һәр көн диярлек шушы парк аша үтеп-сүтеп йөри, тик бер генә мәртәбә дә ул өндәмәләргә күңел күзе белән карамаган икән. «Урам чисталыгы өчен көрәшне көчәйтик!» Тагын шул «көрәш», тагын шул «көчәйтик» белән «югары күтәрик»ләр. Бу кадәр күп мәртәбәләр «югары күтәрә» торгач, ялкынлы сүз, җөмлә, тәгъбирләр үз мәгънәләрен югалта бара, сүзнең кадере төшә икән. — Менә без бакчада утырабыз, иркенләп кислород сулыйбыз, ансыз тереклек юк. «Яшәсен кислород» дип һәр даим кычкырмыйбыз ич. — Бары да дөрес. Әмма ләкин ни эшләргә кирәк соң? — Белмәймен! — диде Гариф әкә, кырт кисеп. Ләкин бераздан өстәп куйды. — Минемчә, иң әүвәл үзебезгә гадирәк, самимирак булырга кирәктер. Бәлки газета битләрендә күбрәк кешенең язмышы, кичерешләре хакында язасыдыр. Кампаниясез, рапортсыз, мактанусыз. Кем өчен, нинди максат белән язасын уйлап язаргадыр. Назаров аннан үзенә күрсәтмә алырга теләгәндәй кызыксынып тыңлый иде. — Тагы? —диде ул, Гариф әкә берара тукталып калгач. — «Тагы»сы шул: уйлап эш итәргә кирәк. Бергә-бергә фикерләшеп, киңәшеп... Белеп торыгыз, мин сезгә һнчкайчая күрсәтмә бирмәячәкмен. Гариф әкә сәгатенә карап алды, шуннан соң редакторга кул биреп: — Килештекме? — диде. Назаров үзалдына елмаеп тора иде. Кул бирешеп саубуллашканда ул, Гариф әкәгә күтәрелеп: —Галәмәт секретарь икәнсез, Ариф әкә,— дип әйтми булдыра алмады. Гариф әкә бераз тынычлана төшкән кебек тойды үзен. Күңелемдә нинәрсәләрдер аныклана төшкән кебек, кичәге газаплы уйлар, икеләнү, борчылулары таралган сыман иде. Шулай да әле ул шул көнне дә, иртәгесен дә, аннан соң да йомгак очын тиз генә табып тота алмагандай изаланды. Райкомда көннәрен үзе өчен нигез мәсьәләне аныкламаган, аның җитәкчелек роле нидән гыйбарәт булырга, нинди юнәлештә барырга тиешлеге билгеләнмәгән килеш гадәти танышулар белән уздыра торды. Башта бүлек, тармак башлыклары белән аерым-аерым очрашып сөйләште. Киләсе бюро утырышына куелачак мәсьәләләрне карап, тикшереп чыкты. Аларның хуҗалык эшенә кагылышлыларын райисполком карамагына тапшыртты. Бер кышлак советы утырышына очраклы гына тап булган иде. Ахырынача утырып, тыңлап кына көн уздырып чыкты. Анда сөйләгән хуҗалык җитәкчеләренең нәрсәләр хәл кылырга ниятләвең ачыкларга омтылды. Күпчелеге белән әле беренче танышуы иде. Эштән соң, кичләрен, узган көн хакында уйланганда — әлегә һич ни эшләмәгәнлеген ачык сизә иде. Әйтерсең җигелеп эш башлап җибәрергә нидер комачаулап тора. Кешеләр белән сөйләшкәндә дә ул, һаман аларны сынап карагандай, артык төпченә, бәйләнчекләнә кебек иде. Кайберәүләр аны шулай «бәйләнчек» дип кабул да итте шикелле. Бер көнне ул тимер юл станциясе начальнигы белән йөк ташу үтәлешен тикшергәндә дә, бик үк әһәмиятле булмаган берничә сорау биреп, тегене аптырашта калдырган иде. — Бу кадәр дә зур итеп, «Депутатлар бүлмәсе» дип, халык алдына элеп куйгансыз. Нигә ул? — диде. Станция начальнигы ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ул һич тә мондый сорау көтмәгән, бу хакта уйламаган иде. Хәер, аның нәрсәсен уйлап торасың ди. һәр вокзалда шундый тәртип ич. Депутатка аерым бүлмә. Ул арада Гариф әкә кызып: —Депутатка башкалар белән бер залда утыру ярамыймы? Халык башка, депутат үзенә башкамы? Яисә аңа гади халыкны мөмкин кадәр кимрәк күрү мәслихәтме? Әйтче, аның үзен кем сайлаган? — Мм, һәр җирдә шулай бит, иптәш секретарь... — Башка җирдә башка кеше җавап бирә. Ә биредә без эшлибез, димәк, син дә мин — уйланырга тиешбез. Төшендеңме? Бар, уйла, сәламәт бул. Бу егет киткәннән соң, Гариф әкә янә үзен битәрләп алды. «Бигрәк бимазага әйләндең әле син. Үзеңдә җавап бирә алмаган сораулар белән кеше тинтерәтәсең. «Бар, уйла!» имеш. Болай өйрәтүе җиңел ул. «Ә син мәсьәләне тәгаен ачыклап, ни эшләргә икәнен әйтеп бир», ди эчке аваз. Ә бераздан аңа икенчесе каршы төшә: «Хәер, эшкә дәрт-дәрманы, сәләте бар кеше аңлар», ди... Бәлки ул әллә ниләр уйлыйдыр. Фикер йөртүе белән сиңа тиң генә түгел, югарырактыр, бәлки башында әйбәт фикере бардыр. Төпченәбезме без ул хакта? Синең кызыксынганың бармы? Юк. Ә син, райком секретаре, чакырып аласың да: «Үтәдеңме фәлән боерыкны?» — дип сораша башлыйсың. Эшен башкарган икән — хуп, үтәмәгән булса — «Бар, уйлан!» Икенче яктан, ниндидер эшне башкарырга алынучы чын кеше, яхшы җитәкче икән, әйтер фикере бар икән, димәк, ул шул ук райкомга да чакырылганда гына килмәскә тиеш. Шик-шөбһә, икеләнүләрен уртаклашырга дип тә, хәтта, «Сез, райком абзыйлар, болайрак итсәгез икән», дип киңәш итәр өчен дә килеп чыгарга тиеш. Райком һәм башка дәүләт оешмалары белән аерым шәхес арасында шундый элемтә урнаштырып буламы? Әлбәттә, була. Хәтта кирәк тә. Хәер, райком белән генә дә түгел, обкоммы ул, яисә тагын башка берәр оешма яисә җитәкчеме, кеше ләр аңа барын да ачык әйтеп бирергә, икеләнүләрен уртаклашырга тиеш түгелләрме? Ә нигә, чыннан да, аның үзенә дә обкомга барып килмәскә? Гариф