Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШТАН — ӘДӘБИЯТ МӘЙДАНЫНА

Буш урында мәһабәт шәһәр үсеп чыга дибез. Ләкин аның алдан хәзерләнгән җирлеге, яралгысы була. Бер сәбәпсез шәһәр тумый. Татарстан язучылар союзының 1963 елда рәсмиләшкән Әлмәт бүлеге белән дә шундыйрак күренеш. Ул әдәби түгәрәк, әдәби берләшмә баскычларын үтеп, шуларга нигезләнеп үсте. Яшь әдәбиятчылар үз җырларын, үз моңнарын нефть фонтаннары арасында, кайнар хезмәт шау-шуы эчендә таптылар. Шәһәр редакцияләреннән, кичке техникум Һәм мәктәпләрдән, вахта юлларыннан кайтып, каләмгә тотындылар. «Каты токым» романы белән бөтен Союз укучысына танылган (хәзер ул әсәр чит ил телләренә дә тәрҗемә ителә) Шамил Бикчурин, үзенчәлекле шагыйрь һәм шагыйрәләребез Саҗидә Сөләйманова, Энҗе Мөэминова, Клара Булатова, Рәшит Әхмәтҗанов беренче әсәрләрен Әлмәт- тәге әдәбият-иҗат түгәрәге утырышларына тотып килделәр, шуннан әдәбиятка путевка алдылар. Прозаиклар Мәхмүт Хәсәнов, 1ин, драматург Сәет Кальметов, нефть якла- ыгыз элемтәдә торып, яңадан-яңа әсәрләр нап, ярдәмләшеп, хезмәт героикасын чагылдырган якты рухлы поэма, шигырьләрен, повесть һәм очеркларын бирде. Хәзер Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов күренекле «Хәзинә» романын, «Хуҗаларпын, күп кенә повесть, хикәя, очеркларын, пьесаларын, кыскасы, заман сулышы белән сугарылган иң яхшы әсәрләрен нефтьчеләр арасында яшәп иҗат итте, әдәби көчләрне туплау, аларны әдәбият мәйданына чыгару эшенә лаеклы өлеш кертте. Әлмәт утлары һәм әдәби учаклар яктысы бу якларга Рафаил Төхфәтуллин, Гамил Афзал, Юныс Әминов кебек каләм осталарын чакырып ала. Алар үзләреНефть җайланмалары начальнигы, Социалистик Хезмәт Герое Мәсъгут Миннекәев. X. Валиев рәсеме. Марсель Зарипов, Мөсәгыйть Хәбибут рындагы иҗат берләшмәләре белән т яздылар. 1955 елда Әлмәткә «Татарстан яшьләре» газетасы корреспонденты булып килгән яшь шагыйрь Әдип Маликов, әдәбият-иҗат түгәрәге членнары белән бергә кай иең иҗат активлыкларын биредә тагын да арттырдылар, яшь авторларны тәрбияләүдә кечләрен кызганмадылар. Нефть якларында хәзер дә ышанычлы әдәби алмаш үсеп килә. Алар арасында без тәрле һенәр ияләрен — район газетасы хезмәткәре, күптән түгел СССР Язучылар союзы члены итеп алынган, «Канатлар талмасын», «Картлык — кемгә шатлык?..» шикелле әйбәт повестьлар авторы Хәниф Хәйруллин, әсәрләре аерым китап булып чыккан яки әдәби журналларда еш басылган авторлардан рәссам Азат Ганиев, нефтьче-инженерлар Альберт Хәсәнов, Җәмит Рәхимов, Владимир Мальцев, тегүче Флера Гыйззәтуллина, редакция хезмәткәрләре Иван Винокуров, Ирек Бадретдинов, Нур Әхмәдиев, Әсрар Галиев, укытучылар Фәһимә Галиева, Венера Туктарова. Рәшит Бәшәров исемнәрен күрәбез. Әдәбият берләшмәләре хорына яңа, үзенчәлекле авазлар әстәлә бара, сәнгать мәйданына яшь рәссамнар килә Бу санда аларның кайберләре иҗатыннан яңа үрнәкләр бирелә.