әкәнең күз алдында Мария Васильевна гәүдәләнде. Аның белән киңәшсә, инде ничәмә көннән бирле күңелен тырнап торган, йокы ж бирмәгән мәсьәләләре бердән чишелер, күңеле тынычланып калыр кебек иде. Хуп, иртәгә үк обкомга, Мария Васильевна янына барырга, < барын да сөйләп биреп, киңәшергә кирәк. Әйе, әйе, «һаман ныклап х эшләп китә алмый йөрим» дияр, шик-шөбһәләрен уртаклашыр, ничек- ~ тер башкачарак, нәтиҗәлерәк итеп эшлисе килгәнлеген сөйләр, киңә- ♦ шер. Әйе, яхшырак, нәтиҗәлерәк итеп, үрнәк итеп эшлисе килә. Ә ни- “• чек итеп башларга? Үзе дә анык белми, аптыраган әле. н Ул шулай уйланып утырган җиреннән әйвандагы Анабиби белән Ти- £ мергә дикъкать итте. Дөресрәге, аларның кычкырып сөйләшүе фикерен s бүлде. Тын гына җылы яңгыр тамгалап тора иде. Тезен кочаклап Тимер э- белән янәшә утырган Анабиби, ахрысы, учын яңгыр тамчысына тотып: — Вай, менә тамды... Җып-җылы үзе. Бир әле, бирче кулыңны! — диде. Тимер — җитди егет, әз сөйләшә. Ул унынчы сыйныфның алдынгы укучысы. Анабибине үз сеңелесе кебек күрә, җае туры килгән саен якларга тырыша, канат астына ала. Акыллы, буй-сыны килешле, күркәм егет. Май заводы директорының улы. Фәлсәфәгә бнрелүчән. Мөгаен, кушаматы да «Философ»тыр әле. Гариф әкә кызының Тимер белән дуслашуын яшерен бер кызыксыну белән күзәтеп килә иде. Кичке сәгать унберләр. Ачык тәрәзәдән өй эченә дымсу туфрак исе, бакча исе керә, җылы яңгыр шавы ишетелә. Балаларның үзара әңгәмәсе тынып, түбә читеннән тып-тып җиргә тамган тамчы авазы гына ишетелеп калды. Сукмакка түшәлгән чуер ташларда шул тамчы биюен күзәтә иде, ахрысы, Тимер. — Күрдеңме, кайбер ташка әле дә тимәгән, — диде ул сабыр-салмак кына.— Киләсе тамчының кайсы ташка төшәсен дә һичкем әйтеп бирә алмый. Кызык бит, яңгыр беткәч тә әле кайсыдыр ташның коп-коры калуы мөмкин. Мондый хәлне кайберәү могҗиза ди. Асылда бу канун. Очраклылык нәтиҗәсендә килеп туган канун. Әнә. күрәмсең, бу төштә юешләнмәгән таш калмады да кебек, ә тегеләре коп-коры. Димәк, яңгыр нәрсә инде ул?! — Әй, куйсаңчы. Без әле боларны үтмәдек. — Тинтәк, бу бит дәрес түгел. Аны без дә укымадык. — Ниндидер «очраклылык», «канун»нар... Яңгырның җылылыгын әйтсәңче! Эх, исе! Иснәче. Мә, минем учтан иснәп кара!.. Гариф әкәгә эчке бүлмәдән балалар үзләре күренми. Шулай да ул аларның бәхәсләшә-бәхәсләшә бер-берләренә сыенып ук утыруларын, аннан соң янә уз урыннарына күчүләрен, кызның яңгыр тамчысын Тимернең борын төбенә ук куеп иснәтүләрен күреп ята кебек иде. Нинди күркәм һәм килешле ул керсез яшьлек! Шушы мизгелдә ул хәтта Ана- бибинең йомшак учыннан әчкелтем чикләвек исен тойган кебек булды. Анабиби хискә бнрелүчән кыз. Гүзәллекне тоя белә, зәвыклы. Ә Тимер исә нык фикер йөртүчән. Аның учына бер бәйләм чәчкә тоттырсаң да, ул, әүвәл чәчәкнең хуш исенә ләззәтләнүдән битәр, аның ничек үсүен’тикшерергә керешәчәк иде. Шул җәһәттән карасаң, Тимер белән Анабиби — капма-каршы ике шәхес. Ә чынлыкга исә боларның берсе булмыйча икенчесе булыр идеме? «Ике ярты — бер бөтен» дип, шундыйлар хакында әйтелмиме икән? Шулармы күз алдына китереп яткан Гариф әкә үзалдына елмаеп куйды. Балаларның эчкерсез уены апа уңай тәэсир итте. Ул, авыр уй- хисләреннән арынып, җәйге яңгыр көйләвенә онытылып, изрәп кенә йокыга талды. Мария Васильевна кабинеты төрле сорт мамык сабаклары, башка төр үсемлек бәйләмнәре белән тулган. Стеналары да буш түгел. Алары экономик күрсәткеч, уңыш диаграммалары, сан, таблицалар белән бизәлгән иде. «Бизәлгән» дими дә булмый. Чөнки бу урында алар башка төрле вазифаны үтәми. Гариф әкә аларны тагын бер күздән кичерде. Хак инде, биредә дустанә генә, эчкерсез генә гәпләшеп утыру да, ничектер, килешми сыман тоелды аңа. Ә ул иркенләп кенә сөйләшеп утырырбыз дип килгән иде бит. Хәзер исә аның әйтер сүзе дә калмады, булган фикере дә таркалып, җуелып юкка чыкты шикелле. Чөнки биредәге бар нәрсә аннан фәкать рәсми «отчет» бирүне таләп итә кебек иде. Юкса бит, обком секретаре да аның күптәнге танышы, бала чактан бергә үскән, шанлы комсомол чорын бергә уздырган иптәше. Әле дә Мария Васильевна аның килеп керүенә һичнинди ризасызлык билгесе күрсәтмәде бит, югыйсә. Киресенчә, үзенә бер самимилеген, сөйкемлелеген җуймаган шат йөз белән ул урыннан торып күреште. Мария Васильевна урта яшьләрдә, уртача буйлы ханым иде. Әйтергә кирәк, олыгаю сәбәпле гәүдәсе авыраеп киткәнме, ул элеккегә караганда әз генә чүгә төшкән сыман күренде. Гариф әкә, аның түргәрәк узарга өндәгән кулын кысып, каршындагы креслога чүкте. Ул арада Мария Васильевна бер трубканы колагына иң башы белән кысып, икенчесен кулында тоткан килеш, кемнәр беләндер сөйләшеп алды, алдындагы календарь битенә ашыгып кына ниләрдер язып куйды. Трубкаларның икесен ике телефон аппаратына җайлап куйгач, берара уфтанып, иртәдән шул кадәр эш дигән сыман, көрсенеп тә алды. — Хуш килүең. Ни йомыш? — диде ул шуннан соң. — Әллә ни йомышым да юк кебек. Болай, бераз сөйләшеп утырырга дип кенә килгән идем. Мария Васильевна кашларын югары чөеп, көлемсерәп аңа карады. — Болай гына килдем дисең, алайса? — Әйе... Сөйләшеп утырырга... Мария Васильевна түзми көлеп җибәрде. Аңа инде болай да яңа секретарьның сәер яклары хакында җиткергәннәр иде. Гариф әкә дә, ни өчен көлергә кирәклеген төшенеп тә җитмәстән, ирексез ана кушылды. Беренче күрү белән Мария Васильевнаны чибәр хатын дип булмый иде. Вакытывакыты белән аның йөзе хәтта кырыс күренә. Әмма инде ул көлеп куйса, чырае балкып, яктырып китәр иде. Көлүендә дәвам иткән обком секретаре: —- Ай-яй-яй, Арифҗан, бер туйганчы сөйләшеп утырырга дип килдеңме?! Тагын ни? Син соң каршыдагы чәйханәгә дип чамалап та, монда ялгыш адашып кермәдеңме? — Мария Васильевна янә ниләрдер әйтмәкче иде, тик Гариф әкәнең чыраен кинәт кара болыт каплап алуын күреп тукталды. — Мәрьям!—диде Гариф әкә сабыр гына. — Көлү сиңа шул хәтле килешә. Ләкин иртәдән кичкәчә бу коры диаграммалар арасында утыру синдәй кешене дә кырысландырса кирәк. Мария Васильевна моны урынсыз шаяру дип кабул итте. Агарынды. — Эшкә кагылышлысын гына сөйлә. — Эшкә тотына алмый интегүем шул. Әллә нәрсә җитми... — Сәбәбе? — Сәбәбен белсәм сиңа килер идемме?! — Шул гынамы? Хуп, килдең, яхшы, шатмын. Әйтәсе фикереңне уйлап, аныклап, тәкъдимнәрең белән киләсе итсәң, рәхим ит, иптәш секретарь! — Юк шул. Мин тәкъдим-фикерләр белән түгел, үз хәл-әхвәлемне сөйләргә дип кенә килдем Фәкать шул гына... — Яшь баламы әллә син? Обком бу. Болай гына, эш юктан йөрер урынмы? — Әнә... әнә шулай шул...— дип, Гариф әкә креслога җайлашыбрак утырды. — Менә бит, ничә генә сүз алыштык, бер шәп фикер туып та * өлгерде: обкомга кеше үзен борчыган мәсьәләне әйтер, киңәшер өчен дә Si килергә тиештер бит? § Мария Васильевна да яхшы а’ңлый: Гариф әкә эш сөймәүчеләрдән у түгел, ул һәр чак эш белән мавыгыр, дәрт-дәрманын эшкә җигәр кеше ♦ иде. Тик ни булган ана? Обкомны гаепләргә җыена түгелме? Шул арны о. уйлаган Мария Васильевна йөзеннән аптырау шәүләсе озак китмәде. * — Сөйлә, сөйлә. Мин дә бит әле «юк, ярамый» дип әйтмәдем. Күне- * лен борчыганның барын сөйлә. Эшләрең барамы? — Куйсаңчы шул «эшләр»енне...— диде Гариф әкә, маңгаен угалап. . Ул Мәрьямнең ачылып сөйләшеп утырырга ниятләмәвен тоя иде. л Шуның өчен сүзне озакка сузмый гына күңел түрендәген әйтеп салды. — Шивилгәнгә бардым әле. — Беләбез... — диде Мария Васильевна. «Беләбез»не сиздереп әйтте. — Тау районын таркатып ялгыш иткәнсез. «Янә кисәтү» дип уйлады Мария Васильевна. — Ул районның таркалуын син дә белә идең лә. — Ишетеп белсәм дә, күреп белмәгәнмен икән шул, аянычка... — Я, <ни булган? — Ул бит мәҗбүрилектән генә таркатылмаган, бөтенләйгә юк итү максаты куелган, — диде Гариф әкә ачынып. — Алай ук булмас. Сиңа шулай тоелгандыр, бу табигый, аңлашыла. — Сүз мимем шәхси бәйләнешләргә кагылмый. Болак-чишмәләр кипкән, бакчалар корып бара, йөземлекләрне көлчек авыруы баскан. Кышлакта җан иясе калмаган — такта кагылган ишек-тәрәзәләр, ярканат оясына әверелгән котсыз өйләр. Гөлчәчкә урынына әрем үскән ишегал- лары... Юллар чокыр-чакыр, күперләр җимерек. Ә бит ул — күркәмлек төбәге иде... Шул мл бихөрмәт ителгән. Никадәр зыян. Моны, менә бу төшендә бер нәрсәсе булган кеше һич тә алай эшләмәс иде,— дип, Гариф әкә күкрәгенә сугып алды. — Син кемне гаеплисең, Ариф? Синең шәхси тойгыларыңны төшенәмен. Ләкин обкомда... кемнедер моңа гаепләү.. — Әлегә мин сине гаеплим. Ялгышасың син бу очракта. Минем шәхси кичерешем түгел, кешелеклек тойгым, гүзәллекне, ватанны сөю тойгыларым гаепли. Сүз дә шул хакта бара. — Юк, бу үзеңнең йомшаклык кына, Ариф. Беләмен, авыр хатирәләр сине бераз төшенкелеккә этәргән. Ләкин бу кадәрен башкалар эшләгән эш белән буташтыру язык. — Хуп, син әйткәнчә дә булсын: бу минем шәхси тойгыларыма бәйле ди. Ләкин мин дә бит ахыр чиктә аларны эчемә йотып кала алмыйм! Хуш, ул тойгыларны мин кая куярга тиеш? Ул хакта кемгә сөйлим?! Ни өчен без булачак яңа өчен әле түзәрдәй искене җимерәбез. Кемгә кирәк болай итү? Әйтче? — Бик онытылма! — Мария Васильевна урыныннан торып, җыелыштагы кебек, каләм очы белән өстәл өстендәге пыялага шакыды. — Хәзер сиңа тигән районда без җиде елдан бирле кара тиргә батып эшләдек. аның экономикасын күтәрдек, җир сөреп, ни кыенлыклар белән ул коры далага су чыгардык. Элек бупбуш далага җан керде, анда хәят туды. Халыкны күчердек. Ул җирдәге алты совхозны бар иткәнче, аякка бастырганчы ана сөтебез авызыбыздан килде. Бу совхозлар алдында быел үз чыгымнарын табыш белән каплау бурычы куелган. Ә син әле шуны да белмисең. Ул хужалыкларда хәл әлегә бик авыр... Син, шул райкомның беренче секретаре, ул җирләргә берәр мәртәбә бардыңмы? Андагы хезмәт кешесенең гайрәт-батырлыкларын, ниләр башкарганын күрдеңме? Юк! Шуларны күрми торып, өлкә комитет кешеләрен гаепләргә керешкәнсең. Их, син! Элек күңелеңә хуш килгән бер мөеш- не сагынып карап кайткансың да, хәзер күз яше түгеп: «Ах-вах! Табигать күренешләре!» дип йөрисең. Онытылма, Ариф! Гариф әкә эндәшми баш иеп калды. «Ни үкенеч, бу сәфәрем дә хата булды, — дип уйлады ул, юеш маңгаен кулының сырты белән сөртеп алды. — Чыннан да, һич нәрсәне күрми, белми торып дәгъва белән кил, имеш... Элек мин болай эшләми идем шикелле...» Әле генә кызып сөйләүдән туктаган, инде күңеле бушап хәлсезләнеп калган Мария Васильевна, өстәл буе арлы-бирле йөргән килеш: — Коммунист... — дип куйды. Басынкы, күкрәк авазы белән әйтелгән бу сүздән Гариф әкә айнып киткәндәй булды. «Ул кадәресенә кагылма!»—дип зәһәрле генә җавап кайтарудан үз- үзен чак тыеп калды. Башын да күтәрмәде. Мария Васильевна килеп аның җилкәсенә кулын салды да, «Мин сине аңлыйм да бит — шулай кирәк!» дигән шикеллерәк итеп карап, аны юаткандай да булды. — Тугры әйттең, Мария Васильевна. Мин хәзер үк совхозларга китәрмен.— дип, Гариф әкә урыныннан кузгалды. — Хәерле юл,—Мария Васильевна аңа кулын сузды. Коридорда папка кыстырган ыспай егетләр, артыгын сөйләшмәс җитди кызлар эшчән бер кыяфәт белән арлы-бирле үтеп торалар иде. Гариф әкә артык каранмыйча, башын иеп тиз генә чыгып китте. Акация ышыгында торган газигына кереп утырды да үз маңгаена үзе бер шакып алды: «Эх-хе-хе, беренче мәхәббәт артыннан... күз яше түгүче», «искегә ай-вай килеп яшәүче». Ә йөрәгем көйгән шул төндә кибет каравылчысыннан аракы сорап эчкәннәремне, райкомда танышып сөйләшү вакытында кешеләрне төрле сорау биреп, төрлечә аптырауларымны белсә, ни дип әйтер иде әле?! Ә ул сусыз далада эшләнгән эшләр, чыннан да, Мәрьям әйткәнчә булса, дөрестән дә, минем бу ах-вах килеп, тавышланып, тилереп йөрүләрем көлкеле, дип уйланды ул. Иң якын совхоз шәһәрдән йөз утыз чакрым иде. Гариф әкә туры шул совхозга табан юл тотарга ниятләде. Тузанга чумып, 4 нче совхоз урамына борылганда инде көн кичкә авышкан иде. Бу озын юлда ул нык арыды, күзенә аккара күренмәс булды. Җитмәсә, күк йөзен каплап, артыннан давыл болыты куып килүен дә шәйләде ул. Бу якның ком бураны башлаимакчы иде, ахрысы. Аны көтеп алган кеше совхоз эшчеләренең профсоюз җитәкчесе Узаиров булды. Ул олы яшьтә, башына керле кепка кигән, әз генә бөкресе чамалана иде. Килгән кунакның райком секретаре икәнлеген белгәч тә, планнар хакында сөйләп китте: — Быел без фәлән тонна пахта алырбыз, елны рентабельле хуҗалык булып төгәлләячәкбез,— диде.— Әле укымадыгызмы, газетага да язган идек, быел дәүләткә никадәр файда китерәчәгебезне... Гариф әкә аны бүлдереп: — Иптәш Узаиров. ашханәгез кайда? — диде. — Миһманханәгә барырбыз, иптәш секретарь, ашарга әзер анда. Гариф әкәгә бераз җан керде шикелле. Шулай да әле үзен каршы алучы Узаировның туктаусыз сөйләгәннәре аңына барып җитми иде. Узаиров бигрәк татлы телле булып чыкты. Кулга су коеп торган да, утырыр урындыкның тузанын сөрткән дә, киемендәге юл тузанын кагып, чистартып өлгергән дә, аш алдыннан дип «бер йотым»ны китереп куйган да ул иде. Гариф әкәгә бу холык бик йокмаса да, карынының бик тә ачыгуы сәбәпле, ул аңа әллә ни игътибар итмәде, итле дөге өйрәсенә ипи турады да эндәшми ашый бирде. Ашаганнан соң йокларга ятты. Иртә белән кунак барын ишетеп партком секретаре килгән иде. Ул— Түләгән атлы. Текә маңгайлы, ком гарәбедәй кап-кара егет. Дәшмәсрәк кенә, тыйнакадәпле генә күренде. «Совхоз бистәсен бергә әйләнеп чыгыйк»,— дип, алар җәяүләп урам буйлап киттеләр. ♦ Тышта тузан очып тора, якын-тирә шәйләнеп кенә күренә иде. * — Бу җил әле дә басылмадымыни? » — Башланды гына бит. Кимендә өч көн, өч төн дәвам итәчәк. =■ — Ә-ә, «әфганлы» дигәне шушы инде, алайса. ф Шуннан гайре алар үзара ләм-мим сөйләшми атладылар. Килә-ки- & лә чакрым ярымлап ара үтелде. Совхоз бистәсе шул бер урамнан гына * гыйбарәт иде. Йорт курасы да, бакчасы да юк. Өйләре дә һәммә- £ се бер рәвешле: икешәр катлы. Таштан. Ике башында ике кечерәк ве- ° ранда. Барысы да икешәр гаилә өчен. Ихата юк, бакча юк, ишегал- * лары буш... Ник бер буразна-түтәл очрасын да, ник бер агач, куак кисә- ® ге күренсен. Сузылган да сузылган сыңар урам шулай, йорт араларындагы бушлыкта «әфганлы» котырына, тузан өермәсе уйнап тора. — Кешеләр үз өен бутамыймы соң? Табалармы? — Тапмый кая барсын... — дип әйтеп куйды дәшмәс Түләгән. Өстәп ни дә булса аңлатып тормады, юлын дәвам иттерде. Ярты авылны узгач кына тукталып: — Аргы яртысы да шул ук, дәвам итәбезме? — диде. Кире борылдылар. Кайтышлый җил аркадан иде. Түләгән райкомның яңа секретаре кайчан, ничек сүз башлар дип көтә. Монысы элгә- реләренә бик үк охшап бетмәгән кебек күренә—һич югы, хәлгә кереп: «Биредә ничек яшисез? Җиде ел буе бердәнбер урам сузып куйгансыз, өй тирәләренә җиләк-җимеш агачлары, яшелчә утыртырга ярамаганмы?..» — дияр шикелле тоелды аңа. Юк, район җитәкчесе бу хакта сүз катмады. Киресенчә, Түләгәннең үзе белән кызыксынырга кереште. — Бала-чагаң бармы? — Кызчыгым бар,— диде партком секретаре, уңайсызланып кына. — Яхшы. Минем дә кызым, Анабиби атлы. — Минеке Фирүзә. Райком секретареның мөлаем гына уйчан йөзе бу гади сүзләреннән соң Түләгәнгә тагып да якынрак булып китте. Шуннан соң ул үз хәлен сөйләп бирде. Аны партком секретаре итеп әле узган көзне генә сайлаганнар икән. Әлегә тотып әйтерлек эшен дә әйтә алмый. Нидән башларга икәнлеген дә белеп бетерми, ахрысы. Совхоз хуҗалыгы катлаулы, эшнең хәл кылынмаганы күп. Буталчык күп. Иң мөһиме, билгеле, кешеләр белән эшләү. Үзенең дә вакыты бик тә тыгыз икән — читтән торып укый. Авыл хуҗалыгы экономикасыннан аспирант, өстәвенә, әле бу яшь гаиләнең тагын бер мазасы бар: өч айга якын нндө кызлары Фирүзә сырхау икән. Эшкә ныклап тотына алмавының сәбәбе шулар. Гариф әкә Түләгән сөйләгәннәрне сүзсез генә тыңлап барды. Үгет-нәсихәт тә бирмәде, юатмады да. Төштән алып кичкә чаклы алар парткомда утырдылар. Совхозның бүлек башлыклары, аерым коммунистлар белән сөйләшү барды. Түләгән Гариф әкәгә торган саен ошый төште. Ул совхоз кешеләрен яхшы белә, һәрберсенең гаилә хәлен, эшкә карашын, нәрсәгә булдыклылыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Кешене шулай таный белү сәләте һәркемдә дә булмый. Соңра алар, бухгалтериягә кереп, исәп-хисап эшләрен дә карап чыктылар. Түләгән биредә Гариф әкәне тагын бер гаҗәпләндерде. Совхоз хуҗалыгын, аның экономик мөмкинлекләрен ул баш экономист белән бухгалтериягә караганда төплерәк чамалый иде. Зиһене бар, хәтере яхшы — кайсы тармактан күпме файда керә чәген, гомумән, керем-чыгымның бүгенгесен дә, киләчәген дә тиз генә санап та бирер иде. Гариф әкә янә бер нәрсәне сизенде — бу зур хуҗалыкның исәп-хисап башында утыручылар әлегә чаклы аңа булдыклы студент, диссертациясенә кирәккәнгә генә тырышучы егет дип караганнар икән. Баштарак, Түләгән теге яки бу эш кәгазен сорап ал- галый башлагач, «эштән бүлдереп йөрмәсә иде» дигән кебегрәк, читтән көлемсерәп кенә торулар да булгалаган. Әмма Гариф әкәнең уйлавынча, совхозның алты-җиде елдан бирле үз-үзен аклый алмавы, уңыш һәм табышның әлегә түбән булуы, тормыш-көнкүрешнең тиешенчә җайланмаганлыгы — барысы да менә шул эчке исәп-хисапның төгәл, максатчан булмавына бәйле иде. Шуңа төшенә башлап, ул Түләгәнне яныннан җибәрмәде. Дүртенче көн дигәндә генә эссе көньяк җиле тынды. Әмма ул кузгаткан ком тузаны әле утырып бетмәгән, һава бөркү иде. Иртәнге чәйдән соң Гариф әкә һәм Түләгән урамга чыктылар. Идарәдән өченче өйнең ачык әйванында бер ишле гаиләнең табын корып утыруы күренде. Чыр-чу килешкән бала-чага арасындагы картның йөзе дә ачык, мөлаем кебек күренде. «Шивилгән картына охшый» дип уйлап алды Гариф әкә. Ул Шивилгән халкын йөзләренә карау белән, сөйләшүен ишетү белән үк таныр иде. Сәламне алу белән теге карт: —Вәгаләйкем әссәлам, әйдәгез, чәй янына керегез, кадерле кунаклар,— дип кыстарга кереште. Карт дип, ул Гариф әкәдән алай олы да түгел кебек, зур куе сакалы белән маңгаена уралган яулыгы гына шулай олы сымак күрсәтә. Шулай да очрашкан һәркем аңа, олылап, «ата» дип эндәшер. Гариф әкә, болдыр баскычына чүгәләп, сузылган чәйле кәсане кулына алды. — Тар урынга чыгып утыргансыз,— диде ул сүз башлар өчен генә. —Ээ, нәләт төшкере «афгани»дан качып менә бу чарваклар тончыга язды,— дип, карт бала-чагага ишарәләде. — Тау кышлагыннан күчтегезме? —Шуннан, кунак, шивилгәннәр без. — Хуҗа бөтен ипи алып аны табынга турап ташлады. — Син дә, Түләгәнбай, якынрак кил, утырың. Өрә-өрә чәен эчеп бетергән Гариф әкә: —Мин бер нәрсәгә аптырыймын, ата, совхоз эшчеләренең күпчелеге элекке Күйки районыннан күчкән. Бишектән ул якның тормышына күнеккән, бакча үрчетү серен белгән кешеләр, гөрләп торган шул дөньяларын, челтерәп аккан чишмә-суларын ташлап, бире килгәнсез. Анысы шулай да булсын ди. Инде бу илегезнең бу кадәр ярлылыгына ничек чыдап яшисезләр? Әйт әле, ата. Хуҗа карт, ни әйтергә белмәгәндәй, Түләгәнгә карап алды. —Бу кеше райкомыбызның яңа секретаре була, Мансур ата. Яшерми, күңелегездәген сөйләп бирегез, — диде Түләгән аңа гадәтенчә бик гади генә. —һай, әйтеп тә җиңеләймәс, әйтми дә булдыра алмыйм шул. Безнең ни уйлаган, ни кичергәннәр һәркемгә мәгълүмдер ки: җиңел түгел, әлбәттә. Бер юаныч, хөкүмәт бу хәлне беләдер, шулай кирәктер, дибез. Биш ел инде биредә без. —Ул кадәресе ачык безгә. Яна совхозлар дәүләткә дә, халкыбызга да бик зур файда китерәчәк. Ләкин бит хөкүмәт һәр кешенең күңелен, ни кичергәнен белеп бетерә алмый. Менә сез Шивилгәнне сагынасызмы? — Сагынмаган кая! Дөрес, балалар күнегеп килә инде. Әмма без, олылар... шау бакча эчендә утырган кышлагыбыз белән саташабыз. Качып китүчеләр дә булды, яшерәсе юк! — Качып китешләр егетлеккә саналмасын. Шулай ук кемнеңдер йөрәге һаман яна икән, туган җирен оныта алмый икән, ничек итеп ул бүгенге хәлгә күнеп яши соң? Ничек түзә бу тормышка? — Безне битәрләвегезме бу, энем? — Битәрләвем түгел, аптыравым. Крәстиән бит сез. Ничек инде жиде ел дәвамында шушы йортлар тирәсенә, бакча ук булмаса да, анысынмонысын утыртмаска ди. һич югы, шул көйдергеч «әфганн»- дан котылыр идегез дим. ♦ Мансур ата чәй савытларын чайкады, ашъяулык өстеннән ипи вал- а чыкларын җыеп төреп куйды. Буын-буын каткан бармаклары сизе- = лерлек калтырана иде. ? — Ж,иде буын ата-бабам бакчачы булган, энем. Минем шул ата- ♦ баба кәсеп-һөнәреннән аерылып бирегә күченүем җиңел үтте дисезме? а. Тырнакны ите белән каерып алгандай әрнүле булды бу. Биредә бак- < ча үстерергә дисез, һич югы, өй тирәсенә агач утыртылсын дисез. Хак х сүз. Урам коесыннан су ташып тәрәзә каршымда ике төп кенә шәфта- ° лу үстереп карадым. Көлгән кеше табылды. Бу җирдә ул эш бикәр . хезмәт кую санала. Анысына да карамас идек, — көлгән кеше көлә бирсен, — крәстиән бит без, тик нигә йортларны ихата белән урап алмаска да урам буйлап арыкмы, торба суымы җибәрмәскә? Без, шулай эшләнсә, бар нәрсәне корытып, көйдереп барган ул җнл-давыл- ны җиңмәс идекме? Гөрләп бакчаң үсеп китсә, җил интектерми ул. Ком бураны да тынар иде. Әмма, энем, шунысын да әйтик, биредә җимеш үстереп кенә бу балаларны туендыра алмыйсың, — Мансур ата табын тирәсеннән таралышкан балаларга күрсәтте. — Шивилгәндә туйдырып була иде, биредә юк. Бу җирдә без хез.мәт хакын пахтадан алабыз. Ә пахта шулай ук эшләмичә, хезмәт куймыйча үсми. «’Яшәргә дә кирәк, яши белергә дә кирәк шул», — дип, Гариф әкә урыныннан кузгалды. Эчкерсез сөйләшкәне өчен картка рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр. Тик аның ул соңгы сүзләре инде хуҗага гына төбәп әйтелмәгән, күбрәк үз-үзенә, үз уйларына нәтиҗә ясаган кебек булды. Әңгәмәне: «Гаепләштән түгел, ачыктан-ачык сөйләшенде, күңелгә алыш булмасын»,— дип төгәлләделәр. Райком секретаре бу көннәрдә совхозның дистәләрчә кешесе белән очрашып сөйләште. Түләгәннең дә, аның белән йөри-йөри, шул кадәр сүз, әңгәмәдән, шәт, мие түнгәндер, уй-фиксре чуала башлагандыр, әмма монда үткән дүрт тәүлек Гариф әкәне һич ялыктырмады. Ул, күптән эзләгән нәрсәсенең эзенә төшкән кебек, һаман ачыла барып, төпченү-сорашуларында дәвам итте. Күңеленә тигән бары бер хәл булды: PTC ишегалдында машина маена буялган тәбәнәгрәк буйлы ремонтчы егет кенә, ахры, Гариф әкәнең тәгаен кемлеген белмәстән, ул күренү белән дулап алды: — Эшләмәсәм мине кем мәҗбүр итәр? Үз ихтыярым белән эшләп йөримен. Ә акчасы? Айлыкны да җүнләп түләмиләр бит. Совхоз ярлы, имеш. Ана да түзәбез, эштән калган юк. Ә ни өчен? Ни өчен ул шулай? Әллә мине башка җирдән нпн-тозлык тапмас дип уйлыйсызмы? ■Ялгышасыз! — Ул, кулын сөрткән майлы чүпрәген җиргә ташлап, аларга якынрак килде. — Кәмиспяме сез, әкә, языгыз Үткән юлы да гәзнттән берәү килгән иде. Мин сөйлим, ул яза. Гәзитен алып карасам — бөтенесен тискәрегә борып бастырган. Шәт, сез алай эшләмәссез, языгыз. Безнең хәлләр үзгәрәчәкме, әллә һаман да шушы бушлык, ком бураныннан та чигеп, көне-төне эшләп гомер уздырырбызмы? Кайчангача шулай барачак? Үзгәреш булырмы? Ана. Гариф әкә урынына, сынык тапчан өстендә аягын чалыштырып, авызына папирос кабып утырган бәрхет түбәтәйле көяз егет ыржаеп көлеп җавап бирде: — Ни булсын, һаман шул эш тә. эт тормышы инде. Түләгән мондый сүзләрне һәр көн ишетеп йөри. Гариф әкә, кем белән генә очрашмасын, озаклап сораштырганнан соң блокнотына нәрсәләрдер язып куйгалый иде. Бу юлы да шулай итте. Егетләрдән аерылгач кына ул: — Бу икенчесе кем? Көязе? — дип сорады Түләгәннән. — Убайдуллахан дигән егет, хәзергә клуб мөдире. Бердәнбер эше — клубта пластинка уйнату. Атна тулды дигәндә, өлкә шәһәреннән директор үзе кайтып төште. Аның кайтуын тәрәзәдән күреп торган Түләгән: — Зиям Зыяхано- вич, — диде. Үзе каршыларга дип чыгып китте. Гариф әкә дә тәрәзә янына килде. Директорның өе урам аша гына икән. «Волга» килеп туктау белән, балалары һәм әлеге Убайдуллахан дигән клуб мөдире, янә биш-алты кеше чыгып, кайсы әрҗә, кайсы төенчек, кайсы бидон күтәреп өйгә ташый башладылар. Шәһәрдән директор алып кайткан күчтәнәчләр арасында бер-ике банка каймактан алып, бәйләм-бәйләм төче күмәчкә чаклы бар иде. Зыяханов шушы ук райкомның элеккеге секретаре. Гариф әкә аны эшеннән алу вакытындагы соңгы пленумда булып, аның ни өчен төшерелүен белә иде. Райком белән ул читтән торып, шәһәрдә яшәгән килеш, районга өч-дүрт көнгә килеп киткән араларда гына «җитәкчелек» иткән. Күрәсең, әле дә ул шул гадәтен ташламаган иде. Ярты сәгать чамасы узгач, Зыяханов кунак өенә килде, шәһәрдә тоткарлануы өчен гафу үтенде. Ул Гариф әкәдән яшьрәк иде. Тик аның тулы йөзе сәлперәвек, күзләре чекрәеп төпкә баткан, баш түбәсе консерв калае кебек ялтырап тора — шулар җәмгысе бергә аны олы сымак итә иде. — Нәкъ бер атна без сездә булдык,— диде Гариф әкә, көлеп.— Тәмле каймак та, төче күмәч тә күрмәдек. Еллык эшкә нәтиҗә ясар чак, уңыш җыю чоры җитә. — Үзем дә шуның артыннан йөрим, төрле идарәләргә кердем, — дип акланырга тотынды Зыяханов. — Бер җирдән запчасть теләнәсең, икенчесеннән химикат... Түләгән, кайда син! Чәй китер безгә! Гариф әкә директорга хәйран калып карап алды, аннары ишек ачып Түләгәнгә эндәште: — Чәйне соңрак эчәрбез, үзең кирәк, — диде. Түләгән кереп утыргач дәвам иттерде:— Зыяханов, сез үзегез дә партия хадиме булган кеше... Тик ни сәбәптер, алай булгансыздыр диясе килми. Партком секретаре чәй өләшүче түгел. ‘Яшьлегенә карамастан, аның гыйлеме синеке белән безнекен бергә кушканнан артыграк. Истә тотыгыз. Зыяхаиовның шундук кәефе китте, чырае тагын да карала төшеп, сытылып чыгардай булды. — Райком секретарьлары өйрәтер өчен иде алар. Әйтәсен әйтегез, колагым ишетә, — диде ул төксе генә. — Ә сез ни өчен райкомнан алынганыгызны һаман төшенмәгәнсез шикелле, Зыяханов. — Нишләп төшенмим? Төшендем, йомшак күңеллелек харап итте. Башкаларга карата артык таләпчән... каты куллы була алмадым. Чор-дәвере аның шундый — кырыслык, усаллык кирәк. Зыяханов, нинди булырга кирәклеген хәрәкәт белән дә күрсәткәндәй, йодрыгын шап итеп өстәл өстенә куйды. Гариф әкә аңа, кемлегенә төшенергә теләгәндәй, янә текәлеп карап алды. Зыяханов дәвам иттерде. — Каты җәза бирделәр, гаеп үземдә. Киләчәкнең мәһабәт бинасын корабыз, мәңгелеккә дип корабыз. Андый чакта кеше белән дә, байлык-акча белән дә исәпләшеп, аяп торыш кирәкмәс икән. Йокыдан кал, анысы-монысы җитешмәүгә түз—үзеңә дә, башкаларга да тынгылык кына бирмә икән. Гасырлар өчен дип төзибез, киләчәк буын өчен тырышабыз, шул безнең юаныч. — Тик андый скаты куллылык» җимешен кабул итәрме киләчәк буын? Аклармы'’’— диде Гариф әкә. — Үзегезне алдап юатуыгыз түгелме, Зыяханов? Мина калса, эштән сезне аның өчен алмадылар. Киресенчә, скаты куллылык» сездә хәттин ашкан, тик кешелеклелек, кешене кеше итеп тану җитешмәде сезгә. ♦ — Ярый, инде сез ул урында, сездән көтик ул мәрхәмәтне. а. — Сүз аерым шәхесләр хакында бармый. Менә сез яна урында, = ә эш ысулларыгыз әлегә искечәрәк сиземләнә. Совхоз эшчеләренең = тормышкөнкүреше мәсьәләләре.. Ф — Без дәүләт хезмәтендә, әүвәл дәүләт хаҗәтен күрәбез, иптәш Ачилов. < — Дәүләт ул шул ук халык димибезме соң?! Димәк, һәр эшче, һәр £ хезмәткәр, җыеп әйткәндә, халык канәгать булмаганда дәүләт канә- о гать була алырмы? Эш кешесе ризасызлык белдерә икән, дәүләт тә s риза түгел, димәк.® — Совхоз әлегә үз-үзен акламый торып ниндидер өстәмә чыгымнар тоту мөмкин түгел. — Җиде ел үтеп бара, кайчан аклар соң ул үзен? Ә анынча? Совхозның файдага эшли башлавын көтеп хезмәт халкы ярым-йорты яшәргә тиешме? Аның хәлен яхшырту шулай ук сезнең бурыч, җитәкче иптәш. — Аның хәленә ни булсын — йорты бар, тамагы тук. Кеше табигате бигрәк гаҗәп: рәхәткә дәррәү күнегәбез дә кадерен белми башлыйбыз. Ә без алгы сызыкта, яна җир яулыйбыз. Безгә үз-үзен аямаган азаматлар кирәк... Гариф әкә Зыяхановны әллә тыңлый, әллә тыңламый иде. Ул уйчан гына, эндәшми генә утыра бирде. Бик озак шулай утыргач кына ул, гүя үз-узе белән сөйләшкән кебек: — Адәм баласы мең еллар буе яхшы тормыш өчен көрәшә. Күпме михнәт чикте, золым-зәхмәтне җиңде. Бүген ул төзек тормышта, ә иртәгә тагын да яхшырак тели икән, нигә хәйран калыргадыр, аңламыйм.— Ул янә Зням Зыяхановка борылды. — Хуш, инде ни эшлибез, иптәш директор? Яна байлык, муллык, дибез: кая ул? — Сез әйтеп күрсәтегез. Үзкыйммәт күрсәткече үтәлсен дисәгез, пахтаның хакын үзгәртәсезме, планны киметәсезме, яисә ул басуларны харап иткән җилне туктатасызмы? Яки совхозыбыз җиреннән башка төрлерәк хәзинә табып бирәсезме? Мәйлегез. — Бу мәсьәләгә җитдирәк, үлчәп-хисаплап тотынырга вакыт, минемчә,— диде Гариф әкә кырыс кына. Квлемсерәп утырган Зыяханов- ның бердән кашы җимерелде.— Хуҗалыгыңдагы хәзинәнең берсе янында утыра, ә син аңардан чәй ташытмакчысын. Зыяханов ялт итеп Түләгәнгә карап алды, такыр башын кашып куйды. — Хәзергә без болай эшлик, — диде Гариф әкә бер папкага үрелеп, аннан кәгазь, каләм алды. — Түләгән, якынрак утыр, башка белгечләр дә керсен. Ул арада ак халат кигән түти чәй алып кереп куйды, тәрәзә пәрдәләрен тарткалап кояштан каплады. Аның артыннан ук рабочком рәисе Узаиров белән баш бухгалтер да килеп җиттеләр. — Райкомның бер кимчелегеннән башлыйм, — дип, утырышны ачты Гариф әкә. — Хуҗалыкка без күп очракта мәҗбүр итү, әмер бирү юллары белән җитәкчелек итәбез. Кулыбызда экономик этәргеч чаралар юк. Ә райкомга ул бик кирәк. Сәмәрканд колхозларының берсендә мин бер тәҗрибә белән танышкан идем. Колхоз идарәсе гыйльми консультация сыман экономик киңәшмә төзегән. Рәис үзе аны җитәкли. Хуҗалыкның бүгенгесе һәм киләчәге, перспектив исәпхисабы иң элек шул комиссия утырышында тикшерелә. Шуннан сон гына ул планнар идарәгә куела. Киңәшмәдә белгечләр дә, гади колхозчы да бар. Чәчү җиренең һәр кишәрлегенә паспорт-карта эшләнгән. Моны «җир тарихы», «җирнең экономик көзгесе» диләр. Анда җирнең бөтен үзенчәлеге, бөтен мөмкинлекләре чагылдырылган. Минемчә, җиргә, крестьян хезмәтенә яңача караш бу. Комиссия әгъзалары хуҗалыкның һәр тармагын даими анализлап, күзәтеп тора, кимчелекләрне, эчке резервларны вакытында ача бара, аның сәбәпфакторларын билгели. Әйтик, ниндидер бер звенода өзеклек килеп чыкты, ди, аның гаепле кешесен ачыклап чара күрәләр. Кемдер материаль югалтуга сәбәпче икән — түләтәләр. Җыйнап кына әйткәндә, һәркем, һәр колхозчы бу экономик анализ эшендә турыдан-туры катнаша. Колхоз тормышы колхозчыга ачык күренеп тора. Шулчакны инде ул үзен колхозның тәгаен хуҗасы итеп, аның һәр эшенә җаваплы хис итә. Әйтик, элек колхоз кай җирдә, кайсы эштә, ни сәбәпле каза күрүен белеп бетермә- сә, хәзер ул аны белеп, аңлап, шул хәлгә төшмәслек итеп эшли. Мәсәлән, трактор тик торганда тракторист аның күпме зыян китерәсен төгәл белә икән, ул шуны булдырмаска тырышачак, йомгаклап шуны әйтүем, ул киңәшмәнең эше күп, мөмкинлекләре дә, вәкаләте дә киң. — Гариф әкә киңәштәшләренә күз йөртеп чыкты. — Бу эшне сезнең совхозда да оештырсак дим. Нинди фикерләр бар? Утыручылар бер-берләренә карашып алды. Әмма эндәшмәделәр. Түләгәннең күзе очкынланып яна иде. Узаиров исе китми генә алдындагы кәгазь битенә төрле геометрик фигуралар сызгалап утыра, баш бухгалтер исә, тышта ниндидер кызык тапкан шикелле, тәрәзәдән-тә- рәзәгә йөренеп, урамны күзәтә иде. Берара шулай утыргач кына әкренләп телгә килделәр. Ул советта ничә кеше? Кемнәр? Моны кышлак советының хуҗалык комиссиясе башкара алмыймы? Гомумән, икесе дә бер үк нәрсә белән шөгыльләнмәсме? Бу тәҗрибә хакында берәр . китап-брошюра юкмы? Сәмәркандка, ул хуҗалыкка, барып килергә рөхсәтме, диештеләр. Мәсьәләләр ачыкланганнан соң, Гариф әкә янә сүз башлап: — Райком исеменнән сездә андый киңәшмәне оештыру һәм җитәкләү эшенә Түләгәнне тәкъдим итәм. Партком секретаре, яхшы белгеч, үзе яшь, гайрәтле. Баядан бирле сүзгә кушылмый тыңлап утырган Зыяханов бердән урыннан купты. «Килешеп куйгансыз икән» дигән төсле Түләгәнгә сөзеп кенә карап алды. Гомумән, ниндидер яшерен фетнә сизгән кебек тынычсызлана башлады. — Сез әле генә колхоз тәҗрибәсе хакында сөйләдегез, иптәш Ачи- лов, — дип, сәбәпсез генә өстәлдәге кәгазьләрне җыештыргалап куйды.— Ә совхозларга дәүләт үзе контрольлек итә. — Сүз бит тикшерү, контроль хакында бармый, иптәш Зыяханов. Сүз хуҗалыкта даими экономик анализ ясап тору, шуңа нигезләнеп эш итү турында. Төшендегезме? — диде Гариф әкә. Ул Зыяхановның кинәт куркынып калуының сәбәбен генә белми. Нигә әле ул бик үзгәрде, төсе китте? Түләгәннең дәрәҗәсе артыр дип шикләнәме? Әллә ул җитәкләячәк киңәшмә аның хокукларын чикләр дип куркынамы? 'Яисә башка берәр шик-шөбһәсе бармы?.. Райком секретаре башка совхозларда йөреп янә дүрт көнен уздырды. Өенә арып-талып, кояшта янып, каралып, сакал-мыек җиткереп кайтып керде. Анабиби аның кыр-дала исе аңкып торган күкрәгенә ташланды, һәм елап та җибәрде. Кызы аны бик сагынган. Шулай да ул сагынуларын һичбер вакыт болай белдермәс иде, Гариф әкә аптырабрак калды. Аның, кызын калдырып, беренче китүе һәм беренче генә югалып торуы түгел бит. — Ни булды, кызым? — диде ул, өй эченә күз йөртеп чыккач. Гариф әкәгә өй үзе дә, андагы җиһаз да, бүлмә эченә тулган кичке кояш нурлары да аерата ягымлы, аерата якын, үз тоелды. — Берәр күнелсезлек булдымы әллә? — һични булганы юк. — диде Анабнби, ләкин борынын тарткалап, мышкылдап, кире борылып битен каплады. Аның чәче вак-вак үремнәргә үрелгән, юка батист күлмәге аша барлык үсмерләргә хас очлы жилкә сөякләре төртеп тора иде. — Сезне мәктәпкә чакырдылар... Гариф әкә җиңел сулап эчтән генә елмаеп куйды, хәтта сөенеп үк китте. Җитәкче эштә эшләгәне өчендерме, аны әлегәчә һичбер вакыт мәктәпкә чакырмадылар. Шулай да ул тыштан «җитдилеген» саклап калырга тырышты. — Нәрсә булды, ни өчен? — диде кырыс кына. — һични булмады... Мөгаллимә үзе безгә килмәкче иде, сез барырсыз дидем, һәркемней атасы йөри мәктәпкә... Гариф әкә кызын күкрәгенә кысып юатасы килгән иде, кире уйлады. укытучысы белән сөйләшергә барыр алдыннан ярамас. Иртәгесен ул мәктәп ишегалдында иде. Укыту бүлеге мөдире кабинетында аны класс җитәкчесе Шәфигул- лина көтеп алды. Ул биология һәм иҗтимагый фәннәр укы га. Олы яшьтә, дөресрәге, олыгаеп барган мөгаллимә иде. — Үзебез сезнең хозурга сөйләшергә бармакчы идек, сәфәрдә диделәр. Инде үзегез борчылып килгәнсез. Кичерегез, ягъни рәхмәт сезгә. Сүз Анабиби хакында иде. — Берәр ярамас эш эшләп куйдымы әллә? — Ничек дияргә инде? Булды шул. Узган атнада рус теле дәресендә «Безнең гаилә» дигән темага инша язганнар. Менә кызыгызның эше.— Шәфигуллина, дәфтәрне күзлегенә якын ук китереп, «инша»ны янә бер күздән кичерде дә Гариф әкәнең алдына куйды. (Ахыры бар) в.